БЕРЕНЧЕ ЗУР СӘЯХӘТ
10. Безне Әзербәйҗан каршы ала
енә без Әзербайҗанның башкаласы Бануда
Безне саламлап каршы алулар юлда ук башланды Тук* таган станция ларда Бану газеталарын кулга алу белан, беренче битләрендә үк безне — Татарстан кунакларын — Әзербэйҗан һем рус телләрендә «Хуш киләсез!» дип кот- лау-табрикләү сүзләрен дулкынланып укырга туры килде Республиканың үзәк «Коммунист» газетасы безнең делегацияне каршы алуга алдан ук әзерләнә башлаган икән «Казаннан алынган хәбәрләргә караганда, бу кеинәрдә Татарстан азучыларының зур бер оешмасы, Әзербәйжаида кунак булу ечен юлга чыккан», дип яза ул бер санында. Ә без килеп тәшкон кенне (18 августта) ул безне үзенең беренче битендә; «Совет Әзсрбәйҗанының үзәге Бакуга кунак булып килгән татар пролетариат һәм совет язучыларына кардәшлек сәламнәре!» дигән аншлаг белен каошы алды.
Поезд килеп туктады. Без вагоннардан тешү белән әллә кайчангы дусларыбыз белән очрашкандай булдык. Станциядә безне партия, хекүмет вәкилләре, язучылар, артистлар, журналистлар бик җылы каршы алдылар Башта вокзалның кабул итү бүлмәсенә алып керделәр, анда Әзербәиҗан пролетариат язучылары оешмасы рәисе Гали Мөхәммәдов иптәш Татарстан язучыларын Әзербәйҗан хезмәт ияләре исеменнән тәбрик итеп, дусларча речь сейләде. илебезнең халыклары, әдәбият-сәнгатьләре арасында шушындый бәйләнешнең әһәмиятле чара икәнлеген әйтте. Безнең делегациянең «итәкчесе Галимҗан Нигьмәти дә. үз чиратында. Әзербәйжан хезмәт ияләречә һем язучыларына Татарстан азучыларының һем барлык хезмәт ияләренең кайнар сәламем тапшырды. Өзербәйҗанга, Бакуга килүебезнең максаты турында да кыска гына сәйләп үтте.
Шуннан безне, автобуска утыртып, шәһәр үзәгенә алып киттеләр һем бик яхшы «Яңа Европа» гостиницасына урнаштырдылар
Без килгәннең икенче кенендә газеталарда һәркайсыбыз турында кыскама мәгълүматлар, фоторәсемнәр басылды. «Яңа юл» газетасы Ш. Зыяның «Кардәш Татарстан язучыларына» дигән менә шушы шигырен дә урнаштырган иде
Шмяк сыкыр... кәләп сыкыр сааммечтән. Сәвмиечтэн одлу, одну сәламләр!
Дәвамы. Башы 3, 5 саннарда.
Сэламлар вар: вышкалардан, бензиндән, Сәламнәр вар: заводлардан сәламләр!» Дашгын хөрмәт, кызыл өлфәт сизләрә Ачык йөзле кадыннардан, кызлардан. Хуш гәлдиңнз, хуш гәлдиңнз, сизәләрә Сәламлар вар эшчнләрдән. Кырлардан. Сәламләр вар: яшь шаер әдибдән, Эшчн кәлди, шаер кәлди бир дилдән!»
Ихлас күңелдән язылган шундый сәлам-ихтирам сүзләрен укып ничек дулкынлан* мыйсың! Әйе, мондый каршылаулар дулкынландыра да, зур җаваплылык та йөкли безнең өскә.
Игътибарлы, кунакчыл хуҗаларыбыз бик тырышалар: безгә күбрәк нәрсәне күр* сәтеп калу өчен, һәркөннең программасы бик киеренке төзелгән. Безгә унлап кеше һәм махсус автобус беркетелгән иде.
Әзербәйҗан Дагстан кебек күп милләтле ил түгел. Монда җирле халык — әзер- бәйҗанлылар күпчелек тәшкил итә (биштән өч өлеше). Әзербәйҗанның халкы 3 миллионнан артык. Территориясе 85,7 мең квадрат километр.
Территория дигәч тә, бу яктан бик үзенчәлекле, катлаулы ил ул. Бу аның Кавказ таулары белән Каспий диңгезе арасында урнашкан булуыннан килә торгандыр. Безнең Татарстанны, мәсәлән, аркылыга-буйга йөреп үт — аның пейзажында да, һава торышында да әллә ни үзгәреш сизмисең. Ә биредә пейзаж да. климат та төрле урында төрлечә. 500—1.500 метр биеклектәге, хәтта 4, 5 мең метр биеклектәге таулы районнар да, тип-тигез иңкү җирләр дә. хәтта диңгез тигезлегеннән түбән булган районнар да, бик куе урманнар һәм ком далалары да бар. Мәңгелек кар һәм боз белән капланган мәһабәт таулар да, ел әйләнәсе диярлек яшеллеккә күмелеп торган җирләр дә бар монда. Кыскасы, Әзербәйҗанда, әгәр аны аркылыга-буйга йөреп үтә алсаң, бер үк вакытта сигез төрле климатка тап буласың икән.
Баку.
Бу сүз борын-борыннан нефть сүзе белән янәшә йөри. Апшерон ярым атавында урнашкан Баку тирәсе—бөтен җир шарында беренче урыннарның берсен алып торган нефть районы. Кая карама анда — нефть вышкалары. Скважиналары бер-берсенә бик якын (100—150 метр, хәтта 20—30 метр чамасы гына) борауланганнар һәм ерактан караганда урманга охшап тора.
