Логотип Казан Утлары
Очерк

КамАЗ КӨНДӘЛЕГЕ

ВАХТА

Кереш урынына
гәр сезнең үзегез турында язсак, ә?
Аның күзләрендә шаян очкыннар кабынды. — Минем турыда?.. Мин бит партия хезмәткәре. Ә безнең турыда гадәттә шулай язалар: «Ул зур речь белән чыкты» яки кыска гына итеп: «Чыгыш ясады», диләр... Шулай бит. Ә әдәби әсәрләрдә инде аның образы болайрак: гадәттә аңардан хатыны китә. Чөнки ул хатыннан үзе китә алмый. Яки райбашкарма председателе белән конфликтка керә... Күптән түгел генә минем янда бер әдип-кинематогра- фист булды һәм тезелеш җитәкчеләре белән минем арадагы «кискен» конфликтлар турында сорашты._ Конфликт булмавын белгәч, монда миңа эш юк, дип, «конфликт» эзләргә китеп барды...
Әйтик, районда беренче секретарь нәкъ үз урынында, икенче секретарь да акыллы егет, райбашкарма председателе белән дә алар дус яшиләр, ди... Шулай ук гаиләләрендә дә җил-давыл купмый, гадәти кешеләр кебек үз борчулары, үз мәшәкатьләре белән бергәләшеп балалар үстерәләр, ди... Мондыйларга әдәбиятта, театрда, кинода, телевидениедә урын булмаска тиеш түгелдер, мегаен... Мин сезгә, иң яхшысы, гади коммунистлар, төзүчеләр турында сөйлим... КамАЗның төп әйдәүче көчен беләсезме? Ул әйдәүче көч — яшьләр. Аларның биредә уртача яше — егерме өч!
— Ә сезгә ничә яшь?
— Утыз алты,— секретарь көлеп куйды,— мин инде алар өчен Беляев абзый- Бездә унөч мең коммунист. Комсомолецлар да шул чаклы. Әлбәттә, барысы турында да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Әмма кайберләре турында сөйләргә була.
һәм Рәис Беляев — партиянең Чаллы шәһәр комитетының беренче секретаре — төзелештәге партия оешмасы турында сөйләп бирде...
ТӨЗЕЛЕШ КӨНДӘЛЕГЕ
Июнь аенда Кама автомобиль заводы һәм шәһәр тезелешендә беренче ярты еллыкта иң зур темпка ирешелде. Капиталь салымнар үзләштерү заданиесе —120, тезу-монтаж эшләре планы —136,4, промышленность объектлары төзелешендә төзү- монтаж эшләре планы —152,6. торак, социаль һәм культура-көнкүреш объектларын салу планы 108.6 процентка үтәлде.
ОЧЕРКЛАР
Штаб
Кечерәк кенә бер бина. Флагшток. Анда байрак җилферди. Биредә — партия ♦ >һар комитеты, команда пункты, штаб.
Икенче катта, җыелышлар залында — йөз иллеләп кеше. Төзелеш командирлары ~ этком секретарьлары. Бер-берсен сәламлиләр, сөйләшәләр.
Иртәнге сигез. Рәис Беляев керә. Җиңнәрен сызганган. Күлмәгенең өске төймә- ычкындырган, галстук төенен бушаткан. ♦
' — Хәерле ирт»...
Беренче секретарь кулындагы папкасын өстәлгә җәеп сала, аннары залга күз X «ерә: барысы да урынындамы? а
— Тезелештәге хәлләр билгеле,— дип, ул акрын гына тавыш белән сүз баш- 5
й-—Газеталарда басылып чыкты. Барыгыз да укыгансыздыр... Яхшы. Агымдагы — ләргә күмик... Полковник Хаустов. Шәһәрдә атна эчендәге оператив хәл. Өч S нут. а
Милиция начальнигы вак хулиганлык фактларының кимүе турында сөйли. Ә зур- S кларының элек тә булганы юк. =
— Исерткеч эчемлекләр сатуны чикләүнең файдасы тияме?
— Тия. Урамда исереп йөрүчеләр күренми. Әмма гадәттән тыш вакыйга бар *1 шина белән Алабугага аракы алырга барганнар. Эчкәннәр дә авария ясаганнар ы
— Кайсы оешмадан? &
Полковник Хаустов оешманы әйтә.
— Оешма җитәкчесе бассын.
Урта яшьләрдәге берәү торып баса, дәшми.
— Йөзең кояшта янган. Кызарасыңмы, юкмы — күренми. Минемчә, уңайсызлавың кебек. Утыр. Бу мәсьәләне коллективта тикшерегез. Озакка сузмыйча. Килешеме?
Милиция начальнигына тагын бер сорау:
— Ә СКД ничек?
Мин инде КамАЗдагы кыскартылган сүзләргә күнектем. Мәсәлән, УАТ дигән сүз о, УМС (Управление автомобильного транспорта, управление механизации строи- сьстоа) һәм башка бик күп сүзләр.
Менә хәзер СКД. Ул сугышчан комсомол дружинасы дигән сүз икән. Ул Оларга — оператив комсомол отрядларына бүленә. Төзелештә җәмәгатьчелек либен саклау эшен нигездә комсомоллар үзләре башкара. Алты оператив ком- мол отряды 260 егет һәм кызны берләштерә. Алар милициягә зур ярдәм күрсәтә- кр. Шунысы кызыклы: хәзер Чаллы шәһәре халкы 1С0 меңгә җиткән, ә милиционер- ’р саны элеккечә үк калган. Әгәр андый-мондый хәл булса, милициягә түгел, СКД 'абына шалтыраталар икән...
Шәһәр комитеты секретаре соравына полковник болай дип җавап бирде.
— Комсомол дружинасы әйбәт эшли, Рәис Кыямоеич. Ярдәмнәре зур.
— Милиция начальнигына тагын сораулар бармы?
— Сораулар юк. Тәкъдим бар. Тәртип бозучылар турындагы белешмәне бар- ■к объектларга таратырга кирәк, җәмәгатьчелек аларны белеп торсын.
' — Искә алыгыз, иптәш полковник. Хәзер сәүдә мәсьәләсе. Урыннан гына сәй- ргә момкин.
Залдан тавыш:
— Сәүдә хезмәткәрләре әйтсен: нигә яшелчәләр аз? Эшчеләр чират торып нидер вакытларын әрәм итә...
Беляев кискен рәвештә таләп ите:
— Аңлатып бирегез!
Яшьрәк кенә берәү торып баса, ык-мык килеп нәрсәдер әйтә:
— Иптәшкәй, ике совхоз горкомга шалтыратты. Кыярлар саргая, диләр Салат, ган картая, диләр. Ә бездә чират. Без бит сезгә сәүдә эшен җайга салу эшен лшырдык.
— Мин бит әле Ьер <енә атна тшлим..
— Шуңа күрә дә әлеге җитди чара күрмибез сезгә карата. Горкомның а>ыл хуҗалыгы бүлеге белән элемтәгә керегез. Ә иртәгә иртән эшнең ничек торганың] хәбәр итәрсез. Берсекөнгә дә. Ә дүшәмбе көнне оперативканы сездән башлыйбыз.
Чираттагы мәсьәлә: кешеләр килү. Төзелеш начальнигының көнкүреш эшлвре буенча урынбасары эшкә урнаштыру, тулай торак белән тәэмин итүнең нормаль торышы турында әйтә.
— Ничек нормаль булсын,— дип сикереп тора милиция начальнигы.— Пропискасыз эшкә аласыз...
— Иптәшләр, партком секретарьлары,— дип дәвам итә сүзен Беляев.— Бу эшне дә үз контролегезгә алыгыз. Хәзер җәй көне. Эленке-салынкы йөрүчеләр күп. Ан- нан-моннан бер-ике атна эшли дә җайлырак эш эзләп китә. Безгә шәһәрне андый- лар белән чүпләргә ярамый.
Аерым объектларда эшләрнең торышы турында информацияләр, алдагы атнада эшләнәсе эшләр...
Шәһәр комитетында мондый оперативкалар атна саен һәр дүшәмбедә була, һем аңа килгәндә беркем дә чакырганны көтеп тормый. Ә шәһәр комитеты секретаре оперативка башланганчы, иртәнге сигезгә кадәр, инде төзелешне урап кайткан, шәһәр урамнарын күзәткән, кешеләр белән сөйләшергә өлгергән була...
Оперативкадан соң күп тә үтми, мин аны Чаллыда беренче җир асты юлы тезелешендә күрдем. Муса Җәлил бульварын Гидростроительләр урамы кисеп үткен урында тэзелә ул. Муса Җәлил бульвары — шәһәрнең төп транспорт магистрале. Биредән тәүлеккә егерме сигез мең машина үтә. Шул ук бульвар буенча трамвай юллары сузыла. Чаллы өчен трамвайлар Чехословакиядә ясала.
Әйе, мондагы зур транспорт төенен шәһәр төзелеше барышында ук хәл итәргв, тагын соңыннан кабат казырга туры килмәсен өчен барысын да алдан күреп эшләргә кирәк. Менә шуңа күрә дә шәһәр комитетының беренче секретаре биреда еш була
Муса Җәлил проспекты... Аның озынлыгы өч километр ярым. Киң проспектның һәр ике ягында бишәр-ундүртәр катлы торак йортлар, башкаладагы колач белән салынган кибетләр, культура-көнкүреш биналары.
