ТАШ ДИВАРЛАР АВАЗЫ
ПОЭМА
Мин гүя өнсез-авазсыз, Җилкәнсез-юлсыз кораб — Тын тордым еллар, гасырлар. Сулар агышын карап.
Шомлы, куркыныч зиндан мин. Миңа нур кергәне юк. Эчләремдә берәүнең дә Елмаеп йөргәне юк.
Мин төрмә. Шашкын акылга, Ирек-хыялга төрмә.
Әй, шагыйрь, йөрмә якында. Яныма килә күрмә.
Мәңге салкын ташларымда Уй-хисләр, серләр саклыйм. Беркем дә укый алмаган Сүзләр, шигырьләр саклыйм. Диварларда: Хыял. Каргыш. Васыятьләр. Сатылу.
Нәфрәт. Сөю. Шашу. Качу. Хыянәт. Үч. Атылу.
Кер, шагыйрь, шашкын ирләрнең Җуелган эзен табыйк.
Һәр дивар — көйсез хикәя, һәр дивар — моңсу тарих. Тыңла, шагыйрь, мин сөйләрмен Ташымда ниләр барын. Серле китап битләредәй Ачылыр диварларым. ...Борын-борын заманнарда Таш идем мин, ком идем.
Су җәелгән яланнарда Йөгерек дулкын идем. Уйнадым, көлдем, кагындым, Ярсыдым ул чагында. Иркәләндем, назландым мин Ике яр кочагында.
Торналар да ояларын Үзәнгә корган иде, «Бергә торыйк» дигән сыман Кычкыра торган иде.
Кешеләр — җир балалары
Тигезләр, хөрләр иде.
Ерткычка каршы барганда, һәммәсе бердәм иде.
Көттем миннән — ком ташлардан
Сарай корырлар диеп.
Туфрагыма шатлык чәчеп,
Бәхет урырлар диеп.
Җир белән дә, су белән дә
Ул вакыт тигез булдым...
Нигә сон газап-кайгыга —
Төрмәгә нигез булдым?
Камчы эзләре уелган
Таш булып катып калдым, Коллар күзеннән коелган Яшь булып ятып калдым. Тыңла, шагыйрь, мине төзгән Колларның хәсрәт җырын, Адәмнәрнең адәмнәргә Аталган нәфрәт җырын.
ҖИР АСТЫННАН КОЛЛАР ҖЫРЫ
Без — коллар, без төрмә төзибез.
һай, авыр, Мөмкинме язмыштан качулар?
Диварны гөл белән бизибез,
Ә гөлләр кан сыман алсулар,
һай. авыр.
Без төрмә төзибез, без — коллар.
һай, авыр,
Мәңгегә үзгәрмәс кануннар.
Без — коллар, чыдамнар, сабырлар Дүрт дивар зчендә калырлар.
һай, авыр.
Камчылар үзәкне өзәләр,
һай, авыр, Бергәләп күтәрик, әйдәгез.
һай. авыр,
Ташларны башларга тезәләр: Нигезгә салыныр гәүдәбез.
һай. авыр!..
Коллар, сизеп, баш күтәрде:
Тик алар соңладылар. Дүрт диварым эчләрендә Богаулар чыңладылар. Белмәдем ни икәнемне...
Мин инде әзер идем...
Мине төзгән коллар өчен...
Зинданга әверелдем.
Ялвардылар коллар:
— Зинһар, зиндан, ач ишегең, без чыгыйк, Юкса, синдә үләбез бит тончыгып.
Ә мин әйттем:
— Җаныгызны кая куяр урын юк.
Мин бары таш, ачар идем — кулым юк.
Сорадылар коллар:
— Әйтче, зиндан, нигә безне яптылар, Хакыйкатьне җинаять дип таптылар?
Ә мин әйттем:
— Үземнең дә тыныч узган төнем юк... Мин бары таш, аңлатырлык телем юк.
Сорадылар коллар:
— Күрче, зиндан, хаклык җирдә таптала, Вөҗдансызлык һәм түбәнлек мактала?
Ә мин әйттем:
— Күрәм: сездә башка чыдар түзем юк. Мин бары таш, нишлим: ике күзем юк. Сорадылар коллар:
— Бирче, зинһар, киңәш, ничек түзәргә? Хакыйкатьне кайдан, ничек эзләргә?
Ә мин әйттем:
— Мин бары таш, Кеше, сора үзеңнән: Йөрәгеңнән, кулың, телең, күзеңнән... Зар булып кояш нурына
Ал таңнар аткан саен, Күтәрелдем югарыга Вәхшилек арткан саен.
