ЮГАРЫ СӘНГАТЬЛЕЛЕК ӨЧЕН
Бүгенге проза турында сойлзшэбез
у сөйләшү башланганга инде шактый вакыт үттә. Игътибар белен ку таткай укучы анын саннан-санга колач җәя һәм җитдиләнә боруын күрер. Сайлашуга яңадан-яңа авторлар килеп кушыла. Алар үз мәкаләләрендә хәзерге прозаның төрле якларына игътибар итәләр, аның горле мәсьәләләрен күтәрәләр. Әмма барлык чыгышларны бер хис — прозабызның идея-эстетик дәрәҗәсе турында тирәнтен уйлану, аның сыйфатын тагын да күтәрү хакында чын күңелдән кайгырту хисе үзара якынайта.
Хәзерге татар прозасының тематикасы укучыда азмы-күпме канәгатьләнү тойгысы уятырга мөмкин һәрхәлдә, әдипләребезне заман тормышына игътибарлары җитмәүдә гаепләргә урын юк. Сер түгел, элегрәк елларда бу яктан әллә ни мактана алмый идек. Хәзер прозаикларыбыз заман белән бергә атларга, республика тормышындагы зур үзгәрешләрне оператив рәвештә әдәбиятта чагылдырырга омтылалар.
Әмма биредә икенче бер хәл борчу уята. Әдипләребез заман тормышына, аның яңа күренешләренә актилрак мөрәҗәгать иткән саен алар иҗатының сәнгатьлологө кими бара шикелле, һәрхәлдә, соңгы еллар прозасының заман темасына багышланган күп кенә әсәрләре белән тлнышкач шундыйрак фикергә киләсең. Кыскасы, прозабызның эстетик дәрәҗәсен күтәрү, минемчә, хәзер һичкайчандагыга караганда дә актуальрәк тора. «Казан утлары» битләрендә бара торган сөйләшүдә катнашучыларның нәкъ менә сыйфат мәсьәләсенә басым ясаулары да шушы хәл белән аңлатыладыр, күрәсең.
Бу мәкаләдә мин дә бүгенге прозабызның идея-эстетик дәрәҗәсенә, сыйфатына кагыла торган бер-ике мәсьәләгә тукталмакчы булам.
Исем һәм җисем
Соңгы яакытта теге яки бу милли әдәбиятның җитлеккәнлеге турында сөйләгендә роман жанрының прозада үзәк урынны алуын ton дәлилләрнең берсе итеп китерәләр. Дөрестән дә, роман әдәбиятның иң камил һәм синтетик формасы һәм ул. һичшиксез, прозаның җитлеккәнлеген күрсәтә торган факт булып саналырга хаклы.
Безнең прозага килсәк, аның алтмышынчы елларда нык җитлегүе турында сөйли торган әсәрләр рәтендә мин иң беренче булып А Рас-.ның -Ике буйдак, романын әйтер идем. Аңарда әдип хәзерге тормышның безнең әдәбият очон яңа булган өлкәләренә тирәнтен үтеп кере. Әмма фон дөньясын күрсәтү авторның бердәнбер
Б
максаты түгеп. А. Расих бу дөньяның үзенчәлекле якларын сурәтләү белән генә чикләнми, бәлки анда хәзерге тормышның гомум игътибарга лаеклы мәсьәләләрен эзли. Әсәрдә гражданлык хисе белән рухи мещанлык арасында кискен көрәш бара. Ул үзәк геройлар Рәхим Шәйхрамов белән доцент Заһид Сафичның үзара мөнәсәбәтләрендә туган конфликтта тулы гәүдәләнеш таба. Әсәрдә мондый конфликт буяу аның сюжет-композициясен дә гаҗәп төзек иткән. Анда һәр детальнең, һәр образның үз урыны бар һәм алар барысы бергә әсәрнең төп идеясен ачуга булышалар. Кыскасы, заманның мөһим мәсьәләләрен күтәрү, әсәр идеясен һәм образларны эзлекле рәвештә үстерелгән динамик конфликтта ачу. кеше тормышының шәхси һәм иҗтимагый өлкәләрен үзара органик бәйләнештә карый алу — «Ике буйдакиның уңышын тәшкил иткән төп факторлар.
Соңгы елларда бездә моннан башка да күп кенә романнар дөнья күрде. Әмма аларның барысы да прозаның җитлеккәнлеге турында сөйлиме? Мин үзем бу сорауга уңай җавап бирә алмыйм. Чөнки безнең кайбер романнар үз жанрларының таләпләренә җавап бирә алмыйлар, ягъни аларның исемнәре җисемнәренә туры килми. Мисалга минем бөтенләй уңышсыз яки бик йомшак әсәрләрне түгел, бәлки күп кенә күркәм сыйфатларга да ия булган романнарны аласым килә. Менә А. Гыйләҗевнең «Урамнар артында яшел болынвы. Ул, барыннан да элек, авторның идея-эстетик эзләнүләрендә кызыклы үзгәрешләр хасил булу белән дикъкатьне җәлеп итә. Мәгълүм ки, бу китапка кадәр язылган әсәрләрендә А. Гыйләҗев күбрәк заман герое булудан ерак торган шәхесләр белән кызыксына иде һәм аның иҗаты берьяклырак төс ала башлаган иде. Үзенең беренче романында исә автор үзәккә күп яктан уңай булган шәхесне куя. Ул — журналист Идрис. Уңай герой дигәч, ул үзе тагын әллә ни шаккатырырлык эшләр дә эшләми. Аннан соң Идрис, гомумән, гадәттән тыш шәхес булуга дәгъва итми. Ул — гадәти кеше, аның шәхси тормышы да ал да гөл түгел. Мәсәлән, авыру хатыны Дилә аны тирән кичерешләргә дучар итә. Балалары булмауны герой авыр кичерә. Әмма Идриснең үзенә карата ихтирам уятырдай бер матур сыйфаты бар. Ул тормышта гаделлек өчен тырыша. Дөрес, монда да герой әллә ни батырлыклар күрсәтми. Гомумән, күпләр белән полемикага кереп, автор бу образ аша тормышның без кечкенә дип уйлый торган мәсьәләләрендә зур тенденцияләр күрүче кешене, шуларда гаделлек өчен көрәшүчене күрсәтергә тели.
