Логотип Казан Утлары
Повесть

АГЫМСУЛАРГА КАРАП


Яфракяфрак кар ява иде
закламый Өскебашы дигән ерак авылдагы Май- түтәй килеп төште. Ул әнәйнен бертуган тутасы — хәл белергә килгән. Олы бер калач белән бер калай савыт бал, бер капламыш ак май алып килгән. Бу күчтәнәчләр*белән чәй эчкәндә мин аларнын тәмен бик тиз сизел алдым. Табын җыелгач, бал белән майны өйалдына чыгардылар, калачны ашъяулыкка төреп киштәгә куйдылар. Әнәй белән Май- түтәй сөйләшеп утыра башлады, ә минем күзләр гел киштәдә...
— Пәрхулла кияүнең дә болай чыгып китүе бик үк әйбәт
булмаган икән ләбаса,—диде кунак.
— Аның гаебе юк,—ди әнәй хәлсез генә сулап,—Үзем чыгардым, теш араңа кыстырырга булмагач, нишлисең? Кыш уртасына да җитмәс дип уйлаштык... ойалдында бер капчык арыш бар. Шуның белән кыш чыгасы... Чүмәлә хәтле солы кибәне. Чәчүгә җитәрме, белмим...
— Хәлең бик мөшкелләнеп киткән бит, шуңар әйтүем
— Болайга ук әйләнер дип кем белгән сок...
— Уйлашырга кирәк: әллә кияүне чакыртып кайтарырга микән?..
— И түтәй,—диде әнәй —Алар бит «Ерак күмергә» үк киттеләр. Ике-өч ай да тулмаган, кайтырлык акчасы да юктыр әле. Юллыгына да кияү тунын унбиш тәңкәгә заклат салды. Ул бурычын да җибәрә алганы юк. Кайта алыр микән шул, белмим...
Майтүтәй бездә озак торды. Әнәйне терелтер өчен эмбер тамыры, татлы тамыр, тәмле сабыр дигән дарулар да. гөмбә суы белән керән суы да эчереп карады. Әнәй мантымады. һаман ябыга, саргая барды, ютәле өзлексезгә әйләнеп китте. Тора-бара ул бөтенләй хәлсезләнде...
Ә бер төнне тап алдыннан безне йокыдан уяттылар Без өч бала өчебез дә байтактан бирле кече якта йоклый идек инде.
Дәвамы. Башы 8 санда.
— Торыгыз, балалар, тор...
Күзләрне ачып, урыннан баш калкытсак —өй эче тулы кеше: күрше җиңгиләр, әбиләр, әнәйнен килендәшләре...
— Әниегез вафат... — диде Гыйльмевафа әби кайгылы тавыш белән.
Түтәй сикереп торды да сандык өстенә ташланды, аның аша әнәй янына төште, битен ачып карады. Бик ябык, ап-ак чырайлы әнәй бер кыймылдаусыз ята иде.
— Әнәй, әнәй, әнәй! — диде ул ашыга-ашыга кабатлап.— Әнәй!..
Әнәй эндәшмәде. Түтәй аны йокыдан уятырга теләгәндәй селкетеп тә карады, ул уянмады. Шуннан соң түтәй аннан кире тайпылды да, сандык өстенә капланып, тәгәри-тәгәри елый башлады:
— Әнәй үлгән, әнәй үлгән!..
Мин бернәрсә дә аңламадым. «Вафат», «үлгән» дигән сүзләрнең чын мәгънәсен белми идем әле мин. Белмәсәм дә, түтәй кыланганны кыланырга тырыштым: сандык өстендә мин сыярлык урын калмаган иде, шуңар күрә идәнгә ятып, тәгәри-тәгәри еларга тотындым, тик күзләремнән яшь кенә чыкмады. Кешедән күрмәкче генә чынлап торып елап буламы с-оң?..
Безне юатып, бит-күзне юдылар да нәрсәдер тамакка бирделәр. Аннары күрше Ләүхия жинги Шамилне төреп күтәрде дә мине җитәкләп үзләренә алып чыгып китте. Түтәй өйдә калды. Ул бит олы кыз, кирәге булыр... Ә мин калырга курыктым. Җинги безне Гыйльметтин белән калдырып, яңадан кереп китте.
Күпмедер вакыттан соң тышка яктылык иңде. Ләүхия җиңгиләрнең ян тәрәзәсеннән безнең ишегалды күренә башлады, .пыялалары бер катлы гына булса да туңмаган, ике арадагы койма да биек түгел. Безнең баскыч төбендә кеше кайный, лапас белән абзар тирәсендә җигүле ике ат күзгә чалына. Хәзер күп кенә ир кешеләр капка алдына да җыела башлады. Безнең җил капканы ни өчендер киереп ачып куйдылар. Көн җылыдыр, ахры, җил дә юк бугай: салмак кына уйнаклап, яфрак-яфрак кар төшә...
Камалы яшел тун кигән, чалма чалган, кулына йомры башлы таяк тоткан хәзрәт тә безнең ишегалдына узды. Аның артыннан, озак та тормыйча, бер абзый мәчеттән җеназа кабыгы күтәреп килде. Аның агачларын ишегалды уртасына салдылар да кабыгын өйгә алып керделәр. Менә ачык өйалды ишегеннән күп кенә кешеләр күренде: алар әнәйне кабык белән күтәреп чыгып, ипләп кенә теге агачлар өстенә куйдылар. Безнең кызыллы-каралы бик матур палас бар иде, әтәй аны кытай җиреннән алып кайткан. Хатын-кызлар шуны чыгарып әнәй өстенә капладылар. Аннары әнәйнеңтуганпары Дәүабай белән Тәтә- бай, әтәй туганнары Мөбарәкша абый белән Җыянша абый, күршеләрдән Мактый бабай белән Әхсән абзый һәм тагын күп кенә кешеләр, әнәйне җилкәләренә күтәреп, капкадан алып чыга башладылар... Безнең турга бик күп кеше җыелды. Яше-карты, бала-чагасы: бар да шунда. Әнәйне юып. кәфенләп һәм башка хәстәрен күреп озатышкан хатын-кызлар да. капка төбенә чыгып, бер кырыйгарак бастылар. Шул ук мәшәкатьләрнең уртасында йөргән Ләүхия җинги, инде бушанып булса кирәк, ишектән килеп керде. Без аңа борылдык.
— Әнә, әниегез китә инде, ыланнар, карап калыгыз,— диде ул, үзе дә түргә узып.
Без түр тәрәзәгә капландык.
— Әннәү, әннәү...— диде ике яше дә тулмаган Шамил бик мескен тавыш белән —Әннәү, әннәү! — дип елап ук җибәрде ул аннары.
— Җылама, ылан,—дип юатты Ләүхия жинги аны,— ул сиңа ке- линдер алып кайтыр...
— Тәлтилтә?.. — дип куйды Шамил.
Күмүчеләр, капкадан чыккач, сулга борылдылар. Кешеләр жплкәсендәге кабыкта яткан әнәй, ннде бер сүз дә эндәшмичә, без утырган жингиләр турыннан узып китте. Нидер эшләргә теләгәндәй тиз генә бишмәт белән итекне элдем дә урамга йөгердем. Капка төбендә үк түтәй туры килде, ул елый-елый шешенеп беткән иде.
— Әйдә, әйдә,— диде ул, мине җитәкләп ♦
Җитәкләшкән көйгә без җеназа артыннан йөгердек. <Әнәй, әнәй, =
тукта!» дип кычкырасы килә. Ә күмүчеләр һаман ераклаша бара. Алар ь инде югары очка менеп, басу капкасын уздылар да җеназа укырга х туктадылар. Без барып та җиткән булыр идек, артыбыздан Нәфисәттәй < килеп җитте. Нишләп монда соң ул? Тәкәиешкә княугә киткән иде £ бит? Әнәйне озатырга килде микәнни?..
— Әйдә, Хөршитбану, әйдә. Шәйхелислам, кайтыйк, гөлкәйләрем,— * дип, безне җитәкләп алды ул.— Кыш бит, суык, тунарсыз .. Кайтыйк... s Әйдәгез, чәй эчәрбез бергәләп...
Ул миңа әнәй шикелле тоелды. Барлык яратуым белән анык итәгенә * сарылдым. Кире борылдык, артыбызга карый-карый кайта башладык. ♦ Ә көн бер дә суык түгел иде. Кыш урталары булса да, җилсез, жы- х лымса, болытлы көн. Кояш күренми.' Шуңар микән, бөтен урам ни- * чектер безнең төсле үк боек шикелле. Салмак кына уйнаклап төшкән = яфрак кар да бик ямаслы булып күренә .. Ә түтәйнең күз яшьләре < һаман коела иде. Артына борыла да; г
— Әнәй, әнием! — дип тагын үксергә тотына.
Нәфисәттәйләрнең сөтле-шикәрле тәмле чәе дә юатмады аны .. “
Шул ук көнне бугай, ахры, безгә дә туган өйдән кузгалырга туры с килде. Әнәйне күмеп кайткач, Югары Тәкәнеш абыйлар безне чана « ларына төйи башладылар. Мактый бабай белән Мөбарәшка абый да 3 үз атларында озатышырга бардылар Бер чанага сарыклар белән бәрәннәрне төяп, күз-колак булып бару өчен түтәйне дә шунда урнаштырдылар. Икенче чанага олы санлыкны, түшәк-ястык, мендәрләрне салып бәйләделәр Өченче чанага Шамилне тотып, Туганым абыстай белән Тәтәбай утырды. Дүртенче чанада Мактый бабай белән мин. Безнең янга тагын бик күп вак-төяк әйберләр төялгән
Көн кичкә авыша башлаган, әз генә караңгы да төшеп килә шикелле. Чаналар шыгырдап кузгалды. Ишегалды буш калды Өй дә буш калды... Әнәй дә чыгып китте, без дә чыгып киттек. Туган авыл артыбызда калды... Ә кар һаман туктамый. Күңелгә моң тутырып, салмак кына уйнаклап, яфрак яфрак кар ява иде..
«Тәк, дерәгә...»
Шулай итеп, без хәзер башка авылда Монда безне икегә бүлделәр. Тутәй белән Шамил Тәтәбайларда (анык чын исеме Мехәммәтжан икән) торырга тиеш булды Мин Дәүабайларда (чын исеме Миңлекәй) тора башладым. Бу йортта Гаяз исемле тагын бер ятим малай бзр иде, әнәйнең Сәмига атлы сенелесе булган — шунын малае икән. Димәк, ике йортка икешәр ятим
Монда без чит авылда, кеше кулында булсак тз. начар яшәмәдек. Безне кагып-сугып җәберләүче, тамак аралаучы булмады Өс-башыбыз да ертык-тишек килеш кергә катып йөрмәде Дәүабайларның йорты да. безнеке шикелле, ике катлы — асты таш. өсте иач Өске өйләре дә эшләнгән: ишек тәрәзә. ндәитүшәм дигәндәй, бар да әзер. Тик сәке җәймәгән дә моржа чыгармаган, шуның өчен кышын анда тормыйлар. Хәер, анда Латифәттәй тора, Дәүабайныи >те кияүгә бармаган олы шш. Ул түбән өйгә тамак туйдырырга гына төшеп менә. Бүтән ва
кытын шул өске өйдә чигү-тегү, бияләй бәйләүдә уздыра, вак-төяк йорт эшенә.катнашмый. Чибәр абыстай белән аралашмый, сөйләшми. Моның сәбәбен мин байтактан соң гына белдем. Дәүабай үзенең беренче җәмәгате үлгәч, Шәмик авылыннан шушы Чибәр абыстайга өйләнгән. Латифәттәй аны яратмаган: әтисенең инде чәч-сакаллары агарса да, шундый яшь хатынга өйләнүе өченме, әллә үги ананың бүтән сөйкемсез сөяге булганмы — нилектәндер аларның борчаклары пешмәгән. Чибәр абыстай да «ат хәтле» үги кызны өнәми иде.
Ә Чибәр абыстайның үз хәсрәте, үз моны бар иде. Аның яратып чыккан ире булган. Тик ниндидер сәбәпләр аркасында аерылышканнар. Шуннан байтак вакытлар узгач, бу «ирдән кайткан кыз»ны шушы картка кияүгә биргәннәр. Инде Дәүабайдан ике баласы булса да, ул һаман беренче ирен оныта алмый, аны сагына иде. Йорт эшеннән бушанып, Дәүабай өйдә булмаганда каба төбенә утырса:
— Тал әйләнер, тал әйләнер. Талларга жефәк бәйләнер шул, Талларга жефәк бәйләнер. Иөз илле сумлык атлар жигеп Минем жаныем кайчан урам әйләнер, Кайчан гына урам әйләнер...—
дип. бик матур, бик моңлы тавыш белән, бик озын көйгә сузып җырларга тотына. Аны тыңлап утыруы рәхәт тә була, күзгә яшь тә китерә. Күңеле дә каты түгел аның. Гаяз да, мин дә. аның өчен бөтенләй чит бала булсак та, ул безгә төксе сүз әйтми, урынсыз рәнҗетми, ялган-юма тел белән иркәләми дә. Безгә шунысы бик җиткән. Кушкан йомышын карусыз тынлыйбыз.
Дәүабай озын буйлы, ап-ак чәч-сакаллы, күкрәк тавышы белән олыларча тыныч кына сөйләшә торган кеше. Аның бу тавышын мин бик яраттым, ничектер үз булып, якын булып ишетелә иде ул миңа. Бәлки, шул олылык сыйфатлары күп булгангадыр, без еш кына бабай дип эндәшә торган идек ана Ул күп вакыт ишегалды эшләре белән көнен уздыра. Бердәнбер олы малае Әхтәмҗан абый читтә булганлыктан, урман кисү, утын ташу, салам-печән китерү, тегермән тарту шикелле авыр эшләр бар да аның өстендә. Латифәттәй белән Чибәр абыстай арасындагы «сөзеш»кә дә катнашмый ул. Тегеләрнең телләре бик үткенәеп, эш әләк-чәләккә барып җиткәндә дә, «әйдә, җүләрләнеш- мәгез», дип кул гына селкә иде.
Гаяз да минем өчен начар малай булып чыкмады. Дөрес, аның бераз дуамалрак гадәте бар икән: кырт сөйләшә, гел юкка да шаулап киткән була. Мине «маймуч» итеп кенә каравы да бик сизелә: вак балык, янәсе. Хәер, шулай булмый хәле дә юк, ул инде Коръән күтәреп мәдрәсәгә йөри, миннән өч яшьләр чамасы олырак икән. Ә олы малайлар гел шулай бит — бәләкәйләргә күктән генә карыйлар, бик юаш дигәне дә борынына чиертеп китә. Шулай да без Гаяз белән тату яшәдек, сугыш-талашлар истә калмаган.
Тәтәбайлар күршедә генә — ике туган янәшә утырганнар. Мин көн саен диярлек Хөршит түтәй белән Шамил янына кереп чыгам. Тәтәбайлар бер катлы искерәк агач йортта торалар. Аларның кызлары күп: Зәйнәп, Гайзәбану, Тайба, Гарифәбану, шуның өстенә түтәй, шуның өстенә Шамил, шуның өстенә бәкәйләр белән бозау — өй эче тулы. Ничек сыя торганнардыр алар? Түтәй бер дә зарланмый болай. Кире-сенчә, бу өйдә кызларның шулай күп булуы аның өчен рәхәтрәк тә икән. Аларның үз сүзләре, үз серләре, үз уеннары бар, шау-гөж килеп яталар кече якта. Шамил дә. сәке йөзлеге буйлап, бик «җәһәт» йөри башлаган хәзер. Аның дуслары — бәкәйләр, күбрәк шулар арасында мәш килә. Өй уртасына асылган жүкә дуаннан бер-ике бөртек печән суырып ала да бәкәйләрне ашатып маташкан була.
Шулай да безнең аерым яшәү ничектер араларны суыта башлаган шикелле тоела. Әнә Шамил хәзер мине бар дип тә белми. Түтәйнең дә кызлар белән уйнаудан башы күтәрелми. Элек без, җиңнәр җиңгә ябышкандай, гел бергә йөри идек...
Озакламый безгә аш чыга, ипи чыга башлады. Белмим, казнадан булгандырмы, әллә берәр төрле «Ярдәм жәмгыяте»ннәнме. Ул шушы авылның Дияр абзыйлар йортында пешә, без аны Гаяз белән икәүләп ♦ барып алабыз. Бер савытта аш, бер савытта бутка алып кайтабыз. = Кайсы көнне олы бер бөтен ипи дә күтәрәбез. Анысы атнага бер тап- £ кыр бирелә. Ашнын ите, тәме була идеме, хәтерләмим, әмма буткасы ~ бик истә калган. Ул бик кызыктыргыч сап-сары төстә һәм бик тәмле- дер сыман тоелган кукуруз буткасы иде. Борчагыннан түгел, көрпә f сыман итеп ярдырылган ярмасыннан пешерелгән бутка. Безнең як < кешесе күргәң-ишеткән аш булмагач, каян килгән, кем кигергән,— * анысын да белми идек. Шул аш белән бутканы. көн саен бер тапкыр z сәке түренә утырып, Гаяз белән икәүләп ашыйбыз. Баштарак бик кы- £ зыктырган сары бутка тора-бара бик тиз туйдырып җибәрде безне, * соңыннан инде күрәсе дә килми башлады. «Үрдәк мае»нда пешкән 1 ф борчак буткасы шикелле тамакка утыра иде ул. Моны «сиротски аш» ь дип йөрттеләр авылда. Безнең шикелле ятимнәргә, ялгыз карт-карчык- > ларга һәм ачыга торган фәкыйрьләргә чыга икән бу. Зурая төшкәч в уйлавымча, бу инде «унберенче елгы ачлык» кышы булгандыр. Минем ® алты тутырып, җиде белән барган чак... а
Гаяз мине мәдрәсәгә алып керде. Мулла йорты каршыда гына икән. Бер катлы кечерәк кенә агач мәдрәсә — ишегалдының бакчага башлаш в почмагына салынган. Укучылар мыжгып тора. Монда да шул ук әлепн, = иман шарты, ясин, әптняк кимерәләр икән. Малайлар мине ят мәчедән о итеп, кыргый күз белән чорнап алдылар. Берхәтле дәшми торганнан 3 соң:
— Каян килгән бу корчаңгы песи баласы? —дип куйды берәве.
Җавап бирүче булмады. Ник дисәң, әле минем урамга да рәтләп чыккан юк иде. белмиләр, күрәсең.
— Әй, песи борын, кайсы авылныкы син? — дип сорады икенчесе. Бар да шаркылдап көлде: «Чыннап та, песн борын, валлаһи, песи борын!» диештеләр. Мондый мыскыллы сорауга җавап бирүне хурлык санап, башны түбән идем дә сабакны ятларга керештем. Тирәмнән һаман китмиләр. Араларыннан тагын берсе, янга ук иелеп, рәтләбрәк сораган булды:
— Әйт әле, парин, атың ничек синең? Шәкерт булып килдеңмени безнең мәдрәсәгә?
— Агым Шәйхелислам,—дидем теләр-теләмәс кенә.
— Шәйхыл икән, Шәйхыл! — дип гөжләштеләр тегеләр һаман китмичә. Ә бусы каршыма ук тезләнде:
— Җырактан килдеңме, парин, Кушторма башыннан гүгелме? Тагын ыржаеп көлешү.
— Җук, «Кандырмый тау» астыннан килгән ул!—дип кычкырды тагын берсе.
Минем мәдрәсәгә килеп керү бу юньсез малайлар өчен гел бәйрәм булып китте. Ә мин. үземчә, изге ният белән сөенеп килгән идем: шәкерт булам, янәсе. Булырсың монда шәкерт! Бөтенләй күңел төште, монда бер дә башка авыл малайлары килеп укымый икән. Шуңар, ахры, урман киеге иттеләр мине.
— Бер дә Кайдырмый тау астыннан түгел, андый авылны ишеткәнем дә юк. Тулбайдан килдем мин,—дидем еларга җитешеп.
* «Үрдәк мае» — су.
— Ә-ә, чумар буры икән бу, чумар буры! — дип кычкырышты теге башкисәр малайлар.— Чумар буры бу!..
Менәтерә, әле генә «песи борын» идем, хәзер «чумар буры»на әйләндем. Бер көн эчендә ике кушамат! Мәдрәсәнең болай каршылавы миңа бик авыр булды. Бөтенесе чит-ят дөнья, бөтенесе миңа дошман, бөтенесе мине тотып ашарга тора сыман тоелды. Таяныр кешем дә юк, бер ялгызым. Гаязга әйтсәм дә, белмим, яклармы ул мине? Кем мин аңа? Ул бит алай бик үлеп тормый минем өчен... Боегып почмакка постым. Шәкерт булу шулай кыен микәнни соң?.. «Чумар буры»ның нәрсә икәнен кич кайткач Гаяздан сөйләтеп белдем.— Кайсыдыр бер кышны безнең авыл саилчесе Югары Тәкәнештә соранып йөргәндә, кемнеңдер өйалдыннан чумарын урлап чыккан, имеш. Аны тотканнар, авылын әйттергәннәр. «Тулбайныкы» дигән, имеш. Шуннан бирле бу авыл безнең Тулбайларны «чумар буры» дип йөртә икән. Сәер инде мескен безнең авыл. Бер дә аның яхшы атын ишетеп булмый, гел яманатын гына чыгаралар. Үскәчрәк белдем, анын әле бурлык ягыннан тагын бер «даны» бар икән: Тулбайның ниндидер Сәйфеттин дигән кешесе Тавиле базарында чыбыркы урлап тотылган, имеш. Гади ат чыбыркысы. «Ник урладың, атың юк ич синең!» дигәннәр. «Чыбыркысы бик шәп. Аты булыр аның, ә мондый чыбыркыны каян табарсың?» дип әйткән ди бу.
Шуннан бөтен тирә-якка «чыбыркы..» дигән исем таралган. Сонын- нан Себердә, Донбасста йөргәндә дә күзне ачыр.мыйлар иде шуның белән...
Чит мәдрәсә тормышына ияләшү, чит малайлар белән аралашу бик кыен була икән ул. Дөрес, күбесенең исемен дә, кем малае икәнен дә, өйләренең кай тирәдә булуын да беләм мин хәзер, тик барыбер үз булып китә алмыйм, алар мине кырыйсытудан һаман туктамыйлар. Урамга чыксам — бәргәләп кайтаралар, чана шуарга төшсәм — юри карга батыралар, әллә ничә төрле капкынны корып кына торалар. Ә бер көнне мәдрәсәдә минем янга тып-тын гына Медерәй малае килеп утырды. Шундый юаш кына, шундый дусларча ягымлы итеп кенә елмая ул. Мин бөтенләй эреп киттем, үзем дә аңа елмая, дуслык белгертә башладым. «Кара әле, ни төрле әйбәт малай да бар икән монда!» дип сокланам. Күңелнең нәкъ шул нечкәргән чагында, нәкъ шул рәхәт һәм мөлдерәмә бәхетле минутында, һич тә сиздермәстән, минем ботны кинәт борып чеметте дә йөзендәге шул матур көлемсерәвең әз генә дә сүндермичә, яхшы-яман бер сүз әйтмичә китеп тә барды бу. Уйга килмәстәй мондый хәлдән бик ачы итеп чырыйлап, кычкырып елап җибәрдем. Анын шул хәтле юхаларча шома гына янга килеп, ышандырып алуы, мин аңа җанымны бирерлек булып торганда, шундый явызлык эшләве — бот авыртудан да каты әрнетте, йөрәкне яралагандай итте, бик тә кимсетте мине. Дөньяда мондый малайлар да була торгандыр дип белми идем әле мин. Ачык дошманга караганда, астыртын дошман, ай-яй, хәтәр була икән! Соңыннан да мина мондый «дуслар» шактый очрады. Тик барыбер алдан белә алмадым, барыбер шулай көтмәгәндә чагып киттеләр...
Елыйм, җан-тән белән әрнеп, үкси-үкси, туктый алмый елыйм. Күрәсең, сабыр савытлары тәмам мөлдерәгән минем. Монда килгәннән бирле жыелган сагышлар, юксынулар, кимсенүләрнең ташып түгелер чагы җиткән. Яшь аралаш бөтен дөнья караңгы, бөтен нәрсә шыксыз, бар да усал, бар да җәберче булып күренә хәзер. Минем янга малайлар җыелды. Безгә сабак бирүче Нәкыйп хәзрәтнең Шәкүр исемле олы малае хәлфә булып калган иде — ул да килде.
— Кем тиде, ник тиде? — дип сорады ул.
— Әнә, Медерәй малае, тәк дерәгә килде дәген чеметте-е,—дидем мин, елаудан һаман туктый алмыйча тотлыга-тотлыга.
Бөтен мәдрәсә шаркылдап көләргә тотынды: <Тәк дерә!»— <Тәк дерәгә килде дәген чеметте!» дип такмаклый башлады алар. Мин тагын көлкегә калдым, тагын бер кушаматлы булдым. Ник дисәң, бу сүз нәкъ Тулбайча булып чыккан иде, ә мондагы малайлар «де» белән сөйләшмиләр, «дәген»не дә әйтмиләр бугай...
Карлыгачым, кая очтың... “
Бу мәдрәсәдә язга хәтле ничек укыганмын, нинди сабаклар өйрән- $ гәнмен — белмим. Минем үзәк өзгеч булып тоелган шушы вакыйгадан G башка һичбер якты истәлек калмаган...
Кызлар бу авылда да мулла өенә йөриләр иде, хәер, кая йөрсеннәр u инде алар, кызлар мәдрәсәсе кайда бар икән ул?.. Тәтәбаннын ике олы кызы бик укымышлы, хәтта кыз башлары белән сәлам хаты да яза ♦ беләләр иде. Түтәй шуларга ияреп йөрде сабакка быел. Ул да коръәнгә а, төште инде, тегеләрдән күрмәкче язу да яза башлаган. Кайбер читен * сүзләрне ничек язарга икәнен мина да өйрәткәли. Ә минем күнел үсми. * Мәдрәсәгә дә этен-төртен генә йөрим, кызыгы юк, гел ялгыз сизәм < үземне. Үзебезнен өйдән чыгып киткәннән бирле һаман боегып йөрсәм s дә, элекке елаулар онытылып бара иде инде Мәдрәсәдә әнә шул елавым беренче тапкыр булды. Анда да көлкегә генә калдым. Шуннан * бирле күз яше күрсәтмим, кем ишетсен монда синен зарынны, кем к юатсын?.. Шундый чакларда үз анам булмавы һаман үзәкне өзә бара. ™ Мин инде «үлү» дигән сүзне, әнәйнен кабат беркайчан да әйләнеп а кайтмаячагын ачыграк төшенә башладым һәм аның каршында гаебем
* бар шикелле оялу көннәр буена тынгы бирми мина хәзер...
Яз да бу Югары Төкәнештә әллә нинди бик монлы булып килә икән. Дәүабайларның капка төбендә биек карт каен бар. анын бер ботагында сыерчык оясы бар. Шул каен башына җыелган бу яз кошлары шундый матур итеп, шундый өздереп, әллә пичәмә төрле тавышлар чыгарып, хәтта ерак күк түбәсеннән узып бара торган кыр казлары кый-гаклашкандай итеп көн буена сайрашалар, мин көн буе шул каен төбеннән кермим. Шунда гына рәхәт мина, күңел әллә нишли, күз төбенә кунган яшьләрне көчлн-көчли эчкә куам, уйда онытылам. Шул бәләкәй генә сабый башның да уйга калыр көннәре булыр икән...
Аяк асты кипшереп, җир өсләре яшәргәч, шомыртлар чәчәк аткач, түтәй белән үзебезнең авылга кунакка киттек. Шамил бәләкәй, «Мин дә барам!» дип еласа да, өч яшьлек малайны алты чакрым җиргә күтәреп тә, җәяүләп тә алып барып булмый шул. Түбән Тәкәнештән узганда Нәфисәттәйләргә кердек, түтәй аларнын йортын белә икән. Аның ире Зыяттин җизни дә бик ачык йөзле, бик ару кеше булып чыкты. Алар безне клиндер белән чәй эчертеп, кулыбызга да берәрне тоттырып, капка төпләреннән озатып калдылар.
— И гөлкәйләрем, кайтканда тагын керегез, җәме! — диде Нәфп- сәттәй.
Төкәнешнең озын, тузанлы урамын җитәкләшеп узгач, түбән очтагы тыкрыктан уңга борылып. Тулбай юлына чыктык. Моны «Тәкәнеш үре» дип йөртәләр, күп булса — ярты чакрымдыр, без аны тиз менеп җиттек Үрнең нәкъ түбәсендә, ямь-чшел чирәмле балчык өсме өстендә — «зимнәмир баганасы». Монда басу межалары башлана. Шунда килеп җитүгә безнең күзгә үзебезнен яклар ачылып китте ин элек түбәнгә сузылган юл өстендәге зират күренде. Ул аты бер озынча агач бакчасы шикелле яшеллеккә күмелгән. Аннан ары—ике яктан килеп кушыла торган борма инешләре, яр буйларындагы тал-тирәкләре, яшел бо
лыннары. калку җирдәге мәчет манарасы, салам түбәләре һәм аргы яктагы биек таулары белән Тулбай күренде. Туган авыл Тулбай! Киткәнебезгә ярты гына ел тулып узса да, без нихәтле сагынганбыз аны! Нинди икән хәзер аның урамнары!..
— Энекәебез исән булса, әллә кайларга китеп тә йөрмәгән булыры- ек..— дип куйды түтәй, нәкъ мин уйлаганча.
Багана төбендә әз генә утырдык та, җитәкләшеп, Тәкәнеш үреннән төшә башладык. Күзләр тагын зиратка текәлде, күңел дә шунда иде. Түтәй үзенчә монлы тавыш белән әкрен генә җырлап җибәрде:
— Карлыгачым, кая очтын. Канатыңны талдырып шул. Энекәем, кая киттең Безне жангыз калдырып?-
Мин дә кушылдым. Бу җыруны беләм, безнең аны инде югары Тәкәнештә дә’ җырлаганыбыз бар иде. Тагын бүтән җырулар ла суздык. Зиратка килеп җиткәндә генә тукталдык. Аның янында инде җырларга ярамый, анда әнәй ята. Җырлап килгәнне яратмас. Әрвахлар янында җырласаң — язык була дип тә әйтәләр.
Без әнәйгә дога кылмакчы булдык, ә каберен белми идек. Шуңа күрә зират киртәсе буеннан күзәтә килеп, артык эчкәредә булмаган яңарак бер кабергә тукталдык. Дәүабай да шулайрак өйрәтеп җибәргән иде, ул бит үзе күмешкән кеше. Шул кабер турына, киртә буендагы яшел чирәмгә тезләндек тә, колһуалла белән аятелкөрси укып, бик ихлас күңелдән дога кылдык. «Газиз әнкәебез оҗмахның түрендә булсыные!» дип теләк теләдек.
Аннары, хәсрәтле генә кузгалып, бу тирәгә чәчелгән арпа-бодайлар арасыннан тар гына юл буйлап авылга юнәлдек. Без анда Мөбарәкша абыйларга барып төштек. Ул әтәйнен олы абыйсы Бөтен туганнары • арасында ин якын иткәне — шул. Мөбарәкша абый белән Олы җиңгинең жиде баласы бар. Урам буена каратып салынган искерәк кенә бердәнбер ейнен эче, корт тулы умарта шикелле, гөжләп тора. Безнең анда барып керү берәүне дә тарсындырмады, «иш янына куш» кына булдык. Бәләкәйрәк кенә буйлы, чибәр генә йөзле Олы җиңги хәлләребезне сораштырды. Әнәй белән алар Пазый бабай йортында ун ел бергә килен хезмәте иткәннәр, бик тату яшәгәннәр, хәтта дус булганнар. Әнәй авырткан чакларда да Олы җиңги гел килә иде безгә, прән- ник-жимеш шикелле күчтәнәчләр дә кыстырган була, әнәй белән озаклап. тәмләп чәй эчәләр, сөйләшеп сүзләре бетми, кич кенә кайтып китә торган иде ул бездән. Менә хәзер дә үз балалары шикелле якын итеп каршылады ул безне, андагы тормышыбызны җентекләп сораштыра башлады. Аның барын да беләсе килә: өс-башыбыз умырылып I йөрмиме, тамак аралау, кагу-сугу юкмы, Чибәр абыстай дигән җиңгәбез ничегрәк, каты холыклы түгелме? Турыдан-туры туган булмагач, чит бала итеп карамыймы безне?., һәм тагын әллә ниләр беләсе килә анын. Бездән зарлы сүз ишетмәсә дә, анда яшәвебезне бик үк хуплап бетерми.
— Әллә пәстәгә шулай жырак алып китәсе иттеләр. Шушында үзебездә дә сыярыегыз әле,— дип куя. Аннары түтәйне мактый башлый: — Бик үскәнең, Хөршитбану,— ди.— Гел әниен шикелле зифа буйлы, төскз- биткә дә анын күгүк чибәр булып киләсең,—ди. Бу сүзләрнең барысын да чынлап әйтә ул, рыядан гына сөйләшә белми, анын күңеле шундый кин. шундый әйбәт икәнен хәтта мин дә аңлыйм.
Без аларда бер атна кунак булдык. Олы җиңгинең безнең тирә яшьтәге балалары белән туйганчы уйнадык, бөтен болыннарны, чишмә башларын, инеш буйларын гиздек, күзләр күгәргәнче су керендек. Бүтән туган-тумача, Мактый бабай, күрше-күләннәр дә кунак итте
безне. Барына да йөреп чыктык, шуннан сон гына Югары Тәкәнешкә кайтып киттек.
Аннары, берәр ай узгач микән, уракка төштеләр. Авылның кояш чыккан ягында биек тау, шул тау өстендә басу. Чибәр абыстай Гаяз белән мине шул басуга алып менде. Гаяз инде урак ура, ә мин тота да белмим әле, Чибәр абыстайның бәләкәй арбадагы баласын гына ф карыйм. Аяз көндәге эссе басуда ул бала киндер жәймә корылган ка- с бык арба эчендә пешеп ята, гел еларга гына тора. Аны әрле-бнрле тә- < гәрәтеп тирбәткәндә, арбасын тартып йөргәндә ялан тәпигә арыш ка- < мылы кадала, картаеп каткан кәжә сакалы төпләре, билчән белән шай- “ тан таяклары тубык-балтырларны тырный. Басуда бала карау бер дә £ рәхәт түгел икән. Шулай да ул баланын йоклап киткән чагы, я булма- < са, әнисе имезгән чагы да була. Анда инде Гаяз да урагын сосланга £ кадый. Ул мине якындагы «утбал»ларга алып китә. Шул чокырлардан 2 кайчандыр, әби патша заманасында диме шунда, бакыр чыгарганнар, з имеш. Аның әйтүенчә, моннан хәзер дә әле чын бакыр ташы табып < була икән. Күкле-яшелле тутык белән капланган вак ташлар ара- ф сыннан «чын бакыр» эзләргә тотынабыз. Ул ансат кына табылмый икән, вакыт та житми кала. Гаязга урак урырга кушалар, ә миңа бала £ тирбәтергә кирәк була... х
Икенче тапкыр эзләнүебездә, куе үлән каплаган «утбал» чокыры = кырыеннан шундый ире булып, бүртеп пешкән жир җиләге килеп * чыга — әйтерсең кып-кызыл кикрикле әтәч башы!
— Җиләк! Җиләк! —дип кычкыра Гаяз Икебез дә чокырга ташла- х пабыз. Мондый җиләкләр күбрәк очраса, бакыры табылмаса да сүзе- * без юк безнең.
Арыш урагы бетте, сабанг? төшмәделәр әле — яшел ди. Мин дә Э басуда бала караудан котылып торам. Шул көннәрнең берендә авылга «сәмәхут» килде. Ул чакта велосипед дигән сүз булгандырмы, белмим. Бу сәмәхутка кем атланып килгәндер, анысына да ис китмәде, безнең күзләр машинаның үзендә иле. Бөтен жире көмештән койган шикелле ялк-йолк итеп тора! Тәгәрмәч чыбыкларына хәтле шундый. Чынлап та, көмештер ул! Атланып килгән кешесе туктап тормады, без уйнаган мәчет урамыннан узып кына китте. Бөтен малай аның артыннан чапты, берәү дә куып житә алмады, ай-яй, кызу йөрн икән! Ул чаттан борылып күздән югалды. Без сәмәхутны төштә күргәндәй генә сокланып һәм кешесенең ничек егылмавына гаҗәпләнеп калдык.
Сабан урагына төштеләр, мин тагын бәләкәй арба тирәсендә. Җәйнең калган ягы ничек узгандыр, бер кызыклы нәрсә дә хәтердә калмаган Әтәй һаман кайтмый да катмый. Әллә ул әнәйнең үлгәнен, ә безнең башка авылда торганны ишетмәде микән? Аннан хат-хәбәр киләме, акча фәлән җибәрәме — анысын да белмим, түтәйнең дә бу хакта бер сүз әйткәне юк...
Үз куышың, үз тормышың...
Ә көз көне без үзебезнең авылга, шул әлеге Мөбарәкша абыйлар йортына кайттык. Бу эш ничек эшләнгәндер, агай-энеләр үзара ничек сөйләшенгәндер, без бала-чага берни белмәдек Югары Тәкәнешкә дә ияләнеп җиткән идек инде, монда кайту ла начар булмады. Бер өй эчендә безнең белән ун бала хәзер. Иң олы дигәннәре дә унбиш-унал- ты тирәсендә: шау-гөр килеп ятабыз Без, малайлар, барыбыз бергә җыелып, өйалдыңдагы чоланда йоклыйбыз, кызлар өйнен кече ягына тезелешә. Бер сугышып-талашып, елашып йөргәнне хәтерләмим. Шулай
да кыш җитеп, барыбыз да өйгә кергәч, дөньялар тараебрак китте. Мич башына идәнгә дә тәгәри башладык, ә идәндә бәкәйләр белән бозауга да урын кирәк бит әле. Озакламый абыйның олы кызы Галият* тәй белән Хөршит түтәй үзебезнең өйне җылытты. Таш стеналарын агартып, идәннәрен юып чыгардылар. Олы малай Хөснулла абый белән Мәхмүт абый утын китереп турап өйделәр, салам, печән китерделәр. Сарыкларны да абзарга кайтарып ятык. Безнен бер имана чәчелгән арыш җире Мөбарәкшә абыйда калган иде, сабанны да ул чәчеп, җыеп алган. Әтәй белән шулай килешкәннәрдер инде.
