Логотип Казан Утлары
Публицистика

КНЯЗЬ ЙОСЫФ ЕНГАЛЫЧЕВ ҺӘМ БАШКАЛАР


Богелмә ягы крестьяннарының
Пугачев восстаниесендә катнашулары турында
азан ханлыгы чорында, бигрәк тә 1552 елда Казан дәүләте бетерелгәч. байтак татар князьләре һәм морзалар рус феодал хекүмәте хезмәтенә килә. Аларның шактый елеше христиан диненә күчә һәм дворяннарга әверелә XVI—XVII йвэләрдә хәкүмәт рус булмаган князь һәм морзалар»в да, хезмәтләре очан җир, акчалата түләү һәм башка льготалар биргән. Хесәенов, Тенишен Мансуров. Шейдякоа кебек князьләр, Хуҗашев Яушев, Сеендекоа. Дәүләткилдесе кебек морзалар ул вакытта шактый булган. Алар кул астында күп кен. крепостной крестьяннар эшләгән. Ләки> рус дворяннары беренче вакытларда христиан динендә булмаган алпавытларга бераз ирек бирсәләр дә соңрак аларны үзләренең союэнигы, тиңдәше итеп карарга теләмәгәннәр Христиан диненә күчәргә мәҗбүр итү, ә чукынмаганнарын кысрыклап чыгару поли-тикасы алып барылган XVIII гасыр башында, Петр I патшалык иткән вакытта, рус булмаган крепостникларны бетерү аеруча кәчәйгон. Татар феодалларының җирләрен чиновниклар, алпавыт һәм монастырьлар үзләренә тартып алганнар. Ә элеккеге князьләр һәм морзалар экономик яктан вак крестьян хуҗалыгыннан әллә ни аермасы булмаган хуҗалык алып бара башлаганнар Шул вакытта инде татарлар ара-сына «чабаталы морза» дигән атама кергән. Әмма князьләр һәм морзалар утарларын ю алтсалар да, үзләренең нәсел-нәсәпләрен онытмаганнар, рус алпавытларына бирелгән льготалар һем хокуклар белән файдалануны таләп иткәннәр, хекүмәткә каршы оппозициядә торганнар. Менә шуның ечен алар сыйнфый керешнең кискенләшкән моментларында, крестьян массасыннан аерылмыйча, хекүмәткә каршы күтәрелешләрдә катнашалар Бу хәлне без Степан Разин, Емельян Пугачев җитәкчелегендә күтәрелгән крестьян сугышы елларында да күрәбез Пугачев восстаниесе вакытында баш күтәргән крестьяннар үзләренең башлыклары ител абруйлы кешеләрне сайлап куя торган булалар. Йосыф Енгалычевны да Бегелмә оязе Абдулла авылында 1773 елның декабрь аенда баш күгәргән крестьяннар сотник итеп сайлап куялар
Йосыф Енгалычев Зоя еяэендәге авылларның берсендә гвардия подпоручигы князь Енгалычев семьясында туыл үсә. Бала вакытында ук әти-әмисоз кала Ятим малайны әтисенең абыйсы үзенә алып тәрбияли Ул зирәк һәм укымышлы малай булып үсә Князь нәселеннән булса до кәпрәйми. Хәер, кәпрәерлек момкинлеге дә булмый аның әтисеннән калган җирләр, мал-туар күрше алпавытлар кулына күчә Терле рәнҗетүләргә каршы тавыш күтәрә башлагач аны термәгә утырталар, чукынырга мәҗбүр итәләр Тормәдән чыккач, туган җирләрен ташлап. Бегелмә ягына килеп урнашырга мәҗбүр була
Тарихи до<ументлар 1773—1775 елларда-
К
гы Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы Бөгелмә өязендә 1773 елның октябрь аенда ук башлануын сөйлиләр1. Йосыф Енгалычевның үзенең әйтүенчә, сентябрь азагында Бөгелмә ведомствосы Бутерьма авылы урамында сәүдәгәр татарлар Җаек елгасы буенда патша Петр Федоровичның пайда булуы турында сөйләгәннәр. 17 сентябрьдә Җаекта башланган Пугачев восстаниесе турында хәбәр Идел— Урал якларында бик тиз тарала.
Октябрь аенда Бөгелмә тирәсендәге авыллар Оренбург янында хәрәкәт иткән Пугачевка үзләренең вәкилләрен җибәрәләр. Алар арасында Абдулла авылы крестьяны Тимербулат Уразмәтов, крепостной Степан Синебрюхов, Муса Мостафин һ. б. лар була. Тимербулат октябрь аенда Берда (Оренбург янында Пугачев урнашкан урын) бистәсенә барып, анда бер-ике атна торган, дәүләт хәрби коллегиясендә булган. Ноябрь аенда авылына кайтып, крестьяннарга ул болай дип сөйләгән: «Оренбург янында чыннан да патша император Петр Федорович хәзрәтләре торыр, мин аның каршында булдым, ул миңа кафтанлык сукно бүләк итте. «Өеңә кайт һәм миңа хезмәт итәргә теләүче кешеләрне үз яныңа җый», дип әмер итте».