Кемнәр генә үтмәделәр Диварларыма карап! Үтерүче, сатлык, хаин, Фахишә, угры-карак... Җанлылар ничек түзәдер, Мин бары таш, мин түзәм, Тоткыннар, бәлки, сизәдер, Адәмнән өмет өзәм.
Бар икән ич дөреслектән Өметне өзмәүчеләр, Кешелектән, җирдән, күктән Хакыйкать эзләүчеләр.
...Тыңла, шагыйрь, мин сөйләрмен Ташымда ниләр барын, Серле китап битләредәй Ачылыр диварларым.
1000 ЕЛ. ШӘҺРИ БОЛГАР.
ЗИНДАН. БИЛГЕСЕЗ БОЛГАР ЧӘЧӘНЕ.
Юллар арасыннан, Коллар арасыннан Кузгалдым мин сызып сазымны, Идел — туган өем, Кыйссам, сүзем, көем Каен тузларына язылды.
Ак каеннар яфрак ярдылар, я Сүзләремне көйгә салдылар. Кызыктырып данга, Китерделәр ханга, «Нә боерсам — булыр шул»,— диер. Сән кол,— диер. Былбыл чәчән
Бәнем сараемда бул»,— диер.
Читлектәге кошлар алдыйлар. Гыйбрәт ал да бездә кал. диләр.
«Күкрәгемдә йөрәк Ирекле кош сымак, Тәхетеңне мактан сайрамам, Кулым уйнаганда. Сазын куймаганда, Мин хурлыклы юлны сайламам».
Моңлы сазны тартып алдылар. Кулларыма богау салдылар.
Киттем Идел буйлап, Ил әхвәлен уйлап. Күз күрмәгән хәлләр күрдем мин: Кан-яшь, аһ-зарын да, Коллар базарында Кулсыз-сазсыз җырлап йөрдем мин.
Олуг ханга алып бардылар. Күзләремне чокып алдылар.
Урман-кырлар үттем, Чулман-суга җиттем. Күңел күзен илгә сөйләдем: Дәрья-таулар гиздем. Ишеттем мин, сиздем: Җил хәбәрен илгә сөйләдем.
Олуг ханга алып бардылар, Колагыма агу салдылар.
Бар байлыгым минем — Туган илем, телем, Юк гаиләм, өем, атым да... Телне көйләдем мин, Хаклык сөйләдем мин Ханның явызлыгы хакында.
Олуг ханга алып бардылар... Илне, телне тартып алдылар.
Бетте читтә хәлем,
Мәҗрух I күңелем-тәнем, Туфрак-ләхет кирәк җырчыңа. Кайттым картлыгымда, Туган туфрагымда Йөрәгемнән мәхзун 2 җыр чыга.
Олуг ханга алып бардылар...
Тар зинданга илтеп салдылар.
Онытмаслар әле. Корытмаслар әле Каеннарны кардәш-болгарлар, Җырлап үлде диеп, Каберемне сөеп, Ташларыма ятып еларлар.
Ак каеннар язып алдылар. Җырларымны көйләп калдылар.
Идел ага торыр, Дулкын кага торыр. Еллар елга булып агарлар, Кол чәчәннең атын,
I М u җ р у х — яралы. ’ Махауя — кайгылы.
Соңгы әманәтен
Каен тузларыннан табарлар.
Зиндан-таш кабергә салдылар,
Каеннарым сыктап калдылар.
1 600 ЕЛ. РИМ. ТОР-ДИ-НОН ТӨРМӘСЕ. ГАЛИ АКЫЛ ИЯСЕ ДЖОРДАНО БРУНО.
Хакыйкать таны
Атмаган Җирдә,
Чиркәү гөмбәзе
Кояшлы күкне
Каплаган Җирдә,—
Күкләргә аштым,
Кояшка бактым,
Галәмнән хаклык
Эзләдем — таптым.
Нурланды күңел,
Яктырды күгем:
Чиксез ул Галәм.
Җир ялгыз түгел!..
Диңгездә кораб
Сыман йөзә ул,
Әйләнеп йөри
Кояш тирәли.
Шушы иманга
Тугры булганга,
Ябып куйдылар
Кысан зинданга.
Чиркәү чаңнары
Шомлы кагалар,
Мәйданда инде
Утлар ягалар.
Хакыйкать өчен
Янармын дөрләп,
Ваз кичкәнемне
Көтмәсен җәллад.
Күрерсең, Кеше,
Яктыргач күгең:
Чиксез ул Галәм,
Җир ялгыз түгел!
Төтенгә-көлгә
Әйләнермен мин,
Ләкин барыбер
Кояш тирәли
Әйләнермен мин,
Әйләнермен мин,
Әйләнермен мин!..
