Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХЫБЫЗНЫҢ МӨҺИМ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


оңгы елларда республикабыз тарихчылары безне кызыклы яңа хезмәтләр белән шатландырдылар. Мин, беренче чиратта, С. Алишевның татар-башкортларның, шулай ук Идел һәм Урал буенда яшәгән башка халыкларның Е. И. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар кузгалышында катнашуларын ейрәнүгә багышланган монографиясен, Н. Мәҗитова- ның Казан университетының шәрык бүлеге һәм шәрык халыкларының тарихын өйрәнүдә А. М. Казембекның роле турындагы һәм С. Михайлованың XIX йезнең беренче яртысында татарлар арасындагы мәгърифәтчелек хәрәкәте турындагы тикшеренүләрен күздә тотам. Шулар янына, үзе тарихчы булмаса да, Ә. Кәримуллинның бездәге китап тарихы буенча монографиясен эстәргә мөмкин. Бу хезмәтләргә күп кенә уртак сыйфатлар хас. Аларның һәркайсы мөстәкыйль фикерле, иҗади планда язылган булуы белән игътибарны җәлеп итә. Барысында да татар халкынын тарихына, шулай ук Россиядәге азатлык хәрәкәте тарихына караган мәһим мәсьәләләр күтәрелә. Кыскасы, һәр монография авторы узган тарихны ейрөнуге җитди һәм лаеклы фәнни өлеш кертә.
һәм менә безнең алда шундый ук тагын бер хезмәт — Миркасыйм Госмановның «XVII—XVIII гасыр татар тарихи чыганаклары» 1 диген китабы Бу темага караган фәнни хезмәтләрнең бездә күптән, бик күптән күренгәне юк иде (Дәрес, Г. Рәхимнең егерменче еллар азагында тәмамлаган кечерәк бер хезмәте бар. Ләкин ул да басылмаган килеш, кулъязма хәлендә генә калган.) Теманың кыенлыгы тагын шунда, гарәп шрифтында язылган, өстәвенә фарсы һәм гарәп сүзләре белән кирәгеннән артык чуарланган иске татар әдәби телендә иҗат ителгән кулъязма әсәрләрне бүгенге укучыларның күбесе укый алмый. Бу кыенлыкны да җиңәргә булыр иде — ахыр чиктә, иске алфавитны мөстәкыйль рәвештә дә өйрәнергә мемкин. Ләкин шунда ук башка
‡‡‡‡‡‡‡ М А Усманов Татарские исторические источники XVII-XVIII па Pvc те лейдә Кя пни университеты нәшрияты 1972 ел. Редакторы преф. А. X. Халиков.
характердагы эстәмә кыенлыклар алга килеп баса. Мәсәлен, тарихи чыганакларның үзләрен каян табарга!.. Кайчандыр билгеле булган, төрле җирләрдә, төрле кешеләрдә сакланып килгән кулъязма чыганакларның күбесе хәзер теге яки бу сәбәпләр аркасында бөтенләй юкка чыккан.- Аларның бик аз элеше генә анда-монда «яшеренеп» ята.
М. Госманов, илебез архивларында сак-ланып калган кулъязмаларны барлау белен бергә. И. Хәлфин, Н. И Березин, В В Бартольд, Ш Мәрҗани, Р Фөхретдинов, Г. Рәхим. С Вахиди кебек галимнәрнең хезмәтләрендә азмы-күпме каралган барлык чыганакларга тефсилге анализ ясаган; шулар естенә үз темасы буенча язылган бетен хезмәтләрне ейрәнеп чыккан Шуның белән чикләнеп калса да сүз әйтеп булмас иде. Бу кадәресе дә зур эш Аерым мәсьәләләрне бәяләүдә капма-каршы фикерләр яшәп киле. Чыганакларга анализ ясауда бәхәсле моментлар тулып ята Шуларга карата үз мөнәсәбәтеңне әйт, үз беяңнт‡‡‡‡‡‡‡ бир, тиешле нәтиҗәләр яса да канәгатьлән. һәм бездә шактый еш языла торган тагын бер гадөти хезмәт барлыкка килгән булыр иде.
Бәхеткә каршы. М. Госманоә мондый җиңел юлдан китмәгән. Хәер, китә дә алмас иде. Чөнки ул — чын мәгънәсендәге фен кешесе, галим, тарихчы. Миркасыйм ел саен борынгы кулъязма китаплар җыю
С
буенча экспедицияләр оештыра. Ул да түгел, аны
Мәскәү һәм Ленинград архивларында очратасың.
