«ХӘРӘКӘТТӘГЕ ЭСТЕТИКА»— ХӘРӘКӘТТӘ
ашта ук мәкаләмен вакыт ягыннан чикләрен ачыклап куйыйык әле. Биредә суз 1972 елгы әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме турында барачак.
Узган елгы әдәби тәнкыйть башка еллардан нинди хасиятләре белән аерыла соң, дигән сорауга кыска гына итеп: «Җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булуы белән», дип җавап бирергә мөмкин булыр иде. Әлбәттә, башка елларда дә тәнкыйть турында сүз булмыйча калмый иде. әмма сөйләшүләр күбесенчә тәнкыйтьчеләрне тиргәү яисә тәнкыйтьнең артталыгын, пассивлыгын билгеләп үтү рухындарак уза иде. КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият- сәнгать тәнкыйте турындапгы карары тәнкыйть хакындагы сөйләшүләрне бөтенләй яңа югарылыкка күтәрергә сәбәпче булды. Бу карар әдәбият-сәнгать тәнкыйтенең иҗтимагый тормышта зур роль уйнавына һәм аны үстерү киң җәмәгатьчелек эше икәнлегенә ныграк һәм тирәнрәк тешенергә ярдәм итте. Әдәбият-сәнгать тәнкыйтенең торышы. ихтыяҗы һәм бурычлары турында иҗат оешмаларында, югары уку йортларының филология факультетларында. фән учреждениеләрендә җитди сөйләшүләр бу-лып узды һәм ул җыелышларда тәнкыйтьне үстерүгә кагылышлы күп төрле тәкъдимнәр әйтелде, практик чаралар билге-
Хәзер инде тәнкыйтьнең торышы һәм үсеше турында, бирелгән вәгъдәләрнең үтәлеше турында кайбер нәтиҗәләр ясарга да мөмкинлек бар шикелле. Иң беренче нәтиҗә шул: Үзәк Комитет карары татар әдәби тәнкыйтенең үсешенә дә көчле һәм шифалы йогынты ясады. Без, әлбәттә, тәнкыйтькә багышлап җыелышлар үткәрү белән генә бу өлкәдәге кимчелекләр ки-нәт һәм берьюлы юкка чыктылар дип әйтергә җыенмыйбыз. Үзәк Комитет карары— әдәбият-сәнгать тәнкыйтенең үсеш юлларын озак елларга билгеләгән программ документ, һәм анда күтәрелгән барлык мәсьәләләрне хәл итәр өчен күп еллар кирәк булачак. Әмма Үзәк Комитет карарының уңай тәэсирен үткән бер ел эчендәге әдәби тормышта да күрергә мөмкин. Бу бигрәк тә әдәбият-сәнгать тәнкыйтенә мөнәсәбәтнең яхшыруында, тәнкыйтьне үстерү өчен уңайлы атмосфера тууында ачык сизелә. Моны, мәсәлән, Татарстан китап нәшриятының тематик планнарына күз салуда да күрергә мөмкин. 1972 елда әдәбият белеме һәм тәнкыйтькә караган 2 китап дөнья күргән. Аларның гомуми күләме — 21 басма табак. 1973 ел планында әдәбият белеменә бирелгән күләм өч тапкыр арткан: 73 табак күләмендә биш китап басылып чыгачак. Әмма әле бу күләм дә хәзерге тәнкыйть һәм әдәбият белеме ихтыяҗын канәгатьләндерә алмый. Нәшриятның портфелендә, мәсәлән, хәзерге вакытта басылуны һәм планга кертүне көтеп ята торган уннан артык кулъязма бар. Күрәсез, нәшриятта әдәбият-сәнгать тәнкыйтенә караш яхшыра төшсә дә, әдәбият белеме һәм тәнкыйть әсәрләрен укучыга мөмкин кадәр үз вакытында җиткерү мәсьәләсе һаман да җитдилеген югалтмый икән өле.
1972 елда республикабыздагы газета- журналлар да әдәбият-сәнгать тәнкыйтенә игътибарны көчәйтә төштеләр. Яңа басы-
Б
иып чыккай китапларга рецензияләрнең һем аннотацияләрнең, шулай ук тәнкыйть мәкаләләренең саны, үткән еллар белән кагыштырганда, беркадәр артуы күзгә ташлана. Бу аеруча «Социалистик Татарстан» газетасында һәм «Казан утлары- журналында күренә. Мәсәлән, «Казан утлары* журналында 1971 елда «Китап күзәтү» бүлегендә 13 рецензия урнаштырылса, 1972 елда рецензияләнгән китаплар саны 17 гә җиткән. Тик ни эчендер бәләкәй рецензияләр кимүгә йөз тоткан. Журналның «Әдәби тәнкыйть» бүлегендә 1970 һәм 1971 елларда 7 шор мәкалә басылса, 1972 елны ул сан 14 кә җиткән. Әлбәттә, журналда тәнкыйть мәкаләләренең ике тапкыр күбрәк урнаштырылуына карап тәнкыйтьнең ике тапкыр үсүе турында нәтиҗә ясарга ярамый. Әмма шул ук вакытта сан күрсәткечләрен дә искә алмаска хакыбыз юк. Саннар исә тәнкыйть тормышының җанлана төшүе турында сөйлиләр. Моны тагын бер дәлил белән ныгытырга мөмкин булыр иде: бу — га- зота-журналларда әдәби тәнкыйтьнең торышына һәм үсү мөмкинлекләренә караган мэкалалэр'э урын бирү, шундый чыгышлар аша җәмәгатьчелекнең фикерен тәнкыйтькә юнәлтү. Бу яктан «Социалистик Гатарстан- газетасының уңышлы бер башлангычын билгеләп үтәсе килә. Газета редакциясе, татар әдәби тәнкыйтенең мөһим мәсьәләләре турында күмәкләп фикер алышу өчен, бер төркем әдәбият галимнәрен. тәнкыйтьчеләрне һәм язучыларны «түгәрәк өстәл» янына чакырды. Анда, мәсәлән, X Туфан. Г Әпсәләмов, 3. Нури. А. Расих, Н. Дәүли шикелле язучылар белән бергә. X. Госман. М. Гайнуллин, Б. .Гыйззәт, X. Хәйри. Р Мостафин, И Нуруллин шикелле әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр катнашты. Сөйләшүдә әдәби тәнкыйтьне үстерүнең байтак мөһим мәсьәләләре күтәрелде Газета редакциясе шушы сөйләшүләрнең эчтәлеген «Көн тәртибендә — әдәби тәнкыйть» исеме астында тулы бер бит итеп басып чыгарды (26 февраль 1972 ел). Мондый алымны куллануның никадәр отышлы икәнен әйтеп торуның, ихтимал. кирәге Дә юктыр Әмма әлеге сөйләшүнең чын мәгънәсендә диалог булып чыгуы һәм газета битендә тулы итеп, хәтта катнашучыларның фоторәсемнәре беләк үк бирелүе «түгәрәк өстәл янында сөйләшү» формасын башка газета-журнал битләрендә дә файдалану, шундый сөйләшүләрдә әдәбият үсешенең әһәмиятле яңа мәсьәләләрен карау теләген уята. Шушы сөйләшү-диалогны газетаның үзендә быел дәвам итеп, беренче сөйләшү вакытында күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлеше һәм нәтиҗәлелеге турында сүз алып барганда да әйбәт булыр иде. Әйтик, сөйләшүдә тәнкыйтьче кадрларны хәзерләү юлларын төрләндерү, аларны хәзерләүнең сыйфатын яхшырту турында күп сүз булган иде Фи-лософия кафедраларында эстетика һәм әдәби тәнкыйть буенча белгечләр хәзерләү мөмкинлеге, сәнгать белгечләрен пединститут, консерватория, төзелеш институты, культура институтларында да хәзерләүне яхшырту һәм яшь тәнкыйтьчеләрне хәзерләүдә билгеле бер система булдыру турында фикерләр әйтелгән иде. Шушы тәкъдимнәр ни дәрәҗәдә тормышка ашкан, тәнкыйть үз адресатына ни дәрәҗәдә ба-рып җиткән, әдәби тәнкыйть һәм сәнгать тәнкыйте кадрлары хәзерләү өлкәсендә тиешле оешмалар нинди кайгыртучанлык күрсәткәннәр — менә шушы мәсьәләләр буенча газетаның тагын бер махсус сәхифәсен күрү бик тә отышлы булыр иде. чөнки әлегә бу мәсьәләләрдә яңалык күренми кебек. Тәнкыйтьнең резервы турында кайгырту — ул тәнкыйтьнең киләчәге турында кайгырту дигән сүз. Ә бу елкәдә хәл ителәсе мәсьәләләр белән бергә, эчне пошырырлык күренешләр дә тулып ята. Соңгы елларда әдәбнятчы-аспирант- лар арасыннан диссертация яклаучылар күбәйсә дә. агымдагы әдәби тәнкыйтькә килүчеләр бөтенләй азайды Т. Галиуллин, Ф Урманчиевлардан соң кемнәрне атап була? Юк бит? Әдәбиятчы-белгечлернең хәзерге әдәби процесска тартылмаулары нәрсәгә бәйле? Уйлашасы иде. тиешле чаралар күрәсе иде Яисә сөйләшүдә кузгатылган мөһим мәсьәләләрнең тагын берсе — әдәби тәнкыйтьне үстерүгә катнашы булган оешмаларның һәм учреждениеләрнең эшен координацияләү аларның элемтәләрен ныгыту мәсьәләсе булды. Үзәк Комитет карарында әйтелгәнчә, фәнни-тикшеренү эшендәге кимчелекләр фәнни һәм иҗат кадрларының ведомство ягыннан таркаулыгы, фәнни учреждениеләр эшчән- легендә тиешле координациянең булмавы тәнкыйтьне үстерүгә кире йогынты ясый Хәзер үэеннен-үзе сорау туа: шушы сөйләшүдән соң үткән бер елда татар әдәбиятчыларының һем тәнкыйтьчеләренең эшен координацияләү буенча нинди чаралар кү-релгән. әйтелгән кимчелекләрнең кайсылары төзәтелгән, татар әдәбияты тарихының проспектын тикшерүгә җәмәгатьчелек
ничек катнашкан — шуның кебек мәсьәләләр белән бер ел үткәч кызыксыну файдалы булыр иде.