ИЗГЕ ИОАННЫҢ ҖӘЗАЛАУ ТУГАНЛЫГЫ ХРОНИКАСЫННАН. 19 ФЕВРАЛЬ. 1600 ЕЛ.
«Пәнҗешәмбе көнне иртә белән чәчәкләр мәйданында җинаятьче-дэһри Джордано Бруно тере килеш утта яндырылды...»
Кемнәрне генә күрмәдем,
Ни генә ишетмәдем.
Ачканнар белә төрмәнең
Дәһшәтле ишекләрен...
Берләр миндә югалдылар
Хәбәрсез-гаип булып,
Берләр мәңгегә калдылар Онытылмас бәет булып.
...Тыңла, шагыйрь, мин сөйләрмен
Ташымда ниләр барын. Серле китап битләредәй Ачылыр диварларым.
1774 ЕЛ. КАЗАН ТӨРМӘСЕ.
ПУГАЧЕВ ПОЛКОВНИГЫ МӘСӘГУТ ГОМӘРОВ.
Торна дип йөртәләр,
Хурланмыйм һич тә мин,
Яратам кошларның
Кайтканын, киткәнен.
Белмисез әле сез
Торналар нәселен.
Хыялы — тирәндә,
Ачуы — яшерен.
Кайдадыр еракта
Торналар кычкыра. Кошларның иреге — Безгә тик тош кенә.
Лашманчы II нужасын
Күтәргән бер малай
Йөрим мин урманда Адашкан торнадай.
Кем килеп юатыр,
Кар-буран — бар кадер,
Патшага ил — Сарай,
Ә безгә — тар кабер.
Ишеттем шул вакыт:
Ярлы-кол халыктан
Безнең үз патшабыз Рәсәйдә калыккан.
Йөз еллык наратлар,
Имәннәр ектым мин,
Карурман эченнән Атылып чыктым мин. Иелгән башымны
Күтәрдем югары.
Әйдәде еракка
Киек кош юллары.
Меңләгән кешене
Иярттем артымнан.
Боярлар өркеде
Ярсыган атымнан,
Пугачев патшага
Олылап баш ордым.
Указын, әмерен
Ил-йортка тапшырдым:
II Лашманчы — кораб агачы хезерлаүче.
«Ярлылар һәм коллар! Җир бирәм җирсезгә, Су бирәм, тоз бирәм, Дин бирәм мин сезгә. Кем бояр, янарал; Туптан ут ачыгыз, Байлыгын алыгыз, Кисегез, асыгыз!» Айкадым кылычны, Атыма сызгырдым, Алпавыт, морзаның Оясын туздырдым. Өздем мин коллыкның Мәңгелек чылбырын, Иректә яшәдем Гомеремнен бер елын. Гомеремнең бер елы Тәмле бер төш кебек, Очты ул бик озак Кайтмаслык кош кебек. Бәхил бул, Мамадыш, Бәхил бул, Минзәлә. Аяк-кул богауда, Мин ятам төрмәдә. Җыенга чакырып Залимнар чаң кага, Дарларда асылган Дусларым чайкала. Бар халык алдында Мин ятам йөзтүбән, Торналар, елашып, Узалар өстемнән. Үч ала дошманың, Түз, чыда, Мәсәгут. Тимерне кыздырып Маңгайга баса ут. Мин инде үкенмәм, Мин инде еламам, Бил бөгеп, баш орып Мәрхәмәт сорамам. Җанымда ничәдер, Битемдә — өч тамга, Тәнемә сугалар, Сугалар вөҗданга. Дошманда — тантана, Җәзалап тәм таба, Чаж да чож, чаж да чож Иөз илле мәртәбә, Йөз илле мәртәбә!
Идеңме башыңны?! Кердеңме тәртәгә?!
