Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДИҢГЕЗ ЯРЫНДА


Ялгыз йөрүе дә кызык Каймагымда дөньяда. Кул тимәгән, кер тимәгән, Дөнья гүя өр-яңа.
Яңа атау ачучыдай Дулкынланып, ашкынып Атлыйсың диңгез ярыннан, Еракта серле офык
Бер ягыңда — чиксез дәрья, Бер ягыңда — таш-таулар. Бардыр әле бу җиһанда Ачылмаган атаулар.
Гүя кемдер дәшә... һәр кич Ашыгып юлга чыгам.
Мин ачасы бер пакь атау, Я саф йөрәк бар сыман.
Давыл кичкәндә
Палубада су айкала, Кораб суда чайкала. Бераз гына җылы урын, Тын почмак булса кана.
Үзәккә үтә салкын җил, Аяк-кул — салкын суда.
Җылыта дааыл кичкәндә Тик җирне сагыну гына.
Давыл аны ярга чыгарып аткан, Ләмгә баткан, сынган мачтасы. Нигә әле ул корабны күргәч Туган нигез искә төште соң?..
Әти үлгәч (җанны телеп узган Хәсрәтле моң әле дә өзелми), Бер мачтасы сынган кораб кебек, Боек калган иде безнең өй.
Шәфәкъ
Шыпырт кына сөйләшәләр дулкыннар, Көне буе дулап йөргән җил тынган. Кичке якта ялкынланып яна су. Акчарлаклар тавышы бигрәк ямансу.
Тоныклану белән нурлар балкышы, Мәгърурәнә канат җилпи төн кошы. Күкне каплап оча офыкка таба, Ефәк болытларга кинәт ут каба.
Уй, гамь иңә, моң иңә көләч көнгә, Ычкына да алтын җепләрдән менә, Өзелгәндәй чәменнән алсу алма, Бата кояш, күмелә дулкыннарга.
Җавап
~. Кил әле. кил, диңгез, мен ярга...
X. Гуфан.
Юк, менә алмыйм мин ярга,
Чакырма, Туфан:
Төбем ачылып, яраларым
Күренер дип куркам.
Ә яралар шул кадәр күп Минем төбемдә.
Пушкин өметләре ята
Әнә тегендә.
Менә монда Овидейның
Кайнар сагышы.
Ә арырак Лермонтовның
Ачы каргышы.
Җимерек өмет, хыялларның Юк миндә чиге.
Озак йөрдең, Туфан, син дә Кайгыртып мине.
Белам, белам, гел борчулы Күңелең синең дә. Илкәем дип уза гомерең, Чәчең сибелә.
Әйтерсең лә ак дулкыннар Уйныйлар чабыл.
Йөрәгеңдә ^авыл синең, Мәңгелек давыл.
Кил, үзең төш, төш яныма, Син миннән көчле.
Яшен аулап торган мәгърур Чал кыя төсле.
Кичтең бит син афәтләрнең
Барын, барын да.
Кайтаваздай җавап бирдең Халкың зарына.
Күрдем мин дә шагыйрьләрнең Күрдем төрлесен.
Күрдем җилдә ярга поскан Җилкән төслесен.
«Хисләрем, диңгез, сиңа тиң»,— Диюче булды, «Мин шагыйрь»,— дип күкрәк кагып Килүче булды.
Күпләр миңа бер үч күбек, Бер бөртек тузан, Чын шагыйрьләр сирәк килә Тик никтер, Туфан.
Китәсең дәмени инде Төшми яныма, Нәрсә тарта икән сине Казан ягына?
Төбемдә бер ярам арта, Аерылу авыр.
Я, хуш, Туфан, хуш, әлегә, Мәңгелек давыл!
Зелфвткә
Көлке вакыйгалар яратабыз, Көләбез без һәрбер кызыктан, һәм көтәбез: тагын нинди кызык Алып килер безгә яңа таң?
Безне хуплагандай, ярсый-ярсый. Ак бураннар көлә урамда.
Безнең көлү ак бураннар булып Шәрә каеннарга урала.
Безне хуплап көлә бөтен җиһан, (Көләчләрне инде әйтмим дә) Боек җаннар көлә безгә кушылып, Толлар көлә, көлә ятимнәр.
Әй шаян без... келәсең син ничек!
Әй көләч без., келәм ничек мин!
Көлә-көлә елыйбыз да кайчак...
Беркем сизми, беркем ишетми.
Илһам Шакировка
Күңелләрдә калды тик изгелек, Камилләнде җирнең бар төше... Тормышта син гади, тыйнак кеше, Ә сәхнәдә — бөек тылсымчы.
Кар өстендә гөлләр шытып чыкты, Явып узды ләйсән яңгыры.
Бер шаулады диңгез, бер — карурман, Синең җырлар һаман агылды.
Көмеш кыңгыраулар чыңлап торды, Бертуктаусыз былбыл сайрады... Җирдә, күктә, ерак йолдызларда Мәхәббәт һәм яшьлек бәйрәме...
Бөек тылсымчыдыр син чынлап та, Син чынлап та гади түгелдер.
Синең җырлар — үзләре бер дөнья, Сине тыңлау — үзе бер гомер.