Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

БЕРЕНЧЕ ЗУР СӘЯХӘТ


16. Тарихи Метех замогы
Горький томнарын актарам... Менә
ормыш һәм сәнгать. Кичә һәм бүген. Тарих һәм заман. Аларның тормышта һәм сәнгатьтә чагылышы, тоткан урыны— Тарихи урыннар, тарихи биналар.. Шәһәрнең үзендә дә алар аз түгел икән. Шулай карап-күзәтеп йөри торгач, безнең игътибарны бик борынгы корылмаларның берсе булган Метех замогы аеруча җәлеп итте. Ул шәһәр читендәрәк, Кура елгасы ярында биектә, үзенә күрә бер карлыгач оясыдай, асылынып тора сыман. Ләкин ул заманында алай шигьри түгел, ә шомлы бина булган. Төрмә булган ул. һәм анда Максим Горький ябылып тотылган. Ничек, кайчан, нәрсә өчен?
Павловна Пешковага шушы төрмәдән язган хатлары...
аның 1898 елның май аенда хатыны Екатерина
«... Тифлиска мин өченче көн килдем, ә бүген нинди көн икәнен белмим. Төнлә сәгать 2 дә килеп җиттек һәм шунда ук мине Метех яки Метэх дип атала торган төрмә замогына озаттылар. Ул Кура елгасы ярында биек кыяда урнашкан. Шунда китереп камерага яптылар һәм мин бер тәүлек буе диярлек өзлексез йоклаганмын, чөнки хәрби-грузин юлы буйлап килгәндә, гәрчә бик йончыган булсам да, йоклый алмаган идем,— искиткеч матур бит ул юл!.. Минем камера зур, буйга 10, аркылыга 7 адым, ике тәрәзәсе бар. аннан шәһәргә матур күренеш ачыла. Шәһәрнең төрмә каршындагы бу азиат өлеше текә тау өстендә таркалып утырган, анда тормыш та, гомуми күренеш тә үзенә бер төрле оригиналь. Мин тәрәзә аша карыйм һәм елга аръягындагы тире иләүчеләрнең ничек эшләвен, елгадан җәтмә белән балык тотуларны, бер бәләкәй кызчыкның көнне ничек үткәрүен һ. б. күзәтәм...
Кайчак улым Максимны кулыма алып түшәмгә хәтле чөясем килә. ... Ул ни хәлдә? Нинди дә булса берәр яңа сүз әйтмиме? Исән-саумы? Зинһар, аның туклану ягын әйбәт кара...
Дәвамы. Башы 3, 5, 6 саннарда.
— Авыр вакытыбызда безне ташлап китмәгәне эчен няняга миннән рәхмәт әйт. Дачага чыгарга булгансыз
икән, моны мин хуп күрәм. синең ечен, Максим эчен бик шатмыи... «Северный вестник»тан акча алырга тырыш,
моңа булышлык итүне Поссе- дан үтен... Кошчыклар ничек яши? Аларны әле җибәрмәгән булсаң, очырып җибәр
үзләрен иреккә. Читлек эчендә утыруның ничаклы уңайсыз икәнен мин хәзер аңлыйм инде һәм гумаилы буласым
килә. Үзең тыныч бул, бәхетсезлекләргә күнегер- ♦ гә кирәк сиңа, алар алда аз булмаслар әле. Тик бер нәрсәнең
дә мәңге түгеллеген исеңнән чыгарма, барысы да үтеп китәр. Үзеңне нык тот!»
Ул елны Горький, хатыны һәм улы белән. Нижний Новгородта яши. Ике том «Очерклар һәм хикәяләр»
авторы була инде ул. «Фома Гордеев» повестен язарга и керешкән чагы була. о.
Нәкъ шул вакытларны Тифлиста Федор Афанасьев группасы кулга алына һәм п аның белән бәйләнештә
булган Алексей Максимовичны да кулга алып Тифлиска китерәләр. Аны да социал -демократ группалары белән
бәйләнештә, эшчеләр ара- £ сында пропаганда алып бару, социаль идеяләр, прокламацияләр таратуда гаеплиләр
g Ләкин жандармерия идарәсе никадәр тырышса да, допрослар алу нәтиҗәсендә, g мондый гаепләрне раслаучы
дәлилләр таба алмый һәм Горькийны азат итәргә мәҗбүр була, тик аны барыбер политик шикле, ышанычсыз
кешеләр исемлегенә ♦ кертеп, шәһәрдән куа һәм ул кайда гына булмасын, аны полициянең махсус күзәтүе ы
астында яшәтә... с-
Ләкин Горький белән грузин халкы арасындагы дуслык җепләрен патша хекүмәте үзенең шундый кыргый
чаралары белән дә барыбер езә алмый Шуннан соң да Ң Алексей Максимович, инде атаклы зур язучы, Грузиягә.
Тифлиска берничә тапкыр “ килә. Әле узган ел гына (1928) биредә булган бит ул. Грузин иптәшләр аның турында,
п аның белән очрашулар турында рухланып-дулкынланыл сәйлиләр һәм без дә менә — хәзер Тифлис
урамнарында аның әле суынып та елгермәгән эзләреннән атлап йери- < без сыман хис итәбез. u
17. Мунча керәбез
Казаннан чыкканга ике атнадан артык вакыт үтеп тә киткән икән Тбилисида булу срогыбыз да тулган.
Инде сәяхәтне маршрут буенча алга таба дәвам иттерергә кирәк иде. Шунда кайсыбыздыр мунча кереп алу
кирәклеге турында сүз кузгатты. Моны барыбыз да мәгькуль күрдек Бу турыда сорашырга да әлгерә алмадык
— грузин дуслар үзләре безгә шәһәрнең мәшһүр мунчасына керми китүнең «җинаять» икәнен аңлаттылар.
Тбилиси мунчасын күрмәгән кеше үзен Тбилисида булдым дип әйтә алмый, диделәр.
һәм менә без шул мунчада.
Әйе. чыннан да. терпе яктан мәшһүр икән бу мунча һәм аны күрми анда булмый китеп барсак бик үкенечле
буласы икән Әллә ни зур булмаган бу мунча шәһәр кырыендарак бер тауга терәтелеп эшләнгән. Аның су җылыту
бүлеге ботенләй юк, һәм моның кирәге дә юк икән. Чәнки җылы су тау чишмәсеннән турыдан-туры мунчага үзе
агып керә икән Гади су да түгел, ә күкертле су. шифалы су! LXIX Без краннардан оэлексез агып торган шул
яшькелт тестәге суда шапор-шолыр юынабыз һәм... безне юындыралар да. Мунчада махсус юындыручылар бар.
Монда булган һәрбер кеше алар кулы аркылы үтә.
Әле дә бик яхшы хәтерлим: чиратым җиткәч, мәһабәт гәүдәле грузин, мине йәэ түбән сузып яткырды да
сабын күбеге белен күмеп ташлады һәм әстемә менеп, кул лары белән иңбашларыма ябышып, аяклары белән
аркамда шундый массаж ясал бии башлады — сәякләр шатыр-шытыр килде авыртса да чыдыйм. сер бирмим,
шулай кирәктер инде дим. ченки башка иптәшләрне нәкъ шулай «эшкәрткәнен» үз
LXIX Шәһәрнең исеме Тбилиси дә мондагы шундый күкертле җылы су чыганакларын нан килә икән Тбили
— грузинча җылы дигән сүз.
