Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПРОЗАБЫЗДАГЫ ПСИХОЛОГИЗМ ТУРЫНДА


зенең бер хезмәтендә В И Ленин, матур әдәбият әсәрләрен күздә тотып: «Биредә бетен хикмәт индивидуаль обстановкада, әсәрдә бирелсен типларның характерларын һем психикасын анализлауда»VIII,— дип язган иде
Аның бу сүзлореннән күренгәнчә, әдәби әсәрләрдо характерларның психикасын анализлау — индивидуальлекнең меһим бер күрсәткече һәм шул ук вакытта типиклыкка ирешүнең оһәмиятле шарты итеп тә карала.
Беек революцион-демократ Н Г Чернышевский дз одоби әсәрләрдә геройларның «күңел диалектикасы'на зур и<ътыбар бирде. Бу турыда сейлэ'эндэ ул беренче нәүбәттә персонажның киеренке уй-хисләр агышын, шу ларның катлаулы диалектика сын тасвирлауны күздә тотты Менә аның боек психолог Толстой турындагы фикере «Граф Толстойның игътибары барыннан да бигрәк хисләрнең һәм фикерләрнең агышына, хәрәкәтенә юнәлгән»'
Шулай итеп, югарыда китерелгән фикерләрдә без әдәби әсәрдәге психологизм турында сүз барганлыгын аңлыйбыз Ә конкретрак якын килгәндә, психологик әсәрнең үзенчәлекләре нидән гыйбарәт соңГ
Сурәтләү предметы ягыннан психологик проза белон лирика арасында беркадәр уртаклык бар һәр икесе до рухи халәтне чагылдыра. Аерма тик динамика характс-
• В. И. Ленин Полное собранно сочнне кий Т 19 Стр 57.
1 Н Г Ч< рнышевский Полной собранна сочинений Т 3 М ГИХЛ. 1947 Стр 422 рында. Лирик әсәр уй-хисләр тезмәсенең тик бер генә буынын. бер генә күзәнәген алып сурәтләсә, психологик проза аны агымда, хәрәкәттә чагылдыра. Биредә уй- хисләр, бер-берсснә ялганып, лроңесс ту-дыралар.
VIII Густев Флобер. Письма 1831- 1634 М.-Л. 1«ЗЧ Стр 229 230
Психологизм сюжет структурасына до сизелерлек яңалык алып килә: биредә хәл-вакынгаларга кысыла тешәргә, уй- хисләр агымына урын бирергә туры кило. Безгә билгеле булганча, Флобер хәтта тышкы күренешләрне бетемләй кысрьж- лап чыгарып, тик күңел хәрәкәтечә генә монополия бирү хакында да хыялланган «Минем бернәрсә турында да булма"ан китап язасым килә,— ди ул бер хатын-да— һавада жир бернинди терәүсез торган кебек, бернинди тышкы таянусыз, үзен- нән-үзе, тик үз стиленең зчке кече белән генә зленеп торырдай китап, бетенләй диярлек сюжетсыз, яки, һәрхәлдә, сюжеты күренмәстәй диярлек китап язасым киле, ул миңа гүзәл булыр сыман тоела Сәнгать үскән саен зфирлырак тәс ала барачак»1.
Ләкин әдәбият практикасы мондый күрәзәлекне расламады Чон к и психиканы тирәлектән, тышкы деньядан аеру чынбарлыктагы табигый бәйләнешне озүгә китерер иде Стендаль. Бальзак, Диккенс, Флобер. Тскксрей, Мопассан Достоевский, Л. Толстой, М Шолохов, Ә Еникиләрнең иң яхшы әсәрләре сюжетында хәл-ваный- галар белән уй-хисләр агымы аралашып
Ү
9. «К У» № в.
урнаша хәрәкәтчәнлекме тудыруга вакыйгалар да, тойгы-фикерләр дә бердәй катнаша
Бездә психологик прозаның күренекле остасы дип хаклы рәвештә Әмирхан Еники санала. Ул кеше күңеленең үтә йомшак тибрәнешләрен, уй-хисләр агышын, бормалы юлларын, тышкы сәбәпләр йогынтысында туган кискен борылышларын, рухи дөньяның үз эчендә бара торган драматик көрәш-бәрелешләрне үзенә бер төрле зирәклек белән тоел, сизеп тора. Әдип катлаулы чынбарлыкны гүя ки эчке яктан яктырта, аның кеше психологиясендә чагыльвиын күрсәтә. Кайберәүләр аның иҗатын музыкага, уен коралларының таҗы — скрипка моңына тиңлиләр. Бу, билгеле, тиккә генә түгел. Музыка, лирика шикелле үк, Ә. Еники дә кешенең рухи халәтен, моңын, настроениесен, хыял- омтылышларын, уй-кичерешләрен зур пөхтәлек белән рәсемләп бирә. Шуңа күрә аның әсәрләрен матур көй тыңлаган кебек укыйсың, соңыннан музыка колакта яңгырап торган кебек, Еники әсәрләренең моңы да күңелгә йогып кала. Талантлы художник соңгы утыз еллар эчендә иҗат иткән әсәрләре белән безнең прозада үзенә бер төрле мәктәп тудырды.