Россиядә иң беренче нефть фонтаны 1873 елда нәкъ менә шул Баку янындагы Балаханы районында бәреп чыккан икән. Шуңа да игътибар итик: ул беренче скважинаның тирәнлеге нибары 15 метр булган! Бу — Баку нефть районының гомуми үзенчәлеге. Монда бик тирәндә булмаган нефть ятмалары күп. Шуңа күрә, һәм беренче чорда техника да түбән булу сәбәпле, скважиналар бер-беренә бик якын борауланганнар. Аннары элекке хосуси нефть кампанияләрен, барыннан да бигрәк, нефтьне тизрәк, күбрәк алу кызыксындырган. Шуңа алар бер-берсе белән ярышып бораулаганнар, җир байлыгыннан кыргыйларча файдаланганнар, эшчеләрне хайван урынына эксплуатацияләгәннәр.
Ул чор тарихта гына калган инде. Ә бер карасаң, әллә ни ерак тарих та түгел икән үзе. Максим Горький, яшь чагында, ил гизеп йөргәндә, бу тирәләрдә булган һәм йөрәк тетрәткеч картиналарны үз күзе белән күргән. «Нефть промыселлары даһиларча эшләнгән караңгы җәһәннәм картинасы булып хәтеремдә калган,— дип яза ул.— Алар миңа шаккатырырлык, һуштан яздырырлык булып тәэсир иттеләр. Тәртипсез тезелеп киткән вышкалар арасында — көрән, соры төстәге һәм берничек тә эшкәртелмәгән формасыз ташлардан, озын һәм тәбәнәк итеп, ашык-пошык укмаштырылган эшче казармалары җиргә сеңеп китәргә дип торалар. Алар тарихкача булган кешеләр торагына охшый...*
Без инде монда хәзер капма-каршы күренешләр, капма-каршы тормыш-язмыш* лар белән танышып йөрибез.
Революциягә кадәр монда нефтьче эшчеләр арасында төп профессия — тарталь- щик булган. Нәрсә дигән сүз ул тартальщик? Әзербәйҗан сүзеннән алынган бу: дартмаг, ягъни тарту дигән сүздән килә. Элек буровой скважиналар кое кебегрек киң
ГАЗИЗ ИДЕЛЛЕ ф БЕРЕНЧЕ ЗУР СОЯХОТ ф
итап бораулап казылганнар
елмаел-көлеп, үз кешеләрдәй, кардәш кешеләрдәй сейләшәләр. Барыбыз да ир-ат, Сәрвәр апа арабызда бердәнбер хатын-кыз булгач, мондагы эшче хатын-кызлар да аңа аеруча игътибар белән карыйлар. Хәтта ничектер үзләренчә кызыксынып-көнпә- шеп карыйлар, дияр идем *.
Шунда кинәт, бу хәлне күреп, үзең дә уйлана каласың. Уңае килгәндә бу турыда да берничә сүз әйтми булмый. Сәрвәр Әдһәмова — җитди, эшчән, тыйнак, югары белемле, акыллы, культуралы. Ул Кави агабызның тормыш иптәше генә түгел (гәрчә бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли!), ө укытучы, тәрбияче, язучы да. Ул иҗат иткән пьесалар, хикәяләр, мәкаләләр безнең укучы балаларыбызга яхшы таныш. Аны Максим Горький иҗаты аеруча кызыксындыра, һәм соңра аның әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүче булып үсә, таныла ул. Бездән, аеруча миннән, тагын бер естен, бәхетле ягы бар аның: ул Максим Горький белән узган ел ук Казанда очрашкан!..
Безнең делегация составында шул Сәрвәр апаның да булуы безнең үзебезгә дә яхшы тәэсир иткәнлекне искә төшерми үтә алмыйм. Болай дип әйтүемә укучы гаҗәпләнмәсен. Без тормышыбызда хатын-кызларның тоткан урыны турында кайвакыт җитәрлек уйлап та җиткермибез, ахры. Менә мин бик күп сынаганым бар: ир-атлар үзләре генә булганда, күп кенә очракта, үзләрен артык иркен тоталар, таркалып китәләр, үзара мөгамәләдә, сүздә-хәрәкәттә тупаслыкларга да юл куйгалыйлар. Шунда алар янына бер хатын-кыз килеп кердеме — кинәт җитдиләнеп, тәртиплеләнеп, җыйнакланып китәләр. Кыскасы, ирләр арасында хатын-кызлар булу аларны ничектер рухи күтәреп, сафландырып җибәрә. Гомуми күзәтүләрдән алган шундый тәэсир безнең бу очракта да. кай ягы беләндер, нинди күләмдәдер үзен сиздерми калмады, әлбәттә. Кабат әйтем: бу озын, зур сәяхәтебезнең башыннан ахырына кадәр Сәрвәр апаның да безнең белән бергә булуына без бик канәгать һәм шат булып йөрдек. Безнең алдыбызда аның дәрәҗәсе гел югары булды. Без аны бердәнбер хатын-кыз буларак та, гомумән бердәнбер хатын-кыз язучыбыз буларак та хөрмәт иттек, ө уп исә моңа карап бер дә һаваланмады, үзен бик тыйнак һәм һәркайсыбыз белән бик гади тотты.
Менә хәзер дә шулай.
Сәяхәтебездә беренче тапкыр очраган бу зур хатын-кызлар коллективында ул үзен үз туган апалары-сеңелләре янындагыдай сизә, күптәнге танышлардай, әңгәмәгә җиңел катнашып китә.
