ҖӘЙЛӘР ҖИТСӘ
улымда Клара Булатованың өр- яңа
шигырьләр җыентыгыXXVIII Каен яфрәгы
хәтле генә, җыйнак кына китапчык ул.
Тышында — бер кыз рәсеме. Йомшак чәчләр,
моңсу күзләр. Кырыслык та бар аңарда һәм
кемгәдер наз катыш чак кына үпкә дә...
Ана күкләреңнең зәңгәрлеге Күзләремә
тулгаи.
Басу кырларыңның иркенлеге Күңелемә
сыйган.
Теләгем бер синдә үтеп гомер Вабал<н>ым
җире.
Үюң биргән орлык җимеш булып Үзеңә
кайтсын кире.
Китап тышындагы кыз рәсеменә яңа
штрихлар остәлә. Ниләр җырлар ул кыз?
Күңелнең төрле чаклары була. Җыентыкның
исеме — «Җөйләр җитсә».
Китапның алдагы битләренә үтэм. Менә
«Бәхет» дип исемләнгән шигырь;
Әле генә шушы җиргә килеп.
Он салуга көнгә нәниләр:
— Бәхетле бул!
Тәүфыйклы бул! — диеп.
Ак биләүгә били өниләр.
Бәхет... Кешеләрнең бәхетле буласы килә.
Әкият илендә батыр егетләр бәхетне ай йөзле
кыз яисә алтын кош сурәтендә күрел кайталар.
Нәрсә сон ул бәхет? Бу хакта Клара Булатованың
лирик герое менә нәрсә ди:
Күз аллыма Илне
Тыныч кон не.
Киң Иделне.
Иген үскән җирне
Китерәм мин бәхет дигәндә
Әйе, моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин
түгел. Кешеләрнең, бетен тереклек ияләренең
язмышлары шуңарга бәй ләнгән — тынычлык!
Китап битләрен актарган саен, лирик герой
якыная, аның рухи дөньясы ныграк ачыла бара
Клара Булатованың шигырьләре җырлап
тора. Хәтта аларга музыка язу да кыендыр.
Композитор тудырган көй шагыйрәнең үз
тавышы аша биргән мәгънәне бозуы бар.
Артыктыр аларга икенче көй...
Шушы мктан. шушы туфрактан без.
XXVIII К Вулатога, Җәйләр җитсә. Каван. 1972 ел.
Китә калсак үзгә бер якка.
Таллар 'җырлап, чишмәләре чыңлап.
Өянкеләр етап озата.
Шушы яктай, шушы туфрактан без.
Читтә йерсәк. шуңа күрәдер.
Чишмә чыңлап, өянкеләр елап.
Таллар җыр тап төшкә керәдер.
(«Шушы яктан, шушы туфрактан без».)
Кызлар халкы, Клара Булатова шигырьләрен
очраткан саен, газетаданмы-журнал- данмы,
кисел алып, кендәлек битләренә ябыштырыл
куярга ярата, бер-бсрсеннән күчереп ала
Ябырызып җиргә кар яумагач
Яңа елга кергән көнеңдә Әллә карлар,
әллә ярлар җнтмн. Әллә нәрсә җитми
күңелгә...
Кай чакта, шагыйрьнең иҗатына (бигрәк тә
яшьләрнең) күзәтү ясаганда: «Мәхәббәтне оста
язасың. Ә менә фоләи-фәлеи темаларга шигырең
юк»,—дигән сүзләр әйтелә Минемчә, һәр
фикернең үз вакыты (хәтта үз кешесе!) бар. Каләм
иясенең, өлгереп тө җитмәгән уйларын
җыештырга- лап, «кирәк» булган өчен генә
шундый- шундый темаларга язарга тырышуы —
шигырь ясау гына булыр иде.
Кешене мәхәббәт шагыйрь итә. ди. Кем белә,
бәлки шулайдыр да. Ләкин шагыйрьнең көчен
мәхәббәт лирикасында сынарга була! Бу яктан
Клара Булатова безгә күптәннән үз кеше. Хатын-
кызның яшерен һәм тирән мәхәббәтен,
зарларын, йомшак күңелен, романтик
ашкынуларым позтмк төгәллек, кыскалык белен
әйтеп биргән күп шигырьләренә сокланмый
мөмкин түгел.
