Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯПЬ - ЯШЬ КЕНӘ БУЛСА ДА...


и майтардылар икән Казан кызлары?..
Бригадир мотоциклын еракта ук сүндереп калдырды да бәрәңге басуына килеп керде. Басуда бәрәңге дә чүпләнеп беткән, кызлардан да җилләр искән иде.
— Кыз-ла а-ар!.. К-айда сез, йолдызлар!..
Тирә-як тып-тын. Ык елгасы ярларыннан тибеп чыккан чишмәләр генә җырлап агып яталар. Агачларга инде алтын төсе йөгергән. Алар чишмә тавышларын ниндидер бер моңсулык белән тирә-якка тараталар.
— Кызлар, кайда сез?
Җавап урынына җыр ишетелде:
Йөрер идем тугаенда, Кайтсам Ык буйларына...
Кем җырлый моны? Җырчы үзе кайда?
Җыр озак дәвам итмәде. Кышлыкка дип өеп куйган печән чүмәләсе артыннан көлә-көлә бер кыз килеп чыкты.
— Җырны бүлдегез, абый...
— Җыры булыр, сеңелем. Аннан, син нигә әле «йөрер идем тугаеңда» дип моңланып утырасың? Шул тугайда лабаса инде син,— диде бригадир, ни әйтергә дә белмичә.— Башкаларыгыз кайда?..
— Бөрлегән җыярга киттеләр, иптәш бригадир.
— Шаяртмагыз әле, сезгә җыр булсын да бөрлегән булсын.
— Елыйкмы әллә инде, абый кеше,— Рокыя кинәт җитдиләнде.— Әнә тракторчыгыз елаганы да җиткән инде. «Бу Казан кызлары җен кебек эшлиләр. Миннән булмый. Билем авырта. Моторымда тартмый дип, сабан төрәннәрен кояшта ялтырата-ялтырата, өенә кайтып китте...»
— ...Минзәлә якларында булган бу көннәр онытырлыкмы соң!.. Андагы гүзәл табигать, кече күңелле, кунакчыл, җырга-биюгә әвәс кешеләр. Рокыялар, Тауасты Байлары авылында торып, ул елны колхозга шактый зур ярдәм иттеләр. Авылның үз кешеләренә әйләнеп бетә яздылар. Гәрәбәдәй сары итеп алар юып чыгарган авыл өе идәннәренә карап карчыклар хәйран калалар иде.
Минем ульгма да шундый бер кыз насыйп булсын иде, ходаем, дип, башларын кага-кага сокланалар иде.
Колхозда булган көннәрдә Рокыя бер мәсьәләне хәл итә алмыйча аптырый иде. Каян килә икән бу кешеләргә моң, җырга, биюгә булган мәхәббәт. Бәлки, әнә шул Ык елгасы ярларыннан җырлап аккан чишмә суларын эчеп үскәнгә шулайдыр ул. Гаҗәп түгелмени, кичен ♦ авыл клубына бер карт белән карчык килеп керә дә, баянчы егет каршына килеп, кызларга шаян сүзләр әйтә-әйтә, болай дип җырлап җибәрәләр:
Тыпыр-тыпыр биегәндә Авыртмыймы тәпиец? Егет белән биегәнгә Орышмыймы әтиең?
Шулай, гаҗәп булды ул Рокыяларның Минзәлә якларына барулары! Урып-җыю чорында колхозга ярдәмгә дип җибәрелгән кызлар заводка бирнә белән кайткандай булдылар. Тауасты Байлары авылының юмарт әбиләре аларга йомшак итеп басылган киез итекләр, тә- пән-тәпән бал, май-корт төяп җибәрделәр. Җитмәсә, колхоз идарәсе кулга күп итеп акча да бирде.
— Бу чаклы тырыш кызларны күргәнебез юк иде әле, рәхмәт сезгә, сеңелләр, безнең якларга юлны онытмагыз,— дип, аларны Казанга бөтен авыл диярлек озатып калды.