Чаж да чож, чаж да чож Иөз илле мәртәбә, Иөз илле мәртәбә. Тән чыдар, җан чыдар, чыжылдый камчылар, Иөз илле мәртәбә,
Йөз илле мәртәбә Чәчри ал тамчылар. Җан чыгар, җәлладлар Гәүдәмне яшерер, Йөз илле яз булыр, Йөз илле көз булыр, Йөз илле эз булыр. Онытма, нәселем. Мәңгелек каторга — Патшаның хөкеме. Юл тулы богаулы Дусларым төркеме. Колодка кидереп, Тезделәр чылбырга, Кайтмаска китәбез, Туганым, кул болга. Бәхил бул, Иделем, Чулманым, Ык суы, Сулкылдый йөрәктә Торналар үксүе. Баш бирми болында Чапкандыр аткаем. Миндәй бер егетне Атландыр, аткаем. Чылбырдай тезелеп. Торналар кайтырлар. Каторжан Мәсәгут Хәлләрен әйтерләр: «Көтмәгез, ул кайтмас. Мәсәгут каторжан. Җан бирде, тик башын Имәде батыр җан*. Хуҗасын юксынып. Туратым пошкырыр, Урманнар өстендә Торналар кычкырыр. Мин инде кайтмамын. Мин инде китмәмен Язларын, көзләрен Торналар шикелле. Канатны каера, Илемнән аера, Сөенмә, и палач. Торнаның нәселе Илендә кала ич. Озата бара ич! Белерсез әле сез Торналар нәселен. Хыялы — тирәндә. Нәфрәте — яшерен. Иелмә, бунтарь баш, Йөрәгем, бирешмә. Күтәрәм башымны. Югары күтәрәм Чылбырлы килеш тә! Еракта-еракта Торналар чылбыры,
Бәхил бул, гомеремнең
Бәхетле бер елы...
Бәхил бул...
Күпләр тынды. Тик чыңлады Көннәр-төннәр зынҗыры.
Диварларымда тынмады Туу һәм үлем җыры.
Тыңла, шагыйрь, мин сөйләрмен Ташымда ниләр барын.
Серле китап битләредәй Ачылыр диварларым.
1881 ЕЛ. ПЕТЕРБУРГ. ПЕТРОПАВЕЛ КРЕПОСТЕ.
Туу җырын көйләүче гали зат Н. И. Кибальчич иде. Аның җитәкчелегендә ясалган бомба белән Александр 1 үтерелде.
Зинданда галим реактив очу аппаратының сызымын уйлап тапты. Үлемгә китү алдыннан гали ата «төрмәдә туган бала»сын — кәгазь сызымны кочаклап, туу җырын җырлады...
Күрмәсәм дә тәрәзәдән Ерак өмет йолдызын, Карт диварлар арасында Йокламыйча төнозын Мин сине уйлап тудырдым. Син әле — кәгазь-сызым. Син тудың, атаң — дар көтә, Cay-бәхил бул, йолдызым. Тар зинданнан киң галәмгә Юнәлергә теләдем, Теләгемне хыялдагы Йолдызларга сөйләдем. Тар зиндан — синең бишегең, Алга, артка — өч адым. Тоеп кал син әтиеңнең Суыначак кочагын. Үтерүче дип аталдым, Ата дип аталмадым. Патшаны юк иттем, ләкин Төрмәне ваталмадым. Куркытмый мине бу үлем: Җир, Кояш, Галәм кала. Күккә очарга омтылып, Зинданда балам кала. Баш очында — син барасы Йолдызлар кабынырмы, Серле йокыңнан уятыр Гали зат табылырмы? Соң мәртәбә чәчләремне Җилдә туздырып үтәм. Залим патшаны үтереп, Сине тудырып китәм...
ҖӘЛЛАДНЫҢ ҮЛЕМ ҖЫРЫ
1769 елны Ярославль шәһәр администрациясе, төрмә җәллады картаеп хәлсезләнгәч, урамнарга белдерүләр элде:
«Халык игътибарына!
Шәһәр канцеляриясендә казна хисабына баш кисү остасы булып эшләргә теләүче кеше безгә мөрәҗәгать итсен».
Кем ул җырлый туу җырын!
Күкләргә үрелә кем анда?
Мин килдем.
Тукта! Тын!
Тавыш-өн чыкмасын зинданда!
Мин килдем!
Тукта! Кем?
Кем карый күктәге торнага?
Кемнәр ул башларын калкыта?!
Белегез:
буйсынмас адәмне
балта йә дар көтә!
Мин килдем!
Мин адәм!
Үзем дә
көчлегә баш орам.
Мин казна кешесе:
көчлеләр карарын тормышка ашырам.
Мнн килдем.
Кодрәтем алдында
төрмәләр, диварлар калтырар!
Башың и. бунтарь җам!
Имәсәң —
айбалта йә кылыч ялтырар!
Мин килдем.
Җиңемне сызгандым.
Мин көтәм:
Йә, кемнең чираты?!
Төрмәгә сыймаган җаннарга
Киң, иркен бу дөньм-зинданның зираты.
Мин килдем!
Йә, кемнең чираты?!
Озатып калган туу җыры
Матәмгә әверелде.
Кеше хаклык-иман өчен
Дарга да әзер иде.
Торналар һаман очтылар
Кычкырып-еламсырап.
•Туган илебез зинданга
Кайтабыз» дигән сымак.
Диварымда күпме эзләр
Юк булып җуелдылар,
Әмма тоткын язган сүзләр
Ут булып уелдылар.
