ЧӘЧӘКЛӘРГӘ БАЙ ТОРМЫШ
ай арада үтте соң әле бу кыш? Кама аръягыннан дымсу, салкын җил исә, сулышны иркенәй- тә, йөрәкне җилкетә. Яз килә. яз. Әнә аръяктагы урман тагын да карасуланып киткән, озакламый ул яшәрер, аланнарда яз сәламе — зәңгәр умырзая чәчәк атар. Гидростроительләр урамыннан үткәндә, Разияның йөрәге сулкылдап куя. Юл читендә ак кәүсәле яшь каеннар. Аларның нечкә тармакларында бөреләр бүртә башлаган, алардан
узып китәләр.
Бераздан Разия янына бер егет чыкты, алар икәүләшеп нечкә кәүсәле каен агачын утыртып куйдылар.
Егетләр ашый-эчә дә тәрәзәдән карый. Ә тышта көзге кояш дөньяны назлы нурга коендырган, әлеге ханым күңелле итеп эшли бирә. Җаны түзмәде егетләрнең, алар да берәм-берәм ишегалдына чыктылар. Шау-гөр килеп торган яшьләр өмәсе җыелды. Разия алып килгән агачлар гына җитмәгән иде ул чакта, прицеплы трактор табып, егетләрне тагын агач алып килергә җибәргәннәр иде. Тулай торакта яшәүчеләрнең тәрбияче Разия Хөсәенова белән танышуы шул рәвешле булган иде.
Кичен тулай торакның советы җыелды. Совет членнарының кайберләре көлемсерәп карады Разияга. «Элек тә булды андый... 1 тәрбиячеләр»,— дип уйладылар егетләр. Ишек төбенә каравыл куйдырдылар. бүлмәләрдәге юылмаган савыт-сабаны карап йөрделәр, исерекләрне эзәрлекләделәр, «тәрбия эшләре» шуннан гыйбарәт иде.
Әмма яңа тәрбияче сүзен башка мәсьәләләрдән башлады. Кемнәр яши бу йортта? Унҗидедән алып алтмышкача яшьтәге ир-егет-
яшел яфрак исе килә. Үсәләр каеннар, әнә бит Разиядан күпмегә биекләр инде. Әле кайчан гына утыртканнар
иде аларны...
Көзге аяз, җылы, бераз ямансу көннәрнең берсендә Разия шушы йортның ишегеннән көрәк күтәреп чыккан иде. Ул тирә-ягына карап алды да асфальт җәелми калган, көзге яңгырлардан изрәгән җиргә көрәген батырды.
Төш вакыты узган чак иде, тулай торакка эштән арып егетләр кайта башлады. Күпләре ялгызы җир казып азапланган түгәрәк йөзле ханымга гаҗәпләнеп карыйлар, ләкин аны-моны дәшми
лер. Яшьләр өчен җыр-бию түгәрәкләре оештырырга, кичәләр үткәрергә кирәктер. Олыраклар лекция тыңларга яратучан була. Кызыл почмакны бизәрбез, телевизор алып куярбыз. Шефлар янына барыйк, спорт кирәк-яраклары сорыйк. Дружина... Кичке мәктәптә укучыларга ярдәм... Карасана, эшлим дисәң эш күп икән! ♦
— Сүзгә оста да оит, эше ничек булыр әле,— диделәр кайберәү- 5 ләр, совет утырышы беткәч. Ләкин тулай торакта жанлылык иргә- з гесен үк сизелде: кызыл почмак кунак бүлмәседәй бизәлде, төрле t түгәрәкләргә язу башланды, тәрбияче күпләр белән сөйләшеп, хәл- 2 әхвәл әрен сорашып өлгерде, шахмат такталарында каты бәрелеш- к ләр башланды. <
Тулай торак ямьләнде, анда яшәү рәхәт, күңелле булып китте. о Ә бит Разия бу тулай торакка вакытлыча гына эшләргә куелган £ кеше иде. Чөнки Чаллыга килү белән ул: «Мин яңа төзелгән ? тулай торакта, үзем ишекләрен ачып кереп, эшне яңабаштан башлап о җибәрергә теләр идем»,— диде. «Бик әйбәт,— диделәр аңа.— Әнә, о 6/12 нче йорт төзелеп бетеп килә, шунда эшләрсең. Ә ул җитешкән- ~ че, искесендә эшләп тор». ‘
Иске тулай торакта да Разия: «Мин монда вакытлыча»,— дип тормады, бөтен күңелен, көчен биреп тырышты. Шул ук вакытта 6/12 нче йортта яшәячәк егетләрдән инициатив группа туплады. Ул группада төрле һөнәр ияләре бар иде: ташчылар, балта осталары, сантехниклар, электриклар. Гөнаһны яшереп булмый: яңа йортның әпен-төпен эшләнгән урыннары шактый иде. Ә оста күзе андыйны бик тиз күрә. Егетләр, эштән кайткач, ашап-эчеп алалар да, янә эш киемнәре киеп, яңа йортка чабалар. Тулай торакның шефы — 1 нче «Жилстрой» тресты — кирәк-яракны биреп тора. Осталар арасында комбинезон кигән тәрбияче йөри. КамГЭС поселогында бер итеп куйдылар йортны. Кызып китеп, проектчылар, архитекторлар күз алдында тотмаганны да эшләп куйдылар: подвалны чистартып, буяп, менә дигән спорт залы иттеләр. Балта осталары теннис өстәле ясап куйды, ә инде теннисның шарларын-җәт- мәсен, башка спорт кирәк-яракларын «Хезмәт» спорт җәмгыятеннән сорап алдылар.
