КамАЗ ЕГЕТЕ
libx'vs өис Ганиев Красный Борда тугаи Кама суы буйларында чы-
К уум М Щ НЫГЫП үскән. Ераи җирләрдә хәрби хезмәтен тәмамлаган кемнәрендә Чаллыда зур автомобиль зааодын корырга эшче куллар кирәклеген ишеткән һәм. канатланып, язгы коштай, Щ JL бу якларга очып кайткан.
f Д Без аның белән беренче тапкыр Казанда танышкан идек.
У) ' Татарстан комсомолының утыз икенче алкә коифереииинсеиә
ЯУ деле ат булып килгән иде ул Бу олы җыелышта Рәис—ком
сомол-яшьләр бригадасы җитәкчесе. ВЛКСМның Чаллы шәһәр комитеты бюросы члены, шулай ук төзү-монтаж идарәсе комсомол оешмасы бюросы члены — кыю, эчтәлекле чыгыш ясады. Залдагылар аны игьтибар белән тыңладылар. Автомобиль баһадирын тизрәк ел- гертүгә үзләренең ничек өлеш кертүләре турында әйткән сүзләрен, эшлекле тәкъдимнәрен хуплап, бердәм кул чаптылар.
Фикере, тәйьдимнәрв бригада методы белән эшләү, борлык бригадаларны ныгыту, алдынгылар тәҗрибәсен киң куллану кирәклегенә юнәлдерелгән иде. Бу эшләргә бәя биреп җиткермәүче кайбероулорне шелтәләп тә алды ул һәм үзләренең уңай алымнары белән уртаклашты.
Менә ярты елдан соң мин Ганиеянең үзен һәм аның җитәкчелегендәге коллективны эш өстендә күрү теләгемә ирештем
— Әй, абый, сайлагансыз да соң килер вакытны,— диде ул, болытлар ишелеп торган күккә күтәрелеп карап.
Шулай шул. Шактый уңайсыз килде бу кезнең ахыры һәм кыш башы. Озакка сузылган явым-төшемнәр. Көзгедәй шома бозлавыклар кешеләрне егып, автомобильләрне салулатып җәфалады. Җитди генә имгәнү, ватылу очраклары да булды. Кай көннәрне медпунктлар гипс салырга чак-чак кына елгерделәр.
Ә җилләр! Әлоден-вло көчле өермә булып килеп, аларның җитешмәгән җирләре калмады. Кәефсезләнмәслек тә түгел, хәтта стеналарга беркетелгән: «Әтиләребез Магнитканы төзегән, ө без — КамАЗчы!» дип язылган комачларны куптарып ташларга маташтылар кебек.
Инде чын кыш башланыр дип көткәндә, күк йөзен каплап, тагын юеш кар катнаш яңгыр килеп койды. Әйләнә-тирәне тагын изеп ташлады. Чаллының кырый урамнарында. автомобиль заводы төзелешенең чокыр, траншея балчыклары әле «идә- санда өелеп яткан участокларында тышта, ачык һавада, башкарыла торган бии күл ашлорне чиксез кыенлаштырды
Рәис бригадасында боз беренче тапкыр шундый кемнәрдә булдым Уналты кешелек бу коллектив рәттән берничә кон Яңа шәһәрнең, аның янында булдырыла торган гигант заводларның киләчәктәге яшәеше е«ен бик кирәкле мвгметрал- тран- шәясына торбалар төшереп ялгауда эшли. Торбалар хәтсез юан: эчләре кеше аям ocie басып үтәрлектер, ә күмеләчәк оялары тирән — баскычсыз төшеп-меноп йорн алырлык та түгел.
...һәр уткан көн, йөрәкләрне рәхәтләндереп, шатлык алып килә. Табигать китергән комачаулыкларны җиңеп, бригада торбалар салу заданиесен уңышлы тәмамлады. Бу торбалар завод йөрәгенең бер тамыры булып тибәчәк.
