БЕРЕНЧЕ ЗУР СӘЯХӘТ 2
1. Кырым кояшы
ез инде бу Кырымга, Ялтага һәм аның тирә-якларына тәмам ияләшеп җиттек бугай. Кырымның үзәк шәһәре Симферопольдә дә булдык, кешеләре белән очраштык, шәһәрнең матурлыгына, яшеллегенә сокландык, Пушкин тарафыннан җырланган тарихи Бакчасарайда булдык, борынгы хан сарайларын карап йердек, мәшһүр фонтаннан агып торган суын татып, Пушкин поэмасындагы вакыйгаларны күз алдыбыздан кичереп үттек. Чефет-кала («үлек шәһәр») дип аталган бик борынгыдан калган, тау тишекләренә урнашкан таш шәһәр мәгарәләренә («квартираларына») кереп йөрдек. Инде бу тирәләрдә без күрмәгән-булмаган урын да калмады кебек.
торып, кояш чыкканны күрмәдек,— диде.
Ай-Петри — диңгез ярларындагы тауларның берсе. Кырым җәйләве дип йөртелә торган тигезлектән күтәрелеп тора. Биеклеге 1233 метр.
Кояш чыгуны кайсыбыз гына күрмәде икән Әмма аны Ай-Петри тавыннан күрү үзе бер гаҗәеп манзара ул, диделәр. Кырымда булган кеше анда менмичә һәм бу манзараны күрмичә калмый икән. Ә кояшка гашыйк Горький бу тауга берничә тапкыр менгән дип сөйләделәр.
Без Ай-Петригә юл тоттык Кояшны каршы алырга. Кичтән үк. Куна барып Махсус юл күрсәтүчебез дә бар безнең. Бу тирәдәге юлларны-сукмакларны күп таптаган бер абзый.
Гаспрадан Ай-Петригә борылып-борылып менә торган бик уңай юл да бар икән. Ләкин теге агай безне анда алып китмәде. Кырым татарларыннан булган бу абзый кеше безгә бик ярарга тырышты бугай, туры юлдан дип текә тауга мендерә башлады. Карышып тору юк, ана ияреп атлый бирәбез. Башта берни сизмәдек җиңел генә менә бирдек. Ул сүзчән абзый безне үзенең туктауны белмәс теле белән дә сыйлап тора. Мактанчыграк та булып чыкты ул: барлык зур язучылар аңа яхшы таныш икән. Толстой да, Горький да, Чехов та ана әшнә! Барысына да хезмәт күрсәтә килгән, янәсе.
Тауга менгән саен юлның текәрәк була баруы өстенә, куе булып үскән куаклык-
Ахыры. Башы 3, 5, 6, 7 саннарда.
— Юк,— диде өлкән агайлврыбыздан берсе.— Ай-Петридә
булмадык әле. шуннан
лер комачаулый,. каты ботаклары аякларны тырнап-тырнап алалар, биек булып үскәннәре сиздермәстән битка да китереп бәргәлиләр. Озын сыйраклы Рубинштейн. Нигьмәти кебекләр бернигә карамый кызу атлыйлар, хәрәкәтчән Кутуй, Гомәр, Закирлар алардаи калышмый баралар, без дә сер бирмәскә тырышабыз, авыр сугап, ахылдый-ухылдый башлаган Кави, Кәрим агаларга карап, үзебезнең яшьлекне күрсәтергә тырышабыз. Мирсәй белән ярыша-ярыша атлыйбыз, югары үрмәлибез, әле * мин, әле ул алга чыга...
Караңгы тешкәч кенә тауга менеп җиттек. Тирләп чыккан булсак та, бик тиз 2 суындык тагы, чонки Кырым монда үзенең икенче ягын безгә нык кына сиздереп 3 алды: салкын иде биредә Ярыйсы гына җил дә исеп тора иде. ь
Юл күрсәтүче абзыебызның җаваплы миссиясе шунда тегәлләнде Аны тиешенчә р ризалатып, рәхмәтләр әйтеп калдык Ул да бездән бик канәгать булып, безгә уңыш- и лар теләп, кире кайтып китте.
Монда килүчеләр без генә түгел. Якын-тирәдәге курортлардан, ял йортларыннан “ да кешеләр байтак иде.
Бик үк уңай һәм пөхтә булмаса да, туктар урыннары да бар икән Бер катлы ОЗЫН сарайга охшаган бина. Туристик база икән ул. Шунда кундык. Арыган дэ идек, бик иргә торырга да кирәк булгач, йокы тиз алды,
Таң атканын сизмәдек тә. Берәүләр үзләре уянды икенчеләрен уятып йөрделәр Кояш чыкканчы ук барыбыз да аяк өстендә идек инде.
Тау кырыена җыйналдык. Төнлә тыныбрак калган диңгез өсте шадралана башлаган иде инде. Күзләр еракка, диңгез белән күк тоташкан офыкка текәлгән Ниндирәк була икән монда кояш чыгуы? Түземсезлек белән көтәбез Офыктагы һәрбер үзгәрешне хәтергә ала барырга тырышабыз.
Менә офык яктыра-кызара башлады Без күреп күнеккән гади бер офык кызаруы түгел иде бу. Еракта, очсыз-кырыйсыз киңлектә чайкалып тор.-ан диңгез суының тәэсиредер: анда төрле төсләр бер-берен гел алмаштырып тордылар дисәм бик арттырып әйтү булмас. Кызыл, ал, зәңгәр төсләрнең әле куера, әле сыегая барып чагылып- аралашып китүе, шулерның бөтенесенең һаман киңәя, өскә һәм тирә-якка җәелә баруы гаҗәеп бер манзара иде.
Инде кояшның үзенең килеп чыгуын ничек тасвирларга?
Төрле урында төрлечә була инде ул. Шәһәр шартларында, мәсәлән, кояш чыгуын Күреп тә бүлмый әле Аны инде биек йортлар өстеннән күтәрелгәч югарыда гына күрә аласың. Ә авылда, кырда, яланда күрү истә кала Урынына карап, төрлечә итеп әйтәләр: урман артыннан килеп чыкты басу кырыннан күренде тау артыннан күтәрелде.
Юк, монда болай дип әйтүләрнең берсе дә ярамый Диңгез артыннан килеп чыкты, дип әйтеп булмый Ә ничек дип әйтергә? Ничек дип аңлатырга?
Менә аның күзне чагылдырырлык җете алсу кырые күренде һәм ул әкрен генә мәһабәт кенә булып, үзенең зурлыгы, яктылыгы, көч-куәте белән безне таң калдырып күтәрелә, үсә, зурая башлады. Кайдан килеп чыкты ул? Юк. диңгез артыннан түгел, ө диңгезнең үзеннән Чөнки күк белән диңгез бергә тоташкан офык әллә кайда бик еракта, ә кояш безгә якыннан гына, диңгез уртасыннан гына калкып килә. Әнә аның алдында да, артында да диңгез җәелеп ята Кояш үзе дә суга манчылган кебек тәэсир калдыра, күтәрелә, күтәрелә ул һәм, ниһаять, түгәрәк углы шар хәленә керә, әмма итәге судан аерыла алмый еле.. Әллә ул суны үзенә ияртеп мендерә, әллә диңгез, җибәрмәс өчен, аңа ябышып ята Хәтта утлы кояштан шыбырдап су да коелып тора сыман.