Монда күчкәч, дөньялар бөтенләй иркенәеп китте. Безгә иптәшкә Галияттәй белән Муллаәхмәт, я Мәхмүт килеп куна. Ә кайсы кичләрдә күрше Ләүхия җиңги кызы Мәлүфәттәй, каршы яктагы күршедән Минзифа белән Мәгьрүфәттәй дә керә. Алар кич буе җырлый-җырлый орчык эрлиләр.
Төн урталары җиткәч, олы як белән кече якны тутырып йокларга ятабыз. Таңга хәтле әкият сөйләүләр китә:
— Барые ди, югые ди, ачие ди, тугые ди...
Күрше кызлары өчесе дә әкият сөйләүне бик ярата. «Бармак буе малай», «Кыл муен белән Курай бот», «Тугыз Тукылдык белән бер Ми- мылтык», «Таз малай белән корчаңгы тай», «Алты аяклы айгыр», тагын әллә нинди әкиятләрне тыңлаганда, эч катып көлә-көлә җаннар чыга. Әмма болар арасында иң остасы, ин тәмле итеп, гыйбрәтле итеп сөйләүчесе Мәгърифәттәй иде. Ул ирдән кайткан хатын, Мактый бабайның олы малае Хәлиулла абыйга чыккан булган. Ә Хәлиулла абый озак та тормыйча читкә киткән дә никтер кайтмаган (моның сәбәбен Мәгьрүфәттәйдән сорарга бер чакта да кыюлык җитмәде минем). Кө- теп-көтеп тә күзгә-башка күренмәгәч, Мәгьрүфәттәй үз өйләренә кайткан. (Алга сикереп булса да шуны әйтәсе килә: ул гомер буе ирсез хатын булып яшәде, авыл арасында бер генә яманаты да чыкмады. Телгә усалрак булса да, яхшы күңелле, ихтирамлы хатын булып гомер кичте.) (
Менә шул Мәгърүфәттэйнең «җан Таһир белән җан Зөһрә» хикәятен бик матур, бик нечкә сүзләр белән бизәкләп сөйләвен тыңлаганда, без малайлар да эреп китәбез. «Үги кыз», «Сатылган кыз» әкиятләрен сөйли башласа, кызлар гел «балавыз сыгып» яга. Ә инде бер матур кызны урлап киткән җиде башлы дию пәрие көчлелеге белән бөтен диюләрне, хәтта гыйфрит җеннәрен дә җиңеп торса да, аның башын берәм-берәм кисеп төшерә торган көтүче Хәйдерүш әкиятен без кат-кат сөйләтә идек, тыңлаган саен сокланып туя алмыйбыз. Мәгьрү- фәттәйнең әкиятләре өч төи-өч көн сөйләсә да бетә торган түгел, каян шул хәтле күп итеп өйрәнгәндер ул аларны! Шушы матур әкиятләре өчен мин ана бик нык ияләшеп китте-■ хәтта янына ук ятып тыңлый башладым. Ул мине кочаклап, аркамнан сөеп йоклата иде.
Шулай итеп, бу кыш безнең бик матур узды Көндезләрен сабакка йөрим, безнең авылда хәзер мәдрәсә бар, аны кыш кергәндә генә салып өлгерттеләр, өйалдысы әле эшләнеп тә бетмәгән, урамнан кар ерып килгән килеш туп-туры мәдрәсә эченә керәсең. Без, малайлар, шунда укыйбыз. Башкалар кунып-төнеп тә яталар, мине түтәй җибәрми. Ул да укуын ташламады әле, элекке шикелле үк абыстай өенә йөри, Коръән укый, язуны да шатырдатып яза! Бөтен өй эше дә аның кулында. Әнәй шикелле карый ул безне.
Мин дә гел юкка чыккан малай түгел бугай, ахры: «Шәйхелислам Фәрхулла угылы Фазлытдинов» дип яза да беләм, укуны да су күк эчәргә исәп бар, өйдә түтәйгә дә булышам: чыра теләм, бәкәйләргә печән алып керәм, көл түгәргә чыгам, утый кертеп бирәм — миннән дә күп эшләгән кеше юк! Аннары, кушкан чакта, түтәйнең башын да карыйм әле. Аның кара куе бөдрә чәчләрен бик яратам мин. Яулыгын
салып шул калын чәчләрен иннәренә төшерсә. Мәгърүфәттәй әкиятләрендәге патша кызларына охшап киткәндәй була. Ә ул тарап үрә алмыйча интегә шул чәчләрен:
— Тәрәшле тарагы кирәк моңар, шунсыз берни дә эшләп булмый,— ди.
Шамил дә бик әйбәт, бик акыллы малай булып үсеп килә, бер дә ♦ көйсезләнми, үзе урамга чыгып уйный ала хәзер. Без, <өч бәбкә», шу- = лай кыш уздырып маташканда, язга табарак бугай, бик зур шатлы- £ гыбыз булды: әтәйнен үзебегә атап язган хаты белән бүләкләре килде. 5 Дусай кешесе артыннан жибәргән, шул кеше үзе китереп китте. Башта < әтәйнен хатын укыдык. Өчебезгә дә чук-чук сәламнәр язып, жәйгә - таба үзем дә кайтмакчы булып торам, ходай кушса, дип язган иде ул. < Аннары төргәкне сүтәргә тотындык. Күчтәнәчләре: чәй-шикәр белән > кузаклы җимеш, өстәвенә бик матур калай савытта лампасын да бар. s Бүләкләре: Шамил белән мина күлмәк-ыштанлык, кара хәтфә түбәтәй: - башка кигәч, текмә-тек сыланып кына тора, каян шул хәтле белеп ал- < ган! Ә түтәйгә шәмәхә атлас күлмәк жибәргән. Ул шундый матур: ♦ елык-елык уйнап, төсен үзгәртеп торуы белән күзләрнең явын ала! ь Әллә ничә бала итәкле, бала итәк саен кырыйларына яшькелт ука * кәйтән тотылган, ә кәйтән өстенә көмештәй ялтырап торган вак кына “ балык тәңкәләре тезелгән. Җин очлары бөрмәле-каптырмалы. җилкә < өсләрендә дә шундый ук кәйтәнле бала итәк. Барыннан да бигрәк, бу a күлмәкнең тагын бер искиткеч яңалыгы бзр: аның изүе артта!
— Әтекәйләрем, башым әйләнә! — дип кычкырды түтәй куаны- ~
чыннан. Е
Бу атлас күлмәк үзе дә, тәңкәле-кәйтәнле кат-кат бала итәкләре ® дә. арттан каптырмалы якасы да — безнең төшкә дә кергән нәрсәләр түгел, авылда да юк!
Түтәй аны курка-курка гына киеп карады, якасын каптыра алмый җелеге кипте, аптырагач, миңа төймәләтте. Аннары көзгедән карады, ә көзге кисәге бәләкәй. Шуннан ул мине көзге итте: «Ылан, карале, ничегрәк?»—дип сорады.
— И түтәй,—дидем мин-көзге — койган да кунган инде! Шул хәтле килешә, шундый матурайта сине, безнең авылда сиңа тиң бер кыз да юк хәзер. Белмим, башка авыллардан да табылыр микән әле!..
Бер дә арттырып әйтмим, мин нәкъ шундый озын сүзләр белән мактадым аны һәм чын күңелдән мактадым Моңарчы иске-москы эчендә ничектер бер-берсбезне күрми дә идек. Өскә-башка юньле кием эләккәч, без дә күзгә чалынырлык икәнбез ләбаса! Түтәй, билгеле, минем мактауга ышанмады: — Ә-ә-й, лыкылтык! — дип кул гына селтәде. Шуннан ул Мөбарәкша абыйларга чыгып йөгерде Аларга хат укытып, күлмәк котлатып кайтты. Кайтышлый иптәш кызлары Мәсрурә белән Мәлүфәгә дә кагылып, күлмәк күрсәткән. Олы җиңги ана ярты каз биреп жибәргән, Шәмснямалттәй бер бәләкәй таш савыт бал тоттыр-ган. Ләүхия җиңги бер тәлинкә коймак күтәрткән Кайту белән казны казанга тыкты Кичкә таба түтәйнең шул иптәш кызлары, минем иптәш малайлар Һади белән Гыйльми керде, абыйның кызлары Галият- тәй белән Шәмсенур килде. Безнең өй эче кеше белән тулды. Казан тулы аш пеште, каз нте белән кесәллек токмачы! Ул көнне көн буе, кич буе безнең өйдә бәйрәм булды.
Башта ук әйтергә онытканмын икәи — хәзер әйтим: без үз өебезгә кайтып тора башлагач, Мактый бабай тагын безне кайгыртырга кереште. Порттагы ир-ат эше гел аның кулында. Безнең көч җитми торган ботаклы утыннарны, элекке шикелле үк гых-гых итеп, ул ярып бирә, абзардагы тиресне бакчага чыгара. Бураннан соң күмелгән ишегалдын, капка төпләрен көрәргә Габдулла абыйны кертә, аның белән мин дә
көрәгән булам. Каравыл чираты житкәндә, безнен өчен «дудур»' то« рырга Сибгат абыйны чыгара, чәчләрне гел үзе ала. Бүген дә ул. безгә бүләкләр килүен ишеткәч, Шамил белән мине үзе алып чыгып китте. _
— Әйдәгез әле, егетләр, чәчләрегезне кырып ташлыйк,— диде.— Мондый матур яңа түбәтәй белән иске чәч килешмәс.
Үзе ясаган киң чалгы пәкене янавыч шикелле кытыршыланып беткән олы уч төбендә янап җибәргәндә саф корыч чыңы яңгырап чыга. Аннары су белән сабынлаган чәчне шытыр-шытыр китереп кыра башлый. Нәкъ лепкәгә җиткәч, без бөгелеп төшәбез. Башның иң авырткан җире — шул.
— Әй. әй.— ди Мактый бабай,— нәрсә карыйсың аннан — сәке астыннан? Сак бул, борныңны каз чукып алмасын!
Елар хәлгә җитсәң дә, көлеп җибәрәсең. Мин чыдагач, Шамил дә чыдарга тырыша.
— Бу баш түбәгез белән җәй буе ком сукаладыгыз мәллә? —ди бабай — Тутагызга әйтегез, чыра пычагы белән кырып юсын башыгызны, шунсыз бетәрлек түгел.
Без тагын көлешәбез. Рәхәт шул бабай янында булу. Ул безнең муеннарга тулган чәчне тазартып, маңгай, колакларны сөрткәләде дә чыгарып җибәрде. Ә иртәгесен кичке якта, бик чибәр итеп, бик нык итеп ясаган чабата кертте түтәйгә. Яна күлмәк белән кияргә инде ул!..
Узган гомер уза. Инде җәй башы да җитеп килә. Әтәйне без күптәннән бирле сагынып көтәбез, кайтыр микән ул, «җәй башларына...» дигән сүзен онытмас микән?..
Безнең әтәй кыз урлый
Онытмаган. Кайтты. Сөенечләр шул хәтле зур булса да, без тиз генә әтәйгә җан-тән белән ялганып китә алмадык. Ниндидер гаепле балалар сыман курка, тартына идек без аннан. Ә Шамилнең, аң керә башлагач, беренче тапкыр күрүе әле аны, чынлап торып таный да алмый. Бишектән үк керә башлый торган үзлек, якынлык тойгысы уянмаган, без әйткәнгә генә әтәй дип аңлый. Түтәй унөч яшь белән бара хәзер, олы кыз санала: ул да йомыкый, сөйләшә алмый әтәй белән рәхәтләнеп.
Ә сөйләшергә, үзләшергә бик кирәк, югыйсә. Әнәй юклыгы һаман саен ныграк сизелә барганлыктан, безнең дә сагыш савытлары бик тулган, аның да эче буш түгелдер. Кайтуының икенче көнендә үк җомгадан соң зиратка китте. Ул анда бик озак торып, салпы күңел, моңлы төс белән кайтып керде. Шунда безгә өчебезгә дә аңа килеп сыенырга, кочагына керергә, әнәй турында сөйләшергә, сагынуларыбызны әйтергә кирәк иде. Юк шул, булмады, беребезнең дә кыюлык җитмәде. Ике арадагы күренми торган киртә шул көйгә кала бирде...
Аннары без аш уздырдык. Аны Олы җиңги белән Галияттәй дә әзерләште. Үзебезнең агай-эне килде. Күрше-күләннәрдән Мактый бабай, Әхсән абзый, Шәйдулла абзый керде. Югары Тәкәнештән Дәү- абай белән Тәтәбайны да чакырып китердек. Безне караусыз-ярдәмсез калдырмаулары өчен әтәй аларның барысына да бик күп рәхмәтләр әйтте.
— Яхшылык утка янмас, суга батмас, аллаһы теләсә, мин дә онытмам бу изгелекләрегезне, — диде. Бу көн безнең өчен бик шәп бәйрәм
1 Дудур — дозор дигән сүздән халыклашкан.
булды Ә бәлеш төпләре, чәй токмачлары тагын бүтән тәмле ашлар белән сыйлану өч-дүрт көнгә хәтле барды.
Берничә көннән сон әтәй йорт эшләрен карарга тотынды. Ничектер матча сыгыла башлаган икән безнең. Кече як кырыйгарак имән багана утыртып, ул аны терәтеп куйды. Аннары өй стеналарының иңен, буен, биеклеген үлчәп алды. Ул таш стеналар жәен-кышын тирләп-су- ♦ ланып тора иде безнең. Агартсаң да икенче көнне үк буй-буй булып = агып төшә. Каяндыр алып кайтып шомарткан такта белән шул стена- < ларны каплап чыкты. Хәзер безнең өй эче бөтенләй яңарып, яктырып < китте. Моны ул әнәй исән чагында ук шулай эшләгән булса, нинди “ шәп буласы булган икән! Кышлый бәрәңге яткан сәке астындагы сай- * гакларның да кайбере череп төшкән иде, аларны да алыштырды. < Шуннан сон капканы күтәртте, ул җиргә сөйрәлә башлаган иде, сыды- 5 рылып төшкән такта коймаларны да рәтләде. Түтәй белән миннән ише- 2 галдын себертте. Ире мал-туар йөрмәгәнгә күрә, аны ямь-яшел йомшак з чирәм баскан. Чүбе барлыгы күренми дә, себергәч ул да ямьләнеп < китте, бөтен йорт-җиргә җан кергәндәй булды. Ф
Бу эшләре беткәч, әтәй ике тырма ясады, түтәйгә дигәненә әллә нинди буяулы бизәкләр дә төшергән иде. Өй чормасыннан чүпрәккә тө- £ релгән чалгы алып төшеп, аны да чүкеп, саплап куйды. Озакламый = печән өсте җитәчәге үзеннән-үзе билгеле иде.
Бар да шулай үз җае белән, әйбәт кенә барган чакта безнен ко- * лакка яңа сүзләр ишетелә башлады. Күрше-күләнгә керсәк тә, Мө- л барәкша абыйларга барсак та шуны кузгаталар. =
— Бер әйбәт кенә яшь ана кирәк инде, ылан. сезгә,— ди Ләүхия * җиңги.— Атагызны өйләндерегез, үзен дә, сезне дә карар кеше кирәк бит. о
Олы җиңги дә шуны ук кабатлый. 3
' — Әниегезнең гомере булмады инде мескенкәемнең,— ди — Шун
дый да әйбәт, шундый да якын дустым иде — ун ел бергә килен хезмәте итеп, ичмаса, әз генә үпкәгә~дә килешмәдек... Каян гына табарга сон сезгә шул үз анагыз шикелле алтын бер кешене!.
Бу яңа сүз, көтелмәгәнчәрәк булса да, безнең күңелдә дошманлык тудырмады. Түтәй белән без аны шулай кирәк дип кабул иттек. Өч яшьлек Шамил әле моны ан тарлык түгел иде. Әтәйнен үзе белән дә олылар бу хакта, әлбәттә, сөйләткәннәрдер. Аның шундый ният белән йөрүе озакламый мина да мәгълүм булды.
Печән өләштеләр. Әтәй мин торганчы ук иртәнге чык белән печән чабарга китә. Төшке чәйдән сон печән кабартырга түтәйне дә алып бара. Шамил белән без каз көтәбез. Кичен болыннан кайтып, ашап- эчкәч, әтәй өс-башын алыштыра да караңгы төшеп килгәндә тагын чыгып китә. Өченче тапкырында түтәйдән сорадым.
— Әтәй кая бара ул төнгә каршы?..
Түтәй мона көлемсерәп җапап бирде:
— Яшь әнәй күлләп йөри ул безгә,— днде.
— Яшь әнәй?.. Кем соң ул?..
Түтәй болай дип аңлатты: арыякның югары очындагы түбән урамда торучы Гөлфаннттәйләргә Шәмәктән Шәмсебану атлы сеңелесс кунакка килгән. Кемнәрдер әтәйгә шул кызны димлиләр, имеш. Бяк әйбәт, бик уңган кыз ди, эшкә дә бик тырыш, кул һөнәренә дә бнк оста ли. Әтәй әнә шул кызны читтән генә булса ла күрергә, холкын-фигы- лен белергә тырышып йөри икән Билгеле, егет кеше булмагач, түп- туры кызның үзен күреп сөйләшү мөмкин түгел янде яна. Шуңа күрә, әләм күзенә чалынудан бик сагаеп, су буе сукмакларыннан гына әйләнеп килеп, лапас почмагына посып кына, өйалды тактасы ярыгын-
1 Ч a ft токмачы — кош теле.
HOW күзәтә икән. Тегеләр өйалдына ут яндырып кичке чәй эчкәндә, кызның төс-битен, килеш-килбәтен күреп кала, имеш.
Түтәй боларны каян белеп бетергәндер,— әтәй үзе сөйләгәнме, Олы җиңги-фәлән тишкәнме,— мин нихәтле сорасам да, әйтмәде. «Анысы сина кирәк түгел», дип кенә куйды, кешегә әйтмәскә кушты. Шулай итеп, мин дә хәзер сер саклаучы булып киттем, Шамилгә дә әйтмәдем. Хәер, нәрсә аңлый соң әле ул! Ә үзем бу хәлләргә бик сәерсенеп йөри башладым.
Печәнне бетереп, арыш урагына төштеләр. Бер кичне әтәй кәефе бик кырылып, төсе-чырае бозылып кайтып керде. Ул өстенә читтән кайткан яңа киемнәрен кигән, башында яңа түбәтәй, аягында читек-кәвеш иде. Без инде Шамил белән болай да йокларга җыенып маташа идек, әтәй- нең мондый чыраен күргәч, шып булып, тиз генә кече як сәкесенә үрмәләдек тә иске толып астына чумдык.
— һи, алланың бар иткере, томаланган нәрсә... Шул аңгыра бәрән белән йөргәч ни...— дип сукранган тавышы ишетелде аның. Әллә түтәйне ачулана микән дип, колакларны торгыздым, күзләрне олы як яктысына суздым. Әтәй ян сәкегә утырган, түтәй аның читеген тарта. Аны тиргәми бугай, нәрсәдер үзалдына зарланган шикелле. Кайнаган сама- варны да эчмәде, өстен чишенде дә түтәй салып биргән түшәккә менеп ягты. Утны сүндереп, түтәй дә безнең янга урнашты. Өй эче тынды. Байтактан соң түтәйгә пышылдадым.
— Әтәй нәрсәгә ачуланган ул?..
— Белмим шул...— диде.
Иртәгесен әтинең ачуы басылган иде. Шулай да ул элеккечә түгел, әллә ничегрәк шунда: кемнәндер оялган шикеллеме, нәрсәдер уйланган шикеллеме — башын түбән салып йөри. Ачылып сөйләшү юк, бик кирәк чакта бер-ике сүз. Шул гына.
Өч-дүрт көн шулай берни аңламый йөргәннән сон түтәйдән сорадым.
— Нишләп әтәйнең балтасы суга төшкән? Нигә шулай күңелсез икән ул?
Түтәй тагып беркөнгечә көлемсерәп куйды. Ул шулай көлемсерәсә— нәрсәдер белә дигән сүз. Миңа караганда дүрт-биш яшькә олы булганга микән, барын да миннән элек белеп өлгерә ул.
Өйдә кеше булмаса да, ярым пышылдап кына әйтә куйды:
— Кыз урларга барган безнең әтәй...
— Кыз урларга? Кит аннан! .
— Барган шул!.. Урлап кына кайта алмаганнар...
Мин, күзләрне тасырайтып, аңа карап каттым. Ул озак назланмыйча сөйләп бирде.
Әтәй, шул Шәмсебану дигән Шәмәк кызын яшертен генә күзләп йөри торгач, ошатып куйган да өйләнмәкче булган. Яучы җибәрсә, бирмәсләр дип курыккан — кыз егерме икедә генә икән, әтәй аннан егерме яшькә зуррак. Олы кешеләрчә итеп үстергән кара мыегы аны тагы да өлкәнрәк итеп күрсәтә. Туйлап алуга расхут күп чыгар дип тә уйлаган булса кирәк. Шуңар күрә тота да урлый, имеш! Ә кызның алдан кылын тартып карау, шундый олы яшьтәге кешегә өч бала өстенә килә- ме-юкмы икәнен белү — уена да кермәде микәнни соң?..
Ярар, шул кичне бу Мөбарәкша абыйларның атын Мәхлис абыйларның тимерхутына җигә дә, янына Хөснулла абыйны утыртып, кеше күзенә чалынмас өчен ындыр артларыннан гына печәнлеккә башлап түбән басуга төшә. Бу юлдан кеше күп йөрми. Ә кунак кызының Гөл- фаниттәй белән шушы түбән буйда урганнарын һәм шушы юлдан барып-кзйтып йөргәннәрен алдан белеп куя. Менә алар кайтып та киләләр Әтәй. Хөснулла абыйга атны борырга кушып, ялт кына сикереп төшә дә, кызны эләктереп, тарантаска таба өстери башлый. Ә Гөл-
фаниттәй, нишләргә белмичә: «Туктале, Пәрхулла кода, бу нишләвең була?» — дип, ике арага ташлана Хөснулла абый мондый кызыктан авыз ерып көләргә тотына. Арбасын тиз генә бора алмый мыштырдаганда, дилбегәсе кулыннан төшә дә ат аягы астына керә Инде әтәй кызны күтәреп килеп, тимерхутка салгач та шул дилбегә әбәгәрләнеп. тиз генә чабып китә алмыйлар — Гөлфаниттәй тәгәрмәч астына керә, _ ә кыз шул арада ничектер арбадан сикерә дә авылга таба йөгерә. < Нишләргә? Менә әләм көлкесе! Кырыктан узган кеше кыз артыннан < юл буйлап ничек йөгерсен? Булмый, алай кыланса, бөтенләй әдәм ху- х рына калачак. Арба астыннан чыгып өлгергән Гөлфаниттәй дә кунак < кызы артыннан йөгерә. Ә болар, атларын гел кире якка чаптырып, карангы төшкәч кенә әллә кайдагы әйләнеч юллардан авылга кайтып £ керәләр. Әтәй юл буе Хөснулла абыйны тиргәп кайта, ә тегесе шырык о шырык көлүдән туктамый Шулай итеп, хәзергә безнен яшь әнәй бул- 3 мый кала... Яхшыгамы бу, ямангамы’ Без әле белмибез. Тнк әтәйнен < бу укышсыз мажарасыннан көлемсерәп кенә утырабыз. Сәер, бик сәер... Без бит әтәй не авылда бер акыллы кеше дип уйлый идек. Ә бу хәлдән соң аны акыллы дип әйтерләр микән? Бот чабып көлә башласалар, шу- °- нык белән күзеңне дә ачырмасалар — нишләрсең? Әле бит, әнә. безнең i дә көләсе килә. Әллә кыз урлау дигән нәрсә акылсызлыкка саналмый х микән ул? Ярый әле, беркемнең дә бу хакта биткә бәреп әйткәне юк. * Күрәсең, бу кәмитнеп уртасында булган кунак кызы да, Гөлфаниттәй = дә эчтән тынганнардыр. Хөснулла абыйга да Олы жнкгн беркемгә әйт- я мәскә кушкандыр. Юкса, анын ерык авызыннан бөтен авылга әллә х кайчан таралган булыр иде инде. Түтәй мине дә «ишетсен колагың!..» “ дип кисәтеп куйды. Аллам сакласын, сөйлимме сон! Малайлар мине гел 3 кимереп бетерәчәк бит аннары
Шулай итеп, бу хәбәр, чынлап та, авылга таралмыйча калды. Без дә, ялгышып кына эшләгәндер ул моны, дигән уйга килдек. Шулай булмыйча ни, безнең әтәй бит ул? Нижитте кеше түгел!
Алма битләр кала бит...
Көн саен таң тишегеннән мине дә, Шамилне лә уятып, әтәйләр уракка китә, без алар белән тамак туйдырып калабыз. Аннары мин Шамилне ияртәм дә Җамалый тау башына юнәләм Тау астыннан ук инеш уза, басмадан чыккач та Шәмәк болыны башлана, нәкъ безнен авылга терәлеп тора диярлек, шул инеш кенә аера! Безнең аумак казлары шунда йөри, комлы балчыкка үскән чыршы үләнен үлеп яраталар Шулай итеп, без башка авыл болынында каз көтәбез. Озак та барасы түгел, шул ук болынга Шәмәкнен басуы тоташып китә, анда сабан ашлыгы. Казлар шунда таба ычкыныр өчен атлыгып кына торалар. Безнең хәзер ала каз, тегесе шикелле үк барыбер зимагур, арканлап куйсаң да бер урында тормый. Ярый әле, мин аның тавышын бер чакрымнан ишетсәм дә танып алып, шунда йөгерәм.
Баштарак минем чыбыркы юк иде. Бөтен малайда бар, миндә юк Нишләргә, юкә каян табарга? Шул тау астына бәләкәй күл ясап, Бәбекәй абзый мунчала салган икән, кичке караңгыда шуны төшерергә туры килде. Алып кайтып лапаска яшергән идем, әтәй барыбер күреп алган. Иртәгесен мин ишегалдына чыгуга, мунчаланы беләк юанлыгы итеп ишеп куйган.
— Каян алдың моны, каты борын? — ди.
Эндәшмим. Нәрсә дисең, мунчала юеш. каян нкәне болай да күренеп тора, үзебезнең күл юк ич. Тиз генә шул беләк юанлыгы мунча- а. «к. У», м 9.
17
ланы тотты да, икенче кулы белән мине эләктереп, арканы сыдырырга тотынды. Бер сукса — зәһәр суга иде ул.
— Бар, күземә күренмә, оятсыз, алган җиреңә илтеп ташла! — ди.—« Әгәр моннан соң кеше әйберсенә тисәң, кулыңны чабам да өзәм!
Ничек котылганны хәзер хәтерләмим, тик шул мунчаланы сөйрәп, тавышсыз гына елый-елый, ишегалдыннан чыгып тайганым гына истә калган. Әле һаман мышкылдаудан туктый алмыйча, тау астына килеп төштем. Мунчаланы тиз генә күлгә ташларга да инеш арыягына сызарга исәп. Баксам: күлнең икенче кырыенда Бәбекәй абзый мунчала кабыгын әйләндереп ята. Кара чәчле, каратут чырайлы карт кеше иде ул, әйбәт кеше иде.
— Нихәл, агай-эне? — ди бу. Бер миңа карый, бер мунчалага карый. Мин дә бер ана, бер мунчалага карыйм: кая гына яшерәсе сон?..
— Ару әле...— дим, пышылдагандай гына итеп.
— Шулаймы?.. Кире китердеңме? — ди ул, минем эшне шундук анлап.
Бу да кыйнар инде дип, котларым чыгып, тик катып торам.
— Әтәй кушты...— дим, яшькә мөлдерәп.
— һемм, атаң әйбәт кеше икән... Бик кирәгиемени соң? — ди бу, бер дә исе китмәгәндәй тынып-тынып кына.
— Чыбыркым жугые...
— һемм, шулаймыни... Чыбыркысыз булмый шул каз көткән же- геткә... Бар, алайса, агай-эне, иш чыбыркыңны... Җитмәсә, тагын килеп сора...
Авызны тубалдай ачып, тик торам? юри әйтә бу, алдалый дип уйлыйм.
— Бар инде, бар, йөгер! — ди Бәбекәй абзый, һәм мин аңа авыз эчемнән генә рәхмәт пышылдап, басма аркылы теге якка сыздым. Кычкырып әйтү мөмкин түгел: тамак төбемә утырган оятым кайнар бәрәңге кебек пешереп тора иде. Казларны эзләп табып, яннарына утырдым да шундук чыбыркы ишәргә тотындым. Өч киндерәдән ишкән бик шәп юан чыбыркы булып чыкты ул. Куш бармак юанлыгы талны бөгеп сап кундым, өстеннән нечкә киндерә белән көрмәп чыктым. Ә кайтыш-лый Мөбарәкша абыйларга кереп, чыбыркыга куе дегет сыладым. Менә кайчаннан бирле әтәйдән яшереп кенә тотам мин аны. Болынны яңгыратып бер шартлатып җибәрсәң, күңелләр ирәеп китә. Озын чыбыркыңны жилкәңә салып йөру үзе ни тора! Ала каз бик этләнеп чаба башласа, тәпи тирәсенә чыбыркы очы белән генә берәр чәлтерәтеп алу да бик файдалы, шундук акылга утыра.
Каз көтүнең чын тәмен быел гына белеп киләм әле мин — бик рәхәт икән ул. Гел-гел каз сагалап кына тормыйсын, алар үз җайларына йөри бирәләр, ә без әз генә көн эсселәнү белән су керергә тотынабыз. Басмадан сикереп чуму, ярдан ярга йөзеп чыгу, арканча өзү, башны суга тыгып йөзү, урысча йөзү, кырын ятып йөзү, бер кулны өскә чыгарып йөзү, аяк белән йөзү, тагын әллә нинди йөзүләр, әллә нинди чумулар, су чәчрәтешеп, кул белән «куласа» әйләндереп уйнаулар кичкә хәтле дә бетми. Яр буенда маймучлар күрсәк, шунда ук ыштан балакларын төйнәп, балык сөзәргә керешәбез. Су коена-коена дер- дер калтырап бетәбез, «каз тәне» чыга, төс-битләр күгәрә, күзләр төтенләнә, ә күтәрелеп карасаң, бөтен дөнья күм-күмгәк булып күренә. Инде тешләр шак-шок килеп бер-беренә орына башлагач, ярга чыгып киемнәргә ташланасың, кайсыдыр усалы ыштан бавыңны тартып бәйләп, өстенә кат-кат төкерә-төкерә чиләндереп бетереп киткән була. Яр буенда ыштансыз чүгәләгән килеш дер калтыраудан еларга җитешеп, «каз боты кимерергә» туры килә,—чиләнгән ыштан бавын теш белән чишәсең.
Аннары болын буйлап йөгереш китә—кем баш килә? Сикереш китә—кем ераграк сикерә? Олырак малайлар, гел хәрәмдәләшеп. безнен пшене бер дә баш китертмиләр. Шуннан аунап-тәгәрәп. мәтәлчек атып уйныйбыз, баш аркылы сикереш башлана. Олы малайлар тагын хә- рәмдәләшә: без сикергәндә генә башларын калкыталар да безне егып төшерәләр. Уен тагын бетә. Түбәтәй белән бал корты тотарга керешә ♦ без, балын салдырып алабыз, янәсе. Ул <без-безз» килеп аякларындагы = «ипиен» түбәтәйгә сылап калдыра да очып китә. Ашап карыйбыз —бер £ дә әллә ни тәмле түгел. Соныннан гына белдем: анын балы эчендә 5 була икән, ә бу сары нәрсәне чәчәкләрдән балазыз өчен жыя икән корт. с
Ул да булмый, сазлыктагы вак таллыкка кереп китәбез дә бер ко- £ чак нечкә чыбык сындырып чыгабыз. Яфракларын сыдырып сөкә үрә- < без. Өлгергән сөкәләрне, текә ярлы тирәнрәк жиргә кереп, суга баты- * рабыз. Андый жирдә бәртәс була, шуны эләктерәсе килә. Балыкларга « комачау итмәс өчен ул тирәдән читкә китеп, бүтән уен табабыз. Бер дә п булмаса, солдатка китүче никрутлар булып, кочаклашып жырлый- * җырлый, болын буйлап «урам» әйләнәбез; ♦
И алма бит, алма бит, Алмабитләр кала бит, =
Алма битләр калмас иде- ”
Патша солдат яла бит...
Арадан берәү «гармун» уйный: бармакларын түшендә биетә, үзе авызы белән гармун тавышы чыгарып, «бут-бут-бут» килә. Икенче £ кулы белән «гармун» нын күрүген сузып-сузып тарта, шул ук вакытта к «быг-гыр», «быг-гыр» иттереп анын «бакасын» да кычкырткалап куя. » Шулай жырлый-жырлый әйләнеп килеп, сөкәләрне карыйбыз — бил- 3 геле инде: сукыр балык та кермәгән була. Тагын мырлашып китәбез.
Никрут булып йөрү дә туйдыра безне Шуннан берсе әйтеп куя:
— Киттекме, жегетләр, Кара чишмәгә?
— Дабай киттек!
— Дабай!..
һәм без, ыштан балакларын тездән югары ук сызганып, < .нлн сазлыгын турыдан гына кистерәбез дә, Ышыянын борма дугайларын әйләнә-әйләнә, ерак Кара чишмәгә барып чыгабыз Шул ераклык аркасында бу тирәгә Шәмәк малайлары да, Кабык күпермен урыс малайлары да килеп җитә алмый. Дегетләнгән төсле кап-кара майлы балчык эченнән чыга бу чишмә. Суы боз күк. Тнрә-ягы гел түмгәклек кенә. Ә түмгәк араларында нинди генә кошиын оясы юк. нинди генә йомыркалар юк! Аяз күк төсле сыек-зәнгәр, кыяк суы йөгерткәндәй яшькелт-сары, көл суына мангандай көрән-соры, шикәр төсле ап-ак, каләмфер чәчәгедәй алсу-шәмәхә. малайлар битедәй тутлы кара, тагын әллә нинди, әллә нинди төсләр. Шуларнын бик күбесенә вак кына, матур гына тимгел-чуар бизәкләр төшкән. Ә кайбер ояларда яна гына дөньяга сары борыннарын төртеп, нәни генә кошчыклар ята. Шул оялык арасына килеп кердекме. баш түбәндә тәкәрлек әйлән.» башлый. Анын тавышы шундый зарлы, шундый ннәлгеч булып ишетелә, әйтер- сен ул: «Зинһар таптый күрмәгез’ Зинһар тия күрмәгез’ Анда минем оям! Минем оям!» —дип кычкыра. Туйдырып бетерә ул Тагын бүтән төрле бик күп кошлар да түмгәк төпләреннән пырлап өскә күтәрелә, без аларнын исемнәрен дә белеп бетерә алмыйбыз. Монда хәтта <сә- лнкъ-бәликъ та була. (Акчарлакны безлә шулай атыйлар.) Алар парлашып, инеш буйлап очып узалар. Без аларны күрү белән: «Сәликъ балык алалмый! Сәлнкъ балык алалмый’» — дип такмаклый-такмак- лый үртәп калабыз. Алар да монда оялап бала чыгара микәнни? Безнең арадан берәү дә белүче юк.
Түмгәктән түмгәккә атлый-атлый, оя саен тукталып, андагы күкәйләрнең бигрәк тә матурларын уч төпләребезгә салып карый-карый сокланып туйгач, баш очындагы кошлар тавышыннан колак тона башлагач, без ул сазлыктан чыгып китәбез. Берәү дә бер генә ояга да зыян китерми. Кызгана идек без аларны. Су ярындагы таллык арасы-на килеп кергәч, яна шатлык табыла безгә. Тал төбендәге озын үлән арасында, күләгәгә качып, юп-юан балтырган көпшәсе үсеп утыра: төптән үк өзеп әрчисен дә авызга кабасың, йоп-йомшак! Кетерт-ке- терт килеп авызда эри дә бетә. Шул тирәдә үк бармак юанлыгы әнис күренә. Ул да картаймаган, тач бал булып эри авызда. Аннан килеп баллы какы, «дусай печәне» табабыз. Аларны күп итеп җыеп, юл буе чәйни-чәйни кире борылып кайтабыз. Авыз кырыйлары көн буе печән ашаган малныкы төсле ямь-яшел булып беткән була!..
Менә шул «дөнья кизү»дән әйләнеп кайтканда безнең казлардан җилләр искән була инде. Анда чабабыз, монда йөгерәбез — юк, яр буенда калган «вак балыклардан» сорашабыз.
— Без күрмәдек... Чәмәкләр алып киткәндер,— диләр.
— Соң, күрмәгәч, каян беләсез?
— Ник, әнә Сәкъбн әйткәнне...
Сәкъбине эзлибез, ул юк, өенә кайтып киткән, имеш. Артыннан йөгереп барсак, чыннан да шулай булып чыга. Өч оя казны Шәмәк пүлә- вәе алып киткән. Гел малайлар белән йөри торган Каимә исемле бер кара кыз бу юлы да безгә ияргән иде — шуның казы, аннары минеке белән Гыйльметтиннеке. Шамил дә шул кызлар белән уйнап, берни карамаган.
Кич белән, бөтен малайлардан артка калып, борынны җиргә төртеп кенә өйгә кайтабыз... Анда инде билгеле. Каян белгәннәр, кем әйткән? Хәер, андый яман хәбәр алтмыш аяклы була, имеш. Яман хәбәр — алдан чабар дип тә әйтәләр бит әле. Әтәй сыртны яра инде дип торсам, алай ук булмады тагы, теле белән генә пешекләде. Шамилгә җил- янгыр бөтенләй тимәде. Аңа нәрсә, ул бит ияреп кенә йөри Ә мин олы малай — каз башлыгы. Сыртның каезланмый калуына Ләүхия җиңги сәбәпче булмады микән, ул бездә утыра иде. Гыйльметтин дә борынын салындырып безгә анасын эзләп килеп керде.
