Шаян уттан чаткылар
ЙӨГЕРҮ ОСТАЛАРЫ
Икесе дә тирләп-пешеп чаба, Ә нәрсәдән качып чабалар?
— Мин инфарктан.
— Ә мин алименттан...
Тапмасын, дип, бала-чагалар.
НИДӘН имгәнгән
Кул — салынкы. Аксап-туксал атлый.
Бит-баш — җимерек, көеп каралган...
Имгәнгән ул бик еш сөрлеккәнгә
Борын чөеп күккә караудан.
ОСТАРТУ
— Син — зур оста. Ә без сине Тагын да остартабыз: Бүтән
урында эш эзлә!.. Без... штат кыскартабыз.
КӘСЕПЧЕЛӘРГӘ КАРШЫ
Язып туймый... Яза ручкасына Алтын каләм хәтта куйдырып Ә
бит... язып туймасаң да үзең, Укучыны була туйдырып.
БЕР ЯЛАГАЙГА
Син — күләгә, һаман арттан йөреп. Куанасың: «Юлга чыгасың!»
дип. Баш өстемдә болыт куера калса, Бер минутта юкка чыгасың
бит!
ӘЙТӘ ИКӘН КУЯН
— Ррактарак йөре миннән, Бүре! Миңа аткан ядрә эләгер.
Әрәм булма минем аркада син, Яшисең бит әле киләдер?!
ЧИТӘН АША СӨЙЛӘШӘЛӘР...
(Казакъча елмаю)
— Бер тавыгың читән аша керә дә Гел пычрата безнең чиста
өй алдын.
— Ә синеке безгә кереп йомырка Сала күптән!.. Тик әйтергә
оялдым.
ӘЛӘКЧЕ СУРӘТЕНӘ ШТРИХ
Үзе япь-яшь. Ә чәчләре — Әйтерсең ап-ак болыт... Кеше
каралый-каралый Калды ул ап-ак булып.
КИПТЕ
Әсәр сулы булмасын дип, Бер җөмләсен бер ел язды...
Күрәләтә кипте иҗат. Хәтерләтеп коры язны.
КАТЫ ЧӘЙ ЯРАТА
— Чәйне, карчык, катырак яса әле, Карткаеңа тел-теш
тимәсен:
Бүген утырыш. Партком, күреп тагын, «Йоклап утыра түрдә!..»
димәсен.
БЮРОКРАТ КАРАШЫНЧА
— Утырышның айга я елга Берсе дә җитәр иде!
— Көн дә утырышлар булмаса, Гомер тиз үтәр иде.
КӘКРЕ БАРМАК, ӘЙЛӘНЕЧ ЮЛ
Ун бармак та үзенә таба кәкрәйгән. Яклашып та макташып ул
остара.
Әйләнеч юл шәбрәк, имеш, аныңча: «Туры юлдан йөрсәң,
гомер кыскара...»
УЛЛАРЫ ВУЗ БЕТЕРГӘЧ
— Ник чәйнисең шул бер балык башын: «Акча кайтар! Акча,—дип,—
улым!» Шул баладан нәрсә кирәк тагын. Кайтарды бит инде
дипломын...
АВТОРДАН БҮЛӘК
«Ут» дигән яңа романым чыкты. Мә, укы, дустым, рәхим ит!» диде.
...Муеннан кереп мин шунда баттым, Әсәрнең суы чиксез күп иде.
БАШЫ ҺӘМ СОҢЫ
Сылады сагыз, яудырды мактау, Туры әйтәсе сүз кыек булды Кыскасы,
доклад мул сулы иде, Алкышлар шуңа бик сыек булды.
КАЙГЫЛЫ КАЗА
Авыр эштән чирләп ауды Пегас, Юк, ярамас инде ул эшкә... Ничек
инде, ничек хәзер ташыр Бер шигырен шагыйрь ун төшкә?!.
ИТ ОЗАТКАНДА
— Ике пот та тартмый хәтта бер чучка!
Ә йөкләмә? Нигә план кудык без?
— Тавышлама! Тузма! Сәбәп бер генә: Чучкаларны кичә бераз юдык
без.
ДРУЖИННИКЛАР СӨЙЛӘШӘ
— Бар. тот! Әнә теге бик сәрхүш бит, Ул бит чыгырдан чыгачак.
— Бармый торыйк — аның сасы исе Безне аяктан егачак.
НИК КИРЕСЕНЧӘ!
— Яхшы итеп бер укуда ятлана.
Алар — эштә, алар — кулдан төшмиләр.
Ә нәширләр кат-кат басып бүтәнне Нигә икән киресенчә эшлиләр?
МӘКТӘП ҺӘМ СЕМЬЯ
— Үзем күрдем: Вил тәмәке тарта...
Чакыртырга кирәк атасын!
— Алай булгач, бездә әти белән Ник аракы эчтең, апа, син?
БЕР ТӘНКЫЙТЬЧЕГӘ РЕПЛИКА
Менә алган хәтле менә, Артыгын бөркет яуламый... Очканы
өчен бер кош та Канаттан мактау дауламый!
ӘТИ БУЛГАН...
Бер яшь ханым эт ияртеп бара, һәм папирос тарта төтенләп...
Шуны күргәч әйтә бала: — Бу бит Әти булган инде бөтенләй.
КАЙСЫН ЭШЛӘРГӘ
— Фатирда, дустым, күршең белән син һаман талашып
торасың диләр...
Нишләргә димсең? Холкыңны үзгәрт!
Я торагыңны алыштыр, юләр!..
НОСИЛЬЩИК БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
— Эш хакың күп, әллә галимме син?
Ә ник дорфа йөреш-торышларың?
— Синдәй генә галим булыр өчен Мин укырга чөнки
тырышмадым.
ПЫЧРАНАСЫ КИЛМИ
— Ак күлмәк ки! Барабыз бик зур туйга, Хәтта яңа костюм
кию ярыйдыр!
— Беләсең лә инде минем гадәтне, Мин бит аннан атлап
кайтмыйм барыбер.
МЕСКЕННЕ «УТЫРТКАННАР...»
(Халык иҗатыннан)
— Дәвалауны бездә түләүсез дип, Миңа калса, кайчак
алдыйлар.
Айныткычта бер кич кунган өчен Унике сум миннән
алдылар?!.