Ниһаять, аерылыштылар алар Диңгез, ах. ычкындырдым, дигәндәй, бер уфтанып ала, кояшка сырышкан куллары кире төшеп китә Шунда диңгез бер чайкалып алды да дулкыннарын кызурак йөгертә башлады
Ул минутларда без, тын да алмыйча, сокланып карап тордык Үзара сөйләшүләр дә. ах итүләр дә булмады, һәркем үзалдына сихерләнгән кебек тыл-тын булып, табигатьнең бу гаҗәеп гүзәл күренеше алдында таң калып басыл торды Әйе кояш чыгуын Ай-Петридән терып чүрми-күзәтми китү, чыннан да. бик тә үкенечле буласы икән һаман да искә тошкзн саен мине сокландырып гаҗәпләндереп, күз алдымда шулай гел кабатланып тора бу гаҗәеп манзара.
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ
22. Украина җирендә
Кырым җире белен, Ялта белен саубуллашу көннәре дә килеп җитте. Маршрутыбыз буенча без моннан Харьковка юл тотарга тиешбез. Тик шуңа кадәр составыбызда бер үзгәреш турында берничә сүз.
Телеграмма килеп төште. Татар театрыннан. Сезон башлануга кызу хәзерлек бара икән. Салих Сәйдәшевнең, Кәрим Тинчуринның, Шакир Шамильскийның кайтып эшкә керешүләрен үтенәләр. Алар театрның төп көчләреннән саналалар бит. Үкенечле-көе- нечле булса да, бу мөхтәрәм өч иптәшебез өчен сәяхәт шушы Кырым белән төгәлләнде дигән сүз. Алар кайтып киттеләр. Штаттагы кешеләр булгач, аларның да тәртипкә буйсынулары, җитәкчеләребезнең дә бу очракта берни эшли алмавы ачык иде Тик «Кәрим бай»ны кем алмаштыру турында гына сөйләшү булган булса кирәк Аның урынына казначей итеп мине билгеләргә булганнар. Ни өчен мине, ә бүтән берәвебезне түгел — монысын мин аңламадым һәм аны миңа аңлатып та торма-дылар. Куштылар — берсүзсез буйсындым. Көрим ага Тинчурин «кассасын» минем алга актарып салды. Исәп-хисапны бик тиз ясап алдык: күпме акча өләшенгән, тотылган, күпме калган... Суммаларын тәгаен хәтерли алмыйм инде, һәрхәлдә, бөтенесе идеаль тәртиптә иде. Расход документларын, калган акчаны санап, кул куеп алдым. Шул калган акча Казанга әйләнеп кайтканга чаклы җитәргә дә тиеш, тотылып бетәргә дә тиеш иде. Бу бурычны төгәл башкарып чыктым бугай, андый-мондый сүз ишетмәдем. Шулай да өч иптәшебездән аерылу күңелле булмады. Аларның да ничектер моңаебрак кайтып киткәннәрен һәм монда калучыларның да ямансулап калуларын хәтерлим.
...Без яңадан юлда. Поездда. Украинага барабыз. Харьков шәһәренә. Ул елларда > бу шәһәр Украинаның башкаласы иде.
Кавказның. Кырымның мәһабәт тау-ташлары, зәңгәр сулы диңгезләре арпа калды инде. Тирә-ягыбызда—безнең күзләр яшьтән үк күреп күнеккән бик таныш пейзаж: күз явын алырлык куе яшеллеккә күмелгән тип-тигез кырлар-болыннар буйлап чаба-оча безнең поезд. Бөтен дөнья көзге муллыкка, төрле хуш-исләргә күмелеп калган сыман. Юл буйларында тезелеп утырган зифа буйлы төрле агачлар, гөрләп үсеп торган игеннәр, мул булып өлгереп килә торган җимешләрен күтәрә алмыйча сыгылып төшкән алма, чия, груша агачлары, төрле җиләк-җимеш бакчалары күз алдыбызда бер-бер артлы йөгерешеп үтәләр. Күңелгә рәхәт...
Бу язмаларым өстендә эшләгән арада, төртелеп-тукталып калган сәгатьләрдә төрле китапларны актаргалый идем мин. Өстәлемдә Муса томнары да ята. Нәкъ шушы юлларны язып утырган мәлдә аның бер шигыре искә килеп төште. Ул елларны. бездән бер ел элек (1928), нәкъ шушы сентябрь аенда, нәкъ шушы юл буйлап, М.әскәудән Украина аша Кырымга барган ул һәм шуны «Мәскәү — Кырым юлы язмаларыннан» дип үз поэзиясендә мәңгеләштереп тә калдырган:
Яшел кигән ялан уң якта, Чуар бөдрә таллар сул якта; Без барабыз яшен поездында. Әйтерсең лә ярып киң яланны, Омтылабыз куккә еракка!
Якынлаштык инде кояшның да Түбәгә ук менгән җиренә, Сизәм — хәзер чәчем дулкынлана, Украина,
Синең җиреңдә!!
Без дә шулай, дулкынланган чәчләребез һәм күңелләребез белән нәкъ шундый хисләр кичергәнбездер Украина җирләре буйлап барганда,— хатирәләргә бирелеп, шулай уйлап алдым, кабат шундый хисләр биләп алды мине.
Украина! Үзенең халкы, территориясе, экономикасы ягыннан Советлар Союзында РСФСРдан кала иң зур, иң бай, иң данлыклы республика!
Чал тарихлы ил бу. Монда уз башыннан бии та катлаулы язмыш кичергән батыр йерэкле халык яши. Шулай, тарихка күз салсаң, ай-яй, никадәр күпне курган икән бу Украина җирләре, Украина халкы дип куясың.
Үз теле, территориясе, экономикасы, культурасы белан 14—15 гасырларда ук үзен мөстәкыйль халык буларак таныта ул.
Бик ерак тарихка кереп тирән чуммыйк без, бу очракта аз гына, естән-естә- ♦ генә йегереп үтү дә җитәр кебек.
Феодализм, алпавыт-крепостнойлык чорлары... Хезмәт халкы икеләтә-өчләтә изү астында яши. Чит ил баскыннары да хакимлек итә Украина җирләрендә: паннар Польшасы, Австрия, Теркин һ. б. илбасарлары.. Шундый һәртөрле изүләргә каршы халык хәрәкәте башлану... Рус князьлегенә кушылу ечен прогрессив керәш
Богдан Хмельницкий исеме укучыларга бик таныш булса кирәк. Шундый драма әсәре бар (авторы— бүгенге Украинаның атаклы драматургы Александр Корнейчук), опера бар, кинофильм бар. Әнә шул батыр патриот җитәкчелегендә 1648—54 елларда киң колач алган азатлык сугышы башлана һәм бу — чит ил интервентларын зур җиңү белән, Украинаның Россиягә кушылуы белән төгәлләнә.
Әмма хезмәт халкы ечен тынычлык, бәхет һаман да килми әле. Бер яктан урыннардагы гетман властьлары феодаль-крепостнойлык тәртипләрен ныгыту политикасын алып бара. Әле терекләр, әле поляклар һөҗүме . әле Швеция, әле Австрия оккупантларының кысрыклавы. Тормыш дәвам итә. Промышленность туу. үсү. Крепостнойлык кризисы. Крестьяннар кузгалышы,- Патша хөкүмәтенең колониаль политикасы... Украинаның дәүләт буларак бетерелүе — идарә итүнең патша наместниклары кулына күчүе...
