ТӘГӘРМӘЧЛӘРНЕҢ ТАНЫШ ҖЫРЫ
Мансур Шиһапов, Әхмәт Рэшитов
ле анда, әле монда буй калкыткан кылганнар талгын җип- нең рыясыз иркенә буйсынып, битараф кына чайкалалар. Офыктан кызарып кояш чыгып килә; ул—тереклекнең бөек падишасы, әйтерсең иртәнге чыкларда коенган да сафланып, яшәреп киткән.
Мөхәммәт ага вагон тәрәзәсеннән иртәнге хозурлыкка сокланып бара. Мең кат күреп тә күңелне, хыялны ялыктырмас гүзәллек булыр икән! Мондый чакта йоклап яту оят, валлаһи, оят!
Аның әтисе Әхмәткәрим абзый: «Иртән йоклаганның бәхете булмас, кояш белән бергә торырга кирәк»,— дип
көн күргән ярлы мужикларның бәхетләре булгандырмы, юктырмы, әмма Мөхәммәт
Гастрольләр менә тагын артта калды. Республика күчмә театры артистларын Казагыстанның һәр каласында алкышлап каршыладылар, һәр спектакльдән соң аларны чәчәкләргә күмделәр, хәерле юл теләп, бәхет теләп озатып калдылар. Әйе, чит җирләрдә яшәүче туганнарыбыз Казан якларыннан килгән спектакльләрне, кон-цертларны, китапларны зарыгып көтеп ала шул! Көтеп ала һәм шуннан туган тәэсирләрен хәтерендә изге бер хатирә итеп, кадерләп саклый.
Соңгы елларда коллектив Идел буе өлкәләрен иңләп йөрде, аннары Казагыстан, Үзбәкстан, Кыргызстан шәһәрләре һәм авылларында булды. Әгәр аның маршрутын
СӘНГАТЬ
әйтә торган иде Бердәнбер арык ат белән җир ерткалап
а.-а күңелендә мондый мизгелләрдә сөенеч-шатлык ташып тора, башка берсен- нән-берсе матуррак уйлар килә — җырлыйсы килә башлый.
ТӘГӘРМӘЧЛӘРНЕҢ ТАНЫШ ҖЫРЫ
мане, Л. Митрофановның «Көчлерәк янсын йөрәк» спектаклендәге инженер Юрьев, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше» әсәрендә адвокат Әхмәт Риза, Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәтюендәге укытучы Сәлим Гәрәевич...
Драматург Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт» пьесасы буенча куелган спектакль- ләр Татарстан тамашачыларына яхшы таныш. Алар төрле театрларда төрле режиссерлар тарафыннан куелдылар. Ләкин Республика дәүләт күчмә театры постановкасы алар арасында аерым игътибарга лаек иде. Бу уңышта, билгеле, М. Хәмзиннең дә өлеше зур булды.
Ул гәүдәләндергән укытучы Сәлим Гәрәевич үз эшен яратып башкара, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ләкин аның күңеленә төер булып утырган авыр үткәне бар. Ул шуңа хафалана, шуңа үз-үзен битәрли. Тамашачы бу кичерешләрне гулысынча аңлап, аңа ышанып, элекке гамьсезлеген шелтәләү белен бергә, хәзерге фаҗигале хәсрәтен дә уртаклашып утыра, күңеленә үтә якын ала. Артист осталыгы тамашачыга бу хәлнең бөтен драматизмын җиткерә.
Мөхәммәт ага үз язмышын күчмә театр белән моннан 27 элек бәйләде. Сугыштан соңгы авыр, киеренке чор иде бу. Коллективның материаль хәле мөшкел, иҗади көчләр җитешми. Режиссер Габдулла ага Юсуповны туктаусыз бер мәсьәлә борчый: коллективны саклап калып булырмы, юкмы? Инде азмы-күпме традициясе булган, уз тамашачыларын тапкан иҗат оешмасы алдына әнә шундый сорау килеп баса.
Сәхнә эшенә чын күңелдән бирелгән җитәкче мәсьәләне бер якка һәм фәкать уңай якка хәл итү өчен көчен дә, вакытын да кызганмый. Шундый авыр вакытта, күктән төшкән бәхет кебек, коллективка Совет Армиясе сафларыннан кайткан Мөхәммәт Хәмзин, Фәридун Юнысов, Тайфур Кичубаев, Зәйтүнә Хәлиуллина, Зәкия Туишевалар килә. Театр бераз тернәкләнгәндәй була. Репертуарга зур сынаулар кичергән халкыбызның күңел кылларын тибрәтердәй, заман темасына язылган әсәрләр сайлап алына. Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры», Г. Насрыйның «Күңел дәф-тәрем, А. Корнейчукның «Украина далаларында» әсәрләре буенча куелган спектакльләрне авыл тамашачылары хуплап каршылыйлар.
Ләкин көчле оештыручы, коллективның административ җитәкчесе һәм режиссеры булган Габдулла Юсуповның Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына эшкә күчүе Күчмә театрны кабат авыр хәлгә куя — аннан соң бер-бер артлы режиссерлар алышына башлый, кайбер артистлар сәхнә белән бөтенләйгә саубуллашалар. Бу торгынлык берничә елга сузыла.
