Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЧЫТКАН ЧЫПЧЫГЫ


карап торсын хатының, ди. Ничу хатын кубызына биеп торырга, ди. һәм, әлбәттә, хатыннарны ай саен бер тотып тукмамасаң, алар- ның эченә шайтан оялый икән дип. көлеп алырга да онытмый. Шуңа күрә арабызда Вәкил барында хәләл җефетләребезне искә төшермәскә тырышабыз.
Бер вакытны, ниндидер бәйрәм алдыннан бугай, Вәкилгә заводтан суыткыч бирделәр. Шуны илтешергә мин дә бардым.
Биш катлы йортның бишенче катына мендек. Вәкил звонокка
— Хатын, әлбәттә.— ди Вәкил, тешләрен шыгырдатып.— Син йорт бөтәйсен дип чабасың, ә ул кайдадыр трай тибеп йөри. Ну, кайтсын гына... иманын укытам мин аның, җиде бабасына
ә кил безнең цехта дежур слесарь булып эшли. Үзе болай күркәм егет. Киң җилкәле, табак битле, җәлпәк борынлы, кысыграк күзле. Өсте-башы да чиста гына. Хатыннарына баш биреп торган ирләрне яратмый инде үзе. Әгәр дә мәгәр берәү, хатынның туган көне, фәлән дигән сүз ычкын-дырса — бетте, җен ачулары чыга Вәкилнең. Кеше түгел сез, чүпрәк, ди. Сезгә яулык бәйләтәсе калган, ди, хатыншалар, ди. Хатынны аны менә болай учта гына кысып тотарга кирәк, күзеңә
басты — тавыш-тын юк. Вәкилнең җилкә тамырлары бүртенеп чыкты, йөзе күгелҗем төскә керде.
— Кычыткан чыпчыгы,— ди бу теш арасыннан гына.
— Кем? — мин әйтәм.
җитәм.
Ишекне запас ачкыч белән ачып, бүлмәгә кердек. Суыткычны утка тоташтырып эшләтеп карадык та, чишенеп, юынып, өстәл янына утырыштык.
Хатынының өйдә юклыгы исенә төште, ахры, Вәкил ялт итеп урыныннан сикереп торды.
— Туктале, Хәйдәр малай, мин тиз генә йомырка тәбәсе салып алыйм. Теге кычыткан чыпчыгы өйдә булса, итле токмач пешерер иде дә бит...
— Мәшәкатьләнмә, зинһар,— дидем мин. Китәргә әзерләнә башладым.
— Юк, юк, ниткән мәшәкать,— дип, җиңемнән тартып урыныма утыртты мине Вәкил.— Суыткычны бик әйбәтләп юмыйча булмый инде... Карале, Хәйдәр, алай-болай теге кычыткан чыпчыгы кайтып килсә, син бер дә дәшмә. Бик каты журить итәм мин аны.
Вәкил карават астыннан бер шешә «Вермут» тартып чыгарды. Йомырка кыздырып алды. Берәр рюмка эчтек. Йомырка ашап, бер чынаяк чәй эчкәч, мин урынымнан кузгалдым.
— Утыр әле, утыр,— дип кыстап, тагын урыныма утыртты мине Вәкил.— Теге кычыткан чыпчыгына бер тамчы ризык калдырмыйбыз. Йөрмәсен эштән соң да төтен санап.
Йомырканы ашап бетергәч, Вәкил авыз чите белән генә елмайды һәм:
— Болары хатынга күчтәнәч,— дип, юылмаган савыт-сабаны өстәл читенә өеп куйды. Аннары суыткыч алып кергәндә пычранган идәнгә карады:
— Ярты төнгә кадәр ат урынына эшләтәм мин аны бүген.