Куп катлы кирпеч йортлар—хәзерге заманның барлык таләпләренә җавап бирерлек тулай тораклар. Түбәсенә электр утлары белән йөк машинасы сурәте ясалган бинага КамАЗның генераль дирекциясе урнашкан. Бульварның уң ягында — яшь нарат урманы. Бу урманны Чаллы янында төзеләчәк гидростанциягә нигез салганда мәктәп балалары һәм комсомоллар утырткан. Ә урман эчендә шифаханәләр комплексы һәм бала табу йорты. Мондый йортлар тагын кирәк булачак әле. Ник дисәгез, узган ел бер мең бала туган булса, 1972 елның яртысы эчендә биредә биш мең кеше дөньяга килгән! Димәк, елга ун мең дигән сүз...
Проспект бик матур булачак. Уң ягы биегрәк. Ә сул ягы Мәлә-әс елгасы яры- нарак төшеп тора. Шуңа күрә магистральләр — ике тигезлектә. Уртага агачлар утыртыла. Юкә агачлары, канәфер куаклары. Алар чәчәк атканда тирэ-якка хуш ислвр бөркелеп торачак. Беренче секретарь бульварны шундый итеп күз алдына кигерә .
— Кара ыз әле,— ди Рәис,— Һания Газизова артистлар алып кайткан. Барыйк әле, кемнәр икән?
Һания Газизова — шәһәр комитеты инструкторы. Ул культура эшләре белән ше- гыльләнә. 1971 елда «Новый мир» журналының беренче бригадасын да иң башлап I ул каршылаган иде. Ә хәзер Чаллыда Советлар Союзының илле еллыгына багышланган кинофестиваль бара. Артистлар шул уңай белән килгән.
Автобустан Иван Переверзев, Владимир Белокуров, Николай Гриценко, Людмила Хитяева. Римма Макарова, Любовь Румянцева, Земфира Цехилова төшә.
— Берничә минутка гына минем янга керүегезне үтенәм.
Рәис Беляев кабинетына Чаллы шәһәренең зур масштаблы картасы эленгән. Куе яшел фон эчендәге ак кубиклар булачак урамнарны, кварталларны күрсәтә. Каме, Мәләкәс елгалары, гидроэлектростанциянең сусаклагыч бассейны зәңгәр төскә буялган. Каршы як стенада — заводлар схемасы. Ике километр киңлектәге яшел полоса шәһәрне промышленность зонасыннан аерып тора.
— Сезнең барыгызны да кинофильмнардан беләбез, яратабыз.— ди Беляеа — Ә очрашулар бик сирәк. Килүегез өчен рәхмәт, эшегездә уңыш телим.
Һания Газизова Мәскәү артистларының кинотеатрларда, тулай торакларда төзүчеләр белән күп мәртәбә очрашуларын сөйләде Көннәр бик эссе иде Әмма артистлар һәр көнне берничәшәр урында очрашуларга катнашканнар, берсе дә ардым дип зарланмаган. *
Мәскәү белән турыдан-туры бәйләнеш өчен тезелгән Бегиш аэродромы нда (АН-24 самолеты Мәскәүгә 2 сәгать 15 минут оча) самолет кәткәндэ Николай Грч- < ценно сокланып болай сөйләде:
— КамАЗда без күргәннәр берни белән дә чагыштырырлык түгел. Монда чын ® геройлар эшли. Без, сугышны кичкән кешеләр, биредә эшләүче яшьләр арасында ф Покрышкиниарны,
Кожедубларны, Жуковларны күрәбез. Әйе, Жуковларны безнең кеннәрнең тыныч хезмәт армиясе командующийларын . Бу төзүчеләрнең характерларын тулырак итеп сәнгать образларында гәүдәләндерәсе иде._
ХАТ
Хөрмәтле Беляев иптәш!
Шәхси эш белән мөрәҗәгать итеп, сезнең вакытыгызны алуым өнен гафу ите гез. Мин яхшы аңлыйм: Сезнең КамАЗда гына да 35 мең ешәхси» эм бар. өстәвенә, тагын көн саен никадәр кеше килә, ничәмә-ничә кеше хат яза..
Әгәр минеи төзүчелек һөнәрем булса, хат язып Сезне борчымас идем, туп туры юлга чыгар идем, чөнки беләм: Сезнең төзелештә төзүчеләр бик кирәк. Әмма эш шунда: мин педагог. Университетны тәмамлаганнан бирле Ереван шәһәрендә рус теле һәм Әдәбияты укытам.
Сезгә төзүчеләр комсомол путевкасы белән килә бит Ә мин инде күптән комсомол яшеннән чыктым, егерме еллык зш стажым бар Эшем өчен комсомолның Әр- мәнстан Үзәк Комитеты, пиотиянең район комитеты. Әрмзнстан ССР Верховный Советы Президиумы Почет грамоталары белән бүләк пндес
Соңгы дүрт елда мәктәптә завуч булып эшлим.
Менә инде ике ел КамАЗ белән хыялланам. Сезнең бөек төзелештәге вакыйгалар турында газета-журналлардан укыйм, телевизион тапшыру шрны карыйм КамАЗда җиңел түгеллеген беләм. авырлыклардан курыкмыйм
Мин бәлки туп-туры юлга да чыккан булыр идем Ләкин сез бер < чарщикның берничә кын эш эзләвен юйлэдегез Аны СУ-1 дән д>. еАетомимҺ тройәдан да кире җибәрәләр. Ә ул бит сварщик!.. Ә укытучылар Чаллыга кирәкме' Минем укытасым бик килә.— көндезгедәме, кичкедәме, башлангычтамы — барыбер
Хөрмәт ie Рәис Кыямович!
Мин беләм, Сезнең меңнәрчә зур Һәм *вак* эшләрегез бар. укытучы хатын укыл утырырга вакытыгыз ди юктыр. Шулай да үтенеп сорыйм КамАЗга килергә мвм- кинме миңа — шул турыда хәбәр итсәгез иде Минем өчен иң мөһиме — эш! Әгәр хәзергә мәктәптә .ни юк икән, мин җәен төзелештә эшләргә дә риза. Яңа мәктәп биналары салынадыр бит. аларда эшләргә укытучылар кирәк булыр ( <га быелгы сентябрьдән үк). Мине чиратка куйсагыз иде
Түземсезлек белән җавап көтәм Чаллыга килергә мьмкинме чиңа?
ҖАВАП
Сезнең хатыгыз каралды. Шәһәр халык мәгарифе бүлеге эшкә урнашу мөмкинлеге булачагын хәбәр итә.
J972 елның I июленә килеп җитүегезне сорыйсы'
Чаллы шәһор мәтариф бүлеге.
— Мондый хатлар күп киләме?
— Әлбәттә, күл, хәтта бик куп-
iK У» М
ФЕОДОСИИ ВИДРАШКУ
Партиянең шәһәр комитеты оештыру бүлеге инструкторы Мөнәвәрә Хөснетди- нова килгән хатлар белән эш итә. Комсомол яшеннән дә чыкмаган әле үзе. Шулай да КПСС члены. Кешеләр белән эшләргә мәктәптә үк өйрәнгән. Аннан — комсомол, завод...
Мөнәвәрәнең күзләре ягымлы. Тавышы — самими, йөрәккә ятышлы.
— Безгә меңнәрчә хат килә. Төзелеш кешеләрне магнит кебек үзенә тарта. Алар, беренче чиратта, безгә, партия органына, мөрәҗәгать итәләр. Кеше партиягә мөрәҗәгать итә икән, аңа, димәк зур игътибар белән җавап бирергә кирәк. Безнең эштә иң начары — сүз бирү белән чикләнү, һәрберсенә хәлне аңлатырга, дөресен әйтергә кирәк...
Көнлек почтаны иң элек беренче секретарь карап чыга.
— Миңа хатлар күп нәрсәне күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә,—ди ул.— Әгәр теге-яки бу оешмадан хатлар күбәя икән, димәк, анда эшләр шәптән түгел. Бик тиз чара күрергә кирәк. Бездә аноним хат язучылар юк диярлек.
Күбәүләр шәһәр комитетына бернинди язусыз, болай сөйләшү, киңәш-табыш өчен киләләр. Алар да иң элек Хөснетдинова янына керәләр. Теге яки бу оешманың җитәкчесе, месткомы, парткомы хәл итә алмаслык мәсьәлә булганда гына ул Беляев янына барырга киңәш бирә.
Кабул итү
Сишәмбе. Бүген Татарстан АССР Верховный Советы депутаты Рәис Беляевнең гражданнарны кабул итү көне. Мин дә аның эш бүлмәсендә утырам.
Шунда ук — шәһәр комитеты хезмәткәрләре: партия комиссиясе председателе, промышленность-транспорт бүлеге мөдире, төзелеш һәм шәһәр хуҗалыгы мөдире урынбасары һәм Мөнәвәрә Хөснетдинова.
Бала күтәргән яшь кенә бер ханым керә. Әйбәт киенгән, чәч толымнарын биек итеп баш түбәсенә өеп куйган, аякларында модалы туфли. Баласы белән тулай торакта яши икән. Әмма баланы карарга кеше юк. Әнисе килергә риза, бүлмәдәш кызлар да моңа каршы түгел, һәрберсе аңа урын бушатып, башка бүлмәгә күчәргә әзер. Әмма...
— Василевский белән сөйләштегезме? — дип сорый Беляев.
— Ул бик кырыс кеше...
— Ә сез? — дип, горком секретаре сораулы карашын Мөнәвәрәгә төби.
— Мин аның урынбасары белән сөйләштем. Ярдәм итә алмый.
Беляев телефон трубкасына үрелә.