Бүлмәдән бүлмәгә кереп йөрибез, танышабыз.
Мондагы хәзерге зур эшләр бик кечкенәдән башланып киткәннәр икән. Искелеккә каршы, яңа тормышка омтылучы ун-унбиш кенә кыю хатын-кыздан торган ателье * сыман нәрсә оештырып җибәрәләр. Машинада тегү эшенә өйрәнүгә керешәләр. Әмма күпчелек укый-яза да белми. Нишләргә? Шунда наданлыкны бетерү курслары да ачыла. Бүлмәләрнең берсендә китапханә оештырыла. Шулай итеп, клубка йөрүчеләр бер үк вакытта хәреф танырга да, укырга-язарга да, машинада тегәргә дә өйрәнәләр.
Производствога, тегү эшендә осталыкны арттыруга зур игътибар бирелә. Хәзер инде бу — клуб дәрәҗәсеннән ашкан, махсус шартларга җайландырылып корылган тегү фабрикасына әйләнгән. Биш йөз кеше эшли бит монда, ә көздән бу сан сигез йөзгә җиткерергә планлаштырылган булуын да әйттеләр.
— Башта безнең клуб эшләренә читтән генә, сагаеп кына караганнар иде,— дип дәвам итә Гөлара ханым.—- Әмма безнең яңа, якты юлга чыгуыбызны бик тиз төшенеп алдылар. Безгә килүчеләр саны артканнан-арта барды. Аннары тормыш үзе алга яңадан-яңа бурычлар китереп куйды: безгә яшь кызлар гына түгел, балалы, семьялы хатыннар да килә башлады. Аларның үтенечен кире кагарга, үз арабызга кабул итмәскәме? Юк, килүчеләрдән беркемне дә кире какмадык без. Яшь кызларыбыз кияүгә чыгып, аларның туйларын да үткәрергә туры килде. Монысы күңелле вакыйга. Әмма яшь бала дөньяга килгәч, ул яшь ана нишләргә тиеш? Клубтан, яраткан эшеннән китәргә, кабат искелеккә кайтырга, дүрт стена эченә бикләнергә тиешме? Юк. мондый хәлләргә һич тә юл куярга ярамый иде. Безгә тагын яңа бер «цех» арттырырга туры килде: клуб каршында ясле дә ачып җибәрдек.
1 Саубуллашканда, үзләренең тирән хисләрен белдереп, Сәрвәр апага истәлекле бүлек тапшырдылар.
Без Бакудә чакта театрлар еле җейгс алда булу свбалло, бу мешһүр
акыллы киңәшче булып та таныла. «Казан-Кавказ артистлары җәмгыяте» дип исем* ләнгән бу труппа спектакльләрне ике телдә хәзерли һәм куя. 1908 елның язында труппа Әстерханга килеп, әзербәйҗан халкының атаклы большевик-революционеры һәм күренекле драматургы Нариман Нәримановның «Надиршаһ» исемле драмасын сәхнәгә куя. Нәкь менә шунда ул чактагы Әстерхан һәвәскәрләреннән Зәйни Салтанов, Сара Байкиналар да шундый квалификацияле труппа куйган бу спектакльдә беренче тапкыр катнашу бәхетенә ирешәләр һәм үз осталыкларын күтәрәләр. Бер-ничә елдан соң, бу труппаның зур уңышлары белән бергә, спектакльләрне ике телдә хәзерләү һәм уйнау кыенлыклары да арта, һәр ике халыкның артистлары да сан һәм осталык ягыннан да гел үсә баргач, нәтиҗәдә алар икегә аерыла һәм һәр- кайсы мөстәкыйль яши-эшли башлый. 1913 елда Әстерхан артистлары тарафыннан татар телендә куелган «Надиршаһ» драмасында Надир ролен Зәйни Солтанов уңышлы башкаруга ирешә. Шул ук драманы «Сәйяр» труппасы да 1916 елда Казан тамашачыларына күрсәтә.
Әнә шундый кызыклы тарихи фактлар...
Әмма, мәгълүм булганча, кызганычка каршы, Бакуда без булган еллардагы Тинчурин һәм Җаббарлы планнары гамәлгә ашмый калды: бакулылар Тинчурин драмасын, казанлылар Җаббарлы драмасын күрү бәхетенә ирешә алмадылар. Моның сәбәбен эзләүне-аңлатуны мин үз өстемә ала алмыйм. Бүген исә шунысы әһәмиятле: бу әсәрем өстендә эшләп утырган көннәрдә мин үземне яңадан Әзербәйҗан җирләрендә, Бакуда. андагы дуслар янында кебек хис итеп шатландым. Совет халыклары, әдәбият-сәнгатьләре арасында бәйләнеш, дуслык, хезмәттәшлек хәзер елдан- ел арта-кечәя бара. Рус, башкорт, кыргыз, украин, эстон һ. 6. халыклар драматургиясе белән тамашачыларын әледән-әле таныштыра килүче Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә без шул ук Җәгъфәр Җаббарлының «Айдын» пьесасы буенча эшләнгән спектаклен карап куандык. Бакудагы дәүләт драма театрында исә Хәй Вахитның киң танылган «Күк капусы ачылса», Сумгаит шәһәр драма театрында Шәриф Хөсәеновның «Әни килде» спектакльләре куела. Ә 1969 елда безнең республикабызда әзербәйҗан әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү исә аеруча зур бәйрәм булды! Без чын-чыннан онытылмаслык шатлык көннәре кичердек.
Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, алдагы көннәрдә без дә үзебезнең шаулап үсеп киткән әдәбият һәм сәнгатебез вәкилләре белән Әзербәйҗанга барып чыгарбыз һәм аларда да шундый ук зур бәйрәм үткәрербез дип ышанам. 12. Революцион көрәш юллары
Әзербәйҗанның экономика, культура, әдәбият-сәнгать өлкәләрендә совет власте елларында ирешелгән уңышлары зур икәнлеген без ул елларда ук һәр кайда күреп йөрдек. Ләкин боларга ирешү җиңел булмаганлыкны да бик яхшы күреп-сизеп кайттык без. Анда патша самодержавиесенә һәм аларның ялчылары мосаватчыларга, дашнакларга каршы һәм совет властен урнаштыру өчен көрәштә 'ерсик та, романтик тә, трагик та вакыйгалар аз булмаган. Болар турында махсус әдәбиятлар бар. хәзер монда аларның бөтенесе турында тәфсилләп сөйләү урыны түгел. Әмма аның искиткеч батырлыкны да, тетрәткеч фаҗигане дә эченә алган бер тарихи моменты турында кыскача гьХа булса да тукталмый үтеп булмый. Чөнки без әнә шул әллә ни ерак та булмаган тарих белән турыдан-туры очраштык: 26 Баку комиссары каберлегендә булдык без. Тирән уйларга чумып, баш иеп басып тордык. Безне озатып килгән шагыйрь Сөләйман Рөстәм шунда тетрәткеч нотык сөйләде. Аннары Гомәр Гали сүз алды һәм безнең уртак хисләребезне сөйләп бирде. Ул чакта әзербәйҗанлы дусларыбыздан ишеткәннәребезне, башыбыздан үткән уй- кичерешләребезне укучыга бүген сөйләгәндә, бу героик эпопея турында инде беркадәр тулырак, тәфсиллерәк язып үтү кирәк дип саныйм. 26 Баку комиссары язмышы бер Әзербәйҗан тарихында гына түгел, ә бөтен илебез тарихында әһәмиятле, аның иң үткен бер чорындагы авыр сыналу үтүе турында сөйли.
Без монда күңелләребез тулы ихтирам һәм хөрмәт, кулларыбыз тулы чәчәкләр алып килдек...
.. Ватаныбызда һәм бетен дөньяда яңа эра ачып җибәр-ен «Аврора. залплары яңгыраган көннәр. Петроградтан еракта булган Бакуда Октябрь революциясенең алтынчы көнендә үк Совет власте игълан ителә Әмма дошманнар, капиталистлар, аларның ялчылары сугышсыз бирелергә теләмиләр. Авыр, канлы-корбанлы көрәшләр ♦ алып бару нәтиҗәсендә. 1918 елның апрель аенда гына большевиклар партиясе. и хезмәт халкы 26 кешедән торган Баку Халык Комиссарлары Советын төзүгә ' ирешә.
Яңа гына ирек яулап алган Ватаныбыз чит ил интервентларының һәм эчке “ контрреволюциянең атакаларын кире кагу сугышлары алып бара Баку — экономик о. һәм стратегик яктан гаять әһәмиятле районнарның берсе. Шуңа аның өчен барган я сугышлар аеруча кискен төс ала. Чөнки ул чорда Баку — илебезнең төп нефть бай- и лыгын үзендә туплаган бердәнбер район иде диярлек, ә нефть яшь Совет респуб- Ь ликасына һава белән судай кирәк иде. Чит ил шакаллары — интервентлар да аны үз х кулларына төшерергә дип юкка гына азапланмаганнар икән шул. Алар үзләренең м шул явыз максатларына ирешү өчен теләсә нинди ерткычлык эшләүдән дә баш . тартмаганнар. Егерме алты Баку Комиссарлары нәкъ менә шул кабахәтләрнең корбаны булалар да: 1918 елның 20 сентябрендә төнлә Англия интервентлары, эсерлар ы булышлыгы белән, Баку комиссарларын явызларча атып үтерәләр.
Ничек була бу героик фаҗига? ы
Англиядә чыга торган бер экономик журналда,— дип яза «Правда» газетасы.— бик образлы итеп әйтелгән шушындый сүзләр дә була «Нефть — королева булса, Баку — аның тәхете ул», һәм менә шул тәхеткә үрмәләү өчен Англия колонизатор- 2 лары төрле провокацияләр оештыралар, ә аларның сатлык җан ялчылары — мень- п шсвиилар һәм эсерлар, мосаватчылар, дашнаклар, акгвардиячеләр халык арасында 5 шовинистик коткы тараталар. Оешкан Баку пролетариаты, большевиклар партиясе, гайрәтле комиссарлар революция дошманнарына каршы аяусыз, фидакарь көрәш алып баралар. Алар хезмәт халыклары дуслыгын, интернационализмны үзләренең изге корәш байрагы итеп күтәрәләр һәм барлык революцион көчләрне үз тирәләренә туплыйлар.
