БӨЕК КРЕСТЬЯННАР СУГЫШЫНА 200 ЕЛ
Сәлам Алишев, Миркасыйм Гесманов, тарих фәннәре кандидатлары
4Q41 елны,— Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә,— ниһаять, I V I / халыклар төрмәсе булган патша Россиясе җимерелде. Ниһаять, дибез, чөнки феодаль эксплуатациянең тирәнгә тамыр җибәреп ныгуы, милли-колониаль изүнең өзлексез арта баруы дәвамында барлыкка килгән, капитализм чорында халыкларны изүне тагы да катлауландырган Россия империясенең тарихы хезмәт ияләренең, җәбер-золымга дучар ителгән милләтләрнең туктаусыз көрәшләреннән: төрле формадагы баш күтәрүләрдән, бер-бер артлы кабынып торган эреле-ааклы восстаниеләрдән, революцион хәрәкәтләрдән гыйбарәт иде.
Октябрь революциясенә кадәрле булган азатлык өчен көрәш хәрәкәтләре арасында 1773—1775 елларда Емельян Иванович Пугачев җитәкчелегендә барган крестьяннар сугышы үзенең күләме һәм тарихи әһәмияте ягыннан аерым урын алып тора. Беренчедән, бу восстание феодаль империянең зур өлешен биләп алса, икенчедән, ул социаль һәм милли азатлык өчен барган көрәшләрнең органик рәвештә үрелеп үсүе белән характерлы иде. Восстаниенең күп милләтле булуы, ягъни төрле милләт хезмәт ияләренең стихияле рәвештә кулга-кул тотышып, сыйнфый интересларын бергә яклаулары азатлык хәрәкәтен киң колачлы, масштаблы итә. Кыскасы, 1773—1775 еллардагы крестьяннар сугышы, феодаль империядәге сыйнфый көрәшнең иң югары ноктасы булу белән бергә, күп милләтле Россия дәүләтендәге халыкларның көрәш тарихындагы яңа сәхифәсе дә иде. Менә шуңа күрә быел бөтен совет җә-мәгатьчелеге Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышының 20С еллыгын киң күләмдә билгеләп үтә.
Без бу мәкаләдә Пугачев хәрәкәтенә татар халкының да актив катнашуына күзәтү ясау белән бергә, моңарчы киң җәмәгатьчелеккә мәгьлүм булмаган татарча документлардан бер цикл тәкъдим итәбез.
XVIII йөзнең икенче яртысында Россиядә крестьяннар сыйныфының восстание күтәрүен феодализм эпохасының төп каршылыгы тудырган. Күп санлы салымнарны җыючы ришвәтче чиновникларның, басу-кырларны, болыннарны тартып алучы алпавытларның, урманнарны казнаныкы дип игълан кылучы патша хөкүмәтенең, адым саен хезмәт ияләрен эзәрлекләүче колониаль администрациянең, ниһаять, көчләп чукындыручы поплар, архирейлар, аларның кораллы ярдәмчеләренең — барысының да хокуктан мәхрүм ителгән крестьяннарга аерым-аерым да, тулаем да явыз дошман икәнлекләре күптән ачык һәм мәгълүм иде. Шуңа күрә империянең төрле милләтләрдән торган, экономик һәм политик изелүгә дучар булган крестьян массалары крепостнойлыкка, колониаль системага каршы дәвамлы көрәш алып бардылар.
Мондый көрәшләргә, башка милләт хезмәт ияләре белән беррәттәи, татар крестьяннары да актив катнашты. Татарларның тел өлеше дәүләт крестьяннары булып, алар алпавытлар сыйныфына гомуми феодал» Сәйлектә тордылар (мәгълүм булганча, XVII—XVIII гасырларда татарларны крепостной крестьян итеп беркетү киң таралмаган иде). Шулай да аларның хәле рус крепостной крестьяннарыннан бик аз аерыла, хәтта кайбер очракларда татарлар артыграк җәберләнә иде. Мәсәлән, закон ♦ буенча, дәүләт крестьяннары җан башыннан 1 сум 70 тиен күләмендә (17 пот арыш j оны бәясе) салым түләргә тиеш булсалар, чынбарлыкта татарлардан җан башы са- лымын 5—6 тапкыр артыграк түләткәннәр.
Милли-колониаль изү рус булмаган крестьяннарны туган-үскән җирләреннән куу, < Һәртөрле җыемнарның саннарын, күләмнәрен арттыру, христиан булмаган халыкаасны 3 идеологик-политик яктан (димәк, экономик яктан да) ныграк авызлыклау өчен Д көчләп чукындыру, иманнарын таптау, хурлау, мыскыллау кебек бик күп фактларда □ чагылды. Милли изү һәм чикләү сәясәте патша указлары, хөкүмәт карарлары белән * законлвштырылды. Дөрес, соңрак хөкүмәт мондый талау политикасын ачыктан-ачык игьлаи кылудан баш тартты, мәгәр бер үк вакытта алпавытларның комсызлыгын. < чиновник-түрәләрнең кансызлыкларын чикләмичә, бәлки даими рәвештә вларны яклап, a милли-колониаль изүнең фоомаларыи нечкәртү юлына басты. Нәтиҗәдә моңармы да 2 изелә килгән татарларның һәм социаль, һәм рухи яктан таланулары тагы да көчәя 3 төште. Шуңа күрә дә XVIII йөздә алар, вак-төяк бунтлардан тыш, берничә зур вое- х стаиие күтәрделәр. Шундыйлардан тарихта «1748 елгы татарлар хәрәкәте» дип атал- “ ган чуалышны, 1749 елдагы типтәрләр һәм мишәрләр восстаниесен, 1755 елдагы меш- ы һүр Бвтырша чыгышын, 1764—67 елларда Тнрсә крестьяннарының дәвамлы керәшен л күрсәтергә мөмкин. ф
Ниһаять, Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге бөек восстаниегә актив катнашу— а
XVIII гасырның икенче яртысы крестьяннарның изелеп яшәвеннән һәм гаделсез- О леккә каршы баш күтәрүләрдән генә гыйбарәт түгел. Никадәр изелгән булсалар да, “ җитештерү көчләрен үстерүдә, хуҗалыкны гомум алга җибәрүдә крестьяннар бары- — бер төп көч булып калалар. Аларның түзем булуы аркасында иске хуҗалыклар яшәү- о парен дәевм итсәләр, яңа чирәм җирләр үзләштерелеп, Башкортстан, Казагыстон сах- раларына игенчелек культурасы киң колач җәюдә дә татар крестьяннарының өлеше . сизелерлек булган. Татарларның массалап көнчыгыш өлкәләргә күчүләре, бер яктан, л анда экономиянең үсүенә этәргеч булса, икенчедән, патша хөкүмәтенә куркыныч д сала торган хәрәкәт булган.