Тулай торакның ишекләре ачылу олы бәйрәмгә әверелде. Зур гаиләнең үз кулы белән салган яңа йортка күченүен күз алдына китерегез! Бу йортны ямьле, күңелле иткән хуҗабикә — Разия иде. Ул үзе дә ире Сәгыйт һәм улы Алмаз белән бер бүлмәгә күченеп килде. Аңарчы алар кеше өстендә тордылар, ә квартнр чиратлары шактый ерак иде әле.
Түгәрәк эшләре тиз җайга салынды, совет председателе Руза лин Фәтхуллин да уңган егет булып чыкты. Шулай да тормыш 'беркайчан да, аерата егетләр тулай торагында, шома гына бармый шул.
Тәрбияче, бигрәк тә эш урынына якын яшәсә, көнен дә, төнен Дә эштә. Әнә баскычтан шау-шу ишетелә. Әгәр шунда Разия чыгын өлгермәсо... Әгәр салмыш егет кизәнгән кулын тыеп кала алмаса...
Нишләргә? Хулиганлык кылган егетнең эшен судка җибәрергәме? Җәзасыз калса, аның ни кылансам да килешә икән, дип уйлап, тәмам азып китүе бар. Аннары башкаларның да пычак болгап «егетлек» күрсәтүне гөнаһсыз эшкә санавы мөмкин. Ата ана канаты астыннан яңа ычкынган, мөстәкыйль яшәргә өйрәнмәгән малайлар шактый тулай торакта...
Икенче яктан караганда, егет кызганыч. Алай начар сыман күренми иде ул, ә Разин кешеләрне таный белә бит. Яңа шәһәрдә, зур төзелештә гомер юлын судтан башласа, егәтнең харап булуы бар.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА
Ялгышырга ярамый иде. Тулай торак советы утырышына Разия анык бер фикер белән килде:
— Кичәге вакыйга безнең барыбызга да бик зур сабак булды,— диде ул.— Эшне кичәләр, лекцияләр белән генә чикләп, зур хата ясыйбыз түгелме? Безнең яшьләр буш вакытларында нишлиләр? Эшләп алган акчаларын нәрсәгә сарыф итәләр? Моны безгә белергә кирәк, күрәсең...
Советта бу турыда озак сөйләштеләр.
Ә егет җәзасыз калмады — аның тәртибен гомуми җыелышта тикшерделәр. Андыйларга игътибар көчәйде. Егетне башта кызыл почмакка дежур куя торган булдылар, үзешчән сәнгать түгәрәгенә чакырдылар. Шунда гына беленде: егет гитарада шәп уйный икән. Ниһаять, килде шундый көн, ул, беләгенә кызыл тасма бәйләп, башка дружиначылар белән бергә, шәһәр урамнарына тәртип сакларга чыкты. Аңа кызыл тасма биргәндә, Разия егеткә зур ышаныч белдерелгәнен артык күп вәгазь сөйләмичә генә аңлатып бирде.
Чыннан да үзгәрде егет. Түгәрәктә ул бер кыз белән танышты, бәлки, бу хәл дә аңа нык тәэсир иткәндер, һәрхәлдә, ул тәрбияче ышанычын, сөйгәне ышанычын аклады.
Эш көненең үзәге, ә бер бүлмәдәге малайлар урын өстеннән дэ кузгалмаганнар әле.
— Без кая барырга, кемнән кием алырга икәнен белмибез,— диләр алар.
