Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИРТӘНГЕ ҖЫРЛАР


Иртәнге як — күңелләр саф чаклар, Яңгыр явып узган юллардан.
Сөйгән чагым, сөелә белгән чагым,
Ерак йөргән чагым моң-зардан.
Кайгылардан китеп торган чагым, Шигырь көйли минем йөрәгем.
Тел очымда шигырь, баш очымда.
Шигырь булып күренә тирә-юнь.
Бөтенләйгә онытып торган чагым Мәшәкатен фани дөньяның.
Суларым һәм чиләкләрем белән Җырларыма кереп югалдым.
Җырлый-җырлый чәчләремне үрдем, Туйлар килгән якка йөгердем.
Кабат минем егерме яшь чагым, Туй күлмәге кигән егермем.
Кыңгыраулар чыңы!..
Ярсулардан
Чак-чак тыеп торам атларны!..
Шигыремә салып бүләк итәм, Дуслар, сезгә шушы чакларны.
Сөйгәнем, өметсез өзелмә, Юралган көннәргә кайтмадым. Юлларым — киң ялан — югалмам! Юлларда язылган җырымда Мин сине «Идел» дип атадым.
Сөйгәнем, өметсез өзелмә, Иделдә бүген дә дулкыннар. Дулкыннар шау-шуы моңымда. Йөрәккә ут кирәк булганга Мин сине «учак» дип атадым,— Үрелеп ал мине җылыңа.
Сүрелмә, өметсез өзелмә, Буйларың җитмәслек түгел лә1 Мин сине «таулар» дип атадым, Сүз саен тауларга менгәнгә,— Җиңелмәс көч-куәт биргәнгә Таулардай мәхәббәт сакладым.
Галәмдә киңлеклр җитәрлек, Тиңләшер яктылык эзләсәң! Мин сине «йолдыз» дип атармын, Сөюдән өметеңне өзмәсәң.
Ялгыз туалар кешеләр Миллионнар үскән җиргә, Миллионнар берәм-берәмләп Дөньядан күчкән җиргә.
Көрәшле, күз яшьле җиремдә Яз исе, чәчәк исе.
Яр таба,
сөя, назлана,
Бәрәкәт тулы илендә Бәхетен таба кеше.
Бәхеткә куллар сузыла Берсеннән-берсе узып... Алда тау-ташлар ятса да, Ышаныч күмәк булганда Юл ярулары кызык.
Бу тормышта кеше булу өчен Җитми икән һөнәр, аң гына.
Кеше изге эшен, вәгъдәләрен үтәп, Максатына җитеп таныла.
Офыклар ялкын, офыклар яна,
Иделне мана таңнар алсуы.
Таңнарда Идел ярлардан аша, Идел шау-шуы — җаным ярсуы.
Офыклар ялкын, офыклар яна.
Иделдә ага таңнар,
ялкыннар.
Идел юллары — бәхет юллары...
Калышма, җырым, Идел артыннан!
Җилфер-җилфер гөлчәчәкләр җиле, Гөлчәчәкләр өздем унҗиде...
Унҗидедә сөйдем,
унҗиде кат көйдем, Көюем белән бәхетле идем.
Ак күлмәгем салып,
зәңгәрлесен кидем, Зәңгәр диеп белеп яшьлекне. Хәзер мин тормышның
барлык төсен күрел Таный алуым белән бәхетле.
Шыбыр-шыбыр килә таш түбәләр, Таш өстендә бии тамчылар. Төнге яңгыр таш юлларны юа, Куаналар микән ташчылар.
Урамнарның изрәп йоклар чагы, Машиналар тынган бу мизгел. Күңеле сүлпәннәргә «таш» димәгез, Бу заманда ташлар, һай, сизгер.
Ташлар юыла, иске эзләр юыла, Пакь юлларга башлап кем чыгар! Йөкләр авырлыктан җиксенмәгез, Таш чыдаса, газиз баш чыдар.
Шыбыр-шыбыр ява,
яңгыр ява...
Ярлар тула, ташлар яктыра. Уи-теләкләр хәерхаһ була да Тулып чайпалырдай чак була.
Алтын тау — ялган вәгъдә, Беләм онытыласын.
Алтын тауларына да син Бирешмә, газиз башым.
Алтын ул — салкын хыял, Җан аулый алтын-кәмеш Үз көнемә үзем хуҗа Бер көмешем юк килеш.
iK у» м о.
65
Каерылган саен Туктап калам шушы урында. Кинәт чыңлап җыр өзелгән иде, Тальян тынгач әткәй кулында.