Аның бетен вакыты фәнни эзләнүләр естендә
уза: ул билгеле булган, табылган чыганакларны
анализлый, яңаларын эзләүне һәм табуны
оештыра. Әлеге хезмәтен язар өчен, галим XVII—
XIX гасырларга караган 200 ләп тарихи кулъяз-
маны өйрәнеп чыккан.
Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: татар
халкының тарихын яктыртырга алынган кеше
туктаусыз эзләнергә, көн-төн казынырга тиеш.
Хәтта XIX йөзнең ахырына XX йөзнең башына
караган материал һем документларның да күбесе
югалган, фактлар онытылган. Шуңа күрә өстә ят-
кан, күптән билгеле мәгълүматлар белән һич кенә
дә чикләнергә ярамый. Архив киштәләрен
актарырга, үз вакытында хаким сыйныф
интересларын яклаган рәсми властьлар
тарафыннан эзәрлекләнгән, фәнни әйләнешкә
керә алмаган кулъязмаларны табарга, аларның
авторларын ачыкларга кирәк. Бу — әле XIX—XX
йөзләрне өйрәнүче тарихчыга карый. Димәк, XVII
һәм XVIII йөзләрне өйрәнүчеләр турында сөйләп
тә торасы юк.
М. Госманов үз китабында Идел һәм Урал буе
халыкларының иҗтимагый фикер тарихына
караган фәнни мәсьәләләрнең барысы да
эшләнмәгән, тарихи чыганакларның җитәрлек
дәрәҗәдә өйрәнелмәгән булуын дөрес билгели.
Элекке тарихи әсәрләрне эченә алган
кулъязмаларның ничек юкка чыгуларын
аңлатуда да ул ышандырырлык дәлилләр
китерә.
Марксистик-ленинчыл методологиягә таянып,
автор феодализм эпохасының безнең
җирлектәге кайбер конкрет үзенчәлекләрен, иске
татар җәмгыятенең социаль- экономик
структурасындагы хосусиятларны аңлата,
аларга характеристика бирә. Царизмның билгеле
бер максат белән уздырган политикасы
аркасында. XVII—XVIII йөзләрдә
мөстәкыйльлеген югалткан татарларда
берьяклы социаль үзгәрешләр башлана: татар
дворяннары экономик һәм политик яктан нык
көчсезләнәләр, шәһәр культурасы яшәүдән
туктый. Шуларның нәтиҗәсе буларак, табигате
белән хаким сыйныф язмышына бәйләнгән
феодаль тарих фәне дә бетүгә йөз тота, һәм бу
нәрсә бер феодализм дәверенә генә дә карамый.
М. Госманов үзе өйрәнә торган чорга әнә шундый
карашлардан чыгып якын килә. Бу —аның
хезмәтенең тиешле югарылыкта эшләнүен
тәэмин иткән, күп кенә мәсьәлө- лөргә дөрес
җавап табарга булышкан. Моның шулай икәнен
конкрет мисалларда күрәбез
Мәсәлән, XIX йөздә, соңрак та. хәтта безнең
көннәрдә дә күп кенә тикшеренүчеләр Мөслими
дигән берәүнең «Тәварихы Болгария» исемле
язмасын XVI йөздә иҗат ителгән әсәргә исәпләп,
анда бәян ителгән хәлләрнең дөреслеген дәгъва
итеп йөрделәр. Дөрес, китапта гадел күрсәтел-
гәнчә, Мөслими хезмәтенә шикләнеп караучы
галимнәр, хәтта аны кискен төстә тәнкыйтьләп
чыгучылар элек тә булган. Әмма М. Госманов
хезмәтенең кыйммәте шунда, ул «Тәварихы
Болгариямның XVIII гасыр ахырыннан да иртәрәк
языла алмавын эзлекле һәм нигезле дәлилләр
белән исбатлап бирә. Хезмәтнең бу өлеше аеруча
кызыклы һәм мавыктыргыч итеп язылган, тарих
фәненнән ерак кеше дә китапны кызыксынып
укыячак. Шул кадәресе дә ачыклана, Мөслими
гадәти ялгыш ясаучы гына түгел, тарихны аңлы
рәвештә бозу һәм мистификацияләү эше белән
шөгыльләнүче булган икән. Моннан ары татар
халкының тарихын юри фальсификацияләүне
күздә тоткан кешенең генә Мөслимигә тарихи
чыганак буларак мөрәҗәгать итүе мөмкин. Ә инде
Мөслими ялганнарына таянып, Идел буе
халыкларының тарихы буенча мәгълүм
нәтиҗәләр ясап өлгергән кешеләргә исә ул
карашларыннан баш тартырга һәм чын
мәгънәсендә чыганак булырга лаек әсәрләрне
өйрәнү белән шөгыльләнә башларга туры
киләчәк. Бүгенге көннән башлап, без тагын бер
әсәргә — Таҗетдин Ялчыголның «Тәварихы
Болга- рияосына да шундый ук мөнәсәбәт
булдырырга тиеш булабыз.