Мәшһүр Украина шагыйре Тарас Шевченкоиы бездә кем генә белми икән! Аның «Гайдамаклар» исемле позмасы бар. Анда 13 гасыр урталарында Украинада киң u таралган крестьяннар хәрәкәте хакында сөйләнә.
Еллар үтә. Промышленность буржуазиясе формалаша. Пролетариат сафлары барлыкка килә башлый. Хезмәт халыклары арасында дуслык җепләре ныгый бара. 1812 елгы Ватан сугышында бу бик ачык күренә. Француз оккупантларына каршы сугышларда украинлылар руслар белән бер сафта булалар, бердәм, уртак Ватан азатлыгы очен каннарын да, җаннарын да кызганмыйлар, хәрби частьларда да, Денис Давыдовның партизан отрядларында да алар Наполеон армияләренә каршы көрәшеп, зур батырлыклар күрсәтәләр.
Шуннан бирегә таба булган еллар аеруча данлыклы. 1905 ел революциясе, Октябрь революциясе, гражданнар сугышы елларында инде Украинада чын революцион хәрәкәт, большевистик интернационализм югары баскычка күтәрелгән була. Ворошилов, Щорс, Буденный, Орджоникидзе, Кстовский. Фрунзе. Пархоменко — рус, украин, грузин халыкларының батыр уллары — украин җирләрендә дан казандылар. Бу лсгендар полководецлар хезмәт халкын хәрби частьларга оештырып, алар белен оста командалык иттеләр, явыз дошманнарга каршы җиңүле сугышларга алып бардылар. Чит ил интервентларын, Антанта ерткычларын, эчке контрреволюцион көчләрне, Деникин. Врангель. Юденич. Каледин гаскәрләрен, Австрия, Германия оккупантларын, Петлюра. Махно бандаларын, буржуаз милләтчеләрнең мәкерле явыз фетнәләрен тар-мар итүдә, яш» совет Ватаныбызның. Украина халкының азатлыгын, бәйсезлегсн саклап калуда Ленин байрагы астына тупланган халыкларның какшамас бердәмлеге, дуслыгы ботен дөньяга ачык күренде
Без нәкь менә шундый каты, канлы сугышлар булган җирләрдән барабыз Менә Перекоп, Сиваш тирәләре, Фрунзе армиясе дан казанган урыннар Бу юлларны язганда хәзер менә Гомәр ага Бәшировның «Сизеш» повестен яңадан бер тапкыр күздән кичерәм. Нинди тарихи керәш эпопеяларыннан берсе безнең татар совет әдәбиятында мәңгеләштерелгән бит Тукта, повестьның төп герое Шәмси солдат — Гомер үзе түгелме соң1 Әйе. үзе ул Дошманны кыйный барып. Сиәашмы кичүдә катнашу — Гомәр ага биографиясендә дә ин күренекле урынны алып тора Украина җирләрен азат итеп, Сиваш, Перекоп аркылы чыгып, явыз дошманнарны Кырым ярларыннан Кара диңгез упкыннарына ыргытуда, рус. украин һ 6 милләт егетләре белән бер сафта, безнең татар егетләре дә аз булмаган. «Сиәаш» повесте - «она ачык шаһит Уңае килгәндә әйтеп үтик Гомәр ага Бәшировның 70 яшь тулу көнендә 10. «К. У.» м 0.
АЗИЭ ИДЕЛЛЕ ф БЕРЕНЧЕ ЗУР СӘЯХӘТ
Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнүе безнең барыбызны да бик куан* дырды. чөнки бу орден талантлы әдибебезнең иҗади эшчәнлеген дә, Октябрь револю- циясе казанышларын корал белән саклап калуда актив катнашуын да искә алып олылау билгесе бит ул.
Днепропетровск өлкәсенә килеп кердек, шул исемдәге зур шәһәр аша үттек һәм нәкъ шунда без. бөтен Украина буйлап, Гоголь тарафыннан һәм аннан соң да күп кенә язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар иҗатында сурәтләнгән мәшһүр Днепр елгасын кичтек. «Чуден Днепр при тихой погоде...»ны шунда байтагыбыз эчтән генә булса да кабатламый калмагандыр дип уйлыйм. Әйе, чыннан да гаҗәеп матур да, зур да( куәтле дә ул Днепр. Украина аның белән хаклы рәвештә горурлана, аның халкы күңеленә ул шулай үлмәс җыр булып кереп урнашкан...
Менә Харьковка да килеп җиттек.
Монда да, һәркайдагыча, каршы алулар тантаналы булды. Речьләрдә, газета битләрендә ялкынлы сәламнәр, тәбрикләр...
Харвков. Ана XVII гасыр урталарында нигез салынган, диләр тарихчылар. Зур промышленность, фән, культура үзәге, һәм украинлылар өчен бик тарихи швһәр дә икән үзе. Чыннан да, бер карасаң, Харьков шәһәре үзенең кайбер мөһим тарихи яклары белән Петроградны — Ленинградны да хәтерләтә икән. Октябрь революциясенең бишеге булган элекке башкалабыз Петроград илебез тарихында нинди урын тоткан булса, Харьков Шәһәре дә Украина тарихында шундыйрак урын тота диярлек. Мәсәлән, узган гасырда ук Харьков революцион хәрәкәт үзәкләреннән берсе була. Политик түгәрәкләр оештырылып эшләвен, полициягә, шәһәр администрациясенә к <ршы баш күтәрүләрне, демонстрацияләрне, зур забастовкаларны хәтерендә нык саклый бу шәһәр. 1905 елда Артём (Ф. Сергеев) җитәкчелегендә большевистик оешМа да шушы шәһәрдә төзелә. 1917 елның март аенда нәкъ менә шушы Харьковта эшче һәм солдат депутатлары Советы оештырыла 1917 елның декёбренда I бөтен Украина Советлары съезды үткәрелә һәм Украина шунда Совет Республикасы дип игълан ител» Шулай итеп Харьков шәһәре Украинаның беренче башкаласы була'. 1919 елның март аенда Харьковта үткәрелгән 3 нче бөтен Украина Советлар съездында Украина Совет Социалистик Республикасының беренче Конституциясе кабул ителә.
Эчтәлекле файдалы очрашулар булды Харьков шәһәрендә- язучылар оешмаларында, партиянең Украина Үзәк Комитетында, Мәгариф комиссариатында... Аннары шәһәр белән танышу, эавэд-фабрикалерда булу.
Украин азучыларының иң истә калганнары Кулик белән Микитенко булды, һәр икесе ул елларда иң күренекле әдипләр һәм язучылар оешмасы җитәкчеләре иде. Безне каршы алуда да, Украина әдәбияты, сәнгате, промышленносте, культурасы һ. б. белвч таныштыруда да алар башлап йөрүче булдылар, бу эшне бик теләп башкардылар.
Кр -к — уртача буйлы, мәлаем йөзле ияк очында гына эленеп торган сыман кыска кара сакаллы, акыллы күз карашлы, ашыкмыйча, акрын тавыш белән сөйли торган сабыр табигатьле. Микитенко исә җитез, кызурак табигатьле, үзенең буе-сыны белән безнең Мөхәммәт Галигә ехшаганрак кеше иде.