— Әһә-ә, эләктегезме!—дип көлеп куйды җиңги — Менә аягүрә йоклап йөрсәгез, шулай булыр...
Иртәгесен түтәй аркылы гына өч күкәй сорап алдым да Гыйльметтин белән Шәмәккә чаптык. Ул да ыштан бөрмәсенә өчне кыстырган. Пүләвәй абзыйдан ялынып сорап, алты йомырканы сузгач, абзар капкасы ачылмый калмады. Иң элек муенын өскә сузып, «ка-ка-ка!» дигән булып, безнең ала каз килеп чыкты Әз генә ояла да белми, ичмаса. Әйтерсең: «Ха-ха-ха!» дип көлә. Әллә миннән, әллә пүләвәй- дән көлә. Хәер, иик пүләвәйдән булсын, миннән көлә инде ул зимагур! Өч күкәй бит.
Аның артыннан тәүлек буе ач яткан бәбкәләр атлый. Алары инде юанаеп килә торган матур тавыш белән: «Без бит ялгыш кына эләктек, ачуланма инде...» дигән төсле юаш кына итеп мина эндәшәләр, минем ачу да язылып китә. Алып кайтканда аларны куып маташу кирәкми— үзләре йөгерә-йөгерә кайталар. Ә без Гыйльметтин белән артларыннан чак өлгерәбез.
Мондый хәлдән сон мин аларны авылның бөтенләй икенче ягындагы Әчекүл болынында көтә башладым. Анда тагын шул ук бәла икән: Шыя арыягына чыккач та Дусай басуы башланып китә. Әллә ниткән безнең авыл: Дусай белән Шәмәк арасына кергән дә кысылган, тын алыр хәл дә юк...
Яшь әнәй килде...
Сабан урагына төшкәндә түтәймен күзләре бик каты авырта башлады. Ул баш күтәреп, көн яктысына ла карый алмын: чәнчә, сызлый.
ди. Иртәгесен эренгә ябышып каткан керфекләрен ача алмыйча желеге * кибә. Ә бөгелеп урак урганда бакыра башлады, алабута койрыклары = бәрелүдән ике күзе дә кып-кызыл булып, бөтенләй кан сава башлады. £ Безнең кендек әбиебез Гыйльмевафаттәй өшкереп биргән дарулар да х ярамады. Ә больнис алты чакрымдагы урыс авылында. Уттай эш < өстендә кем барып йөрсен анда. х
Әтәйнен шахта күзлеге булган икән Аны кыл иләгенеке төслерәк 5 тимер челтәрдән ясаганнар; һәр күзе кап-кара түгәрәк булып, өскә * бүлтәеп тора. Түтәй уракка шуны киеп йөри башлады. Бик күпләр я сәерсенеп карап кала иде аның артыннан. Ә иртә-кичне «күкфараз» 2 суы белән юа иде ул күзләрен. Аның әчеттерүенә чыдый алмыйча, үрле кырлы сикергән чаклары күп булды аның. ♦
Ничек кенә булмасын, сабан урагы да бетте, барлы-юклы киндер х белән житен дә йолкынды, иген дә булганы белән ындырга керде, бә- * рәңге дә алынды. Шул көз көннәре килгәч, түтәйнең күзләре дә са ~ выкты. Шул ук көздә әтәй әлеге теге Шәмәк кызы Шәмсебануга яучы < жибәреп, туйлап өйләнде. s
Ни булса булды, без хәзер яшь апалы булдык. Шул караңгы түбән _ өйгә аршин башлы чүпләм сөлгеләр, киҗеле тастымаллар, чиккән “ кашагалар, яңа өленгеләр эленде. Әтәй ясаган яна өстәлгә бик матур = ашъяулык жәелде. идән-сәкеләр сап-сары итеп юылды Хәер, аларын _ түтәй элек тә шулай әйбәт итеп юып чыгара иде. яшь әнәй тагын да шәб- = рәк итәргә тырышты, пычрак аяк белән идәнгә басу бетте, чабатаны ишек төбендә салып калдыра башладык, я булмаса, такталар өстеннән генә йөрибез. Өй эче, чынлап та. ямьләнеп, яктырып киткәндәй булды хәзер. Яшь ананы без ачык йөз белән каршыладык. Әнәй дип, елмаеп кына эндәшә торган булдык. Шамил хәтта бер тапкыр алдына да менеп утырган иде, тик әнәй кеше генә бик ул хәтле эреп төшмәде. Хәер, ул бит плеяда кеше, ияләшеп тә җитмәгән, ягсына да торгандыр Шу па күрә без аны сагызланып бик йөдәтмәскә булдык, Шамил дә кабат аның алдына менеп борчымады...
Тора-бара без. ничектер, үзебез дә сизмәстән, юашланып киттек. Нигәдер үзебезне һәр вакыт гаепле сыман итеп тоя башладык. Өй эче хәзер кискен рәвештә икегә бүленде. Олы якта — әтәй белән әнәй икесе, кече якта —без өчәү. Күңелләр дә. уйлар да. нишләптер, шулай бүленгән. Мондый яраланыш бер дә рәхәт түгел икән Ярый әле, кыш җитте. Кар төшү белән мәдрәсәгә киттем. Анда малайлар кунып- төнеп яталар Өе бер генә булып, балл чагасы ишле кешегә бу мәдрәсә дигәнең бик уңайлы котылгыч урындыр, ахры Шундый кеше малайлары бик күп куна монда. Мин лә, әтәйдән рөхсәт алып, шунда куна башладым һәм бик рәхәт булып китте. Мин инде әптияк иҗеклим, язу-сыэуны да шактый танып киләм, укуның кызыгын быел бигрәк тә таба башладым шикелле. Әбүгалнсннә турында да әтәйдәнме, кемнәндер ишеттем. Ул мәдрәсәгә килеп керер алдыннан аның көн дә утыра торган киезе астына шәкертләр бер табак кәгазь жәеп салганнан. Килеп утыргач, түшәмгә карап-карап торган да: «Әллә түшәм түбән төшкән, әллә идән күтәрелгән бүген», дигән, имеш Аның шундый зирәк. шундый зиһенле булуына мин тан калдым. Үземнен дә шундый буласы килә башлады. Андый булу өчен бик нык уку кирәк икән шул. Ә безнең Гаяз хәзрәт рәтләп укытмый. Сон гына кереп, кичәге сабак-ларны аннан-моннан тынллттыра да. ашык-пошык кына яна сабак биреп, тагын чыгып китә. Ә без ни теләсәк шуны эшләргә тотынабыз.
Берәүләр идәндәге ботакка кадак сугып тишек ясыйлар да шунда күкерт тутырып шартлаталар — зерә кызык! Икенче урында «андалай» сала* лар. Мөке Пәләхненең Исрае бик шәп шәмәхә хәрендәш алып килгән. Ун малайдан берәр тиен жыеп, бәләкәй генә ун кәгазьне бөтереп, тегеләр күз алдында түбәтәйгә санап сала да шуны сикертә башлый. Акча түләгән малайлар түбәтәйдән шул «андалай» (лоторея)- ны бик житди кыяфәт белән берәм-берәм тартып алалар, сүтеп карыйлар — барысының да кәгазе буш. Иң ахырдан Исрай кәгазьне үзе тартып чыгара. Сүтәләр — кәгазь уртасында божра сурәте. Димәк, карандашны үзе отты! «Хәрәм дәләште!», «Алдалады, Мөке тәре!..», «Бармак арасына кысып калган ул аны!» дигән тавыш китә. Ә теге, чынлап та, шундыйрак мут малай. Шуның өстенә яше дә бар, буе да бар. Аларның ай-ваена төкереп тә бирми.
Бусы басылуга мич артындагы «әчелек» тирәсендә шау-шу китә. Барсак. Сабиржан Мөбарәгенең итегенә «олтан» салалар икән. Ул озын буйлы, юаш, тилемсәрәк малай, атасының олтанлы олы итеген киеп килгән. Шунын әле берсен, әле икенчесен, ике кунычыннан тотып, шап-шоп идәнгә сугалар. Теләгәнчә нык шапылдамаса, әчелектәге пычракка манчып сугалар. Шулай шапылдата торгач, итекнең олтаны кубып төшә. Менә шул «олтан салу» була инде. Калган малайлар итек, чабаталарын асларына яшереп утыра башлыйлар.
Төн буе да йокламыйбыз без. Кичтән мендәр белән сугышып, киезләрне яшерешеп ду килгәч, лампа мае бетә дә, стена буйлата тезелешеп ятабыз. Әкиятләрнең ин тузга язмаганнарын сөйләү китә. Кайбер малай үзеннән чыгарып маташкан була, икенчесе аны шунда ук бүлдереп, тагын да тозсызракны лыкылдарга керешә. Шул чакта берәр малайның йоклап киткәнен сизеп алсалар, күршеләре хәзер үк мичтән көл учлап киләләр дә тегенең ыштан бөрмәсенә сибәләр, шуның өс-тенә су җибәрәләр. Малай куркып уяна да үкереп елый башлый... Шулай этләшеп таң ата. Икенче көнне тагын шул ук...
Юк, болан булмый. Монда яту бик кызык сыман тоелса да, гыйлем алу мөмкин түгел. Белгәнеңне дә онытып бетерерсең — шул булыр. Моны әтәй дә сизеп йөри икән. Аның мине укытасы, тиз арада күп гыйлем алдырасы килә иде. Мәдрәсәдән кайткан саен бик жентекләп сабакны тыңлаттыра, язуны карый. Ә минем алга китеш әллә ни күренми...
Ул Гаяз хәзрәтне болай да яратмый иде. «Ялкау да ул, надан да ул» дигәнен әллә ничә тапкыр ишеткәнем бар. Мәчеттә мулланың үзенә дә әйтеп караган, имеш: «Тырыштырыбрак укыт, хәзрәт, балаларны», дигән. Аның сүзен берничә карт та җөпләгән, имеш. Тик файдасы гына булмады, шул ук хәл дәвам итте. Ә хәзрәт мина рәтләп сабак та бирми башлады.
Шуннан сон мине әтәй мәдрәсәдән бөтенләй алды. Мин хәзер өйдә чабата ясарга утырдым. Ә чабата ясарга мине Мактый бабай белән Гаптулла абый өйрәтте. Мин аны тугыз юкәдән дә ясый беләм. Минем чабатаны түтәй бик яратып кия. «Чибәр ясыйсың, ди, нык була», ди. Чабата ясау гына зур нәрсә түгел шул, өстәвенә тагы бик вак эш. Көн буена бер кием чабата белән утырырга кирәк.
Көтмәгәндә минем өчен тау хәтле куаныч туды. Инде бу кышта бөтенләй укымый калам дип торганда гына мине Шәмәккә җибәрделәр. Шәмәк мәдрәсәсендә укырга! Белмим, мона әтәйнең үз башы җиттеме, әллә яшь әнәй киңәше белән эшләде микән? Карасана, ул өйрәткән булса, бик тә әйбәт бит әле бу: мине чит күрми дигән сүз! Үзе, мескен, китап танымаса да, хәтта үги малаеның укуын тели булып чыга. Күңеле яхшыда икән!..
Үги әиәйнеи үги анасы Мәүлихә әбидә торып укый башладым !Пә- мәкнен түбән урамында зур гына таш мәдрәсә бзр пкән Ул икегә бүленгән: ишектән кергәч тә, беренче ягы суык, буш тора, эчкәре ягында без укыйбыз. Түбән Тәкәнештән килгән Афзал хәлфә укыта, әйбәт укыта, имеш Башка авыллардай да шәкертләр бар, аларнын бер унлабы шул ук мәдрәсәдә тора, шунда үзләре пешереп, үзләре ф туеналар. Араларында егет булып килә торганнары да күоенгәли. с
Афзал хәлфә ике малае белән үзе дә шул мәдрәсәнең бер почма- < тындагы такта бүлмәдә яши Авыл малайлары да сыйган хәтле шунда < кунып-төиеп яталар. Урын тар «элеп» ' булып сузылып ятканда гына х сыябыз. Монда малайлар .мине «чит бүре> итеп каршыламады, бик тиз † аралашып киттем. Хәер, монда тәртип тә шәп куелган иде шул; хәлфә < абзыйның камчысы һәр вакыт янында була, үзе көн буена мәдрәсә- £ дән өзелми, түшәмдә тал чыбыклары да бик матур тезелеп торалар Sg Шуның өстенә минем «терәк» тә бар: яшь әбинең Хәмидулла исем ю з олы малае шушында укый, Мөбарәкша абыйның миннән биш яшькә < олырак Мәхмүте дә монда йөри башлады. Иртән килеп, кич кайтып ф йөрсә дә, көн буе шушында була Усал малайлардан бер дә куркасы юк. *
Бу мәдрәсәдә мин әптиякне бетереп, коръәнгә төштем, аны ижекләп = чәйнисе түгел, көйләп укыйсы. «Фәзаиле шөһер»гә кердем Теле бик = авыр булса да, сукаларга тырышам. Тик бу китапның исеме генә нәр- * сә дигән сүздер, белмим. Сорасан— наданлыгыннан көләчәкләр Намаз * ниргәләрен дә бик яхшылап өйрәндем. Көненә биш тапкыр намаз да я калмый бит әле. Көндезге сабак беткәч, ашап-эчеп килгәннән соң, кич- и кесен өйрәнергә тотынабыз. «Күрми сабак» дип атала ул Әптияктәге £ кыска сүрәләрне хәлфә ябзый мәчеттән кайтканчы чайкала-чайкала = такмаклап ятзыйбыз да аннары каршына тезләнеп тыңлатабыз Белмәүче, буталып калучы малайларны янын камчысы өйрәтә. Бу да беткәч, язу-сызуга керешәбез. Мин дә, олы шәкертләрдән күрмәкче, «әвәл алдым» яза башладым.
«Әүвәл алдым түлки тириси бәһаси торадур яки сум да алтмыш тиен янә аллым сарык тириси илән кәжә тириси бәһаси торадур бер сум да туксан үч тиен...» дип, үзен теләгәнчә күпмедер тезеп китәсең дә, ахырда килеп: «жәмгыси уладур екерми тукыз сум да жнтмеш тиен көмеш...» дигән нэтижә чыгарып куясын. Бу. үченә күрә, бердәнбер дөньяви сабак. Монда исәп-хисапка сәләтен дә. жөмлә төзә белүең дә, дөресме-хатамы язуын да күренергә тиеш. Тыныш билгеләре дә булмады иске мәдрәсәдә: язманын башыннан ахырына хәтле бер ноктасыз, бер өтерсез тезеп бара идек....
Кич саен миң «әвәл алдымжны икс бит тутырып язам ла хәлфәгә китереп күрсәтәм. Ул күз йөгертеп кенә чыга да кире бирә, әйбәт булган, ди, шунын белән эш бетә—хаталарыңны күрсәтеп тору юк. Болардан тыш мин монда «түгәрәк ясин» язарга да өйрәндем Ул чактагы бер табаклы кәгазьне (хәзерге дәфтәрнең дүрт бит) өчкә бөкләп, ике бармак иллелеге итеп кенә кырыеннан кисеп аласың да, шул тар гына дүрт почмаклы кәгазьгә ясин сүрәсен язасың Вак кына хәрефләр белән буйдаи-буАга әйләнеп язарга кирәк Сүрә шунда сыеп бетәргә тиеш. Бу инде бер осталык булып санала. «Ул түгәрәк ясин да яза белә!» дип, гыйлем дәрәжәкие шуның белән билгели башлыйлар. Язып бетергәч, аны бер дә сүтелми торган өч почмаклы бөти итеп төрәсең. Бу изге бөтине муенына тагыпмы, күлмәк инеченә тегепме йөрткән кешегә пәри-жеи зәхмәте кагылмый, бүтән төрле хәвеф-хәтәрдән дә имин була. Балаларга күз тиюдән, корчаңгы йогудан да саклый.
† Элеп —иске әлифбаның беренче хәрефе — туры бер сызык.
Анык хакы торадыр биш тиен. Тик алучысын гына каян табарга? Минем калайлы-тимерле бәләкәй яшел сандык төбендә инде биш бөти ята, әле берсен дә сата алган юк.
Шулай да үз хәлемнән зарланмыйм: монда килгәннән бирле ике кулга бер эш — уку. Ә укунын нинди авырлыгы бар? Юк. сөяк сынарлык, бил биртелерлек түгел. Атнага ике ипи ашыйм. Орлык ташы хәтле булмаса да, бик бәләкәйдән дә түгел. Берсен ашап бетергәнче икенчесе киштәдә катып бетә. Сохари шикелле кетердәтеп кимер әм.
Шәкерт нигә симерә? Каткан ипи кимерә Каткан ипи ярар нде. Ул да булмый тилмерә.—
дигән бәетне дә белеп алдым. Ләкин мин алай ачыкмыйм. Җомга саен өйгә кайтып килгәндә аш пешерерлек нәрсәләр дә җибәрәләр, кайчак- та атнага бер чирек каз да эләгеп куя, чәй-шикәр дә кыстыргалыйлар. Хәтта биш тиен акчасын да кызганмый әтәй: хәлфә абзыйга сәдәка итеп бирергә куша.
Яшь әби — тол хатын. Анын ире күптән үлгән. Аннан калган ике кызын, ике малаен инде җитлектереп килә. Мин бу бәләкәй иске өйдә бөтенләй чит малай булсам да, алар миңа кырын карамыйлар. Минем өчен шунысы бик җиткән. Мин бит аларга беркем дә түгел.
Ә менә түтәй белән Шамилнең хәле шәптән түгел икән Кайткан саен күңел боегып килә. Яшь әнәйдән бик зарлана түтәй: «Төксе, ди, каты телле»,—ди. «Ник суда шул хәтле озак тордың, аягың череп акты мәллә?» дип әйтә ди. «Эш мәнесе белмисең, тавык мие эчкән нәстә», дип хурлый ди. Әз генә эштән арынсаң: «Ник терәлеп каттың теләүлек шикелле’» дип кычкыра ди. Ә Шамилгә бөтенләй көн юк икән. Ике бармак мөгезе белән маңгаена гына төртә, имеш. Ул малай гел почмакка сеңгән хәзер. Хәер, икесе дә кече як почмагына посканнар. Түтәй белән иркенләп сөйләшер урын да юк безнең. Ишегалдында утын ярганда. мал асты караганда гына күпме сөйләшеп була. Ярый әле. кышкы озын төн бар. Ятарга мөмкин булу белән әлеге иске җылы то- , лып астына чумабыз. Аска иске бишмәт, баш астында өчебезгә ике мендәр. безгә бик житә. Бер-беребезгә сыенышып, өчебез дә кочаклашабыз. Еллар буе күрешмәгәндәй сагынышканбыз. Ничектер татлы да, әрнүле дә булган эссе тамчылар битләргә тия. Олы як белән безне зур сандык аера. Ул якта хәзер аулак чәе эчәләр, без толыпны баштанаяк бөркәнеп, әкрен генә пышылдаша башлыйбыз. Әчәйие сагыну сүзләре бетмәс-төкәнмәс татлы җырыбызга әйләнә безнең. Хәтта Шамил дә: «Әй. үзебезнең әнәй булса...» дип куя. Ул нәрсә белә инде? Әнәйдән калганда ике яшь тә тулмаган иде бит аңа! Күрәсең, аның да үзәге өзелә торгандыр. Шулай да ул озакка түзми, шушы рәхәт урталыкта изрәп йокыга китә. Ә без әле өченче әтәчкә хәтле пышылдаудан туктамыйбыз. «Аның ин үзәккә үткәне шул,—ди түтәй,—печтек кенә бер нәрсә булса да, шуны тау хәтле итеп әтәйгә әләкли. Ә ул —безгә тотына. Гел ялган булса да авыз ачып бер җавап кайтарып булмый, куркам мин әтәйдән, барын да эчкә йотарга туры килә. Кыр казларын таный алам «кыйгак» дигән тавыштан. Эчләремә кату тулды яшьлән күргән сагыштан, дигән жыру да чыгардым инде, ылан. Эчемнән генә гел шуны җырлап йөрим...» ди.
Мин анын күңелен юатырдай бер сүз дә әйтә алмыйм. Хәер, без- нен күңелләрдә дә, иртәгә туасы көндә дә бер якты юаныч күренми шул Нәрсә әйтәсең’ Без бит әле яшь ана белән тора гына башладык, алда ни булыр? Алда ниләр күрәсебез бар икән?..
Төшемә дә кермәгән иде...
Җәй башында әтәй тагын читкә чыкты. Бу юлы «Кәтернислау» ягына (хәзерге Донбасс). Әтәй киткәч озак та тормыйча, яшь әнәйнен беренче баласы туды — ир малай. Ана Лотфулла дип исем куштык. Ул * малай бишеккә ята башлагач та безнен кулга күчте. Көндез дә без = карыйбыз, төнлә дә без тирбәтәбез. Бишек безнен аяк очында, ә тир- ь бәтә торган бавы түтәй балтырында. *
Эш өсте килеп житте Әнәй белән түтәй уракка чыктылар. Лот < фулланы карарга мин дә йөрим, Шамил каз карый. Лотфулла арбада £ йоклаган арада урак урырга өйрәнәм. Мин ашаганда кашыкны ун кул белән тотам, язуны да ун кул белән язарга өйрәнгән идем, ә менә урак 0 ура башлагач, сулагай булып чыктым. Белмим, уракны кире ягы белән s тоткангамы, арыш камылын кистерә алмыйча тенкә корый. Учма төбе 5 чуалчыкланып бетә. Мин урып бәйләгән көлтә дә пәри курчагына охшый, анын төбен яңадан тигезләп кисәргә туры килә Шулай өченче ♦ көлтәне урып азаплана идем, уң кулның чәнти бармак өстен шытыр- о. датып кисеп жибәрдем. тырнакны да урталай ярганмын, күшәрелеп =* кан китте. Ярый әле. түтәй туфрак сипте дә, ниндидер иске чүпрәк ® табып, бәйләп куйды. Кан тиз генә туктамады, урунын бөтенләй рәте < бетте. =
Әнәйгә шул житә калды:
— Ник бөкрәйгән көйгә йоклыйсың? Кызурак кыймылта, үләмәт< — ~ диде ул тәмле теле белән Аннары, үзалдына сөйләнгәндәй, тагын Е байтак сүзләр өстәде. Анын бу тиргәвеннән үземне гаепле санап, ялан * тәпине камыл чәнчүенә, балтырны билчән чагуына да карамыйча. 3 ашык-пошык урып кына ята идем, уч кырыен тагын уеп алдым. Ул хәзер бөтенләй алып биреп китте:
— Җебегән сыер 6...I — дип кычкырды.— Булмастайны балга буя- сан да эт яламас! — диде. Шушы әрәмтамак, әдәм имгәкләре белән чиләнеп ят инде! — дип зарланды. «Үксез бозау асрасаи...>ны да әйтте. Кичкә хәтле дулады ул. Шулай ачуы кабарганда анын битләре тимгелләнеп чыга иде
Көн буе ура торгач, бил авыртуына чыдап булмый башлый Берәр минутка гына тураеп, билне языл аласы килә Сизеп торам, түтәйнең дә бик авырта биле. Мин әле бер хәл; бәхеткә, Лотфулла елый башласа, аны тирбәтеп кнләм, ә түтәйнең көн буе баш калкытканы юк бит. Бик ялыккач, көлтәсен озаграк бәйли ул Аннары, билен турайтып, ашыкмыйчарак кына көлтә бавы ясарга тотына Әнәйнен уттай очлы күзләре моны шунда ук күреп ала һәм зәһәр уклары түтәй өстенә ява башлый.
— Ник шанкаеп каттын. сайбата шикелле! Тавиле чиркәвенең машы түгелдерсен бит! Басудагы Тулбай кешесенә енә түгел. Кабык күпер марҗаларына да күренә торгандыр синен ул шөкәтсез сының!..
Шундый канатлы сүзләр татын санап бетергесез була әле. Ул чакта боларны ишетү бик авыр тоелса да. хәзер минем ана хәтта рәхмәт әйтәсем килә: чөнки бик күп мәкальләрне, бик үткен әйтемнәрне ин беренче тапкыр аның авызыннан ишеттем
Шул урак өстендә сугыш чыкты Безнен патша белән Герман патшасы сугыша башлаган Көпә-көндез бөтен кеше басудан авылга агылды. Елаш та сыкташ китте.
Без лә сонга кялып кына жир өстеннән чыктык Болай вакытсыз кайтырга теләмәгән әнәй нидер мыгыоданып та алды Моның сәбәбе шул: безнең өйдән солдатка китәсе, озатып каласы кеше юк Шулай да берүзе басу уртасында сураеп калырга йөрәге ж.итмәде анын, кеше сүзе бар бит...
Авыл өстендә зар гүелдәве, күз яше. Ләкин кеше хәсрәте безгә бөтен ачылыгы белән килеп җитми, күңелдә тик сугыштан куркыну гына бар. Әтәй безнең никрут булып каралганда ук буе җитмичә, <пу-чистый» ‡ калган. «Бәләкәй Пәрхулла» дигән кушаматы да бар ич. Хәзер анын яше дә олы инде, андыйларны алмыйлар икән. Шул сәбәпле безгә бер куркыныч та юк. Иртәгесен яңадан басуда булдык, башкалар да күренгәлн башлады.
Әлеге дә баягы бер имана җирнен эшен бетереп гә ташладык. Мин инде хәсрәт кенә. Ундүрт яше белән бара торган түтәйнең дә буыннары ныгып җитмәгән әле. Ә менә үги әнәй җен күк эшли безнең. Теләсә нинди эшкә шундый каты куллы, шундый җитез ул — аңа ни- җитте кеше тикләшә торган түгел. Үзебезнекен бетергәч, кешегә урыштык. Шунын белән әнәй каты суканы сукалатты, көзге чәчүне чәчтерде.
Мөбарәкша абыйның Мәхмүте күптән инде чүбек җыярга керешкән иде. Көзен мине дә әнәй шуңар ияртеп чыгарып җибәрде. «Безнең Жуныс абыйлар шуннан гына баеп киткән!»—диде. Капчык бәйләгән бәләкәй арба тартып, авылдан авылга йөрибез. Урамнын бер ягыннан өй борынча кереп Мәхмүт бара, икенче ягыннан — мин.
— Чүбек бармы-ы?
— Иске бияләй, иске оекбаш та ярый-й! — дип кычкырабыз.
Булган кешеләрнең чүбеген иске яулыкка төйнәтеп, ыргак бизмән белән үлчибез дә капчыкларга аударабыз. Ике гөрәнкәсенә өч тиен акча түлибез. Кайчакларда дөңгечләп тутырган икешәр олы капчык чүбек җыеп кайтырга туры килә. Иртәгесен шул чүбекләрне Тәкәнешнең Миргазизгә менгерәбез. Ул кеше безнең бу тирәдә шактый зур сәүдәгәр. Анын комач кибете белән бергә, авыл кешесенә кирәкле бөтен товарлар бар. Тире-яры, сүс-йон, иске-москы, чүпрәк-чапрак җыю белән дә шөгыльләнә, лапасында тау хәтле чүбек була. Без дә чүбекнең гөрәнкәсен өч тиеннән шунда кигереп селкәбез капчыкларны. Күрдегезме, акча балалатабыз! Бер тиенгә —бер тиен балалый! Эшләр болай барса, тиздән үзебез дә бик баеп китеп. Миргазиздәй данлыклы сәүдәгәр булачагыбыз күңелне кытыклый башлый.
Без татар авылларында гына йөрибез. Ә чүбек дигәнең урыс авылында да тулып ята торгандыр бит, шуны ничек җыярга? Бер көнне Ишки ягыннан кайтканда Тауиле аркылы узарга туры килде. Бу — урыс аэылы, волость конторы да шушында. Бик җыясы килә, ә икебезгә бер авыз урысча белмибез. Мәхмүт шулай да «Ухлупке җич?» дигән сүзне өйрәнеп алган икән, миңа да аңлатты. Киттек урамның ике ягын-нан.
— Ухлупке җичме? — дип кычкырабыз.
Марҗалар ишегалдына чыга да аптырап тора.
— Ухлупке, ухлупке! — дип кабатлыйбыз, капчыктагы чүбекне күрсәтеп.
Кайберләре төшенеп ала да булганын чыгарып бирә. Шулай ермачлый торгач, капчыкларны тәки тутырдык. Авылны чыгып килгәндә бер капка төбендә бик күп бала-чага шау-гөж уйнап утыра. Мәхмүт алар- га каерылып карап узды да:
— Күр әле. бот буе гына марҗа кызы өздереп урысча сөйләшә бит! — диде.—Ә без күсәк буе малайлар булып та бернәрсә белмибез!...
Мин дә бик гаҗәпләндем моңа. «Шулар шикелле белсәние!» дип кызыктым, тик авылны чыккач кына искә төште дә:
— И җүләр инде без, име? — дип көлеп җибәрдем.— Соң марҗа кызы урысча сөйләмичә, кемчә сөйләсен инде?..
‡ БетенләА котылган,
Мәхмүт, сискәнгәндәй башын борып, мина карады, ләкин көлмәде. Ул бик олыларча күренергә ярата иде...
Бу йөрүләргә мин шактый ияләшә башлаган идем инде, тик кыш кергәч туктарга туры, килде, кышкы суыкта авылдан авылга йөрергә өс-баш юк иде. Ә өйдә яту бик туйдыра икән. Әнәй кешенен татлы сүзләрен ишетмәс өчен гел күңелне бикләп, гаепле кешедәй дәшми- Л тынмый, уйнамый-көлми яшәргә кирәк. Сизеп торабыз: аның үзенә дә без «күз көеге», «җан көеге» генә. Бу сүзләрне ул безгә шактый еш кабатлый һәм мөмкин булса, бер көн эчендә безне төрле тарафка 5 очырып та бетерер иде. х
Шуны белгәнгә күрә, бик әйбәтләп кенә бер көнне мин аңардан < быел да Шәмәккә укырга җибәрүен сорадым. Барыбер чүбеккә дә йөреп булмый, тик ятыла бит, дидем. Мәхмүт тә тагын йөри баш- g лый икән, дип өстәдем. Башта тимгелләнеп битләре бүртенде, дуларга « кереште, аннары Мәхмүтнең чынлап та укырга йөрүен Олы җиңгидән з үзе белешкәч, җибәрәсе итте. Шулай итеп, мин тагын Шәмәктә, яшь < әбиләрдә торып укый башладым. Дөресен әйткәндә, әнәйнең үги анасы _ үзенең үги кызына караганда яхшырак. Ул, ичмаса, ярату күрсәтмәсә * дә, дошманлык күрсәтми, юк-барга бәйләнми. х
Мин бу кышта да шул ук коръәнне сукаладым, олы калын китап я «Кыйссасел әнбия»га кердем. Пәйгамбәрләр хикиятен уку бик күңел- я ле булып китте. Шуның өстенә кызлар хаты язарга өйрәндем. Урта- * сына: «...И җанымның җаны оҗмах хуры дөнья нуры күзем карасы кү- * нелем парасы» дигән тәмле сүзләрне бер ноктасыз язып тутыргач, я кырыйларына кыйгачлап җыру тезәсең, белгәннәре җитмәсә, үзеңнән дә * чыгаргалыйсың. Тик тагын бәла: хатның хакы биш тиен, әмма бер тиенгә „ дә алучы табылмый. Ник дисәң, авылда егетләр юк — бары да сугыш- a та. «111ыбыр-шыбыр яңгыр ява өй түбәсе калайга. Без китәбез, кызлар кала борыны юеш малайга» дигән жыру да чыкты бит инде...
Быелгы укуның файдасы шул булды —өйдә ятарга туры килмәде. Түтәй белән Шамил татыганнар мине читләтеп узды. Яз килеп, көннәр җылыту белән сабакны ташладым да тагын чүбек җыярга чыгып киттем. Ә Мәхмүт вак сату алып җибәрде. Җыйнак кына кызыл сандыгына йөз төрле кыты-мыты тутыра да дөнья гизеп йөри. Мин дә кызыгып куям мона, тик булдырып булмас. Мәхмүт бит хәзер олы малай ул,— унбиш тутырган, ә мина — ун гына әле. Аннары акчасы да песи төкереге бит әле анын. Өч пот чүбек жыеп сатканда да өч тәңкә дә алтмыш тиен сума була, аның белән нәрсә кырасың, алган товарың сандык төбен капларга да җитмәс. Ә суманы шул өч тәңкәдән югары үстереп булмый, артканын әнәй йорт расхутына тота тора. Әтәй дә күбрәк итеп акча җибәрми, ичмаса.
Әтәй дигәннән, жир-су кипкәндә ул үзе кайтып төште. Эшләре уң булып бетмәде микән — акча белән кайтканлыгы сизелмәде, безгә бүләк салак та юк иде, яшь әнәйгә бер күлмәк, шуның белән вәссәләм. Күрәсең, кулына мал төшмәсә дә, яшь әнәйне сагынып кайткандыр.
Ул минем чүбек җыеп йөрүгә каршы бер сүз дә әйгмәде. Алай гына да түгел, ун яшьлек олы малаеның инде «эшкә ярый» башлавына, җитмәсә тагын, «акча табарлык», «башлы» булуына сөенеп тә куйды бугай әле, мина шулайрак сизелде. Чүбек ташый торган бәләкәй арбаның сынык тәртәсен төзәтеп, кырыйларына җиңел генә үрәчә куеп бирде Бу мине тагын да канатландырып җибәрде. Көн-төн авылларда чабам, кайчакта өчәр капчык чүбек тартып кайтам. Шәмәк, Чәбня, Арбаш буйларында еш йөргәнгәме, мине анда хәзер шаярта да башладылар Шул яклардан җыеп кайткан чүбекне бушатканда, капчык эченнән олы гына кирпеч кисәге килеп чыга, әллә өч кадак бар тагы! Ә кайчакта иске бишмәт җиңе, төбе яртылаш ашалып беткән тирән
резин галош сынары тыгып җибәрәләр. Моны инде, мөгаен, үсмер «чыпчыклар» .маташтыра, «кызлар кызык итә», янәсе.
Анда йөргәндә тамак кайгысы да булмый, авыл саен ниндидер кардәш-ыру, ерак бер чыбык очы, я булмаса шунда кияүгә барган безнең авыл кызы табыла. Шундыйларга кереп, «исәнме, саумы, фәлән түтәй», дигән тәмле телеңне кызганмасаң, алар үзләренчә кунак итеп чыгаралар, һич югында, бәрәңгесе белән ипие туйганчы ашарлык була.
Чүбек арбасы шулай шома гына тәгәрәгәндә, минем уема түгел, төшемә дә кермәгән бер яңалык килеп чыкты. Халык печәнгә төшәр алдыннан гына әтәй тагын читкә китәсе итте. Шул хәтле тиз! Шуның өстенә яшь бикәчне ташлап?.. Шунын өстенә борын төбендә җәйге эш! Шуның өстенә үзе белән мине дә читкә алып китә! «Тамагың узар, урысча өйрәнерсең», ди. Ул чакта мин боларнын барын да төптән-җир- дән аңлый белми идем әле. Минем башта: «Читкә китәм!» дигән куаныч кына чыңлап торды. Күрәсең, әтәйнең читкә бу хәтле еш йөрүе, теге чакта безнен әнәйне хаста килеш калдырып, хәтта хәзерге яшь бикәченнән дә аерылып, борын төбендәге эшне дә ташлап чыгып китүе—читне яратканнан гына булмагандыр. Күрәсең, мине ияртүе дә тиктомалдан гына килеп чыкмагандыр. Күрәсең, минем «акча балалату» да ул хәтле өмет бирерлек нәрсә булмагандыр. Күрәсең, олылар үзара барын да сөйләшенгәннәрдер. Күрәсең, дөнья шулай кушкандыр...
Озак җыенасы булмады. Ашъяулыкка өч кесәллек күмәче белән, каяндыр юнәтеп, бер-ике гөрәнкә сарык ите пешереп төйнәделәр дә капчыкка тыктылар, аннары чәй-шикәр, бер кат күлмәк-ыштан, аяк-чу, юл киезе белән күпчек, бишмәт... Кичке караңгыда Мәхмүт үзләренең атына Мөхлис абыйның тимерхутын җигеп килде. Түтәй белән Шамил, икесе ике кулдан җитәкләп, олый-елый озата чыкты. Без тарантастагы кабарынкы печән өстенә менеп утырдык. Мәхмүт «атбашы»на урнаш-ты. Яшь әнәй, шыгырдатмаска тырышып кына, җил капканы ачты.
— Аллага тапшырдык,— диде әтәй.— Исән-аман торыгыз...
Чыгып киттек. Түтәй белән Шамил, һаман үкси-үкси, капка төбендә басып калды. Ә минем бер дә андый тойгы юк. бер дә еласы килми иде. Эч тулы шатлык кына мин бит читкә китәм, читкә!..
Шушы микәнни ул...
Бездән әллә кайдагы еракта Мамадыш дигән өяз каласы булуын ишеткәнем бар. Аның якын түгеллеге шуннан да билгеле: безнең авылның йон тетүче Низамын абзый, гомерендә бер тапкыр шул Мамадыш хәтле Мамадышка баргач, урамында адашып калган, «Тулбайга юл каян китә монда?» дип, тәрәзә саен сорап йөргән, имеш. Шулай адашып, әллә кайсы якка китеп барганда Низамый абзыйга күршенең Дусай кешеләре очраган, юл буе үрәчәләренә ябышып кайткан. «Яна күпер» үреннән Тулбай күренгәч кенә: «Ник бу безнен авыл түгелме сон?» — дип куйган имеш. Дөрес, моны көлеп сөйләгән булалар, ә шу- ларның үзләрен җибәрсән5.. Бер дә аннан артык була алмаслар иде әле!