Патша хөкүмәте куйган төрле киртелергә карамастан, Татарстан территориясендә я промышленность, мануфактура да үсе башлый. Татарлар бигрәк тә комач эшләү. Ч сабын-шәм кайнату, күн-тире җитештерү өлкәләрендә сизелерлек уңышка ирешәләр. Ләкин алар адым саен диярлек терле чикләүләргә дучар булалар. Мәсәлән. халык о хуҗалыгында төп звеноның боосе булган тимерчелек һөнәре татарлар ечеи үлем куркынычы белән тыелган иде, шуңа күрә алар җитештерү коралларын кирәгенчә әзерләү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгәннәр, яисә мондый зш белен яшерен рә
вештә шөгыльләнгәннәр.
Матди байлык җитештерү белән бөрге, товар алмашу, сеүдө эшләре де алга китә. Бу чорда, мәсәлән, татар сәүдәгәрләре илнең көнчыгыш елешоиде сеүде эшләрен җәелдереп җибәрү белән бергә, империядән тыштагы Урта Азия. Көнчыгыш Торкстан, Иран, һиндстан кебек иллергә дә чыга башлыйлар Ләкин патша хөкүмәте, рус сәүдәгәрләре интересын күздә тотып, татарлар алдына төрле киртелер куя (артык салымнар, эчкә рыноктан сөрү, көнчыгыш өлкәләрдә күчми торган милек алүны тыю һ. б.). Хәтта Татарстанның үзендә де татарларның сеүде итүдегә «иициат-еалаоы тоткарланган. Әйтик, 1764 елны бер Казанда гына да татарлар кулында булган 24 кибет яптырылган.
Мен. шундый катлаулы шартлар-бер яктан, экономик үсү, хосусый кнмцмт- ваның көчәюе, икенче яктан, хәкүмет тарафыннан тудырылган тәоле чикләүләр, тыюлар—татар халкының хәллерәк катлауларында да канәгатьсезлек уята.
Әнә шундый шартларда восстание башында rop-ан Е. И. Пугачев һәм аның якын яраннары рус каэакларынь ң ризасызлыклврын. мәрхәмәтсез рәеөшт. таланган, «урланган рус крепостной крестьяннарының аһ-зарларын яхшы аңлаган .элде, шула*
ук кыерсытылган милләтләрнең хезмәт ияләре интересларын да, рус булмаган халыкларның гомум милли протестларын да куз алдында тотканнар. Шуңа күрә агитация максаты белән игълан ителеп, рус һәм татар телләрендә халык асасына киң таратылган манифестларда «падишаһ Петр Федоровичи исеме белән кч- рәш башлаган Е. И. Пугачев6, бер яктан, хезмәт ияләренә экономик иреклелек — җир, урман-су. милек, шәхси азатлык, налоглар бетеоүне — вәгъдә итсә, икенче яктан, рус булмаган төрле халыкларга автономик хокуклар — урыннардагы колониаль администрацияне бетерү, дин, йола, гореф-гадәт иреге бирүгә вәгъдә кыла.
Дөрес, мондый таләпләрнең кайберләре элекке восстаниеләр җитәкчеләре тарафыннан да (мәсәлән. Батырша) куелган иде. Ләкин аларны шулай бергә җыеп бетен күләме белән кую бары Пугачев восстаниесе чорында гына мөмкин булды. Хәтта бу сугыш вакытында манифестларда игълан ителгән программаларны тормышка ашыру буенча да кайбер чаралар күрелде (чиновникларны юк итү, алар урынына баш күтәргән крестьяннарны билгеләү, җир биләмәләрен бүлү, налог-салым түләүләрне туктату һ. б.).
Пугачев манифестларында социаль-экономик таләпләр белән янәшә милли-политик таләпләрнең куелуы рус булмаган халыкларның хәрәкәт башыннан ук восстаниегә актив катнашуын тәэмин иткән. Мәсәлән, Балтай Аббас улы Тодошев (Идор- кии) һәм башкалар тикшерү вакытында биргән күрсәтмәләрендә татарлар восстаниенең башыннан ук рус казаклары белән бергә иделәр дип сөйлиләр. (Урал буендагы казаклар арасында татарлар да күп була.) Пугачев үзе дә допрос вакытында аңар беренчеләрдән булып Идыр Бахмутов (Мөхмүтов) җитәкчелек иткән татарлар группасы кушылуын күрсәтә. Шулай итеп, рус казаклары белән беррәттөн Оренбург якларындагы татар крестьяннары да восстаниене башлап җибәрүче көчләрдән булган.
Пугачев һәм аның көрәштәшләре халыкның төрле катлаулары өчен нәрсә кирәклеген. төрле милләт вәкилләренең интереслары нәрсәдән гыйбарәт булуын яхшы белеп, үз өндәмәләрендә шуларга тулы җавап бирергә тырышулары белән бергә, манифестларны, указларны халык арасына киң тарату буенча да актив чара күрәләр. Күп кенә указ-манифестларның ахырында, мәсәлән, «минем бу указымнан копия күчереп, урамнан урамга, авылдан авылга, шәһәрдән шәһәргә, илдән илгә... озатырсыз, һич туктатмаенча— кичектермәенчә күндерәсез, зинһар...» — дигән өндәмәләр була.
һәм чыннан да восстаниечеләр игълан иткән өндәмәләр тиз арада тирә-юньгә таралып, хәтта ерак төбәкләргә кадәр барып җитәләр. Мәсәлән, сентябрь аенда Оренбург тирәсендә восстание башлану турындагы хәбәр шул ук айда Татарстан җиренә килеп җитә. Моңар, әлбәттә, Оренбург яклары белән булган тыгыз элемтә ярдәм иткән. Әйе, ул яктан кайтучы тынгысыз сәүдәгәрләр, ил гизеп бәхет эзләүче ярлы-ябагайлар «падиша Питыр Фидрауичның» исән булуы, аның ярлы халыкны яклап явыз янаралларга, майурларга каршы чыгуы, «Урымбурых» тирәсендәге «крипечлөр- иең» алынуы, алпавыт утарларының яндырылуы хакында хәбәрләр китерәләр. Халык гаҗәпләнә, шикләнә, өметләнә, сөенә — олы диңгез кебек дулкынлана башлый...
Рус булмаган халыкларга пугачевчыларның милли политика өлкәсенә караган лозунглары аерата нык тәэсир итә, чөнки алар бар халыкларны тигез дип танып, төрле телләрне, төрле диннәрне бердәй тигез ихтирам итәләр. Татарларга үз ана телендә мөрәҗәгать итү белән бергә, милләтләр арасындагы тигезсезлекне бетерү буенча да кайбер конкрет чаралар күрәләр (әйтик, отряд башлыкларын җирле халык вәкилләреннән билгеләү, хәрби дисциплина өлкәсендә тигезлек принцибын алга сөрү; мәсәлән, Пугачевның «баш атаманы» И. Н. Белобородов тәртип бозган «рус-ларны татар һәм рус командалары алдында, татарларны исә рус һәм татар командалары алдында җәзаларга» дип боерык биргән).
