Логотип Казан Утлары
Публицистика

Н. Э. БАУМАН


Тууына 100 ел тулуга карата
ольшевиклар партиясен тезү, патша са**одержавиесен бареп төшерү һәм пролетар революциясенең җиңүе өчен көрәшкән данлы кешеләр ерасында якташыбыз, атаклы революционер Николай Эрнестович Бауман күренекле урын тота.
Бауман кебек революционерларның эшчэнлегенә бәя биреп 8. И. Ленин: «Шундый кешеләр булмаганда рус халкы мәңгегә кол халык, холоп халык булып калыр иде. Мондый кешеләр булганда, рус халкы үзенә һәртөрле эксплуатациядән тулы азатлык яулап алыр» — дип яза.
Н. Э. Бауман 1873 елның маенда слесарьлык мастерское хуҗасы гаиләсендә туа. Казан гимназиясендә уку чорында Бауман бик күп китаплар укый. Унөч-ундүрт яшьтә Ф. Купер, А. Дюма әсәрләре белән мавыга. Унбиш яшьтә аның иң яраткан геройлары Спартак һәм «Кигәвен» романыннан Артур була.
Шул елларда Бауман рус азучыларының революеион әсәрләре белән дә таныша. Халык бәхете ечен керәшкән рус язучылары аңа Россия халыкларының чын тарихы, аларның изүчеләр белән керәше турында сөйли. Бауманны Н. Г. Чернышев- скийиың «Нәрсә зшләргә!» романыннан Рахметов образы аеруча нык дулкынландыра.
Бауманда революцион карашлар тәрбияләнүдә сиксәненче еллардагы иҗтимагый көрәш зур роль уйный. Бауман тыелган китаплар укый, А. Желябов, С. Перовская, В. Фигнериың биографияләре белән таныша. Ул А. Ульяновның батырларча үлемен нык кичерә. Аңарда дөньяга революцион караш формалашуда Казан студентларының 1Б87 елдагы сходкасының йогынтысы да зур була. Студентлар хәрәкәте җитәкчесе булган Владимир Ульяновның исемен Бауманның беренче мәртәбә нәкъ менә шушы вакытны ишеткән булуы ихтимал. Казандагы 1889 елны тар-мар ителгән беренче марксистик түгәрәкләрне оештырган Н. Е. Федосеев турында да аның ишетми калуы мөмкин түгел.
Бауманның тыелган китаплар укуы, кулъязма журнал чыгаруда катнашуы гимназия директорына мәгълүм була: укудан чыгарылу куркынычы туа. Ләкин 7 нчо класс укучысы Н. Бауман гимназияне үзе ташлап китә һәм Казан ветеринария институтына укырга керә.
Бу елларда Бауман студент тормышы белән кайнап яши. Ул мохтаҗ кешеләргә ярдәм оештыра, легаль булмаган китапханәнең эшен көйләп җибәрә, марксистик әдәбиятны өйрәнә. 1892 елны Бауман, А. Стопани белән бергә, Казан эшчеләре арасында түгәрәкләр оештыра. Бу түгәрәкләрдә К. Маркс һәм Ф. Энгельс әсәрләре өйрәнелә.
1895 елда Бауман институтны «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Саратов губернасында бер ел чамасы врач булып эшләгәннән соң, Бауман ул вакытта революцион хәрәкәтнең үзәге булган Петербургка килә. Әмма ул Казан революционерлары белән элемтәне беркайчан да өзми.
1 В. И. Ленин. Әсәрләр. Т. 16. 371 бит.
Б
Петербургта Бауман Ленин тарафыннан оештырылган «Эшче сыйныфын азат итү ечен керәш союзыпна керә. Ленин әсәрләрен ейрәиә һәм аларны эшчеләр түгәрәкләрендә пропагандалау белән шогыльләиә. Киң күңелле һәм аралашучаи булганга, эшчеләр Николай Эрнестовичны уз итәләр, ә аның тирән җаваплары эшчеләрдә пропагандистка карата зур хормәт уята.
1897 елның мартында Бауман кулга алына һәм Петропавловск крепостена ябыла. 1899 елның декабренда ул Вятка губернасының Орлов шәһәренә сергенгә җибәрелә. Тормышының бу чоры аның Ленин экономистларга каршы юнәлтеп язган «Россия социал-демократларының протестывна кул куюы белән әһәмиятле.
Сергейдә 9 ай чамасы булганнан соң, Бауман кача. 1900 елның җәендә Швейцариядә ул В. И. Ленин белән очраша һәм шул кеннән алып тормышының соңгы минутына кадәр Бауман беек юлбашчыга турылыклы булып калв.
Бауман Владимир Ильичка «Искра» газетасын чыгаруда булыша һәм газетаны иң актив таратучыларның берсе була.
1901 ел. Бауман Мәскәүдә революцион эш алып бара. Ул яңадан эшчеләр түгәрәкләрендә Ленин әсәрләрен пропатаидалый, «Искра» газетасын тарата, «экономистлар», зубатовчыларны фаш итә. Бу вакытта ул «Искра»ны Казанга да еш җибәрә торган була
1902 елның февралендә провокатор доносы буенча Бауманны кулгв алалар һәм ул Киев термәсенэ ябыла. Шул ук елның августында ул иптәшләре ярдәмендә тер- мәдәи кача. Бауман шунда ук РСДРП сьездын хәзерләү эшенә кушыла һәм соңыннан съезд зшсндә актив катнаша.
1903 елның дскабреннан Н. Э. Бауман тагын Мәскәүдә эшли башлый. Ул эшчеләргә съезд турында, Ленин турында сейли. аларны революциягә әзерли. 1904 елның июлендә Бауманны тагын куша алалар. Тагын иксез-чиксез сорау алулар башлана. 1905 ел революциясе килеп җитә. Мэскәү эшчеләр сыйныфы таләбе буенча патша хекумәте революционерны азат итәргә мәҗбүр була.
Иреккә чыгу белән Бауман эшчеләр арасында революцион эш алып баруын дәвам итә. Ул большевикларның Мәскәу комитеты составына сайлана. Революционер җыелышларда һәм митингларда эшчеләрне кулгв корал алырга чакыра.
1905 елның 18 Октябренда Мэскәү эшчеләре революционерларны азат итү ечен Таганка тормәсенә юнәләләр. Кызыл байрак күтәргән Бауман алгы сафта атлый. Кинәт капкадан кача-поса карагруһчы йегереп чыга һәм труба кисәге белән Бауманның башына суга. Бауман егыла. Кызып байрак аның нанына буяла.
20 октябрьда Мәскәүнсң йәз меңгә якын эшчесе Бауманны соңгы юта озата.
Бауманның үлемен В. И. Ленин бик авыр кичерә. Аның истәлегенә багышлап язган мәкаләсендә Ленин боек революционер-большевикның образы гасырлар буо яшәячәген әйтә.
В. СКВОРЦОВ.
тарих фәннәре кандидаты.