Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


КОМПОЗИТОРЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
Март аенда Казанда Идел буе, Урал, Себер
автономияле республикалары композиторларының
һәм музыка белгечләренең өченче фәнни-ижат
конференциясе булып узды.
Конференциягә килүчеләр арасында
Башкортстан АССРлан 3 Исмәгыйлов, X. Әхметов,
Бурят АССРдан Б. Ямпилов, Мари АССРдан А.
Искәндәров. В Куприянов, Чувашия АССРдан Ф
Лукин, 10 Илюхин кебек күренекле композиторлар.
музыка белгечләре бар иде.
Мәскәүдән РСФСР композиторлар союзы
идарәсе секретаре, «Советская музыка» журналы
редакторы Ю Корев, Мәскәү консерваториясе
кафедрасы мөдире, СССР Дәүләт премиясе
лауреаты, композитор А. Леман, СССР Дәүләт
премиясе лауреаты, РСФСР композиторлар союзы
идарәсе секретаре Б. Чайковский, КПСС Үзәк Ко-
митетының культура бүлеге инструкторы 10. Уткин
килгән иде.
Конференциягә шулай ук Монголия, Венгрия,
Корея Халык Демократик Республикасыннан да
музыка белгечләре катнашты.
Кереш сүз белән Ю. Корев чыкты. Ул Казанда
инде өченче мәртәбә үткәрелә торган музыка
форумының музыка сәнгате өлкәсендә эшләүчеләр
өчен зур әһәмияткә ия булганлыгын әйтте.
Конференциянең беренче көн программасы —
симфоник концерт—бурят ком иознторы, РСФСРиың
һәм Бурят АССР ныц атказанган сәнгать эшлеклесе
Б. Ям- пнловнын «Бәйрәм увертюрасы» белән
башланды. Аннан соң күп санлы жырлар, романслар,
опералар һәм «Кодача» исемле музыкаль комедия
авторы. РСФСРиың халык лртисты 3.
Исмәгыйловның «Шэү рэ» операсыннан өзекләр,
мари композиторы А. Лупповның халык көйләреннән
фай даланып язылган кларнет өчен концерты.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе А.
Монасыйпопнын герой-шагыйребез үлемсезлегенә
дан жырлаучы «Хәлил» симфония-поэмасы
башкарылды.
Концертның икенче булегендә тамашачылар
РСФСРиың һәм Чувашия АССРның атказанган
сәнгать эшлеклесе Ф Васильевның «Сарпиге»
балеты сюитасы һәм ТАССРнын дәүләт симфоник
оркестры башкаруында СССРиын халык артисты,
композитор Н. Жнһановнын «Сабин туй» симфониясе
белән таныштылар
Конференннянен икенче көнендә конде> Казан
консерваториясенең актлар залында вокаль һәм
инструменталь әсәрләрдән камера концерты булды
Яна жырлар. тынлы уен кораллары өчен квинтетлар,
фортепьяно өчен поэмалар, ромацслар. скрипка һәм
фортепьяно өчен сонаталар яңгырады Кичен М.
Хәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет
театрында опера һәм балетлардан өзекләр
күрсәтелде.
Конференциянең өченче көнендә дә кон-
серваториянең актлар залында тугандаш халыклар
һәм татар композиторларының камера музыкасы
әсәрләреннән концерт бирелде, кич музыка
сөючеләр төрле хор коллективларының чыгышларын
тыңладылар.
19 мартта конференциянең пленар утырышы
башланды
Партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре
М. Вәлиен илебез һәм чит ил кунакларын
республикабызның экономика һәм культура үсеше
белән таныштырды «Хәзерге этапта Идел буе. Урал
һәм Себер автономияле республикаларының музыка
культурасы» дигән темага доклад белән СССР һәм
РСФСР композиторлар союзы идарәсе секретаре Н
Хиһанов чыгыш ясады. Сәнгать фәннәре кандидаты
Я Гнршман мнллн музыкаларның бер-бер- сенә
тәэсире, үзара якынаюы һәм баюы турында сөйләде
Башкортстан композиторлар союзы идарәсе
председателе, сәнгать институты ректоры 3.
Исмәгыйлов башкорт халкының музыка культурасы
ирешкән уңышларга, музыка белгече Ю Илюхин
чуваш халкының профессиональ музыкасындагы
яңалыкларга, музыка белгече О Егорзвэ мари халык
жырларына. музыка фольклоры белгече М.
