КамАЗ ЕЛЪЯЗМАСЫ
Илебез матбугаты Кама автогиганты турында
Кама автомобиль заводын бөтен илебез төзи. Шуңа күрз, табигый. Советлар Союзының барлык республикаларындагы, шәһәрләрендәге газета-журналлар КамАЗ төзелешенең барышын даими рәвештә күзәтеп торалар. Төзелештәге хезмәт героикасын сурәтләп, парчалар, репортажлар, очерклар, хәбәрләр биреп баралар.
Журналыбызның шушы саныннан без бу материалларга күзәтү бирә башлыйбыз. Күзәтүне редакция соравы буенча журналист Рәмзи Максудов әзерләде. Түбәндәге күзәтү 1972 елның январь-февраль айларын эченә ала.
РЕДАКЦИЯ.
Тезелештә Попов җитәкчелегемдәге монтажчылар бригадасын яхшы беләләр. Егерме биш яшьлек бригадир Леонид Михайлович Попов КамАЗга Грузиядән, Ингури ГЭСыннан килгән. Аның дусты Николай Иванович Есипов та төзелеш эше белән күптән таныш. Ул Нуректаи килгән, үзе тумышы белән Удмуртиядән. Ә менә шаян күңелле, һәр вакыт мәзәкчән Арсен Бубеков бурильщик һөнәрен биредә үзләштергән, хәер, ул үзе дә Татарстанда туып үскән. Иван Ермаков — Уралдан, кранчы Степан Иванович Журавлев — Ульяновскидан. Бригаданың иң яхшы члены — Расих Ихсанов (ул әле дә хәрби киемнән) төзелешкә туп-туры армиядән кайткан, һөнәргә өйрәнгән инде — дүртенче разряды бар.
Мондагы кешеләр шундый инде: читтән караганда гадиләр, ә үзләре килә* чәккә юл яручылар.
«Социалистик индустрия». 16 январь.
Донбассның дистәләрчә предприятиеләре КамАЗ заказларын үтиләр. Январьның беренче көннәрендә үк Славянскидагы «Строймаш» заводыннан төзүчеләр адресына 9 автомат бетон изү машиналары җибәрелде. Алар заказ иткән 30 машина вакытыннан ике айга элегрәк, февраль башына өлгерәчәк...
Одессадан җибәрелгән апельсиннарны, Украина алмаларын, Астраханьнан килгән кыярларны, помидорларны вагоннардан бушату озакка сузыла. Чаллы шәһәре сәүдә бүлегенә бу эштә ярдәм кирәк.
«Гудок». 14 январь.
ТАСС хәбәрчесе Тула шәһәреннән хәбәр итә: машина төзүчеләр төзелеш өчен шушы елга заказ бирелгән күтәрү агрегатлары исәбе буенча беренче дүрт электрик күпер кранын вакытыннан элек жибирделәр. 1972 ел өчен билгеләнгән 83 кранны машина төзүчеләр елның беренче яртысында ук эшләп бетерергә сүз бирделәр. Заводта оештырылган махсус штаб КамАЗ заказын гамәлгә ашыруны даими кү-зәтеп тора.
Василий Танасюк, Иван Ковальчук һәм Василий Мосейчук хәрби хезмәткә Украинаның Ровень, Иван Франко, Хмельницкий өлкәләреннән килделәр. Солдат тормышы аларны дуслаштырды һәм хәрби хезмәт тәмамлангач алар бишьеллыкның удар төзелешенә китәргә карар кылдылар. КамАЗда алар монтажник һөнәрен үзләштерделәр һәм бер бригадада эшлиләр. «Жилстрой-2»гә караган СМУ-61 дәге коммунистик хезмәт бригадасы исеме алган бу бригада Октябрьның 54 еллыгы алдыннан ук тугызынчы бишьеллыкның беренче елы планын үтәде. КамАЗ егетләре менә шундый.
«Советский патриот*. 5 январь.
«МосавтоЗИЛ» берләшмәсе йөкләмәсендә Кама автомобиле заводында ясалачак өч күчәрле машиналар сериясеннән — 16 тонна йок күтәрешле тятачлар, автопоездлар сынауны вакытыннан элек тәмамларга сүз бирүләре турында әйтелә. Бу вәгъдә Камадагы индустриаль гигант тезелешенә коллективный өлеше булачак.
