ЧОРНЫҢ ЕЛЪЯЗМАСЫ
1972 елгы очеркларга күзәтү
зган ел чыккан очеркларның үзләрен тикшерүгә күчкәнче, башта жанрның асылын һәм бурычларын, одобиятның бүтән төрләре, жанрлары орасында тоткан урынын ачыклап китәргә кирәктер. Беэдо елеге мәсьәләләр буенча һаман да капма-каршы карашлар яшәп кило.
Берәүләр очеркны матур әдәбиятның тулы хокуклы бер жанры дип карыйлар. Язылышы, сәнгатьче эшләнеше ягыннан ул матур әдәбиятның башка жанрларыннан (әйтик, хикәяләрдән) бернәрсәсе белән до аерылмаска тиеш диләр. Әгәр без очеркка матур әдәбият әсәренә куела торган таләпләрдән генә чыгып бәя бирү юлына бассак, күп кенә әйбәт очеркларыбызны, бигрәк тә газеталарда басыла торганнарын, әлеге жанр хәзинәсеннән чыгарып ташларга тиеш булыр идек.
Икенче берәүләр очеркны саф публицистик жанр итеп карыйлар. Әгәр дә бу карашка кушылсак, очеркның иң моһим хасиятен—сәнгатьчелеген инкарь итү юлына басар идек.
Күрәсез, очерк һәм әдәби, һем публицистик жанр диген фикерне раслаучылар хаклырактыр. Чыннан да, очерк үзендә беллетристика алымнарын да. публицистика алымнарын да берләштерә. Очерк, тормыш фактларын, күренешләрен, кешеләр тормышындагы әакыйгаларны сурәтләп, алардан сәнгать хакыйкатен сыгып чыгара, әмма алар авторның гәп фикере, идеясе аша үткәрелә, аларның социаль асылы, тенденциясе ассызыклап, алгы планга чыгарыла. Очерк образлары публицистика белән сугарыла. Шулай итеп, очерк саф эстетик максатларны гына күздә тотмый, ә мөһим иҗтимагый проблемалар күтәрә һәм еш кына аларны хәл итү юлларын да күрсәтә. Менә ни ечен аны әдәби жанрларда полотнолы әсәрләр иҗат итү өчен чимал дип кенә карарга ярамый. Аның үзенә хас бурычлары бар. Ул тормыш вакыйгаларына актив катнаша, ярсынып яңаны яклый, нәфрәтләнеп искене кире кага.
Бу жанр турында сөйләгәндә. мин журналда басылган яки китапка теркәлгән әсәрләр белән генә чикләнеп, газета битләрендә дөнья күргәннәрен читкә кагуга каршы. Журнал һәм газета очерклары арасында кайбер аермалар булса да. мин аларны бердәй таләпләрдән чыгыл анализларга кирәк дип саныйм.
Нәшрият чыгарган китапларда булсын, газета-журналларда булсын, иң күп санлы очерклар замандашларыбыз турында, аларның эше, омтылышлары, уй-телекләре турында. Бу — совет әдәбиятында һем публицистикасында ныклы тамырлар җибәргән күркәм традициянең дәвам иттере- леше. М. Горький болай дип азган иде: «Ялгызак иҗатчылармы. көрәшчеләрме, әллә иҗат коллективымы барыбер.— очеркның үзәгендә мемкии кадер Һәрчак җанлы кешеләр булырга тиеш» *. 1 М. Горький. Әсәрләр җыентыгы 30
У
томда. 25 том. 59—60 битләр.
Замандашларыбыз образын иҗат итүдә портрет очеркларның зур урын тотуы бик табигый 1972 елгы татар очеркларын барлаганда да шул хәл күзгә ташлана Портрет очеркы бик мөһим иҗтимагый вазифа башкара: ул совет кешесенең рухи дөньясын. үсә бара торган социаль активлыгын. хезмәтен. эзләнүләрен, иҗатын гәүдәләндерә. Анда, яңа җәмгыять төзүче кешенең типик сыйфатлары ассызыкланган хәлдә, шул ук вакытта аның индивидуаль йөзе дә ачыла.
Әдәбият һәм публицистикабызда җәмгыятьнең әйдәп баручы көче — эшчеләр сыйныфы вәкилләренең тиешле гәүдәләнеш таба алмавыннан еш зарлана идек Хәзер әйтергә ярыйдыр: очеркка мондый шелтә ташлап булмый. Очерк, төрле һөнәр кешеләренең публицистик образларын актив иҗат итеп, республикабыздагы эшчеләр сыйныфының биографиясен тудыра.
Бу жанр гәүдәләндергән төрле һөнәр кешеләре арасыннан хәзер төзүче дигәннәре алгы планга чыкты. Бу, әлбәттә Татарстанның чын мәгьнәсендә төзелеш мәйданына әверелүенә, дөньяда тиңдәше булмаган КамАЗның тернәкләнеп аякка баса башлавына бәйле. КамАЗга багышланган очеркларда партия һәм ил йөкләгән вазифаның олылыгын йөрәге белән аңлаучы, үз эшенә нык бирелгән таза рухлы, чын патриотик һәм интернационалист совет кешеләренең образлары, бер уй, бер теләк белән янган коллективларның күмәк портреты гәүдәләнеш таба.
Арадан күләме ягыннан да. сыйфаты ягыннан да Р. Вәлиевнең «Каурыйлар чыныкканда» XLIX дигән әсәрен аерыл күрсәтергә кирәк. Әсәрнең уңышлы чыгуын очер- кистның шул коллективта үзенең эшләве, кешеләрне яхшы белүе белән аңлатырга кирәктер Ләкин хикмәт анда гына түгел. Р. Вәлиен иптәштә очерк жанрының үзенчәлеген тою бар. Ул Вазих Мавликов бригадасындагы төрле милләт вәкилләренең бер коллективка ныгып туплана, уртак максат җирлегендә бер үзәккә җыела баруын, кешеләрдә «үземнеке — үзәктә, кешенеке — кештәктә» дигән фәлсәфәдән һәм психологиядән арынып, коллективизм хисенең тамырлануын, күмәк хезмәтнең рухландыргыч көчен, анын яңадан-яңа иҗади эзләнүләргә этәрүен ашыкмый- кабаланмый гына, көндәлек тормыш де- 1 «Казан утлары» журналы. 1972 ел. 2—3—4 саннар.
тальләрендә, төзүчеләрнең эш хәрәкәтләрендә, бер-берсенә мөнәсәбәтләрендә җанлы итеп сурәтләп бирә.
Автор образларны иҗат иткәндә, тормыш күренешләрен сурәтләгәндә сәнгать һәм публицистика алымнарын уйлап-үлчәп файдалана, аларны органик үрә белә. Дөрес, Р. Вәлиев әсәрендә
XLIX «Социалистик Татарстан» газетасы. 1972 ел. 14 декабрь.
публицистик ялкын бөркеп, күзгә бәреп тормый, ул, ничектер, арткы ллангарак күчерелгән. Әмма һәркайда, һәр нәрсәгә, һәр геройга, аның эшенә, холык-фигыленә авторның актив мөнәсәбәте, карашы, бәясе юл өстеннән дә, юл арасыннан да тоемланып тора. Очеркта, мәсәлән, халыклар дуслыгы турында ялтыравык сүзләр дә, аңа мәдхия дә юк. Әмма бу олы хиснең бригада әгъзаларының күңелләрен көннән-көн ныграк били баруын, бердәм хезмәт һәм бердәм омтылышның моңа хәлиткеч йогынты ясавын, коллективка Муса Җәлилне кабул иткәннән соң рухи түганлык хисенең тагын да балкый төшүен автор такт белән, тыйнак итеп сурәтли алган. Нәтиҗәдә, тормышның ачысын-төчесен инде шактый татырга өлгергән, кырысрак холыклы, каты куллы, әмма гадел, принципиаль бригадир В. Мавликов җитәкчелек иткән ин-тернациональ коллективның күмәк портреты күз алдына шактый калку булып килеп баса Публицистик гомумиләштерү, сюжет-композиция таләпләре җәһәтеннән кимчелекләре булуга карамастан, очерк яшь авторның уңышы дип саналырга хаклы.