«Урамнар артында яшел болын» романының тагын бер әһәмиятле сыйфаты аңарда заман героен интеллектуаль шәхес итеп күрсәтергә омтылуда чагыла. Мәгълүм ки, безнең күп кенә әсәрләрдә уңай геройлар еш кына рухи яктан шактый чикләнгән һәм ярлы шәхесләр булып алга басалар. Алар үзләренең көндәлек тормышлары һәм хезмәтләреннән башка нәрсә белән рәтләп кызыксынмыйлар. Замандашларыбызны болай ярлыландырып сурәтләүгә каршы чыгып, А. Гыйләҗев үз геройларын рухи ихтыяҗлары, интереслары киң һәм күп төрле булган шәхесләр итеп күрсәтергә тели. Дөрес, биредә автор һәр вакыт маскатына ирешә дип булмый әле. Әсәрдәге сәнгать, фән һәм техника, халыкара хәл һәм политика буенча телгә алынган кайбер мәгълүматлар һич тә геройның интеллектуаль дәрәҗәсе югары булу турында әйтмиләр. Алар, бу сөйләшүдә катнашкан тәнкыйтьче Р. Сверигин бик хаклы әйткәнчә, «авторның күп белүен, эрудициясен күрсәтү» өчен генә китерелгәннәр кебек.
Гәрчә, «Урамнар артында яшел болынида кызыклы гына мәсьәләләр һәм күзәтүләр очраса да, ул әле. дөресен генә әйткәндә, роман булып җитмәгән кебек. Беренчедән, әсәр шактый таркау чыккан. Моның төп сәбәбе исә романда бөтен җепләрне бер ноктага җыярдай конфликт тудырылмауда. Гомумән, әсәрдә геройлар арасында азмы-күпме конфликтны хәтерләткән бер генә җитди бәрелеш тә юк. Кайчак каршылыклар килеп чыкса да. алар бик тиз һәм җиңел хәл ителәләр. Мисал өчен Булавина белән Жаденконың үзара мөнәсәбәтләрен генә алыйк. Биредә тормышка хуҗаларча һәм формаль караш бәрелеше нигезендә авторга кызыклы гына конфликт тудырырга мөмкинлек бар иде. Ләкин геройларның үзара мөнәсәбәтләрен бу рәвешле катлау-ландырырга теләмәгәндәй, язучы алар арасындагы каршылыкны җиңел генә хәл итә дә куя. Бераздан без Булавина белән Жаденконы бер дә юктан гына кәеф бозышып татулашкан дуслар хәлендә күрәбез.
Аннан соң Идриснең көндәлек тормышта гаделлек өчен көрәшүен дә роман проблемасы итеп каравы кыен. Аны кечерәк жанрларда яктырту урынлырак булыр
иде Тагын шунысы бар. әсәрдә сурәтләнгән ике эше ген» Идрисне көндәлек тормышта гаделлек ечен керешүче итеп күрсәтергә ярдәм ите. Сүэ аның Айдар белән Була- •ииага ярдем кулы сузуы турында бара. Идриснең өченче мие исе. минемчә, аның дәрәҗәсен генә тәшерә. Дәрестән дә, кызу эш әстендә үзенә печән чабып яткан Мөзәкирне колхоз председателе Степановның ачуланып еенә кайтарып җибәрүен Идриснең дөньядагы иң зур гаделсезлек дип кабул итүе һем председательне дошман ф күрә башлавы әсәрдә бик үк акланмый. Минемчә, Идриснең бу эше стаканда давыл _ куптару тесен ала һәм ул, әлбәттә, герой файдасына сейләми. Ә бит әсәр ахырында 2 гына Идриснең шушы эшен күрсәтү ечен автор Меэәкир турында, аларның авылдагы © тормышы турында бетен роман дәвамында сөйләп килә. Бу линия есердоге төп s вакыйгалар агышыннан аерылып тора һәм аның роман тукымасында артык нәрсә г- булуы әллә каян күзгә ташлана. Сорау туа: моның ише үэен акламаган күренешләр- =; нең һәм детальләрнең күбәюен нәрсә белән аңлатырга соңГ Төп сәбәпләрнең берсе н әлеге дә баягы, эзлекле үстерелгән үзәк конфликт булмауга кайтып кала. Конфликт ш булмаганда, автор контрольне югалта, «йөгәнсезләнеп һем теләсе кая ташлана, нәрсә га туры килсә, шул хакта яза башлый. Нәтиҗәдә әсәр күләм ягыннан күзгә күренеп усә. А. Гыйләҗев романы белән дә. минемчә, шундыйрак хәл килеп чыккан.
