Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГАМБӘР КЫЗЫ ЗӨЛФИЯ


әрхинур ana, тиз генә кереп чыгыгыз әле,— диде редактор, безнең бүлмә ишеген ачып.
Аның тавышын ишетүгә иптәшләрем күтәрелеп миңа карадылар. Нигә чакыра? Әллә газетада хата киткәнме? Берәр җитди хәл булганда гына бүлмәгә үзе кереп чакыра ул. Ә эш турында иртәнге киңәшмәләрдә сөйләшеп бетерергә ярата.
Күңелгә шик төште. Чыннан да, ни булды икән? Язып утырган кәгаземне ак ягы белән кап
янына килде.
— Утырыгыз әле, Фәрхинур апа,— диде үз итеп.
Редакторның ягымлы тавышыннан бераз тынычланып, өстәл янындагы кәнәфигә килеп утырдым. Сүзен көтеп йөзенә карадым. Башында бер бөртек кара чәч юк, гел аппак, кырыкта гына бит әле үзе. Кеше тиз агара хәзер дигән уй күңелгә килеп китте.
— Яшьләр барында сезне ерак юлга чыгарып җибәрү дә кыен инде. Шулай да, Фәрхинур апа, анда мин сезнең баруыгызны теләр идем,— диде ул. Өстәлдән бер конверт алып каршыма килеп утырды.— Укыгыз әле менә шушы хатны...
Аның исеменә язылган конвертны ачып, машинкада басылган ярты битлек хатны укып чыктым.
«Редактор иптәш! Ярдәм итүегезне үтенәбез. Менә нәрсә: алдынгы сыер савучыбыз Зөлфия комсомол оешмасының дәрәҗәсен төшерә. Оешманың карарларына буйсынмый. Яхшы эшләгәне өчен вымпел биргән идек, алмады. Вымпелны үзе дә алмый, бүтән савымчыларны да алга чыгармый. Шуның аркасында социалистик ярышның кызыклы формаларын тормышка ашыра алмый торабыз. Безгә хәзер нишләргә?
Комсомол комитеты секретаре Солтанов».
— Ник алмый икән соң? Сәбәбен язмаган,— дидем мин, хатны кайтарып биреп.
лап салдым да, күзлегемне эләктереп, редактор бүлмәсенә киттем.
Мине көтүе булдымы, әллә уйлануы идеме — мин кергәндә ачык тәрәзәдән урамга карап тора иде. Ишек тавышына борылып, өстәл
— Менә шул шул. Принципмы бу, әллә гади бер кирелек кенәме? Яхшы эшләүче холыксыз кешеләр дә була бит. Коллективның теңкә- сенә тиеп торучылар. Ул әле яшь кеше. Сөйләшеп кайтырга иде үзе белән... Сезне өйрәтеп торасы юк инде, Фәрхинур апа.
Укый башлагач та редакторның тел төбен аңлаган идем. Елмаеп күзенә карадым да:
— Корреспондент фактлар җыеп йөрүче генә түгел, корреспондент ул тәрбияче дә, кирәк чакта ярдәмче дә,— дидем.
Киңәшмә саен әйтергә яраткан үз сүзләрен исенә төшергәнгә, редактор рәхәтләнеп көлеп җибәрде, аннан җитдиләнде, кулын йомшак кына итеп ялтыравыклы өстәлгә куйды һәм:
— Кайчан бара аласыз? — диде.
— Якты Күлдән алып кайткан материалымны бетерим дә...
— Ике көннәнме?
— Ике көннән.
Яфрак селкенерлек кенә җилдә дә чайкала-чайкала очкан кечкенә самолетта сәгать ярым азапланганнан соң, июль аеның коры тузанын йотып тагын бик озак машинада чапкач, саргаеп килгән арыш басуында яшел куак очлары күренде. Без якынайган саен алар ишәйделәр, биегәйделәр, куаклар арасыннан телевизор антенналары да күренгәли башлады.
— Әнә, Тельман колхозы шул була инде,— диде шофер егет.