Әлеге төбәктә булуның Рокыя өчен тагын бер истәлекле ягы калды. Минзәлә шәһәрендә ул яшьлек дусларын очратты. Аларның кайберләре инде хәзер Минзәлә театрында танылган артистлар. Икенчеләре — районның культура йортында эшләп яталар. Хәзер Казанда яшәүче артистка Дания Нуруллина да Рокыяның балалык дусты иде. Өй каршыла рында алар бергәләп никадәр уен уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Шул чакларда Дания Рокыяга болай дип әйтә торган иде:
— Син, дустым, биюче булып китәрсең әле. Мин дә театр уйнарга яратам. Әйдә, тотыйк та икебез дә театр училищесына керик.
...Даниянең әти әниләре музыка яратучы кешеләр иде. Шуңа күрә алар кызларының теләген хуплап кына каршы алдылар.
Ләкин Рокыяның әтисе Сабир абый башкачарак фикер йөртте. Тормышның төбеннән диярлек чыккан, унҗиде яшендә үк авылдан китеп, Донбассның атаклы «Мария» шахтасында күмер чапкан, аннары Казанда, завод-фабрикалардя озак еллар эшләп, коллективтан зур рәхмәтләр ишетеп, дәүләт һәм хөкүмәтебезнең бүләкләрен алып пенсиягә чыккан кадровый эшченең карары катгый булды. Ул кызының да үзе һәм әнисе юлыннан китүен тели иде. Чөнки Рокыяның әнисе Хәтимә апа да бөтен гомерен синтетик каучук заводында эшләп уздырган. Ул да хәзер пенсиядә.
— Кызым, син инде буй җиттең диярлек. Заводка өйрәнчек булып керергә дә бик вакыттыр,— диделәр Сабнр абый белән Хәтимә апа. , *
Әти кеше бигрәк тә коры куллы. Ул бер дә ике сөйләгәнне яратмый. Шуңа күрә бердәнбер кызының булачак тормыш юлын билгеләгәндә ул озын озак уйларга бер дә урын калдырмады. Ул гынамы? Рокыяның бабасы Фатыйх та яшьтән үк оныгының колагым эшче һөнәренең әйбәтлеге турындагы сүзләрне тукып үстерде. Фатыйх бабайның моңа хакы бар иде. Ул да еллар буена Казанда Гм-тоичы булып эшләде. Хәзерге синтетик каучук заводының нигеэеада Фатыйх бабай аркасына кузла киеп ташыган кирпечләр аз түгел. Ул сүзгә генә түгел, әнә шулай физик эшкә дә бик батыр булган. Яшь вакытта тегермән ташын берүзе күтәргән, днп сөйлиләр аның турында. Булгандыр да. Әлки районының Яңа 1аллы авылында яшәүче
1К, У.» N в.
ҖӘҮДӘТ КӘЛНМУЛЛНН ф япь ЯШЬ КЕНӘ ВУЛСА ДА..
өлкән буын кешеләре ут йөрәкле Фатыйхны, бәлки, хәтерлиләрдер әле. Шушы пәһлеван уналты яшьтән үк Бәләй дигән байда батрак булып торган. Байның зур хуҗалык эшен берүзе башкарып килгән. Сабан туйларында мәйдан тоткан. «Сабан туе җитәр алдыннан баем минем каршыда күгәрчен булып гөрләп йөри башлады,— дип сөйли торган иде Фатыйх бабай оныгы Рокыяга.— Хәлеңә кергән була, кәефләреңне сораша. Баксаң, моның тел төбендә этлек ята икән. Байның Закир исемле улы бар иде. Бәләй дәдәң шуны сабан туе батыры итәргә хыяллана, имеш. Ә Закир чебен тими чер итә торган нәзберек малай. Бай малае нинди булсын тагын? Шулай да байның өмете зур. Син инде, энем, ди ул, Закирга маңгай терәп маташма, буш итмәм үзеңне. Күлмәк-ыштан алып бирермен, ди. Мин инде байның күңеле булсын дип, миңа зәһәрләнмәсен дип, аның шартына күнгән дә булам. Ләкин мәйданга чыккач, барысы да онытыла да китә. Һәм Закирны җиргә алып сылаганымны сизми дә калам».