Агар яшьтәшләр дә булып чыктылар: 32 яшьтә. Ир егет булып та, әдәбиятта киң колач ала барып та иң танылган чаклары... Шулай да тормыш юллары, характерлары, иҗат эшчәнлекләре белән һәркайсы үзенә аерым урын алып тора. Соңыннан, кызыксынып, аларның биографияләре белән дә танышырга туры килде.
Драматург, публицист Иван Кондратьевич Микитенконың без анда булган елны ’29) "Диктатура» исемле пьесасы зур уңыш белән бара иде. Аның авылларда кол- х .злар оештыруны, кулакларга каршы көрәшүне үткен, оста итеп гәүдәләндергән ул пьесасы соңыннан да куп еллар буена уңышлы барды.
Иввн Юлианович Кулик (1897—1941) укытучы семьясында туган. 1914 елдан компартия члены. Одесса художество училищесында укыган. 1914 елда АКШка китә ул һәм анда гади кара эшче була, социал-демократлар партиясе эшендә катнаша. 1917
Киевкә башкала 1934 елда күчте.— Г. И.
елда үз иленә кайта, Украинада башланып киткән Октябрь революциясе өчен көрәшләрдә. гражданнар сугышында катнаша. Украинаның беренче Совет хөкүмәте составына керә. 1924—26 елларда Канадада совет консулы була. Берничә чит телне бик яхшы белә. Аның әсәрләре газета-журнал битләрендә 1918 елда ук күренә башлый. Украинада гражданнар сугышына ба-ышланган беренче шигырьләр җыен-тыгы 1921 елда басыла. Шуннан соң —«Савыгу» (1923). «Яшел йөрәк» (1923). «Чолганышта» (1927), «Олыгаю» (1935) һ. б. җыентыклар авторы ул Украина совет поэзиясенә береичеләрдән булып индустриализация, интернационализм, фәнни эзләнү темаларын кертә, коммунистлар, эшче хатын-кызлар образларын тудыра. Без анда булган елны басылып чыккан «Кара эпопея» исемле поэмасы АКШтагы негрлар тормышын тасвирлый. Тәрҗемә белән дә күп шөгыльләнә. Н. Тихонов, Э. Багрицкий, Б. Ясен- ский, Н. Бараташвили, А. Акопян шигырьләрен украин теленә тәрҗемә итә. «Америка поэзиясе антологиясе»н төзүче һәм тәрҗемә ител бастырып чыгаручы да ул.
Гомумән, Украина язучылары белән үткәрелгән очрашу-сойләшүләрдә дә тәрҗемә мәсьәләсе гел телгә алынып торганлыгын әйтми булмый. Безнең делегациянең әһәмиятен бер-беребезнең иҗатлары аша танышу белән бергә бәйләп сөйләделәр алар һәм бу безнең дә уртак фикер булды.
— Барыбыз да бергә үсик, бер-беребезнең уңышларын уртак итик, эшлекле бәй ләнеш тотыйк,— һәр ике як шундый нәтиҗәгә килде.
...Бүгенгесе белән дө, кичәге тарихы белән дя бай әдәбият үп Украина әдәбияты. Шулай да барлык күргәннәребеэдән-ишеткәннәребездән (һәм укыганнарыбыз- даи дип тә өстик) Украина бездә — язучыларда — башлыча Тарас Шевченко иле булып истә калган. Бүген шушы язмаларым өстендә эшләп утырганда һәм моның өчен тагын күл кенә чыганаклардан да файдаланганга, шундый нәтиҗә ясарга хаклы булам бугай мин. Чөнки Украинаны, аның әдәбиятын, культурасын (үткәнен до. бүгенгесен дә) Шевченко исеменнән башка күз алдына китерү мөмкин түгел— Бөек шагыйрь, рәссам, революци.эн-демократ, патша строена, крепостнойлыкка каршы ялкынлы көрәшче... Аның иҗатында Украина крестьяннарының һәм барлык украин хезмәт халкының авыр тормыш шартлары, революцион кәрәше ча ылган. Изүчеләргә каршы тирән нәфрәт тулы әсәрләре (шигырьләре, поэмалары, рәсемнәре) белән ул украин халкының милли һәм социаль үзаңын үстерүдә гаять зур роль уйнаган. Украина сәнгатендә критик реализмга нигез салучы Шевченко үэ иҗатында украин һәм рус халкы культураларының туганлык-дуслыгы өчен дә күп коч кунган. Үзеннән соңгы барлык буын украин әдипләренә һәм сәнгать эшлеклелореиә үрнәк булып, юл күрсәтеп торган якты йолдыз булып балкый Шевченко иееме! Очрашуларда, әдәбият-сонгеть турында сүз барганда беренче итеп анын исеме телгә алынуы да бик табигый иде, әлбәттә.
Без гел украин язучылары белән булдык. Алар сөйләделәр, без сөйләдек. Культура оешмаларына, шәһәр предприятиеләренә бергә йөрдек. Шулай әдипләрнең үзләре белән дә, гомумән украин әдәбияты-сәнгате белән дә. шәһәр белән дә таныша бардык. Әдәбият турында сөйләгәндә һәр ике яктан телгә алынган исемнәр күп булды. Уртак исемнәрдән, әлбәттә. Максим Горький еларга да, безгә до бии якын иде. Горький бит Украинаны яхшы белгән, әле Алексей Пешков ча.'ыида ук аның бик күп сукмакларын җәяүләп үткән, соңра исә, Максим Горький булып үскәч, 1897 елны Украинада яшәгән (Полтава өлкәсенең Мануйловка авылында халык театры оештырганын да бер әйтеп үткән идем инде). Гомумән, язучы Горький украин әдабияты- сенгате белән һәр вакыт бик кызыксынып яши. Украина язучылары исә анын бай иҗатын тырышып ейрсиәләр Яңа украин әдәбияты үсешенә, бигрәк тә бүгенгесенә Горькийның яхшы йогынтысын ихтирам белән телгә алалар монда, аиың белән еш кына очрашалар, киңәшләренә игьтибар белән колак салалар, аны үзләренең якыи дусты, остазы итеп таныйлар. Ике арадагы мондый якынлык, дуслык элек-электән килә икән Мәсәлән, Горькийны Коцюбинский белән янәшә телгә алулары да бик табигый.
У.р,-. мавп'Ы-VH «г»ее~™р—"" ... ......
(1Ш4—lyij) Горьниймыч шг-р-й •"*** бв₽с* *"»Р
10- Н7
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ ф ОЕРЕНЧЕ ЗУР СӘЯХӘТ ф
Каприда очрашып дуслашканнар. Анда байтак вакыт бергә булганнар. Соңыннан д« гел хатлар алышып торганнар. Бер-беренә ихтирамнары, яратулары көчле булган аларның. Коцюбинский турында Горькийның бик җылы язылган истәлекләре бар һәм — шундый сузләр белән аңа буләк итеп биргән фоторәсеме: «Михайлу Михайловичу Коцюбинскому с крепким чувством любви и уважения — М. Горький».
Уңае килгәндә Коцюбинский турында кайбер кыскача гына мәгълүматлар китереп үту дә артык булмас.