— Килеп җитәбез дәмсни? — дигән булдым. Ә үземне сәер бер тынычсызлану биләп алды. Әлеге комсомол комитеты секретаре Сол- танов корреспондент килмиме дип авыл башында ук көтеп торадыр, машинадан төшәргә ирек бирмәс, ай-ваема карамый, фермага атып китәр дә теге «кире беткән» кызый каршына китереп бастырыр кебек тоелды. Ә минем әле үземне рәткә китерәсем, юл тузаннарын кагып аласым килә иде. Сыер савучы кызыкайга мин тышкы кыяфәтем белән дә «басым ясарга» тиеш.
Зөлфия белән без икенче көнне очраштык.
Солтанов мине мотоциклына утыртып, җәйләүгә алып килгәндә сыерларны савып озатканнар, чиләк-бидоннарны юып бетереп киләләр, кызларның кайберләре өс-башларын алыштырып авылга кайтырга тора иде.
— Зөлфия кайда? — диде Солтанов, килеп туктауга.
— Каен урманында. Сине көтеп утыра,— диде кызларның берсө көлеп.
— Арадан кара мәче үткәч, көтүләр ю-у-ук инде ул,— диде икенчесе.
— Шаяртмагыз әле! — диде Солтанов, усал булырга тырышып,— кеше эш белән йөргәндә...
Савымчыларның берсе, олырак яшьтәге хатын, егетне кызгандымы, әллә шәһәр кешесе алдында уңайсызландымы, иптәшләрен шелтәләп алды:
— Җитәрегез сезгә, шыркылдыклар! Авыз җырырга гына торалар! — Ул безгә якын ук килде, кулын сузып.— Ә-әнә ул Зөлфия,— дип, болын ягына күрсәтте.
Җәйләүдән шактый читтә ак халатлы кыз бер күренә, бер югала иде. Иелеп чәчок җыя иде бугай ул.
Солтанов мотоциклын кабызды:
— Утырыгыз, корреспондент иптәш, мин сезне ә дигәнче...
— Юк, Солтанов, рәхмәт, мин үзем... үзем танышыйм әле Зөлфия белән,— дидем.
ЛӘБИБӘ ИХСАНОВАф ГАМБӘР КЫЗЫ 30ЛФНЯ
Зөлфия пәйгамбәр чәчәкләреннән такыя үрә иде. Мине күргәч, такыясын артына яшерде. Чибәр иде ул, ак халат аңа килешә иде, мин сүз башламый озаграк тордым, ахры, ул үзе дәште.
— Исәнмесез, апа.
— Исәнме, Зөлфия. Әйдә, танышыйк...
— Кичә әйткәннәрне инде корреспондент килде дип.
Безнең сүз тагын өзелде. Мин тагын аңа төбәлдем. Җиңнәрен сызганып җибәргән дә ак халаттан яшел болын уртасында басып тора. Маңгаена төшкән бала чәчләрен җил чуалта. Аның кай җиредер, нәрсәседер минем күптән күргән бер танышымны хәтерләтә иде бугай. Кем иде ул? Кайчан, кайда очрашып аерылышкан кешем ул минем? Ачык кына булып искә дә төшми үзе. Менә-менә күз алдына килер сыман тора да тагын югалып, үрти. Ә күңелдә бик рәхәт, бик җылы бер тойгы кала. Бәлки мин билгесез ул кешене юкка гына хәтерләргә тырышамдыр. Бу сөйкемле кызны күреп соклану хисем шулайдыр бәлки. Бу минутта редакциягә килгән хатны да, үземнең нинди эш белән йөрүемне дә уйлыйсым килми иде. Үзем дә көтмәгәндә :
— Матур җырлыйсыңдыр син, Зөлфия? — дип куйдым.
— Каян беләсез?
— Тавышың моңлы икән.
■— Әллә тагын,— диде ул.— Менә әнием җырлый мине-ем!
Шунда ул беренче тапкыр күзен күтәреп миңа карады. Кояш нурында җемелдәп торган җитен чәчәкләредәй күренде миңа аның күзләре. Ул елмаерга тырышты. Ләкин әрнү катыш газаплы иде бу елмаю. Мин бит сезнең белән очрашмас өчен болынга чыгып киттем, нигә инде артымнан килдегез, дип әйтә кебек иде бу күзләр. Кинәт күкрәгемә кысып сөясем килеп китте аны. Кызым кебек итеп. Җил тузгыткан бала чәчләрен маңгаеннан сыпырып җибәрәсем килде. Була бит сөйкемле кешеләр! Бер очрашуда күңелне яулап алалар. Зөлфия дә шулай. Мин аның иңбашыннан кочып алдым да:
— Әниең белән таныштырырсың әле, Зөлфия,— дидем.