Очерк жанрында байтактан эшләп килүче Р. Хисмәтуллинның «Җир уллары» исемле әсәре дә1 КамАЗ төзүче Клюев бригадасы членнарында коллективизм һәм интернационализм хисенең -адәткә әверелеп китүе процессын сурәтли. Гадәтенчә автор мәсьәләне катлаулылыгы белән күрсәтергә омтыла, кешеләр тормышындагы кискен ситуацияләрне алып, характер сыйфатларының чыныгуын шул хәлләрдә ачарга тырыша.
Очерк үзәгендә Латыйф Карабаев белән Арал Теләшев «бәрелеше». Берсе зур төзелешләрдә эшләп, интернациональ тәрбия мәктәбе үткән, икенчесе олы коллектив тормышы белән яши башлаган, әмма ан-дагы гадәтләрне үзләштерергә өлгермәгән. Карабаев ярдәмендә Арал Теләшев» ның иске гадәтләреннән котыла баруын ав-
тор ышандырырлык һәм тәэсирле итеп сурәтли.
Журналист X. Зарипов та КамАЗдагы төрле милләт кешеләренең хезмәттә туганлашу процессын узенчә гәүдәләндерергә омтыла. Автор «Легенданың дәвамы». «Версавий пан КамАЗ төзи» исемле очерк-ларында төзелешнең колачын, аны коручыларның рухи байлыгын, халык алдында җаваплылык тоюларын күрсәтү өчен уңышлы фактлар сайлый, фактларның мәгънәсен ачыл бирә белә.
Публицист тормыш материалы белен иркен эш итә, көтелмәгән чагыштырулар, кызыклы документлар, отышлы аналогия- лер китерә һәм иң өһәмиятлесе — шулар иигеэендә гомумиләштерүләр ясый.
КамАЗ тезүчеләр галереясен тулыландыруга Барлас Камалов лаеклы өлеш кертә. Аның «Ул һаман солдат» 1 һәм «Күңел» 50 51 исемле очеркларында производство командирлары Зефөр Садретдинов Һем Люция Шәмсетдииова образлары гәүдәлене Болар — тынгысыз һәм киң күңелле, туганы өчен дә, күршесе өчен дә борчыла һәм кайгырта белүче, коллектив интересын күз өстендә каш итеп танучы җитәкчеләр, ил күләмендә фикерләүче җәмәгать эшлеклеләре булып күз алдына килеп басалар. Б. Камалов үзенең очеркларында геройлары тормышыннан берничә әһәмиятле эпизод ала һем шулар аша аларның характерындагы төп сыйфатларны ачып бирергә тырыша. Ул шул җирлекте тиешле гомумиләштерүләр ясый, нәтиҗәләр чыгара. Аның публицистик фикере юллар арасына яшеренми Ул әны ачык итеп әйтеп бирә.
Биредә шулай ук КамАЗ турында яза торган авторлар М. Хесәнов. М. Меликова, К. Тимбикова. Ж Калимуллин, X Мохом- мотшин, М. Әмирханов һ 6 очеркларына де тукталырга мөмкин булыр иде. Алар арасында уңышлы гына очерклар бар.
КамАЗ турында башка елкәләрден һем республикалардан да килеп язалар Кайбер иптәшләр ул язмаларда әлеге заводның кайда, кемнәр тарафыннан тезелүен абайлап булмаудан, республикада яшәүче топ милләт кешеләренең тиешенчә күрсәтелмәвеннән зарланалар Әйе андый фактлар бар. Бу — язма авторларының интер- национализм төшенчәсен ии дәрәҗәдә аңлауларыннан килә булыр. КамАЗга килүчеләр язучылар һәм журналистлар союзына сугылмый калмыйлардыр, һәм дустанә әңгәмә вакытында аларга җайлап кына бу хакта исләренә төшерел кую да ярыйдыр Әмма бу урында мин С. Хәкимнең бер фикерен китерәсем килә. Ул болан ди «Төрле халыкның иҗат көчләре КамАЗда үз талантларын сыный. Ышанам, зур полотнолар туар Ләкин шушы җирдә туып үскән язучының (журналистның да дип өстәр идем мин) бер өстенлеге бар: җире булыша, тарихы, традицияләре булыша.
1 «Казан утлары» журналы. 1972 ел 8 сан.
51 «Соц. Татарстан» газетасы. 1972. 28 март.
Язучы шул көчне тоя, җирнең җылысын башкалардан әйбәтрәк тоя» э.
Бездә шундый интернационалистик традицияләр күптәннән килә һәм ул КамАЗга бәйле рәвештә янә дә байый татар язучылары һәм журналистлары үз милләт кешеләре турында гына түгел, бүтон милләт вәкилләре хакында да мәхәббәт белен, соклану хисе белән язалар Моңа мисал итеп инде телгә алынган әсәрләрне, шулай ук яңаларын өстәп китерергә мөмкин, һәм, киресенчә, Татарстанда яшәүче рус һәм бүтән милләт азучыларының, журналистларының әсәрләрендә тол халык кешеләренең ягымлы образлары зур урын ала Бу җәһәттән Г. Паушкин, Я Винецкий очеркларын искә тешерү дә җито. Әлеге хол интернационализмга тугрылык, кешегә миллотенә карап түгел, о эшенә җәмгыятьтә тоткан урынына карал бәя бирү сыйфатларының иҗат интеллигенциясенең канына сеңүе турында сойли.
КамАЗ турында сүз алып барганда шул кадәресен дә әйтергә кирәк, аның данлы елъязмасын иҗат итү эшенә безнең язучылар авыз тутырып сойләрлек олеш кертмиләр әле Әгего бу йөкне нигездә журналистлар күтәреп бара Ленин алар да мәсьәләләрне естон-естон гене күтәрәләр. Республиканың гына түгел, ә бетен илебезнең горурлыгы булачак тезелеш һәм аның кешеләре, ул алып килә торган экономик һәм социаль үзгәрешләр елкән язучыларның да. урта буын һәм яшь әдипләрнең дә иҗат фантазиясенә куәтле канат куярга тиеш иде КамАЗ һәм яна кала тезелешенең язучы нашего нинди рухи байлык бирә алуы турында Э Ка- сыймов «Социалистик Татарстан» газетә-
* «Азат хатын» журналы. 1972 ал. 12 сак. 3 бит.
сында язып чыкты. Яңа төзелештә «беркайчан онытылмастай һәм инде кабатлан- мастай күренешләргә очрыйсың. Аларны куен дәфтәренә түгел, күңелеңнең иң түренә теркәп, сеңдереп куясың,— ди автор— Соңыннан, берәр әсәр язарга ке-решсәң, түшәмгә төбәлеп, бармактан суырып утырырга туры килмәячәген шәйлисең. Ә мондагы кайнар яшьлек рухы? һавасына тикле монда бөтенләй үзгә кебек. Янарасың, яшәрәсең, сауланасың» *. Шушындый форсаттан файдаланмау, иҗат көчеңне зур вакыйгаларда сынап карамау, түл җыярга омтылмау әдип өчен, бигрәк тә яшь каләм иясе өчен табигый хәл микән? Минемчә, бу хакта иҗат оешмалары да, редакцияләр дә уйланырга оештыру чаралары күрергә бурычлыдыр.
