Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ


МАРТ-АПРЕЛЬ, 1972.
•Советская Россия» газетасының 1 мартта чыккан санында 2 нче бит тулысы белән КамАЗга багышланган. «КамАЗны бөтен ил төзи» дигән баш астында газета автозавод һәм КамАЗ төзүчеләренең хезмәттәге энтузиазмы, төзелеште туган яна алымнар һәм ысуллар турында сөйли, социалистик ярыш алдынгыларының портретларын бирә, илебездәге күп коллективларның автогигант төзелешенә керткән өлешләрен тасвирлый.
•Крокодил* журналы үзенә илле яшь тулган көннәрдә КамАЗда булды. Һәм үзенең 8 нче санында ул журналистларның, художникларның автогигант алган тәэсирләрен сурәтли. Ул материаллар «Камада бар бер шәһәр» дигән баш астында чыккан.
«Крокодил» хәбәрчесе төзүчеләрне түбәндәгечә итеп күрә:
♦Безнең бүлмәгә кереп-чыгып йөргән кешеләр бер-берсе белән саннар ярде- мендә генә аңлашалар, чәй янында да счетларыннан, арифмометрларыннан, логарифм линейкаларыннан аерылмыйлар. Хәтта янгын сакчылары да нәрсәләрдер хисаплап, блокнот битләренә саннар теркиләр. Хәтта милиционерлар да... Милиционерлар нәрсә ул! Миңа КамАЗга оратория язарга дип килгән бер композиторның эченнән генә саннар мыгырдавын карап торырга туры килде... Офыктан, ялан кыр уртасыннан башланып киткән күп катлы биниһая зур биналар, үз юлындагы кысан һәм кәкре тыкрыкларны, чалшайган агач йортларны, үзләренең язмышын сизенгәндәй җиргә сеңгән борынгы купец лабазларын юк ите- игә, Кама елгасына таба ашкына».
«Ленинградская правда», «Волжская коммуна», «Марийская правда», «Советская Чувашия», «Адыгейская правда» газеталары да үзләренең март аенда чыккан саннарында КамАЗ төзелешенең барышы турында күп кенә материаллар биргәннәр.
Үзәк матбугат битләрендә март аенда күп кенә предприятиеләрнең, проект һәм фәнни-тикшеренү институтларының Кама автомобиль заводының беренче чиратын проектлаштыруны, төзүне һәм ходка җибәрүне тизләтү буенча социалистик йөкләмәләре басылып чыкты.
«Эшчеләр, галимнәр, фәнни-техник хезмәткәрләр Кама автомобиль заводи заказларын үтәүне һәр коллективта намус эше дип карыйлар һәм бу инициативага завод төзелеше белән бәйле барлык предприятиеләрнең коллективлары, министрлыкларның һәм ведомстволарның барлык оешмалары кушылыр Д»п ышанабыз»,— диел» йөкләмәде.
«Социалистическая индустрия, газетасы (15 март) «Алдынгылар тәҗрибә- се—һәркемгә, дигән баш астында КПССның Татарстан өлкә комитеты пленумы турында хәбәр бастырып чыгарды. Анда .Социалистик ярыш оештыруны тагы до яхшырту турында» КПСС Үзәк Комитеты карарларын Чаллы шәһәре партия оешмасының ничек үтәве тикшерелә. ♦
«500 дәи артык бригада,— диелгән хәбәрдә,— Рәис Сәлахов җитәкчелеген- з дәге монтажчылар коллективы үрнәгендә төзелеш темпларын тизләтү өчен < ярыша». s
Шул ук санда КамАЗдан СССР профсоюзларының XV съездына делегат итеп сайланган Социалистик Хезмәт Герое, СССР оештырылуга 50 ел тулу уңае белән ч җәелеп киткән социалистик ярыш алдынгысы, эшче һәм коммунист Виктор Иванович Герасименконың портреты басылып чыккан. <
1
.Московская правда» газетасында 25 мартта «Мәскәүлеләр Кама буенда кала * төзи» дигән исемдә репортаж басылып чыккан. «Эшләрне төгәл оештыруда, монтаж-транспорт графикларын Һәм технологик агым куллану — уңышларның серен мәскәүлеләр шунда күрәләр,— дип яза репортаж авторы.— Бу яңалыклар төзүчеләрнең «һәр минутны эшкә җнгик» дигән девизына тулысынча җавап бирә..