Разия малайларның эш урынын эзләп китә. Баксаң, мастер аларның төзелеш мәйданына килгәнен көтеп утыра икән. Көннең- көнендә йөзләрчә кеше килеп, шактый өлеше кире китеп торган зур төзелештә мондый аңлашылмаучылыкларның булуы бер да гаҗәп түгел.
Разия төзелеш мәйданнарында еш була.
— Эш урынында күрми торып, кешене тәрбиялим дип азапланасы да түгел,— ди ул.— Чөнки һәркемнең холкы-фигыле, кешелек сыйфатлары, беренче чиратта, үз эшен ничек башкаруында күренә, хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләрендә сизелә.
Тәрбияченең эш сәгатьләре көндезге сәгать икедә башлана. Ә көннең беренче яртысын Разия егетләр эшли торган бригадаларга йөреп үткәрә.
Ул беренче килгәндә, булачак завод һәм яңа кала урынында бихисап бульдозерлар, скреперлар, экскаваторлар җир актара, сау лынып кына килгән юлларда көчле машиналар кайный иде. Бу зур мәйданны күздән кичерүгә, дулкынланудан Разияның сулышы кысылды: аның бик зур төзелешләрдә эшләгәне бар, әмма мондый куәтне, мондый киң төзү мәйданын күргәне юк иде әле. Чагыштыра алганга күрә дә, ул монда барган вакыйгаларның тарихи әһәмиятен күпләргә караганда ныграк аңлады. Кичен тулай торакка арып- талып кайтып кергәндә бик гадәти, бик гади күренгән егетләр биредә баһадирлар булып тоелалар, алар хәтта үсеп киткән кебек күренәләр. аларның ихтыярына искиткеч куәтле машиналар буйсына.
Аларны шушы хәлендә күрми торып, бу хезмәтне ихтирам итми торып, тәрбияче буларак нәтиҗәле эш башкарып буламы? Юк, әлбәттә.
Разия шәһәрнең һәм заводларның үсешен күреп, күзәтеп торды, бу үсештә үзенең дә өлеше барын тоеп яшәде, һәр уңышка егетләр белән бергә сөенде, чын күңелдән куанды.
Ә менә тәрбия эше өчен җаваплы кайберәүләр бу җиңүләрне читләтеп үтә төзелеш гөрелтесе аларга ишетелми иде кебек. Атнага бер тапкыр трест конторасына тәрбиячеләр җыела. Әз дә түгел, күп тә түгел — сиксән ике тулай торактан! Килеп утыралар, тәртип = бозу, урлашу юкмы дип, бер-берсеннән сорашалар, тыңлаусыз - егетләрдән зарланалар, тегене-моны сөйләшәләр дә таралышалар. х
Түзмәде Разия, шундый сөйләшүләрнең берсе вакытында сике- н pen торды да: s
— Нишләп без монда корыны бушка авыштырып утырабыз a әле?— диде.— Мәгънәсезгә сүз боткасы пешергәнче, тәрбиячеләр р мәктәбе ачарга кирәк иде. Менә без Братскида эшләгәндә...
Разия сүзен кызуланыбрак башлаган иде, башкалар аның сике- г pen чыгуын яратмас, каршы килер, дип, алдан ук бәхәсләшергә 5 әзерләнеп тотынган иде. Әмма тыңлаучыларның йөзендә канәгать- Ф сезләнү түгел, кызыксыну, җанлану күренде. Алар бит иренгәннән ' дә, ялкауланганнан да түгел, эш рәтен белеп җиткермәгәнгә, тәҗри- ♦ бә юклыктан аптырап йөриләр икән! Теләк бар — осталык җитми, < дәрт бар — дәрман юк аларда! в
Разияның күп еллар Братскида тәрбияче булып эшләгәнен ишет- х кәч, аның ярсуына игътибар бирмичә, йотылып тыңлый башлады- = лар. Мең төрле сорау яудырдылар:
— Эш планнарыңны сакламадыңмы? Кичәләрнең программасы я юкмы? Сүз үтми торган егетләрне ничек йөгәнли идең?
Разия тынычланып китте. Әйе, Братскида ул күп тулай торак- х ларда эшләде. Берсендә эшне җайга салгач, аны икенчесенә, тәртип = ягы аксаган, тәрбия эше чыгырдан чыкканына күчерәләр иде. ? Анысын рәткә керткәч, өченчесенә, аннары дүртенчесенә... Планна- к ры, анда уйлаган-кичергәннәре язылган дәфтәрләре бер өем. Барысы да исән...