Республикабыз эшчеләр сыйныфының икенче бер зур отряды — нефтьчеләребез дә очеркистларның күз уңында булырга тиеш кебек. Нефтьчеләрнең аерым вәкилләре 1972 ел очеркларында гәүдәләнеш тапмады түгел Мәгълүм ки, бу һөнәр кешеләренә гаять җаваплы вазифа йөкләнгән. Алар шушы бишьеллык дәвамында һәр елны 100 миллион тонна нефть биреп барырга бурычлылар. «Кара алтын»ны җир куеныннан аерып алу һаман кыенлаша барган бер чорда аларның хезмәте һаман да катлаулана, киеренкеләнә, табигать белән көрәштә өстәмә кыенлыклар туа. Бу хәл исә иҗади эзләнүне бермә-бер арттыруны. осталыкны янә дә чарлый төшүне таләп итә. Димәк, чын иҗатчылар, энтузиастларның калку образларын гәүдәләндерү максатында нефтьчеләр арасыннан прототиплар табу өчен мөмкинлекләр зу-рая.
Журналист Ж. Рәхимовның «Казан утла- ры»нда басылган «Өченче этап» • исемле очеркы һәм «Якташлар»3 дигән җыентыгына кергән «Эш күрсәткән ирне ил онытмый» очеркларында нәкъ менә туктаусыз иҗади эзләнүче нефтьчеләр үзәккә алынган. Икенче очерк герое атаклы нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое. СССР Верховный Советы депутаты Г. Сәетгәрәев гел яңалыкка омтылучы, һәрнәрсәгә иҗади караучы, үз коллективының хезмәт мәшәкатьләрен генә түгел, бәлки зур җәмәгать эшләрен дә җилкәсендә күтәреп баручы кеше булып күңелдә уелып кала. «Уйнамый торган» артык детальләр, биографик эпизодлар булуга карамастан, минемчә, әлеге очерк китапка кергән язмалар ара-сында уңышлысы. М. Хәсәновның «Кайнар сулыш» исемле очеркы да бүгенге көн операторларының көндәлек эшне иҗади югарылыкка күтәрүләрен гәүдәләндерергә омтыла ’. Әмма тулаем алганда, бу һөнәр кешеләренә язучылар һәм журналистлар тарафыннан игьтибар кими төште. Хәлбуки, данлы нефтьчеләребезнең һаман да тугызынчы бишьеллык алдынгылары сафында атлауларын һәм республикабызга, илебезгә дан өсти торуларын хәтердән чыгарырга ярамастыр.
Узган ел портрет очеркларында эшчеләр сыйныфының башка отрядларыннан да вәкилләр сурәтләнде. Алдынгы замандашларыбыз характерының үзенчәлекле чалымнарын гәүдәләндерү җәһәтеннән И. Низамов актив эшли. Ул республика газетасында «Замандашым, героем» дигән махсус рубрика алып бара. Публицист иҗат иткән образлар арасында менә инде 23 ел төзүче булып эшләүче, үзе калкыткан йортлар белән горурланып яшәүче Зөбәрҗәт Хәмидуллина sf гаять зур тормыш сынауларын сынмыйча-сыгылмыйча узган, сугыштан гарипләнеп кайтса да, химиклар сафында үзенә лаеклы урын таба алган Галимҗан Сәлимҗанов52 53 54 55, бүгенге җитәкчегә хас сыйфатларны — коллективта эшлекле атмосфера тудыру, кешеләргә ышану һәм алардан таләп итү, һәркемне сәләтенә карап үз урынына куя белү сыйфатларын үзләштергән, шуңа күрә дә коллективта ихтирам казанган цех начальнигы Владимир Белов • образлары хәтердә кала.
Безнең әдәбиятта һәм публицистикада авыл темасы элек-электән зур урын ала килде. Узган ел очерк әдәбияты бу җәһәттән нинди җимешләр бирде соң?
Иң элек X. Хәйруллинның Социалистик Хезмәт Герое, колхоз председателе Дамир Әхмәтов хакында язган «Хуҗида үскән
1 «Социалистик Татарстан» газетасы. 1972 ел. 19 сентябрь. 2 «Казан утлары» журналы. 1972 ел. 9 сан.
Ж- Рахимов. Якташлар. Казан. 1972,
52 «Соц. Татарстан». 1972 ел. 8 июль.
6 «Социалистик Татарстан». 1972 ел. 12 май.
54 Шунда ук, 1972 ел, 4 июль.
55 Шунда ук, 1972 ел. 11 август.
батыр»1 исемле очерк китабын атарга мемкин. Автор үз героеның тормышын бала вакытыннан алып бүгенге көнгәчә сурәтли. Менә Дамир бәләкәй генә суда йөзәр өчен иптәшләре белән бергәләп «кораб» ясый, шуның капитаны була. Бу эпизод геройның бөтен киләчәк тормышына ишарә ясый торган символика булып килеп керә. Дамирга диңгез корабы капитаны булырга туры килми, әмма кыр корабы штурвалы аның кулында. Техникага, җиргә кендеге белән береккән бу гади авыл егете үз өстендә шундый тырышып эшли ки, аны җитәкче итеп күтәрәләр: ул башта партком секретаре, аннары председатель итеп сайлана. Д. Әх- мәтоаның тормыш юлы кызыклы детальләр, эпизодлар аша, эш-хәрәкәттә, кешеләр белән мөгамәләдә ачыла. Ул бүгенге авылда төп йөкне җилкәсендә күтәреп баручы буынның асыл сыйфатларын үзендә туплаган бер вәкил булып күэ алдына килеп баса. Шул ук вакытта аның үз ин-дивидуаль йөзе бар.
X. Хәйруллин очеркында художестволы тасвир югарылыгына күтәрелгән урыннар байтак. Әмма очеркта җитешсезлекләр дә аз түгел. Бу хакта алдарак сүз булыр.
Узган ел Д. Зөбәерова бүгенге авылның алдынгы кешеләрен үзенә хас күэә- түчәнлек һәм лиризм белән гәүдәләндерүен дәвам иттерде. Аның авыл Советы председателенә багышланган «Хөрмәтле Нурҗамал» очеркы3 публицистик фикер куәте белән дә, сәнгатьләү алымнары белән дә уңышлы әсәрләрнең берсе, минемчә. Автор безнең чынбарлыкта татар ха-тын-кызларының нинди югарылыкка күтәрелүен саран, әмма отышлы буяулар белән калку итеп сурәтли алган. Бу җанлы образда без күрәсе килгән җитәкче кешенең сыйфатлары тупланган. Нурҗамал Сабирҗанованың бөтен мәшәкате, бөтен уе кешеләр хакында, бөтен тормышы кешеләргә багышланган. Кеше шатлыгы — аның шатлыгы, кеше кайгысы — аның кайгысы. Д. Зобәерованың «Секретарьның бер көне» исемле очеркы да5 шуңа охшаш томаны ачуга багышланган.
Ә. Фазылҗанов, Н. Таҗиев, М. Рафиков, Ф. Хуҗин, башка журналистларның
‘ X. Хәйруллин. Хуҗида үскән батыр. Казан. 1972.
» «Азат хатын» журналы. 1972 ел. 11 сан.
• Шунда ук, 2 сан.
очерклары һәм язмалары шулай ук бүгенге авыл кешеләренең характерлы сыйфатларын күрсәтү максатын күздә тота.
Чордашларыбыз портретлары галерея- сендә интеллигенциянең алдынгы вәкилләре шактый.
♦ «Казан утлары» журналы. 1972 ел. 3 сан.
» Шунда ук, 5 сан.