Чык та кара
үлән күмгән
Сукмакларның тарайганы*.
Чыкка кара
» мин инде
Күа яшеЯй саранландым
(»...Ьу кырлар, бу болыннардан» J
К
Лирик герой сөйгән кешесе белән аралары
ерагаюны турыдан-туры әйтми. Үләнгә күмелә
барган сукмаклар шул турыда сөйли. «Ә мин инде
күз яшенә саранландым» дип сабыр тавыш
белән эндәшә ул сөйгәненә. Ләкин: «Чыкка
кара»,— дип куя. Җәйләрен исә чык
бөртекләренең һәр таңны төшүе мөмкин бит...
Автор табигатьнең һәр күренешендә кеше
җаны белән уртаклык таба. Тормыш агышы,
гомер узуы уйландыра аны. Җыентыкның соңгы
битләренә көзге яфраклар моңсулыгы иңгән.
«Петрау үтте, җәйләр бетте», диләр.
Безнең яктг халык сүзендә.
Петраудан соң чәчәк атмый гөлләр.
Сары йөгерә кырлар йөзенә.
Петраудан соң яфрак бәйләмиләр.
Мәтрүшкәләр җыеп кайтмыйлар... Үләннәрдә
хуш ис бетә, диләр «Бу тормышның
петраулары җитте. Кыл урталай бүлеп
гомерне» —
дип бетерә ул шигырен. Нигә, гаепмени?
Ялгызлыкны ялгыз каенга охшатып җырлау
күптәннән килә. Шагыйрә көзге каенның «кул
тимәгән» бизәкләрен таба белгән:
Хәсрәтле серен берүзе
Тәлгәшкә төйнәгән ул.
(«...Күгелҗем-соргылт».)
Нечкә җанлы, йомшак күңелле шәхес тормыш
ваклыкларын, четреклекләрен авыррак
кичерүчән. Клара Булатованың кайбер
шигырьләрендә дә үтә тирән кичерешләр сизелә;
моң-зарлар вакыт-вакыт артып киткән шикелле
тоелып, ялыктыргыч бертөрлелек тудыралар.
Җыентыкның кыйммәтен төшерәләр алар...
Арада озын- гарак сузылган тезмәләр, яшь
шагыйрьләрнең өйрәнчек шигырьләре- ■ .-
.■ерләткән тәэсирсез юллар да очраш :ыра:
Җнтте инде кырлар, урманнарның Жәйге
ямьгә төренер көннәре Иң беренче шомырт
яфрак ярды. Аннан каен. усак, өрәңге.
(«...Җиттв индв»4
Хезмәт булган җиргә якты нур тула.
Хезмәт булган җирдә яңа җыр туа Хезмәт
булган җирдә саф җилләр исә. Хезмәт булган
җирдә саф гөлләр үсә.
Клара Булатова каләменә ят булырга тиеш
санап китүләр болар. Шундый шигырьләр
шагыйрәнең бу өченче җыентыгына әллә ни
яңалык өстәмиләр.
Шигырьләр авторы укытучы профессиясенә
ия. Үтә катлаулы педагогик тормыш — кеше җаны
белән идарә итү турында уйланулар булмаса да,
шигырьләргә юмор аша класс һавасы: шаян
малайлар, яшьрәк чакта әдәбият белән җенләнеп,
юанайгач тарих укытырга тотынган кырыс завуч-
лар, мең төрле сораулары белән «юлларга
гөлләр түгеп» беренчеләрнең килеп керүләре —
куанычлы күренеш. Шагыйрә хезмәт кешесенә
оран салып дан җырламый, заман кешеләренең
гади, тыйнак хәрәкәтләренә соклану, ихтирам
сизелә аның шигырьләрендә. Бу сыйфатларны
үстерәсе иде! — диясе килә китапның соңгы
битләрен япканда.
Шигырьләр, җырлар, моңнар... Кайберләрең
яңадан актарып, кат-кат укыйм. Салмак көй,
ягымлы тавыш, үзләреннән-уз- ләре күңелдә
кала торган эчкерсез авазлар...
Шигырь китаплары күп бездә. Кеше әйбәт
шигырьләр укырга сусый. Кеше, сердәшен эзләп,
шагыйрьләрдән шагыйрьләргә бара...