Башкалар өчен файдалы күп нәрсә сөйләде Разия. Ләкин бар сорауларга да берүзе җавап биреп бетерә алмады һәм ул мөмкин эш тә түгел иде. Чөнки Братск төзелеше белән КамАЗ төзелеше арасында охшашлык булса да, аерма да бик зур иде. КамАЗның күләме дә башка, төзүчеләре дә икенче. Аннары һәр кеше күңеле — үзе бер дөнья, аның өчен әзер ачкычлар юк.
Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты: Разия атна саен тәрбиячеләр алдында чыгыш ясарга тиеш булды. Моңа элекке тәҗрибә генә җитмәде, тагын күп нәрсә укырга, өйрәнергә, уйланырга туры килде.
Шулай итеп, тәрбиячеләрнең мәктәбе барлыкка килде. Трестның штат исемлегендә тәрбиячеләрнең укытучысы дигән берәмлек юк иде. Зур төзелештә бар нәрсәне дә алдан күреп бетерү мөмкин түгел икән, күп мәсьәләләр эш барышында хәл кылына. Тәрбияче-мето- дист дигән штат берәмлеге барлыкка килде, шулай итеп, Разия Хө- сәенова барлык тулай тораклардагы тәрбия эше өчен җаваплы кеше итеп куелды.
...Ханымның хәрәкәтләреннән дә, ябык йөзеннән дә. сөйләшүеннән дә коры, кырыс холыклы икәне сизелеп тора. Ул урындык кырыена уңайсыз гына итеп утыра, дулкынланып Разияның йөзенә карый.
— Нишләп сез, укытучылык эшен ташлап, тәрбияче булырга уйладыгыз эле?— дип сорый аннан Разия.
Ханым гаиләсе белән кеше почмагында яшәвен сөйли. Иренә якын арада квартира бирергә вәгъдә итмиләр икән, ә тәрбиячегә бүлмә бирергә тиешләр.
о. «к. у.» м а.
129
— Мин сезгә киңәш бирмәс идем,— ди Рааия.— Тәрбияче эше бик авыр бит. Үкенергә туры килмәсме?
Ханым дәшми.
— Ярый алайса, эш белән танышып карагыз,— ди Разия көрсенеп.— Сез урнашырга теләгән тулай торак артык зур түгел, анда акылга утырган кешеләр — инженерлар, техниклар яши. Җиһаз белән тәэмин ителгән, совет сайланган, дружина оештырылган, тик менә кызыл почмакта стендлар...
Разия тулай торактагы хәлне бөтен ваклыклары, нечкәлекләре белән аңлатып бирә. Әйтерсең ул аннан чыкмый утыра. Ә бит аның карамагында йөздән артык тулай торак!
Аннары сүз планнар төзүгә, методик күрсәтмәләргә күчә. Ахырда Разня әлеге ханымга тагын бер кат ныгытып уйларга киңәш бирә. Чөнки күреп тора: бу кеше рәтле тәрбияче була алыр микән, ай-һай! Батырлык күренми анда, дәрт сизелми! Ә ансыз тәрбияче эшен алып барып булмый.
Бәхеткә каршы, тәрбиячеләр арасында баскан урынында ут уйнатып торучылар күбрәк.
Менә Александра Валентиновна Черемисина килеп керә, бүлмәне җанлылык, күнелле шау-шау белән тутыра. Йомры гәүдәле, шат холыклы, тиктормас бу тәрбияче Закарпатьедан әле күптән түгел генә килгән икән.
— Шыгырт-шыгырт ялтыравыклы читекләр белән, җиңел пальто киеп килгән идем, катып үлә яздым,— дип көлә ул.— Әле дә ярый, яңа танышларым киез итек табып бирде. Тик менә борын туңып җәфалады, суыкка күнекмәгән, чыныкмаган бит ул!
Башта Чаллыга Александра Валентиновнаның ире Игорь Владимирович килгән. Ул кием кисүче, Закарпатьеда бик кадерле һөнәр иясе булган, яхшы квартирда, һава-суларының шифасы һәм тау- урманнарының матурлыгы белән бөтен дөньяда дан тоткан табигать кочагында гомернең ахырынача яшәрбез, дип торганда, КамАЗ төзү турындагы хәбәр аларның күңелен алгысыткан. Дөрес, алар ташчы да, бетончы да түгел, әмма төзүчеләрнең тормышын ямьли торган һөнәр ияләре.