Ниһаять, хәлне төзәтү өчен Татарстан Культура министрлыгы ашыгыч чаралар билгели. Театрның директоры итеп Мөхәммәт Хәмзин, ә режиссер итеп сәнгать өлкәсендә зур казанышлары булган Сөләйман ага Вәлиев-Сульва куела. Коллективка эш өчен тиешле шартлар тудырыла, театрга аерым бина бирелә, труппа яңа кадрлар белән тулыландырыла Моннан тыш театр республикабыз районнарында гына түгел, башка өлкәләрдә яшәүче татар хезмәт ияләре алдында да чыгыш ясау хокукын яулап ала Театрда репертуарга караш нык үзгәрә. Ул түбән зәвыклы тамашачыларга исәп тотып алынган һәм мәгънәсез эффектка корылган урта кул әсәр-ләрдән акрынлап арына бара. Театр афишаларын, татар драматурглары тудырган тирән эчтәлекле, заманча яңгырашлы пьесалар белән беррәттән, башка халыкларның драматургиясе хәзинәсеннән алынган әсәрләр дә бизи башлый. Н. Исәнбәтнең «Рәйхан», Р. Ишморатның «Үлмәс җыр», Г. Минскийның «Тапшырылмаган хатлар», X. Вахитның -Беренче мәхәббәт», Л. Митрофановның «Көчлерәк янсын йөрәк», Г. Мазинның «Бүген һәм иртәгә», В Лаврентьевның «Иван Буданцев», Г. Мдиваниның «Терезаның туган көне», Д. Юлтыйның «Карагол», Д. Медведенконың «Юлда яткан таш» әсәрләренә нигезләнеп куелган спектакльләр әнә шундыйлардан. Замандаш- ларыбызның тормышын, хезмәтен чагылдырган бу спектакльләр татар матбугатында һәм гастрольләр вакытында башка республика, край, өлкә газеталарында басылган рецензияләрдә уңай бәя алдылар. Күчмә театрның зур казанышлары дип бәяләнделәр.
Әлбәттә, уңышлар җиңел генә килмәде. Мөхәммәт Хәмзингә төн йокыларын сарыф итеп баш ватарга да. төрле оешмаларга йөри-йөри нәрсәдер үтенергә ялварырга да туры килде. Нишлисең бит, сәнгать мәшәкатьсез булмый. Аның каравы,
ТӘГӘРМӘЧЛӘРНЕҢ ТАНЫШ ҖЫРЫ
колхоз-совхоз театрында эшләде Аннан тагын Казан... Бу юлы инде ул музыка училищесын сайлады. Ә 1939 елда аны Идел буе хәрби округының яңа гына оештырылган җыр һәм бию ансамбленә солист итеп алдылар, һәр борылышында сөене- че дә көенече дә сагалап торган авыр һәм мактаулы иҗат юлы әнә шулай башланды.
Авыл малае... студент... җырчы... драма артисты... Республика күчмә театры җитәкчесе. Бу — аның тормыш баскычлары. Аларда никадәр якты хатирәләр, тырыш хезмәт белән үткән онытылмас көннәр. Әнә шуңа күрәдер инде хезмәтенә күрә хөрмәтен дә кызганмадылар Мөхәммәт агадан. Совет сәнгатен үстерүдәге тырышлыгы, хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә актив катнашканы һәм культура учреждениеләрендә күп еллар буе нәтиҗәле эшләгәне өчен ул «Почет билгесе» ордены һәм «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләнде. 1960 елда аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Ә иң мөһиме — үзенең якты, кешелекле таланты белән ул күпме тамашачының мәхәббәтен казанды, кешеләрдән рәхмәт сүзе ишетте.
Юк, язмышына үпкәли алмый Мөхәммәт ага — башкаларны сөендерә алуы белән генә дә ул үзен бәхетле санарга хаклы. Озын гомер юлы менә хәзер аларга таныш җыр кейләгән чуен юллар сыман тигез, сикәлтәсез булмаса да, мәгънәле үтелгән, матур истәлекләр калдырган.
Купеларның берсе ачылды да коридорга олы яшьләрдәге бер ханым чыкты. Мөхәммәт ага, уйларыннан бүленеп, аңа борылып карады. Ә-ә. Мөнирә Шаһидул- лина икән. Әйбәт артистка, театрда иң ихтирам ителгән кешеләрнең берсе. Яшьләр һәр вакыт аңа охшарга тырышалар.
— Нәрсә, Мөхәммәт абый, Казан сагындыра мәллә — иртө таңнан чыгып баскансың?
— Анысы да бардыр инде, Мөнирә... Менә юллар турында уйланып барам әле. Кеше гомерендә күпме юл үтелә бит.
— Әйе... байтак җыйналгандыр шул. Ә алда үтәселәре әле күпмедер...
Алар, хыялга бирелеп, тәгәрмәчләрнең таныш җырын тыңлап баралар. Кояш офыктан шактый югары күтәрелгән инде.