Баку совнаркомы ул елларда, асылда, бөтен Закавказьеда Совет властеның тулы хокуклы вәкаләте белән файдаланган оешма булды. Партиябезнең Үзәк Комитеты һәм Владимир Ильич узе Баку пролетариатының героик керәшен эур иг.тибар белән күзәтеп, бу тарихи көрәшнең конкрет юлларына кагылышлы конкрет киңәшләр һәм күрсәтмәләр биреп тордылар Баку совнаркомы председателе С. Г Шаумянга 1918 елның май аенда җибәргән хатында В И Ленин: «Сезнең ныклы һәм кискен политика алып баруыгыз безне сокландыра,— дип язды,— ул дәрес политиканы хәзерге бик кыен шартлар таләп итә торган бик сак дипломатия белән берләштереп алып барырга тырышыгыз, һәм шул чагында без җиңәчәкбез»
Баку совнаркомы партия Үзәк Комитетының, В И Ленинның күрсәтмәләрен көндәлек эшендә-көрәшендә кулланма итеп алды, совет Россиясенең бай тәҗрибәсенә, хезмәт ияләренең киң массасына таянып хәрәкәт итте. Совнарком председателе һәм тышкы эшләр комиссары С Шаумян, губерна комиссары М Азизбеков, совнархоз председателе И. Феолетов, җир эшләре комиссары М. Везиров хезмәт комиссары Я. Зевин, эчке эшләр комиссары П. Джапаридзе, хәрби-диңгез эшләре комиссары Г. Корганоа һ б Баку коммунасының рухы һәм намусы булалар, эшчеләр һәм крестьяннар белән очрашалар. Алар Ватаныбызның канчыгышында Октябрьның беренче һәм гаять әһәмиятле крепостен дошманнардан саклау эчен эааод һем промысел эшчеләренмөн дружиналар оештырдылар. Илебезнең башка шәһәрләреннән дә Бакуга төрле ярдәм килеп торды: Мәскәү һәм Ленинград, Әстерхан һәм Царицын һ. б хәрби отрядлар җибәрделәр
Баку совнаркомы бер ук вакытта гаять меһим социаль чараларны тормышка ашырды: нефть промышленностен, Каслий сәүдә флотын, банкларны национализацияләде, бәкләрнең, ханнарның җмрг.әрен конфискацияләү һәм аларны крестьяннарга бирү турында Декрет игълан итте, предприятиеләрдә 8 сәгатьлек эш кеме билгеләде, мәктәпләр эшенә реформа кертте һ. б. Бу чараларның төп максаты —
пролетариат диктатурасын ныгыту, буржуазияне тар-мар итү һәм хуҗалыкны яңа социалистик нигезгә корып оештыру иде.
Баку пролетариаты, большевик комиссарлар җитәкчелегендә, үзенең совет Ватаны алдындагы интернациональ бурычын да батырларча үтәде. Бик катлаулы шартларда нефть чыгаруны һаман арттыра барып, кыска вакыт эчендә Бакудан Әстерханга сиксән миллион пот нефть озатты. Бу исә яшь Совет дәүләтенең хәрби-эконо- мик куәтен үстереп җибәрде, көрәшне төп нефть районнарын дошманнан азат итүгә кадәр дәвам итәргә мөмкинлек бирде.
Бакуда һәм Әзербәйҗанда Совет властеның җиңүе Закавказье буржуазиясенең контрреволюцион милләтчеләренең, Англия, Германия, Төркия интервентларының шашындырып ачуын китерде. Алар Бакуны, Әзербәйҗанны теләсә ничек басып алырга, Баку нефтенә хуҗа булырга һәм Әзербәйҗан җирләрен, бигрәк тә Каспий диңгезендә хакимлекне тәэмин итә торган һәм Советлар Россиясенә каршы көрәштә мөһим плацдарм була алган Бакуны үз кулларында тотарга дип бөтен көчләрен куйдылар.
1913 елның җәе Баку өчен аеруча кыен була. Аны чолгап алган дошман боҗрасы кысылганнан-кысыла бара. Төньяктан акгвардияче отрядлар, көньяктан Англия интервентлары кысрыклый. Баку пролетариатының чиксез батырлыгына, фидакарь көрәшенә карамастан, 31 июль көнне Бакудагы Совет власте җиңелүгә дучар була. Шунда Баку комиссарлары да кулга алына. Аларны Красноводскига алып китәләр һәм аннан 207 чакрым читтә, Ахча-Куйма белән Перевал станцияләре арасындагы ком сахрасына илтеп, төнлә атып үтерәләр. «Без коммунизм өчен үләбез. Яшәсен коммунизм!» дип батырларча һәлак булган легендар 26 Баку комиссарлары менә алар: С. Шаумян, М. Азизбекоо. П. Джапаридзе, И. Феолетов, Я. Зевин, И. Малыгин, М. Веэиров, Г. Корганов, А. Әмирян, С. Осепян, В. Полухин, Г. Петров, М. Басин, А Костандян, И. Габышев, Б. Авакян, А. Берг, Т. Эмиров, А. Борян, Ф Солнцев, М Коганов, А. Богданов, С. Богданов, И. Мишне, И. Метакса, В. Николайшвили. Бу үлмәс исемнәр каберлек ташларында гына түгел, миллионнарча совет кешеләре йөрәгендә язылганнар. Ә Баку исә аларның йөрәк тибешен әле дә тоеп тора сыман—
«Якты урамнар буйлап атлап барам һәм бнк ачык ишетәм мин, эшче Баку, синең күкрәгеңдә егерме алты йорәк тибүен...»
Хәзер менә истәлекләремнең шушы кисәген язып утырганда, Сөләйман Рөстәм шигыреннән әнә шул юллар искә килеп төште. Халык тойгысын төгәл чагылдырган көчле образлы юллар алар.