— Иптәш Василевский!.. Күптән күрешкәнебез юк... Эшләр әйбәтме? Тыңла әле: менә минем янда ике хатын-кыз утыра. Берсенә егерме яшь, икенчесенә... өч ай... Тулай торакта өченче хатын-кыз өчен — беренче хатын-кызның анасы, икенчесенең әбисе өчен урын кирәк... Кыен икәнен аңлыйм... Менә шундый хәл килеп чыккан... Бәлки вагоннардан карарсың...— Секретарь трубканы читкәрәк алып, анадан сорый,— Василевский ярты вагон бирә. Канәгатьме? Әйбәт, алайса. Әниегезне алып * килегез дә хәзергә шунда яшәгез.
Димәк, төзелештә тагын бер кеше артачак. Чөнки яшь ана компрессор машинисты икән...
Ишек ачыла. Зифа буйлы, чибәр ханым.
— Утырыгыз.
— Рәхмәт.
— Ни йомыш?
Ханым уңайсызлана — таныш түгел кешеләр, гадәти булмаган урын.
— Ни йомыш?
— Торак мәсьәләсе..
— Эшлисезме?
— Сварщик. Әлегә эшләмим. Яшь бала белән.
— Бер баламы?
— Кечкенәсе бер, ә гомумән өчәү Кечкенә вагонда торабыз Бик тыгыз - Мәктәп бик ерак... Икесе мәктәпкә йөри.
— Ә ирегез?
— Ул «Сантехмонтажлда эшли. Үзе беркая да йөрми, ояла- Чиратыгыз еракмы?
— Ипле тугызынчы... Чиратка язганда кечкенәсе юк иде шул әле——Ханым ф кинәт җанланып китә, елмаеп һәм шул ук вакытта горурланып сүзен дәяам итә.
— Кайберәүләр әрли, нигә сезгә кечкенә? — диләр. Бәлки мин әле тагын та- * бармый Алариың ни эше бар?..
Рәис Беляев беравык уйга кала. Аның үз әнисе унбер бала табып үстергән. Унбер! Барысы да исәи, таза. Күбесе югары белемле.
— Әйе шул, аларның ни эше бар,— һәм бүлмәдәгеләргә борыла,— Бала үстерү дә партия эше... Ә сезгә шуны әйтәм- ярдәм итәргә тырышырмын. Чиратта торучылар белән сөйләшергә кирәк, аңларлар..
' Илле яшьләр тирәсендәге, чал чәчле ир кеше керә Идарә начальнигы урынбасары булган. Начальник белән никтер «борчагы пешмәгән». Начальник аннан котылу өчен ансат юл тапкан — штат кыскарту
— Ә башка эш тәкъдим итмәдеме?
— Юк.
— Ничек инде ул алай?
— Үзең эзлә, ди.
— Закон бар бит: штаттан кыскартылган кеше эшкә урнаштырылырга тиеш. Бу җитәкченең бурычы.— Шәһәр комитеты секретаре кызып китмәскә тырыша. Әмма бу очракта кызып китсә дә табигый иде кебек— Хәзер сезнең начальникка шалтыратмыйм. Иптәшләр аны чакырырлар,
аңлатырлар. Бу эш оештыру бүлегенә тапшырыла.
Коммунистлар партиясенең уннарча ел дәвамында камилләштерелгән үзара мегамәлә, дисциплина турында язылган һәм язылмаган нормалары бәр Әмма партия хезмәткәрләренә еш кына партия уставында да, партия карарларында һәм инструкцияләрендә язылмаган, исәпкә алынмаган хәлләр белән очрашырга туры килә.
Мәсәлән, Чаллыда зур оешмаларның берсендә партия сафына алу буенча җыелыш үткәрелә. Партиягә производство алдынгыларын, яшь эшчеләр, белгечләрне кабул итәләр. Башта барысы да алдан уйлаганча, үз җае белән бара Менә чират тагы иптәш турында фикер алышу башлана. Бу иптәш кандидатлык стажы чорында шактый активлык күрсәткән, җыелышларда кискен чыгышлар ясаган, хәтта газетага тәнкыйть мәкаләсе дә язган. Әмма кайбер фактларны бозып күрсәткән икән, җыелышка катнашкан партия членнарының берсе бу вакыйганы казып чыгара, бәхәс башланып китә. Егет җыелышта үзен кыю тота һәм эшнең ничек булганлыгын ачык- тан-ачык сөйләп бирә Ул газета хәбәрчесенә фактларны әйткән, ә хәбәрче аларны ашык-пошык блокнотына теркәп барган. Соңыннан, егеттән ризалык та сорап тор- мастан, аның исеме белән газетада хәбәр бастырып чыгарган. Газета басылып чыккач, инде төзәтмә кертү момкин булмаган. Шул газета аркасында егеткә иптәшләренең мөнәсәбәте үзгәргән: имеш, ул ялган фактларны язган Менә хәзер моңа партия оешмасы тиешле боя бирергә тиеш Партия оешмасы секретаре ашыга, алгы бүлмәдә кешеләр көтә, көн тәртибендә тагын әллә никадәр караласы мәсьәлә бар. Берәүләр егетне партиягә алу ягында, икенчеләре каршы. Егет үз фикерен туп-туры әйтә, кимчелекләргә күз йоммый, һәр эшне ахырына кадәр башкарып чыгарга ом-тыла— болар чын коммунистка хас сыйфатлар. Ә секретарь үзе дә каршылар ягында, «Тагын кемгә суз бирик?» —дип сорый «Тавышка куярга кирәк»,—диләр залдан, һәм тавышка куялар.
Күлчелек егетне партиягә алу ягында Бары тик дүртәү генә (шулар арасында секретарь үзе) каршы кул күгәрә.
Партия членлыгына яки кандидатлыкка кабул ителгән һәр кешене гадәт буенча секретарь кул биреп тәбрикләргә тиеш. Бик табигый’ бу очракта да секретарь, президиум председателе, урыныннан торып. «Партия членлыгына кабул ителүең Белән чын күңелдән котлыйм»,—дип, егетнең кулын кыса. Ә шул ук кулын ул ике минут элек егеткә каршы күтәргән.
ФЕОДОСИИ ЬИДРАШКУ
Мин бу вакыйга турында шуңа яздым1 партия эшендә бернинди инструкциям язылмаган нечкәлекләр мөһим роль уйный. Менә, әйтик, бу очракта бернинди ялгы> шу юк. Әлбәттә, һәр партия члены кебек үк, секретарь да каршы яки уңай тавыш бирергә хаклы Устав бозылмаган. Әмма күпләр өчен күңелсез хәл килеп чыккай. «Ничектер сәер килеп чыкты,— диде миңа ул егет.— Секретарь миңа каршы тавыш бирде, үзе аннары тәбрик итте. Ул кайсында хаклы иде соң: миңа каршы тавыш биргәндәме, әллә тәбрик иткәндәме? Мин бу турыда уйланмыйча булдыра алмыйм, дөрес бит».
Минемчә секретарь да ул кичне тыныч кына өенә кайтып китмәгәндер..
Сүз читкәрәк китте бугай, шәһәр комитеты секретареның эш бүлмәсенә кайтыйк.
..Менә ишектә—Саша Клюев. Мин аны кичә КамАЗдагы иң яхшы бригадирлар советында, төзелеш начальнигы Николай Максимович Иванцов янында күргән идем. Ул Беляевкә күптәнге танышына мөрәҗәгать иткәндәй:
— Исәнмесез, Рәис Кыямович,— ди.
— Сәлам, Саша. Нигә сөмсерең коелган?
— Күңелсезлек килеп чыкты әле, Рәис Кыямович.
— Сөйлә.
Кичә ул Иаанцовка һәм иптәшләренә тәүлеккә йөз мең кирпеч салуы турында сөйләгән иде Ә бүген ниндидер күңелсезлек турында әйтә.
Эш шунда икән: КамАЗ төзелешендә эшләүчеләр буш вакытларында үзләре өчен йорт салалар Шундый йортларның берсе инде әзер. Шулай да күчәргә рөхсәт итмиләр. Бәлки, сәбәбе җитдидер, Саша ул турыда белми, әмма ордер алган эшчеләр тавыш куптара, рөхсәтсез-нисез күчмәкчеләр.
— Син нәрсә, Саша? Ничек инде ул рөхсәтсез-нисез? Башбаштаклык бит бу!
— Мин берни эшли алмыйм, Рәис Кыямович.. Шуңа күрә киңәшкә дип сезгә килдем.
— Үзең дә шуннан квартира аласыңмы?
— Әйе.
— Менә нәрсә, Саша. Син бригадир һәм төзелештә абруең да зур Башбаштаклыкка юл куярга ярамый...
— Ә сез сәбәбен белсәгез иде.
— Белербез. Син юкка гына килмәгәнсеңдер инде. Ә башбаштаклыкны туктат. Кешеләр белән сөйләш. Алар бит бульдозер түгел, аңларлар.
Секретарь шундук селектор кнопкасына баса.
— Горисполком?
— Әйе, Рәис Кыямович.
— Эшчеләр үзләре салган йорт ни хәлдә?
— Санэпидстанция күченергә рөхсәт итми. Коммуникацияләр төгәлләнеп бетмәгән.
— Ә кемдә гаеп?
— Тикшерербез, Рәис Кыямович. . Аннары исемлек тә каралмаган. Өлгереп булмый Торак йортлар күп өлгерә...
— Өлгермисезме? Кешеләр тәүлеккә йөз мең кирпеч салырга өлгерә, ө сез исемлек карарга өлгермисез. Беләсеңме бер кирпечнең авырлыгын? Белмисеңме? Өч ярым килограмм Исемлек Шул йорт янына бәр да эш нидән тора — бел. Аннары миңа хәбәр итәрсең...
