Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОБЛЕМАЛАР АЛАРНЫҢ ЧИШЕЛЕШЕ


кучылар хәтерлидер, Атилла Расихның «Каһарманнар юлы» романы беренче тапкыр «Казан утлары» журналының 1969 елгы саннарында басылган иде. Узган ел ул аерым китап булып чыктыКитап итеп бастырырга езерләгәндә автор әсәрен тагын бер кат эшкәртеп, тезәтеп чыккан. Романның китап варианты шактый яхшырган. Журнал вариантындагы кайбер эпизодлар төшеп калган, аның каравы, әсәргә яңа бүлекләр, яңа күренешләр өстәлгән. Китап вариантында образларның үсеш логикасы эзлеклерәк, әсәрнең композициясе тезегрәк чыккан, язучының теле дә тәэсирлерәк һәм образлырак сыман. Билгеле, романның бу яңа варианты да һәр яктан камил эш-ләнгән дип булмый. Мәсәлән, гражданнар сугышы турындагы истәлекләрнең кайберләре романдагы вакыйгалар агышына, әсәрнең динамикасына ятышып бетми Уры- ны-урыны белән язучы геройларының эш- хәрәкәтләрсн тиешенчә мотивлаштырып җиткерми төсле. Ихтимал, тырышып эзләгәндә. әсәрдән башка төрле җитешсеэлек- ләр дә табып булыр иде. Бу эшне киләчәккә калдырып торып, минем укучыларның игътибарын барыннан да элек романда күтәрелгән мәсьәләләргә, аларның ничек чишелүенә юнәлтәсем килә.
Күләме ягыннан артык зур булмаса да, «Каһарманнар юлы» романында бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән берничә сюжет сызыгы бар һәм берничә мәсьәлә күтәрелә. Аларның һәркайсына аерым-аерым тукталып узу әйбәтрәк булыр тесле.
Романдагы беренче сюжет сызыгы Латиф Ибраһимов образы белән бәйлән-
1 А Расих Каһарманнар юлы. Роман. 1972 ел. гән Латиф зур бер трестта управляющий урынбасары булып эшли. Ул тәҗрибәле. үз эшен яхшы белә торган абруйлы җитәкче Трест белән идарә итүнең тол авырлыгын күптәннән үз җилкәсендә күтәреп килә. Халык арасында Ибраһимов менә-менә управляющий була икән дигән сүзләр йери Ул үзе дә. хезмәттәшләре дә моны асылда хәл ителгән мәсьәләгә саныйлар, өстәвенә биографиясе һәм башка сыйфатлары буенча да управляющий урынына бик тә лаек кеше Латиф.
Гадәттә, мондый кешеләрнең шәхси тормышында берәр кимчелек булучан. Латифның эшләре бу яктан да көйле. Улларының берсе институтта, икенчесе урта мәктәпнең елкән классларында укый Дәрес. бераз гына иркәләр, мондый тук. җитешле гаиләдә башкача була да алмый, ку- рәсең. Әмма нигездә тырыш, тәртипле һәм әйбәт күңелле егетләр Хатыны Гөлбикә беркайда да эшләми, үзен баштанаяк гаиләгә. ирен багуга, йорт мәшәкатьләренә багышлаган.
Латифның билгеле бер эзгә һәм җайга салынган тормышы шулай тыныч кына ага бирә: көн дә бер вакытта йокыдан уяна, яткан җиреннән генә үрелеп радиоалгычны тоташтыра: «Правда» газетасына күзәтү тыңлый Иртәнге туалетын башкарып, ган-тельләр белән физзарядка ясап ала. Ул эшен бетерүгә өстәлгә иртәнге аш килеп җитә: сыек итеп пешерелгән ике йомырка я бер котлет ул булмаса. салкын бозау ите. Иртәнге аштан соң җылы су белән авызын чайкый, аннары электробритва белән сакал-мыегын кыра, кагыйдә буларак, кон дә күлмәк алыштыра Өстәнә костюмын кигәч. Гөлбикә аңа киемен чистартырга булыша, башыннан аягына кадәр ес-башын күздән кичерә Ниһаять.
У
Латиф эшкә чыгып китә. Эшкә ул һәр вакыт җәяү бара, чөнки бу сәламәтлек өчен бик файдалы. Шул рәвешчә көйгә салынган бу тыныч тормыш елга нибары бер мәртәбә, Латиф көньякка курортка барыл кайтканда гына бозылса бозылып ала. Ләкин әлеге курортка барып кайтулар да күптән инде аның тормышының ияләнгән һәм гадәтләнгән бер кисәгенә әйләнеп беткән.