Пугачевның мондый әмерләрен крестьяннар бик тиз үтиләр. Аит Уразмәтов та, энесе Тимербулат белән, кыска вакыт эчендә Абдулла һәм башка авылларның ясаклы татар крестьяннарыннан 200 кешелек отряд оештыра.
Икенче бер крестьян Степан Синебркэ- хов үзенең малае белән Пугачев янына барып кайткач, ноябрь аенда «команда җыя» һәм алпавыт икмәген Пугачевка җибәрергә әзерләнә. Әмма алпавыт утарын сакларга чакыртылган солдатлар аның отрядын тараталар. Бу отряд соңыннан депутат Давыдовка барып кушыла. Ә Давыдов Енгалычевның дусты, көрәштәше була һәм аның белән «татар авылына бик куп татар һәм башкорт крестьяннары тупланган җиргә бара». Бөгелмә ведомствосы Спасск авылы крепостной крестьяны Гаврила Иванов әйтүенә караганда, анда хәлләр түбәндәгечә булган: «Рождестводан шактый элегрәк безнең авылга татар Муса Мостафин җитәкчелегендә җиде йөздән ' Мәкаләдә Борынгы актлар үзәк Дәүләт архивы (БАҮДА) материаллары файдаланылды.
артык бик күп татар һәм башкортлар килде. Алар бездән: «Кемгә ышанасыз?» — дип сорадылар һәм аннан соң крестьяннарга сөңгеләр өләштеләр. Хәрби командаларны авылга кертмичә каршы алып сугышырга куштылар. Соңыннан алпавыт утарын туздырдылар».
Муса Мостафин отряды хәзерге Баулы районы территориясендә — Кандыз, Сай- тангул, Дмитриевка, Спасск авыллары тирәсендә — хәрәкәт иткән. 1773 елның декабренда Мостафин Пугачев янына барган Пугачевның дәүләт хәрби коллегиясе аңа шундый указ биргән: «Үзенең Бөгелмә янында урнашкан командасына кайтырга һәм граф Чернышев килгәнчегә кадәр анда торырга; ул анда корпусы белән килеп җиткәч, Чернышев карамагында булырга.. Бөгелмәдә торучы дошманнарга каршы сугышу өчен күпме кеше кирәк булса, һич карышусыз, кораллы кешеләр белән ярдәм итәргә». Муса Мостафин шундый указ алгач. Бөгелмә тирәсендә баш күтәргән крестьяннар белән гомуми җитәкчелекне үз кулына алырга тырышкан. Екатерина II нең 1767 елны җыйган комиссия депутаты пугачевчы Давыдов белән урындагы властьны бүлешкән; татар һәм башкортларны үз отрядында калдырып, русларны Давыдовка җибәрә торган булган.
Шул ук вакытта бу якларда баш күтәргән крестьяннарның Чернеев, Попов җи-тәкчелегендәге отрядлары да хәрәкәт иткән. Гомумән, 1773 елның көзендә Бөгелмә ягында баш күтәргән крестьяннарның 15 мең кешедән торган уннан артык отрядлары, утызлап туплары булган.
