Логотип Казан Утлары
Роман

КҮК КҮКРӘР


29
юлның ахыры бар кебек, аннары дөнья үзгәрер шикелле. Ул бәхетле чакларга ерак калмаган, хәтта бер кеше гомерендә барып җитәргә мөмкин... Әгәр белсәләр, берәүләр моны могҗиза, икенчеләр тарихның үзгәрешсез юлы диярләр иде. Әмма ул чакта моны кем генә өздереп әйтә алган'
Кинәт бөтен Россияне дер селкетеп коточкыч хәбәр яңгырады имеш, бер төркем студентлар тагын патша хәзрәтләренең үзенә кул күтәргәннәр Беренче көннәрдә чынын беркем белмәде, бары тик имеш мимеш ләр генә, берсеннән берсе яман, куркынычлы, дәһшәтле имеш-мимеш ләр генә айкалды. Күңелләреннән патша хәзрәтләренә мең кат т\ры лыклы булырга ант иткән сәүдәгәрләр, обыватель мещаннар арасында бу көтелмәгән хәл чын-чыннан аптыраш һәм тетрәү тудырды
Исмәт бер кадәр арулана башлаган иде. бер көнне ул кибетеннән
Дәвамы Башы 4. 5 саннарда.
өннәр, атналар, айлар бер бер артлы мәңгелеккә чумалар. Кешеләр көндәлек ыгы-зыгы, уй-мәшәкать арасында вакытның үтеп китүен сизмиләр дә. Бер мизгел аңга килеп, ул көннәрне кире кайтарыл ---.v. алырга теләсәләр, булмый, вакыт, агым CJI кебек, ж бары тик бер якка киләчәккә таба ага Ә киләчәк томан эчендә барлыкка килсә дә. кайдадыр И бракта аз-аз гына тан беленә, кешеләр шул беле-
J нер-беленмәс яктылыкка карап, ышанычлырак ат-
л--« ₽ лыйлар. кара урманнар артында авыр, газаплы
акны-караны күрмичә кайтып керде
— Әй, кем бар үдә? Анасы, син Чапанны, чалманы давай, мәчеткә коръән чыгарга кирәк. Тиз булыгыз.
Раббани, куркып
— Ни буллы, сипа әйтәм? — диде.
дә:
кайда? Урамда кыямәт, мәхшәр барам, пашта хәзрәтләре рухына аңгыра башлар! — дип кычкырды.
— Миңа чуртым да булмаган. Питердә йолкыш студеннар патша хәзрәтләренә бомба ташлаганнар. Коточкыч шартлау булган, атә, бөтен урамның асты-өскә килгән, атә.
Раббани лап итеп урындыкка утырды, кулы белән күкрәген умырды, авызы ачылды, күзләре маңгаена сикерде. Ул нидер әйтергә тели, ләкин сүзе аңлашылмый иде.
— Нәрсә каттың, чапан, чалма! — дип, кабат кычкырды Исмәт.— Хөҗҗәт хәзрәт мәчеткә кем беренче килеп җитәр дип күзәтеп тора.
Кинәт аның авызы күбекләнде.
— Патша хәзрәтләренең үзенә кул күтәрәләр бит, явыз маңкалар! Юк. аларны укытырга кирәкми, кулларына сәнәк тоттырырга, абзар чистартсыннар, нибуч, аннары кычкырмаслар! Караучы итеп Хөҗҗәт мулланы куярга, ул, палицайлар кебек, мыек борып гомер үткәрмәс. Ә син нәрсә авызыңны ачып утырасың? Әллә кызганасыңмы шулармы?
Раббани ике кулын селекте.
— To-ты, то-ты. Аларны барысын сыпырганнар инде, тиздән дарга күтәрәчәкләр. Патша ике сөйләми ул, аның кулына бер эләксәң... Араларында бер янарал бар дип сүләделәр,— ат азгыны тайга иярә бит,— анысын да хәбес иткәннәр, ди.
— Янарал башы белән патша хәзрәтләренә кул күтәрәме? Аңлама- гансыңдыр. атасы, бәлки, малаедыр?
— Чортым беләмени, мин яннарында булмаган,— дип кырт кисте Исмәт
— Малайларга ышаныч юк хәзер. Әнә синең үз малайларың нишләде...
— Минем малайлар ни, син, чүпрәк баш. белеп сүлә! Миңа дисә ул ун тапкыр карак, йөз тапкыр талаучы, разбойник булсын, патша хәзрәтләренә генә тимәсен. Патша ул... патша ул... Аңардан зур, аңардан мөкатдәс зат юк!
Билгеле, студентлар арасында бернинди генерал булмаган, бары тик бер студентның фамилиясе Генералов икән, ә русчаны ярым-йорты төшенүче Исмәт аны «янарал» ясаган.
Тагын шунысы бар: байлар, түрәләр, руханилар патшаны бертавыш- тан яклап, студентларны «разбонниклар» дип атасалар, аларның тизрәк дарга асылуын көтсәләр, түбән халык аларга яшерен теләктәшлек күрсәтә, аларның эшләре барып чыкмауга эчтән әрни иде.
— Мескеннәрнең ата-аналарына нинди зур хәсрәт тагы,— диде Айтүтә.
— Ата-ана мондый чакта кайгырмый булмас. Минемчә, аларга хәзер бер генә юаныч бар. Алар үзләре улларын шулай батыр итеп тәрбияләгәннәр. Балага ата-ана күңеленнән батырлык күчмәсә, тәгаен ул батыр була алмый торгандыр,—диде Әбелмәних, уйланып кына.
— Мин ул изге җаннарга бер генә күзем белән булса да карар идем. Безнең кебекләрме икән алар?»
Бик моңлы итеп будильник уйный башлады. Мәрхабә белән Вәли, күзгә-күз карашып, әкрен генә елмайдылар. Инде кич якынлашып килә иде. Вәли кепкасына үрелде. Мәрхабә җиңел ак шарфын иңбашына салды. Алар күл буена чыктылар.
Өйдә бераз бөркүрәк иде, күл буенда җиләс икән. Кеше әллә ни күп күренми. Күләгәләр озынайган, һава җылы, күк йөзендә бер болыт юк, тик кояш баешында буяулар куера төшкән, бераздан анда бик матур’ алсу шәфәкъ иңәр. Шул шәфәкъка алдан сөенгәндәй күл буендагы яшел яфраклар әкрен генә шыбырдашып куялар. Ниндидер сер Һәм моң бар шикелле. Башны-башка куеп, уйга чумып, күл өстенә карап
торасы килэг Күл дә күл түгел кебек, әйтерсең якты юл сузылып киткән, анда сине ала килгән тройка атлар күренер төсле.
Бу лирик манзара яшь йөрәкләр тибешеннән, бер-берсенең тән җылысын тоюдан туа торгандыр. Югыйсә, алар кичке хозурлыкка чумар өчен чыкмадылар. Хәзер алар ике күзләрен дүрт итеп тирә-якны күзәтергә тиеш. Әнә ак киемле, ак эшләпәле бер ханым белән чуар костюм ф лы бер ир күренде. Хатынның кулында алсу зонтик, ул аны ачкан, гүя кояш нурларыннан саклана Ләкин хәзер кояш алай кыздырмый. »
Алар су янына туктады. Култыклашканнар, әкрен генә нидер сөйлә- х шәләр. ара-тирә хатын келеп ала. Бу — Ольга Леонардовна, янындагы х ир — Сергей Сергеевич иде. Менә алсу зонтик бөтерелә башлады. Хә- я зер инде аларның йөзләре күренми иде. Озакламый алар бөтенләй күз- я дән югалдылар.
Бер биш минут та үтмәгәндер, икенче яктан кулына нечкә таяк ♦ тоткан, башына түгәрәк сай эшләпә кигән, мыек чылгыйларын көязләтеп и өскә таба борып куйган яшь ир күренде. °
— Әфәнделәрем,— диде ул. кылана төшеп,— монда көймәләр бармы £
ИКӘН? е;
— Арырак узыгыз.— диде Вәли әкрен генә. ®
Ун-унбиш минуттан өстенә таушалып беткән ак костюм кигән, кыз- с
гылт йөзе шабыр тиргә баткан, сулышы капкан урта яшьләрдәге юан ® гына ир күренде. =
— Гафу үтенә.м. яшьләр.— диде ул пофылдап.— кунагымны җуй- *
дым. Сыра эчәргә дип чыккан идек, әллә кая китеп барды. Башында * түгәрәк эшләпә, үзе мыеклы. <
— Моннан, абый, төрлесе үтә. Әнә ул түгелме? — дип, бөтенләй £ икенче якка таба күрсәтте Вәли Анда салам эшләпә Шәйләнә иде ш
— Әллә шулмы икән? — дип, абый кеше ашыгып шул якка китеп < барды.
Сукмак тау астына төшеп күздән югалганчы. Вәли аның артыннан күзәтте, эндәшмәде, аннары Мәрхәбәнең колагына иелеп
— Чырапчак,— дип пышылдады.
Кайдадыр куаклар арасында гитара тавышы ишетелә башлады. Бераздан ярым матрос киемендә — буй-буй тельняшкалы егег күренде. Ул, гитарасын чиертә-чиертә. Вәлиләр каршына килде дә
— Пардон, папиросыгыз юкмы? — диде.
— Бар. диде Вәли һәм тавышын әкренәйтә төшеп — тизрәк китсеннәр. кигәвен,—дип өстәде.
Матрос аңлаганлыгын белдереп күз кысты, бераз киткәч, кычкырып җырлап җибәрде
Ой да вот и что у города было, У города Севастополя..
Бу — куркыныч барын белдергән шартлы сигнал иде. Матросның дәртле яшь тавышы бик еракка яңгырады, белгән кешеләр аңа, һичшиксез. игътибар иткәннәрдер. Мәрхабә белән Вәлн исә һаман күлгә карап утырдылар. Алар көттеләр, әмма шпик бу якта кабат күренмәде Шулай да ул яшерен оешманың бер кешесен таный. Әлбәттә, эшләпәне салырга, мыекны кырырга мөмкин. Ләкин шпикның күзе шуннан башканы күрмәгәндер дин уйларга ярамый ич.
Бу кичне Мәрхабә белән Вәли өйләренә кайткач та озак тынычлана алмадылар. Элек алар гамьсезрәк иделәрме, артык тирән уйламыйлар идеме, куркыныч болай ук сизелми иде кебек. Хәзер кемне иң элек югалтасыларын белгәнгәме, катырак борчылалар. Мәрхәбәгә Вәлисез тормыш тормыш булып тоелмаса, Вәлн, \з чиратында, яшәүне Мәрха бәсез күз алдына китерми иде...
Көз көне Мәрхабә бала тапты. Бу вакытта инде Айтүтә кияүләрендә генә торды. Тик көндезләрен ара-тнрә өйләренә барып кайткалады. Болай тыныч торалар. Тик Исмәт турында гына хәвефле хәбәр сөйләделәр бай өзлеккән. Хатыны күрмәгән чагында өйдән чыгып китеп югала икән. Бер тапкыр кызы Җәннәтнең бусагасына аркылы яткан хәлендә тапканнар, икенче тапкырында кайдандыр күпер астыннан ал-ганнар, мина тимәгез, мин Әзһәрымны көтәм. ул озакламый килергә тиеш. Җәннәтне үтерергә генә китте, аннары Хитровкага барабыз, анда безгә ночлежка бар. дигән.
Балага Әхмәт дип исем куштырдылар. Баланын тууына иң шатланган кеше әтисе Вәли булды бугай. Исемне дә үзе тапты. Беркадәр вакытка гүя Мәрхабәне дә онытты, аның өчен хәзер шул бишектәге бала гына бар иде кебек. Эшкә киткәндә үбә, эштән кайткач, улымның хәлләре ничек? дип. ин элек аның бишеге янына уза. Айтүтә үзалдына көлемсери. Киявенең бала җанлы булуы ана бик ошый. Ул тәҗрибә буенча белә: мондый ирләр гаилә өчен үләләр, аңа хыянәт итмиләр. Шул ук вакытта ата-баба йоласын да онытмады: пир 1 алмаштырмасын дип. бала бишегенә тимер кисәге куйды. Тимер янына пир килми ди.
30
Март матрата диләр дә, быел яз тиз генә килергә уйламый бугай, тышта шундый салкын, очып барган чыпчыклар һавада туна. Кояш, январьдагы кебек, колаклы алка эчендә күтәрелә, яктысы бик саран, белмәссең, әллә томан, әллә сыкы шунда. Урамнар буп-буш. кешеләр йөгерә-атлый узалар, бик тиз каядыр кереп посалар.
— Ахырзаман килүе шушыдыр... Зәмһәрир суыклары шуңадыр. Инсанда бәрәкәт бетте, алла яраткан патша тәгъзим хәзрәтләренә тәмуг зобанилары оялмыйча кул күтәрә. Каян яхшылык көтәсең...
Хөҗҗәт мулла мәчет михрабыннан шундыйрак сүзләр сөйли, ди, патшага кул күтәргән шайтан кавеме студентларга коточкыч бәддогалар яудыра, ди. Әйтәләр, алла рәхиме белән патшаның исән-сау калуына шатланып, Хөҗҗәт мәчет михрабында бала кебек үкереп елаган, ди.
Исмәт бай тәмам өзлекте, ахрысы, хәзер чалма-чапан дауламый, ә патша хәзрәтләре янына барам, ди, аңа кул күтәргән тәмуг кисәүләрен барысын хәбес итмәгәннәр, галауныйлары һаман иректә йөри, ди, Исмәт аларны белә, янәсе, патшадан тоттыра икән.
Шул көннәрдә хатыны күрмәгәндә Исмәт тагын өеннән чыгып югалган. Аны эзләп-эзләп тә таба алмаганнар. Соңыннан кемнәрдер сөйләгән. Исмәтне Хитровка ночлежкаларында күргәннәр. Ул шәрә сәке өстенә бөтен буена баскан да үрле-кырлы сикереп кычкыра икән.
— Тоттым, эләктердем! Патшаны үтерергә баручыларны тоттым! Килегез, җәмәгать, тизрәк! Ә, качмакчы буласызмы? Юк. Исмәт кулыннан ычкынмассыз! Ә-ә, качтылар. Әнә тәрәзәдән сикермәкчеләр. Юлларын кисегез, юлларын!..
Исмәт сәкедән сикергән дә идән уртасында, лап итеп егылып, җан биргән. Соңыннан җеназасын укыганда Хөҗҗәт мулла әйткән ди:
— Исмәт изге кеше булгандыр, патша хәзрәтләре өчен шаһит китте,— дигән.
Бу араларда каты суыклар булып торганга. Мәрхабә яшь бала белән әниләренә бара алмады Бүген, көн бераз сындыра төшкәнгә, әнисе Айтүтә үзе хәл белә килде.
'Пир — пәри.
— һи. сагындырган оныгым нинди зур үскән,—диде Айтүтә, Әхмәтне кулына алып. Оныгы аны килгән саен шатландыра, шундый тере, кулларын һич тотмый, инде көлә башлаган. Күзләре чем-кара, үзләре чәчрәп торалар.
Мәрхабә хәзер эшләми, көне буе баласы янында. Мичкә ягу берни түгел, менә кое ераграк. Ләкин бала елак булмаганга. Мәрхабә анысы- ♦ на да өлгерә. ь
— Оныгым үз нәселебезгә охшый. Карышканнарда елаклар булма- £
ган,— диде Айтүтә. оныгын алсу яңагыннан үбеп. >
Табын хәзерләнгәч. Мәрхабә әнисен өстәл янына утыртты, баланы х үз кулына алып: =
— Әни, бик озак килә алмадын, хәлегезне белә алмадык. Сон, бары- х гыз исән-саулармы? — дип сорады
— Без аллага шөкер, кызым. Менә Исмәт бай... тончыкты. Үлгән кеше турында начар әйтергә ярамаса да. бүтәнчә телем бармый. Кибетләрен яптылар, атларын саттылар. Әтиең ат өчен бик ямансулый, бик ияләшкән идем шул хайванга, ди. Әйләнә дә ат абзарына чыга, әйләнә дә ат абзарына чыга.
— Алай булгач, абзый белән Әбелфәрит тә эшсез калдылар,— диде Мәрхабә, артык борчылмыйча.
— Шулай шул. Раббани безнең белән сүләшмн бит. Кеше аркылы әйттергән Әбелмәлихләр үзләренә квартир тапсыннар, мин өемне сатам, дигән. Әбелхарислар, вакытлыча кодагыйларга күчәбез, диләр. Без әтиек белән кая барырбыздыр, белмим. Дворниклыкка урын булмасмы дип. көн саен караштырып йөри, бәхетсезгә жил каршы. Җомга көнгә бер жиргә чакырганнар үзен. Квартирасы бар барын, ягылмаган, ди. Кыш уртасында ягылмаган үгә ничек барып керәсең.
Бала, уянып, елый башлады
— Тамагың ачтымы, улым? —диде .Мәрхабә, Әхмәтне кулына алып.— И әни, монда ташу. Бир коры искеләр
Баланы коры чүпрәкләргә төреп имезгәндә Мәрхабә ана сөеп карап торды Аның бөтен кыяфәте үзгәрде, матурланды, йомшарды Күрәсең, бала имезүче аналап күркәм зат юк дигән сүз дөрес икән. Бөтен яшәеш дәвамы аңарда бит! Вәли, күзен алмыйча. Мәрхабәгә карап торды. Мыек баса башлаган нык иреннәре үзләреннән-үзләре җәелде Кеше үз хатынына икенче тапкыр гашыйк булмый торгандыр инде, әмма бу минутта Вәли кинәт гашыйк булган егеткә охшый иде Ул түзмәде, уры ныннан торып хатыны янына килде, аның белән бергә балага карап тора башлады, аннары тамагын кырып алды Бала имеп туйды, әтисенә карап елмайды. Аның алсу иренендә күгелҗем сөт тамчысы иде. Бала елмаюы! Нинди саф. бөтенләй ихлас күңелле икән сабый'
— Нәрсәгә таң калдын? — диде Мәрхабә иренә һәм Әхмәтнең иренен сөртеп алды.— Мә әле улыңны. Тик кара, ипләбрәк тот. бу кытыршы тимер кисәге түгел сиңа
— Ярый. Мәхүп. әйтәсенне әйт.— дип елмайды Вәли һәм шунда ук улы белән сөйләшә башлады: — Я. Әхмәт батыр, хәлләр ничек3 Көләсеңме? Көл. көл, малай. Хәзер синең көләр чагып. Ә аннары . аннары ни буласын юрамыйк. Әнә әбиеңне, әниеңне Карышкан кызлары дигәннәр. Син үскәч Карышкан егете булырсыңмы? Бу дөньяда карышырга кирәк. Ләкин мәңге карышып кына эш чыкмас, шулаймы3 Шулай. Әхмәт дус! Әниен, минем куллар тимер бөгәргә генә ярый, ди. Бәлкем, тагын берәр нәрсәгә ярардыр. Эшченең сөялле кулы күтәрелә, ул бөтен богауларны знр-зәбәр китерер, һичшиксез, шулай булыр. Әхмәт дус, шикләнмә!
— Син балага нәрсәләр сүлисең3 — диде Мәрхабә иренә
— Ә-ә? — диде Вәли гаҗәпләнеп.
Мәрхабә көлеп җибәрде.
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Завод гудогы үкерә башлаганда Вәли йоклый иде әле. Күзен ачкач, ин элек тәрәзәгә карады. Пыялалар зәңгәрләнә башлаган. Вәли. Мәр- хабәне уятмаска тырышып, караватыннан сак кына төшеп кухняга чыкты. Кайнанасы торган иде инде.
— Бүген Әхмәт борчылды,— диде Вәли,— Мәрхабәне уятмыйк.
— Ишетеп тордым,— диде Айтүтә.— Ярый, йокласын. Бала асраганда шулай була инде ул. Син, кияү, юын, комганга җылы су салдым. Чәем хәзер кайный.
Вәли юынган арада Айтүтә табынны өлгертте. Гадәттә, иртән Вәли олы якта ашый-эчә иде. Кичә зур мичне якканга, бүген кухняда да җылы, шуңа күрә тамагын монда гына туйдырды.
Вәли эшкә китәргә дип кыска пальтосын кигәч, Айтүтә:
— Я. ярый, кияү, аепләп калма, бүген кайтам инде,—диде.
— Тагын берәр көн кунар идең, әни.
— Рәхмәт, кияү. Картымның борчулы чагы. Кайтыйм инде.
Кичә Айтүтә киявенә үзләренең хәлләрен, бүлмә эзләүләрен сөйләгән иде. Вәли кичә дә әйтте, бүген тагын кабатлады:
— Әнкәй, чын күңелемнән әйтәм. квартир тапканчы үзебезгә күчеп торыгыз, кечкенә булса да сыярбыз.
— Киң күңелегез өчен рәхмәт, кияү. Башта үзебезгә эзләп карыйк, бәлки, ходай бирер. Яшьләр үз бүлмәгездә үзегез рәхәтләнеп торыгыз. Суыклар үтмичә, Мәхүлне урамга чыгара күрмә, кияү. Баланы суыктан саклагыз.
— Ярый, әнкәй, ярый.
Кияве эшкә чыгып киткәч. Айтүтә табынны җыйды, аннары олы якка кереп әзрәк черем итәргә ятты. Бала да, Мәрхабә дә йоклыйлар иде әле. Айтүтә. аларны борчымас өчен, бик сак кыланды һәм, урынга яткач, ничектер бик тиз онытылып китте Күрәсең, төнге тынычсызлык аңа да тәэсир иткән. Шулай инде, яшь балалы өйдә кояшы, болыты, кар бураннары еш була.
...Мәрхабә төш күрә иде. Яна квартирга күчкәч, аларда ике тапкыр яшь кенә бер хатын кунып чыкты. Билгеле, ул үзе генә кагылган булса, аны кундыру түгел, ишектән дә кертмәсләр иде. Аның белән Ольга Леонардовна бар иде. Ул, Даша сездә бер кич кунып чыкса, комачауламасмы? диде.
Даша беренче килгәндә җәй көне иде әле. Җиңел генә киенгән, сары калын толымын артка төйгән, башында киң кырлы эшләпә. Мәрхабәгә ул бик оялчан булып күренде, сүз әйткән саен яшь кызлар кебек кызара. Сөйләшүе бик әкрен, тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә чыга иде. Икенче тапкыр килгәндә инде көз иде. Бу юлы аның өстендәге пальтосы. эшләпәсе иске, үзе шактый олыгайган кебек, йөзендәге алсулыкның эзе дә калмаган иде. Аның килүен берәү дә алдан хәбәр итмәде. Ул бик тунган иде.
— Мөмкин булса, мин әзрәк ятып җылыныр идем,— диде, күгәргән иреннәрен чак кыймылдатып.
— Башта кайнар чәй эчмисезме? — диде Мәрхабә.
— Рәхмәт. Бу тәрәзәгез бакчага чыгамы?
— Өй каршындагы бакчага. Тик без икенче катта бит.
— Беләм...
— Борчылмагыз,— диде Вәли һәм Дашага кухняны күрсәтте. Монда, мич артында, икенче ишек бар иде. Ул запас баскычка алып чыга.
Янадан бүлмәгә кергәч, Даша галанка артына Мәрхабә түшәп биргән урынга бөгәрләнеп ятты, бераздан бөтенләй тынды. Мәрхабә аның шиблетларын алып карады. Бер сыңарының олтаны купкан, эче лач су. Ул шунда ук кухняда нидер эшләп утырган иренә:
— Монын белән кая бара инде көзге пычракта,— диде.
Вәли шиблетны кулына алып башын селекте. Күренеп тора: Даша монда кереп яшеренер алдыннан йөгергән, сөрлегеп олтанын каерган. Мәрхабәнек авырлы чагы булганга, Вәли аны борчымас өчен, уйларын ана әйтмәде, мич артыннан тимер табанны алып, олтанны кага башлады. Мастеровой кешенең бөтен кирәк-ярагы бар иде. *
Шиблетны төзәткәч, хатынына бирде. а.
— Булды. Мәхүп. Урынына куй. Чәен әзерме?
— Әзер. Уятыргамы?
— Кирәкми. Без монда гына эчик. х
Мәрхабә эчке бүлмәгә кереп китте, Вәли нәрсәгәдер сагаеп тынлап > тора башлады. Ишегалдында эт бар. хәзер өрми, димәк, тирә-як ты- а ныч. Вәли, иңбашына пиджагын салып, баскычка чыкты, аннары— > ишегалдына. Тышта вак янгыр сибәли, карангы, тәрәзәләрдән төшкән тонык ут яктысында янгыр сулары ялтырый. Гадәттә, бистә урамнары Шау-шулы була, бүген әйтерсең барысы үлгән.
Ул төнне алар рәтле йокламадылар. Иртән Вәли эшкә киткәндә Даша:
— Шулай килеп чыкты... Әгәр килеп алмасалар. ихтимал, мин бүген дә сездә кунар идем. Каршы килмәссезме? — диде.
— Күпме кирәк, шул хәтле торыгыз. Әгәр ул-бу кирәк булса. Мэрн- га әйтегез. Мин кич кенә кайтам.
Көндез бер вакытта Мәрхабә, Дашанын үтенүе буенча, икмәк кибетенә чыгып керде. Аннан ул борчыла төшеп кайтты: тәрәзә төбендә яран гөле юк иде. Димәк, куркыныч кайдадыр якында Мәрхабә шул турыда Дашага сөйләде. Берничә тапкыр Дашанын күзләренә карады
— Мин анлыйм.—диде Даша әкрен генә,—сез ана булырга Бәлки, мина китү хәерлерәктер?
Мәрхабә әкрен генә башын селекте Күз карашы катыланды, кы рысланды. Анарда бернинди икеләнү, унайсызлану юк иде.
— Уйлама да. Син минем кунагым Хәзер чәй куям
Даша ерак өннәргә колак салгандай тынып калды. \зс Мәрхәбәне күзәтте. Бая урамнан кергәндә анын йөзендә курку бар иде кебек. Бу «аңлашыла да. Йөгерә-йөгерә. димәк, эзенә басып килгән кешеләрдән кача-кача шиблет олтаны купкан төнге кунакны өйлә тоту бик хәтәр нәрсә. Дашага Викторны һәм аның хатыны Мэрины ышанычлы кешеләр дигәннәр иде. Көтелмәгәндә килеп кергәч тә аны бик ж.ылы кабул иттеләр Инде тизрәк урын алмаштырырга кирәк, бигрәк тә Мэри йөкле икән, борчылу аңа һич ярамый. Ләкин нишләргә? Әгәр кичә Даша аларга кереп яшеренмәгән булса, аны һичшиксез тотып алачаклар иде. Әгәр сүз Дашанын үзе турында гына барса. Даша бу атымны ясамаган булыр иде. полициягә эләгү нәрсә икәнен белсә дә. башкаларны куркыныч астына куймас иде. Ләкин аның янында шундый кәгазьләр бар иде, аларны саклап калу өчен теләсә нинди адымны атларга ярын, диделәр. Әмма тумаган баланы куркыныч астына кую . Даша хатын- кыз кеше, ана тойгысының дөньяда бар нәрсәдән өстен икәнен ул белә. Боларны кичә уйламаган иде. Инде нишләргә? Ул тиз генә шнблстла- рына үрелде.
— Кирәкми. Дашл бәгърем. Хискә бирелмә. Безнең эштә аның харап итүе генә мөмкин,—диде Мәрхабә кисәтеп
Даша кызарды һәм уңайсызлыктан котылу сылтавы итеп булса кирәк:
— Шнблстымны төзәткәнсез икән... Ничек рәхмәт әйтергә инде сезгә? — диде.
— Анысы зур эш түгел. Менә бу якка утырыгыз. Без, татарлар, чәй эчмәсәк. эчкә жылы төшми, дибез.
Кич белән Вәли эштән кайткач. Дашага;
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
— Абыйлар синен өчен бик борчылганнар икәнГБерничә көн беркая чыкмаска куштылар. Аннары килеп алырлар,— диде.
Даша. аңлаганлыгын белдереп, баш иде. «Абыйларның» хәбәрдар булулары аны бик шатландырды, ул ярыйсы тынычланды.
Өч-дүрт көн үткәч кенә, кич карангы төшкәч, Артем агай Дашаны алып китте...
Бүген шулар нәкъ өндәгечә Мәрхәбәнең төшенә керде.
— И әни. мин тәмам изрәгәнмен,— диде Мәрхабә, күзен ачып.— Вәли киттемени?
— Сон кояшка кара, вакыт күпме булды инде.
Чәйләр эчкәч. Антүтә кайтып китте. Мәрхабә баласы белән булышты Кичен, эштән кайткач, Вәлинең түгәрәк утырышына барасы бар иде.
— Син инде минем өчен дә тыңла. Вәли,— диде Мәрхабә. аны озатып.— Кайткач сөйләрсең. Югыйсә, тәмам каралып бетәм.
— Борчылма. Мәхүп. Безнең йөрисе көннәр алда әле.
Ялгыз калгач Мәрхабә баланың чүпрәкләрен юды. аннары Әхмәт белән бик озак уйнап утырды. Соңыннан кисәктән генә борчыла башлады һәм. сәгатькә карый-карый. Вәлинең тизрәк кайтуын көтте. Унбер булды, унике — Вәли кайтмады. Мәрхабәнең кайнар чәйнеге суынды. Әхмәт тыныч кына йокласа да. Мәрхабәнең күңеле борчулы иде. Тора- бара аны коточкыч курку биләп алды. Түгәрәккә катнашучы барлык иптәшләре белән бергә Вәлине частька озатканнардыр кебек тоелды. Бу чын хакыйкатьтән ерак түгел иде.
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Беренче тау
I
Таулы-чокырлы жнрләргә урнашкан башка шәһәрләрдә булгандырмы-юктырмы. әмма Казанда Беренче. Икенче, Өченче тау дигән урыннар бар. андагы урамнарны да шул таулар исеме белән атаганнар. 1887 елның августында Беренче тауга чорның булачак бөек кешесе — Владимир Ильич Ульянов аяк баскан. Бирегә ул. Россиянең төрле почмакларыннан агылган меңнәрчә яшьләр кебек, Казандагы император университетының студенты булу теләге белән хыялланып килгән...
Карышкан кызлары дастанының да шунда яңа сәхифәсе башланган.
Исмә» бай вафат булгач, аның жәмәгате Раббани иренең елы тулганын көтмичә, бу вакытта инде сәүдәсен Мәскәүгә җәелдереп җибәргән Шома Зәһугына өен сатты да үзе кызы Җәннәтләргә күчеп китте. Шома Зәһугы Әбелмәних белән Айтүтәне дә үзләрендә ялчы итеп калдырасы килгәнлеген кеше зркылы әйттергән. Теләсәләр, дигән. Әбелхарис белән Әбелфәритләренә дә эш табарбыз.