Бакуда без куп урыннарда булдык, күп кенә очрашуларда катнаштык, һәм аларның һәрберсе бездә бик тирән эз калдырды. Берьюлы меңнән артык эшче ял итә торган, яңа салынган, бик уңай, бик пөхтә, чиста ял йортында булу, андагы көр күңелле эшчеләр белән очрашу-сейләшү.. Шәһәрнең Иске Баку дигән өлешендә «Хан сарае», «Кызлар манарасы» кебек бик борынгы корылмаларны тамаша кылу, алар турындагы төрле легендаларны тыңлау... Электр яктылыгы белән балкып тсрган төнге Бакуны күзәтеп соклану... Әзербәйҗан культурасын, сәнгатен, аның үткән зур юлын чагылдырган тарихи музейда булу...
Тарих дигәч тә... Иң башта бина үзе үк тарих турында сөйләп тора икән. Монда, революциягә кадәр, халыкны изүче, талаучы Тагеев дигән зур бер сәүдәгәр типтереп яшәгән. Хәзер ул сәүдәгәр юк, ә бинасы халыкка хезмәт итә... Бу музейдагы күп бүлекләрдән безне кызыксындырганы — әзербәйҗан театрларының тарихы турында сөйләгән бүлек булды. Монда театр тарихы гыйльми нигездә өйрәнелә, тикшерелә. Аның туу һәм үсү юлын күрсәткән күп төрле рәсемнәр, афишалар, кульязма әсәрләр, документлр — бары да шунда тупланган. Патша цензурасы тарафыннан тыелган дистәләрчә элекке пьесалар белен дә шунда танышырга мөмкин. Мәшһүр драматург Мирза Фәтехгали Ахундовның да күп кенә әсәрләре, кулъязмалары шунда саклана.
Әзербәйҗан драма театрының зур тарихы бар. Аның беренче спектакльләре 1873 елда ук уйналган. Хәзер ул совет шартларында нык адымнар белән үсеп бара. Үзләренең классиклары һәм бүгенге драматурглары әсәрләрен кую белән бергә,
«мда Шекспир. Мольер, Гоголь, Горький кебек бетен денъяга мәгълүм әдипләрнең де пьесаларын уңышлы куя ала торган кечле коллектив булып әверелгән ул._
Без революциядән соң гына оешкан һәм уңышлы эш алып барган терек эшче уеатрында да булдык. Аның үткән юлы. бүгенге эше, иҗат методлары турында театрның мөдире Әфәндиевнең әтрафлы әңгәмәсен тыңладык. Ә безнең Кәрим ага Тинчурин татар театр сәнгате турында сөйләде.. ♦
Әзербәйҗанлы дуслар башта хатын-кызлардан сәхнә кечләре җитәрлек булмау «авыруын» да кичергәннәр икән, һәм шунда безнең татао хатын-кызларының ярдәм- g га килүләрен ихтирам белән телгә алалар. Мәсәлән, аларда инде бүген бу мәсьәлә нигездә хәл кылынган булса да, Әэербәйҗаи академия драма театрында татар ° артисткасы Марзыя ханымның, төрек эшче театрында Фатыйма ханымның әле һаман х да күренекле урыннарның берсен алып торуларын, тамашачыларның ихтирамын я һем мәхәббәтен казанган булуларын әйттеләр... и
s ■ 13. Салих Сәйдәшев тантанасы s
♦
Бануда онытылмаслык истәлек калдырган тагын зур бер вакыйга булды. Ул — м коммунальниклар клубының зур бакчасында, ачык һавада үткәрелгән киче Кичәге ике меңгә якын тамашачы җыелган иде. Күпчелеге — татар эшчеләре Мондый м кичәләрдә, очрашуларда кунакларның урыны сәхнәдә була инде. Тагын әэербәйҗаи язучылары, культура, сәнгать кешеләре, партия, совет, эшче оешмаларыннан вәкилләр. Хәтта Кызыл Армия вәкилләре дә бар иде. Кыскасы, сәхнә шыгрым тулы — булды, һәркайда бер-береңә шулай якын булу, янәшә утыру, бер-береңнең сулышын п тою туганлык хисләрен көчәйтеп тора иде Ә тагын да әһәмиятлерәге, кыйммәтрәге — u сәхнә белән залның бердәмлегендә! Халыклар дуслыгы тантанасы күренешенең бик ачык чагылышы иде бит бу. Хуҗаларның да, безнең дә дустанә эчтәлекле чыгышлә- рыбыэ . Партиянең Әэербәйҗаи Үзәк Комитеты исеменнән, нефтьче эшчеләр. Кызыл Армия сугышчылары һәм командирлары исеменнән котлаулар... Аннары — шигырь укулар.. Безнең Такташ, Кутуй, Демьян Фәтхи үзләренең ялкынлы дә, лирик та шигырьләре белән бу кичәдә аеруча әйбәт чыгыш ясадылар. Бигрәк тә Такташ! Әзербәйҗан шагыйрьләреннән Сөләйман Ростом чыгышы исте калган. Ул елларда Әзербөйҗанда әле яңа туып килә торган яшь совет поэзиясенең иң актив һәм үсеп кило торган талантларыннан берсе иде ул. Алар Такташ белән ничектер бик тиз дуслашып киттелор. Характерлары белән бер-беренә охшаганга күрәдер икесе до поэзиягә, кешелорго, тормышка гашыйк, үзләре бик мөлаем һәм садә, кешеләр белән бик тиз танышучан һәм якыннан аралашучан иде алар.
Мин башта ук бу кичәне эур вакыйга дип атаган идем. Чынлыкта ул нәкь шулай булды да. Аның шулай булуына, бүтәннәрдән тыш. безнең Салих Сәйдәш тә сәбәпче булды.