Без барасы Сукулкы пристанена Мамадыш аркылы узасы икән, аннан ике тапкыр ераграк — алтмыш биш чакрымда ди ул. Анда барып җиткәнче күзләрең күгәрер әле. Хәер, баруы бик рәхәт ич. Мәхмүт атны юрттырганда тимерхут келтерәп кенә тәгәри бирә, аста йомшак печән, бер җиреңә көйсез түгел. Җәйге төн тып-тын, җил юк, җылы. Кук тулы йолдызлар Әнә, ерактагы караңгы тау артыннан кып-кызыл
олы карбыз телеме төсле булып ай да калкып килә. Минем бер дә йокы килми. Башка сыймаслык төрле-төрле уйлар күктәге йолдыздай жемел-жемел килеп чуалышалар. Берсен уйлап бетермисең, икенчесе калкып чыга Сукулкыга хәтле генә дә шундый ерак булгач, чит жире кайда икән? Ул инде ерак-ераклар арыягындагы ерактадыр. Исеме дә. «Ерак күмер» бит анын. Парахут белән, пуезд белән бер атна барасы ди анда, бер атна...
Иртәгә авылда ничек булыр икән инде? Гыйльметтин белән Һади- 5 улла урамга чыгалар, ә мин юк. Көндез дә юк, кич тә юк, иртәгесендә < юк! «Тагын чүбек жыярга чыгып киткәндер», дип уйлый Гыйльметтин. х Ә мин һаман юк. Түтәйдән сорый. «Ник, белмәдеңмени, читкә китте бит < ул», ди түтәй. Гыйльметтин шаккатып, авызын ачып тора. «Читкә?» -Ь ди аның шарадай булган күзләре. Бу бер яктан бик кызык инде, ә икен- =• че яктан ничектер әйбәт түгел шикелле Шундый ерак юлга, чит хәтле 5 читкә, үзеңнең шул ике иптәш малаена да әйтми чыгып кит, имеш' 3 «Тырбайчык!» диярләр, «астыртын ас икән!» дип сүгәрләр..
Хәер, мин бит бик әйтәсе идем, «читкә китәм!» дип, әз генә түш кие ф pen тә аласы килгән иде, тик ышанмаслар дип курыктым. Чынлап та. безнең яшьтәге нинди малай читкә чыккан, кем малае, кайсы авыл- £ дан?.. Шулай булгач: «Мактанчык, мактанчык! Мактанчыкның арты х ачык! Ә ялганы —бер капчык!» дип, «коры куык — шартлавык’» дип = күзне дә ачырмаган булырлар иде. Ә көлкегә калсам, мин һәр вакыт * жир тишегенә керерлек булам, мыскыл итүләрен дә бик авыр күтәрәм. Һадиулланың андыйга бер дә исе китми шапылтаучының авы- = зына берне кундыра да — китте барды гидия! Шундук шып булалар; * артыннан куучы да юк, кусалар да тоттырмый, әллә майларына кереп д кача белә. Шулай да әйтәсе калган икән аларга. Белгән булсалар, g озатып та калырлар иде әле, үпкәләмәсләр дә иде...
Без һаман барабыз да барабыз. Үзара сөйләшү дә юк, әтәй дә үз уендадыр инде,—минем шикелле. Тик Мәхмүт кенә ара-тирә атка дәш- кәләп куя. Кайсыдыр бер авылдан әтәч тавышы ишетелде, нәкъ үзебезнең печәнлек түбәсендә яткандай булып китте. Ниндидер озын сөзәк үрдән төшә башладык, тимерхут тагын келтерәргә тотынды. Нинди рәхәт бу дөнья! Челтерәвек тарантаска утырып кына читкә китеп барасың!.. Әтәйгә, шүрләмәсәм, иртәгә үк әйтеп куям әле: читтән кайтканда да тимерхут ялласын, дугасында шөлдере дә булсын, басу капкасыннан кергәндә прәнник тә чәчсен. Шунда әллә мина да берәр уч сибәргә туры килмәсме3 Әх. шәп булыр иде! Нигә булмасын? Шулай кайтабыз, алла теләсә! Минем башта менә дигән кырпу бүрек, өстә өр-яңа бишмәт белән бик шәп чалбар, аякта читек-кәвеш. Юк, кәвеш ту гел, аны картлар кия, ә миндә көзгедәй уйнап торган ризинкә. Кырыеннан бик матур булып ал-кызылы да күренеп тора Ә үзебез —пар ат жиккән, пар кыңгырау таккан шәп тимерхутта туп-туры кукраеп кына утырып, басу капкасыннан кайтып керәбез. Әтәй чәчә прәнник, мин чәчем чуклы ханфит. Бөтен авыл малае жыелган! Кара, кара, инде олы малай булсалап ла Гыйльми белән Һади да килгән! Без кайтасы ны алдап ишеттеләр микәнни?.. Мин аларга калган канфитны кабы-ние белән ыргытам. Җиргә төшкәнче үк Һади тотып ала да читкә чаба. Гыйльми, ике сикерсә, аның жилкәсеннән каптырып ала инде, югыйсә, сикерми генә. Ул һаман миңа таба караган килеш елмаеп тора.
Шушы матур хыяллар эчендә йөзә торгач, мин изрәп киткәнмен, Мамадышны да йоклап уздырганмын.
— Тор, улым, килеп жнттек,— дигән тавыш күзләрне ачтырды Каршыда киң идел, өстендә кояш уйнап күзне чагылдыра, яңа йокыдан уянган килеш бигрәк тә рәтләп карап булмый. Мәхмүттән сорадым, моны «Кама иделе» дип йөртәләр икән. Без биек тау булып гөшкән текә яр кырыена килеп туктаганбыз. Төрле буяулы, төрле матур чел
горле. кибетле йортлар да шул текә ярга сыенышкан, түбән як кырый- лары баганаларга утыртылган — казык белән терәткән шикелле булып тора. Шундагы бер маржаттәй белән сөйләшкәч, бәләкәй генә лапас сымак җиренә Мәхмүт атын тугарды да арбага бәйләде. Ат печән КҮШИ калды, без күтүмкәләрне кидек тә пристаньга ашыктык. Хәер, күтүмкә әтәйдә, минем кулда бәләкәй бер төенчек кенә, ә Мәхмүт гел буш.
Парахут сурәтен китапларда күргәнем бар иде инде, шуңар күрә, әз генә барганнан соң, яр буена төртеп; «Әнә парахут!» — дип кычкырдым.
— Пристань бит ул,—диде Мәхмүт эре генә.
Менәтерә, ул да гел парахут төсле икән! Янына килеп, такта күпердән пристань өстенә кергән генә идек, анда көтеп ятучы кешеләр: «Әнә парахут килә!» — дип, үзебезчә кычкырып җибәрделәр. Әтәй тиз генә бнлитка дип ташланды. Тик бу әле безгә түгел икән, Казан ягына китәсе ди.
Мин пристаньның теге кырыена ук барып, кешеләр караган якка төбәлдем. Су өстендә кап-кара төтенле ап-ак парахут күренде. Якынлаша төшкәч, бнк матур, бик шәп тавыш белән кычкыртып җибәрде. Кызык: монда бөтенләй кермичә узып киткән шикелле, әллә кайлардан әйләнеп килеп туктый икән ул. Туктауга тагын бер кычкыртып алды. Аны тиз генә юан арканнар белән пристаньдагы чуен казыкларга чалып куйдылар. Чын тере парахут менә нинди була икән ул? Аста да, өстә дә гел тәрәзә. Өске кат кырыендагы сәндерәсенә (палуба икәнен соңыннан гына белдем) бик бәйрәмчә, бик шәһәрчә киенгән кешеләр чыкты. Шәһәрне күргәнем булмаса да. ялар өстендәге киемнең авылча түгеллеге әллә каян күренеп тора. Шулай да аларга түгел, парахут- ның куласасына исем китте минем. Безнең тегермән куласасы моның янында уенчык кына икән! Шул ике яктагы ике зур куласасы белән Иделне лапыр-лопыр ярып, суларны гөбер-гөбер китереп, яңадан әйләнде дә китеп тә барды ул. Шундый кызу, шундый җиңел бара, әйтерсең су өстендә уйнаклап кына йөри. Ә үзенең артыннан, язгы ташудагы шикелле киртләч-киртләч булып, ике олы толым ишелеп-үрелеп кала. Эх, матур!..
Безнең парахут әле кичке якта гына буласы икән. «Кайтып, әлеге марҗаттәйдә чәй эчтек. Мәхмүт атны туйдырып, сулар эчертте дә ти- мерхутка җикте. Өйдәгеләргә сәлам тапшырырга кушып, без аны озатып калдык. Аның артыннан үзебез дә пристаньга атладык.
Көн буе каравыллаган парахут караңгы төшә башлагач кына килде. Бөтен җирендә балкып электр утлары яна. Кичкесен бигрәк тә матур икән ул! Кешеләр арасына төртелә-кысыла, сырлы баскычтан түбәнгә төштек тә эчкә кердек. Балык исе килгән юан-юан бүксәле мичкәләр, эченә кереп утырырлык биек-биек тау өемнәре, әллә нинди олы-олы чыбык чуманнар, мунчала көлтәләре, тагып әллә нәрсәләр арасыннан көчкә узып, үзебезгә дигән «читбирти класслка барып җиттек. Ул «читбирти...» дигән җире акка буяган ике катлы сәндерә икән. Өстәгесенең почмактагырак бер бүлемтегенә әйберләрне куйдык та аскы сәкегә утырдык. Парахут тыштан бик матур күренсә дә, эчкә кергәч алай ук түгел икән. Сукыр лампа төсле караңгы гына ут яна, сәндерәләргә генә түгел, шул теге мичкә, мунчала өсләренә хәтле кеше тулды, борылыр урын да калмады. Ничек кузгалып киткәнне дә күрә алмадым, куласалар гөбердәве генә безнең инде юлда икәнлекне аңлата. Әтәи кипәтүк алып килде (монда кайнар суны шулай диләр икән), чәй салды. Төн буе юлда, көн буе пристаньда уздыргангамы мин бик талчыккан идем, рәтләп ашасы да килмәде, аниан-моннан гына капкаладым да сәндерәдәге капчык өстенә түндем.,,
Иртәгесен мин йокыны гел симерткәнче туйдыргач кына тордым, анда да әтәй уятты әле. Чәй эчкәннән сон, үзебезнең читбиртине «үз- ләштерәэ башладым. Минем хәтле малайлар да бар, кызлар да күренә. Алар кая баралар икән? Тел төртергә чамалап карыйм да — урыс малайлары булып чыга. Бернәрсә белмиләр. «Куда пайжуш» дисәм, «чауа-чауа» дип торалар да «Камбарка» диләр. Ни дигән сүздер, һич ф аңлый торган түгел. Мина ул камфарка булып ишетелә, самавар кам- _ фаркасы искә килеп төшә дә көлеп куям. Шуны да рәтләп әйтә белми- < ләр дип уйлыйм эчтән. Шулай да шактый аралашып киттек. Пәри тор- < гач, сап-сары буяулы, жиз тоткалы бик матур бер баскыч күрдек —ул х өскә таба менеп китә —Айда! — диде бер малай өскә күрсәтеп. Кара < син аны, безнеңчә әйткән була бит, белә микәнни? Менә дә башлаган идек, «кудый!> дип кычкырды бер усал тавыш. Шундук шыбырдашып g кире коелдык. Әтәй килеп житте.
— Әллә кая чабып, күп күренеп йөрмә, урынына мен дә ят,— диде. Сәндерәгә менеп кунаклагач, баш очындагы бәләкәй тәрәзәдән ка- < pan бара башладым. Кин дә булса була икән бу идел. Аны йөзеп чыга алучы берәү дә юктыр. Әллә кайларга жәелеп аккан су да су. Безнен * авыл уртасында ике су бергә кушыла, алар икесе ин шәп булып ташы- о* ган язда да бу хәтле кин жәелә алмыйлар. Ерак аргы якнын сөзәк * ярында агачлык күренә — бездәге шикелле таллыктыр инде ул... я
Шул чагында безнен тирәдә ниндидер ят тавышлар ишетелде. Кем- < дер билит дигән сүзне юан аваз белән ачулы итеп кабатлый Баягы s малайларның кайсыларыдыр, каядыр шым гына кача барганы күзгә s чалынды. Нәрсә икән дип, башны аска сузарга гына уйлаган идем, ан- к нан бик куркыныч бер баш күтәрелде. Ялтыравык кара күэрикле = ак картуз кигән, маңгай уртасында озынча түгәрәк медале, жил- кәләрендә үрәтникнеке төсле пагуны бар. Анар аксыл жефәктән үрелгән әллә нинди бау беркетелгән, өстендәге күк киеменең жиз төймәләре елкылдап тора. Күзләре шул төймәләрдән дә олырак булып акайган, мыегы шитыйна шикелле тырпайган — котлар да чыккыч. Яман да усал эт ырлагандай карлыккан тавыш белән нәрсәдер кычкырып жибәрде бу миңа. Куркудан капчыкка кереп китәрдәй йомарланып, түр почмакка сеңдем. Тагын әллә нәрсәләр жикеренле дә күренмәс булды. Аста әтәйне шундый ук әшәке тавыш белән сүгәргә тотынды ул баш.
— Баранчук кенә бит... сапсим малинки-н!— дип. мескен тавыш белән ялварганы ишетелде әтәйнен Аннары аны каядыр алып киткәннәре күзгә чалынып калды. Мин бөтенләй коелып төштем: «И ходаем, кая алып киттеләр икән аны? Ни гаебе бар икән? Мин нишләрмен инде?.. Өтермәнгә утыртмасалар гына ярарые...» дип уйлыйм. Күзләр-дән яшь шыбыр-шыбыр коела. Тавыш белән еларга куркам. «Бетте баш, бетте баш!.. Менә енна чит!..» Бүтән бернәрсә уйлый алмыйм, төшеп әтәй артыннан йөгермәкче булам.
Ярый әле, озак та тормыйча, әтәй үзе килеп житте Йөзенә ачу чык кан. күзләре очлайган Юпь-юеш битләрем белән ана сыендым.
— Әтәй! Әтекәем! Мин инде сине гел алып киттеләр дип, котларым очканые...
— Нәгаләт суккан жаннар! — дип сукранды ул.— Тоймыйчарак калдым аны. Шул бнлит бәласе инде... Тәки алдырдылар...
Ул көнне мин сәндерәдән бүтән төшмәдем Икенче көнне бу явызларны тагын күрдем — алар икәү икән Кешедән-кешегә тукталып, берсе шул әшәке тавыш белән бнлнт сорый, икенчесе әллә ниткән тимер каптыргыч белән шул билитны пытырдатып, иясенә кире бирә Бу юлы инде безгә кагылмыйча уздылар, шуннан соң гына эчкә жылы керде. Алар күздән югалгач, идәнгә төшеп, бик кирәкле жиремә барып килдем. Кичәге малайларны да күз белән генә эзләп караган идем — берсе дә күренмәде, билитсыз булгач, төшереп калдырдылар мнкзнни сон’ .
Тагын бер тәүлектән артык баргач, без дә төштек. Әллә ничәмэ napaxvT туктаган әллә мичә пристаньның берсеннән үргә таба күтәрелеп, йомры таш җәйгән шәһәр урамына килеп чыктык. Андагы шикелле олы таш йортларны минем әле гомердә дә күргәнем юк иде. Әтәидән сорадым, Пирме каласы диде. Шул хәтле йортлар, урамнар, тыкрыклар, җигүле атлар, жәяү йөрүчеләр күп — күз күреме җитә торган түгел. Ялгыз булсаң, шундук адашып каласы!..
Ничәдер урамны аркылы узып, чамасыз олы ак багзалга килеп кердек. Аның зур-зур тәрәзәләрен, кырыйларындагы һәм эчендәге таш баганаларын санап бетерә торган түгел «Багзал» дигән сүзне ишеткәнем бар иде — шушындый була икән инде ул. Без аның эчендә озак тормадык. Бәләкәй генә бер ачык тәрәзәгә килеп, әтәй билит сорады, янчыгыннан акча чыгарып түләде, тәрәзәдән сузылган ике катырка кисәген шул ук янчыгына салып, эчке кесәсенә тыкты. Аннары багзалның пуез китә торган ягына чыктык, анда чыгу белән иң элек чуен юлга шаккатып карап калдым. Сәер. Бер дә мин уйлаганча түгел икән. «Чуен юл» дигәч, мин аны кара-каршы ике арба узарлык киң итеп тоташ чуен җәелгән, өсте көзге күк ялтырап торган шома юлдыр, машина шуннан челтерәп кенә йөреп торадыр дип күз алдына китерә идем, ә ул тар гына ике рельс икән.
Мин шулай аптырап торганда, нечкә генә тавыш белән кычкырта- кычкырта, чуен машина үзе парларын бөркеп, каядыр узып китте. Ай- яй. зур була икән ул! Шул тар гына чуен тасма ничек күтәрә икән аны?..
Әллә нихәтле сораулар белән әтәйне йөдәтергә туры килде. Ачуланмады тагы. Әз генә көлемсерәде дә барын да әйтеп бирде. Әнә ничек икән! Рельсларны башта бик нык итеп бер-берсенә тоташтыргач, аннары тип-тигез итеп жәйгән шпалларга беркеткәч, бер урыны да кыл- жый-мылжый килми торган юл өстеннән әллә ничәмә вагон таккан паравызлар да келтерәп кенә йөрерлек була икән!..
Озакламый безгә дигән пуез килде. Артка ук йөгереп, бер яшел вагон баскычына туктадык. «Читбирти класс эздич?» — дип сорады әтәй. Юлчылар белән этешә-төртешә эчкә кердек, тиз генә урын алып та өлгердек. Мондагы <читбирти»нен сәндерәләре өч катлы икән, без уртадагысыиа эләктек. Ул тоташ сәкеле, ятарга иркен булып чыкты, егылып төшү куркынычы да юк.
Халык урнашып, байтак көттергәннән сон пуез «гөлдерт!» иттереп бер тарттырып куйды. Сөрлегеп китүче малайлар да булды. Икенче тарттыруында әкрен генә алга тәгәри башлады. Пирме каласыннан чыгып киттек... Түшкә ятып, тәрәзәдән карап барам. Машина кызурак киткән саен куе нарат урманы яшел ташкын булып безнең өскә ыргыла төсле, чыбыклы баганалар каяндыр чабып килә дә кинәт егылып китә, шырпы тартмасыдай гына булып юл буена кунаклаган бәләкәй сары өйләр ничектер янга борылып кала шикелле. Сәер икән бу чуен юлдан барулар...
Дүртме, бишме көн барсак та, телгә алырдай яңалык булмады. Ике билит алгач, качып-посып маташырга да туры килмәде. Тик тамак ягы гына койтыланды. Өйдән алып чыккан ашъяулыктагы ипи катып-кү- гәреп бетте- яшькелт черек сипкән төс керде. Әле һаман бетмәгән ит тә әллә ничек йомшап, исләнеп китте, авызга алырлык тәме калмады. Әтәй нишләптер яңа ипи алып керми...
Бер көнне сәндерәдә эч чурлап ятканда, иң югары шүрлектә бер кыерчык ак ипи кисәге күзгә чалынды. Әтәй астагы кешеләр белән сөйләшеп утыра иде, берсе дә күрмәгән арада гына мин ул кыерчыкны үренеп алдым да урынга капланып чәйнәргә тотындым. Теш үтмәслек шатырдап каткан, үзе тач тоз булып чыкты ул. Бер дә безнең як калачы тәме килми... Кимереп-кимереп азапландым да кире урынына озат
тым. Пычак белән эстен кырып, чәйгә жебетеп ашасаң, үзебезнең ипн лутчырак...
Шул урта сәндерәдә ятып бара торгач, күрше бүлемтектәге бер малай белән дуслашып киттем. Ул елмая, мин елмаям. Әй сөйләшәбез шунда икәү генә яткан килеш: ул урысча, мин татарча. Бар да аңлашыла тагы. Бер мәлне бу миңа ниндидер бәләкәй генә ясмак-йомры ф нәрсә сузды, үзе дә шундый ук берне авызына капты. Мин дә тешләп _ караган идем — бик тәмле булып чыкты бу. Бармак битләрен ялый- < ялый, башны селки-селки ашап бетердем. Рәхмәт әйтүем инде, янәсе. < Минем генә бирер әйбер юк. Тагын берхәтле «сөйләшеп» уйнагач, теге ж кырыйдагы анасыннан сорап алды да янә бер түгәрәк телем сузды бу < миңа. Монысы аксыл-кызгылт төстә, тәме дә бүтән. әзрәк шытырдап та ь кунган сыман. Шулай да ашамаслык түгел. Моңарчы күрмәгән яңа п ризык бит, теге малай шикелле итеп чәйни-чәйни озатып жнбәрдем. С «Кусно. кусно?» — ди бу миңа Ни дигән сүз икәнен белмим, белмәсәм 3 дә «кусно-кусно» дип кабатлыйм Шуннан соң ул миңа тагын калынрак бер телем сузды. Минем баш күккә тиде. Сәндерә кырыеннан аска сузылдым да «Әтәй. карале, минем нәрсәкәем бар? Теге малай бирде. » * дин мактанып та алдым Мин әтәйгә шактый ияләшеп барам буган хә- ь зер, ничектер үзем дә сизмичә иркәләнә дә башладым төсле. Бу юлы да * шул ук кыланыш белән әлеге күчтәнәчне ана суздым. Кулына тотып х каравы булды: <
— Кит аннан! Авызыңа кабасы булма! Дуңгыз колбасасы бит бу!— л дип атып та бәрде идәнгә Бармакларын оек кунычына сөртеп куйды = Аптырадым да калдым Кабасы түгел түгелеп дә, бер телемен ашап « бетергән идем шул инде Вәт чучка малайны, дуңгыз белән сынлаган „ икән мине!.. Билгеле, әтәйгә ләм мим ычкындырмыйча, эчтә әллә нәр- 3 сәләр булачагын көтә башладым. Харам аш — карын ярып чыга, диләр ич. Көттем-көттем, ярып чыкмады тагы, узды шул көйгә...
Юлда без Кәтримбур. Чиләбе, Омски. Навай-Николайскн дигән калаларны уздык. Вагоннан чыгып йөрмәгәч, мин аларны күрмәдем. әтәй әйткән буенча гына беләм . Әлеге дус малаем әнисе белән «Балутнын» дигән бер стансада төшеп калды.
Ахыр килеп, көннәрдән бер көнне без дә «Әижнрски» дигән стансада пуездан төштек. Аннары җәяүләп киттек. Җәйге эсседә кап кара тузанлы юлдан бара-бара оек-чабаталар күмер онына баткан төсле булды. Шулай унбиш чакрымнар (әтәй әйтүе буенча) барганнан соң, «Мөхлнсун шахтысы» дигән җиргә килеп життек. Бу сүз мина ничектер «Мохлисулла шахтысы» дигән күгрәк яңгырады. Авылда Мөхлис абый бар бит безнең. Янәсе, без шуның мондагы шахтысына киләбез, таныш жир шикелле тоела!..
«Шахты» дигәннәрен дә шунда ук күреп алдым Берничә төштә тактадан дүрт почмаклы итеп ясап менгергән биек маш, өскә калкыган саен нечкәрә бара, әзрәк мәчет манарасына охшаган дип әйтергә дә була: югарыда тоташ ачык тәрәзәләре бар. Тик аннан, азан әйтеп торучы мәзин башы түгел, бик олы кара тимер кул асалар күренә, алар гел әйләнеп тора Шул машка тоташкан биек агач күперләр төрле якка сузылып китә Алар өстеннән кешеләрнең бәләкәй вагон тәгәрәтеп бар ганнары күренә. Бер тишеккә килеп җитәләр дә вагоннарын аударып җибәрәләр Аска «гөж-ж!» итеп кара күмер коела, эре кисәкләре әллә кайларга хәтле тәгәрәп китә. Шул күперләр астына чуен юл кергән, анда тимер әрҗәле зур зур вагоннарга күмер төйнләр. Шуннан арырак киткәч, бик биек көлсу соры балчык тавы күтәрелә, аны жир астыннан чыгарып өйгәннәр икән.
Без шулар тирәсеннән \ <ын. унынчы калуння дигән жнрдәге җитмеш бишенче баракка килеп туктадык. Ул нарат бүрәнәдән шактый
озынга сузып салган бер катлы йорт. Катып беткән агач баскычтан менеп, эчкә уздык. Әтәй, сәлам биреп:
— Хисаметтиннар монда торамы?—дип сорады.
— A-а, Пәрхулла абзый икән, вәгаләйкем сәлам, исәнлек-саулыкмы? Монда тора, әнә теге почмакта алар,— дип тезеп китте бер яшьрәк кенә, юка гәүдәле кеше.
Без зур мич артындагы шул почмакка юнәлдек, анда такта бүлмә бар икән, ишеген ачып эчкә кердек. Өстәл артында кыска сары сакаллы, жиз мыеклы, калку таза гәүдәле бер кеше чәй эчеп утыра, хатыны өстәлнең икенче читендә бала имезә. Икесе белән дә күрешеп алдык. Болар безнең якташ кешеләр булып, Югары Тәкәнешнең Бәһлүл малае Хисаметтин, ә хатыны — Мәгьмүрәттәй икән. Үземнең әнәй ягыннан кардәш тиешле кешеләр дә икән әле. «И-и, Гайшәттәй малае Шәйхелислам шушымыни инде ул? Ничек үскән!..» дип, Мәгьмүрәттәй аркадан да шапылдатып алды, шундук рәхәт булып китте. Эшерсен бөтенләй чит-ят жирдә түгел!..
Алар безне чәйгә утыртып, ил хәлләрен сораштыра башладылар. Үзләре унберенче ел ачлыгында Тәкәнештән китеп, төрле җирләрдә йөргәннән соң, монда килеп урнашканнар. Хисаметтин абзый күмер чаба, ә Мәгьмүрәттәй «халастуй» карый икән. Сүзләр сөйләшенеп беткәч, бүлмәдән чыгып, барак буена сузылып киткән озын сәкенең буш калган аргы башыннан урын алдык. Икенче кырыйдан да шундый ук озын сәке сузыла, анда да кешеләр ята. Ул кырыйны янәшә бүлмәдә торучы Хәҗвәли абзый дигән кешенең хатыны карый икән. Ике сәкедә алтмышлап кеше бардыр, шулар һәммәсе дә халастуйлар дип атала, буйдаклар булып чыга инде. Боларны мин әтәйдән сораштырып белдем.
Юлдан арып килгән килеш йокларга яттык, әмма төн буе күз йомылмады, кыскаяк сырып алды. Барак уртасында электр уты яна, шул ут яктысында да талыйлар, каһәр суккырлары, берсе-берсе бармак башы хәтле бар, әллә бәйләп симерткәннәр тагы. Монда аларны кибәк дип кенә йөртәләр, кандала дип әйтсәң, тагын да котырыныбрак кан талый бешлыйлар, имеш. Шулар белән сугыша-сугыша уйланып ятам: «Чит дигән җирләре шушы була микәнни соң инде? Ә бит авылда чакта, юлда килгәндә дә, нинди кызыктыргыч матур булып, сөйләп бе-тергесез шәп жир булып күренгән иде ул. Хәер, мин әле нәрсә белдем дә нәрсә күрдем соң? Ашыгып борын салындырмаска кирәк, иртәгә әллә ни төрле хикмәтләр ачылыр әле, барын да карап, белеп, сокланып йөрермен, аннары бөтенесен тезеп-тезеп түтәйләргә хат язармын...»
Яңа дусларым
Иртәгесен әтәй Хисаметтин абзыйга ияреп, эш белешергә киткән иде, кичкә хәтле йөреп тә керешә алмыйча кайтты. «Эштигер» дигән нәчәлник сөйләшергә дә теләми ди. Сугышка алынудан качып килүчеләр күп икән, шундыйлар майлап-җайлап урнашу аркасында кешене кая тыгар урын юк, имеш. Икенче, өченче баруында да буш кайтты. Шулай ун көнләп йөргәннән соң, Дусай Тәхәү дигән әртилшек белән көчкә управләюшигә кереп, «Мин иске забуйшек дип, моннан киткәнемә әле ике генә ел дип, зинһар, читкә какма дип, первай бух, ыфтаруй тый дип, вәзми пажалыста!..» дип, бүрек салып, баш иеп ялваргач кына алганнар.
Ул көннәрдә безнең тамак ягы да кысылып киткән иде: ипи дә чәй, ул да Хисаметтин абзый биреп торган акчага. Ә плитәдә кайнаган кәстрүлләрдән итле аш исе бөтен барак эченә җәелә, шундый тәмле 34
5улып борын эчләрен кытыклый, теш төпләре, тел өсләре кычынып, авызга су тула. Үзендә булмаганда кеше ашы нигә шулай тәмле булып гоела торгандыр ул?..
1 Хәзер инде без дә рәтләнеп киләбез. Әтәй көн саен кап-кара булып шахтыдан кайта, чоланга кертеп коптилкасын элә дә эш киемнәрен чишенеп, ишегалдында бик озаклап юына, мин ана су сибеп торам. Кү- < мер тузаны битләренә-муеннарына гына түгел, бөтен тәненә кап-кара с булып утырган. Аны юыл төшерер өчен әллә нихәтле гомер кирәк. < Шулай да ярты гәүдәсе барыбер кап-кара килеш кала. Анысын инде < атнага бер тапкыр сигезенчә шахты мунчасына баргач кына җебетеп х була. <
Озакламый әтәй «абансы» да алды, бер потлы ак бәз капчык белән крупчәтке оны да күтәреп кайтты. Мәгьмүрәттәй аннан мамык күпчек- ч 4тәй күпертеп ап-ак калач пешерде, шул ук камырдан вак кабартма да « ’салып ашатты. Плитәдә безнең дә кәстрүл бар хәзер, эчендә тан ите з кайный! <
Урамга чыгып, малайлар белән дә аралаша башладым. Безгә оры- 1нып кына торган җитмеш дүртенче баракта Җәгъфәр дигән малай * ‘тора икән. Ул мине күршеләрендәге «Якупка» белән таныштырды. Бу °- 1озын сары чәчле, сары кашлы, сары керфекле малай булып чыкты i Күзләре күк ташыяк төсле, борыны да бик шәп, төс-бите зерә ачулы = карый, үзе бик әтчәйни икән — сугыш чукмары ди. Аларга ияреп кит- < кәч, Янка дигән поляк малаен да очраттык, монда андый халык табар 2 I икән, минем ишеткәнем юк иде. а
Аннары без, чуен юлын аркылы чыгып, вак куралык арасындагы х сукмактан унсигезенче баракка төшеп киттек. Ул яшел үзәндәге сирәк ® карагайлар күләгәсендә утыра. Анда Һади. Шәмсемехәмәт. Фәтки ди- g гән малайлар тора икән. Һадие безнең яктагы Алкин авылыннан, Шәмсемехәмәт — Казаклардан булып чыкты, гел үзебезнең авыллар белән очрашкан күк булдым. Фәтки генә Өфе ягыннан икән, Җәгъфәр белән якташлар. Без алар белән җыйнаулашып «Дәлни атбут* дигән җиргә киттек, анда җиләк бар, имеш. Үләннәре шытырдап кибеп беткән яланнан бер чакрым барганбыздыр, чокырлар-канаулар чыктык, ичмаса, бер тамчы җиләк тапмадык. Кайтканда бик эсселәгәч, су керәсе килгән иде, малайлар минем ул сүздән кычкырып көлделәр генә. Үрдәк чумарлык су да юк икән монда! Әллә кайда «вадакачка» бар, имеш, баракларга суны шуннан «вадавызлар» ташый икән...
һаман таныша барам чит дөньясы белән, белеш-танышлар да күбәя бара, урыс малайлары белән аралашырга да бик курыкмыйм хәзер. Хәтта, ду килеп тиргәшә-талаша. кузналы уйныйбыз Оста бәрүчеләр өемне кырып кына сала, ә мин бөтенләй рәтләп бәрә белмим, бнтогым ^ллә кая читкә барып төшә. Безнең авылда мондый уен юк шул, курин уен булмагач, осталык га жнтмн Минем ку пиши бик тиз отып бе« терәләр, аның унысы бер тиен тора, ә минем акча юк. Бигрәк тә Вахрушев дигән олы малайга ачу килә. Ул гел хәрәмдәли. Мине генә түгел, бүтән бәләкәйрәк малайларны да алдап ота Без җыйнаулап аның белән талаша башлыйбыз. Миңа ул «татарчонок!» дип кенә кычкыра, минем кырган баштан «гололобый’» дип көлә. Әй ачу килә дә сон Үзләреннән ишеткән әшәке сүзләрнең барын да әйтеп бетерәм. Нәкъ үзләренчә бөтен «тәшдитэләрен китереп әйтергә тырышам Алпары килеп: «Атса ыскажу» днп тә куркытып куям, ыржаеп кешни генә теге...
Рус теленнән беренче сабакны шулай урамда ала башладым һәм озакламый әзме-күнме сукаларга да өйрәнеп киттем.
Бер көнне без. бнш-алты малай, уйный-уйный. үзебезнең «днсәтн колоння»дән шактый читкә чыгып киткәнбез. Анда чыпчык кузгалагы табып, шуны чәйнәргә, кулга җыярга тотындык. Көтмәгәндә өскә таш ява башлады. Карыйбыз — кем атканы куренми, ә таш — агач склады
почмагыннан оча. Без дә шул якка атарга тотындык. Шуны гына көт- кән шикелле, склад почмагыннан унлап малай чыкты, тагын да ныграк яудыра башладылар. Поляк малае Янка: «Ребята, наших бьют!»—-дип кычкырып җибәрде. Шул арада каяндыр Якуп күренде, килешлн үк бөрмәсенә кыстырган күлмәк эченә таш җыя килә. Аның артыннан Вахрушев белән Фәтки, аннары Миткә белән Җәгъфәр йөгерә. Безнекеләргә дә гайрәт керде хәзер, таш тондыра-тондыра әллә ниләр кычкырып, алга ыргылалар. Якуп ин алдан бара, аның аткан ташлары теге! малайларның я корсагына, я чәкәненә эләкмичә калмый. Иң арттан мин дә йөгерә.м, мин дә аткан булам. Безнең як һаман күбәя, яңадан-1 яна малайлар өстәлә бара. Теге якның да көче артты хәзер. Безнең алга бару тукталды, ике арада «позиция сугышы» китте. Таш ява, сүгенү, сүзләре ява:
— Бей седьмовских!
— Колоти десятских! — Тагын әллә ниләр, әллә ниләр. Ике яктан да егермешәрләп малай/ шулай бер-берсен куркытып, бер-беренең башына таш томырып, бер урында таптана...
Менә бер заманны Якупка алга сикереп чыкты да, маңгаена чуалып төшкән сары чәчләре арасыннан күк ташыяк төсле күзләрен акайтып, кул болгый-болгый:
— Ай-да, робята, в штыки! Урра!—дип кычкырып җибәрде. Үзе алга ташланды. Аның артыннан бөтен «гаскәр» ташкындай ургылып, тегеләр өстенә китте. Нихәтле нык торып, янап маташсалар да, тезләре сыеклана башлады: әкрен-әкрен чигә барып, баракларга җитәрәк бөтенләй чәчелеп беттеләр. Ә без «дошманны» җиденче шахтага хәтле куган җиңүчеләр булып, бер дә әкәмәт кукрайган кыяфәт белән үзебезнең унынчыга кайтып кердек. Якупның маңгай читендә мөгез бар, беләгендә кан табы күренә. Вахрушның тезенә таш эләккән — җиңелчә генә титаклап кайта. Нишлисең бит, андый гына була инде ул — батырлар ярасыз йөриме соң?
Бу — «десятскилар белән седьмойлар сугышы» дип атала икән, инде әллә кайчаннан бирле шулай бара, имеш. Элегрәк хәтта олылар да катнашкалый торган булган. Ә нәрсә өчен? Ни бүлешәләр?—анысын беркем дә белми...
Мин дә кеше рәтенә керә башладым бугай: малайлар да артык тен- кәгә тими, урысчаны да көннән-көн арттырыбрак сукалый барам, кузнаны да әз-мәз белебрәк сугам хәзер — көн саен бер кесә оттырып кермим Оттырсам да бик ис китми — алырга акча бар. Ник дисәң, мина хәзер барактагы шахтерлар хат яздыра. Язган саен биш тиен бирәләр! Шул хәтле күп акча бит ул — минем инде әтәй күптән түгел алган бәләкәй сандык төбендә бер тәңкәдән артык акчам бар! Кайтканчы күпме булыр икән ул, ә? Читтән кайтасы кеше бит мин!.. Хатны авылда, чакта ук яза идем, бигрәк тә, сугыш башлангач, солдатка җиңгиләр' өйләренә алып китеп, бөтен зар-интизарларын, сагыну тулы җырларың кәгазьгә тездерәләр дә, бәрәңге дучмагымы, бөккәнме, нарапыймы. күмәчме, бер дә булмаса арыш ипие беләнме чәй эчертеп, хәзинәләрендә булганы белән сыйлап та җибәрә иделәр. Кайберсе, «кул ялың булыр, ылан» дип, ике тиен акча да бирә Ә монда — биш тиен! Бигрәк жәлләми бу шахтер акчаны. Әйтерсең күмер урынына көрәп кенә ала! Мин, югыйсә, бер дә нәфсемне сузмыйм. Үзләре этеп-төртеп бирәләр. Ул яхшылыклары өчен кат-кат рәхмәт әйтергә генә кала. Шуның аркасында эрбет чикләвеге кесәдән өзелми минем хәзер...
Җәйнең бик эссе көннәре башланды. Себер булып Себердә дә шундый эссе булыр икән! Бездәге урак өсте вакытларыдыр инде бу. Барактагы кыскаяк тагын да чамасыз котырып китте, һич чыдар әмәл калмады, кем кайда урын тапса, шунда йоклый. Без дә күршедәге станка башына чыктык, бүтәннәр дә менде. Бер-ике төн генә кунган
идек, кибәк анда да күчеп өлгерде, тагын безне үрле-кырлы сикертә башлады.