Моны ишеткәч. Айтүтә:
— Сезнең, балалар, үз акылыгыз үзегезгә җиткән, ихтыярыгыз, без, әтиегез белән, картаймыш көнебездә Шомаларга бил бөгә алмыйбыз —
дип кырт кисте —Ризыгыбыз калган булса, кайда булса, ничек булса көн күрербез, инде беткән икән, ходай тәләнекен берни эшләп булмый. Шомалар тыштан гына шома, эчтән ал арның кемлекләрен ходай күрсәтмәсен. Без бер авыл кешеләре идек, хәйләләрен барысын беләбез.
— Мин дә, балалар, бер-ике сүз әйтим,— диде Әбелмәних сабыр гына.— Моңарчы мин үземне онытып, гел семьям турында гына уйлап ♦ килдем, аны гына жил-давылдан сакладым. Үз ихтыярыма, үз холкы- с_ ма каршы барган чакларым була иде. Әйтмәгәч, зарланмагач, дулама- ? гач. бәлки, сез атагызга бик яхшы булгандыр, ул Исмәт байга күнеккән, « шуңа бик канәгать дип уйлагансыздыр,— диде Әбелмәних, бар хәсрә- - тен ачып.— Хәзер инде сез зурлар, үз көнегезне үзегез күрә аласыз « Мин бер хатамны ике тапкыр кабатларга теләмим, балалар. Исмәттән « котылып, Шомалар элмәгенә башымны тыгасым юк. Әниегез белән ф сүләшкән идек, нафакабыз I булса, көч житәрлек эш табарбыз, аның каравы, жаныбыз тыныч булыр, вөҗдан газабы кичермәбез. Ирегеңне саткач, бик авыр, оланнар... Сез инде безгә үпкәләмәгез, калган
гомерне ирекле булып уздырасыбыз килә. Мин сездән бәхил, сез дә бездән бәхил булыгыз.
Әтисе белән әнисенең эчке кичерешләрен барыннан элек Әбелфәрнт аңлады. Ул әсәрләнеп:
— Солдаттан гына котылыем, әти-әнине һич ташламам! — диде.
Әбелхарис тирәнрәк уйлый иде Сүз әти-әннсе турында гына бармый, бүген Мәрхабә белән аның күкрәк баласы да туганнарының ярдәменә мохтаҗ. Вәлине Себергә олактырдылар, хаты-хәбәре юк. тормышны белгән кешеләр ул тиз генә әйләнеп кайта алмас дип әйтә ләр.
Киңәшә торгач, шундый фикергә килделәр: хәзергә Айтүтә белән Әбелмәних Мәрхабә янына. Әбелхарислар каннаталарына күчәләр. Әбслфәриткә яңа байлары кибеттә урын тәкъдим итәләр
Мәрхабә, нәни баласын әнисе кулына калдырыл, яңадан шифаханәгә эшкә керде. Анда инде элекке танышлар, дуслар калмаган диярлек, кайсыларын чыгарганнар, кайсылары үзләре киткән Мәрхабә үзенә дә кырын карый башлауларын сизде. Ул белә иде оешмага провокатор сырышкан булган, ул байтак кешене саткан, больницадан да ике-кешене алганнар. Ни өчен Мәрхабәгә тнмәгәннәрдер - хәзергә билгесез. Ихтимал, провокатор аны белмәгәндер, ул завод -һәм эшчеләр белән турыдан-туры бәйләнмәгән иде бит. Бәлки, башка бер сәбәп булгандыр Иң авыры шунда иде киңәшергә кеше калмаган Сергей Сергеевич белән Ольга Леонардовнаның тавышы тыны ишетелми. Артемның хатыны «Дөрес булса, алар чит илгә китеп өлгергәннәр. монда аларны бик каты эзлиләр», дигән иде Артемның үзен. Вәлине олактырган кебек, каядыр Себергә озатканнар Алексей Петровичны да сөргәннәр икән
Дүрт-бнш айдан Вәлидән кош теле хәтле генә хат килде Аны ике елга сөргенгә сөргәннәр. Мәскәүдә торудан гомергә мәхрүм иткәннәр. Ул Мәрхабәгә нык булырга, Әхмәтне яхшылап карарга кушкан Хаг русча язылган, арада кайбер татар сүзләре бар иде. Алары тикмәгә түгелдер, өстәмә мәгънәләре булырга тиештер Мәрхабә. күзләрен яшь томалаганга, башта берни аңламады. Тик өченчеме, дүртенчеме тапкыр укыгач кына кайбер нәрсәләрне төшенде. Кыргаяк... Ераккарак күчәргә...
Мәрхабә Вәлинең кисәтүләре жнтди икәнен аңлады Ул әнисенә шуларны бәйнә-бәйнә сөйләде Вәли безгә моннан китәргә куша, диде.
— Белмим инде, кызым, ни әйтергә дә.—диде Айтүтә, бишек тир- бәтә-тирбәтә.— Ераккарак күченә башласаң, иң элек акча кирәк.
I Өлешебез.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Безнең япебез бар? Әбелхарисның үз семьясы, Әбелфәритне солдатка алсалар... Аннары яшьләрне бик кысмыйсы иде, алариың үз киләчәкләре.
— Мин үзем эшләрмен, әни,— диде Мәрхабә.
— И кызым, хатыннар бу дөньяда ни эшли ала? Аларга кем юл бирә? Закиржан кияүгә кинәш сорап хат язсак ничек булыр? Бөтенләй ыру-кардәшең булмаган шәһәргә барып төшү бик кыен бит. Без алар- ны кысынкыламас идек...
Закирҗаннар бу вакытта Петербургтан Казанга күчеп тора башлаганнар иде. Петербург университетында көнчыгыш бүлеге бетерелгәнгәме, башка бер сәбәптәнме, Казанга күчүне артыграк күргәннәр. Закиржан белемле, укымышлы кеше, кыен чакта ярдәме тимәсме. Иң мөһиме, Айтүтә моңа басым ясамаса да, төп нияте шул иде: анда Хәерниса! Башкалар әле теләсә ничек уйлаулары мөмкин, Хәерниса әти-әнисе белән сеңелесен ташламас. Карышкан кызлары андый эшне эшләмиләр.
Язылган хатларга җавап көткән арада, Әбелмәних берничә тапкыр Гыйльметдиннең ит кибетенә барып кайтты. Иске гадәт буенча ул анда баш аяк сатып ала торган иде. Мәрхабә рус суйган итне дә ашый, картларга татар суйганы булсын, янәсе, татар суйган ит тәмлерәк.
Әбелмәних итчегә үзләренең авыр хәлләрен сөйләп бирде, киңәш сорады.
— Казанга бару ниятегез булса, мин мәслихәт күрәм, Әбелмәних абзый. Күптән түгел минем энекәш Казаннан килгән иде. Аның белән киңәшеп карармын. Ул Закирҗанны ишетә белә,— диде Гыйльметдин.
— Сөйләшә күр инде, Илметдин брат. Кеше кешегә таянмыйча кая бара ала... Кайчан кереп белешим икән?
Өйгә кайткач, Әбелмәних шуларны хатынына сөйләде. Айтүтә картының уйларын бик мәгъкуль күрде, тик Закирҗаннардан хат килмичә, Илмегдиннең сүзенә карап кына, мондый озын юлга чыгу ярап бетмәстер, атасы, диде. Закирҗаннарга барысын ачыктан ачык язганнар иде. Бәлки, Закирҗан шундый балдызының үзе белән бер шәһәрдә торуын теләмәс.
Мәрхабә тәүлек буе эшли иде. Айтүтә, ире кайтып керүгә, Әхмәтне имезергә алып китте. Шунда әтисе алып кайткан хәбәрләрне кызына сөйләп өлгерде.
Мәсьәлә шул хәтле җитди һәм катлаулы иде ки, бер сөйләшү белән генә эш бетмәде. Якшәмбе көнне кич Әбелхарис белән Габидә килделәр, бераздан Әбелфәрит тә килеп җитте. Тагын мәсьәләне уртага салдылар.
— Без Әбелхарис белән киңәштек,—диде Габидә, чак кына кызарып,— әниләрне дә, ахирәтне дә әллә кая читкә җибәрәсебез килми. Кечкенә генә бүлмәләр тапсак, барыбыз бергә сыяр идек.
— Солдатка каралу гына бар, югыйсә... — диде Әбелфәрит, башын кашып.
Мәрхабәне бер нәрсә шатландырды: әти-әнисе, абыйсы-энесеннән баптка Габидә дә аны читкә какмый, хәтта Брамат килеп китте, бераз акча калдырды. Мәрхабә белән Айтүтә никадәр алмаска теләсәләр дә, Брамат тыңламады.
— Син, Мәрхабә, аз булганга, бәлки... Нишлим, булса күбрәген дә... Минем үземә җитә, мин ач торырга күнеккән. Вәли душа кеше иде, авыр чакта мин аның хатыны белән баласына булышмасам, ул ни була аннары. Губчем бер нәрсә булмый.
Брамат киткәч, Айтүтә башын селкеп утырды. Ходайның яхшы кешеләре дөньяда аз түгел икән. Рәхмәт үзләренә, авызларыннан өзеп бирергә торалар.
Бер атна үтмәгәндер. Мәрхабәне сорап, ыржык’ хәтле бер карт урыс килде. Мәрхабә бу кешене танымый иде, шуңа күрә аныи сорауларыча сакланып җавап бирде. Ниһаять, теге кеше Алексей Петровичның исемен телгә алгач кына Мәрхабә беркадәр ачыла төште, шулай да бөтенләй чишелмәде. Ахырда теге карт авыр көрсенеп:
— Күрәм, сез миңа ышанмыйсыз, нишлим. Сезгә, Маша, моннан II китәргә кирәк, никадәр тиз булса, шул кадәр яхшырак,— диде.— Сезнен а. кайда булса кардәшләрегез бармы? Икенче шәһәрдә?
— Юк,— диде Мәрхабә,— Әтием белән әнием янымда.
— Аның кардәшләре?
— Менә бәла... Мин Сергей Сергеевич белән Ольга Леонардовнаның *
кушканнарын үтидер идем. <
— Мин аларны белмим шул.
Язның иң ямьле вакыты — апрель җиткән иде. Ләкин яз яме Мэр- о хабәнен күзенә күренмәде. Ж,ан борчулы булгач шулай икән. Башына з бсрсеинән-берсе хәтәррәк җавапсыз уйлар килде. Дөрес, күңеле бу ® карт урыстан курку тоймады. Әмма ул әйтеп калдырган сүзләр... Ки- э тәргә... Ашыгыч китәргә... Кая китәргә? Закирҗаннар нигәдер җавап “ бирми. »
Көндез Айтүтә баланы имезергә китерде Карты Гыйльметдингә» барган булган. Гыйльметдиннең энесе абыйсы аркылы әйттергән: < Казанга бару фикерләре булса, ярдәм итәрмен, дигән. Тагып бер * чакырган, юл хәлләрен сөйләрмен, юл мәшәкатьле. Мәскәүдән Казанга < чуен юл юк. дигән. *
Ниһаять, Закирҗаннан хат килде. Айтүтә конвертны калтырана в калтырана ачты. Әбелмәних өстәл читенә утырды. Ул хатынын ашык- < тырмалы. Айтүтә иҗекләп кенә укыды.
Закирҗан белән Хәерниса — хат аларның икесе кулы белән язылган иде — әти-әниләре белән Мәрхабәне үз яннарына чакырганнар, теләсәгез аерым бүлмә табарбыз, борчылмагыз, дигәннәр.
— Рәхмәт инде үзләренә,— диде Айтүтә, күз яшен сөртеп алып.— Үз балаларың — үз балаларын инде. Ничек, атасы. Мәрхабәне барып шатландырыйммы?
— Шатландырсаң яхшы булыр иде дә. күп йөрүеңне бпльннсында яратып бетермәсләр. Иртәнгә кадәр сабыр итик,— диде Әбелмәних
Бу кичне Айтүтәнен бармавы яхшы булды, чөнки каты авырулар күп иде. Мәрхабә бер генә минутка да алар яныннан китә алмады Инде сәгать унберләр тулганда икенче бүлектән бер авыру ир адәм керде.
— Исәнмесез. Мэри,—диде ул,—сез мине таныйсызмы?
Мәрхабә баш иде. Бу кеше. Мәрхабә кебек, элемтә бурычларын үти иде.
— Син карт урыстан шикләнмә. Ул кушканны үти. Үзең беләсем, янгын көчле булды... Исән калганнарны барлау, туплау... мәшәкатьле эш. Кайберләреңә ашыгыч булышырга кирәк Аңлыйсыңдыр.
Мәрхабә төшенгәнлеген белдереп башын иде
— Сиңа бераз ярдәм итәрләр, тартынма, ал. Тиз генә күрешмәсәк. сау бул... Карт сине якшәмбе көн... бакчада күрер. Өч белән дүрт арасында...
... Казан аларның килүенә игътибар итмәде Бу зур шәһәргә көч саен йөзләрчә кешеләр килә, шул хәтле үк китеп торалар. Кязаннын даны ерак-еракларга таралганга. Мәрхабә һәм картлар тирә-якларынз
II Ыржык — колгасар, озык вуЯлы.
үтә кызыксынып карадылар. Билгеле, алар Казанның Европа белән Азия арасында барлыкка килүен, бу хәл аның архитектурасына, көнкүрешенә, сәүдәсенә үзенчәлекле эз салуын белмиләр, алар бары тик тышкы күренешләргә генә игътибар итәләр иде. Монда мәчетләр күп икән, чиркәүләре дә җитәрлек. Кешеләрнең киемнәре төрле-төрле, татарлар аерылып тора. Татар хатын-кызлары урамда бөтенләй диярлек күренми.
Кич. Кояш батып бара, күктә кызыл шәфәкъ. Аның шәүләсе урамнарга, тыкрыкларга йоккан. Бу алмашынучан яктылыкта кешеләр ничектер гайре табигыйрәк күренә, ә манара башларыннан ишетелгән кичке азан тавышлары каяндыр теге дөньядан килә кебек.
Әгәр дә шушы минутта Әбелмәнихларга Казан Урта Идел белән Кама буеның үзенә күрә пайтәхете була, Казан губернасы гына түгел, Вятка, Сембер, Оренбург, Уфа, Пермь һәм Самар губерналары да экономик яктан аңа карый, шуның өстенә, Казанның Мәскәүгә һәм ел саен гаҗәеп зур ярминкәсе булып торган Мәкәрҗәгә чагыштырмача якын булуы, су юлы өстендә ‘бик уңай утыруы турында сөйләсәләр, күбесе башларына сыймас иде. Әмма урамнарның чамасыз пычрак икәнен, көннәр коры торуга карамастан, күл-күл сулар җәелеп ятуын үзләре дә күрәләр иде, җитмәсә, кичке шәфәкъ кызыллыгы аларга әллә нинди тылсымлы көч биргән иде.
Олаучы агай ара-тирә чыбыркысын шартлата, аты койрыгын гына селкетеп куя. Әбелмәних — ат тоткан кеше, белә: атны чыбыркы белән кума, солы белән ку. Ләкин бу агайның солысы юк бугай. Тәгәрмәчләре майланмаган, бөтен урамга илерәләр.
— Шыгырдамагыз, ләгънәт,— диде олаучы, аклангандай булып,— килеп җитәбез инде. Син, агай-эне,— ул Әбелмәнихка мөрәҗәгать итте,— бераз өсти төш инде. Балалар туйганчы ипи күрми. Көн саен алып кайтам дип вәгъдә итәм, көн саен коры кул белән. Кешеләр Казанга Мәккәгә килгән кебек киләләр, монда ширбәт дәрьялары ага дип уйлыйлар, ә монда сасы Болак суы гына... Син, агай-эне, кайдан киләсең?
— Мәскәүдән.
— Үзеннәнме? Анда тормышлар шәптер, ичмасам!
— Шәп,— диде Әбелмәних, ачы көлемсерәп,— кубышкалары булганнарга.
— Ни әйттең? Кубы... кубы...
— Аңламыйсыңмы? Ә алтынны аңлыйсыңмы?
— Төштә дә күргән юк. Алтын мишәрдә булса булыр.
— Мишәрләрнең дә төрлесе бар, иккүзем. Хуҗаның янчыгы калын иде. без аның атын карап тордык, бездә ат тәңкәләре дә юк иде.
Айтүтә икенче нәрсә белән мәшгуль иде: әллә каян гына борынга бик саф та, бик сасы да ис килеп тора. Ул атаклы Кабан күленең шушы ике-өч катлы йортлар артында гына җәелеп ятуын, даны әллә кайларга таралган берадәрән III Крестовниковларның сабын һәм шәм заводларының моннан ерак түгеллеген, ямьсез исләр нәкъ менә шуннан килүен белми иде.
— Тып-ру,— диде олаучы.— Шушы йорт булырга тиеш.
Бераздан Хәерниса белән Закирҗан йөгереп чыктылар. Исәнлек- саулык сорашулар, күрешүләр китте. Атны ишегалдына керттеләр. Биредә яшел чирәм, түрдәрәк кечкенә бакча иде.
Төеннәрне күтәреп, икенче катка менеп киттеләр. Әбелмәних порт- манетын ачып, олаучыга килешкән акчасын, аннары өстәү бирде.
— Балаларыңа калач ал.
— Рәхмәт, агай-эне. Бирмәсәң дә ярый, мин бит сине...
III Берадәрән — бертуган.
— Балалариын хакы аерым Теләк теләсеннәр
Олаучы атын капкага таба борганда Хәерниса белән Закиржан чыгып агайны чәй эчәргә чакырдылар. Хужалар чын ихластан дәшкәч, агай кыстатмады. Тик кухнядан ары узмады, мин тузанга баткан кеше, мина шунда да ярый. диде. Аңа бәлешләр, пәрәмәчләр куйдылар, Хәерниса чәй ясады. ♦
— Минем мондый әгьлә нигъмәтләрне күргәнем дә юк,— диде
агай, исе китеп. ?
Мишәрдәге гадәт буенча, Хәерниса калган кисәкләрен олаучының $ балаларына төреп бирде. а
Закиржан белән Әбелмәних олы якка уздылар. Шактый иркен бүл- » мә, савыт-саба шкафы, гөлләр, стеналарда шамаиллар, ак ашъяулык « ябылган бер зур өстәл, тәрәзә каршында кечкенә өстәл, анда китаплар, кара савыты, каурый каләм. Почмактагы ишектән хатыннар тавышы ишетелә.
— Юлда мәшәкатьләнмәдегезме, әткәй? — диде Закиржан.
— Юл азабы — гүр газабы дигәннәр дә, килеп житкәч, зарланып булмый, кияү. Шәһәри Казанны да күрдек.
— Казанны иртәнге якта карарбыз инде,— диде Закирҗан.
Әбелмәних сөйләшә-сөйләшә киявен күзәтте. Ул Закирҗанны бик аз белә иде. Әйтеп булмый, килеп төшкәч, караңгы чырай күрсәтмәде кебек, шулай да күңеле төбендә нәрсә бар5 Петербургтан кайткач. Айтүтә киявенең кешелеген бик мактаган иде дә, ул чакта башка иде шул, хәзер бөтенләй башка...
2
Беренче тау урамында Мәрхабә карадан киенгән, буе-сыны матур, сөйкемле йөзенә тирән кайгы билгесе яткан бер хатынны очрата башлады. Ул каршы яктагы ике катлы агач йорттан чыга, капка төбендәге хатыннар белән баш иеп кенә исәнләшә, алар янына туктап яки утырып «тәләкә» кыздырмый, ягъни юк-бар сүз сөйләшми, үзенең күзгә күренми торган биниһая хәсрәт йөген күтәреп, ашыкмый гына урам буйлап каядыр китеп бара. Элек ул Беренче тауда юк иде,— Мәрхәбәләр монда июнь аеннан бирле,— күрәсең, балалары белән яңарак каяндыр күчеп килгән. Ул үзенең тышкы кыяфәте белән дә, үз-үзен тотышы, мөгәмаләсе белән лә башка рус хатыннарыннан шактый аерыла, эреләнми. масаймый, башкалар кебек үзеннән түбәннәрне басып китәргә, мескен татар карчыкларын, өлкән яшьтәге татар хатын-кызларын юкка санарга, мәхлуккә тиңләргә җыенмый, киресенчә, аларга юл бирә, кайсы берсе белән хәтта исәнләшә. Күбрәк ул ялгыз йөри, кайчакта янында буй җиткән кызы яки гимназистлар киемендәге улы була Тагын ике баласы —улы белән кызы бар. тик алар яшьрәкләр, әниләре янында сирәк күренәләр, күбрәк нянялары белән йөриләр Зур улы болай әнисенә охшамаса да. куз тирәләре туры килә Кешегә ягымлы, игътибарлы. Татарчаны бераз төшенә бутан, һәрхәлдә, урамнан узып барган кешеләр татарча ни дә булса сораса, туктап төшендерә.
Мәрхәбәләргә Беренче тау кешеләре үз була башлаганнар иде. Закиржан белән Хәерниса: «Безлә генә торып торыгыз, кысынкыламыйсыз. комачауламыйсыз», дип. әллә ничә әйтеп карасалар да, Айтүтә белән Әбелмәних абзый һәм Мәрхабә аларны артык бимазаларга теләмәделәр.
— Закирҗан кияү,—диде өч-дүрт атна уткәч Айтүтә,—сиңа да. Хәерниса кызыма та мен мең рәхмәт, авыр чагыбызда бездән йөз җыермадыгыз, үз итеп каршы алдыгыз, җылы урын бирдегез. Без
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ 03
монда кунакка килмәгән, үзебезгә оя табарга булышсагыз, рәхмәт әтер идек.
— Анысында эш тормас, тик бездә торсагыз ни була?
— Үпкәләмәгез, кияү,—диде Әбелмәних та, сүзгә кушылып,— яхшылыкның кадерен белергә кирәк. Әле кулда көч бар, кешегә салынып ятмыек.
— Шулай, шулай, кияү,— дип өстәде Айтүтә.— Казаныгыз бик ошады, оныкларым Кабан күлен карарга да илттеләр... Шәмнәрегез дә бик якты яна,— шәм шәһәре икән Казан, шулай да, караңгырак булса да, үз ояң кирәк.
Закирҗан белән Гыйльметдиннең энесе бик булыштылар. Торак турында гына сүз барса, әллә ни кыен булмас иде. Монда бит Әбелмә- нихка да, Мәрхәбәгә дә эш кирәк. Әбелмәних — карт кеше, дворниктан башкага ярамый, Мәрхәбәгә шифаханә якын булсын, чөнки аның бүтән һөнәре юк.
Бу көннәрдә Әбелмәнихның күңеле шактый төшенке иде. Ул, кияве белән Гыйльметдинның энесе ярдәменә генә салынып ятмыйча, үзе дә эш эзләп караштыргалады. Кая ул кулай эш табу!
Бер көнне ул шулай көнозын Казан урамнарында йөреп, тузанга батып, арып-талып кайтты да, ике кулын тез башларына куеп:
— Эх, атай, йөрмәсәң генә белмисең икән,—диде һәм бик озак башын чайкап торды — Казанның үз Хитровкалары тулып ята лабаса! Печән базарыннан уздым. Мокрыйда булдым. Марусовкасын бактым, һи-и! Аләмәт! Белмим, бу Казанда үз нафакабыз бардырмы?.. Кияүләр ярдәм итмәсә, анасы...
Ниһаять, күп эзли торгач, Беренче тауда ике бәләкәй генә бүлмә һәм Әбелмәних абзыйга урын табылды. Шифаханәләр дә, мондагыча әйтсәк, сырхауханәләр дә якын икән
— Илметдиннең братына рәхмәт, кияү дә чын кеше икән,— диде Әбелмәних, кызы эшкә йөри башлагач.— ә мин шикләнгән булдым. Кеше чикләвек төше кебек шул. ачып карамыйча белеп булмый.
Күңеле яраткан эш Мәрхабәне тынычландырды, аңа кеше төсе керә башлады, икенче яктан, ул күзгә күренмичә һаман сыза бара иде. Өйгә кайтып кергәч, ишекне ачу белән үк
— Әнкәй бәгърем, Вәлидән хат юкмы? — дип сорый иде. Булмагач, күңелсезләнә, башын ия иде.
Мәрхабә әнисенә Әхмәтне күбрәк урамда тотарга куша иде. Җәй көннәрендә моның ни мәшәкате бар, Айтүтә, өй эшләрен бераз рәтләгәч, капка төбенә күләгәгә чыгып утыра Әхмәт инде йөри башлаган. Күрәсең, Казан һавасы ана килешә: яңаклары кып-кызыл, күпереп тора, үзе көннән-көн матурая бара. Бик кызык итеп әннә-әттәләрен сөйли. Карчык кешегә бу кош сайравы инде.
Кайчакта Айтүтә янына тирә-юнь карчыклары чыгып утыра. Алар- да инде бөтен урамның хәбәре. Айтүтәгә татарча сөйләсәләр дә, русча сөйләсәләр дә барыбер, һәммәсен төшенә. Татар карчыклары хәтта кызыгып куялар:
— Син, Айтүтә. русның үзен сатасын икән! — диләр.
Бүген урам әле буп-буш, карчыклар чыгып утырырга өлгермәгән, Әхмәт яшел чирәм арасында кымшана, Айтүтә урамны күзәтә. Ара- тирә байлар ишегалдыннан яхшы файтуннарга җигелгән атлар чыгып, урам буйлап чабып китәләр, кибетләрдән, базардан кайтучы асраулар күренә, кайсысы коедан чиләк белән су ала. Еракта, кара төтеннәрен айкап, Крестовниковлар заводының ике биек морҗасы күренә. Әйтерсең алар Казан өстенә ашкан. Күптән түгел ул завод шартлаган да булган икән, тагын төзәткәннәр диме. Булыр да, төтеннәре әнә нинди, чаршаумыни!..
Каршы яктагы ике катлы өйдә торучы матур хатын сонгы вакытта нигәдер күренми башлаган иде. бүген Айтүтә яныннан тагын исәнләшеп үтте.
Айтүтә анын кемлеген белми иде. Шуна күрә кулына таяк тотып ф янына чыгып утырган рус карчыгыннан
— Күрше, бу матур хатын кем була? —дип сорады.— Безнен ши- 5;
келле прастуй булмавы күренеп тора, үзе татар хатынына ла баш ия j Күпләре бит безнен ишеләрне күрми дә. янәсе, капка төбендә багана - башы. Чын, валлаһи. а
— һәй. Айтүти, алла күпләргә байлык бирсә, акыл бирми. Ә бу X хатын *- изге, анын артыннан күзең талганчы карап калырга ярын “ Ул күтәргән кайгыны без күтәрә алмас идек, сыгылып төшәр идек ♦ Менә шул хатынның өлкән улын, башка биш студент белән бергә. я Питерлә дарга асканнар, өлкән кызын сөргенгә озатканнар. Казаннан о ерак түгел Кокушкино авылына. Анда шул матур хатынның әтисенең * үз утары булган, ди. Әтисе күптәй үлгән, хатынның сөекле нре дә я дөнья кунган. Кайгы бер каныкса каныга ул. Айтүти.
Карчык бу сүзләрне әкрен генә, ях-ягына карана-карана әятт^ я Айтүтә бу хәбәрдән хәйран вәйран калды Кайчандыр ул. әле Мәскәүдә ■*» чакта, патшага кул күтәрергә батырчылык иткән шул балаларның = газиз аналарын бер генә күз белән булса да күрсәң иде, дип уйлаган « иде. алар гади кешеләр кебек түгелдер, дип исәпләгән иде. чөнки гади * кеше итеп аларны башына китереп кара' Баксан, шул ана Айтүтәләр < белән бер урамда тора, жнтмәсә, Айтүтә белән исәнләшә дә!! *
Бу хәл Айтүтәнс тетрәтте. Ул ни әйтергә белмәде Аналар күңелен- я нән күңелгә юл бармы әллә, алар сөйләшми дә бер берсенең йөрәген < анлыйлармы? Ул хатын Айтүтәнен йөрәгендә төзәлмәс кайгы барын u сизгәнме? Дөрес, Айтүтәнен кайгысын бу матур хатынның кайгысы белән бер ничек чагыштырып булмый, шулай да чын кангынын нәрсә икәнен ул белә. Ходаның төрле бәндәләре бар икән, үз кайгыңа күмелеп. башны бөгәргә ярамый, яныңда кайгы тары синекеннән мең мәртәбә зуррак хәсрәт ияләре булуы мөмкин Айтүтә, билгеле, изге көрәш турында берни белми, аны аңламый, ул бары тик начарлыкка карышучы Карышкан кызы гына. Хәзер ул үзен шул матур һәм хәсрәтле хатын белән рухи кардәшләнгән кебек хис итте.
Кич белән эштән кайткач. Мәрхабә беренче караудан ук әнисенең сәерлеген сизде һәм: «Ни булды’» — дип сорады.
— һай. бетмәде шул.—диде Айтүтә ачуланмыйча гына — Әтиен булды әтиең сорап аптыратты, инде син Эштән кайткан кешене нн элек ашатыем, аннары сүләрмен. Менә чүлмәк бәлеше 1 пешердем Бик тәмле.
Тамагын туйдыргач. Мәрхабә әнисенә карап:
— Я. әни. сүлә, сүлисең килгәнне күреп торам ич — диде
__ Минем шул инде, шатлыгым, кайгым бөтен кешегә күренә,— диде Айтүтә һәм матур хатын турында ишеткәннәрен кызына сөйләп бирде. ,
— Әйтәм ул хатынның йөзендә хәсрәт билгесе ярылып ята,— днде Мәрхабә. әнисен тыңлагач
— Кешенең йөзе — жанынын көзгесе
— Фамилияләрен белмәдекме әни?
__ Күрше әйтте лә.. Ульянныкы дидеме
— Александр Ульяновның әнисе шушымыни?! — Мәрхабә Александр Ульяновның судта үзен иң батыр тотуын, яклаучы алмавын, судьяларның йөзләренә карап үзе сөй тәнен ишеткән иде.
Чүлмәк бәлеше — тепсеj бәлеш.
з «к у» ла «.
Айтүтә кызына карап алды: Мәрхәбәнең йөзендә сагыш, карашы ачык тәрәзәдә, әмма тышта ни барын күрә идеме ул?
Алар Мәскәүдән чыгып киткәч ике атна да үтмәгән, Мәрхәбәне полициядән сорап килгән булганнар. Шул хәбәрне алгач, Мәрхабә бик борчылган иде, күкрәгенә бөтенләй сөт килми башлады, баланы аерырга туры килде. Әле дә ярый, Әхмәт артык бимазаламады.
Мәрхабә аны кулына алып, еш кына күзләренә карый иде.
— Рәнҗемисеңме әниеңә, алтыным? Сөтем юк шул.— Ул баланы алсу яңакларыннан кат-кат үпте.— Рәнҗемә, җаным. Чү, улым, нигә әниеңне яңакларыннан умырасың? Кара, син нинди усал! Бак, бак, тиле, йодрыклап орыша!
— Карышкан кызлары нәселенең каны уйный торгандыр,— диде ишектән килеп кергән Айтүтә.— Ашыйсың киләме, улым?
Баланы ашаттылар, аннары Мәрхабә улын урамга алып чыкты.
