ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ АЧЫК ПАРТИЯ
ҖЫЕЛЫШЫ
Татарстан жирендә тугызынчы бишь-
еллыкның ин зур объекты — Кама автомобиль
заводы тезелә Бу төзелешкә язучылар ничек
катнаша5 Матур әдәбият әсәрләрендә КамАЗ
төзелеше, КамАЗ геройлары ничек яктыртыла5
Татарстан язучыла- рының 18 апрельдә булып
үткән ачык партия жыелышында сүз әнә шул
мәсьәләләр хакында барды
Анда КамАЗга багышланган әдәби әсәрләр,
ул әсәрләрнен көчле һәм көчсез яклары, бу
теманы әдәбиятта яктырту буенча язучылар
алдында торган бурычлар хакында доклад белән
тәнкыйтьче Р Моста- фин чыкты. Ул республика
газета-журнал- ларында, шулай ук үзәк
матбугатта чыккан очерклар турында сөйләде.
КамАЗга багышланган күләмле әсәрләрдән Ә.
Баяновнын «Ут һәм Су» романына. Д. Вәлиевнен
«Дәвам» пьесасына тәфсилле анализ ясады
Доклад буенча фикер алышуларда М. Елизарова.
С. Файзуллин. Р Харис, Н. Дәүли. Г. Баширов. X.
Туфан. Г. Минский Һәм башка иптәшләр катнашты
Алар докладчыны тулыландыру юнәлешендә
куп кенә кызыклы фикерләр әйттеләр.
ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР. ОЧРАШУЛАР
Апрель башларында шәһәребез клубла-
рында һәм культура сарайларында «Казан язы»
дигән әдәби музыкаль кичәләр уздырылды Ул
кичәләрдә язучылардан Г Баширов, С Хәким. Ә.
Еники, Г Минский. 3. Нури. Г Ахуноп. Л Ихсанова.
М Ногман. X. Сарьян. Р. Харис. С. Шакуров. Г.
Рәхим. В. Нуруллин. Р Гатауллин, артистлардан Р
Бнлялова. Г. Рахнмкулов. Ф Сөләймановалар
катнашты Язучылар әдәбияттагы якалыклар
турында сөйләделәр. үзләренен яңа әсәрләрен
укыдылар. Артистлар шагыйрьләребез
сүзләренә язылган яна жырлар башкардылар
Шагыйрь Ренат Харис белән язучы Гариф
Ахунов, колхозчылар чакыруы буенча, март
аенда Ульяновск өлкәсенең Почет билгесе
орденлы «Волга» колхозында кунакта булдылар.
,
«Волга» колхозы бер мең йортлы борын гы
Кәшә авылына урнашкан Ул Чынлы районында
гына түгел, бөтен Ульяновск өлкәсендә дә ип
алдынгы колхозлардан сана ла Әдипләр
колхозный терлек фермалары, механизаторлар
эшли торган мастерскойлары. мәктәбе,
китапханәсе белән таныштылар. авылнын
кызыклы борынгы тарихын белә торган картлар
белән, колхоз председателе Харис Газизов,
партоешма секретаре Габ- драхман Вахитов,
авыл советы вәкилләре һәм авыл
интеллигенциясе белән әңгәмәләр үткәрделәр
Колхозның Культура сараенда. Кәшә урта
мәктәбендә әдәби кичәләр, очрашулар
үткәрелде. Р Харис һәм Г. Ахунов бүгенге татар
совет әдәбиятының үсеше. «Казан утлары»
журналының планнары турында сөйләделәр, яна
әсәрләрен укыдылар.
Колхозның партоешма секретаре Г Вахитов.