Кызның иң кадерле хисләренә кагылуым аның күңеленә үтеп керү өчен түгел иде. Шундый сөйкемле кыз үстергән, матур да җырлый торган ханым белән танышу теләге чын-чынлап туды миндә. Бу танышлык миңа Зөлфияне дөресрәк аңларга ярдәм итәр дигән уй соңыннан гына килде.
— Әниемне күрергә теләсәгез әйдәгез хәзер безгә,— диде Зөлфия, сүзне турыдан-туры фермадан башламавыма куанып,— бүген өйдә ул. Иртәгә укучылар белән Казанга китәләр. Экскурсиягә.
— Әниең укытучымыни?
— Әдәбият укытучысы.
Кызның көйләгәндәй аз гына сузып сөйләвем тыңлыйм, тыңлаган саен кемнедер искә төшерәсе килү теләге көчәя генә бара. Я инде, тырыш инде әз генә, дим хәтеремә, нигә шул кадәр ялкауланасың...
— Сез килә дигәч шикләнеп калган идем,— дип, юлда Зөлфия тагын сүз башлады.— Чын менә. Райкомолдан килгән инструктор белән сөйләшкәндә дә ул хәтле каушамаган идем.
Ул такыяга үрелгән чәчәкнең ак таҗын берәм-берәм йолкып килә. Башка вакытта сөя, сөйми дип юравы булыр иде. Ә хәзер, белеп торам, аның уе да, күзе дә чәчәктә түгел. Сизелер-сизелмәс кенә дерелдәгән бармакларыннан кызның борчылуын күрәм.
Сүз кушарга ашыкмадым. Аның болай кинәт ачылып китәрен көтмәгән идем. Кешенең күңеле тулган чак. Сөйләсен.
— Чын менә. Райондагы алдынгы савымчыларның барсыннан да артта барам, ә миңа, әйбәт эшләгән өчен дигән булып, вымпел бирә
ләр. Алмадым. Кызлар ачуны китерә, беләбез инде «Якты тормыш»- тагы Нәсимә апаны куып җитәргә тырышасың, вымпелны азсынасың, сразы герой алмакчы буласың, диләр. Ә безгә вымпел да ярап тора, үзең алмасаң, бүтәннәрнең юлына аркылы төшмә, диләр. Дөрес түгел бит, апа?
Күңелем Зөлфия ягында. Инәдән дөя ясауны яратмыйм. Кечкенә О генә эшне дә зур итеп күпертүчеләр бар. Редакциягә дә килә андый к хатлар. Хезмәт алдынгысы, соклангыч нәтиҗәләр, алдынгы тәҗри- £ бә. Теге дә бу... Берәр яңалыкмы дип. эшеңне ташлап шунда китә- 7 сең. Бактың исә бүтәннәр шау-шу күтәрми генә, гадәтн бер хәл итеп, ” күптән шулай эшләп яталар...
Зөлфиягә җавап бирергә кирәк иде.
— Беләсеңме, Зөлфия, без бу мәсьәләне өчәүләп сөйләшербез. ~ Энең белән...— дидем.
Зөлфияне күргәч хәтерләргә тырышып та күз алдыма китерә ал “ мый торган кешемне таптым бит, әй. 2
Без кергәндә кер үтүкли иде ул. Кызларныкы кебек нәзек биленә о ак алъяпкыч бәйләп кунган. Дугаланып торган кара кашы, каш ас- < тыннан җылы бөркеп караган күзләре... Кеше белән сөйләшкәндә дә и кызарырга гына торган нәфис ак йөзле Зөлфияне әнисе кызы дип ° кем әйтер. Аларның охшашлыгы күз карашларында, җанны эретер- ® лек эчке җылылыкларында иде булса кирәк. о
Хуҗа ханым безне күргәч, эшен куеп, каршыга килде
— Рәхим итегез, түрдән узыгыз,— дип кулын бирде.
