Әкият илендә
Синең белән бергә үткән гомерем Элпә төштә, әллә өнемдә. Саубуллашып җирчә яшәү белән, Яшәдек без әкият илендә.
Әкият иле шундый гүзәл иде, Гөлләр иде тирә-ягыбыз.
Оныттык без дөнья кайгыларын, Әйтерсең лә сабый чагыбыз. Сабыйларча чәчәк җыеп йөрдек, Сокланып һәр гөлгә, үләнгә. Таң аттырдык урман, аланнарда, Хуҗа булып барлык гөлләргә. Сайрар кошлар безнең дуслар иде, Бар табигать туган йорт иде.
Нинди дуслык булган безнең дуслык — Ике йөрәк бердәм ут иде.
Миндә, беләм, һич тә булмагандыр Әкияттәге кебек матурлык.
Тик мин хәйран калдым синдә күреп Әкияттәге кебек батырлык.
Әкият күге алсу зәңгәр иде, Күтәрелдек икәү биеккә.
Ахыры матур беткән әкияттәй, Бетсен иде безнең әкият тә. Ахыры матур беткән әкияттән Күчсәк иде без җир иленә. Чын бәхет бит кешегә җирдә яшәп, Җирчә яшәп кенә бирел