’ Шунда ук, 3 сан.
’ М. Насыйбуллнн. Без капчыкта ятмый. Казан. 1972.
57 Г. Минский. Замандашлар. Казан. 1964.
* М. Әмир. Үзебез турында. Казан.
1971.
Очеок әдәбияты атаклы галимнәребез, әдипләребез, артистларыбыз һәм башка профессия кешеләренең үзенчәлекле образларын гәүдәләндерергә омтыла. Бу — безнең тормышыбызда фән- техниканың, әдәбият-сәнгатьнең торган саен зуррак урын ала баруы белән дә, әдип-журналистларыбызның бу даирә ке-шеләренең тормышын, омтылышларын яхшырак, якыннанрак белүе белән дә аңлатыла булса кирәк.
Галимнәргә багышланган очерклар геройларның максатка омтылучан характерларын күрсәтергә тырышулары белән генә түгел, ә уз геройлары эшли торган гыйльми өлкәләрдән мөһим мәгълүматлар би-рүләре белән дә кызыклы. Алар укучының танып-белүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерә. В. Гудкованың X. Мөштәри 56 57, М. Зариповның М. Фәйэуллин *, М. Хәми- товның Г. Галиуллин’, М. Насыйбуллинның Ф. Фәтхуллин 1 кебек профессорларыбыз хакындагы очерклары әнә шундый планда язылганнар.
Инде дөнья куйган, әмма шәхесләре һәм иҗатлары бүген дә тәрбия мәктәбе булган әдипләребезнең образларын тудыруга яки ул образларга яна чалымнар һәм штрихлар өстәүгә соңгы елларда игътибар арта теште. Г. Минскийның Г. Ибра- һимов, һ. Такташ, Г. Кутуй *, М. Әмирнең М. Горький, һ. Такташ, Ф. Кәрим* хакындагы элегрәк дөнья күргән очерклары күңелләргә сеңеп калган иде. Узган ел очерк әдәбияты бу исемлекне тагын да тулыландыра төште. «Казан утлары» журналы редакциясенең андый материалларны басу эчен махсус рубрика кертүен хупларга кирәк. Г. Бәширов үзенең «Уйланулар» исемле очеркында татар советы әдәбиятының нигез ташларын салышкан
Ш. Камал, Г. Гали, Г. Толымбайский, Ф Сэйфи-Казанлы, Г. Нигъмэти, М. Галәү кебек әдипләрнең аерым сыйфатларын сәнгать һәм публицистика алымнары белән оста итеп гәүдәләндерә. Тәҗрибәле язучы, һәр шәхеснең үзенә генә хас штрихларын сурәтләү белән бергә, аларны берләштерә, бер үзәккә туплый торган сыйфатларын — язучы хезмәтенә изге эш итеп карау, үз-үзеңә һәм башкаларга таләпчәнлек, партиягә бирелгәнлек сыйфатларын калку итеп күрсәтә. Автор үзенең геройларына элекке һәм хәзерге мөнәсәбәтен бергә үреп күрсәтеп бара. Бу алым әсәрнең публицистик пафосын аерата көчәйтә. Әсәр узганга түгел, бүгенгегә һәм киләчәккә юлланган. Автор бүген иҗат итүче һәм иртәгә әдәбият мәйданына басачак көчләргә мөрәҗәгать ител: «Исе-гездә тотасызмы: безнең совет әдәбияты бишеге янында менә нинди каһарман шәхесләр торды, алар иҗат эшенә менә ничек карыйлар, халык, партия менә нинди җаваплылык тоялар иде, ә сез аларга лаеклымы, аларның шушы гүзәл сыйфатларын үзегездә тәрбияли алдыгызмы, тәрбияләргә әзерсезме ' ди сыман
Г. Ахунов та «Гомер буе үзе булып калган кеше» исемле очеркында И. Газины туры сүзле, принципиаль, нечкә күңелле, яшьләргә игътибарлы, җор сүзле әдип һәм гражданин итеп алга китереп бастыра. Ә. Маликов Г. Хуҗиның ягымлылык, ярдәмчеллек, кешеләргә игътибарлылык сыйфатларын мәгънәле детальләр аша гәүдәләндерә. Шунысы характерлы, авторлар әдипләрнең шәхесе белән иҗатларының аерылгысызлыгына ишарә ясыйлар.
Очерк әдәбиятында хезмәтчел интелли-генциябезнең башка өлкәдә эшләүче вәкилләренә дә урын бирелә. Артистлар, укытучылар, врачлар һ. б. Ул әсәрләрнең барысына да тукталып торырга мөмкинлек юк. Шулай да тикшерү һәм суд ор-ганнарында эшләүчеләрне тасвирлау 1ы М. Насыйбуллинның активлыгын билгеләп үтәсе килә. Ул узган ел «Без капчыкта ятмый» исемле җыентык һәм вакытлы матбугатта байтак очерклар бирде. Арада уңышлылары да, уңышсызрак чыкканнары да бар. Бу хакта матбугатта яздылар һәрхәлдә, яңа авторның әсәрләре очерк
1 Карагыз: Хәсән Сарьян. Без капчыкта ятмый. «Казан утлары». 1972 ел. 9 сан. 167—169 битләр.
әдәбиятының тематик офыгын киңәйтү йөзеннән файдалы.
Очерк әдәбиятын барлаганда, тагын бер әһәмиятле теманы игътибардан читтә кадыру мөмкин түгел. Мин революция каһарманнары, сугыш геройларь! һәм хезмәт ветераннары турындагы очеркларны күздә тотам. Зур юбилейлар уңае белән бу тематиканың нык активлашуын һәм аның яшь
58 Көрәштәшләр. Казан. 1972 ел.
59 «Правда» газетасы. 1972 ел. 10 фев* раль.
буынны революцион, сугышчан, хезмәт традицияләрендә тәрбияләүдә гаять зур роль уйнавын билгеләп китәргә кирәк. Бу хакта партиянең XXIV съездында үтемле итеп әйтелде.
Әлеге җәһәттән 1972 елгы очерк әдәбияты яңа геройлар, яңа темалар алып килде Татарстан китап нәшриятында профессор Р. И. Нәфиков редакциясендә чыккан «Көрәштәшләр» исемле җыентык* бик кызыклы. Анда шәрык каһарманы Мулланур Вахитов һәм аның көрәштәшләре турында яңа мәгълүматлар, детальләр, эпизодлар тулып ята. Арада очерк жанрында иҗат ителгән әсәрләр дә бар.
КамАЗ төзелешенең киң колач алуы һәм бу төзелештә катнашучыларга беренче стахановчыларның, Магнитка ветераннарының, Украина шахтерларының мөрәҗәгатьләре буыннар дәвамчанлыгы темасын алгы планга чыгарды, һәм бу тема нигездә портрет-очеркларда үзенең чишелешен тапты. Республикабыз матбугатында аталар һәм балалар бердәмлеге темасының уңышлы яктыртылуы «Правда» газетасы тарафыннан билгеләп үтелде 58 59.
Шулай итеп, узган елгы портрет очерклар әдәбияты төрле сыйныф, төрле социаль төркем, төрле милләт һәм төрле һөнәр кешеләренең образларын гәүдәләндерергә омтылды. Эш-хәрәкәтләрен, тирә- юньгә, кешеләргә мөнәсәбәтен, фикер йөртү манерасын сурәтләү аша очеркист- лар замандашның активлыгын ачарга тырыштылар. Алар шәхесне үзенә генә хас сыйфатлары белән тасвирлау белән бергә аны социаль планда гәүдәләндерделәр. Шуның өчен ир язмышында ил язмышы чагыла.