Капка төбендә Әхмәт әнисе итәгеннән җиргә төште. Күк күгәрченнәр җим чүпләп йөри иде. Әхмәт аларны тотарга итеп куа башлады. Күгәрченнәр очалар да, ерак китмичә, тагын җиргә төшәләр.
Урамның аръягында тирән чокыр. Аннан карт агачларның ябалдашлары гына күренә. Мәрхабә, уйга калып, аларга карап тора башлады.
Бераздан янына әтисе Әбелмәних килеп утырды һәм уйга чумган кызын борчымас өчен Әхмәткә дәште:
— һи, улым, күгәрченнәр тоттырмыймы? Тоттырмас шул, аларның үз канатлары бар. Канатлары! Ә безнең синең белән юк. Кешегә дә, улым, канат бик кирәк... Әтиең алып кайтса гына...
Мәрхабә, авызын учы белән каплап, иснәп утыра иде, әтисенең тел төбен аңламады. Әбелмәних канат турында Әхмәткә түгел, Мәрхәбәгә әйтә иде. Ләкин кызының артык йончуын күреп:
— Кызым, кереп әзрәк сузылмыйсыңмы? — диде.— Оныгымны үзем карармын. Ул хәзер зур, минем памушник.
— Әзрәк утырыйм, әти. Монда һава яхшы, бездә, шифаханәдә, бик авыр.
Мәрхабә каршыдагы ике катлы агач йортка карады. Тәрәзәләрендә ак пәрдәләр, бер кеше күренми, гүя анда һичкем тормый.
— Күршеләр әллә киткәннәр инде, әти,—диде Мәрхабә, урам аръягына ымлап.
— Матур хатынны этәсеңме? Иртән Куку авылына китте, кызы янына. Аңа Казанга килергә рөхсәт юк икән. Әниләре барып хәлен белә.
«Өлкән малаен асканнар, өлкән кызын сөргенгә озатканнар..» — дип уйлады Мәрхабә. Нинди коточкыч авыр хәсрәт күтәреп йөри бу хатын, үзе сыгылмый, еламый. Йөрәге таш булганга түгел, анда җәһәннәм газабыдыр, ләкин ул аны кешеләргә күрсәтми, чөнки кешеләр болай да кайгылы, кайгы өстенә кайгы өстәсәң, ни була аннары.
Әбелмәних кибеттән кайтканда, Айтүтә кече якта савыт-сабалары белән кайнаша иде.
— Анасы, инде якты күздә Хәернисаларга барып кайтсам ничек булыр? — диде Әбелмәних әкрен генә.
— Бара алсан, карт, бик яхшы. Шул хәтле сагындым оныкларымны. аягүрә төштә күреп йөрим. Бүген Әбелхарисымның улы да исемә төште. Мәскәүгә әйт дигәндә генә бара алмыйсың, мондагылар, ичмасам, якын.
Әбелмәних абзый алъяпкычын чиште дә тау астына төште. Георгиевский урамын үтеп Кабан ярына чыкты. Аннары Крестовниковлар заводына таба юл алды.
Күлгә арты белән утырган тыкрыкларның берсендә Закиржаннар- ның өе. Ишегалдында кибәргә кер элгәннәр Әллә Хәерниса керләре, әллә аскы катта торучыларныкы. Ишегалдында оекбаш бәйләп утыручы күрше карчыктан башка бер кеше күренми. ♦
— Исән-сау гына торасыңмы, әби? х
— Аллага шөкер, Әбелмәних. Кызыңа килдеңмени? £
Балалар бабаларын тәрәзәдән күргәннәр, йөгереп ишегалдына чык- х
тылар, иң алдан Гөләндәм, арттан Хәлил титаклый. Әбелмәних бала- х ларны иелеп кулына алды. «
— Их, парин, алмаларга ничек житәм хәзер, кул буш түгел. Әбне- * гез кып-кызыл алмалар җибәргән иде.
Балалар шунда ук жиргә төштеләр. Бигрәк тә Хәлил алма ярата, аның күзләре зур булып ачылган, түбәтәе артка шуган.
— Алмалары дз алма, прямо алтын!—диде бабасы, кесәсеннән алма чыгара-чыгара — һәй, монда тагын бар Монысын Әхмәт җибәрде.
— Әхмәт минем кебек чаба беләме, бабакаем? — диде Хәлил, алма ашый-ашый.
— Әхмәт хәзер, улым, бай рисаклары кебек чаба. Тик кайчак киреләнә.
— Менә Хәлил дә кайчак киреләнә,— диде Гөләндәм, зур булып.— Кечкенәләр киреләнә. Хуҗа Насретдин ишәге кебек.
— И, болар бабалары янында инде,— диде Хәерниса, ишектән чыга- чыга.— Саумы, әти. Әни белән Мәрхабә исәннәрме, Әхмәт авырмыймы?
— Барысы аллага шөкер, кызым Сәлам эттеләр.
— Рәхмәт, сәламәт булсыннар. Әйдә, өйгә кер, әти
Бүген этнография җәмгыятенең утырышы булганга, Закиржан тоткарланган. Озакламый кайтыр Хәерниса шуларны сөйли-сөйли табын әзерли башлады, әнисе турында сорашты
— Әниең оныкларын бик сагынган, мине шул былбылларымны китер дип җибәрде. Мәрхабәбез дә бик ямансулый .
— И әти, Вәлидән хат бар. Безнен атка булгач, ачтык.
— Исән-саумы?
— Үзем таза, сезне сагынам дигән. Казанга күчүегезгә әйтеп бетергесез шатланган.
— Алайса, ярый. Мәрхабәне дә, әниегезне дә шатландырам болай булгач. Әниегез, бар да бар дип, колак итемне ашады. Җаны сизгән икән...
Ишегалдында балаларның шат тавышлары ишетелде. Әтиләре кайткан, балалар муенына асылынганнар. Закирҗанның өстендә тездән чак кына түбән жинел җилән, башында кара түбәтәй. Мыек җибәргән. Кара мыек апа бик килешә, әллә ничек мәһабәтлек өстәгән шикелле. Ул кайнатасы белән бик жылы күреште, гадәт буенча хәл- әхвәл сорашты, Вәлинең саулык хәбәренә без дә бик шатландык, диде.
__ Мәрхабә тагын да шатланыр инде,— диде Әбелмәних.— Бая гына шулай урамда, капка төбендә, утырып торабыз. Әхмәт күгәрченнәр куа, әнисе каршы яктагы йортка нәүмизләнен карап тора Ни уйлавы мина, ата кешегә, билгеле бит Анда малаен патша астырган матур хатын яши. Мин ерактан гына урап, Әхмәткә әйткән булып, канат турында сүли башладым, әтиең алып кайтмасмы, дидем Мәрхабә тел төбемне әллә аңлады, әллә юк, эштән бик арып кайткан иде...
__ ул хатын турында, әткәй, еш сөйлисезме? — дип сорады Закиржан.
— Сүләмичә, кияү. Без бер урам кешеләре бнт. Бигрәк тә хатыннар. Бер көннәрне әниегез дә ишетеп кайткан
Закиржан. торып, ншекле-түрле йөренеп алды, аннары тагын кайнатасы каршына килеп утырды.
2. И
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
w- Син, әткәй, минем сүземне, зинһар, авырга алма, акыл өйрәтә дип тә уйлама. Минемчә, ул йортны яшерен шымчылар дүрт күз белән күзәтә торганнардыр. Аксыздан ул бичараларга зыян итеп куймагыз, дим.
— Аңлашыла, кияү,— диде Әбелмәних сүзсез торганнан соң.
— Син миңа ачуланма, әткәй.
— Юк, мин үпкәләмим, кияү.
— Нигә соң тавышың үзгәрде?
— Кызганыч бит.
— Кызганыч кешеләр дөньяда күп, әткәй. Бу заманда кеше үзенең чын уйларын, чын хисләрен ачыктан-ачык күрсәтмәскә тиештер. Ирек- сездән суфи булырга... Төшенәсеңме?
— Төшенмичә...
Хәерниса кухняда самавар кайната иде. Ул олы якка кергәч, сүз инде бүтәнгә күчте.
Чәйләр эчкәннән соң. Әбелмәних абзый урыныннан торды.
— Ярый, бик рәхмәт, миңа кузгалырга вакыт. Оныкларымны җибәрәсезме әбиләренә? Бик сагынган үзләрен, теленнән салмый.
— Мәшәкатьләр бит, әткәй.— диде Хәерниса.
— һай, кызым, юкны сүләмә. Балалар үгә бәхет кенә китерә.
— Барсыннармы? — диде Хәерниса иренә.
— Әлбәттә,— диде Закирҗан.— Мин Тимергали абзыйга кереп чыгыйм, аты белән илтеп куймасмы балаларны. Ә җомга көн үзебез барып алыр идек.
Балалар Шатлыкларыннан, яшь бәрәннәр шикелле, сикерешә башладылар. Озакламый Закирҗан кайтып керде. Тимергали хәзер атын җигә, диде.
— Мин үзем дилбегәне тотам!. — дип кычкырды Хәлил.
3
Володя апасы Анна тора торган бер катлы агач флигельдән чыкты да, бакча түренә үтмичә, Үшнә суы буена төште. Монда тегермән буасы булганга, елга мул сулы булып күренә. Володя әрәмәле яр башыннан елгага уйчан гына карап торды. Берничә ай гына элек гимназияне тәмамлаган, бераз арыган һәм талчыккан Володя табигать кочагында — Кокушкино авылы табигатьнең матур бер җирендә иде — колын кебек чабарга, уйнарга, бер нәрсә турында уйламаска тиеш иде кебек. Ул бит Үшнә буен, шуннан ук башланып киткән каенлыкны, кечкенә Кокушкиноны, бу вакытта инде чалара башлаган кырларны, урман кырыенда утлап йөргән көтүне бик сагынган, хәтта төшендә күрә торган иде. Володяны авыл халкы хыялый егет дип, төрле мәзәкләр чыгаручы дип атый иде. Ә быел ул уйнамый, шашмый, күзләрендә тирән сагыш һәм моң, иңнәрен хәсрәт йөге баскан. Шуңа күрә ул сөекле апасы һәм әнисе янында озак утыра алмады.— хатын-кызларның үз сүзләре бар,— Маняша белән Дима чыр-чу килеп уйнаган бакчага юнәлмәде, күләгәле сирень куаклары янына бармады,— күптәнме сон анда кулына ки ran тоткан Саша уйланып йөренә иде, әле дә ул агачлар арасына гына кереп киткән төсле, хәлбуки... ул инде монда гомергә кайтмас. Нәрсәдер Володяның бугазын буып алды сыман, суларга һава калмады кебек. Чү, иңнәренә пиджагын салган, башын игән Саша су төбеннән бара түгелме? Менә ул аргы якка чыкты. Кокушки- нога күтәрелде...
Володя башын селкеп алды, хыялый күренеш юкка чыкты. Ул инде чын Кокушкинога карый: салам түбәле фәкыйрь өйләр, аннан моннан корыштырган каралтылар, киң тармаклы агачлар, ак чәчле, киндер
күлмәкле, ялан аяклы берничә малай Авыл уртасыннан үткән юлдан кемдер арбалы атта килә, яныннан көчек йөгерә...
Володя Үшнә буеннан китте, ап-ак каенлыкка барып чыкты, ак атлас кебек каен кәүсәләренә кулы белән кагыла-кагыла, эчкәрәк узды. Көн бик жылы, кояшлы; үлән арасында төклетуралар, аяк астыннан гына төрле кошчыклар пыр итеп очып китәләр һәм һавада эрегән кебек * юк булалар. Шунда ук нәрсәдер күгәрчен кебек гөрләп жибәрде. Воло- а. дя, туктап, тирә-ягына каранды, яфраклар арасында бернәрсә күренмә- £ де, ә гөрләү шундый ачык ишетелде, әйтерсен колак төбендә генә иде. > Володя куш каен кәүсәсенә сөялде, башын иде, озын чәче каерылып а төште Тагын йөзенә күләгә ятты. Ул, үзе дә сизмәстән, кулындагы > үлән сабагын тешләре белән өзгәли башлады, өстендә кыек якалы, “ пута белән буган ак күлмәк, кара чалбар, аягында шиблет Бер кулын ф чалбар кесәсенә тыккан
Кинәт кайдадыр татарча жырлап жибәрделәр, Көе, сүзләре бик таныш:
Сары. сары, сап-сары Сары чәчәк саплары.
Кем жырлый, кайда’ Тукта, бу Баһави ич, көтүче малай' Элегрәк елларда жәйге каникул вакытында Володялар Кокушкинога килгәндә Баһави аларга гел шул жырны жырлый торган иде. Көтүче төшлеккә туктаган, сыерларынын кайберсе яртылаш суга кергән, кайсылары яр буенда куаклар арасында ята. Баһави үзе ясаган чыбыктан курай тарта, я әлеге шул жырын жырлый. Володя ул чакта татарча күбрәк төшенә иде,— малай чакта бөтен нәрсәне бик тиз отасың бит. аннары Сембердә дә татарлар шактый, аларның көй моңнары Володянын колагына ят түгел. Идел яры буенда, пристань тирәләрендә Володя әтиләре, бабалары янында басып торган, ялан аяклы, түбәтәйле татар малайларын күпме күрде тагы. Биредә, Кокушкино янында, ярты чакрымда Апакай дигән татар авылы бар Баһави әнә шул авылныкы.
Володя чынлабрак тыңлый башлады, жыр ишетелмәде, күрәсең, бая да ул күңелдә генә булгандыр Баһави да юк инде, ул балалык истәлеге генә, хәзер көтүне башка бер кеше көтә. Бер көнне Володя көтү янына махсус барып Баһавины сорашты, бу көтүче аны белми иде.
— Кемгә булса ялчы булып яллангандыр,—диде ул,—адәм баласы аю түгел, ул бармагын имеп тора алмый
Володя кайчан жиргә утыргандыр — белми. Хәзер инде аның уйлары Кокушкинодан, Бапавилардан да еракта. Володя гимназияне туган шәһәре Сембердә тәмамлады, алтын медаль алды. Сембер каласы— дворяннар йорты, дворяннар оясы, аларның особняклары анда шактый. Шәһәрнең уртасын та атаклы Карамзин һәйкәле,— аны биредә Кара Морза диләр. П.тгт буенда киләчәк буыннарга тере булып калган <Обломов»ның ангоры Гончаров йорты Рус телен, рус әдәбиятын үлеп яраткан Володя бу изге урыннарда еш була торган иде Гимназияне тәмамлагач, якын танышлары ана әдәбият буенча, я математика буенча белем алырга киңәш иттеләр, чөнки математикага ул бнк сәләтле, әдәбиятны бик ярата. Ә ул, барлык танышларын шаккаттырып, юридик факультетны сайлады Моның сәбәпләрен сорагач, Володя күпне күргән өлкәннәрчә жавап бирле:
_ Хәзер заманы шундый .. Хәзер барыннан ла бигрәк хокук фәнен һәм политик экономияне өйрәнергә кирәк Башка вакыт булса, мин я математиканы, я әдәбиятны сайлар идем.
Өлкәннәр бу жавапны анлап бетермәделәр, яшьләргә мода белән мавыгу хас нәрсә див уйладылар. Волода мавыга ндеме сов?
ГАВДРАХМАН ӘПС9ЛӘМ0В
Володяның бөтен тәрбиясе революцион традицияләр рухында булды, 60 нчы, 70 нче һәм 80 нче еллар үзләренең бөтен ашкынулары һәм фаҗигалары белән алар өеннән чыкмады, яңгыр суы кебек Володяның бөтен тамырларына үтеп сеңде. Шуның өстенә, Ульяновлар гаиләсендә Володяның аң үсешен аерата тизләткән һәм аны бик яшьли җитлектергән авыр вакыйгалар бер-бер артлы булып кына торды: сөекле әтисе Илья Николаевич кинәт вафат булды, ул фаҗига басылырга өлгермәде, абыйсы Сашзны һәм апасы Аннаны кулга алдылар. Аннары абыйсын патшаны үтерергә әзерләнүдә гаепләп, башкалар белән бергә, Шлиссельбург крепостенда дарга астылар, апасы Аннаны сөргенгә озаттылар.
Әмма, чамасыз авыр булса да, тормыш дәвам итә иде. Алга бик зур мәсьәлә — Володяның укуын төгәлләү мәсьәләсе килеп басты. Башка урынга рөхсәт булмаганга, Володя Казан университетын сайлады, Мария Александровна улының теләгенә каршы килмәде, тиз арада өй әйберләрен сатып, бөтен балалары белән Казанга бара торган пароходка утырды. Әкрен генә Сембер каласы артка кала башлады, онытылмас Илья Николаевичның кабере дә яшел агачларга күмелә инде. Мария Александровнаның керфекләренә яшь эленгән, Ольга, Маняша һәм Дима әниләренә карап еларга торалар, Володяның кашлары кысылган, күзен әнисеннән алмый. Ул күңеленнән аңа соклана. Өйдәге сатылган әйберләрне кешеләр алып чыгып киткәндә дә, кайберәүләр юри кызганган булып кыланганда да, ул калтырамады, менә хәзер чит күзләрдән еракта да үзен никадәр нык тота Аңа җиңел түгел, ләкин ул бирешми, сыгылып төшми Аның матур йөзендә кырыслык, горурлык һәм язмышка буйсынмау. Тик Идел җиле генә аның киң эшләпәсенең кырыйларын һәм чәч бөртекләрен җилфердәтә.
Казанда Володя гаризасын университетка бирде, ләкин укырга алуларына бик ышанып бетмәде. Дөрес, аның алтын медале бар, характеристикасы яхшы, монда аның әтисе Илья Николаевичны беләләр, ул шул ук университетны тәмамлаган, аннары мәгърифәт өлкәсендә бик зур хезмәтләр күрсәткән, монда аның коллегалары байтак, шулай да Володя — патшага кул күтәрергә җыенган җинаятьченең бертуган энесе. Володя инде сизеп алды: әтисенең бик яхшы танышлары, белешләре дә хәзер аның балаларын, хәсрәтле әниләрен күрмәмешкә салыналар, я ясалма төчелек күрсәткән булалар. Бу читкә борылып үтүдән дә авыррак тәэсир итә, аларга бик каты итеп бер әйтәсе иде, ләкин Мария Александровнаның түземлелеге болардан мең мәртәбә өстен.
Тормыш шартлары шулай ук уйландыра. Гаиләнең бөтен кнлере — Илья Николаевич өчен ала торган пенсия Мария Александровнага шактый авырга туры килә, ләкин ул балаларын сынык күңелле итәргә теләми. Бала чакта берәр җирең чатнаса, шаукымы гомергә бетми бит...
Вакыт байтак үткән, кояш кичкә авышкан, күләгәләр озынайган, эсселек басыла төшкән. Кайдадыр балта тавышы ишетелде. Володя урыныннан торды, шул тавышка таба китте һәм бераздан Апакай кырыена килеп чыкты. Балта тавышы тынды.
Авыл читендә тәбәнәк кенә, фәкыйрь генә бер өй, тәрәзәләре — карындык. казык башларында чүлмәкләр. Ишегалдының ихатасы-фәләне юк, анда ат-сыер түгел, кәҗә бармы икән Өч-дүрт тавык, бер кызыл әтәч эре генә йөренә. Каен төбендә ак күлмәкле, ялпак түбәтәйле, яңа туган ай шикелле түгәрәк чал сакаллы карт, түмәр өстенә утырып, чабата үрә. Янында бик җитди кыяфәтле алты-җиде яшьлек өч бала, икесе—ир, берсе —кыз. Кыз бала озын чәчле, озын күлмәкле. Бер читтә әрекмән яфрагы белән каплап куелган чүлмәк, анда чишмә суы булса кирәк.
Володя бу картны элекке еллардан ук белә иде Бу — Ильяс бабай. Володя аның белән исәнләште.
Ә, знакум, Илья малае бит әле? — диде карт, кулын каш өстенә күтәреп.— Менә монда түмәргә утыр, гостем будешь
Володя рәхмәт әйтеп, түмәргә утырды. Карт русча аз-маз маташ ф тыргалый, дөресрәге, русчаны, татарчаны вата-сындыра, шулай русча сөйлим дип белә. Картның сөйләве бик сәер янгыраса да, анык көләргә s асла исәбе юк, ул бик житди иде. Володяны бабай бәләкәй чагыннан с бирле белә, алар Кокушкинога ел саен диярлек киләләр, әнисе кыз S чагын монда үткәргән, Кокушкинода гына түгел. Апакайда да аны ягымлы, әдәпле булганы өчен ярата торган булганнар.
— Батюшка помер дисең? Ай-яй жалкы. Яхшы кеше иде. жанына керә иде. Минеке белән күпне говорил! Санап бетерә алмассың Минеке нәрсә белә, шаляй-валяй, вот лапти үрә, ә Илья большой человек а был . Менә оныкларым тиздән зур була, уракка бара, ялан аяк белән ® камылда йөрү, ай-яй! Карош будет лапти,—ул Володяга сыңары инде п үрелгән чабатаны алып күрсәтте.— Моның белән плясать будешь, ч верны? — Ильяс бабай кеткелдәп көлде.— Әгәр сиңа шундый кәвеш ° кирәк булса, үземә әйтерсең, момент үреп бирермен. Раз и готово с
— Рәхмәт, бабай, кирәк булса әйтермен.
— Лапти карош, можно левка ходит, шыгыр-шыгыр, любой = посмотри. Девка скажет: знам, Ильяс бабай рука. Карош чабата, пря = мо кәвеш. Ты знай кәвеш? Мулла надевай, бай надевай, кожаны такой, к кароший такой. У нас кожа нет, чөнки аты-сыеры юк аның. Понима < ешь? Бедный человек давно-давно жил трудно Вот тянешь сюда. ай. rt не хватат, тянешь туда, опять коротка. Шуннан башын кашый, что ° делать, не поймешь. Мулла пойдешь —нс знай, староста пойдешь.* тоже не знай, а хто знай, чорт не знай. Староста менә мондый медаль күкрәгенә тага, бер пот булыр, ә башка пустой, вон как горшук-чүлмәк. Живай как хочешь, умирай как хочешь Теге дөньяда, мулла әйтә, рай будет, карошо будет, прямо кесәл кушай, денег нс спрашивай. Тик аннан берәү дә нс шагай, мулла нс знай правильно гаварит, нс знай мало-мало врет. Муллалар алар хәйләкәр халык. Ә син, улым, нигә молчал? Яшь кешегә авызга су кабып тору ярамый. Смеят надо. Пусть враг плачет, нам туды-сюды смеять надо. Вот моя имя Ильяс, твой папа Илья. Значит, по нашему адаш, по вашему как — забыл. Только сапсим близко. Безнең халык калякал, йөрәктән-йөрәккә жепләр сузыла, ә карашо. Все понимай, русский, татарин, чуваш, чирмеш, еще хто. Менә сабыйлар гына аңламый Өлкәннәр мыекка чорный. Чөнки без барыбыз нужа бабай шулпасын эчәбез Дөресме? Как не правильно! Менә брала белый, не правильно гаварн нельзя Чәй эчәсеңме, знакум? Старушка мамент кайната Чәй урынына кипкән кишер яки кипкән малина Ай, тәмле. Теләмисеңме? Как хочь. Ату старушка кликнем.
— Рәхмәт, бабай, рәхмәт
— Менә жәй үтәр, кыш килер. Печька греть — старушка дело. Яшь егет ни эшләргә уйлый?
— Мин университетка укырга керергә уйлыйм, бабай.
— Тагын укыргамы? Ай-яй, много знзй.
— Хәзер, бабай, күп белергә, күп өйрәнергә кирәк Белмичә берни эшләп булмый.
__ Әйе, белмәгәннәр башкаларны өйрәтә алмый. Рас Тулькы син күп укыган бит Адрес яза беләсең, писарь булсаң да ярый. Ә түрә булыр!а чәпчим белем кирәкми, башка да кирәкми, командуй направо, налево, горло надо, кричать надо, кулак надо. Пузо будет гора, усы тоже, начальство серчай, усы дергай, как исправник!
Картлар күп сөйлиләр, кайчак мәгънәсез сөйлиләр, әмма аларнын сүзләрендә, килде-киттеләр арасында, мәгьнәлесе була, хакыйкать ярылып ята.
Володя урыныннан торды һәм авылга карады. Авылда, билгеле, нык, таза ихаталы йортлар да бар, мулласы-мәзине, байлары, старостасы авылның үзәгенә утырган, әнә кукраеп торган мәчет манарасы аларның хакимлеген күрсәтә. Озакламый кояш баер, манарадан кичке азан яңгырар, аннары көтү кайтыр, бала-чага авыл буйлап йөгерешеп сарыкларын, кәҗәләрен, сыерларын өйгә куар.
— Бабай,—диде Володя, урамга карый-карый,— мин Баһави турында сорамакчы идем. Белмисезме?
— Баһави. . Әйтәм күз нурыңны түгеп урамга карыйсың. Белмим шул, хәзер кайдадыр ул. Ятим ул, сирота. Ә әпәй барыбер кирәк. Не знай ялчы булып ялланган, не знай көтүче. Ләкин Апакайда күренми. Болай ут малай, югалмас.
Володя Ильяс бабай белән ике куллап, татарча саубулашты, аннары бабасының утарына таба атлады. Апакайдан кичке азан тавышы ишетелә башлады. Во.тодяга ул тоташ иңрәү булып тоела, башы да, ахыры да юк кебек. Володяның күргәне бар: мәчеткә карт-коры гына йөри, ахрысы, татарның барысы күңелендә, тышкы яктан ул дин кануннарын әллә ни сакламый. Володяның сораганы юк: Ильяс бабай мәчеткә йөриме, юкмы? Йөрми торгандыр, чабата үрүне артыграк күрә торгандыр.
Азан тавышы тынгач. Володя Ольга белән Маняшаның чыр-чуын ишетте. Анна да көлә Туганнары белән бергә булгач, ул да кайгы- хәсрәтен оныткан. Җанлы тормыштан, дусларыннан аерылып тору бу яшь кызга авырдыр Хәзер — җәй көне, һәр төштә күңел юана, кардәшләре. туганнары, бигрәк тә сөекле әнисенең биредә булуы бәхет, ә көз-кыш көннәрендә монда җан әсәре калмый диярлек, этләр өрә дә, ач бүреләр улый. Апакайда, Кокушкинода, керосин булмагач, халык иртә ята, төннәрен утардагы ялгыз тәрәзәдә генә ут җемелди.
Володя Үшнә ярына борылды. Су өсте шома, анда аллы-кызыллы шәфәкъ чагылган, ярны куаклар каплаган, монда су кап-кара һәм бик тирән сыман. Вак балыклар уйный, су өстендә бер-берсе эченнән чыккан түгәрәкләр җәелә, ул да булмый, бакалар тилереп сайрап җибәрә. Елга буенда рәхәт салкынча, каяндыр җылы сөт исе килә, кандадыр коры тизәк якканнар, әчкелтем төтене борынны яра...
4
Володя уянганда әле кояш чыкмаган иде. Берничә минуттан күзләре тагын йомылды. Әллә төнге уйланулары дәвам итә, әллә төш күрә иде. Идел ярларында сыек ак томан, ат кебек җигелеп бурлаклар көймә тарталар, йөрәкне парә-парә китерә торган моңлы җырлары ишетелә. Шулай җырлый-жырлый, дөресрәге, нңри-иңри, ак томанга кереп китәләр алар. Инде бурлаклар күренми, ак томан гына җәелә бара һәм ерактан килгән җыр авазы яр буе уфтангандай булып ишетелә Мөгаен, бик күп еллар үтәрдер, ат кебек җигелгән бурлаклар чал тарихта гына калыр, ә җырлары һаман яңгырап торыр. Сыек ак томаннар ул җырны әллә кайлардан китерер, уйга калган сыман торган карт наратлар, карт имәннәр, аны исләренә төшереп, җилле кара төннәрдә, сөякләре сызлагандай, гөжләрләр. Кеше тавышы гына, табигать музыкасыннан башка, бу сагышны, бу моңны, бу авыр хәсрәтне биреп бетерә алмастыр шикелле.
Ул да булмый. Хәсрәт елгасы дип аталган Идел ярында иңенә иске чикмән салган, йөзен сакал-.мыек баскан, чабаталы бер егет күренә, имеш. Ул әрнеп җырлыймы, сөйлиме шунда:
Выдь на Волгу чей стон раздается ф
Над великою русской рекой?
Этот стон у нас песней зовется —- а.
То бурлаки идут бечевой!.
я
Тагын бурлаклар, тагын җир-күк бергә ннря, бергә сыкрый. Юк, х моңа түзәргә мөмкин түгел, бу кешемен бөек исеменнән көлү, аны нн х кабахәт рәвештә мәсхәрә итү, изү, таптау. Көчле бер ярсу белән Идел х дулкыны ярга бәрелә, аннары мең-миллион тамчылар булып җилгә ф чәчри. Инде икенче, көчлерәк, дәһшәтлерәк дулкын ярга якынлашып килә, аның артыннан өченчесе, дүртенчесе... Ташкын ярны ашын'
Шул ярсулы дулкыннарга карап, яр буеннан Саша белән Володя бара, имеш. Саша ялан баш, коңгырт чәчен җил тузгыта, каеш белән буган ак күлмәген җил күпертә. Володя гимназист киеменнән, башында фуражка, аркасында китапларын салган букча Ул каты җилгә иелми, тик күзләре генә кысыла төшкән. Алар киң Идел өстендә нәрсәдер күрәләр кебек. Давыл кошымы әллә анда?
Володя абыйсын бик ярата, эченнән аның белән чиксез горурлана, аңа соклана. Саша бөтен яктан аңа үрнәк. Әйе, ул акыллы, хисләре тирән, елмаюы якты, тик күзләрендә Володя әле аңлап җиткерми торган тирән сагыш һәм тәвәккәллек бар. Ниндидер пакьлек, затлылык, тугрылык сизелеп тора. Аңардан һич тә аерыласы, аның яныннан һич тә китәсе килми, аның канат астына сыеныр идең кебек.
Төштә, хыялда мизгелләр бик тиз алмашына. Саша янында ниндидер кыз бар. Алар Идел ярында түгел, җанга якын тыныч Үшнә суы буенда. Кем икән бу кыз? И-и, ничек танымый тора соң аны Володя: бу аның туганнан туган апасы Анюта Веретенникова ич Саша аны хөрмәт итә, якын күрә, алар һәр вакыт икәү нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Анюта, тулы исеме белән әйтсәк, Анна Ивановна, күз докторы Ул күбесенчә фәкыйрьләрне дәвалый, аларга һәр вакыт бушлай ярдәм итә. Бигрәк тә аны татарлар ярата. Ул аларны дәвалап кына калмый, хәреф танырга да өйрәтә. Ул татарча бик иркен сөйләшә, укый-яза. Үзе искиткеч кешелекле, сөйкемле.
