БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ
КАМАЛ I
Атаклы татар совет артисты һем режиссеры Камал I
Россиядәге революцион күтәрелеш елларында сәхнәгә
килгән һәм үзенең күл кырлы талантын туган халкына
биргән кеше.
Габдулла Камал I 1893 елның сентябрендә Казан
шәһәрендә мех эшләүче кустарь семьясында туа. Аның
хезмәт юлына басуы бик яшь- ли —1905 елгы революция
елларында була. Ә 1912 ел яшь егетне сәхнәгә алып килә. Бу
елны аны Габдулла Кариев тәкьдиме һәм агасы Галиәскәр
Камал булышлыгы белән «Сөйяри труппасына эшкә алалар.
«Сәйяр» труппасында эшләү Камал I иҗатында якты бер чор
булып тора. Анда ул үзенең беренче рольләрен башкарып,
татар сәхнәсенә кызыклы һәм үзенчәлекле яңа артист
килгәнлеген күрсәтә. Габдулла Камал I тарафыннан иҗат
ителгән Йосыф (Фатих Әмирханның «Яшьләрне), Вәли
(Гали- әсгар Камалның «Беренче театр»ы), президент
(Шмллерның «Мәкер һәм мәхәббәтне), Дикой (А. Н.
Островскийның «Яшенле яңгыр»ы) һәм башка күп кенә
образлар тамашачы күңеленә онытылмаслык булып кереп
урнашалар.
V» юлын сәнгатьтә, театрда тапкан Камал I Бөек Октябрь социалистик революция се һәм
гражданнар сугышы елларында да яңа, бәхетле тормыш өчен көрәшүче халык белән бергә була. Ул
елларда Камал I фронтлардагы театр бригадаларында эшли, һәм күчеп йөри-йәри Астраханьга барып
чыга. Анда Камал I үзенең күптәнге танышы, большевик Касыйм Туйбахтин белән очраша. Касыйм
Туйбахтин аны Гадәттән тыш комиссиядә эшләүгә күндерә. Ләкин Камал I гә бу эштә озак эшләргә туры
килми — дошман пулясыннан яраланып, госпитальгә керә.
Аннан соңгы елларда Камал I не без Бохара, Хива, Фәргәне кебек Урта Азия шәһәрләрендә күрәбез.
Биредә ул труппа белен спектакльләр, концертлар куя. Ләкин гражданнар сугышында һәм Астрахань
шәһәрендә алган яралар Камал I гө күчмә тормышта йөрү мөмкинлеген калдырмый —ул тору өчен
Ташкентка килә. Биредә ул Казан, Уфа, Оренбург шәһәрләреннән килгән бик кул артистлар белән бер
труппага берләшә һәм алар Ташкент сәхнәсендә М. Фәйзи, К. Тинчурин һ. 6.ларның әсәрләрен куя
башлыйлар. Соңыннан Габдулла Камал I Теркстан ЦИКы каршындагы хәрби гарнизонның драма
түгәрәге җитәкчесе итеп билгеләнә. Төрле милләт артистларыннан торган бу түгәрәк соңга таба
Ташкентның Зур театры булып үсеп җитә* ә аның баш режиссеры итеп Камал I куела. Үзбәк театрына
нигез салучыларның берсе Хәмзә Хәкимзадә ул елларда Камал I иең сәхнәдәш дусты була.
Камал I Оренбург һәм Ашхабад театрларында да эшли.
1932 елда Камал I Казанга кайта. Ләкин туган шәһәрендә ул озак эшли алмый — 1933 елның 25
апрелендә авыру аны тормыштан алып китә.
Камал I киң диапазонлы артист, режиссер һәм педагог иде. Үзенең зур таланты, көчле оештыру
сәләте белән ул татар, башкорт, үзбәк, теркмән һәм әзер- бәйҗан халыкларының милли театрларын
булдыруга һәм үстерүгә зур өлеш кертте. Бүген, милли театрларыбыз һәм сәнгатебез чәчәк аткан
чорда, без артист һәм режиссер Камал I иең исемен зур горурлык белән искә алабыз.