татар әдәбиятына Ульяновск өлкәсе хезмәт
ияләренең ихтирамы итеп. В И. Ленин бюстен
тапшырды
Март аенда Башкортстаннын Шарай районы
Зирекле авылында Габдрәхман Әпсәлә- мовнын
«Яшел яр» романы буенча укучылар
конференциясе булып үтте Зирекле урта мәктәбе
һәм авыл яшьләре катнашында узган бу
конференция китап сөючеләрдә жмлы тәэсир
калдырды
Язучы Г Әпсәләмов В. И Ленинның му- -зей-
йортында китап сөючеләр белән очрашты
Очрашуда төп сүз татар әдәбиятында бөек Ленин
образын гәүдәләндерү турында барды.
Март ахырларында Г Әпсәләмов 15 me
техник училище укучылары һәм Казан театр
зчнлишесы студентлары белән очрашты. Язучы
аларга үзенен ижат юлы турында, сәнгать
әсәренең специфик үзенчәлекләре хакында
сөйләде.
ИЖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Татарстан язучылар союзы каршымдагы
тәнкыйть секциясенең апрель башларында
уздырылган утырышыңда филология фәннәре
кандидаты Ф Урманчневиыи татар бәетләренә
багышланган яна монографиясе тикшерелде
Хезмәт буенча фикер я тышу- ларда II Надиров. Ф
Хатнпов. Р. Моста- фин, Ф Миннхллин һәм башка
иптәшләр катнашты Алариын һәркәйсы
хезмәтнең төпле һәм унышлы булуын билгеләп
үтте.
ИҖАТ КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРЕ
12— 13 апрельләрдә Казан кинохроника сы
студиясендә кинопублицистларның бер еллык
эшенә багышланган нжат конферен-
цнясе булып узды Беренче көнне конференциядә
катнашучылар Казан кинохроника студиясендә
һәм Казан телевидение студиясендә эшләнгән
фильмнар белән таныштылар. Икенче квнне
киностудиянең баш редакторы Р Колосовның
һәм телестудиянең кино эшләре буенча баш
редакторы И. Их- сановнын докладлары
тыңланды. Докладлар буенча фикер алышуда
киностудия режиссеры X Фәхретдннов.'
телестудия режиссеры В. Беспалов. Татарстан
язучылар союзы идарәсенең жаваплы секретаре
Р Харисов. язучы X. Сарьян, композитор Ә Баки-
ров. «Роскино*ның баш редактор урынбасары Г.
Дурман һәм башка иптәшләр катнашты
Конференция эшендә КПСС өлкә коми-
тетының культура бүлеге мөдире М. Мусин
катнашты һәм чыгыш ясады
10 апрельдән 13 апрельгә кадәр СССР
Фәннәре академиясе Казан филиалының
Галимҗан Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият
һәм тарих институтынын 1972 елгы эш
йомгакларына багышланган фәнни сессиясе
эшләде. Сессиянең пленар утырышларында һәм
секция утырышларында тел. әдәбият, халык
ижаты' һәм сәнгать, тарих, археология һәм
этнография мәсьәләләренә багышланган
докладлар тыңланды.
Г. Халитның «XX йөз башындагы татар
поэзиясенең лирик герое» турындагы. И
Илялованын «Бүгенге татар сәхнәсендә тугандаш
халыклар драматургиясе». X. Кур- батовнын
«Лингвистик поэтика һәм стилистика». Ф
Ибраһнмованын «Тәрбнятел әтфаль» һәм «Ак
юл» журналларында балалар әдәбияты». Ә.
Шәрнповнын «Утыз Имә- ни ижатында дөньяви
мотивлар». И Нади- ровнын «Революциягә
кадәрге социаль тематикалы жырларның төп
геройлары». И. Кадыйровнын «Тоболь
татарларының музыкаль фольклоры». С
Алншевнын «Феодаль Казан дәүләтенен
төзелүе». А. Хали- ковныи «1972 елда Биләр
шәһәрлеген өйрәнү» дигән темага багышланган
докладлары сессия эшендә катнашучыларда
аеруча зур кызыксыну уятты
ЯҢА СПЕКТАКЛЬЛӘР
Бөтен Россия театр жәмгыятенен Мәскәү
әдәби-драма театры татар драматургы Д.