Володянын алар янына йөгереп барасы килә, ләкин аны нәрсәдер тотын тора кебек. Ул куаклар арасына яшеренә Сашалар каенлыкка кереп китәләр, Володяны күрмиләр, имеш. Володя инде чәчәк аткан сирень куагына карый, чәчәкләрнең нәфислегенә соклана, хуш исләрен исни. Ул да булмый, агачлар арасыннан, оныгын ияртеп, түбәтәйле Ильяс бабай килеп чыга. Өйгә керергә кыймый, бакчада Володяны көтә, имеш.
— Вот кароший знакум,— ди ул Володя белән исәнләшкәч,—дочка мало-мало авырды, значит заболел Күзе авырга, прямо беда. Синең апаң күз докторы, карамасмы шул сабыйны3 Мин йомырка бирер идем, акчабыз юк Булса, кызганмас ндек Дочка бнк жалки, прямо, эх, сердце рвется, дитя ведь. Сукырайса, кая бара...
— Хэзер мин Анюта апаны чакырып килом. Шунда көтеп торыгыз.
Володя йөгерен китә. Менә каен урманы. Саша да, Анюта да юк. Кая киттеләр икән? Володя тагын йөгерә, туктап, кулын авызына куеп кычкыра, тагын йөгерә. Ул инде басуда. Монда тургайлар сайрый, зәнгэр күктә алар бер югары күтәрелә, бер түбән төшә Әнә болыт чыккан нинди куркыныч кара болыт ургылып-ургылып килә. Сашалар аны күрми торганнардыр. Володя аларга хәбәр игәргә тиеш, каты җил исә, дөнья караңгылана бара...
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Володя инде Үшнә буенда, болыт юк, җил басылган. Су кырыена кемнәрдер учак яккан. Сыек кына зәңгәрсу төтен күтәрелә. Учак янында беркем юк. Кая киттеләр болар? дип Володя тирә-ягына карана. Әрәмәлектән Анюта берүзе килеп чыга, йөзе сагышлы. Саша, Саша кайда? И, ул биек тау башына менгән, шуннан түбәнгә карап тора. Володя кычкыра-кычкыра аны чакыра, Саша нигәдер төшми.
— Син аны борчыма, Володя. Ул таудан безгә карасын... Синең йомышың бармы? — ди Анюта.
Володя аңа Ильяс бабай оныгы белән килгәнлеген әйтә. Оныгының күзе авырта икән.
— Әнә анда, бакчада, көтеп утыралар.
Анюта белән Володя инде бабай янына баралар.
— Исәнмесез, бабай! — ди Анюта татарча.
— Аллага шөкер, кызым,— ди Ильяс бабай түбәнчелек белән,— сине борчыдык бит әле. Менә кызчыгымның күзе авырта. Казан ерак, анда бара алмыйбыз, менә сиңа килдек. Гаеп итмә инде. Менә шул йомыркаларны ал, аз булса да күп итеп ал. Башка әйберем юк.
— Оныгыңны карыйм, бабай кулымнан килсә, ярдәм дә итәргә тырышырмын, йомыркаларыңны алмыйм, карчыгыңа кайтарып бир.
Кызык, Володя барысын аңлый, имеш, нәкъ русча сөйләшәләр кебек. Анюта өч ай эчендә татарча сөйләргә, укырга һәм язарга өйрәнгән. Татар теле әллә ни авыр түгел, ди.
Анюта кызчыкны, кулыннан тотып, өйгә алып кереп китә. Ильяс бабай белән Володя баскычта калалар, бусагага утыралар. Ильяс карт башын салындырган.
— Менә йомыркаларны алмады доктор, азсынды, ахрысы,— ди Ильяс бабай, башын хәсрәтле генә селкеп — Нишләргә инде? Акчам юк, каян алырга да аптыраган. Бала кызганыч. Күршеләрдә трахум көчле, аларда булгач, безгә дә килеп эләгә. Нишлисең, барыбызның тормышы бер чама. Инде ничек кенә бәхилләтим икән бу докторны?
— Борчылма, бабай, ул фәкыйрьләргә миһербанлы.
— Шулаен шулай, улым, бушка кем эшләсен... Андый хәл булмый бу дөньяда. Становой пристав соңгы тиреңне туный, актык җиз самаварыңны тартып ала, ә татар самаварсыз тора алмый. Муллага барсаң, сәдакасыз сакалын сыпырмый.
— Становой приставлар, муллалар башка алар,— ди Володя.— Алар кеше таламыйча яши алмый, Анюта кеше талауны хәрәмгә саный. Төшенәсеңме, иң зур хәрәмгә.
— Төшенәм дә... төшенмим дә... Соң бу доктор нинди кеше? Кеше түгелдер алайса, фәрештәдер,— ди Ильяс бабай һәм тагын башын кашый
— Юк, фәрештә түгел, бабай, кеше ул.
Бабай әллә нинди хикмәтле сүзләр сөйләүче бу үсмергә озак карап тора. Аның карашы аптыраулы, ул ни дип әйтергә дә белми...
Володя кинәт күзләрен ачты һәм боларның барысы да төш кенә икәнен аңлады. Әмма бу төшнең чынбарлыктагы нигезләре бар: Ильяс бабай трахум белән авырган кызчыгын Анна Ивановнага күрсәтергә алып килгән иде, аның татарча белүе шулай ук хак. Саша белән Анютаның дуслыгы да хак иде. Тик хәзер Саша үзе... төштә күрергә генә калды. Әмма кайгыга бирелергә ярамый. Володяның күптән инде: без башка юлдан барырбыз, дип әйткәне бар. «Башка юл...» Күренәме ул? Күренми әле. Вакыт-вакыт теге-бу яклары гына ялтырап куя.
Кинәт аның күз алдына ап-ачык булып кызыл шарф килде Аны яшьләр байрак итеп күтәргәннәр һәм шул шарф колонна алдыннан җилфердәп бара, яшьләрне үз артыннан ияртә. Бу инде хыял да, төш тә түгел, бу—булган хәл. Володяга моны иптәшләре сөйләде: былтыр
ноябрь аенда университетта студентларның бик зур демонстрациясе күтәрәаНЛа стУ‘аентлаР беренче тапкыр, байрак итеп, кызыл шарф
Володянын тизрәк университет залларына кайтасы килә. Анда давыл башланырга тора, ул Володяны да шунда чакыра — егет юлы данлы көрәштә, ди. ♦
Володя урыныннан торды, киенде, өйдәгеләрне уятмас өчен, аяк о. очларына баса-баса, бакчага чыкты да кичтән укый башлаган китабын £ ачты. Башта күләгәдә йөри-йөри укыды, аннары урындыкка утырды. > Әйе, гаделсезлек бик күп асыл ирләрне борчыган, алар аның эскән- ж жәләреннән котылу юлын эзләгәннәр, утларга кергәннәр, эшафотларга > менгәннәр. Соңгы минутта Саша нәрсә уйлагандыр, еракта томан х эчендә ни күргәндер? Мөгаен, народниклар юлының дөрес көрәш юлы ф түгеллеген төсмерләгәндер. Ләкин батыр, намуслы кеше буларак ул иптәшләреннән аерылырга теләмәгән, иптәшләрең каршында намуссыз булып күренгәнче, дар элмәге мең мәртәбә артык...
Бераздан Володя янына апасы Анна Ильинична килеп утырды.
— Володя, син нигәдер начар йокладың. Бик күп уйланасыңмы әллә?
— Әйе. Төшемдә Сашаны, Анютаны күрдем.
— Кирәкми, Володя,—диде Анна әкрен генә.
Кояш минут саен югарырак күтәрелә бара, бүген бик кыздырыр, ахрысы, жил бөтенләй юк. һавада тожым жепләре оча. Кояш нурларында алар көмеш баулар шикелле жем-жем итә.
— Кайчак әллә нәрсә эшлисе, йолдыз кебек атыласы килә... Тик жирдәге тавышларны гына ишетмисе иде,— диде Анна, каядыр Үшнә буена караган килеш.
— Юк, Анна, жирдән аерылган хыялны, йолдызлар арасында очуны мин өнәмим. Көрәшче хыялы жнр белән бәйләнгән булырга тиеш.
— Син, Володя, тиздән университетка керерсең. Анда — белем чишмәсе, әни әйтә, андагы белемне син бүтән бер жирдә дә ала алмыйсың, ди.
Володянын әнисенә хөрмәте чиксез зур, аның сүзен тотмауны ул түбәнлек саный иде. Анна Ильинична моны бик яхшы белгәнгә, сүзне юри әнисенә күчерде.
— Мин нигәдер борчыла башладым инде,—диде Володя уйчан гына.— Гариза биргәнемә күпме вакыт булды, әле бер хәбәр юк. Миннән Сашаның энесе булганым өчен генә лә куркалар бугай. Үзәк университетларга мина юл ябык икәнен әнигә бик ачык төшендергәннәр. Күрәсең, Казан университетының да ишекләрен ябарга уйлыйлардыр.
Володя белми иде Казан университетының ректоры Кремлев әфәнде бу вакытта аның гаризасына «характеристика килгәнче кичектереп торырга» дип резолюция салган нде. Алмаска хаклары юк, Ульянов гимназияне алтын медальгә тәмамлаган, ләкин университет житәкчелә- ре һәр очракта жаваплылыкны үз өсләреннән төшерергә телиләр иде.
— Әйе, алар «дәүләт җинаятьчесенең энесеннән» ераграк булырга тырышачаклар,—диде Анна Ильинична.— Ләкин күңелем сизә, алар сине университетка алмый булдыра алмаслар».
— Тыныч кына укырга ирек бирерләрме?
— БУ, Володя, күн нәрсәләргә бәйләнгән Әнә Ольга безне чакыра килә Әйдә,— дип’. Анна беренче булып аякка басты.
Володя апасын хөрмәт итә һәм ярата иде Аның Саша белән бергә эшләве бергә хөкем ителүе апасының дәрәжәсен энесе каршында бер- ма-бео күтәрә. Анна белән сөйләшеп утыру, кайчакта жннелчә бәхәсләшеп алулар жангя гажәп күп азык бирә иде Аннаның холкы әйбәт, уд һәп вакыт тотнаклы, чамасыз авыр минутларда да дәрәжәсен сак- лый бедэ Дөрес. Володя аның бу матур сыйфатының инде какшый
ГАВДРАХМАН ЭПСӘЛӘМОВ
башлавын да күрә. Төрмәдә утыру, Саша фаҗигасе, үзенен каты хөкемгә дучар булуы, сөргендәге ялгызлык эзсез үтмәгәннәр. Аннары, яшь аермасы да үзен сиздерә. Володя күбрәк сеңелесе Ольганы ярата. Ольга шул хәтле саф күңелле кыз, тормышны искиткеч ярата, сихри музыканы үлеп сөя. Күченү котылгысыз булгач, Сембердә алар бик күп нәрсәләрен саттылар, әмма рояльне — борынгы зур рояльне Казанга алып килделәр. Әнисе яки Ольга уйнап җибәргәндә Володя җаны-тәне белән бирелеп тыңлый. Ул музыка җанлы, нечкә хисле егет. Сембердә чакта алар бөтен гаиләләре белән, бик зур бәйрәмгә барган шикелле, музыка кичәләренә йөриләр иде. Казанда театр дөньясы булса да, аларның әле театрга барганнары юк. Казан театры бик атаклы, монда мәшһүр артист, артисткалар җырлый. Урнашып, баш- күз алгач, театрга һичшиксез йөрерләр.
Җәй көне Кокушкино бик ямьле, аннан аерылып китү, Аннаны ялгызын сөргендә калдыру бик авыр, ләкин, нишлисең, кайтырга кирәк. Тормыш дәвам итә, аның бетмәс-төкәнмәс яңа мәшәкатьләре калка тора, искеләре тиз генә онытылмаса да, кичәге көн кебек, артка чигә, теләсәң-теләмәсәң дә моның белән исәпләшергә мәжбүрсен.
Елашып, саубуллашып, тиздән шатлыклы көннәр киләсенә өмет баглап, кайтырга чыктылар. Кырлар, кырлар. Уракка төшкәннәр инде. Урылмаган җирләрдә арышлар куян куа. Киң кырда, иксез-чиксез басу юлында арышларга карап баруы күңелне әллә нишләтә, сагышларны тарата, үзеңне диңгез уртасыннан юл ярып баручы итеп сизәсең. Монда ирек тойгысы көчле. Рухың азат, урман буйлап үткәндә кошлар шуңа мәдхия җырлый кебек.
Вакыт-вакыт атларны туктаталар. Балалар, юлдан ерак китмичә, чәчәк җыярга керешә. Олы а чәчәк җыярга бик ярата, чәчәкләрнең әллә нинди матурларын таба. Маняша апасына охшарга тырыша. Дима кош оялары эзли.
— Кошчыкларга тимә,— ди Ольга, җитди кисәтеп.— Кошчыкларга карата гадел булырга кирәк, чөнки алар үзләре бер начарлык та эшләмиләр.
Тагын әкрен генә кузгалалар. Арттагы атта баручы Ильяс бабай үз алдына борын эченнән генә татарча җырлый. Сүзләре аңлашылмый, моңы йөрәккә сылана, әллә нинди тылсымлы әкият сөйли кебек. Халыкның гасырлар буе сакланып килгән раушан хыялы да, өмете дә, киләчәккә ышанычы да бар кебек анда.
Алдагы атта балалар белән Мария Александровна утырган, арттагы атта — Володя белән Ольга. Ольга ничектер үз эченә йомылган кебек, ул Анна турында уйлана бугай. Бер үзенә аңа кыен, күрше авылларга барырга рөхсәт юк — ул полициянең ачык күзәтүе аегында тора. Хатларын, әлбәттә, барысын укыйлар. Шуңа күрә бик язасы килгәндә дә яза алмый, ә аның дуслары белән уйларын, серләрен бүлешәсе килә торгандыр, барысын да күңелгә бикләп саклавы бик авыр бит.
Володя кулын иягенә куйган килеш басуларга карап бара. Еракта авыллар күренә. Казан тирәсендә, егерме биш-утыз чакрымда, татар авыллары юк. Дөресрәге, кайчандыр булган, соңыннан татарларны аннан куганнар, кайбер авылларның рус теленә яраклаштырылган иске татар исемнәре генә сакланган. Патша хөкүмәте, үзенең мәгълүм колонизаторлык политикасына нигезләнеп, анда русларны китереп утырткан, татар рухын бетерергә тырышкан, ләкин моны хәтта миссионерлар да жуя алмаганнар.
Үзе дә азатлык яратучы рус халкы, башкаларга азатлык бирмичә, үзенең бөек тарихи миссиясен үти алмас, дип уйлый Володя Анын уйлары еракларга китә дә тагын шул ноктага әйләнеп кайта. Әле күп нәрсә ачык түгел, болар бары тик фрагментлар гына.
Еракта, рәшә эчендә, инде Казан күренә. Кояшта чиркәү манара* лары ялтырын, салмак жил белән чан тавышлары ишетелә. Ильяс оаоай иреннәрен чупылдатып атын әйди. Ат болай да кызурак атларга тырыша, кигәвеннәр бик күл, алар хайваннарга тынгылык бирми, канта батырып бетергәннәр, атлар туктаусыз койрыкларын селкн, башларын чайкый, пошкыралар. ♦
Володя, беләсемме, мин әллә төш күрдем, әллә онытылып кит- о. тем,— диде Ольга, алга карый-карый.— Моннан якында гына Себер £ тракты уза бит. Шул олы юл буйлап декабристларны, азатлык сөюче > башка революционерларны каторгага куганнар. Бу изге юл, без тук- х тап ана баш ияргә тиешбез! *
— Әйе! — диде Володя.— Рәхмәт сина, Оля, искә төшердем. ж
Менә Кокушкино юлы Себер трактына килеп кушылган жирдә алар ф арбадан сикереп төштеләр һәм абыйлы сеңелле буш юлга карап башларын иделәр. Колакларында богау тавышлары чынлады. Ике яшь ® жан бөек хәсрәт йөген тартып барган, залимнарга буйсынмаган тот- s кыннарны өндәге кебек ачык күрделәр Аларга күнелләрен күтәрә ® торган итеп нәрсәдер кычкырасылары, без сезне мәңге онытмабыз, дип »
әйтәселәре килде. о
И
Товарищ, веры взойдет она, ®
Звезда пленительного счастья-— я
дин яттан әкрен 1енә шигырь укыды Ольга.
6 ю
1887 елнын 13 августында Владимир Ульяновны университетка ка- «бул иттеләр, ә 25 августта инде укулар башланды Беренче лекцияләргә Володя гаять зур күмел күтәренкелеге белән йөрде, университет коридорларыннан үтү, аудиторияләргә керү, китапханәләрнең ишекләрен ачу —болар бар ла ниндидер эчке мәгънә белән тулы, күңелдә әллә нинди якты хисләр уята, укытучыларга, мәһабәт профессорларга караганда, бигрәк тә лекцияләрен тыңлаганда үземне гажәл бәхетле сизәсең. Монда бар да яна, серле, хыялны уйната. Володя инде сту* дент! Алмаслар дип хәтсез күп борчылулары да онытылган инде!
Профессор Загоскиннын «Рус хокукы тарихы» һәм «Хокук энциклопедиясе», профессор Дормндонтовпын «Рим хокукы тарихына» дигән лекцияләр курсы башта ук Володяның күңелен биләп алды. Тора-бара, күнегә, ияләшә төшкәч, хисләр беркадәр басылгач, бу ике галим нем шәхес буларак кына түгел, дөньяга карашлары ягыннан да ике төрле булуы күренә башлады. Загоскин заманным күренекле жәмәгать эш- леклесе, студентларның «кумиры», бик күп гыйльми хезмәтләр авторы һәм «Волжский Вестник» газетасының мөхәррире. Экстраординарный профессор Дормидонтов исә юридик фәннәрнең рәсми вәкиле, Загоскин шикелле либераль түгел, коры, салкын бер кеше.
Володя студент иптәшләрен дә беренче көннәрдән үк жентекләп күзәтә башлады Аларным күбесе — разночинец балалары Бигрәк тә алар ике факультетта — медицина һәм юридик факультетларда күп икән Рухларында бунтарьлык көчле. Бу нәрсә тәнәфес вакытындагы үзара сөйләшүләрендә үк сизелеп торды. Билгеле, патшага кул күтәрергә жөрьәт иткән Саша Ульяновның энесенә к\пләр ачыктан ачык сокланып карый, кырын караучылар да юк түгел иде Бу Володя өчен көтелмәгән хәл булмаса да, аны жыйнаграк булырга мәжбүр итә нае.
Бер караганда Володя үзенең им бәхетле көннәрен кичерә иде кебек Ул үзенен беренче теләгенә иреште, университетка керле Хәзер анын алдында уку бурычы гына тора. Уннвгрсип i. J чиксез
җитди караган кешегә моннан да зур бурыч булуы мөмкинме? Берничә көн генә элек ул «бернинди түгәрәкләргә катнашмам» дип кулыннан язу да бирде.
Володяның университет тормышына хөрмәте бик зур иде. Университетларга кертелгән яна устав аның демократик хокукларын бик нык киссә дә, аның күптәннән килә торган барлык яхшы традицияләрен бетермәгәндер дип уйлый иде ул. Бик кыска вакыт эчендә моның нәкъ киресен күрә башлагач, Володя, табигый, уйга калды. Ул озак баш ватты, ләкин бу уйларын ачыктан-ачык иптәшләренә әйтә алмады. Студентлар арасында уй бердәмлеге юк иде. Бердәмлек яшерен түгә-рәкләрдә генә булуы мөмкин, һәм Володя, вакытны әрәм итмичә, шул түгәрәкләр белән бәйләнешне эзли башлады.
Көннәр үтте.
Бүген университеттан кайтканда Володя Лядской бакчасында утырып торды. Көз инде үзенең сары сулышын яфракларга өреп өлгергән. һава да ямансу бер сагышка өртелгән кебек. Кошлар җылы якларга китәләр, зәңгәр күктән аларның саубуллашу җыры ишетелә.
Володя да нәрсә беләндер саубуллаша һәм нәрсәгәдер хәзерләнә иде кебек. Ул яңа адымының җитди һәм куркыныч буласын белә, ләкин аны атламыйча булдыра алмый иде. Бәлки шуңа, озын, мәшәкатьле юл алдыннан тын алыр өчен, бакчада утырадыр да ул.
Тагын берничә сәгатьтән Володя якташ студентларның «иң куркынычлысы һәм зарарлысы» дип саналган Сембер-Самар землячествосының утырышына катнашырга әзерләнә, Сембер егетләре Володяга азмы- күпме таныш, ә Самарныкылар?
Володя урыныннан торды, тагын бер тапкыр кичке кояш яктырткан алтын-сары агач башларына, салкын зәңгәр күктәге китеп барган торналарга карап алды. «Хәерле юл сезгә!» диде егет эченнән.
Володялар күптән түгел генә яңа квартирга күчкәннәр иде. Хәзер алар бер башы Беренче тауга барып чыга, икенче башы менә шушы бакча кырыннан үтә торган Яна Комиссариат урамында торалар. Бер катлы кечкенә генә агач йорт, бәләкәй генә ишегалды, җыйнак кына бакчасы бар.
Ольга, Маняша һәм Диманың тавышлары ишетелми, берәр яры чыгып киткәннәр, ахрысы, әнисе — өйдә.
— Володя, кайттыңмы? — диде ул, улын каршы алып.
— Кайттым, әни.
— Ашыйсың киләме?
— Бик.
Мария Александровна улына кайнар шулпа, икмәк, ит һәм җимеш суы китереп бирде. Үзе дә өстәл янына утырды. Бу кыска вакыт эчендә Володя никадәр ябыкты, уйчанланды.
— Володя, укуларың ничек бара? — дип сорады Мария Александровна сабыр гына.
— Бара, әни.
— Баштарак син дәртлерәк йөри идең түгелме?
— Хәзер дә дәртем сүнмәгән... Рәхмәт, әни, ашың бик тәмле.
— Аш булсын.
Володя чын уйларын әнисе белән дә бүлешә алмады. Ул бит аның өчен никадәр тырышты. Нигә аны борчырга?
— Әни, газета бармы?
— «Волжский Вестник» килде.
Володя газетаны караштыра башлады. Ул инде игътибар итеп өлгергән иде: «Волжский Вестник» еш кына уйга һәм җанга азык бирә торган төпле мәкаләләр, ара-тирә хикәяләр, фельетоннар баскалый. Аларның әдәби кыйммәтләре әллә ни югары булмасалар да — хәзер Казанда зур язучылар юк диярлек — әдәби формаларда бүгенге
заманның иң кыю фикерләрен үткәреп була, by—газетаның мөхәррире профессор Николай Павлович Загоскиннын «сукырлыгы» дигән иле оер рәсми тәнкыйтьче Кайчагында «реакционерлар да» укучыларнын игътибарын кирәкле нәрсәгә юнәлтә беләләр Володя газетаны караштырган саен шуны истә тота торган иде
Володя урыныннан торды, сәгатькә карады, аннары әнисенә * иптәшләре янына барасы барлыгын әйтте, сон кайтса, борчылмавын с. үтенде. Үзе чак кына кызарды. Ул бик җитди иде, балалык иллюзия- £ ләре артта калды инде. >
х
X
Алдан билгеләнгән урынга алар иптәше белән икесе бер үк вакытта диярлек килеп җиттеләр, аннары очраклы күрешкән дуслар сы.мач ф бергә киттеләр. Шәһәр урамында парлап парлап яки төркем-төркем йөргән студентлар азмыни? Беришеләре тегеләй бара, берншеләре болан килә, үзара көлешә-көлешә сөйләшәләр. Яшьләргә дөнья рәхәт, таныш кызлары килеп чыкса, нәзакәтлек белән баш ияләр, аннары шул нәфис кызлар турында аларны фәрештә итеп күккә чөеп сөйлиләр Алар чамасыз шат та, Байрониар. Лермонтовлар кебек сагышлылар да. Володялар тыштан алардан бер яклары белән дә аерылмый, тик чатка борылганда гына тиз-тиз як-якларына карап алалар: артларыннан берәр шымчы-фәлән иярмәгәнме5
Алар шәһәр читендәге бушлыкка караган бер йортның подвалына юнәлделәр. Подвалның тәрәзәләрендә ут-мазар күренми, гомумән бу йортта торучылар бармы-юкмы — анысы да билгесез, һәрхәлдә, алар га бер җан иясе очрамады. Ишек төбендә беркадәр каранып һәм тынлап торгач, эчкә керделәр. Беренче бүлмәдә «тычкан күзе» генә янз, бер кеше юк. Икенче бүлмә шактый иркен, яктырак, анда студент яшьләр тулгап иде. Керүчеләрнең аяк тавышлары ишетелгәч, ишек төбен-дәге бер студент аларга каршы күтәрелде. Алар пароль әйтергә тиеш иде буган. Володяның иптәше чыннан да шыпырт кына нәрсәдер әйтте, әмма әлеге студент Володяга карый бирде
— Үзебезнеке,— диде апа Володяның иптәше.
Кемдер, Сембер егете булса кирәк, Володяны танып алды, янындагы буш урындыкны күрсәтте. Володя, аның кулын кысып, янәшә утырды һәм бирелеп тынлый башлады. Лампа янында сакал-мыеклы, күзлекле бер егет Плехановның «Наши разногласия® дигән брошюрасын кычкырып укый иде. Ул укып бетергәч, бәхәс купты Белинский. Добролюбов, Чернышевский, Писарев әсәрләреннән озын-озын өзекләр китерә башладылар. Тыңлаучыларның берише шунда ук сөйләүчегә ду килеп кул чапса, икенчеләре, сикереп торып, каршы сөйләп киттеләр. Володяны шунысы шатландырды: монда кешеләр үзләренең фикерләрен ачыктан-ачык әйтәләр, курыкмыйлар. як-якларына каранмыйлар, теге нәрсә әйтер дип көтмиләр иде. Яшьлек пыскып янмый Шул1
Беренче дулкынлану минутлары үткәч. Володя өчен ике котып ачыграк күренә башлады. Берәүләр ду килеп народникларны яклый, аларнын сүнә башлаган ялкынын дөрләтеп җибәрергә маташа, икенчеләр. яшьлеккә генә хас бер дәрт һәм тәвәккәллек белән Маркс. Энгельс тәгълиматын алга сөрәләр, аларнын идеяләрендә чын яңалык күрәләр, яшьләрне шул идеяләр байрагы астына чакыралар.
Кемдер түземсезләнеп:
— Володя, сөйлә! — дип кычкырды.
Володя эндәшмәде
— Саша Ульяновның энесе бирелә утыра — дип пышылдаштылар.
Шуннан сон да Володя эндәшмәде Ник-' Яшьлеге белән шүрләп калдымы, әллә фикерләре өлгереп җитмәгән идеме?
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Өйгә кайтып, йокларга яткач та, карангы түшәмгә карап. Володя шул турыда озак уйланды. Сөйләү өчен генә сөйләргәме? Сашаның исеме белән үзеңә авторитет казаныргамы? Юк! Сашаның якты образы күңелдә мәңге сакланыр, ләкин... ләкин Володя Саша юлыннан бармас Куркыныч булгангамы? Бу юл яңа булмагангамы? Вак хисләр!..
Бер көнне Володя түзмәде, әнисенә үзенең түгәрәккә йөри башлавын, башкача булдыра алмавын әйтте. Түгәрәктән алып кайткан китабын күрсәтте. Мария Александровна кулдан күчереп язылган бу китапка озак карап торды. Мондый китапларның матбагада басылмавын, халык арасында таратылмавын ул аңлый иде. Ана йөрәге икенче улының да язмышы өлкән улыныкына охшау ихтималын сизде, ләкин сөекле улын күз яше белән ялварып бу һәлакәтле юлдан кире чигермәде, тик иреннәре генә калтырап китте һәм ул:
— Володя, сөеклем Володя! — дип пышылдады.
Володя бу минутта ана йөрәгенең никадәр тирән борчылуын да, улына бу юлда бары тик бәхет кенә теләвен дә бик яхшы тойды. Әнисе ана мең тапкыр кадерлерәк булып китте, аңа ниндидер бик зур изгелек эшлисе килде. Әмма аңлы рәвештә көрәш юлына басудан да изгерәк адым бармы? Дөрес, ул гомерен бер сөекле әнисенә генә багышлый алмас, киресенчә, аңа бетмәс-төкәнмәс борчылулар гына китерер, әмма бу җир шарындагы барлык аналарның бәхете өчен кирәк. Гафу ит, сөекле әнием!
Мондый (азаплы эзләнүләр, уйланулар тиз генә үтеп китмәде, алар университеттагы лекцияләр барышында да, өйдә китап укыганда да. яшерен түгәрәкнең ишеген ачканда да, искә төшеп, жанны айкап алалар иде. Бер нәрсәдән курыкмый торган таш кешеләр юк, әмма аңлы көрәшчеләр бөек максат бәрабәренә ул куркуны басалар, ерак- карак яшерә беләләр. Аларның батырлыгы шунда. Югыйсә, карап торырга алар бер дә пәһлеван түгел.
Володя бик тырышып лекцияләргә әзерләнде, конспектлар язды, экономик мәсьәләләр буенча китаплар, мәкаләләр укыды, дәреслекләргә күз салды Аның тормышы хәзер ике ерганактан ага иде: университет һәм яшерен түгәрәк. Башка бер кешенең тормышында бу ике башлангыч тора бара каршылыкларга очрар, берсе үзеннән-үзе төшеп калыр иде. Володя Ульяновның тормышында гаҗәп дәрәҗәдә эчке бердәмлек булганга, ул үзенә кирәк сабакны университетта да, түгәрәктә дә ала иде, тик вакыт бик аз, ә аңа белергә кирәк нәрсәләр исә ифрат күп, ифрат катлаулы, һәр туар көн аларны тагын да катлауландыра. Тимер түземлелек, ныклык һәм максатка юнәлгәнлек булма- са, бер нәрсәгә ирешә алмассың.
Якшәмбе көннәрдә Володя Казан урамнарына чыккалый иде, Идел ярына, Яна бистәгә бара, татар тормышына якыннанрак күз сала.
Володя һәм аның иптәшләре Крестовниковлар заводында һә.м Алафузов фабрикаларында булгалыйлар иде. Анда җирле халык та байтак. Хуҗаларга бу файдалы, чөнки татар эшчеләренә, рус эшчеләренә караганда, шактый кимрәк түлиләр, нужа аларны шул кадәр изгән, алар көн үткәрсәләр, шуңа шатланалар, башкасын уйламыйлар да. Аларның укымышлары юк дәрәҗәсендә аз, бигрәк тә русча начар беләләр. Үзләренчә нидер укыган, язган булалар, мөгаен, коръән сүрәләредер.
Татарлар күп тора торган бистәләрнең бүтәннәрен Бишбалта һәм Ягодная дип атыйлар. Бишбалта русча бик сәер яңгыраганга, руслар аны күбрәк Адмиралтейство дип йөртәләр. Кайчандыр Петр I монда кораблар төзегән, хәзер бу җирләр Алафузов фабрикалары, казна заводы — Пороховой белән дан тота. Монда татар эшчеләре революцион хәрәкәткә дә катнашалар икән.