Мин биредә «түгәрәк өстәл янында» сөйләшүдә күтәрелгән тик берничә мәсьәләгә генә игътибарны юнәлттем һәм шулар мисалында газета битендә башланган тәнкыйть турындагы сүзне дәвам иттерүнең кирәклеген, күтәрелгән мәсьәләләргә кабат әйләнеп кайтуның зарурилыгын әйтергә теләдем.
Тәнкыйтьнең үзе турында сөйләшүгә ка-раган тагын берничә җитди тәнкыйть ма-териалын күрсәтеп үтәргә кирәк. Болардан берсе — Н. Фәттахның «Тәнкыйтькә — тән-кыйть» исемле мәкаләсе («Социалистик Татарстан» газетасы, 11 март). Бу мәкаләдә сүз 1971 елгы әдәби тәнкыйть турында, тагын да конкретрак әйткәндә, «Казан утлары» журналындагы әдәби тәнкыйть материаллары турында бара. Р. Мостафин- ның «Тәнкыйтькә тәнкыйть уты» («Казан утлары» журналы. 4 сан) һәм «Поговорим о рецензиях» ('Вопросы литературы» журналы, 3 сан) исемле мәкаләләрендә безнең тәнкыйть хуҗалыгына, бигрәк тә аның оператив тармагына — хәзерге әдәбиятны тикшерүгә караган тәнкыйть мәкаләләренә һәм рецензияләренә төпле анализ ясала, бу өлкәдәге шактый күп кимчелекләр ачы-ла. тәнкыйтьчеләр хәл итәсе мәсьәләләр күтәрелә, нәшрият җитәкчеләрен уйландыра торган сораулар куела, рецензияләрнең һәм аннотацияләрнең жанр үзенчәлекләрен ачыклаган фикерләр әйтелә.
Әдәби тәнкыйть турында башланган шушы рухтагы файдалы сөйләшүне тәнкыйтьнең методологиясен ачыклау, аның тактикасын һәм стратегиясен фәнни эшләү юнәлешендә киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк. Әдәбият-сәнгать тәнкыйтен әдәбият- сәнгатьнең әһәмиятле һәм мөстәкыйль бер тармагы дип саныйбыз икән, аның фәнни нигезләрен ачыклау, критерийларын фәнни билгеләү турында да җитди уйланырга тиешбез. Бу. үз чиратында, татар әдәби тәнкыйтенең тарихын язуны, үсеш тенденцияләрен, закончалыкларын ачуны, әдәбият белеме методологиясен камилләштерү мәсьәләсен дә көн тәртибенә куя. Билгеле бер стильдәге, әйтик, реалистик юнәлештәге язучыны күтәреп тә. аның янә-шәсендә романтик стильдә иҗат итүче әдипнең уңышларын һәм казанышларын танып бетерә алмау, бәяләүдә берничә факторны гына исәпкә алып (күбесенчә тематик-стилистик якны яки уңай һәм кире геройлар нисбәтен) һәм шуларга гына таянып, әсәрнең бөтенлеген һәм эстетик көчен тудыруда катнашкан башка факторларны (мәсәлән, конфликт ээлеклелеге һәм дәвамлылыгы, вакыйгаларны сурәтләү ритмы, характерлар ачылуда вакыт роле) искә алмау — болар барысы да безнең әдәби тәнкыйть практикасында очрый торган гадәти күренешләр Болар барысы да безнең әдәбият тикшерү методологиясенең эшләнмәве турында сөйли.
Агымдагы әдәби тәнкыйтьнең әдәбиятка тәэсир көче, һичшиксез, әдәбият теориясенең җитлеккәнлегенә, аның фәнни тирәнлегенә бәйле, шул ук вакытта татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең торышы белән дә аерылгысыз.
Д. Лихачев, Л. Тимофеев, М. Храпченко, X. Госман, Г. Халит кебек галимнәрнең иҗаты шуны раслый: үткән тәҗрибә бүгенгене ныграк аңлатырга, аерым әдәби тенденцияләрнең үсешен ачыграк билгеләргә ярдәм итә. Шуңа да без хәзерге тәнкыйтьнең торышын аның үткәненнән, әдәби тәнкыйтьне аның теориясеннән һәм әдәбият тарихыннан аерып карый алмыйбыз. Әдәбият тарихы—тәнкыйтьнең тылы. Ә тыл ныклы булмаса, фронтта сугышуы авыр икәнлеге мәгълүм хакыйкать. Ә безнең әдәби тәнкыйтьнең тылында йомшак урыннар шактый күп әле.
Нурихан Фәттах «Тәнкыйтькә—тәнкыйть» исемле мәкаләсендә «татар әдәбиятының тигез өйрәнелмәве, галимнәрнең ничәмә еллардан бирле әдәбият тарихының 25—30 елын эченә алган бер төбәгендә, ягъни 1905 елдан 1930 елларга кадәрге төбәгендә җыйнаулашып ятулары» турында сүз кузгаткан иде. Беркадәр арттырыбрак һәм үткенәйтебрәк әйтелсә дә, нигездә бу фикер хакыйкатьтән әллә ни читкә алып китми. Безнең әдәбият тарихы тигез өйрәнелми, аның борынгы һәм урта гасырлар. XIX гасыр тарихында чишелмәгән әллә никадәр мәсьәләләр ята.
Шул ук вакытта бу өлкәдә соңгы елларда күңелне шатландырырлык кайбер эшләр эшләнүенә дә күз йомып үтеп кител булмый.
Шул яктан мин, мәсәлән, М. Усманов- ның «XVII—XVIII гасыр татар тарихи чыганаклары» исемле монографиясен (КДУ нәшрияты, 1972), Әнвәр Шәриповның 1972 елда дөнья күргән «Мөһиммәт эз- заман» кем әсәре*» дигән тикшеренүен («Казан утлары», 4 сан). Хатип Миңнегу- ловның «Сәйф Сарайның яңа әсәрләре»
кеме аегында «Казан утларыянда (6 еан) басылган публикациясен һәм аның Казан университеты нәшриятында офсет ысулы белән чыккан «Сәйф Сарайның тормышы һәм иҗаты» дигән хезмәтен, Ф Урманчи- ыиың «Легендалар эзеннән» («Казан утлары», 8 сан) мәкаләсен, шулай ук соңгы елларда «Советская тюркология» журна-лында басылган аерым мәкаләләрне уңай күренеш буларак бәяләп үтәр идем.
Бездә борынгы һәм урта гасыр әдәбияты әсәрләренең фәнни текстологиясен эшләү шактый артка калды һәм озакка сузылды. Бу елкәдә дәнья стандартларыннан артка калуыбыз, мәсәлән, Сәйф Сарайның •Гелстан бит-терки» әсәренең Будапештта венгр галиме Бодроглигети тарафыннан хәзерләнгән басмасын (1969) күргәч, бигрәк тә нык күзгә ташлана.