6 Политик яктан аңсыз, патшачылык идеологиясе белән агуланган, хөкем сөргән законсызлыктан «закон» турында аһ-зар итеп яшәгән халык массаларын үз ягына тар- ть р өчен, шулай ук хәрәкәткә "законлылык» төсе бирер өчен Е. И. Пугачев уэен «падишаһ Петр (Федорович) III» дип игълан кыла. Чөнки халык арасында 1762 елны сарай перевороты нәтиҗәсендә үтерелгән Петр III «исән икән», «аны явызлар тәхеттән бәреп төшергән», вул халык арасында качып йөри» дигән ялгыш фикер киң таралган булган.
Югарыда крестьяннар сугышын башлап җибәрүгә Оренбург ягы гетрларының актив катнашуын әйткән идек. Шундыйлардан Таигаев. Булатов. Сәетборһаноа һем башкаларның фамилияләрен күрсәтергә мәмкин булыр иде. Озакламый, октябрь әе башында, Каргалы бистәсендә татарлар үзләре бер полк тезиләр; аның командиры Муса Алиев була. Соңрак барлык крестьяннардан тезелгән пехотаның командиры ител ■Казан татары Абдулл билгеләнә,
Кән саен диярлек тәрле милләт вәкилләреннән оешкан зреле-ваклы отрядлар Пугачев армиясенә кушыла торалар Һәм бу чуар составлы армия 4 иче октябрьдә Оренбург шәһәрен камап ала. 9 нчы Октябрьдан исә восстаниегә башкортлар, марилар һәм башкалар кушыла башлый. Менә шуннан алып восстание чын мәгънәсендә күп милләтле хәрәкәткә әверелә.
Баш күтәрүчеләрнең теп кечләре Оренбург тиресендә хәрәкәт итсә. Идел—Урал ягының башка тебәкләрендә дә властьларга буйсынудан баш тарткан аерым-аерым отрядлар хәрәкәткә килә башлыйлар. Шундый ук хәлне без Татарстан җирендә дә күрәбез. Мәсәлен, октябрь аенда ук Бегелмә. Минэәлә тебәкләрендә, ноябрьдә исә Казан тирәсендә дә восстаниече отрядлар оешып, ирек һәм хокук дауларга керешәләр.
1773—1775 еллардагы крестьяннар сугышы тарихын, гадәттә, әч этапка бүлеп тикшерәләр. Шушы принциптан чыгып Татарстан территориясендәге сугыш хәрокет- ләрен дә еч этапка бүлеп карау дәрес булыр.
Беренче этап 1773 елның сентябрендә восстание турында хәбәрләр таралудан башланып, 1774 елның март айларына кадәр дәвам итә. Бу чорда стихияле рәвештә җирле отрядлар оеша, алар сыйнфый дошманнарына каршы политик оешмаган хәлдә, ничек туры килде шулай керөш алып баралар.
Икенче этап 1774 елның языннан башланып, шул ук 1774 елның июль аеның уртасына кадәр вакытны эченә ала. Яз башында берничә зур җиңелүгә дучар ителгән крестьяннар сүрелә тешеләр Ә бераз соңрак. Пугачевның теп кечләре Казанга таба юнәлгеч, хәрәкәт яңа коч белен кабынып, иң югары ноктасына җитә. Бу чор крестьян глоссаларының активлыгы үсү, аләрның зур-зур торкемнәро восстаниегә кушылуы белән характерлы. Өченче этап Пугачевның 1774 өлның җәендә. Татаостаннан китүеннән башланып, 1775 елның җәендә восстание учакларының тәмам сүрелеп бетүе белен тәмамлана, ~ Восстаниенең барлык этапларында да татар крестьяннарының ясаклы һем йомышлы дип аталган елешләре хәрәкәткә бер тигез активлык белән катнашалар м Алар арасыннан крестьян отрядларының күренекле җитәкчеләре — полковниклар. 3 старшиналар, сотниклар һәм писерләр чыккан. Мәсәлән йомышлылардан Мәсәгут = Гомәров, Йосыф Енгалычев, Бәхтояр Канкаев, Каранай Моратов, Канзафар Усәео. Ярмөхәммәт Кадермәтов; ясакчылардан Уразмәтса, Асанов, Сәнфин; крепостнойлар- . дан Әбҗәлил Соләйменов, Юскәй Кудашев һем башкалар халык арасында ихтирам казанганнар. Каргалы татарларыннан Садыйк Сеетов, татар казакларыннан Идыр Бахмутов (Мәхмүтов) Пугачевның якын кешеләреннән булып, «Югары киңәш» ^ыси»-* совет) членнары булалар.
Дәрес, йомышлы татарларның бер элеше үзләренең чыгышы, экономик хәле белән массалардан аерылып, баш күтәргән хальжиа каршы хекүмәт ягында сугышканнар. Мәсәлән, кайбер йомышлылар Казан губернаторы фон Брандтка якыннан булышканнар, икенчеләрен без Михельсон, Фрейман командаларында күрәбез. Шулерның кайберләре М. Гомәров, Ә. Соләймановны кулга алуда булышканнар. Пугачевка каршы сугышта актив катнашулары эчен Казандагы Яңа бистәдән 9. Иске бис-тәдән 10 кеше восстаниечеләр тарафыннан үтерелгән. Шундый хәкүмет тарафдарлары татарлардан Кошар авылыннан Б Адельшин, Шырданнан Б Усманов, А. Ишмиев, Берәскодеч А. Ибраев, фабрикант И. Юсупов һәм башкалар патша исеменнән язма рәхмәтләр, бүләкләр алганнар. Пугачев Татищев крепосте янында җиңелгәч (1774 елның марты). Каргалы байлары да восстаниечеләрне Оренбург губернаторына тотып бирә башлыйлар. Мишер старшиналарының кайберләре до «падиша хәзрәтләренә» турылыклы хезмәт күрсәтәләр Мәсәлән. Моннан Тупеев, Аблай Исмагыйлов һәм башкалар үз отрядлары белен хекүмәт ягында торь п сугышалар, восстаниечеләрне тотып, җозапаучылор кулына тапшыралар.
Ләкин, бу фактлардан чыгып, йомышлылариың барысы хакында да берторле фи-
ГОСМАНОВ ф ВОСК КРЕСТЬЯННАР СУГЫШЫНА 200 БЛ
кер йәртерге ярамый, чөнки аларның ин зур мешен тәшкил иткән ярлы катлаулары тулысы белен восстаниечеләр сафында булган.
