Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАГЫЙРЬ КӨНДӘЛЕГЕННӘН


Галәви
Аны бүген җиргә бирделәр. Каберлеккә илтеп күмделәр. Хуш, Галәви, киттең, диделәр.
Соңгы кабат, соңгы бу көндә Гафу ит син безне гомергә.
Ә Галәви елмайган төсле,
Бер нәрсә дә булмаган төсле, Тыныч кына кабергә төште.
Калды кеше ләхеттә ятып. Кайтып киләм аны озатып.
Кайтып киләм, үзем уйланам, И дөнья,— дим,— синең бу балаң Дан тотмаган, батыр булмаган.
Сөял салган кулга һонәре, Шау-шуларсыз узган көннәре.
Аргамакка менеп йөрмәгән,
Кылыч тагып илләр гизмәгән, Үз бәхетен җирдә эзләгән.
Табармын дип өмет иткән ул, Кояш баегач, таңны көткән ул.
Синдә азмы, дөнья, әндыйлар: Исемнәрен ташка язмыйлар. Алар өчен һәйкәл салмыйлар.
Туа алар кычкырып, елап, Үлә алар тавышсыз гына.
Чәчәкләрдән үргән бәйләмнәр Алып килмәс бире адәмнәр, Күтәрмәсләр кара әләмнәр.
Тормыш ни дә сиңа, галәм ни, Тыныч кына йокла, Галәви.
Каләмемне алып кулыма,
Ә мин язам синең турыда: Шигырь калсын һәйкәл урнына.
Таш һәйкәлләр күпмегә чыдый? Сүз тутыкмый, сүз мәңге чыңлый.
Синең хакта калсын истәлек Еллар белән гомер итәрлек, Чәчәк булып җирдә үсәрлек.
Хөрмәт итеп синең исемне, Сиңа атап әйтәм сүземне.
Миңа кирәк сүзнең яктысы, Мәрмәр ташның алтын чаткысы — Намусыңа синең хаклысы.
Ә намус ул күзгә күренми, Аллы-гөлле төскә төренми.
Намус яши йөрәк түрендә, Энҗе кебек диңгез төбендә, Кул тидермәс аңа беркем дә.
Тел белән дә беркем кагылмас, Кара буяу аңа ягылмас.
Шундый иде синең намусың, И Галәви, минем җан-дусым. Сиңа тиңнәр тагын табылсын.
Шундый кешеләр күбрәк килсеннәр, Озаграк гомер итсеннәр.
Син дөньядаң киттең дә бардың, Шау-шулардан инде югалдың, Шау-шуларда әле мин калдым.
Шигырь язам синең турыда.
Эзең калды тормыш юлыңда.
Йортлар салдың, иген үстердең, Кое казып сулар эчердең.
Халкың белән кайгы кичердең.
Кайгыларга башың имәдең, Шатлык булса — миңа димәдең.
Без бит сине көн саен күрдек, Синең белән бер юлдан йөрдек, Үлгәч кенә кайгыңны белдек.
Соңгы кабат, соңгы бу көндә Гафу ит син безне гомергә.
Дөнья буйлап озак-озак йөрдем Бер ялгызым калган чагында. Җәяүләп тә ерак юллар гиздем Кайвакытта «аерым» вагонда.
Алып киткән иде мине язмыш һәм кайтарды кабат илемә. Ак чәч белән, сырлы йөзем белән Кайтып кердем туган өемә.
Үкенмим дә, уфтанмыйм да мин, Миңа дигән — булды миңа, дим.
Үләрмен.
Кемнәр килер мине күмәргә?
Кемнәр килмәс мине күмәргә?
Белми торып шушы турыда. Мин теләмим әле үләргә.
Моста й Кәримгә
Син миңа бер китап бирдең,
— Бу бер чеметем туфрак,— дидең.— Ал,— дидең,— бүләк итәм.
Алдым, күрдем — бу китапта Тир тамган шушы туфракта Игеннәр гүзәл икән.
Башакларга бөртек тезгән Йөрәкләргә чәчкән сүздән, Анда шагыйрь сулышы. Тормыш сүнмәс бу туфракта, Халыклар килер уракка Җыярга мул уңышны.
Сугыштан соң
Әле җирдә
Йөри кулсыз, аяксызлар.
Әле бик күп
Йөрәкләрдә яра сызлар.
Тумый калыр әле җиргә Тимер өзәр баһадирлар, Йөрәк өэөр сылу кызлар.
ИКЕ ҖЫР
Хатынь авылында кыңгырау чыңлый
Хатынь I авылында кыңгырау чыңлый, Моңлы көйләре йөрәкне сыза. Туган якларын искә төшереп Авыл өстеннән торналар уза.
Кара төн иде, соңгы төн иде, Соңгы мәртәбә балалар елый. Ут салды дошман бишек өстенә, Хатынь авылында кыңгырау чыңлый.
Хатынь авылында кыңгырау чыңлый, Кайгылы көннәр төшә хәтергә.
Кара морҗалар авыл урынында һәйкәлләр булып калган гомергә.
Алтын арышлар чайкала җилдә, Зәңгәр һавада тургайлар җырлый. Белорус кызы ак сөлге чигә, Хатынь авылында кыңгырау чыңлый.
Син мине кичер
Яз балкышын күргән иртәдә, Кыр казлары юллар кичкәндә, Мине исеңә төшер.
Йөрәгеңне кайгы телгәндә.
Күзләреңә яшьләр килгәндә,
Син мине кичер.
Син мине кичер.
Чәчләреңне үреп тарасаң,
Көзгеләргә килеп карасаң, Мине исеңә төшер.
Нигә киттең? диеп сорасаң,
Әгәр авыр уйлар уйласаң, Син мине кичер, Син мине кичер.
Әгәр ялгыз калып уйлансаң, Җырлар җырлап ялгыз моңлансаң, Мине исеңә төшер.
Нигә киттем, нигә хуш дидем?
Син бердәнбер минем дус идең.
Син мине кичер,
Син мине кичер.
I Хатынь — Белоруссиядә фашистлар яндырып бетергән авыл.
Гомер уза, зарланмагыз, Шуңа күрә гомер бит ул. Гомер буе суырырга Баллы конфет түгел бит ул.
Йөрәк авырткан чагында Кемгә барып зарланырга? Зарланырга?
Телим дустым кочагында Күкрәгенә баш салырга, Назланырга.
Эт
Котыртсалар мине — Нишлим?
Тешлим.