күзләрем белән күреп торган идем бит.. Мине шулай байтак •’азаплагач», аяк -кулла- рымнан тотып күтәреп, аска
чөеп җибәрмәсенме! Мин идән уртасындагы бассейнга — бултых! — барып төштем Бассейнга күкертле кайнар
су бер яктан тула тора, икенче яктан агып китә тора. Тирән түгел, батмадым. Шуннан коенып чыккач, үземне
яңадан тугандай хис иттем.
Кайтышлый, бер-беребезне бүлә-бүлә, юл буе гел шул хикмәтле мунча турында сөйләштек.
Бик тарихи мунча икән бу. Моннан 200 еллар ук элек төзелгән икән. Борын- борыннан шәһәргә килгән
һәрбер кунак бу мунчада булмый калмый, хәтта, махсус рәвештә, чит илләрдән дә килүчеләр була икән.
Болары төрле туристлардыр инде. Атаклы кешеләрнең булуын аеруча искә алып сөйлиләр...
18. Кара диңгез буенда
...Бик тә кызыксынып, тирә-якны күзәтеп атлап барабыз. Монда безнең өчен гадәти булмаган
күренешләр һәркайда күзләрнең явын алырлык матур каштан, бамбук, эвк алипт, пальма агачлары... Әллә
кайда түгел, ә шәһәр эчендәге бакчаларда, урамнарда, тротуар буйларында...
Бу—Батум. Без хәзер шунда килеп төштек. Грузия составына керә торгач Аҗарстан автономияле
республикасының башкаласы Кара диңгез буенда ул. Батум — илебезнең бу диңгездәге иң зур
портларыннан берсе.
Бу инде кояшлы Грузия җиренең соңгы өлеше. Моннан без, алдан билгеләнгән маршрут буенча,
теплоходка утырып. Кырымга юл тотачакбыз.
Якын дустыбыз булып әверелгән грузин әдибе Бесо Жгенти һәм тагын бер иптәш (и сем-фамилиясен
хәтерләмим) безне Тифлистан Батумга кадәр озата килде ләр. Теплоходка утыртып җибәргәнгә кадәр алар
монда безнең белән бергә булдылар. бергә йөрделәр, сөйләделәр, таныштырдылар, аңлаттылар...
Аҗарлар — шул ук грузиннар икән, әдәбияты да грузинча, телләре дә грузин теленең бер шивәсе Алар,
христиан динендә булган төп грузиннардан аермалы буларак, мөселман грузиннар икән. Мондый хәл алар
кичергән катлаулы ерак тарихтан килә. Аҗарстан — Төркия белән чиктәш. Табигый байлыклары,
стратегик уңай позициясе белән күпләрне кызыктырган Грузиянең бу өлешенә дошманнар тынгылык
бирмәгәннәр. Моннан күп гасырлар элек үк Төркия хакимдарлары бу җирләргә әллә ничә тапкыр басып
кергәннәр, талаганнар. Грузия белән ике арада шундый сугышлар еш кына булып торган. Тик унсигезенче
гасырда гына төрекләр бу тирәләрдә беркадәр озак вакытка ныгып кала алганнар һәм җирле халыкны
изгәннәр, җирләрен тартып алганнар һәм шундый закон чыгарганнар алар: фәкать төрек армиясендә
хезмәт иткән кешеләр генә җир биләргә хаклы була, ә армиягә мөселман динендәгеләр генә алына. Шулай
итеп, төп Грузия җиренә качып китә алмагач грузиннарның бер өлеше мөселман динен кабул итәргә мәҗбүр
булган. Әмма алар үз туган илләре белән яңадан кушылуга өметләрен өзмәгәннәр, көрәшне дәвам
иттергәннәр.
1877—78 еллардагы Россия-Төркия сугышы вакытында аларның русларга теләктәш булулары,
азатлык өчен көрәшүләре тагын да көчәеп китә һәм нәтиҗәдә Грузиягә яңадан кушылу белән төгәлләнә.
Октябрь революциясе елларында бу җирләр, бу халык тагын зур сынаулар ү тәләр, аны әле төрекләр,
әле англичаннар. әле аларның ялчылары сатлык меньше виклар басып алалар. Әмма тарих тәгәрмәчен
кирегә борырга беркемнең дә көче җитми, аҗар халкы, грузин һәм барлык совет халыклары белән берлектә,
Ленин партиясе җитәкчелегендә, тышкы һәм эчке дошманнарга каршы авыр көрәшләрдән соң тулы
азатлыкка ирешәләр, үзләренең автономияле республикаларын төзеп, елдан- ел алга атлый торган совет
халкының аерылмас бер өлеше буларак, социализм тезүдә актив катнашалар. Революциягә кадәр
халыкның нибары 7 проценты гына укый-яза белгән булса, хәзер Аҗарстанда укый-яза белмәүче бер кеше
дә юк.
Ажарстаи нефть эшкәртү, машина төзелеше заводлары, җиңел һәм азык-төлек промышленносте белән дә
дан тота икән. Үзенең колхоз-совхоз кырларында махсус плантацияләрендә иң югары сыйфатлы чәй. лимон,
апельсин, мандарин, каштан, хөрмә, чикләвек кебек кыйммәтле җимешләр үстерү-җитештерү буенча да илебездә
беренче урында тора ул.
Боларның барысына да өстәп мондагы табигать байлыгын, һавасының гаҗәеп ф җылы, саф булуын да
искәртеп үтәсем килә. Батум районы—Кавказның Кара диңгез буйларындагы иң җылы урыны икән! J
Батум тагын үзенең мәшһүр ботаник бакчасы белән бөтен дөньяга танылган Безне шунда алып бардылар
Шәһәрдән 9 километрда гына зур бер районны биләп u торган бу гаҗәеп табигать дөньясы бездә онытылмаслык
тәэсир калдырды Аны •_ 1912 елда А Краснов дигән энтузиаст ботаник һәм географ оештырган икән Җир *
шарының барлык почмакларында нинди генә агачлар, үсемлекләр бар — аларның ц барысын да биредә күрергә
мемкин.
Совет чорында бу бакчага аеруча зур әһәмият бирелә башлаган, аның фәнни- а практик кыйммәте тагын
да арткан. СССР Совнаркомының 1925 елгы 30 июль карары й нигезендә, бу ботаник бакча Кара диңгезнең
Кавказ ярларында субтропик культураларны киң күләмдә җәелдерү-үстерү буенча илебезнең төп фәнни
учреждениесе ♦ итеп танылган. Бакча директоры иптәш Бачаришвили безне бакчаның төрле геогра- ы фик
бүлекләре буйлап йөртеп чыкты, алар турында тулы мәгълүматлар бирергә =: тырышты: Европа, Азия, Африка,
Көньяк Америка... Япония, Австралия. Кытай— Алар- дан китереп биредә үстерслгән-үрчетелгән агачлар,
үсемлекләр Әйтеп, сөйләп бете- ej рерлек түгел. Көн шактый эссе булуга карамастан, йөрдек тә йөрдек
Хуҗаларыбыз = махсус фотограф та ияртеп чыкканнар икән. Бакчадагы сәяхәт тәмамлангач, шунда п рәсемгә дә
төшереп алдылар
Шул ботаник бакчага тоташып диярлек. Чаква дип йөртелә торган бик зур чәй плантацияләре сузылып
киткән. Анда да булдык Чәй җыю вакыты иде Шул яңа u уңыш чәеннән (махсус лапасларда киптерелгән
яфракларыннан пешерелгәненнән) авыз да иттерделәр Әле тиешенчә эшкәртелмәгән бу яшь чәй эчемлеге бик
гайрәтле, әчкелтем иде Хәтта чәйне бик яратучы Сәйдәшкә дә ошамады. Чөнки бу хәлеңдә еле ул куллануга
җибәрелми дә икән. Аның әле куп кенә катлаулы эшкәртү процесслары үтәсе бар икән.