Билгеле булганча, крестьяннар армиясенең төп көчләре хөкүмәт тарафыннан җибәрелгән генерал Кар армиясен 8—9 ноябрьдә Бөгелмә белән Оренбург арасындагы Мостафа һәм Юзәй авыллары янында тар-мар итәләр. Генерал Кар җиңелгән гаскәрен ташлап качып киткәч, хөкүмәткә турылыклы булып калган гаскәрләр белән генерал Фрейман Бөгелмәгә кереп ур-наша. Фрейман Бөгелмәдә бөтен властьны үз кулына ала. Йосыф Енгалычев тикшерүчегә биргән күрсәтмәләрендә үзенең Бөгелмә воеводасы Иван Кирьянов янына баруы һәм аңардан Пугачевның чын императормы, түгелме икәнлеге турында сораганлыгын сөйли. Ә бәлки ул аны восстаниечеләр ягына чыгарга өндәгәндер, чөнки аңа воевода: «Төкер син ул самозәаиец» ка», — дип җавап бирә Кирьяноз турында
бет башка нәрсә билгеле түгел. Лакин бу факт Енгалычевның Бөгелмәдә генерал фрейманга. а балки еле генерал Карга кадар үк булуы турында (ягъни Октябрьда ук) сейли. Бөгелмә ул вакытта 500 йортлы, 2 чиркәүле шәһәрчек булган. Ныгытып корылган контора һәм воевода йортлары аерылып торганнар. Бөгелмәдән Бутерьмага кайткач, өендә аңа хатыны: "Сине күрше авыллардан эзләп килгәннәр иде. Үзләре-нең сотниклары итеп сайлап куярга телиләр», — Дип әйткән. Йосыфның әйтүе буенча, аны восстаниечеләргә кушылырга Абдулла авылы мулласы Багдай да димләгән. Мулла Багдай: "Император хәзрәтләре әнә Бозаулык крепосте хорунжие Иван Чернеевка да 10 йорттан бер кешене патша хезмәтенә җыярга кушкан, син дә аңа хезмәткә бар, чөнки ул чын патша хәзрәт-ләре; гади кара халыкны күп җәберләүче алпавыт-түрәләрие һәм попларны асарга указ биргән», — дип сөйләде, ди ул. Бу шулай булырга мөмкин, чөнки XVIII гасырда күп муллалар авыл крестьяннары арасыннан укымышлылыкларына карап сайланып куела торган булганнар, хөкүмәткә торле налогларны крестьяннар белән бер тигез түләгәннәр. Христиан диненең кысрыклавы нәтиҗәсендә авыл муллаларының хокүмәткә булган оппозициясе тагын да көчәйгән. Ләкин, әлбәттә, югарырак күтәрелгән ахун, ишаннар, зур муллалар крестьяннарның бу чыгышларына каршы булганнар, аңа каршы көрәш алып барганнар.
Кыскасы, Енгалычсвның восстаниегә кушылып китүе Бөгелмә крестьяннары арасында әнә шундый сыйнфый күтәрелеш башланган чорда булган.
Отряд командиры булып сайлангач ук, башка командирларның киңәше һәм ризалыгы белән, Йосыф Енгалычев күрше авылларны восстаниегә күтәрү өчен чыгып китә. Ул хәзерге Татарстан АССРның көньяк районнарындагы күп кенә авылларында булып, Пугачевның иреккә чакырып язган, җир һөм башка байлыклар вәгъдә иткән манифестларын укый. Бөгелмә ведомствосыннан чыгып, ул Ставрополь өязе авылларында да була, Аның күрсәтүләре буенча, мәсәлән, ул отставкадагы капитан Маль- ковскийның крестьяннарны бик нык рәнҗетүләрен ишетә һәм 3 крестьян җибәреп аны үз янына китерттерә. бик каты кисәтә Дәүләзәр авылына килгәч, чуваш кресть-яннарын җыеп, государь Петр Федоровичның ихтыярын халыкка җиткерә. Крестьяннарның сораулары нигезендә попның җирләрен Һәм бөтен байлыгын халыкка бүлеп тарата.
Енгалычев Дәүләзәрдән юл күрсәтүчеләрне генә алып, үз отряды белән көнбатышка юнәлә Ул юлдагы авылларда крестьяннарны баш күтәрергә, урындагы эксплуататорларны юк итәргә өнди Аның 2С0 кешелек атлы отряды зур урманнар, киң кырлар аша үтә.
...Башка авыллардагы кебек үк, Биләр күл авылында да мәйдан тулы халык җыела. Шау-гөр киләләр, хәл-әхвәл сорашалар. бер-берсе белән танышалар Йосыф Енгалычев, арба өстенә басып, халыкны татарча да. русча да Пугачев манифесты белән таныштыра. Аннары нинди үтенечләре, теләкләре барлыгы турында сораша. Авыл кешеләре монда да үзләренә җибәрелгән поптан зарланалар. «Безнең поп Иван Степанов халыкны талый, тормыш итәргә бирми*, дип, ачулы тавышлар белән кычкыралар Авыл халкының бердәм таләп итүе буенча, Енгелычеә попны мәйданга чакырта. Петр Федоровичны патша итеп танымагач, халыкка, «сез караклар», дип кычкыргач, ул Иван Степановны чиркәү ишегалдындагы агач ботагына асарга боерык бирә. Крестьяннар бу әмерне берничә минуттан җиренә җиткерелер
Енгалычев отряды Бо'елмодэн хәзерге Татарстан АССРның Әлки районына кадәр килеп җитә Ул узган җирләрдә халык изүчеләргә каршы күтәрелә, җирле отрядлар алпавыт утарларын туздыра, власть вәкилләрен кулга ала. Мәсәлән, 1773 елның декабрендә Кәкре күл авылы алпавыты Ма- тюнинның крепостной крестьяны Герасим Владимиров 3 иптәше белән баш күтәрүчеләргә кушыла һәм тиздән алар 200 кешелек отряд булып оешалар Кәкре күлдән ике чакрым ераклыкта булган Матюнин һәм Змейкиннарның утарлары тар-мар ителә.
