Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛЧЫ ЮЛДА СЫНАЛА


атарстан китап нәшрияты яңа шигырь җыентыгы чыгарды. Исеме— «Юл башы». Аңа дүрт яшь шагыйрьнең соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре тупланган. Бу иптәшләрнең кайсылары поэзиянең олы юлыннан атлап китәр, кайсылары юл башында калыр — анысы вакыт эше. Ә бүгенге сүз аларның юл башлары турында.
Әлеге дүрт шагыйрьнең берсе — Кадыйр Сибгатуллин Ул әдәбият мәйданына артык шауламыйча, тыйнак кына килеп кергән иде. Аннан җайлап кына тизлек җыйды. Ә хәзер, ерак арага йөгерүче йөгерешче кебек, аның тыны тәмам ачы-лып җитте. Кадыйр Сибгатуллинның узган ел «Казан утлары» журналының махсус бүләгенә лаек булуы да әнә шул хакта сөйли. Шунысы куанычлы, Кадыйр Сибга- туллинда халык күңелен сизәрлек, халык күңелендәге теләк-омтылышларны сиземләрлек нечкә йөрәк бар. Ул үзенең бу өлкәдәге мөмкинлекләрен «Өч йөрәк» дигән кыска поэмасында шактый тулы ача алган. Шагыйрь сугыш җәрәхәтләренең халык күңелендә әле дә төзәлеп җитмәвен күрсәтә бу әсәрендә. Менә авылның соңгы өч егете сугышка китә:
Печәннәре чәбәләнеп калды, Чабылып бетми калды өч алан. Чалгыларны онытып Калдырдылар Покосларга кадап очларын.
Бу өч егетнең сугыштан исән-имин лөнеп кайтачагына ышаныч шул кадәр зур, алар хәтта чалгыларын да онытып кын. калдырганнар. Әмма ел арты еллар уза? Ә егетләр кайтмый. Алар чабып үткән аланнарга тагын яшелләнеп куе үләннәр үсә. өч егетне озатып калган өч кыз тагын болыннарга чыга. Кызларның шушы чактагы эчке кичерешләре турында түбәндәге юллар ачык сөйли:
Әллә кайчан вәгъдәләшкән кебек Сыенышып үскән үләннәр Аермагыз, без — бер ди.ән сыман Кыякларны бергә үргәннәр
Еллар үтә дә үтә. Ә кызлар һаман «унсигездә шиңгән чәчәкләрен яулык почмагына күчерә-күчерә» егетләрен көтәләр.
Илле яшьлек кызлар яулык чигә. Дулкынлана яулык читләре. Ишекләр дә ачык.
Егетләре
Бүген тагын кайтып җитмәде.
Кызлар күңелендә өмет уты һаман сүнеп җитмәгән. Егетләре бүген кайтмаса иртәгә кайтыр, иртәгә булмаса — берсекөнгә. Әмма барыбер бер кайтыр. Шигырь әнә шулай эчтәлеге ягыннан да, тасвирлау чаралары ягыннан да ифрат тәэсирле чыккан. .
К. Сибгатуллин еш кына буыннар арасындагы үзара мөнәсәбәт мәсьәләсен күтәрә. шуның аша заманның четерекле проблемаларын хәл итәргә омтыла. Ул үзен изге көрәш кырларында ятып калган бу-
Т
ыииарның турыдан-туры дәвамчысы дип атый. Әмма шунда ук кисәтеп тә куя: әле заман давыллы, «хәтәр җилләр яшь кошчыкка канат чыкканны» көтеп тормыйлар, ояны кутәреп атарга гына торалар. Шуңа да замана әтиләр юлын дәвам итәрдәй ирләрнең тууын һәр мизгелдә көтеп тора. ■Өлкәннәр» шигыре башка шигырьләрдә әйтелгән әнә шул фикерләрнең дәвамы кебегрәк яңгырый. Автор биредә өлкәннәрне юлга чыгарга, яшь буынга юл күрсәтел барырга чакыра. Без аларга:
Ут Лирик Учак ягарга Бер шырпы җитә бит ул.
Бу дөнья бер шырпы сызсаң да Ялт итеп китә бит ул.—
ди шагыйрь.
Бармаклар да тиге^ булмаган кебек, Кадыйрның да җыентыкка кергән шигырьләре бер дәрәҗәдә түгелләр. Гражданлык мотивы белән сугарылган әнә шундый Фигырьләр арасында йомшаграк эшләнгән- и те дә очрый Аннары җыентыкка кергән шигырьләрне оештыручы үзәк булмавы да күзгә ташлана.
Әдәбият кырында тагын бер буын борын төртеп килә. Ф. Сафин — шул буынның бер вәкиле Аның җыентыктагы шигырьләрен укуга күзгә ташланган нәрсә шул: Фәннур эзләнә, үз-үэенә таләпчән карый. Ул аңлый: менә шулай эшләгәндә генә аңа үз юлын табарга, тагын да югарырак баскычка күтәрелергә мөмкин булачак.
Суз хәнҗәрен пл кыныннан.