М. Госманов хезмәтенең тагын бер мөһим
ягы шунда, юл уңаеннан ул кайчандыр
■Тәварихы дәваир», «Фәрһәнг-намә» кебек
кулъязмалар булган дигән карашларның
нигезсез икәнен исбатлый. Автор әлеге
«әсәрләр» турындагы ялган хәбәрләрнең ничек
барлыкка килүен һәм таралуын дәлилләп аңлата,
аларны уйлап чыгарган кешеләрнең берсе шул ук
Таҗетдин Ялчыгол булуын ачыклый. Мондый
уйдырмаларны кире кагу, фактларны тәнкыйть
күзлегеннән карап өйрәнү белән бергә, та-
рихчыларга табылуы ихтимал булган язма
чыганакларны эзләүне көчәйтә төшәргә,
эзләнүләрнең географиясен дә киңәйтергә кирәк
б улачак.
Кадыйр Гали бәкнең «Җәмигъ-ет тәва- рих»
исемле хезмәте тарих фәнендә күп-
тән билгеле иде Шуңа да карамастан, М. Госмаиоа
аны яңача укырга, яңача аңларга алынган. Дәрес,
бу эшкә аны кайбер бүгенге галимнәрнең әлеге
чыганакның әһәмиятен һәм авторын бозып
күрсәтергә омтылулары этәргән. Мәсәлән, А. X.
Map- гулан, бигрәк тә Э. А. Масанов әлеге хез-
мәтнең авторын дәлилсез-нисез мактау, олылау
юлына басканнар, К. Җөнесбаев исә чыганакның
текстын бозуга кадәр ук барыл җиткән. Ул,
мәсәлән, «Җәмигъ-ет тә- варихиның текстындагы
«терки теленә... тәрҗемә иттем» дигән гыйбарәне
«казакъ теленә.■■ тәрҗемә иттем» дип «төзәткән»
һәм, шуннан чыгып, әсәрнең әһәмиятен
билгеләүдә нигезсез дәгъва юлына, XVII гасыр
авторын идеаллаштыру, димәк, тарихны бозу
юлына баскан. Җитмәсә, ул М. Әүезов, Г. Рәхим
кебек объектив фикер йөрткән шәхесләрне
гаепли. Рецензияләнә торган китапта мондый
тенденциозлыклар сүтеп ташлана. Әмма М.
Госманов ялгышларны тәнкыйтьләп кенә
калмый, ул шулай ук Кадыйр Гали бәкнең кайсы
халык вәкиле булуы хакында да бәхәс куертуны
бурыч ител куймый. Аны зуррак, җитдирәк
мәсьәләләр кызыксындыра. Мәсәлән, әлеге
чыганакны ныклап өйрәнү, узгандагы политик
тарихны ачыклауда фактлар бирү белән бергә,
себер татарларының килеп чыгышында казакъ
компонентының катнашын һәм ролен билгеләүгә
һәм бу процессның башлангыч дәверенә караган
мәсьәләләрне көн тәртибенә куярга мөмкинлек
бирә икән. Автор шулай ук Кадыйр Гали бәк
Касим шәһәренә Казаннан китерелгән борынгы
тарихи әсәрләрдән файдаланган булырга тиеш
дигән игътибарга лаек нәтиҗәгә килә.
Беркемгә дә сер түгел, урта гасырларга
караган кулъязмалар хакында сүз барганда,
аларның тел үзенчәлекләрен билгеләгәндә,
бүгенге галимнәребез арасында бер уртак фикер
юк. М. Госманов бу мәсьәләдә Әмир Нәҗип
фикерен куәтли: XIII—XV йөзләрдә туган язма
истәлекләрнең телен «Алтын Урда — Хорезм
терки теле» дип билгеләү дөресрәк булыр иде
һәм бу чор истәлекләр безнең илдәге терки телле
халыкларның күпчелеге өчен уртак мирас дигән
карашта тора. (Әлбәттә. XV XVII йөзләрдә, ягъни
татар халкының милли нигезе — народность
барлыкка килгәч, мәсьәлә нык үзгәрә.)