— Гамбәр дип әйтимме?
— Гамбәр шул,— диде ул, кулын җибәрмичә күзләремә карап = торды да кочып ук алды.— И-и, Фәрхинур! Синме бу, җаным? °
Ә Зөлфия бу очрашуны көтмәгән иде, билгеле. Безнең шулай кү- Ё решүсбезгә аптырап та, куанып та, ни эшләргә белмичә басып торды.
Гамбәр минем яшь чактагы танышым иде. Берара сердәш булып тп китә яздык. Мин әле ул чагында якты дөньяда яшәвемнән бүтән бер шатлыгым да булмаган үсмер кыз бала әбиемнәрнең Иж буен дагы шомыртлы, миләшле авылларында кунак булып ята идем. Гамбәр миннән өч-дүрт яшькә олы, ирдән кайткан чибәр, яшь хатын. Иж елгасында паромчы булып эшли. Мин еш кына аның янына төшәргә, паромга утырып йөрергә яратам. Бергәләп су коенабыз.
Ни өчендер аның турында авылда гайбәт таралган иде. Бу ямьсез сүзләр хәтта миңа, биредә әз генә торган кешегә дә килеп җитте. Бер көнне әбием дә су буена йөрүемне тыйды. Ышанмый идем мин бу сүзләргә, шулай да әбиемнең хәтерен саклап, берара Иж буена бармый тордым.
Аңа никадәр ияләнүемне, аны ничек юксынуымны шул вакытны гына белдем. Бер көнне түзмәдем, тагын Иж буена киттем.
Кояшлы, тыныч, гамьсез көн иде ул. Башларын ярга салып, кабыклары каезланган чи бүрәнәләр суда ята. Баш очында керәшәләр уйный. Су өстенә карап булмый, күз камаша. Яулыгымны кашыма ук тартып куйдым да. бүрәнә өстенә утырып, аякларымны җылы суга тыктык. Паром әле теге ярда. Бүрәнәгә бәрелеп су чупылдый, аргы яктан җыр ишетелә. Сүзләрен аңлап булмый. Сүзләрен елга өстеннән искән җилме, дулкыннармы өзеп алып китә.
Ләкин көе барыбер күңелне әсир итә. Йөрәк кушып, күңел тулганда гына шулай җырлап була ул. Ә Гамбәрнең җырлавын тыныч кына тыңлап булмый. Әнә паром инде урыныннан кузгалды. Ул инде бирге якка якынлашып килә. Инде җыр да аермачык ишетелә башлады:
Снблп чачак жпллэр нсканда ла, Өаело узогем ксамә ............ ...............
Бәхетле булсын бу бала дип, матурлыкны табигать аңа ал тутырып биргән иде. Әллә ни яхшы да киенеп йөрми үзе. Күргән саен бер күлмәк булыр өстендә: аклы ситсыга зәңгәр кыңгырау чәчәк төшкән. Шулай да яңа тегеп кигән диярсең. Кояшта янган тыгыз беләге, калку күкрәгендә дугаланып яткан кызыл мәрҗәне ул күлмәкнең агын ак, чәчәгенең зәңгәрен — зәп-зәңгәр итеп күрсәтә. Үрер-үрмәс салган толымнарның очлары сүтелеп киткән дә шомырт кара чәчләре зифа буена таралып тора. Әллә аның шул матурлыгын, пөхтәлеген, җыр белән юанган хыялый күңелен күралмыйлармы икән кайбер кешеләр? Колагыма ишетелгән ямьсез сүзләр белән күзем күргән матурлык икесе бергә аңыма сыймый иде. Гамбәр турында дөресен белергә теләдем:
— Авылда әллә нинди сүзләр йөри,— дидем дә куркып куйдым. Әгәр аның хәтере калса?
Гамбәрнең исе китмәде тагын:
— Унны бетергәч, җүләр булып, шахтадан кайткан егеткә кияүгә чыккан идем. Аерылдык. Шуннан гайбәт китте,— диде ул, гади генә итеп.
— Бер чыккач кайталармыни аны?
— Яратмагач кайталар икән шул.
— Ә нигә яратмадың?
— Костюмы гына матур булган аның...