XX йез башы татар әдәбияты безнең әдәбият тарихында иң нык тикшерелгән чор булып санала. Әмма бу чорда да әле ак тапларның күп булуы 1972 елда тагын берничә хезмәт белән расланды Беренче чиратта, мин Абдулла Сайгановның «Фатих Әмирхан эстетикасы һәм XIX йөз ахырындагы, XX йез башындагы реалистик татар әдәбиятындагы эстетик идеяләр» исеме белән аталган һәм филология фәннәре докторы фәнни дәрәҗәсе алу очен тәкъдим ителгән диссертациясенең авторефератын (Баку, 1972), шулай ук аның Казан педагогия институтының 1971—72 елгы гыйльми язмаларында басылып чыккан «Ф. Әмирхан эстетикасы». «Реалистик татар әдәбиятында типиклык мәсьәләсе», «Ф. Әмирхан иҗатын татар тәнкыйтендә әйрәнү турында» исемле хезмәтләрен күздә тогам. А. Сайганов Ф Әмирханның татар эстетикасы тарихындагы зур ролен дәлилле күрсәтүгә ирешкән Гомумән, соңгы елларда А. Сайганов' Й. Нигъмәтулли- на кебек әдәбиятчыларыбызның эстетиканың катлаулы теоретик мәсьәләләрен чишәргә алынулары һәм XX йөз эстетикасын тулыландырган җитди хезмәтләр иҗат итүләре куандыра һәм әдәбият теориясенең киләчәктә шундый ук җитди хезмәтләр белен баюына якты еметләр уята, Й. Нигъ- мәтуллинаның «Эстетик идеалның милли үзенчәлеге» исемле хезмәтенең (ул КДУ нәшриятында 1970 елны басылган иде) бетен союз матбугатында уңай бәя алуы да шушы ышанычны ныгыта. Бу елкәдә әдәбиятчыларның һәм философларның бергәләп эшләүләре гаять нәтиҗәле булыр иде. Философ Яхья Абдуллннның «Татар
мәгърифәтчеләре философиясенең кайбер мәсьәләләре» исемле мәкаләсе («Казан утлары», 12 сан) әнә шул яктай игътибарны үзенә тарта. Анда XIX йөз һәм XX йөз башында яшәгән татар философларының эшчәнлекләренә һәм дөньяга карашларындагы үзенчәлекләренә караган байтак яңа, кызыклы күзәтүләр бар һәм алар шул чор татар азучыларының эстетик фикерләрен аңларга да ярдәм итәләр. Әдәбиятчы Энгель Нигъмәтуллииның «Жаи-Жак Руссо һәм XX йөз башы татар әдәбияты* дигән мәкаләсе дә («Казан утлары», 11 сан) XX йөз башы татар эстетик фәлсәфи- әдәби фикеренең яңа бер сәхифәсен ачуы ягыннан кызыклы һәм әһәмиятле. Г. Нигъ- мәтигә хас фәнни тирәнлек һәм киң эрудициялек традициясен аның варислары: кызы Йолдыз Нигъмәтуллина. улы Энгель Нигъмәтуллииның дәяам иттерүләре безне шатландыра Без аларның, әтиләре шикелле. хәзерге әдәби процесска якын килеп, хезмәтләрендә хәзерге әдәбиятның аерым мәсьәләләрен күзәтүләрен дә теләп калабыз.
Эстетика һәм әдәбият теориясе галимнәренең эшчәнлекләрен хәзерге едәбият-сән- гать процесының закончалыкларын гомумиләштерү буенча да активлаштырасы һем бу мәйданда да едәбият-сәнгатьне комплекслы әйрәнүне чын мәгънәсендә юлга саласы бар. Казан университетында татар әдәбияты һәм татар теленең закончалыкларын тарнхи-эксперименталь әйрәнү буенча проблемалы төркем оештырылуы (җитәкчесе X. Госман) һем анда бер төркем тарихчыларның, әдәбиятчыларның, телчеләрнең эшли башлаулары әлеге елкәдә дә якын елларда уңай якка үзгәрешләр туачагына емет уята. Ә хәзергә гадәттәгечә. эстетика һем әдәбият теориясе бүгенге әдәбият-сәнгатъ процессын өйрәнүдә аерылыбрак яши. аларның әдәби процесска йогынтысы йомшак. Эстетика мәсьәләләре буенча хезмәтләр һәм мәкаләләр гаять сирәк баеыла Мәсәлән. «Казан утла- ры»ида 1972 елда бары тик бер мәкалә — Казбек Гыйээәтовның «Ленинның чагылыш теориясе һәм художникның активлыгы» (11 сан) исемле мәкаләсе дөнья күргән. «Татарстан коммунисты» журналында эстетика буенча басылган мәкаләләр гадәттә сугышчан рухмеры белән кәчле булсалар да. хәзерге әдәби процесска бәйле конкрет анализның җитәрлек булмавы ягыннан аксыйлар (мәсәлен. В. Дмитриевның «Со-
циалистик реализм: теория һәм тәҗрибә» дигән мәкаләсе, 6 сан).
Әдәбият теориясенең, әдәби тәнкыйтьнең философик дәрәҗәсен югары күтәрү бурычын әдәбиятчыларның философлар белән аерылгысыз дуслыгына, хезмәттәшлегенә ирешкән очракта гына үтәп чыгарга мөмкин.
Икенче яктан, хәзерге әдәбият-сәнгать закончалыкларын гомумиләштерү эшенә шул өлкәнең үз әһелләрен: язучыларны, режиссерларны, художникларны ныграк, кыюрак тартырга кирәк. Бу өлкәдә язучыларның матур традициясе бар. Аларның байтагы әдәбиятны үстерүгә үз әсәрләре белән генә түгел, тәнкыйть мәкаләләре һәм фәнни хезмәтләре белән дә актив катнашып киләләр. Н. Исәнбәтнең фәнни хезмәтләре аны хаклы рәвештә тюркологиянең күренекле галимнәре рәтенә күтәрде 1970 елда С. Хәкимнең, 1971 елда М. Әмирнең. 1973 елда Ә. Фәйзинең тәнкыйть мәкаләләре җыентыклары басылып чыкты. Якын киләчәктә К. Нәҗми һәм Ф Хөсниләрнең шундый ук китаплары укучы кулына керәчәк. Болар — иҗат практикасын баетуга да, әдәби тәнкыйтьне һәм әдәбият белемен үстерүгә дә тирән эз сала торган хезмәтләр. Мондый хезмәтләр язучыларның үзләренә генә түгел, хәтта галимнәрнең һәм әдәбият белеменең үсе-шенә дә көчле йогынты ясый. Шушындый хезмәтләрне сәнгать әһелләреннән дә көтәргә хакыбыз бар. С. Эйзенштейн, К. Станиславский, В. Немирович-Данченко, Е. Вахтангов — болар режиссерлар да, теоретиклар да. Бездә дә бит талантлы режиссерлар бар һәм аларның иҗат концепцияләре белән спектакльләр аша та-нышып торабыз. Ш. Сарымсаков, М, Сә- лимҗанов, П. Исәнбәт кебек режиссерлар, Б. Урманче кебек рәссамнар, Н. Җиһа- нов. Р. Яхин кебек композиторлар үзләренең иҗат тәҗрибәләрен гомумиләштерү аша да татар сәнгате теориясен үстерүгә өлеш кертә алырлар иде. Бу фикер күренекле артистларыбызга дә, оркестр һәм ансамбль җитәкчеләренә дә, архитекторларга да карый. Миңа, мәсәлән, композитор Җәүдәт Фәйзинең шундый изге эшкә тотынуы — үз тормышы һәм иҗат лабора-ториясе турында әдәби этюдлар яза башлавы һәм бер өлешен тәмамлавы да мәгълүм. Мондый эшкә тартуда, күрәсең, социаль заказ алымын куллану, Н. Исәнбәт кебек галимнәрнең язылган хезмәтләрен бастырып чыгаруда ниндидер оештыру чараларын күрү дә кирәктер. Чөнки сәнгать теориясен һәм мәдәният тарихын эшләү бездә арткарак калып баруы һәм талант-лы кешегә дә гомернең бер генә бирелүе кемгә дә сер түгел.
Татар әдәбият белеменең совет чоры әдәбиятын өйрәнү буенча туплаган ярыйсы гына тәҗрибәсе бар. Билгеле бер уңышларын да, аерым үрләрне зур тырышлык белән яулап алуларын да күрмичә мөмкин түгел. Шул ук вакытта әдәбият белеменең җитди кимчелекләре дә мәгълүм. 1972 елда әдәбият белеме һәм тәнкыйтьнең торышы турындагы мәкаләләрдә табигый рәвештә акцент бу өлкәдәге җитешсеэлек- ләргә һәм кимчелекләргә юнәлтелде. Хәтта Н. Фәттахның күзәтүендә 1971 елда басылып чыккан зур монографияләрнең исемнәре дә аталмады. Монысы инде үзе икенче бер кырыйга ташлану. Безгә исә бу өлкәдәге хуҗалыкка игътибарлырак булырга, әдәбият белеменең кимчелекләрен генә түгел, уңышларын да күрә белергә, бу өлкәдә нинди тенденцияләрнең яшәвен ачыграк һәм тулырак күзалларга кирәк.