Шул көннәрдә мин бик каты авырып киттем, дөньяның бер кызыгы калмады, урыннан кузгаласы да килми, тамактан аш та үтми. Әтәй минем өчен бик хафага төште, эштән кайту белән гел янымда утыра. Мәгьмүрәттәй дә кайгырта, төрле тәмле нәрсәләр пешереп, сән ф дерәгә менгерә. Ике-өч көннән сон бәген тәнне кызгылт тимгел басты с Мәгьмүрәттәй моны күргәч: «Олан, кызамык чыккан сипа!» — диде < һәм әтәйгә кипкән чия табарга кушты, шул бик файдалы була, имеш. < Әтәй ул чияне каяндыр икенче көнне генә табып кайтты. «Кыш урта- х сында кура жиләге» дигәндәй, Себер жирендә алма да, чия дә үсми < икән бит. Күрәсец, аны әллә кайдагы жылы яклардан китерәләрдер ; инде. Шул чияне кайнатып, каты чәй белән бергә атна буена эчә торгач, файдасы булды тагы: әкренләп тамакка ашый башладым, аякка « бастым, сәндерәдән дә төшкәләп йөрим инде. Әтәй дә сөенеп эндәште з
— Куркыта яздың бит, улым,— дигән булды ул һәм аркамнан сөеп < куйды. Шунда белдем әтәй яхшы кеше икән безнен—кайгырта да. ярата да белә икән!
Ә ул чакта балалар врачы дигән кеше булды микән? Никтер аның °- хакында Мәгьмүрәттәй дә, әтәй дә телгә алмады, әллә аны чакыртыр 2 өчен бик күп акча кирәк иде микән?.. х
s
Сәер өстенә сәер... =
Себернен кыска жәе шулай узып та китте. Инде иртә белән урамга чыксаң, ап-ак кырау төшкән була, ялан тәпи туңа, өскә дә бишмәт кияргә кирәк. Безнең янда гына унынчы шахтаның күмер эстакаты Кытайлар шунда жәй буе кызыл вагоннарга күл мәксез-нисез күмер төяделәр Хатын-кыз шикелле озын чәч йөртә икән алар, тик чәчләре баш түбәләрендә генә, толым итеп үрелгән дә шул түбәгә чорнап куелган. Ә баш артлары, маңгай өсләре чәч пәкесе белән ялт итеп кырылган. Алар көндезге ашларын шунда платформада гына ашыйлар иде. Зур кәстрүл әйләнәсенә биш алты кеше тезелеп утырган, һәркайсының кулында ике озын чыра. Шул чыралар белән кәстрүлдән дөге эләктереп алалар да авызларына озаталар. Без. малайлар, читтән бик сәерсенеп карап торабыз. «Кашык алырга акчалары юк микәнни?» — дип уйлыйбыз. Икенче бер вакытны аларның шул ук чыралар белән кәстрүлдән озын-озын токмачлар чыгарып ашаганнарын күргәч, мин бөтенләй аптырап калдым Ничек эләктереп чыгаралар? Ничек ул шуып төшеп китми?
— Макарон ашыйлар,— диде Якуп. Ул инде андый нәрсәләрне белә1 Озакламый моны Мәгъмүрәттәйләр шкафында миңа да күрергә туры килде нечкә курай шикелле эче куыш итеп катырган камыр икән ул Ничек шулай куыш итеп ясыйлардыр бер жирендә дә ялгаган, ябыш тырган эзен күрмәссең. Болай гына баш житәрлек түгел, берәр маши на ясап чыгара торгандыр аны! Хәер, өйдән чыкканнан бирле андый хикмәтләрне әзме күрдем инде мин пароход пар белән су өстеннән йөзеп бара, паровоз шул ук пар белән тар гына чуен юлы өстеннән тәгәрәп китә, шахта клите пар белән жнр астына кешеләрне алып төшә, аннан күмер күтәреп чыгара, моның да берәр пар машинасы бардыр әле. Ә менә самаварга көпчәк куйсаң, тәгәрәп китәр иде микән? Аның ла пары бик шәп бөркелеп чыга бит, кайчакта капкачын да күтәреп куя. дип уйланам Шулай да күп еллар узганнан соң гынә макаронның бик борынгы кытай ашы икәнен һәм алар моны үзләре уйлап
чыгарганын белдем. Уйлап табарга башлары җиткәч, ничек ашарга кирәклеген дә бик яхшы өйрәнгәндер инде алар...
Менә хәзер платформа өсләрендә шул кытайлар да күренми инде. Чуен юлның түбән ягындагы такта баракта торалар иде, ул барак хәзер буш. эче суык, без аның югары сәндерәсендә туңа-туңа кәрте сугабыз. Куллар, ялан аяклар күшегеп беткәч, өйләргә таралышабыз. Кая булды икән ул кытайлар: берәр җылы баракка күчтеләр микән, әллә илләренә үк кайтып киттеләр микән?..
Күчү дигәннән, андый хәл бездә дә булды бит әле. Озакламый кырпак кар төшкәч, безне дә 93 нче номерлы өр-яңа баракка күчерделәр. Баскыч сайгакларыннан алып бөтен идәннәре сап-сары итеп буялган. стеналары ап-ак известь белән агартылган. Кергәч тә уң кулда Хисаметтин абзыйлар бүлмәсе, сул якта зур плитә, аның артында тар озын чолан—шахтерка элә торган һәм юына торган җир. Уртадан узып олы якка чыгасың, каршы стенада ике киң тәрәзә, алар да ак буяулы. Уң якта да, сул якта да тоташ сәке, ул да ап-ак. ләкин буялмаган. Түрдә кырын сугылган такта — баш асты тәбәнәк булмасын, янәсе. Ике яктагы ике йөзлек буенда тәрәзәләргә яндаш ике аш өстәле, алар да сап-сары буяулы. Бөтен җир чиста, аяк-чуны ишек төбендә үк салып керәсе.
Без сул яктагы тәрәзә буе почмактан урын алдык. Менә монда инде кибәк таламаячак. Безнең авылдагы байлар өе шикелле бу! Алай гынамы соң? Күмерне китереп әрҗәгә аударалар, суны баскыч төбенә мичкә белән китерәләр, тик «патша җәяү йөри торган җире» генә тышта, буран уртасында...
Урамнан караганда бу барак та озын итеп салынган, тик ул кап- урталай икегә бүленә, аның икенче башына үзләрендәге буйдаклар белән Хәҗвәли абзыйлар урнашты, шулай итеп, без хәзер икегә аерылдык—бүлем саен утызлап кеше. Мондый әйбәт, яна баракка күчү безгә шактый сәер тоелды. Ни дисәң дә, тегесе дә тормаслык түгел иде әле. Чынлап та. авылдан җыелган чабаталы татарны да әдәмгә санап, шундый яңа, әйбәт баракка күчерделәрме, әллә бу очраклы килеп чыккан бер хәл генәме? Баш ваттылар, төрлечә юрап карадылар һәм бик тә канәгатьләндерә торган әкияте дә табылды: «Шахта бае безнең татар кешесен бик ярата икән, «Алар төн-көн шахтадан чыкмый, бик күп күмер бирә, ә сугыш заманында күмер бик кирәк, шуңар күрә мин аларны әйбәт баракка күчерәм», дип әйткән, имеш. Дөрестер дә шул, аның фамилиясе дә безнеңчә бит — Мөхлисун...» дигән сүзләр китте. Ә язга таба күмер таулары иске платформага сыймый башлагач, безнең теге баракны сүтеп ташладылар да яңа, киң платформа кордылар...
Әмма ничек кенә булмасын, без кышка яңа, якты, җылы баракка күчеп калдык. Монда торуны чит рәхәте күрү дисәң дә ярый. Бу инде безнең өй шикелле җиргә баткан таш чокыр түгел...
Авылдан килгән чабата әллә кайчан тузган иде инде. Кар яугач, әтәй киез итек алып бирде. Ул.ниндидер сыек кына нәмәрсә тоелса да, тула оек белән киеп җибәргәч, ярыйсы булды тагы. Ә бишмәт әйбәт әле, ертык-тишеге артык күренми. Башка бозау колакчын да алып кайтты әтәй. Менә шуларны киеп, Мәгьмүрәттәй тегел биргән бәз букчага Коръән белән кәгазь-карандаш салып, мәдрәсәгә укырга киттем. Себер хәтле ерак читкә килеп укучы шәкерт булам мин хәзер!
Мәдрәсә дигәннәре безнеке шикелле озынча бер баракның яртысы булып чыкты. Икенче яртысында Әхтәм мулла дигән хәзрәт бала-чагасы белән тора икән. Ишектән кереп өсне-аякны салу белән, мин монда безнең як мәдрәсәләрендә булмаган сәер яңалык күрдем: малайлар- кызлар бергә укыйлар икән, барысы да кара парта арасында утыралар. Түр стенада кара такта. Менә сиңа кирәк булса! Бу ничек мәдрәсә 38
булсын инде? Түгел икән шул, «мәктәп» дип атыйлар икән аны, сабакны да «дәрес» дип йөртәләр. Минем таныш малайлар — Фәтки, Һади, Җәгъфәр, Шәмсемехәмәт, Сәмиләр дә укырга килгәннәр. Якуп кына күренми — ул йөрмәскә булган, имеш, өстенә юк ди.
— Син кайсы сыйныфка килдең, Шәйхел?—дип сорады Җәгъфәр
миннән. Аптырап калдым, «сыйныф» дигән сүзе нәрсә икән, ишеткән ф юк бит... с
— Мин былтыр ук коръәнгә кергәнием инде,— дидем. ?
— Алайса, син өченчегә — безнең белән,—диде Сәми.— Давай, 5
утыр, минем янда урын бар. “
Гомеремдә беренче мәртәбә парта арасына кереп утырдым. Букчам- £ дагы Коръәнне парга өстенә ачып салдым. Сәми белән бергә туры килү JS яхшы булды әле. Ул минем якташ малай, Югары Арбашныкы, шуның >• өстенә безнең әтәйләр күптәнге дуслар булып чыкты Корбан бәйрә- | мендә без аларга кунакка да бардык. Алар монда әллә кайчаннан бир- £ ле торалар икән Өй эчләре тулы бала-чага, барысы да кызлар. Бу— * бердәнбер малай. Атлары да бар. атасы шуның белән баракларга су ♦ ташый икән. Сәми миңа караганда тәбәнәгрәк буйлы, бер яшькә бәлә- ь кәйрәк тә, ә үзе инде әнә коръәнгә төшкән! «Р» хәрефен сакаулабрак * әйтсә дә, урысчаны бик чиста сөйләшә.
Рәтләбрәк карасаң, монда төрле яшьтәге, төрле сабактагы балалар < бер тәртип белән утыра икән; иң алда, кара такта каршында ук — бе- s ренчеләр, алар артында — икенчеләр, ә без аларга каршы сул яктан утырганбыз, безнең уң якта ике партада дүрт олы кыз утыра— алар - дүртенчеләр икән. Бүлмәсез-нисез бер өй эчендә дүрт сыйныф'
Түрдәге почмакта ике яктан чаршау белән әйләндерелгән кечкенә » генә бүлмә сыман урын бар — анда хәлфә абзый тора икән. Мин шу- 3 лай дигәч, малайлар көлде: «Ник хәлфә булсын ул, мөгаллим абый!» — диделәр. Озак та үтмәстән, менә шул кеше чаршау артыннан килеп чыкты. Бөтен бала «дөбер-р» килеп аягүрә басты. Сәми мине дә төртеп торгызды.
— Исәнме, балалар!—диде ул бер дә ачылмый гына —Беренче дәрес көнегез мөбарәк булсын'
Аннары утырырга кушты. Без тагын дөбердәшеп утырдык Гел сәер: парталы, кара такталы мәктәбе дә сәер, малайлар, кызлар бергә укуы да сәер, мөгаллим дә сәер, әйткән сүзләре дә сәер. Шундый озын, ыспай буйлы, артка тараган кара чәчле, баштанаяк шәһәрчә киенгән, хәтта күз камашырлык чиста ак күлмәгенең кайтарма якасы астыннан җем- жем кара ефәк таккан (галстук икән ул) —бай баласыдай бер егет, шундый олылаган кыяфәт белән без чүпле борыннарга «Исәнме... мөбарәк булсын...» дип, баш иеп торсын, имеш! Моңарчы миңа «гыйлем үгрәткән остазларым» берьюлы күз алдыма килде. Иң алда Югары Тәкәнешнең Нәкыйп хәзрәт күренә. Майлагандай шома түгәрәк битле, кыска түгәрәк сакаллы, түгәрәк чалмалы, үсеп килә торган түгәрәк корсаклы ул. Әллә ничә кат мендәр өстенә түгәрәк булып утырган килеш, бездән кичке сабак тыңлаттыра.
— Әй, хәсис, тагын өйрәнмәдеммени сабагыңны? — ди. Үзе каурый белән тешен казый, үзе көлемсерәгәндәй итеп кенә: «шул кол һу алланы да белмәгәч!» дип, кыска түгәрәк бармак очлары белән генә маңгайга төртеп жнбәрә.
Аның артында: майланып беткән жиләнле, кергә каткан чалмалы, кыршылган иске читекле, жнлпер сакаллы карт Афзал хәлфә шулай ук мендәр өстендә утыра. Кулында озын юан чыбык анын.
— Ятыгыз өчегез дә, хннзнр дуңгызлары! Сасыклар!—дип кычкыра ул. Гыйлыкай дигән малайның итегенә «олтан салышлы?» уйнаганда оз генә якалашын киткән идек. Хәзер шуның рәхәтен татыйбыз.
Афзал хәлфәм артында, колга башына чалма киерткәндәй, нәзек озын буйлы, җилкә башына каккан тар тактадай җансыз озын куллы, нәзек озын муенлы, чүрәкә борынлы, салынкы озын мыеклы, озын нечкә сыйраклы, чалыш-чолыш аяклы кыяфәте белән үзебезнең авылның Гаяз хәзрәт басып тора. Ул беркемгә кизәнми. Гыйльметтин беләи миңа салам көлтәләргә, абзарын әрчеп чыгарырга гына куша. Аннары чүнниктә утын вакларсыз, ди...
Юк, мин боларны бер дә көлеп, мыскыллап язмыйм. Малай күңелдә сеңеп калган сурәтләрен генә бирәм. Бу мөгаллим абый да, бәлкем, шулай күңелгә кайсыдыр ягы белән сеңеп калыр. Ә хәзергә ул сокландыргыч ягы белән генә күренә әле.
Башта дүртенчеләргә, аннан безгә коръән сүрәләре буенча дәрес бирде, шаулашмый гына укырга кушты. Кулындагы кенәгәсе буенча исем-фа мидияләребезне барлап чыкты. Аннары, беренче-икенчеләр янына китеп, аларны да барлаганнан соң, тактада төрле хәрефләр күрсәтеп, китапларыннан укыткалап, кат-кат төшендерде дә дәфтәр бите тулганчы шул хәрефләрне язарга кушты. Беренче-икенчеләрнең парталары ни өчендер тәбәнәгрәк итеп ясалган иде, мөгаллим абый парта саен аларның, баш очларына иелә-сыгыла, ничек язганнарын тикшереп йөрде Билгеле, гел аны күзәтеп кенә утырмадым мин, бирелгән дәресне ике-өч кат укып чыктым, аннары яндагы малайлар белән чыш-пыш килеп, карандаш очлаган булып, пәкеләр күрсәтештек. Хәер, алар күрсәтеште инде, минеке юк иде Сәминең әллә ничә балык сурәте төшерелгән калай саплы пәкесе бар икән, ул миңа шуның белән оч- латты. Аларның карандашлары да алты кырлы, шәмәхәләре дә, ике башлылары да бар. Ә минем берәү генә, ул да йомры — ике тиенлек карандаш Бакчи, шуңар да баш җитмәгән, нигә инде төрлесеннән алмаска? Югыйсә, сандык тулы акча ич минем! Ярар, иртәгә килгәч, күзләрен ут итәм әле мин аларның!
Мөгаллим абый безнең янга килде, бирелгән сүрәне тыңлатты. Мин дә шул ук дәресне шартлатып укып бирдем, кешенекеннән бер дә ким булмады, мөгаллим абый туктатмый тыңлады да: «ярый-й» дип кенә, кенәгәсенә билге төртте. Шул чакта дүртенче кызларыннан берсе почмактагы чаршау артыннан чыгып, кыңгыравык шылтыратты.
— Тәнәфес, тәнәфес! — дип бөтенесе шау-гөж килә башлады, һәм урыныннан кузгалды Бу да бик сәер — мәдрәсәдә күпме укып, бу сүзне ишеткәнем юк! Мөгаллим абый үз ягына кереп киткәч, бөтенебез дәррәү күтәрелеп тышка чыктык та ничәдер минут уйнап кердек. Монысы да сәер. Баш калкытмый сабак укып ятканда, ду кубып урамга чыгып кит. имеш! Кайсы мәдрәсәдә мондый хәлнең булганы бар?
Ярар, уйнап кердек, утырыштык, икенче дәрес башланды.
— Хәзер безгә имля була, имля! — дип пышылдашты малайлар. Каләм караларын алып, дәфтәрләрен ачып салдылар. Тагын гаҗәп: нәрсә икән ул «имля»? Каян белә болар барысын да? Сәмидән сорадым
— Ну, диктовка яздыру инде! — диде ул.
— Ә диктуфкы нәрсә?..
Ул миңа шактый озак карап торды... «Күрегез әле бу миңгерәүне» дип көлгән төсле иде аның күзләре.
— Әйтеп яздыру, алай булгач! — диде ул пышылдап кына.
Башкалар белән зшен бетергәч, укытучы безнең янга килде. Барыбызның да имля өчен аерым дәфтәр, кара-каләм барлыгын тикшергәч, ашыкмый, пычратмый гына уйлап язарга кушып, имлябызның исемен әйтте «Тырыш шәкерт». Ул аны, партадан партага йөри йөри, тагын бер тапкыр кабатлады. Аннары, юл башыннан язарга кушып, кулындагы китапның правила 1 кыстырган җиреы ачты да яңа сүзләр әйтте. Ул
1 Правила — линейка.
беренчеләрнен сабакларын күзәтеп, парта араларыннан әйләнеп килүгә, мин инде әллә кайчан язып та куйдым
Инде ярты битне узып киткән идек. «Фәритнең китап һәм дәфтәрләре һәр вакыт тапсыз вә керсез булыр...» дигән сүзләрне язып бетергәндә, мөгаллим абый; «Я-ле, яңа шәкерт, синең хәлләр ничек икән?» дип, яныма ук килеп басты. Басты да, әчмуха минут уздымы-юкмы, ми- ♦ нем партадагы бармакларга «шык!» итеп линейка кыры белән китереп с тә сукты. Ручка кулдан сикереп, дәфтәр битен буяп, идәнгә барып < төште.
— Бу нинди тәртә буе хәрефләр? — дип кычкырды ул кызып.— ~ Мондый язу буламыни? Төш беренчегә! — Имән бармагы белән төртеп, - түбәнге парталарга күрсәтте. <
Минем, һични аңламый башны түбән салып, мескен генә күчеп £ утырганны бөтен мәктәп карап торды. Ярын әле, көлүче булмады, нигә- Sg дер барысы да тып-тын. Бер ягымда нәкъ чыпчык күкәе төсле сипкел 3 ле, чи борынлы бер малай, икенче ягымда нәкъ тәкәрлекнеке шикелле < нечкә, чиялак тавышлы бер кыз. Икесенә дә, күп дигәндә, жиде-сигез ф яшь булыр. Ә мин хәзер унбер тутырып килә торган олы малай, шул көзге чебешләр арасында оялмыйча утыр, имеш! Парта арасына рәтләп £ сыеп та булмый, аяклар әллә кая сузылып чыга... =
Ул көнне мин тагын пиләр укылган, күпме утырылганны хәтерли = алмадым. Бөкшәйгән баш белән, кеше ни кыланса, шуны кыланып. * кыңгыравыктан соң малайлар киенә башлагач, мин дә киенеп урамга чыктым. Алар, йөгерешеп уйнашып, берсен берсе куа-ку-а чыр-чу ки- s леп, таралышып беттеләр. Ә минем беркая чабасы да юк, аяклар атлар * атламас бара. Баракка кайтасы да кнлмн, бу хәлне әтәйгә әйтәсе дә ® килми, куркам да... әллә нәрсәдән куркам... з
Ә мәктәптә яңа сабак икәнен белгәч, яңа укытучыны күргәч, нинди сөенгән идем Бактың исә, дөнья кайда да бер төсле нкән «Кая барсаң да бер кояш» дигәннең хикмәте шундадыр инде. Кадим мәдрәсәщөге Нәкыйп хәзрәт кулында таяк булса, яңача укый торган җәдит мәктәбендәге мөгаллим абыйда — үткен кырлы озын правила. Барыбер түгелмени?.. Бар микән бу дөньяда сукмый кыйнамый гына укыта торган берәр мәктәп? Юктыр, бер дә тукмаксыз гына безне‘ничек тыилатмак кирәк?..
Сүлпән генә атлый бирәм Маңгай эченә кургашын койган шөкелле. Бигрәк тә көтмәгәндә китереп сукты бит — үчле малвЛлар күк Бетең кеше алдында өченчедән беренчегә куып төшерсен әле' Хурлыгыңнан җир тишегенә керерсең! Әллә бармыйм микән моннан ары? Валлаһи. Ну үкенерне үзе дә яңа хәлфә' Шундук көләсе килде; үкенә пычәгым, күрмәгән ди ул синең күкләрне генә. Ике ятып бер төшенә дә кермәс. (Аннары бит әле, бармый нишли аласың? Әтәйгә нәрсә дип җавап табасың?..
Хәер, төптәң-жирдән уйласаң, монда мөгаллим абый гаепле дә түгел бугай Ул бит минем иске мәдрәсәдә укыганлыкны белми, берен чедән үк жәдиттә укыган дип уйлый торгандыр. Алай дисәң, чин дә гаепле түгел. Мине бит берәү дә язарга өйрәтмәде, мәдрәсәдәге бүтән малайлар ничек язса, мин дә тулардан күреп, аркылы торкылы сыз- галый башладым. Аннары әтәй хатларын күчереп, сугыштан килгән солдат хатларын укып өйрәндем Ул чагындагы гарәп хәрефе белән «без» дип язганда, кырын бер сызык сызып, астына бер, өстенә бер төртсәң шул житә иде. Ә мөгаллим абыйга һәрбер хәрефне китаптагы ча төгәл итеп, матур итеп язу кирәк нкән. Шулай рәтләп кенә аңлаткан булса, күңелдә бер үпкәдә туасы гүгел бит, югыйсә .
Сынык күңел белән шулай уйланып кайта торгач, кыерсыну-жәбер- сенү дигән нәрсә суына төште Әтәй үзе ишетеп тыкырдата башлама са, бу хакта ләм мим авыз ачмаска булдым Укуны ташлау дигән нәр
сә барыбер мөмкин эш түгел. Песием генә булып баракка кайтып кердем. Кайтып керсәм, безнең сәке буеңда Җыянша абый белән Хөснулла абый утыра. Шаклар да каттым! Атар да безнең янга килгәннәр. Минем бөтен хәсрәтләр бу сөенечтәг шунда ук таралып бетте. Өсне салу белән йөгереп килеп, икесен дә кочаклап алдым. Дөресрәге, алар кочаклады мине. Туганнар бит: Җыянша абый әтәйнең энесе, Хөснулла абый әтәйнең абыйсының малае. Кич белән әтәй эштән кайткач, ил хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, тамак туйдырдык. Без хәзер өстәлдә үзебез түгәрәк табын булып киттек. Сөйләүләренә караганда, өйдәгеләр, агай- эне. кардәш-ыру бар да исәннәр икән. Кыр эшләре беткәч, Җыянша абый читкә чыгасы иткән, безнең күк ул да атсыз-тунсыз кеше бит. Ә уналты яшьлек «егет» — Хөснулла абый аңар ияреп килгән.
Мөбарәшкә абый Мамадыштан ары беркая да чыкмаган, ил-җир күрмәгән булуыннан зарлана иде, олы малаен «Ерак күмер» хәтле ерак җиргә чыгаруы да шуннан икән. Хөснулла абый үзе үк: «Әтәй мине доньжа күрергә җибәрде, Л-аеш шулпасы эчеп кайтырга кушты», дип рәхәтләнеп көлеп утыра. Яратам шул Хөснулла абыйның эчендәге тышында булуын! Керсез күңелле егет ул! Моннан соң миңа бик рәхәт булачак инде, миннән алты гына яшькә олы бит — гел малай әле ул! Теге чакта әтәйгә кыз урлашканда авыз ерып-калуы да шул малайлыгыннан булгандыр аныРг..
Кыр казлары гаңгылдашкач...
Барактагы кешеләр белән -дә мин хәзер шактый аралашып, үзләшеп киләм инде. Минем иң яраткан кешем — Төхфәт абый. «Төркәш Төхбәй» дип йөртәләр аны Авыллары бездән жиде-сигез чакрымда гына—якташ булып чыга инде. Фамилиясе Туйчин. Бик кызык — гомердә мондый фамилияне ишеткәнем юк иде. Бик озак кыймый йөргәннән соң бер вакытны үзеннән сорадым: туйда туган икән ул. Читкә чыгып киткәч, фамилиясен дә шулай яздырып йөртә башлаган. Төхфәт абый ниндидер нечкә күңелле, моңлы-зарлы кеше булып күренә миңа. Буш вакыты булдымы, баскыч төбенә чыгып сап-сары буяулы өйалды башына утыра да бик матур яшел күрүкле тальянын сыздыра башлый. Юк, шәп уйнамый ул, гармун остасы түгел, гадәти генә уйный. Буын сырларына күмер валчыклары баткан каты бармаклары белән гармун телләренең нечкәрәк тавышлыларына басып, берәр моңлырак авыл көе сайлый да шуны хәсрәтле генә итеп сузарга тотына. Гармунның бер генә бакасына да кагылмый. Күрәсең, аларның юан гырылдык тавы-1 шы тупас тоела ана. Тик уртадагы шундый ук нечкә авазлы, зарлы' «сыбызгы»сын гына ара-тнрә баскалап куя. Шулай уйный торгач, аның башы әкрен генә уң якка, гармун планкаларының дүрт сәдәбе өстенә иелеп төшә. Мондый чакта аның янына берәү дә килми, сүз катып борчымый, сөйләшмәячәген беләләр, күрәсең. Мин дә читтәге күмер әрҗәсе кырыена сөялеп, аңа күренми генә карап торам хәзер. Элегрәк ул гармун белән чыкса, артыннан ук ияреп, янына килеп утыра идем. Гармун телләренә төртелердәй үк итеп борынны сузам да, аның бармаклары ничек йөгергәнен, кайсы телләргә басып, кайсын калдырса, нинди тавышлар агылып чыгуын күзәтә идем. Ник дигәндә, үземнең дә бик гармунга өйрәнәсем һәм беркем дә көтмәгәндә үкертеп уйнап җибәрәсем килә иде. Минем малай күңелдәге иң татлы һәм иң бөек хыял иде бу! Ничектер бик тиз өйрәнермен, бик җиңел уйнап китәрмен шикелле тоела иде. Җитмәсә, әллә нинди шәп, кызыктыргыч күренешләр күз алдына килеп йөдәтә. Имештер, мин читтә бик тиз үсеп, авылга яшь егет булып кайтам да шул кичне үк урамга чыгып, үзем алып
кайткан шушындый ук яшел күрүкле шәп гармунны кулда биетеп кенә уйнап җибәрәм. Бөтен авыл егете шакката! Шуннан мине аулак өйгә алып китәләр. Анда да бер сайратып жибәоүгә бөтен кызлар һуштан яза!..
Менә шуның өчен дә мин Төхфәт абыйның бармакларына дүрт күз белән текәлеп янында утырам, аның бармакларыннан күчереп, үз бар- ф макларымны да тез өстендә биеткәлим. Гармунын бер генә тапкыр кулыма тотып, бер генә тапкыр кычкыртып карыйсым килә. Көй дигәнен < үзеннән-үзе минем бармаклардан да түгелеп китәр төсле. Сорамакчы < булам, кыюлык җитми. Ә Төхфәт абый, янында мин барлыкны уйлап * та карамыйча, күзләрен бөтенләй йомгандай итеп, һаман уйный да уй- < ный. Аның үз уйлары, үз моңнары бар дөньясын басып алганлыгы әллә | каян беленеп тора. Шулай озак моңайганнан соң, уянып киткәндәй күз- § ләрен ача да башын калкыта. Башын калкыта да, үзе, уйнаган көйгә У кушылып, әкрен генә, басынкы гына тавыш белән моңлы «теп җырлап з җибәрә; <
Безнен иллзр кайда днбүк ❖
Кыр казыннан сорадым шул,
Кыр казыннан сорадым. °*
Кыр казлары гангылдашкач, *
Бер утырып жыладым- Г
И-н кыр казь^ “
И-н кыр казы, Адаштыкмы диңгез читендә?
Адашкан ла кыр казы кук S
Япа башым йөрим чит илдә» х
с
Бу анын бик яраткан җыры булса кирәк, минем инде апы Төхфәт 3 абый авызыннан берничә кат ишеткәнем бар, кайчакта гармун уйнамаганда да җырлап җибәрә ул шуны. Аның баштагы өлешен безнең авылда да җырлыйлар, ә менә ахырын бер дә ишеткәнем юк нде. Анысын үзе чыгарды микән әллә? Хәер, булыр да, шундый моңлы кеше нигә чыгармасын?..
Шул матур җырын җырлап бетергәч, урыныннан «узгала ул:
— Бәрәч, син мондамыни әле, Шәйхели дус? — дип сорый аннары, бик гаҗәпләнгәндәй елмаеп —Мин гүпчи «үрмәдем дә бит сине! Онытылып кителгән, малай. Әйдә керик, эшкә барыр вакыт җиткән бит. Ул шулай дип шахтерка чоланына кереп китә. Озакта үтми, иске-москы, кара-күмер киемнәр киенеп, кулына коптилка тотып, эшкә «итеп бара. Мин аны баскыч төбеннән карап калам.
Ә минем гармунга өйрәнәсе килү тора-бара тәмам бер әче хәсрәткә әйләнде бит. Нишләргә сон, бармак очларына хәтле тиртә, әллә ничек кытыкланып, түзгесез кычынып йөрәккә төшә. Инде төшемдә дә гармун уйнаганымны күрә башладым. Нишләргә соң? Әтәйдән гармун сорау турында башка да китерә алмыйм: акча каян табар7 Тапса да ал-мас, ул андый кеше түгел, уен-муенны бар дип тә белми Аннары бит әле аны оялмыйча ничек авыз ачып сорыйсың? Минме соң ул андый кеше, куркам ич мин аннан..
Ә бер көнне иртә белән мин үзебезнең шул буйдаклар ягында берүзем калганмын. Йокыдан уянуга — бүлмәдә беркем юк. Әтәй бу атнада беренче сменага йөри, тагын унлап кеше — шулай, алар алтыдан ук чыгып китәләр. Ә калганнар кая китеп беткән сон? Мәгьмүрәттәйләр ягында да тавыш-тын ишетелми. Бнт-күзне юу, тамакка кабуны да онытып, бүлмә ишеген яптым да Төхфәт абыйлар ята торган каршы як сәке астына кереп киттем. Әллә кайчан беләм: ул гармунын иске брезент кисәгенә төреп, шунда аскы стена буена тыгып куя. Гармунны тиз генә алып сүттем дә. элмәкләрен ычкындырып, шул ук йөзлек буена утырып «уйный» башладым. Бармакларны чын гармунчыларча биетеп
йөрткән булам. Тик пычагым да чыкмый: әле кәҗә бәтие елый, әле бәләкәй генә чучка малае чикылдый. Баш, Төхфәт абыйныкы шикелле, әллә кайчан планка төймәләре өстенә төшкән. Инде ул төймәләр битне сытып кергәндәй авырттыра башлады, күзләр гармун телләренә ябышып каткан, бармаклар һаман эштә. Гармун кычкыра да кычкыра, ә көй дигәнен чыкмый да чыкмый. Исе дә килми, ичмаса! Гармун уйнау — бәрәңге ашау гына түгел икән! Әйтәм җирле аны төннәр буе мунчада, я булмаса сәндерә башында өйрәнәләр, дип көлке итеп сөйләгән булалар, көлке булса да дөрестер, ахры, ул. Әмма күңел болай гына барыбер суынмый әле. «Бер уйнауда гына кем өйрәнгән? Менә үземнеке булса, әллә кайчан гөрләтеп уйнар идем инде» дип юатам үземне һәм тагын ярсып-ярсып кычкырта бирәм...
Берни ишетмәдем, берни сизмәдем, берни күрмәдем, әллә күктән төште, әллә җир астыннан килеп чыкты:
— Кем кушты сиңа гармунга кагылырга, малай актыгы!—дип кычкырып җибәрде Төхфәт абый, һәм гармунын кулдан йолкып та алды.
Мин аны сменададыр дип уйлаган идем, ә ул бөтенләй эш киеменнән түгел, ничек кенә кайтып керде соң ул? Ник кенә чыгып киткән, ичмаса, өйдән?..
Билгеле — тел юк, тел йотылган минем, баш иелгән, гәүдә бөкрәйгән, куллар салынган, тик торам муены борылган айбагыр шикелле. Ярый әле, озак допросламады, гармунны тартып алуга җилкә тамырына берне тамызды да:
— Ычкын, бәләкәй зимагур!—дип кычкырган булды. Аннары үзе, өстен дә салмыйча, сәкегә йөзтүбән сузылды, гармун да, хәсрәтле тавыш чыгарып, аның уң ягына ауды. Төхфәт абый әз генә «кәкмеш»иде бугай, ахры Моны сизеп алу белән шундук өйдән чыгып тайдым. Оятымнан нишләргә белмичә, аның күзенә эләкмәскә тырышып йөрдем, әтәйгә әйтер дип котларым чыкты. Менә шуның өчен дә мин гармун уйнаганны читтән генә күзәтәм хәзер. Юк, Төхфәт абыйга үпкәләмәдем, ул бит бердә явыз түгел, эчкерле-астыртын да түгел, барактагы бер кеше белән дә тавышланганы юк, хәтта «чыгымчылап» киткән чагында да һичкемгә бәйләнми...
Ә чыгымчылап китүен үзе дә сизми кала бугай ул. Шул «кәкмеш» булып кайтудан соң берничә көн узуга Төхфәт абый бөтенләй чыгырыннан чыгып кунды. Кыш булса да изүләрен чишеп, җирәнчә төстәге борындык бүреген шәп егетләрчә генә кыңгыр салган килеш ишекне киереп ачып җибәрде дә:
Һай. нужалар, нужалар. Безнең баштан узалар. Нужа күрмәгән егетләр Карт ишәктән хужалар.—
дип жырлый-җырлый, дөнья күчереп кайтып керде. Без чәй эчә идек, өстәл катына ук килде:
— Исәнме, Пәрхулла абзый!—дип кычкырып җибәрде бу. Аның болай ук кыланганын бер дә күргәнем юк иде әле минем.
— Исәнен исән дә., авызыннан шайтан ние исе килә икән,— диде әтәй.— Чүмечләп чөмердеңме, әллә чиләкләп кенәме?..
Бу аның исереп, шау кубарып кайткан кешеләргә әйтә торган текә сүзе иде. Төхфәт абыйга да бик әче тоелды бугай ул, каршы берни дә эндәшмичә, үз почмагына барып ауды. Әмма бер башлагач, ул шулай айдан артык булганын йөрде. Онытканда бер эшкә төшеп менә дә тагын кәефләнергә тотына. Сәке астыннан чыгарып гармун кычкырткан була, тик 5 янавының рәте китте, үтмәс пычак белән тавык суйган тавышлар чыгара башлады. Шуннан соң ул: «һәй, анасын эт еккыры» — дип, гармунын түргә ташлый да тагын күңел ачарга чыгып югала’
Бер көнне аны эштән борып кайтардылар, эчеп килгәнгә микән, әллә расчетка ук эләкте микән. Бер дә исе китмәде, өс-башын алыштырып чыгып китте дә бүтән бараклардагы дус-ишен ияртеп кайтты. Ике як кесәсендә ике «кәҗүнни савыт» моның, әшнәләренә дә бер-ике- не тоттырган. Өстәл сырып эчү башланды.
Безнең баракта Арбаш Мәүлә дигән кеше бар иде. Төхфәт абын ♦ белән күрше авылныкы гына, ул гел аның табыны уртасында була. - Мәүлә агай аракы дигәндә җанын бирердәй кылана, аванс-получка < көннәрендә кем табынында шешә күренсә, шунда сыланып, «чокыр < төбе» генә булса да яламыйча калмый. Бик ата зимагур булып күре “ нергә дә ярата, усаллыгы да шактый зур. Эт күңеле бер сөяк дигәндәй. * юктан җәнҗал чыгармасын өчен генә табынга кыстыралар аны. болай < бер дә өнәмиләр. Ник дигәндә. «Мәүлә абзагыз кешедән эчәргә яратса £ да. кесәдән эчәргә яратмый» диләр аның хакында. Ә Төхфәт абыйны ул аерым бер комагайлык белән имә. Өстәлдә аракы бетсә, хәзер Төх- 3 фәт абыйдан акча таптыра да үзе йөгереп алып кайта. Бу юлы да ул < «баш» иде. ф
— Уйлама да, Төхбәй дус. ыраччут дип өркеткән булсалар да. үзләре килеп чакырачаклар сине! Күмернең мондый да кирәк чагында £ эабуйшекне көндез чыра яндырып эзлиләр, башың гына исән булсын!— » дип, аның кайгысын «юдылар». Аннары баракны яшелле-күкле тавыш- = лар белән тутырып, әле татарча, әле урысча жыру яңгырый башлады. *
Күп чакта Солтан абый башлап җибәрә җырны. Калку буйлы, озын л ча матур йөзле, кара бөдрә чәчле, җем-жем янып торган үткен күзле бу s егетне табынга үзе чакырып утырта кеше. Ул Чыршы арты дигән авыл * ныкы. бездән биш кенә чакрымдагы якташ. Аны да яратам мин Ел- п маеп кына эндәшә ул кешегә. Табыннарда утыргаласа да. ямьсез 3 кыланмый, ә тавышы бик матур яңгырый аның — гел җырлатып кына торырлык. Ун елдан бирле кайтканы юк икән. Нинди язмышлар, нинди серләр шулай читтә йөртәдер ул тәүфыйклы егетне. Бу чакта беркем дә сөйләгәне юк. Табын утырган чакта гел бер җырдан башлый ул;
Зимагур булды башым.