Вәлиевнен «Дәвам» исемле әсәренә нигезләп
эшләгән яна спектакль күрсәтә башлады.
Спектакльнең режиссеры — В Алексан-
друшкин. Төп рольләрдә артистлардан И
Кулешов. Л. Стуров. Р Улыбина. Т. Зорина һәм
башкалар уйный.
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия
театры тамашачыларга С. Шакуровның «Тол
хатыннар, тол кызлар» исемле драмасын күрсәтә
башлады. Әсәрне сәхнәгә Татарстан АССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе П. Исәнбәт куйган.
Художница—Татарстан АССРның атказанган сән-
гать эшлеклесе. Тукай премиясе лауреаты Ә
Тумашев. Спектакльгә музыканы X Вәли- уллнн
ижаг иткән Рольләрне РСФСРнын атказанган.
ТАССРның халык артисткасы В. Минкина.
ТАССРның халык артисткасы Р Хәйретдннова.
артистлар И. Вәлиев. Н Ихсанова. Ф. Хайруллина.
Б. Әшрәпов һәм башкалар башкара.
Апрельдә Татар дәүләт академия театры
тамашачыларга тагын бер яна спектакль
күрсәтте. И. Дворецкнйнын «Чит кеше» («Человек
со стороны») исемле әсәре буенча куелган бу
спектакльнең режиссеры — Татарстан АССРның
атказанган сәнгать эшлеклесе. Тукай премиясе
лауреаты М. Сә- лимжанов. Гөп рольләрне
РСФСРнын һәм ТАССРның халык артисты Ф
Халитов. РСФСРнын һәм ТАССРның халык
артисты Ш. Биктимеров. ТАССРның халык
артистлары һ. Солтанов һәм Г. Надрюков,
ТАССРның атказанган артисты Р Тажет- динов,
артистлар Г. Исангулова. И йома- голов. Ә
Шакиров һәм X. Искәндәрова башкара.
* *
»
Мәжит Гафури исемендәге башкорт академия
драма театры тамашачыларга күренекле татар
совет язучысы Гадел Кутуйнын
«Тапшырылмаган хатлар» дигән әсәре буенча
эшләнгән яна спектакль күрсәтте Бу әсәрне
Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты
дипломнигы Рифкат Йсрафнлов сәхнәләштерде
һәм үзе үк аны сәхнәгә куйды Төп рольләрне
Башкортстаннын атказанган артистлары Гөлли
Мөбәрәкова. Рауза Каримова. Нурия Ирсаева.
Фидан Гафаров артист 3 Вәлнтов башкара
Декорацияләрне художник А Стрнтович эшләгән
Музыканы яшь композитор Р Хәсәнов язган.
Спектакльне тамашачылар яратып кабул
иттеләр.
ӘДӘБИ-МӘДӘНИ БӘЙРӘМНӘР
Бөек рус драматургы Александр Николаевич
Островскнйнын ижаты илебез халыкларының
театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте Менә
шуңа күрә дә драматургның тууына 150 ел тулу
бәйрәмен туган илебезнең барлык
республикалары кип күләмдә билгеләп үттеләр А
Н Островский көннәре Татарстанда да зурлап
үткәрелде.
СССР Фәннәр академиясе Казан филиа-
лының Г. Ибраһнмов исемендәге тел. әдәбият
һәм тарих институтында бу дата уңае белән
киңәйтелгән гыйльми совет утырышы булды
Утырышта институтның өлкән гыйльми
хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Баян
Гыйззәт «А Н Островский һәм татар театры»
дигән темага доклад белән чыкты.
А. Н Островскийиын ижатииа багышланган
күргәзмә материаллары аның рус һәм татар
телләрендә төрле чорларда басылган сәхнә
әсәрләре, драматургның ижатына караган
тикшеренүләр һәм’ башка материаллар
утырышта катнашучыларда зур кызыксыну
тудырды.