Хәзерге әдәбият белемендәге тенден-цияләрнең берсе — татар совет әдәбиятының үсеш баскычларын ачыкларга омтылу, татар совет әдәбиятының гомуми панорамасын тудыру. 1956 елда басылган «Татар совет әдәбияты тарихы» белән чагыштырганда. әдәбият белеме хәзер бу мәсьәләдә шактый үсте. Тематик анализ, ягъни әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү, авторларның исемнәрен санау белән мавыгудан игътибарны әдәбият баскычларының аерым дәверләрендә яшәгән әдәби-эстетик тенденцияләрне ачыклауга юнәлтүдә һәм аерым тенденцияләрне күрсәтә алуда үсеш аерата ачык күренә. Мин, әлеге фикергә дәлил эзләгәндә, беренче чиратта, әдәбият галимнәребезнең союз күләмендәге ака-демик басмада—М. Горький исемендәге Дөнья институты коллективы җитәкчелегендә бөтен Союз әдәбиятчылары көче белән хәзерләнгән «Күп милләтле совет әдәбияты тарихы» томнарында катнашуларын күздә тотам.
Аның һәр томында татар әдәбиятына да урын бирелә. Академик басмада татар совет әдәбиятының ни рәвешле яктыртылуы турында, бәлки, киләчәктә әдәбиятчылар һәм язучылар катнашында махсус сөйләшү үткәрелер, ә хәзергә детальле анализга күчеп тормастан, татар әдәбиятчыларының Г. Халит җитәкчелегендә башкар-
гаи әлеге коллектив эшен татар әдәбият белеменең җитди казанышы дип бәяләр идем Әлеге томнарда татар әдәбиятының бвйлыгы укучы күңелендә горурлык хисе уята икән, моңа, беренче чиратта әдәбият үзе сәбәпче булса, икенчедән, Шул байлыкны күрсәтә алган авторлар да сәбәпче Л Тимофеев. Г. Ломидзе. 3. Кедрина ши- келле күренекле галимнәр җитәкчелек иткән коллективта катнашу татар әдәбиятчылары ечен күп җәһәттән Файдалы булды Бү иҗади аралашу, фәнни анализ кулъ- турась-н күтәрергә, академик стильне ныграк үзләштерергә булышу белән бергә әдәбият елкәсендә күп милләтле зур КОл1 лективлар белән эш итү традициясенә д0 кигез салды. Ул хәзерге заманда әдәбият мәсьәләләрен эшләүдә коллективларның ро-
н эдәоиятының биш томлык тарихын язганда әлеге тәҗоибәне өйоәнү һәм файдалану зарури,
а«и« »«ра„„ 6ар„ау һа.
»<«.рү «үв.ч. да ада6.„нь,,„„ ,арафын шм»а ..... ,шлар ,шаа.уен ,..(р,
""" 6ул«М» Бү аянада м г.й.үла....,ң «Краткая литературная энциклопедия» томнарында татар әдәбияты һәм язучыларын яктырту буенча җаваплы вәкил буларак зур оештыру ,ше башкаруын билгеләп үтәргә кирәк. Мәгълүм булганча, әдәби энциклопедия 10 томнан торачак Ул 1962 елдан басыла башлады һәм хәзер 7 томы Дзиья күрде 1929-39 елларда басылган •Литературная энциклопедия , томнс ында татар әдәбияты турында белешмәләр гаять аз бирелгән иде Хәзерге энциклопедиядә татар әдәбияты шактый киң урын алган Бу шулай ук татар әдәбият белеменең үсүен күрсәткән бер факт Мәсәлән. 5 томда гына да 65 татар язучысы турында белешмә бирелгән. Моннан тыш, анда татар әдәбияты һәм журналистикасы турында Да. «Казан утлары» журналы турындада, җәдитчелек турында да (М Гайнуллин һәм И. Брагинский), Идегәй эпосы турында да (Ш. Мәхәммәдьяров) төпле белешмәләр бар. Сез энциклопедиядә Акмулла һәм Муса Акъегет. Думави һәм Дәрдмәнд турында да, 3. Бәшири һәм Г Кандалый, Ф Кәрими һәм Ә. Курмаши, М. Колый һәм Мәхәммәдъяр кебек төрле чор язучылары турында да, классикларыбыз һәм хәзерге исән яэучыларыбыз турында да белешмәләр таба аласыз Шул ук вакытта энциклопедиядә татар әдәбиятының яктыртылуына бәйле кайбер кимчелекләрне дә күрсәтеп i үтик.
Kefi6ep урыннарда фактик төгәлсезлек- к. no..c3Y_.r„3„ һ₽. ,OJ „Я*7Д‘ "... »ве«.»д,ге „е ’
™ ““ 6.с..„ »». .... 6Х
«Литературоведение в СССР, дигән бе- лешмәдә татар әдәбият белемен, нибары 6.0 ””Я , Р",Г’" Һ’“ " "’"•Р
бер -в уа,арии ра6ртают „
A. I ХИМОЛ "OU X. —
Г. Галеев,
- . ... , олидер. I , гу.
ба«Дү„„ин_6а„и Г.,„ г„6.4ду„.нды’, Ал.» сүз исә» вд.6»в, турында бара..
Язучыларны урнаштыруда бер система
хәзер 7 томы
Г. Губайдуллин и Гали Халитмы? Һ>
үл .Л. в.р.ф..да э „.».,
Э.риф Бэи,«р«»е ,Б. хар.ф..,а. „6ыл вулмы». .... .3, да. ү,дар,а ..ра. Мр_
С.др», Ms,.у, Гала, ноби Доүли вел.» д. шул ук >вд, ааар.„ .„м.ар, вүек». гына твбып в,ла. к.и.р ,эу.иаар. ““ («ес.ле», н. Арслзио. К Э»«р., Ә, Давыдов, Ш. Медорркс, X. Ввв.т) нм эчендер фамилияләре буенча да, исемнәре буенча да очратып булмый Ә безнеңчә. алар энциклопедиядә урын алырга ла-еклы әдипләр. Шулай ук Г Афзал, Ш. Галиев. X Камалов, Р Мостафин Ю Эминов. Ә Маликов, А. Гыйләҗевләр буыны да бөтенләй читтә калган. Яшьрәк буын әдипләргә белешмә юклыкка энциклопе-
бу-
бит 10 ел. Әмма алай дисәң, башка милли әдәбиятлардан кырык яшьлекләр буыны да урын алган. Гомумән, энциклопедик һәм био-библиографик белешмәләрдә язучы- ларны, аларның иҗатын ни рәвешле яктырту турында бездә дә махсус сойпошү үткәрү кирәк түгелме нк( ‘ " РСФСР язучылар союзының
none тикшерде, фикер алышу үткәрде.
Әдәби мирасны барлау һ»м укучыг җиткерү эше энциклопедик һ,м библногр<
еәлән. нәшрият соңгы елларда исән язучы- ларыбызның сайланма әсәрләрен чыгару буенча мактауга лаек зур эш башкарды. Ләкин бу эштә фәнни-методик системалы- лыкның җитмәве дә күзгә ачык ташланды. Томнар нинди принцип белән төзелә — хронологиямы, жанрмы — аңлавы кыен, чөнки ул төрле язучыда төрлечә. Бер язучыга кереш сүз бирелә, икенчесенә юк, берсендә комментарийлар һәм библиография дә бар, ә башкасында тегесе дә, бусы да юк.
«Казан утлары» журналы 1972 елны ■Әдәби мирао исеме астында яңа бер бүлек ачты һәм анда Ибраһим Гази. Гали Хуҗи, Шәрәф Мөдәррисләрнең әдәби архивларыннан бик тә кызыклы һем әһәмиятле материаллар басып чыгарды. Бу бүлекне киләчәктә дә даими рәвештә алып барырга һәм укучыларны мәрхүм әдиплә- ребезнең басылмый калган әсәрләре бе-лән таныштырып торырга иде. Язучыларның шәхси архивларында, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты, университет, музей архивларында моның өчен материал озак елларга җитәрлек. Материал гаять бай, әмма аны фәнни эшкәртү канәгатьләндерерлек тормый. Татарстан Дәүләт музееның архивындагы байтак әдәби фондларга, мәсәлән, Такташ фондына, әлеге кадәр кереп булмый. Язучының мирасына караган җыентыкларны әлеге кадәр бер архив та хәзерләп бастырганы юк Ә бит музей һәм архив хезмәткәрләре бу өлкәдә зур эш башкара алалар.