Бригада яңа урынга, башка төр эшкә күчте. Кайчандыр басу булган тигез мәйданда тагын бер предгриятие — торбаларны изоляцияләү цехы стеналары күтәрелгән. Әле түбәсен ябучылар төшеп тә өлгермәгән, ә инде бинаның эчендә техник җиһазларны урнаштыруга хәзерлек күрәләр. Цехның тышкы уң як стенасы буйлап махсус бетон юл салынырга тиеш. Ул торбалар төялгән авыр машиналарны кабул итү, төяп озату өчен кирәк булачак. Эш тизләтеп һәм, әлбәттә, әйбәт итеп үтәлергә тиеш.
— Назипович бригадасына тапшырдык,— хезмәткә олыларча караганы өчендер, Ганиевкә шулай дип, зурлап, әтисе исеме белән эндәшкәлиләр.— Бу коллектив бөтен шартларны китереп эшли,— ди сиксән беренче төзү-монтажлау идарәсе башлыгы Георгий Кобелев.— Андагы егетләр икешәр, өчәр төрле эш беләләр. Төп һөнәрләре — төзелештәге башнялы краннар астына юл салу. Күпме генә краннар алар салган юлларда эшләмәде инде!
Әмма төзелеш ихтыяҗлары соңгы вакытта бу бригаданы бер-бер артлы ике башка участокта, үзгә эшкә күчереп торуны таләп иткән. Шуның икенчесе — хәзер безнең күз алдында көрәшә торганнары.
— Монысын да,— ди Кобелев,— вакытында һәм яхшы сыйфатлы итеп үтәрләр.
— Ышаныч акланыр! — дип куәтли махсус төзелешләр трестының партия комитеты секретаре Иван Григорьевич Калугин.
Рәис һәм аның егетләре, һәр вакыттагы кебек, хәзер дә эшнең сыйфат ягына игътибар бирүдән башладылар. Бетонланырга тиешле урынны бригадир үзе җентекләп карап чыкты, һәм күрде: биредә моңа кадәр хәзерлек эшләре үткәргән бригаданыкылар мәйданга комны бик юка итеп җәйгән булганнар икән.
— Юк! Без бу хәлдә бетон түшәп бракка юл куя алмыйбыз, башта унар сантиметр калынлыкта ком җәеп чыгарга кирәк,— диде ул.
һәм тиз генә ком төяп җибәрүләрен таләп итеп, диспетчерга шалтыратты. Аның машиналар ком алып килеп җиткәнче эшсез торган сәгатьләрдәге борчылуын күрсәгез иде! Тагын һәм тагын телефонга тотына, әледән-әле чыгып юлга карый.
Ганиевнекеләргә заданиене вакытында үтәү өчен, бу участоктагы төзелешнең алдагы эшләре тукталып тормасын өчен, икенче тәүлектә икешәр смена эшләргә туры килде. Бетон төялгән машиналар бер-бер артлы килеп тора. Барысын да бер генә урынга аударып китмәсеннәр тагы дип, һәр шоферга мәйданны үзе барып күрсәгә бригадир. Коллектив членнарына кайсы күчне кемнәр таратып җәяргә, өстеннән тигезләү, тыгызлау, шомарту механизмын — веброрейканы ничек йөртеп чыгарга кирәклеген аңлата.
Мәйданда сөйләшү-шаярулар тына. Барысы да кызу эштә. Машиналарның бер зурысы аударган бетон измәсе өеменә бригадир үзе һәм комсорг Рәфил Исламов килеп баса. «Кая әле безнең зур кашыгыбыз», дип әйтеп, кулларына зуррак тимер көрәк алалар һәм измәне алар да җәя һәм тигезли башлыйлар. Рәис иң уртада — бетонның иң калын урынында...
Көрәк алдылар, дидек. Яшем Рәиснекеннән аз гына олырак чагымда мин Уралмаш заводы төзелешендә булган идем. Анда төзү техникасы, авыр йөк автомобильләре аз иде әле, күпчелек эш кеше кулы, җилкә көче, ат көче белән башкарылды. Кая ул чагында хәзерге экскаватор-фәләннәр! Кая ул хәзерге күтәрү краннары. Еш кына измәләр аяк белән таптап ясала. Иксез-чиксез балчык көрәк белән казыла, көрәк белән күмелә, стена кирпечләре иң югарыга кадәр иңбашы—җилкә «мендәреонә өелеп ташыла иде. Ул зур төзелештәге тачка, көрәк, балта, җигүле ат тоткен чабаталы кешеләрнең тырыш хәрәкәтләре әле дә күз алдымда тора. Мең тугыз йөз егерме сигезенче елда башланган эш биш елда тәмамланды. Максатка ирешелде. Завод данлы эшләре белән бөтен илне чиксез куандырды, дошманнарны көендерде.