19. «Крымт теплоходында—Кырымга!
Kapa диңгез дулкыннарын ярып йөрүче бик мәһабәт тә. бик матур да «Крым» теплоходы актыккы гудогын
бирде. Беэ барыбыз да палубага тупландык Менә тепло ходтан причалга эур озын баскыч булып төшкән траплар
да алынды, беилеп торган арканнар да җыйналды. Алар урынына, озатып калучы меңнәрчә күзләр белен, китеп
баручы меңнәрчә күзләр арасында меңнәрчә җепләр сузылды.
Механизмнары хәрәкәткә килгәч, теплоход чак сизелерлек булып бер урында дерелдәп торды да причалдан
аерыла башлады Күзләр арасындагы җепләр резин булып тартылдылар-сузылдылар Озатучылар арасында
елмаеп, кул болгап торган ак күлмәкле Бесо Жгентига куллар, яулыклар болгадык
Теплоход белән причал арасы ерагайганнан-ерагая барды. Бераздан соң теплоходыбыз кинәт текә
борылыш ясады һәм — күзләр арасындагы җепләр өзелде Озак та үтмәде, без диңгез уртасына кереп киттек.
Причал да. шәһер дә. ярлар да күздән югалды.
Шулай итеп. Кара диңгез, күэ-ачып йомганчы дигәндәй, безне бөтенләе белен үз кочагына алды да куйды
Хәзер инде бетен дөнья без һәм шул диңгездән генә торгандай булып калды Бу, Каспии кебек күл-диңгез түгел
шул инде, е чын диңгез! Ул Босфор. Дардаиел бугазлары аша Мәрмәр диңгезе, Урта диңгез белән тоташа. • аннан
— океаннарга! Шулай итеп. Кара диңгездәге безнең портлар бетен дөнья белән
бәйләнеш тоталар: безнең кораблар дөньяның теләсә нинди портларында булалар, һәм шулай ук безнең
портларда да төрле илләр корабларын күрергә мөмкин. Тирәнлеге дә ярыйсы гына икән, бу диңгезнең уртача
тирәнлеге 1271 метр, ә кайбер урыннары ике мең метрдан да артып китә икән. Каспий белән чагыштырырлык
түгел.
Төрле балыкларга, җәнлекләргә бай диңгез. Белуга, осетр, сельдь, севрюга, кефель, шпрот, ставрида .
балыкларның исемнәрен санап бетерерлек түгел—180 төрле балык бар диләр. Теплоход ашханәсендә безне
аларның кайберләре белән сыйладылар да. Бу диңгездә дельфиннар, акулалар да күп диләр. Аннары диңгез
эте, диңгез аты, диңгез мәчесе, диңгез энәсе...
„ Каспийдагы көчле чайкалулар искә төшә төшүен, әмма без монда үзебезне ничектер тыныч тотабыз.
Бер дә чайкатмый бит. Диңгез тын. Хәер, тын дигәч тә, чагыштырмача гына шулай ул. Диңгез диңгез инде,
гади елга яки күл түгел, бернинди җил-давыл булмаганда, һава тып-тын булганда да ул үзенчә гел селкенеп-
дулкынла- нып. мәһабәт күкрәге белән сулу алып тора сыман Әмма диңгез өчен моны тын дияргә мөмкин.
Ләкин һәр вакыт алай түгел икән. Көз, кыш көннәрендә монда да көчле штормнар була, диләр.
Менә без салонга җыелып утырганбыз. Матур, пөхтә, уңай монда. Үзеңне диңгездә, диңгез корабында
түгел, ә Иделдә. Идел пароходында сыман хис итәсең. Ниндидер оеткыч тынлык димме, үзенә күрә бер
рәхәтлек хисләре һәркайсыбыэның диярлек йөзенә бәреп чыккан.
Әнә, зур. йомшак урындыкка Такташ җәелеп утырган. Тормышка, кешеләргә гашыйк сөекле
шагыйребез. Ул бик шат күренә, елмая, янындагы Кәрим агайдан нәрсәдер сөйләвен үтенә. «Я инде, берәр
әкият сөйләп җибәр әле", ди. Кәрим агайның оста әкиятче икәнлеге турында ишеткәнем бар иде. Ләкин бу
юлы ул үзенең андый сәләтен бер дә күрсәтмәде, дисәм, ихтимал, ялгышырмын. Чөнки юлда гел бергә була
алмыйбыз бит. Шәһәрләрдә төрле номерларда, ә поезд-пароходларда төрле купе-каюталарда урнашабыз.
Ихтимал, буш вакытларда ул үзе белән бергә урнашканнарга сөйләштергәләгәндер дә. Ә менә хәзер ул.
Такташның бик ялынып соравына да карамастан, дәшмәде. Гадәтенчә, бер урында утыра алмыйча, арлы-
бирле йөреп торган Гомәр Галинең, көлеп-шаярып. син, Һади. Кәрим бай янында алай сырпаланма, үзеңә
күбрәк өлеш чыгар дип тә өмет итмә, дигәч, барыбыз да кө леп җибәрдек. Бу минутта үзалдына нәрсәдер
уйланып утырган Кәрим агай үзе дә кинәт кычкырып бер көлеп алды.
Кәрим Тинчуринны шулай, шаяртып, «Кәрим бай» дип йөртүнең үзенә күрә бер нигезе дә бар иде бугай
Юлга чыкканда Татарстан хөкүмәте безгә зур гына сумма акча биргән иде (тәгаен күпме икәнен
хәтерләмим). Казначей итеп Кәрим агай Тинчурин билгеләнгән иде. Шулай итеп, барлык гомуми байлык
аның кулында саклана иде һәм ул. төрле гомуми чыгымнардан тыш, исемлек буенча, әледән-әле безгә
расходка дип акча өләшеп тора иде. Үткен сүзле Гомәр Гали оңа, шулай шаяртып, «Кәрим бай» кушаматын
таккан иде—
Гаҗәеп әйбәт, йомшак, җылы җанлы кеше иде ул Кәрим агай. Үзе дә шаянрак холыклы булганга,
бернәрсәгә үпкәләмәс, шаяртуга шаярту белән җавап бирер, олы димәс, кече димәс, барысы белән уртак сүз
табар, бик тиз аңлашыр, дуслашыр...
