ШИГЫРЬЛӘР
Алтын тотып түгел...
Мәхәббәтне сатып алмагандай, Бәхетне дә сатып алмыйлар. Игенчеләр аның җирдә шытып, Җирдә үскәнлеген аңлыйлар.
Туа тумыштан ук уҗым исе, Башак исе тансык аларга. Күнеккәннәр алар һәр бөртекне Алтыннан да кыйммәт санарга.
Иң кадерле ризык итеп көн дә Кара икмәк куела табынга.
Алтын тотып түгел, икмәк тотып Ант итәләр кирәк чагында.
Шул йөкләрне сөйрәп
Чаллы болай артык ерак түгел
Минем туып-үскән авылдан.
Тик шулай да, юлым аның аша
Узар булса, котым алынган.
Әй, ул чакта кая машиналар!
Туйдыгызмы диген атына.
Кем уйлаган ул чак менә бүген
Төзеләчәк «КамАЗ» хакында.
«Уфалла»га җигелеп йөк ташулар
Искә төшә әле һаман да.
Шул йөкләрне сөйрәп ашыкканбыз «КамАЗ»ларын бирер заманга.
Башка чыгучылар ашыктыра
Киң җилкәле ирләр киң урамда Бура күтәрәләр язларын.
Бу шигыремне алар күтәрәчәк Бүрәнәгә утырып язамын.
Сагыз исе аңкый тирә-якка
Гәрәбәдәй сары нараттан.
Авыл, авыл, сиңа ямь өстәгән
Биек бураларны яратам.
Башка чыгучылар ашыктыра, Син аларга тел-теш тигезмә. Көтелмәгән яңа бәхет иңсен Алар кора торган нигезгә.
Яшиләр кешелек күңелендә
Бер йорттан бертуган биш егет Киткәннәр изге яу кырына. Авылда бер үк сүз сөйләнә Аларның һәркайсы турында:
— Батыр ул күп бирер үзеннән. Үзенә аз сорар тормыштан.
Кешегә хас шундый тыйнаклык
Киләдер, ахры, тумыштан.
Бишесе биш җирдә ауганнар, Тик алар бер җирдә бүген дә. Бөр җирдә яшиләр барсы да, Яшиләр кешеләр күңелендә.
Яшьлегемнең ярсу атлары
Үзем бикләп кергән арт капканы Кемнәр инде чыгып ачканнар. Яшьлегемнең җитез чаптарлары Тезгеннәрен өзеп качканнар.
Ындыр артындагы үзәннәрдә Ярылып ята тояк эзләре.
Кайда икән хәзер, кайда икән, Кайда икән алар үзләре?
Тайлар алар кире кайталар, дип, Нигә, күңелем, мине алдадың?
Яшьлегемнең җитез чаптарлары Җилфердәтеп узды ялларын.