Кием кисүче Черемисин, комсомол яшеннән чыгуына шактый еллар узуга карамастан, яшь егеттәй ашкынып, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән Чаллыга китеп барган. Ул дөрес уйлаган икән, чыннан да, төзелештә бетон, арматура турында гына уйламыйлар, кешеләрнең тормышын бизәү-ямьләндерү ягын да кайгырталар икән. Тәҗрибәле кием кисүчене кочак җәеп каршы алганнар, иң яхшы ательега эшкә урнаштырганнар, тулай торакта урын биргәннәр. Бер айдан аның янына Александра Валентиновна килгән.
Урамнардан үткәндә пөхтә, матур киенгән хатын-кызларның бер- ничәсенә ымлап, тегүчебез:
— Мин теккән пальто.— ди икән.— Ничек? Мондагы кешеләрне гөл кебек киендерәчәкбез әле. Кибетләрдә тукымаларның менә дигәннәре тулып ята.
Ул шунда ук хатынын Разия янына алып килгән.
Яна урында иң элек кем белән танышуың, нинди сүз ишетүең бик мөһим бит. Беренче таныш кадерле була, беренче очрашу гомер буе онытылмый.
Разияның мөлаем елмаюы, йомшак тавышы, җылы сүзе Чере- мисиннарны чиксез куандырган. Гомуми рух күтәренкелеге, киләчәккә яшьләрчә якты өметләр баглап яшәү, үзеңне бик кирәкле кеше итеп, кодрәтле кеше итеп тою Александра Черемисинага да бик тиз йоккан. Аның башында мең төрле план:
— Егетлэр-кыз.тар татар, рус, белорус, башңорт көйләрен җырлыйлар. Мин аларга Закарпатье көйләрен өйрәтәм әле. Ул якларның матурлыгы турында сөйләргә уйлыйм, тау чәчәге — эдельвейс күрсәтермен, эдельвейс алып килдем мин Чаллыга!
Разин тыныч кына тыңлап утырган кебек, әмма аның канәгать- ф леге йөзенә чыккан. Һәр кеше бирегә үз милләтенең җырын-моңыи. _ туган-үскән якларының гүзәллеген күңелендә саклап алып килә 2 икән — үсеп килгән каланың рухи хәзинәсенә яңа асылташлар өсти f дигән сүз. Нәкь менә шундый янып-көеп йөрүчеләр кирәк тә мондый 5 эштә, дәртле-картаймас күңелләр кирәк тә!
Александра Черемисина элек тә тәрбияче булып эшләгән, оста- 5 лыгы сизелеп тора. а
— Кызлар белән бер «хуҗабикә кичәсе» үткәрергә булдык 2 әле,— ди ул.— Модалар карарбыз, ничек бизәнергә, кайчан нинди | ислемайлар сөртү килешкәнен сөйләрбез...
Әйе-әйе, ташчы, штукатур, бетончы кызлар ислемайларның 2 хикмәтле серләрен дә белергә телиләр.
Черемисиннар икесе дә иртәдән кичкә хәтле эштә. Игорь Влади ф мирович та эш сәгатьләрендә генә өлгерә алмый, аңа заказлар бик күп. Әле менә төзүче егетләр җыр-музыка ансамбле оештырганнар. 5 аларга күз явын алырлык костюмнар тегәргә кирәк.
Яшьлек яңадан әйләнеп кайтты аларга. Кичләрен «свыдаяиегә» z баралар, якты урамнардан йөргән башка парлар кебек, киләчәккә 2 планнар коралар.
— Урманнар бик ямьле, диләр, монда. Көннәр бераз җылыткач 2
та барырбыз әле. о
— Квартирны яңа шәһәрдән сорарбыз, анда бигрәк матур.
Аннары туганнарын да бу якка тарту турында уйлыйлар. Бер “ туганнары төзүче, килсен, үзен сынап карасын. Аның хагыны — -> авиатор. Яңа аэропортта эшләр.
— Кешенең эшен бик ТҺ» күрәләр монда,— ди Игорь Владимирович.— Кулыннан эш килердәй кеше тиз күтәрелә.
Ә иртәгесен Александра Валентиновна тагын Разия янына йөгерә, чөнки ул аны иң якын дустыдай, туганыдай якын күрә.
Безнең һәркайсыбызда, теләсак-теләмәсәк тә, туган-үскән, гомер иткән якларның үзенчәлеге, чагылышы сизелә. Ул безнең телебездә, холык-фигылебездә, кием-салымыбызда, гадәтләребездә. Шуңа күрә Мәскәү кешесе Ташкентныкыннан, Арча кешесе Сарманныкыннан аерылып тора.