Берәр сүз башлаганда аның «җәмәгать» дип мөрәҗәгать итүе истә калган. Безгә акча өләшергә
тотынганда да ул, авызын-күзләрен зур ачып, уенын-чынын бергә кушыл: «Беләсезме, җәмәгать, казначи
дигәч тә миндә әндри казнасы юк, хөкүмәт акчасы бу, алай бик җәелеп китмәгез, акчаны да, нәфесегезне до
кысыбрак тотыгыз, безнең сәфәр бик озын бит, шуны истән чыгармагыз, җәмәгать», диебрәк көлеп- елмаеп
сөйләнә-сөйләнә эшли торган иде ул моны.
Бу сәяхәткә кадәр миңа Кәрим агай белән бер дә алай якын аралашырга туры килмәгән иде. Кая инде
ул! Татар театр сәнгатен үстерүдә зур урын тоткан режиссер да, артист та һәм бигрәк тә «Җилкәнсезләр»,
«Зәңгәр шәл», «Беренче чәчәкләр», «Ил», «Казан сөлгесе», «Алар өчәү иде» кебек драма әсәрләренең авторы
да булган, даны бөтен татар дөньясына таралган зур талант иясе һәм... әле беренче хикәячеклә ре генә
басыла башлаган безнең ише әдәбият чебешләре. Әнә нинди аерма, әнә нинди ара ераклыгы Шул ук
сүзләрне Такташ, Нигъмәти, Камал, Сәйдәшләр турында да әйтә алам. Ә юл безне якынлаштырды.
Шундый олы җанлы олы кешеләр белән
зур сәяхәттә булуым миндә онытылмаслык зур тәэсир калдырды. Бу очракта Кәрим агай турында бер-ике сүз.
Аның яшьләргә карата ягымлылыгын, каигыртучанлык сыйфатларын адым саен сизә идем мин. Җитди
очрашуларда да. уен-келке арасында да. әгәр әдәбият-сәнгать турында сүз бара икән, яңа гына күтәрелеп килә
торган яшь көчләрне телгә алмый калмый торган иде ул. Куп кырлы талантының ничек ялтыравын гел күрә-
ишетә килеп, мин аңа сокланып туймадым. Сүзгә осталыгы тапкырлыгы ♦ мимикага байлыгы аның зур артист
икәнлеген күрсәтеп тора иде. Ә инде көн саен. __ сәгать саен үзгәреп-алмашынып торган манзараларның,
вакыйгаларның, тормыш күре- * иешләренең, төрле кешеләр белән очрашуларның, сөйләшүләрнең, бәхәсләрнең
төп § асылын бик тиз төшенүеннән, аларга дөрес бәя бирә белүеннән һәм, уңае килгәндә. ° шулар турында искә
алып сөйләвеннән аның сизгер әдип, философ, психолог икән- д, леге бик ачык сизелә иде. Бай тормыш тәҗрибәсе
туплаган, бөтен тормышын, белемен л сәләтен, талантын халыкка хезмәт итүгә багышлаган зур художник иде
ул. а
.. Урта буйлы, нечкә, ябыграк бәдәнле журналист Закир Гали генә ничектер J уйланыбрак калган, гомуми
әңгәмә-бәхәс, шаяруларга катнашмый. Ул салон урта- g сындагы зур өстәл кырыендарак утырган да, түшәмгә
карап, нәрсә турындадыр һаман “ уйлана, маңгаен җыерган, күз кабаклары салынган, чырае ачулы сыман,
әйтерсең ул менә теплоход салонында түгел, ә -Кызыл Татарстан- редакциясендәге үзенең каби- ♦ нетында
утырган да кытай хунхузларын сүгеп, зәһәрле бер мәкалә яза. Шулай булуы ы да мөмкин. Чөнки ул елларда да
Кытай ягыннан безгә каршы провокацияләр булга- Ч лый иде (ләкин ул чакта Чан-кай-ши Кытае иде ул).
Палубага чыктым. Тирә-якны күзәтәм. Алда да. артта да, уңда да, сулда да ЕХ фәкать су гына. Өстән ачык
күк гөмбәзе белән капланып алынган шушы су дәрья- = сында без гүя бөтен галәмдә шул теплоходыбыз белән
япа-ялгыз булып калганбыз, п Бернинди хәрәкәтсез тик бер урында җай гына чайкалып торабызсыман тәэсир
дә = калдыра. <
Шулай »бер урында чайкала торгач», менә Ялтага да килеп җиттек. Безнең u маршрут — Ялтадан
Симферопольгә, Кырымның башкаласына. Ләкин шуңа кадәр — монда дәваланып ягучы Галимҗан ага
Ибраһимоя белән очрашу! Димәк, башта кайда, ничек урнашу ягын карарга кирәк Монысы да артык кыенлык
тудырмады — Артем Багратовичның Ялтада туктап ял итәргә дигән язуы бар бит бездә Туп-туры Гаспра
санаторийсына киттек Ялта белән янәшә генә ул. 10—15 километр ара. Автобуслар йөреп тора.
Башлыгыбыз Галимҗан Нигьмәти, санаторий хезмәткәрләреннән берсен очратып, әлеге язуны аңа
күрсәтте. Төге тәмам аптырап калды- бер-ике кешене бер-ике көнгә түгел, ә унсигез кешене атна-ун көнгә кайда,
ничек урнаштырырга! Мөмкин була торган эш түгел бу.
Санаторий башлыгын эзләп киттеләр. Без. беркадәр пошаманга төшеп, көтеп калдык. Санаторий
директоры, баш врачны ияртеп, бик тиз килеп җитте. Озын буйлы, чандыр гәүдәле, урта яшьләрдәге бор кеше
иде ул. Башта кырыс кына булып күренде ул безгә. Ләкин Халатовның язуын күрү белән секунд эчендә үзгәрде.
«Гафу итегез, дуслар, була, була ул» дип шунда ук кирәкле чараларны күрә башлады. Безне бик тиз арада аерым
бер флигельгә урнаштырдылар, кайда ашханә, кайда врачлар кабинетлары, кайда тсгесе-монысы — барысын да
күрсәттеләр Халатовның никадәр зур авторитет болән файдаланучы олы кеше икәнлеген шунда без тагын бер
мәртәбә күрә алдык.
20. Кырым. Галимҗан Ибраһимов
Галимҗан ага Ибраһимов белән очрашу гомер буе онытылмаслык зур вакыйга булып истә калган. Без
аның квартирасында булдык. Аның җылы кулын кыстык. Үткен күзләренә карап, акыллы сүзләрен тыңладык.
Ишегалдындагы кечерәк бакчада җыелышып утырдык Бергәләп рәсемгә дә төштек
Галимҗан Ибраһимов әдәбиятыбызның тере классигы. Татар культурасының барлык тармакларына
диярлек үзенең бик яхшы зур йогынтысын ясал килүче зур галим.
12 «К У.» М 7. 177
зур стажлы коммунист... Аның янында ук булу, аның белән янәшә диярлек утыру, сөйләшү мине дулкынландыра
да. нык кына каушата да.