Тыңла, шагыйрь, мин сөйләрмен
Ташымда ниләр барын.
Серле китап битләредәй
Ачылыр диварларым.
Сүзләр уеп язылганнар
кан белән,
җан белән,
күз-яшь тамчысы белән,
палач камчысы белән,
таш белән,
баш белән,
җыр белән,
чылбыр һәм акбур белән...
1
Туганмын мин дөнья-зиндан бишегендә. Мәүлә колы булып яши кеше монда, Ачалмассьщ тәрәзен дә, ишеген дә,—
Тәкъдиреңне язып куйган ошбу донья!
Туганчы ук ак кәфенгә биләгәннәр, «Уйна, сөен, ирекле бул» димәгәннәр, Колагыма мәүләм сүзен көйләгәннәр:
Тәкъдиреңне язып куйган ошбу дөнья! Зинданымның дүрт дивары тарта гүргә, Кергәндә дә бишегеңнән тар кабергә, Мәүлә колы икәнеңне күм хәтергә,—
Тәкъдиреңне язып куйган ошбу дөнья!
2
Аңларлар дип уйладым, Башны орып еладым, Өлешемне сорадым
Хуҗа,
тәңре, патшадан.
«Аңладылар, күрделәр», Бәгыремне телделәр, Мәсхәрәләп көлделәр
Патша,
тәңре,
хуҗалар.
Хәзер инде тезләнмим.
Түкмим яшьләр күздән мин,
Ачу белән көләм мин
Хуҗа,
патша,
тәңредән.
Шигыремне яктылар,
Куркыныч дип таптылар, Өтермәгә яптылар
Патша,
хуҗа, җәлладлар.
Аягүрә үләм мин,
Юк. еламыйм, көләм мин. Курыкканын беләм мин
Хуҗа,
патша,
җәлладның.
1821 елны декабрист Булатов үзе азат итәргә тиеш булган Петропавел крепосте казаматында диварга бәреп башын ярды.
Иң соңгы көч белән башымны
Диварга бәрәм мин: барыбер
Башка һнч чара юк... Бер өмет: Яки таш, яки баш ярылыр.
4
1847 елны Петропавел крепостенда 26 яшьлек рус кызы Мария Ветрова үз-үзен яндырды.
Мин дөньяны яндырыга теләдем,— булмады, Мин диварны яндырырга теләдем,— булмады, Ут тәртәм дә инде үземне яндырам,— Бәлки, дөрләр дөнья — инсан зинданы.
Янды адәм, ярылды баш.
Тик ташлар ярылмады,
Дивардагы мең сорауның
Җавабы табылмады.
Буйсын, кеше, җир-тәмугның
Утларында яна тор...
Коткарса бары коткарыр
Алла, патша, йә батыр...
Бармы галәмдә гали зат?
Күктә? Җирдә? Әллә соң
Эзлиме адәм үаенә
Яшеренгән алласын?..
Тыңла, шагыйрь, мин сөйләрмен
Ташымда ниләр барын.
Серле китап битләредәй
Ачылыр диварларым.
Ул зат килде... Көвнәр-төннәр Уйланып-атлап йөрде.
Дивардагы сорауларны
Укып кабатлап йөрде.
Икмәк-кара савытына
Салынган сөткә манып.
Сөттәй ак кәгазь битенә
Язды ул төнен янып.
Акылының галилеген.
Сүзенең гадилеген
Кушып язган хакыйкатьне Һәр тоткын аңлый иде.
В. И. Ленин ундүрт ай патша төрмәсендә утырды. Сакчылардан яшерү өчен, дл икмәктән кара савыты ясый, аңа сөт сала һәм каләмен манып, китап битемә яза иде.
СӨТ БЕЛӘН ЯЗЫЛГАН ХАКЫЙКАТЬ
Башларны идергән язмышка Иң катгый, иң гадел сүзебез: Алла да, патша да, батыр да Үзебез! Үзебез! Үзебез!
Көрәшкә, иң изге көрәшкә! Коллыкның чылбырын өзегез. Юк, безне беркем дә коткармас: Үзебез! Үзебез! Үзебез!
Чүкечле-ураклы кул белән Тигезлек дөньясы төзегез, Азатлык бары шул юл белән: Үзебез! Үзебез! Үзебез!
Күптән көткән җырны барча Юксыллар кабатлады...
Сукты ич изге көрәшнең Хәлиткеч набатлары!
Тыңла, шагыйрь, мин сөйләрмен Ташымда ниләр барын, Иң гали кеше турында Җыр саклый диварларым.