Казанның Актерлар йортында бөек рус
драматургы А. Н Островскнйнын тууына 150 ел
тулуга багышланган кичә буллы Кичәдә В И
Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт
университеты профессоры, филология Фәннәре
докторы П Нигъмәтуллниа «А Н.
стровский һәм бүгенге заман» дигән темага
доклад сөйләде. Соңыннан В Качалов
исемендәге Зур драма театры һәм М. Җәлил
исемендәге опера һәм балет театры артистлары
катнашы белән концерт бирелде.
19 апрельдә Казан дәүләт университеты
химия корпусынын Актлар залында университет
профессоры, язучы Ибраһим Нуруллин- га 50
яшь тулуга багышланган гыйльми совет
утырышы үткәрелде. Утырышны, галимнең ижат
эшчәнлеге хакында кыскача сүз белән, тарих-
фнлологня факультетының деканы профессор
Д. Тумашева ачты Филология фәннәре
кандидаты, доцент М .Мәһднев юбиляриын
тормыш һәм ижат юлы турында доклад сөйләде
И Нуруллинга ижат союзларыннан. гыйльми
оешмалар исеменнән тәбрик кәгазьләре
тапшырылды
Совет матбугаты өлкәсендә к*. рсэткэя
хезмәтләре «чей РСФСР Вера • ый Советы
Президиумынын 1973 ел 9 j ;елз. Ипи на- гезендә,
«Чаян» журналының баш редакторы Альберт
Гата улы Яхннга РСФСРның атказанган культура
работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
ЛАЕКЛЫ БҮЛӘК
Хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдәге
н^тнжәле эше өчен «Чаян» журналы РСФСР
Верховный Советы Президиумының Почег
грамотасы белән бүләкләнде
НЕФТЬ ЧЫККАН ЯКЛАРДА
Драматург Юныс Әминов шактый вакытлар
бораулаучылар бригадасында эшләп, аларнын
тормышын өйрәнеп йөрде Ахырдан. шул
чагында алган тәэсирләренә нигезләнеп. «Улым
үземә охшаган» исемле комедия язлы
Татарстан язучылар союзының Әлмәт бү-
легендә күптән түгел анын шул яна әсәре укып
тикшерелде Фикер алышуларда шагыйрьләрдән
Г. Афзал һәм Ә Маликов, Әлмәт театрының
режиссеры 3. Туншева. журналист Ф. Мостафнн
һәм башка иптәшләр катнашты. Алар әсәрен
тагын да камилләштерү юнәлешендә авторга күп
кенә файдалы киңәшләр әйттеләр.
13 апрельдә Казанның Актерлар йортында
Мәхмүт Хөсәеннең ижат кичәсе үткәрелде
Шагыйрьгә 50 яшь тулу унае белән уздырылган
бу кичәдә анын сүзләренә язылган көйләре
яңгырады авторның шигыр- ләре укылды
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Яшьләргә коммунистик тәрбия бирүдәге
хезмәтләре өчен «Татарстан яшьләре» газе-
тасының элекке редакторы Салих Гариф улы
Гарнповка Татарстан АССРның атказанган
культура работнигы тигән мактаулы исем
бирелде
Совет культурасы өлкәсендә һәм хезмәт
ияләрен коммунистик тәрбияләүдә күрсәткән
хезмәтләре өчен Татарстан АССР сынлы сәнгать
мтэее директоры Юрий Иванович Петровка
Татарстан АССРның атказанган культура
работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
Моннан байтак еллар элек Татарстанның
халык арти< гы И. Әүхәдиен инициативасы белән
нефть районнарында беренче симфоник оркестр
оештырылган иде. Хәзер ул республикабыздагы
ин популяр оркестрларның берсенә әйләнде
Авыл үзешчәннәренең СССРиыц төзелүенә 50 ел
тулу хөрмәтенә оештырылган бетен Россия
смотрында бу талантлы коллектив (художество
житәкчесе һәм дирижеры Виктор Чепкасоя)
лауреат исеменә лаек булган чде Күптәй түгел
ана халык симфоник оркестры дигән мак-, таулы
нсем бирелде.