һәм һич көтмәгәндә шушы тыныч тормышны чәлпәрәмә китерердәй, Латифның күңелен төбенә кадәр актарып ташлардай хәл килеп чыга. Аңа Мюнхеннан, үзен Латифның әтисе дип санаган ниндидер кешедән хат килеп төшә. Хатны укуга аның күңелендә туган беренче хис шатлык хисе була. Аның кебек балалар йортында үскән кешегә соңга калып булса да әтисенең табылуы көтелмәгәи бәхет булып тоела.
Әмма торган саен баштагы шатлык хисе кечерәя, сүрелә-сүлпәнәя бара. Латифның күңеленә төрле шик-шөбһәләр үрмәли башлый. Тукта, ничек әле бу? Әлегә кадәр әтисен ул гражданнар сугышында, ак бандалар белән көрәштә һәлак булган кеше дип исәпләп йөри иде бит. Исәнме икән- ни? Ничек өле ул Көнбатыш Германиягә барып чыккан? Нишли ул анда? Чыннан да әтисеме ул аның?
Язучы бик тәфсилләп Латифның куркуларын, борчылу һәм газапларын сурәтли. Эш хәтта аның үз тиресе өчен куркуында да түгел. Атасы өчен бала җавап бирә торган заманнар күптән узганын ул яхшы белә. Аны хәтта эшеннән алулары да ул кадәр куркытмый. Латиф югары белемле инженер, тәҗрибәле белгеч, кайда да югалып калмас. Хикмәт — эчке тетрәнүдә, мәңгелек кыйблаңны югалтуда. Латиф үзен беркайчан да ялгышмый торган, башкалардан өстен, аларны хөкем итәргә, алар белән җитәкчелек итәргә хаклы кеше итеп исәпләп йөргән иде. Әтисе турындагы хәбәр аның шул ышанычын тартып ала. Әлеге хат кисәге еллар буе корылган бинаның көлен күккә очыргандай була.
Әтисенең гражданнар сугышында каһар-маннарча үлүе, Совет власте өчен корбан булуы Латифның күңеленә бала чактан ук якты эз сала, хәтта аңа билгеле бер юнәлеш бирә. Латиф үзен әтисенең эшен дәвам иттерүчегә санап йөри. Әле дә хәтерендә, балалар йортында чагында аның белән бергә уйнап, дус булып йөргән бер малайны әтисе сәүдәгәр булган өчен мәктәптән куып чыгаралар. Сәүдәгәр малае куылгач, кайберәүләр: «ах, әрәм булды,
нинди шәп укый иде»,— дип, жәлләп матач шалар. Латиф исә жәлләми дә. кайгырмый да. Аның уенча, сыйнфый дошман малаена совет учреждениеләрендә урын булмаска тиеш, чөнки сыйнфый дошманнан дошман гына туарга мөмкин. Шушы карашына ул гомер буе турылыклы булып кала. Рабфак һәм институтта укыган елларда халык дош маннарын фаш итүгә багышланган җ лышларда ярсулы сүзне, беренче б« . ул башлый Аның кулындагы кылыч > фый дошман агентларының муен тамы. рына гына килеп төшә. Бу мәсьәләдә ак> җитәкләүче көчнең берсе безнең гадел революцион тәгълиматыбыз булса, ике чесе әтисе була, һәлак булган әтисе * шул эшкә өнди. , жу|.
Дөрес, тормышта аңа үз карашле epf туры килеп бетмәгән фактлар белг очрашырга туры килгәли. Шулай бер е Бөек Ватан сугышыннан герой исеме кайткан белеше, тикшерә торгач, кайч дыр сыйнфый дошман буларак авыл сөрелгән кулакның улы булып чыга. Ләп— Латиф бу очракта да үзенең хаклы буг* на әллә ни шикләнми, һәм менә Латиф гомер буе инанып яшәгән карашл» а җилгә очарга тиеш.