«Аның әсәрләре, сахра елгасы кебек, ашыкмый гына, талгын гына ага — сюжет җепләре күренер-күренмәслек кенә үрелә, әмма ул җепнең берсен дә суырып алып булмый — югыйсә, бауның сүтелүе мөмкин»,— дип яза Ибраһим Абдуллин «Коралдашым-сабандашым турында» дигән мәкаләсендә*. Чыннан да, Ә. Еники үзенең хикәя-повестьларында маҗаралы, кискен борылышлы, җитез хәрәкәтле, эффектлы вакыйгалар белән мавыкмый. Еш кына ул үтә гади, гадәти, ләкин шуның белән бергә бик кешелекле, тирән мәгънәле, кешеләргә якын-кадерле хөл-ва- кыйгаларны ала да, шуларның хәрәкәте дәвамында, шуларга бәйле рәвештә үк кеше күңеленең моңарчы без белмәгән якларын чигеп-рәсемләп бирә. Менә аның «Матурлык» хикәясе. Карап торуга бер дә алай искитәрлек нәрсә юк. Җәйге ялга кайтышлый шәкертләр Бәдретдиннәрдә тукталып, чөй эчеп чыгалар. Ләкин шушы гади күренеш аркылы әдип никадәр ти, рән хисләрне сөйләп, хикәяләп бирә. «Ма-турлык» дигәч тә, зиннәтле пулатлар да, чибәр туташлар да тасвирланмый монда. Киресенчә, соң чиккә җиткән ярлылык, шәкерт әнисенең рәхимсез чәчәктән ямьсезләнеп калган йөзе сурәтләнә. Матурлык исә икенче нәрсәдә — ана белән баланың бер-берсен өзелеп яратуында, беткәнче аңлау, кадерләү, юатуларында.
IX Әмирхан Еники Йөрәк сере. Өфе. Баш- кортстан китап нәшрияты. 1963. 3 бит.
Хикәянең тар рамкасында Ә. Еники әнә шундый олы, гуманистик якты хисне зур шагыйрьләргә тиң художество көче белән бирә алган.
Яки менә алып карагыз «Туган туфрак» сюжетын: шәһәр кызы Клара бабасының туган-үскән якларын, гомер иткән нигезен барып күрә, һәрбер авыл кешесенә таныш картиналар. Ләкин шул уңай белән Клара күңелендә туган хисләрне, яңа, тансык тойгыларны без Ә. Еники хикәя-ләрендә генә очратабыз. Дәресен әйткәндә, хикәядә без әнә шул хисләр агымына ияреп, мавыгып барабыз.
Хикәянең башында мондый деталь бирелә. «Ничек кенә булмасын, бабасыньщ «туган туфрак» дигәнен Клара ихтыярсыз- дан элек үзе барып йөргән өнә шул Пит- рәчнең көл балчыклы бәрәңге җирләре белән бер төслерәк ител күрә иде»IX,— дн Ә. Еники. Ягъни «туган туфрак» дип йөртелә торган бик тирән мәгънәле абстракт төшенчәне Клараның тар, конкрет мәгънәдә аңлаганлыгы күренә, Әмма, поезддан төшеп, авыл туфрагына басу белән бик якын итөп, якты йөз белән каршылаган туганнарын, авыл кешеләрен күргәч, алар- ның җыр әйткәндәй көйләбрәк «канатым», «якты күзем», «иркәм», «күз нурым», «иркә туташ», «бәбкәм», «ике күзем», «аккошым» дип ягымлы эндәшүләрен ишеткәч, табигатькә якын җирдә генә була торган шигърият белән танышкач, ул бу төшенчәнең бик тирән эчтәлекле булуын, туган туфракның җанга якын, газиз икәнлеген аңлый. Әсәрдә әнә шул яңа аң- хиснең нинди күренешләр тәэсирендә тууы сурәтләнә. Икенче төрле әйткәндә, автор авылны, авыл кешеләрен тасвирлаудан да бигрәк, аларның Клара күңелендә нинди хисләр уятуын яктырта.
Гомумән, психологизмның иҗтимагый- политик тирәлек белән кушылуы, уй- хисләрнең фәлсәфи яңгыраш алуы Ә. Еники әсәрләренә ("Рәхмәт, иптәшләр!», «Саз
' Әмирхан Еники Сайланма әсәрләр.
2 том. К. 1971, 195 бит.
көчеге», <Әйтелм*өн васыять» һ. б.) хас күренеш. «Әйтелмәгән васыять» тирәсендә байтак шау-шулар булып алды. Кайбер иптәшләр шул убелән үз хыялларында эрәк ясап куйдылар да, үзләре үк шуннан өркеп калдылар. Асылда исә хикәядә бик кешелекле, җитди, мөһим теләк-фи- керләр тасвирлана. Иң әувәл шунысына игътибар итик: әсәрнең баш герое Акъ- еби — гомере буена хәләл көче белән кен күреп яшәгән киң күңелле хезмәт кешесе, ягъни зур хөрмәткә лаеклы, җәмгыятьнең төп терәген тәшкил итүчеләрнең берсе. Хикәядә әнә шуның уй-фикерләре, яшь буынга әйтеп калдырасы теләкләре сурәтләнә. Озын тормыш юлы үтеп зур тәҗрибә туплаган, башкорт халкының акыл-зиһөнен үзенә сеңдергән, илгә күп белгечләр үстереп биргән, социаль казанышларның бәеклеген-зурлыгын тирән тоючы, моның эчен ихлас горурланып яшәүче ана күңелендә шәхси рәхәтлек дәгъва итү кебек индивидуалистик ом-тылышларның эзе дә юк, ул җәмгыять тормышының нигезләрен тәшкил иткән мәсьәләләр хакында, ил булып яшәүче халык, аның туган җире, рухи байлыклары турында уйлана. Шушы бик кадерле, якын, изге нәрсәләргә — ата-бабалар җиренә, тәрбияләп үстергән халкына, туган толенә, хезмәт, яшәү рәвеше белән бәйле рәвештә барлыкка килгән гореф-гадәтләренә, культура байлыкларына мәхәббәт тәрбияләргә тели, яшь буынга шул хакта васыять ейтеп калдырмакчы була. Ул халык тормышын рухи төссезләндерүдән сак булырга енди, киләчәк буыннар тормышын та-гын да матуррак итеп күрергә тели.