Монысы бик тә яхшы, бик тә яхшы,— диде бер көнне Володя иптәшен тыңлагач.— Капитализм төрле милләт эшчеләренә үзе үк сабак бирә, кемнәр аларның кан дошманнары, кемнәр җан дуслары икәнен күрсәтә. Әйе, әйе. Бер яктан, капитализм азчылык милләт эшчеләрен рус эшчеләренә каршы куя, русларга вак-төяк өстенлекләр ♦ биреп, менә сезнең чын дошманнарыгыз кемнәр, дип әйтә, икенче яктан, ь объектив үсеш законы бу сафсаталарның нәкъ киресен раслый, төрле р милләт эшчеләрен бер-берсенә якынайта.
Бистәләр тормышы Казанның югары як тормышыннан үзенең s фәкыйрьлеге, караңгылыгы, пычраклыгы белән аерылып тора. Монда, « Идел һәм Казанка елгалары якын булуга карамастан, сулар өчен х һава җитми, әллә нинди сасы ис борынны яра, өйрәнмәгән кешене хәтта укшыта да. Өйрәнгәннәргә берни түгел, ахрысы, тәбәнәк өйләре, бараклар каршындагы бәләкәй бакчаларда, изүләрен чишеп, чәй эчеп утыралар. Тула оеклы, түбәтәйле, ак түгәрәк сакаллы картлар гаҗәп дәрәҗәдә Апакайдагы Ильяс бабайны хәтерләтәләр.
Бишбалтадан кайтышлый яман атлы Мокрыйдан уздылар. Бу җирләр җәмгыятьнең ташландык базы, монда хәерчеләр, сукбайлар, монда ночлежкалар. Төннәрен монда иң түбән, иң хокуксыз, иң фәкыйрь катлау җыела, аларның кеше дип әйтерлекләре дә юк, тик мескенләнеп сөйләшүләре генә кайсы милләттән икәнлекләрен күрсәтә... Хәер биргән кешегә кайсы битен сыпыра, кайсы чукына һәм тегеләре дә, болары да нәрсәдер мыгырданалар. Әллә дога укыйлар, әллә сүгенәләр.
Мондый сәяхәтләрдән соң Володя, тормыштагы гаделсезлекләрне күз алдына китереп, тирән уйга чума иде.
6
Мәрхабә әкренләп казанның шифаханәсенә ияләшә, күнегә башлады. Кайчак аңа монда Мәскәүнекеннән аермасы һич юк кебек тә тоела иде. Менә операция бүлмәсеннән Алексей Петрович килеп чыгар төсле. Монда да врачлар — әйбәт кешеләр, бигрәк тә карт хирург — һәйбәт, авыруларга бик игътибарлы, сестраларга таләпчән, гадел Башта ул Мәрхәбәне операция сестрасы итеп алырга һич теләмәде. Мөгаен, татар кызы нәрсә белә ул, операция бияләй ямау түгел, дип уйлагандыр. Соңыннан, Мәрхәбәнең эшен күзәткәләгәч, хирургия сестрасы буларак белеме дә, тәҗрибәсе дә барлыгын күргәч, фикере үзгәрде. Ул гомумән татарларга каршы түгел, фәкать эшкә сәләтле булуын гына кайгырта иде. Моны Мәрхабә, хирург аны кабинетына чакыртып күзгә-күз сөйләшкәч, аеруча төшенде. Вадим Прохорович иң элек: «Кайда, кемнәр белән эшләдегез?» — дип сораштырды Алексей Петрович Белоглазовның фамилиясен ишеткәне юк иде, ахрысы, шулай да, Мәрхабә!ә калса, карт хирургның ихтирамы уянды шикелле, кырыс күз карашы йомшара төште
— Мина сезне татар кызы диделәр,—диде Вадим Прохорович,
Мэрхабәгә туры карап,—русча ару сөйләшәсез Бу гаҗәбрәк. Сезнең әти-әниләрегез кемнәр? —Ул эченнән аларның югары катлаудан булуын беркетеп куйган иде. Мәрхәбәнең җавабы аны аптырашта калдырды. , .
— Һем... Ә русча кайда өйрәндегез’
Мәрхабә сөйләп биргәч. Вадим Прохорович
— Сез мишәр кызымы әллә? —дин сорады.
__ Әйе — диде Мәрхабә. чак кына кызарын. Кара, моны татарлар гына түгел, руслар да белә икән. Әллә бер-бер гаебе бармы’
а. «к. У.» *» «.
ГАВДРАХМАП ӘПСОЛОМОВ
33
— Аңлашыла,— диде Вадим Прохорович.— Бездә элек тә татар хатын-кызлары булгалады. Алар санитаркалар, я кара эшчеләр иде. Бер врач та бар иде, ләкин ул... морза кызы иде.*
Мәрхабә, операция сестрасы буларак, шактый нык холыклы, кыен минутларда аптырамый, каннан курыкмый, җирәнми иде. Дөрес, хирург аны мактамады, ләкин эшеннән канәгать иде булса кирәк, бер тапкыр да әрләмәде.
Мәрхабәнең авыруларга мөнәсәбәте башта ук әйбәт булды, ул аларга җикеренмәде, таләпчән һәм ягымлы булды. Хирургия бүлегендәге авырулар башкарак бит. Ихтимал, ярдәмгә күбрәк мохтаҗ булулары аларны шулай итә торгандыр. Пычак астына бик батыр кешеләр дә куркып яталар. Күбесенең чире соңгы чигенә җитә язган була, шуның белән алар үз хәлләрен үзләре бермә-бер авырайталар. Татарлар исә шифаханәгә гомумән кермәскә тырышалар, имче карчыклар табалар, әллә кемнәрдән өшкертәләр, әллә кайлардагы суфиларга, хәл- лерәкләре ишаннарга, әүлия аталарга баралар. Мәрхабәнең ничәнче ай инде шифаханәдә бер татар күргәне юк иде.
Шуңа күрә күрше палатадагы студент:
— Минем күршемдә бер татар егете ята. Сүз кушам — җавап бирми, күрәсең, русча төшенми,— дигәч, Мәрхабә шунда ук авыру татар егете янына китте. Почмакта бөтенләй үсмер малай сыман бер кеше кулларын баш астына салган килеш ята. Йөзе уйчан, сагышлы, күзләрендә курку да, рәнҗү дә бар шикелле.
Мәрхабә аның баш очына килеп утырды һәм татарча:
— Абый, хәлегез ничек? — дип сорады. Егет, шифаханәдә татарча сүз ишетүенә гаҗәпләндеме, берни җавап бирмәде, бары тик күзләрен зур ачып Мәрхабәгә текәлеп карап торды.— Абый, сез борчылмагыз, терелерсез. Безнең докторлар яхшы.
— Син безнеңчә сөйлисең, каян беләсең? — диде егет ахырда.
— Мин татар кызы.
— Юк-к,— дип сузды авыру,— татар кызлары шифаханәләрдә булмый.
— Сезнең бер-бер йомышыгыз юкмы?
— Китегез моннан,— диде авыру әкрен генә, күзләрен йомды, нәрсәдер укына башлады.— Әлхәмделиллаһи...
Мәрхабә урыныннан торды да ишеккә юнәлде. Аның хәтере калмады, ул авыруларның психологиясен беркадәр белә иде. Әллә бу матур хатын аның авыруының серен белүдән шүрләдеме? Алексей Петрович әйтә торган иде: «Безгә авыруларның төрлесен күрергә туры килә, бар шундый авырулар, алар турында врач кабинетыннан башка бүтән бер җирдә дә авыз ачар!а ярамый. Кешенең авыруы турында башкалар алдында лыгырдау — гайбәттән дә әшәкерәк. Медицина кешесе моны белергә тиеш».
Икенче көнне авыру студент—аның исеме Борис Рогачевский иде — Мәрхабәне тагын күрде. Ул төнне сызланып чыккан иде, күрәсең, чырае тәмам качкан иде.
— Гафу итәсез, сестра,— диде ул гасаби тавыш белән,— минем күршем һаман нәрсәдер сөйләнә, нәрсәдер әйтә, һич төшенә алмыйм. Тәрҗемәче эзләдем —таба алмадым Шайтан белсен нәрсә бу? Цивилизацияле калада яшибез, имеш!
— Яхшы, Рогачевский әфәнде.— диде Мәрхабә тыныч кына,— хәзер безнең операция сәгатьләре башлана. Бушагач, керермен.
— Миңа, зинһар, әфәнде дип эндәшмәгез, җенем сөйми рәсмилекне. Яхшы кешеләр арасында мин — Боря, Борис.
Мәрхабә берни әйтмәде, операция бүлмәсенә ашыкты. Аннан ул төш вакытында гына чыкты, шактый арган иде. Шулай да авыру татар егете янына китте.
Абый, сез нәрсәдер әйтергә телисез диделәр’ Ни йомыш?
— Син тагын килдеңме’ — диде егет һәм кхзләрен йомыл хкына башлады, йөзе агарды — Син адәми затмы?
Мәрхәбә^ ЖеН кызына охшагаимы? — дип, ихтыярсыз көлемсерәде
Егет тагын, бу юлы кычкыра төшеп, сүрә укыды. ♦
— Коръән укыгач, җен югалырга тиеш, мин — югалмыйм ич.
Егет кычкырып укуында булды. Шул чакта палатага гасабиланып ? студент килеп керде. х
Казанда татарча тәржемәче эзлә, имеш... «
Эзләмәгез Ул миннән сез әдәми затмы дип сорый х
Нәрсә? Сез әллә аның белебардасына төшенәсезме? х
— Мин татарча беләм
О, монысы бик яхшы. Димәк, сез ана әдәми зат булып күренмисез? — Студент көлеп җибәрде.— Ә мин бер-бер ярдәм кирәктер дип торам.
Мәрхабә аның сүзләрен егеткә тәрҗемә итте.
— Юк, кафернең сүзе яхшы булса да, әһле мөселманга түгел,— диде татар егете һәм читкә борылды.
— Ул саташа бугай,—диде студент,—Әллә мәдрәсә шәкертеме?
— Белмим, әфәндем...
— Тагын бер тапкыр әйтәм мин әфәнде түгел, ә Боря, Борис.
Мәрхабә кызарды
— Гафу итәсез... Алла кушса ..
— Нәрсә?! Белегез: мин — динсез. Христиан динен дә, ислам динен дә танымыйм, чөнки дин —опиум Бер җирдә шуны ачыктан-ачык әйткән идем, менә кулымны сындырганчы кыйнадылар. Икенче шундый дәһри сүзләр лыгырдасаң, башыңны култык астына кыстырып җибәрербез, диделәр. Мин курыкмыйм, Җир барыбер әйләнә!
— Сез әллә нәрсәләр сөйлисез, мин аңламыйм,—диде Мәрхабә һәм тиз генә
китеп барды.
Ике көннән татар егетенә операция булды Ул шул кадәр курыккан иде, Мәрхәбәне дә танымады. Соңыннан, үз палатасында, аңга килгәч тә беркадәр вакыт әйле-шәйле булып ятты
— Беләм, син җен кызы, мине хак динемнән яздырмакчы буласың .
Бер атнадан егет тәмам кеше төсенә керде. Мәрхабә белән дә ипле генә сөйләште. Күрәсең, зиһенен алган куркуы кими башлаган иде.
— Сеңелем,—диде ул Мәрхәбәгә,— мин сине кыерсыткан булсам, гафу ит. Минем әнием бар Ул бик карт та түгел. Үзе бөтенләй диярлек күрми. Казанда татарча белә торган бер күз докторы бар икән, үзе хатын кыз икән. Әнкәй әйтәдер иде: күренсәм, шул докторга гына күренәм. Мин ул докторны табармын дип вәгъдә бирдем Белмисеңме — шул доктор кайда тора?
Мәрхабә белми иде, әмма эзләргә кирәк булмады Шул ук көнне Мәрхабә бу турыда теге студентка әйткән иде, Рогачевский кычкырып җибәрде:
— О, мин ул докторны беләм! — диде — Ул моннан ерак тормый. Профессорский тыкрыгында гына Анна Ивановна Веретенникова Татарлар аны чыннан да бнк яраталар. Ул татарча белә. Кайдадыр татарлар арасында эшләгән. Ничек онытканмын.
Кич эштән кайтышлый. Мәрхабә Профессорский тыкрыгына кагылды Биек яр башындагы ике катлы агач йортның беренче кат ишегендәге звонокны шалтыратты. Анна Ивановна аны кабул итү бүлмәсенә алып керде. Мәрхабә апа үзенең кайда эшлэвеи һәм у тенечен сөйләде. Веретенникова игътибар белән тыңлап торды да аннары әйтте
— Бик яхшы егет терелеп чыккач, әнисе белән бергәләп миңа килсеннәр. Мин көн саен дүрттән алтыга кадәр кабул нтәм. Тик шуны-
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМOB
сын жае белән төшендерегез: миннән могҗиза көтмәсеннәр, мин сихерче түгел, гади врач.
— Халык, Анна Ивановна, врачка я бөтенләй ышана, я бер дә ышанмый. Ышануы, артык булса да, яхшы. Безнең врачыбыз шулай әйтә,— диде Мәрхабә.
Анна Ивановна елмайды да: «Врачыгыз кем?» — дип сорады. Мәрхабә әйтеп бирде.
— Шулаймы3 Вадим Прохорович белән бәхәсләшмим.
— Сезне, Анна Ивановна, татарча белә диделәр. Татар карчыгына врач ана телендә сөйләшсә, гаҗәп бит.
— Ә сез татарча беләсезме?
— Мин үзем татар хатыны.
— Монысы яхшы. Җирле халыктан врачлар да хәзерли алсак, медицина эше бик алга китәр иде.
— Хушыгыз, Анна Ивановна.
— Хушыгыз, үз җайлары белән килсеннәр.
Профессорский тыкрыгыннан Беренче тау ерак түгел. Тик башта тау астына төшәргә, аннары икенче тауга күтәрелергә кирәк. Мәрхабә Собачил урамы буйлап китте дә Аркылы Горшечныйга борылды. Салкын жил исә, агачларның берән-сәрән соңгы яфраклары да коела. Инде бер кар явып эрегән иде, тагын салкынайткан, көз шундый инде ул. Агачлар каралган, күк йөзе соры, юеш мамык кебек. Кояш ялтырап елмаерга өлгерми, көн тагын сүрәнләнеп китә. Иртә көздәге исәпсез-хисапсыз бизәкләр юк инде хәзер, жир тизрәк ак юрганын ябынырга жыена. һавада тагын кар бөртекләре оча.
Собачнйдан тауга менә-менә Мәрхәбәнең яңаклары кызарып чыкты. Беренче тау урамына борылгач, бераз тын алды.
Мәрхабә өйгә кайтып керсә, аларда кунаклар бар икән — Хәерниса белән Закирҗан утыра иде. Закирҗанның итәгендә — Әхмәт. Торып исәнләштеләр. Әхмәт шунда ук әнисе кулына күчте.
Закиржан белән Хәернисаның йөзләре шат иде. Мәрхабә моңа бик тиз игътибар итте.
— Әллә сөенечегез бармы, җизни? — диде ул, үзе дә көлемсерәп.— Йөзләрегез әмән айнын ундүртенче кичәсе.
— Алай дисәң, әнә әткәй белән әнкәй дә елмаялар,— диде Закирҗан, мыек астыннан көлемсерәп.
— Әти белән әни сез килгәнгә кинәнгәннәрдер инде. •
— Бак, анай, киявем белән кызыма сөенмәсәм, кемгә сөеним,— диде Айтүтә.— Син дә кичә генә игәчеңне сагынып сөйләдең ич.
— Ярый, Закиржан, интектермә балдызыңны,—диде Хәерниса һәм Әхмәтне кулына чакырды — Кил, улым, әниең хат укысын.
— Биетәсе иде балдызны, булмады,— Мәрхәбәнең йөзе агарынуын күреп, Закиржан тиз генә өстәде; — Син, балдыз, курыкма. Вәли исән-сау. Хат безнен атка язылган...
Мәрхабә хатны эләктерде дә икенче бүлмәгә чыгып китте. Ул ип элек үзенә дип аталган хатны укыды. Бүлмә эченә кояш тулгандай булды, колак төбендә Вәлинең тавышы яңгырады: «... Менә бер ел үтеп тә китте. Инде кайту айларын саный башладым... Барыгызны да сагындым... Улым зур булгандыр инде...»
Кинәт Мәрхабәне бик зур шатлык биләп алды, нәрсәдер бугазыннан кысты; «Исән-сау булсак, киләсе елның май-июнь айларында кавышмабызмы икән, дип өмет итәм. Элек торган җиремә җибәрмиләр, анысын кистереп әйттеләр, туган ягыма сорадым, анысына каршы килмәделәр шикелле. Ни булса да хәерлегә булсын...»
Мәрхабә олы якка чыкканда күзләрендә яшь бөртекләре җемелди иде.
— Я, күңелең булдымы, балдыз? — диде Закирҗан.
— Рәхмәт, жизни.
— Безгә ни өчен рәхмәт?
— Шатлык китергән өчен.
— Әгәр безнең ихтыярда булса, без. Хәерниса белән, көн саен шундый шатлык китереп торыр идек.— диде Закнржан һәм бераз уйлап торгач, болай дип өстәде — Сина гына түгел, бөтен халыкка * Шатлык бергә-бергә булса күзгә күренә. Шулайдыр бит, әни? а.
— Әлбиттә, шулай, кияү,— диде Антүтә.— Барәм бит халык £ белән генә күңелле. Я. ярый, утырышыгыз, чәйләрегез тала төшкән 1 > иде, кайнарлаттым. Мәхүп, жизнәң белән игәчеңә каршы утыр, сагы- “ нышып беткәнсездер, ара якын булса да, күрешергә сирәк т\ры килә ~
— Әбелфәриттән хат-хәбәр юкмы5 — дип сорады Хәерниса.
Әбелфәритне солдатка алганнар һәм каядыр Варшау ягына озат > каннар. Әбелфәрит, солдат итеп алсалар да. билгә каеш салдырмам, дип жырлый иде җырлавын, алгач салалар икән.
— Безгә юк шул, кызым Мәскәүгә бер хаты килгән булган,— диде Айтүтә, күз төпләрен сөртеп.— Варшауда дисеңме әле, атасы’ Анысы инде Алтыавылдан да ераграктыр?
— Варшау, анасы, Влиндордан, Алтыавылдан гына түгел, Мәскэү- дән дә ары, Казаннан да
Мәрхабә күз докторы Анна Ивановна Веретенникова янына барганлыгын әйтте һәм жнзнәсеннән аны белүен белмәвен сорады Татарлар чыннан да аны яратамы?
— Татарлар аның өчен мөккибән китә инде,—диде Закнржан — Син аңа ничек барып эләктең?
Мәрхабә сөйләп бирде.
Иртән Мәрхабә, ак халатын киеп, шәкерт абыйсын шатландырырга ашыкты. Палатага керсә, ни күзе белән күрсен, авыруның караваты буш. Мәрхабә туктап калды Шунда аның янына студент килде.
— Кая ул? — диде Мәрхабә, буш караватка ымлап
— Кайтмас җиргә китте Төнлә сәгать икеләрдә, өчләрдә...— Рога- чевскийның йөзе үзгәрде.— Мин бүген бер минут йоклый алмадым Нәрсә бу? Кем аларны шундый наданлыкта, түбәнлектә, кыргыйлыкта тота? Кем монын өчен жавап бирә?
Мәрхабә, студентның сүзләрен тыңламыйча
— Ә мин аны шатландырыйм дип килгән идем .. Мин күз докторында булдым,—диде. (
— Безнең тормышта шатлык һәр вакыт сонга калып килә Уйласаң, без коточкыч тормышта яшибез Моңа ничек түзәргә5 Без кешеме, юкмы?!
7
Рогачевский терелеп чыгып китте. Киткән чакта ул әллә нәрсәләр сөйләп бетерде «Бигрәк гасаби, ни сөйләгәнен дә белми Ничек гомер сөрер»,—дип уйлады Мәрхабә һәм Вәлине исенә төшерде Ул да бит гаделсезлекне яратмый, әмма ул—башка, өзгәләнми, аһ ормый. Аһ Ору _ аптырау билгесе Вәлн. Мәрхабәгә калса, нәрсәдер белә, шуңа күрә көлемсерәп йөри шикелле Бу — гамьсезлек түгел, бу — йомыклык та түгел б\ . Вәлинең укымышы юк. ул гади бер эшче, ләкин аңарда өзелми торган бер тамыр бар кебек, ул башкалар күрмәгәнне күрә кебек Мәрхабә шундый кешенең якын дусты булуга эченнән горурланып куйды.
Татар егете үлгәннән соң байтзк көннәр үткәч. Мәрхабә аның әнисен эзләп табарга булды Ул егеткә биргән вәгъдәсен онытмаган иде.
•Тала ташү — суына ташу.
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Әгәр карчык каршы килмәсә, ул аны күз докторына алып барыр Айтү- тә дә кызының бу фикерен бик хуплады.
— Вакытың булса бар, кызым, бар,—диде ул чын күңелдән.— Кара, \з ягыбыз түгелме? Кайчагында үз ягыңның бер сүзен ишетергә зар буласың. .
Әлеге татар егетенең әнисе кайдадыр зәңгәр мәчет янында тора икән. Мәрхабә көч-хәл белән эзләп тапты. Яртылаш җиргә сеңгән бер катлы иске агач йорт. Күптән кар яуган булса да, ишегалдына җәелгән сары су әле катып бетмәгән. Мәрхабә керер ишек таба алмыйча аптырап бетте. Яз-көз монда ничек йөриләр икән?
Ярым сукыр әби, кызыл бөрчекле яулыгын ябынып, берүзе өендә кыштыр-кыштыр килеп нидер эшләп йөри иде. Өй эче ярым караңгы, почмакларда нәрсә барлыгы да рәтләп күренми. Коточкыч фәкыйрь. Әбинең аягында иске ката, өстендә сәләмә кием. Идән әллә җир, әллә такталары шулай кырылып беткән.
Мәрхабә ничек сүз башларга белмәде Карчыкның йөрәгенә авып булыр дип үзенең шифаханәдә эшләвен әйтмәде. Янәсе, карчыкның хәсрәтен күршеләрдән ишеткән. Аның таныш күз докторы бар, әгәр әби теләсә, аны шул докторга алып барырга дип килгән.
— И кызым, минамы соң кеше яллап докторларга бару,—диде карчык хәсрәтле тавыш белән.
— Нинди кеше яллау ул, әби. Синең бер тиенең кирәкми. Мин бары тик кызганып кына килдем.
— Минем хәлне ходаем үзе яхшырак белә, кызганырга кирәкми, юкка мәшәкатьләнмә, кызым. Аның бит докторына, даруына түлисе була. Мин каян алып бнрәм? Хәер сорашып, тамакка да җиткереп булмый. Менә мичкә ягарга утыным беткән, салкында туңып утырам. Докторлар, моның җылаучысы юк дип, газиз улымны суйган кебек, бугазларлар да ташларлар. Без бу дөньяда килмешәк. Тәкъдиремдә ничек язылган, шулай булыр, каршы килмим раббем әмеренә. Барма шул кафер йортына дип, улыма ничә әйттем, тыңламады, барды, яшисе килде, һаман яхшыны өмет итте. Бичарамны әҗәле тарткандыр... Үзең бик каты сөйләшәсең, Казанныкы түгелме әллә?
Мәрхабә уңайсызланды, ни әйтергә белмәде. Шифаханәдә ул көн- нен-көн буе русча сөйләшә, өйдә үзләренчә, урамдагы татар хатын- кызлары белән күпме генә очраша? Шул сукыр әби сизәрлек булгач, каты сөйләшә торгандыр. Үзе сизми дә.
— Чистай ягыннан мин,— дигән булды, үзе уттай кызарды.
Шул чакта өйгә бер бөкре теләнчеме, дәрвишме килеп керде. Ул исәнләшмәде, сәлам бирмәде, әби дә аңа күтәрелеп карамады. Үзе туңган, өстендәге киеме чат сәләмә, башына, колакларына кара тастымал урап, мескен бүрек кигән, аягына чүпрәк чолгаган. Аны бер хәерче карчык дияр идең, кәҗә сакалы бар.
Мәрхабә курка калды, күзләрен зур итеп ачып, керүчегә карап торды.
— Курыкма, кызым, мин угры да. юлбасар да түгел, алла бәндәсе.
Кунар җирем булмагач, әби янына керәм,— диде карт хәлсез тавыш белән һәм каршы яктагы артсыз урындыкка утырып, башын кыйшайтты. I
Бу өйгә кайчак эштән сөрелгән бичара асраулар елап кергәлиләр, аларның йөзләре шешенгән, күзләре кызарган була. Бу кыз еламый. Ник килгән соң? Шул турыда белешкәч, карт кулын гына селекте.
— Кысыр хәсрәт белән йөрисең икән, кызым. Әбигә доктор кирәкмени. ул ходайның соңгы әмерен көтә. Без, кызым, мәхлук, безнең бар хокукыбызны тартып алганнар, үзебезне, җаныбыз чыкмас борын ук, салкын баз төбенә ташлаганнар. Мин бер картны ияртеп йөртә идем, үлде бичара. Җирләргә кәфенлеге; җеназасын күтәреп зияратка илтер-
гә кеше булмады. Ә ул яшьрәк чагында безнең авылдагы күн заводында ин яхшы рабочий-оста иде. Авыргач, бай заводыннан куып чыгарды, мине дә сөрде, егәрең юк синен, диде, ана аю кебек таза ирләр кирәк. Нишлисең, киттек Казанга, җәяүләп. Ә монда безне көтеп торганнар, ди. Казанның үз хәерчеләре йөзәрләп тә меңәрләп. Эш эзләп, каңгырып йөрүчеләрне әйтмисең дә Бер урынга йөзләп керергә торалар, теләсә * нинди эшкә риза. Эт тормышында гомер иттек, кызым, хәзер менә,— п. карт хәлсез кулларын тезләренә салды,— кыл өзәрлек егәрем юк. £ сЬирсәгезче бер тиен» дип, мәчет каршында торам. Белмисең син, > кызым, ничек авыр кул сузып хәер сораулары... Ир-ат булсаң, йөрәгем- " дә күмерләнгән сорауларымны бирер идем дә, хатын-кыз булгач, ни > әйтим, үзегез дә усак яфрагы кебек калтырап торасыз. “
Операция булган көннәрдә Мәрхабә һәр вакыт шифаханәдә куна иде. Бүген төн тыныч үтте. Көндез, кайтырга җыена башлагач, Мәрхәбәне чакырып алдылар. Көтү бүлмәсендә, аны күреп, студент Рогачев- ский урыныннан кузгалды
— Исәнмесез. Мэри Михайловна.
— Тагын килеп җиттегезмени, сугыш чукмары? — дип елмайды Мәрхабә.— Соңладыгыз бит, врачлар кайтып киттеләр инде.
— Миңа алар кирәкми. Мэри Михайловна,—диде Рогачевский. тагын Мәрхәбәнең тулы исемен кабатлап. Биредә ана бу исем белән бер кем дә дәшми иде. Мәрхәбәнең йөзенә гаҗәпләнү билгеләре чыкты.
— Гаҗәпләнмәгез,—диде студент җитди игеп —Сезне бер Мәскэү танышыгыз күрергә тели, диделәр. Аның белән бергә сезгә таныш кешд булыр.— Ул күрешүнең урынын һәм вакытын әйтте.
«Нинди Мәскәү танышым5 — дип уйлады Мәрхабә өенә кайтканда.— Берәр провокация була күрмәгәе. Анда мине эзләп полиция килгән булган бит. Аннары бу студентны ул бөтенләй белми Нигә мәскәү- ләр бәйләнеш өчен мондый шикле юлны сайладылар икән? Берәр көтелмәгән хәл килеп чыккан булса гына. »
Өенә кайткач. Мәрхабә киемен алыштырды, әнисенә: Бер дустым килергә тиеш, әзерләнебрәк тор?— дип чыгып китте. Беренче таудан аска төшеп, Георгиевский буйлап бераз барды да Вознесенский урамына борылды. Ул, кайда да булса студент күренмәсме дип, каранып барды. Күренмәде. Ә Рогачевский ана «Мэри Михайловна» дип мөрәҗәгать итүләрен каян белгән? Мәрхабә тагын шикләнә башлады
Урам буп-буш диярлек. Тик аргы баштан болай таба бер аксак хатын белән бер татар кешесе килә Татарны Мәрхабә бераздан таныды: бу Гыйльметдиннең энесе иде. Итче кебек кызыл йөзле, аны буташтырырга мөмкин түгел Карчык кем булыр — һич таный алмады Мондый аксак әбине Мәрхабәнен күргәне дә. очратканы да юк.
Вознесенскнйда бүтән кеше күренмәгәч, Мәрхабә аларга таба атлады. Очрашкач, туктадылар
— Әбине таныйсынмы? — диде Гыйльметдиннең энесе
Мәрхабә юк дип башын болгады
— Яхшылап кара.
Карчык яңагын ача төште. Мәрхабә шаккатты Бу Ольга Леонар- довна аде. Аягы чиннан ла аксый башлаганчы идә?
Мәрхабә карчыкны култыклап алды.
— Әбине бер кич кунак итсәң иде.—диде Гыйльметдиннең энесе, янәшә атлый-атлый.
— Рәхәт тәнен.—диде Мәрхабә. Шуннан Гыйльметдиннең энесе үз юлына борылды. Мәрхабәләр Беренче тауга күтәрелделәр.
ГАБДРАХМАЯ әпсәләмов
— Әни, бу без,— диде Мәрхабә эчтән кем бар тигән тавышка.— Хәзер керәбез.
Алар караңгы өйалдымда озаграк торгач, Айтүтә кабат эндәште:
— Әллә күрмисезме, ут чыгарыйммы?
— Юк, юк, кирәкми, әни. Безнең сүзебез бар иде.
Ниһаять, алар саран гына яктыртылган өй эченә керделәр. Мәрхабә янында урта яшьләрдәге, күрер күзгә чибәр генә бер хатын басып тора иде. Ул аксак та түгел, бөкрәймәгән дә. Әгәр берничә минут элек бу хатынны Айтүтә күрсә, шактый куркыр һәм шикләнер иде. Болай ул бер шик уятмады.
— Исәнмесез, апа? — диде ул русча.
— Саумы, саумы, кызым,—диде Айтүтә дә русча. Аның елгырлыгы, ачык чырайлылыгы кебек үк, йөзенә чыккан иде.
— Әнкәй, әткәй кайда? — дип сорады Мәрхабә.
— Лаукага киткән иде, хәзер кайтып җитәр.
Бер минуттан Әхмәт, уенчыкларын ташлап, кунакның итәгенә үк менеп утырды. Күрәсең, аны хатынның ялтыр төймәләре кызыктырды, бала шул төймәләр белән уйный башлады. Кырысрак сыман күренгән хатын бала янында бөтенләй эреде, ул аны иркәли, алма кебек кызыл битләреннән үбә башлады. Әхмәткә әйтерсең әллә ни булды, ул рәхәтләнеп көлә, кулларын чәбәкли башлады.