«Фронтовиклар» исемле романында М. Мәһдиев тә башкаларны кабатлаудан $ качарга, тормыш турында үзенчә фикер йөртергә тели. Автор үз теләгенә байтак 2 дәрәҗәдә ирешкән дә. Сәбәп — тормыш хакында аның үзеннән чыгып фикер йөртүдә ф М. Мәһдиев безнең прозада инде шактый киң яктыртылган теманы — сугыштан соңгы авылны сурәтләүгә үзенчә килә, аның яңа якларын һәм мәсьәләләрен күрә алган ~ Әгер дә безнең бу темага багышланган әсәрләрдә сугыштан соңгы аеылның кыен о тормышын бөтен барлыгы белән күрсәтү төп максат булып торса. М. Мәһдиев үз * игътибарын башлыча тормыш-көнкүреш һәм әхлак мәсьәләләренә юнәлтә, болар 4 хакында тапкыр һем җор тел белен сейлн, гаҗәп үткен күзәтүләр ясый. Шундый сый- я фатлары белән әсәр журналда басылып чыгуга ук тәнкыйтьнең дә дикъкатен җәлеп итте. Мин биредә Ф Хөсни һем Т. Галиуллин белән Ф Урманчиев рецензияләрен күз ал- д дында тотам. Аларда шундый үзенчәлек күзгә ташлана Ф. Хөсни үз рецензиясенә «Мөхәммәт Мәһдиевнең «Фронтовиклар» дигән романына бер караш» дип искерме бир-гән. Моңардан рецензент әле романга бер караш ташлау белен генә канәгатьләнгән көбәк нәтиҗәгә килергә мөмкин, һем ул шулай килеп чыккан да Рецензиядә Ф Хөснинең әсәр белән беренче танышудан туган тәүге тәэсирләре, аерым күзәтүләре белән уртаклашуы, романга катгый хекем карары чыгарырга теләмәве сизелеп тора Т. Галиуллин белән Ф Урманчиев рецензиясе дә. гәрчә беренче басмасында («Кызыл таң». 5 август, 1972 ел) «Тормышның үзе кебек» дигән конкретрак мәгънәле исемгә ия булса, икенче басмасында инде («Татарстан яшьләре» 5 октябрь, 1972 ел) «Яңа әсәрне укыгач» кебек абстракт исем алган. Исемнән соң «Уйланулар, фикерләр, тәкъдимнәр» дигән икенче бер баш бирелгән Боларга караганда, бу рецензиядә дә роман турында хәлиткеч фикер әйтелергә тиеш түгел иде кебек Әмма рецензентлар үз еәгьдәләрендә тормыйлар, чыгышларын: «Роман үзенең идея-тематик эчтәлеге белән генә түгел, эстетик дәрәҗәсе белен дә бүгенге әдәбиятыбызның зур кеэаныш- ларыннан берсе дип бәяләнергә хаклы», кебек сүзләр белен бетерәләр Бу инде әсәргә катгый һәм ачык хекем карары чыгарылган диген сүэ.
Үзләренең рухлары буенча рецензияләр бер-беренә шактый охшаганнар һәр икесендә дә романдагы аерым тормышчан эпизодларга, авторның үткен күзәтүләренә, тапкыр теленә соклану өстенлек ала. Рецензентларның бу хисләрен күп кенә очракта минем дә уртаклашасым килә. Чыннан дә. инде алдарак әйтелгәнчә, эсерда укырга кызыклы эпизодларны, мәгънәле характеристикаларны, авторның үткен күзәтүләрен, тапкыр әйтемнәрен байтак табарга була Әмма болар белен танышканда артыграк хискә бирелеп рецензентлар чама хисе дигән нәрсәне югалталар кебек Нәтиҗәдә рецензияләрдә әсәргә аек аналитик караш аны роман итеп, эстетик яктан бер бетон организм итеп карау җитенкерәми Әгәр Ф Хөсни үзенең рецензиясендә беренме тәэсирләре белән генә уртаклашуын басым ясап әйтүе сәбәпле бу көл әле берн-ка дәр акланса, Т. Галиуллин белен Ф Урманч-ев рецензиясендә инде, роман а соңгы
инстанциядәге бәя бирелгәч, әсәргә аек аналитик һәм масштаблы караш булуы мәҗбүри тес ала иде.
Тормыш җирлеге нык һәм кызыклы детальләргә бай булган «Фронтовиклар» романына жанр таләпләреннән чыгып карасак, анда әле барсы да ал да гөл булмавын күрербез. Реиензияләр белән танышкач, күңелдә аларда әсәргә кызыклы детальләрнең арифметик суммасыннан чыгып бәя бирелә кебегрәк тәэсир кала. Ә бит чынлыкта романның эстетик кыйммәтен һәм уңышын мондый фактор белән генә һич тә билгеләп булмый. Аннан соң, гомумән, роман әдипнең бар күргән-белгәннәрен тутыра торган ниндидер «әдәби капчык» түгел. Прозаның иң камил һәм иң катлаулы формасы булган романның кыйммәте ахыр чиктә анда күтәрелгән проблеманың әһәмияте, аның сәнгатьчә никадәр эзлекле һәм тирән хәл ителүе, үзәк герой образының һәм конфликтның идея-эстетик яңгырашы белән билгеләнә. Әгәр шушы хәлиткеч моментлар тиешле кондициягә җиткерелмәсә, роман жанр буларак үзен аклый алмый.
М. Мәһдиевнең -Без — кырык беренче ел балалары» повесте турында язганда тәнкыйтьче Р. Мостафин аңарга әсәрне «бер ноктага тупларлык һәм таралып китүдән саклап торырлык зур һәм яңа фикер — идея бердәмлеге» җитмәвен, шул сәбәпле, повестьта «урыны-урыны белән әдәби детальләр үзмаксатка әйләнүен» күрсәткән иде һәм, минемчә, дөрес күрсәткән иде. «Фронтозиклар»га килсәк, аңарда мондый үзәк фикер, проблема бар. Дөрес, ул Т. Галиуллин белән Ф. Урманчиев уйлаганча түгел. Алар роман проблемасын башта «ил белән халык тормышының сугыштан соңгы бер чорын, киеренке, катлаулы, әле солдат киемен дә салырга өлгермәгән фронтовиклар язмышы белән бәйле чорын» сурәтләүдә, аннары «ил иминлеген саклап калган фронтовиклар язмышын, аларның тыныч тормышка кайтуын» чагылдыруда күрәләр. Турысын әйтергә кирәк, роман «ил белән халык тормышының сугыштан соңгы киеренке, катлаулы чорын» күз алдына бастыру кебек зур эпопеяларга хас булган олы масштаблы максатка дәгъва итми. М. Мәһдиевнең теләге күп мәртәбә тыйнаграк. Ул әсәр герое Рушадның түбәндәге сүзләрендә ачык чагыла: «Флот сине нәрсәгә өйрәтте? Намуслы булырга! Сугыш үзе — намус эше иде. Син зурысында намусыңны сакладың. Ә кечесендә?» Икенче төрле әйткәндә, дәһшәтле сугыш кырында ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгән фронтовиклар тыныч тормышның гадәти шартларында да үз исемнәренә тап төшермәскә, элеккечә һәр нәрсәдә намуслы һәм гадел булырга тиешләр, дигән фикер ята бу әсәрнең нигезендә. Күренә ки, «Фронтовик- лар«ның идеясе А. Гыйләҗев романындагы идея белән шактый аваздаш яңгырый.