Иҗат мирасы комиссияләренең эше белән кызыксыну һәм аларга булган таләпне дә көчәйтәсе иде, аларның хисапларын идарә утырышларында, җыелышларда тыңлыйсы иде. Әгәр тыңласак, Г. Ибраһи- моеиың иҗат мирасы председателе А. Шамов, М. Җәлил иҗат мирасы комиссиясе председателе Г. Кашшафларның уңай эш тәҗрибәләре бик күп комиссияләр өчен үрнәк булуын күрер идек һәм бу өлкәдә яшәп килгән кимчелекләр тагы да тулырак ачылыр иде. Мим Шабай, Г. Насрый, С. Урайский, И. Рәми, Ә Давыдов, С. Рафиков кебек әдипләрнең иҗат мирасы кайда, ничек саклана? Бу исемлекне тагын да сузарга мөмкин. Бу турыда, мөгаен, махсус сөйләшү кирәктер.
Язучыларның иҗат мирасын тулырак туплап укучыларга җиткерү буемча әдәбиятчыларның да, Язучылар союзының да, нәшриятның да күп эшлисе бар әле.
Алыйк Такташ мирасым гына. Тууыма 70 ел. үлүенә 40 ел тулып узды. Әлегә кадәр аның тулы җыелмасы, хәтта ике томлыгы да чыкканы юк. Җыентыклары басылмый түгел, басыла, әмма һаман да бер үк әсәрләре генә кабаттан дөнья күрә. Г. Ку- туй әсәрләре белән дә шул ук хәл. М. Га- фуриның дүрт томлыгы чыга башлаган иде, соңгы томы беренче булып басылды да шуның белән эш бетте, беренче-өченче томнарының әлегә кадәр дөнья күргәне юк. Ә башкорт дусларыбыз алты томлыгын чыгарып куйдылар. Исән яэучылары- бызның томлыклары чыгуын хупларга кирәк, әмма шул ук вакытта Такташ, Кутуй, Гафури кебек классикларыбызны һәм әдәбият үсешенә билгеле бер өлеш керткән Г. Сәгъди, Җ. Вәлиди кебек мәрхүм әдипләребезне дә онытырга ярамый. Классикабызны рус укучысына җиткерү буенча да кирәгеннән артык пассив, әкрен эш итәбез. Әдәби тәнкыйть бу өлкәдәге хуҗасызлык турында ныграк борчылырга, катырак чаң кагарга тиештер. Үз байлыгыбызны күрсәтә дә белергә кирәк. Бу өлкәдә күршеләрдән, тугандаш халыклардан да үрнәк алу, өйрәнү зыян итмәс.
Соңгы елларда әдәбият фәненең хәзерге әдәби процесска якыная төшүен, вульгар социологизм кысаларыннан арына баруын һәм әдәби осталык мәсьәләләренә игътибарларын көчәйтә төшүләрен уңай бер тенденция буларак билгеләп үтәргә кирәк- 1972 елда нәшриятта басылып чыккан ике китап та шушы тенденцияләрне ачык чагылдыр*.
Берсе аның — Төлгвт Галиуллиниың «Яңа үрләр яулаганда» исемле китабы. «Яңа үрләр яулаганда» китабына соңгы еллар тәнкыйтендә нәтиҗәле эшләгән һәм хәзерге поэзия турындагы мәкаләләре, рецензияләре белән матбугатта еш күренә торган, поэзияне тирән аңлый торган сәләтле тәнкыйтьченең хәзерге әдәби процесска. аның да поэзия төренә турыдан-туры караган мәкаләләре тупланган. Тәнкыйтьчене бигрәк тә татар поэзиясенең хәзерге торышы һәм үсеш тенденцияләр* кызык-сындыра. Поэзиядәге аерым жанрларның (мәсәлән, поэма, баллада) үсеш юллары, шигъри сурәтлелекнең аерым тенденцияләре (мәсәлән, поэзиядә лирик жанрлар һәм сатира үсеше, X. Туфан иҗатында табигать сурәтенең эволюциясе) турында кызыклы күзәтүләре, табышлары күп авторның. Тәнкыйтьче шагыйрьләрнең осталык мәсьәләләренә киң урын бирә, уңыш-
льт һем кимчелекле якларын ышандырырлык анализлый.
Икенме китап «Герой, стиль, осталык» дип атала. Бу китапка Г. Ибраһимоа исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты I галимнәренең нигездә татар совет әдәбиятының әдәби осталык мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре тупланган. Җыентык Гали Халитның укучыларга журнал варианты буенча таныш «Яңа герой ничек туды» исемле мәкаләсе белән ачыла.
Башка мәкаләләрдә нигездә сүз хәзерге әдәбиятның аерым төрләренең үсеш тенденцияләре аерым язучыларның әдәби осталыклары, стиль үзенчәлекләре турында бара. Җыентыкта, тәҗрибәле әдәбиятчылар белән бергә, әле генә аспирантура үткән яшь әдәбиятчыларның да хезмәтләре урын алган. Һәм, әйтергә кирәк, тәҗрибәле галимнәрнең дә, яшь әдәбиятчыларның да мәкаләләрендә әдәбият фәненең хәзерге үсеш дәрәҗәсен күрсәткән, әдәби процессның аерым тенденцияләренә төпле анализ ясый алуны раслаган, яки язучының үзен-чәлеген нечкә әдәби сизем белән дөрес тотып алуны күрсәткән күзәтүләр байтак (мәсәлән, Г. Халит, X. Хәйри, А. Әхмәдул- лин, Р. Саеригии, Н. Гыйззәтуллин, X. Курбатов). Шул ук вакытта әлеге ике китапта әдәбият фәненең хәзерге әдәби процесс закончалыкларын, әдипнең осталыгын тикшерүдәге авырлыклары, йомшаклыклары да ачык чагыла.
Шундый йомшаклыкларның берсе — фәнни стильнең эшләнмәве Фәнни стиль ул — гыйльмилекнең тирән булуы, фәнни бәяләүнең төгәллеге, дәлилле чишелүе белән аерылып тора. Хәзерге әдәбиятны тикшерүгә караган мәкаләләрдә нәкь менә фәнни тирәнлекнең, фәнни бәяләүнең төгәллеге җитмәве, аргумент-дәлиллврнең йомшаклыгы үзен нык сиздерә Әдәбиятчылар төрле сәбәпләр аркасында (бигрәк тә журналда, газетада басылу өчен) популяр фәнни-публицистик стильгә юнәлеш тоталар шул сәбәпле мәкаләне вакыт-вакыт үтә билгеле нәрсәләрне сөйләгән урыннар басып китә, үзенә кадәр галимнәр тарафыннан әйтелгән фикергә дә мөрәҗәгать итеп тору артык эш итеп санала. Нәтиҗәдә авторның үз ачышын, үз фикерен аерыл алу кыенлаша. Популяр стильгә юнәлеш тоту сәбәпле әйтелгән фикерне тиешенчә дәлилләп торуга, аргументлар белән ныгытуга да ихласлык нык кимеде. Мондый кимчелекләр һәр ике китапта да урын алган һәм аеруча яшь әдәбиятчыларда нык күзгә ташлана.
Әдәбият фәне методологиясенең әдәби процессны тикшерүгә караган башка авыр-лыклары, йомшаклыклары турында да әйтү урынсыз булмас. Берсе аның—традицияләр мәсьәләсе. Т. Галиуллинның бер отышлы ягы — аның хәзерге әдәби сурәтлелек- тәге үзенчәлекләрнең җирлеген ачарга омтылуы. Автор беренче планга халык иҗаты традицияләрен чыгара һәм шул юнәлештә кызыклы гына күзәтүләр ясый. Әмма Г. Афзал, Ш. Галиев сатирасындагы, яки X Туфан шигъри фикерләвендәге яңалыкларны халык иҗатына гына бәйләргә омтылу хәзерге поэтик үсешнең катлау- лылыгын, иҗат практикасында яшәп килгән традицияләр синтезын ачарга комачаулый да. Гомумән, хәзерге ша-ыйрь-әдип талкан һәр яңалыкны фольклорга бәйләп кенә аңлатырга, карарга омтылу әдәбият белемендә шактый көчле тамыр җибәрде. Ә бу исә язучының иҗат процессын бетон катлаулыгында, әдәбият һәм сәнгать төрләренең үзара тыгыз бәйләнешләренме* чыгыл карарга мөмкинлек бирми. Хәзерге әдипләр — күп аллалы. Алар фольклорга һәм әдәбиятка гына түгел, театрга да. музыкага да, рәсем сәнгатенә дә, кинога да табыналар, бер диндәге-телдәге аллаларны гына түгел, төрле телдәге, торге гасырдагы алла-ләйгамбәрләрне үз итеп кабул итәләр, алардан да өйрәнәләр, традицияләрен үзләштерәләр.