Портрет очеркларның тәрбияви куәте үрнәк булырлык мисалга корылуында. Мәгълүм булганча, В И Ленин социализмда үрнәк көченең киң колач алачагын искәртеп, матбугаттан массаларны тормыш-
нмң барлык өлкәләреннән алынган җанлы, конкрет мисаллар һәм үрнәкләр нигезендә тәрбияләүне ’, урындагы күренекле эш- леклеләрне үрнәк итеп куюны60 таләп иткән иде. Димәк, 1972 елгы портрет очеркы үзенең тел вазифасын үтәвендә булды.
Тикшеренүчеләр очеркның тагын бер герен аерып йөртәләр. Ул — проблемалы очерк. Андый төр очерклар бар, алар татар әдәбияты һәм публицистикасында да урын ала баралар. Узган ел очерклар турындагы докладында М. Хәмитов мон-дый төр очеркның барлыгын гомумән шик астына куеп, проблемасыз очерк була алмый дип раслап чыккан иде ’. Әйе, бу фикернең икенче яртысы белән килешергә кирәк. Проблема дигәнне киң мәгънәдә аңлаганда бигрәк тә шулай. Әйтик, боз алдынгы замандашыбыз турында портрет-очерк иҗат итеп, хезмәт ияләрен шул үрнәктә тәрбияләргә омтылабыз икән, димәк, әле аңы белән дә, тәртибе белән дә алар дәрәҗәсенә күтәрелеп җитмәгән, коммунизм тезүченең мораль кодексында бәян ителгән сыйфатларны үзләштерел бетермәгән кешеләр дә бар дигән сүз. һәм гомумән кешенең камилләшү процес-сының чиге юк. Бу проблема түгелмени! Ләкин тормыш һәр вакыт төрле проблемаларны куеп кына тора Аларны бүген хәл итәргә кирәк. Очерк, әдәбият һәм публицистиканың оператив жанры буларак, шул проблеманың әһәмиятен күрсәтергә, җәмәгать фикерен тупларга, аны чишү юлларын ачыкларга тиеш. Проблеманың очеркта куелыш үзенчәлеге шун-да, ул аны кешеләр мөнәсәбәте югарылыгына күтәрә Очеркист нәкъ менә тормыш үзе куйган проблемага мөнәсәбәттә фикерләр, характерлар бәрелешен тотып ала. Проблемалы очеркта публицистика өстенлек итә, әмма бу — сәнгатьлелекме һич тә инкарь итү түгел. Сүз биредә бу ике элементның беркадәр башкачарак нисбәте турында гына бара
Өлгереп җиткән проблемаларны җәмәгатьчелек алдына куюның үрнәге — өлкән азучыларыбыз иҗаты. Бу җәһәттән мин Г. Бөшировның «Исраф», «Тагын берничә сүз», А. Шамоеның «Аккошлар, кире кайтыгыз!», Н. Дәүлинең «Мин янмаеам — син янмасаң» 1 дигән публицистик чыгышларын зур канәгатьләнү белән телгә алам. Г. Бөшировның сакчыллык проблемасына үзенчә якын килгән, нечкә күзәтүләргә бай булган һәм тасыллы гомумиләштерү-ләр ясаган, укучыларда кайнар теләктәшлек тапкан чыгышларына махсус тукталмыйм, чөнки алар публицистиканың мәкалә жанрына керә.
А. Шамоеның атап үтелгән әсәре, минемчә, нәкъ менә проблемалы очеркның матур бер мисалы. Аида Казан тирәсе табигатенең, бигрәк тә атаклы күллә-ренең хәвефле язмышы һәм аларны саклап калу проблемасы куела. Кулына каләм алырдай элек автор
60 Карагыз: В И. Ленин. Әсәрләр 4 басмадан тәрҗемә 28 том. 85—86 битләр.
’ Карагыз: В И. Ленин. Әсәрләрнең тулы җыентыгы. 54 том. 237 бит
• М. Хәмитов Очерк гыйбрәтле булсын ■Казан утлары», 1972 ел. 7 сөм. 170 бит.
мәсьәләне һәр яктан тикшергән, фәнни хезмәтләр өй-рәнгән, кешеләр белән гәпләшкән. А. Ша- мовның чыгышын очерк итә торган элементлар шул: анда бөтен материалны авторның ярсу публицистик фикере бер бетен итеп оештыра Туган як табигатенең гүзәллеген саклау турында кайгыртучы автор, фикер үсешен куәтләндереп җибәрүче кунак образлары, ниһаять, Казан тирәсендәге урманнар, гүзәл күлләр образы, шул күлләрнең яшәеш символы булган аккош образы әсәрне сәнгатьчә бизи. Бу художество элементлары автор фикерләренә иллюстрация генә түгел, алар шул фикерне йөрәк белән аңларга ярдәм итәләр, фикергә хис өстиләр Нәтиҗәдә, табигать һәм кеше мөнәсәбәте җанлы сурәтләрдә эмоциональ буяуларда тоемлы булып алга килеп баса, уйланырга мәҗбүр итә.
Н Дөүли «Мин янмаеам—син янмасаң» исемле очеркында үзенчәлекле формада гражданин Икс белән элекке бәхәсен дәвам иттерә Битарафлыкка каршы аваз күтәргән бу очеркның кызыклы бер ягы шунда, ав-ор әсәрендә җыелма образ тудыра. Рус әдәбиятында бу алым еш кулланыла, әмма татар очерк дөньясында сирәк очрый. Бу тәҗрибә, минемчә, дәаам ителергә лаеклы.
Проблемалы очерк язучыларның иң активларыннан берсе М. Зарипов дияр идем мин, Ул үзе герой итеп алган кешо характерының әйдәп баручы берничә сыйфатын ала да, аларны кискен ситуа-
• Карагыз «Социалистик Татарстан» газетасы. 1971 ел. 30 ноябрь 1972 ел. 4 февраль, 19 август Ьаш 7 «екабрь сам-
цияләр эчендә, катлаулы проблемаларга мөнәсәбәттә гәүдәләндереп бирергә омтыла. Аның публицистик фикере каядыр юл арасына яшеренми, ә Ьәр вакыт ярылып ята, әсәренең бөтен элементларын бер үзәккә туплап үстерә баручы мотив хезмәтен үти. Бу җәһәттән М. Зарипов А. Аграновский, Г. Радов, Ю. Черниченко кебек танылган очеркистларның әйбәт традицияләрен безнең җирлектә уңышлы дәвам иттерә. Авторның «Диссертация» исемле очеркын 1 алыйк. Әсәрнең герое— КПССның Тәтеш райкомы секретаре Ф. Хохлов. Автор, хәзерге җитәкче партия работнигы образын гәүдәләндерергә омтылып, нигездә аның бер сыйфатына — заман сулышы белән яшәп, яңалыкка омтылу, сыйфатына басым ясый. Көндәлек мәшәкатьләргә муеннан чумса да, бу җи-тәкче перспективаны күздән ычкындырмый. Ул авыл хуҗалыгын үстерүдә иң өметле юлны — специаллаштыру һәм концентрацияләү юлын сайлап ала. Беренче уңышлар күзгә күренгәч секретарь, кон-крет тәҗрибәне гомумиләштереп, диссертация яза. Юк, гыйльми дәрәҗә алу аңа үзмаксат түгел. Аның төп теләге — эшләнгән эшнең төгәл фәнни юнәлешләрен билгеләү. Мәсьәләне үзе өчен ачыклау, аларны чишү юлларын билгеләү һәм, ниһаять, алдынгы тәҗрибәне бүтәннәрнең дә казанышына әверелдерү. Авыл хуҗалыгы производствосының нәти- җәлелеген күтәрү юнәлешендә специаллаштыру һәм концентрацияләү өметле юл булса да. ул әле сыналмаган юл. Бу юлда зур каршылыклар, хаталар сагалап тора. Җитмәсә, секретарь еш кына ашыгучанлык, кызу канлылык күрсәтә. Ләкин перспективаны күреп эш итү, фәнгә өмет баглау, яңалыкны тою хисе аны алынган юнәлештән кыю атларга рухландыра. М. Зарипов үз героеның шушы сыйфатын ихлас күңелдән хуплый. Ул аның ялгышларын да белә холкындагы аерым сыйфатларны өнәп бетерми. Әмма ул төп нәрсәдә ге-рое белән фикердәш... М. Зариповның башка очерклары да шуңа охшаш...