Хәзер беэнен бу көнчәрдәге төзелешләрдә, бигрәк тә КамАЗ кебекләрендә, техниканың ниндиләре генә юк! Бетте инде ул зур-зур чокыр, канауларны көрәк белән казу. Экскаваторлар бер тешләгәндә авыл мунчасы кереп утырырлык чокыр
кап, елла никадәр балчык умырып ала Ә бульдозерлар, скреперлар, грейдерлар балчык, комнарны ничек җайлы сыпырып Аерталар КамАЗда керән кебек иске кораллар бүген тар мәйданнарга бетон-фәлән җәйгәндәге кебек эшләрдә генә кулланыла. Киләчәктә андый эшләр дә механикалаштырылыр.
-Бригада әлеге урында эшне дәвам иттерә. Җиңел түгел, билгеле Маңгайла- ф рына тир бәреп чыга.
Эшләсәң тир түгеп, алырсың мул итеп, дигәннәрме әле? Әйдәгез туганнар. “ эшне тәмамлагач яхшылап ял итәрбез, юынырбыз, өс-башларны киптерербез — диде £ бригадир һәм тирен сөртеп, уч тебенә төкерде дә тагын көрәгечә тотынды. М ..Бу ашыгыч эадаииене дә уңышлы үтәделәр Иртәгесен, якшәмбе кеине, апара п чыннан да ял бирелде. Шул көнне сәгать эчләр тирәсендә, яшәүчеләр эчен бетен ; уңайлыкларны булдырып салынган биек йортның—хәзергә ул тулай торак итеп х файдаланыла — икенче катындагы баскыч мәйданчыгында кизү торучы ападан рехсәт алып, Рәисләр бүлмәсенә кердем. ♦
Торак якты, җылы, пехтә итеп җыештырылган. Егетләр тәмле итеп, озак йоклап а торганнар инде. Ял иткәннәр, эш киемнәре кипкән, чистартылган. Егетләрнең кәеф- о ләре яхшы, күңелләре хуш. Кайберләре «Чулпан» кинотеатрына киткән, кайберләре = матур әдәбият китабы укый.
Рәис белән Рәфил, бетен доньяларын онытып, шахмат уйныйлар. Бригадада тур- — нир бара һәм бүген аларның уйнау кеннәре икән Рәфил Рәисне кысрыклый «Бер- ° ничә йөрештән мат бирәм сиңа».— ди. Тегесенең бирешәсе килми. Фигураларның _ әле берсен, әле икенчесен тотып карый. Г
Әйдә, бүленмәсеннәр инде, дим Шул турыда ишарәләп аңлатам да башка егет- < ләрдән тогенс-моны сорашам, бүлмәләрен карыйм. Стеналарның берсенә СССР картасы, икенчесенә Татарстанныкы эленгән Тумбочкаларында яңа газега-журналлар Шунда ук берничә техника китабы. Бер урындыкта математика, физика, матур әдә- биит дәреслекләре. Аларның эченә карандаш салынган дәфтәрләр кыстырылган. Шкаф өстендә фоторәсем төшерү кирәк-яраклары. Шкафның ян стенасындагы элгечтә — боксер перчаткалары.
Түр стенага карыйм. Анда Юрий Гагарин рәсеме...
Бер әйбер генә сәер һәм кәмитрәк кебек күренде: бер стенада — кечкенә шүрлек. Анда зифа буйлы кыэ-курчак басып тора Ул загска язылышырга барырга әзерләнүче итеп киендерелгән: өстендә Җем-җем итеп торган озын ак ефәк күлмәк, саргылт көдрә чәчле башына һәм кершән ягылган алма күк алсу битенә ак челтәр бөркелгән. Аягында затлы күннән бизәкләп тегелгән туфли Кулында — чәчәк бәйләме. Электр нурларында зәңгәр күзләре ялтырап-ялтырап куя.