Ннгьмәтжанов татар музыкасындагы кайбер
үзенчәлекләргә тукталды. Б. Чайковский чыгышы
халык көйләре белән композиторлар нжагы ара
ындагы бәйләнешне яктыртуга багышланган иле.
Венгрия кунагы фольклорчы галим Л. Викар 1Б
елдан бирле Идел буе халык лары музыкасын өйрәнә
Ул Идел буе республикаларында йөреп, икс мелнән
артык жыр язып алган Чыгыш ясаганда венгр
галименең бигрәк тә татар музыкасы белән
кызыксынуы мәгълүм булды
Кич конференциядә катнашучылар Казан
консерваториясенең А. Тихонов жизитчелегендәге
халык музыка кораллары оркестры чыгышын
тыңладылар
■Конференциянең соңгы көнендә Монголия
Халык Республикасы композиторлар союзы идарәсе
секретаре и*р»ндор*. Баш
1ве
кортстан композиторы X. Эхметов, якут музыкасы
белгече Э. Алексеев (Мәскәү). Чувашия АССР
композиторлар союзы идарәсе председателе Ф
Лукин, РСФСР композиторлар союзы идарәсе
секретаре А. Леман, РСФСР композиторлар союзы-
ның Ростов бүлеге идарәсе председателе А.
Артамонов, музыка белгече 3. Сәйдәше- ва. Б.
Ямпилов (Бурят АССР). Т. Эррэ (Чувашия АССР). Г.
Эхметова (Уфа). Ю. Корее (Мәскәү) һәм башкалар
үзләренең чыгышларында конференциядән алган
тәэсирләре белән уртаклаштылар, мондый
очрашуларның тугандаш халыклар музыкасы
үсешенә ярдәме зур булачагын әйттеләр.
СССР һәм РСФСР композиторлар союзлары
идарәләре секретаре Н. Җиһанов йомгаклау сүзе
белән чыкты.
Соңыннан музыка белгечләре Венгрия галиме Л.
Внкар һәм Будапешт университеты профессоры Г.
Берецки белән очрашып, фольклорга кагылышлы
әһәмиятле мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
КҮП МИЛЛӘТЛЕ СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ
ТАРИХЫ
Бу тарих СССР Фәннәр академиясенең А. М.
Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институты
тарафыннан чыгарыла. Ул алты томга
планлаштырылган. Аның дүрт томы инде басылып та
чыкты.
Тарихның беренче томы гражданнар сугышы
һәм егерменче еллардагы әдәбиятлар турында
сөйлн. Шул чордагы татар әдәбиятына багышланган
бүлекне Г. Халит. утызынчы елларга багышланган
(11 том) бүлекне Н. Гыйззәтуллин, Б. Гыйззәт һәм Р.
Башкуров язганнар. Бөек Ватан сугышы чорындагы
татар әдәбияты турындагы бүлек (III том) Р.
Башкуров һәм В Воздвиженский тарафыннан. Бөек
Ватан сугышыннан соңгы әдәбиятыбыз турындагы
бүлекләр (IV том) Н. Гыйэзәтул- лин, Н. Юзиев һәм
Б. Гыйззәт тарафыннан язылган
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ТАРИХЫ
СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы
Г Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тари х
институты галимнәре татар әдәбияты тарихының
биш томлыгын яза башладылар. Бу жнтдн һәм
жаваплы хезмәттә галимнәргә башка фәнни-
тикшеренү институтлары һәм югары уку
йортларында эшләүче әдәбият белгечләре дә
булыша.
Тарихның һәр томында һәрбер чорның социаль-
полнтик үзенчәлекләре. әдәби процессның, әдәбият
үсешенең төп этаплары һәм күренекле язучыларның
иҗаты турында аерым бүлекләр булачак.
«Татар әдәбияты тарихы>нын биш томлыгын
1977 елга кадәр язып бетерү күздә тотыла.
БӨЕК АРТИСТНЫ ИСКӘ АЛУ •
В И. Качалов исемендәге рус драма театрында
зур тантана булды. Аны, бөек артист В. И
Качаловның тууына 75 ел тулуга багышлап, ТАССР
Культура министрлыгы, Бөтенроссия театр
җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм Зур драма
театры үткәрде.
Кереш сүз белән Казан шәһәр Советы башкарма
комитетының культура бүлеге мөдире Ш.
Шәмсетдинова чыкты Аннары Казан Зур драма
театры баш режиссеры 11 Орлов. Бөтенроссия театр
җәмгыятенең Татарстан бүлеге председателе, Г.