Кайбер иптәшләр очерклар бары тормыштагы уңай күренешләрне, алдынгы кешеләрне генә данласын, ә очрый торган кимчелекләр белән фельетон көрәшсен, диләр. Мондый фикер белән килешеп булмый. Әлбәттә, очеркның төп вазифасы — алдынгыны яңаны. коммунистик үсентеләрне раслау, аларның күкрәп үсеп китүенә ярдәм итү Әмме яңалык, алдын-гы караш искелек, торгынлык белән яка- га-яка көрәштә генә үзенә юл яра. Нәкъ менә шундый конфликтлы ситуацияне үзәккә алу аркасында Р. Хисмәтуллинның «Вөҗдан баскычлары» исемле очеркында1 геройларның характер чалымнары психологик тирәнлек белән бик калку итеп ачыла да. Автор бала чактан ук ипинең кадерен белеп валчыгын дә әрәм итмәскә өйрәнеп үскән, 16 ел шахтер булып эшләп, Ленин ордены белән бүләкләнгән, тормышта үзен хуҗа итеп тоючы 1 -Казан утлары» журналы. 1972 ел.
62 сан.
63 «Социалистик Татарстан» газетасы. 1972 ел. 17 май.
64 Карагыз: Гази Кашшаф. Татарстан газеталарында очерклар. Очеркистның осталыгы (рус телендә). Казан. 1970 ел. 3 бит.
бригадир Җ. Халиковны халык мөлкәтенә төкереп караучы X. Борһанов белән «бәрелештерә», дөресрәге, алар арасында булган бәрелешне, беренчесенең мораль яктан җиңеп чыгуын, икенчесенең рухи бан-кротлыкка төшүен сурәтли. Әгәр авторга шушы конфликтны, дәүләт байлыгына кул селтәп караучыга нәфрәт хисен алып ташларга кушсак (ул моңа бармас иде, билгеле), очерктан ни генә калыр иде икән.
Мондый мисалларны күпләп китерергә булыр иде.
Шулай итеп, безнең әдәбиятта һәм пуб-лицистикада проблемалы очерк кыюсыз гына булса да үзенә урын даулый бара. Ләкин проблема кую димәктән, монда да чама хисен югалтырга ярамый. Иң беренче шуны уйларга кирәк: аны кую реальме, аның чираты җиткәнме.
Очеркларның тагын бер төре бар. Ул да булса юльязмалар. Бездә бу төр очеркларның гомере ике гасырдан артык вакыт белән исәпләнә61 62 63 64, һәм ул хәзер дә очерк жанрына төшкән йөкнең шактый өлешен үз җилкәсендә күтәреп бара.
Бу төргә, гадәттә, укучының дөньяга карашын киңәйтеп җибәрә торган кызыклы материал бирү хас. Күрелгән вакыйгалар, күзәтүләр, яңа җирләргә, шәһәрләргә, илләргә сәяхәттән алган тәэсирләр, ул җир- ‘ ләрнең һәм илләрнең социаль, экономик проблемалары, культурасы — юлъязма авторлары өчен гадәттә әнә шулар материал булып хезмәт итә. Бу, әлбәттә, автор бар күргәнен ничек бар шулай теркәп кенә бара дигән сүз түгел. Ул үзенең иҗади максатына ярашлы фактларны һәм күренешләрне генә сайлап ала, алардан
мнгать чаралары ярдәмендә публицистик күзәтүләр һәм гомумиләштерүләр чыгара.
Юлъязмаларның мөмкинлекләре бик зур. Аның «киң күңеллелегеннән» файдаланыл, безнең язучылар һәм журналистлар бик һәйбәт китаплар иҗат иттеләр. Мисалга А. Сәләхетдиновның «Туган ягым — Татарстан», Г. Ахунов һәм М. Зариповның «И кадерле туган як» исемле уңышлы әсәрләрен күрсәтү дә җитә.
Узган елгы юлъязма очеркларның байтагы тугандаш республикаларның бердәм семьяда ирешкән казанышларын, ул уңышларны яулауда тигез хокуклы совет милләтләренең һәм халыкларының бер-берсе- иә эчкерсез ярдәмен күрсәтүгә багышланды Бу бик табигый. Чөнки үткән елны безнең илебез халыклары үз язмышларында хәлиткеч роль уйнаган бөек вакыйга рухы белән яшәделәр. Мондый язмаларның хезмәт ияләрен интернационализм принципларында тәрбия итүдәге урыны әйтеп бетергесез зур.
Узган ел А. Гыйниятуллина безне Урта Азия республикаларының кайнап торган культура тормышы белән таныштырды, аларның татар культурасы белән яшәп килгән һәм киңәя бара торган элемтәләрнең матур сәхифәләрен яңартты '. Р. Иш-морат безне үзе белән бергә Удмуртия җирендә сәяхәт иттерде . М. Әмирханов Украина белән Татарстан элемтәләрен бәян итте ', С. Шакир безне тугандаш Грузия белән таныштырды 65 66, Э. Әдиятулли- на Белоруссиядән узган сугышның җан өшеткеч аеазын ирештерде М. Маликова Тукай эзләреннән йөртел кайтарды' һ. б
Арада уңышлылары, мөгаен, И. Низа- мовның «Язмыштан узмыш бар» һәм «Ак- патыр илендә» ■' исемле юльязмаларыдыр. Автор күршебез Мари республикасындагы үзгәрешләрне сәнгать һәм публицистика чаралары белән гаҗәп кызыклы детальләрдә сурәтли алган Әйтик, ул «Акпа- тыр илендә» дигән юлъязмасында чабатага бәйләнешле бер хикәят китерә. Күрше мари авылыннан Әннә түти үзенең гаиләсе
• «Социалистик Татарстан». 1972. 13 апрель, «Казан утлары» 1972. 3 сан
• «Социалистик Татарстан». 1972. 11 май
•' Шунда ук, 13 июнь. 4 Шунда ук, 30 июль.
«Азат хатын». 1972. 2 сан.
• Шунда ук, 4 сан
’ «Социалистик Татарстан». 1S июнь; «Азат хатын». 12 сан. ясаган чабаталарны базарда сата алмагач (чөнки аңа ихтыяҗ юк), кайтышлый татар танышларына истәлеккә бүләк итә. Күг>» медер еллар узгач, Әннә түти шул чабаталарны эзләп янәдән
* Р. Мостафин Диңгез көндәлеге Казан. 1972.
66 «Социалистик Татарстан». 1972. 29
июль.
шушы авылга килмәсенме. Баксаң, чабатасы белән гомер- гомергә дан тоткан мари авылында яңа ачылган музейга куярга чабата юк! Бик күп нәрсә турында сөйли торган деталь!