Нефтьчеләрнең техника йорты каршындагы
хор капелласы әле 1964 елда гына оештырылган
нде Хәхр ул 67 кешелек зур коллективка әйләнде.
Капелла нефть районнарындагы шәһәрләрдә
һәм поселокларда, шулай ук башкадабы* Камкда
бмк еш концертлар бирә. Ул—ике тапкыр peens
блика смотры лауреаты. үзешчәннәрнең бетеп
Россия һәм бетен Союз смотрлары лауреаты. Бу
коллективка халык хор капелласы дигән
мактаулы нссм бирелде
МИРСӘЕТ АРДУАНОВ ИСЕМЕНДӘГЕ
ПРЕМИЯ
Атаклы эшчеләр һәм эшчеләр династияләрен
данлау, кешеләрне данлы хезмәт тра-
дицияләрендә тәрбияләү, тугызынчы бишь-
еллыкның хәлиткеч өченче елына мөмкин кадәр
күбрәк өлеш кертү өчен социалистик ярышны
кннрәк жәелдеру максаты белән. КПССның
Пермь өлкә комитеты, өлкә башкарма комитеты,
өлкә префсоюзлары советы атаклы эшчеләр һәм
эшчеләр династияләре исемендәге премияләр
булдырырга карар кабул итте. Химиклар өчен
Борягиннар династиясе исемендәге премия,
төзүчеләр өчен Березники шәһәрен салган
атаклы төзүче Мирсәет Ардуанов исемендәге
премия булдырырга карар кылынды.
«Звезда» газетасы шушы елнын 29 апрель
санында премияләр булдыру хакындагы ка-
рарны премияләр турындагы положениене,
атаклы эшчеләр һәм эшчеләр династияләре
турында кыскача белешмәләрне игълан итә.
Безнең якташыбыз, Актаныш кешесе ДА.
Ардуанов турында газетада түбәндәге белешмә
бирелә
АТАКЛЫ ТӨЗҮЧЕ МИРСӘЕТ АРДУАНОВ
Березники шәһәрен беренче башлап салу-
чыларның берсе. Березники химкомбинатын һәм
титан магний комбинатын салуда катнашты.
1928 елны Мирсәет Ардуанов бригадасы удар
хезмәт бригадасы исемен яулап ала, Урал
төзүчеләренең Почет кенәгәсенә кертелә. 1933
елны Мирсәет Ардуанов березин- килылардан ни
беренче булып хөкүмәтнең иң югары бүләге —
Ленин ордены белән бүләкләнә Алдынгы эшче-
төзүче Ардуанов берничә мәртәбә шәһәр Советы
депутаты итеп сайлана 1935 елны СССРның Үзәк
Башкарма комитеты члены. 1936 елны Со-
ветларның VIII бөтен Союз съезды делегаты
булып сайлана.
1959 елны үлә.
ТАТАР ТЕАТРЫ-ДИПЛОМАНТ
Бөек рус драматургы А. Н Островский- иың 150
еллыгына багышлап Кострома шәһәрендә
үткәрелгән театр фестивалендә илебезнең 290
театры катнашты. Шулар арасында 4 театр
жиңүче булып чыкты.
СССРның Малый театры — Беренче дэрэ- жэ
диплом. Кострома һәм Орджоникидзе драма
театрлары Икенче дәрәжә диплом. Г. Камал
исемендәге татар дәүләт академия театры
Өченче дәрәжә диплом алуга ирештеләр.
Академия театрының баш режиссеры М.
Сәлнмжановка. актерлардан Ф. Халитов- ка. Н
Дунаевка Беренче дәрәжә дипломнар бирелде.