...Шулай. Димәк, хәл ителде. Рокыя бабасы, әтисе һәм абыйсы юлыннан китәчәк, һәм бер көнне аны «Теплоконтроль» заводында эшләүче абыйсы икенче цехка җитәкләп килде. Бу 1964 елда Рокыя урта мәктәпне тәмамлагач булды. Абыйсы аны цехка кертеп калдырды да китеп югалды...
Рокыя эшкә тиз өйрәнде. Бер-ике ай дигәндә ул цехтагы дистәләгән операциянең яртысын диярлек үзләштереп өлгергән иде. Сыйфат та начар түгел. Нәкъ менә шул көннәрдә комсомолларның отчет- сайлау җыелышы булды. Анда Рокыя да чыгыш ясады. Берәү дә көтмәгән иде. Ләкин бу кыз бик ачуланып, борчылып сөйләде. Залдан сорау бирделәр. «Ул үзе бер дә брак ясамый микәнни соң?» — диделәр. Җыелышны алып баручы торып басты һәм белешмә китерде: «Рокыя Гарифуллина көйләгән приборларның берсе дә диярлек заводка кире әйләнеп кайтмаган. Сыйфат таләп итәргә иптәш Гари- фуллинаның мораль хакы бар»,— диде ул.
Аны шушы җыелышта цех комсомол бюросы члены итеп сайладылар. Эшнең дә иң җитдиен — «Комсомол прожекторы» эшчәнлеге өчен җаваплы итеп билгеләделәр. Бу вакытта инде бу тырыш кыз үзен эшкә өйрәтүче апасын да узып киткән иде. Ул цехтагы дистәләгән операциянең барысын да биш бармагы кебек белә. Шуның өчен яшьләр арасында беренчеләрдән булып аңа «Коммунистик хезмәт ударнигы» исеме бирелүгә берәү дә гаҗәпләнмәде. Лаек иде ул моңа.
Ләкин тормыш синең алда ак палас кына җәеп тормый шул. Рокыя өчен дә шулай булды. Ул энергетика техникумына укырга керергә җыенган иде. Техникум ишеге аның өчен ачылмады. Эшне бары бер балл хәл итте. Инде бер авыз пешкәч, суны да өреп кабарга кирәклеге яхшы мәгълүм иде. Кыз, төн йокыларын бүлеп, янә дәреслекләргә чумды. Абыйсын аптыратып бетерде. Аның да ярдәме зур булды. Икенче елны Рокыяны техникумның III курсына кабул иттеләр.
Уку еллары тиз үтте, һәм бер көнне Рокыя әтисе кулына диплом алып кайтып тоттырды. Әй куанды инде Сабир абый! Белә ул укуның кадерен. Чөнки аның үзенә зур белем алырга мөмкинлек булмады. Нибары дүрт класс белән чикләнергә туры килде. Шулай да ул тормыш университетларын шактый узды. Документ-мазар язарга дисәң, күршегә ярдәмгә керми. Русчасын да чатнатып белә, шуңа күрә ул дипломга язылган «Техник-технолог по счетно-измерительным приборам» дигән сүзләрне шартлатып укып бирде. Аннары: «Китер, кызым, моны минем документлар янына төйнәп куйыйк»,—■ дип, сандыгына үрелде. Рокыя: «Әле, әти, эш урынында да күрсәткәнем юк бит»,— дигәч кенә яулыкны чишми калды.
Аннан соң бу бөтерчек кебек кыз семьяга шатлыклы хәбәрләрне берсе артыннан берсен кайтарып кына торды. Менә авы В. И. Ленин юбилее медале белән бүләкләгәннәр. Ә инде сигезенче бишьеллык йомгаклары буенча аңа Хезмәт Кызыл Байрагы ор., ны бирелгәч. Казанның Авангардная урамында яшәүче Сабир абыйлар йортында чын бәйрәм булды. Күрше-күләндә яшәүче әбиләр бу шатлыклы хә- ♦ бәрне тирә-якка сиптеләр...