Енгалычев әнә шундый зур территориядә баш күтәрергә өндәп йөргәндә Бөгелмәнең үз тирәсендә хәлләр түбәндәгечә була. Хөкүмәткә турылыклы гаскәрләрнең төп өлеше Бөгелмәнең үзендә ныгып урнаша Генерал Фрейманга буйсынган капитан Шишкин Рәҗәп авылында, секунд- майор Тәвкилеа Нагайбәк — Акбаш ти ре-сендә. ә отставкадагы солдатлары җыеп, Казан губернасының коньяк чикләрен саклаучы генерал Ммлпер Чиремшән крепостенда була Ә баш күтәргән крестъян-
нар: депутат Гаврила Давыдов җитәкчеле- гендәгеләре — Суровцево авылына, Муса Мостафин отряды Кандыз, Сайтангул авыл-ларына. Ант Уразмәтов командасы Мак- лауш авылына урнашалар.
Капитан Шишкин Рәҗәптән һәм тирә-як- тагы башка авыллардан хөкүмәт гаскәрләре өчен азык-төлек, фураж җыя. Кырык олаудан торган обоз төзеп, ул аларны конвой белән Бөгелмәгә җибәрә. Ләкин крестьяннар разведкасы яхшы эшли — бу турыда үз вакытында Аит Уразмәтовка җиткерәләр. Уразмәтов тиз генә обозга һөҗүм итә. Бәрелеш вакытында өч ат, бер кеше үтерелә, конвой башлыгы офицер кулга елына, Бу офицер атаман Уразмәтов әмере буенча Маклауш авылында асып үтерелә. Талап җыелган азык-төлекне халыкка тараталар. Баш күтәрүчеләрнең шундый уңышларын ишетеп Уразмәтов”янына депутат Давыдов та килә. Бу вакытта алар кул астында өч мең кешелек гаскәр, ике туп була. Алар, җыен җыеп, Рәҗәп авылында торган Шишкин командасына каршы һөҗүм итәргә дигән карарга киләләр. Икенче көйне хөкүмәт гаскәрләре белән крестьян отрядлары арасында сугыш була. Ләкин ул бер якка да җиңү китерми. Сугыш эшен белмәгән, дисциплинага өйрәнмәгән крестьяннар хөкүмәт гаскәрләреннән өстен чыга алмыйлар. Давыдовның күрсәтүләренә караганда, ул сугыш кырына соңгарып килгән һәм шуның өчен Уразмәтов аны әләкләп Пугачевка хат язган. «Караңгы төшкәч, без сугышны туктаттык. Үлүчеләр күп булмады», дип сөйләгән ул. Аит Уразмәтов исә: "Икенче кенне... кешеләрне өйләренә җибәрдек, ә депутат үзенекеләр белән Сок-Карамалы авылында урнашты»,— дигән. Монда «кешеләрне өйләренә җибәрдек» дигәннән крестьяннар тирә-як авыллардан булганлыгын, аларның өйләреннән еракка ае- рылмаганлыгын, көндез сугышып, кич өйләренә кайтуларын аңларга кирәк. Шулай да отрядларның төп көчләре таралмаган, алар, командага оешып, һәр вакыт җитәкчеләре белән бергә булганнар. Соңыннан допрос вакытында Давыдов: «Без барыбыз да бер фикердә идек, әгәр кайда да булса хөкүмәт гаскәрләренең һөҗүме турында ишетсәк, бер-беребезгә ярдәм итешә идек : Уразмәтов: «Ташлы авылында минем һәм Чернеев командасында татарлар, чувашлар, мордвалар, һәм руслардан җыелган 900 дән артык кеше бар иде.
Аларга азык,. ә атларга фуражны тирә-як авыллардан ала идек, чөнки кешеләр барысы да безнең белән бер фикерда иде».— дип күрсәткән.
Ташлыдан Уразмәтов һәм Чернеев Оренбург янына Шишкин белән булган сугыш турында Пугачевка реляция белән безгә таныш Тимербулат Ураэмәтовны һәм Аитның улын җибәрә. Аит үзе 56 яшендә булгач, аның улы да өлгереп җиткән кеше, крестьяннар армиясенең лаеклы сугышчысы булгандыр. Пугачевчылар Бер- дада һәм Каргалыда вәкилләрне яхшы каршы алалар, баш күтәрүчеләрнең үзәк штабында — дәүләт хәрби коллегиясендә алар белән әңгәмә үткәрәләр, урындагы хәлләр турында сорашалар, Пугачев үзе дә алар белән сөйләшә. Бөгелмә тирәсендәге крестьяннарга ярдәм итәргә вәгъдә бирәләр. Аит Ураэмәтовны Пугачев старшина дәрәҗәсенә күтәрә.