Бик бай һәм катлаулы тормыш мәктәбе үтә ул. Әллә ни куп укый да алмый: 1880 елны духовный училищены тәмамлый да, шуннан соң аңа бары тик үзлегеннән уку мөмкинлеге генә кала. «Народная воля» группасы кешеләре белән аралаша. Яшьләр арасында, эшчеләр арасында пропаганда эшләре алып бара. Яшерен полиция күзәтүе астына алына. Гермәгә дә ябып тоталар... Төрле елларда төрле шәһәрләрдә була ул: Каменец-Подольск, Винница, Одесса, Чернигов... Бсссарабиягә, Кырымга да барып чыга, авылга да күчеп китә, анда укытучы булып эшли, крестьяннар арасында аң-белем тарату белән актив шөгыльләнә. Чернигов шәһәрендә земский статистик хезмәтләрен дә үти. Әдәби һәм иҗтимагый-политик хәрәкәттә актив катнаша.
Сәламәтлеге бик какшагач, берничә тапкыр чит илләргә барып дәвалана. Австриядә, Германиядә, Швейцариядә, Грециядә, Төркиядә була, озак вакыт Италиядә яши, шунда 1909 елны Максим Горький белән очрашып, дуслашып китәләр. 1910 елны Каприда В. И. Ленин белән таныша. Эшчеләр хәрәкәте белән якынлашу, яшерен таратыла торган революцион әдәбиятны уку, К. Маркс, Ф. Энгельс, В. И. Ленин әсәрләре белән танышу аның карашларының марксизмга күчә баруын көчәйтеп җибәрә.
Коцюбинский бай әдәби мирас калдыра. Аның аерым китап булып чыккан шундый кыйммәтле әсәрләре утыздан артык. Ул Чехов, Горький, Короленко иҗатларына бик югары бәя биреп, яшьләрне алардан өйрәнергә чакыра. Аның 1903—12 елларда иҗат иткән соңгы әсәрләрендә инде Беренче рус революциясенең киң панорамасы гәүдәләнә. Шулай итеп, Коцюбинский әдәбият тарихына революция художнигы булып, Октябрь алды украин әдәбиятында социалистик реализмны башлап җибәрүче булып кереп калды. Бу ягы белән дә аның Горький белән якынлыгы бик зур.
Харьков завод-фабрикаларга бай шәһәр. Берничәсендә без дә булдык. Истә калганнардан — «Урак-чүкеч» заводы.
Мондый зур заводны күбебезнең шунда беренче тапкыр күрүе булгандыр. Бу заводта бик күп төрле авыл хуҗалыгы кораллары эшләнә. Эш процессы бик әйбәт механикалаштырылган. һәрбер аерым цех машина-коралның фәкать бер детален генә эшләү белән мәшгуль. Ул барлык цехлардан иң ахыргы җыю цехына китереләләр дә, монда конвейер системасы белән бергә җыйналып, бер бөтен әзер коралга әвереләләр.
Бу «Урак-чүкеч» заводында авыл хуҗалыгы өчен кирәкле булган барлык кораллар, машиналар да эшләнә диярлек. Завод эченә бер кереп китсәң — югаласың. Шундый зур ул. Төрле-төрле цехлар. Аларны һәммәсен дә карап, ныклап өйрәнү өчен безнең бер сәгать кенә т\гел, көннәр дә, атналар да аз булыр иде...
Без тагын — дәүләт электро-механика заводында да булдык. Күп кенә гаҗәеп нәрсәләргә без шул хәтле күнеккәнбез, бер дә гаҗәпләнми башлаганбыз. Шулерның берсе — электр яктысы, электр көче: шырпысыз, утынсыз-керосинсыз яп-якты ут яндыру, бик күп зур машиналарны, завод-фабрикаларны хәрәкәткә китерү... Башта могҗиза булып саналган бу хәлләр хәзер гади бер күренешкә әвереләләр, ә инде менә шул могҗиза яктылыгын, могҗиза көчен тудыра торган машиналарның үзләрен ясау заводы ул чакта хәтта бездә дә зур кызыксыну тудырды, шуңа күрә без ул заводны бик күңел биреп карап йөрдек.
Завод үзе беренче империалистик сугыш елларында Ригадан Харьковка күчереп китерелгән булган икән. Ләкин соңгы вакытта ул бик нык киңәйтелгән, яхшыртылган, камилләштерелгән. Андагы төгәллек, эштә пөхтәлек, чисталык — бөтен Советлар Союзында үрнәк урынны алып тора иде ул елларда. «Правда» газетасы тарафыннан үт-
■өрел ген проевводстео киңәшмәләре смотрымда бу завод борение урынга чыккай, беренме премияне алган иде.
Электр дөньясында нинди машина бар, нинди корал бар —бу заводта боларның һәммәсе эшләп чыгарыла. Цехлар бик күл һәм төрле. Менә без меңәр пот авырлыгындагы маховой тәгәрмәчләр эшләү цехында йөрибез. Бу тәгәрмәчне эшләү кораллары да кеше кулында түгел, ә эур куәтле машина кулында. Менә икенче бео ♦ цех. Монда электр машиналарына кирәк булган бик бәләкәй, юка әйберләр, кечкенә детальләр эшләнә. Монда эш кораллары — шат, көләч, чибәр комсомолкаларның нәфис кулларында. Гомумән, бу заводның күпчелек цехларында хатын-кызлар кул эшли. Кайбер цехлар бөтенләе белән хатын-кызлар монополиясендә диярлек. Завод барлык планнарны, заданиеләрне үз вакытында югары сыйфатлы ител тегәл үтәп бара икән, һәркайда эленеп торган күрсәткеч такталары күңелләрдә бик яхшы, шатлыклы тәэсир калдыралар. Гигант заводның гигант эш нәтиҗәләре һәркемнең күз алдында...
Гигантлар төрле булалар. Менә без икенче бер төрле гигант алдында. Бу — Харьковтагы дәүләт промышленносте йорты, Алдына бассаң күз колачы җитми. Биек. Киң. Зур. Мәһабәт. 1 100 бүлмә. Советлар Союзында беренче дәрәҗәле бина. Бетен җир шарында (үзенең оригиналь архитектурасы, төзелеше белән) өченче дәрәҗәле бина иде бу ул елларда Без шуның эчендә йөрибез Эшләп тор-ан 14 лифтнең берсенә утырып өскә күтәрелдек Күг. кенә бүлмәләрен, залларын карап чыктык. Түбәсенә мендек. Түбәнгә карадык Тирә-якны күзәттек Бөтен Харьковны, аның бетен тирә-ягын учыбыздагыдай берьюлы күрә алдык Бу бинада Украинаның барлык гром- трестлары, хуҗалык, финанс органнары һәм кайбер наркоматлары урнашкан иде.
Йөрер, күрер җир, сөйләшер суз күп, әмма вакыт аз — безне алда Мәскәү көтә, башкала белән, андагы эур язучылар белән, Максим Горький белән очрашу көтә..