т>г-л“г^>Пг»еЛЬ аены? матУР көннәре пде. Завод эшчеләре клубка $ РСФСР Верховный Советына депутатлыкка кандидат күрсәтергә < багышланган җыелышка килделәр. Кешеләрнең күңелендә бәйрәм тантанасы. Өлкәннәрнең күкрәкләрендәге орден-медальләрдән күзләр = чагыла. Бу яктылыкка Рокыя күкрәгендәге Ленин юбилее медале 2 сипкән нур да өстәлә. Җыелыш башланды, һәм Рокыя өчен колак 2 ишетмәгән яңалык әйтелде. «Мин депутатлыкка кандидат итеп ” 1946 елда туган, комсомолка Рокыя Сабир кызы Гаряфуллинаны = тәкъдим итәм»,— диде заводта абруе зур булган эшче абый.
Шулай итеп, аны Казан-Идел буе сайлау округы хезмәт ияләре = сигезенче чакырылыш РСФСР Верховный Советына депутатлыкка к кандидат итеп күрсәттеләр һәм сайлаулар көнендә бертавыштан сай- ♦ ладылар да. =
...«Татарстан» поезды республикабыз киңлекләре буенча чаба. Ул “ Казанга якынайган саен тизлеген арттыргандай булды. Машинист с; әйтерсең лә Рокыяның сагынуларын сизә. Бер атна эчендә дә завод. * әти-әнисе, дуслары сагындырып өлгерде! Хәзер менә барысы: горур- 2 лык, соклану һәм сагыну хисләре бергә кушылган, ахрысы. Беренче - кат депутат булу, беренче тапкыр сессиядә катнашу, беренче тапкыр » Кремльдә булу, Патша-кыңгырау, Патша-пушканы күреп хәйран х калу, Татарстан депутатлары делегациясе составында очучы космо- » навт Андриан Николаев белән истәлекле фотога төшү — барысы да беренче тапкыр! £
Поезд инде туган шәһәргә якынлаша. Ә күңел һаман да әле Мәс- х кәүдә. Син хәзер инде заводта приборлар көйләүче генә түгел — халык хезмәтчесе — депутат та. Рокыя РСФСР Верховный Советы Председателенең урынбасары булып сайланды. Шушы вакыйга белән котлап, аның кулын кысканда академик М. Д. Миллионщиков бол ай дигән иде: кайтып, юл чемоданын куярга да өлгермәгән иде диярлек, депутатка бер зур хат китереп бирделәр. Конвертка: «РСФСР Верховный Советы Председателе урынбасары депутат Р. С. Гарифуллинага»,— дип язылган иде. Хат Кемерово якларыннан килгән. Тигез һәм вак хәрефләр белән язылган дәфтәрне укып чыгу өчен дә шактый вакытлар кирәк булды. Хатта «буталчык язмыш» тарихы бәян ителгән иде. Хатның авторын илленче елларда шактый гына зур күләмдә дәүләт әйберен урлауда катнашуы өчен озак елларга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Хат стиле буенча маҗаралы повестька детектив хикәягә тартым Шулай да җинаятьченең тел төбеннән бер нәрсә аңлашыла: ул төрмәдән алданрак чыгарга тели, һәм үзен «акларлык, карар- лар, терле циркулярларда» оаы» еаеклар китч-.. Аларнын каҢа». нинди орган тарафыннан чыгарылуларын айта. номерларын күрсәта.
— Тормыш коллизияләре без уйлаганнан күбрәк һәм катлаулырак. Күп укыгыз, өйрәнегез, законнарны яхшы белегез. Депутат эш- чәнлегегездә алар сезнең беренче таянычыгыз булыр!
Депутат М. Д. Миллионщиков — РСФСР Верховный Советы Председателе. Димәк, ул әйткән сүзләрне үтәү Рокыяга, аның урынбасары буларак, фарыз да фарыз инде. Бу сүзләрнең хаклыгына төшенү өчен айлар, атналар да кирәк булмады. Мәскәүдән, сессиядән
Егерме җиде яшендә үк кыек эшкә керешеп, үз башын төрмәгә илтеп тыккан бу кешенең язмышы күңелдә каршылыклы уйлар тудырды. Бер яктан карасаң, ул — зур җинаятьче. Хәзер шуның җәзасын ала. Шул ук вакытта зур хәрефтән язарлык булмаса да, ул барыбер кеше. Кем белә, бәлки, аңа хәзер Рокыяның әтисе хәтле яшьтер. Ул инде байтак вакыт төрмәдә утырган. Ни семьясы, ни баласы, ни тормышы юк. Туры юлдан атлаган булса, барысы да булган булыр иде...