Кичәге фронтовикларның характер сыйфатлары, дөньяга карашлары әсәрдә башлыча мораль җирлектә, шәхси тормыш мәсьәләләренә мөнәсәбәттә ачыла. Үзәк герой Рушадның фронтовиклыгы да күп очракта аның мәхәббәттә, хатын-кызга мөнәсәбәттә намуслы һәм гадел булуында күренә. Конкретрак әйтсәк, аның үзен яраткан Нәркис белән Мәсрүрәне алдыйсы, аларның саф хисен пычратасы килми һәм Рушад бу хакта аларга турыдан-туры әйтә. Ул үзенең саф мәхәббәтен эзли, ә аны Ләйләгөлдә тапкач, Рушадка яшәүнең мәгънәсе тагын да ачыграк күренә башлый.
Кыскасы, романда яшь геройның мораль сафлыгына, аның әхлак мәсьәләләренә бик җитди каравына басым ясала. Берничә генә эпизод ярдәмендә гәүдәләндерелсө дә, авторның бу фикере әсәрдә шактый нигезле чагылыш тапкан. Әмма Рушадны мондый планда күрсәтү никадәр кызыклы булмасын, ул гына әле романның үзәк героен чын мәгънәсендә фронтовик итеп тасвирлау өчен тулы нигез була алмый. Рушадның үзе укыткан класста тәртип урнаштыруын шактый тәфсилләп сөйләү дә җитми әле монда. Моның шулай икәнен автор үзе дә аңлый, күрәсең. Бер урында ул райком секретаре авызыннан фронтовикларның иҗтимагый тормышта да актив катнашырга тиешлекләрен, «авылны, районны торгызу, хуҗалыкны ныгыту» шулай ук фронтовиклар зше булуын әйтә. Гәрчә әлеге сүзләр турыдан-туры Рушадка адреслансалар да, Рушад мәхәббәттән башка өлкәләрдә үзен бик пассив тота, коры күзәтүчегә әверелә. Бу — Рушадны икенче фронтовик Гата белән чагыштырганда ачык күренә. Т. Галиуллин белән Ф Урманчиев та үз мәкаләләрендә моңа игътибар итәләр һәм Рушадның Гата янында «төссезләнеп, сыекланып» калуын күрсәтәләр, кичәге диңгезченең «кирәк дәрәҗәдә көчле, кыю, принципиаль кеше булырга» тиешлеген әйтәләр.
бер r«
тылмас елларвына исә. бигрәк тә трилогиянең икенче китабына, романистик хикәяләү алымнары үтеп керә. Әйтергә кирәк, кайчак әдәби практикада теге яки бу жанрның классик формасын үзгәртү, яңарту тәнкыйтькә дә дучар була. Мисал өчен Ч. Айтматов әсәрләре повесть чикләреннән чыгып романга якынаюы өчен тәнкыйтьләнделәр. Ләкин, әгәр повесть үзенең идея-эстетик кыйммәте буенча романга якынлаша икән, минемчә, моның өчен әдипне мактарга гына кирәк. Әгәр инде безнең кайбер романнарга килсәк, алар, киресенчә, урта кул повестька якын торалар. Аңлашыла ки, мондый «романнарвның идея-эстетик кыйммәте дә шул кадәр генә була. Мин үзем, мәсәлән, Ә. Еникинең «Тенге тамчыларв һәм «Әйтелмәгән васыять» кебек хикәяләрен кайбер романнардан күп өстен күрәм.
Заман темасын роман жанрында яктыртырга алганда язучыларыбызның әле- дән-әле уңышсызлыкка очраулары, минемчә, беркадәр тормыш материалының характеры белән дә аңлатыла. Мәгълүм ки, биредә авторларга еш кына әле «утырмаган», билгеле бер калыпка салынмаган, ә бәлки үсү-яңару процессындагы материал белән эш итәргә туры килә. Бу бигрәк тә республикадагы яңа төзелешләргә багышланган әсәрләргә хас.
Күз алдында формалашып килүче мондый чынбарлыкны роман кебек масштаблы жанрда гәүдәләндерү өчен әдиптән аеруча зур сәләт һәм иҗади энергия сорала. Әдәби практика исә кайбер прозаикларның тормыштагы яңа күренешләрне һәм процессларны сәнгатьчә тулы канлы итеп гәүдәләндерергә көчләре җитмәвен күрсәтә. Аерым алганда, Ә. Бәяновның «Ут һәм Сув романы шул хакта сөйли. Әсәрдә аерым кызыклы фикерләр, тормышчан детальләр һәм хәтта образлар (мәсәлән, Борис Филинов образы) очраса да, тулаем алганда, тәнкыйть аның әле роман булып җитмәгәнлеген күрсәтте. Минемчә, монда төп сәбәп тормыштагы яңа күренешләрне оператив рәвештә яктыртканда сәнгатьчә тирән фикерләү җитмәүдә. Әйтерсең лә автор әсәрдә үзенең иҗат фантазиясен ныклап эшкә җигәргә, мәсьәләнең асылына төшенергә теләми һәм өстә яткан аерым детальләрне, фактларны сурәтләү белән канәгатьләнә. Чыннан да Ә. Баяновка бу әсәрдә әле тормыш турында эзлекле һәм дәлилле фикер йөртү, аны үсештә карау җитми. Бу хәл романның әдәби тукымасына да тәэсир иткән. Анда эчке бөтенлек юк, сюжет-композициясе дә яңа башланган төзелеш мәйданын хәтерләтә: анда әле хуҗасызлык һәм таркаулык хөкем сөрө, байтак күренешләрнең һәм эпизодларның чын урыны ачыкланмаган.