Юльязмаларыбызда чит илләр тормышы да гәүдәләнеш таба. Алары да укучыларда интернационализм хисе ’әрбияләүгә булышлык итә. Узган елгы очерклар аша без Дунай Болгариясе Чили, Мисыр кебек илләр белән таныша алдык
Р. Мостафинның «Диңгез көндәлеге»8 укучыларга таныш булмаган океаннар, диңгезләр, илләр турында бай мәгълүматлар алып килде «Муса Җәлил» корабында зур юл үтеп, автор үзе күргән ят җирләрне, илләрне, кешеләрне тасвир итә Оксан-диңгез холкын тасвирлаган урыннар укучыга бик күп белем дә бирә. Р. Мостафинның китабы экзотикадан гыйбарәт түгел. Анда тормышның асылы, яшәү мәгънәсе, әдәбият-сәигатьнең кешенең рухи тормышындагы) урыны турында фәлсәфи уйланулар, торле илләрдә күргән контрастлар һәм аларга авторның актив мөнәсәбәте, совет корабле экипажы әгъзаларының саран, әмма тоемлы штрих-лар белән иҗат ителгән образлары бар.
Чит илләр турындагы очеркларны бер үзенчәлек берләштерә- аларда бөтен дөнья хезмәт ияләренең җирдә беренче социалистик дәүләткә, аның кешеләренә тирән- тен ихтирамы гәүдәләнә. Шуның белен бергә алардп авторларның Советлар Союзы гражданы булулары белән чиксез горурланулары, патриот һәм интернационалист икәнлекләре ярылып ята.
Бу хис Н. Дәүлинең «Бельгия тәрәзәләре» 9 исемле очеркында аеруча көчле гәүдәләнешен тапты Публицистик ялкынны әдәби форма а тору, фактларның мәгънәсен тирәнтен ачу аркасында капиталистик дөньяга көйдергеч нәфрәт Совет Ватанына бетмәс-төкәнмәс мәтәббәт белән сугарылган гаҗәеп шәл очерк туган. Н. Дәүли кулланган төп алым — контрастлар алымы. Контрастлар конкрет мәгънәдә до. күчерелмә мәгънәсендә дә
кулланыла. Әйтик, автор очеркта Бельгиядәге кы-.нлык турында суз алып бара Башта ул конкрет мәгънәсе белән аңлашыла. «Россия кебек киң колачлы илдән килгән кешегә биредә иң элек кысанлык үзен бик нык тойдыра»,— ди автор Әмма бу ил белән танышкач, аның алтын тәрәзәләрен дә. гади тәрәзәләрен дә күргәч, бу кысанлык андагы дәүләт строена барыл тоташа.
Н. Дәүли ике Бельгияне ачык күрә. Әнә алтын тәрәзә хуҗасы хакимлек иткән Бельгия, менә гади тәрәзә хуҗалары Бельгиясе. Автор беренчесенең үз халкына, безнең илгә дошман эшләрен һәр адымда тоеп тора, ә икенче Бельгиянең— хезмәт ияләре Бельгиясенең безнең Ватаныбызга олы хөрмәт белән каравын сизә.
Бу детальләр, фактлар һәммәсе дә бер максатка буйсындырылган: менә ике денья — капитализм дөньясы һәм социализм дөньясы. Менә тегесендә хәлләр шулай, бусында — болай.
Капиталистик тормыш рәвешен шушылай оста фаш итә, ә безнең стройның чын гуманистик асылын калку итеп күрсәтә торган, идеологии яктан үткен булган мондый очерклар һәм язмалар бик кирәк безгә. Идеология көрәшенең алгы сызыгында торырга тиешле иҗат интеллигенциясе бу якалашта үзенең үтемле сүзен җае килгән саен батырып әйтә торырга бурычлы. Сугышчан публицистика — мон-дый очракта иң муафыйк коралларның берсе.
Күзәтүдән күренгәнчә, узган елгы очерк әдәбияты үзенең тематикасы, куйган мәсьәләләре, төрләре белән дә шактый бай булган икән. Төрләрнең байлыгы дигәннән тик бер моментны искәртәсе килә. Соңгы елларда бездә очеркның нәсер дигән бик үзенчәлекле бер төренә игътибар бөтенләй бетте. Мин, мәсәлән, бу төргә кергән әсәрләрдән Н. Дәүлинең «Хәерле көн, дуслар» исемле китабындагы «Мин революцияне күрдем» дигән нәсерен генә күрсәтә алам. Безнең әдәбиятта һәм публицистикада зур урын тоткан, патетика белән лириканы бергә үреп, гаять зур тәэсир көченә ия булган нәсерне яңадан тергезергә һәм үстерергә кирәк. Безнең героик чор очеркның бу төре эчен бик бай материал бирә.
Тематика һәм төрләре ягыннан хәлләр ярыйсы булса да, күп кенә очеркларыбыз- ның әдәби эшләнеше, кызганычка каршы, борчылу тудыра Кимчелекләрнең бер ишесе очерк жанрының төп үзенчәлеген — нәкъ менә сәнгать һәм публицистика алымнарын бергә үрү үзенчәлеген санга сукмау белән бәйләнгән. Берәүләр аны саф художество жанры дип исәпләп, тормыш материалын көчләп әдәбиләштерер-гә керешәләр, ялган психологизмга сугылалар. Нәтиҗәдә, геройларга карата такт югала, ясалма ситуацияләр, уйдырма фактлар килеп керә. Җ. Рәхимовның телгә алынган җыентыгындагы «Ишен
67 Җәмит Рахимов. Якташларым. Казан.
1972. 17 бит.
I Җәмит Рахимов Якташлар 31 бит
1 «Казан утлары» журналы 1972 ел
Иштирәктә тапты» исемле очерк шуның бер мисалы була ала. Рус егете Алексей белән татар кызы Мөзәянә арасындагы мәхәббәтнең көчен сурәтләргә омтылып, автор аларның иң интим хисләренә кагыла, шул хисләрнең нинди хәлләрдә ничек чагылуын тәфсилләп яза. Очеркны укыгач, геройлар өчен уңайсызлану хисе кичерәсең, автор тере кешеләр белән эш итә ләбаса, нигә соң ул аларның изге хислә-рен күргәзмәгә куя, дисең. Болар белән Нәрсә әйтергә тели автор? Кызын руска бирергә теләмәгән Нурдидә түти белән рус егетенә гашыйк булган кызы Мөзәянә арасындагы «конфликтны көчәйтү өченме? Ә бу «конфликт» дигәнең менә ничек чишелә. Нурдидә түти Алешага тормышка чыгарга ризалык бирмәгәч,— ди автор.— «Мөзәянә күзгә күренеп ябыкты, сулды. Күңеле бизәрлек кенә яратмый, күрәсең. Кызның кичерешләре ана өчен дә газапка әверелде Көтмәгәндә чәй янында Нурдидә түти үзе сүз башлады:
— Алай үзеңә ошагач. нишләтәсең? мин риза инде. Юлыгызга ак җәймә, кызым!» 67 Ә бит Мөзәянә сугышта булган кеше, Алеша белән дә аны фронт юллары таныштырган. Ябыгып, сулып торырмы не-мецны үз өнендә кыйнашкан кыз! Публицистика алымнарын санга сукмаска, публицистик фикерне «яшерергә» тырышудан килеп чыккан бәла бу. Автор «Зәңгәр чәчәк» очеркында да геройларның интим хисләренә кагылып, тактсызлык күрсәтә.