Ә Сашага:
— Ишеттеңме? Мин хәзер горисполком председателе урынбасары белән сөйләштем. Ул хәзер председатель урынына калган. Дүшәмбе көнне мине эзләп тап, өйдәнме, моннанмы — теләсәң кайдан. Шәһәр комитеты коммуникация очен җаваплы кешеләр белән шөгыльләнер... Эшләрләр. Ә мәктәп өчен сезгә рәхмәт/. Апарга да белдер. Кара аны: тәртип булсын!
Ул көнне Рәис Беляев шәхси эшләре белен килгән утыз кешене кабул итте
— Мин ялгышаммы? дип сорыйсыз... Кем ялгышмый икән? Кайчагында берәр карар кабул итәсең, аннан уйланасың — дөресме, ялгышмы? Төрле чак була. Менв, мәсәлән, шундый очрак Узган ел, уку елы башланыр алдыннан, шул нәрсәне белеп алдык: бер төзү оешмасы җитәкчесенең: «Мәктәп уку елы башлануга әзер булыр»,—
дигән вәгъдәсе коры сүз булып чыкты. Тезелеш мәйданына барып иаоа-зи идем— эштә бернинди киеренкелек юк. Теге иптәшне шәһәр комитеты бюросына чакырдык. Күп сәйләшмәдек: әгәр 1 сентябрьгә мәктәпне әлгертмисең икән. партбилетыңны естәлгә чыгарып саласың. Ул эшнең тәмамлануы турында 28 азгунта рапорт китерде, Без мәсьәләне бик кискен куйдык. Мин кабот-кабат бу утырыш турында уйланам. Ченки партиядән чыгару белән куркытып эшләтү — дәрес метод түгел. Әмма ♦ ни эшлисең — эш шартлары гадәттәгечә түгел шул... -
I а Сентябрьдә төзү эшләре *
Миллион — гадәти сумма Сентябрь аенда теэү-моитаж эшләре эчен һәр тәүлектә бер миллион 100 мең, бер миллион 300 мең сум акча тотылды. Тезелеш эшләренә 33 миллион 155 мең сум акча тоту планы арттырып үтәлде.
КамАЗны бөтен ил төзи
— Мондый темплар белән эшләү кыен түгелмә? — дисез. Мин ханжа түгел, туп- туры әйтем: кыен. Әмма үз намусың алдында оятка каласы килми. Безнең тезелешкә нинди зур игътибар! Безгә СССР Министрлар Советы Председателе А. Н Косыгин, Политбюро члены, КПСС Үзәк Комитеты секретаре А. П Кириленко килде, СССР Министрлар Советы Председателе урынбасарлары КПСС Үзәк Комитетының җаваплы хезмәткәрләре килеп тора Без һәр кемне КПСС Үэвх Комитетының, хәкү- мәтебезнең кайгыртучаилыгын, ярдәмен даими сизеп торабыз Шулай ук тезелешкә Татарстан республикасы органнары да зур практик ярдәм күрсәтелер. КПСС әлкә комитеты секретарьлары Ф. Ә Табеев М. Т. Троицкий күбрәк вакытларын, мәгаен. бездә үткәрә торганнардыр Аларның хәтта Чаллыда даими >ш бүлмәләре бар. КамАЗ тезелеше — бетен илебез күз алдында. Шулай булгач бетем кечне биреп эшләмәскә момкинме? Менә карагыз, илебезнең барлык почмакларында КамАЗ эчен тырышалар.
Рәис Беляев газета материаллары тулган папканы ача. Кыска гына хәбәрләр. Менә аларның кайберләре.
КАМАДАГЫ ГИГАНТ ӨЧЕН
СССР Госстроеның һзм Автомобиль промышленносте министрлыгының проект оешмалары коллективы автозавод комплексын ходки җибгрү проектларын вакытыннан злек тулысынча зшлэп тапшырырга йвклзмя алды.
Воронеж шяһярендзи авыр механик пресслар заводы һзм Горький исемендәге Киев автомат станоклар зач-х)ы КамАЗ пчен картерлар ч ауга хезмлт ит» торган куятле махсус пресс лир. картер капкачлары һ»м арткы күпер импортларым ячен» алган автоматик линияне вакытыннан злек проект ли штыруны һзм 1973 елда иводка тапшыруны күз алдында тота. 1974 елда, билгелянглнгз караганда ике-оч ай а зле- рлк заводка югары җитештерү чанлекле 50 механик пресс һям 91 ярымавтомат стамж зшляп тапшырылачак.
Узел машина заводы коллективы срогыннан злек Ю нан V тоннага кадар й-к күтяря торган краннарны проектлаштырырги. ясареи һ»н заводка тапшырырга йок- лям» алды.
Мяскяү беришмне. Ярославль еАвг ^ижп» бгрл’шм» '
еАвтогаз» берлгшм < <• w Ммнсж автомобиль заводы коллективлары ввтамодмзылең моһим детальллрен фОТШМЯ ММ *• зшлзртерг» Лвклвм» ал
дылар Аларда Кама заводы мчвн 7500 квалификацияле яшче һ»м инженер-техник хезмяткзр езерлякзчяк.
ФЕОДОСИЯ ВИДРАШКУ
ГЕНПЛАН ХУПЛАНДЫ
СССР Министрлар Советы янындагы гражданлык төзелеше һәм архитектура буенча Дәүләт Комитеты. РСФСР Госстрое. КПССның Татарстан өлкә комитеты Һәй ТАССР Министрлар Советының берләштерелгән утырышы булды. Анда Чаллы шәһәрен тезүнең генераль планы хупланды һәм раслату өчен РСФСР Министрлар Советына тапшырырга дигән карар кабул ителде.
Проектның баш архитекторы ЦНИИЭП директоры Б. Р. Рубаненко.
ТОЛЬЯТТИДА ЯҢА ЗАВОД
Идел автомобиль гиганты белән рәттән тагын бер зур завод күтәрелә. Ул күршесенә һәм Кама автогигантына ел саен йөз меңнәрчә генераторлар, стартерлар эшләп чыгарачак. Идел автозаводы, *Промстройпроектэның Тольятти бүлеге. *Элек- тропроект»ның Куйбышев бүлеге коллективлары һәм илебезнең башка институтлары күптән түгел яңа предприятие өчен техник проектларны әзерләп бетерделәр.
. .Газеталардан кисеп алынган мондый хәбәрләр бик күп. Мәскәү, Ленинград, Киев. Тбилиси. Иркутск, Чиләбе. Ереван, Баку, Кишинев, Днепропетровск... Хәер, аларның барысын да санап чыга башласаң... «Камгэсэнергострой» парткомы секретаре Назиров Чаллы белән бәйләнешле урыннарны картада билгеләргә тырышып караган Шул нәрсә ачыкланган: илебездә бу шәһәр белән бәйләнешкә кермәгән бер генә урын да юк икән!..
Яңарак документлар
Әлбәттә, болар вакыт үтүдән саргаер һәм килер бер заман, бәя биргесез архив материаллары булып әверелер. Арзанлы контор папкаларына пөхтә итеп тегелгән бу кәгазьләр әлегә яңа. Алар КамАЗ төзелешенең беренче адымнарын сөйли. Белешмә Чаллы партия оешмасының составы турында ЕЛ Шәһәр Авыл 1969 3409 1591 1970 4965 1614 1971 8077 1590 1972 Елның 1 яртысы 9704 1571
КПССның Чаллы шәһәр комитеты шәһәрдәге партия оешмаларын гына түгел, райондагы барлык комитетларны да берләштерә.
Югарыда китерелгән таблице турында уйланыйк. Чаллы шәһәре коммунистлары (3409 кеше) ике ел ярым эчендә яңа килгән 6295 коммунистны учетка алалар, оешмаларга туплыйлар һәм актив партия эшенә кушалар һәм алар белән бергәләп җитмеш мең төзүчене яңа үрләр яуларга әйдиләр. Әлбәттә, бу эштә авыл коммунистлары да ярдәмгә килә. Алар торак һәм туклану мәсьәләләрендә булышалар.
Документлар Чаллы коммунистларының зур оештыру эшләре, бик күп йокысыз төннәре турында сөйли.
Мин 1971 елда КамАЗ төзү эшенә үз өлешләрен кертергә теләүчеләрнең ничек килеп урнашуларын күрдем. Тулай торакларда урын юк иде. Шәһәрдәге сигез мең семьяның һәрберсе берәр, икешәр, кайберләре өчәр кешене квартирага кертте, ө меңнәрчә кеше авылларга урнашкан иде. Төзелешнең иң кыен елы иде бу. Җәй
буе диярлек, шулай ук көзен дә милекләп яңгыр койды Коммунистлар тезелешкә килүчеләрнең барысын да торак белән тәэмин итеп бетермичә тынычланмадылар. Яңа килүчеләрне 50—60 километр ераклыктагы авылларга да илтергә туры килә иде. Кешеләрне торак белән тәэмин итү — партиянең иң мөһим бурычы иде
Электәге бишьеллыкларның удар төзелешләрендә чыныккан тәҗрибәле тезүчеләр, партия җитәкчеләре килде, яңа гына мәктәп тәмамлаган егетләр, кызлар кил- ф де. «Автозаводстрой» төзелеш идарәсенең хәзерге начальнигы Владислав Алексам- дрович Фоменко элек Братскида промышленность комплексы белән идарә иткәи. н КамГЭСның баш инженеры Владимир Александрович Альфиш Балаков ГЭСы төзе- < лешендә эшләгән, «Автозаводстройк парткомы секретаре Владимир Петрович Кирю- ~ хии — тәҗрибәле партия хезмәткәре, Астрахань шәһәреннән ♦
Бер мең ике йөздән артык кеше партиянең шәһәр номенклатурасында тора. х Аларны эшкә шәһәр комитеты бюросы беркетә. Күптән түгел уздырылган шәһәр х комитеты пленумында Рәис Беляев Чаллыда 127 партия оешмасы. 260 цех комитеты, S 400 партия группасы булуын сөйләде. Алар КамАЗ төзүчеләре коллективының һәм автозавод эшчеләренең төп әйдәүче көче.