Кызыл гына булса да, эчми эчкәч башка китте, каһәр. Буыннар йомшады, телләр көрмәкләнде. Инде мин дә кузгалырга ашыкмадым. Бераз тегене-моны сөйләшеп утырдык. Ә тагын бераздан Вәкил сәгатькә күтәрелеп карады. Җилкәсен кашып, озаклады бу, диде. Җыелышлары-фәләннәре булгандыр инде, дип өстәде.
— Туктале,— диде ул аннары, җәһәт кенә аяк өстенә басып,— кайтмаган кешене көтеп ятканчы, үзем чайкаштыргалап куйыймчы шул савыт-сабаларны. Тәртипсезлекне җенем сөйми.
Кухня ягында савыт-сабалар шылтыратканнан соң, Вәкил, бер кулына бүрек кадәр мунчала, икенче кулына иске чиләк тотып, түр якка чыкты. Бер уңайдан идәнне дә сөртеп алыйм әле, бигрәк күңелсез бүлмә дип, телевизор кабызды һәм җиң сызганып идән юар-га кереште. Идән юып бетергәч, авыз эченнән генә ниндидер көй шыңшып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрде. Үзе әледән-әле сәгатькә, тәрәзәләргә карады. Идән уртасында тукталып нәрсәдер тыңлап торгандай булды, ашыгып телевизорның тавышын басып куйды. Аннары минем янга килде. Өченче бер кешегә эндәшкәндәй, ничектер уңайсызланып кына, кыенсынып кына әйтте:
— Алайса, малай, кайтам, дисең инде?!.
Телевизорда футбол уены бара иде.
— Шуны гына карап бетерәм дә,— дидем мин, күзләремне экраннан алмыйча.
Мин, тапшыруны карап бетереп, бүлмәдән чыкканда Вәкил кухняда бәрәңге әрчеп утыра иде. Мине күргәч, пычагын бәрәңгеләр арасына тыкты, көләсе килмичә генә көлде һәм:
— Тик торганчы тиген эш. бәрәңге әрчеп куйыйм әле. Пешерүен кайткач үзе пешерер,— диде. Минем плитәгә таба карап торуымны
күреп булса кирәк, комачтай кызарынды, плитәдә бик каты пар бөркеп, ит, суган исләре
чыгарып утырган кастрюльгә ымлап алды:
— Әнә су да куйдым, кайный торсын.
Ул да түгел, ишектә кыска гына, кискен генә звонок шалтыра ды. Вәкил корт
чаккандай сикереп китте, абына-сөртенә ишеккә ташланды. Ишекне ачкач, бусагада
шоп-шома, кып-кызыл йөзле хатын күренде. Менә ул ишек яңакларына ышкылып
эчкә үтте. Мамык шәлен бөркет канатларыдай ике якка җәеп җибәрде дә:
— Әле боларны селкеп кермәгәнсең икән,— диде.
— Кычыткан чыпчыгы,— дип пышылдады Вәкил.
— Кем?— диде хатын сабыр гына һәм фил чаклы гәүдәсе белән Вәкил өстенә
килә башлады.
— Син нәрсә, Бибинур, чү инде, син нәрсә,— дип, миңа ышыкланды Вәкил.— Җә
инде, Бибинур дим, үзем кычыткан чыпчыгы мин, онытканмын бит, җир йотсын,
җәймәләрне селкеп керергә онытканмын!.. —
Ул арада мин дә киенеп беткән идем инде. Идән җәймәләрен кочаклаган Вәкил
Бибинурның бер култык астыннан, мин — икенчесеннән коридорга чыгып тайдык.
Урамга чыккач, мин, тәмәке кабызырга дип, Вәкил янына килдем. Ул, бар көченә
идән җәймәләрен селки-селки:
— Килмә монда, килмә, күрәсең ич тузан,— дип кычкырды. Без саубуллашмыйча
гына аерылыштык. Чатка җитәрәк мин артыма әйләнеп карадым: бер кулына чиләк,
икенче кулына ниндидер әрҗә күтәргән Вәкил урам буенча каядыр йөгерә иде.