Кадыйр Гали бәк гсәрендәге оригиналь
бүлекләрнең тарихи-документапь әһәмиятен
билгеләү белен бергә, М. Госманов
Узган йөз ахырында фән дөньясына И.
Хәлфин ачкан «Дәфтәре Чыңгыз-наме» исемле
аноним җыентык турында дә М. Госманов
кызыклы итеп, мавыгып укырлык итеп яза. Үз
вакытында бу әсәрне X. М. Френ. Н. И. Березин, С.
Күкләшев һәм башка бик күл галимнәр өйрәнгән
булган. Әлеге «Дәфтәр» М. Госмановның
игътибарын кай ягы белен үзенә тарта һәм ул бу
әсәр хакында нинди яңа сүз әйтә? Галим
чыганакның күп кенә кулъязма һәм басма
несхәләрлен җентекләп өйрәне, төрле
басмаларда киткән тегәлсеэлекләрие һәм
хаталарны аныклый фән деньясында бу әсәр
турында яшәп килгән ялгыш карашларны
тәнкыйтьли, аерым нөсхәләрдә тарихка караган
кызыклы мәгълүматлар булуын ачыклый. Бу
мәсьәләдә аңа Г. Рәхим хезмәте зур ярдәм
күрсәтә. Шушылар өчен гене М. Госманов
хезмәтен тәкъдир итәргә була Болардан тыш, ул
«Дәфтәре Чыңгыэ-намә»нен аерым
бүлекләрендә рус елъязмалары белен аваздаш
урыннар булуын ача. Күрәсез, «Дәфтәр» авторы
безгә килеп җитмәгән ниндидер борынгы
хезмәтләр белән таныш булган.
Әсәрдә кыпчакларны монголларга каршы
керәшкә күтәргән Бачманиың исеме, шулай ук
1615 елгы кузгалышның башлыгы Җан Гали,
1681—1683 еллардагы күтәрелешнең җитәкчесе
Сәет Җәгъфәр телгә алына. Димәк, XVI—XVII
йеэлердеге татар әдәбияты Бачман кебек
шәхесне белгән. Ләкин аның шуннан соңгы
чорларда исеме ниге онытылган' Бу бик кызыклы
хәя. Тарихта хезмәт ияләрен чит ил басып алу-
чыларына Һәм изуче сыйныфларга каршы
кәрешкә күтәр ен Бачманнар бер генә бул
шул ук вакытта аның сыйнфый характерда* гы
әсәр, татарның эре феодалларын рус патшасы
белән бердәм, тату яшәргә өндәгән, патшага
мәдхия җырлаган тенденциоз әсәр булуын да ача.
1913 елда буржуаз татар милләтчеләре һәм алар
арасында Совет властеның булачак явыз
дошманы 3. Вәлиди Романовлар династиясен бер
дә юкка гына күкләргә күтәреп мактамадылар,
алар күрә торып тарихи чынлыкны боздылар,
имештер, патша сайлаганда татарлар рус
феодаллары белән тигез хокукта булдылар дип
ялганладылар. Якынлашып килгән пролетариат
революциясеннән котлары очкан буржуазия
идеологлары татар милләтен царизм белән
бердәмлеккә чакырдылар, үзләренең бу явыз
ниятләренә халыкның узганын идеаллаштыру
юлы белән ирешергә маташтылар.
маган. Идел һәм Урал буендагы башка
халыкларның да үз Бачманнары булмый
калмагандыр. Тарихның бу ягы белән рево-
люциягә кадәрге галимнәр шөгыльләнмәгәннәр;
нидер язганнар икән, анда да ес- тән-өстән генә
һәм рәсми позицияләрдән генә чыгып язганнар.
Элгәрге тарих китапларының нәкъ шундый
сыйфатларын игътибарга алып. Ф. Энгельс,
тарих яңабаштан язылырга тиеш, дигән таләпне
куя. Кызганычка каршы, рус булмаган
халыкларның абсолютизмга каршы социаль
көрәшләре, чит ил басып алучыларына каршы
сугышларда катнашулары фәндә тиешенчә як-
тыртылмаган. Шул рәвешчә, М. Госманоа үзенең
урта гасырлар тарихына караган тикшеренүендә
бүгенге көн өчен дә актуаль мәсьәләләрне бермә-
бер арттыра.