Яңа төзелеш чынбарлыгына тирәнтен үтеп керә алмау, өстә яткан аерым күренешләрне яки ситуацияләрне тасвир кылу белән генә чикләнү Б. Камалов белән М. Хәби- буллинның да бу темадагы уңышсызлыкларына сәбәпче булды. Аларның «Урамнар киңәя» һөм «Тау белән тау очрашмаса да» исемле повестьларында Чаллы якларында башланган тирән иҗтимагый-рухи үзгәрешләрне сиземләве кыен. Чөнки аларда әле бу чынбарлыкның яңа мәсьәләләре һәм конфликтлары күтәрелми. Бу авторлар өчен яшь драматург Д. Вәлиевнен «Дәвам» исемле пьесасы күп яктан үрнәк булырлык. Анда автор яңа тормыш материалына җитди аналитик караш белән карый алган һәм Чаллы тормышында заманыбызның мөһим мәсьәләләрен, конфликтларын таба алган. Бу уңыш ахыр чиктә Д. Вәлиевнең Чаллы чынбарлыгын яхшы белүе, аның эчке үсеш тенденцияләрен тирәнтен сиземләве белән бәйләнгән. Алдарак каралган әсәрләрнең авторларына исә мондый сыйфатлар җитенкерәми. Аларның үзләре сурәтләгән тормышны шактый өстән белүләре сизелә.
Шулай итеп, биредә безнең алга әдипнең чынбарлык белән бәйләнеше мәсьәләсе килеп баса. Әйтергә кирәк, бу бәйләнеш бездә кайчак формаль төс ала һәм тышкы детальләрдән генә чыгып билгеләнә башлый. Соңгы вакытта язучыларның тормыш белән элемтәләре ныгу турында сөйләгәндә моңа дәлил итеп авыл районнарында әдәби атналыклар үткәрүне китерәләр. Сүз дә юк, бу — кирәкле чара. Атналыкларның бигрәк тә әдәбиятны пропагандалау ягыннан әһәмияте зур. Бу өлкәдә актив эшчәнле- ге өчен Татарстан язучылар союзы күчмә Кызыл байрак белән дә бүләкләнде. Әмма мин атналыкларны язучының тормыш белән бәйләнешен ныгыту чарасы итеп карый алмыйм. Чөнки язучы тормышны үз күңеленә тынгы бирми торган иҗат объекты һөм илһам чыганагы итеп караганда гына, бу юлда армый-талмый эзләнгән тәкъдирдә генә аның тормыш белән тыгыз бәйләнеше турында сөйләргә мөмкин. Әдәби атналыкларны үткәрү тәртибе исә мондый мөмкинлекне бирми. Аларның безнең прозада
беркиидн „се. дң.рмгут. «идүл.ре де а,„, Кт у„. яича
ү.керелеп «илу™ 6, яа,„,ш> ва,яяр,с,яр, 6>р
" бел... Ул де 6,л«-Балте, „,яан. 6агыш„.нг, .............................................. , .Ьа„тав ^рыяда
».у. лиге» су, миңе хе.ер „Лаеш шулллсы „у, ,а6а, р6ра,„„ 6утя„ яңг„р„й
Аяк белән дә S
төрлечә йөрергә була... *
Әдәби праитике кебет-кебег 6ер хвиыйквгьке мшендырес тормышны тиреитеи вй- ә рвиу еиы сеигетьчо тоуделеидвру юлынде ектие һем тынгысы, еэленулер Белен Берге и Барырга тиеш. Бкреде минем хииеялеунең интеллектуал.. обра.лы булырга тиешле- м ген» аеруча басым ясыйсым килә. Чөнки, беренчедән, тормыш эчтәлеген мөмкин о кадәр сәнгатьчә мәгънәлерәк итеп бирү мәсьәләсенә әдипләребез әле һаман аз игътибар итәләр. Икенчедән, проза турындагы сөйләшүдә катнашкан И. Нуруллиниың «Аяк ? белән йөрүгә ни җитә'» дигән мәкаләсендә бу мәсьәләгә кагылышлы кызыклы гына < фикерләр әйтелә. Хөрмәтле тәнкыйтьчебез анда реалистик сәнгать чынбарлыкны 2 кичек, нинди формаларда һәм нинди чаралар белән гәүдәләндерергә тиеш дигән гаять зур мәсьәләне күтәрә. Аның бөтен пафосы Р. Мостафин мәкаләсендә телгә алынган «тышкы охшашлыкка нигезләнгән традицион хикәяләү стилен» яклауга юнәл- я дерелгән. Р. Мостафин үзенең проза турындагы сөйләшүне башлап җибәргән мәкалә- ® сеидә бу стиль белән генә чикләнү ярамаганлыгын. әдипләребезнең дөнья әдәбияты х туплаган бай тәҗрибәдән дә файдаланырга тиешлекләрен әйткән иде Бу фикер белен S бәхәскә кереп, И. Нуруллин әлеге традицион хикәяләү стиле «моңарчы реализмның а ■табигый хәле», олы юлы булып килде һәм, шикләнми әйтергә мөмкин, киләчәктә дә шулай булып калачак», ди. Әйтергә кирәк, бу — әдәбият фәне өчен яңа белдерү түгел. Моның белән И. Нуруллин үткен елларда үзәк матбугатта булып узган мәгълүм бәхәсләрне дәвам иттерә кебек. Билгеле булганча, бу бәхәсләр тормышны үз формасында сурәтләүне яклаучылар белән сәнгатьчә шартлылык алымнарын файдаланырга әйдәүчеләр арасында барды. Беренче принципны иң актив яклаган әдәбиятчы С. М. Петров, мәсәлән, тормышны үз формасында сурәтләүне «натураль» агым дип атады, аның реализм методына адекват булуын һем классик реализмның иң зур казанышлары нәкъ менә шушы агым белән бәйләнгәнлеген белдерде. Күренә ки, И Нуруллин С. М. Петров белән бер карашта тора.