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
директоры Р. Җиһаншина. шул ук театрның баш
режиссеры М. Сәлимжанов. Ча- баксардан театр
белгече Ф. Романова бөек артистның сәхнәдәге
эшчәнлеге һәм театр тарихындагы урыны турында
сөйләделәр.
Соңыннан В. Качалов тормышын һәм иҗатын
чагылдырган мемориаль бүлмә ачу тантанасы
булды.
Казанның Актерлар йортында В Качалов
истәлегенә багышлап уздырылган кичәдә театр
җәмәгатьчелеге, партия, совет оешмаларыннан
вәкилләр һәм күп санлы театр сөючеләр катнашты.
Сәнгать фәннәре кандидаты И. Иляло- ва Казан
драма театрында В. Качалов традицияләре турында
доклад ясады.
Кичәдә РСФСРның халык артисты В Давыдов.
РСФСРның атказанган артистлары В. Монюков. В.
Шверубович. В Качалов исемендәге Зур драма
театры артисты. ТАССРның атказанган культура
эшлеклесе И. Ингвар чыгышлары аеруча тәэсирле
булды.
Соңыннан тамашачылар В. Качалов турында
документаль фильм карадылар.
«ВОЛГА» ЖУРНАЛЫНДА —
ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ
Моннан берничә ел элек Саратов шәһәрендә
«Волга» исемле әдәби журнал чыга башлаган иде Бу
журналда Идел буе республикалары һәм өлкәләре
әдипләренең яңа әсәрләре басыла.
Узган ел Ә. Баянов «Волга»да «Яшьлегемне
эзлим» повесте белән катнашкан иде. Быел бу
журнал битләрендә Ә. Бая- новның һәм И Юзеевның
яңа шигырьләре. М. Әмирнең «Балыкчы ялганнары»
дигән юмористик повесте. Мәҗит Рафиковның
(автор тәрҗемәсендә) «Ишгилде» исемле лирик
повесте дөнья күрде.
ИЖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Татарстан язучылар союзының проза секциясе
шагыйрьләр һәм драматурглар, әдәбият белгечләре
һәм тәнкыйтьчеләр катнашында «Герой, стиль,
осталык (татар совет әдәбиятының кайбер
мәсьәләләре)» дигән җыентык турында зур сөйләшү
үткәрде. Язучыларны да. галимнәрне дә. әдә бият
сөючеләрне дә кызыксындырган китап хакында
фикер алышуда филология фән-
нэре кандидаты А Әхмәдуллнн, язучылардан Г Ь
>широв, Ә Еники. Г Шәрәфетди иов һәм башкалар
катнашты СССР Фәннәр академиясенең Г.
Ибраһимов исемендәге тел. әдәбият һәм тари х
институты галимнәре, аспирантлары ижат иткән бу
хезмәт нигездә унышлы дип табылды. Партия Үзәк
Комитетынын «Әдәбият-сәнгать турында*гы
карарында билгеләнгән бурычларны тормышка
ашыру юлында күркәм бер адым, дип бәяләнде.
Шагыйрьләр секциясе утырышларының берсе
яшь шагыйрь К. Сибгатуллин ижа тын тикшерүгә
багышланган иде. К. Сиб- гатуллиннын шигырьләре
хакында кереш сүз белән Ш Маннур чыкты.
Фикер алышуларда X. Туфан. Ш Галиев, Р.
Фәйтуллин. Г. Рәхим. Ә. Баянов. Н Дәүли, Р. Харис
һәм башкалар катнашты
Утырыш К. Сибгатуллинны Язучылар союзы
каршындагы шагыйрьләр секциясе исеменнән СССР
Язучылар союзы членлыгына тәкъдим итәргә карар
чыгарды
<Казан утлары» журналы редакциясе
каршындагы яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәге нец
чираттагы утырышы булды. Бу юлы утырышта Р
Абдуллина, Р Сәлнмжанов, Ф Хәкимова. Б Антонов
кебек яшь әдип- ләрнец яна китапларга язылган
рецензия ләре тикшерелде.
Яшь шагыйрь Ф Сафннның шигырьләре
шагыйрьләр секциясе утырышында тикшерелеп,
кимчелекләрен бетерү эчен авторга кире
кайтарылган иде.