Татар руханиларының восстаниегә мөнәсәбәтендә дә шундый ук сыйнфыйлык принцибын күрәбез. Бер яктан авыл муллаларының зур элеше восстаниегә актив рәвештә катнашып, кулларыннан килгән хәтле баш күтәргән хезмәт ияләренә ярдәм итәләр; Пугачев манифестларын һәм указларын татар теленә тәрҗемә итеп, яисә әмер-приказларны татарча язып, писерлек хезмәтен үтиләр; халык арасында агитация эше алып баралар (мәсәлән, атаклы пугачевчы Й. Енгалычевка Абдулла авылы мулласы Богдан хәзрәт йогынты ясый: «Бар, син дә Пугачев хезмәтенә бар,— ди Боздай мулла.— Ул ярлы халыкны яклап чыга, дворян-алпавытларны үтерә».) Күрәсең, татар муллаларының күп өлешенең әэме-күпме белем алган крестьяннар арасыннан чыгу» да монда зур әһәмияткә ия булгандыр. Өстәвенә, гомумән гади грамоталы кешеләрнең, мәдрәсә хәлфәләренең «мелла» дигән хөрмәтле исем йөртүләрен дә онытмаска кирәк. Кыскасы, авыл руханиларының һәм урта хәлле татар укымышлы- ларының бер (ихтимал, зур) өлеше восстаниегә актив катнашалар. Икенче яктан, хөкүмәт лагеренда да без татар руханиларын күп очратабыз. Мәсәлән, Каргалы бистәсе ахуннары хаинлык юлына басалар. Татар алпавыты Тәвкилев ярдәмендә Тирсә авылы ахуны дәрәҗәсенә ирешкән мулла да восстаниегә каршы агитация алып бара (баш күтәргән Тирсә халкы аны атып үтерә, атучысы мәдрәсә шәкерте була). Шундыйларның берсе Килмөт абызны (абыз — хафиз, руханилык дәрәҗәсе) халыкка каршы хәрәкәте өчен Бәхтеяр Канкаев эзәрлекли. Эре руханиларның бу сыйфатын яхшы аңлаган башкомандующий генерал А. Бибиков күренекле 10 мулланы восстаниегә каршы агитация ясау өчен халык арасына чыгарып җибәрә. Ләкин аларның барысы да диярлек төрле җирләрдә крестьяннар тарафыннан үтерелә.
Йомышлыларның байлары, руханиларның эреләре белән бергә, татарларның калдык феодаллары да (Тәвкилев, Алкин, Дәүләткилдиев һәм башкалар) хөкүмәт ягында булалар. Туып килә тор-ан эре буржуазия вәкилләре дә алардан калышмаска тырыша. Аларның бер өлеше исә шактый вакыт әле бер якка, әле икенче якка аумакайланып, «иман таба алмыйча» аптырый. Мисал итеп, Пугачев килгәч аңар «баш салган», ул җиңелгәч Михельсонга тәлинкә тоткан бер төркем Казан сәүдәгәрләрен күрсәтергә мөмкин. (Мәсәлән, алар тарафыннан аннан-моннан чүпләп Пугачев өчен дип тезелгән 17 кешелек бер отряд, Михельсон килгәч, аңар кушыла.)
Кыскасы, восстание дәвамында татарларның сыйнфыйлык принцибында капма- каршы ике лагерьга бүленүе тагы да ачыграк күренә.
Сыйнфыйлык принцибының җиңеп чыгуына өстәмә дәлилләр дә китерергә мөмкин. Мәсәлән, без Татарстан территориясендә хөкүмәт яклы булып төзелгән, актив көрәш алып барган татар отрядларын белмибез. Тәвкилев тарафыннан 1773 елның Октябренда татар-башкорт крестьяннарыннан төзелгән отряд, мәгълүм булганча, Тәв- килевнең үзен үтереп, пугачевчылар сафына баса.
Восстаниечеләр лагерена, бу лагерьнең милли составына күз салсак, без менә нәрсә күрәбез: Татарстан территориясендә үз инициативалары белән төзелеп актив рәвештә көрәшкән крестьян отрядларының безгә мәгълүмнәренең саны да 70 кә җитә! Чынбарлыкта отрядларның саны тагы да күбрәк булган булуы ихтимал.
Бу отрядларның составында күпме кеше, һәрбер төркемдә никадәре рус, татар, башкорт, мари, удмурт һәм чуваш булуын хәзергә төгәл әйтүе мөмкин түгел. Шулай да, кайбер чыганакларга таянып, Пугачев восстаниесендә ничә меңләп татар крестьяны катнашканын чамалап була. Мәсәлән, крестьяннар сугышы бастырылгач, Уфа провинциаль канцеляриясе Оренбург губерна канцеляриясенә Уфа провин-циясендә рус булмаган халыкларның восстаниегә кушылуы турында авыл һәм кеше саннары күрсәтелгән ведомость төзеп җибәрә. Аннан восстаниегә Уфа провинциясендә якынча 35 мең татар катнашканын беләбез. Казан губернасында восстаниегә катнашу активлыгы исә Уфа ягыннан һич тә ким булмаган. Димәк, бу якларда татарларның саны күп булуын исәпкә алсак, баш күтәргән татарларның саны 50 мең чамасына җиткән дип уйларга мөмкин. Әгәр без ике провинциядән тыш Оренбург, Саратов, Сембер, Пенза якларында татарларның күп яшәвен онытмасак, 1773—1775 еллардагы крестьяннар сугышына 90—95 мең чамасы татар катнашкан булуы аңлашыла. Кыскасы, татарларның гына саны шул хәтле булгач, Екатерина II нең барлык восстаниечеләрнең саны 200 мең иде дип әйтүе хакыйкатьтән бик ерак икән.
Баш күтәргән татар крестьяннары арасыннан 9 полковник, 20 ден артык «вой- екогый» яисә, «походный» старшина, 40 лап сотник, дистәләрчә писер чыккан. Болар, әлбәттә, безгә мәгълүм булганнары гына.