Минем аны Казанда чакта ук күргәләгәнем бар иде Читтән генә, ерактан гына, сокланып кына Ә бер
тапкыр хәтта аңа бер үтенеч белән дә мөрәҗәгать итәргә ничектер кыюлыгым җиткән иде. Хәлем шундый
булган, күрәсең 1926 елның көзендә Казанга килеп төшүемнең беренче көннә ре Шуңа кадәр Свердловскида
газета редакциясендә эшли идем. Газета ябылгач, күптәнге хыялым булган Казанга килеп чыктым. Әмма монда
да газета-җурналлар тирәсендә эшкә урнашу мөмкин булмады, һәркай- да кыскартулар бара икән. Шулай
көннәр, атналар үтә. кесә саега. Инде теләсә нинди эшкә керергә риза. Кагылмаган учреждение, предприятие
калмады диярлек Хезмәт биржасына да язылдым. Шундый учреждение дә бар иде ул елларда Шунда миңа,
Галимҗан Ибраһимовка мөрәҗәгать итеп карарга кирәк, дигән уй кайда һәм ничек килеп кергәндер — бу
сорауга моңа кадәр үзем дә җавап бирә алмыйм. Ул чагында, әдәбият-мәдәният өлкәләрендә барын да хәл итә
белүче иң зур кеше ул, дигән фикердә булуымнан килгәндер, ихтимал...
Шулай да аның эшли торган урынына, Наркомпроска. Гыйльми үзәккә барып, кабинетына ук керергә
кыюлыгым җитмәде. Мин коридорга чыкканын көтеп торып, шунда очратып сөйләштем. Болай, сөйләштем,
дию бик зурайтып әйтү булыр инде ул. Кинәт каушап калып, әллә ни өмет тә итмичә, тотлыга-тотлыга ике-әч
сүз белән генә хәлемне аңлатып бирдем дә нинди дә булса эшкә урнашырга ярдәм итүен үтендем. Ә ул
көтелмәгәнчә игьтибарлы булып чыкты. Кузгалып китәргә ашыкмады Син яшь бит әле. эшләргә өлгерерсең,
башта укырга кирәк, диде. Мин ык-мык иттем. Ни дияргә дә белмәдем. Моңа кадәр дә уку өлкәсендә гел
уңышсызлыкларга очравым, Свердловскида чакта да шундый бәхетсезлекләргә очрап, редакциягә эшләргә
күчүем һәм "каләм тибрәтү» авыруы белән шактый чирләвем — бары да секунд эчендә башымнан үтеп киттеләр.
Аннары бу уку елына инде соңга калуым да бар иде бит...
Ахырда ул миңа РТЯга мөрәҗәгать итеп карарга киңәш бирде. Бу беренче ишеткән сүзем — татар телен
гамәлгә ашыру комиссиясе дигән оешма икән. Шунда бардым. Алар мине ТатЦИК аппаратына эшкә
урнаштырдылар.
Шул очрашудан соң озак та үтмәде, ул, каты авырып, озак вакытка Кырымга дәваланырга китте.
һәм менә без хәэер аның янында Кырымда.
Мине ул исенә төшереп танып алдымы-юкмы, әйтә алмыйм, әмма мин аны беренче мәлдә ничектер таный
алмый тордым диярлек. Ул минем күз алдымда озын, төз буйлы, кыю атлап йөрүче, әйбәт, пөхтә костюм
өстеннән җилән сыман җиңел пальто, башына эшләпә кигән таза кеше булып калган иде. Ә хәзер монда, авыру
хәлендә, өй шартларында ялан баш, күлмәкчән генә килеш ул ничектер ябыгып та, кечерәеп тә калган кебек
булып күренде миңа. Ләкин мондый хәл озакка сузылмады. Ул күз алдында бик тиз. беренче сүзләреннән үк
үзгәреп, кинәт тагын да үсеп китте, һәм бөтенләй авыру да түгел кебек иде.
Безне иң башлап кызыксындырганы, әлбәттә, әнә шул үзенең хәле, сәламәтлеге | мәсьәләсе иде.
Бу турыда шуны белә алдык: әле шушы көннәрдә, без килер алдыннан гына, бик зур медицина белгечләре
һәм даими дәвалаучы врачлары катнашы белән аңа консилиум ясалган икән. Аны бик җентекләп тикшергәннәр
һәм шундый нәтиҗәгә килгәннәр: -Авыруның сәламәтләнә башлавына карамастан.— диелгән консилиум про-
токолында,—1928 елның ноябренда тамакта туберкулез инфильтраты башлана һәм бу яңа авыру дәвалауга бик
авыр бирелә 1929 елның маенда яңадан Г Ибраһимовта уң якта пневмоплеврит башлана. Менә бу яңа авырулар
төзәлеп килә торган сәламәтлекне тагын да какшаталар, борчыйлар. Шулай да Кырым табигате яхшы тәэсир
итә. Температурасы нормаль хәлгә килгән. Кан килү тукталган. Кох бациллалары нык кимегән. Ютәле
йомшарган- Менә шуларны искә алып, консилиум авыруны бөтенләй сәламәт хәлгә, хезмәт итә алу хәленә
китерер өчен аның Кырымда, дәвалану режимында калуын кирәк таба».
Димәк, Галимҗан агабызның хәле нигездә өметле булса да, шактый катлаулы икән шул әле.
Халкыбыз өчен әйтеп бетергесез кирәкле олы шәхес бит ул Галимҗан ага! Бөтен гомерен халык бәхете өчен
көрәшкә багышлаган большевик-революционер, зуо җәмәгать эшлеклесе булуы өстенә. «Безнең көннәр- «Казакь
кызы», «Тирән тамырлзр- кебек җәүһәрләрне иҗат иткән әдип бит ул Аның тел, әдәбият, тарих мәсьәләләренә
карата язылган куп санлы мәкаләләре үзләре генә дә искиткеч әһәмияткә ия ләбас*' Халкыбыз аңардан тагын
күп һәм кыйммәтле иҗат җимешләре кета ич! ♦
Без аның үткен күзләренә, мәсьәләләргә оптимистик карашларына, аакыт-вакыт «- кыю гына кул
хәрәкәтләре-ишарәләре ясап сөйләвенә карап, үзен хәзер тозакта тот- х кан авыруыннан һичшиксез
котылачагына һәм яңадан элекке сау-таза, эшчән Галим- ,-э җанга әвереләчәгенә нык ышаныч багладык Әлегә
уз Татарстаныннан сөйгән эшеннән аерылган булса да, ул узеи бер дә алай күңелсез, ялгыз сизми иде Казанда —
Уфада чыга торган газета-җурналларны ала. укый, барлык хәлләр белән танышып п тора. Дус-ишләре,
каләмдәшләре дә аның янына еш кына килеп чыгалар икән Без и барганда татар һәм башкорт халкының уртак
зур әдибе, Галимҗан аганың якын i дусларыннан берсе Мәҗит ага Гафури, башкорт язучыларыннан Сәйфи
Кудаш белән £ Гариф Гомәр шунда Ялтада иделәр Инде менә Казаннан да зур төркем язучылар а килеп төшкәч,
Галимҗан ага бик тә куанды. Аның өчен зур бер бәйрәм булды бу
Өлкән әдип Мәҗит ага Гафурины шунда беренче һәм соңгы тапкыр күрүем иде Ул барыбыз белән дә кул
бирел исәнләште Бик кыска гына бу очрашудан алган м тәэсирләрем: аның кыяфәте, кай ягы белендер, эшчене,
авыр, киеренке хезмәт _ кешесен хәтерләтә иде. Ябыграк уртача буйлы, таза куллы, инде олы яшьтә булуына ы
карамастан, нык мускуллы эшче кеше образын гәүдәләндерүче булып хәтеремдә 12 калган ул. Чынлыкта
шундый идеме, түгелме, бәхәсләшмим. Бу бәлки шуңа күрәдер: аны беренче күрүдә үк аның мәгълүм «Эшче»
поэмасы искә төште Аның белән кул ” кысышканда да күңелдә «Бир кулыңны!» шигыре кабатланды Шигырьдә
тасвирланган -т эшченең сөялле кулы — бу аның үз кулыдыр дип ышанасың, ирексездәи аның үз * кулында
кытыршы сөялләр тойгандай буласың һәм бу аңа булган ихтирамыңны арттырып җибәрә.