Ә Чаллы кешесе, үсеп килгән яңа каланың гражданины нинди? Ул кайсы яклары белән башка шәһәр кешеләреннән аерыла? Моны әле хәзергә әйтеп булмый. Дөрес, Чаллыда зур төзелешкә х»с рух күтәренкелеге сизелә, биредә кешеләр шат йөзле, нык адымлы. Ләкин ул гына әле кала гражданиның үз йөзе бар дияргә ныклы нигез бирми бит. Кала гражданины формалашсын өчен төрле яклардан җыел ган кешеләрнең дуслашуы туганлашуы, яңа гадәтләр, йолалар туу, бигрәк тә килгән кешеләрнең бу шәһәрне үз туган-үскән яклары кебек газиз, кадерле күрүе кирәк.
Кала салу — ул урам-урам яңа йортлар төзү генә түгел, каланың яңа гражданнарын тәрбияләү дигән сүз дә. Ә бу эштә — яңа каланың яңа гражданнарын тәрбияләүдә — тулай торак тәрбиячеләренең роле бик зур.
»•
131
Шуннан соң инде тагын бер сорау туа: тәрбияче үзе нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Бу турыда Разия бик күп уйланды. Ул үз тәҗрибәсеннән, оаш- калар эшен күзәтүләрдән чыгып, бик мөһим берничә нәтиҗә ясады.
Мәгьлүм ки, тулай тораклар өчен тәрбиячеләр әзерли торган махсус уку йортлары юк. Бу эшкә гадәттә педагоглар яки культура- агарту белеме булган кешеләр алына. Тәрбияче педагог та, культура- агарту эшчесе дә булырга тиеш. Ләкин укытучылар бу эшне авыррак башкаралар, культура эшчеләренә ул җиңелрәк бирелә. Алар үз тирәләренә кешеләрне ансатрак җыялар, яшләр белән тизрәк дуслашалар.
Ирләргә караганда хатын-кызлар тәрбия эшен уңышлырак алып баралар. Тәрбияченең эше тавык чүпләп бетермәслек күп, аның «ваклары», күзгә күренми торганнары да шактый, өстәвенә, алар даимилекне, түземлелекне таләп итәләр. Моңа ир-атның сабырлыгы җитми. Аннары шунысы: тулай торакларда бәйрәм-тантаналар, туйлар, туган көн табыннары булып кына тора. Күпләр андый бәйрәмнәрдә тәрбияченең урыны түрдә булырга тиеш дип саный. Ихлас күңелдән чакыралар, үтереп кыстыйлар. Ир йөрәге ничек түзсен? Кайберәүләр түзә алмый, бәхетлеләр исәнлегенә күтәрә бокалны. Андыйларның абруе шул бокалдагы хәмергә батып кала.
Өстәвенә, хатын-кыз булмаган йорттан гомумән кот кача бит. Күрәсең, бу кагыйдә тулай тораклар өчен дә дөрестер.
Ярый, тәрбияче булырлык кеше табылды, ди. Разия аның белән кара-каршы утырып сөйләшә.
Эшне нидән башларга? Алдарак без Разинның ике тулай торакта ничек эш башлаганын күргән идек инде. Лида Гыйбадуллина исә кешеләр белән үзенчә танышкан: бүлмәдән-бүлмәгә йөреп, һәрберсе белән сөйләшеп чыккан, һәркем турындагы мәгълүматларны калын дәфтәргә язып барган. Шул ук дәфтәргә кичке мәктәпкә йөрүчеләргә ничек ярдәм иткәнен, кемнәрне институтка әзерләү курсларына урнаштырганын, һәрберсенең җәмәгать эшләренә ничек катнашуын терки барган.
Ә күпләр эшне күңелле кичә үткәрүдән башлыйлар.
Күрәсез, монда катгый кагыйдә юк, эшкә һәркем үзенчә керешә.
Сөенечкәдерме, көенечкәдерме — тәрбиячеләрнең кулында эшнең ныклы тәртибен күрсәткән программа юк. Шуңа күрә бу эш һәр кешенең сәләтенә, инициативасына, көченә бәйле.
Аларга ярдәм йөзеннән оештырылган мәктәпнең дәресләре ай саен даими үткәрелә. Анда культура-агарту эшчеләре дә, җәмәгатьчелек вәкилләре дә, төзелеш җитәкчеләре дә чыгыш ясый. Тәҗрибә уртаклашу өчен Разия Тольятти тәрбиячеләре белән дә тыгыз элемтә булдырды.