— Бусы нигә, нәрсәне аңлата соң? — дип сорамакчы идем, яшьләрнең берсе үзе әйтеп бирде.
— Матур хыял да, реаль чынбарлык та булса кирәк,— диде ул.— Өйләнмәгән егет ул безнең, Кызлар бүләк иткәндер, ә бәлки үзе үк әмәллә* әндер әле. Кулы алтын аның, булдырмаган эше юк. Егет кешегә кырык төрле һөнәр до аз. дигәннәр бит. Бу җир фәрештәсен булачак кәләшенә охшатадыр, күрәсең, кадерләп саклый ул аны.
— Нигә, начар өмет түгеп ич.— дип ялгап кипе икенче бер егет — Теләгенә ирешсен до бәхетле булсын. Гүзәл кызлар күп ич безнең КамАЗда.
Дөрес әйтә егет. Шулай булмаска ни, КамАЗны яшьләр төзи ич. Аларның саны биредә сиксән биш меңнең теге ягынө чыгып китте. Уртача яшьләре—егерме оч.
Чаллыда кая гына карама — төзелеш. Автомобиль -иганты корпуслары белой бергә бишьеллык ахырына ике йөз илле мең кеше яшоячок шәһәр до үсә. Аида яхшы, ак бәхетле, бай культуралы тормыш өчен кирәкле уңайлыкларның бөтенесе дә булдырылачак Биредә хәзер озын муеннары югарыга сузылган гигант күтәрү краннарының хәрәкәтсез торулары аз. Стеналар көне-төне үсә. Инде өлгергән бишәр, тугызар, уникешәр катлы йозләгән торак йортларда бәхетле семья тормышы кайный Матур балалар яслеләрендә һәм бакчаларында күңелле елмаюлар күпме хәзер! Ак халатлы тәрбияләүче апалары сыйлаган иртәнге аштан соң нәниләр, бакча мәйданчыкларына чыгып, үз әти-онилоро тирләл-пешоп теэи торган торакларга, корыч каркасларга карын-карый, ничек күңелле йөгерешеп йөриләр!
Күмәктәйлек Дуслашу. Ту-анлашу. КамАЗдагы күп кенә бригадаларда — Рәис Ганиев җитәкчелек итә торганында да — буш вакытларда чаңгы, тимераяк белан бергә чыгу, урманга, болыннарга, су буйларына бергәләп бару, театрга, кинофильмнар карарга күмәкләшеп йөрүләр гадәт булып урнашкан Өйләнешүчелөрнең туйларын җыйнаулашып, комсомол туе итеп үткәрүләр дә инде традициягә кергән.
Рәис — мондый эшләрне куәтләп йөрүче. Күптән түгел ул үзләре белән ярышучы Виктор Шатунов бригадасында әзерләнгән туйны да комсомол туе итеп, зурлап үткәрергә булышкан.
...Рафил тәки мат бирде бит.
— Бусында син алдырдың. Миңа игътибарлырак уйнарга кирәк булыр,—диде Рәис, шаян елмаеп.
Аннан без сөйләшеп киттек.
— Энәсез түр стенага эленгән космонавт Юрий Гагарин рәсеменә игътибар бирдегез. Ул бит безнең бригаданың илены,— диде һәм нилектән кабул итүләрен аңлатты.
Ганиез үзе дә, бригадасы членнары да Юрий Гагаринны совет фәнен үстерү хакына онытылмас батырлык күрсәткәне өчен бик ихтирам итәләр Якты истәлеген саклау өчен Юрий Гагаринның — үз бригадаларының унҗиденче членының — нормасын бергәләп үтәп баралар, һәм аңа тиешле акчаны дәүләт кассасына калдыралар.
Бу коллективта Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты», Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре* кебек әсәрләр белән бергә. Юрий Гагарин язган һәм сөйләгәннәр, аның турында язылганнар белән дә яхшы танышлар, һәм хәзер дә аларны кызыксынып укыйлар.