Фәлсәфи тирәнлек, сурәтләнгән хисләрнең эстетик тәэсире җәһәтеннән «Тауларга карап» хикәясе Ә. Еники әсәрләре арасында да беркадәр үзенчәлеклерәк урын алып тора булса кирәк. Олы художникларга хас булганча, Ә. Еники монда катлаулы, драматик киеренке тойгы-кичв- решлор гаммасын, геройның хәят-яшәеш турындагы тынгысыз уйларын тасвирлый Табигатьнең бар камиллеге, зирәклеге, күп төрле бәйләнешләре тормышның мәңгелеген тәэмин итү максатына буйсындырылган. Өэоклек аркылы езлексезлек, дәвамлылык, мәңгелек барлыкка килә.
Ике герман сугышы Локман карт нәселенең җаннан газиз ике кешесен — улы белән оныгын чәчәктәй гүзәл чагында тартып ала. Нәселнең езелеп калу куркынычы бетен реальлеге белән алга килеп баса Ләкин шулай да, автор сурәтләвенчә, үлемгә караганда үлемсезлек, мәхәббәт көчлерәк булып чыга. Локман картлар өенә оныкның фронтта кушылган хатыны белән баласы килеп төшә. Шушы нарасый Локман картларның ике буыны өзелеп калган нәселен кабат ялгап, тергезел җибәрә. Шулай итеп, гәрчә әсәр шәфкатьсез сугыш корбаннары турында язылса дз, ахыр чиктә тормышның, яшәүнең мәңгелеген раслый.
Ә Еники кешеләр мөнәсәбәтләренең һәм язмышының эчке, психологик тирәнлекләренә үтеп кереп, шул тирәнлектә яткан драматизмны үзенчә бер осталык һәм төгәллек белән ачып бирә белә. Аның повестьларының («Рәхмәт, иптәшләр'», «Йөрәк сере», «Саз чәчәге», «Рәшә». «Вөҗдан») психологик сюжетында күңел хәрәкәте тагын да дәвамлырак рәвештә төсмерләнә. Аның «Рәхмәт. иптәшләр!» повестенда, мәсәлән, иптәшләрчә тен- кыйть-киңәшләр йогынтысында ферма мөдире Нургали күңелендә уй-хисләр өермәсе кубуы, аның рухи дөньясына сизелерлек яңалык әстәлүе, геройның үзен һәм кешеләрне, аларның эш-өхвәллерен, тире- юньне, тормышны яңача күрә һәм таный башлавы тасвирлана, шуларга бәйле рәвештә мөһим иҗтимагый проблемалар, дәүләт күләмендә хәл ителәсе мәсьәләләр күтәрелә. Автор шул ук вакытта психологик процессның гел алай туры сызык буенча гына бармавын, дөньяның үзе кебек үк, шактый катлаулы, каршылыклы һем газаплы-шагтлыклы булуын да басым ясап күрсәтә.
Бездә күренекле проза әсәрләрен психологизм ноктасыннан карап тикшерү гадәткә кермәгән. Нилектән бу? Уй-той-ылар әллә роман-повестьлардан бөтенләй тешәп, читтә торып калганнармы? Ләкин бит «Намус», «Җәяүле кеше сукмагы», «Сүнмәс утлар», «Онытылмас еллар», «Этил суы ака торур» һәм башкалар киеренке кичерешләр, тынгысыз уйлар болән тулы әсәрләр.
Тикшерү шуны күрсәтә: боларда, чыннан да, Стерн, Достоевский, Толстой ро- маинарындагыдай күңел хәрәкәте тоташ агым булып бармый диярлек. Композициянең шактый зур элешен тышкы хәлләр тезмәсе алып тора. Ләкин моңа карап кына әле рухи денья язучылар игътибарыннан бөтенләй төшеп калган дип бул-мый.
Г. Бәширое һәм башка кайбер язучылар.
мәсәлән, гадәттә теге яки бу тышкы хәлләр йо-ычтысында, шул мизгелдә күңелдә яралган җыйнак уй-хисләр күзәнәген биреп баралар. Уй-хис нинди дә булса тышкы факт белән бәйләнештә туа дә кабат дәвам иттерелми, берсе икенчесенә ялганып, тоташып килми, вакыйга үтеп китү белән бергә сүнә. Гүя ки язучы эчке дөньяга вакыйга барышында гына ара-ти- рә карап куйгалый. Бу караш, күңел картиналары күпчелек очракларда берничә җөмлә белән генә белдерелә. Чөнки язучы тышкы хәлләре шул минутта турыдан- туры катнашы булган уй-кичерешлөрне генә кәгазьгә төшерә, бүтәннәрен, вакыйгаларга турыдан-туры барып тоташмаган- нарын күрсәтеп тормый. Шуңа күрә романда кеше күңеленең башлыча өске катламы ачылган кебек тоела. Мондый рәвештә сурәтләү бигрәк тә җитәкче кадрларның үз эшләренә бәйләнешле уй-фи- керләрен, баш миендә туган планнарын тасвирлаганда еш очрый. Вакыйга-факт- лзр гүя ки тышкы дөньядан кеше күңеленә үтеп керәләр. Романда олеге уй-план- нардан тыш борчылып уйлану, хәтергә беркетеп кую, искә төшерү, ссрау-икеләнү төсмерләрен күрергә була. Уй-кичереш- ләрнең дәвамлы агышын чагыштырмача сирәгрәк очратабыз.
Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» трилогиясенә эпик киңлс-к хас. Ләкин аның бьлән бергә без монда геройларның рухи дөньяларын да шактый ачык төсмерли алабыз. Трилогия илебездәге зур иҗтимагый борылышлар, кискен социаль үзгәрешләр, бәрелсш-керәшләр чорында төрле сыйныф-катлам вәкилләренең, төрле характер ияләренең нәрсәләр уйлавын, ни кичерүен, берәүләрнең йөзе тәүге тапкыр сөенечтән балкып китүен, икенчеләрнең кайгыга батуын, өчеичеләрнең тирән уйларга бирелүен, иҗтимагый хәлләр белән бергә күңелләрдә дә борылыш тууын күрсәтә Тарих этаплары кеше күңеле аркылы уза. Алар төрле социаль катлам вәкилләренең психикасына төрле эз салып үтәләр. Кешеләрнең уй-кичереш- ләре аркылы әсәрдә мөһим фикерләр чагыла.
Моны яктыртуда билгеле бер закончалык бар. Киң планлы, күп геройлы әсәрдә автор кайсы персонажга текәлебрәк караса, кайсы образ сюжет тармагын үзе белән ияртеп алып китсә, шул каһарман психологик яктан да ачыла башлый. Шулай ител, образга гомумән дикъкать юнәлгән чагында аның рухи дөньясы да чипе то-рып калмый, органик бер өлеш булара, рәсемләнә
Трилогия мәйданының кыл уртасында буйдан-буйга Хәлим образы хәрәкәт итә. Унбиш елга сузылган иҗтимагый-тарад» вакыйгалар барышында Хәлим безнең күз алдында үзгәрә: сабый баладан ңит- кән егеткә әверелә. Бер үк вакыпа уП эчке яктан да, уй-кичерешләре, караша», ры, бәя-мөнәсәбәтләре белән дә үзгәрә, динамика эчке яктан да күренә. Беркатлы уй-кичерешләрдән, балачыл хыяллардан, дөньяны әкияттәге өлге буенча күз алдына китерүләрдән җитди мәсьәләләргә күчә, табигать, яшәеш, кешеләр, сыйныфлар, бәхет, сәнгать һ. б. турында сораулар туа, яңа хис-тойгылар барлыкка килә. Зур художник буларак, И. Гази бу өлкәдә дә, ягъни балалар психикасын яктыртуда да, матур художестволы ачышлар ясады. Га-дәттә эчке һәм тышкы дөнья үзара тату, j бердәмлектә яши. Ләкин шуның белен бергә кайчак шәхеснең үз-үзен тотышы рухи халәтенә бик үк туры килеп тә бетми. Менә Хәлим белән Кафиянең үсмер чак тойгылары, күңелләренең үзара хәбәрләшеп торулары тасвирлана. Икесе дв бер төбәктә эшлиләр. Ләкин үзара бер сүз да әйтешмиләр. Кафия — кызлар тирвсвид», Хәлим — малайлар янында сөйләшә, уйналган, көлгән була. Ләкин икесе дә бу сүзләрнең. уен-көлкеләрнең бер-берсенә те- бәлгән булуын сизеп-тоеп торалар. Ул тн- рәдән берсе китүгә, икенчесе дә кинәт тынып кала, сайравыннан туктаган кош кебек, сөйләшми башлый. Биредә хис туры-- дан-туры бәреп чыкмый, күңелдә саклама, аны берсе дә әле вакытыннан элек сел-кеп салырга, ямен җибәрергә теләми. Моңа үсмер чак горурлыгы һәм оялчанлы-; гы ирек бирми, күңел диалогының асы*; мәгънәсе тик бер-береңне аңлаган кешегә генә барып җитә, читләр өчен исә гадәт» көлү-чыркылдаулар булып кала бирә.
«Онытылмас еллархда, гомумән, талдан әйтелгән сүз белән күңелдәге уй менәсе- бәте шактый кызыклы Нәрсә турында сүз баруга карап, сөйләм я эпик, я лирик характерда була, ягъни я хәл-вакыйгаларны бәян итә, яки сөйләүченең эчке дөньясында барган процессны, күңелнең иң түрендә яшеренеп яткан серләрен, шик-шәб- һәләрен, икеләнүләрен ачып бирә, Күп очракта уй телдән әйтелгән әлеге сүзләрнең дәвамы буларак тасвирлана Ләкин кайбер геройларда, бигрәк тә каршылык-
лы характер иялврендә, мәсәлән, Гафият ишеләрдә, телдән әйтелгән сүз белән күңелдә кайный торган фикер, гәрчә бер үк иәрсә уңае белән булса да, бер-берсенә туры килеп бетми, берсе икенчесеннән шактый аерылып тора. Сүз бер терле, уй икенче терле булып чыга. Заманалар болгавыр мәлдә, әнә шул болгавырлыкны исәпкә алып, Гафият чит кешеләргә күңелен ачып бетерми, фикерен яшерә. Гафиятнең телдән әйткәне — томанлы, уй- дагысы, телдән әйтелмәгәне—бик конкрет, нәкъ менә тыңлап торучыга кирәклесе. Ләкин Гафият нәкъ менә шунысын тышка чыгармый.