Моңар каршы сүз әйтә алмадым. Ул вакыт әле мин ярату, семья кору шикелле хәлләрне китаптан гына укып белә идем. Шулай да аны юатасым килде:
— Казанга кит син, Гамбәр. Җырчы булырсың,— дидем.
— Соңга калдым инде мин аңар,— диде ул, су өстенә карап торгач,— барысына да соңга калдым бугай инде мин, Фәрхинур. Җырчы булырга да, яратырга да...
— Яратырга?
— Эх-х! белмисең әле син,— диде ул, үреп торган чәч толымын кинәт артка ташлап,— син китәсе кеше. Сиңа әйтсәң дә була. Җилгә сөйләгән шикелле. Бер кешене яратам мин, Фәрхинур.
— Ә ул?
— Минем яратуымны белми дә ул. Паромга кергәндә кайвакыт исәнләшергә дә оныта. Ә мин аның килгәнен көтә-көтә саргаеп бетәм. Бер генә күрсәм дә, күңелемдә бәйрәм була.
— Ул белмәгәч ярату буламыни? Хыялый син.
— Ул минем намусымны саклый. Җанымны түбәнсетергә юл куймый.
— Кем?
— Хыялым. Кешеләр теләсә ни сөйләсеннәр, ә минем намусым саф. Әй! Көз генә җитсен. Китәрмен дә барырмын Иж буеннан,— диде Гамбәр.— Университетка керергә телим, Фәрхинур. Укытучы буласым килә. Кайберәүләр монда эшләвемне гаеп итәләр. Ирсез хатын — йөгәнсез ат, диләр. Ә миңа әзерләнергә кирәген аңламыйлар. Унны бетергәнгә ике ел үтте, ике тапкыр да кулга китап тотып булмады. Монда вакыт күп. Китапларым да үзем белән...
Әйе. ул чакта да ышанган идем мин Гамбәргә. Ләкин әле ул бу хатынның ихтыяр көченә бәя биреп, акыл белән ышану түгел иде. Үзем дә яшь булганга, яшь кешенең хыялларына ышануым гына булган икән ул. Бер нигә карамыйча, ялгыш башланган тормыш юлын төзәтергә дә, явыз телләр тараткан әшәке сүзләрдән өстен булырга да, мәхәббәтнең җырларда гына җырланган сафлыгын сакларга да аңар бик зур ихтыяр көче кирәк булуын бары хәзер генә аңладым.
Юк, җил уңаена гына бара торган кешеләр түгел иде болар. Әнисе дә, кызы да. Үз бәхетләрен үз юллары белән барып табарга яраталар. Зөлфиягә дә бит ферманың алдынгы савымчысы булып, комсомол комитетының күчмә вымпелын кулында тоту күңеллерәк булыр иде. Җыелышларда исемен телгә алырлар, бәлки район газетасына да язарлар иде. Әнә, Солтанов язарга ярата ул дип, Зөлфия үзе үк oiften тора.
Хәер, кәгазь язарга гына яратуы микән егетнең. Тәрәзә артындагы мотоцикл тавышына баядан бирле колак салып утырам. Тырылдап капка төбенә килеп туктый ул. Бераздан тагын китеп бара. Әллә найлардан әйләнеп килә дә өй турында тагын тынып кала. Берсендә хуҗа ханым түзмәде, колакларын учы белән каплап китапка төбәлгән кызына эндәште:
— Әнә тагын әйләнеп килде, чыгып кер булмаса.
— Бик кирәге барие,— диде Зөлфия. Үзе мәк чәчәге шикелле кып-кызыл булды.
Әни кеше дәшми генә башын чайкап куйды.
«Ай-Һай, шулай микән, кызый?! Әнә кайчаннан бирле китабыңның шул бер битенә карап утырасың. Җүләрләнмә. чык. Синең дә аңар кирәгең бар. Таңга хәтле йөрсә йөрер, капка төбеннән китмәс»,— дип әйтә кебек аның күзләре.
...Мин ник килүемне искә төшердем. «Өчәүләп сөйләшербез. Әниең белән...» дигән идем. Инде менә уйга калып утырам. Мин генә хәл итә ала торган мәсьәләме соң бу? Ай-Һай, авыр эшкә җибәрде редактор, авыр эшкә.,.