Коммунистларның мондый эшчәилеге һәм коллективның шундый темплар белән X үсеше илебез төзелеш практикасында гел очрамый Биредә шундый хәл буяган “ Советларның җирле органнарына сайлаулар вакытында Республика сайлау комиссия- z сеннән Чаллы шәһәр Советына шалтыраталар: узган сайлауларга караганда бу сай- = лауга катнашучыларның 30 меңгә якын үсеше дөресме, әллә берәрсе ялгышканмы! о Моны раслап җавап биргәч тә ышанмыйлар, шәһәр комитетына да шалтыраталар, Ч Аннан гына ышанырга мәҗбүр булалар.
Тезүчеләрнең шундый зур коллективын туплау, әлбәттә, бик катлаулы эш Ә аны $ ныгыту, киләчәк үсешен кайгырту һәм тәрбияләү — тагын да катлаулырак
Партия комитеты төзелеш башында ук шундый карар кабул итә: «Хезмәт ияләрен 8 И. Ленин васыятьләре рухында, коммунизм идеяләренә бирелгәнлек, хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт рухында тәрбияле,'. буржуаз карашлар һәм гореф- гадәтләрдән тулысынча арыну өчен көрәш — барлык коммунистларның, җитәкчеләрнең, инженер-техник хезмәткәрләрнең беренче бурычы Коллективның мораль- политик хәле өчен җаваплылык производство плаииарыи үтәү белей бер үк дәрәҗәдә бәяләнә».
Миңа завод һәм шәһәр проектларын йөзгә якын институт эшләееи әйттеләр. Шуңа карамастан, барлык мәсьәләләр оператив, хәзерге эаман фен һәм техникасына ярашлы итеп хәл ителә. Нинди генә кыенлыклар булмасын, эааод билгеләнгән вакытка төзелеп бетәчәк, машиналар эшләп чыгарылачак Партия оешмасы алдында заводны төзү һәм ходка җибәрү бурычы гына түгел, кешеләрне тәрбияләү бурычы да тора. Завод төзелеп беткәч, төзүчеләрнең бер әлоше башка тезелешләргә китер. Әмма Чаллыда эшләгән вакытларында аларда, яңа җөмгыят» тезүче буларак, үзгәреш яхшы яккамы, начар яккамы —моның өчен партия оешмасы җаваплы.
Әле архив шүрлекләренә салынырга өлгермәгән документлар әнә шулар турында сейли,
Авырлык үзәге
Автозаводның генеральный директоры — Лев Борисович Васильев. СССР Автомобиль промышленносте министры урынбасары. Элегрәк ул Мәскеү кече метражлы автомобильләр заводы директоры булган.
Автозаводның генеральный дирекциясе һәм парткомы хәзер нинди вшлер белән шөгыльләнә!
Лев Борисович белән партком секретаре, экономик фәннәр кандидаты Аркадий Андреевич Родыгиннан мин шул турыда сораштым
Биредәге партком әле яшь. аның оештырылуына бер елдан аз гына артык. Шулай да ул ике меңләп коммунистны берләштерә Ә анда мазер унике меңнәч артык кеше эшли. Бу, Родыгин әйткәнчә, 1974 елда бөреичө автомобиль зшләп чыгарачак һәм
илебез халык хуҗалыгы өчен йок машиналары эшләп чыгаруны юлга салачак завод ның өзлексез эшләвен, машиналарның дөнья стандартлары дәрәҗәсендә булуьп тәэмин итәчәк коллективның үзәге.
Шулай итеп, хәзер дирекция һәм парткомның төп бурычы — барлык техник доку ментацияләрне булдыру, аларны бетон һәм металл корылмага әверелдерү эшенә төзелеш барышына контрольлек итү, кадрлар әзерләү, җиһазларны уз вакытында ки теруне тәэмин итү.
Биредә 35 мең ярым технологик җиһаз, йөзләрчә автомат линияләр монтажланырга тиеш. 1974 елның башында ук инде заводта меңләгән квалификацияле эшч< эшләячәк... Ә боларның барысын бүген әзерләргә кирәк.
— КамАЗ төзүчеләрнең үзләрен заводта эшләргә калдыру проблемасы ничек тора?
— Бу мәсьәлә эшчеләрнең һөнәренә, сәләтенә бәйле. Чөнки һәр төзүче машин{ ясаучы була алмый бит.
— Күп кенә төзүчеләр биредә калырга, автомобиль ясау һөнәрен өйрәнерга телиләр.
— Без моны истә тотабыз . Заводта эшләргә калырга теләүче һәр кешегә картотека ачтык. Гариза биргәннәрнең һәркайсы исәпкә алына.
— Ә төзүчеләрне автомобиль ясау өчен кирәкле һөнәрләргә өйрәтү эше алып барыламы?
— Безнең шәһәр шартларында мондый һөнәрләргә өйрәтү кыен эш Моның өчен база кирәк — завод, һөнәргә өйрәтү илебезнең автозаводларында алып барылырга тиеш. Әлбәттә, вакыты килеп җитәр — завод каршында үз уку йортларыбыз булыр... Эшче көчләренең тел базасы Чаллы һәм тирә-яктагы район, шәһәр урта мәктәпләре булачак. Парткомда хәзердән үк урта мәктәпнең югары классында укучыларны автомобиль төзү нигезләре белән таныштыру проблемасы каралды.
Аркадий Андреевич кадрлар әзерләү, аларда төзелә торган завод өчен кирәкле сыйфатлар тәрбияләү турындагы фикерләре белән уртаклаша.
— Без беренче чиратта, коммунист эшчеләрне кабул итәргә тырышабыз,— ди ул.— Шундый зур коллектив формалашканда, эшчеләрнең еш алмашып торуы бик зур зыян кигерә. Без хәзер коллективның үзәген булдырабыз һәм аның саф, таз? булуы өчен тырышабыз Инженер-техник хезмәткәрләр белемле булсын: аларның кырык проценты партия члены яки кандидаты. Коммунистларның алтмыш проценты югары белемле.
Әле күптән түгел генә генеральный дирекция парткомы, «Камгэсэнергострой» парткомы белән берлектә, ремонт-инструменталь заводының төп объектын тезүче коммунистларның җыелышын үткәрде.
Төрле комитетларга караган унике партия оешмасы коммунистлары заводны тиешле вакытында ходка җибәрү чаралары турында хуҗаларча бергәләшеп киңәштеләр. Бернинди тар, ведомствочыл караш булмады. Заказ бирүчеләр һәм төзүчеләр арасында мондый дусларча мөнәсәбәт бик еш булып тормый.
Миңа тагын шундый очракны сөйләделәр. Хөкүмәт карары нигезендә төзелешкә җибәрелгән эшчеләр һәм белгечләр үзләренең электәге эш хакының яртысы күләмендә өстәмә акча яки ярты ел дәвамында, һөнәр үзләштергәнче, тариф ставкасы алырга тиешләр. Ә күпләр моңардан баш тарта. «Безгә эш фронты бирегез, без пенсионерлар түгел, акчаны эшләп тә ала алабыз, өстәмә түләү безгә кирәкми».— диләр.
Шулай итеп, төзүчеләр коллективын коммунистлар заводның чын хуҗасы булырга әзерлиләр.
Евгений Никанорович сөйли
Камя ячтомобиль заводы төзелеше начальнигының беренче урынбасары Евгений Никанорович оатенчукны анда белмәгән кеше юк. Шоферлап да участок начальниклары да, тулай тораклардагы тәрбиячеләр дә яхшы белә аны.
— Батенчук белен де сөйләшегез еле,— дип киңәш итто миңа Рәис Беляев.
Мин аны беренче мәртәбә 1971 елның язында күргән идем. Селектор буенча диспетчерлар аңа:
— Евгений Никанорович, теплоход белән мең дә ике йөз студент килә,— дип хәбәр иттеләр-—Разнарядка элеккечә каламы?
— Барлык студентлар палаткалар әзер бул анчы теплоходта кала. Эшкә ма- .
шиналар илтер. Алты йөзе — төзелеш индустриясе базасына, алты йөзе — юллар салырга. <
— Евгений Никанорович, Мәскәүдән кирпеч тәягән транспорт килде. Биш йез мең *5
данә. а
— Главмостстройга хәбәр итегез...
— Евгений Никанорович, Казаннан җитмеш повар килеп төште-.
Шулай әзлексез дәвам итә.
Иртәнге сәгатьләрдә Евгений Никанорович рапортлар кабул итә, боерыклар бирә, үзенә буйсынган подразделение башлыклары белән әңгәмәләр уздыра, калган вакытын төзелеш мәйданында үткәрә.
Икенче мәртәбә мин аның белән В. И. Ленинның тууына бегышлачгаи тантаналы кичәдән соң очраштым. Кайсыдыр СМУ начальнигы аңардаы үзенә бирелгән йөз эшчене урнаштыруда киңәш сорый иде.
— Син эшчеләрне үзең сорадың бит.
— Үзем сорадым.
— Ә нигә башта ук аларны урнаштыру ягын уйламадың?
— Белмәдем...
— Үзең хәл ит... Ә булдыра алмыйсың икән, иртән минем янга килерсең.