Дусларча ачык чырай, киң күңел белән каршы алган һәм барлык уй-фикерләро белән, уз республикаларының промышленность, культура, әдәбият-сәнгать байлыклары турындагы төрле истәлекле мәгълүматлары белән юмарт уртаклашкан украин дусларыбыз-каләмдәшлеребез безне тагын да яңарып, ныгып, тамыр җәеп киткән дуслык хисләре белән, олылап, шундый очрашуларның алда да кабатлануын теләп, озатып калдылар. 23. Мәскәү дә
Озын-озак юлыбызда бор генә шәһәргә до шул кадәр дулкынлану белән иялеп кормәгәнбездер Бу — без булган бүтән эур, матур, атаклы шәһәрләрне кимсетеп әйтүем түгел, әлбәттә. Башта язып үткен идем инде аларның да һәркайсы үзенә хас күркәм сыйфатлары, кабатланмас күренешләре, бик яхшы җанлы, кунакчыл кешеләре һәм күп кенә башка яклары белән безне сокландырды, дулкынландырды, күңелләребездә озак онытылмаслык җылы, якты истәлекләр калдырды Әмма алар берсе дә Москву хәтле ук булмады, чөнки Мәскәү бөтен бер боек һәм уртак Ватаныбызның башкаласы бит ул. аның йорәге, акылы, һәм безнең генә дә түгел, бәлки бетен дөнья хезмәт ияләренең өмет, мохәббәт тулы куз карашлары шушы шәһәргә, мәшһүр Кызыл мәйданга, тарихи Кремльгә төбәлгән. Монда бөек даһи Владимир Ильич Ленин үзе эшләгән, илебезне, халкыбызны сугышлар һәм бөлгенлекләр, фәкыйрьлек һәм ачлыклар, кимсетелү һәм изелүләр упкыныннан тартып алып явыз-лыкка, эолмөткә каршы изге көрәшкә күтәргән, бөек җиңүләр яулап алуда көч-куәт биргән һәм олы, якты юлга алып чыккан...
Мәскәү безне бик җылы каршылады Көтелгәннән дә артык дияр идем. Күңелләр тулып ташты безнең. Язучылар, партия, совет җәмәгатьчелеге, матбугат безнең килүгә зур әһәмият бирде. «Литературная газета», «Известия» кебек үзәк газеталарда котлау-сәлам сүзләре һәм махсус мәкаләләр басылып чыкты Бәзнең Мескәүгө килүе- без гурында үзәк радио бөтен Советлар Союзына хәбәр итте
һәм иң өһәмиятлесе— беренче көннән үк кызу, киеренке практик эш башланып китте. Мәскәү темпы болен!
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ ф ВЕРЕЫЧВ ЗУР СӘЯХӘТ
Дәүләт нәшриятында. Мәскәү язучылары оешмаларында очрашулар, сөйләшүләр, фикер алышулар...
Шәһәр белән, завод-фабрикалар белән танышып йөрү, эшчеләр, укучылар белвн очрашулар. Даны бетен дөньяга таралган театрларда, музейларда булу һ. б., һ. б.
Башта ук әйтеп китим: ул елларда Мәскәүдә яшәгән Шамил Усманов, Афзал Шемов кебек өлкәм азучыларыбыз, үткәрелгән барлык чараларда диярлек, безнең белән бергә актив катнашып йөрделәр.
Башта—язучылар оешмаларында үткәрелгән очрашулар турында. Менә ул елларда Мәскәү язучы ларының «Герцен йорты» дип йөртелә торган үзәк йорты. Иң беренче булып монда РАПП белән ТАПП активлары киңәшмәсе булды. Икенче каттагы кечерәк кенә бер бүлмә. Безнең экскурсиянең ничек оештырылуы, аның максаты, кайларда булуыбыз, кемнәр белән очрашуыбыз, нәрсәләр күрүебез, алган тәэссоратларыбыз турында Гомәр Гали, Кави Нәҗми чыгыш ясадылар. Фикер алышуларда үзара якынлык, туганлык атмосферасы бик тиз урнашты монда. Әйтерсең лә без Мәскәүдә түгел, ә үзебезнең Казандагы Мәдәният йорты бүлмәсендә шулай бернинди тартынусыз, җәелеп үзара сөйләшеп утырабыз. Мәскәүлеләр безнең һәм шулай ук без булган республикалардагы уңышлар турындагы, интернациональ бердәмлек нигезендә үсүгә таба дөрес юл белән бару турындагы сүзләргә куандылар, җитешсезлекләребез, кимчелекләребез, кыенлыкларыбызга кагылганда дусларча, туганнарча борчылып, аларны төзәтү, эшне яхшырту чаралары турында эшлекле кочкоет киңәшләр бирделәр.
Бу утырыш көндезге сәгатьләрдә булды. Кич белән без тагын шул Герцен йортына килдек. Монысы инде зур җыелыш. Герцен йортының зур залында. Монда Мәскәүнең барлык язучылар оешмаларыннан, культура учреждениеләреннән күп кенә күренекле иптәшләр җыйналган. Атаклы рус язучыларын күреп сокланабыз- Әнә Фадеев... Әнә Гладков:.-. Әнә Сельвинский... Әнә Леонов... Әнә Олеша...
Бу зур җыелышта безнең экскурсиябезнең әһәмияте, хәзерге рус совет әдәбиятының торышы, алда-ы уртак бурычлар һ. б. турында ул еллардагы язучылар федерациясе председателе Сутырин доклад ясады. Илебездәге күп милләтле совет әдәбиятының сәламәт нигездә үсә баруына тукталып үткәннән соң, аларның үзара дуслык, .туганлыклары турында күбрәк уйланырга, моның өчен аларның әйбәт үрнәкләрен рус телендә югары сыйфатлы тәрҗемәләрдә бастырып чыгару, кайчан, кайда, күпме чыгару турында инде конкрет сөйләргә кирәклегенә басым ясады. Бүгенге зур очрак уыбыз да бу мөһим эшкә яхшы этәргечләрнең берсе булсын, диде. Безнең экскурсиянең әһәмиятенә тукталып, ахырда шулай дип тә өстәде: — Кадерле кунаклары- быз — татар язучыларының үзләренең елына бер генә ай була торган ял вакытларын менә шундый политик, практик яктан зур әһәмияте булган үзара культура элемтәләрен ныгытуга багышлаулары мактауга лаеклы, яңа хәрәкәт, яхшы характердагы чара.
Докладтан соң фикер алышулар башланып китте. Хуҗалар да, безнекеләр дә үз чы'ышларында халыклар дуслыгы, әдәбиятлар дуслыгы турында, төрле милләт язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп бастырып чыгару турында, бу өлкәдәге кайбер уңышлар һәм кимчелекләр, алда торган практик эшләр турында сөйләделәр.
Кичәнең ахырында зур концерт булды. Аида безнең атаклы җырчыбыз Асия Измайлова да уңышлы чыгышлар ясады. Такташ. Кутуй үзләренең шигырьләрен бик дулкынланып, тәэсирле итеп укыдылар. Кичәнең рәсми өлеше кебек үк, концертның да тыңлаучыларга йогынтысы зур булды.
Кунакчыл Мәскәү язучылары оешмалары тарафыннан безнең хөрмәткә оештырылган махсус банкет-мәҗлесләр турында, андагы үзара әйтелгән җылы сүзләр, яхшы теләкләр турында шулай ук әйтми үтеп булмый.
РСФСР Дәүләт нәшриятында үткәрелгән очрашуда Артем Багратович Халатов белән без инде иске танышлар булып күрештек.