Хезмәтнең 3 бүлегендә Болгар шәһәренең
язмышы. Болгар дәүләтенең руслар белән
мөнәсәбәте, Казан шәһәренең салынуы турында
кызыклы мәгълүматлар китерелә; борынгы рус
елъязмаларында бозып язылган, шуннан аерым
галимнәрнең хезмәтләренә кереп киткән
ялгызлык исемнәрнең дөрес язылышын
ачыклый. Кадыйр Гали бәк белән
чагыштырганда, «Дәфтәре Чыңгыз-намә"не язган
кешенең чагыштырмача алдынгырак карашлы
булуын әйтә, шул ук вакытта аның пессимизмын,
идеалларының утопик характерда, үткәнгә тө-
бәлгән булуын да күрсәтә. Башка тарихчылар
башлаган сүзне дәвам итеп, М. Госманоа Мәскәү
патшаларының мөселманнарга карата ике яклы
политика алып баруларын өйрәнүнең
зарурилыгын, татар феодаллары арасында һәм
Мәскәү тарафдарлары һәм оппозициядә торган
кешеләр булуын әйтә.
Минем яшьтәге кешеләрнең күбесе «шәҗәрә»
сүзенең мәгънәсен сүзлекләргә карап кына белә
булыр. Китапның соңгы бишенче бүлеге татар
шәҗәрәләренең төрләрен һәм үзенчәлекләрен,
аларның эчтәлеген өйрәнүгә багышланган. Моңа
кадәр аларның тарихи чыганак буларак махсус
өйрәнелгәне юк иде Хезмәттә үз вакытында Р.
Фәхретдинов тарафыннан һәм соңгы елларда
авторның үзе тарафыннан җыелган 100 дән
артык шәҗәрә тикшерелә.
Шәҗәрә — «нәсел агачы», нәсел-ыру тарихын
яктырткан әсәр, кайбер очракларда теге яки бу
авылның тарихы турындагы язма. Аларны язуда
һәм яшәтүдә киң халык массалары катнашкан. Ул
— тарихи чыганакларның ныклап өйрәнүне,
фактларны тикшереп-сайлап алуны сорый тор-
ган үзенчәлекле, катлаулы төре. «Нәсел агачыпн
ныклап өйрәнү тарихның мөһим мәсьәләләрен
хәл итәргә булыша. Мәсәлән, Нократ
татарларының бер шәҗәрәсен тикшерү аша М.
Госманов моны бик матур итеп дәлилли.
Шәҗәрәне өйрәнү ярдәмендә галим Нократ ягы
татарларның кайчан, ничек килеп урнашуы
турында кызыклы фикерләр әйтә, Казанны яулап
алганда шул яктагы татарлардан патша
хөкүмәтенең ничек файдалануын күрсәтә. Автор
теге яки бу халыкның тарихын язганда, аерым
төбәкләрнең, этник группа һәм нәселләрнең дә
тарихын күздә тотарга кирәк, бу эшне
башкарганда исә иң элек шәҗәрәләрдән актив
файдалану матур нәтиҗәләргә китерер, ди.
Галимнең бу фикерләрен хупламый булмый,
билгеле.
Бу хезмәт белән танышу безнең XVII— XVIII
йөзләрдәге тарихи чыганаклар хакындагы
белемебезне бик нык киңәйтә. Ләкин хезмәтнең
әһәмияте моның белән генә чикләнми, анда
башка чорларга караган истәлекләр турында да
кызыклы күзәтүләр шактый. Китапта
тикшерелгән әсәрләрнең барысы да татар язма
әдәбияты истәлекләре. Димәк, бу тикшеренү
әдәбият тарихчылары өчен дә кулланма ролен
үти ала икән. Галимнең социаль атамалар өлкә-
сендәге эзләнүләре дә (мәсәлән, «чура», «кол»
сүзләре) ифрат кызыклы.
Хезмәт татар халкының узганы турындагы
тарихи әдәбиятның чагыштырмача бай булырга
тиешлеген әйтә, тарихи истәлекләрне ныграк
сакларга, борынгы кулъязмаларны эзләү эшенә
укучыларны да катнашырга чакыра. Кызганыч,
хезмәтнең тиражы гына артык кечкенә.
Мондый китапларның методологик-прак- тик
әһәмияте дә бик зур. чөнки алар үткән заманнар
турында ничек язарга кирәклекне өйрәтәләр,
тарих белән шөгыльләнүче кеше үз эшенә ничек
карарга тиешлек турында сөйлиләр.
Китапның соңгы битләренә килеп җиткәч,
миңа, дөресен әйткәндә, аңардан аерылуы бик
кыен булды, чөнки кызыклы, мавыктыргыч итеп
язылган ул.
Җыеп әйткәндә, җитди һәм югары хәзерлекле
тарихчы безне якын араларда үзенең тагын
шундый яңа хезмәтләре белән шатландырыр дип
ышаныч белдереп сүзне йомгаклыйсы килә.