ИҢ ГАДИ ҺӘМ ГАЛИ ЗАТ ТУРЫНДА ТОТКЫННАР ҖЫРЫ
Зинданда тонык шәм кабынды...
Расланды уй, хыял, төшебез.
Гасырлар көткән зат табылды:
Иң гади, иң гали Кешебез.
Ул безнең үзебез шикелле:
Киңәшче, дустыбыз, ишебез.
Тоткынлык газабын кичерде
Иң гади, иң гали Кешебез.
Кап-кара икмәккә манылып,
Сөт белән язылган хисебез,
Хакыйкать юлына юнәлтте
Иң гади, иң гали Кешебез.
Коллыктан котылмый суынмас Патшага-залимга үчебез.
Золымны җиңәргә өйрәтте
Иң гади, иң гали Кешебез.
Кирәксә җанны да бирербез
Сөттәй ак Хакыйкать өчен без, Алып бар зур авыр көрәшкә,
Иң гади, иң гали Кешебез!
Узды торналар чылбыры Таралып минем өстән...
Килде ул көн... Атты туплар...
Тетрәндем сөенечтән.
Калдым зилзилә-давыллар, Атышлар уртасында.
Өзелде коллык чылбыры Җирнең бер кыйтгасында. «Яшә, ирек! Бетсен газап! Ишетмәде кайсыгыз?
Коллар, тоткыннар, сез — азат!» «Ишекләрне ачыгыз!» Бу минутны күпме еллар Сызланып көтте Кеше, Богауларыннан ычкынып, Кузгалып китте Кеше.
Көттем: ирек дулкыннары Килер дә ташкын булып, Диңгезләрдә югалырмын Мәңгегә таш-ком булып. Әллә инде оныттыгыз, Ташларымны сүтегез, Нигеземне корытыгыз, Акланды өметегез...
һәммәсе китте Сарайга, Тын гына торам көтеп...
...Ватмадылар, сакладылар Нигәдер... корал тотып.
Калыкты явыз бәндәләр, Мине алдарга теләп. Бер өзелгән чылбырларны Янә ялгарга теләп, Азатлыкның йөрәгенә Хәнҗәр кадарга теләп, Бер ачылган Хакыйкатьне Кабат ябарга теләп.
Ни ишетте диварларым:
«Һәрбер ил — зиндан булыр,
Җир зинданның бүлмәләре, Кол белән тулган булыр!» Җир-илләрне төрмә итеп, Вәхшиләр атладылар;
Торналар очты югары: Төшәр җир тапмадылар. Күренерлек түгел инде Чикләрем-дәвамнарым... Ишеттем мин төрле илнең Сүзләренаваз ларын...
Тыңла, шагыйрь, мин сөйләрмен Ташымда ниләр барын.
Серле китап битләредәй Ачылыр диварларым.
ТОТКЫННАРНЫҢ СОҢГЫ АВАЗЛАРЫ
ЗАКСЕНХАУЗЕН КОНЦЛАГЕРЕ.
Фамилиясе билгесез рус хәрби әсире:
Разрушьте яаборы. разбейте те стены. Что так строго, сурово сегодня стоят.
(Дәһшәт салып торган коймаларның.
Диварларның барысын ватыгыз.)
Фашист каторгасында үз-үзен үтергән унбиш яшьлек белорус кызы Катя Сусанина;.
[Каль ты с/удзеил , mama. чытяць 2эжо лысж.мяне не с/удзе ужыеых.
Уа Ираиду цясГе , Яяцька.-ауломецс £ра144ысцк1л1 вылюдкам. Гэжа апосиняе c/iosa твоей дачкё , якая растаецца з а*сыи.цём
(Әти, син бу хатны укыганда, мин инде булмам. Минем соңгы үтенечем шул. әти, фашист канечкечлардан үч ал. Бу — кызыңның соңгы васыяте.)
ПАНКРАЦ ТӨРМӘСЕ. Чех язучысы Юлиус Фучик:
...VAK SE MI’ CHTELO BYT
PTAKEM.WEBO КЕРЕМ, OBLAKEM ... V5IM , к DO гл ii-ujE. , о А ко t a a, PROStOR, SLUVCE A VITR..
(...Минем очар кош яки куак, яки болыт... үзем кебек үк иркенлек, кояш һәм җилне сөйгән теләсә нәрсә буласым килгән иде...)
ГОЛЛАНДИЯ
Егерме биш ай кысан караңгы чардакта нацистлардан качып яшәгән унөч яшьлек еврей кызы Анна Франк:
Jfelfen JQC/I mix &.е жле4г clin&t Ло-Мс l-dnoui!
(...Зинһар ярдәм итегез, мине бу тәмугтан чыгарыгыз!)