Революциягә кадәр Пугачев хәрәкәтен тикшергән рус дворян-буржуаз тарихчыларының күпчелеге восстаниечеләр лагеренда милли низаглар эзләп, татар һәм башкортларның хәрәкәткә катнашуларын гел алариың милли-азатлык омтылышлары ф белән генә аңлатып килделәр. Ләкин тәрле документларны, бигрәк тә татарча материалларны, җентекләп тикшерү мондый аңлатмаларның ялгыш һәм нигезсез икән-лекләрен исбатлый. Дересен әйткәндә, хәрәкәтнең сыйнфый асылын аңлый алмаган дворян-буржуаз тарихчылары теләпме теләмиме гади крестьяннарга «милли сепаратизм» гаебен тагарга тырыштылар. Әлбәттә, аерым отрядлар арасында низаглар, каршылыклар булган, ләкин алар милли нигездә түгел (чөнки ике мишәр отрядының уртак тел таба алмавы да мәгълүм), бәлки крестьяннарча чикләнгәнлек, «урынчылык» нигезендә барлыкка килгән аңлашылмаулар иде (туган җирләрен ташлап китәргә теләмәү, уз кешеләреннән генә торган вак-вак отрядлар структурасын сакларга омтылу һ. б.). Чынбарлыкта исә патша администрациясен, алпавытларны, «янарал, майур- ларны» дошман дип санаган рус, татар, башкорт, мари, удмурт, чуваш крестьяннары кулга-кул тотышып бер сафта көрәштеләр. Әгәр татарлар, башкортлар. марилар милләте буенча рус булган Пугачевны, дөресрәге, «мужик патшасы» «Питыр Фидрауич хәзрәтләрен» үз җитәкчеләре дип танып, шуның байрагы астында сугышка атласалар, Мәсәгут Гомәров, Бәхтеяр Канкаев, Канзафар Усаев, Әбҗәлил Селәйманоәлар- ның кул асларында да рус, татар, башкорт, мари, удмурт крестьяннары бер интересны яклап үлемгә барганнар. Димәк, милли изелүдә яшәгән татар крестьяннары, башка милләт хезмәт ияләре кебек үк, беренче планга социаль азатлык мәсьәләсен куеп, милли интересларны шуңар буйсындырган булып чыга. Боларның барысы Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы чорында империядәге төрле милләт хезмәт ияләренең сыйнфый аңнары тагы бер баскычка биегрәк күтәрелүе, милли мөнәсәбәтләрнең байый башлавы хакында сөйли.
Татарстан территориясендә сугыш хәрәкәтләренең гомум барышы турында моңарчы беркадәре язылган иде (карагыз: «Совет мәктәбе», 1966, № 10; 1967, № 2; «Казан утлары», 1967, № 1; 1968, № 1—С. Алишеа мәкаләләре). Шуңа күрә биредә крестьян восстаниесенең характерын, үзенчәлекләрен күз алдына китерер өчен Мииэөлә һәм Алабуга якларында барган сугышларга махсус тукталабыз.
Минзәлә якларында да баш күтәргән крестьян отрядлары октябрь аенда ух оеша башлый. Исәнгол авылы халкы допроста «Без Кадармәт отрядына кушылдык» дин сейли. Түбән Өрмид, Урта Өрмид, Иске Каран авылларында 150 шер, Каркино. Югары Ушад авылларында 300 ер кешелек отрядлар оешып, алар Каранай Моратоя _ җитәкчелегендә булганнар; Асан авылы кешесе Мөхәммәтәмин Аитов кул астында ° 500 кешелек отряд тупланган Башка авыл кешеләре исә Байсак Биктимиров тиресенә җыелганнар. Шулай стихияле рәвештә оешкан отрядлар урындагы властьларны бетергәннәр. байларның малларын, алпавытларның җирләрен үзара бүлешеп, чинов-никларны физик юк иткәннәр. Нәтиҗәдә Минзәлә крепосте баш күтәрүчеләр белән уратылып, камау хәлендә калган.
Ике чиркәве булып, 600—700 йорттан гыйбарәт, халкының тел өлеше отставкадагы солдатлар һәм Смоленск шляхтасы оныкларыннан торган Минзәлә крепосте, мәгълүм булганча, XVII—XVIII йөзләрдә татар-башкорт восстаниеләрен бастыруда патша хөкүмәтенең таяныч пункты сыйфатында хезмет иткан. Халыкны эзәрлекләүче гаскәрләр аннан чыккан, кулга төшкәннәрне дә шул ук Минзәләдө җәзалаганнар. Шуңа күрә халыкта «Минэәләнең яртысын туракларга, яртысын яндырырга кирәк» дигән фикер яшәген. Восстание башланган вакытта Минзәлә крепостенда җитәрлек корал һем гаскәр булуга карамастан, тиздән аңа Нагайбак крепостеннан капитан Алексеев җитәкчелегендә бер рота солдат ярдәмгә киле. Ныгытманың тыш ягындагы үр-канау- ларга су тутырып, башнялардагы пушкаларны корыл, камалучылар да сугышка әзерләнәләр.
Баш күтәрүчеләр крепостьны чынлап торып 1773 елның декабрендә камап алалар, һәм бу хәл 1774 елның мартына кадәр дәвам итә. Камаучыларның саны 2 меңнән 10 меңгә кедәр җиткән чаклар була. Алар белен «мишәрләр пулкауиигы» Каранай
АЛИШКВ, М, ГОСМАНОВ ф БӨЕК КРЕСТЬЯННАР СУГЫШЫНА 200 ЕЛ
Моратов һәм Наратлы Кичү авылы ясаклы крестьяны Сәнфнн җитәкчелек ите. Алар кан коймыйча сугышсыз бирелергә өндәп, камалучы* арга берничә мәртәбә язу белән мөрәҗәгать итәләр. Хөкүмәт яклы көчләр өндәмәгә колах салмый. 23 декабрь- да штурм башлана (нәкъ шул көнне Чика-Зарубин җитәкчелегендәге зур отряд Уфаны штурмлый...). Бу хакта секунд-майор Петров Казан губернаторы фон Брандтка түбәндәгеләрне язган: «1773 елның 23 декабрендә төнге сәгать бердә Минзәләгө көн-чыгыш яктан восстаниечеләрнең 1500 кешелек отряды һөҗүм итте. Аларга Алексеев командасы каршы торды, бер каззк капралы восстаниечеләр ягына качты».
25 декабрьдә баш күтәрүчеләр иртәдән кичкә кадәр 14 туптан крепость өстене ут яудырып торалар. 26 декабрьдә исә 10 мең кешегә җиткән крестьяннар хәлиткеч һөҗүмгә ташланалар. Әлеге Петровның әйтүенә караганда, штурм дүрт яктан да берьюлы башланган. Иртәнге сәгать алтыда бер төркем кеше, елга аркылы чыгып, шәһәрнең паннар бистәсенә омтылып карый, әмма капитан Тихановский командасы каршылыгына очрап, нәкъ шул вакытта аңа Алексеев та ярдәмгә килеп җиткәч, кире чигенергә мәҗбүр була.
Ләкин канлы бәрелешләр, кул сугышлары кичкә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәдә «Алексеев, 2 унтер-офицер һәм байтак башка чиндагылар яраландылар, 5 кеше үтерелде,— дип яза Петров.— Каранайның 10 кешесе әсир итеп алынды, 3 пушкасы кулга төшерелде».