Рокыя хатны читкә этәреп куйды. Ни дип җавап язарга моңа? Гамәлдәге законнарны яхшы белергә кирәк. Ләкин маңгаеңда җиде сыр булса да, тормышның барлык четерекле мәсьәләләренә законнарны туры китереп бетерү мөмкин микән? Шулай да уйлап карарга кирәк әле. һәм ул район, республика прокурорлары янына юл тотты.
— Төрмәдә төшкә хәтле төш, төштән соң закон сөйләрләр,— дип дөрес әйтәләр шул,— дип шаярттылар прокуратурада.— Бу, иптәш депутат, кешенең нечкә хисләренә кагылу өчен язылган хат. Җинаятьчеләр алар бик сизгер халык. Җилнең кай якка искәнен беләләр. Әйдә, яшь кызның сәләтен сынап карыйк, янәсе. Бәлки, мине азат итү өчен берәр төрле эш кузгатып җибәрмәсме дип уйлаганнардыр. Әгәр закон бозылу бар икән, алар күп тартынып тормыйлар — турыдан-туры Верховный судка язалар.
«Димәк, бу мине бармак тирәли йөртергә теләгән.»— Рокыя прокуратурадагы сөйләшүдән соң шулай уйлады. Кем белә, бәлки, алай да булмагандыр. Хисләргә бирелеп китәргә ярамый. Чөнки син хәзер дәүләт кешесе. Шуңа күрә Рокыя бу хатны «Ни язылган булса шуны карау өчен» РСФСР Верховный судына җибәрде. Аннан ике җавап килде. Аларның икенчесендә хатның тиешле органнарда каралачагы хәбәр ителгән иде. Хат авторы дөресен язган булса да, ялган язган булса да, ул барыбер каралмый калмый. Тәртип шундый.
Халык депутатны үзенең хезмәтчесе итеп саный. Бу исә депутатның җилкәсенә зур йөк булып төшә. Син аның таләбен дә үтәргә, ул күрсәткән хөрмәтне дә дөрес аңларга тиешсең. Кешеләргә ярдәм итә алсаң, рәхмәт укыйлар, данлыйлар. Депутатка булган гозер-сорау- лар аз булмый. Аларның зурысы-кечкенәсе була. Рокыя сайлаучыларны, гадәттә, айга бер тапкыр, айның беренче сишәмбе көнендә завком бүлмәсендә кабул итә. Кайчакта кешеләр хатларны эш урынында да, эштән кайтканда да, болай гына урамда туктатып та бирәләр. Билгеле, сорауларның, үтенечләрнең шактые җирле Совет депутатлары хәл итә торган мәсьәләләр булып чыга. Ләкин, мин Мәс- кәү белән генә эш итәм дип, борын чөеп булмый. Чөнки һәр үтенеч артында җанлы кеше тора. Аның үз хәсрәте, үз соравы. Беренче һәм икенче сменаларда эшләгәндә шактый авырга туры килә, вакыт җитми иде. Бер оешмага барасың — инде эш сәгате төгәлләнгән була, икенчесенә киләсең — җитәкче җыелышка киткән. Соңыннан өлкәнрәк иптәшләр киңәш бирделәр: «Син мәсьәләнең асылын аңлатып кәгазь генә язып җибәр. Бездә депутатлар сорауларына бик игътибар белән карыйлар»,— диделәр. Дөрес әйткәннәр. Хәзер эш шактый җиңеләйде. Депутат вазифасын башкару эшенә дә шулай тора-бара өйрәнәсең икән ул.
«Милләтнең теләкләрен җиренә җиткерү юлында җан фида булсын! Аларны булдыру өчен бер тамчы каным кипкәнче иҗтиһад итү иң мөкатдәс вазифам дип игътикад кылам...» Бу юллар укучыларга бик таныш. Татар әдәбияты классигы Ш. Камалның «Депутат» исемле мәгълүм хикәясенең герое — Государственная думага китәргә җыенучы депутат — вокзалга үзен озатырга төшкән кешеләр алдында шундый нотык тотарга ниятли. Күпме фантазияң бар, шул хәтле ялганла, күпме тел куәсең бар — шуның чаклы буш вәгъдә бир!