Тәрбиячеләр өчен методик кабинетлар булдырылды. Һәр ай өчен үрнәк план төзелә. Дөрес, ул планны һәркем үзенчә үзгәртә, тулыландыра ала, ләкин ул тәрбиячеләрнең эшендә зур ярдәм итә. Тулай тораклар бер-берсе белән ярышалар, ул ярышка нәтиҗә ясалып, алдынгыларга бүләк бирелеп тора. Тулай торакларның күбесендә яшьләр клуб оештырдылар. Аларны үзләренчә атадылар: «Аленушка», «Хуҗабикә», «Глобус», «Ватан сакчысы», «Дускаем» һәм башкалар. Бу исемнәрдән күренгәнчә, аларның һәркайсы үзенчә эшли: берсендә төрле илләрнең тормышын, төрле халыкларның сәнгатен өйрәнәләр, икенчесендә табын әзерләү, кунак сыйлау серләренә төшенәләр, өченчесендә армия хезмәтенә әзерләнәләр.
Егетләрне армиягә озату кичәләрен тасвирлау өчен аерым бер очерк язарга кирәк булыр иде. Ул кичәләрнең девизы да ни тора: «Илне уяу саклагыз, ө без сезне сагынып көтәрбез». Армиягә киткән
егетләр белән алар эшләгән бригадалар хат алышып торалар. Үзе озаткан егетләрне Чаллы көтеп ала. Узган елны хезмәтен тәмамлап, өч йөз егет кайтып төшкән иде, аларны кадер-хөрмәт белән каршы алдылар, төзелеш мәйданнарына алып бардылар, махсус пароход яллап, Кама буйларында йөрттеләр. Яшьләр төзелешне генә түгел, ф бу якларның табигатен дә күрсен, яратсын өчен эшләнде бу. Чыннан g да. бу сәяхәт күпләрнең күңелендә матур истәлек булып калды. Яр 5 буендагы урманнар, болыннар, кичке елганың моңсу сафлыгы, палу- ? бада солдатларның җыр-биюләре тиз генә онытылмас.
Тәрбия эше тулай торакларның стеналары белән генә чикләнми. _. Күтәрелеп килгән завод корпусларыннан ерак түгел вагоннардан < торган поселок бар. Разия аларны да игьтибардан читтә калдырма- а ды. Анда кызыл почмак ачуга, кичәләр, әңгәмәләр үткәрүгә иреште. £
Узган кышны КамАЗга ярдәмгә йөзләгән авыл эшчәннәре килгән £ иде. Аларны тирә як авылларга урнаштырдылар. Разия анда да - өлгерде, авыл кибетләренең ничек сату итүен, клубларның кайчан Т ачылуын тикшереп йөрде, эшчеләр белән сөйләшеп, төзелеш җитәкчеләренең чыгышын оештырды. ф
Дөрес, бу эшләрне Разия үзе генә башкармый, аңа берәүнең генә < көче дә җитмәс иде, ул аларны уйлап таба, кешеләрне кызыксынды а ра, оештыра белә.
Кайчак кеше урман эчендә агачны, халык ерасында кешене = күрми. Йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр турында кайгыртканда, аерым = берәүләрнең язмышына битараф булып калмыймы соң Разия?
Менә аның янына яшь кенә хатын килеп керә. Хатынның йөзе ~ сагышлы, күзләре дымлы.
— Ирем белән аерылыштык,— ди ул.— Әйберләрне бүлешергә ярдәм итсәгез иде.
Разия сак кына, әкренләп барысын да сораша. Аннары хатынның өенә бара. Бер генә түгел, берничә тапкыр бара. Ни сөйләткәннәрдер. нинди киңәш биргәндер Разия ир белән хатынга — анысы өчесе арасында сер булып калды. Тик әйбер-кара бүленмәде, гаилә таркалмады. Берничә айдан әлеге хатын Разия янына тагын килде, бу юлы аның йөзе бәхеттән балкый иде, ул мең рәхмәтләр укып китте.
Улыннан зарланып ана килә.
— Сүземне тыңламый, эшкә керми, укырга йөрми,— ди.
Тагын китә Разия. Малайны эшкә урнаштыра, кичке мәктәпкә кертә, соңыннан айлар буе ничек ишләгәнен, ничек укыганын тикшереп тора.
Разия Хөсәенова — Чаллы шәһәр Советы депутаты. Киңәш-та быш итәргә, аһ-зарын сөйләргә аның янына үз сайлаучылары гына түгел, шәһәрнең төрле урыннарында яшәүчеләр килә. Чөнки беләләр: Разия аларның хәлен аңлар, ярдәм итәргә көчен дә. вакытын да кызганмас.