Сугыштан соң ук Сочи янындагы Красная Поляна гидростанциясен төзеген Иркутск ГЭСын төзүгә катнашкан кеше белән сөйләшергә күптән кызыгып й«ри идем. Ул Якутиядә Вилюй елгасында мәңгелек туң җирдә гидростанция тезү белән җитәкчелек иткән. Аның эшләгән урыннарын санап үтү белән генә дә күз алдына бернинди кыенлыклар алдында югалып калмаучы батыр кеше килеп баса
Без Евгений Никанорович белән «Камгэсэиергострой» идарәсе бинасының әчемме катында — аның эш бүлмәсендә сөйләштек Бу сөйләшүне мин магнитофонга язып бардым.
Батенчук менә нәрсәләр сөйләде.
— Мин өло Иркутскида эшли идем,— диде ул,— мине Иван Трофимович Новиков чакырыл алды. Хөкүмәт карар чыгарган — Вилюй елгасында ГЭС төзергә кирәк. Семьям Иркутскидан китәргә риза булырмы икән — мин шул турыда уйланам Риза булмеса, димәк, мин анда үзем генә яшәргә тиеш булам Өйгә кайттым. Бәхетем — хатын да, балалар да китәргә риза булдылар Алай гына да түгел, олы кызым гел ашыктыра: «Гел бер урында күпме яшәргә мөмкин? — ди.— Биш ел узды, җиде ел узды, менә инде ун ел була — боз һаман Иркутскида яшибез. Урын алыштырырга әллә кайчан кирәк иде инде».
Алты айдан соң гына хатын әйберләрне җыештырды һәм балалар белән Мухтуйга килде. Бер елдан соң Мирный шәһәре булачак урынга килдек Палаткалар гына и дә әле. Ленинград комсомоллары булачак урамнарны планлаштырдылар. Беренче урам — Ленинград проспекты. Хәзер анда чыннан да Ленинград проспекты Ә ул во- кытта палаткалар гына иде Мәскәү комсомоллары үз урамиарыи Мәскәү проспекты дип атадылар. Хозер дә ул шулай атала Аннары — Ленин урамы, комсомол урамы. Мирный шәһәре шулай тозолде.
Вилюй ГЭСын төзү бик авыр шартларда барды. Андагы кыенлыкларны минем боркайда да күргәнем юк. Төзелеш кирәк-яракларын ерактан, зур шәһәрләрдән китерергә кирәк иде. Ә тирә-якта гол тайга, юллар юк. Йөкләр башта Мухтуига китерелә. Елгалар, сазлыклар туңгач, Мирный шәһәреннән төньякка «аба, Лаптевлар диңгезе ягына 900 километр баргач кына тезелеш урынына килеп җитәсең Юл бары тик кыш иене генә Барысын дә юлга чыккайда елдам әзерләр, э оры Берәр нәрсәне оныттыңмы — бер ел көтәргә мәҗбүрссң.
Мәңгелек туң җирдә дөньяда беренче электростанцияне без җиде еп салдык.
500 кеше орден-модальләр богем бүләкләнде...
ФЕОДОСИИ ВИДРАШКУ
Ә КамАЗда мин инде икенче ел эшлим. Бу гаять зур тезелеш. Күз алдына китерүе да кыен. Тезелешне өйрәнү, аны тулысынча үзләштерү ечен миңа, мәсәлән, алты ай вакыт кирәк булды. Бу тезелеш — кешеләре буенча да, эш төрләре буенча да. техника буенча да гаять катлаулы. Тәүлектә эшләнәсе эшләрне сменаларны, бер сәгатьтә эшләнәсе эшләрне оештыру — берсе дә гадәттәгечә түгел.
Зур коллективларның һәрберсе бригададан башлана. Эшлекле бригадирлар, бердәм бригадалар булдыру — бу зур эш. Аларның эшенә дөрес юнәлеш бир,—һичшиксез уңышка ирешәсең. Бригадалар — армиядәге взводлар белән бер.
Кешеләр яңгыр астында да, салкында да эшгән зарланмыйлар. Киң профильле эшчеләр торган саен күбәя — алар — сварщик та, бетон коючы да. Без андыйлариы хуплыйбыз, безгә андыйлар күбрәк кирәк. Тәҗрибәле механизаторлар да күп бездә. Монда техниканың иң яңа казанышлары килә, бик күп килә, әмма безнең егетләр алар белән эш итә беләләр.
Тагын бик мөһим нәрсә бар. Безнең партия хезмәткәрләре кайнар, кешеләрне эшкә ашкындыра белүчеләр. Комсомол оешмасы да зур көч. Ул унбер мең комсомолны берләштерә Аның секретаре Юрий Титов — менә дигән егет, чын комсомол башлыгы. Биредә комсомол оешмасы көчле, мин элек катнашкан төзелешләрдәгегә караганда да көчлерәк. Комсомолның яшьләргә йогынтысы бик зур. Хәтта комсомол а кермәгән яшьләр дә комсомолны үз оешмасы итеп исәплиләр.
Беләсезме, алар шыңшып йөрүчеләргә каршы ничек көрәшәләр? Минемчә, кечкенә эштә дә. зур эштә дә иң әшәкесе — шыңшып йөрү. Шундый бер булдыксызны мин РИЗда күрдем. Яңгырдан, пычрактан зарлана. Иптәшләре аңа: «Туктыйсыңмы син, юкмы? Үзеңнең генә түгел, безнең кәефне дә бозасың. Эшләргә кирәк, ә син шыңшып йөрисең»,— дип тиргәделәр.
— Быел узган елга караганда җиңелрәктер?
— Әлбәттә, узган ел мин монда килгән генә идем, күп нәрсәне белми идем. Быел инде барысын да беләм диярлек. Бүген ни эшләнәсен, иртәгә ни эшләнәчәген
Партия эше мәсьәләләренә күчәбез.
— Шундый партия оешмасында тору зур бәхет. КПССның Татарстан өлкә комитеты, минем карашымча, актив сугышчан штаб Шәһәр комитеты да. Шәһәр комитеты җитәкчеләргә КамАЗны тизрәк төзеп бетерүгә ярдәм итүне беренче бурычы итеп саный, һәм без барлык эшебездә партия оешмасына таянабыз. Мин шулай исәплим: партия оешмасына таянмаган җитәкче җитәкче түгел...
Учаклар
Телефон чыбыкларын краннар өзеп уза. җир асты кабельләре салырга ярамый — һәр җирдә казу эшләре бара Элемтәнең иң ышанычлысы — рация.
— Алтынчы, мин—беренче, җавап бирегез.
— Алтынчы тыңлый
— Утыз минуттан сездә булам. Җыелма тимер-бетонны бушату эшләре ничек бара?
— Беренче, мин — алтынчы Баганаларны китерделәр. Бушаталар. Җиденчедән
автобус килмәде әле. .
— Җиденче, беренче җавап бир!
— Керамзит китерделәрме?
— Юк әле.
— Кырык минуттан сездә булам. Микем белән элемтәдә булыгыз.
һәр көнне иртәнге сәгать җидедә Анатолий Викентьевич Котвицкий төзелеш буйлап йөри. Аңа Чаллыда төзелә торган культура-кенкүреш биналары карый
Төзелеш начальнигы. Социалистик Хезмәт Герое Николай Максимович Иванцов- тан мин шуны белдем: мәктәпләр, больницалар, балалар бакчалары, кибетләр, ашханәләр, көнкүреш биналары, культура сарайлары салу бер идарәгә — «Соцкульт- стройига тапшырылган. Моның белән җитәкчелек итәрдәй кеше табу җиңел булмаган. Ул об’-ектларныц күбесе өле проектта, яки нигезе салынган хәлдә генә булган.
Чирәм җирлэрде студент отрядлары белән җитәкчелек иткән, Казан шәһәре янында Халыкара яшьләр лагере тезү эшләрен оештырган коммунист Анатолий Викентьевич Котвицкий КамАЗга Казаннан, тезүче инженерлар институтын тәмамлап килә. Аны килү белән шәһәр комитетының тезелеш бүлеге медире итеп раслыйлар, бюро члены итеп сайлыйлар. Анатолий беренче секретарьның уң кулы булып әверелә Әлбәттә, белемле, тырыш кешенең үз урынында булуы һәркем өчен яхшы. ♦ һәм ул кеше тагы да җаваплырак эш белән җитәкчелек итәр дәрәҗәдә үзен таныткач, аның белән аерылышу да җиңел түгел. Шулай да Беляев Котвицкийны иң £ катлаулы тезелеш участокларының берсенә куярга дил үзе тәкъдим ясый. «Син коч- < ле, матур, ди ул Котвицкийга, шаяртып,— яшең утыз дүрттә, буең ике метр чамасы— бу йекне генә күтәрә алырсың.-» ♦
— Җиденче, мин — беренче, җавап бирегез.
— Җиденче тыңлый, Анатолий Викентьевич
— Мин әле генә алтынчыда булдым... Панельләр ташын торган машина нигәдер күренми. Ачыклагыз. Ярты сәгатьтән мәктәп янында булам.
Яңа шәһәрдәге яңа мәктәп Утыз ике класс бүлмәсе, актлар залы киң экранлы кинозал, кухня, буфет, кабинетлар, китапханә Мәктәп кенә түгел, сарай
Анатолий Викентьевич мәктәпне хуҗаларына тапшыру хәстәре белән нери Мин Ленинградтан панно ясарга килгән яшь художниклар бәхәсен тыңлыйм Алар Кот- вицкийдан мәктәп алдындагы мәйданны тигезләтүен, аны кара туфрак белән түшәтү* ен, үлән чәчтерүен таләп итәләр, беренче звонокка кадәр ямь-яшел булып торсын! Ә Анатолий Викентьевич мәктәп ачылу кенендә пионер дружинасы җыю яңа шәһәрдә беренче пионер учагы ягу эчен урын эзләп йори
...Ике палубалы «Мәскәү» теплоходы Каюталарда һәм палубаларда «Соцбыт- культстрой» ял базасына путевкалар алган эшчеләр.