Биш-алты айдан Ф Сафнн шигырьләре секция
утырышында кабат тикшерелде Докладчы Ә Баянов
яшь шагыйрьнең өлкән әдипләр кинәшен
тотканлыгын, үз ижатына таләпчән килгәнлеген,
шигырьләр естеидә бик нык эшләгәнлеген һәм кулъ-
язманы аерым жыентык итеп чыгару өчен Татарстан
китап нәшриятына тәкъдим итәргә мөмкин икәнлеген
әйтте Бу фикер не утырышта катнашучы X Туфан. Ә
Исхак. Зөлфәт, Ф Шәфигуллин һәм башкалар
яклады.
ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Казан пединститутының студентлар тулай
торагында «Казан утлары» журналы на багышланган
әдәби кичә үткәрелде Журналның баш редакторы Г
Ахунов һәм бүлек мөдире В Нуруллин студентларны
редакциянең эш планы белән таныштыр дылар.
журналның алдагы саннарында басылачак яңа
әсәрләр турында сөйләделәр Очрашуда
редколлегия члены, шагыйрь С. Хәким, авторлар Ф
Хатиоов Һәм Р Све- рнгин катнашты.
Чыгып сөйләүче студентлардан В Галимова, С
Сафиуллина. 3. Сәитовлар журнал турында
фикерләрен әйттеләр. Ә. Гилялова Г
Мөхәммәтшанның «Пөрәк- тәге эзләр» романын
беренче мәртәбә «Казан утлары» журналыннан
укуын һәм ул романның булачак педагоглар өчен
аеруча файдалы әсәр икәнлеген искәртеп китте
Язучылар Р Гәрәй. М Хәмитов, Т Ка- малиев һәм
Татарстанның атказанган артисты Ә Яһудин Арча
районының «Октябрь». «8 Март». «Свердлов».
«Киров». Камил Якуб исемендәге колхозларында
әдәби кичәләр үткәрделәр, мәктәп укучылары белән
очраштылар.
Арча педагогия училищесындагы очрашу аеруча
жанлы һәм кызыклы узды
Прозаиклар М. Хәсәнов, Ш Бикчурнн. шагыйрь М
Әгъләмов һәм артист М Ши- һапов КамАЗ төзүче
яшьләр тулай торакларында кызыл почмакларда
әдәби очрашулар үткәреп, әдәбият сөючеләрне бу
тенге татар әдәбияты белән таныштырдылар
Шундый ук очрашулар Чаллы районының кайбер
колхозларында да булды
<ЧАЯН»ГА 50 ЯШЬ
«Чаян» журналының чыга башлавына 50 ел тулу
уңае белән Ленин исемендәге республика үзәк
китапханәсендә журнал хезмәткәрләре һәм
авторлары белән очрашу үткәрелде Журналның баш
редакторы А. Яхнн жыелган халыкны «Чаянжын
кыскачз тарихы, бүгенге эш планнары белән
таныштырды, сорауларга жаваплар бирде.
Соңыннан «Чаян» журналының әдәби хезмәткәре
Зөлфәт, даими авторлары Ә Исхак. Ш. Галиев, Н
Мадьяров үзләренең сатирик һәм юмористик
әсәрләрен укыдылар.
Актерлар йортында «Чаян» журналы чыга
башлауга 50 ел тулуга багышланган тантаналы
жыелыш булды Җыелышны Казан шәһәре партия
комитеты секретаре
A. Кадыйрова ачты.
КПСС өлкә комитеты исеменнән «Чаян»
журналы редакциясен, анык авторларын, күп санлы
укучыларын КПСС өлкә комитеты секретаре М
Взлнев котлады
Журналның ярты гасырда узган юлы турында
доклад белән «Чаян»нын баш редакторы А Яхнн
чыкты
Юбилярны шулай ук эшчеләр, колхозчылар.
язучылар, художниклар, артистлар кайнар
котладылар
Тантаналы жыелышта кунаклардан «Крокодил»
журналының баш редакторы М Семенов. Украина
сатирик журналы <Переи»ныи баш редакторы
урынбасары
B. Чепига. \збәкстан сатирик журналы
«Муштуы»нын жаваплы секретаре М. Пар-
пнходжаев, Мари АССР сатирик журналы
«Пачемыш»нын баш редакторы В Столяров,
Чувашия АССР сатирик журналы «Капканэнык
жаваплы секретаре В. Григорьев һәм башкалар
чыгыш ясап, «Чаян» адресына бик күп жылы сүзләр
әйттеләр, ана истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Соңыннан зур концерт булды.