Нурихан Фәттахның «Этил суы ака то- рур» романы бүгенге прозабызда шактый үзенчәлекле урын алып тора. Әсәрнең топ яңалыгы — тормыш материалын да, моңарчы язучылар кулы тимәгән, укучыларга аз таныш булган олкәне сурәтләп бирүдә Нурихан Фәттах халкыбызның ерак үткәнен, моннан мең еллар элек булып үткән хәлләрне, борынгы бабалары- бызның тормыш-көнкүрешен, шөгыль-кә- сепләрен, сәигать-модәниятен, уй-тойгыла- рын, гореф-гадәтләрен, үзенчәлекле йолаларын, кыскасы. Болгар дәүләте дәверен үтә киеренке көрәш вакыйгаларын сәнгатьчә тасвирлап бирде.
Муса Җәлилнең «Алтынчәч», Галимҗан Ибраһимоаның «Казакъ кызы», Фәтхи Бурнашның «Дала давы» («Казакъ кызы»), Мохтар Ауээоәның «Абай- әсәрләрендә е кебек үк, монда да таркау ырулар көрәше, ырулар тартышы-интригалары хәтсез урын ала. Шуңа күрә әсәрдә коллар— «каралар», игенчеләр, көтүчеләр, балыкчылар, сакчылар, сугышчылар, сәүдәгәрләр, табиплар чичәннәр һәм башка социаль катлам вәкилләре һәнәр ияләре белән беррәттән шушы ыруларның башлыклары — биләр, ханнар образы да шактый җентекле сурәтләнә Автор, үз геройларының эш-хәрәкәтләрен күрсәтү белен бергә, күп кенә хәлләрдә аларны эчке яктан ача, уй-тойгыларын, психологиясен сурәтли. Яшәү рәвешендәге үзгәлек фикер сөрешендә, хис итү-кичерешләрдә дә чагыла. Иң әүвол автор әлеге даими талаш шартларында геройларның борчылулы уйлар белән яшәүләрен күрсәтә. Бу борчылудан ханнар, биләр дә имин түгел Ырулар ызгышы, сарай интригалары, сәүдәнең тоткарлану ихтималы, табигатькә бәйлелек, хаста-сырхәу хәлләре геройлар күңеленә хәвефле уйлар сала. Власть илләренең рухи дөньясын дәүләт, идарә, пол«в« тика, сугыш, оборона, сәүдә, байлык йола мәсьәләләре, ыру һәм туганлык мөнәсәбәтләре туктаусыз тыгызлап тора
Диннәрнең алмашынуы. искесеннән, мәҗүсидән, тирән эчке газаплар белән баш тартып, яңасын курка-өркә кабул итү чорын сурәтләгән әсәрдәге персонамда? күңелендә йола һәм аның кануннары, табыну, хорафат кебек нәрсәләрнең урын алуы бик табигый Йола кануннары аеруча баш герой Тотышның рухи дөньясына әрнеткеч йогынты ясый, аның шатльгыи- куанычын тартып ала Тотыш — гайрәтле, баш бирмәс, ярсу күңелле, билгесез омтылыш белен яшәүче, кайнар йөрәкле, тиз кабынып китүче, алдын-артын уйламыйча карар кабул итүче егет. Аның шатлыгы да, кайгысы да — капма-каршы шушы ике күренеш — бер үк чыганактан, үзенең ярсулы йерә-еннәи килә Ул йола кануннарының эзлексез булуын, бер очракта бар нәрсәдән дә көчле саналып та. икенче мәлдә алтын-байлыкка буйсын амын күреп- сизеп яши, яңа кабул ителә то.-ан мөселман диненең кешелек кадерен кимсе-түенә. колларны хайваннар хәленә төшереп түбәнсетүенә аптырап карый Ялкынлы мәхәббәте хакына ул. ике дә уйламыйча, борынгы бабалар йоласыннан баш тарта, әмма хәтәр ситуациядә аның күңелен шомлану, үкенү хисләре дә биләп ала.
Тотыш «Кыйссам Йосыф» оожетына тиң киеренке вакыйгалар эчендә тасвирлана. Ул киеренкелекне, бер яктан, үзенә бәйләнешсез хәлләр китерел чыгарса, икенче яктан, моңа әлеге йөгәнсез холкы сәбәпче була Иң кискен, җитез тышкы вакыйгаларны рәсемлегендә до автор аның эчке дөньясын истән чыгармый Дошманның оч алыбына каршы көрәшкә чыккан аа- кыттагы хисләрен, алыш барышында дәһ-шәтле минутта сей-әне Тәңкәне искә төшерүен, аңына кил-өндәге тәреләп аякка баскандагы тәүге сөенечле тойгы-кичереш- лерен тасвирлый, сугыш ввкытыидв каршылыклы карарларының яшен тиэлегенд* алмашынып торуын күрсәтә Каршылыклы уйлар аның каршылыклы положениесеннән килеп чыга. Тышкы хәрәкәттәге борылыш иң әүвел герой психикасында башкарыла Шул ук вакытта мондый күчешләр, әле бер яктан, әле икенче яктан торып сугышу күренешләре ыру талашларының бик үк принципиаль булмаганлыгыи күрсәтү өчен дә китерелгән
II
Алдарак без психологизм белен лирика арасындагы беркадәр якынлыкны күреп киткән идек. Лирика сюжетына хас булган сүлпәнлек психологик проза сюжетына да күчә. Вакыйгалы сюжетларга караганда психологик сюжет шактый салмаклана, темпы акрыная. Әмирхан Еники әсәрләренең сабыр-талгын агышы, әлбәттә, авторның сүз җаен, тәмен белеп, кабаланмыйча, салмак, илле сөйләү табигатеннән генә килми. (Ихтимал, моның да азмы-күпме роле бардыр.) Ләкин шулай да психологик әсәрләрдә сюжет салмаклыгын тудырган мөһим фактор — ул уй-тойгыларның бөртекләп, детальләп тасвирлануы.