Кама елгасы. Алексей Максимович Горький әсәрләреннән үк таныш җыр:
Город на Каме, где незнаем сами...
Кама елгасы бу урында киң. Елганың уң ягында —- Алабуга шәһәре, урманнар — Шишкин картиналарыннан таныш урыннар.
Кон кояшлы, җылы. Без инде Кама буйлап бер сәгать йоэәбез Елга тезелешкә йокләр китерә, кешеләргә су бирә, ял бирә.
Ярга чыгабыз. Ярдан ерак түгел — саф сулы тирән күлләр. Күл буенда — егерме кешелек, утыз кешелек зур палаткалар тезелеп киткән. Ял итәргә килүчеләргә ятак әйберләре еләшәләр: матрац, мендәр, ак җәймә Күңелле шау-шу. Караңгы тешү белән уннарча учаклар кабына, колгә күмелгән бәрәңгеләр пешә Учаклар тиресемә утырышканнар шауламыйлар, ииктер әкрен сейләшәләр. Могаен, бала чакларындагы учакларны, пионер учакларын искә тешерә торганнардыр.
Бер учак тирәсендә минем танышлар — Валерия Шамилевна белән Юрий Михайлович Масленниковлар Икесе дә партия хезмәткәрләре Валерия — «Камгэсэиерго- строй» парткомы секретареның идеология буенча урынбасары, ә Юрий — партиянең шәһәр комитеты хезмәткәре. Күлмәк җиңен терсәгенә кадәр сызганган зур буйлы бер кеше Масленниковка:
— Иртәгә таң беленү белән җилек җыярга барырбыз,— ди — Моннан бер чакрым тирәсендә генә җиләкле аланнар күп. Узган ял кение ике сәгать эчендә бер бидон җыйдык.
Ул Котвицкий булып чыкты.
Күл естендә музыка яңгырый — аргы якта бииләр Ә монда гитарага кушылып җырлыйлар:
Тмрә-якта КамАЗ, Ә без уртада-
ФЕОДОСИИ ВИДРАШКУ
Таныш тавыш:
— Ә егерме елдан нмндм җырлар җырларбыз икән?!
Бу — партком инструкторы Рита Низковских тавышы. Ул, комсомол комитеты белән берлектә, КамАЗда союздаш республикалар фестивале оештыру белән ше- гыльләнә. Шуңа күрә бик табигый: илнең терле почмакларында иҗат ителгән җырлар КамАЗга аның аша килә.
— Безиең җырларны җырларлар,— дип җавап бирә аңа Котвицкий.
һәм сугыш алды елларында туып, ата-ана тәрбиясен яртылаш кына куреп үскән буын вәкилләре үзләре җырлаган җырларны сөйләп киттеләр.
— Ә сугыштан соңгы елларда нинди җырлар җырлый идек әле:
Балкый учактай
Зәңгәрсу төннәр. Ут-суны кичкән Безнең әтиләр.
Җырны Валерия башлап җибәрде, аңа башкалар да кушылды. Балалар җьры зурлар башкаруында Кама өстенә җәелде...
Аннары әңгәмә бүтән юнәлеш алды. Карагыз хәзер: кешеләр ничек киенә... Авылдамы, поселоктамы — һәр өйгә кер: менә дигән мебель, шүрлек тулы китап; телевизор, радио, газ плитәсе Телевизорны кабызып җибәрсәң, Уралдамы син, Идел-Кама буендамы — Мәскәү дикторы хәерле кич теләп елмая... Ә Мәскәүдән Чаллыга бары ике сәгать очарга кирәк... Шулай да рухи яктан бары да тигез түгеп әле. Чын кешеләр, батыр, яхшы күңелле, белемле, принципиаль кешеләр бар. Шул ук вакытта намуссыз, әшәке, усал кешеләр, гомумән, әрәмтамаклар да күп әле. Андыйлар кайчан бетәр икән?..
Рәис Беляев белән сөйләшүне хәтергә китерәм.
— Казаннан кинәт кенә чыгып китүе җиңел булды дип уйлыйсызмы? — дигән иде ул.— Комсомол елкә комитетының беренче секретаре булып эшләдем, аннары партия райкомы секретаре. Күнегелгән шәһәр, дуслар, семья — үзең беләсең... Мине өлкә комитетына чакырдылар да әйттеләр: «Барасыңмы?» Күңелдән җавап әзер идо. Тиздән бюро карары да булды. Хатын да каршы килмәде. Килдем Чаллыга. Каршымда— кою цехы салыначак кыр. Зур таш куелган, аңа: «Биредә Кама автомобиль Батыры салыначак», дип язылган. Дулкынлануымны яшермим. «Сине бөек эшкә җибәргәннәр»...— дип уйладым, һәм, беләсезме, гомеремдә беренче тапкыр үз- үземә ант бирдем Була бит кайчагында шулай, үз-үзең белән тантаналы сөйләшү-, һәм мин бу җиргә ныгып урнаштым. Мин бу җирне аяк табаннарым белән генә түгел, йөрәгем белән тоям. Патетика, дисезме? Юк, патетика түгел. Мондый минутларда киләчәк буыннар язмышын да уйлыйсың. Минем бабайлар буынын бөек революцияне иҗат итү мәңгеләштерде. Минем әтиләр буыны шушы революция яулап алган социаль стройны яклады. Сезнең буын, абыйлар буыны, сугыш җимергән корылмаларны торгызды, әйләнә-тирәдә без көн дә күрә торган төзелешләрне башкарды. Минем буын, электәге өч буын тәҗрибәсе, белеме, ышанычы белән рухланып, яңа төзелешкә кереште Ул инде җимерекне торгызу белән шөгыльләнми, ул бары тик төзи һәм моңа кадәр яулап алынганнарны яклый Хәзерге буын, минем белән, сезнең белән, безнең әтиләр белән менә бу Батырны теэи. КамАЗ тезүчеләрнең уртача яше егерме өч дибез икән, моның олы мәгънәсе бар. Бу буын моңа кадәр ирешелгәннәрнең барын да үзләштерде һәм плюс ул хәзерге заман фәннәрен дә белә. Менә мин шулар турында уйландым. Күрәсеңме, партия хезмәткәрләре дә кайвакыт шагыйрь кебек хисләргә чума._
ХКК турында әңгәмә
КамАЗга килгән һәркем: «Мондый гигант эшләр ничек идарә ителә икән?» — дип уйламый калмыйдыр
Узган ел Евгений Никснорович Батөнчукның меңнәрчә кешеләр, йөзләрчә меха-
низмнар, катлаулы техника, йөз меңнәрчә тонна йеклэр белам тиз һем тыныч идарә игуан күргәч. күз алдыма зур тәҗрибәле армия командующие килеп басты.
Моңа кадәр күрелмәгән шундый зур заводлар комплексын тези торган мондый зур коллективта дисциплина һәм оештыру эшләре имчек тәэмин ителә соң?
Мин бу сорауны бетончылар бригадасы парторгы Анатолий Андреевич Кузнецовка бирдем.
Ул кулларын җәеп үзенең эш урынына күрсәтте.
Куз алдыгызга китерегез: буе бер километрга якын, алты йөз метр киңлектәге, уи метр тирәнлектәге котлован. Котлованның аргы ягында — металл челтәрләр кәчле прожекторлар нуры астында ниндидер фантастик урмандагы яфракларын комган агач ботаклары булып күренә. Краннар гүләве, электросварка чытырдаулары, бетон ташый торган машиналарның ухылдавы, пневматик чүкечләр тыкылдавы— Тиздән бу урында чуен һәм тесле металлар кою буенча илебездә иң зур заводларның берсе калкып чыгачак. Елга алты йоэ мең тонна. Ә хәзергә биредә — бригадалар. Алар кэ- неи дә, төнен дә, яңгыр яуса да. буран булса да, ачык кук астында эшлиләр. Биредә сойләшү кыен — шау-шу, берни ишетелми. Без вагонга кердек. Монда — чиста, уңай. Стенада — «КамАЗ төзелешендә — социалистик индустрия* газетасының беренче битеннән Николай Шемякин елмаеп карап тора. Ул узе ялга киткән Егетләр аның рәсемен юри элеп куйганнар: янәсе, бригадир гел үзләре белән булсын!
— Сезне КамАЗның нигезе кызыксындырамы?—диде Анатолий — Әйе, hop төзелешнең нигезе, фундаменты бар. Әмма КамАЗда тагын бер нигез аеруча мөһим Ул иигез һәртөрле корычтан да, тимер-бетоннан да ныграк. Бригадаларга берләшкән кешеләр, коммунистлар, комсомоллар белән ныгытылган коллектив.
Николай Шемякин бригадасында — биш коммунист; Виктор Ведерников, Алик Пак, Голфия Сабирҗанова, Валерий Громов һәм Анатолии Кузнецов. Барысы да бетончылар, шул ук вакытта балта осталары да. Бригадада оч звено. Звенолар оештырганда барысы җыелып килешәләр: беренче звенода Виктор Ведерников белән Алик Пак, икенчесендә — Валерий Громов белән Голфия Сабирҗанова, очеичесен- дә — парторг узе эшләргә тиеш. Комсомоллар да — алар ундүрт кеше — шулай ук звеноларга бүленә, һәр звено уз вәкилләрен бригада советына сайлый Бу органда бригада тормышындагы барлык мәсьәләләр хәл ителә.