Рәсми утырыш башланганга чаклы Артем Багратович безнең сәяхәтебез ничек үткәнлеге турында әледән-әле сораштыргалап торды. Бик канәгать булуыбыз турында әйттек һәм аңа игътибары—ярдәме өчен рәхмәтебезне белдердек. Шул арада бу с рашуда катнашуга чакырылган Мәскәү язучылары да килеп җиттеләр.
24. Горький белән очрашу
ГАЗИЗ НДЕЛЛЕф БЕРЕНЧЕ ЗУР СӘЯХӘТ ф
Унбишенче сентябрь. Көндезге сәгатьләр.
Галимнәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту үзәк комиссиясе (ЦЕКУБУ) йорты. Мәскәү язучылары белән бергә, шундагы бүлмәләрнең берсенә килеп тулдык. Кунаклар буларак, озынча өстәл тирәсенә безне утырттылар. Бүлмә әллә ни зур түгел. Хәтерлим, Мәскәү язучыларының кайберләреңә урын да калмады, алар басып тордылар.
Билгеләнгән вакыттан без элегрәк килдекме, әллә Алексей Максимович соңгардымы — монысы истә калмаган инде. Күпмедер вакыт шулай без үзара тегене-моны сөйләштергәләп, кайбер ара тыл-тын калып утырдык.
Менә безгә таныш булмаган яшь кенә, чибәр генә, мөлаем генә бер егет (шулай хәтеремдә калган) килеп керде. Мәскәүле дуслар аны ничектер олылап та, бик үз итеп тә каршы алдылар. Ул — Алексей Максимовичның секретаре Крючков икән. Бетен бүлмәдәгеләргә баш иеп исәнләште дә, Алексей Максимовичның тиздән килеп җитәчәген белдереп, безне тынычландырды. Ә бездә бу бүлмәгә килеп кергәннән бирле, тынычлану дигән нәрсә юк инде ул, бик тә дулкынланып аны көтәбез без. Менә, менә тиздән без Горькийның үзе белән очрашачакбыз!..
Башта ук әйтеп куйыйм: мин үз хисләремне, үз кичерешләремне язам. Шәриф Камал, Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Гали кебек олы әдипләребез өчен, Горький белән моңа кадәр дә очрашу-сейләшү бәхетенә ирешкән Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Сәрвәр Әдһәмовалар өчен бу очрашу, ихтимал, ул кадәрле дулкынланулы-киче- решле булмас та. Ә минем өчен!... Мии бит аны бүген, менә хәзер бик тиздән, үз күзләрем белән беренче тапкыр күрәчәкмен, шучдый тарихи очрашуда беренче тапкыр катнашачакмын-.
Горький һәм мин... Өнме, төшме бу? Юк, юк! Үземне Горький белән янәшә кую, янәшә күрү ничектер мөмкин булмаган нәрсә, хәтта ниндидер гөнаһ эш сыман булып тоела димме—
Мин, ул чакта гади бер татар малае, яңа гына кулына каләм алып, хикәяләр, очерклар язып, газета-журнал битләрендә генә бастыра башлаган, әле, ичмасам, бер генә аерым китабы да басылып чыкмаган әдәбият чебеше. Ә ул әнә нинди бөек шәхес, бөтен дөньяны шаулаткан зур әдип, Ленинның якын дусты һәм көрәштәше, кыскасы — даһи кеше. Әйе, даһи! «Горькийның бөтен тормышы үзе аны даһи дип әйтергә безгә хокук бирде»,— дип яза Константин Федин... Кеше генәме соң әле ул... Аның бөтен тормыш-көрәш юлын, иҗат колачын бер юлы күз алдына китереп бастыр әле син! Аның турында төрле легендалар да сөйлиләр бит... Ул давыл хәбәрчесе. лачын, бөркет, Данко—
Күптән түгел Казандагы Горький музеенда укучылар белән очрашу булган иде. Анда Мирсәй Әмир, Сәрвәр ханым Әдһәмова, Габдрахман Минский һәм мин катнаштык. Шунда Габдрахманның чыгышыннан бер чагыштыру хәтеремдә: кеше дә үзе, кеше түгел дә кебек, шундый гаҗәеп бөек зат... 1928 елда Казанда Горький белән беренче очрашуындагы хисләрен шул мәгънәдәрәк биргән иде ул.
Шундый уйлар, шундый чагыштырулар, шундый күзаллаулар... Хәзер менә аның үзе белән очрашу... Йөрәк уз урынында түгел, күңелгә әллә нинди сәер уйлар да килеп китә. Ә кинәт... булырмы моидый очрашу, мондый бәхетле минутлар?.. Кем белә бит... Бүтән берәр ашыгыч эш чыгып, безнең белән очрашудан күп тапкыр мөһимрәк эш белән тоткарланып калса... Булыр да — Горький бит ул! Бер генә бит ул! Нинди генә җаваплы эшләр башкармый ул... Я булмаса аны берәр җитәкче оешмага ашыгыч чакырып алсалар? Булыр да — Горький бит ул! Бер генә бит ул! Аның фикере, киңәше дәүләт җитәкчеләре өчен дә бик кыйммәт ләбаса... Я булмаса нәкъ шушы минутларда бик якын, бик кадерле бер дусты аңа килеп кергән булса... Булыр да — Горький бит ул! Бер генә бит ул! Үз илебезнең төрле почмакларында дисеңме, төрле чит илләрдә дисеңме, аның бик якын, кадерле дуслары азмыни!.. Бик зур эшлеклеләр дә, бик гади кешеләр дә. Үз гомерендә бик күп сәяхәтләрендә танышкан һәркайсы аңа якын, үз._
Ниһаять, менә —ул үзе килеп керде!..
Хәзер, шушы юлларны язып утырганда, күземне йомам да, ул минутларның, секундларның һәрберен хәтерләргә, күз алдымда кабат җанландырырга тырышам.
...Алгарак иелгән (бөкрәйгән димәс идем) озын гәүдәсен чак кына сизелерлек
r«fM аңлатып бирг»».
ЭНЗ И ДЕЛ Л I ф БЕРЕНЧЕ ЗУР СОЯХӘТ ф
тынып калдыгыз, дигән сыманрак бер ишарә ясап алды да, башлап үзе алдындагы чәйгә сузылды. Бер йотым эчте. Без дә шулай... һәм шуннан соң әңгәмә ничектер үзеннән-үзе җанланып киткәндәй булды. Тартынып тору бетте, ике арадагы зур аерма юкка чыкты—Горький баштагы аң-хыялыбыз җитмәстәй әллә нинди бөек заттан безнең кебек үк гади кешегә әверелде, үзара бик тиз якынлашып, Такташ әйткәнчә, үзебез дә инде анын белән рәхәтләнеп сөйләшә алырлык дәрәҗәдә үсеп киткәндәй булдык. Үзенең бөеклеге һәм гадилеге, даһилеге һәм садәлеге белән Горький үзе безне шулай үстереп җибәрде дип әйтү дөресрәк булыр һәм шул кыска очрашуның үзендә үк, Такташ әйткәнчә, бераздан үзебезне кыю да, яхшы ук акыллы да итеп сизә башладык...
Горький безнең алдыбызда речь тотмады, әлбәттә Җанлы әңгәмә төсендә, бү- ленә-бүленә. сорау-җаваплао белән аралаша-аралаша барды безнең сөйләшүләр. Шулардан нык истә калганнарын гына бергә тезеп әйтеп бирергә тырышып карыйк.