Без анда булган көннәрдә, мәсәлән, язучы Юрий Нагибинның «Гагаринның елмаюы* дигән әсәрен кулдан-кулга йөртеп укыдылар. Ганиев ул әсәр буенча бригадасында укучылар конференциясе үткәрергә кирәк булыр дигән фикерне әйтте.
КамАЗ төзелешләрендә эшләүчеләрнең уртача яше егерме өч тирәсендә дигән идек. Ә менә Ганиев бригадасындагылар тагын да яшьрәкләр — бары егерме бердә генә. Бу яшьтә кеше җилкенчәгрәк була. Рәис бригадасында китү-килүләр күптер, агылучанлык борчыйдыр ихтимал, дип уйланган идем. Шул хактагы соравыма җавап бирүдән элек, бригадир каршы якта күккә омтылып үскән мәһабәт бина стена-сындагы: «Коммунизм ул — дөньяның яшьлеге һәм аны яшьләр төзи», дигән язуга, аннан соң: «1974 елда илебез КамАЗ автомобильләрен ала башларга тиеш!» дигәненә карап торды да әйтте:
— Моннан берничә айлар элек партия җыелышында мине КПСС членлыгына кандидат итеп алганда үзем бик ихтирам иткән, остазым диг. санаган өлкән эшче, коммунист әнә шушы җаваплы сүзләрне исемә төшереп: «Энем, бу лозунг сүзләре Чаллыда гигант заводларны төзүче яшьләргә, синең бригадаң членнарына да, димен, туп-туры кагыла. Бригаданың кешеләрен шул эздән алып бар, шул рухта тәрбия-лә»,— дигән иде Димәк, эшләреңне шулай итеп куй: алар бу төзелешне коммунизмга бару юлыбыздагы иң мөһимнәрдән итеп карасыннар, шушы җирләрне, мондагы корылмаларны үз итсеннәр, яратсыннар, очрый торган барлык кыенлыкларны җиңсеннәр. Төпләнсеннәр!
Бик күңелле хәл: Рәис җитәкче булып эшләгән ике ел дәвамында берсе дә Чаллыны ташлап китмәгән. Бергә дуслашып, тату булып, нык тупланып эшлиләр.
Югыйсә, бик төрле кешеләрдән оештырылган булган бу коллектив. Күпчелеге читтән килгәннәр: Ярославль, Киров, Пермь, Свердловск, Винница, Иваново, Чабак- сар, Курск һәм башка шәһәр һәм өлкәнекеләр. Биш милләт вәкилләре: руслар, татарлар, чувашлар, украиннар чеченнар. Эшне белүләре дә төрлечә Кайберләре төзүче коралын Чаллыга килгәч кенә кулларына алганнар. Белемнәре дә бер тигез булмаган; алтысы ун еллыкны тәмамлаган Калганнары — җиде һәм сигез еллыкны. Характерлары да төрле-төрле.
— Кешеләр КамАЗны төзи, ә КамАЗ кешеләрне үстерә,— диләр Чаллыда. Әйе, монда чын кешеләр җитлегәләр.
Миңа калса, тирән мәгънәле бу сүзләр Ганиев бригадасына карата бигрәк тә
тәртип, культуралы, матур тормыш-көнкүреш булдыру — максат шундый! Моның өчен көрәшкә меңнәрчә алдынгы эшче һәм хезмәткәрләр тартылды. Аерым алганда, һәр төзү тресты коллективы, халык дружиналары сыйфатында, билгеле районда чиратлашып дежурлык итә. Тиешле тәрбия, оештыру чараларын күрә.
— Элегрәк,— ди Ганиев,— түнеп йөрүчеләр, тәртипсезләр шактый еш очрый иде. һәркайсын акылга утырта бардык. Әлбәттә, гаебенә карата чарасы: берәүләречә төшендерәсең генә, икенчеләренә, «генаһсына» карата тиешле җәзасын бирдер- тү... Хәзер, кем әйтмешли, «гарип җаннар» сирәк очрый инде, дежур торган вакыт-ларыбыз тыныч үтә.