Үзенең элекке фикерләреннән баш> - тартканчы, Латифка туган әтисеннән баш тарту җиңелрәк. Шуңа күрә аның Мюнхен- 1 нан хат язган кешенең үз әтисе түгеллеге- ’ нә бик тә ышанасы килә. Ләкин тора-бара Латифның иң хәтәр шикләре чынга чыга: аның әтисе бөтенләй гражданнар сугышы 1 каһарманы түгел, Бохара әмиренең асыл- ■ ташларын урлап чит илгә качкан гади бер дезертир икән... Тыштан караганда, бу хәл Латиф тормышында бернинди үзгәреш тудырмый. Аны эшеннән дә алмыйлар, ачуланмыйлар да. хәтта ул барысыннан да бигрәк курыкканнары — управляющийга чакырып сөйләшү дә булмый. Бар да элеккечә кала. Тик Лөтиф үзе генә бераз үзгәрә.
Романның беренче вариантында 6z җәһәттән гаять гыйбрәтле бер вакыйга бар иде. Шулай бер көнне үз-үзен кая куярга белмәгән Латиф гомерендә беренче мәртәбә егылганчы аракы эчә һәм чак кына поезд астына эләкми кала. Шул чак бөтенләй таныш булмаган гап-гади кешеләр аны үлемнән коткарып калалар. Менә шушы кешеләр белән сөйләшү Латиф кү
ңелендә моңарчы яшеренеп яткан кылларны хәрәкәткә китерә. Ул тирән ачыну һәм оялу белән үзенең шушы тыйнак һәм
• дети кешеләрдән аз гена да яхшырак .еллегеиә ышана. Киресенчә, әлеге кешеләр аңа караганда чистарак күңелле, намуслырак. кешелеклерәк икән. Әсәрен китап ител чыгарганда, автор бу күренешне кертми калдырган. Бик кызганыч, әлбәттә. Әсәр ахырында Латифның дөньяга, та- *''__»тькә үзенең әйләнә-тирәсендәге кеше- F бүтәнчәрәк карый башлавыннан да.
. без аның күңелендәге давылның » змаганлыгын, хәзер инде Латифның ч чә үз-узенә нык ышанган кеше тү- еген сизәбез Ләкин аны калкурак игеп күрсәткәндә әйбәтрәк булыр иде.
Үтисенең үткәне белән кызыксыну Ла- гражданнар сугышына, бу сугышта юл үткән Татар бригадасы тарихы- в килә. Шулай ител, әсәрдә бер-бер- I ярты гасыр вакыт белән аерылган *" ежет сызыгы барлыкка килә.
■ркданнар сугышы еллары турында игәндә Атилла Расих әсәренә хатирә- д/татлар, көндәлекләр кертә. Кайвакыт- ы-зктый озынга киткән мондый әйберләр >* барны икенче якка да юнәлтә кебек, цф шундый тәҗрибә ясап карадым: ки- .1 Татбригаданың сугышчан юлы турын> ы бүлекләрдән башка гына укырга ты- .1штым, Әсәр бермә-бер юкарып калды. >мма шул ук вакытта ул бик нык тоныкла- ып, төссезләнеп тә калды Үткәнгә ткскурс ясау бүгенге конне ныграк аңлар- i з, аны тарихның героик сәхифәләре якты- 1ЫГЫНДЛ карау өчен кирәк булган икән >үгенге тормыш үткәнебезнең логик нәги- ңөсе, аның үстерелеше һәм дәвамы да бит ул.
Хәбибрахман карт белән Хәмзә Бакиров арасында барган көрәш — моның ачык дәлиле. Аларның һәр икесе гражданнар сугышында катнашкан. Әмма язмышлары икесенеке ике төрле Хәбибрахман абый |блшта гражданнар сугышы фронтларында көрәшә, аннан укыта, райком секретаре булып эшли һәм бөтен гомере буена Татар бригадасы тарихына бәйле материаллар җыя. Ләкин байтак еллар аңа яраткан эшеннән аерылып торырга туры килә. Гаепсез ташланган ялалардан котылгач. 1956 елда Казанга күчеп килә. Килсә, гражданнар сугышы елларында бернинди батырлык эшләмәгән Хәмзә Бакиров атлы бәндә тәмам «геройга» әйләнгән. Чын ^еройларның үлеп бетүеннән яки вакытлы- Һ<1 югалып торуыннан файдаланып, елеге 4>акиро* башкалар эшләгән батырлыкларны үзләштергән, телес» кайда речеләр сөйләп йери. мәкаләләр яза, кыскасы, Татар бригадасы тарихы буенча белгечкә әйләнә. Үз сүзләренә караганда, Хәмзә Бакиров моны иң изге нияттән чыгыл эшләгән. Янәсе, бер заман бригаданың тарихын белгән кешеләр калмаган диярлек. Берәүләре каядыр ерак якларга киткән, икенчеләре үлеп беткән, һәм ул башкалар эшләгән батырлыкларны һәм күркәм эшләрне үзләштерә дә. бригаданың данлы юлын пропагандаларга тотына. Күпме генә йөрмәсен. Хәбибрахман абый гаделлекне таба алмый. Хәмзә Бакиров белән талашып йөрүләр, шуның аркасында таушалган иервылар аны вакытсыз кабергә кергә. Ләкин Бакировның көннәре дә саиаулы. Әлегә алдашып һәм ялганлап килсә дә. аның аяк астындагы җир яна башлаган инде. Ул тозакка эләккән җанвар кебек чабалана, котылу җаен эзли һәм. ниһаять, Хәбибрахман картны дәшмәскә күндер» алмагач, ничек тә аның үлемен якынайтырга тырыша башлый.