Кайчакта язучыларның әдәби процесстагы урыннарын билгеләгәндә яки язучының теге яки бу әсәренә бәя биргәндә криторийләриең чуарлыгы һем төгәлсезлеге күзгә ташлана. Әйтик, Т. Галиуллин шагыйрь дәрәҗәсен шигырь язган һәм бастырган һәркемгә өләшергә ярата Яшьләр иҗаты турында сүз алып барганда әлбәттә. алариы искә алырга кирәктер, әмма һәрберсенә яшь шагыйрь яки шагыйрь титулы бирү, хәзерге поэзиянең тәп йөзә һәм тенденцияләре турында сүз барган мәкаләләрдә еларга кирәгеннән артык урын бирү урынсыздыр. Шагыйрь — ул талант дигән сүз, яңа, үзенчәлекле рухи дөнья дигән сүз. Р. Байтимеров, Ә Габм- диләрнең «күңелдә урын дауларлык ш»- гырьләренең бик аз булуын» тәнкыйтьчә исә «аларның иҗади ярыштан куркып, электән таныш поэтик кануннарны кабатлау юлына басулары» белен аңлатырга тырыша. Шагыйрь белән шигырь чыгаруы арасындагы аерма-чиклорнө безгә ачыграк үткәрергә кирәктер
Аерым хезмәтләрдә тарихилык прин-
цибын гадиләштереп, аны тарихи тема рәвешендәрок кенә аңлату да күренгәли. 3. Рәмиев. мәсәлән, болай дип яза: «С. Хәкимнең поэтик фикерләвендә тарих, үткән тормыш зур урын били. Күрәсең, аның әсәрләрендә тарихилык принцибының әледән-әле калкып чыгуы шагыйрьнең кешегә тарихи киселештә, аның үткәнен •сүтеп» каравыннан килә торгандь р» (145 бит). Дөрес, шагыйрьдә тарихи тема әледән-әле калкып чыга, әмма С. Хәкимнең бервакытта да тарихилыктан читләшкәне юк. Та-рихилык аның иҗатының төп агышын хасил итә, бервакытта да, хәтта хәзерге көн турында язганда да өзелгәне яки арткы планга күчкәне юк. Тарихи караштан башка бүгенге көнне ничек кабул итәргә мөмкин булсын ди!
Әдәбият белеменең әдәби процесска йогынтысын көчәйтү аның теоретик дәрәҗәсен күтәрү белән аерылгысыз. Хәзерге әдәбиятның күп теоретик мәсьәләләре әдәбиятчылар тарафыннан кузгатылуын һем эшләнүен көтеп яталар. Аеруча социалистик реализм методының хәзерге замандагы үсеш тенденцияләрен ачкан, гомумән совет әдәбияты үсешендәге закончалыкларны гомумиләштергән фундаменталь хезмәтләрнең булмавы үзен нык сиздертә. Әдәби әсәрне тикшерү методологиясен камилләштерү, тикшерү ысулларын баету һәм төрләндерү агымдагы әдәби тәнкыйтьне үстерүгә дә нык ярдәм итәчәк.
Хәзер сүзне агымдагы тәнкыйтькә күчерик. 1972 елгы хәрәкәттәге тәнкыйтьтә аеруча актив һәм нәтиҗәле эшләүче Р. Мостафин булды. Ул, республика матбугатында актив катнашу белән бергә, «Литературная Россия». «Литературная газетамда, «Вопросы литературы» журналында да мә- калә-реценэияләр бастырды. Ф. Мусин, И. Ахунҗанов, Ф. Әгьзәмов имзалары да башка еллар белән чагыштырганда ешрак күренде. Нечкә эстетик тоемлы Илдус Ахунҗановның озак авырудан соң кабат тәнкыйтьчеләр сафына кайтуын шатланып каршы алдык. Ул, мәсәлән. 1972 елда «Казан утлары» журналында өч, «Волга» журналында ике әйбәт сыйфатлы мәкалә-ре- цензия бастырды. Студент М. Вөлиевнең рецензияләре тәнкыйтькә яңа бер исемне өстәде. Тәнкыйтьчеләрдән Г. Кашшаф, А. Әхмәдуллин, И. Илялова, Д. Гыймрано- өа. Т. Галиуллин, М. Мәһдиев, Б. Гыйззәт, Ф Урманчиев. язучылардан Ф. Хөсни, Р Файзуллин, 3. Нури, X. Сарьян. С. Хәким. Г. Әпсәләмоа. М. Әмир, Роберт Әх- мәтҗанов. Б. Камалов, Т. Миңнуллин. М. Рафиков һ. б. 1972 елгы тәнкыйть үсешендә билгеле бер эз калдырдылар. Гому-мән, 1972 елда язучылар әдәби тәнкыйть эшенә ныграк тартыла төштеләр, алардв әдәбиятның бүгенгесе белән кызыксыну, борчылу көчәйде.
СССР төзелүгә 50 ел тулу бәйрәме, бөтен әдәби процесска тирән эз салган шикелле, әдәби тәнкыйтькә дә билгеле бер йогынты ясады. Бу олы бәйрәм игътибарны табигый рәвештә халыкларның интернациональ дуслыкларын, культура-әдәби бәйләнешләрен яктыртуга, төрле милләтләрнең үзара аралашуларында туган үсеш тенденцияләрен ачыклауга юнәлтте. Ф. Әгъзәмов- ның «Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы» мәкаләсендә («Казан утлары», 12 сан), Г. Бәшировның «Вопросы литературы», Р. Мостафинның «Дружба народов» журналлары редакцияләренең анкеталарына биргән җавапларында шушы уңайдан игътибарга лаек фикерләр әйтелә.
М. Гайнуллин, 3. Нури, Б. Камалов, Г. Минский, А. Гыйниятуллиналарның публицистик мәкаләләрендә культура-әдәбият бәйләнешләренең аерым яклары, фактлары яктыртыла. Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәренең Украинада, Ворошиловград өл-кәсендә үткәрелүе, ә украин язучылары- ның Татарстанда кунак булулары татар һәм украин әдәби культура бәйләнешләре турында сүз кузгатуга сәбәпче булды. Кыргыз әдәбияты һәм сәнгате декадасының Татарстанда үткән көннәре чын мәгънәсендә дуслык-туганлык көннәренә әйләнде. Хәзерге хикәя турындагы сөйләшү кыргыз һәм татар азучыларының диалогы рәвешен алды. Әмма, шунысы кызганыч, газеталар да, «Казан утлары» журналы редакциясе дә шундый сөйләшүләрнең төп эчтәлеген укучыларга җиткерә алмадылар, тулы итеп тарихка беркетеп кала алмадылар. Чыңгыз Айтматов, Тендик Әскәров, Александр Жирков һәм татар әдәбиятчылары катнашуында үткән мондый югары дәрәҗәдәге сөйләшүләр атна саен да, ай саен да, хәтта ел саен да булып тормый бит! Фатих Хөснинең «Социалистик Татарстан газетасында (13 сентябрь) шушы сөй-ләшүгә оеткы салу рәвешендәрәк басылган «Хикәя турында уйлану» исемле мәкаләсе сөйләшүнең шактый кызыклы, җанлы үтәргә тиешлегенә шик уятмый. Авторның хикәягә характерларны үткенәйтеп күрсәтә алырдай тетрәткеч вакыйга сайлау, сюжетның тыгызлыгы, тирәнлеге, әдипнең
кирәклене артыктан аера белү осталыгы турындагы фикерләре һәр ике әдәбият вәкилләрен уйландыра Шул ук вакытта мәкаләдә бәхәсләшерлек урыннар да бар һәм, мөгаен, сөйләшүдә авторның кайбер фикерләре, мәсәлән, кайчандыр, әйтик, сугышка кадәрге елларда «күп кенә әдәбиятчылар әдәби әсәрләргә якын килгәндә, бары тик ике генә үлчәүне — озынлык һәм киңлек үлмәвен генә беләләр иде» (ягъни тирәнлек үлчәвеи белмиләр иде), яки «хикәя үтә гадәти вакыйгага корыла алмый» дигән фикерләре бәхәс уяткандыр Әмма, кызганычка каршы, без бәхәснең барышын белми калдык. Ә сәйләшүне тулы итеп бирү хәзерге әдәбият практикасы өчен дә. әдәбият тарихчылары әчем дә кирәк иде.