Кайталмам. кара кашым КАТМӘ мине, түкмә яшещ Чык княүп». җанашым
Җырга башкалар да кушылып җибәрде. Аның артыннан бик шәп сары бөтеркә мыеклы, майлап тараган саргылт чәчле, читчә тегелгән кара постау тужуркалы, ялтыравык каты куныч күн итекле Яшка-Ясәви дигән зимагур тотынды Ул кеше бүтән барактан, сөйләшкәндә гел урысча гына сукалаган була, ә сүзләрне ватып җимереп әйтүен хәтта мин дә сизеп торам Андый кешене «тугызлык ваклый» диләр бездә. Карлыккан тавыш белән җырлап җибәрүе дә шулай килеп чыкты:
Лүбелү, лүбелү. милаша.
Лүбелү. уважжаю Чярев тибә, милаша, Ташкин уежжаю._
Бик кыланчыкланып маташса да. күтәреп алып кушылучы булмады.
«Берегез дә минем хәтле булдыра алмын!» дигәндәй, ялт кына Мәүлә калкынып, ике кулын ике ягындагы кешенең җилкәсенә салды һәм яман да әче нечкә тавыш белән тамак төбен ертырдай чәрелдәп җибәрде:
Абзый, атын кайда-ле.
Болындамы, бәйдәме?
Аяк тибеп, җырзап эчү — Зимагурмын бәйрәме!
Чух-мух, нн дай бух, Закускыга калбаса. Безнен моннан кайтасы юк, Әтәй килеп ал часа!
Бар да беравыздан кабатлап алдылар:
— Э-эх. безнен моннан кайтасы юк, Әтәй килеп алмаса-а-
Шуның артыннан ук кычкырып көлеш китте.
— Беткән башлар! — дип куйды берсе.
— Юк. егетләр! — диде Солтан абый,— мин өметне өзмим әле, аяктагы буразна балчыгы барыбер үзенә тартачак. Сал тагын берне, озатып бирәм!
Чокырлар күтәрелгәч, без каз көткәндә җырлаган җыруны әйтеп бирде ул:
Агыйделгә яр якын.
Яр якынга су салкын.
Алтын-көмеш чыккан җирдән
Туган-үскән нл якын, һәй-й. сумса, сумса, сумса. Кайтырбыз, бнрган булса!
«Сумса»ны тагын шау-гөж килеп кабатладылар. Көндез үк башланган бу типтерү кичен эштән кайткан шахтерларга тамак туйдыру өчен өстәл кирәк була башлагач кына таралды. Ә кайчакта өстәлдән сәкегә күчеп тә дәвам итә ул. Тик безнең әтәй кайтып керсә генә кинәт шым булып, берәм-берәм барактан сызалар. Аннан куркалар икән. Үзе дә, ахры, усал бугай ул. Кырыс тавыш белән бер генә сүз әйтә, әгәр инде берәр исерек каршы тел кайтара башласа, якасыннан эләктереп бусага төбенә хәтле китерә дә (ә теге муены буылудан гыж-гыж килә) ишектән «озатып» җибәрә, егетең баскычтан ничек төшеп киткәнен сизми дә кала.
Төхфәт абый ул чакта шулай күңел ача торгач, рәешкә генә кия торган яңа «парочкы»сын, бөтен өс киемнәрен, күлмәк-ыштанын дигәндәй, сатып бетерде. Эшкә йөри торган күн итеге әйбәт кенә, нык кына иде, ул да ычкынды. Тора-бара гармунын да «кияүгә» бирде. Ахыр килеп, җыен иске-москыдан йөри башлады, барактагылардан «бер чокырлык кына» теләнүчән булып китте. Дуслары да әллә кая эреп бетте. Хәтта бер сәкедә ята торган Мәүлә дусы да аны хәзер белми дә, танымый да иде. Ялынып бер сүз эндәшсә, эт итеп сүгеп җибәрә, артыннан мыскыллап кала. Тик аңа Мәгьмүрәттәй генә бик зур булышлык күрсәтте. Аларда да шул ук шахтер чуены, югыйсә. Җитмәсә, бер эшчегә, бала караучы кыз белән, дүрт тамак. Шулай да Мәгьмүрәттәй ана, ни < пешерсә — шуннан өлеш чыгармый калмады. Кайчакта холостойлар- дан калган аш булса да, әгәр тегеләр үзләре ашамаса, Төхфәт абыйны үз якларына чыгарып тамак ялгата, өстендәге иске-москысын юып, ямап бирә иде Бер кичне мин аларга тоз сорап кергән идем. Төхфәт абый өстәлгә терсәкләре белән таянып башын кыңгыр төшергән дә елап утыра: алдында — аштан бушаган тәлинкә белән кашык.
— Их, Мәгьмүрәттәй! — ди бу, миңа таба күз дә төшермичә.—Туган анам син минем, туган анам!.. Без дә болай йөрериекмени-и, канат яшьтән каерылмаса-а!.. Рәхмәт сиңа, түтекәем, җаным-тәнем белән әйтәм...
Тавышына, сөйләвенә караганда, әз генә «кәкмеш» иде ул. Мин әкрен генә үз йомышымны әйттем дә шундук чыгып китү өчен ишек бавына тотындым. Төхфәт абый башын калкытты:
— Ә-ә, синмени әле бу, Шәйхел дус! — диде. Аннары бөтенләй турайды да: — Әйт әле, ылан, синең үз анаңмы? — дип сорады. -1
Мия кызмача абыйга ничек жавап бирергә белмичә торганда. Мәгьмүрәттәй тоз китереп тоттырды. Авыз эченнәя генә «әйе» дидем дә чыгып киттем.
Мәгтмүрәттәй аны озак вакытлар күз читеннән ычкындырмады. Әкрен, йомшак тавышы белән үгетләгән чакларын да ишеткәләдем. «Болай йөрмә, Төхфәт, эрәтлән. Менә эшкә башлап, өс-башларынны ♦ хәстәрләп җибәрсәк, өйләндерәбез үзенне. Үзем бик әйбәт кыз табып е бирәм, менә дигән жегет бит син!..» дигән шикеллерәк сүзләр белән < юмалый иде бит аны.
«Яхшылык җиргә екмас» диләр бугай. Мәгьмүрәттәйнен ана күр- ” сәткән мәрхәмәте дә, яхшы ният белән юмалавы да бу сынык канатлы £ егеткә күңел даруы була килде, ахры. «Бичула» йөрүләре әкренләп < күренмәс булды. Хисаметтин абзый булышлыгы белән өстәге откаткага £ гына булса да керешкәч, кеше арасына табынга утырып ашый да башлады, тора-бара элекке шикелле юаш холыклы, кече күңелле әйбәт 3 егеткә әйләнеп китте Төхфәт абый. Озакламый яңа күлмәк-ыштан да < күренде, ә получкадан сон яшел вельветтән генә булса да өстенә яңа . костюм да юнәтеп җибәрде. Тагын берәр ай узгач, әнә шул яшел күрүк- ле, нәкъ элеккесе төсле гармун да алып кайтты ул бер көнне. Белмим, ь шулай туры килде микән, әллә яшел күрүклене юрн сайлап алды микән. *
Бер баракта бергә яшәгәч, кемнең кем икәне барыбер беленми = калмый инде. Миңа да Төхфәт абыйның үткәннәре хакында ишетергә < туры килде. Туйда аны тапкан анасы, шуннан кайтышлый нык кына s суык тидергән дә, бик каты чирләп, өч ел буена кара ютәл белән җаны = суырылгач, гүр иясе булган. Атасы яшь хатын алган. Үги аналарның * йөздән туксан тугызы шикелле, ул да «мәрхәмәтле» булган, имеш: бә- a ләкәй Төхфәтне кыш уртасында ялан аяк, ялан өс урамга куып чыгару- 3 лар да, ачулы йодрыкның каты мөгезе белән баш түбәсен дыкылдатып торулар да, тамагына бирми тилмертүләр дә гадәти нәрсәгә әверелеп киткән. Атасы әкияттәгечә күзле сукырга әйләнгән, имеш. Төхфәтнең ике олы тутасын, унҗидегә житәр-житмәс үк, бер-бер артлы кияүгә очырган үги ана. «ипи чертеп ятмасыннар!» дигән. Төхфәт унбиш яшендә туган йортыннан чыгып киткән. Пнрмегә хәтле җәяү атлаган ул. Су өстеннән пароход бара, ә су ярыннан пароходка карап бу бара, имеш. Шулай көчкә-начылын Киҗеле шахтасына килеп егылган, шуннан бирле Урал-Себер рудникларының, алтын приискаларының кайсында гына бәхет сынап йөрмәгән, тик авылына бер генә тапкыр да кайтып күренмәгән. Ә үзенең туган җирләрен өзелеп сагынуы, һаман да бик газиз итеп күңел түрендә саклавы әллә каян ук сизелеп тора аның.
Бу хәлләрне белгәч, Төхфәт абый мина үз туганым шикелле якын булып китте. «Үз анаңмы?» дип соравы да бик ачык аңлашылды Моңаеп гармун уйнавы да, кыр казларын җырлавы да шуның билгеседер. Сагышлы йөрәге ярсуына чыдый алмыйча «чыгымчылап» китүе дә һнч гаҗәп түгел иде хәзер.
Минем бала күнел кинәт куырылып, без яга торган ташкүмер шлагыдай катып киткән күк булды. Бөтен үги бала бердәй үк бәхетсездер, кешене җәберли торган барлык дошманнар — үги ана төсле шәфкатьсездер тоела бзшлады «Мин дә кайтмыйм!..» дигән уйга килдем. Шунда ук олаеп киткәндәй булдым, әйтерсең иртәгә үк шахтага төшәчәкмен!
Палучка көннәре килеп җитсә, авылга хат яздыру китә иде. Бөтен өй эченә, кардәш-ыруларга, күрше-күләнгә, мәчет картларына һәм хәл- әхвәл сораганнарга чуктыйн-чук сәламнәр тездергәннән соң, үзенең исән-аман эшләп ятуын хәбәр итеп: «Бу палучкада эшләремез таман* чарак булу сәбәпле, ушбу хатым белән фәләнчә сум гына акча салам, аз булса да күп итеп алтайсызлар», днп яздыралар иде. «Алдагы ай
ларда ходай насыйп итеп, кәсепләремез уң булса күбрәк җибәрергә тырышырмын. Югары оч Мифтах абзый белән сөйләшеп киткән идем, язгысын биясе исән-сау котылса, колынын безгә бирмәкче булган иде, җибәреләсе акчаны шул колын өчен саклабрак торсагыз бик яхшы булыр иде», дип юатып та куялар.
Мондый чакта Төхфәт абый стенага карап үз почмагында ята. Аның беркайчан да беркемгә дә хат яздырганы юк «Хат чире» чыккан көннәрдә ул бигрәк тә боегып, моңсуланып китә. Мәүлә булып Мәүлә дә хат яздыра бит өенә. Акча салмаса да яздыра. Хатыны бар, малае бар икән, шуларны алдалый: «Киләсе айда күп итеп салырмын»,—дигән сусыз мунчала белән аркаларын ышкый.
Ә Төхфәт абый, япа-ялгызы баскыч төбендә утырып, гармунын суза да суза, ә күңеле,— читтән үк күреп торам,— сыза да сыза... Әтәй дә аны жәлли буган. Бер кичне үзебезнең өстәл янына чакырып сөйләште. Алдына чәй ясап куйды. Мәгъмүрәттәй ат маенда чыжылдатып кына кабартма пешереп керткән иде,— шуны куйды, шикәр белән лампасый куйды, шуннан үгетләү сүзләре теркәп алып китте:
— Атаң бар бит. Төхфәтулла, ул инде картайгандыр, ярдәмгә мохтаҗдыр... Ата хакы — алла хакы, диррие безнең Шәпи әби. Шулай булгач, гел онытып бетермәскә кнрәгие син аны. Бср-ике авыз җылы сүз яздырып, биш-ун сум акча да салып җибәрсәң, башы күккә тиярие. Анда синең әле кыз туганнарың да бар гүгелме соң? .
Мондамы, авылдамы ишеткәнем бар: безнең әтәй зимагурны үгетләп игә китерүнең «догасын» белә, имеш. Хәтта унбишәр ел койрык чәнчеп йөргән якташларын да шулай игә кертеп, үзе белән бергә ил җиренә алып кайткалаган, диләр. Бу юлы да ул шундый ният белән керешкән иде микән, белмим, әмма Төхфәт абыйга теше бик үтеп җитмәде аның
— Их. Пәрхулла абзый-й,— диде ул, тирән сулап.— Хат салыр кешем юк шул минем' Анда мине берәү дә көтми, берәү дә сагынмый, берәүгә дә минем кирәгем дә юк анда Ата хакы дисең син. Бик кадерле сүз. Әмма нишләмәк кирәк: «Апаң үги булса, атаң урыс була», дигән сүз дә бар бит әле Хәер, урыс әле ул — кеше, аның белән бер баракта тын тыныч яшәп була, бер табактан ашап була, бер забуйда күмер чабып була, ә минем әти белән бер өйдә яшәү мөмкин булмады, үз баласын үзе куып чыгарды. Оят булса да әйтим дуңгызга әйләнде ул. үги ананың ата дуңгызына' Ул ни мыркылдаса, бу да шуны мыркылдап, өйдән чыгып качарга мәҗбүр итте. Күрше авылда бер җәй көтү көттем, яныма килү түгел, кеше аркылы да бер җылы сүз әйтеп җибәрмәде. Шуннан соң инде читкә олактым... «Биш-ун сум» акча салу да пүчтәк. Зимагур Төхбәй ун тәңкә акча җибәргән дип, бот чабып көлә-чәкләр генә Күңелемдә уч төбедәй генә җылы булса, йөз тәңкәсен дә табарыем. Юк Пәрхулла абзый, булмый, үгетләмә, әрәм итмә яхшы сүзеңне. Йөрәгем боз булып каткан, аны эретә торган утлар юк. Рәхмәт әйбәт сүзеңә, рәхмәт тәмле чәеңә...»
Әтәй, нишләптер, бер сүз дә эндәшмәде һәм ничектер уйга баткан шикелле булды. Төхфәт абын әкрен генә кузгалып китте. Нишләп әтәй үгетләүдән кисәк туктап калды соң? Әллә үз башыннан үткәннәре исенә төште микән? Аны да яшь ана кулында үскән диләр бит... Тик бу хакта минем берни дә сораганым юк, куркам да, оялам да. Ә үзе сөйләми инде ул...
Төхфәт абый күптән инде минем белән сөйләшкәләп йөри башлады. «Син үпкәләмә, агай-эне», дип бер вакытны баштан да сыйпады, үз иткәне әллә каян күренеп тора иде. Алай гынамы соң, бер көнне гармунын миңа үзе китереп тоттырды ул. 1
— Мә. алып кал, мин эшкә китәм, туйганчы уйна да сәке астына тыгып куй,— диде.
Ә мии алмадым. «Рәхмәт, Төхфәт абый, уйнасым килми», дип кире бирдем. Юк, үпкәләп түгел, ачуым килеп. Гармунга ачуым килде минем. Нихәтле теләп, нихәтле кайнар дәртләр белән ашкынып та, шул түземсезлек аркасында хәтта рөхсәтсез тотынырга мәҗбүр булып та, бер көй дә чыгармаганы өчен, тиз генә уйналып китмәгәне өчен ачуым килде Мин гаепле түгел, гармун гаепле иде. Муен тамырына төшкәне ♦ өчен дә ул гаепле иде. Бөтен ашкынуларым, бөтен матур хыялларым = көлке булып калганы өчен дә ул гаепле иде. Шуна ачуым килде. Шуна ? алмадым. Читтән тынлап торуы әйбәтрәк... 5
X
Кем иде соң уп?... §
Төхфәт абыйлар ягындагы сәкенең икенче кырыенда, шулай ук сте- < на буенда ятучы Гайнеттин абый бар. Ул да бик әйбәт Барактагы бөтен кешегә ачык йөз. тәмле тел белән эндәшә, берәүнең дә йомышын кире какмый, «Гайнеттин дус, әдрис кенә язып бирче» дип, бөтенесе £ ана килә. Ник дисән, ул бөтен баракта бердәнбер әдрис яза белүче. = алай гынамы сон. теләсә нинди урысча китапны шартлатып укый алу- = чы кеше. Ул әле без бу баракка күчкәч кенә монда күренә башлады, * элек бүтән жирлә торган булса кирәк. Үзе Өфе ягыныкы булса да. як- * ташы Хәжвәли абзыйларга түгел, никтер безнен якка урнашты. Хәер, а я анда урын булмагандыр инде, я ничектер .. *
Калку буйлы, төзек гәүдәле, кара житү чәчле, сирәк кенә, сай гына ® шадра сибелгән мөлаем йөзле, аксыл чырайлы егет иде ул. Шахтада 3 эшләсә дә. үзен бик чиста йөртә, анын колак артларында, тырнак асларында калган күмер карасын күрмәссен, күлмәк якасы да ап-ак, анын өстеннән кигән яшькелт-кара костюмы да бнк пөхтә,— хәер, бөтен өс-башы коеп куйгандай килешле һәм ыктымат анын. Гайнеттин абыйга мин бигрәк тә сокланып карыйм урысчаны су күк эчә. әллә нинди калып китаплар алып кайтып укый, ничек эләктерде икән шул хәтле гыйлемлекне! Ә мин урысчаның бер хәрефен дә яза белмим, ичмаса.
Гайнеттин абый «гүләнже» табыннарына катышырга яратмый иде, шулай да аны көчләп булса да утырталар, ә ул хәйләкәр я бер уен- көлке сүз белән тегеләрне мавыктыра да. я бер тәжел йомыш тапкан була да араларыннан чыгып сыза. Ана үпкәләмиләр, тик Мәүлә генә аны яратмый.
— Ник утырсын ул безнен нше кара мужик белән,— ди.— Ул бит димназиядә укыган. Берәр бай баласыдыр әле...
— Димназия түгел, гимназия!—дип төзәтә теге сары бөтеркә мыек Яшка Ясәви.—Эх, бар иде жегет чак — желе к чак! Үзем дә кайчандыр бор гимназистканы апннмал и патсалавал! Канешно. янакка берне чалтыратты анысы, но чүтеки авызы татлы иде!..
Бар да аннан көләләр, ә Гайнеттин абыйнын табын ташлап китүе шуның белән онытыла. Ул гимназиянең нәрсә икәнен мин белмим, беренче ишетәм, әтәйдән сорап караган идем, ул да бик ачык әйтеп бетермәде: студнннар укый торган жир дип кенә куйды. Ә студнннар кем. алар кайда була? Ул хәтлесен үк төпченергә минем йөрәк житми. Бишектән үк ага кулына, аның сулышына няләимәгәнгәдер инде ул...
Гайнеттин абый кыш буе дип әйтерлек шулай безнең арада яшәде. Төхфәт абый чыгымчылап терелгәннән сон. анын белән дуслашып алды. Серләре бик килешкәндәй гел бергә йөрүчән һәм эшкә дә бергә төшүчән булып китте алар
Кышкы озын кичләрдә сугыш турында бәхәс чыга иде. Хәер, бәхәс тә түгел инде ул, «кем жнңә?» хакында сөйләшеп утыру гына. Билгеле,
4. «к. у», м о.
49
баракта гәзнт алдыручы юк, шулай да фронтта ни хәлләр барлыгы монда да килеп керә. Аны шахтерлар эштән ишетеп кайталар.
— һаман <нашы бирут» та «нашы бирут» дип кычкыралар, да берсе.— Ә патшаның вәйскесе һаман артка чигенә дә артка тәгәри.
— Бирут, пычагым!—дип, икенчесе аны куәтләп җибәрә. Үзе һаман солдат жыя, үзе күпме каланы мимечкә бирде инде!..
— Ник бирмәсен, патшабикә мимеч кызы ди бит безнең...
Бу әңгәмәгә безнең әтәй дә катышкалый. Ул үзе солдат хезмәтеннән ерак торса да, сугыш хәлләре белән бик кызыксына, ничектер шуны төпченә белә. «Дибетсут читбирти» елда японнарның Пыртатурны ничек ватып-жимереп, безнең корабларны ничек батырып, безнең патшаны ничек жиңүе турында да, нәкъ үзе шунда булган кешедәй ышандыргыч итеп сөйләргә ярата ул. Бүген дә шулай сизелде.
— Әле бер көнне теге карт табилшек Петр Яклич белән кайттык,— дип башлады — Позициядә эшләр ничегрәк, мин әйтәм, нашы бирут- мы, немес бирутмы?—дим.
— Наши берут...— ди бу, сүлпән генә итеп.
— Бирутын бирут, мин әйтәм, зачем назад бигут? дим. Теге эндәшми. Сам пасматри, мин әйтәм: ничәмә кала китте хәзер? Мин белгәннәре генә —Кауна, Внльнә, Ревель, Лудзы, ә чичас Варшау! Кайчан кайтарып алабыз инде без боларны?.. Теге ни әйтергә дә белми, үзе елмаймакчы була, үзенең ачуы килә. «Па-ашул, татарин!» ди.
Барактагылар кычкырып көлә, мин дә әтәйнең шулай курыкмый сөйләшүенә куанып утырам.
Моңарчы үз почмагында тып-тын гына ниндидер урысча китап укып яткан Гайнеттин абый да сүзгә катнаша:
— Әйе шул, <наша берет»ны кычкыручылар шактый безнең илдә, һәм бер урыстан гына түгел, безнең мөселман гәзитләре дә шулай дип кычкыра. Ләкин кычкырып кына ни файда сон? Корал юк бит бездә. Хәзер яна алынган солдатларны агач мылтык белән өйрәтәләр, агач патрон аттыралар. Позициядә винтовка җитми, пушка юк. Безнең патшалык хәерче бит ул. Шунлыктан генераллар солдатны сарык көтүедәй өереп сугышка кертәләр, алдагылары кораллы, арттагылары буш куллы. Алдагылар үлгәч, аларның коралын алып сугышырга тиешләр. Ә немеснең корал күп, әнә хәзер газ белән дә тончыктыра башлаган. Шулай булгач, Кайзер җиңми хәле юк. Только ул җәйгәннән Россия халкына нинди җиңеллек килер икән? Безнең патша җиңсә дә шулай ук. Патшалар сугышудан ил кешесенә нинди игелек килгәне бар? Менә сугышны тизрәк бетерергә иде аны. Урыс солдаты белән герман сол-датының нәрсә бүлешәсе бар? Ә күпме ятим балалар, тол хатыннар, караучысыз карт-корылар кала?..
Әле генә шау-гөж килеп утырган кешеләр тынлыкка чума. Аның белән кайберәүләр бәхәсләшергә теләп карый:
— Без нәрсә, кара халык —кара сарык. Барыбыз да патша кешеләре, ул ни куша — шуны эшлибез. Бик бетерәсие дә, безнең кодрәттә түгел шул.
— Бөтен бәлә дә шунда инде,—ди Гайнеттин абый.—Кодрәт юк дип уйлауда. Ә бәлки бардыр ул?.. Без менә күмер чыгаручылар, ә күмерсез сугышып буламы? Ә башка күпме заводларда, күпме фабрикаларда сугыш өчен эшләүче тагын күпме эшче халык бар? Алар да тотынсамы?..
Аның мондый сүзләреннән соң баш кашучылар күбәя. Үле тынлыктан котылыр өчен берәм-берәм теге-бу йомыш белән тая башлыйлар Калганнары да аңа сәерсенеп һәм сагаеп карын, күңелләренә шом сала төсле ул. Аның сүзләре минем малай башны да уйландыра Аңлап бетермәвем тагы да мавыктыра төшә. Әллә нинди мәгънәләр бардыр кебек ул сүзләрдә. Гайнеттин абый үзе дә әллә нинди яшерен серләр
белә торган бик укымышлы кешедер төсле тоела Шундый көлеп тора торган итеп яза бит ул әдрисләрне дә! Әй бер сөйләшнең үзе белән, мина да ул ачсын иде шул куркыныч та, мавыктыргыч та булып тоелган серләрен!..
Алай булмады шул... Инде яз башы иде, кояшлы көннәрдә әз-мәз тамчы да тама башлаган чак иде, мин Мәгьмүрәттәйгә күмер кертеп 4 йөргәндә, баракка стражник килеп керде. Башында папаха сыман _ очлы бүрек, өстендә кара шинель, билендә кылыч. Калын каш астын- < нан карый торган күзләре уттай янып тора. Стражникны болай якын- < нан беренче күрүем булгангамы, аның бөтен кыяфәте бик куркыныч х төсле тоелды миңа, сөйләшүе дә шул ук тойгыны көчәйтә генә бирде. £ Шак-шок басып Мәгьмүрәттәйләр бүлмәсенә керде дә, сумкасыннан ниндидер кәгазь чыгарып:
— Гай... Гай... Гайсаров у тебя живет? — диде ул төксе тавыш Н белән Хисаметтин абзыйга. 3
Хисаметтин абзый сменадан сон ял итеп ята иде, ашыкмый гына < кузгалып, ялан тәпи идәнгә басты һәм сабыр гына тавыш белән жавап . бирде:
— У нас был... “•
— Был!—дип кычкырды стражник Шунда минем малай башка я сәер бер уй килде: «Бу шакмак күзнең исеме «куркытучы» дигән сүз я булып чыга түгелме сон? Әллә шунар күрә болай әшәке кычкыра ми- < кәй ул?..»
Ә Хисаметтин абзый, бер дә исе китмәгәндәй, һаман шулай сабыр я гына жавап бирде: м
— На работу пашол, шахту Здвух... ®
Ул һәр вакыт шулай ашыкмый сөйләшүчән кеше иле. әмма страж- = ник алдында да үзен шулай тыныч тоткач, мин ана (очланып кяллым, “ «батыр икән бу!» дип уйлый башладым.
— Смотри, гололобый, башкой отвечаешь! — диде стражник, күзләрен тагын да акайтыбрак.— Вечером штоб на м - те был!..— Аннары кырт борылды да дагалы итекләре белән шак-шок атлап чыгып китте. Бу хәлне олы як бүлмәдәгедер сизми дә калды. Ә мин «кемне эзли соң бу?» дип аптырагач, Мәгьмүрәттәйдән сорадым
— Шаулый күрмә, ылан,—диде ул пышылдап,—Гайнеттин абыеңны сорый...
Мин тагын да аптырабрак калдым. Бердән, аның фамилиясе Гай- емров икәнен бөтенләй белми идем. Кара син аны, нинди фамилия бит! Гомердә ишеткәнем юк иде. Икенчедән, ни өчен стражник эзли икән аны? Әллә берәр гаебе бар микән? Әллә берәр законсыз эштә катышкан микән, начар юлда йөри микән? Хәер, алай днсән, гимназиядә укыган кеше ди бит. Ничек кенә баш ватсаң да очына чыга торган түгел. Серле кеше ул. үзе дә серле, сүзе дә серле, фамилиясе дә серле! һәм минем өчен шул серле килеш юкка да чыкты ул.
Бор көн юк, ике көн. өч көн юк! Мин һаман берни белми йөрим. Төхфәт абыйдан сорыйм — баш кына селкә. Аптырагач, әтәйдән сорыйм. Ул да белми, никтер бу хакта сөйләшергә теләмәгән төсле тоела. Гел пошаманга төштем, нижәлн аны теге стражник төнлә мин йоклагач алып китте икән? Ахырда, бик йөдәтә торгач, сер итеп кенә Мәгъмүрәттәй аңлатты:
— Эзләмә инде син аны, ылан,— диде,—кеше барында ул хакта сүз дә кузгатма...
Аның сөйләвеннән мин шуны төшендем Хисаметтин абзый, төнге сменага алдянрак барып, Гайнеттин абыйны күргән дә өйдәге хәлне әйтеп биргән. Гайн, п ,’акка кантын күренмәгән, тик төн ур
тасы житкәч кенә бер кеше сак кына Мәгъмүрәттәй ирнең тәрәзәсен чиертеп Туйчннны сораган. Төхфәт абый үз дусының бәләкәй чемода
нын тып-тын гына барактан алып чыккан да теге кешегә биреп җибәргән. Шуның белән вәссәләм. Дөрес, Мәулә генә салмыш баштан бер сөйләнеп алды:
— Гайнинен шикле икәне кыланмышыннан ук күренеп торадырые! Җүләр. берәр укымышлы разбунниктер ул!..
Тик анын сүзенә катышучы да, җөпләүче дә булмады...
<Почмак фирештәсе»
Безнен баракта тагын бер сәер кеше — Җиһангир абын бар иде әле. Сәер дип, әллә ни сәерлеге дә юк инде анык, шулай да бик үзенчәлекле егет Иң элек: ул берәү белән дә аралашмый, якташлары Бәлә- бәйләр белән дә якынлыгы күренми, табында да берүзе ашый, эшкә дә берүзе чыгып китә, анда-монда барса да гел берүзе. Икенчедән, ул вак тәмәкече. Урыны безнен як сәкенең мич буе почмагында. Эштән кайтып ашый-эчә дә. авызына насбай салып, шул почмагына барып каплана. Шул йөзтүбән сузылган килеш, баш асты тактасы артына черт-черт төкереп тик ята бирә. Аның баш очындагы стена бүрәнәсе дә, такта кырыйлары да сап-сары булып беткән. Юк, чиста сары түгел, яшькелт- пычрак сары! Мәгъмүрәттәй тактаны кырып юып. бүрәнәне известь белән агартып та карый, Җиһангир абыйга әйткәләгән чагы да була, тик ул барыбер үзенекен итә.
— II Мәгъмүрәттәй, ачуланма инде,—ди,— төн уртасында кая кузгалып йөрмәк кирәк? — ди. Ике көннән анын баш очы тагын сыек гәр- чис сиптергән төсле була. Шул насбай дигәннәрен бер дә ирен астыннан төшерми ул. Усалраклар: «Әй. вак тәмәкече, кая, бер сыйла әле!» дип кычкырган була ана. Үзе бер дә ачуланмый тагы.
Өченчедән, башы таз аның. Хәер, кутыры хәзер беткән инде, ул урыннарга чәч үсмәгән, шәп-шәрә, шуның аркасында бөтен башы ала- тилә булып тора, күрер күзгә бик иләмсез тоела. Дүртенчедән, шадра әле ул, тирән кара шадра. Әйтерсең кара буяулы борчак белән аттырганнар битенә, һәм шул буяу бер дә юмаслык булып, чокыр төбенә сеңеп калган! Бишенчедән, әйтеп кеше ышанмас, болары гына әз булган шикелле, бер колагы куш яфраклы иде әле аның. Икенче яфрагы, юра-малый ябыштырып куйган сыман, аска таба сузылып үскән. «Бияләй колак» дип тә көләләр аннан. Бирсә дә ходай бирер икән бәндәсенә шул хәтле бәхетсезлекне! Шуларның берсенә дә карамастан, шәкерт булган әле ул. «Картайганчы мәдрәсәдә яткан шәкерт» дип сөйлиләр аны. Ә мәдрәсәдәге вак шайтаннар арасында ничек түзде икән ул бичаракаем. Шул бәхетсез кыяфәте өчен күпме мыскыл, күпме җәберләр күтәрде икән? Бәлкем, шуңа күрә дә Җиһангир абый әнә шундый сүз сөймәс, аралашмас булып, «почмак фирештәсе»нә әйләнеп киткәндер. Керпедәй шулай йомылып яшәсә дә, кешеләрне яратмавы яки дошман Йрүе сизелми, һәр вакыт йомшак җаваплы, йомыш тыңлаучан кеше ул.
әкерт дисәләр дә, китап коръән тотканы, намаз-нияз белән маташканы булмады. Эчүнең дә рәтен белми иде. Сыйлап бирсәләр дә, «кых- кох» тончыгып, күзләреннән яшьләр агызып, көлкегә калып бетә. Олылар ана кызганып карый: «Бу мескен, сугыш булмаса, монда килеп йөрмәсие инде, берәр авылда мәзин-фәлән булып ятырые шунда...» _____________________________________________
днп к\ялар үзе ишетмәгәндә. Белмим, шуннан куркып килде микән, әллә укып-укып та рәт күренмәстәй булгач, нужа җитәкләп китерде микән?. Мин дә аны эчтән кызганып йөрсәм дә, янына килеп сөйләшергә кыймый идем, шул малай чакның кыюсызлыгы белән гамьсез- леге аркасында барактагы күпме кешеләрнең, хәтта әтәйнең дә, тормышта ниләр күргәнен, аларнын эчке серләрен белми калганмын.' Ә бу
анлаешсыз дөньяда әйләиә-тирәнне белү өчен генә булса да «ничек?», «нишләтеп?», «нигә?» дигән сүзләр белән олыларның колак итен ешрак чәйнәү бик тә кирәк эш икән!..
Мин белгән Җиһангир абый әнә шулай үзенчә бер дөнья белән генә яши иле. Ә язгылыкта мин анык яна бер искиткеч сыйфатын күреп шаккаттым Ишегалдында гөрләвек ачып маташа идем. Көтмәгәндә * генә Хәжвәли абзый, шарт итеп ишек ачып, үз якларыннан килеп чык- = ты да бик каты ярсыган тавыш белән тиргәнә-тиргәнә безнең баскычка х йөгерә башлады. Ул шактый исерек, алпан-тилпән килеп атлый, ә ку- - лында олы пычак, сугым пычагы! Ул аны болгаганда, яшен уйнаган- < лай. кояшта чагылып китә. Безнен баскычка килеп менүгә: «Суям мин f ул Хисамбыйны! Аннары бөтен барагын суям!» дип кычкырды бу Нишләгән ул Хәжвәли абзый? Нәрсә өчен шушы хәтле котырынды икән? * Әйбәт кенә кеше бит ул, югыйсә, бер дә мондый гадәтен күргәнем юк Я иде.
— Чык, Хисамбый! — дип, тагын бер кычкырып жибәрде ул. Ишектән, бик гаҗәпләнгән кыяфәт белән, ялан өс кенә килеш Җиһангир ♦ абый килеп чыкты да: а.
— Хәжвәли абзый, нншләвен бу? Кирәкмәс, ярамый,— дип, аның i юлына аркылы төште. я
— Кит, якташ, кысылма, суям! — дип, ана кизәнә башлады теге.* Шунда Җиһангир абый аны ике кулы белән уратып алып, кире бопыр- ” га теләде. Ишектән Хисаметтин абзый килеп чыкты, аны күрүгә ләж- = пәли абзый кинәт ычкынды да котыргандай ыргылып, күршесе өстенә * кизәнде. Озын пычак кояшта тагын бер уйнап китте һәм очы белән ~ Хисаметтин абзыйның күкрәгенә төшә башлады. Шул авык эчендә 3 Җиһангир абын кулын өскә сузды, исерекнең беләзегеннән тиз генә эләктереп алмакчы булды, ләкин коточкыч хәл килеп чыкты; тегенең кнрелгән кулындагы үткен сугым пычагы Җиһангир абыйның нәкъ уч төбенә йөзе белән туры килеп, аркылыга ярып та чыгарды Шыбырдап кып-кыэыл кан китте Инде баракның нке башыннан да шактый җыелган халык ай-вай килде. Хәтта әтәй дә чыккан икән.
— Тоз китерегез, тоз! — дип кычкыргач кына күреп алдым мин аны. Төхфәт абый күз ачып йомганчы өйдән тоз капчыгы күтәреп чыкты, кайсыдыр Җиһангир абыйның учын жәеп торды. Яраны күргәч, тагы аһ-уһ килделәр:
— Ай алла, гел сөягенә хәтле кисеп кергән бит уч төбен.
— Эшкә ничек йөрер инде ул?..
Төхфәт абый шул тирән яра өстенә учлап-учлап тоз тутырды. Баштарак, салган бере кын кызыл булып эри барды, кан һаман күшәрелеп ага торды, ә Төхфәт абый өстәгән өстенә өсти бирде. Ахыр килеп, кан сирәк тамчы булып кына сарка башлады. Уч төбенә чүмәләдәй итеп өелгән тозның өске катлавы кызармый иде инде. Ярасына тоз тутыр-ганда Җиһангир абый читкә борылып торды. Пөзенә чыккан аркылы- торкылы тирән жыерчыклар аны бөтенләй танымаслык карт итеп күрсәтә, йөрәгенә төшкән авыртудан никадәр газаплануын шуннан айларга була иде. Шулай да ул эһ дигән тавыш та чыгармады. «Ярага тоз салма әле» дшән сүзнең чын мәгънәсен, чын ярага чын тоз тутырганны үз күзләрем белән күргәннән сон гына чынлап торып аңлый башладым мин.
Яраны бәйләү өчен чүпрәк кирәк иде. Алдан ук к\реп торды микән, моны шундук Хәжвәли абзый хатыны һаҗәрәттәй чыгарып бирде — ап ак итен юылган иске мендәр тышы сыман әйбер, һажәрәттәй дүрт почмаклап бәй ләгән я\лыгын шактый ук алга тартып, ярты йөэенә хәтле күләгә төшергән Шулай ла аның елый-елын кызарып беткән күзләрен һәм күгәреп чыккан каш читен күрергә була иде.
Бу хәлләргә төкереп тә бирмәгән Хәжвәли абзый әле һаман болга- вып-кычкырынып маташса да, инде аның кулындагы пычакны алганнар Һәм үзен өенә кертергә тырышалар иде, ләкин ул алардан ычкынды да яңадан ажгырып килеп безнең баскычка ябырылды. Өйалды башында баядан бирле сүзсез торган әтәй аның юлына каршы төште, шулай ук бер сүзсез-нисез чалт-чолт яңаклый башлады тегене. Бик ачуы кайнап, кыжрап торган күрәсең: унлы-суллы яңаклады. Баштарак карышып маташкан Хәжвәли абзый түбәнге баскычка чүмәште, яңакларын ышкый-ышкый:
— Пәрхулла абзый, жаныкаем, бетте, зинһар тимә,— дип ялынырга тотынды. Бер ачуы чыкса, тиз генә туктый алмый икән әтәй, ул аны әле тагын яңаклады.