ФРАНЦИЯ,
Каршылык хәрәкәте группасы җитәкчесе Фелисьен ЛСоли:
2-е. г^-о'иссХ'салу*, toufa
a-Q, -m<?-bC<5 ci ' lAsft hs&yvi.rnjr
d'ccn t/t&b Һ&тгьггиг. .
(Мин бөтен кешелекнең бәхетле булуын теләдем. Мин яшь килеш, бик яшь килеш дөньядан китәм...)
МОАБИТ ТӨРМӘСЕ
Татар шагыйре Муса Җәлил:
Килер ул көн, халык хөкем итәр,
Карар булыр кискен һәм кыска,
Каным белән язган соңгы җырым, Бул гаепләү акты фашистка!
Килде ул көн: очрашасы
Бар икән шатлык белән,
Иң гали һәм гади Кеше
Язган чын Хаклык белән!..
Исәннәр кайтты иленә,
Мин кинәт бушап калдым,
Ташландык бер хәрабәгә —
Зиратка охшап калдым.
Әй, кешеләр, җимерегез,
Җир белән тигез булыйм,
Бәхетлеләр яшәячәк
Сарайга нигез булыйм...
Әй, кешеләр, карыйм сезгә
Шәфкать-изгелек көтеп.
Ташлагыз таш-комнарымны
Диңгез ярына илтеп.
Таштай каткан күкрәгемне
Назлы дулкынга куеп.
Агыйм үземне кешедәй
Шат, горур, иркен тоеп...
Торналарым, бик биектән Карыйсыз җирегезгә. Киң кырларда очрашулар Насыйптыр инде безгә?..
ТОРНАЛАР ҖЫРЫЛЕГЕНДАСЫ
Без күктә югартын очабыз, Канатлар түбәнгә тарталар. Җиркәйгә бик сирәк төшәбез : Кешеләр кешене аталар.
Без күктә очабыз югартын:
Кешеләр ау-тозак корганнар,
Әлегә очасы юллар тын:
Юк монда богаулар, зинданнар...
Үзәндә-кырларда тусак та,
Өзелеп-аерылып киткәнбез,
Сугьпнсыз-зиндансыз Җиркәйгә Бер заман төшәрбез микән без?
Инде дөнья ызгышлардан
Мәңгелеккә тынгандыр...
Кемне күрәм? Тагын тоткын...
Бәлки, соңгы корбандыр...
Тыңла, шагыйрь, мин сөйләрмен
Ташымда ниләр барын.
Серле китап битләредәй Ачылыр диварларым.
1963. МАДРИД. КАРАБАНЧЕЛЬ ТӨРМӘСЕ.
Язгы бер таңда ирек җәлладлары үлем җәзасына хөкем ителгән Хулиан Гримауны атарга алып чыктылар. Ләйсән тамчылары аның керфекләреннән, соңгы сүзләрен пышылдаган иреннәреннән агып төште. Аның һәрбер сүзе кайнар тамчы булып тамды.
Ташкынны буалмас жәлладлар: Мин бары диңгездән бер тамчы, Хакыйкать юлында бу жирнең Иң соңгы тоткыны булсамчы... Тамчылар ярамны юсыннар, миннән соң.
Богауны музейга куйсыннар, миннән соң.
Ал таңнар гел тыныч атсыннар, миннән соң,
Диварлар ташкында аксыннар, миннән соң,
Тоткыннар өйләргә кайтсыннар, миннән соң,
Хөррият итеген каксыннар, миннән соң.
Торналар сәхралар кичсеннәр, миннән соң.
Илемә-җиремә төшсеннәр, миннән соң...
Ташкынны буалмас жәлладлар. Мин бары аңардан бер тамчы. Хакыйкать юлында бу җирнең Ин соңгы тоткыны булсамчы...
Шул ташкыннар белән аксам, Хыялый диңгеземә,
Мәңгегә китеп югалсам. Ни булыр җир йөзенә?
Мин зиндан — катильгә, хаинга... Җир кайчан вәхшәттән котылыр? Әгәр мин югалсам, җәлладлар Яңадан коралга тотыныр.
Мин көтәм...
дөньяны ут иткән.
Миллионлап адәмне юк иткән, Ирекле халыкны кол иткән, Гөлләрнең тамырын корыткан, Янгын-көл, хәрабә калдырган. Тереләй мичләрдә яндырган, Сарайдан зинданнар салдырган, Ташыма канлы яшь тамдырган
Иң түбән, иң явыз бәндәне...
Мин көтәм... Һәм тыңлыйм: кешелек Дәһшәттән котылыр хәлдәме?