РСФСР язучылар союзы секретариатының Идел буе әдәбиятларында заман темасына багышлап Казанда үткәрелгән утырышы да тәнкыйтьтәге әлеге матур башлангычны — милли әдәбиятларда аерым тенденцияләрнең үсешен чагыштырма планда анализлауны көчәйтүгә сәбәпче булды Роберт Бикмөхәммотовның «Постигая трепет времени» мәкаләсендә («Литературная Россия» газетасы, 14 июль) Идел буе әдәбиятлары прозасы — татар, башкорт, мари удмурт, мордва прозасы — нәкъ менә шушы планда карала.
Күрәбез, әдәби тәнкыйтьтә әдәбиятларның аралашуына һәм үзара тәэсир-йогын- тыларына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелә икән, бу эштә публицистик уйланулары белән язучылар да катнаша икән Хәзер безнең алда, КПСС Үзәк Комитеты карарына таянып, шушы юнәлештәге эзләнүләрне тирәнәйтү, шушы юнәлештәге эшчәнлекме тагы да җанландыру, киңәйтү бурычы тора. Бүгенге әдәби процесста булып торган күп төрле аралашуларның кызыклы фактларын һәр төрле юллар белән (мәсәлән, фотога, кинога төшерү, чыгышларын магнитофонга язып алу) җыйнап калу турында да чынлап уйлаганыбыз һәм чаралар күргәнебез юк бит Бу мәсьәлә буенча җаваплылыкмы бәлки Татарстан Дәүләт музееның әдәбият филиалына йөкләтергә кирәктер җаваплылык белен генә чикләнмичә, бәлки, мөмкинлекләр тудыру бу мәсьәлә белән махсус шөгыльләнүче штат булдыруга кадәр ирешергә кирәктер
Агымдагы тәнкыйтьнең үсеше һем ха-рактеры күп төрле факторларга бәйле. Рес-публикабызның Г. Тукай исемендәге премиясенә һем комсомолның М. Җәлил исемендәге премиясенә кандидатлар тикшерү уңае белән басылган мәкаләләрдә табигый рәвештә. теге яки бу язучының, сәигатькәрнең уңай сыйфатларын ачу беренче планда тора, һәм нигездә тәнкыйть шул уңай сыйфатларны күрсәтү белән чикләнә дә.
«Казан утлары» журналының 50 еллык юбилее журналның үткәне һәм бүгенгесе турында да язган эчтәлекле мәкаләләрнең күренүенә (мәсәлән, Г. Кашшаф Г. Ахуное мәкаләләре), Г. Бәширов, Г. Иделлеләрнең кызыклы истәлекләре язылуына сәбәпче булды. Н. Арслаиовның иҗат бәйрәме шагыйрьнең әдәбияттагы урынын билгеләгән мәкаләнең язылуына (С. Хәким), иҗатына төпле анализ ясаган мәкаләнең басылуына ярдәм итте (Р. Фәйзуллмн мәкаләсе, 9 сан).
1972 елда бәйрәмнәрнең күплеге әдәби тәнкыйтьтә бәйрәм рухлы мәкаләләрнең чагыштырма авырлыгы күп булуын аңлатучы бер сәбәп. Әмма мондый материалларның күплеген бәйрәмнәр белән генә аңлату тулы булмас иде Гомумән, ул әдә- бият-сәнгать тәнкыйтендә шактый ук тамыр җәйгән тенденциягә дә бәйле Тәнкыйтьнең комплиментар рухлы шушы тармагы аеруча музыка, рәсем сонгв’е кебек өлкәләрдә ныклы җирлек тапкан. Театр сәнгате бу яктан аерыла, әмма анда да артистларның биографияләрен сөйләү белән мавыгуның, портрет жанрының эстәрлек итүен танымыйча булмый «Казан ут- ларыхның «Сөнгать» бүлеге нигездә шундый портретлардан тора (Л Ихсансяа^ 3. Шаһиморатов. X. Кумысников, Д. Гыйм- ранова, Ә. Гобәйдуллина мәкаләләре) Әлбәттә, андый портретлар артист өчен дә, укучы өчен дә кирәк һәм алар язылышлары белән матур тәэсир дә калдыралар. Әмма сәнгать тәнкыйтенең башка жанрларын һәм башка тармакларын үстерү ту-рында да җитди уйланырга кирәк. Хәзергә театрның торышын яктырткан, андагы актуаль мәсьәләләрне . үтергән тәнкыйть мәкәләләре, сирәк булса да. күренә. Мин, беренче чиратта, Илтанн Илялованың «Ке- зан утлары»нда басылган «Кеше — җирнең бизәге» исемле мәкаләсен күздә тотам. Мәкаләдә Татар дәүләт академия театре*- ның дүрт спектакленә («Әни килде», «Ир егетләр», «Намус хөкеме», «Эңгер-меңгер») һәм бу спектакльләр турында әнтелгеи төрле фикерләргә төпле анализ ясала, шушы спектакльләргә бәйле рәвештә драматург һәм режиссерның осталыгы, театр һем драматургиянең үсеш тенденцияләре кебек мәсьәләләр дә кузгатыла Шушын-
дый тепле фикерле, ышандырырлык һем таләпчән тәнкыйть мәкаләләрен сәнгать тәнкыйтендә күбрәк күрәсе Килә. «Социалистик Татарстан» газетасында театр сезоны ачылу уңае белән театрга багышлап бер тулы бит бирелүен дә хупларга кирәк. Мондый сөйләшүләрне редакция сезон ачылуга гына бәйләмичә, театрның аерым мәсьәләләренә карата һәр даим үткәрә торса һәм сөйләшүнең эчтәлеген тулы итеп укучыга җиткерә барса, ул сәнгать тәнкыйтен үстерергә җитди этәргеч булыр иде. Ә андый кузгатырлык мәсьәләләрнең байтак булуы М. Харисоөның «Театр һәм драматург» исемле мәкалә-репортажында да, X. Кумысников, И. Илялова мәкаләләрендә дә ачык күренеп кала.
Үзәк Комитетның әдәбият-сәнгать тәнкыйте турындагы карарын тормышка ашыру юнәлешендә газета-журналларда басылган мәкалә-рецензияләрдә әдәби сыйфат дәрәҗәсенә ныграк игътибар бирелә башлавын әйтергә кирәк. Идея-эстетик та- ләпчәнлекнең артуына, бәяләү критерийларының югарылыгына һәм анализның профессиональ югарылыкта торуына И. Иля- лованың «Үсү авырлыклары», Т. Миңнул- линның «Без театр уйныйбызмы?» («Казан утлары», 5 сан), Р. Фәйзуллинның «Үр артында яңа үрләр бар» («Казан утлары». 6 сан), Р. Мостафинның «Җаваплылык хисе» (шунда ук, 1 сан), «Тема, идея, әдәби осталык» (шунда ук. 9 сан) исемле мәкаләләре мисал була ала. Боларга тагын В. Воэ- движенскийның «Зур таләпләр югарылы-гыннан» исемле мәкаләсен (шунда ук, 8 сан), Мирсәй Әмирнең Диләрә Зөбәерова ■розасы, X. Сарьянның яшь прозаиклар турындагы («Социалистик Татарстан») рецензияләрен өстәргә була.
Таләпчәнлекнең көчәюен без һичшиксез хуплыйбыз һәм бу тенденциянең мәкаләләрдә дә, басылып чыккан китапларга, куелган спектакльләргә бирелгән рецензияләрдә дә киңрәк урын алуын телибез. Әмма шул ук вакытта эстетик таләпчәнлек һәм хәзерге заманга хас югары эстетик критерийлар лозунгысы астында хәзерге сәнгать-әдәбиятның аерым уңышларын күреп бетермәү дә дөрес булмас иде. Миңа калса, X. Кумысниковның театр сезоны йомгакларына багышланган «Җаоаплылык- ны киметмәскә» исемле җитешсезлекләрне шактый дөрес тотып алган мәкаләсендә дә («Социалистик Татарстан») күләгәле яклар белән артык мавыгу сәбәпле, театрның уңышлары күләгәдә калган.