Татарстанның көньягы 1773 елның ахырына кадәр тулысынча диярлек восстаниечеләр кулында булган. Генерал Кардан калган хөкүмәт гаскәрләре восстаниечеләо белән берни эшли алмаганнар, алар үзләре крепостьларга бикләнеп крестьяннардан сакланырга мәҗбүр булганнар. Бөгелмәдә генерал Фрейман баш күтәрүчеләр тарафыннан камалып алынган. Аның ярдәмчесе Тәвкилев Бөгелмәдән ерак түгел Кырым-Сарай авылы янында пугачевцы крестьяннар тарафыннан үтерелгән. Гәүдәсен Бәйрәкә авылы татар байлары үзләренә алып кайтып күмгәннәр. Шишкин Рәҗәп авылыннан китеп Бөгелмәгә качарга мәҗбүр булган. Генерал Миллер, отставкадагы солдатлар командасы белән, шулай ук берни эшли алмыйча, Чиремшән крепостена һәм Кичуй ныгытмасына бикләнеп яткан. Болар барысы Пугачевның Оренбург янындагы төп армиясенә зур ярдәм була, хөкүмәт гаскәрләре җирле баш күтәрүчеләр тарафыннан тоткарлана, хәлсезләнә, хөкүмәтнең крестьяннар восстаниесе* нә каршы эшчәнлеге зәгыйфьләнә.
Хөкүмәт гаскәрләренең шундый хәлдә терулары Енгалычевка да походтан тулы обоз белән исән-сау әйләнеп кайтырга мөмкинлек биргән. Барганда да, кайтканда да аңа хөкүмәт гаскәрләренә каршы сугышырга туры килмәгән.
Йосыф Енгалычев тиздән Чиремшән кре-постеннан 25 чакрым ераклыкта Аит Уразмәтов һәм Чернеев отрядлары белән кушыла. Бу вакытта аның кул астында поход-
те Йөрел чыныккан, тәртипкә өйрәнгән отряд (кешеләр саны һәм кораллары билгесез), 10 олаудан торган обоз булган. Обозын ул башка командирларга да бүлеп бирә. Ант Уразмәтов кул астында бу вакыт 900 кеше, 5 туп була. Йосыф Енгалычев кайткач, көчләр арта, инде хөкүмәтнең зуррак көчләренә, регуляр гаскәрләргә каршы да ачык сугышка чыгарга мөмкин булып тоела.
Командирлар киңәшмәсендә мондый карарга киләләр: Чиремшән крепостенда торучы генерал Миллерга хат язып, сугышсыз бирелүен таләп итәргә һәм Чиремшән крепостен восстаниечеләрнең үзәк урнашу пунктына әйләндерергә. Пугачев янына яңадан Тимербулат Уразмәтовны җибәреп, крестьян армиясе төп көчләреннән мөмкин булган ярдәмне: туплар, ядрәләр, дары һ. б. сугыш кирәк-яраклары сорарга, шулай ук инструкция һәм киңәшләр алырга, вәкил кайтканчы сугыш хәрәкәтләрен башламый торырга. Тимербулат тиз генә Оренбург янына үзәк штабка барып кайта. Ул алып кайткан указда хөкүмәт гаскәрләренә нык каршы торып, аларны Оренбург ягына җибәрмәскә кушыла, аларның «Патша Петр Федорович» кайгыртуыннан һәм ярдәменнән бер вакытта да игътибарсыз калдырылмаячакла- ры турында язылган була. Шул указ белән рухланып. Йосыф Енгалычев, Иван Черисез, Аит Уразмәтов һәм Попов отрядлары берләшеп, генерал Миллер гаскәрләренә каршы походка чыгалар. Бөгелмәдән ерак түгел тоньяк-көнбатыштарак урнашкан Подлесиая авылын алар үэләренен тел базалары итәләр һәм крепостька һөҗүм оештыра башлыйлар. Ләкин бу вакытта инде хөкүмәт Пугачев восстаниесен бастыру буенча зур хәрби чаралар күрә. Армиянең башкомандующие ител тәҗрибәле генерал-аншаф, Екатерина II нең якын сановнигы А. И. Бибиков куела. Ул бер ай буена Петербургтә һәм Мәскәүдә торып, төрле җирләрдән Идел—Урал краена хөкүмәткә турылыклы гаскәр, корал, баш-ка кирәк-яраклар җибәрә, восстаниечеләргә каршы тол һөҗүмне әзерли. 26 декабрьдә ул Казанга килеп җитә һәм монда да дворяннарны крестьяннарга каршы туплый: елардай ополчение төзи, халык арасында үгет-нәсихәт эшләре алып бара. Нәтиҗәдә. 1774 елның январь аенда Бибиков кул астында яхшы чоралландырылган 40 кыр батароясы, 16 мең кешелек армия туплана Казан дворяннар ополчениесе төзелеп аның командир вазифасы генерал-майор Ларионовка йөкләнә Екатерина II үзен «Казан алпавыты» дип игълан итә. Башкомандующий генерал-аншаф Бибикоа- ның планы буенча, хөкүмәт гаскәрләре көнчыгышка таба трактлар буйлап киң фронт белән һөҗүмгә барырга тиеш булалар.