Бер бүлмә буш тора.
Мин көтәм
Гаепсез дип йөргән бәндәне Котылган хөкемнән, төрмәдән, Гүяки гаепсез күзләре.
Янәсе, беркем дә күрмәгән...
Ә җирдә җинаять эзләре.
Юк булган кешеләр, шәһәрләр «Гаепсез солдатка» дәшәрләр, Тетрәнеп бар дөнья кузгалыр, Киләчәк исеменнән сүз алыр:
I — Мия бүген каберемнән кузгалдым. Мин шаһит, мин килдем, мин күрдем, Хак хөкем исеменнән сүз алдым. Син. катил, син мине үтердең! Соңлаган карарны көтәмен...
Тереләй күмелгән ана мин.
(Мин зиндан. Ә катил ни әйтер:
— Мин солдат. Боерык үтәдем,— Үземне гаепле санамыйм?..)
II — Ул хөкем залына килмәгән. Ул кача, тизләтә адымын, һаман да тынгылык бирмәгән Илбасар... Мин аны таныдым! Тапмассыз — джунгли яшерер, Эзләрен килсән дә син эзләп. Китте ул йөзләгән кешене. Авылны җир белән тигезләп. Син атып үтергән бала мин. Җавап бир, хак хөкем көтәмен.
(Мин зиндан. Ә катил ни әйтер?
— Үземне гаепле санамыйм.— Мин солдат. Боерык үтәдем?..)
III — Мең еллык яшәвен данлаган Музей мин, урам мин, кеше мин. Ә хәзер көлем дә калмаган,— Картадан сызылган исемем. Приборлар йөрәктәй кузгала,— Мин сизмим, тик алар тоялар. Син каберем өстеннән узганда, Дерелдәп-дерелдәп куялар.
Син бомба ташлаган кала мин. Җавап бир! Хак хөкем көтәмен.
(Мин зиндан. Ә катил ни әйтер?
— Үземне гаепле санамыйм,— Мин солдат. Боерык үтәдем?..)
IV. — Мин дөнья. Зур дөнья галәмнән
Кечкенә шар булып күренә. Мин тоеп, борчылып әйләнәм: Кулларың бомбага үрелә. Ә кинәт күчәрдән ычкынсам. Үзем дә белмичә сәбәбен. Бушлыкта тузандай юк булсам,— Кем сорар, кем бирер җавабын: — Син юкка чыгарган дөнья мин. Нишләдең? Җавап бир... Көтәмен...
(Мин зиндан. Ә катил ни әйтер?
— Үземне гаепле санамыйм. Мин солдат. Боерык үтәдем?..)
Мин зиндан...
Матурлыкка кул сузучы Вәхшилеккә зиндан мин. Ә бит якты бу дөньяга Таш ком булып туганмын. Күпме еллар газаплаган
Шикләремнән бушанам: Җирне төзүче Кешенең Кодрәтенә ышанам. Күрдем йолдыз юлларында Кибальчич оныкларын. Ачылды күк капусыдай Өметле офыкларым. ...Берчак кеше вәхшилеккә, Явызлыкка чик куяр, Тәмам иркен сулыш алып, «Ул көн килде!» дип куяр. Хыялыма алып китәр Бу алтын сүзләр мине, Синең кебек уйчан шагыйрь Килер дә эзләр мине.
Тик мин булмам... таш күкрәгем Назлы дулкынга куеп, Агып китәрмен үземне Шат, горур, азат тоеп. Ул көн килер,— бер-береңә Ышанмау-шикләр бетәр, Илләр-телләр арасында Таш дивар — чикләр бетәр. Нурга, куакка, болытка, Үзәнгә... әйләнермен, Кояш тирәли мәңгегә Туктамый әйләнермен. Күңелдәге боз диварлар Эрер дә агып китәр, Җирдә гали затлар язган Хаклык тантана итәр. Сугыш-золымнар чигенер, Богаулар өзелә барыр, Чергән диварлар урнына Сарайлар төзелә барыр. Зиндансыз җирнең йөзенә Кояш нур коя торыр, Җиһанның һәр кыйтгасында Торналар оя корыр.
...Мин гүя телле-авазлы, Җилкәнле-юллы кораб. Тирән хәсрәт суларында Иөзәм диңгезгә карап. Сау бул, шагыйрь, авыр-салмак Ишекләремне ябыйк, Һәр дивар — көйсез хикәя, һәр дивар — моңсу тарих.
Сөйлә, шагыйрь, көйгә салып Ташымда ниләр барын. ...Ә хәзергә зиндан булып Ябыла диварларым.
Июль, 1971 — январь, 1973.
Кааан — Мәскэү.