Ярославль мотор төзүчеләре КамАЗның беренче чирагын тизрәк сафка кертү буенча үзләренең социалистик йөкләмәләрен үтәү йөзеннән кыска вакыт эчендә күп кенә двигательләрнең яңа модельләрен ясадылир һәм сынадылар. Эксперименталь цехта сынаулар вакытында КамАЗ өчен ике двигатель яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. «Северный рабочий, газетасы (12 март) бу турыда хәбәр итеп кенә ; калмый, о КамАЗ өчен двигательләр әзерләүче конструкторлар, эшчеләр, сынау ; үткәрүче инженерллар белән дә үзенең укучыларын таныштыра.
Яшьләр тулай торагында кызлар язучы Майя Ганина белән очраштылар. Реыонт-инструменталь заводының зур ашханәсендә монтажчылар, шоферлар, тезүчеләр илебез башкаласыннан килгән «Улыбка, квартетын яратып карыйлар. Төзүчеләр индустриясе базасында Татарстанның халык артисты Илһам Шаки-ровны кат-кат сәхнәгә чакыралар. Берьюлы егерме урында төзүчеләрнең культура университетлары дәресләре бара. Республиканың профессиональ музыкантлары ай саен КамАЗга килеп Чайковский, Шостакович һ. 6. лар турында лекцияләр укый—болар турында 11 мартта чыккан санында «Советская Россия» газетасы яза.
«Камада яз» дигән репортажда «Строительная газета. (26 март) КамАЗда тугаң төзелеш индустриясе яңалыклары белән таныштыра, илебезнең тирле почмакларыннан килгән төзүчеләрнең тырыш хезмәтләре турында сөйли.
Менә экскаваторчы Борис Цораов. Ул Осетиядә туган. Ангарада һәм Урта Азиядәге төзелешләргә катнашкан. Биредо ул субай фундаментлар мастеры булып эшлн. Аның эшләренең сыйфатын шуннан белергә була: экскаваторыма кызыл йолдыз төшерелгән. Ә Сәмигулла Зайнагатдинов Удмурдстаннан килгән. Ул да иң яхшы экскаваторчыларның берсе.
КамАЗда җитмеш өлкәдән, крайдан, республикадан килгән кырык милләт вәкилләре эшлн.
«Чаллы шәһәре — СССР халыклары дуслыгының куәтле көчен практикада кабат сынау урыны»,— диелгән «Советская Башкирия» газетасында (2 март). Аннары газета укучыларны тугызынчы бишьеллыклың удар төзелешендәга вшләр белән таныштыра. «Башсантехмонгаж» тресты эшчеләренең тырыш хезмәтләре турында сойли.
«Строительная газета»ның 3 март санында монтажчылар бригадасы җитәкчесе Рәис Сөлаховның хаты басылып чыккан. Ул анда барлык 15 союздаш республика төзелеш алдынгыларының тәҗрибә уртаклашулары кирәклеген эйта. «Без моны шулай күз алдына китерәбез,— ди КамАЗ төзелеше ударнигы,— төзелеш һөнәренә ия булган иң яхшы вәкилләр үз тәҗрибәләре, ярыштагы яңалыклар, хезмәтнең эффектлы ысуллары — хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрә торган һәр нәрсә турында эшлекле сөйләшү алып барырга кирәк».
•Труд» газетасының 3 мартта чыккан саяында КамАЗ төзүчеләрнең хезмәттәге уңышлары, көндәлек эшләре турында фоторепортаж басылган.
«Чаллы ит комбинаты, икмәк заводы, сөт заводы КамАЗ комплексының титул исемлегендә юк. Шулай да аларны КамАЗның иң мөһим объектлары рәтеннән телгә алалар»,— дип яза «Строительная газета» (8март).
«Тольяттида Идел автомобиль заводы корылмалары социалистик төзелеш индустриясенең үсешендә яңа баскыч булды,— дип яза «Труд» газетасы.— Ә КамАЗда төзү һәм монтаж эшләре тагы да кызурак темп белән алып барыла. Мондый темп белән алып барыла торган төзелеш эшләрен гадәти ысуллар, традицион технология белән генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Биредә мәсәлә- не новаторларча хәл итәргә кирәк». Газета 26 мартта чыккан санында КамАЗ төзүчеләрнең иҗади фикер йөртүе нәтиҗәсендә туган яңа алымнар, ысуллар турында сөйли.
«Строительная газета, (31 март) монтажлауның конвейер ысулына киң туктала. Бу яңалыкны куллану бүген үк инде матур нәтиҗәләр бирә.
«Стальконструкция» һәм «Центромонтаж» трестлары монтажчылары хезмәт җитештерүчәнлеген бер ярымике тапкыр арттырдылар. Вентиляция эшләренда үсеш дүрт тапкырга артты, ә сантехник эшләрдә ике мәртәбәдән ашып китте. Болар хакында СССР Минмонтажспецстройның КамАЗ төзелеше баш идарәсе начальнигы М. Садаринов һәм Камгэсэнергостройның Автозаводстрой баш инженеры В. Альфиш яза.