-Январь аеның салкын аяз көне. Подлесная авылыннан атларга атланган, чаналарга төялгән сугышчы крестьяннар төньякта караңгыланып күренгән урманга таба •ол тоталар Җәяүлеләр дә бар, алар күбрәк туплар, ядрәләр салынган чаналар артыннан баралар. «Чиремшәннән килгән кешеләрнең, крепостьта гаскәрләр аз карт һәм инвалид солдатлар гына, дигән сүзләре дөресме, крепость тирәсендә кар бик тирән түгелме икән?» кебек сораулар борчый аларны Яшьрәкләр үзләренең сугышта күрсәтәчәк батырлыклары, генералның үзен кулга төшерү турында хыялланалар. Менә алар — урманда. Урман эче тын.. Озакламый отряд, урманнан чыгып, кечкенә генә бер аяылга килеп кере.
Менә шунда инде крестьяннар чолганып алына: як-якка да. алга да дозорлар куймаган отрядның хорекәтен Бөгелмәгә юнәлүче регуляр гаскәр командиры берничә сәгать инде күзәткән һәм үзенең чараларын күргән була.
Ааыл уртасына туп ядоәсе тешен шартлагач, крестьяннар өйләреннән атылып чыгалар. як-якка чабышалар. Шул вакыт Йосыф Енгалычев урам читендәге куаклыктан йөгереп килгән солдатларны күоеп, үз кешеләрен шуларга каршы куя, бор төркем сугышчылар белән тупларны чанадан төшереп атар өчен уңайлы позициягә урнаштырырга тели. Ләкин отрядның язмышы инде хәл ителгән була. Кичкә таба баш күтәрүчеләр тулысыича тар-мар ителә. Аларның күбесе хөкүмәт гаскәрләре кулына әсир тешә, байтагы үтерелә, тик кайберләре генә атларга атланып урманга кереп качалар. Әсирләр арасында Енгалычев, Аит Уразмәтов. Попов та була.
Крестьяннарның Чиремшән крепостена булган походында Давыдов. Муса Мостә- фин һәм башка шундый пугачевчы командирлар катнашмыйлар. Аларның күбесе соңрак, хәкүмәт хәрби көчләренең Бөгелмәдән Оренбургка һәҗүм итеп баруы вакытында. я үтерелә, я әсир тешә Енгалы- чеалар январь ахырында әсирлеккә төшсәләр, Давыдов апрель башында хыянәтче
старшиналар тарафыннан тотып алына һәм Бөгелмә коменданты Кожинга китереп тапшырыла.
Февраль-март-апрель айлары, гомумән, восстаниечеләр өчен фаҗига чоры, бербер артлы җиңелүләр вакыты, крестьяннар сугышының беренче этабы Хөкүмәт алар- га каршы бик зур армия, Екатерина II сүзләре белән әйтсәк, күрше дәүләтләр өчен дә куркыныч тудырырлык гаскәр җибәрә. Башкомандующий генерал А, И. Бибиков бөтен көчләрен ике төп юнәлешкә: Оренбург ягына һәм Уфа тирәсендә хәрәкәт итүче Чика Зарубинга каршы һөҗүм оештыру куркынычы булган Бөгелмәгә җибәрә. 4 февральдә генерал-майор Голицын үз хәрби көчләре белән генерал- майор Фрейманга килеп кушыла. Февраль уртасында монда полковник Ю. Бибиков, аннан соң Казан дворяннар ополчениесе белән генерал-майор Ларионов килеп җитә.
1774 елның башыннан Татарстан терри-ториясе— Казаннан Бөгелмәгә, Минзәләгә кадәр — хөкүмәт гаскәрләре кулында була: монда туктаусыз хәрби көчләр, җәза отрядлары хакимлек итә. Бу вакытта инде баш күтәргән крестьяннарга каршы үзләренә тапшырылган хәрби көчләр белән 8 генерал, дистәләп полковник һәм башка төрле махсус җәза отрядлары сугыша. Шундый вакытта Енгалычевларның да. Давыдовларның да уңышсызлыкка очраулары, таркау крестьян отрядларының җиңелүләре бер дә гаҗәп түгел.
Инде әсир төшкән крестьяннарның һәм аларның җитәкчеләре язмышларына күз салыйк.