Керпостьны камаучылар Дәвек һәм Мәҗен авылларында лагерь корып урнашалар, кайберләре исә үз өйләренә кайтып китә.
Моннан соң баш күтәрүчеләр турыдан-туры һөҗүмгә ташланмыйча, крепостьны камап, тышкы дөньядан изоляцияләп тоту тактикасына күчәләр, ягъни камалучыларны утынсыз, печәнсез, азык-төлексез калдыру тактикасын сайлыйлар. Ләкин камалыш барыбер бик йомшак булган. Мәсәлән, декабрь ахырында Бөгелмәдән ярдәмгә килгән капитан Евсеев командасын Сәнфин тоткарлый алмаган.
Крестьяннарга хәрби белем җитмәү өстенә саксызлык та хас булган. Әйтик, крепость янына разведка максаты белән килгән 300 кешелек отряд көтмәгәндә үзе чолганышта калып, өч дистәгә якын кешесен югалтып, чигенеп качарга мәҗбүр була. Җиңел генә җиңүдән дәртләнеп, хөкүмәт гаскәрләре аларны куа китеп, Мәҗен, Дәвек авылларындагы коралсыз, оешмаган хәлдә ваемсыз яткан татар крестьяннары отрядларын куып тараталар. Вакытлыча лагерь башлыгы булып калган Абдулла Агафеев һәлак була. Үтерелгән татар сотнигы кулындагы байрак җәзалаучылар кулына төшә. 50 дән артык крестьян әсир ителә.
Бу аяныч вакыйгадан соң да крестьяннар көрәш ниятеннән кайтмыйлар, бәлки яңадан көч туплап сугышка әзерләнәләр, аларның җитәкчеләре Арча тарафында хәрәкәт итүче М. Гомәров, Әгерҗе ягы крестьяннары полковнигы Ә. Сөләймановка ярдәм сорап мөрәҗәгать кылалар. Бераз хәл җыйгач, январь, февраль һәм март айларында алар Минзәләгө тагы һөҗүм итеп карыйлар...
Алабуга тирәсендә исә хәлләр түбәндәгечә була. Кама аръягында тезелгән 600 кешелек бер отряд ноябрь башында шәһәрчек янына килеп, аның сугышсыз бирелүен таләп итә. Ләкин Алабуга ул вакытта «изге аталар»» — поплар оясы булганлыктан, восстаниечеләрнең мөрәҗәгате җавапсыз кала. Крестьяннар вәкилен алар шәһәргә дә кертмиләр. Киресенчә, шәһәрнең оборонасын ныгыту эшенә тотыналар— каравылларны көчәйтәләр, руханиларны коралландыралар. Шәһәр кешеләрен-нән берсе, А. Бурмистров, восстаниечеләр ягына чыга, Пугачев манифестларын алып, яңадан шәһәргә кайта һәм аларны халыкка укып, агитация эше алып бара. Руханилар аны хәйлә белән кулга төшереп, аяк-кулын бәйләп, капчыкка салалар да Казанга озаталар. Бу хәл 1773 елның 24 декабренда була. Ләкин бу вакытны бөтен тирә-юньдәге авылларны восстание ялкыны чолгап ала. Мәсәлән, Сарайлы, Качка, Чаллы авыллары һәм Танай, Өмәр, Тихогорск волостьлары буйсынудан чыккан, чиновниклар сөрелеп, крестьяннарның үз вәкилләре властьны үз кулларына алалар. Шуңа күрә А. Бурмистровны Казанга илтүче монахлар Тонай авылында крестьяннар кулына төшә.
Баш күтәрүчеләрнең саны көннәи-көн арта. Аларга старшина Күзмәт Ишмнез Шәфи Тәүфигов, сотниклар Шәриф Якупов, Назар Алексеев, Василий Иванов һәм Үтәгән Моратовлар җитәкчелек итәләр. Аларның барсы да башлыклары итеп «пулкау- ник» Каренай Моратовны таныйлар.
Рус. татар, башкорт, удмуртлардан торган бу зур отрад Алабугага беренче штурмны 1774 елның 6 январенда ясый. Крестьяннарның туплары, мылтыклары бик аз була. Алабуга шәһәренең тарихчысы, атаклы рәссамның әтисе И. Шишкинның язуына караганда, алар таяк башларын бераз яндырып очлап, «сөңге» ясыйлар. (Яндырылган таякның очы гадати агачка караганда бераз катырак була. Мондый ысул-дан бик борынгы дәверләрда да файдаланганнар) Калганнарының кулында саиәк. чалгы, балта кебек кораллар була. Казак-татарлар. башкортлар, ди И. Шишкин, ат естендә арлы-бирле чабып йереп. крестьян массаларын һөҗүмгә өндәгәннәр. Ләкин иачар коралланган, сугыш сәнгатен, шәһәр штурмлау тәртибен белмәгән крестьяннар тәҗрибәле офицер Перский җитәкчелегендәге солдатларны җиңеп, крепостька бәреп керә алмаганнар — яңгыр кебек яуган ядрә, пулялар астында кире чигенгәннәр. Восстаниечеләр Таиай һәм башка авыллардан 70 олау печән һәм салам китереп, шулар артына яшеренеп шәһәргә бәреп керергә ниятләгәннәр, әмма тагы чигенергә мәҗбүр булганнар.
Алабуга өчен барган сугыш гомумән крестьяннар сугышының характерын, хосусиятен күзалларга мөмкинлек бирә. Башка җирләрдә дә нәкъ шундый ук оешмаганлык, коралсызлык, хәрби тәҗрибәсезлек һәм стихиялелек хәкем сөргән. Ләкин баш күтәрүчеләр барыбер сугышканнар, әэме-күпме нәтиҗәгә дә ирешкәннәр. Мәсәлән, Алабуга янындагы крестьяннар активлыгы Казаннан Минэәләгә ярдәмгә дип җибәрелгән майор Перскийны үз отряды белән Алабугада бикләнеп калырга мәҗбүр иткән. Мондый хәлләрне без Татарстанның башка төбәкләрендә дә күрәбез. Нә-тиҗәдә хөкүмәт гаскәрләренең көчләре бүлгәләнеп, Оренбург ягында сугышлар алып баручы Пугачевка иркенләбрәк хәрәкәт итәргә мөмкинлек туган.
Майор Перскийның Алабугадан язган хатына караганда, шәһәр тирәсендә 6000 ф кадәре восстаниече җыелган булган, алар хәлиткеч штурмга әзерләнгәннәр. Ләкин а нәкъ шул вакытта Казаннан капитан Кардашевский командасындагы гусарлар килеп О җитә. Старшина К. Ишмиев, сотниклар Ш. Якупов, В. Ивановлар үз отрядлары “ белән гусарларга каршы чыгалар, ләкин таркатылалар. Восстаниечеләрнең терек луик- - ты булган Таиай авылында гусарлар урамда очраган һәр кешеме үтереп, өйдәге о хатын-балаларга хәтле тураклап йөриләр. Бик аз кеше генә качып котыла ала. Авыл- ® да калган мал-мөлек Алабугадагы христиан руханиларына бүлеп бирелә.