«Известия, газетасының 3 апрельдә чыккан санында фотохәбәрче В. Сметанин «50 ел. Советлар Союзы буйлап» дигән баш аегында КамАЗ төзүчеләрнең һәм Чаллы шәһәре кешеләренең кызыклы, күп яклы тормышын сурәтләп, фоторепортаж чыгарган.
«Советская Белоруссия» газетасы (4 апрель) Чаллы турында кызыклы белешмә биргән. «Яр Чаллы. Ике җенестәге 720 кеше яши, 136 йорт, чиркәү, училище, су тегермәне, 18 лавка, җомга көнне базар, өч ярминкә. Кама елгасы ■ буендагы пристань. Анда яшәүчеләр иген игү белән бергә, бурлаклык һәм пристаньдагы эшләр белән шөгыльләнә» (Россия империясенең 1888 ел өчен географик-статистик сүзлеге).
Аннан газетада Чаллының хәзергесе һәм киләчәге турында языла. Бөтен халык төзелешендә Белоруссиянең дә өлеше зур. 1970 елда ук инде Минск автомобиль заводында «КамАЗ 5510» машинасының беренче үрнәге ясалды. Аннан соң тагын ике үрнәк машина эшләнде. Завод коллективы тәҗрибә үрнәкләрен камилләштерү эшен дәвам итә.
• Здоровье» журналының 4 санында Чаллы шәһәренең беренче торак районын сурәтләгән төсле фотолар бирелгән. Журнал, бу фотоларга аңлатма биреп, Яңа шәһәрнең 800 гектар мәйданга җәеләчәге, бишәр-егермешәр катлы йортлар салынуы турында яза. Шәһәр салучылар Мәскәү төзүчеләренең зур тәҗрибәсен киң кулланалар.
«Правда* газетасының үз хәбәрчесе 11 апрельдә чыккан «Автоград калка* дигән мәкаләсендә КамАЗдагы эшләр барышы, тегүчеләр алдында торган проблемалар турында яза.
«Кама автомобиль заводын тезүне партия тугызынчы бншьеллыкнын ин меһям халык хуҗалыгы бурычларыннан берсе дип билгеләде. Һәм күп меңле, күп милләтле, бердәм КамАЗ коллективы аны үтәп чыгар»,— диелгән мәкаләдә.
Монтаж эшләре мастеры Иван Григорьевич Давиденко Чаллыга командировкага килә. Ул да, башка юлчылар кебек үк, эшләремне бетерермен дә Украинага, туган ягыма, кайтып китәрмен дип уйлый башта. Көннәр үтә, атналар, айлар... Ә хәзер ул үз бригадасындагы егетләрдән башка яшәү мөмкинлеген күз алдына да китерә алмый. Алар — барысы да аның шәкертләре. «Социалистическая индустрия* газетасының 13 апрель санында басылып чыккан «Командировка* дигән очеркта әнә шулар турында сөйләнелә.
«Экономическая газета* (14 апрель) КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Ф. Табеев мәкаләсен бастырып чыгара. «Кагыйдә буларак, яңа, алдынгы алымнар партия оешмалары хезмәт ияләрен иҗатка актив тарткан урыннарда туа*,— дип яза автор һәм КамАЗ төзелешендә иҗади инициативаның, социалистик ярышның киң колачлы үсешен мисал итеп китерә.
«Әйдәгез, бергәләп төзибез!*— дигән баш астында «Советская культура» газетасы (18 апрель) Кама автомобиль заводын төзүчеләрнең илебез культура һәм сәнгать эшлеклеләренә язган хатын урнаштырган.
«Төзелеш төзелеш инде ул,— дип язалар алар.— Биредә иң элек — эш. Эмма без шуны әйтергә телибез: вшчеләр, яшьләр средасында хезмәт белән бергә сәнгать белән кызыксыну да яши. Танылган артист, музыкант, җырчының кнлүе безнең өчен зур вакыйга*.
«Строительная газета»ның 28 апрельдә чыккан бер мәкаләсендә Кама автомобиль комплексын төзүдә кече механизация ысуллирын киң куллануның әһәмияте турында языла.
•Жилищное строительство* журналының 4 санында «Чаллы — автотөзүчә- лар шәһәре» дигән мәкалә басылып чыккан. Анда архитектураның яңа казанышларын КамАЗда ничек файдаланулары турында әй