Сайрауларын кошлар оныттылар, Сулар акмый торды түбәнгә. Күкләр күкрәр, җирләр тетрәр булса, Алдан сизенә икән бу бәндә.
Сугыштан соң ничә еллар узды, Күңел курка, һаман сискәнә Шушы турда без хушлашкан идек, Әткәй яу кырына киткәндә.
Кырык бернең корым-сөремнәрен Әле дә саклый каен тузлары Яфракларда шаулый тальян моңы, Хәтеремдә юллар тузаны.
Сине сагынып сагышланган чакта
Мин һәр вакыт тулган айга карыйм.
Соңлап юлга чыксам, юл адашсам,
Күктә янган йолдызларны барлыйм.
Әгәр күкне болыт каплап алса, Кайталмасам, өметеңне өзмә!
Мин китәрмен бураннарга каршы, Артта калган дусларымны эзләп.
Кеше чагыштыра иң вак әйберләрне Энә күзе белән.
Мин — тегүче, энә күзе аша
Бар дөньяны күрәм.
Җилдә җилләп керләр кибә... Сусап иреннәрем кибә.
Су юллары, су буйлары
Яшел җәймә, ефәк келәм...
Яшел чирәм су юлыннан Күңелле барулары.
Кое тирән, кое тирән... Иҗат коелары тирән, Кыен су алулары.
Каен, каен!
Сөю көче
«Яратылган»,— дип сөйлибез бу дөньяны. Кем тапкан да кем яраткан башлап аны?
Мәхәббәтне башлап җиргә кем иңдергән? Дәлилләнгән, куәтләнгән ул ни белән?
Янар кояшка тиңлибез без сөюне, һәм шул сөю мәңгелеккә багышлана. Ләкин кайчак шул мәңгелек алдында да Юл куела төзәтелмәс ялгышларга:
Кайберәүләр күкне зәңгәр балкыш диләр. Ә тауларны күккә менәр баскыч диләр, һәм үзләре беркайчан да шул тауларга Менмиләр дә, менгәннәрне күрмиләр дә...
Мәхәббәттә әзер таулар, баскычлар юк, Рухы белән таулардан да бөек кеше. Сөю-сөелү күңелләрнең яшьлеге ул, Биеклекнең, чиксезлекнең тиңдәшчесе.
...Җирдән алып кояшкача күпме сере, Ничә катлы офыклары бар дөньяның! Кешеләрнең баш очында кояш янса,— Иң алдагы ал таңнарда хыяллары!
Хыялларның, ачышларның дәвамнары Гомерләрнең мәңге кабатланышында, һәр мәхәббәт — бер планета, бер ачыш ул, Көчең җитсә яула аны, яшә шунда.
Мин Әсәйдән
Тау өстендә таулар.
Тауга карыйм:
Офыкларда — таулар дәвамы.
Таулар түбәсенә илткән сукмакларның
Ил язмышын сөйләп бирердәй Үз җырлары, бар бит аларның.
Авыл — сукмакларның
Исме яши
Тоташтырып чорлар арасын:
Урманайлар,
Аю, Азнакайлар...
Авыл саный-саный, таулар буйлап, Барасы да әле барасы...
Мин Әсәйдән үзем.
Тирә-юнем — Таллы Бүләк,
Балтач, Яланат...
Мин Әсәйдән үзем.
Әсәй сүзен Ураллардан урап,
Идел буйлап Алып килгән безгә Салават. Мин Әсәйдән!
Әсәй юлында бар
«Емельян» дип йөрткән миләшлек! Емельяннар, Салаватлар түккән Кан төсләре миләшләргә күчкән, Тәлгәш-тәлгәш монда Әсәйләрнең Хаклык өчен түккән күз яше.
...Аю таулар. Биек Чатыр таулар... Дөм караңгы тирән куышларда Җан аямый кемнәр куышкан?— Легендалар, җырлар туып калган Гарасатлы хәтәр сугыштан.
Чатыр тау каршында кемнәрнеңдер Баш сөяге,
балталары калган, Тау-ташларда — ядрә эзләре!.. Балтачларга,
Аю, Әсәйләргә
Ирек яулап йөргән Азаматлар — Җирдә ярылып калган эзләре. Тау өстендә таулар.
Тауга карыйм:
Офыкларда — таулар дәвамы.
Таулар түбәсенә илткән Сукмакларның
Ил язмышын сөйләп бирердәй Үз җырлары бар бит аларның.