Өмме әлеге бәхәсләрдә катнашучылар реалистик методны тик бу агымга гына кайтарыл калдыру яки аңа гына өстенлек бирү реализмны ярлыландыра, аның тормышны сәнгатьчә танып-белү мөмкинлекләрен чикли, нормативлыкны тудыра дип бәяләделәр. Чөнки дөнья әдәбиятында чынбарлыкны үз формасында гына сурәтләмичә, гипербола, гротеск, аллегория, фантастика һәм башка шундый сәнгатьчә шартлылык алымнарына да мөрәҗәгать иткән куп кенә реалистик әсәрләрне табарга була Рабле. Свифт, Бальзак, Гоголь, Щедрин, Франс. Чапен һәм башка олы художникларның иҗаты он» шул хакта сөйли. Дөрес, бу әдипләрнең әсәрләре еш кына сатирик жанрга карый. Әмма сатираның меһим бер үзенчәлеге «чынбарлыкның реаль пропорцияләрен үзгәртеп сурәтләүдән» гыйбарәт булуын һәм моның эчен әдипләрнең сәнгатьче шартлы- лыкка мөрәҗәгать итүләрен И. Нуруллин бу әсәрләрне реализмнан читләштерүче бәр күренеш итеп карый. Аның болай фикерләвеннән, әгәр әсәр тормышны үз формасында чагылдырмый икән, димәк, ул реалистик була алмый, дигән нәтиҗәгә «иләсең. Ә бит Свифт, Щедрин. Чапек һ. б ларның сатирик әсәрләре реализмның югары үрнәге икәнлеге барыбызга да билгеле.
Әгәр инде без, И. Нуруллинга кушылып, социалистик реализмның төп критерие рәвешендә әлеге традицион хикәяләү стилен алсак, ул вакытта без Маяковский. Брехт. Неруда. Назыйм Хикмәт һ. б парның иң яхшы әсәрләрен бу метод әдәбиятыннан читләштерергә тиеш булабыз
Аннан соң «натуральлек-ке. тормышны үз формасында үз кыяфәтендә сурәтләү- ге артык табынуның художникны натурализмга китереп чыгаруы да ихтимал б.т Ә
инде натурализмның социалистик реализм белән бернинди алыш-биреше булмавы һәркемгә мәгълүм. Бу уңайдан Г. Ибраһимовның түбәндәге фикере хәтергә килә: «•Тормыш кисәкләрен шул кеенчә, фотографияләп, деньяга ташлау юлы белән тезелгән әсәрләрнең кыйммәте юк. Минемчә, әдәби әсәрләр тормышның каты кәрәшле. күп катлаулы, бай каршылыклы тирән процессларын иҗат механизмы аркылы, җанлы сурәтләрдә гәүдәләндерү, чагылдыру юлы белән язылганда гына социалистик реализмга ирешеп булачак» Реаль чынбарлык күренешләрен «иҗат механизмы аркылы» үткәреп сурәтләү бурычы исә сәнгатьчә анализ һәм тасвир чараларының күп төрле булуын сорый.
И. Нуруллин бер нәрсәдә һичшиксез хаклы: безнең әдипләр әле чыннан да тормышны үз формасында гәүдәләндерү принцибы бирә торган мөмкинлекләрдән, бу өлкәдә классиклар туплаган бай тәҗрибәдән тиешенчә файдалана алмыйлар. Мисалга әсәрләрдә пейзаж куллануны гына алыйк. Классикларыбыз безгә пейзажны сәнгать чарасы итеп файдалануның күркәм үрнәкләрен биреп калдырдылар. Г. Ибраһимовның карт имән образы үзе генә ни тора! Моңа кадәр күпме еллар «башка һәммә нәрсәне кырып барган* балталарга, пычкыларга да бирешмәгән, «каты җилләрне уйнап кичерә торган тирән тамырлы* бу карт имәнне көннәрдән бер көнне язгы яшен «бәген тирә-як туфраклары белән суырып* ыргыта. Октябрь революциясенең иске җәмгыять көчләрен төбе-тамыры белән себереп ташлавын күрсәтү өчен моннан да уңышлырак тасвир чарасы табып булырмы икән! Шушы ук әдипнең кызыл чәчәкләре дә революция тудырган яңалыкның, яңа кешеләрнең искелек белән авыр көрәштә җиңел чыгуларын зур тәэсир көче белән чагылдыралар.
Пейзаж, табигать күренешләре бүгенге проза әсәрләрендә дә әледән-әле күзгә чалыналар. Әмма алар әсәр идеясен образлы итеп гәүдәләндерү чарасы булудан бигрәк, еш кына тынчу бүлмәдән алҗып чыккан геройга иркенләп бер сулыш алу, хозурлану өчен генә хезмәт итәләр.