Без бик кыска вакыт эчендә дә Галимҗан һәм Мәҗит агаларның бик якын дуслар. сердәшләр икәнлеген
күреп алдык.
Галимҗан ага бөтенесе белән кызыксына. Безнең экскурсиягә аеруча зур әһәмият бирә, культура
бәйләнешләрен киңәйтү, халыклар дуслыгын ныгыту чараларыннан берсе, ди. Ул безнең сәяхәт маршрутын гел
күзәтеп торган. Кырымга, Ялтага да килеп чыгуыбызны бик көткән...
Кызыксынып сораша, үзе дә сүзгә кушыла Казандагы язучылар турында ике оешма (ТАПП һә м совет
язучылары оешмалары) турында да үз фикерләрен әйтә, җанлы тормышны күбрәк өйрәнергә, завод -фабрнкалар
белән, авыл-районнар белән гел тыгыз бәйләнештә булырга кирәк, ди. Алда торгаи Тукай юбилее да. Татар
театры эше дә аны бик кызыксындыра Татарстанның киләсе елга (1930) үткәреләсе унъеллыгы турында
дулкынланып сөйли. Сәламәтлегем мөмкинлек бирсә, әлбәттә, үзем дә Казанга кайтып, ул олы бәйрәмдә
катнашачакмын, ди. Тик ул үзенең иҗады мәсьәләләренә генә сирәк кагыла. Бу безгә аңлашыла да. Хәзерге
хәлендә әле аңа киеренке иҗат хезмәте тыелган Шулай да. сайланма әсәрләре җыентыгының «Яңалиф»тә басылу
уңае белен, аларны яңадан бер карап чыгуын әйтә сәламәтлеге яхшыргач та «Безнең нөнноронең язылып беткән
икенче томын типографиягә бирерлек хәлгә китерү, башланып та төгәлләнми калган тагын башка хикәя һәм
повестьларын, гыйльми хезмәтләрен эшләп бетерүгә керешәчәге турында сөйли-
Галимҗан Ибраһимов...
Бу — аның белән икенче очрашуым.
Ике арада ничаклы аерма!
Очрашулар төрле хәлдә төрлечә була һәм аларның тәэсире дә бертөрле булмый икән.
Тормышы, эше. иҗаты белен тиешенчә таныш булмаган кеше белән очрашу ул асылда нинди генә зур, боек
кеше булмасын, сиидо-аңыңда йорогоңдә-оллә ни тирән ээ калдыра алмый Киресенчә, аның олылыгы, бееклеге
турында алдан ук белүен җитәрлек тулы булса, аның үзе белән бик аз вакытка гына очрашу — күрешү дә сиңа
онытылмаслык дәрәҗәдә көчле тәэсир итә, ул шәхес үзенең тагын да яңа яклары белән балкып китә.
Дөресен генә әйткәндә, башта телгә алган беренче очрашуымда Галимҗан ага турын да белгәнем бик аз
иде, аның зур шәхес икәнлеген ишеткәннәрем аша гына белә идем. Аның тормыш юлы, иҗаты белән
танышлыгым бик чамалы иде. Әстерханда да, авылда чакта да аның әсәрләрен укуымны хәтерләмим.
Свердловскида — уку елларында һәм редакциядә эшләгәндә дә, кызганычка каршы, аның берничә хикәясен генә
кулга төшереп укый алган идем.
Галимҗан ага иҗаты белән ныклап танышу Казанга күчеп килүемнән башланды минем, һәм аның белән
беренче очрашуым да моңа сизелерлек этәргеч булгандыр. Ә иң хәлиткече — Казанның әдәби тормышы эченә
бик бирелеп кереп китү булды, әлбәттә. Монда чыга торган газета-журналларның берсен дә калдырмый укып
бару, төрле әдәби кичәләр, җыелышлар, утырышлар, киңәшмәләр, кызу бәхәсләр тартыш-көрәшләр, кыскасы,
Казанның гел кайнап торган шушындый үтә җанлы әдәби тормышы мине бик тиз үз эченә тәмам йотып алды.
Язучыларыбызның, шагыйрьләребеэнең моңа кадәр чыккан һәм яңа басылып чыга торган әсәрләрен
җентекләп укый барырга керештем. Театр постановкаларын берсен дә калдырмый карап бардым. Галим җан ага
Ибраһимовның хикәя һәм повестьларын, романнарын аеруча яратып укый идем. Миңа аеруча көчле тәэсир
иткәне «Безнең көннәр» романы булды. Шундый зур, калын романны беренче тапкыр кулга алуым әле дә исемдә.
Бу аның кайсы басмасы булгандыр, хәтерләмим, аңа ул чагында игътибар да ителмәгән, әмма, күземне йомсам,
һаман әле аңа сәер бер гаҗәпләнү белән карап, тотып, капшап-сыйпап торам кебек. Гарәп хәрефләре белән
кытыршырак тупас кәгазьгә басылган, тышлыгы да гади кәгазьдән генә, төпләнмәгән дә. кырыйлары да
киселмәгән — тузгыбрак торган сыман... Аның эченә кергәнче — күләме мине шаккатырды. Халык арасында -
кирпеч калынлыгы» диләр андый китаплар турында— шундый калын иде ул. Җыентык та түгел бит үзе, ә бер
бөтен әсәр — роман!
Дөрес, ул елларда инде рус телендә аннан да калынрак романнар кулга кергәлә- гән, укыштырылган иде
(бигрәк тә Свердловскида яшәгән елларымда). Ләкин бу бит татар телендә, аны үзебезнең Галимҗан ага
Ибраһимов язган! Җитмәсә — трилогиянең беренче китабы гына икән әле үзе.
Шулай, моңа кадәр күрелмәгән бу татар романы башта мине үзенең күләме — калынлыгы белән
шаккаттырган булса, эченә кереп киткәч исә...
Ә анда сине тагын да көчлерәк гаҗәпләндерә һәм тәмам биләп ала торган хәл ләр бәйнә-бәйнә тасвирлана.
Алай берьюлы бик җиңел генә «йотып» җибәрә алмаслык гаять олы вакыйгалар өермәсе, күп төрле кешеләр
галереясе, аларның төрле карашлары, төрле юлдан барулары, төрле идеаллар бәрелеше, үткен социаль хәрә -
кәтләр, көрәшләр ташкыны, тирән кичерешләр, төрле язмышлар... Бу — тарихыбызның иң кискен, иң
әһәмиятле чорларыннан берсе булган 1905—1907 еллары турындагы роман һәм аны инде тагын кабат укымыйча
мөмкин дә түгел...
һәм укыла да. Шулай ук — башкалары да.