Әйтергә онытканмын икән, Бануга килеп тошү белән Салих үэ стихиясенә чумып китте: музыка әһелләре белән аралашты. Бануда, Әэербейҗанда да аның исемен беләләр, ләкин нигездә ишетеп ионә беләләр, музыкасы-иҗаты белән тиешенчә ге- ныш түгелләр икән. Ә татар совет музыкасы белән дә. Сәйдәш белен дә танышырга бик телиләр, бигрәк тә —шундый форсат чыгып торганда! Инициатива най якта булгандыр, белмим, әмма Бануга килүебезнең беренче нонендо үк Сәйдәш карамагына бер оркестр тапшырылуы мәгьлүм булды. Ул иеннер буе шул оркестр белен репетицияләр үткәрде.
Җәй айлары бит. театр, концерт сезоннары әле башланмаган, барысы да җәйге ялда. Әнә шундый шартларда, әллә ин эур булмаса да, тулы бер симфоник оркестр составын җыйнап олгерү — безнең кадерле хуҗаларыбызиың гаҗәеп зур игьтнбар- ЛЫЛЫГЫ, кунакчыллыгы билгесе иде
Кичәнең әдәби өлеше тәмамлангач, без тамашачылар арасына күчеп утырдык. Сәхнә тулысымча оркестр белән Сәйдәшкә тапшырылды. Аның сәхнәгә килеп чыгып баш июе һәм, оркестрга борылып, дирижер таягын тотиан уң кулы күтәрелү белем залда дәррәү кул чабу башланды. Салихның күтәрелгән кулы тукталып калып, берко-
дәр вакыт шулай һавада хәрәкәтсез асылынып торды, концерт тиз гене башланып ките алмады. Шуннан Салих, кулын тешерел, тагын залга йез белен борылды, кат- кат баш иде һәм яңадан оркестрга таба борылып, тылсымлы чыбыгын күтәреп иш» ре ясады, кул чабулар тына төшкәч, Салихның ике кулы да хәрәкәткә килде.
Башланды... «Зәңгәр шәл»дән, «Наемщиктан» арияләр, увертюралар, «Шәрыкъ балеты», «Кызыл Армия маршы». Әзербәйҗан композиторының (авторын хәтерл»- мим) «Яңалиф маршы» һ. 6.
Оркестрдагы төрле кораллардан чыккан сихри тавышлар һавада талпынып йөзә, әле бер урында туктап калгандай моң гына сузыла, скрипкалар, флейталар гына җырлыйлар, әле бөтен оркестр көче бергә кушылып, биекләргә, еракларга ашкынып куәтле яңгырый башлый, барабан скрипкалар тавышын күмеп китә... Әле музыка патшасы скрипкалар яңадан үзләренең сихерле көчләрен күрсәтәләр... Моңны яки куәтне, сагышны яки шатлыкны җырлаучы төрле музыкаль кораллар үз телләрендә әле бергә кушылып көйлиләр, сөйлиләр, әлс алар үзара ызгышалар, тартышалар, керешәләр сыман...
Тамашачылар бик тиз әнә шундый музыкаль аһәңнәр ирегенә биреләләр: әле тып-тын булып утыралар, скрипка, флейта тавышлары белән катнаш алар бер-беренең сулышларын да ишетәләр кебек, әле кинәт урыннарында тыныч кына утыра алмый башлыйлар, бер-беренә караналар, һавада агылып торган көчле музыка дулкыны арасыннан нәрсәнедер күрергә теләгәндәй, башларын күтәрәләр, әйе. музыканың көчле тәэсиренә бирелеп, һавада, үз тирәләрендә моңа кадәр күрелмәгән ниндидер гаҗәеп реаль бер нәрсәне эзләгәндәй итенәләр алар.„
Кыскасы, ул кичәдә Салих Сәйдәш искиткеч зур уңышка иреште. Бу — безнең барыбызның да уртак шатлыгы иде. Икенче көнне газеталар бу кичә турында, аеруча Сәйдәш концерты турында бик күп мактау сүзләре язып чыктылар.
Ул елларда Салих Сәйдәшнең даны үзебездә киң тарала башлаган иде инде. Аның яңадан-яңа җырлары, маршлары, концертларда башкарыла, К. Тинчурин, Т. Гыйззәт пьесаларына язган музыкаль әсәрләре театр сәхнәләрендә яңгырый, халык аларны бик яратып тыңлый иде. Әмма ул елларда Татарстаннан тыш өлкә һәм республикаларда Сәйдәш исемен әле ишетеп кенә беләләр, ә аның музыкаль иҗаты белән таныш түгелләр иде дисәк тә ялгыш булмас. Чөнки, беренчедән, татар совет профессиональ музыкасының үзенең дә әле яңа гына туа башлаган чоры иде һәм безнең музыкаль күгебездә Салих Сәйдәш әлегә бердәнбер якты йолдыз булып яна иде. Икенчедән, ул чордагы тарихи объектив сәбәпләр аркасында, шушы якты йолдызыбызның иҗаты да киң тарала алмый иде, чөнки ул елларда әле безнең ил буйлап гастрольләрдә чыгып йөрерлек мөмкинлекләребез дә чикле иде. Радио техникасы да үзенең балалык чорын гына кичерә, аның да мөмкинлекләре бик чамалы иде Ә телевидение турында әйтеп тә торасы юк, аның үзе түгел, исеме дә юк иде әле. Әнә шундый шартларда Сәйдәшнең Бакуда үткәргән бу симфоник концерты аның үзе өчен генә түгел, ә гомумән безнең татар совет профессиональ музыкасы тарихында күренекле бер вакыйга булып искә алынырга хаклы дип уйлыйм.