— Хәйван! Шайтан сидеге эчеп котырган башың белән нишләттең син кешене!—дип, баскычтан ук төртеп төшерде. Хәжвәли абзый, дүрт аяклап дигәндәй, үз баскычларына таба китеп барды, һажәрәттәй белән буйдаклар аны култыклап баракка алып кереп киттеләр.
«Ир-егетнен эчендә игез арыслан булыр» дип әйткәләргә ярата безнең әтәй. Белмим, халык сүземе, үзе чыгарганмы. Үзлегеннән өстәш- терә торган гадәте дә бар аның. Әйтик, «чиләгенә күрә капкачы» дигән сүзне болайга әйләндерә ул: «Чиләгенә күрә капкач,сөенеп ал эзләп тапкач!», «Кешедә кешенең эше юк — Пәрхиттәйнең теше юк», (ул безнең күрше карчыгы), «Куянда колак озын, сыерда койрык озын—• аннан кемгә ни файдаэ». Аның мондый әйтемнәре нихәтле мәгънәледер, белмим, әмма ир-егет хакында әйткәне Җиһангир абыйга бик туры килә шикелле. Кулына пычак күтәргән юләр баш исереккә каршы аның шулай батырларча ташланып, башкаларны бәладән саклап калуы һәм тирән ярасына тоз тутырганда үзен шундый егетләрчә тотуы ис-акыл китәрлек сокландырды мине. Гомергә онытылмаслык хөрмәт үятты. «Менә батыр нинди була икән ул!» дип йөри башладым.
Җиһангир абый ай буе жәфаланды ул кулы белән. Бер-ике көннән башланган чамасыз каты сызлавына чыдар әмәл тапмыйча, идәндә төн буена ишекле-түрле йөри иде. Шулай да ни көндез, ни төнлә булсын, бер генә рәт ыңгырашканы да ишетелмәде. Беренче тапкыр чүпрәген чишеп, тозын куптарып караганда, аны ярасы сап-сары булып үлекләгән, ә бөтен уч төбе кызарып, шешенкерәп киткән иде. Больниска барырга киңәш бирделәр: «Заражин булыр да, кулыңны кисүләре бар»,— диделәр.
Больницадан аның үлекләрен әрчеп юып, бөтен жәрәхәтен йолага манчып, ап-ак марля белән кат-кат бәйләп кайтардылар. Шуннан соң Җиһангир абый тынычлабрак йоклый башлады Ай тулганда ярасы кипшенеп җитте, ул хәзер бәйләвен үзе чишеп йода сөртә иде инде. Аның уч төбе тирән булып аркылыга уелып калды, пычак кискән эзгә ит үсмәде, шулай да кулы хәзер кәйлә сабы тотарлык хәлгә килгән иде инде. Яраланды үз гаебеннән булмаса да, шуның аркасында ай буена эшли алмавына да карамастан, аңа бер тиен дә акча чыкмады. Эштэ- забойда чакта булмаган, имеш. Дистәләп кеше гүаһ булып барса да, файдасы тимәде. «Баракта була торган шахтер сугышы», дип кенә әйткәннәр, имеш. «Эштән чыгармыйбыз, шул җиткән, эшли бирсен», дигәннәр. Шуның белән вәссәләм. Җиһангир абый бу вакыт эчендә актык тиеннәре белән тамак ялгап килде. Безнең аш өстәле бергә бит, күреп торам: ипи дә чәй, ипи дә чәй! Белмим, Хәжвәли абзый, өенә эндәшепме, бүтән жаен китерепме дәгәндәй, якташы каршында үзенең шундый зур гаебе барлыгын таныганмы, бәхиллеген сораганмы-юкмы, әмма беднен якта күренмәде, бер генә тапкыр да баракка кереп Җиһангир абзыйның хәлен сораганы булмады. Мин моны малай баш белән һич аңлый алмый идем- нәрсә, гаебен танырга куркамы? Безнең әтәнгә күренәсе килмиме? Әллә якташын кешегә дә санамыймы? Бу
лыр да Мескен таз шәкертне, куш колаклы кара шадраны кем сон санга суксын!.. Хәер, уйласа Хәжвәли агай гына шулай уйлагандыр, ә безнен яктагылар аны ташламады, хәлләреннән килгәнчә булыша тордылар. Җиһангир абыйның дәрәҗәсе барыбыз каршында да нык үсеп китте.
е.
Риян белән Сәриян »
Риян агай белән Сәриян агай да сәер кешеләр. Боларның да туган җирләре Өфе ягында. Ул тирәләрдә бездә ишетелмәгән шундый сәер исемнәр күп бугай, ахры. Алар икесе бертуган, икесе дә бакыр чәчле, о куе сакал-мыек җиткереп йөри торган кеше. Бит-кулларындагы кыз- § гылт-тут сипкелләренең дә бик куе булуын күргәч, аларны баштанаяк бакырдан койган дип уйлый башлыйсың. Бу агайлар, үз әйтмешләре буенча, унберенче ел ачлыгында тулы бер ишалон булып монда кил- * гәннәр дә Себер карурманы тайга эченә кереп утырганнар. Авыллары °* моннан утыз биш кенә чакрымда икән, Куербак дип атаганнар. Го- д мердә ишеткәнем булмаган сәер сүз. Мәгънәсе нәрсә икәнен белмим, я Шулай да «куе урман эче» дигәнне аңлата шикелле.
Моннан унике чакрымда тагын бер татар авылы бар диләр. Анысын я Тепларечка дип, урысча гына атап йөртәләр. Анда гел ат караклары = җыелган, имеш. Кызык итеп мәзәк тә чыгарганнар:
Таратайка белән күмер ташучы Ханнан агай бердәнбер малае Мән- « нәнне шул авылдан өйләндергән, имеш. Ике-өч атна торгач та кыз ата- 3 аналарын сагына башлый Нишләмәк кирәк, яшь кәләшне елатырга ярамый. Китә бердәнбер Мәннан атасының бердәнбер эш атын җигеп, яшь кәләшне утыртып, бабаларына кунакка Барып керә Мәннән кичке якта «келлиң-келлии* шөлдер белән генә Тепларечкага. «Исәнме дә саумы! Хуш килдегез! Әйдүк, түрдән, балакайлар!..* Шулай әйбәт каршылый әби белән бабай. Ярар, ипи дә тоз — якты йөз дигәндәй, төче коймак ясап кына чәй эчертәләр дә кунакларга, түр сәкегә түшәк-ястык җәяләр. Үзләре өйалды чоланында ята лар. Иртә торуларына кияү белән кызга бар да әзер: мунча да ягылган, ап-ак бодай коймагы да пешкән, мичкә бәлеш тә тыгылган, казан тулы ит белән аш та кайный, табынга кәҗүнни «акбаш» та килеп утырган. Әй китә сыйлау, әй китә кыстау! Бабасы бигрәк тә юмарт була бердәнбер Мәннәннен, һәм аны бик ярата да, ахры: эчерә дә эчерә, сыйлый да сыйлый: «Аша, кияү, аша, менә монысын гына, менә тегесен генә! Үз итең шикелле итен, тартынмый аша!» Калҗа өстенә калҗа белән кызыктырып кыстый кияүне. Җаннары эреп китә инде бердәнбер Мәннаннең. Атна буе кунак була кияү белән кыз.
Шулай да Мәннаннең аңгы-миңге башына бер иртәне уй төшә: «Кайтырга кирәктер бит... Әтәйнең бердәнбер атын җигеп киттем, эшсез ятадыр, ачулана торгандыр. » Бабасы бер дә җибәрәсе килмәсә дә, көчкә ризалатып, ат җигәргә чыга Мәннән. Арбасын бора да, лапас баганасыннан йөгәнен алып, абзар капкасын ача. Анда ат түгел, тавык та юк! Йөгереп өйгә керә Мәннән. «Ат болында мәллә, бабай?» дип сорый «Юк, болында түгел, күптән синен карынында», ди бабасы бер дә исе китми генә. Бердәнбер Мәннән дулый башлый «әтәйнең бердәнбер аты бит ул!» ди. «Әйттем ич мин сиңа ш бабасы үз атың ите шикелле итеп аша! дидем. Белеп ашадың, кияү!. » дн.
Ихтимал, моны усал телләр генә шулай күперткәннәрдер, ихтимал, анда ат карагы шушы Мәннәчнең «юмарт» бабасы гына булгандыр, ә бөтен көтүне буярга шул бер сыер җитмимени? Безнең Тулбайларда
өн борынча чыбыркы буры түгел, әмма яманат сыларга берәү табылган!..
Ә Куер баклар турында андый сүз ишетелми. Аларны әдәм кермәслек тайга төпләп, басу ачып, иген чәчеп яши, дип сөйлиләр. Курмы кытлыгы булмагач, мал-туарны күп асрап, бодай ипие генә ашап торалар, имеш.’ Черкигә генә чыдарлык түгел ди. Шул черкине бетермәкче булып, жәсн-жәйли урман яндыралар, имеш. Монысына ышанасы килми, ничек инде шул хәтле утын байлыгын әрәм итсеннәр?..
Шундый әйбәт тормыштан Риян белән Сәриян агайның шахтага килеп керешүе миңа бик сәер тоелды. Алар бит инде бер кат читкә китеп урнашканнар, читтәге кеше дә читкә чыга микәнни? Безнең якның читкә йөрүе бер дә гажәп түгел: икмәге житми, утыны булмый, ат-туны юк, якында гына эшләр иде — рәтле эш табылмый. Ә боларга?..
Аннары шунысы да гажәп: бу ике туган бик кысан тора, икмәкне арыш сеенкесеннән генә пешертәләр, ат итенең иң очсызлысын гына алалар. Өстәлдәге ашларында чыпчык күзедәй өре дә күренми. Әллә кайчан күгәреп беткән трнти сурт такта чәйне, әчмүхәләп кенә алып, сары су итеп кенә эчәләр...
Сары су дигәннән... бер көнне бик сәер бер хәл булып алды баракта. Якшәмбегә каршы ике смена куып, кичен эштән кайткач, бу ике туган аннан-моннан гына юынып табынга утырган чакта Сәриян агай түбәтәен тапмый аптырады. Риян агайныкы түрдәге кадак чөйдә эленеп тора, ул аны үрелеп алды да башына киде, ә Сәриян агайныкы юк. Кеше алыр дип тә әйтерлек түгел, каешланып беткән бәләкәй генә иске түбәтәй иде ул. Хужасының баш очына менеп, тәлпәеп кенә утыргач, бик кәмит итеп күрсәтә ул аны. Менә шул каеш кәпәч юкка чыккан. Дөнья бетереп эзли башлады Сәриян агай, беркаян таба алмады. Табынга түбәтәйсез утырырга кыенсынып, бик озак башын кашып торды. «Әйдә, утыр инде, ачка үләм бит, берәр жирдән килеп чыгар әле ятканда», диде Рияны. Сәриян агай бәлки үз гомерендә беренче рәттер, ялан баш көйгә ашарга утырды. Башта алар икесенә бер кәстрүл аш сыпырдылар, чап-чоп ит чәйнәделәр, сөяк кимерделәр. Аннары инде теге як плитәдә шау кайнап утырган олы бүксәле яшел чәйникләрен алып кереп, чәй шопырдатырга тотындылар.
— Кара, ничек каты пешкән бүген чәй! —дип куйды Сәриян агай.
— Учлабрак тондыргансыңдыр,— диде Рияны.
— 10-ук,— дип сузды тегесе,— шул, көндәгечә инде... Түлке бу юлы озаграк кайнады ул. табынга утырганчы нихәтле гомер узды бит...
Теш белән тел арасына кыстырылган лампасын аркылы уздырып кына чөмерә торгач, ул олы бүксәле чәйникне дә эчеп бетерделәр. Актык чынаякны сыгып ясаганда чәйникнен жепле капкачы бер якка асылынып төште, шул чакта чәйник авызыннан ниндидер кара-көрән нәрсә яртылаш килеп чыкты.
— Пәрәмәч,— дип куйды Риян агай,— нәстә бу?
Сәриян агай да ул нәрсәгә озак карап торганнан соң гына телгә килде:
— Түбәтәй бу .—Кулына алып карады.—Минеке...—диде аннары, кара коелып.—Чукынмышлар, мыскыл итәләр! — дип өстәде.
Бу хәлне күреп алган халык эчләре катып көлә башлады.
— Менә сиңа «каты чәй!» — дип пырхылдады кайсыдыр.
Тик Солтан абый гына мич буенда йокламышка салынып ята иде... Шулдыр, аның шундый ширлекле гадәтләре булгалый...
Шулай да мондый әкәмәтләргә генә исләре китми бу агайларның Бөтен кешедән күбрәк эшлиләр, сигез сәгать забой чабып кайталар да сигез сәгатьтән соң тагын шахтага чабалар. Бу бит тәүлегенә уналты сәгать була түгелме соң? Айга утыз сигез-кырыгар «үпрәжке» куалар Аванс-получкалары да бөтен кешенекеннән күбрәк була. Күзләренә бә- 56
реп үк әйтмәсәләр дә, «шахты корты» дигән кушамат та тактылар инде үзләренә. Тәннәре кап-кара, муеннары чуп* чуен, хәтта күзләренә дә, сөрмә тарткан шикелле, күмер утырган. Нигә бу хәтле казганалар икән?..
Бәлки йорт-жир, мал-туарлары житеш түгелдер? Себергә килеп төпләнә башлауларына кайчан гына ич әле. Ләкин хат яздыруларын- ♦ нан күренүенчә, андый ертык-тишек барлыгы да сизелми. Өй эченә бер _ сәлам, кардәш-ыруга бер сәлам әйткәннән соң, «чуар байталны ач тот- < магыз. төнгелеккә каен сарайга ябып бикләгез. Ала сыер бозаулама- < дымы әле, сарыклар бәрәнни башладымы? Мал-туарга курмыны Нигъмәтулла ташып бирсен, бурычы өчен чутларсыз. Кызыл тана шулай 5 кысыр калды микән инде, буазлыгы беленмиме? Үгез бозауны, икмәк < каптырып, язга таба суйсагыз, күрше Назаровка базарына чыгарсагыз яхшы булыр иде. Үзебез исән-сау булсак, язгы кырлар ачылуга таба кайтырбыз инде...» дигән сыманрак сүзләр яздыралар нде миннән. з
Бу агайларның төп нияте тора-бара гына мәгълүм булды. Бер кич- < не, олы кеше итептер инде, безнең әтәй белән сөйләшеп утырдылар ф икесенең дә алты почмаклы нарат буралары бар икән. Җәйгә чыккач шул бураларны янәшә күтәреп калай белән ябылган шатрун түбәле ~ итеп, сигез тәрәзә, өч ишек тишеп, идән-сәкесен, түшәм-матчасын, Се- s бер «чалдуыннары»ныкы шикелле сап-сарыга буятып, пәтистинни х йорт житкереп кермәкчеләр икән. Менә шуңа кирәкле калай-кадак, * буяу-пыяла, тагын күп кенә бүтән тимер-томыр, вак-төяк нәрсәләрне * каян юнәтү — ерак булса да шахта жиреннән китерү очсызгарак төш- я мәеме дип киңәш кылыштылар. м
— Туган жирләрне ташлап, шушы хәтле ерак якларга, урман-агач ® уртасына килеп утыргач инде, авылдагы тавык кетәген онытырлык 3 итеп, әдәмчәрәк яшәп карасы киләдерие бер,— дип куйды Риян агай.
Аларның бу ниятен безнең әтәй бик хуп күрде. Шулай итеп, бу агайларның көн-төн казганулары комсызлыктан, «акча корты» булудан гына түгел, үзләренчә изге теләк белән икән. Безнең дә бит югары өй эшләнмәгән, инде мин белә-белгәннән бирле «күзсез» бура булып тора, хәтта идәне дә юк. Инде безнең ул йортны салып керүебезгә ун елдан артык гомер узган, шуннан бирле әтәй имчәмә тапкыр читтә йөреп кайткан, ә куыш һаман шул көйгә тора Шундый базга кайтып керү аңа бер дә рәхәт түгелдер, югыйсә. Бик сәер бу. Шул өйне эшләтеп керерлек тә акча төшми микәнни соң аның кулына?.. Әллә ул кайсын алдан булдырырга белмичә аптырый микән? Югары өй генә түгел, ат та юк, сыер да юк бит әле безнең. Абзар-лапас торыклары да берике генә. Яшь әнәй килгәч, арыяк Зайнетднн абзый хатыныннан асрамага бер бозау алдык, менә шул без кайтуга үсеп торса, сыерлы булабыз инде, алла бирса!
Дөнья шул бу. Син болай итәм дисең, ул тегеләй бора. Әнә Риян агайларның да ниятләре челпәрәмә килде. Шул хәтле күкрәк көче түгеп жыйган акчалары урланган булып чыкты Шахтер үзенең эшләп тапкан акчасын кайда һәм ничек саклаганын мнн һич тә белми идем, әтәйнең кайда куеп тотуын да күргәнем юк.
Баракта утызлап ага баласы, утызы утыз холыклы. Берәүнең эчендәге тышында ачык юллы, чиста куллы. Андыйлар синең шырпыңа да тиячәк түгел. Икенче берәүнең күңеле тимерле-йозаклы сандык шикелле. Аның эчендә ниләр ятканын кем белә? Өченче берәү — үзе тыйнак, сүзе _ коймак, ә кулы йөри кесәләрен буйлап Бу сүзләрне мин әтәй- дән ишетеп әЙтәм, акча югалган көнне шулай сөйләнеп утырды ул. Ә Риян агайлар акчалары югалуын көндезге сәгать икедә генә белделәр. Аларнын кат-кат тимерләп бетергән, олы чуен йозак белән бик енкритле бикләнә торган такта сандыклары бар нде Йөзлек аягының эчке ягыни тимер божра кагып, сандыкны чылбыр белән шунда
беркеткәннәр иде, күтәреп чыгып китмәсеннәр, янәсе. Акча шунда булган. Эшкә төшәр алдыннан, акчаны үзләре белән алып китәргә дип, сандыкны ачсалар — эчендә җилләр уйный! Риян агай сандык каршына чүгәләгән килеш кинәт кычкырып җибәрде:
— Ай алла-ходаем, хәрәпләр генә булдык! — дип, шап итеп идәнгә утырды да жан ачысы белән кычкырып җибәрде: — Урлаганнар, урлаганнар!..
Сәриян агай, йөгереп килеп, сандык эчендәге вак-төяк нәрсәләрне чөерә башлады, кабаланудан кулы да калтырый, үзе дә калтырый... Шашкандай атылып сәке астына кереп китте, аның бөтен почмакларын әйләнеп, тузанга, пәрәвез оясына батып чыкты.
— Юк бит, юк бит, юк бит! — дип, ниндидер суык тавыш белән кырт-кырт һаман бер сүзне кабатлады ул. Купкан күзләре белән бөтен почмакларны, шүрлекләрне, хәтта бүрәнә ярыкларын капшагандай, бар бүлмәне айкап чыкты.
— Юк бит, юк бит, юк бит, абый! — дип тагын бер кабатлап алды. Өйдә булганнар алар тирәсенә җыелды, бар да аптыраган хәлдә сүзсез иделәр. Ниһаять, «кем булыр?» — дигән сорау ишетелде. Җавап бирүче булмады.
— Ә Мәүлә кайда соң? — диде кайсыдыр.
— Мәүлә?..— дип ялт күтәрелде Риян агай идәннән.
Мәүлә алардан ике кеше аркылы гына ята иде. Урыны да җыелмаган: каешланып беткән бәләкәй күпчеге белән таланып беткән иске киезе түргә таба кайтарып кына куелган. Югары шүрлектәге вак-төяге арасыннан бер күлмәк җиңе асылынып тора.
— Мәүлә... эштә булырга кирәк,— диде аптыраган Сәриян агай.— Иртәнге алтыдан киткәндер ул.
— Алтыдан булса, инде кайтырга тиеш. Әнә Төхфәй әллә кайчан юынып ята бит...
Төхфәт абыйдан сорадылар.
— Юк, чаваты күрмәдем мин аны,— диде ул.— Киткәндә дә унима- ние бирмәдем — безнең борчаклар пешми бит хәзер.
Әтәй дә кайтып керде эштән, ул да күрмәгән. Бу хәлне ишеткәч, бик гаҗәпкә калды:
— Нишләп анда куясы иттегез соң? Нишләп бер дә искәрмәдегез? — дип төпченергә тотынды.
— И-и, Пәрхулла абзый-й,— дип сузды Риян агай гаҗиз тавыш белән.— акчаны табуы мен бәлә булса, саклавы ике мең бәлә икән мондый җирдә... Мәгъмүрәгә куеп тормакчыек. «Югала-нитә калса, нәрсәм белән түләрмен?» дип алмады. Шуннан соң, аптыраган үрдәк... дигәндәй, без ул кәгазьләрне янчыгы белән чолгауга урап шахтыга алып төшәбез, өйдә чакта эчке яктан ыштан бөрмәсенә бәйләп йөртәбез, төнгә — әнә шул сандыкка тыгадырыек... Әдәм көлкесе, валлаһи... Мәңге сөйләмәсием... хәзер барыбер инде...
Моны ишеткәч, бантагысы көлешеп алды.
— Көлмәгез, чукынчыклар! Бактың исә, үзегез дә шулай йөртәсездер әле,— диде Риян агай җәберсенеп. Аннары теге сүзен дәвам итте.— Күрәсең, алдай ук күзәтә килеп, сигездән сигезгә йөргәнгә безнең каты йоклаганны белеп, ачкыч яратып эшләнгән инде бу эш...
Кешеләр таралышты. Барак тына төште. Риян агайлар бу көнне гомерләрендә беренче мәртәбә эшкә бармый калдылар. Ә Мәүләне күпме көтсәләр дә кайтмады, күренмәде, ишеткән-белгән кешеләр дә булмады Полициягә әйтеп эзләтергә кирәк диючеләр дә булган иде, Риян агай кул гына селекте:
— Яландагы җилне кем тоткан? Мәүлә урлаганын кем күргән? Маңгаена язылмаган бит,— диде ул.— Белешкәләдем инде: ике көн алдан раччут алып, пашпыртын кесәсенә салып куйган, кулы череп аккыры!...
Әткәм-әнкәмнең теле...
Нихәтле генә гарьлек булмасын, мин тагын мәктәпкә киттем. Беренчедә Коръәннең кирәге юк, шулай да аны букчадан калдырмадым—әтәй сизмәсен. Тагын шул маймычлар арасына кереп утырдым. Мөгаллим абый иң элек безгә дәрес бирде. Хәрефләрне тактада күрсәтеп, анлатып, укытып карады да бер бит тулганчы шуларны тактадагыча итеп язарга кушты. Ә минем кулга «Мөгаллиме әүвэл* дигән китап биреп, беренче битен ачтырды да: «ата. ана, арба, чана, ат» дигән аерым дәрес бирде. Шуларны миңа матурлап, китаптагыча итеп, бер дә пычратмыйча ике бит тутырып язарга кушты. Бу мина тагын сәер тоелды. Мәдрәсә ишеген ачып кергәннән бирле мин «әбҗәд һәү- вәз» дип, «кәлимәтен тайбатын» дип, «ясин вәл коръәнелхәким» дип, «әлхәмде лилляһи раббиль галәмин» дип гел үзем белмәгән телдә укып килгән идем. Ниләр сөйләде икән ул сүзләр? Ә монда, ана сөте белән үк ачыла башлаган жипҗииел үз телеңдә: «ата, ана, арба, чана, ат» Дип, куз алдында теп-тере булып торган нәрсәләр турында укып маташ. Шул — сабак була, имеш! Бер уйласаң, гел көлке ич! Ә икенче бер уйласаң — ник сабак булмасын? Анда бит шундый якын, шундый газиз кешеләр, шундый таныш нәрсәләр турында әйтелә. Юк, әйбәт дәрес икән бу. Нәрсә чәйнәгәнеңне белеп чәйнисен.
Үземчә шундый «акыллы» фикергә килдем дә, бик тырышып, тәбәнәк парта өстенә яга төшеп дигәндәй, язарга тотындым. Мөгәллнм абый килеп-килеп күз гөшергәләсә дә, «тегеләй ит, болан ит» дип, ләм- мим бер сүз әйтмәде. Эштә гаеп күренмәгәч, күнел гел үсеп китә икән. Ике бит белән генә калмадым, кыңгыравык булганчы өч бит яздым мин ул сүзләрне. Язган саен хәрефләр шомарак төшкән сыман күренә башлады.
Икенче сәгатьтә хисап дигән дәрес керде. Башта иллегә, йөзгә хәтле санату булды. Анысы чүп кенә, ыелнунга хәтле дә саный алам! Ә менә икегә икене сынфыр белән язып кушу минем өчен тагын яңалык булды. Кара әле, аның да үз билгесе, үз тәртибе бар икән! Бигрәк тә II гә 13 не кушканда, бармак белән санап утырасы түгел.
Шулай итеп, мин инде беренче сыйныфка төшүемә бик үк үкенми дә башладым хәзер. Өйрәнәсе нәрсәләр монда да бар икән ләбаса! Ай тулганда «Мөгаллиме әүвәл»не хәреф-би-хәреф укып чыгып, кушылган шигырьләрне ятлап, язуны да рәтләп өлгердем. Элекке аркылы-торкылы таяклар үземә дә көлке тоела хәзер. Хәтта хатларны да бик яңача язып, үземнең абразаунын (әтәй сүзе) икәнлекне күрсәтергә тырышам. Ил җирендә мин язган хатны укыган кешеләр шаккатсын!
Тырышып маташуны мөгаллим абый да сизел алды шикелле. Аның линикәсе минем кулга бүтән бер тапкыр да төшмәде. Алан гына да түгел, ул мина йомшаграк тел белән эндәшә, дөресләрне күбрәк итеп бирә, күбрәк сорый, эшләремә дүрт тә биш куя башлады хәзер Минем дә күңел язылып китте, элекке үпкәләрне онытып, ярата башладым үзен, нсем-фами чиясен дә бик ошаггым: Хөсәен Абушаеа'Икән. Фамилиясе бигрәк тә шәп, минеке шикелле, теләсә кемдә була торган Фаз- лытдинов түгел
Озакламый ул мине икенчеләр янына утыртып, кулыма «Мөгаллиме ссани» дигән китап тоттырды. Бу — гарәп сүзләрен ничек укырга өйрәтә торган китап иде. Аны да бишлегә укыдым, тик мәгънәсен генә белмәдем. Ул китапның «дәббэрә, кәссәрә» дигән бары тик ике сүзе генә хәтердә калган. Уйлап карасан. гарәпчә китапларның шулай мәгънәсен белмичә укып йөреп, күнме сәгатьләр, көннәр, айлар, еллар җилгә очкан. Без надан калмыйча, кем калсын сои?м
Шул икенчедә чакта минем өчен тагын бер бик зур яңалык булып алды. Белмим, берәр бәйрәм уңае беләнме, әллә болан гынамы, мөгаллим абый безнең беренче-икенчел трне шигырь әйтергә өйрәтте. Башта ул шигырьне берничә дәрестә безгә әйтеп яздырды, аннары күр- ми өйрәнеп килергә кушты. Ятлап килгәч, такта янына чыгарып тезде дә, үзе өйрәткән көйне үзе башлап җибәрде. Без яшелле-кукле тавыш-лар белән аңа кушылдык:
И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле.»
Бөтен мәктәп яңгырап китте. Өченчеләр белән дүртенчеләр дә парта арасына басып безгә кушылды, тагын да шәбрәк яңгырата башладык. Шәмәк мәдрәсәсендә минем малайларга кушылып әлвидаг әйткәнем бар, гарәфә кичтә малайлар белән мәчет манарасына менеп салават әйткән бар, гаеткә барганда әтәйгә, күрше-күләнгә кушылып тәкъбир әйткән бар, түтәй белән бергә кушылып «Мөхәммәдия» китабыннан мөнәҗәт әйткән бар, әмма шигырь әйткәнем юк, монда килеп кергәнче шигырь дигән сүз булуын ишеткәнем дә юк һәм дөньяда без әйткән шикелле шундый матур шигырь барлыгын да белгәнем юк иде...
Икенчедә дә озак тоткарланмадым. Инде кыш урталары узуга, мин яңадан өченчегә менеп, Сәми янында буш торган үз урыныма утырган идем. Тиле тигәнә буе сикерер дигәндәй, үзалдыма сөенеп-куанып йөри башладым. Укыган саен укыйсы килә, дөньяның әллә нинди мин белмәгән тагын бик күп матур яклары ачылып китәр төсле тоела...
Шул көннәрдә безнең баракка, минем яшәр Мехәмәй атлы малаен ияртеп, аксак Гыйлаҗ абзый килеп чыкты. Аның элек тә бер-ике булганы бар иде. Ул үзе Түбән Төкәнешнеке, әтәйнең дус кешесе, кайчандыр шахтада басылудан шулай аксак булып калган. Хәзер Томскидан китереп, китаплар сатып йөри. Аның аркасына күтәреп йөри торган фанер әрҗәсе бөтен «Мөхлисун» өчен бердәнбер китап кибете иде бугай, бүтән урында татар китаплары сатылуын белмим. Үткән килүендә әтәй аннан коръән тәфсире алып калган иде, миңа бик үк аңлашылып бетми торган һәм укырга кызыгы булмаган калын китап. Мин ул чакта Гыйлаҗ абзыйның әрҗәсендә тагын нинди китаплар булуы белән кызыксынмаган да идем, ә бу юлы «әрҗә кибет»кә иң элек мин ташландым. Ул миңа төрле догалыклар белән бергә «Җырлар әхтәрисе», «Менә сиңа шәп җырлар», «Сугыш бәете», «Канау буе», «Суга баткан кыз» дигән китаплар күрсәтте. Бол арның, хаклары ике-өч тиеннән артмаганга күрә, барысын сыпырдым да алдым. (Бакыр биш тиеннәр әзмени минем!) Бу апа бик ошап китте бугай, «Көйле иман» белән «Бәде- вам»ны да кыстырырга чамалый башлады. Ә минем аларны ничәмә кат укыганым бар инде, хәтта байтак урыннарын күңелдән беләм,— алмадым. Шуннан соң ул әрҗәдәге китапларны үзем сайлап алырга юл куйды. Актара торгач, кыры белән әрҗә читенә кысылган юкарак бер китап тартып чыгардым «Балалар күңеле» дигән. Исеме матур булгач, аны да алдым. Мин ул көннәрдә гел шулай кызыклы, матур китаплар җыярга дип уйлап куйган идем инде. Бу шул ниятнең башлангычы иде.
Алдан җыру китаплары белән сугыш бәетен укып чыккач, «Канау буе»на тотындым. Ул бәләкәй генә, юка гына китап миңа бик кызык булып тоелды.
Канау буеннан кайта.
Сәкегә менеп Hia.
Хатыны чәй кайната, Чәй эчәргә тндня,—
дигән юлларын такмаклап йөри башладым. Вәсим Солтанов дигән кеше язган икән аны. Ин ахырдан теге китапка керештем. Менәтерә
кирәк булса? Бу китапта әлеге без өйрәнгән «И туган тел, и матур телэне басканнар. Бүтән шигырьләре дә үзеннән-үзе укылып бара. Ә инде «Кәҗә белән сарык хикәясе» көлә-көлә эчен катарлык!
Кәҗә әйтә: «микнкики, мнкикики.
Капчыктагы бүре башы бит уники! — *
дигән юллары тагын минем көндәлек такмакка әйләнеп китте. Кара әле 5 син аны, кәҗә шундый тапкыр булып, бүре хәтле бүре алдында шу.. < дый батыр булып кылансын да аны качыра алсын, имеш! Менә сина «рыйстан кәҗә'» Китапның тышында Габдулла Тукаев дигән сүз бар, * Казанда басылган!..
...Ә язга борылган көннәрнең берендә мөгаллим абый безгә кич 5 белән җыелырга кушты, «Тукай кичәсе» ясыйбыз диде. Дүртенчедәге - олы кызлар белән безнең өченче малайлары алдан моңа әзерләнеп йөр- з дел әр Авылдан килгән юашлык аркасында мин катнашмадым Башта < укытучыбыз сөйләде. Аның сүзләреннән мин шуны аңладым: Габдул- ф ла Тукаев ил халкының йөрәк моңнарын, кайгы-хәсрәтләрен шигырь сүзе белән әйтеп бирүче бик зур, бик әйбәт кеше булган икән. Ул бала- ~ ларны да бик яраткан, безнең өчен дә укып туйгысыз шигырьләр яз- х ган. Шундый ялкынлы шигырьләр язучы кешене шагыйрь дип атыйлар = икән. Шагыйрь! Бу сүзне дә шушы яшемә җитеп, беренче тапкыр ише- * тә.м. Кызыклы сүз, кытыклы сүз, эченә әллә нинди серле мәгънәләр * җыйган сүз булып ишетелә' . Тукаев әнә шул яшерен серләргә, йөрәк- х ләр-күиелләр ачкычына ия булганга күрә мәнге онытылмас җәүһәрләр х калдырган икән. Татар халкының күзләрен ачкан ул. аны алга, мәгърифәткә өндәгән, якты дөньяга чакырган. Бүген аның вафатына өч ел 3 тулган икән инде. «Бу кайгылы матәм көне безнең күңелләрне һаман яралап тора. Халык аны онытмый һәм онытмаячак'» дигән сүзләр әйтте мөгаллим абый.
Әнә нинди кеше булган икән Тукай! Аннары Габдулланың бала чакта нинди авырлыклар кичергәнен сөйләп күрсәтте. Карасана, ул да ятим булган икән ләбаса! Шул ятимнәр турында, үги аналар, кеше кулында йөрүләр турында ишеттем исә, елыйсым килә башлый, монда да көчкә тыелып утырдым. Габдулла абый да, Төхфәт абын да һәм мин үзем дә, өчәүләшеп, бергә газап чиккәнбез шикелле тоела. Юләр мин! .
..Инде гөрләвекләр дә чынлап ага хәзер. Авылда боз калкып, су ташыр чаклар җитеп килә торгандыр, әллә кайчан сыерчыклар да килгәндер. Ә монда һаман күренмиләр әле. Хәер, ул бәләкәй кошлар Себер хәтле ерак җиргә килеп тә җитә алмыйлар булыр, никтер бер түбәдә дә ояларын күрмим.
Безнең укуларның да актык көннәре килеп җитте, имтиханнар тапшырдык. Бу да минем өчен яңалык, биш алты кыш мәдрәсәгә йөреп, имтихан биргәнем һәм ул сүзне ишеткәнем юк иде, билге куюлар барлыгын да, «шәһадәтнамә» алуларны да белми идем. Ә минем кулда хәзер зәңгәр хәрефләр белән басылган шәһадәтнамә! Мактанып әйтә алам: кыш буе укыган дәресләрем буенча гел бишле! дияр идем... ике дүртлем бар. Өчлем берәү дә юк! Ә инде иң астагы юлда «әхлякь гүзәл» дип язылган. Монысын аңлап бетермәдем. Кулыма ат тогтыргал- дай олы куаныч белән баракка кайтып кердем дә шәһаләтиамәне әтәй- гә күрсәттем, әлеге ике сүзнең нәрсә икәнен сор. •.курыкмадым. Ул билгеләрне күзәтеп чыкты да әз генә көле* . i ■ •
— «Үзен әйбәт тота» дигән сүздер инде,— ди . баштан сыйпап алды.
Бу минем иң бәхетле көнем иде. !0к, бу «яна уку» дигәннәре гел начар түгел икән: маңгай күзен белән бергә күңел күзеңне дә ача. тырышлыгыңны һәм сәләтеңне билгеләр белән ачыклап, алга таба дәртләндерә икән. Алай гына да түгел, мөгаллим ибынның имли, инша
дәресләрендә дөрес язарга өйрәтүе, ә сабакташ малайларның минем сөйләшүдән гел көлеп торулары авылдан килгән телемне шактый шомартып җибәрде. Алар: «чабата тел», «каеш кәпәч» дип мыскыллый торгач, минем «кыдыл бодау, дагын-дәген, дырыем-дерием, әтәй-әнәи» дип сөйләшүләрне тәки ташларга мәҗбүр иттеләр. Мин хәзер «әти, әни» дип китапча әйтергә, Михельсон дияргә һәм бүтән сүзләрне дә бозмый сукаларга тырыша башладым. Елдан артык йөреп, ав“л^а «чит теле» алып кайткач, бик сәерсенгәндәй булдылар.
хелислам ылан, син хәзер китапча ' *
диделәр...
Яңа бәхет, кайда син?
Мин шулай укуларым белән, яз матурлыгы белән мавыгып һични уйламый йөргәндә, әти (мин хәзер әтәй дип язмыйм инде) көн саен өйдә күренә башлады. Беренче көнне — сменалары алышынган чактыр дип уйладым, икенче көнне — төнгә төшә торгандыр, дидем. Өченче көнне мәктәптән кайтып керсәм — бу тагын өйдә. Ниндидер бер тәбәнәк бүкән өстенә утырган да йөзлек буенда итек төзәтә. Дүртенче көнне дә шул ук урында, шул ук эш белән утыра. Үзе күңелсез, төсе якты түгел. Шунда гына башка уй төште: әллә бер-бер хәл булды микән? Булгандыр шул, булмаса — шундый боек чырай белән өйдә утырыр идемени?..