ТАСС.
Кама елгасы буенда күп меңнәрчә кешеләрдән торган төзүчеләр армиясе автомобиль ясау гигантын тизрәк сафка бастыру өчен корәш алып бара. Ана һәр көйне илебезнең барлык почмакларыннан кешеләр һәм техника килә. Комсомолец Шәриф Имамов Совет Армиясеннән Чаллыга кайтты. Монтажчы һөнәренә өйрәнде. Хәзер ул төзелеш ударнигы.
Омар Джураев куәтле «БелАЗ» машиналарын йөртә, норманы даими арттырып үти. Рәхим Атаханов звеносы да хезмәт үрнәкләре күрсәтә.
Кояшлы Таҗикстац вәкилләре КамАЗда үзләрен сынатмыйлар.
«Комсомолец Таджикстана*. 30 январь.
«Без автогигант төзибез» — шундый рубрика астында «Правда» газетасы КамАЗ төзүчеләренең эшләрен сурәтләгән фоторепортаж чыгарды.
Машиналар җыю заводының төп корпусында беренче блокны монтажлау тәмамланган. Газетада биектә эшләүче монтажчыларның Юрий Злобин җитәкчелегендәге иң яхшы бригадасы коллективы рәсеме бирелгән. Бу бригадага иң катлаулы монтаж эшләре тапшырылган. Коллектив влек Ижевск автозаводы төзелешендә эшләгән, хәзер бригада членнары — КамАЗ геройлары. Торак йортлар, мәктәпләр, балалар учреждениеләре — яңа төзелешнең иң мөһим объектлары булып тора. Аларны төзүгә илебезнең барлык почмакларыннан килгән вәкилләр катнаша. Мәскәүлеләр узган ел, ааданнене арттырып, 60 мең квадрат метрдан артык торак йортлары салдылар Ленинградлылар һәм илебезнең башка шәһәрләре вәкилләре дә тырышып эшләделәр. Автозавод районындагы яңа урам күренешеп сурәтләгән рәсем бу турыда ачык сөйли. Бу рәсемнәр төзүчеләрнең тормышын, көнкүрешен, укуларын, эшләрен сурәтли.
«Правда». 20 февраль.
•Советская Чувашия» газетасы үзенең 29 февральдә чыккан санында Кама буенда автоград төзелешенең барышы турында сөйлн. Төзелеш көннән кон кызу рак темп ала. Биредә темп атаклы Магнитка тозелешендәгегә караганда ике ярымга якын артыграк. Андагы техника хәзерге буын төзүчеләр әтиләренең төшенә дә кермәгән.
•Тюменская правда* газетасынын 15 февралендә чыккан санында КпмАЗиын 17 министрлык предприятиеләре, шулар нсөбеннөя үз тармагына караган 20 завод белән бәйләнеше турында әйтелә КамАЗ — КПССның XXIV съезды директивалары нигезендә алып барыла торган, коммунизмның матерналь-техпнк базасын төзү буенча гигант ашнең бер өлеше.
Ярославль шәһәре янында Иделнең сул як ярында КамАЗ предприятиеләре комплексына керә торган завод салына. 5 феяральда экскаваторчы В. Привезен- цев дизель аппаратурасы заводы нигезе Өчея беренче жир эшләрен башлады. Завод 1974 елда сафка басачак. Бу турыда ТАСС хәбәрчесе яза.
Москәү тоаүчесе. үз эшенең тәҗрибәле остасы Петр Иванов җитәкчелеген tare бплта осталары бетончылар бригадасында Фрунзе шәһәре төяүчеләре Усен Субанов белән Арак Бейшаов эшли. «Советская Киргм«ия. гпзөтясы (16 февраль) үз укучыларын якташларының хезмәте белән таныштыру белая бергә КамАЗ төзелешә- иең барышын да кнн яктырта.
«П.1ВССТНЯ» газетасы 12 фспралкдэ КямАЗгв нитеө саяупын яңя ысулы турында «аа. КамАЗ тәҗрибәсе эре промышленность объектларын төзегендә яуялвну өчен үрнәк булып гора.
10. «К У.* М 7.