— Аның тирәсендә кеше артыннан юк-бар сүв сәйлән йөрү, гайбәт ише нәрсә юк,—диләр Разия турында.— Күңелеңдөген ачыктан- ачык, курыкмыйча сөйләп була.
— Кычкырмый, ачуланмый, ә сүзен тыңлата бела. Ул кушканны эшләми калып булмый.
— Нжчех барысына да жжтегиэ ул? Клян кач таба?
Аждый тынгысыз юешенең борчулары, вше күплеге йамва, батси кыяфьтч-жә чшисам булырга пааш ада кчбек. Әмма Раамавыд саАла-
шүеннән, елмаюыннан, иркенләп-җайлап утыруыннан ук җан тынычлыгы, күңел көрлеге бөркелеп тора. Бәхетле икәне йөзенә чыккан аның. Аның бәхете көнләштерми, сокландыра, борчулы кешеләрне дә юата, тынычландыра.
Татар хатыннарына хас бу гүзәл сыйфатлар — мөлаемлык, сабырлык, яшәү ямен тою — Разияга мул итеп бирелгән. Абакан—Тайшет тимер юлын төзегәндә туган улы Алмаз инде буй җиткән егет булып килә, ул әти-әнисенә куанычлар китерә: яхшы укый, спортның күп төрләрен ярата. Дөньяга карашы киң Алмазның, әле менә классташлары белән Минск шәһәрендә булып кайтты, Кавказ егетләре белән хат алыша.
Сарман районы, Азалак авылы кызы Разия, культура-агарту училищесын тәмамлагач, берәр клубта мөдир булып эшләсә, аның клубы гөрләп торыр, ә үзе сөйкемле хатын буларак макталыр иде. Анда ул бер авыл яшьләренә файдалы эш башкарыр иде.
Ләкин Сәгыйт белән алар икесе дә үзләрен зуррак мәйданда сынап карарга теләделәр, Абакан—Тайшет тимер юлын төзергә киттеләр. Разия анда үзен яхшы, актив комсомолка итеп танытты.
Яңа тимер юлдан поездлар йөри башлагач, аларның күңеле тагын да зуррак мәйданга ашкынды. Ангара буена, Братск гидроэлектростанциясе төзелешенә башта Сәгыйт китте, берәр айдан гаиләсен чакырды: «Карурман уртасында палаткада яшим, мине аю тотып ашамасын дисәгез, тизрәк килеп җитегез».
Сигез ел да сигез көн эшләде Разия Братскида. Күп милләт балаларын тәрбияләде, әмма үзенең татар кызы икәнен беркайчан да онытмады. Анда алган мактау кәгазьләре — тулы бер папка, алар арасында аеруча кадерле берсе бар: аны Разияга, калфак һәм татар кызы күлмәге киеп. Муса Җәлил шигырьләрен саф ана телендә сәхнәдән укыган өчен биргәннәр иде. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча оештырылган укучылар конференцияләре дә гөрләп тора иде.
Братскида Разия үзенең талантлы тәрбияче икәнен исбат итте.
Чаллыда Разия Хөсәенованың бөтен мөмкинлекләре, оештыру сәләте тулысынча ачылды.
*
* «
Төзелештә тулы бер гомер үткән кебек. Разия беренче килгән чакта актарылган җир булган урыннарда ап-ак кала һәм завод корпуслары үсеп чыкты.
Ә кешеләр язмышында күпме үзгәрешләр булды?
6 12 нче тулай торакның бер бүлмәсендә өч егет яшиләр иде: Рузалин Фәтхуллов, Рамил Сәйфуллов, Шәфигулла Наскаев. Рамил белән Рузалин инде гаилә төзеделәр, янәшә бүлмәләрдә уллар үстерәләр. Рузалин институтка керергә әзерләнә, Рамил техникумда укый. Шәфигулла армиядә, дуслары белән хат алышып тора.
Үзгәрешләр күп. бик күп. Ә бит Разияның Чаллыга килгәненә күпме генә гомер үтте әле — нибары ике ел ярым.
Менә тагын яз җитте. Каеннар яфрак яра, урман аланнары чәчәккә күмелә.
Разия Ангара буе урманнарында күз явын алып торган утлы чәчәк — жаркины, көньяк далаларының кып-кызыл тюльпаннарын исенә төшерә.
Хатирәләргә, вакыйгаларга, чәчәкләргә бай аның тормышы.