Әмма шулай да. үткәндәге реалистик әдәбиятта хәзерге әдипләргә үрнәк булып торырдай мисаллар күп булса да, бүгенге язучыларны тормышны үз формасында сурәтләү юнәлешендә генә эш итәргә чакыру, аларның башка юнәлешләрдә эзләнүләренә пессимистик карау белән килешәсе килми. Чөнки бу иң революцион метод булган социалистик реализмның бөтен рухына, табигатенә каршы килә. Безнең интенсив рәвештә үзгәреп, яңарып торучы чынбарлыгыбызны сәнгатьчә тулы канлы итеп гәүдәләндерү кирәклеге үзе үк бу өлкәдә бертуктаусыз һәм кыю эзләнүләрне сорый. Дөрес, бу эзләнүләр үзмаксатка әверелмәскә, ә бәлки конкрет ихтыяҗлардан чыгып һәм иҗади төстә алып барылырга тиеш. Ә бездә форма оригинальлегенә омтылу кайчак фикер сайлыгын яшерү теләгеннән генә була. Икенче бер очракларда исә, И. Нуруллин бик хаклы әйткәнчә, донья әдәбияты тәҗрибәсенең безнең өчен яңа булган алымнары механик рәвештә үзләштерелә һәм ул, табигый, әдипләрне бары уңыш- сызлыкка гына китерә. Ләкин бу безгә һич тә «Көнбатыш Европа әдәбиятларындагы шартлы һәм фантастик алымнар белән азыкландырып прозаны алга таба әйдәүнең тиешле нәтиҗә бирмәячәге көн кебек ачык. Моның хәтта зарар китерүе мөмкин», дигән нәтиҗә чыгарырга нигез була алмый. Эш бит художникның нинди чаралар куллануында түгел, бәлки аларны нинди максатта куллануында. Ахыр чиктә мәсьәлә өдә- бият-сәнгатьне «эч пошудан һәм симезлектән җәфа чигүче «югары катлау ун меңнәр- гә»ме, әллә инде «илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә* (Ленин) хезмәт иттерүгә бәйләнгән. Шул «югары катлау ун меңнәрнең» теләкләренә һәм интересларына буйсынучы буржуаз әдәбиятта, француз язучысы Роб-Грийе әйткәнчә, художник еш кына нәрсә турында сөйләве өчен түгел, бәлки ничек сөйләве өчен генә үзен җаваплы сизә. Әнә шуннан инде модернизм, форма ешаккатыриэмы* туа.
Халыкка, бөтен кешелеккә хезмәт итә торган социалистик реализм әдәбиятында исә художникның нәрсә турында һәм бу хакта ничек сөйләве бердәй әһәмияткә ия. Аларның берсен икенчесеннән өстен куярга ярамый. Чөнки бу әдәбият, бер яктан, әдипләрнең идеаллар һәм омтылышлар уртаклыгын, икенче яктан, сәнгатьчә эзләнү-
Г. Ибраһиаяоө, вдвбият масьәлалере. Казан. I960. 219 бит.
пәриең һем миВ^ММмөрнең кул төрле булуын шарт ител куя. Аңлашыла ки. монда ииидидер нормативлыкка. нивелировкага урын була алмый. Бу уңайдан Назыйм Хикмәтиең шундый сүзләрен искә тәшерү урынлы булыр «Әдәби форма өлкәсендә мин хәзер мәгьнәлелекие бирүнең теләсә кайсы ысулын таныйм, аларны аңларга һәм үзләштерергә тырышам. Тик бер шарт бар: алар оста кулланылсыннар, аморф түгел, чыннан да мәгънәле булсыннар һәм эчтәлекне аеруча яхшы бирүгә булышсыннар‡‡‡ * ♦
Бу сүзләрнең хаклыгын күп милләтле совет әдәбияты узе раслый. Үзләренең иҗат X палитраларын баету эчен илебез әдипләре соңгы вакытта сәнгатьчә шартлылык алым- ? нарына ешрак мөрәҗәгать итә башладылар Аерым алганда, миф белән кызыксыну көчәйде. Көнбатышта исә бу нәрсә үзенә бер модага әверелде. Әмма анда да миф ы торле художникларны төрле максатта кызыксындыра. Буржуаз әдәбиятта ул укучының ы игътибарын заманның актуаль мәсьәләләреннән читкә юнәлтү өчен файдаланыла Ә 2 менә Американын һәм Африканың күп кенә прогрессив язучылары мифка заманның < мөһим мәсьәләләрен, социаль каршылыкларын тагын да кискенрәк төстә һәм ачыграк = гәүдәләндерү өчен мөрәҗәгать итәләр Мәсәлән, күренекле Америка язучысы и Дж. Апдайкның «Кентавр* исемле романында миф гади хезмәт кешесенең рухын һәм — саф күңелен калку итеп гәүдәләндерү өчен файдаланыла. Нужа чигеп һәм төрлечә кыерсытылып яшәүче укытучы Колдуэлл, көндәлек тормыш кыенлыкларыниан аеры- g лып үзенең хыялый дөньясына күчкән чакларында, борынгы грек мифологиясе герое — кентавр Хироига әверелә. Бу вакытта ул мифик затлар яшәгән заманнарга ♦ китә һәм андагы тормышка соклана. Колдуэлл-Хирон үз илендәге гаделсезлекләр _ белән килешә алмый, башкача яшәү турында хыяллана. Шулай итеп, бу романда миф — гади хезмәт кешесен физик һәм рухи яктан изә торган социаль тәртипләрне сәнгать- ° чә кире кагу чарасына әверелә.
Совет әдәбиятында мифны файдалануның иң уңышлы мисалы итеп Ч. Айтматов- _ иың «Ак пароход» повестен санарга була. Кыргыз халкының ничек килеп чыгуы турын- ~ да сөйләүче борынгы легендага — Ана болан легендасына мөрәҗәгать итеп, шуның п аша әдип әсәрдә заманыбызның иң мөһим мәсьәләләреннән берсен — табигатьне сак- 0 лау мәсьәләсен зур фәлсәфи көч белән күтәрә. Әгәр повестьта кыргызларның ерак бабаларын үлемнән коткарып калган Ана болан турындагы легенда булмаса әсәрнең идея-фәлсофи яңгырашы бермә-бер кимер иде, ә маралларны агу әсәрдә гадети браконьерлык күренеше генә булып калыр иде.