Тик ятмасын,— дигән юллар аның иҗат программасы Ф. Сафин шигырьләрендәге лирик геройның үз йөзе бар. Ул яшь, яшьлекнең үзе кебек саф, ярсу, ул ярата, шуның утында яна. Лирик герой күп вакыт сөйгәнен күз алдына китерә, аны төрле хәлләргә куеп уйлап карый, хыялында аның сурәтен ясый.
Нурга чумган күзләреңә Ail сокланып карыйдыр Тәрәзәң чиртеп йолдызлар Дәшәләр гүя: «Ярыйдыр».
сирпелгән, шунлыктан алар нурланып, як- Ү.грып киткәннәр Бу нурлар, шигырьне 1ыганнан соң, безнең күңелне дә яктырып, балкытып җибәрәләр кебек Ф Сафияның мондый шигырьләре шактый Ул иигырьдә шактый кыю хәрәкәт итә. Сыгылмалы формалар табарга омтыла, ва- кыт-вакыт матур чагыштырулары, образлы сурәтләүләре ялтырап китә. Шигырь тукымасына халык иҗатыннан килгән мотивлар килеп керә. Кайчагында шигырьнең буеннан-буена бер фикерне үстереп килә дә, соңгы строфада: «ә чынында мәсьәлә менә болайрак бит ул» дигән кебек баштагы фикерне кире кагып, көтелмәгән нәтиҗә ясап куярга ярата Сүз дә юк, болар эзләнү җимешләре Әмма Ф Сафинга бернәрсәне истән чыгармаска кирәктер, шигырь ул бизәк кенә түгел, ә бәлки көрәшү чарасы да Ә тулаем алганда, автор бу җыентыктагы шигырьләре белән «Беренче карлыгачларидан алга бер адым ясаган.
Рифкат Закироаның исеме матбугат битләрендә моннан берничә ел элек күренгән иде. Аның шигырьләре «Казан утлары» журналында, «Беренче карлыгач- лар»да басылды, һәм матур гына тәэсир калдырган иде. Эчкерсезлек, туган як табигате турында кызыклы гына уйланулары бар иде. Менә шуннан соң Р. Закиров ничектер ялкынланып янып китә алмады, бер биеклектәрәк кала бирде Бу җыен-тыкта да ул шул биеклектәрәк Рифкатнең бер җитди кимчелеге бар Ул да булса, образлар ярдәмендә уйлый белмәү, фикерне шул образлар аша поэтик буяуларга төреп бирә алмау Шуңа күрә шигырьдә фотографиячелек, сөйләп чыгу өстенлек ала. Бу уңайдан «Татарстан — Урал» циклына кергән шигырьләрне карап үтү урынлы булыр. Урал диюгә, ул безнең күз алдыбызга шаулы, кайнар табигатьле, киң сулышлы кешеләре белән. «челем тартып утыручы» завод-фабрикалары белән килеп баса Аның шундый сурәтен Хәсән ага Туфан биргән иде Ә Р. Закиров шигырьләрендә без бүгенге Уралның па-норамасын, андагы үзгәрешләрне күрмибез, сулышны тоймыйбыз. Чөнки циклда Уралның җанлы сурәте юк.
Табигатьтә шигърият өчен иксез-чиксез серләр яшеренгән. Аларны күрергә, бал корты чәчәкләрдән ширбәт җыйган кебек, ул серләрнең согын сыгып ала белергә генә кирәк Моның эчен «үткен күз» кирәк. Әнә шул нечкәлекләрне тотып ала алганда гына табигать турында яхшы шигырь язарга мөмкин. «Нәҗәгайлар уйный» шигыре — моның ачык мисалы. Шигырьдә кайбер детальләр санап кителгән, әмма образлы сурәт тудырылмаган Шуңа күрә дә шигырь бездә бернинди фикер уят
ң-үз алдына китерегез: тәрәзә каршында кыз. Аның йөзенә, күзләренә ай нуры
мый, ләззәт тә бирми. Дөрес. Р Закиров- ның да матур гына язылган шигырьләре бар. Әмма алар менә шушындый җитди «имчелекләр фонында югалып калалар.
Ф. Гыйззәтуллина соңгы елларда актив эшләде Матур-матур гына шигырьләр дә Бирде Бу җыентыкта да бар алар. «Чаптар атлар кире кайтмады». «Балта чабу нигә». «Бәйлим сүтәм», «Тау» шигырьләре әнә шундыйлардан. Күренеп тора, Ф. Гыйззәтуллина шигырьләрне бирелеп язарга, бөтен барлыгын шигырьгә күчерергә омтыла Ләкин шул вакытта аз гына чаманы да ю'в-га бугай Күңелдә туган алкын шигырыә күчкәнче янып та бетә, ши-гырьгә анык рифмага әйләнгән шәүләсе тешә.
«Юл башы» — яшь шагыйрьләр җыентыгы, тулаем алганда, әйбәт кенә җыентык. Әмма бу җыентыкның авторлары яшь w гыйрьләр булсалар да яшел түгөзд инде. Кыскасы, аларның олы уйлар, ол( эшләр белән янар вакытлары. К. Си£г туллинның уз сүзләре белән әйтсәк: итәр чаклар түгел инае. итәр чаклар гомерне.