— Безнең Әхмәтебез ябдаш IV бала да, начар кеше кулына бармый. 'Син, кызым, яхшы кеше икән,— диде табын әзерләп йөргән Айтүтә кунакка.—Үзеңнең балаларың бармы?
— Юк, апа, андый бәхеткә ирешә алганым юк,— диде Ольга Леонардовна, кызара төшеп.
— Хатын-кызны бала матурлата. Ирең яхшы кешеме?
— Начар дип әйтә алмыйм,— дип көлемсерәде кунак.
— Үзен хөрмәт иткән хатын ирен яманламас. Ирен яманАган хатынның үзенең рәте шул гына. Я, ярый, чәйдән рәхим ит. Өшегәнсеңдер.
— Рәхмәт, апа.
Әхмәт әнисе кулына күчте, аннары әбисе итәгендә бераз уйнагач, яңадан кунакка үрелде.
— Анай, кара,— диде Айтүтә, кулларын чабып,— бу кунагыбызны чыннан да үз итте, ахры. Сүзен дә төшенәме икән, бахыр?
Ольга Леонардовна елмаеп куйды. Мәрхабә аңа астыртын гына карап алды. Ул тыштан бик тыныч сыман, баладан башка бер гаме юк шикелле, ә эчтән бик киеренке: бүген ул уйламаган-көтмәгән җирдә төн үткәрә. Аңа билгеләнгән урынга барырга ярамый, аны көн-төн •күзәтәләр, диделәр. Менә шуннан соң инде Ольга Леонардовна Мәр- хабәне исенә төшерде. Иртәгә ул тагын башка бер җирдә кунар. Уйласаң, шулай профессиональ революционерның сузылып ятарга җылы почмагы да булмый, ул һаман киеренкелектә, борчуда, минут саен куркыныч көтә. Аның Сергей Сергеевич белән тыныч кына чәй эчкәне булдымы икән? Ул бит Мәрхәбәләргә кергәнче дә бүлмәнең тәрәзәләре кай якка ачыласын, ишегалдында ниләр барын һәммәсен белеште. Кирәк була калса, ул ике уйлап тормыйча шуннан файдаланачак, күз ачып йомганчы, билгесез караңгылыкка чумачак. Моңа гади бер нәрсә, көндәлек хәл дип карар өчен нинди йөрәк, нинди тәвәккәллек кирәк? Мәрхабә аның Казанга нинди йомыш белән килгәнен белми, ләкин бушка килмәгәнен төшенә. Сораштырырга ярамый, Мәрхабә аңа бары тик кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Ихтимал, бу караңгы, төндә полиция, бөтен Казанны айкап, «дәүләт җинаятьчесен» эзли
IV Ябдаш —үэ итә торган.
торгандыр. Ә ул итәгенә бала утыртып чәй эчә Ризыгын бик сакланып кына каба, күрәсең, рәтләп ашаганы да юк.
Аитүтә, хатынмын борчылуын сизеп:
Снн әзрәк, былбылым, Мәрхабә белән сөйләшеп утыр, мин хәзер кайнар аш өлгертәм,— диде.
Әни, диде Мәрхабә тиз генә,— кунагым бүген бездә куна. Ул ♦ Ягодный ягында тора Мондый караңгыда анда ничек барасың. х
Ьер кич түгел, икене, өчне кунсын. Үзенә уңайсыз булмаса, безгә ? пич комачауламый. Әнә картым да кайта
Мәрхабә белән Ольга Леонардовна тиз генә икенче бүлмәгә чыктылар. Аитүтә аларнын күзгә-күз карашып алуларын сизми калды. *
Ос киемен салып, агара башлаган башына түбәтәй каплап. Әбел * мәних абзый бүлмәгә керде Шунда ук Мәрхабә ана каршы чыкты. ф
Әти, кайттыңмы? Әллә кар ява инде?
— Белмәссең, ярма сибәли әмән »
— Әти мин кунак алып кайткан идем.
— Бик яхшы булган.
— Таныштырыйммы? 4
— Килгән кунак белән танышу кирәктер. о
Мәрхабә үз ягына кереп, Ольга Леонардовнаны ияртеп чыкты. е — Исәнме, бабай?
— Без, кызым, карт тирәк кебек, әкрен генә шыгырдыйбыз. Сез. <
яшьләр, бирешмәгез, утырыгыз. я
— Эшләр ничек, бик кыен түгелме, бабай? Урамнар тынычмы, * борчу юкмы?
— Урамнар тыныч, борчу юк. Исерекләр дә, болай йөзе каралар
да күренми. Без читтәрәк бит. “
— Елга аръягында әллә нәрсәләр сөйлиләр. u
— Анда булыр, анда рабочийлар...
8
Аитүтә ишетеп торды: карашы төнд» алар бик озак пышылдаштылар. Нәрсә турында? Бер генә минутка булса ла куркыныч янавын оныттылармы? Ольга Леонардовна үзен төн ката эзләүләрен, полиция эзенә баса язганын бел.». Мәрхабә. ихтимал, сизенә генә торгандыр. «Кирәк була калса, бер атна, артык та тор», дип пышылдады ул. Ольга Леонардовна бу яхшы кешеләрне кирәгеннән артык куркыныч астына куярга теләмәде, чөнки ул моның нәрсә икәнен бик яхшы белә иде. Аннары профессиональ революционер, куркыныч реаль булганда, үзе дә бер эзгә ике тапкыр басмын, бу — аларның язылмаган законы. Вәли турында пышылдашканда. Вәлине яңадан Мәскэүгә җибәрмәячәк- ләрен белгәч. Мәрхабәгә: «Кайгырмагыз, көрәш өчен кайда да урын бар» _ диде. Шул ук вакыттз. хатын-кыз буларак. Мәрхабәнең ирен никадәр сагынып көтүен бик яхшы снзде Алар, өйләнешкәч, бер ел бергә тордылармы икән? Моны бит әйтүе генә ансат, чынлыкта моны кабат кичерергә теләмәссең. Монда килгәндә Ольга Леонардовна бор нәрсәне анык белми нде аерылышуны Мәрхабә ничек кичергән, Вәли ни хәлдә, аның рухы сынмаганмы? Каты сынауны бар кеше дә үтә алмый Мондый чакта нн элек гаиләдәге бердәмлек чатный Аннары хәзер революцион хәрәкәткә азчылык милләтләр кушыла башлады. Эшләр уңышлы барганда алар, билгеле, калтырамыйлар, ә эшләр кирегә китсә? «Бичарамның башын бер ашадыгыз, икенче тапкыр эзегез булмасын!» — лип әйтүләре ихтимал бнт.
Мондый үзгәрешне Ольга Леонардовна Мәрхабәдә аз гына да сизмәде һәм җиңел сулап куйды. Әти-әннләре дә салкын карамады.
— Миңа, Ольга Леонардовна, эшкә барырга вакыт. Чын күңелдән әйтәм, әгәр вакытыгыз сыйдырса, тагын бездә куныгыз,—дип пышылдады Мәр.хабә иртән.
— Рәхмәт, Мэри. Апа мине Суконныйга озатып куйса, шул җитә,— Ольга Леонардовна урамдагы ниндидер тавышка колак салып торды да: —Урам хәлен белеп кер әле,— диде.
Мәрхабә чиләкләр алып суга чыкты. Урам буш, тын, бер шикле кеше юк. Шактый салкынайткан, бераз жиле дә бар, яңак очларыннан чеметеп ала. Әтисе Әбелманих урам себерә — эш яраткан кешегә эш бетми бит.
Мәрхабә су кертеп, урамның тыныч икәнлеген әйтте. Аннары әнисенә таба борылып:
— Әни. син кунакны Суконный чатына кадәр озатып куярсың инде,— диде.
— Ярый, ярый, борчылмасын. Тагын бер кич кунса да ярар иде, бик ошады үзебезгә.
— Вакыты юк, әни. Суконныйда бер танышын күрәсе бар. Аннары якты күздә Ягод.чыйга кайтасы...
Мәрхабә белән Ольга Леонардовна үбешеп аерылдылар. Мәрхабә шифаханәгә үзенең көндәлек эшенә китте. Шифаханәдә бар да тыныч, операция ясалган авырулар тын гына яталар. Мәрхабә һәрберсенең караваты янына туктый-туктый хәлләрен сорашгы. Тик берсе:
— Нигәдер тамак бик кибә, сестра,— дип зарланды.— Әзрәк су эчәргә ярыймы?
Мәрхабә аңа берничә кашык су эчерде.
Сәгать уникеләрдә Вадим Прохорович килде. Өстендә — ак халат, башында — ак бүрек, йөзе һәр вакыттагыча кырыс, торышында салкынлык. Мәрхабә белә иде: бу тышкы кабык, асылда Вадим Прохорович киң күңелле, шәфкатьле кеше.
— Менә нәрсә, күгәрченем,—диде ул каршылык көтми торган кырыс, салкын тавыш белән бер авыруга.— мин сиңа үзең булышсаң гына ярдәм итә алам. Терелергә теләмәгән кешене терелтеп булмый. Төн — йоклар өчен бирелгән, әллә нәрсәләр уйлау нигә?
Икенче авыру янына утыргач, Вадим Прохорович иң элек тәрәзә төбенә карады.
— Бу складны моннан алырга,— диде сестрага.— Күзем күрмәсен. Бу хәтле ашарга сәламәт кешегә дә ярамый. Исегездә тотыгыз, күгәрченем,—диде хирург авыруга.— әгәр ярылганчы ашыйсыз икән, мин сезнең врачыгыз түгел. Акланып маташмагыз, мин тыңламыйм.
Караватында сузылып яткан карт янында Вадим Прохорович озаграк туктап торды, ярасын жентекләп карады, борчымыймы? дип сорашты.
— Сез шикләнгән булдыгыз, ышанмадыгыз. Тагын бер атнадан карчыгыгыз янына кайтырсыз. Шул.
— Рәхмәт. Прохорович, рәхмәт, батюшка!
— Мин чиркәү хезмәтчесе түгел, батюшка буласым килми. Әгәр мине рәнҗетәсегез килмәсә, мине алай зурламагыз.
— Ачуланмагыз, Прохорович, шулай әйтелә инде ул.
— Юк. рус теле бай тел. һәркемгә үзенә лаек хөрмәтләү сүзләре бар...
Вадим Прохорович яңа авыру янына күчте.
Обходтан сон нянялар юан авыруның тәрәзә төбендәге «складын» алып чыгып киттеләр, карчыгына бирербез, диделәр.
— Бирерсез, көт сездән, живодерлар!—дип сукранды юан авыру.— Сездә күп ятсаң, вобла кебек эчең-эчкә ябышыр.
Кайтканда Мәрхабә яхшы ук борчыла башлаган иде инде. Ул адымнарын кызулатуын да сизмәде.
Әни кунакны озаттыкмы’ Исән-иминме? — дип сорады ул ишектән керү белән. г 1
—■ Бик яхшы озаттым, рәхмәт әйтеп калды Өенә кадәр озата барыйм дигән идем, моннан үзем дә табам диде,— Айтүтә кызына яшертен генә карап алды һәм анык йөзендә тынычлану күреп — Бик сәер булды бу кунагын, кызым,—диде —Чак тавыш булса, хәзер ♦ колагы үрә тора. Урамга чыккач та як-ягына каранып алды Әмән . шикләнә... г §
^К' әни’ сина шУла,*< тоелган гынадыр.
— Өйалдында ниндидер төенчеге бар иде. Оныта язган иде. әйткәч «
борылып алды. х
Шуннан соң бер ун көн вакыт үтте. Мәрхабә болай бернәрсә сиз- - дермәсә дә, эчтән бик киеренке йөрде. Бер көнне полициянең кемнедер ф бик ныгытып эзләвен ишеткәч, куркуы йөзенә үк чыкты Андый чакта еш булганча, хатыннар әллә никадәр имеш-мимешләр өстәделәр Имеш, әлеге кеше яшь кенә бер поп, рясасы астында җәһәннәм маши- s насы йөртә икән. »
— Ходаем, поплар да акылларыннан язганнармы,— диде бер
хатын.— Нинди заманалар китте. «
Коега суга чыккан Мәрхабә сүзгә катнашмады Ольга Леонардов- » нанын поп киеме киюе бик мөмкин, тик бу кадәр озак вакыт Казанда - торырмы? Шулай да имеш-мимешләр басылганчы Мәрхабә эчтән бик < газапланды. Гыйльметдиннең энесен табарга була, ләкин ул бер-бер * нәрсә беләме икән? Белсә дә, әйтмәс. Студент Ольга Леонардовнаны < күрмәгән дә. а.
Көннәр үтү белән бу имеш-мимешләр басыла башлады, дөресрәге — 5 бүтәннәре калкып чыкты Фәлән урамда көпә-көндез бер байны суй < ганнар, шәһәрнең бер атаклы чиновнигы кызыл фонарьлы йортка йөри, “ имеш, хатыны сизеп алып, трарам күтәргән, базарда ит сатучы ике кассапчы беләк буе пычаклар белән сугышканнар, имеш,—лыгырдаучыларга моннан да кызыклырак сүз бармы сон!
Соңгы көннәрдә гел кар яуды Салкыннар кими төшсә дә, дворникларга эш күбәйде. Мәрхабә гадәтенчә шифаханәгә эшкә йөрде. Кешеләргә күпмедер ярдәм күрсәтә алу ана эчке канәгатьлек бирә иде. Дөрес, эштә кыен, үтә кыен чаклар була, күңел дә кайта, нишлисен, шифаханә юлларына гел сибелмәгән, кан. яшь. сызланулардан ерак булсаң, бик яхшы, ләкин кешеләр авырын, кемнәрдер аларга ярдәм итәргә тиеш, һәркем үз кайгысын гына кайгыртса, җәмгыять яши дә алмас иде.
Бер көнне Мәрхабә эштән кайтышлый урамда Анна Ивановна Ве- ретенникованы очратты Ул картайган һәм ябыккан сыман күренде Борчылып хәлен сорады
__ Ә бу сезмени? — диде Анна Ивановна туктап — Авырыйм шул нигәдер Ә теге сез әйткән хатынны китермәделәр бит
Мәрхабә егетнең кинәт үлгәнлеген, карчыкның докторга күренергә теләмәгәнлеген сөйләде.
__ Сез анарда булдыгызмыни? — дип сорады Анна Ивановна
— Булдым. Анна Ивановна. Улымны суйдылар, мине дә харап итәрләр, ли.
Анна Ивановна тирән итеп көрсенде
— Их, бу караңгылык, наданлык Адәм баласының шундый хәлдә булуы кызганычАнна Ивановна йөткерә башлады һәм муфтасыннан’кулъяулыгын алып иреннәрен каплады- Гафу итеге.
Инде соңыннан Мәрхабә уйлап куйды: Анна Ивановна аңа үпкәләмәдеме икән? Караңгылыкны яктылыктан артык күргән карчык Мәр хабәнен милләттәше бит.
Мәрхабәнең ачынуы, күрәсең, шул кадәр көчле булган, кайткач әнисенә сөйләми түзмәде.
— II, кызым, дөнья кешене шулай тиле итә инде ул,— диде Айтүтә, башын селкеп,— бер заман акны, караны күрми башлый. Без авылда торган чакта мескен авыруларны әллә кайдан чомбрактанV Исмәт атасы Аблай хажига өшкертергә алып киләләр иде. Искил халкы ана йөрмәде, чөнки алар хаҗиның әшәкелеген беләләр иде, ә чит авыллардан киләләр. Үзең уйлап кара: элекке ат карагы, кеше үтерүче хаҗиның өшкер\е нинди файда итсен? Алла тәлә, әстәгъфирулла, ачык авыз түгелдер инде, кемнең уенда ни барын белә торгандыр. Үзе өшкерә, үзе бу кемсә сәдакага нәрсә бирер икән, дип хафалана торган Аблай хажины күрә торгандыр лабаса. Урысы булса тагы, Саручи монастырена святой су алырга титаклый. Чишмәдән чөмереп алалар да шул святой су була, имеш. Бер-ике яки унлап кеше барса, болар акылдан язган, дияр идең, югыйсә, кулларына таяк тотып, аркаларына биштәрле капчык асып, ап-ак сакаллы, ялан башлы картлар, бөкрәйгән карчыклар безнең авыл аркылы йөзәрләп-йөзәрләл узып китәләр иде.
9
...Баласы авырган чакта кизү торган сестралар өчен хәзер Мәрха- бә үзе эшли иде. Менә әле дә ял итмәде, шифаханәгә китте. Аннан төнге унбер тулып уникенчедә генә кайтырга чыкты. Көндез ул турырак юлдан йөри иде, хәзер әйләнеп булса да зуррак урамнарны сайлады. Ләкин зур урамнарда да караңгы, җитмәсә, буран бурый башлаган.
Урам фонаре яктысыннан узганда коймада бер ак нәрсә күзенә чалынды Якынрак килеп караса, йөрәге сикереп куйды: прокламация! Караңгыда язуын тулаем укырга мөмкин түгел, тик аерым сүзләре генә күренә. Аларны эре хәрефләрдән җыйганнар булса кирәк: «... тиран ... кровавый деспот...»
Мондый прокламацияләр Казанда, билгеле, элек тә булгандыр, тик Мәрхабә генә аларга ничектер юлыкмады. Мәскәүдән соң Казан бу яктан, гомумән, өнсез кебек тоелган иде аңа. Дөрес, яшерен типографияләр, шундый эшкә катнашучы ниндидер георгиевский кавалерлар турында халык арасында төрле имеш-мимешләр байтак таралган иде. Имеш-мимеш булгангамы. Мәрхабә аларга әллә ни игътибар итмәгән иде. Баксаң, алар бөтенләй буш түгел, кемнәрдер ут ягалар икән!
Аркылы Горшечный чатында Мәрхабәгә бер төркем студент очрады. Берсе таныш сыман тоелды Әгәр ялгышмаса, бу күптән түгел генә алар урамында торган матур хатынның улы иде. Билгеле, очраклы рәвештә коймада күргән прокламацияне бу студентлар белән бәйләргә нигез юк иде. Ләкин Мәрхабә ихтыярсыз уйлап куйды: «Әллә монысы да абыйсы юлыннан барамы?»
Кайчакта кешенең кинәт туган уйлары да чынбарлыкка бик якын була. Студентлар бүген чыннан да Самар-Сембер якташлыгының чираттагы яшерен утырышыннан кайталар иде. Күрәсең, бәхәсләре анда, утырышта гына бетмәгән, урамда да дәвам иттерәләр, гүя урамның йөз колагы барлыгын онытканнар, яшь йөрәкләре һаман ярсый.
V Чомбрактан — бик ерактан.
Володя да шактый әсәрләнгән иде. өйгә кайткач та тяз генә тынычлана алмады. Ул Самар-Сембер якташлыгының җитәкчесе студент Полянский белән танышты. Полянскийнын ныклыгы, көрәшкә бирелгәнлеге турында элек тә анын белән бер квартирда торучы иптәшләре Володяга күп сөйләгәннәр иде, хәзер ул моны үзе дә күрде. Сергей Полянский бүген дә жыелышнын уртасында булды, Володя ана сокла- * вып утырды. д.
Студентларның нәфрәтләре ташуга сәбәпләр кирәгеннән артык күп £ иде. Яна реакцион устав нигезендә университетның моңарчы яшәп > килгән автономиялелеге тәмам бетерелде, студентларның ирекле оешма- х лары һәм җыелышлары законга сыймый дип тыелды, «кухарька бала- > лары», төрле сылтаулар белән, университеттан куыла торды, китапха- х нәләр ябылды, якташлык оешмалары туздырылды. Университетка кер- ♦ телгән инспекторлык хокуклары бермә-бер киңәйтелде. Инспекторлар чынлыкта студентлар арасында полиция һәм жандармерия функциядә- □ рен үти иде... я
Әле кайчан гына Володя боларны бар дип тә белми иде, ә хәзер * менә төн йокларга бирмичә күңелен борчый. Тормыш, тормыш! Аның * һәр почмагында гаделсезлек тулып ята. °
Икенче көнне иртәнге сәгатьләр университетта лекцияләрдә үтте. « Профессор Дормидонтовнын дәресләрен Володя әле игътибар белән = тыңлап утырды, аларда рәсмилек ярылып ятса да, фактик материал < бай иде, ә профессор протоиерей Миловидовның дин тәгълиматы ту- я рындагы лекциясе Володанын күңелен генә кайтарды. <
ч
Университеттан кайтышлый Володя казанлыларга бик яхшы таныш < булган Дерепковның икмәк кибетенә сугылды. Бирегә укучы яшьләр u аеруча күн йөри, бу аларнын үзенә күрә бер очрашу урыны, клубы иде. Монда алар сонгы яңалыклар белән уртаклашалар, бәхәсләр дә шунда ук кызып d.ia, серләшәләр дә Дерснковнын китапханәсе дә бар. Анда бүтән жирдә табып булмый торган китаплар байтак. Салтыков- Щедрин, Грибоедов, Гоголь, Некрасов, Белинский, Добролюбов, Глеб Успенский, Тургенев, Чернышевский. Писарев һәм башкаларның тыелган китаплары дисенме — барысы бар. Володя Ульянов бу китаплардан еш файдаланды
Ләкин бүген Володя Ульянов кибеткә китаплар өчен килмәгән иле.
5 иче ноябрьдә университет чиркәвендә ел саен үткәрелә торгач рәсми тантаналы акт булырга тиеш. Студентлар аңа байкот ясарга булдылар. Байкот яңа уставка ачыктан-ачык каршы чыгу төсендә үтәргә, ягъни ин үзәккә —самодержавиенең рәсми политикасына каршы юнәлдерелергә тиеш иде.
Нәкъ менә шул турыда сөйләшү өчен Володя Деренков кибетенә килде. Кирәкле кешеләрне бик тиз күрде. Ул кемгә нәрсә ойтәсен барысын алдан уйлаган иде.
— Педельләр безнең эшләрне гади тәртнпсезлекләргә кайтарып калдырырга, ШУНЫҢ белән анын әһәмиятен төшерергә тырышырлар.— дип пышылдады Володя.—Ләкин гади тәртипсезлекләр безне мавыктырмый, без малайлар түгел, без — көрәшчеләр, ә көрәш зур максатлар куя.
Студентларны байкотка чакырып махсус өндәмә яздылар Володя анын авторларыннан берсе иде. Хәзер ул шул өндәмәләрне дә иптәшләренә таратты.
5 ноябрь килеп җитте. Гантаналы акт билгеләнгән сәгатьтә университет чиркәве ярым буш иде. Студентларның күбесе килмәгән иде. Бу ни бу? Моның очраклы X-MI булуы мөмкин түгел. Университет җитәкчеләренең йөрәгенә ут капты.
Без капчыкта ятмый, икенче көнне үк мәгълүм булды, студентлар чиркәүгә киләсе урында танца кичәсенә җыелганнар. Бу инде полициягә дә билгеле икән. Ачуыннан кара көйгән инспектор Потапов бу башбаштаклыкны оештыручы биш студентны һич кичегүсез университеттан куарга дип исемлек кертте. Университет ректоры Кремлев исемлекне кулына алды һәм: «Ярый миндә калып торсын».— диде. Потапов алдында ул эчендә нәрсә кайнавын белдерергә теләмәде. Инспектор чыгып киткәч, әдәп-инсафны онытып, сүгенеп куйды. Ләкин анын сүгенүе Потаповка карата түгел, бәлки акылсыз студентларга төбәлгән иде.
Бераздан ректор янына профессор Преображенский килеп керде. Анын йөзе кызарган, үзе әсәрләнгән иде.
— Ни булды, Христофор Яковлевич? — дип каршы алды аны Кремлев. Ул инде яңадан рәсми битлек астына кереп өлгергән иде.
— Ни булганын сез беләсез. Николай Александрович,— диде Преображенский, Кремлевның дәү өстәле алдына басып.— Ахыр кйлеһ анысы артык мөһим дә түгел. Без инспектор Потапов әфәнде белән чәкәшеп алдык.
— Сез бу хәлгә җиңел карыйсыз, Христофор Яковлевич.
— Мин үз фикеремдә калам. Университет—мәдәният учагы, полиция часте түгел!..
Кремлев әфәнде аякка басты.
— Гафу итәсез. Христофор Яковлевич... Рәсми урында рәсми кешеләрне хурларга... Мондый акылсызлыкны бары тик...
— Аңлашыла... Моңарчы сезгә хөрмәтем зур иде. Хәзер...
—Мин сезнең каршыда түбән төштеммени? — Кремлевның йөзе агарынып китте.
— Үзегез моны яхшырак сизәсез. Николай Александрович,— диде Преображенский нык итеп.— Башкаларның әйтүенә сез мохтаҗ түгел. Карагыз, сезнең юл куюыгыз аркасында безнең кадерле фән учагыбыз нинди аяныч хәлгә төште. Хәзер ул алдынгы мәдәният йорты түгел, казарма, монда тынчу баткаклык! — Преображенский кызганнан- кыза барды.— Кайчандыр бу стеналарда җанлы фикер булган. Рус фәне әһелләре Лобачевский, Зимин, Бутлеров. Щапов лекцияләр укыган, ә хәзер... Некрасовка, Добролюбовка. Герценга, Чернышевскийга, Лев Толстойга урын калмады. Рус мәдәниятенең, рус әдәбиятының аталарына университетта дәрәҗә юк! Мин сездән сорыйм: бу нәрсә?
— Мин мондый тәшвишле сорауларга...
—Җавап бирмисез? Алай булгач, мин... мондый университетта кала алмыйм. Менә минем гаризам...
— Сез студентларга бик начар үрнәк күрсәтәсез. Христофор Яковлевич. Сез шул турыда уйладыгызмы? Ат азгыны тайга иярә, диләр. Сез...
— Сездән катырак сүзләр ишетсәм дә гаҗәпләнмәс идем. Хушыгыз!
Тантаналы актка катнашмаска өндәгән студентларны университеттан чыгару кәгазенә Кремлев кул куймаган иде әле. Хәзер ректор кәгазьне тартып алды да каләмен карага манды. Актык минутта тагын икеләнеп калды...
Бу көннәрдә Володя өйгә тирән уйга чумып кайта башлады. Ул дәһшәтле вакыйгаларның үскәннән-үсә баруын сизә, алардан курык- мый, кыен минутта иптәшләрен ташлап китәргә уйламый иде. Ул ни генә булса да үз тиресен саклап калу кебек вак җанлылык рухында тәрбияләнмәгән. Бу зур сынауга ул бик җитди карый иде. Уйларын
әнисе белән бүлеште, ин яхшы профессорларның университет тәртипләренә протест йөзеннән амнан китүләрен әйтте.
Чын кешеләр, әни, намусларына каршы барып, намуслары?? сатып үзләренә иминлек яуларга омтылмыйлар, чөнки кабахәтлек, нинди генә тәти кәгазьләргә төрелмәсен, барыбер кабахәтлек булып кала, диде ул ярсынып. Әнисе аны күкрәгенә кысты. Ул аклый пде. Ихтимал, бу көннәрдә аның улына булган мәхәббәте бермә-бер арткандыр, без әле ана мәхәббәтенең бөтен тирәнлеген, олылыгын, пакьлеген белеп җиткермибез. Ихтимал, МОЕ?Ы әйтеп бирер өчен даһи шагыйрь кирәктер, ә ул әле тумагандыр...
Тантаналы актны өзү белән студентлар, билгеле, жинүгә ирешмәделәр, киресенчә, җиңелделәр генә, ләкин бу җиңелүдә никадәр сабак бар иде! Акыллы башлар ниләр генә сөйләмәсеннәр, нинди генә каһәрләр белән куркытмасыннар, карагыз, элек биш кенә студентны чыгарырга булганнар иде, хәзер ике өлеш артык чыгардылар, дип эчләреннән ничек кенә шатланмасыннар, эш аларның пышылдауларындамыни! Әгәр студентлар байкотны яхшырак оештырсглар. бердәмлекләре ныграк булса, нәтиҗәсе дә үтемлерәк булыр иде. Болай да ул эзсез үтмәде, күпләрне уйландыргандыр, тетрәткәндер.
Шул көннәрдә Володя Ульяновны нык уйланырга мәҗбүр иткән тагын бер вакыйга булып алды Студент Милоновнын сатлык җан икәне белзиде. Ул студентлар арасындагы оешмаларның бөтен карарларын инспектор Потаповка җиткереп торган икән. Бу хәл ачылгач, студентларның нәфрәтенә чик булмады. Алар Милоновка суд ясарга карар чыгардылар. Аерым студентлар аны хәтта кыйнап ташларга булганнар, төнлә Милоновнын өенә барганнар, тик ул аларга ишек ачмаган...
Ноябрь ахырларында Милоновка суд булды һәм хөкем карары гектографта басылып студентлар арасында таратылды Анда Милонов* иың бөтен әшәкелекләре саналган иде ул студентларның барлык серләрен инспектор Потаповка җиткереп торгач, студентларның тантаналы актка бармаска дигән карары булуга карамастан. Милонов тантаналы актка барган. Студентлар оешмасыннан ялганлап акча алган. Шәхси тормышында бик күп бозыклыклары фаш булган.. Шулар нигезендә студентлар суды хөкем карары чыгарган Мнлоновны бернинди студентлар оешмасына кертмәскә. Милонов белән исәнләшү — һәр студент өчен түбәнлек санала, диелгән.
Юридик факультет студентлары Мнлоновны артык үзләренең иптәшләре итеп санамыйлар. Аның белән аралашуны студентлар үзләре өчен куркыныч итен күрәләр, чөнки Милонов янаудан туктамый
Володя кайтып кергәндә Оля рояльдә уйный иде. Водоля һәр вакыт аның уйнаганын тыңларга ярата, сеңелесенең музыкага һәвәслегенә соклана иде. Бүген дә, терсәгенә таянып, аның уйнаганын озак тынлап утырды. , . _ .
— Володя, син бүген нигәдер бик уйчан,— диде Оля. уйнап туктагач— Борчылгансың да шикелле.
— Юк, Оля. борчылуын борчылмадым ләкин ачуым килде - диде Володя һәм Милоновка ясалган суд турында сөйләде.
— Студентлар арасында шундый кабахәт кешеләр бармыни? — диде Оля. кулын йомарлап.
— Студентлар, Оля, җәмгыятьтән аерым түгел, җәмгыятьнең яхшы сыйфатлары да. бозык яклары дз студентлар тормышында көзгадәге кебек чагыча. Ләкин бозыклыклардан нәфрәтләнү генә аз. Бозыклык намусчы кешеләрне һәр вакыт нәфрәтләндереп килгән Тик аңа карап
бозыклык бетмәгән.. Хәтерлисеңме киләчәк турында без ничек хымП на идек? — дип сорады кинәт Володя.
— Әйе! Матур, бәхетле, шат, якты дөнья безнең идеал иде.