Горький татар әдәбияты белән бик үк таныш түгеллеген әйтеп, хәтта гафу үтенгән сыман да булды. Бу — аның бүгенге, ягъни революциядән соң туган безнең әдәбиятка карата әйтелгән сүзләр иде. Моңа ул түгел, ә без үзебез гаепле, әлбәттә. Чөнки тәрҗемәләр юк дәрәҗәсендә! Әмма элекке әдәбиятыбыздан яхшы ук хәбәрдар булуын белдереп, Габдулла Тукай исемен башлап телгә алды һәм бездә аның кебек зур талантлар барлыгын белә икәнен шунда ук аңлап алырга мөмкин иде. Җитәкчеләребез сүзгә кушылып китеп, бүгенге татар әдәбияты турында кыскача гына мәгълүматлар биреп өлгерделәр.
Ул исә, әйтелгәннәргә йомгак ясагандай итеп, гомумән илебездәге пролетариат әдәбиятының, совет әдәбияты-сәнгатенең, совет культурасының бер сызыктан, интернационализм юлы белән үсүе өчен шартлар тудырылган булуын әйтте, тик моны тормышка дөрес итеп ашыру өчен көчне аямаска кирәклекне дә кисәтте. Безнең Классик һәм хәзерге язучыларыбызның иң яхшы әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп, аерым бер җыентык чыгару кирәклеге турындагы фикерен дә өстәп әйтте. Шунда ук иптәш Халатсвка, «Страна Советов» журналына Дәүләт нәшрияты тарафыннан СССР халыклары иҗаты өчен бирелгән мең табак урын турында, бу журналның шул күп милләтле иҗатны, димәк, татар әдипләре иҗатын да, тиешенчә чагылдыру эшенә игътибар бирүе кирәклеген исенә төшерде.
Безгә мөрәҗәгать итеп, үз халкыгызның яхшы традицияләрен һәм культура байлыкларын совет культурасының гомуми байлыгы итегез, диде. Үз халкыбызның тормышы, көрәше, уй-фикере, кайгысы-шатлыгы, үзләре белән бергә яшәүче бүтән милләт халыклары белән татулык һәм дуслыкта яңа тормыш төзү эшендә ничек катнашулары турында күбрәк язарга киңәш бирде, яхшы, оста язылган шундый әсәрләр белән рус теле аша киң дөньяга чыгарга өндәде. Кыскасы, татар әдәбиятының — поэзиясенең һәм прозасының балкып чәчәк атуын ихлас күңелдән бик теләвен дә. әмма моңа ирешүнең әдәбият алдына куела торган зур бурычларга фәкать җитди, таләпчән мөнәсәбәт нәтиҗәсендә генә мөмкин икәнлеген кисәтә торуын да без һәрбер сүзе — хәрәкәте саен тулысынча аңлап утырдык.
...Безнең мәңге онытылмас бу очрашуыбыз күпмегә сузылгандыр, хәзер инде еның сәгатьләрен, минутлаоын һич тә хәтерләмим һәм моның кирәге дә, әһәмияте дә юк дип саныйм. Бик кыска булды, сизелмичә үтеп тә китте кебек ул. һәм шул ук еакытта ул минем күз алдымда һаман җанлы булып та тора һәм туктаусыз дәвам итә сыман да... Бөек кешеләр белән очрашу чыннан да шулай була икән ул.
Мин тик шуны хәтерлим: Горький әллә ни күп сөйләмәде кебек, күбрәк сорашты, ә сорауларга бик теләп, бик тулы җаваплар бирде. Гомумән, аның күп сөйләргә яратмавы, сүзгә һәвәс булмавы киң мәгълүм. Петроград советы утырышындагы бер чыгышында (1920 ел, 20 апрель) үзе үк «Минем ораторлыгымның рәте юк, мин сүз белән түгел, йөрәгем белән сөйлим» дигән иде. Нәкъ менә аның шулай йөрәге белән сөйләгәннәре безгә күбрәк тәэсир итте, күбрәк истә калды.
Ул бит рухи яктан бездә. Казанда туган, безнең халык турында бик җылы итеп, мәхәббәт белән язган. Аның татар халкы турында аерата хөрмәт итеп, яратып әйткән сүзләре безнең колакта яңгырый. Татар халкын бала чагыннан ук якыннан белүен, аларның аек акыллы, хезмәт сөючән, пөхтә, яхшы, җылы, йомшак күңелле һәм максатка ирешүдә нык характерлы булуларын әйткәне дә бәзгә билгеле. Ә бу очрашуда
ул Йервге белей безгә тагын бич куп нәрсә сөйләде һәм күт. нәрсә-ә өйрәтте Зур иарәкле, олы җанлы бу әдипнең, даһи кешенең бө:ен тормышы, көрәше киң чоланлы сугышчан иҗаты — аның безгә сөйләгәннәре шулар. Аның шундый тирән г-карт, йөрәктән чыккан ялкынлы, тылсымлы иҗат җәүһәрләре безне тормыш юлын ничек үтәргә дә. искелеккә каршы яңалык өчен ничек аяусыз көрәшергә дә, үз иҗатың белән халыкка. Ватанга ничек турылыклы хезмәт итәргә дә. социалистик реализм принципларына нигезләнгән бу иҗатның югары баскычларына ничек күтәрелергә дә — тагын бик күпкә, бик күпкә өйрәтте һәм өзлексез һаман өйрәтә килә. СССР азучыларының беренче съездында ук өле татар әдәбияты турында махсус доклад ясауны оештыручы да Горький булды бит.
_.Мин тагын үзебезнең Казандагы Горький музеена барам. Андагы «Горький һәм татар әдәбияты» бүлеген ничәнче талкыр инде карыйм, элекке һәм бүгенге олы һәм урта буын азучыларының рәсемнәрен, иҗат иткән китапларын күрәм. Гафур Коләхмс- тоа һәм Гомәр Бәширое. Галимҗан Ибраһимов һәм Афзал Шамоа, Һади Такташ һәм Сибгат Хәким, Шәриф Камал һәм Мирсәй Әмир. Кави Нәҗми һәм Гвбдрахман Әл- сәләмсв, Галимҗан Нигъмәти һәм Ибраһим Гази, Галиәсгар Камал һәм Хәсән Туфан, Гомәр Гали һәм Мөхәммәт Гайнуллин, Кәрим Тинчурин һәм Риза Ишморат, Гадел Кутуй һәм Габдрахман Минский, Таҗи Гыйззәт һәм Сәрвәр Әдһәмова.. күп алар бер залны тутырыл-баетып торалар, һәркайсының Горький турындагы җылы сүзләре, үз иҗатларына аның игелекле йогынтысы, аны үзләренең якын дусы һәм зур остазы итеп танулары, аңардан өйрәнүләре кыска ител, конкрет фактлар китереп язылган. Бу бинада мин, хәзер инде бүгенге барлык каләмдәшләрем белән дә бергә, Горький белән әлеге тарихи очрашуыбызның дәвамын күрәм. Бу очрашуның бүген дә, иртәгә дә, алдагы буын язучыларыбыз белән дә шулай туктаусыз гел дәвам итәчәгенә тулысынча ышанган хәлдә, язмаларымны шушында төгәлләргә дә мөмкин икән дип, эчке бер канәгатьләнү белән ахыргы ноктаны куям.
1968-1972.