Без Ганиевнең шәһәр комитеты бюросы члены буларак та бурычларын ничек үтәвен беләсебез килде. Комитетның беренче секретаре Фердинант Сабитов янына юнәлдек. Комсомолның Чаллы шәһәр комитеты җитәкчеләре үзләренең киңәшләшү- планлаштыруларын бетергәннәрдер дә тагын төзелешләрдәге оешмаларына урында булышырга киткәннәрдер, дип уйлаган идек. Әлегә бүлмәләрендә икәннәр. Бөтен Союз Удар тезелеш штабы кешеләре белән комсомол-яшьләр бригадаларының ярыш шартларын ничек үтәүләрен анализлап утыралар иде.
— Бездә хәзер,— диде беренче секретарь,— мондый бригадалар дүрт йөз. Зур күпчелеге инде остарып җиттеләр. Әйбәт эшлиләр. Рәис Ганиев бригадасы иң югары үрнәк күрсәтүчеләр арасында. Бюробызның члены буларак та, ул сынатмый. Карала торган мәсьәләләрне дөрес чишүгә ярдәм итәрдәй чыгышлар ясый, башлангыч комсомол оешмаларында, яшьләр арасында тәрбия, оештыру эшләрен яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр кертте. Үз бригадасында да комсомол тормышы кайнап тора. Комсорг Фәнил Исламов белән ул һәр эшкә иҗади карый. Бригадасындагы һәр комсомолец союзда булмаганнарга әйбәт йогынты ясыйлар, аларның политик анын, техник белемнәрен күтәрү, квалификацияләрен арттыру турында кайгырталар Рәис белән Фәнил.
Рәис Беляев күптән түгел «Комсомольская правда» газетасында бик хаклы язып чыкканча, яшь эшчегә үзенең сәләтлелеген күрсәтү өчен һәм җәмәгать тормышына кушылып китү өчен кирәкле мохит нәкъ комсомол-яшьләр бригадасында барлыкка килә. Бөтен Союз Удар төзелешендә тәҗрибә шуны күрсәтә: барлык әйбәт башлангычлар нәкъ менә комсомол-яшьләр бригадаларында туа.
*
* *
...Нәкъ менә кешеләрне туплый, алар белән эшли, аңлаша белгәнгә дә инде, Рәис Ганиев бригадасы заданиене бөтен күрсәткечләр буенча да үти, еш кына шактый арттырып та үти. Күптән инде шулай.
Без, кыш уртасы җиткәч, карлар шактый күп яуган, каш-керфекләр, сакал-мыек- лар бәсләнерлек, төкерек җиргә төшеп җитмичә үк бозга әйләнерлек салкын көннәрдә янәдән КамАЗда булдык. Бригадир Рәис Ганиев белән күрештек.
— Туңмыйсызмы соң? — дип сорадым мин.
— Без чыныккан инде. Эшлибез, абый, теге вакыттагы юеш, пычракларда тагын да читенрәк иде әле,— дип җавап бирде ул.
Башлыклары белән дә әңгәмә булды.
Сөенештек: бригада еллык заданиене йөз җитмеш биш процент тирәсенә җиткереп башкарган. Күп материалны янга калдырган. Эшләренең сыйфаты яхшы дип табылган. Бригадага «СССРның 50 еллыгы исемендәге коллектив» дигән мактаулы исем бирелгән.
Рәис һәм аның иптәшләре бишьеллыкның өченче хәлиткеч елына тагын да зуррак йөкләмәләр алганнар. Алар Социалистик Хезмәт Герое Николай Злобин, Рәис Сәлахов, Рәфис Сабирҗанов, Вазих Мавликов бригадаларының алдынгы эш алымнарын өйрәнәләр, аларны үз коллективларында киң куллану чараларын күрәләр. Рәис бригадасында, аның белән ярышучы башка бригадалар арасында дәртле хезмәт дулкыны көчәя.
Шәһәрнең зур мәйданындагы: «Горурлан, КамАЗ, шушындый кешеләрең белән!» дигән алтын хәрефле язу астына рәсемнәр арасында монтажчы комсомол-яшьләр бригадасы җитәкчесе Рәис Ганиевнең рәсеме урын алуы, әлбәттә, тикмәгә түгел.