Ләкин шуның белән бергә, әлеге уй- кичерешләрнең эчке табигатенә хас булган бер үзенчәлек — аларның конфликтлы характеры, уй-тойгылар драматизмы сүлпәнлекне киметүгә, хәрәкәтне җитезләтүгә дә булыша. Бу мәгънәдә психологик көрәшләр дә, вакыйгалар каршылыгы да сюжетны киеренке итүдә бердәй роль уйныйлар.
Безнең прозада эчке көрәшнең, «ике мин», «ике фикер» тарткалашуының төрле төсмерләрен күрергә була. Гариф Ахунов- ның «Хуҗалар» романында, мәсәлән, Шәвәли карт уйлары гомум кабул ителгән реаль бәяләргә каршы килә, гомум караш белән карт фикерләре бәрелешкә керә. Язучы аның гомер кояшы батып барган чордагы уй сөрешен тасвирлый. Картның күзенә бөтен нәрсә буявы уңган төс белән күренә. Иң якты хатирәләре артта калган. Бөтен кешеләрне шатландырган ачыш-яңалыклар да аны куандырмый. Чөнки Татарстан җирендә сугыштан соң гына барлыкка килгән нефть промышленносте, аның карашынча, балаларын үз яныннан тартып алып, картны ялгыз кал-дырды. «Ә бит ул шушы тап-таза беләкле, сабыр һәм төпле акыллы Арслангалие кулында яшисе ата иде бит. Кадер-хөрмәт күреп, ил карты булып кына яшисе кеше иде ул. Яши алмады шул. Алмады, үзгәрде заманалар, үзгәрде дөньясы, бөтенесе үзгәрде, яныл-көеп беткересе! Торырлар ие әле ул нефтесеннәи башка да. Көбәш- ләр торган, җир маеның нәрсә икәнен дә белмәгән. Арба күчәре майларлык кына дегетне Бөгелмәгә барып та, инде бер дә булмаса, башкорт якларына чыгып та тапкан булырлар иде. Бозылды дөнья, үзгәрде, тәмам көен җибәрде бу җир мае...» Аңа нефть эзләгән җирдә җир. җылыкайның кысыр ятуы да, Арслангалие-нең кала кешесе булып, «сыерчык оясындагы кебек, таш йорттан борынын гына чыгарып ятуы да» ошамый. Гомумән, бу үзенчәлекле картның катлаулы, каршылыклы, гомум бәягә туры килми торган уй-мөнәсәбәтләре романда бик реаль, төгәл, мастерларча тасвирланган.
Шушы ук авторның «Чикләвек төше» повестенда («Казан утлары», 1971, № 10) шактый оригиналь характер — партия, халык, дәүләт эшен йөрәгенә үтә якын кабул итүче, җиренә җиткереп, булсынга эшләүче, әйткән сүзе белән дә, кылган гамәле белән дә һәр чак туры, намуслы булып калучы, кыенлыкларның күзенә карап баручы һәм тик шундый тормышны гына табигый дип санаучы принципиаль коммунист, шул ук вакытта кеше йөрәген сизгер аңлаучы Халикъ Саматов образы сурәтләнә. Шундыйрак характер тудыру — ул һәр язучының хыялы. Ләкин ул һәр вакытта да безнең күз алдына тере, җанлы булып килеп басмый иде. Әгәр дә Г. Ахуновның кечкенә повестенда образ укучыны ышандырырлык дәрәҗәгә ирешкән икән, монда башка художество сыйфатлары белән беррәттән психологик моментның да бер кадәр роле бар. «Хуҗалар»да Шәвәли картның караңгы уй-фикерләре уңай карашлы авторның мөнәсәбәте яктылыгында бирелсә, биредә, киресенчә, Халикъ Саматов характеры, эш-гамәлләре нэпман, вак сәүдәгәр кызы Рокыя мөнә- сәбәте-бәясе, уй-кичерешләре аркылы үткәреп бирелә. Тагын да төгәлрәк әйткәндә, тирә-юньдәге хәлләрнең, Халикъ эшләренең Рокыя күңелендә чагылуы, катлаулы уй-кичерешләр тудыруы сурәтләнә.
Үзенчәлек шунда ки, повестьны хикәяләүче геройның, әлеге Рокыяның кешеләргә, аларның эш-хәрәкәтләренә мөнәсәбәте, бәясе аның ире, хикәяләү объекты Халикъ принципларыннан шактый нык аерылып тора. Кимчелекле герой исеменнән хикәяләү әдәбиятта гомумән сирәк очрый. Рокыяда мещан-обыватель пси-хологиясе ярыйсы ук тирән тамыр җибәргән. Шуңа күрә Халикъның дәүләт эшенә беткәнче бирелгәнлеге, үзен-үзе аямавы хикәяләүчегә аңлашылып җитми, ул моны табигый нормадан үтеп киткән дип, «сантыйлык» дип саный. Шулай итеп, Халикъның якты холык-гамәлләре караңгырак
1 Гариф Ахунов, Хуҗалар. К. 196Й- 136—137 битләр.
фонда бирелә. Ә бу фонда яктылык тагын да ачыграк күренә. Хикәяләүче герой тискәре дил бәяләгәнме укучы уңай яктан кабул итә.