Шундый ук хәлгә тагы 17 татар авылы дучар ителә. Күбесендә бушап калган йортларны да яндырганнар. Мондый язмышка очраган авыллар күп еллар узгач кына “ башка кешеләр исәбенә яңадан үзләштерелә башлаганнар.
Полковник Ю. Бибиковның җәзалаучы отрядлары хәрәкәт иткән Зәй районында 2 исә 22 татар авылы туздырылып ташланган, шулардай Ерыклы һәм Тоба авыллары Ч бөтенләй көлгә әверелгән...
Крестьяннар сугышының беренче этабында халык массалары әнә шулай Пугачев- <■> тан башка чыгыш ясап, Татарстанның төрле районнарында актив хәрәкәт итәләр Сугышның икенчө этабында исе, ягьни Е. И. Пугачевның төп көчләре Идел буена килеп, июль аенда Казан өчен каты сугыш барган вакытларда, халык массаларының активлыгы тагы да көчәеп, бөтен төбәкләрне дә керәш ялкыны чолгап ала.
1773—1775 еллардагы крестьяннар сугышы — ул XVIII гасыр гражданнар сугышы идо, чөнки чорның ике төп сыйныфы капма-каршы торып, җитештерү средстволары һәм власть өчен үзара сугыштылар. Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, бу гражданнар сугышы безнең территориядә башка районнарга караганда ким булмаган. Башка җирләрдәге кебек үк, монда да стихияле рәвештә отрядлар оешып, хөкүмәт гаскәрләре белән сугышканнар; чиновниклар сөрелгән, алпавытлар, байлар качканнар; утарлар туздырылып, заводларга ут төртелгән; крепостьлар, шәһәрчекләр алынып, губернаның меркеэе Казан яндырылган. Хәтта власть ияләре белән хаким сыйныф вәкилләре восстаниедән нәкъ менә шушы губернада күбрәк материаль зыян күргән Мәсәлән, восстание бастырылгач, хәкүмәт 19 губернадан восстание вакытында акчалата күпме чыгым (гаекөо тоту, ныгытмалар төзәтү, бөлгән дворяннарга ярдәм итү өчен тотылган акча) чыгуы турында белешме җыя Рәсми ведомостьтан күренгәнче, егәр Оренбург губернасында 362.061 сум 72 тиен. Тобол губернасында 30365 сум
Н«ЕК КРЕСТЬЯНУАР СУГЫШЫНА 200 ЕЛ ф
OS тиен, Нижний Новгород губернасында 23.937 сум 92 тиен акча тотылган булса, Каван губернасының чыгымы 689.369 сум */а тиенгә җиткән!
1773—1775 еллардагы крестьяннар сугышы Россия тарихындагы соңгы зур халык вЛстаниесе булды. Моннан соң крестьяннар ни өчен шундый зур восстаниеләр күтәрмәгән дигән сорауларның булуы ихтимал. Моның төрле сәбәпләре булган. Беренчедән, восстаниедән соң материаль һәм иҗтимагый шартлар үзгәргән. Мәсәлен, крестьяннар сыйныфы үз эчендә төрле катлауларга бүленә барган, ягъни крестьяннарның үзләре арасында бай катлаулар тагын да үсеп, хезмәт ияләрен авызлыклаучы өстәмә көчләр туган. Аннары дворяннар реакциясе канат җәеп, аларның администрациясе, контрольләү чаралары камилләшкән. Икенчедән, җәмгыятьтә ка-питалистик мөнәсәбәтләр көчәеп, хуҗалыктагы буржуаз элементларның роле арткан. Боларның барысы нәтиҗәсендә мәйданга яңа көчләр чыгып, көрәш формалары һәм аның методлары да үзгәргән.
Крестьяннар сугышының җиңелү сәбәбенә килгәндә, эш югарыда күрсәтелгән төп сәбәпләргә — халык массаларының оешмаганлыгы, политик аңның чарланмаган булуы, баш күтәрүчеләр ла.еренда урынчылык тенденцияләренең көчлелеге һәм башка бик күп факторларга кайтып кала. Образлы итеп әйткәндә, восстаниене крестьян стихиясе җиңгән. Әлбәттә, дворяннар сыйныфының оешканлыгын, дисциплиналы зур армиянең ролен дә онытырга ярамый. Мәсәлән, үзара оешып, берегеп җитмәгән, коралсыз, хәрби җәһәттән тәҗрибәсез, тәртипсез, бер урында дәртләнеп кабынсалар, икенче урында кечкенә генә уңышлардан соң тынычланып, сүрелеп калучы эреле-ваклы отрядларга каршы хөкүмәт 20 меңнән артык регуляр гаскәр, А. В. Суворов кебек сугышчан генералларын җибәрә. Әби патша Екатерина II нең икърар итүенә караганда, мондый армия күрше дәүләтләр өчен дә куркыныч тудырырлык көчкә ия була.
Крестьяннар сугышы җиңгән очракта ничек булыр, иҗтимагый үсеш нинди юлдан китәр иде? — дигән сорау да тарихчылар тарафыннан куела һәм төрлечә аңлатыла килә. Безнеңчә, феодаль изүнең бераз йомшаруы һәм авыл хуҗалыгында буржуаз мөнәсәбәтләрнең көчәя төшүеннән артыкка китмәс иде. чөнки хосусый милек һәм гомумән эксплуатацияне бетерүнең кирәклеген восстание җитәкчеләренең берсе дә аңламаган. Ә буржуаз менәсәбәтләрнен үсүенә килсәк, ул, восстание җиңелеп, дворяннар реакциясе көчәйгәч тә, үзенекен иткән: әкренләп булса да экономиканың төрле сфераларына тамыр җәя барган. Капиталистик мөнәсәбәтләрнең башка милләтләр хуҗалыгына нык тәэсир ясый башлавы да шуны күрсәтә. Мәсәлән, XIX йөзнең башында Казандагы күн-тире эшкәртү предприятиеләренең 36 проценты, җитештерүнең якынча 62 проценты татарлар кулында булып, андагы эшчеләрнең 42 проценты татарлардан гыйбарәт иде. Сабын-шәм заводларының 52 проценты, җитештерүнең якынча 61 проценты татарларда булып, эшчеләрнең 52 процентын татар хезмәт ияләре тәшкил иткән. Эшчәнлекләрен авылдан Казанга күчерүче татарлардан 100— 200 мең сумга кадәр капиталлары булган фабрикант-сәүдәгәрләр чыккан.