Восстаниегә катнашкан крестьяннарны парлап-парлап арканлаганнар һәм төрке- ме-төркеме белән (кайбер төркемнәрдә егерме-утыз кеше, кайберләрендә алар йөздән дә артып киткән) җәза бирү өчен крепостьларга, шәһәрләргә озатканнар Аларның күбесе юлда ук, төрле җәза-мих- нәтләргә түзә алмый, үлеп кала. Татарстанда Минзәлә, Зәй, Чиремшән, Бөгелмә, Биләр һ. б. шәһәрләр һәм крепостьлар җәзалау пункты булып хезмәт иткән. Казанның үзендә исә бөтен Идел — Урал крае өчен Яшерен комиссия эшләгән. Аеруча күренекле пугачевчыларны монда китереп, Казан төрмәсенә япканнар. Ә гади крестьяннарны, тикшерү башланганчы, Бишбалта бистәсендә ясалган лагерьда тотканнар. Монда алар ач-ялангач байтак вакыт хөкем көткәннәр, чөнки Яшерен комиссиянең эше күп булып, аларга чират тиз геиа җитмәгән. Кайберләре шунда үлгән, кайберләрең төрле җәзаларга тартканнар, күбесе Пугачев Казанга килеп җиткәч (бу инде 1774 елның 12 июлендә булган), азат ителгән. Енгалычев кул астындагы крестьяннарның Казанга китерелүе турында белешмәләр юк. Бәлки аларны Чиремшән яки Бөгелмә крепостьларында җәзалаганнардыр, әмма аларның җитәкчеләре Йосыф Енгалычев, Аит Уразмәтов, Поповларның 2 февральдә Казан Яшерен комиссиясенә көчле конвой астында җибәрелүләре турында документлар бар. Аларны беренче допрос вакытында, аннан соң юлда каты кыйныйлар. Казан төрмәсендә газап-лаулар, җәзалап сорау алулар башлана. Аит Уразмәтов, Яшерен комиссиянең карары чыгарылганчы ук, җәзалауларга чыдый алмыйча, 7 февральдә төрмәдә үлә. Бу турыда допрос протоколында: «Грамоталы булса да кул куя алмады, үлде», диелгән. Енгалычев һәм Попов турында Яшерен комиссия: "Икесен дә асарга, шуның өчен сак астында генерал Миллер карамагына җибәрергә",— дип карар чыгара. Күренә ки: Енгалычевларның эше комиссия тарафыннан бик тиз каралган, 2 февральдә Казанга җибәрелгәч крестьян командирларының берсе 7 сендә инде үлгән, ә икенчеләре 10 февральдә Миллер палачлыгына җибәрелгән. Моның сәбәбе Енгалычев кебек пугачевчыларның халык арасында бик зур абруйлы булуларында булса кирәк. Йосыф Енгалычевны Татарстанның бөтен көньяк өлеше белгән, хөрмәт иткән. Ә властьлар өчен бу. әлбәттә, куркыныч булган, алардан тизрәк ко-тылу ягын караганнар.
13 февральдә Биләрдә әсир төшкән крестьяннарны конвой белән чолгап алып, чиркәү мәйданына китергәннәр. Генерал Миллер — әллә аларны Бөгелмәгә кадәр алып барырга шүрләгәнме, әллә Поповның элек Биләр отставной солдатлар полкында булганлыгын искә альтмы, (гадәттә хөкем ителгәннәрне үзләре баш күтәргән урында җәзалаганнар) — 13 февральдә Биләрдә үк асарга әмер биргән. Дар агачы инде ясалган... Барабаннар кагалар— Палач хөкем ителгәннәрнең муеннарына элмәк кидерә... крестьяннар да, отставкадагы солдатлар да башларын түбән игәннәр. йодрыкларын каты йомарлаганнар- Халык әнә шулай үзенең батыр улларын соңгы юлга озаткан, алар өчен сыйнфый
дошманнан үч алуга өметләнгән. Шундый өметләрнең гамәлгә ашуын без алда телгә алган Давыдов эшчәнлегендә күрәбез. Енгалычевлариың җиңелеп, әсир төшкәнлеген ишеткәч, ул тагын да киңрәк колач белән эшкә керешә, халыкны дошманга каршы оештыра. Үз кул астындагы кешеләрне коралландыруны кайгырта, отрядтагы кешеләр санын арттыра, аларның сугышчан сыйфатларын күтәрү буенча эшли. Хөкүмәт гаскәрләренең зур көчләре һөҗүм итеп килүе турында хәбәр итәргә, ярдәм һәм киңәшләр сорарга дип Пугачев янына бара. Аның үз иптәшләре өчен үч аласы килә, гади халыкның тормыш хәлен яхшыртасы килә. Моның өчен дворяннар сыйныфын яклаучы хөкүмәт гаскәрләренә каршы көчле көрәш алып барырга