Атилла Расихның «'Аке буйдак» романындагы доцент Заһид Сафич образы барыннан да бигрәк характерының, уй-хис- ләренең үтә катлаулы, конфликтлы булуы белән аерылып тора. Баштарак аның тышкы һәм эчке доньясы гармониядә яшәгәндәй тоела. Пехтә, күркәм, мөлаем. Лекцияләрен бик әйбәт сөйли, гыйльми әдәбиятны мавыгып, ләззәтләнеп укып бара. Ул үзенчә мохтаҗларга ярдәм кулын сузарга тели. Хәтта бу омтылышында беркадәр арттырып та җибәргәли: бер ук эш урынын ике кешегә вәгъдә итеп ташлый. Ләкин чынында исә аның фикер-ка- рашлары шактый тиз үзгәреп тора, кылган гамәле теләгенә каршы килә Заһид Сафичиың күңелен даими икеләнү, эчке бәхәсләр биләп алган. Шуңа күрә дә бу образны иҗат иткәндә автор аеруча эчке драматик диалогка, тавышсыз репликаларга, күңелдә барган фикерләр көрәше-нә еш мөрәҗәгать итә. Тора-бара без геройның тышкы ялтыравыгы белән эчке ярлылыгы арасындагы зур контрастны күрә башлыйбыз.
Әсәрдәге икенче герой — Рәхим образы аркылы автор кечле ихтыярлы, югары омтылышлы, фәнни тикшеренү эшен дәртләнеп, үэен-үзе аямыйча башкаручы патриот галим тибын иҗат итте. Язучы Рәхимне дә җанлы кеше итеп, аны кайгы- Шатлыклары, мәхэббөт-нәфрәтлөре, уй- хисләре белән сурәтләргә тырышкан, гыйльми эзләнүләрне, экспериментларны оештыруга, интим мөнәсәбәтләргә бәйләнешле фикерләрен, тойгыларын тасвирлаган. Ләкин шулай да Заһид Сафич фо иында Рәхим психологиясе беркадәр тоныграк чыккан. Байтак очракларда автор психик процессның хәрәкәтен күрсәтми, уйның исемен, темасын гына әйтү белән чикләнә. Геройның уе белен мәсьәләнең төрле якларын капшап каравын, еларга ни дәрәҗәдә күзе җитүен, иңли алуын, ягъни һәрбер мәсьәләне хәл иткәндә бара торган катлаулы уйлану процессын без күрмибез. Гүя ки ул экспериментларны уй катнашыннан башка гына үткәрә.
Рәхим психологизмы мәсьәләсенә карата Ибраһим Нуруллин болай дип язган иде: «Үзе турында, кешеләрнең аңа мөнәсәбәте турында уйларга, эчкә дөньясында казынырга аның вакыты да, теләтә дә юк. Менә ни өчен язучы, психологик анализ ди-ән булып, -ероеның күңеленә тыкшынмый, хис-тойгыларын тәфсилләп сөйләп маташмый»'. Шушыңа охшаш концепцияне кайбер художество әсәрләрендә дә очратырга була. Айсылу турында Го- мәр Бәширов болай ди: «Аның бала вакытында да, буйга җиткәч тә үзе турында уйларга бөтенләй диярлек вакыты калмый иде»2. Ләкин нәкъ менә монда художество такты, сизгерлек җитеп бетми дә инде Без бит һәр персонажның үзе башкарган эшләргә, тышкы хәл-аакыйга- ларга һәм шулай ук үзенең рухи дөньясына да анализ ясавын таләп ител куймыйбыз. Ул уй-кичерешләрие бөтенесен күреп торучы автор хикәяли. Күренекле язучы-лар уйның кеше ихтыяры белән бер юнәлештә генә акмавын, үзләренә яңа ел- лар-ерганаклар ярып баруын сурәтлиләр. Г. Бәширое үзе үк, мәсәлән, Хәдичә түтинең намаз укыл утырган җиреннән уйлары төрле якка сибелүен, өсте-әстенө өелүен, истәлекләр дөньясына злып ки-түен, берсе икенчесен тутыруын тасвирлый.
Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» ынд а үлемнең акрынлап, күзгә карап килү очрагы тасвирлана. Мондый хәлдә фаҗига, финал хакында уйланмыйча булмый. Ләкин шулай да Ибраһим Гази геройның уйларын үлем белән генә чикләми, аңа бөтенләй кагылышы булмаган яшәү, тормыш турындагы уйларын сурәтли. Баязитов иң хәтәр моментта үзенең олы кызын, аның төнге сменага эшкә җыенуын күз алдына китерә, типографиядәге хәрефләрнең искерүен. кәгазь запасының саегуын исенә төшерә, мәсьәләне ревком каршына куярга ниятли — хыял-лләннар әнә шунда өзелә.