Вәгъдәләр саоын куыгы төсле аллы гөлле төскә кереп зурая баралар. Ләкин гомере аз була шул тәти куыкның, бик тиз шартлый ул. Сатирик планда бирелгән бу образның гыйбрәт өчен булса да файдасы бардыр дип уйлый Рокыя. Безгә әнә шундый буш вәгъдәләр бирү, барысын да булдырам дип күкрәк кагудан сакланырга кирәк. Чөнки безнең халык депутатны андый буш вәгъдәләр өләшү өчен сайламый. һәм аңардан булдыра алмасны таләп тә итми.
Рокыя эшли торган икенче цех турында, «Сезгә бөтен завод кына түгел, ил йөзе төбәлгән», диләр. Мондый чагыштыру нигезсез түгел. Чөнки завод җитештерә торган продукция әзер килеш менә шушы цехтан чыгарыла. Икенче цех шәп приборлар бирә икән, бөтен завод мактала. Киресе булса — бөтен коллектив йөзе кызара. Рокыя моны эшче буларак та, депутат буларак та яхшы аңлый. Кулыннан килгәнчә, барысын да эшләргә тырыша. Кайчакта башка цехларның гөнаһлары өчен дә бу цех коллективы җавап бирергә тиеш. Чөнки цехка әзер детальләр башка цехлардан алына. Ераклылары да бул- галый. Биредә аларны җыялар гына. Цехтагы эшчеләрнең күбесе яшьләр. Аларга тәҗрибә җитми. Рокыя алар турында уйлаганда үзенең цехка беренче тапкыр аяк басу көннәрен искә төшерә. Өлкәннәрнең ярдәме никадәр зур роль уйнавын яхшы белә ул. яшьләргә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә тырыша. Менә Мари якларыннан килеп заводка эшкә урнашкан кыз Галия Абдуллина фикере: «Мин шушы яшемә җитеп Рокыя кебек яхшы күңелле кешеләрне күргәнем юк иде әле. Мин генә микән?! Нинди генә авыр хәлләрдә калсак та, иң башлап аңа барып егылабыз. Юк. депутат булган өчен генә түгел, ул моңарчы да шундый ук ярдәмчел иде. Аның өлкәннәрдәй акыллы киңәшләре, ярдәме чын күңелдән була. Моның өчен ул синнән бер нәрсо дә таләп итми. Тырышып эшләсәк, аңа шул җиткән. Мин аңа әниемә сөйләмәгән серләремне дә әйтә алам. Ул безне гел турыга, яхшыга өндәп тора. Менә, аның киңәше буенча, быел техникумның кичке бүлегенә укырга кердем». Ә заводта озак еллар эшләүче Дания Мәрдәнова: «Рокыя яшьләрне үз тирәсенә магнит кебек тарта ул»,— диде.
Менә, шулай итеп, бу цехта остазлык, өлкәннәрнең ярдәмен тоеп яшәү кебек матур сыйфатлар бар. Хезмәт һәм яшәү өчен уңай микроклимат тудырыла. Аның үзәгендә — Рокыя Гарифуллина.
...Күптән түгел Казан шәһәр партия активы җыелышы булды. Активта сүз шәһәр хезмәт ияләренең авыл хезмәтчәннәренә булышлыгы турында барды. Шәһәр коллективлары күрсәтәчәк конкрет эшләр планы билгеләнде. КПСС өлкә комитетының икенче секретаре Ф. И. Панин речен тыңлаганда, Рокыя блокнотына билгеләр куя барды. Аерым саннарны зур итеп язып куйды.
Трибунадан сөйләгәндә аның күңеле янәдән Ык буйларына. Мии- зәләнең гүзәл кешеләре янына әйләнеп кайткандай булды. Тагын барыр әле Рокыя авылга ярдәм итәргә, һичсүзсез, барыр. Депутат буларак та. эшче буларак та. һәм моннан берничә ел элек Минзәлә- нсң күркәм табигатьле төбәгендә бригадир абыйсы тарафыннан бүленгән җырны дәвам итәр:
...Яшел болын, бодр.» таллар Гел минем уйларымда.