Сүз уңаенда башка күл кенә әдәбиятларда дастан традицияләре белән кызыксыну көчәйгәнлеген до әйтеп үтәргә кирәк Аларга әдипләр торле максатларда мөрәҗәгать итәләр. Үзебезнең әдәбиятта Н. Фәттахның «Этил суы ака горур» романында дастан сюжеты алымнары борынгы болгар чынбарлыгын күрсәтү өчен файдаланыла. Дастан сюжеты йогынтысы, аерым алганда акбүрелорнең болгарлар белән сугышын тасвирлаган. Тотышның Аппакка мәхәббәтен һәм аларның фаҗигале язмышын сурәт-ләгән эпизодларда аеруча сизелә. Тагын да конкретрак әйтсәк автор Тотышның Аппакны эзләп йөрүләрен сурәтләгәндә роман белән «Бабахан дастаны* арасында шактый аваздашлык сизелә. Бу дастандагы, Таһир һәм Зөһрә кебек. Тотыш белән Аппак та бер-берсеннән көчләп аерылдырылалар. аннары егет дөнья гизеп үзенең сөйгәнен эзли, соңыннан индо кавыштык дигәч, алар һәлак булалар. Болай дастанча хикәяләү борынгы кешенең мәхәббәт культын чагылдыру ягыннан, минемчә һичшик-сез кызыклы. Ә менә бу алымны авторның төп максатын ачу ягыннан карасак, безнең алга бөтенләй башка күренеш килеп басар. Н. Фәттахның үзенең белдерүенчә, романда бердәм Болгар дәүллтенең оешуын күрсәтү максат итеп куелган. Гәрчә әсәр шушы фикерне үзәккә куеп һом шул турыда киң планлы хикәяләү белән башланса да. Ф Хөсни әйткәнчә «ахырга тарая-тарая барып, ниһаять, бәк балаларының «башсыз, тәвәккәллекләрен сөешү-мехәббәт романтикаларын бик тәфсилле сурәтләү белән очлана». Кыскасы Болгар җирендә барган зур тарих- процессларның үзәгендә торырга тиеш булган Тотышның бары мәхәббәткә мөкиббән киткән затка - мәҗнүнгә өйләнеп калуы һем авторның төп максаты да тора-бара шул хакта хикәяләүгә генә
‡‡‡ Проблемы становления реализма ә литературах Востока Рус теленде Месиву. 1964 әп. 255 бит.
кайтып калуы романның идея-эстетик яңгырашын бермә-бер кимет». Ә бу исо әсәрдз дастан алымы уңышлы файдаланылмаган дигән сүз.
Әйе, иҗат палитрасын баету прозаикларыбыз өчен әле җитди бурыч булып тора Бу бурычны уңышлы үтәү өчен аларга туган халкыбызның бай иҗат мирасына һәм дөнья әдәбияты тәҗрибәсенә активрак мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бу эш аем акыл белән һәм иҗади төстә башкарылса, минемчә, мәсьәлә һич тә аяк белән йөрүдән баш тартыл кул белән йөри башлау кебек булмас иде. Дөресрәге, ул прозабызның эстетик дәрәҗәсен тагын да күтәрергә булышыр иде. Тормышны тирәнтен өйрәнү белән бергә, әдипләребезнең шушы юлда да актив эзләнүләрен һәм яңа ачышларга ирешүләрен телисе килә.
Ә менә күп кенә таҗик, төркмән һәм үзбәк прозаикларын дастан традицияләре, күренекле әдәбият галиме М. Пархоменко фикеренчә, заман темасына багышланган әсәрнең сюжет-композициясен оештыру ягыннан кызыксындыралар. Дастан сюжетының мөһим типологик сыйфатлары итеп М. Пархоменко аңарда вакыйгаларның зур тизлек белән үсүен, конфликтларның һәм коллизияләрнең бик киеренке һәм драматик твс алуын билгели һәм хәзерге әдипләрне нәкъ менә шушы сыйфатлар кызыксындыруын әйтә. Ә бит безнең хәзерге кайбер әсәрләргә мондый сыйфатлар бик тә җитми, аларда киеренке заманыбыз турында хикәяләү еш кына артык сүлпән һәм ялыктыргыч тес ала. Дастан традицияләренең әлеге әдәбиятларда ничек файдаланылуын күрсәтү өчен бер генә әсәргә — үзбәк язучысы Ә. Мохтарның «Чинар» романына тукталыйк. Н. Фәттах кебек, Ә. Мохтар да дастан героеның дөнья гизеп йөрүе алымына мөрәҗәгать итә. Роман инде туксанның өске ягына чыккан Әчил картның чит илдән кайткан улы Әэим- җан белән республиканың төрле почмакларында яшәүче күп санлы балаларының һәм оныкларының хәлләрен белеп йөрүен тасвирлый. Күренә ки, биредә геройның дөнья гизү максаты Н. Фәттах романындагыдан шактый аерыла. Ә. Мохтар әлеге сюжетны дастанга хас детальләр һәм бизәкләр белән тулыландыра. Әчил карт ил гизеп йөргәндә төрле хәлләргә очрый, Әзимҗанга төрле легендалар һәм тарихлар сөйли. Әмма боларның барысы турында хикәяләү — никадәр мавыктыргыч булмасын — автор өчен үзмаксат түгел. Дастан алымы биредә гади кышлак карты Әчилнең олы күңелен ачу, аны тормыштагы һәр нәрсә өчен үзен җаваплы сизүче ил атасы итеп күрсәтү максатында файдаланыла. Әчил юлында очраган бер хәлгә дә битараф кала алмый, я шатлана, я борчыла, гаделсеэлекләрне юкка чыгарырга тырыша. Шулай итеп, «Чинар» романында дастан алымы заман героеның олы рухын, якты образын гәүдәләндерү чарасына әверелә.
Җыеп әйткәндә, бу мисал, Ч. Айтматов повесте кебек ук, халыкның бик борынгыдан килә торган иҗат мирасының безнең көннәрдә дә әдипләрнең әдәби осталыгын үстерүдә, иҗат палитрасын баетуда мөһим чыганак була алуын раслый. Тик ул чыганактан дөрес файдалана белергә генә кирәк.