— Ләкин ул идеалга ничек ирешергә? Дөньяда хыялланучылар аз булмаган, алар начар хыялланмаганнар. Хәзер хыялдан эшкә күчү, хыялны чынбарлыкка әверелдерү төп мәсьәлә. Мине Саша юлына чакыручылар күп булды. Мин ул юлдан бармаячагымны әйткәч, миңа, втек җан итеп карадылар.
— Шуңа синең хәтерең калдымы, Володя? — дип сорады Оля.
— Мондый сүзләрне ишетү жиңел түгел, Оля. Шулай да хәзер мин юл күрсәтә торган йолдызны таптым дип әйтә алам. Сиңа ул билгелеме?
— Юк, Володя.
— Менә ул! — дип, Володя кесәсеннән чыгарып өстәлгә «Коммунистлар партиясе манифесты»!! куйды.— Син моны укы, Оля. Укы! Монда барысы да ачык әйтелгән, ачык күрсәтелгән. Европада шәүлә йөри!
— Бу китап Саша абыйда бар иде бит.
— Әйе, бар иде... Бар иде... Ихтимал, ул нәкъ менә шуннан соң үз юлының дөреслегендә шикләнә башлагандыр!.. Оля, уйна әле берәр нәрсә! — диде Володя, кинәт урыныннан торып, аннары яңгырый башлаган моңлы музыка тавышы астында арлы-бирле йөренергә тотынды,
10
4 декабрь җыенын тизләткән вакыйгалар бер-бер артлы булып торды. Университетта тантаналы актны өзү шау-шуы әле тынарга да өлгермәгән иде, бөтен илне дер селкеткән яңа бер вакыйга булып алды. 1887 елның 22 ноябрендә патша палачлары Мәскәү студентларын канга батырганнар. Бу хәбәр бик тиз арада ерак шәһәрләргә хәтле таралды һәм моның яшьләр арасында бик зур җәнҗал күтәрүе ачык иде. Җитәкче әфәнделәр куркуга төштеләр. 27 ноябрьда Казан Үзәктән катгый шифровка алды: «Тәртипсезлекләр була калса, бик каты тотарга» диелгән иде анда. Икенче көнне губернатор өстәленә яңа телеграмма килеп төште. Анда Мәскәү студентларының Казанга барып чыгу ихтималы әйтелгән, күзәтеп торырга, килә калсалар, шунда ук аларны шәһәрдән сөрергә әмер бирелгән иде. Жандармерия ашыгыч чаралар күрә башлады, әмма ул соңга калды. Губернатор телеграмма алу белән бер үк сәгатьтә диярлек Казан студентларының берсенә Мәскәү университетында укучы дустыннан хат килеп төште. Хатта Мәскәүдәге канлы вакыйгалар турында тәфсилләп язылган иде. Казан студенты өлгер егет булып чыкты, тиз арада хатның эчтәлеге белән иптәшләрен таныштырды. Яшьләр дәррәү кабынып бер карарга килделәр: Казанда да реакцион университет уставына, хөкүмәтнең Мәскәүдәге канлы эшләренә бердәм каршы чыгарга, ачулы протест белдерергә булдылар, барлык студентларны шуңа чакырдылар. Хаттан озын-озын күчермәләр алып, студентлар арасында күпләп тараттылар, гектографта басылган листовкалар да шул максатны үтәде. Студентлар дөньясы яңа бер көч белән кайнарга тотынды. Моны белгәч,, студентлар инспекторы — ата педель Потапов шартларга җитеште, чак күтәрелеп бәрелмәде, агарынып киткән калын иреннәре тагын нинди акылсызлык дип пышылдады. Ул кабинетына бикләнде, тын да алмыйча вак педельләргә — ярдәмчеләренә һәм инспекция хез-мәткәрләренә циркуляр язарга кереште: университет студентлары арасында ниләр булып торуын нык күзәтегез, уяу булыгыз, җитди нәрсәләр турында шунда ук миңа җиткерегез, бүтәннәре турында шул ук көнне лекцияләр беткәч хәбәр ителсен, диде ул катгый итеп. Инспек-
ния хезмәткәрлэр^ВЦмеятларны университеттан тыш та күзәтү астына ■ алсын, күргән, ишеткән нәрсәләре турында, имеш-мимешләргә кадәр, ■ •барысын инспектор әфәндегә шунда ук җиткерсен. Аеруча чишенү, I •тәмәке тарту бүлмәләрен, 4, 7, 10, 12 нче аудиторияләрне, анатомия I бинасын, химия лабораториясен, физиология һәм физика кабинета * ‘рын, ягъни студентлар күпләп жыела торган барлык урыннарны нык күзәтергә боерды инспектор Потапов әфәнде. %
Потаповка үч иткән кебек, нәкъ шушы көннәрдә студентларнын j яшерен жыелышлары ешаеп китте. Беренче декабрьдә университет һәч * ветеринария институты якташлыгы депутатларының Нижне-Федоро? * ский урамында яшерен киңәшмәсе ачылды. Бу киңәшмәгә Сембер- > Самар якташлыгының һәм Мотовилов-Богораз-Скворцов түгәрәгенең ” вәкиле буларак, Володя Ульянов та катнашты. Ул бер читтә утырды. ♦ куен дәфтәренә ниләрдер сызгалады. үзе һәр чыгыш ясаучыны игъти- а бар белән тыңлады. Түшәмдә яшел абажурлы лампа яна, өстәлдә э чынаякларда чәй, стеналарда төрле рәсемнәр. Тик аларга караучы гына ’ юк, яшьләр барысы ораторның сүзләренә йотылган иде. Оратор Казанга ® Мәскәү университеты вәкиле килгәнлеген, исемен мәгълүм сәбәпләр ® аркасында жыелышка белдерә алмавын әйтте. Володя бер кулы чүпрәк 2 белән уралган ябык саргылт йөзле бер студентка игътибар итте. »
— Әфәнделәр,— диде вәкил әкрен генә,— Мәскәү студентлары я
золымга каршы үзләренең нәфрәтле тавышларын күтәрделәр Аларнын < каннары акты, ике иптәшне үтерделәр, ике йөз студентны кулга алды- £ лар. Университетны яптылар... <
Казан студентлары Мәскәү вакыйгаларын ишеткәннәр, аннан кил - тән хатны гектографта укыганнар иде. Әмма жанлы вәкилнең сүзен а тыңлау аларга тагын да көчлерәк тәэсир итте. Вәкилнең хәлсез, авыру < тавышы, яралы кулы йөрәккә гүя кайнар ут сала иде. Берничә минут “ Казан студентлары, пи әйтергә белмәгәндәй, ачудан буылып тордылар. Аннары гүя буа ерылып китте, барысы кычкырып нәфрәтләнә башла-дылар.
— Бүген Мәскәү студентларын канга батырганнар, иртәгә башкаларны...
— Моңа түзәргә ярамый!
— Казан студентлары Мәскәү студентларын яклый!
— Без бертуганнар!
— Бетсен самодержавие! Бетсен золым!
Председательлек итүче ярсыган студентларны көч-хәл белән тынычландырды. тавышлану, ярсу бер нәрсә бирми, конкрет чаралар күрергә кирәк, тыныч кына утырыгыз, әфәнделәр, диде.
Мәскәү вәкиле тынып калган студентларга Моховая урамында һәм Тверской бульварда булган студентлар демонстрациясе турында тәфсилләп сөйләде, ни вәхши рәвештә үткәрелгән золым, полиция башбаштаклыгы Мәскәү яшьләре арасында бик зур ачу тудырганлыгын гыртырга тиеш, диләр.
Володянык кашлары жыерылды. Студентларның күпчелеге демагогия баткаклыгына кереп батар микәнни’ днп уйлады ул борчылып
— Нина рөхсәт итегез әле,—диде Волгин председательгә һ.|м г.и генә урыныннан торты-Ректор алдына без тар и .гыидәге академик яки корпорация таләпләрен гена куя алмыйбыз Без жамгыят|.иен Россиядәге гомум сәяси хәлгә, аерым алганда. етудентларнын хеку мат алдына куя торган таләпләренә игътибар итүен телибез. Без реак
4. «К. Ул М «.
Тагын тавыш купты. Хәзер инде студентларның бердәм түгеллеге дә күренә башлады: берсе «Бетсен самодержавие'» дип кычкыра, икенчесе бары тик үз хокукларын якларга өнди Студентлар - фикер йөртүче Россиянең нуры, ул таркалмаска, үз бердәмлеге турында кай
нен җәелгәннән-җәслә баруына каты нәфрәт белдерәбез, университет уставын тамырдан демократизацияләүне сорыйбыз. Икенчедән, полициянең студентларга карата башбаштаклыгы бетерелсен...
Күпчелек Володянын тәкъдимнәрен дәррәү күтәреп алды һәм үзеннән өсти башлады. Бер тәкъдим икенчесен, икенчесе өченчесен тудырды. Тәкъдимнәр шул хәтле күп булып китте, алар инде студентлар тормышының гаять киң мәсьәләләренә кагыла башлады.
Киңәшмә прокламация һәм петиция текстларын җентекләп караганнан, өстәмәләр керткәннән сон, ачыклыйсы урыннарын ачыклап, аларны нигез документлар рәвешендә кабул итте.
Киңәшмәдән чыкканда Володяның күңеле инде күтәренке иде. Делегатларның күбесе демагогиягә бирелмәде. Бу үзенә күрә бер җиңү иде. Дөрес, бәхәсләр артык көчле булмады. Ихтимал, моңа гомуми күтәрелеш тәэсир иткәндер, ихтимал, барысы киләчәккә калгандыр, ни генә булмасын, бүген алар дөрес юлны саклап калдылар. Володя кулларын уып:
— Елның иң караңгы ае димәссең, нәкъ май төне төсле, шундый якты! — диде урам буйлап янәшә барган иптәшенә. Үзе, башын күтәреп, каядыр еракка караган килеш атлады. Көз-яз көннәрендә кошлар иксез-чиксез күк юлларыннан очып барганда нәрсә шәйләсә, Володя да бу минутта шул кошлар төсле иде. Тик аның юлы кошларныкыннан ераккарак сузыла һәм анда очрый торган кыяларны, киртәләрне, куе томаннарны, давылларны, баткак-сазлыкларны, диңгезләрне үтәр өчен аның күзләре үткенрәк күрергә тиеш. Аннары ул берүзе түгел, ялгыз-ярым максатка ирешеп булмавын ул аңлаган инде. Казан студентлары кабул иткән листовкаларның беренче сүзе «Иптәшләр!» дип башлана иде. Соңыннан бу ялкынлы сүз революцион листовкаларда, прокламацияләрдә, мөрәҗәгатьләрдә, үзара эндәшүләрдә даими булып китәр, төп ышаныч, төп көч, меңнәрне, миллионнарны бергә туплаучы куәт булып әверелер, җиңүгә өндәр, ә бүген бу сүз листовкаларда беренче тапкыр яңгырады.
«Иптәшләр!
Казан студентлары!
Без университетның тапталган хокукларын яклап бердәм рәвештә аякка басмабызмы, бөтен киңлегенә җәелгән реакция алдында үзебезнең протестыбызны белдермәбезме? Без Казан студентларына ышанабыз һәм без аларны университетта ачыктан-ачык протест ясарга чакырабыз!»
Бу листовка студентлар массасына барып җиткәч, алар арасында күрелмәгән дәрт, энтузиазм тудырасына Володя тирәнтен ышана иле. Инспектор Потапов нишләр икән? Мөгаен, аны укыгач, күзләре маңгаена сикереп менәр. Шул кирәк аңарга! Билгеле, моның өчен студентларны, һәрхәлдә, аларның җитәкчеләрен һәм актив катнашучыларны, гафу итмәсләр, күбесен фән йортыннан куарга тырышырлар. Әлбәттә, педельләр ачык көрәштән уттан курыккан кебек куркачаклар, студентлар чуалышын гади тәртипсезлекләр итеп күрсәтергә, юньсезләр башбаштаклыгы дип атарга тырышачаклар. Ләкин яшь йөрәкләр тик ятмас, протестлары бөтен Россиягә яңгырасын, сәяси төс алсын өчен бөтенесен эшләрләр, бүген үк инде күп шәһәрләргә, шул җөмләдән Мәскәүгә дә, хатлар китәчәк, «Рус патшасына ода» шигырен дә конвертларга салырлар.
Бу озын шигырьнең шигьри яктан кимчелекләре бардыр, әмма эчтәлеге ни тора! Володя аны бер генә тапкыр укымады инде:
Цари же ты. Романов дом. Указан божиим перстом.
Цари и славься много лет
И кровью смой крамолы е.-»я1 Стреляй и вешай нигилистов. Социалистов, атеистов,
А тех. кто может дерзость сметь, Свое сужденье иметь.
Гнои по тюрьмам и темницам. >
По градам, весям и столицам!.
Томи в цепях, в Сибирь ссылай. с.
Терзай бесжалостно, пытай!.. 2
О царь' Врагам твоим кара: х
Всем —петля, пуля —всем.. Уррра!!! я
Бүгенге киңәшмәдә кабул ителгән мөһим документларны» тагы11 х оерсе «Казан студентларының петициясе» дип атала иде .Чонда дг < шул ук бер фикер — бөтен Россия тормышының түзеп булмаслык авырлыгы һәм аерым алганда студентлар тормышының чиксез каты- □ лыгы әйтелә. Аннары инде студентларның таләпләре санала Беренче s карашта бу таләпләр университет җитәкчеләренә генә кагыла төсле. ° 1ынлыкта исә алар бөтен уку-укыту системасын тамырдан үзгәртүне « таләп итә. Икенче төрле әйткәндә, студентларның таләпләре патша ° хөкүмәтенең бу өлкәдә алып барган рәсми сәясәтенә каршы юнәлгән. ° Әлбәттә, патша хөкүмәте моны ишетергә дә теләмәячәк, җәнҗаллы _ студентларга каршы бөтен полицияне, хәтта гаскәрне аякка бастыра- < чак. г
Урамнар караңгы. Володя инде иптәшләреннән аерылган «Өйдә * нишлиләр икән?» —дип уйлады ул. Әнисе йокламыйдыр. Кремлен а. әфәнде аны университетка чакырткан булган.«Кинәш иткән», Илья Николаевичның якты истәлеген сакларга өндәгән, Сашаның фаҗигасен < телгә алган... Володя әнисенә тирәнтен ышана, ул улының юлына киртә *- булмас, шулай да вакытыннан элек аны борчымыйсы иде. Тагын нибары берничә көн, аннары инде эшлисе эш эшләнгән була, чигенергә урын калмый...
Володянык уйлары тагын студент иптәшләренә кайтты Бер утырышта ул аларга А. Бахның «Ачлык Патша» дигән брошюрасы турында реферат укыды. Бу чорда Бах марксист булмый әле, әмма Марксның «Капитал»ы турында шундый итеп сөйли — царизмны гына фаш итеп калмый, бәлки бөтен капитализмның череклеген күрсәтә, эшче сыйныфның хәле чамадан тыш авыр икәнлеген тасвирлый.
— Син оратор икән! —диде бер иптәше Володяга соңыннан.
— Эш миндә түгел, менә бу брошюраны эшчеләр арасында да таратасы иле. Крестовниковлар заводы эшчеләренә вәгъдә итеп тә куйган идем...
— Алай булгач эш нядә соң? Минем гектограф бар 15 дехзбрьларга кирәк кадәр данә басам да бирәм.
__ Менә шәп булыр иде! — дип кычкырып җибәрде Володя. Ә бүген срокны озак куйганлыгын уйлап аллы Вакыйгалар көтелмәгәнчә куерып бара, болай булгач, ул брошюраны таратып та өлгерә алмавы мөмкин. Әмма хәзер срокны үзгәртергә мөмкин түгел инде Вакыт калмаган. „ , .
Ульянов Казан эшчеләре белән бәйләнешне урнаштыра гына башлаган иде. Крестовниковлар заводын юкка гына санлап алмады. Крестовниковлар заводы Казанда нн зур заводларның берсе, анта мен ярымлап кеше эшли, күпчелеге руслар, татарлар ла бар, л-кчн аланны иң авыр, нн кара һәм пычрак эшкә генә алалар Әйтүләре,: • капаганда Крестовниковлар-иң әшәке великодержавный шовинистлар, татарны гомумән күралмыйлар. Рус эшчеләренә аз-маз өстенлек бнпеп татар эшчеләрен яларга каршы куялар, шунын белән эшче сыйныфның бердәмлеген какшатырга тырышалар Ә милли мәсьәлән _ В!
дөрес хәл итмәгәндә, революцион эшчеләр хәрәкәтен оештыру дг мөмкин түгел...
Ихтимал, Володя монда Зайцевлардан файдаланырга уйлагандыр. Бу атаклы химиклар бер үк вакытта университет белән дә, Крестов- никовлар заводы белән дә якын бәйләнгәннәр иде.
Карасу-зәнгәр күктә йолдыз атылды. Володя, башын күтәреп, анын сызылып калган нечкә эзенә бераз карап, Лядской бакчасы аркылы Яна Комиссариат урамына атлады. Әгәр синен дә гомерен тормыш күгендә шундый нечкә эз сызса’ Бөтенләй эзсез булуга караганда әйбәтрәк, әлбәттә, зур бәхетләр берьюлы килми, кешелек ана әкренләп якынлаша. Әкренләп булса да, тик яту түгел. Бабайлар тикмәгә генә әйтеп калдырмаган: йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, дигәннәр. Яшьтән мүкләнү куркыныч, мүкләнгән кеше — тормышта үзен югалткан кеше. Ә атылып киткән йолдыз сүнгәнче яктырып торачак!
Володя инде капка төбенә җиткән иде. Тәрәзәдә ут күренә. Димәк, әнисе йокламый, ул улын көтә әле. Эх, тагын берничә көя генә... Аннары ни? Ни булса, шулмы? Юк, алай түгел, чын көрәшче алга карарга, инанырга тиеш, әгәр инанмаса, күзен йомып давылга каршы ташланса, аннан ни көтәргә? Кирәксез корбаннар болай да күп бирелде. Народниклар... Сашалар... Алар батырлар, чиксез тәвәккәл егетләр иде, барган сукмакларыннан читкә борылмадылар, үлемнең күзенә туры карадылар, әмма аларнын юлы хата юл иде, ул юл кешелекне җиңүгә китермәде һәм китермәячәк. Көрәш өчен башка юл кирәк, бөтенләй башка. Менә шул башка юлдан Володя бара да кебек. Ул инде аерым геройларга таянмый, ул эшче сыйныфка таянырга уйлый...
— Володя, син бүген бик озакладың — диде Мария Александровна, улына каршы чыгып.
— Әйе. әни. Бүген безнең түгәрәкнең бик мөһим утырышы булды.
— Ул түгәрәк утырышлары... дәресләреңә зыян китермиме соң?
— Дәресләр... Университетта хәзер безгә дәрес бирмиләр шул. Университетны... полиция оясына әверелдереп бетерделәр.
— Шулай да университеттан башка кайда белем ала аласың, Володя?
— Аңлыйм, әнкәй.
— Соң шулай булгач?
— Мин иптәшләрне сата алмыйм, әнкәй.
Мария Александровна тирән итеп көрсенеп куйды.
— Нәрсә әйтим сиңа, Володя... Белем алмыйча... Яшәргә кирәк бит. Безнең бүтән килеребез, мал-мөлкәтебез юк.— Мария Александровна тагын көрсенде.
Бүген Володя бик озак йокыга китә алмады. Уйлары тагын яшерен җыелышка кайтты, күз алдына ябык йөзле Мэскәү егете килде. Әйе, мәскәүлеләр беренче сүзне ярып салып әйткәннәр, ә Казан студентлары әйтерләрме? Әйтерләр, әйтми калырга һич ярамый. Казан студентлары арасында кыю. батыр кешеләр аз түгел... һәм Володяның күз алдыннан инде якын дус булып әверелгән иптәшләре берәм-берәм үтеп китәләр Володя күңеленнән аларга исемнәре белән дәшә, күзләренә карарга тырыша. Билгеле, ул үзе беренче курс студенты гына, иптәшләре аны якыннан белеп бетермиләрдер. Ләкин ул патшага каршы кул күтәрергә җыенган Сашаның туганы. Бу хәл үзе генә дә бик куп мәгънә аңлата иде...
Хәзер төннәр бик озын, гаң тиз генә беленми. Таң гомумән атмас шикелле. Ләкин вакыты җиткәч, тан ата. аны һичнәрсә ' тоткарлый алмый. Шул тан яктысына какшамас ышаныч булган кебек, көрәштә дә шулай нык ышаныч кирәк.
Университетга Володя Ульянов яңа хәбәр ишетте. Бүген төнлә полиция искәртмәстен килеп кайбер студентларның квартирларын тентегән. by хәбәр Володя.чы шактый борчуга төшерде Әгәр полиция башланмас борын ук җитәкчеләрне кулга алган булса ..
Бер кадәр вакыттан соң шунысы мәгълүм булды: полиция студент ларның җитәкчеләреннән берсе — Сергей Полянский квартирында тентегән, тик Полянский өендә кунмаган.
Молодец! — дип уйлады Володя эченнән.
Өченче декабрь көне Потаповка гомумән тыныч кебек тоелды. Бу турыда ул ректорга да хәбәр итәргә ашыкты Тәртипсезлехләр башланырга нигез юк шикелле, диде. Ләкин шул ук көнне Потапов, ул-бу була калса дипме, үзенә шикле тоелган егерме җиде студентка яшерен исемлек төзеде.
Бу карт төлке ялгышмый иле. аны бары тик давыл алдыннан була торган тынлык кына бутады Әлбәттә, Потаповны үтә сизгер һәм акыллы инспектор дип әйтеп булмый иде. Анардай сизгерлек таләп ителсә дә, акыллы булуы мәҗбүри түгел Мөмкин булса, патша хөкүмәте акылны кайбер профессорлардан да тартып алыр иде. Нихәтле сәер һәм гаҗәп булмасын, самодержавие студентларны акылсыз профессорлар укытуына каршы килмәс, томана студентлар тәрбияләгән өчен ал арга шелтә түгел, рәхмәт әйтер, бүләкләр бирер иде.
Полиция, жандармерия, губернатор, уку-укыту округы попечительләре арасында туктаусыз телеграммалар йөреп торды, ниһаять. Халык мәгариф министры Казан уку-укыту округына: «Яхшы фикер ияләрен коткарып калу өчен, юньсез адәмнәрне кызганмагыз», дип, ачыктац- ачык күрсәтмә бирде.
If
1887 елнын дүртенче декабре. Сыкылы салкын иртә Кояш сыкы томаны эченнән бер күренә, бер югала Агачлар шау чәчәктә кебек. Урамнардан узып киткән чаналарның табаннары астында кар шыгырдый. ,
Ул көнне Володя Ульянов университетка гадәттәгедән ашыгыбрак барды Ак колонналар яныннан эчкә керле, тиз генә чишенде һәм. тәмәке тартмага да, тәмәке тартучылар бүлмәсенә ашыкты Ана иптәшләрен күрергә, иртәнге якалыкларны белергә кирәк иле
Шунта әллә каптан атылып чыгып, анык каршына студент Борис Рогачевский килен басты. Рогачсвский үзенен гасабилыгы, тиз әсәр- ЛӘНУС кабынма һәм әтәч кебек сугышырга әзер торуы белән дан алган нае Анык фажнгасс. больницада ятып чыгуы ана шнһрот китермәде. Иптәшләре анардан бер катар сакланалар, житдн эшләр турында анын белзн кннәшмпл.тр. бүген булачак кыен турында ла ана алдан берни әйтмәгәннәр иде. Ләкин ул барысын каяндыр ишеткән һәм университетка иртә таңнан килеп жнткән иде.
— Володя—Диле Ул пышылдап кына. - иле яка гына Ф. . •ьнен Потапов кабинетыннан чыгып килгәнен күрдем. Ул егеткә минем
кебек KVD ит₽ *иткәнен Ү3е дә сизмәде, күзен генә йомды
кан BoioiH Я? мКТЫ б>'1ган- Уиивсрситетха бгрип вакыт якынлаш- аннаии Т1ч урыны,,наи сикереп торып, битен-башын юды.
аннары тиз генә ашап алды.
— Әнием, мин киттем.
— Ярый, Володя.
чйЛпиМла В°лодя салкын һаваны күкрәк тутырып сулады. Борчулы ланды бе™ӘСӘ дә* ышанУы ничектер артты кебек, адымнары кызу-
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӨМОВ
тамчы да ышанычым юк. Миңа калса, безнең булачак жыен турында1 ул Потаповка барысын да җиткергән. Йөзе чөгендер кебек кызыл иде. Володя, әллә караңгы почмакка кертеп, тәүбәгә китерергәме? Мин моны күз ачып йомганчы эшли алам,— дип, Рогачевский йомарланган кулларын күрсәтте: — Кычытып тора.
Фефель— бу фамилияне студентлар һәр вакыт бозып йөртәләр иде — Милонов кебек, иң сөйкемсез студентларның берсе. Аның Потаповка тәлинкә тотуы билгеле. Бик ихтимал, Рогачевскийның сизенүе дөрестер. Володя бер минутка уйга калды, аннары нык итеп әйтте:
« — Боря, без сугыш чукмарлары түгел. Әтәчләнмә!
- — Юк, ул Фефель җүнсез адәм, аңардан теләсә нинди явызлыкны көтәргә мөмкин.
1 — Боря, чыгырыңнан чыкма. Мөмкин булса, син ул Фефельгә
күз-колак бул, иптәшләр аның алдында телләрен тыйсыннар,— дип, Володя үз юлына китеп барды.
Фефельнең доносы инспектор Потаповны бик каты борчуга салды. Ул Фефельгә аяк тибеп кычкырды, син моны элек үк белгәнсең, безгә әйтмәгәнсең, моның өчен муеныңны борырбыз, дип янады. Ләкин вакыт бик тар иде, ашыгыч чаралар күрергә кирәк иде...
Потапов шунда ук губернатор, полиция һәм гаскәр гарнизоны белән бәйләнешкә керде. Әгәр эш Потаповтан гына торса, ул университетка алдан ук полицейскийларны, жандармнарны һич икеләнмичә кертер, берни белән санашмас иде. Университет ректоры Кремлев әфәнде икеләнә, фән йортына полиция кертү әдәпкә сыймый, яманатыбыз бөтен Россиягә таралыр, ди. Билгеле, ректор үзенең дәрәҗәсе төшүдән дә курка торгандыр. Артык йомшак холыклы, либераль ул, дип уйлады Потапов. Үзе ул патша хәзрәтләренә турылыклы булырга ант иткән кеше, патша өчен утка-суга керергә әзер. Студентлар аны юкка гына патшаның кара күләгәсе дип атамыйлар. Моны шымчылары Потапов- ның үзенә дә җиткергәннәр иде. Ул моңа артык ачуланмады, димәк, «мерзавецлар» Потаповның кемлеген беләләр. Ул ыбыр-чыбыр алдында үзенең чын йөзен яшереп тормый, ул Кремлев әфәнде түгел, теләсә ничек кычкыра, хәтта һич икеләнмичә университетны ябар һәм соңыннан анда беркемне дә кертмәс өчен ишеге төбенә сакчы эт булып басар иде. Хәер, Потапов күзләрен йомып ятмады. Аңа хәбәр иттеләр инде, жандармнар, полиция һәм гаскәр күрше йортларның ншегалла- рында тупланган, кирәк була калса, минуты белән килеп җитәчәкләр. Аларга приказ гына булсын, алар нишләргә кирәген беләләр. Кремлев әфәнде кебек, йомшаклык күрсәтеп икеләнеп тормаслар, бөтерерләр дә салырлар, дип уйлады Потапов.
Сәгать унберләрдә вестибюльдә, чишенү һәм тәмәке тарту бүлмәләрендә төркем-төркем студентлар җыела башлады, алар ашыгыч рәвештә үзара нәрсәдер пышылдашып алалар, нәрсәгәдер әзерләнәләр. Университет студентлары арасында башка уку йортларыннан сөрелгән егетләр дә күренгәли. Алар инде яңа уставның бөтен ачысын үзләрендә татып өлгергән, маңгайларына гүя: мин «кухарка баласы» дигән рәхимсез мөһер басылган. Бүген алар аеруча әсәрләнгән, аларга кабынып китәр өчен кечкенә генә очкын да җитә.
Володя Ульянов һәм җыенның башка җитәкчеләре, алдан сөйләшү буенча, башка уку йортларына вәкилләр җибәрделәр. Хәзер, бергәләп хәрәкәт итәр өчен, аларның университетка килгәнен көтәләр. Көтү минутлары бик акрын уза. һәркемнең башында бер сорау утлы кадак кебек бөтерелә: килерләрме, юкмы? Студентлар бердәмлеге ныкмы, юкмы?
Беренче булып Духовная академиягә җибәрелгән вәкил кайтты. Ул, чиксез нәфрәтләнеп:
Булачак поплар, миссионерлар крамолага катнашырга теләмиләр! — диде.
Теләмиләр икән, теләмәсеннәр, ал ардан башка да алдынгы студентлар аптырап калмас,— диде Володя.— Кыен минутларда кешеләрнең йөзләре ныграк ачыла.
Ул түземсезлек белән ветеринария институты студентларын көтте ♦ Анда Скворцов, Мотовилов, Воскресенский... Алар, Володя кебек, «ип ь зарарлы» түгәрәккЪ керәләр. Володя ышана, хәлиткеч минутта алар 2 ярты юлда тукталып калмас, давылга таба ыргылырлар. Чыннан да. > хәбәр алу белән үк алар дәррәү кубып, институт директоры янына кер- я тәннәр, ана үзләренең петицияләрен биргәннәр, аны укуын, петициядә ~ куелган таләпләрне кабул итүен сораганнар Институт директоры “ кискен рәвештә баш тарткач, ачулары ташыган студентлар, җитмеш- * сиксән кеше, университетка юнәлгән...
... Университетта җыен башлануын белдергән сигнал яңгырады ® Коридорларда, аудиторияләрдә: «Җыенга, иптәшләр, җыенга!» дигән s тавыш ишетелде, барлык ишекләр ачылды.
— Җыенга, иптәшләр, җыенга! Актовый залга!
Иң беренче сафларда чиксез әсәрләнгән Володя Ульянов, Сергей о Полянский. Алар түбән катлардан күтәрелеп киләләр, студентларның “ яраткан җырлары «Гаудемаус» яңгырый, җыр тынуга, кемдер янгы- = равыклы тавыш белән: <
— Туганнар, хак эш өчен, иптәшлек эше өчен бердәм атлагыз! — s
дип кычкырып җибәрде. *
Актлар залының биек ак ишекләре бикле иде. Ярсулы студентлар х икенче якка ташланды. Анда да шул ук хәл.
— Нәрсә карап торасың, җимерегез ишекләрне! — дип кычкырды <
лар арттан. t*
— Тимер ишекләрне үзебез ватмасак, кем безгә аларны ачар! Ур-ра, иптәшләр!—дип кычкырды килеп җиткән Рогачевскнй һәм бөтен көче белән ишекне дөбердәтә башлады Больницадан чыкканнан сон мул итеп үстергән сакал-мыегы һәм озын чәче тузгып китте.
