ШИГЫРЬЛӘР
Көнбатышта барысы да тыныч
Асфальт чиста —
гүя
күгәрчен намусы.
Нәкъ банкир пеләше —
тротуар һәр якта
(Мәетләр
барысы
җыелгач, әлбәттә,
Ташка тамган каннар
юылгач, әлбәттә).
Буржуйлар баласын юатып
бульварда
Нянялар сейлиләр
әкият тә, гайбәт тә,—
Аюлар плюшын
сыйпавы әйбәт тә!
(Баллоннар,
әлбәттә,
газ белән тулганнар,
Польшага
пушкалар киткәннәр, әлбәттә). «Бу җирдә без генә
ясыйбыз тынычлык» —
Шулай диеп
буржуй
тел кабарта тырышып,
Цилиндр ялтыратып,
алар буш сәгатьтә
Тик кылыч ярышы
уздыра гадәттә.
(Афганнар иленә
мылтыклар җибәргәч,
Басмачка
бомбалар
озаткач, әлбәттә.)
Җәяүле гусарлар
кафеда утыра
Пехота типтерә,—
ялкау тес һәркемдә.
Сугышка
шашынып
хәзерлек котыра
1М
Менә шул ясалма пәрдәләр артында.
Пунктирлы юл булып сузыла кан табы,
Шуыша кан табы — җир бит ул түгәрәк!
Кемнедер кем ата, кемнедер кем тагы
Почмактан атарга йөри гел сагалап.
Йөрәккә төбиләр — нәкъ кирәк ноктага.
Атышның башлыгы тели һәм уйлана!
Берәмләп дөмексен — катнашса фетнәгә,
Бәрәннәр көтүен куарга бойняга!
Бүгенгә бары вак бәрелешләр кан койса,
Иртәгә, кешеләр таптатып танктан,
Кан тәмен аңлар да, зур сугыш котырыр,—
Тимернең һәм газның кан катыш тизәген
Бронялы кошлардан сибәргә тотыныр.
Киләчәк атын син кара һәм күр әле —
Күр шалтыр сөякле
һәм көйгән яллыны:
Җайдагы — сугышның саргайган өрәге,
Тоткан ул сугыш дип аталган чалгыны.
Ачәрвах тупларга булмабыз без азык,
Таяклар,
протезлар эшләмик күп итеп:
Беренче августта протестлы сүз язып
Куярбыз хәтта без күкләргә беркетеп.
Дарылы мичкәләр коткысы кирәкми!
Көннәрне дерелдәп һәм куркып уздырмыйк!
Эшче һәм крестьян төзегән беренче
Дәүләткә каргалган сугыштан кылычлы
һәм авыр штыклы капшавыч суздырмыйк.
Без
җирдә тынычлык даулыйбыз.
Әгәр кул
Сузсагыз — тупларбыз какшамас сафларны.
Суешны кем башлый — фронтта күрер ул
Бер булып эшчеләр фронты басканны.
1929
Юка булсын, ләкин яхшы булсын
Мин яратмыйм калын китапны.
Тик шүрлектә ятса ул әгәр —
Аннан безгә файда шул чаклы,
Ул китапка хаҗәт шул кадәр.
Яратмыйм китапларның авыр пресс булып
Төймәләр ялтыратып йөргәнен.
Купшы бизәкләр белән масаерга омтылып,
Заман тавышын меңләгән битләр эченә яшергәнен,—
Кирәкми андый китап-крепостьлар,
Мин аларны күралмыйм, дуслар.
Китап дип, минемчә,
йөртергә кирәк шунсын:
Чандыр күренсен, булсын хәтта берничә бит кенә,
Ләкин дары һәм кургаш юллары салынган булсын
обойма кебек һәр битенә.
Мине исә
шулай бастыруны сорыйм мин: Брошюралар яңгыры булып
явью торыйм мин.
1920
Тәнкыйть белән чәнче!
«Гигант» балкый
уңыш белән тулып,
Куандырды
хезмәт даланы.
Хезмәтебез
фабрикалар булып Калка көн дә — тудыра яңаны.
Кояшның да
ләкин табы була,—
Торса да ул
балкып, пешереп,—
Я Смоленск
бер тап ясап куя,
Я Астрахань
берне төшереп.
Бу сырхаулар — хәтәр.
һәм аларга
Сабышу булса, газеталарда
Мәкаләләр шеше тишелгәнче Торма көтеп, хирург пычагы итеп Үткен тәнкыйть
угы белән чәнче!
Булмасын ул тәнкыйть еллык кына, тәнкыйть диеп аталырлык кына. -
Ясап
бары
тамак спорты тәнкыйтьләүләр
нигә ул тагы. Тәнкыйтебез безнең —
рычаг ул, Хуҗалык
һәм
тормыш рычагы. Совет иле,
чистарт үзеңне — Эчтән чистар,
чистар тыш яктан,
Чисталыгы белән балкып торсын Республикабыз безнең ерактан. Коммунизм — бина.
уңга, сулга
Какшатмасын аны һичбер кем, Какшатучы булса, түбәннән
Эшче кеше үзе тикшерсен.
Берәр җирдә тозак корса аклар,
Бозык эшләр әгәр булсалар, Туганнары бик күп булган завлар Тик шуларны эшкә куйсалар,— Андыйларны өйрәт сүз белән син. һәм камчыла көн саен шәпләп!
Шулай кирәк илне күтәргәндә Бишьеллыклар юлыннан атлап.
Тәнкыйть кирәк безгә, үткен тәнкыйть кирәк. Онытмагыз, яшәгез белеп:
Тәнкыйть кирәк — бүлмәгә саф һава һәм кешегә — кислород кебек.
1W»
ЗӘКИ НУРИ тьрмемвларе.