Ләкин крестьяннар сугышының төп әһәмиятен, кайберәүләр аңлатканча, феодализм таркатылып, капитализмга юл ачылуга кайтарып калдырырга ярамый Чөнки ул моны эшләп бетерә алмады. Әйтелгенчә, феодализм таркалып китмәде, бәлки восстаниедән соң дворяннар реакциясе көчәйде. Әмма, мәгълүм булганча, социаль изүнең көчәюе азатлык өчен көрәш идеяләрен дә көчәйтә иде.
Чынлыкта восстаниенең прогрессив әһәмияте тирәнрәк булып, ул башка өлкәләрдә дә нык сизелде: бөтен Россиянең, андагы төрле халыкларның тарихында фикер үсешенең яңа этабына, киләчәк буыннарны рухи, иҗтимагый азатлык өчен көрәшкә турылыклы итеп тәрбияләүче олы факторларның берсенә әверелде ул. Рус Емельян Пугачев, башкорт Салават Юлаев, татар Бәхтеяр Канкаев образларының халык күңелендә яшәве, аларның җыр, риваять геройларына әверелүе моңа ачык мисал. Әгәр патша хөкүмәте «юлбасар» Пугачевның исемен телгә алуны тыеп, аның истәлеген бөтенләй юкка чыгару өчен төрле чаралар күрсә, кешеләр үзләренең яшьләрен, аерым вакыйгаларның вакытын «Пугачау явыннан» алып исәпләгәннәр.
Пугачау патшаны күрсә идең, Алларыннан буй бөгеп узса идең.
Аргамак менеп, дан тотып, Җаск яуларында йөрсә идец-
диген җырда исә халыкның «падишаһ Петр Өченчепне түгел, бәлки көрәшче Пугачевны, аның җитәкчелегендә аргамак ат менеп, ирек яулап, дан тотып йөргән чакларны—бөек көрәш елларын сагынуы ачык яңгырый.
Әйе, географик күләме һәм күл милләтлелеге белән бер Россиядә генә түгел, бәлки бетен Европада тиңе булмаган боек крестьяннар сугышы халкыбыз аңында тирән эз калдырган, халыкларны киләчәк көрәшләр өчен уятып калдырган вакыйгаларның берсе ул. Элгәрге сүлпән темп белән үсүче татар әдәбиятының Пугачев хәрәкәтеннән соң күзгә күренеп җанлануы, димәк, иҗтимагый фикернең дә кызурак темплар белән алга китүе моңа бик ачык дәлил. Бу үзгәрешләр бары тик «капиталистик мөнәсәбәтләр көчәюенең» генә нәтиҗәсе булмыйча, биредә крестьяннар сугышының йогынтысы да әһәмиятле роль уйнавын түбәндәге татарча документларның рухы да бик яхшы раслый. Аларны укып, без восстаниечеләр лагереның эчке тормышын, уй-фикерләрен белү белән бергә, баш күтәрүчеләрнең тормышны үзгәртүдә (үзләренчә үзгәртүдә) нинди конкрет чаралар күрүләрен дә беркадәр абайлый алабыз. Хәрәкәтнең нигезендә тирән социаль каршылыклар ятуын, терле милләт хезмәт ияләренең кулга-кул тотышып гамәл кылу-ын, демократ көчләрнең өстенлек алулары белән бергә, тормышның язма культура. ♦ едәби тел кебек сфераларында да сизелерлек үзгәрешләр барлыкка килүен күрергә а мөмкин.
Дөрес, документлар әдәби әзерлекләре, сәләтләре, хәтта грамоталыклары буен- < ча да терле дәрәҗәдә торучы кешеләр тарафыннан авыр шартларда ашык-пошык S язылганнар. Шулай да алар бер тенденцияне бик ачык чагылдыралар: иске әдәби тел яңа шартларда — вакытлыча булса да, халык өстенлеккә чыккан мизгелдә—гадиләшү, ь, халыкчанлашу юлына таба борылыш ясый. Моның шулай икәнлеген аңлау ечен „• восстаниенең беренче чорында рәсми иске татар әдәби теле нормалары белән язылган «Манифестны һәм соңрак восстаниечеләр тарафыннан тезелгән доку- ® ментларның теле белән чагыштыру да җитә Шуңа күрә беренче документны тәрҗемә- з ләп биоәбез. Бу документ моңарчы Газиз Гобәйдуллин һәм Мөхәммәт Гали тарафын- — нан ике'мәртәбә бастырып чыгарылган иде. Ләкин без кайбер сүзләрне яңача укыдык.
Документлар белән якыннан танышу ерак узганны тикшерүче тарихчылар әчән °" генә түгел, бәлки бүгенге идеологии фронтта эшләүче киң катлам интеллигенциябез— укытучылар, лекторлар, язучы-журналистлар ечен дә әһәмиятле. Шулай ук сыйнфый керәш, культура тарихы белән кызыксынучы укучыларга дә файдалы булыр. Шуңа күрә без, гадәттәгечә, оч-дүрт үрнәк бирү белән генә канәгатьләнмичә, 26 документтан торган бер цикл тәкъдим итебез.
Документлар Мәскәүдәге борынгы актлар саклана торган Үзәк дәүләт архивының (ЦГАДА) VI разрядындагы 416 «вшнсңи II кисәгендәге материаллардан алынды. 445 кәгазьдән торган бу «эштә» турыдан-туры восстаниегә караган 220 дан артык документ берәмлеге (300 кәгазь) бар. Аларның барысын да гыйльми таләпләргә лаеклы итеп басмага әзерләү өстендә хәзер бер теркем галим эшли (бу мәкалә авторларыннан тыш X. Госман, К. Дәүләтшин, Ә. Шэрипов, Ф Хисамова һ. б). Гомумән алганда, XVII—XVIII йөзләрдәге сыйнфый көрәшләргә караган татарча архив документларының хәзергә безгә мәгълүмнәренең саны мең ярымнан артык. Аларның барысын да барлап, җыеп, эшкәртеп бастырып чыгару тарихчыларыбыз, телчеләребез бурычы.
Ләкин журнал укучыларының даирәсе киңлеген, терле даирә укучыларының лингвистик әзерлек дәрәҗәсен игътибарга алып, документларның беренчесеннән башкасын гадилоштерелгән укылышта (бигрәк тә сузык авазлар системасын транскрипцияләүдә) бирәбез, шуңа күрә мондагы укылыш фонетик яктан (ләкин лексик, синтаксик, грамматик җәһәттән түгел!) документаль төгәллеккә дәгъва итми.
Бик архаик атамаларның, гыйбарәләрнең конкрет тәрҗемәләре бит азагында бирелә. Документ даталарында иске стиль саклана (XVIII йөз өчен аерма II көннән гыйбарәт).