Әлбәттә, психологизм үзе генә художе-стволылык күрсәткече була алмый. Шулай икәнлегенә ышану ечен бүгенге әдәбиятыбыздагы күренекле әдипләребеэ- нең кайбер әсәрләренә күз ташлау да җитә. Фатих Хөснинең, мәсәлән. «Мәйдан» повестенда («Казан утлары». 1971. № 7). Габдрахман Әпсөләмовның «Яшел яр» романында («Казан утлары» 1969 № 6. 7, 8) рухи халәт бу талантлы язучыларның башка әсәрләренә караганда да тирәнрәк, җентеклерәк яктыртыла. -Яшел »р»да хәтта эчке дөньяны тышкы вакый-
■ И Нуруллин. Икөееп яклыйм «Соц. Татарстан- 1970 7 март
• Г Ввшири». Намус. К. 1031. 41 бит
галар эффекты белән артык мавыкмыйча тасвирларга омтылу, хикәяләү стилендәге яңа бер төсмер сизелеп кала. «Мәйдан» повестенда күңел каршылыклары Ф. Хөсни каләменә хас булган юмористик бизәкләрдә ачыла, анда без Хәдичәнең үз кү- ңелендә-е шик-шөбһәләрен янында барган сыерына сөйләве кебек Чеховча, ләкин шаян рухта бирелгән күренешләрне очра-табыз. Гомумән, мавыгып укырлык әсәрләр алар. Ләкин шулай да мондагы уй- кичерешләр моңарчы безгә ярыйсы ук таныш булган әзер сюжетларга салынган сыман тоела. Гәрчә «Яшел яр» авторы укы- тучыгар профессиясен, хатын-кызларның тормыштагы урынын бик биеккә куеп сурәтләсә дә, моның өчен мул гына итеп күтәренке-сентименталь картиналар, Г. Әл- сәләмов каләме өчен хас булган югары стиль тасвирлары, мөлае^-нәзакәтле диалоглар, монологлар кертсә дә, геройлар характеры, әсәрнең идея-лроблема- тикасы масштаблы төс алмаган. «Яшел яр» мәгълүм дәрәҗәдә «Тапшырылмаган хап-ләр»ның яңа вариантын хәтерләтә. Тормышның үзенчәлекле якларын тирән- тен тикшермәү, төптән уйланмау, әзер схемалар белән канәгатьләнү нәтиҗәсендә әлеге повесть һәм роман, гәрчә психологик тирәнлек белән аерылып торсалар да, урта кул әсәрләр булудан узмаганнар.
Соңгы вакытларда, өлкән әдипләребез белән беррәттән, урта буын язучыларыбыз да кеше күңеленә текәлебрәк карый башладылар. Моның шулай икәнлеген Н. Фәттах, Г Ахуновның алдарак телгә алып кителгән әсәрләре, С. Батталның «Сигезенчесе кем?», Э. Касыймовның «Гомер ике килми», Г. Мөхәммәтшинның «Йөрәктәге эзләр», А. Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», «Зәй энҗеләре», «Урталыкта» исемле ро- ман-повестьлары раслый. «Өч аршын җир» әсәрендә А. Гыйләҗев давыллы утызынчы елларда иҗтимагый тормышта барган кө- рәш-бәрелешләрнең, каршылыкларның кеше психологиясендә үзенчәлекле чагылышын яктырта, моның катлаулы якларын сурәтли, ягъни милекчелек карашын кешедә була торган башка хис-тойгылар, кичерешләр белән бәйләнештә күрсәтә, бер очтан мәхәббәт, коллектив, туган җир, бәхет проблемаларын да күтәрә һәм нәкъ менә шулай итү аркасында геройның эчке дөньясы бик тирәннән ачыла.
Язучы үзенең әсәрләрендә герой характерының формалашуына яки яңа юнәлеш алып китүенә шул кеше тормышында булып узган тышкы хәлләрнең йогынты ясавын, күңеленә, бөтен рухи двньясым тирән эз салып үтүен күрсәтә, икенче твр- ле әйткәндә, характер формалашуында еА- ләнә-тирәнең, среданың ролен бик гыйбрәтле индивидуаль күренешләр аркылы чагылдыра. «Зәй энҗеләремнең баш герое Гәрәй Шамин бер урында күңеленнән 6о- лай дип сорый: «Минем кайсы учакларда кызып, кайсы сандалларда чүкелеп, нинди казаннарда сугарылуымны беләсезме!»X Язучы менә шушы геройның катлаулы натура булуын, аның характерын формалаштырган тискәре һәм уңай чыганакларны ачып күрсәтә,
«Урталыкта» повестенда исә автор кеше булган кешегә, аның эшенә ихтирам, талант, иҗат мәсьәләләрен куя. Язучы проект институты инженеры Сәгыйтнең һем хәтта бөтен бер
X Аяа Гыйләҗев. Зәй энҗеләре. К. 1905. 176 бит.
буынның билгеле бер шартларда иҗади кризиска килеп керүен, повесть ахырында аннан чыгарга телэч тууын, дәрт кузгала башлавын тасвирлый. Менә шушы иҗади активлык уяна башлавын автор шактый зур вакыйга дип бәяли. Ләкин әсәрдә конструкторның үз идеясен тормышка ашыру процессы яктыртылмыйча кала. Җитәрлек дәлилләнмәү, художество чаралары белән исбатланмау аркасында геройның яңадан дөрләп кабынып китүен исә күңел кабул итми.
Кеше күңеле, рухи дөнья—-шул ук объектив чынбарлык ул, кеше тормышының бик мөһим өлкәсе. Яңа җәмгыять төзү бер ук вакытта кеше рухы өчен көрәшүне дв күздә тота. Шуңа күрә партия Үзәк Комитеты совет язучыларының II съездына җибәргән хатында язучылар алдына «кешеләрнең уй-тойгыларын тмрәнтен белү, ки-черешләренә ихлас сизгерлек күрсәтү» бурычларын куйды.
Без еш кына «герой күңелендә казыну» рәвешендәге сүзләрне кулланырга яратабыз. Ләкин ныклабрак уйлап карасак, казынып, бик тирәнгә киткәнебез, бүгенге көн кешесенең күңел төпкелләрен заман таләп иткәнчә ачып бирә алганыбыз юк әле. Биредә безнең язучыларны зур ачышлар көтә. Үз нәүбәтендә бу өлкәдә тәнкыйтьтән дә иҗади сизгерлек, психо- логизмның табигатен өйрәнү һәм гомуми-ләштерү сорала.