Логотип Казан Утлары
Шигърият

БАЛАЛАРГА УКЫГЫЗ


Яңа чана яңа шул
Яңа чана Яңа шул,
Җилдәй җитез Чаба шул.
Шуа, буран Туздыра,
Башкалардан Уздыра.
Шатлыгыма Чама юк —
Моның кебек Чана юк1
Очтым бер көн Үзеннән,
Утлар чыкты Күземнән.
Яңа чана Яңа шул,
Салса, «җайлы» Сала
шул...
Камыр аяк
Киеп алдым Тимераяк. Тик
дерелди Минем аяк. Бозга
чыгып Басу белән Барып
төштем Башым белән. Бер
килсә, гөл Килеп тора. Бер
кыз үртәп Көлеп тора: —
Тыңламый шул Тимераяк,
Булсаң әгәр Камыраяк!
Аюым
Йом күзеңне, Аюым, Көтмә кояш Баюын. Әлли-
бәү, Бәлли-бәү, Йом күзеңне, Аюым һаман ачык
Күзләрең, Ник йоммыйсың Үзләрен? Әлли-бәү,
Бәлли-бәү, һаман ачык Күзләрең.
Тыңламыйсың Сүзләрем, Күзлисең • Күк
йөзләрен. Җырлый-җырлый Әлли-бәү, Йомылган
үз Күзләрем.
Балык тотты
Кармакларны алабыз да Салабыз яңабаштан.
Кызык булмас, колак каксаң Килеп капкан балыктан...
Тарта бугай! Калкавычым Вак
дулкыннар тарата. Алмый торам —
балык халкы Алдашырга ярата.
Инде тартам —алып булмый, Балык зу-уур, мин кечкенә.
Ярга селтәп атар идем, Җитеп бетми көч кенә.
Вәт балык бу! Шундый тартты, Куйдым да бер чайкалып, Аяк
таеп, дөмберт суга — Уземне тотты балык.