Ныклабрак карасак, без бу конфликтның да асылда Латиф белән булган конфликт кебек икенен күрербез. Ул — намуслылык белән хыянәт, дөреслек белән ялган һәм догматизм белән яңа көчлер арасын-дагы бәрелеш. Тик беренче очракта конфликт бер кеше күңелендә барган иде. ә икенчесендә исә ике герой керәшендә гәүдәлене.
Хәбибрахман абый үзенең хаклы булуын исбатлый алмый кала. Әмма ул башлаган эшне яшь галим Альфред Хәйретди- нов дәвам итә. Альфред образы белен романдагы тагын бер сюжет сызыгы бәйләнгән. Альфред — искиткеч дареҗедә фәнгә бирелгән кеше Ул үзе өйрәнә торган тема белен шул кадәр мавыккан, аның йорт эшлерене кулы да җитми Кар тишкәнче бәрәңгесе казылмыйча ятар, утыны хәзерләнмәгән булыр. Хатыны күзлегеннән караганда, ул шул кадәр игътибарсыз һәм «эгоист» бер кеше: аз гына буш вакыты булдымы, уку залында утыра, архивларда казына Шулай да хатын белен ике арадагы киеренкелек әллә ни куркытмый аны. Конфликтның зуры мектәл директоры белен ике арада килеп чыга.
Бер караганда, ул юктан гына башлана кебек. Әүхедиев үзенең әйбәт укытучысын университетка фәнни эшкә җибәрергә теләми. Ләинн тора-бара директорның бу үҗәтлеге ачыктан-ачык дошманлыкка әйләнә. Директор районга «сигналлар» бире, яшь укытучыны ничек тә пычратырга геләл
астыртын эш йөртә башлый. Аларның бу бәрелеше дә асылда социаль конфликт нигезендә туа. Кирәк-кирәкмәгән урында да «саклык» күрсәтергә күнеккән, тар фикерле, бик чикләнгән карашлы бу директор Альфредны милләтчелектә гаепләргә тырыша: нигә ул, янәсе, нәкъ менә Татар бригадасының тарихын тикшерә, ә гомумән, гражданнар сугышыныкын тү-гел? Ә Мюнхеннан килгән хат Әүхәдиевка Альфредны фаш итә торган иң әһәмиятле факт булып күренә. Ә ныклап тикшерә башлагач. Әүхәдиевның Альфредка яккан бөтен гаепләре нигезсез булып чыга.
Шунысы игътибарга лаек: биләгән постлары һәм эш итү масштаблары буенча никадәр зур аерма булса да, Әүхөдиев та, Латиф та бер төсле уйлыйлар. Алар заманның үзгәргәнен, яңарганын сизмиләр.
«— Тормыш сабаклары сизгерлек днгәи нәрсәнең кирәклеге турында әйтә,—диг өйрәтә Альфредны Әүхәдиев.— Моны 6ei бер генә минутка да онытырга тиеш түгеп
— Ләкин ул сизгерлек дигән сыйфат шикләнү белән алыштырылса, бик начар инде,— ди аңа каршы Альфред (164
Билгеле, романдагы проблемалар богро белән генә чикләнми. Атилла Расихның Ь яңа әсәре, мөгаен, башка төрле фикердф дә уятыр. Ә мин исә бу мәкаләмдә JK'i- һарманнар юлы»нда күтәрелгән төп проблемаларга игътибар итәргә һәм шулар турындагы фикерләремне укучылар белән уртаклашырга тырыштым.