Үзеннән сорарга кыймаганлыктан, мин бөтенләй пошына ук башладым. И ходаем, ниләр генә булды икән? Әле бит тормышлар үтә чыккан әйбәт кенә бара иде, дүртебез бер почмакта чөкердәшеп, үзебезгә бер бәләкәй Тулбай булып ята идек. Тамак та тук, өс тә ялангач түгел, укуларым да начар бармый, күңел дә көр иде. Җыянша абый белән Хөснулла абый да. әллә кайчан эшкә керешеп, ярыйсы гына тим- тенеп яткан булалар иде. Дөрес, эш хаклары бик әллә ни түгел бугай, Җыянша абый өстәге откаткада гына эшли: шахтадан чыккан вагоннарны эстакад буенча тәгәрәтеп, күмерен шул күпер астына, порода булса — отвалга илтеп аудара. Хөснулла абый, әйтүе буенча, шахтада «чана» тарта. Чана дигәне — астын табанга охшатыбрак калайлап ясаган такта әрҗә икән. Забойчылар ятып чапкан тәбәнәк, тар «мич»тәге күмерне шул чанага тутыра да, җилкәсенә ләмкә киеп, үрмәли-үрмәли тартып чыгара. Коногоннар (аста ат белән бәләкәй вагон тарттыручылар) юлы өстенә китереп бушаткач, чанасын өстерәп, тагын кереп китә икән. Хөснулла абый күмер тузанына батып, дию пәриедәй кап-кара булып кайтса да. ап-ак тигез тешләрен елтыратып, һаман көлә дә көлә генә. Ә Җыянша абый: «Эшләгән — тамакка гына җитеп бара»,— дип зарлангалый. Ул семьялы кеше шул...
Ничек кенә булмасын, минем өчен дөнья ал да гөл иде. Көтмәгәндә әтинен эшләре көйсезләнеп китү генә күңелсезлек тудырды. Дусай Тәхәү аны теге вакытта үз әртиленә керткән иде бит. Менә шул әртил- шек боларның март получкасыннан байтак кына акчаларын басып калган. «Зарабуткы яхшы төшә торган забойда эшләткән өчен дисәтникне сыйладым, чабылган күмер күләмен безнең файдага перлимайт иткән өчен эштигерне сыйладым, бүләк тә төртергә туры килде», дип аңлатмакчы булган Әти моңа каршы төшкән. «Мөхлисунда беренче тапкыр эшләвем түгел, үземнең дә әртилшек булганым бар, бер дә безнең забуй бүтәннәрнекеннән җүнлерәк дип әйтерлеге юк, зарабуткы да артык төшмәгән, бүтәннәрнеке шикелле үк тәңкә дә егерме тиен!» дигән. Сүз әрләшү-талашуга барып җиткән. «Юк, бу гаделсезлеккә мин риза түгел, син безнең эшләгәнне талап калмакчы буласың! Конторга 62
гына сүлэшә башлаганың икән!»
керәм, якадан чутлатам!»— дигәя әти. Әйтүен әйткән дә бит... калган иптәшләре авызларына су кабып, тик торганнар. Күп чакта шулай бит ул: актык ыштанын салдыра башлаганчы түзә кеше...
Бу талаштан соң ике смена эшләп кайткач, өченчесенә барса, әтине эштән борып кайтаралар. Әртилшек Тәхәү аңа инде расчет бирде- реп куйган була. Менә шул борылып кайткан кичне табын янында әти- ф нең Җыянша абыйга сөйләп утыруыннан ишеттем мин бу хәлләрне. _ Миңа хәзер дөньялар бер дә ал да гөл булмаганы аңлашылды. Алгысы көндә нишләрбез, ике тамак бит әле без. Әтигә эш табылырмы?..
Табылмады шул, бүтән бер җиргә дә керешә алмады, айга якын - шул йөзлек буенда утырды. Аның бәләкәй күн капчыкта үзе белән йөр- < тә торган кораллары һәм башка кирәк-яраклары бар иде. Менә шу- ларны сәкегә җәеп сала да, тәбәнәк бүкәндә чүмәшеп, тук-тук чүкеч ч суга ул хәзер. Кемнең эш итегеме, бүтән аяк киемеме тузган, барын 3 да ямап, «яңартып» бирә. Эшен яраталар тагы үзенең: «Нык итеп, ык- 3 тымат итеп эшлисен, Пәрхулла абзый», дип мактап та кунган булалар, з
Барак буш калган чакларда көйләп тә алгалын ул:
Утырдым уйламага. Уйладым җырламага, һичберәү дә килүче кж Хәлемне сорамага...
Шуннан тагын байтак вакытка тынлык урнаша. Җеп сумалалап, очына шитина куеп, итек үкчәсенең бүселгән җиренә тар гына ямау сала. Белмим, төрлесен уйлап утыра торгач, кәефе уйнаклабрак китәме, ишеткән саен миңа сәер тоелган һәм әз генә елманта да торган икенче бер җыруны башлый ул: ;
Гыйнвар, феврали март, апрель — Акчв бегергән айлар.
Бу ии гажәп, бу ни хикмәт. Фарсит итә бу байлар»
Бу жырлар миңа әтине тагын да якынайтып җибәрә һәм моңарчы мин белмәгән яна бер ягын ачып бирә төсле нде; аның күңелендә моң да, шаянлык та бар нкән! Ә инде аның мине нң сөендергән эше —уку бетереп чыккан көннәремдә булды: ул мина читек тегеп куйган булып чыкты! Кайчан, ничек теккән, мннем аяк үлчәвен ничек алган — бер-нәрсә белмичә калдым. Иске булса да, ян-яңа диярлек елкылдап торган күннән, тезне капларлык озын кунычлы, әйбәт шыгырдавык олтанлы читекне аягыма киеп җибәргәч, үземне ганымый башлагандай булдым. Безнең авылда мулла Нурулласыннан башка бер малайның да читек кигәне юк! Бу бит кая китә, беләсезме?.. Өстәвенә, шул әйбәт читек белән кияргә, көзгедәй уйнап торган төсле, бик ачык алсу-кызыл эчле, бәләкәй генә, матур гына резин кәлүш тә алып бирде бит әле әти миңа. Монысына минем биш тиеннәр дә кереп китте. Барыбер сөенечнең чиге юк иде. Боларны мин гомердә беренче мәртәбә киям бнтәле. Эх, шул читек өстеннән төшереп кияргә чалбар да булса, аннары гел егетләрчә китәр иде эшләр? Юк шул, хәзергә анысы тәтемәде әле, авылдан килгән алача ыштан белән генә чикләнергә туры килде. Хәер, читекнең кунычы озын, эченә тыгып кигәч, бишмәт нтәге астыннан күренми бит ул ыштан!..
Читнең түренә хәтле килеп, итек төзәтүчелек белән генә көн күреп булмавын мин дә аңлый идем инде хәзер. Ике тамакны ничек туйдырсын да өйгә нәрсә җибәрсен?.. Көннәрнең берендә этн юлга җыена башлады. Җыянша абый да, эшнең барыбер рәте юк дип, безнең белән китәргә булды. Хөснулла абыйга, патша сугышка алмасын өчен, хәзергә шушында калып, тыныч кына эшләргә кннәш бирделәр. Әгәр инде яхшы эшкә туры килсәләр, аны да чакыртасы булдылар.
ШӘЯХИ МАННУР
Безнең күршедә генә Гыймран абзый ята иде. Ул әтинең чит җирләрдә бергә йөргән күптәнге белеш-танышы, Югары Тәкәнешнеке икән. Бу баракка ул кыш башында Амур ягыннан кайтып керде. Әти ана Гыймран абзый дип эндәшә, ә мина ул хәтта бабай булып күренә. Җирән чәчле, шундый ук сакал-мыеклы, тәбәнәк буйлы, юка гәүдәле, йөргәндә ничектер пыржинага баскан төсле дерт-дерт сикереп атлый торган кеше ул. Олы маңгае тирән сырлар белән уелып, битләрендә дә җыерчык шактый күп булганга шулай карт күренәдер инде.
Малай чакта колакта җил уйный: олылар сөйләшкәне берсенә чалынса, икенчесеннән чыгып китә. Шулай да бер кичне аның әти белән сөйләшеп утырган кайбер сүзләре хәтердә эленеп калган. Инде өч баласы үсеп килгәндә, җәмәгате белән ни өчендер килешә алмыйча, шактый каты үпкәләшеп, читкә чыгып киткән бу. Шуннан бирле унике ел буена хат-хәбәрсез йөри икән. Ә өйдә ике малае егет булып җиткән, имеш, хәзер. Әти аны һаман кайтырга үгетли. «Теге вакытта да күпме әйттем мин сиңа, сүзне тыңламадың, кире беткән,—ди.— Давай көзгә хәтле басылып кына эшлнк тә бергә кайтып китик, җәмәгатең янына үзем илтеп куярмын, килештермичә китмәм»,— ди. Гыймран абзый кул гына селти: «Ио-ок, кайтмыйм, барыбер кабул да итмәс... Кайтмыйм — и баста!» — дип, тәмәке пыскытырга тотына.
Ә безнең әтинең зимагур үгетләп кайтару — үзенә күрә бер өянәге дисәң дә ярый Шундыйларның берсе, безнең авылның Мөти Әтәй Галимулласы дигәне, ишегалларына кайтып җиткәч, өйгә кермичә, бакча якларыннан чыгып качкан, имеш. Монысын көлеп сөйлиләр инде.
Гыймран абзыйның да кул селтәвең күргәч, «кайтмас бу, кайтса да качар», дип уйлаган идем. Ә менә без юлга җыена башлагач, Гыймран абзый әти каршына үзе килеп басты да:
— Мине дә иярт...— диде әкрен һәм дәртсез тавыш белән генә.
Әти ана тнз генә ачылып китмәде. Хәер, без бит әле илгә кайтмыйбыз, эш эзләп кенә китәбез... Шуны аңлатырга теләпме, әллә сер бирәсе килмәдеме:
— Үз җаеңа кара, Гыймран абзый,— дип кенә куйды.
Шулай итеп, без, инде гөрләвекләр узып, җир кипшерә башлаганда, яңа урынга, яңа бәхет эзләргә чыгып киттек. Барактагы абзыйлар, Мәгъмүрәттәйләр безне озатып калдылар. Ә Җиһангир абый инде кутумкаларны кия башлаганда гына каяндыр кайтып керде дә, әтине кешесез почмаккарак алып китеп, аңа ун тәңкәлек кызыл кәгазь сузды. Әти бик аптырап калды, «Нәрсә бу?» дигән шикелле гаҗәпләнеп, аңа карады.
— Ал әле, Фәрхулла абзый, кирәк булыр. Сез бит икәү, үзең ай буе эшсез булдың...— диде ул, ярым пышылдагандай тавыш белән сүзләрен ашыкмый гына тезеп.
— Юк, Җиһангир энем, юк, рәхмәт яхшы сүзеңә,— дип, әти аның сузылган кулын йомшак кына кире какты. Җиһангир абый барыбер тыңламады. «Мин бит чын ихлас күңелдән!» дип ялваргандай, әлеге кәгазьне әтинең түш кесәсенә кыстырды. Әти бер сүз әйтә алмады, аның күз төпләрендә яшь бөртеге җемелдәде. Ул Җиһангир абыйны кысып кочаклады да барактан җәһәт кенә чыгып китте. Без аның артыннан атладык...
Калды, бар да калды, Төхфәт абый да, миңа күпме тәрбия күрсәткән Мәгьмүрәттәй дә калды, хәсрәтле Рияи абзый белән Сәриян абзый да калды, мине гел көлдерә торган Хөснулла абый да калды, урамда кузна уйнаган, «мат»тан башлап урысча сабак биргән дус малайлар да калды, мине таш атып сугышырга өйрәткән Якуп та калды, мине «каеш кәпәч»лектән чыгарган мәктәп дусларым да калды, анам сөте белән бишектән үк керә башлаган үз телемдә беренче тапкыр «арба чана» дип дәрес биргән, «И туган тел» дигән шигыре белән мәшһүр* 64
шагыйрь Габдулла Тукае да булган дөньяны эз генә булса да ачып күрсәткән, минем малай күңелдә беренче уяну чаткылары чәчкән мөгаллим абый Хөсәен Абушаев та калды, бар да калды
Ә менә Җиһангир абый, миннән берәр генә адым алдан барган күк, 1ел күз алдымда килде. Нинди асыл кеше икән ул!.. Теге вакытта үзе пычак астына кереп, башкаларны фажигадан коткаруына әллә ни го- ф мер сокланып йөргән идем. Ә хәзер — без чыгып киткәндә?.. Хәтта мин _ дә белеп торам; актык тиенен суза ич ул. Ник дисәң, ай буе эшли ал- < мый ятты, яралы чагы өчен бер тиен акча чыкмады. Әле яңарак кына < эшкә тотынгач алган барлы-юклы авансысыдыр инде ул аның. Үзенең х актык ун тәңкәсен айнык баштан кешегә чыгарып бирүчене көндез < чыра яндырып эзләсәң дә табу мөмкин түгел иде ул заманда. Моны ь тырбайчык бер кулие малае эшләсә, гажәп тә тоелмас иде. Үсеп буйга ч житкәч кенә төшендем; хикмәт акчада гына түгел, хикмәт—кешенең С күңеле нинди булуда икән. 3
Без кичке караңгыда поездга утырып, мин өске сәндерәдә йокыга jj эри башлагач кына ул миннән аерылып калды Хуш. Җиһангир абый, хуш! Син миңа киләчәк тормышым өчен бик олы, бик матур сабак би- * pen җибәрдең. Хуш, Җиһангир абый!.. о-
Карурман төбе s
X
Иртәгесен бик сон йокыдан торып, тәрәзәгә күз салгач кына сорау х килде башка. *
— Кая барабыз соң без? 3
— Ил ягына таба кайтабыз,—диде Җыянша абый. Мин уянганда ул инде тәрәзәдән карап бара иде
Ил ягына?
Сөенергәме, көенергәме?
Ел да тулмаган... Читкә чыгып, озаграк та йөрмәгәч Минем өскә- башка да юк ич әле.. Хәер, читек белән резинкә бар, чалбарда гына тора эш!..
Өч тәүлектән соң микән, Кәтримбур каласына җитеп, поезддан төштек. Ике катлы таш вокзалда икенче бер поездны көтеп алып, тагын кайсыдыр якка утырып киттек Шулай күпмедер барганнан соң урман арасындагы бер стансага килеп чыктык Иң элек күзгә ташланганы шул булды: станса бинасының бүрәнәләре тоташ яшелгә буялган, ә түбә кыегы астына гарәп хәрефләре белән «Бнлимбай» дип татарча да язылган Себер уртасына хәтле барып кайтып, татарча исеме дә язылган бер генә станса да күрмәгән идем
Вагоннан төшкәч, әйберләрне күтәрдек тә гади бер юл буйлап урман эченә кереп киттек. Гыймран абзый белән әти алдан атлый, Җыянша абый белән мин — алар артыннан Шактый барганнан сои озын, иске бер барак янына килеп життек Ул яртылаш жирг» казып салынган, тәрәзәләре дә җиргә багып тора. Тирә-ягы гел урман да урман. Моны әдәмчә итеп салырга агач булмады микәнни corp Баракның ишеге кырыеннан гына днярлек казылган тирән чокыр сузылып китә, салына башлаган шпаллар да күренә. Аңлашылды монда чуен юл салалар икән, без шушында эшләргә килгәнбез, күрәсен. Әтинең яраткан сүзе; ни хода язгандыр5 Ә минем монда килеп туктауга бер дә күңел үсмәде. Ик элек барагы ошамады: жиргә баткан сукыр тәрәзәләр, эченә төшү өчен балчык баскыч, нәкъ безнең өйдәге шикелле' Тәбәнәк кенә түбәдән тырпаен торган һәм корымга баткан кыйшык-мыйшык морҗалары да бигрәк шыксыз иде. Туксан өченче барактан сон андый чокырга барып керәсе килми шул!
& «К. У», м 0.
Нишлисен: «Без барасы җирләргә салмаганнар ташпулат...». Кердек, түр сәкенең сул кырыеннан урын алдык. Ун кырыенда үзенең карты белән бер әби карчык утыра. Сөйләшеп киттек, олылар эш хәлләрен сораштырдылар. Монда Кәтримбурдан Казанга барасы чуен юлының ин озын тунеле казыла икән, кеше күп кирәк ди. имеш. Әтиләр шунда керешергә ниятләделәр. Әби карчык безгә дә аш пешерергә булды, ул буйдаклар карый икән. Баракта без кергәндә үк якты түгел иде, ә бераздан бөтенләй авыл мунчасыдай караңгыланып китте. Әби карчык лампа яндырды, электры да юк, ичмаса! Капчыктагы кыты-мыты белән чәй эчтек тә йокларга яттык. Былтыр Себердәге шикелле монда да кандала белән сугышып төн чыгарга туры килде...
Бәхеткә каршы, без монда озакка төпләнеп кала алмадык. Атна-ун көн чамасы эшләгәч тә, әтиләр моннан китәргә булдылар. Ни өчен?.. Хәер, сәбәбен төшенергә була инде: эш хакы әйбәт булса, тунельгә түгел, җәһәннәм тишегенә кереп эшләргә дә әзер бит кеше. Көрәк-кәй- лә белән балчык актарып кына нәрсә тапсын ул!.. «Гомер уздыру, чабата туздыру» — шул гына.
Нужа капчыкларын якадан асып, Билимбайга чыктык, янадан поездга утырып, кайсыдыр якка юнәлдек. Күпмедер барганнан соң Багрово (эдлә Боброве иде микән) стансасына килеп төштек. Аннары карурман эченнән сузылган олы юлга чыгып, җәяү атладык. Юл туп- туры, урталыгына әз-мәз таш төелгән, кырыйлары канаулы. юан-юан карт каеннар тезелеп киткән. Вак кына, сыек кына яшел яфрак чыгарып киләләр. Алар артын ике яктан да чын кара урман каплый, аның аркылы кояш бик әз үтеп кергәнгәме, аяк асты һаман пычрак әле. Без шул юлдан җитмеш чакрым бардык. Беренче көнне мин олылардан калышмыйча диярлек атлаган идем, икенче көнне бөтенләй бара алмас булдым. Капчыгым да авыр түгел; эчендә бишмәт белән күлмәк- ыштан да китап-дәфтәрләр генә, бүтән җирем дә авыртмый, тик ике аякның баш бармагына чыдар хәл юк — икесе дә төртә, үтереп сызлый. Тора-бара артка кала башладым, әти ачулана:
— Аягына таш бәйләмәгәнсеңдер бит! — ди. Ә минем еласы килә. Гарьлек тә, сызлау да үзәккә төшә, һаман ныграк артка кала бирәм, алар мине көтеп ала. аяклы каза, ди торганнардыр инде.
Ниләр генә кылыйм соң? Әллә читек бәләкәй тегелде микән, әллә резин кәлүш кыса микән? Инде бүтән әмәл калмагач:
— Минем аяк кыса, бара алмыйм...— дип, канау кырыена чүмәштем дә бүселеп елап ук җибәрдем. Олылар да утырды.
— Ниямәрсә сои, пычагым булганмыни?—дип, әти читекләрне салырга кушты Алардан котылгач, җаннарым рәхәтләнеп китте. Моңарчы әти миңа ялан аяк барырга кушмаган иде, ә хәзер Гыймран абзый да бу хәлгә кушылып:
— Барсын соң ялан аяк! Бу бит Сибирский тракт, кемнәр генә моннан ялан аяк узмаган? — дип, әллә көлеп, әллә чынлап әйткәч, риза булды. Читек-кәлүшне капчыкка тыгып, аркага астык та яңадан китеп бардык Әле кибеп тә җитмәгән юеш салкынча жир өстеннән ялан тәпи баруы шундый җиңел, шундый рәхәт иде, мин йөгерә-йөгерә дигәндәй атлый башладым.
Җитмеш чакрымны ике тәүлектә узып, өченче көнне бер бәләкәй генә өйгә килеп кердек. Ничек килеп чыктык сои без бу җәһәннәм тишегенә? Кем акылы, кем өйрәтүе белән? Хәер, каян беләсең олыларныкын Бала-чагага әйтеп торамыни алар. Себердән килгәндә дә, сорап-эзләп тормыйча, туп-туры тунель казыла торган җиргә килеп керделәр бит. Инде анда эшләре уңмагач, тагын туп-туры монда килеп чыктылар. Күрәсең, ниндидер бер акыллы баш өйрәтеп җибәргән инде. Ай-яй. бу акча дигән нәрсә авыр табыла икән. Күпме юллар гиз, күпме газаплар чик!..
Без килеп кергән йорт ярлы бер авыл өе хәтле генә. Ул мина бер дә ошамады. Өч ягында өч бәләкәй генә тәрәзәсе бар, ә түрдәге стена «күзсез». Ишектән керүгә ике яклап тоташ сәке сузыла, уртада калган буш арада буралап балчык тутырган мич казнасы Аның өстендә иске чуен мич тора, шуннан болай табарак әпен-төпен генә ясалган иске бер өстәл,— башка һичнәрсә күренми. Сәке өсләре гел тузан. Ишектән ф кергәч тә сул як стена буеннан урын алдык, анын тәрәзәсе дә бар, а яктырак... <
Жеп өзәр хәлләр дә калмыйча килеп кергәннән сон тамакка нәрсә < һәм ничек әзерләп ашаганбыздыр, белмим, тик әти урын-жирне тара- а туга стена буена тәгәрәп китүемне генә хәтерлим Иртәгесен торып < тышка чыккач, ишек каршында гына озын бер бура барлыгын күрдем, 5 кичә ул никтер күзгә чалынмаган иде. Түбәсе ябылып бетмәгән, ишек- rj тәрәзәләр куелмаган. Эченә кердем идәне-түшәме дә бар, моржасы « гына юк. «Әһә, бу эшләнеп беткәч, безне шунда күчерәләр икән!» дип 3 уйладым —эчкә жылы кереп куйды. Әтиләр эш белешергә киттеләр, бик ? нярмәкче идем дә, әйбер сакларга өйдә калдырдылар. .
Озак йөрмәделәр тагы. Управляющие барып, эшкә керешеп кайтканнар, монда тимер рудасы чыгаралар икән, авансы да яздырып ал- ь ган булсалар кирәк, тел төпләреннән шул сизелде. Алар ничек урнашу, = ничек ашау-эчү ягын әмәлләү турында уйлаша калды, ә мин урамга, х дөнья күрергә чыгып киттем
Менә сиңа «урам»! Өн янына чыккач та, шул бурадан бүтән һичбер s йорт, каралты кура күренми Әйләнәдә сирәк-мирәк озын чыршы, на а рат, каен һәм вак агачлы урман аланы. Өннең арткы ягыннан арба юлы § сузылып бара бара да урманга кереп китә. Ә юлның теге читендә кир- ® тәләгән печәнлек күренә. Ул инде бу тирәдәге берәр байның заимка- я сыдыр1. Беркайда бер адәми зат күренми. Шулай шаккатып йөри тор- “ гач, яр кырыена салынган бер бина эченә килеп кердем Уртасында киң итеп буралап казылган кое бар Матчадагы чыгырдан төшкән юан аркан ыргагына олы гына агач бадья эленеп тора. Аңладым монда яңа шахта сугалар икән. Ә кайда соң моның кешеләре? Нигә эш туктаган?
Бу корылмадан чыккач, шактый түбән якта тагын бер иске генә озынча йорт күреп, ул тирәдә дә һичбер жан иясе очратмыйча, кире әйләнеп өйгә кайттым Шушыны рудник диләр, имеш? Ташландык бер чокыр ич бу! Монда нишләр безнекеләр — белмим Мөгаен, озакка чыдамаслар, тагын чыгып китәрбез...
Олылар барын да сорашып-белешеп кайткан булсалар кирәк моннан алты чакрымда Атиг дигән авыл бар икән, иң якын дигән авыл Безгә бөтен нәрсәне шуннан ташырга туры киләчәк, имеш. Монда кибет тә, хәтта мунча да юк икән Әдәм көлкесе, менә сиңа — чит' Шулай да безнекеләр зарланмый әле, тып-тын шул авылга җыеналар Иртәгесен дүртебез дә шунда чыгып киттек. Өйле кантурдан алган олы йозак белән бикләп, мине дә үзләре белән алдылар.
Авыл урамы буйлап сораштыра торгач, бер өйгә фатир кердек Хужабыз озын буйлы, соры чәч, соры мыеклы, нр уртасын узып бара торган бер кеше булып чыкты Исемен Ларион диде Гыймран аб’ын урысчаны су күк эчә иде, безнең кайдан килү, ни йомыш белән йөрүне сөйләп бирде Аңлавымча, безнең мәшәкатьләр шактый гына икән он табып икмәк пешертергә, ит юнәтергә, чәй-шикәр, сабын тоз шикелле нәрсәләр алырга, һәр вакыт килеп алу өчен яхшы сөт табарга, кер юдырырга, мунча керергә һәм тагын әллә ниләр
Ларион дәдәй әтиләрне кибеткә алып китте Анын хатыны Марфа туткәй, керләрне сорап алып, уарга әзерләнә башлады. Олы малае Пстькага су ташырга кушты. Аңа ияреп мнн дә чыктым, суларын ише-
§ Заимка— биләп алгап жнр.
галлындагы коедан гына аласы икән. Ике чиләк белән тотынгач, бу эшне бик тиз төгәлләдек. Петька миңа караганда берәр яшькә олырак, гәүдәгә дә калку, итләч малай, атасы төсле сорыга төргән, миннән көчлерәк сыман да "күренә. Ул мине урамга алып чыгып китте, зур бер күл читена килдек, ул аны «пруд» диде. Аның теге кырыенда кызыл кирпечтән салган озын торбалы завод күренә. Анда хәзер сугыш өчен чәнечкеле тимер чыбык ясыйлар, имеш...
Кара, мин урысчаны даһи 1 төшенәм икән хәзер, бер сүзен дә аңламыйча аптырап калмадым. Үзем дә сорауларны яудырып кына торам, шулай да үзем сөйләшкәндә «вак» җитеп бетми әле, еш төртеләм, кул бармаклары уйный башлый, «ык-мык» белән «как сказайт»,—иң күп кабатланган сүз булып чыга.
Без байтак йөргәнбез, ахры. Марфаттәй (үземчә шулай дип атадым) инде керләр элеп йөри, әтиләр бер колын алып суйганнар, келәт артында аны тунап бетереп яталар. Аннары, итен чапкалап, бер агач кисмәккә тутырдылар да хуҗаның лапас түрендәге кар базына төшерделәр. Азык-төлек тә табылган, кичке караңгы төшкәндә Марфаттәй ипи изә калды, без аларның бакча ягындагы мунчасына киттек. Се- бердән чыкканнан бирле мунча кергән юк иде, бик рәхәтләнеп чабы- иып-юынып чыктык Кайда ятканны да белмичә, төн буе изрәп йоклаганмын Иртәгесен әти уяткач, күзне ача алмый тас булдым — әле генә яткан идек түгелме соң?
Марфаттәй безгә дигән ипиләрне мичтән чыгарып, сәкедәге ак җәймәгә тезеп куйган, керләрне төреп тәрәзә төбенә өйгән иде инде. Куе сөт белән, яңа пешкән җылы күмәч белән бик шәпләп чәй эчтек тә кайтырга җыендык. Бөтен азык-төлекне өч капчыкка тутырып, олылар күтәрде. Юылган керләрне төйнәп минем аркага астылар. Чуенда кызарганчы кайнатылган каймаклы сөтне олы агач тәпәнгә салып кулга тоттырдылар Шулай төянеп өйгә к нәлдек. Әйбәт кеше булып чыкты хуҗаларыбыз, ничек хәстәрләп җибәрделәр. Алга таба да Марфаттәй безгә икмәк пешерергә, сөт бирергә, атнада бер мунча кертергә, керләрне юарга булып калды. Шуннан башлап алар безнең якын белешкә әйләнде.
Кайтып кергәч, әйберләрне урнаштыру, бу ташландык алачыкны тәртипкә китерү, урын-җир кору, кичкә аш пешерү белән көн узды. Шулай итеп, безнең бу карурман төбендәге сәер тормыш башланып китте.
Әби патша заманасыннан
Хәзер мин кайбер нәрсәләрне белдем инде бу урын «Листьянка» дип аталган казна руднигы булачак икән. Беренче шахта әле сугыла гына башлаган. Авыл кешеләре сабайга кайтып киткәч, ул да туктап тора. Безнекеләр, управляющий күрсәткән иске шурфларның берсен тазартып эшкә тотындылар, һәр көнне иртүк килеп, авылның буралы коесы төсле шурф почмагына сугылган тар гына такта баскычтан аска төшәләр дә руда арасындагы балчыкны, комташларын кәйлә-көрәк белән актарып, шурф төбенә китереп өяләр Аннары Гыймран абзый белән Җыянша абый өскә чыга, стан чылбырына беркетелгән агач бадьяны төпкә төшерә, ә тегеннән әти бадьяны тутырып сигнал бирә — породаны өскә күтәрәләр. Шулап итеп, забой «запал»га әзерләнгәч, моннан динамит шашкасы төшерелә. Аны әти руда арасына үзләре ясаган «оя»ларга кыстыра да. шнурын суза килеп, шурф төбендәге бадьяга утыра. Аннары «әҗәлжнең койрык очына ут төртә һәм шундук:
— Күтәр!—дип кычкырь— чибәрә. '
' Ди һм —шактый, ярыйсы ук.
Күптән әзер булып торган Гыймран абзый белән Җыянша абый станның, тимер сапларын жан-фәрыанга әйләндерә башлый, хәтта муен тамырлары бүртеп чыга. Әти шурф авызына менеп җиткәндә астан «доңк-доңк'» килеп шартлаган саңгырау тавыш ишетелә. Дүртебез дә (беренче көннәрне мин дә шунда бутала идем) аска карынбыз. Анда шурф төбен аксыл-зәнгәр төтен сарып ала. .
— Хәере белән...— ди әти.
Гадәт буенча кәйлә-көрәкләрен агач астына сонгалап, төшке ашка = кайталар. Баштарак ашны Җыянша абын пешерә нде. Миңа да эш ь җитәрлек: утын әзерлим, якындагы урман елгасыннан су алып кай- х там. бәрәңге әрчим. Ә тора-бара аш пешерү гел минем өскә күчте, мин < ул ашка тәмам «остарып» җиттем. Мактанып куясы килә: җәй буепе- I шергән ашымның бер гаебен дә тапмыйча, янган-көйгәннәрен әйтмичә, * бик яратып ашадылар. и
Дүрт карынга бер су чиләге ашны төягәннән сон олылар сәкегә | тәгәри, мин өстәлне жыеп. кашык-аякны чиләккә тутырам да юарга u китом. Иске отвал чокырына бәләкәй генә күл чыккан. Астан чыкканмы, язгы кар суымы — үзе суык кына. Яр читендә әз генә комлыгы да ♦ бар, майлы корымлы нәрсәләрне ышкып юарга бик җайлы. Төшке д. кояш та нәкъ каршыда гына, комны да кыздырган. Савытларны чыбык- * чабык өстенә тезеп салам да бер ялгызым комга тәгәрим. Бу төш Z нәрсәсе беләндер безнең инеш буйларын хәтерләтә, авылны сагынып < куям. Сагындыра торган тагын бер нәрсә бар: көненә ике тапкыр түбән г як нарат урманы эченнән поезд кычкыртып уза. Чуен юл моннан биш- алты чакрымда булса да, аның, бик якыннан гына ишетелгәндәй, шун- * дый моңлы итеп, суза-суза кычкыртып узуы йөрәккә төшә, күңелне х әллә кайларга җилкендерә, шул поездларның берсенә утырып кайтып ® китәсе килә башлый... ■*
Ярар, мин дә эш кешесе бит әле, комнан сикереп торам да. табак- савытларны жыеп, өйгә кайтам. Җыянша абый чәй кайнатып маташа инде. Чәйдән соң алар тагын эшкә китәләр Чынаякларны җыйгач, мин дә барам Шурф төбендәге зәңгәр сөрем инде өскә суырылып беткән була, аттырылган руданы бадьяга төяп өскә күтәрәләр, аннары порода чыгару башлана. Бу эшләр беткәч, астагы кеше креп (ныгытма) баганаларын кабат тикшереп чыга, аттырганда какшаганнарын ныгытып куя, кирәк урыннарга яңа стойкалар утырта Аннары өстәге эшләргә тотыналар: астан күтәрелгән руданы нке кеше носилка белән читкә ташый, өченчесе аны кирпеч шикелле дүрт почмаклап өеп тора. Смена буе чыгарылган породаны да читкә көрәп ташлыйлар, креп агачы да юнып куярга кирәк була. Монда сәгать юк, вакытны кояшка карап кына билгелиләр. Көн саен иртүк китәләр, кичке кояш сүрелә башлагач кайталар, нәкъ авылдагыча
Белмим, аларның көндәлек эшен кем үлчәп, кем кабул итә булгандыр. Әртнлшек, дисәтинк-фәлән юк, управляющий үзе дә әллә нигә бер генә күренә. Ул калку гәүдәле, салам эшләпәле, коңгырт мыеклы кеше, күзлек кигәнгәме — бик җитди һәм карт чырайлырак булып тоелса да, шурф янына килгән чакта әтиләр белән гел елмаеп кына сөйләшә, кәеф-хәтерләрен сораштырган була, ә кулында үлчәү таягы, я булмаса тасма сузылып чыга торган түгәрәк нэмәрсәкэе дә булмый. Бәлкем, ул күзе белән генә үлчәп китә торган булгандыр? һәрхәлдә, безнекеләрне рәнҗетмәгән булса кирәк, берсенең дә ул кешедән зарланганы ишетелми. Эш турыннан гаделсезлек сизелсә, ни элек безнең әти күтәрә алмый Хак төшмәсә, бүтән чакта гел мыштым йөрергә яраткан Җыянша абый «Тамактан артмый»,—ди башлый. Ә Гыймран абзый — ошамаса, бу ген үк кубып чыгып китә торган кеше.
Юк. дөньяны байтак ураган бу өч татарга шушы кыргый урмгн төбе килеште, ахрысы Кузгалу турында ләм мим и телми. Инде өйләргә хат язып, хат та алыштык, әти белән Җыянша абый азмы-куп-
ме акча да җибәрде бугай. Хәтта Гыймран абзый да өенә хат салды. Әйтәсе сүзләрен бик уйлап-җайлап кына тезеп, әти язып бирде аңа хатны. Үзенә дә хат килде. Олы малае үз кулы белән язган, бик сөенгәннәр: «Бик сагынабыз, әнкәй дә бик сагына, барыбыз да исән, мал- туар да юк түгел, колын үстереп, атлы да булдык», — дигәннәр. Үзен, бик ныклап, кайтырга чакырганнар. Анын бу хатын башта әти укып бирде. Гыймран абзый атна буе уйланып йөрде. Сөенүен сиздермәскә теләп, исе китмәгәндәй генә кыланса да, җирән керфекләре артындагы соры күзләрендә очкын яна башлавын барыбер яшерә алмый иде. Атна-ун көннән соң бу хатны ул миңа тагын бер кат укытты, өйдә ничектер икебез генә идек. Башын иеп, хат беткәнче тыңлап утырды- утырды да:
— Малай үскән икән, ә?.. Ат та бар дип мактанган бит...—дип куйды, әз генәелмаенкырап. Шуннан сон аның бөтен хәрәкәтендә ниндидер терелек, җирән чыраенда каяндыр күңел түреннән сибелгән яктылык бар сыман тоела башлады.
Инде агачларга чын яшел төс керде, ә шомырт ап-ак булып чәчәк атты. Әй, күп икән монда шомырт! Тегендә дә ап-ак өем, монда да ап-ак өем! йөгереп киләм дә туйганчы исним, борынны чәчәкләр арасына төртеп, яшь ботакларны кочаклап торам, исертеп җибәргәндәй була. Безнең урамда Шәйдулла абзыйлар белән Гарифулла абзыйларда гына бар иде ул шомырт. Аны да читтән, киртә аркылы гына карап узасың. Ә монда кочагың каерылганчы җый, башың әйләнгәнче иснә!
Шомырт чәчәкләре шулай ике көн бик матур торды, ә инде өченче көн иртәсендә шул ап-ак чәчәкләр өстенә буранлый-буранлый ап-ак кар яуды. Бөтен яшел яфраклар, чәчәкләр, үләннәр өстенә үле кәфен сарылгандай булды, кычкырып елыйсы килде.
Суык яңгырлар тиз генә туктамады, көннәр бер ачылып-бер йомылып, һаман сибәли торды, аяк асты лыҗырдагач, ялан тәпи йөреп булмый башлады. Ә минем читек-кәлүшне рәешкә саклыйсым килә. Бигрәк тә, резинкәнең көзгедәй йөзен тоныкландырасы, астындагы матур сырын бетерәсе килми. Аякчу мәсьәләсе әтиләр өчен дә кыенлашып китте — Себердән чыккан күн итекләре бүселә башлады, төзәтү артыннан йөрсәләр — эшләре каласы...
Бер көнне эштән соң алар урманга кереп, юкә курысы төшереп килделәр, бер дә ботаксыз бик шома, яшь юкә алып кайтканнар. Тотындык чабата ясарга! Башта үзләренә калып юндылар, кибеп беткән кәкре имән ботагыннан шөшле ясадылар, аннары әти миңа да калып юнып бирде. Алдагы көн якшәмбе иде бугай, иртәдән кичкә хәтле дүртәүләп шул эш белән маталандык. Әйтерсең чабатачылар әртиле. Кая барсаң —кара сакалың дигәндәй, чабата да безнең арттан калмый.
Мин чабата ясауны күптән үк өйрәнгән идем инде. Яшь әни килгәч, аңа да, Хөршнт түтәйгә дә тугыздан ясап киерткәнем бар хәтта! Тар гына итеп теленгән тугыз мижан 1 юкәнең шома ягын гына өскә китереп, йөзен чибәр итеп, борынын туп-туры матур куеп чабата кайтару, артык тирән дә, сай да итмичә, кырый юкәләрен тигез генә бора бару, колаксаларын таманча гына кую, астын тезгәндә чүп-мыек калдырмыйча тезү, калыптан төшергәч уенчык итеп уйнарлык матур чабата ясау — шактый кыен эш Моңа сәләт кирәк, осталык кирәк — тугыздан ясалган чабатаны кызлар, яшь киленнәр генә киясе бит аны! Әйе, чабатачы булырга шактый сәләт биргән бугай миңа ходай! Безнең авылда гомер буе чабата ясап көн күргән Нәзир абзый бар, үзе дә әйбәт кеше, чабатасы да бик сөйкемле һәм бик нык була Әгәр чабатачы булып китсәм, минем аннан да уздырырга исәп бар әле!..
Дәвамы бар.