Төмән өлкәсендә татар теле укытучылары
семинары булды. Семинар эшенә Татарстаннан
язучы X. Сарьян белән музыка белгече М.
Нигъмәтжанов катнашты. Алаң бүгенге татар
әдәбияты һәм музыкасы турында докладлар
сөйләделәр. Укытучыларга мәктәпләрдә татар теле
һәм әдәбиятын, татар музыкасын укытуга
кагылышлы конкрет киңәшләр бирделәр.
ЮБИЛЕЙ УҢАЕ БЕЛӘН
Республика курчак театрына кырык ел тулу уңае
белән театрны ачуда, оештыруда башлап
йөрүчеләргә багышланган ижат кичәсе үткәрелде.
ТАССРның атказанган оәнгагь эшлек- лесе С.
Хөсни. ТАССРның атказанган артистлары М.
Хнсамова, В. Третьякова, Б. Рычков. В. Гафаров,
артистлар С. Валиуллина. Н. Кирилловларны
тамашачылар кайнар котладылар. ТАССР Культура
министры урынбасары Ю. Эминов театрны оештыр)
да зур өлеш керткән артистларга яңа ижат
уңышлары теләде.
Залда курчак театры тарихына караган
стендлар, күргәзмәләр оештырылган иде.
Кичәнең икенче бүлегендә спектакльләрдән
өзекләр күрсәтелде, концерт бирелде.
8 МАРТКА БАГЫШЛАП
Республика Художниклары йортында
Татарстанда яшәүче хатын-кыз художникларның
әсәрләреннән яна күргәзмә оештырылган иде
Республикабыз тормышын чагылдырган йөзләрчә
әсәрләрдән торган бу күргәзмә бик тиз көндә халык
ихтирамын казанып өлгерде. Күргәзмәгә шәһә-
ребезнең йөзләрчә хезмәт ияләре яратып һәм теләп
йөрделәр.
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНЫҢ ӘЛМӘТ
БҮЛЕГЕНДӘ
Әлмәт язучылары гомуми жыелышта Р
Төхфәтуллннның ижат отчетын тыңладылар. Э
Касыймов язучының соңгы елларда дөнья күргән
«Кыңгырау чәчәк» исемле җыентыгына һәм «Бер
коштабак катык», «Бөтнек исе» кебек хикәяләренә
анализ ясап, аларга уңай бәя бирде Докладчы Р.
Төхфәтуллннның «Акбүз ат» исемле яңа
повестендагы уңай һәм кимчелекле сыйфатлар
хакында сөйләде. Чыгыш ясаучылардан С
Кальметов, Г. Афзал, Ә. Маликов. М Хәсәков, Ю.
Әминов. яшь язучы А Ганиев әһәмиятле темага
язылган бу әсәрне камилләштерү кирәклеген
әйттеләр.
Бүлек утырышында яшь язучы А. Хә- сәновның
«Алкалы малай» исемле яңа повесте тикшерелде.
Әсәр интернат балалары тормышыннан алып
язылган, кызыклы вакыйгаларга бай, әмма әдәби
эшләнеше ягыннан әлегә йомшаграк, диделәр
чыгыш ясаучылар. Повестьны тикшерүдә катнашкан
Р Төхфәтуллин, Ә. Маликов, Ю. Эминов, М. Хәсәнов,
К. Булатова, яшь шагыйрь Р Башаров иптәшләр
авторга үз әсәрләренә карата таләнчәнлекне
үстерергә киңәш бирделәр.
Әлмәттәге әдәбият-ижат түгәрәгенең чираттагы
утырышында яшь һәм башлап язучы шагыйрьләрдән
Ф Галиева, Р. Аскаров шигырьләре укып
тикшерелде. Шагыйрә С. Сөләйманова түгәрәк
членнарының чыгышларын йомгаклап, шигъри оста-
лык мәсьәләләренә тукталды, әдәбиятыбыз
алдында торган бурычлар турында сөйләде.
«Агыйдел дулкыннары»
Актаныш районы газетасы «Игенче даны»
редакциясе каршында әдәби берләшмә
оештырылды. «Агыйдел дулкыннары» дип аталган
бу берләшмәнең беренче утырышында поэзия,
проза һәм пропаганда секцияләре төзелде, аларның
житәкчеләре сайланды.
Берләшмә райондагы башлап язучыларның яңа
әсәрләрен укып-тикшерү һәм газетага тәкьдим итү
максатын күздә тота.