кирәклеген яхшы аңлый ул. Давыдов үзе Зөя өязе ясаклы татар крестьяны, көчләп чу-кындырылган кеше була. Кысрыклауларга түзә алмыйча, Енгалычевлар кебек, Давыдов та бу тирәләрдән буш җирләре күп дип даны таралган Бөгелмә ведомствосына юнәлә. Шунда семьясы белән урнашып, хуҗалык корып җибәрә, грамоталы, зиһенле булуы һәм байлык артыннан куучыларга ачы нәфрәте белән халык арасында хөрмәт казана. Аны, Екатерина II 1767 елда законнар тикшерү өчен комиссия оештыргач, ясаклы крестьяннар вәкиле итеп Бөгелмә ведомствосыннан депутатлыкка сайлыйлар Ул анда барып, комиссиянең берни дә эшләмәгәнлеген, бары тик халык күзен буяу өчен генә чакырылганлыгын яхшы аңлый Нәтиҗәдә, Екатерина II хөкүмәтенә каршы крестьяннар сугышка күтәрелгәч, бер дә икеләнмичә аңа кушылып китә, чын халык вәкиле булып. баш күтәрүчеләрнең атаманы булып әверелә Енгалычевиың якташы буларак та, бер үк вакытларда яңа җирләргә килеп урнашкан, уртак язмышлы кеше буларак та Давыдов Йосыфны, әлбәттә, якыннан белгәндер. Корәш елларында кулга-кул тотынып сугышулары моны ачык раслый Енгалычевтан сигез яшькә яшьрәк Давыдовның апрель башында кулга эләгүе турында инде әйткән идек. Давыдовны һәм аның иптәшләрен хыянәтче старшиналар 13 апрельдә Бөгелмә коменданты Кожинга китерәләр. 17 апрельдә Давыдовтан сорау алу була. 18 апрельдә генерал Щербатов кечле сак белән аны Казанга Яшерен комиссиягә озатуы һәм тотып китерүче старшиналарны бүләкләве ту
рында хәбәр итә. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: Давыдов белән бер үк вакытта Пугачевның якын хезмәттәше. Мәскәүдә аның белән бергә җәзалап үтерелгән Вәлит Торнов та властьлар кулына төшә. Алар бер партиядә Бөгелмәдән Казанга җибәреләләр. Торнов Казаннан Мәскәүгә Җибәрелә, ә Давыдов. Пугачев Казанны алганчыга кадәр. Казан төрмәсендә җәфа чигә. 1767 елгы комиссия депутатлары юридик яктан шәхси иминлек хокукы белән файдаланганнар, шуның өчен Яшерен комиссия аның турында җәза карары чыгармый торган. Казан губернаторы Фон Брандт Екатерина II гә Давыдов турында махсус хат язып: »Аның җинаятьләре законның бөтен пунктлары буенча үлем җәзасына хөкем итәргә туры килә, депутат буларак аңа карата Сезнең нинди күрсәтүләрегез булыр?» — дип сораган. Бу хәл 1774 елның 5 июлендә булган. Ә 8 июльдә Казанга Яшерен комиссиянең председателе итеп бмлгелемгем генерал- майор Павел Потемкин (Екатерина II нең фавориты Григорий Потемкинның туганнан туганы) килә. Шул ук көнне Екатерина II го язган хатында ул: «Казан төрмәсендә 415 тоткын, алар арасында депутат Давыдов та бар Сезнең ихтыярыгыз ничек булыр?» — дип сорый Ике сановникның да сорауларына җавап итеп Екатерина II шуп ук елның 28 июлендә үз кулы белән указ язып җибәргән: яГенерал-майор Павел По- темкинга. Әгәр инде бер мәртәбә тантаналы рәвештә депутатларга тормыш вәгъ-дә иткәнбез икән, Давыдовны дар агачы астында богаулап приговор укырге Ри-ага каторгага җибәреп, аны гомере буена Двина елгасында иң авыр эшләрдә файда
ланырга.
28 июль 1774 ел»
Шулай итеп укымышлы патша дип саналган әби патша Давыдовка үлемнән дә авыр җәза бирә Ләкин. Ләкин Екатеринаның «мәрхәмәтле» хөкеме соңга калв; Павел Потемкин, Пугачев Казанга штурм ясау алдыннан, терме каравылы начальни-гына атаклы пугачевчыпарны үтерел бетерергә боерык биргән була 12 июльдә ирте белән каравыл офицеры бу боерыкны гамәлгә ашыра Давыдов һәм башка пугәчеә- чылар төрмәдә суеп үтереләләр
Шулай итеп, патша хөкүмәте халык бәхете өчен көрәшүчеләрдән канлы үч епа Әмма алар киләчәк буьп< көрәшчеләренә якты >э. революцион рух калдыр «лар.