Ниһаять, ишек каерылып ачылды, студентлар залга ыргылдылар. Дулкынланган тавышлар яңгырады. Ә вестибюльдә, коридорларда, баскычларда әле һаман студентлар җыры яңгырый, ул көчәйгәннән- көчәя бара иде.
— Без «Алма матерный» йөрәгендә, туганнар!
Залга якадан-яна студентлар төркеме керә иде. Алар, дәресләрен ташлап, аудиторияләрдән, клиника һәм шифаханәләрдән бирегә ашыгалар, сонга калмадыкмы дигән сыман, тизрәк вакыйганың уртасына керергә омтылалар иде.
Ишектә Потапов күренде. Ул кара көеп, студентларга берничә минут карап торды да, берьюлы барысының котын алырга теләп булса кирәк, бик яман акырып җибәрде:
— Мерзавецлар, бу нинди башбаштаклык? Мина закон тарафыннан бирелгәи власть исеме белән хәзер үк таралырга боерам'
Потапов, кулларын артына куеп, ишек төбендә тораташ кебек кузгалмыйча басып тора иде Моннан аны беркем дә читкә тибәрә алмас кебек, тибәрергә, этәргә маташсалар, үзләре челпәрәмә килерләр Әһә. әнә чигенә башладылар Потаповның авыр карашын күреп күпләрнең аркалары чемердәгәндер. Әй. кем анда чигенүчеләрне туктата? Бирермен мин сиңа, дуңгыз малай! Потаповның күзләре тәмам зәһәрләнде. Мерзавецлар,—бу аның яраткан сүзе иде,—чигенүчеләрне туктаттылар, әнә кулга-кул тотынышып, инспекторның үзенә каршы киләләр и иде.
— Таралырга боерам, җүнсезләр! — дип кабат кычкырды Потапов
ачу белән. Аның калын тавышы карлыга төшкән иде.—Әллә полицщ чакырып, көч кулланганны көтәсезме? Ялындырып тормам!
Потаповка таба сүзсез генә атлаучы студентлар артыннан кемдер:
— Нәрсә карап торасыз, авызына кундыр, кара каны белән бите юсын! — дип кычкырды. Бу Рогачевский иде. Ул күз ачып йомганчы алга чыгып Потаповның яңагына чалт итеп сугып та җибәрде. Бу кадәр кыюлыктан шаккатып калган инспектор бер,адым артка чигев- де. Ул авыз ачканчы арттан тагын кемнеңдер:
— Изегез измәсен! — дигән ачулы тавышы яңгырады. Баш естею. күтәрелгән урындыклар күренде. Арттагылар алга ыргылды.
— Тыныч булыгыз, әфәнделәр! — дип кычкырды Полянский. Студентлар тагын да катырак шаулаша башлагач, Володя Ульянов:
— Без сугышырга җыелмадык, әфәнделәр,— диде.—Без бирегә! үзебезнең гадел таләпләребезне әйтергә, протест белдерергә килдек! — диде.
Володяның үз-үзенә ышанган нык тавышы һәм кыю күз карашы ярсыган студентларны айнытып җибәргәндәй булды.
Потапов куркынычның үз башыннан шаулап үтүен тойды булса] кирәк, тын алып, тагын кычкырынырга, сүгенергә тотынды, ләкин аның янауларына игътибар итүче булмады. Ул ачудан буылып калды, аннары каядыр китеп югалды.
Бу вакытта университет каршында йөзләгән халык, күбесенчә студентлар җыелган иде. Тышта кояшлы салкын көн, күктән энҗе бөртекләре кебек җемелдәп сыкы коела иде.
Кемдер тәрәзәне ачып җибәрде:
— Ур-ра! Безнеке алдыра!
— Туганнар, хак эш өчен, иптәшлек эше өчен нык торыйк! 3]
— Шайтаныма олаксын инспекция! Туганнар, хыянәт итмәгез!
Ярсыган тавышлар, берсен-берсе уздырып, көчлерәк яңгырадылар. Барысы да кызган, әсәрләнгән иде. Актлар залы гөрләп торды.
Байтак вакыттан соң гомуми ярсу бераз басыла төште, кайбер студентлар, эш бетте дип, таралыша башладылар. Кемдер, кулларын җәеп:
— Кая китәсез, бетмәде әле. Залга, залга, әфәнделәр! — дип кыч- кырды һәм студентлар тагы залга тулдылар.
Ул арада, полиция боҗрасын өзеп, ветеринария институты студентлары Актлар залына бәреп керде. Университет студентлары Шатлыкларыннан кул чаба башлады, күтәренке тавышлар яңгырады, килүчеләрне кочаклап каршы алдылар.
— Туганнар!
— Иптәшләр!
— Без бергә, бергә!!! Бергә булгач, давыллар куркыныч түгел!
Җыенның президиумын сайладылар, чыгышлар башланды. Володя да сөйләде. Ул. кайберәүләр кебек, хискә бирелеп кычкырмады, очкак- ланмады, ә эчке бер ышаныч, тирән нәфрәт белән фикерен әйтте. Күренеп тора: бу хакта ул алдан тирәнтен уйланган, студентлар өчен генә мөһим булган академик мәсьәләләрне күтәрми, бәлки патша хөкүмәтенең изүе, патша судының гаделсезлеге, хәзерге түзеп тора алмаслык режимга каршы илдәге барлык университет студентларының протест ясарга тиешлеген әйтә.
Володядан соң тагын байтак студентлар сөйләде, алар Ульяновның әйткәннәрен куәтләделәр. «Ректорны — зал| а!» дип кычкырдылар. Бу тавыш шундый көчле иде,— ректор кабинетына да ишетелде. Бераздан Кремлев әфәнде, берничә профессор белән. Актлар залына килеп керде, туктамыйча кафедрага күтәрелде. Бәйдән ычкынган студентларга шелтәле карап алды, үзенең хаклы икәненә нык ышанган хәлдә:
Әфәнделәр, сезиеи бу җыелышыгыз законга каршы килә,— циде. Әгәр үз ихтыярыгыз белән таралмасагыз, мин сезне полиция 1әм гаскәр хөкеменә тапшырырга мәҗбүр булачакмын. Уйлагыз!
Гафу итәсез, ректор әфәнде,— диде бер студент һәм университетның соңгы уставын юкка чыгаруны таләп итеп сөйләп китте. Шунда ук Кремлевка җыелышның төп документы — петицияне тоттырдылар. ♦ зны укуын, инстанция буенча югары җибәрүен сорадылар. а.
Кремлей кәгазьгә күз салып беренче абзацны укыды да:
Сез акылдан язгансыз,— диде,— мин сездән бер нәрсә алмыйм, > вәгъдә дә бирмим. Рус җәмгыяте исеменнән сөйләргә... Ачык көрәшкә х чыгарга... Бу—тилелек! Тагын бер тапкыр әйтәм: таралыгыз! Универ- ситетнын Актлар залы башбаштаклык урыны түгел. х
Бер генә минутка тынып калган зал тагын гөрлн башлады. Әллә <> ничә җирдә ораторлар берьюлы сөйләргә тотынды, алар петициядә әйтелгән таләпләрнең һичшиксез кабул ителергә тиешлегенә басым ясадылар. Күренеп тора, җыелышның ниндидер эчке бер пружинасы бар, ул җыелышка тезгеннән ычкынып китәргә ирек бирми, шул ук вакытта үз сүзен катгый әйтә. Кремлев әфәнде моны бик ачык сизде, шул нәрсә анын ихтыяр көчен алды. Ул Актлар залын ташлап чыгып китәргә үзендә көч тапмады, иңнәренә биниһая йөк салынган кеше кебек, бөкрәеп өстәл артына утырды. Бер караганда, ул студентларын кызгана кебек, икенче караганда, анарда чиксез ачу кайный, шул ук вакытта йөзенә икеләнү дә чыга университетка полиция һәм гаскәр кертсәң, коллегалары аңа нинди күз белән карарлар? Профессор Преображенский гына түгел, башка укытучылар да студентлар ягына күчмәсме? һай, алла, Преображенский тагын сөйли башлады түгелме? Ул бүгеннән университет профессоры түгел икәнен, аның үтенечен канәгатьләндергәннәрен әйтте, ул барыбер мондый университетта профессор булып кала алмас иде...
Студентлар аңа дәррәү кул чаптылар. Бу хәл ректор әфәндене тагын да түбәнрәк иелергә мәҗбүр итте. Ул байтак профессорларның студентларга эчтән теләктәшлек итүләрен белә иде. Әгәр алар да, Преображенский кебек, ачыктан-ачык... Кремлев әфәнде эссе залда үлем салкынлыгы сизде. Аңа вакыт туктаган кебек тоелды. Күпме вакыт үтте, бер сәгатьме, икеме, артыгракмы? Ниһаять, аның янына бер инспектор килде, иелеп, муенын сузып, ректорның колагына нәрсәдер пышылдый башлады
— Әфәнделәр,—диде Кремлев, ниһаять, аякка басып,—уку-укыту попечителе мина рәсми әмер биргән: Актлар залын полиция ярдәме белән чистартырга, кирәк була калса, гаскәр чакыртырга...
Студентлар шаулаша башладылар.
— Иптәшләр, безне корал көче белән буйсындырырга уйлыйлар,— диде Володя,—ләкин икенең берсе: я университетка полиция керми, я без студентлар түгел.
— Дөрес, ректор әфәнде җавап бирсен!
— Бер минут көтәбез!
— Мин сезгә үз сүземне әйттем инде, әфәнделәр- залны бушатыгыз _ диде Кремлев,—Бер генә нәрсә өсти алам: университеттан чыккан чакта полиция сезгә тимәячәк.
Җыелыш үзенең максатына ирешкән иде, әйтәселәрен ачык иттереп әйттеләр, инде сәгать дүрт, артык сузганда кан коелуы гына мөмкин
Полянский белән Ульянов колакка-колак пышылдашып алдылар, аннары Полянский залга мөрәҗәгать итеп:
— Әфәнделәр, ректор да. профессорлар да безгә вәгъдә бирмиләр. безнең башка чарабыз юк. без университетны калдырырга мәҗбүр- без,— диде. , _
Ул кесәсен капшый башлады Ул арада Володя ректор алдына
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
үзенең университетка керү билетын ташлады һәм ишеккә таба юнәлде. Аның артыннан башка студентлар да, керү бнлетләрын Кремлев әфәнде алдына куеп, ишеккә борылдылар. Алар башларын иеп түгел, киресенчә, югары тотып, урамга атладылар. Карап торучылар, студентлар, полицейскийлар кара болыт кебек иде. Володя аларга күз сирпеп алды да үз юлына атлады. Беренче ачык бәрелештә җиңеп чыккан яшь көрәшче нәрсә уйлады? Киләчәктә төп бәрелешләр урамнарда, мәйданнарда булачагынмы? Анда инде тарихны үзгәртүче төп көч студентлар булмас, бәлки завод-фабрикаларда эшләүче меңнәр, миллионнар булыр. Алар бердәмрәк булып алга барыр. Билгеле, интеллигенция дә, студентлар да читтә торып калмас. Кешеләр өчен башка гадел юл юк...
Яңадан аның күз алдына Актлар залы, император университетының төп баганасы булып, йөзе кыйшайган, үзе кара көйгән инспектор Потапов килеп басты. Бүген аннан да зуррак хурлыкка очраган кеше булмады, бөтен халык алдында аның яңагына суктылар.
Кремлев әфәндене Володя бу кадәр ихтыярсыз кеше дип уйламый иде. Бүген ул да чын җиңелү ачысын татыды. Ә профессор Преображенский нинди бөркет булып чыкты, көрәштә чигенмәде, иң изге уйларына каршы бармады. Башка профессорлар Преображенский кебек ачыктан-ачык протест белдерергә җөрьәт итмәделәр. Студентларның төп массасы исә бердәм иде. Ихтимал, аларның яшьлекләре, ташып торган дәртләре, коллективлык көче роль уйнагандыр. Ялгыздан-ялгыз калгач, ихтимал, аларның да кайберләре калтырап төшәр, андый хәлләр дә була...
Володя бик дулкынланган иде, җыенга хәзер генә эзлекле йомгак ясый алмады. Ул әле бу турыда кайта-кайта уйлар; ихтимал, хәзер бөтенләй искә килмәгән нәрсәләр исенә төшәр, һәрхәлдә, бүген ул зур чыныгу алды. Монысы бәхәссез.
Салкын көчәйгән, йолдызлар чекерәешкәннәр. Лядской бакчасыннан үткәндә Володя урындыкка утырмый түзмәде. Агачларны сыкы сарган, җил бөтенләй юк, йолдызлар белән бизәлгән күк карасу-зәңгәр. Күр — нинди матурлык! Элек Володя мондый гүзәллекне күрмәдеме, әллә бүген генә күзләре ачылдымы! Әгәр кеше табигатьнең матурлыгын күрә алмаса, ул нинди фәкыйрь, кызганыч булыр иде. Әллә гүзәллек кешегә тора торгач кына ачыламы икән? Ихтимал, ул кешенең рухи халәтенә туры килеп, кинәттән генә бер бизәкләре белән балкып китә торгандыр.
Володя урыныннан торды, бакчаны аркылы үтеп. Яна Комиссариат урамына аяк басты. Менә Володялар тора торган йорт. Хәзер инде иң зур вакыйга узды, хәзер ни булганын әнисе белән сеңелесе Оляга сөйләп бирергә ярый. Аннары... Володя университет ректоры исеменә гариза язарга утырыр. Шундый гариза — көрәшнең логик нәтиҗәсе. Университетка керү билетын Кремлев әфәнде алдына ташлаганда ук шундый гаризаның кирәк булачагы аңа ачык иде. Юл буенча шул гаризаның аерым сүзләре аның башында айкалды. Бакчада утырып, кышкы хозурлыкка сокланганда да күңелендә шул булды...
Володя сүзсез генә чишенеп әниләре янына керде. Мария Александровна да, Оля да университеттагы буталышлар турында ишеткәннәр. Бүген бөтен Казан шул турыда гына сөйли иде.
— Володя, син кайттыңмы? — диде Мария Александровна эчке бер шатлык белән. Ул инде улын күрермен дип уйламаган иде.
— Кайттым, әни, ләкин озаккамы,— диде Володя турысын әйтеп һәм, әнисенең кулыннан тотып, университетта ниләр булганын сөйли башлады. Әнисе тирән хәвефкә төшеп, Ольга ачыктан-ачык теләктәшлек.1 күрсәтеп һәм сокланып тыңладылар. Володя сөйләгән саен Мария Александровнаның борчылуы артканнан-арта барды. Володя универси-
тетка керү билетын ректор алдында калдырып чыгып киткәнен әйткәч, апа барысын аңлады. Володя бүгеннән студент түгел инде, аның өчен университет ишекләре ябык. Ана бернәрсәне дә гафу итмәячәкләр.
Мария Александровна улын ачуланмады, бары тик улының башын күкрәгенә куеп кысты, ә агарынган иреннәре ишетелер-ншетелмәс итеп: ж
— Володя, Володя!..— дип пышылдады.
— Кичер син мине, әнием. Мин башкача булдыра алмадым. %
Аннары Володя ректор исеменә гариза язарга утырды. Ь
«Университет тормышының хәзерге шартларында Университетта £
белем алуны дзвам иттерергә мөмкин түгеллеген аңлап, Сез Галиҗә- х наптән мине Казан император Университеты студентлары исемлегеннән g сызарга күрсәтмә бирүегезне түбәнчелек белән үтенэм.
Юридик факультетның / нче семестр студенты
Владимир Ульянов.» _ ®
Володя сәгатькә карады. Унике тулып беренче киткән иде инде. * Шуннан: «Казан, 1887 елның 5 декабре» дип язып куйды. ң
Күп тә үтмәде, ишек дөбердәтә башладылар. ®
с а>
12 ■
Үзен кулга алуларын Володя Ульянов көтә иде — Потапов тырыш- £ кан,— приставның төнлә килүе гажәп булмады. Менә әнисе кызганыч, < Саша өчен йөрәк әрнүләре басылып өлгермәде, инде икенче улын алып * китәләр. Аңа бик авыр, мөмкин булса, Володя аның бөтен кайгысын ш үзенә алыр иде. Аның белән саубуллашып, бүреген кулына тотып < баскычтан төшкәндә, ул әнисенең йөрәк тибешен ишеткәндәй булды. u Карт пристав аның кичерешләрен аңламады, бу малай мондый бәлагә очраклы гына килеп эләккәндер дип уйлап:
— Нәрсә бунт күтәрәсез, егет, алдыгызда стена тора бит,—диде.
— Стенасын стена да —тик черек ул, бармак белән төртсәң дә авып китәргә тора,— диде Володя тыныч кына.
Карт пристав, кылычына тотынып, артка чигенде һәм, ни әйтергә белмичә:
— Саграк, егет! — дип мыгырданды.
Чана тирәсендә дә — полицейскийлар, пүнәтәйләр, күчер карт ат башыннан тоткан. Ул Володяның приставка биргән җавабын яхшылап ишетмәде, мәгънәсен аңламады. Ул яшь егеткә чын кызгану хисе белән карады, әти-әнисенә тагын никадәр кайгы, дип уйлады эченнән. Эх, балалар, балалар, белмиләр шул ата-апа йөрәген!
Володя артлы чанага утырды, ике ягына ике кылычлы сикереп менде. Бабай картларча ашыкмый гына атын борды.
— Я. нәрсә каттың?! —дип кычкырды пристав аңа ачулы тавыш белән.— Җәһәтрәк кыймылда!
Олаучы чыбыркысын шартлатты. Төрмәгә тиз барып җитәр —тик аннан тиз чыгарырсызмы, дип уйлады бабай. Салкын урамда тимер табаннар чыжылдап калды. Карасу күктән, бу нинди хәл дигән сыман, йолдызлар чекерәеште. Бакчадагы агачлар баягы кебек ак түгел, карала төшкәннәр иде.
Волочя як-ягындагы полицейскийларга карап алды. Тегеләр бу карашны үзләренчә юрап, кача күрмәгәе дип, кылычларына тотындылар. , .. ,
Володяның башында*күңелсез уйлар иде. Мөгаен, бу төндә күпләрне кулга алганнардыр. Университет студентларыннан ышанычлы кешеләр калмас, якташлык түгәрәкләрен туздырырлар Ичмасам, Скворцов Богораз, Мотовилов исән калсыннар иде, алар нык илтәш-
ләр, эшне туктатмаслар, төрмә белән бәйләнешкә керерләр. Белеп бул*! мый ул таш капчыкта күпме тотасыларын...
Володяны Кремль янындагы пересыльный төрмәгә илтеп, бер кешелек камерага яптылар. Аның үз киемнәрен салдырып, арестант , халаты бирделәр. Володя кулы белән шәрә сәкегә тотынды һәм күз алдына Саша килде. Ул да актык көннәрен шундый шакшы, шыксыз һәм караңгы камерада үткәргәндер. Нихәл итәсең, Володя үзе теләп шундый язмышны сайлап алды. Күпләр, язмыштан узмыш юк, ул ходай тәкъдире белән алдан билгеләнгән, диләр. Соң шулаймы икән бу? Әгәр теләсә, Володя бу язмыштан узар иде, әмма ул теләмәде, i башын күтәреп, яшь йөрәкнең бөтен ярсуын тоеп, аңа каршы атлады. I Ул киләчәктә дә тартышырга әзер. Үзе өчен түгел, халык өчен, меңнәр,.1 миллионнар өчен. Халыкның йөрәк җылысын тойсаң, салкын камера да куркытмый, алда, караңгы пәрдә артыннан яктылык шәүләсе шәйләнә.
Икенче көнне студентларның барысын тулай камерага күчерделәр.; Моны башларына да китермәгән яшьләр, шаулашып, кочаклаша башладылар. Аларга рухи күтәренкелек, дәрт кайтты, алар инде үзләрен чак кына герой итеп саный башладылар. Соң шулай булмыйча, халык өчен газап чигәләр ләбаса! Башка ни эшләргә белмәгәнгә, алар ип элек бу хурлык тамгаларыннан — арестант киемнәреннән арынырга! булдылар, үз киемнәрен таләп иттеләр. Кайберәүләр шул кадәр шау-, лады, гүя бөтен эш шул пычрак халатларда гына иде кебек. Ниһаять, таләпләре губернатор хөкеменә киткәнлеген белгәч, алар үзләрен җиңүчеләр кебек хис иттеләр. Бер тәүлек ашамауга карамастан, күңелләре сүрелмәде, әле революцион җырлар җырладылар, әле үзләренең яраткан студент җырларын башладылар, шаярдылар, төрле мәзәкләр. сөйләделәр, шигырь белән дә, проза белән дә иреккә өндәмәләр язды-1 лар. Тик Володя гына бу шау-шуга катнашмады, эндәшми утырды, гүя үз эченә бикләнгән, гомуми күтәренкелектә аның эше юк иде. Кайчакта иптәшләре кулындагы өндәмәләрне алып укыды, аерым җөмләләрне, аерым сүзләрне төзәтеп куйды.
Володя җыенга кадәр үк җитди иде, күп уйлады, күп укыды, ә җыен һәм төрмә аны тагын да рухи үстереп җибәрде, ул бер төн эчендә олыгаеп китте. Кайчан башланды сон бу үзгәреш? Пристав стена турында әйткән һәм Володя аңа җавап биргән минуттанмы?
Студентлар — уйлап табуга һәвәс егетләр. Кайсыныңдыр башына кызыклы бер фикер килде. Ул иптәшләреннән: «Азат ителгәч, ягъни Казаннан сөрелгәч, кем нәрсә эшләргә җыена?» — дип сорады. Бу сорау күпләр өчен көтелмәгәнрәк булды, ахры. Шунлыктан алар икеләнеп, буталып җавап бирделәр. Берсе, ничек кенә булса да, укуымны дәвам иттерәм, диде, икенчесе, язучы булам, матурлык өчен көрәшәм, диде, башкалары башка хыялларын әйттеләр.
Анкетаны Володяга бирделәр.
— Я, Ульянов, синең башта нинди уйлар? Иреккә чыккач нишлә- мәкче буласың?
Володя, алдагы уйларыннан аерылгандай, елмаеп куйды.
— Нәрсә әйтим мин сезгә? Минем алда бер генә юл — революцион көрәш юлы тора,— диде.
Володя көрәшнең бөтен авырлыгын, җитдилеген аңлап, яхшы уйлап, үз-үзенә ышанып җавап бирде. Бер минутлык уңыш казану, иптәшләреннән дәррәү кул чаптыру — аның максаты түгел иде.
Студентлар тынып калды. Алар анда иректәге хәлләрне уйладылар бугай. Әгәр алар бу вакытта Воскресенский урамында йөзләрчә студентларның җыелуын, төрмәдә утыручыларга чын күңелдән теләктәшлек күрсәтүләрен белсәләр, рухлары күтәрелә төшәр иде. Төрмә
темалары калын, тәрәзәләре тимерле, ишекләре йозаклы. Тыштагы вазлар монда ишетелми шул.
Кичкә таба кулга алынган студентларныя кайберләрен иреккә ыгара башладылар^. Тагын бер нәрсә ачыкланды: аларнын берсен дә .азанда калдырмыйлар икән, кайсын кая, күбесен туган якларына заталар, имеш. Университет ябылган! *
Тышта каты салкыннар, ә студентларнын күбесенең хиярләренә * сылы киемнәре юк. Нишләрләр, туңып үлмәсләрме?
Володя үзен тиз генә азат итәрләр дип кетмәде. Аның абыйсы гына g өкүмәг җинаятьчесе түгел, бер туган аласы да полициянең ачык күзә- үе астында сөргендә ята. Андый кешеләрнең энеләренә нинди мәрхә- g ип булсын. Дөрес, әнисе ана кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә ырышыр, тик юл куярлармы? ♦
Исемлектә Володянын фамилиясе турысына өч тәре, ягъни «ин кур- в ;ыныч» дип билге куйганнар иде. Володя моны белми, белсә, ихтимал, о тчынып көлемсерәр иде. Төнлә ул бөтенләй диярлек йокламады, гел а йланды. Университеттагы җыенга Сембер якташлыгына кергән сту- ® тентлар актив катнашты Бу хәлгә Володя бик горурланды, һичберсе - эчен кызарырга туры килмәде. Ә университетта Пензадан, Уфадан Троицкидан, Краснодардан, Доннан һәм башка шәһәрләрдән дә студентлар бар. Милләтләре дә төрле-төрле: руслар, украиннар, белорус- iap, яһүдләр, немецлар, поляк балалары, литвалылар, башкортлар, ,5ерән-сәрән татарлар. «Димәк,— дип уйлады Володя,— самодержавиеле бер халык та яратмый, барысы аның асылын таныйлар Бу кечкенә нәрсә түгел!»
Володя ниндидер эчке бәйләнешләр аркасында — ихтимал, төрмәдәге гомуми караңгылыктандыр — Казандагы студентлар тормышына караган бер мәкаләдә Мәгариф министрлыгын, ягъни агарту министрлыгын, «караңгылату министрлыгы» дип атауларын исенә төшерег көлемсерәп куйды Бу сүз уйнату гына түгел, бәлки хәзерге Мәгариф министрлыгына бик дөрес бирелгән бәя иде. Алдынгы студентларнын бүген караңгы 1өрмәдә ятулары очраклы хәлмени?
Кемдер йокы аралаш мыгырдана, карыша, тартыша, кемдер елый, илерә, гафу үтенә иде.
Володя башын күтәреп тавышларын тыңлады. Нәрсә бу, төштә булса да полиция этләреннән гафу үтенүме’ Төрмә инде ул егегнен котын алып өлгергән! Бу хәчтерүш шушы шартларда болай илерсә чын сынау башлангач, нишләр? Өндә биг йөз, мен мәртәбә кыенрак булачак.
Володя бу студентның фамилиясен белми иде. Бәлки, ул ин яман кычкыручыларның берсе булгандыр. Сынауга кадәр кайберәүләр йодрыкларын йомарлан дулыйлар, сынау килгәч, шыр жнбәрәләр... Шунда Володя инспектор Потаповнын яңагына суккан Боря Росачев- скийны исенә төшерде. Нигә ул төрмәдә күренми- Качып өлгергәнме әллә?
7 нче декабрь көнен хәзергә әле төрмәдә яткан студентлар көтү белән үткәрделәр Бүген аларнын һәммәсен төрмәдән чыгарып бетерә- селәрен әйттеләр Казанда калдырмауларын да яшермәделәр. Димәч, элекке студентлар тормышында яна дәвер башлана. Кичә генә мина ышанып бетмәүчеләр бар иде. Чынбарлык бигрәк рәхимсез икән. Ничек яшәрләр? Мал мөлкәтле ата-аналары булганнар кайгырмый, ә бер тиенсез студентлар? Алар бит күбрәк!
Володяга да әйттеләр аны сөртеш ә Казаннан кырык чакрымдагы Кокушкино авылына җибәрәчәкләр икән.
Ип соңгыларының берсе итеп Володяны дәштеләр Ул хәтеренә сеңдерергә теләгәндәй. та<ы.1 бер тапкыр камера эчен күздән кичерде дә ишеккә юнәлде.
ГА БДРАХМАН ӘНС
Төрмә ишегалдында аны әнисе көтә иде Володя әнисе янына йөгереп барып, аны кочаклап алды, аннары Маняшаны салкын битеннән үпте.
Воскресенский урамы халык белән тулган иде. Володя күзләрен зур ачып аларга карады: хатын-кызлар кулъяулык болгый, нәрсәдер кычкыралар, китүчеләргә күчтәнәч, жылы кием, тәмәке-папирос бирәләр. Беренче гимназия шәкертләре,— Ольга шул гимназиядә укый иде,— барлык саклык акчаларын, хәтта кул сәгатьләрен дә китергәннәр. Әгәр Володя Николай Федосеевның китүчеләргә ярдәм итү өчен үзен® бөтен шәхси китапханәсен сатканлыгын белсә, нәрсә дип уйлар иде икән! Болай да Володя халыкның студентларны бу кадәр яклавын көтмәгән иде. Күңеле күтәрелеп китте.
һавада төрле төстәге кәгазьләр оча башлады. Бу студентларнын төрмәдән язган саубуллашу хаты иде. Иректә калган иптәшләр аны гектографта басып өлгергәннәр!
«Сау бул, Казан!.. Сау бул, университет!.. Әле күптәнме соң безнец күңелләрдә университетка һәм аның тормышына зур мәхәббәт иде, шул мәхәббәт белән без университетка килеп кердек, монда, фән йортында, газап чиккән туган илнең бәхете өчен көрәшүчеләр булып тормышка атларлык белем табарбыз дип уйлаган идек!.. Без ул белемне бөтен жан көчебез белән эзләдек, әмма... тапмадык!..
Без протест белдерергә мәжбүр булдык һәм безнең бу протест актив төс — жыен төсен алды. Шуның өчен безне университеттан чыгардылар һәм Казаннан куалар!!!
Без үз эшебезнең хаклыгына тирән ышаныч белән Казаннан китәбез Безне яратучыларның кулларын кысабыз!!!»
Акчарлаклар кебек очкан бу листовкаларны озатучылар һавада тотып алалар, беренче юлларына тиз генә күз салалар: «Сау бул, Казан’.. Сау бул, университет!..» Тулысы белән соңыннан укырлар, хәзер җиң очларына, муфталарына, кесәләренә яшерәләр. Аннары тагын Воскресенский буйлап үтүче студентларга кул болгыйлар. Студентлар, чаналарга басып, уңга да, сулга да баш ияләр.
Көймәле чаналарның берсендә Володя Ульянов бара. Янында әнисе белән сеңелесе Маняша. Мария Александровнаның йөзе агарган булса да — тыныч, Маняшаның күзләрендә борчылу һәм курку галәмәтләре. Кайчак ул, башын сузып, артка карап ала: тимер чанада, бер адым калмыйча, полиция чиновнигы килә, вакыт-вакыт Маняшага ул гүя бармак яный. Маняша шунда ук башын яшерә.
һавада кар бөртекләре очкалый. Төнлә буран кузгалыр, ахры. Кояш инде күренми, кырлар түрендә жәяүле буран себерә. Шәһәр артта калды. Маняша тагын башын сузып караган иде, полицейскийны күрмәде. Ул арестантны шәһәрне чыкканчы гына озата килгән, ахрысы. Аның югалуына Маняша чын күңеленнән шатланды. Үзе Володяга карап алып:
— Ул карга батты! — дип пышылдады.
Кузла башында толыплы олаучы утыра иде. Ул, туңган иреннәрен чупылдатып, атын әйди, үзе, җил сызгыруы кебек, гел бер төрле тавыш белән жыр суза. Сүзләре аңлашылмый, дөресрәге — сүзләре юк та шикелле, ул гүя үз алдына шыңшый гына. Дугадагы җиз кыңгыравы шул тойгыны тагын да көчәйтә төшә иде...
Ахыры бар