Киң дала... Кардәш казакъ халкының төрле социаль катлавы, төрле кабиләләре, алар арасындагы
мөнәсәбәтләр... Патша колониаль политикасына каршы көрәшкә омтылулар, Карлыгачсылу — Арсланбай
мәхәббәте... Бу — Галимҗан ага талантының үзенчәлекле поэтик яңа ялтырашын күрсәтеп торган «Казакъ
кызы» романы.
.. Менә кинәт, йөрәкләрне тетрәтерлек каты чаң суккан кебек, «Фәхрине үтереп ташладылар» дип
башланып киткән киеренке чор тарихы... Яшь совет илендә барган кискен сыйнфый көрәшнең төрле формадагы
күренешләрен киң тасвирлау . Кара көчләрнең фаш ителүе, безнең хак эшебезнең, бөек идеябезнең җиңү юлы
буйлап алга баруы...
Бу — «Тирән тамырлар» романы.
Тагын — берсеннән-берсе оста язылган, уйландыра, дулкынландыра торган һәм үз көче белән сине
ничектер сихерләп ала торган «Кызыл чәчәкләр», «Яшь йөрәкләр". «Татар хатыны ниләр күрми», «Алмачуар»
һ. б. повестьлары, хикәяләре...
Шулай барлык художество әсәрләрен һәм күп кенә зур гыйльми хезмәтләрен санап чыгу үзе генә дә
Галимҗан аганың нинди куәтле һәм күп кырлы, киң колачлы

гл
йоргәннәрен курам

ЗНЗ ИДЕЛЛЕ ф БЕРЕНЧЕ ЗУР СӘЯХӘТ ф
булдыр
август — сентябрь айларында да биредә 25—30 градус эссе. Әмма аның эсселеген без әллә ни сизмибез.
Җиңел, рәхәт безгә. Монда диңгездән исеп торган җылы җил һаваны шулай йомшартып тора икән, ә тень
яктан искән җилләрне Кырым таулары тоткарлап кала. Без һәр көн диярлек су керәбез. Без урнашкан
санаторий бик матур урында, диңгез буенда гына.
Гаспра! Бик күп язучылар, аеруча Лев Николаевич Толстой, Алексей Максимович Горький, Антон
Павлович Чехов белән бәйләнгән урыннар бу. 1901—1902 елларда каты авырып киткән Лев Толстой шушы
Гаспрада дәваланып ята, сәламәтләнгәч тә беркадәр вакыт шунда яши. Нәкъ шул елларда Максим Горький
да Кырымда була. Гаспрадан ике генә километрда булган Олеиз дигән авылда тора ул һәм Толстой янына
еш кына килеп йөри.
Ялтада Чехов музеенда күргәннәрдән күбесе истә дә калмаган инде Әмма Чеховның Горький белән
бергә төшкән фоторәсемнәре күз алдымда һаман тора әле Бу — минем аңа әле дә булса еш кына карап-
карап алуымнан булса кирәк. Чөнки Максим Горький әсәрләренең 5 нче томында, Чехов турындагы
истәлекләре белән бергә, ул фоторәсем дә урнаштырылган.
Менә ике зур язучы, ике якын дус гади генә өстәл алдында янәшә утыралар. Икесе дә уйчан, куллары
белән өстәлгә таянганнар. Мөгаен, алар әле генә төрле тормыш темаларына озын-озак сөйләшеп йөргәннәр
дә шушында килеп утырганнар һәм, хыялга бирелеп, кинәт тынып калганнар. Фотограф аларның шул
минутын тарихка мәңгеләштереп калдырган...
Хәер шулаймы, түгелме — белмим, чөнки бу фотоның тарихы миңа билгеле түгел, тик бүген аңа карап
торганда башыма килгән уйларымны гына әйтүем.
Ә алар бик еш очрашканнар бу Кырым җирендә, һәр икесе биредә еш булганнар, бер-беренә йөрешен
торганнар, төрле темаларга сөйләшкәннәр... Ә авыру Чеховның Ялтадан якында гына, Кучук -Кой дигән
авылда, даими тора торган йорты да булган.
— Бер вакытны ул мине үзенә чакырып алды,— дип яза Максим Горький.— Шунда үз йорт-җирен
күрсәтеп йөргәндә, җанланып сөйләп китте...
Тукта, башта аларның ничек танышып, дуслашып китүләре турында язмыйча үтү мөмкин түгел. Бу
бик мөһим һәм ике зур язучының характерларын, үзара мөнәсәбәтләрен ачып бирүдә тарихта мәгълүм
урын биләп торалар.
Горький белән Чеховның беренче танышулары, дуслашулары башта әсәрләре аша, хатлар аша гына
була. Аларның бай иҗат җимешләре белән таныш булган укучыга бу билгеле. Ә аларның. шәхес буларак,
бер-беренә карашлары истәлекләрдә һәм хатларда аеруча тулы чагылган.
Антон Павлович Чехов — инде киң танылган олы әдип — Кырымда дәваланып ята. Алексей
Максимович Горький исә — үзенең беренче уңышлы әсәрләре белән яңарак таныла башлаган , үзенә зур
өметләр баглаган яшь язучы — Нижний Новгородта яши. Алар бер-беренең иҗатлары белән бик
кызыксыналар, китаплар һәм хатлар алышып торалар, бер-беренә карата булган эчкерсез саф хисләрен
белдерәләр...
Менә Максим Горькийның Чеховка язган беренче хатыннан кайбер өзекләр: «Мичем китапларымны
алып укырга теләвегез турында миңа В. С. Миролюбов1 язган иде. Менә сезгә үземнең китапларымны
җибәрәм һәм, шул очрактан файдаланып. сезгә Антон Павлович, берәр сүз дә язарга телим.
Дөресен әйткәндә, мин сезгә үземнең эчкерсез кайнар мәхәббәтемне белдерергә теләр идем, бу хис
миндә бик-бик күптән инде яши сезнең гаҗәеп талантыгыз алдында баш июемне, сагышлы һәм җанны
биләп ала торган куәтле, фаҗигале һәм ягымлы, мөлаем, һәрчак шундый нечкә һәм нәфис талантыгызга
чиксез соклануымны белдерәсем килә... Сезнең китапларыгызны укып мин никадәр гаҗәеп минутлар
кичердем, ничә тапкырлар еладым, капкынга эләккән бүре кебек ачуландым һәм бик озак күңелсезләнеп
көлдем...» 70 71
70 В. С. Миролюбов — «Журнал для всехиның нәшире.
71 Русча оригиналда — «Со времен младых ногтей моих».
Меи» Антон Павловичның Горькийга язган беренче хаты:
«Хөрмәтле Алексей Максимович, сезнең хатыгызны һа*» китапларыгызны күптән алдым, сезге язарга дип
күптән хәзерләнәм. әмма төрле эшләр моңа гел комачаулап килә. Зинһар гафу итегез. Иркенрәк сәгатьләрем булу
белән сезгә тәфсилле хат язарга утырачакмын. Кичә төнлә Сезнең «Голтвадагы ярминкә»гезне укыдым — б«и
ошады һәм, миңа ачуланмасагыэ иде дип, минем турыда начар уйламасагыэ иде д*п ♦ шушы юлларны язып
җибәрергә булдым. Безнең шулай танышып китүебезгә к мин бик-бик шатмын. Сезгә рәхмәт һәм минем турыда
сезгә язган Миролюбовка 5 рәхмәт». S
Бу ике хат 1898 елның иоябренда язылганнар һәм шуннан башлап ике арада хат ° артыннан хат йөреп кенә
торган. Аларның матбугатта басылып чыкканнары гына да &. никадәр! Чеховның Горькийга язган хатлары —
29 (Әсәрләре җыентыгының 12 иче « томында), Горькийиың Чеховка язган хатлары — 39 (әсәрләре
җыентыгының 28 нче а томында).