Әдәбиләштерергә тырышу аерым эпизодларда гына түгел, хәтта геройларның сөйләмнәрендә дә чагыла. Алда мактап телгә алынган «Эш күрсәткән ирне ил онытмый» исемле очерктан Исмәгыйл ба-байның төп геройга мораленнән бер өзек китерик. Карт яшь малайга хезмәтнең олылыгын аңлатырга тырыша. «...Укырга
форсат юк инан, авылдашларыңа булыш. Колхозда беләгең» күр» эше табылыр Председатель Вагыйэ белән үзем сөйләшәм “Хезмәт тебе хәзинә», дигән борынгылар. Тукай бабай да: «...Иң мөкатдәс нәрсә — эш, эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш» дип әйтеп калдырган ич. Күңел биреп хезмәт итсәң, гамагың да туяр, ес-башың да бетәер, үзең дә кеше булырсың. «Эш күрсәткән ирне ил онытмый» . Бабайлар халкы никадәр генә җор телле булмасын, монда тропларның автор ихтыяры белән берсе •стенә икенчесе өелүе әллә каян күренеп тора.
Р. Хисмәтуллинның «Вөҗдан баскычлары» һәм «Җир уллары» очеркларында да күтәрелгән мәсьәләләрне әдәби чаралар белән ген» чишәргә омтылудан килеп чыккан тактсызлык моментлары байтак очрый.
Безнең очеркларыбызда икенче бер җитешсезлек тә күзгә ташлана Бусы инде авторларның публицистиканы гына «эксплуатацияләргә» тырышулары Бу. минемчә ике төрле сәбәптән килеп чыга. Бер очракта автор үз героеның тормышын ях-шылап ойрәнмәгән, аның күңеленә ачкыч таба алмаган була Менә шунда инде ул коры публицистика җилкәсенә менеп атлана да аны кыйный-кыйный кауларга тотына Икенче очракта авторның алдан уй-лап куйган идеясе була, схемасы була һәм ул җанлы тормыш күренешләрен, кешеләр биографиясен шул схемага кертеп утырта Ике очрактан да бер үк нәтиҗә: әдәби элементлар авторның публицистик фикере белән органик кушылмыйча, аңа гади иллюстрация булып кына кала. Мондый кимчелек Ш Мотыйгуллинның «Яшьтәшләр» исемле очеркында ■' үзен нык сиздерә. Хәтта Б Камалов кебек тәҗрибә- , лс иптәшнең дә очерклары әлеге җи- тешсеэлектән азат түгел. Башкалар турында әйтмим дә инде.
Очеркларыбызда күзгә бәрелеп тора торган еченче зур кимчелек тормыш фактлары белән эш ит» белмәүдән, алардан «сәнгать дәреслегепи сыгып чыгара белмәүдән килеп чыга. Очеркистларыбыэ фактлар сайлауда талымсызлык күрсәтәләр. Бу бигрәк тә әсәрләргә геройларның биографиясен туган кәненнән башлап хәзерге кәненә кадәр «дыңгычлап» тутырырга омтылуда чагыла. Бу тезисны дәлилләү әчем мисаллар китерел торасы да юк. Телгә алынган һәм алынмаган һәр очеркта диярлек шулай.
Очеркларыбызда гадәттә ике-еч буыи кешеләре турында сүз бара. Ә һәр буын вәкилләре биографияләренең бер-берсенә охшаш булмыйча хәле юк. Шуңа күрә дә безнең язмаларыбыз, А Шамов сүзе белән әйткәндә, инкубатор чебешләрен хәтерләтә.
Бездә факт дигән гаҗәеп нәрсәнең тәмен, мәгънәсен тою. аны төрле яклап тикшерү, эчтән яктыртып күрсәтү җитми.
Очерк әдәбиятыбыздагы янә дә бер җитешсезлек — сюжет-комлоэиция корылышындагы штамплар. Әйтик. М. Насый- буллинның «Прокурор» исемле очеркы герое җинаятьченең эзенә төшү максаты белән машинада күрше авылга китеп бара һәм узган гомерен бетен ваклыклары белән искә төшерә И Ниэамовның герое Зоборҗот больницада ята, ул да автобиографиясен күздән уздыра Д Зе- бәерованың Нурҗамалы җыелышта утыра, ул да үткәндәге татлы истәлекләргә чумган... Күрәсез, шомарып беткән әлеге кармакка тәҗрибәле очеркистлар да килеп эләгәләр. Шушы алымның еш кабатлануы шулай ук очеркларны бер-берсенә охшаш итә Бу алымның тагын бер куркынычы бар. Укучыда сорау туа: нишләп соң әле геройлар нәкъ менә машинада барганда больницада якн җыелышта узганнарга сәя-хәт ясыйлар, авторлар моны каян белгәннәр? Шуннан инде очеркистларның ихласлыгына. хакыйкатькә тугрылыгына да шик кузгала башлый. Ә бит очеркистның мондый штамплардан котылу мөмкинлекләре бик куп. Әйтик, вакыйгаларның логик агышы, характерларның логик үстерелеше эзеннән фараз кылырга була. Әйтик, ассоциацияләр алымын кулланырга мемкии. Әйтик... Хәер, иҗат кешеләренә рецептлар тәкъдим итү җитди шәгыль түгел.
Бишенче кимчелек. Геройлар, авторлар ихтыяры белән, типик булмаган хәлләргә эләгәләр X Хәйруллинның «Хуҗида үскән батыр» очеркындагы Д Әхмәтое артта калган колхозга председатель ител сайлана Автор язганча, бу хуҗалыктагы тер- тилссэлекләр санал чыккысыэ. Тотына председатель шуларны бетерергә һем бик җиңел генә берүзе гаять зур эшне башкарып та чыга: колхоз эре адымнар белән үргә күтәрелә башлый. Чынында шулаймы
соң? Юк, әлбәттә. Колхозларның күтәрелешендә булдыклы җитәкчеләрнең роле зур. билгеле. Әмма хәлиткеч сәбәпләр җитәкчегә генә бәйләнмәгән. Авыл хуҗалыгын алга җибәрү юнәлешендә партия күргән чаралар, урындагы партия оешмаларының күпьяклы оештыру һәм тәрбия эше, авыл хезмәтчәннәренең инициативасы үсү һ. б.— болар барысы да бик әһәмиятле моментлар ич.
Каршылыкларны шомартып күрсәтү, геройның сикәлтәле юлларына күз йому бүтән очеркларга да хас. Бу хакта бер җыелышта Фатих ага Хөсни дә борчылып сөйләгән иде. Аның фикерләрен куәтләмәү мөмкин түгел.
Боларга өстәп психологик характеристи-каларның берьяклы булуы, тел-стиль җәһәтеннән бик куп кимчелекләр турында сөйләргә булыр иде.
Мин аңлы рәвештә җитсшсезлекләр уңаеннан очерк өлкәсендә шактый тәҗрибә туплаган авторларның әсәрләреннән мисаллар китердем. Бу жанрда беренче адымнарын ясаучы иптәшләрнең язмаларында мондый төрдәге һәм башка җитеи сезлекләр, штамплар тагын да күбрә Димәк, әдәби осталыкны чарлау, кәмит ләштерү җәһәтеннән бик күп эшлисебс бар.
Әлбәттә, бер ел эчендә иҗат ителгв әсәрләрне генә күздән кичереп, бете бер жанрның үсеш тенденцияләре турьи- да нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерүләр ясау бик кыен. Моның өчен зуррак аран! алырга кирәк. Шушы уңайдан гомумән д татар очеркының тарихын, үсеш юлларь»- бүгенге торышын, күренекле язучылары бызның һәм журналистларыбызның очер| иҗатын өйрәнү зарурлыгы алга килеп баса Бу — әдәбият һәм журналистика галимнәренең уртак бурычы. Әйтергә кирәк, ит- зур өлешне, әлбәттә, университетның жур налистика кафедрасы коллективы кертерп тиеш. Бездә ике йөз елдан артык тарихы булган бу жанрның теориясе, тарихы, бүгенге торышы турында төпле хезмәтләрнең булмавы нормаль хәл түгел. Бу яшь очеркистлар тәрбияләүдә дә тискәре чагыла.