145
Индустриаль Урал вәкилләре КамАЗ тезелешендә күп. Бу гигант төзелеш Свердловск һәм Уралдагы башка шәһәрләр белән бик күп каналлар буенча туры* дан-туры да бәйле. Свердловск шәһәрендәге «Союзшахтаспецмонтаж» трестының Чаллы шәһәрендә филиалы бар. Анда берничә мен монтажчы эшли. Күп кенә заводлар аңа үз продукцияләрен жибәрәләр. Чаллы белән Урал арасында элемтә аур, менә шуңа күрә дә Урал гражданлык авиация идарәсе Свердловск белән Яр Чаллы арасында яңа рейс булдырды.
•Вечерний Свердловск*. 24 февраль.
КамАЗ автомобильләрен» геператорлар һәм статорлар чыгару өчен яңа заводка техник проектны әзерләү эше төгәлләнде. Аны төзү эшләре киләсе елда Тольятти автозаводы янында башланачак.
ТАСС.
ВЛКСМның Мәскәү комитеты удар комсомол төзелешләре секторы мөдире А. Липатов «Ленинское знамя» газетасында (27 февраль) КамАЗ төзүчеләре турында сөйли. Без ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты, Чаллы белән тыгыз элемтәдә торабыз,— ди ул.— Мәскәү тирәсеннән җибәрелгән комсомолецларның анда ничек эшләүләре белән даими кызыксынабыз. Аннары ул КПССның Татарстан өлкә комитеты секретаре М. Вәлнев белән төзелешнең барышы һәм илебезнең төрле почмакларыннан килгән яшь энтузиастларның ничек эшләүләре турындагы әңгәмәсен китерә.
Нәкъ менә биредә. КамАЗда, Рәис Сәлахоң һәм аның иптәшләренең һәр объектта һәр көнне, һәр атнаны, һәр айны һәр заданиөне югары сыйфатлы итеп арттырып үтәргә чакыруы туды. Бу патриотик башлангычны барлык КамАЗ эшчеләре күтәреп алды. Бу турыда «Советская Россия* газетасы яза (29 февраль).
Пермь аэропортында әлегә Пермь — Яр Чаллы рейсы атаклы Пермь — Мәскәү, Пермь — Новосибирск, Пермь — Владивосток линияләре каршында бик гади сукмак кебек кенә тоела торгандыр, мөгаен. Хәзергә бу рейска бары тик бер генә самолет хезмәт күрсәтә Якын арада ике рейс булачак. Бу араны Пермьдә ин перспективалы рейс дип исәплиләр. Чөнки Кама буендагы удар төзелеш белән Пермь предприятиеләре арасында элемтәләр көннән-көн ныгый бара.
«Звезда* газетасы. 16 февраль.
«Донбассэнергостройиядустрия» тресты предприятиеләре КамАЗның күп һәм мөһим заказларын үти. Кураж тимер-бетон конструкцияләре заводы Кама автогиганты өчен яңа елда иң беренче продукцияләрен озатты.
ТАСС.
«Строительная газета*да СССР энергетика һәм электрофикация министры урынбасары Н. Иванцев һәм КамАЗ генераль директоры урынбасары В. Перцев- ның Кама автомобиль комплексын төзү эшләре турындагы зур интервьюсы басылып чыкты (27 февраль).
— Бу көннәрдә,— диелә анда,— КамАЗ мәйданнарында — илебезнең төп төзелешендә— «Совет Социалистик Ре-публикалар Союзы оештырылуга 50 ел тулуга әзерлек турында* КПСС Үзәк Комитеты кардры белән рухланып, йөзләрчә бригадалар. идарә һәм участок коллективлары хезмәт вахтасына бастылар. Камгэсэнер- гостройнын дүрт мен коммунисты, тугыз мең комсомолецы, заказчикларның, күп санлы суботряд һәм махсус подразделениеләрнең партия, комсомол оешмалары социалистик ярышның авангардында.
Чаллы өчен торак йортлар, культура-көнкүреш учреждениеләре, җылылык һәм газ үткәрү трассаларын, проспектлар, урамнар, трамвай юлларын, автомобиль магистральләрен проектлау эшенә Мәскәү, Ленинград, Ростов, Донецк, Львов. Воронеж, Киев, Ташкент фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары — 20 дән артык коллектив катнаша.