Хәтта Р. Мостафинның аерым мәкаләлә-рендә дә бәяләүдәге әнә шундый катылык, яисә билгеләрне бишле-дүртледән өчлеге төшерү очрый шикелле. Ул безнең әдәбиятның алтын фондын төзегән әсәрләргә Такташ, Җәлил, Туфан, Ә. Фәйзи, Ф Кәрим, С. Хәким шигырьләрен, Кутуйньҗ «Тапшырылмаган хатлар»ын, М. Әмирнең «Агыйдел»ен, Бәшировның «Намусмын, Ф Хөснинең «Җәяүле кеше сукмагыпн кертә дә. мондый фикер әйтә: «Кызганычка каршы, соңгы елларда шушы исемлекне тулыландырырлык, һич югы, шулар югарылыгында торырлык әсәрләр язылмады диярлек» (9 сан. 156 бит). Мин үзем әлеге фикер белән килешеп бетмим һәм соңгы елларда да әлеге исемлекне тулыландырырлык әсәрләр язылды дип карыйм.
Р Мостафинның мондый рухтагы фикерләре, бәлки, мәкаләнең хәзерге проза турындагы сөйләшүгә оеткы салу максатында язылуы белән дә бәйледер, һәрхәлдә, таләпчәнлек әдәби хуҗалыгыбыздагы әсәрләрнең чын эстетик кыйммәтен дөрес бәяләргә ярдәм итәргә тиеш.
Журналыбызның хәзерге татар прозасы турында сөйләшү башлавы да уңай күренеш. Дөрес, дискуссия оештырудагы тәҗрибәнең азлыгы 1972 елдагы мәкаләләрдә дә ачык күзгә ташлана. Р. Сверигин, Ф Мусин, Ф. Ибраһимоваларның мәкаләләре һәрберсе аерым алганда кызыклы булса да, дискуссия күзлегеннән караганда, сөйләшүнең салкынлыгы, пассивлыгы, бер ноктага юнәлмәгәнлеге нык сизелә. Әмма әле бу дискуссиянең башы гына, бәлки мәҗлес кызып китәр, дип ышанасы килә. Сөйләшүдәге таркаулыкның сәбәбе, күрәсең, сөйләшү темасын артык киң һәм абстракт итеп алу белән дә бәйледер. (
Без әдәбият һәм сәнгатьнең тормыш белән бәйләнеше тыгыз булырга тиешлеге турында күп сөйлибез, бу турыда күп язабыз. Әмма конкрет әсәрне, язучы күтәргән проблемаларны тормышның үзе белән чагыштырып тикшерүгә килгәндә үзебез үк бу мәсьәләдән читләшәбез, «проблемасы актуаль», «образлары тормышчан» дигәи артык гомуми сүзләр әйтү белән чикләнәбез Һәм тикшерүне нигездә әдәбиятның тормыш белән чагыштырылмыйча каралган «саф» кануннары буенча гына алып барабыз. Әлбәттә, тәнкыйтьнең әдәби-эстетик анализга игътибары көчәюе һәм бу өлкәдә билгеле уңышларга ирешүе тәнкыйтьнең гомуми үсеше яктылыгында күзәткән-
де узе уңай бер тенденция. Бу тенденция узе 30—40 еллардагы әдәби тәнкыйтьтә әдәбият һәм чынбарлык мөнәсәбәтләрен утә гадиләштереп аңлаткан вульгар социологизм карашларына кире реакция буларак туды. Әмма хәзер шушы үсешнең, ягъни әдәби осталык мәсьәләләрен карауның берьяклырак юнәлеш алуын, гомумән социологиядән читләшергә тырышуы, камбала балыгы шикелле бер кузлегә әверелә баруын да күрмичә мөмкин түгел. Камбалага тормыш итәр өчен бер күз дә җитә торгандыр, әмма тәнкыйтькә «бер күзлелек» һич тә килешми. Әдәби осталыкны әдәбиятның саф кануннары белән генә чикләү, тормыш белән бәйләнештә карамау үзе, ахыр чиктә, чикләнгәнлеккә илтә. Шушы чикләнгәнлектән, берьяклылыктан котылу юнәлешендә дә 1972 ел әдәби тәнкыйтендә билгеле бер талпынулар булуын әйтергә кирәк. Тәнкыйтьче Р. Сверигииның ■Заман һәм тормыш таләбе» исемле («Ка- эаи утлары», 11 сан), язучы М. Зариповның ■Каты токымнар»ны үткәндә» исемле («Социалистик Татарстан») мәкаләләре шушы яктан игътибарны үзләренә җәлеп итәләр.
Ш. Бикчуринның «Каты токым» романы турында М. Зарипов язган мәкалә әдәби әсәргә һәрьяклап бәя бирү өчен тәнкыйтьченең тормышны да яхшы белергә кирәклеге турындагы билгеле хакыйкатьне тагын бер кат искә төшерә. М. Зариповның нефтьчеләр тормышын һәм Татарстан экономикасын нечкәләп белүе аңа язучының аерым кимчелекләрен күрсәтергә, хәтта нефть тормышы яхшы ук таныш редакторның күзе күреп җиткерә алмаган җи- тешсезлеклөрнө күреп алырга һем аларны хәзерге тормышның аерым тенденцияләре белән бәйләп гомумиләштерүләр ясарга ярдәм иткән. Әлеге мәкалә тәнкыйтьне үстерү мөмкинлекләренә бәйле шундый фикер дә уята: әдәби тәнкыйтьнең резервларын журналистлар арасыннан да эзләргә кирәк икән. Бу фикерне Ф Әгъэәмов- ның 1972 елгы әдәби тәнкыйтьтә уңышлы чыгыш ясавы да ныгыта. Әдәби әсәрнең тормыш белән бәйләнеш мәсьәләләрен яктырту, әсәрдә күтәрелгән проблемаларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле һәм мөһим икәнлекләрен билгеләү буенча филологик белемгә ия булган журналистлар әдәби тән-кыйтьне үстерүгә зур өлеш керте алалар.
1972 елгы әдәби тәнкыйтьтә нәшриятта басылган китапларга рецензияләр бирү арта төшүен билгеләү белен бергә, бу өлкәдә Р. Мостафин Һәм Н Фәттах мәкалә» ләрендә әйтелгән кимчелекләрнең һаман да кабатлана килүенә дә күз йомыл булмый. Байтак рецензияләргә анализ тирәнлеге җитми, эчтәлек сөйләү белән мавыгу көчле. Мактауга гына корылган, әсәрнең аерым кимчелекләренә күз йомган рецензияләр дә һаман күренә торалар. Т. Галиуллин һәм Ф Урманчиевларның «Фронтовиклар» романы турында «Кызыл таң» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында басылган рецензияләрендә дә, мәсәлән, анализны тик бер дулкынга — мактау дулкынына кору нык сизелә.
Сайлап алып тәкъдим итү принцибы эзлекле тормышка ашырылмый. Күбрәк нинди китаплар рецензияләнә: юкарак китаплар, башлап һәм яшь язучыларның җыентыклары. Ш. Маннур, Ә Фәйзи, Ф. Хөсни, И Гази, Ә. Еники, Р. Ишморат, М Әмир һ. б. әдипләребеэнең томлыкларына тәнкыйть игътибар итмәде. Бу томнарда әдипләрнең байтак әсәрләре беренче тапкыр дөнья күрде. Ә. Фәйзинең, мәсәлән. III томындагы барлык драма әсәрләре беренче тапкыр басылдылар. Тәнкыйть бу турыда үз сүзен әйтергә тиеш иде Нәшрият шагыйрь китапханәсе сериясеннән дистәгә якын китап чыгарды. Болар шулай ук тәнкыйть сүзе ишетмәделәр. Саный китсәң, мондый китаплар гаять күп. Ә. Кәримуллинның «V истоков татарской книги» исемле китабы бетен союз матбугатында югары бәя алды. Аның турында ■Вопросы литературы», «Советская тюркология», «В мире книг» кебек журналлар язып чыктылар. Ә менә республика матбугаты бу яктан саранлык күрсәтте. «Казан утлары» журналы, мәсәлән, бу китап турында 1971 елда да, 1972 елда да рецен-зия бастырмады Кыскасы, библиография хуҗалыгында да тәртипне чын-чынлап ур-наштырасы бар әле.
КПСС Үзәк Комитетының «Әдәбият-сән- гать тәнкыйте турында»гы тарихи карарын республика җәмәгатьчелеге, язучылар һәм тәнкыйтьчеләр зур җитдилек, җаваплылык белән хуплап каршы алдылар һем нәтиҗәле эш белән җмап бирделәр Үзәк Комитет карарының шифалы йогынтысын бер еллык тәнкыйтьне күзегүдә до күрмичә мөмкин түгел. Әдәби тәнкыйтьне үстерү өчен шактый уңайлы һәм эшлекле атмосфера туып килә. Әмма без әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләнгән эшләрнең шушы юнәлеште беренче адымнар гына икәнлөгаие яхшы төшенәбез.
12. «К, У.» М 8.