Ул хатларны кат-кат укып чыкканнан соң бер нәрсә бик ачык аңлашыла: бу ике ? бөек әдипнең дуслыгы,
бер-беренә эчкерсез мәхәббәте шәхси рамкаларга сыймыйча, “ әдәби һәм иҗтимагый киң мәйданга чыга торган
күренеш ул .Яше ягыннан да 8 яшькә кече, әдәбиятта тоткан урыны ягыннан да әле яшь Горькийнын инде киң
таныл- ♦ ган өлкән әдип Чеховка, аның талантына мәхәббәте аның әсәрләре турындагы үзенең эчкерсез фикере.
Чеховның исә Горькийга зур емет баглап, аерым әсәрләре турында бик тә әһәмиятле фикерләр әйтүе,
яхшысын яхшы дип. булган кимчелекләрен дә туры әйтеп язуы, авыр минутларында бер-беренә ярдәмгә
килеләре — болар барсы да ул хатларның гомум әһәмиятен арттыралар
Менә Чеховның Горькийга бүләк иткән фоторәсеме Мөлаем йөз ., пенсне аша карап торган уйчан,
сынаучан күзләр Чехоа-ын үэе-ә ген» хас сакал-мыек... ак күлмәк өстеннән кигән сырлы кара костюм күбәләк-
галстук фото кырыйларында Чехов кулы: «Сөекле дустым Максим Горькийга Антон Чехов 4 январь 1902
Ялта» (Бу фото Горький әсәрләренең 28 нче томында урнаштырылган) Аларның дус лыгы гади генә дуслык
булмаган, әлбәттә, е үз халкының, үз иленең авыр язмышы турында янып-көеп кайгырту һәм ул тормышны
үзгәртеп кору юлын эзлә». шул юлда һәриайсы үзенчә фидакарь хезмәт күрсәтүгә омтылу — үз гомерләрен,
көчен. сәләтен, талантын шул боек бурычка багышлау шулай дуслаштырган аларны
Соңра Ялтадан хатыны Е. П. Пешкояага язган хатларының берсендә Горький «Чехов — сирәк очрый
торган кешеләрнең берсе — ди — Йомшак, юмарт җанлы тирен уйланучан ул. Аның белән сөйләшеп утыру —
гаять дәрәҗәдә рәхәт күңелле Аның белен сөйләшкән кебек бик күптән инде беркем белән дә шулай сөйләшкәнем
булмады».
Ялтадан бик те рухланып, канатланып кайтып киткән Горьки й Чеховның үзенә язган бер хатында,
тойгыларын яшер» алмыйча, болай д- «Мин сезне, атакаем, яратам, сезне күреп белмәгәндә дә ярата идем, ә инде
очрашып танышканнан соң — тагын да күбрәк яратам. Миңа сезнең һәрбер сүзегез кадерле һем сезнең миңа
шундый карашыгыз белен мин горурланам, бу минем ечен иң яхшы мактау һәм язмышның миңа иң кыйммәтле
бүләге»
Максим Горькийнын тиңдәшсез прозаик, ялкынлы публицист кына гүгел, » галантлы драматург та
икәнлеге укучыларга, тамашачылар'а билгеле Әгәр дә мин. Гор.кнй- ның сәхнә әсәрләре яза башлавы, беренче
чиратта, Чеховның зур йогынтысы һем ярдәме аркасында булган, дисәм, хакыйкатьтән ерак китмәгән
булырмын, дип уйлыйм Моны мин аларның үзара язышкан хатларына таянып әйтем Сүз дә юк. Горький,
әлбәттә, театрларга йөри, сәхнә сәнгатен ярата, моңарчы үзе да халык театрлары оештыру белән мавыккан,
артист булып та уйнап караган Чехов драмаларын ул берсен дә калдырмый укый, карый, алар турында фикер
йөртә. Антон Павловичның үзенә дө фикерләрен языл җибәрә Әмма әлеге проза язуын гына дояам ите Чехов исе
үз хатларында Горькнйны да пьесалар язарга енди. моның ечен мәшһүр Художество театрына якынрак торырга
киңәш бирә.
һәм Горький пьеса язарга керешә. Аның беренме пьесасы — «Мещаннар». Чехов аңа гел дерт биреп тора
1900 елның 7 июлендә Ялтадан язган. «Сеекле Алексей Максимович» дип башланып киткән хатында шундый
юллар бар «Пьесагызны
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ
яздыгызмы? Языгыз, языгыз һем языгыз, гади итеп языгыз, вәгъдә куешканыбызча, аны миңа җибәрегез: мин
укып чыгармын да үз фикерләремне сиңа ачыктан-ачык язармын, сәхнә өчен уңайсыз-ятышсыз сүзләрнең
астына карандаш белән сызармын. Барысын да үтәрмен, тик языгыз гына, күңелегезне төшермәгез,
вакытыгызны әрәм итмәгез...».
Горький шат. Дәртләнеп яза... Нәтиҗәдә әле шушы көнгәчә бик күп театр сәхнәләрендә зур уңыш белән
куелып килә торган “Мещаннар» пьесасы дөньяга килә.
Максим Горькийның беренче сәхнә әсәре булган »Мещаннар»ының татар театр сәнгатендә тоткан
урыны аеруча игътибарга лаеклы. Татар артистлары Бөек Октябрь революциясе көннәрен Горький әсәре
белән каршыладылар. Нәкъ менә шул «Мещаннар» драмасының татар сәхнәсендә беренче тапкыр 1917
елның 31 Октябренда уйналуы бик характерлы, әһәмиятле факт һәм шул көннән бирле ул, башка пьесалары
кебек үк, театрларыбыз репертуарларында гел саклана килә, әледән-әле куела тора һәм зур уңыш белән бара.
Максим Горькийның «Мещаннар» белән башланып киткән драматургии иҗатының елдан-ел киң
колач алып үсә-тирәнәя баруы укучыларга, тамашачыларга киң мәгълүм. Аның каләме астыннан чыккан
ике дистәгә якын пьесалары һәркайсы үзләренең идея-художество югарылыгы, актуальлеге белән,
илебезнең социаль, политик, культура тормышында зур вакыйга булып әверелделәр, һәм алар бүген дә бөтен
ил буйлап, бөтен дөнья буйлап триумфаль хәрәкәтләрен дәвам иттерәләр, тамашачыларны, укучыларны
дулкынландыралар, уйландыралр, тәрбиялиләр, яңа тормыш тантанасы өчен көрәшкә өндиләр.
•Кеше — горур яңгырый!» — Алексей Максимовичның иҗат девизы булып әверелгән бу канатлы
сүзләр безне дә ничектер күтәреп-үстереп җибәрә, кеше бәхете өчен, халык бәхете өчен, иң кешелекле
җәмгыять булган социалистик Ватаныбыз өчен үзеңнең бөтен көчеңме, сәләтеңне бирүгә рухландыра.
Дәвамы бар.