«Жилстрой-2»дән Рәис Сөлахов бригадасы КамАЗчыларга шундый чакыру ташлый: заданиене һәр көнне, һәр атнаны, һәр айны һәр объектта югары сыйфатлы итеп, арттырып үтәргә. Ә инженер Виктор Деревиэов бригадасы һәр ике кеше оч кешо очен эшләргә йөкләмә ала. Күптән түгел генә демобилиэацияләнгән диңгезче Виктор Ведерников бу чакыру лозунгларын стенага кадаклаганда комсомол секретаре Василий Поляковка әйтеп ташламасынмы «Без алардан ииммени?! Әйдә, боз дә үз лозунгыбызны язып кадаклыйбыз», һәм шулай итеп аларның үз лозунглары да панда була: «КамАЗ очен син бүген ни эшләдең?*
Кузнецов кесәсеннән таушалып беткән блокнот чыгарды.
— Безнең бригадада утыз дүрт кеше һәр бригада членына мин шулай дим: «Мин синең өчен җааап бирәм, син минем очен. Әйдә, бер-беребезнең йөзен кызартмыйк* Бездә озын сүз сөйләү юк. Бригадирмы син мастермы яки парторгмы — эшеңдә дә, үзеңно тотуыңда да башкаларга үрнәк бул. Бригадада яшьләр күп, аларның сүзгә, акыл сатуга әллә ни исләре китми. Шәхси үрнәк булсын аләрга. Шул чакта индо алар сиңа һәр вакыт таяныч Хәтта тискәре ХКК кулланырга туры килсә дә...
— Ә нәрсә соң ул ХКК?
Бригада гомуми бригада наряды буенча эшли икән Ә хезмәт хачы һәр бригада членының хезмәткә катнашу коэффициентына карап түләнә Бу алым коллективны тагы да ныграк берләштерә, хуҗалык исәбе буенча эшләүнең файдасын конкрет куз алдына китереп бастыра. Хезмәткә катнашу коэффициентын һем кемго күлме хезмәт хакы тиясен бригада советы билгели. Әгәр эшче тырышлык, хезмәтме намуслы караш күрсәто икон — аңа уңай ХКК билгелорго, коэффициентны арттырырга мемкин Тискәро коэффициент билгеләнгән очраклар да булгалый Менә, мәсәлән, шундый бор вакыйга була. Әйбәт кеио егет дустының туена бара һәм эшке чык-
мый Өченче көнне генә эшкә килә. Гафу итегез, имеш, башка кабатламам. Ә анкц аркасында смена бик каты киеренкелек белән эшләргә мәҗбүр була, задание чак кына өзелми кала. Ничек хәл итәргә? һәм бригада советы шундый карарга киле: ХКК ын 0,8 гә киметергә. Димәк, ул ярты айда 100 сум хезмәт хакы алырга тиещ булса, аңа бу юлы 80 генә сум түләнә. Әлбәттә, бригадада күбрәк уңай коэффициент билгеләнә: мәсәлән 1.1; 1,2, хәтта 1,3. «Мактау чаралары,— ди Кузнецов,— шелч чараларына караганда көчлерәк тәэсир итә», һәм бригада планны үтәми калган ай юк. План үтәлеше күбесенчә: 150, 200, хәтта 250 процент...
Вагон ишеге ачылды.
— Анатолий Андреевич,— дип эндәште бер кыз.— Бер машина урынына ике машина җибәргәннәр. Нишлибез?
Анатолий миннән гафу үтенеп чыгып китте. Бер сәгатьтән генә тирләп, кызарып кайтып керде. Күлмәк изүләрен чишеп җибәргән.
— Хәзер бетон заводы шәп эшли,— диде ул.— Бетонны артыграк та җибәрәләр. Мондый чакта ялны онытасың — бетон эленке-салынкы эшләгәнне яратмый.
Аның эшләвен дә күрдем мин — артыннан күз иярми, әйтерсең туганнан бирле бетончы. Ә ул бу һөнәргә әле күптән түгел, КамАЗга килгәч кенә өйрәнгән Ә Чаллыга килгәнче Ерак Көнчыгышта эшләгән, урман ташыган, старшина булып катерда йөзгән. Бригадада аны бетончы һөнәренә әлеге хәрби диңгез флотыннан кайткан Виктор Ведерников өйрәткән. Бригадада яңа килгән кешене һөнәргә тиз өйрәтәләр. Бу — партия кушкан эш.
Парторг чит кешеләр күзенә күренми торган башка бик күп мәшәкатьләр турында да сөйләде. Эш фронты белән тәэмин итү. кайнар аш булдыру, эш киемнәрен киптерү, бригада членнарын йөртү өчен машина булдыру. Саклык кассасы мәсьәләсе дә шәптән түгел. Бригада хезмәт хакы ала торган урыннан ул егерме километр ераклыкта. Ә хезмәт хакыннан зарланып булмый — кием-салымга, ашау- эчүгә генә кереп бетәрлек түгел. Шәһәр үсә, тора-бара квартира да бирерләр — йорт кирәк-яракларына, мебель алырга акча кирәк булачак. Якын-тирәдә газета киоскалары да юк—аның өчен дә егерме километр шәһәргә йөреп булмый бит инде,
— Менә шундый мәшәкатьләр барысы да минем өстә,— дип йомгаклады сүзен Анатолий.
Инде кичке сәгать ун. Аның иртәгә иртүк торасы, ике баласын мәктәпкә, кечесен балалар бакчасына озатасы бар.
— Ә кайда торасыз?
— Ерак түгел. Поселокта, вагонда. Ике бүлмә. Тиздән квартира булыр дип өмет итәбез—
Булыр, әлбәттә!..
Шәһәр комитетының беренче секретаре белән «Якты йолдыз» колхозыннан кайтып киләбез...
Бу көнне көндезге нәкъ 12 дә район аша давыл узды. Күптән түгел генә сайланган колхоз председателе Фәнис Вәлиевкә нинди дә булса ярдәм кирәкмиме — без Кадыйр авылына шуны белергә барган идек.
Без килгәндә Фәнис кырдан кайтып кына кергән иде. Өермә, чабылган борчакны туздырып, чокыр-чакырга тутырган икән. Барлык колхозчылар һәм ярдәмгә килеп өлгергән шефлар (төзелешне механикалаштыру идарәсе эшчеләре) уңышны саклап калганнар...
Шәһәр комитеты секретаре канәгать.
Чаллыга кайтып җиткәндә тәмам караңгы төште. Беляев шаяртып миңа болай Диде:
— Карагыз әле, нигә кеше шулай күп йокларга тиеш соң? Медицина әһелләре кешене азрак йоклату әмәлен нигә эзләмиләр икән.. Мин, төзелешкә килгәннән бирле, иртәнге дүрттә торам. Саф һава, тынлык... Инде яп-якты. Бездә бит Мәскәү- гә караганда иртәрәк таң ата... Караңгылык пәрдәсе әкренләп эреп юкка чыга... Бу вакытта эшләве шундый рәхәт... Гомумән, кешелек дөньясы йокыга бик күп вакытын сарыф итә—
«Чуплан» кинотеатры тирәсендә бәйрәмчә шау-шу. Бүген эш көне ләбаса танта- на-мазар буласы түгел иде. Әйдә, «Чулпан» янына киттек!
Мәйдан тирәсендә тәрле төстәге утлар яна: «Без КамАЗ төзибез- Краннар белән зур плакатлар куялар, кызлар мәйдан уртасындагы урак һәм чүкеч монументын буйыйлар. Флагштоклар янында Юра Титов, Рита Низкоаских һәм комсомол комитетының башка хезмәткәрләрен очратабыз.
— Нишләп болай куптыгыз? —ди Рәис Беляев.
— Мәйданны бизибез.
Узган декадада җиде йөз бригада производство задаииеләрен арттырып үтәгән. Шулар хөрмәтенә иртәнге 7 дә хезмәт даны флаглары күтәреләчәк икән—
Шәһәр тирәли бетон юллар сузыла. Алардан өзлексез машиналар йөреп тора. КамГЭС поселогы белән Яңа шәһәр уртасында тукталып калсаң, ун кулда да. сул кулда да гигант төзелеш панорамасын. Чаллының матурлыгын һәм куәтен күрәсең. Төннәрен электр утлары диңгезе яңа икмәк заводыннан водопровод трассасына кадәр утыз километрга сузыла. Кама өстенә. ГЭС плотинасы төзелә торган урынга, төзелеш мәйданнарына көчле прожекторлар ут көлтәләре сибә. Кырлар өстендә гөрелте төннәрен дә тынмый
Беляев белән без Яңа шәһәрдән кырга чыктык. Тип-тигез кыр. Әле биредә бульдозерлар, экскаваторлар җир актарырга керешмәгән
— Менә монда культура сарае булачак,— ди шәһәр комитеты секретаре—Алар икәү. Берсе КамГЭС поселогында, берсе биредә булачак. Аннан — никах йорты, музей, яшьләр йорты, пионерлар шәһәре. Ә тегендә—киң проспект. Плотина тезелгәч, Кама суы монда ук килеп җитәчәк. Яңа Чаллы шәһәре булачак яр буеннан ук башланып китә.
Ул беравык уйланып торды.
— Яр буе урамы әллә ничә километрга сузылачак Яр буйларына, кара туфрак түшәл, шомырт агачлары утыртачакбыз. Яз көннәрдә тирә-як ак чәчәккә күмеләчәк...
Беляев тагын тукталып калды. Мөгаен, ул яр буйларында шаулап чәчәк атып утырачак бакчаларны күз алдына китергәндер .
Чаллы — Мәскәү.
М. ХӘМИТОВ тәрҗемәсе.