Кунак кадере өч көн диләр. Ә без Бакуда биш көн булдык. Әмма тагын шул кадәр булсак та, барыбер шундый ук кадерле кунак булып калыр идек — әзербәй- җанлы дусларыбыз белән шулай гаҗәеп тиз һәм бик якыннан танышып, үз кешеләр булып киттек без. Чөнки безнең дә сөйлисе сүзләребез күп булып чыкты, аларның да безгә сөйлиселәре, күрсәтәселәре иксез-чиксез иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, аларның эчкерсез дуслыклары, кунакчыллыклары безне үзләренә нык бәйләп өлгергән булса да. безнең вакыт санаулы иде, безгә яңадан юлга чыгып китәргә кирәк иде һәм без 24 августта Грузиянең үзәк шәһәре Тифлиска юл тоттык
Карт большевик Хасән Ризван (1917 елдан партия члены) ул елларда партиянең Баку шәһәр Комитеты аппаратында эшли иде. Бакуда экскурсиябезнең уңышлы үтүендә аның да ярдәме зур булды.
1 Безнең делегация составы тагын бер кешегә кимеде. Зариф Бәшири, сәяхәтен артык дәвам итә алмыйча, Бакуда бездән аерылып калды.
14. Грузин дуслар янында
Мен« без - Тифлиста (хәзер ул Тбилиси дип йөртелә). Моңармы беребезгә дә таный; булмаган бу шәһәргә баз 25 августта иртәнге сәгать сигездә килеп төштек. Каршы алулар бик тантаналы булды. Газеталар безнең килүебез турымда алдан ух хәбәр итеп куйганнар Поездыбыз килеп туктауга кемле оркестр яңгырады Каршы ♦ алучылар белән шыгрым тулы аокзал безне сәламләү транспарантлары белән би- н зәлгәи иде. Безнең делегацияне Грузиянең әдипләре, матбугат һем җәмәгатьчелек g вәкилләре әнә шулай бик җылы каршы алдылар, ике арада якынлык, дуслык шулай бик тиз урнашты. Шунда ук, вокзалның кабул итү бүлмәсендә, митинг үткәрелгәннән ° соң безне шәһәрнең иң бай һәм атаклы «Ориант» гостиницасына китереп урнаш- а- тырдылар. я
Тбилиси Грузиянең башкаласы Бу союздаш республика, география дәреслек- a ләреннән белүебезчә, Кавказ тауларының урта һәм көнбагыш элешендә, мең метр- х дан артык биеклектә урнашкан. Хәер, моны без үз күзебез белән дә күрел торэ- х быз инде. Пароходтан коры җиргә төшкәч тә, таулар иле Дагстаииаи башланды a мондый күренешләр. Бу тирәләрдә йөргәндә безгә һәр вакыт төрле биек- . локтәге, төрле формадагы таулар очрап тора. Шуларга карыйм да. баштарак сокланып искә алган Ослан һәм Жигули таулары кабат күз алдыма килеп м басалар. Кызыклы хәл! Болар бит инде бер-бере белән һич чагыштырмалы түгел. Түбәләре күккә тигән мәһабәт Кавказ таулары, мәңгелек карлы-боэлы таулар, үзләре ы турында гаҗәп әкиятләр һәм легендалар тудырган таулар бит болар... Кешеләргә зур игелек күрсәткән — тереклек уты алып биргән Прометей да. явыз аллалар тарафыннан җәзаланып, нәкъ менә шушы Кавказ тауларыиа кадаклап куелган, дип _ сойли бик мәшһүр легенда! Аннары, безгә бик якын Пушкин һәм Лермонтовлар. » Толстой һәм Горькийлар да сокланып-горурланып җырлаган таулар бит болар Шулай * ук хәзерге әдәбиятта да җырлану-тасвирланудан төшеп капмый торган таулар!
Әйе, шулай. Әмма... һәркайсы үз урынында матур бит, дип куанам мин. Без йөргән бу илләрне Кавказ таулары ничек бизәп торса, Идел буенда гомум ландшафтта бик ятышлы Жигули таулары да безнең якларны шулай гаҗәеп матур итеп бизәп торалар бит! Без монда Кавказлы, Эльбруслы. Казбеклы якларга сокланган кебек, биредән безнең тарафларга килгән каәказлылар да шулай ук Ослаилы. Жи- гулилы Идел буйларының матурлыгына сокланып туя алмыйлар лабаса Ә Иделнең әдәбиятта тоткан урыны Кавказга һич тә бирешмидер, мөгаен! Моңа дәлил итеп мин, әлбәттә, беренче чиратта Максим Горький иҗатын күз алдымда тотам.
Беркемгә дә сер түгел, тарихта билгелә: элек патша Россиясе халыклар арасында дуслыкны булдырмау, аларны бер-береннән аеру, алай гына да түгел, бер- берсо белән дошманлаштыру политикасын алып барды. Кавказ халыклары арасында шундый политика үзенең фаҗигале нәтиҗәләрен күрсәтә килүе дә мәгълүм. Мәсәлән. 1905 елның февралендә патша хөкүмәте Баку да әэербәйҗанлылар белән әрмәннәр арасында кан коюлы суеш-кырылыш оештырды. Халыкларның алдынгы прогрессив вәкилләре бу хурлыклы хөл алдында дәшми кала алмадылар Мәсәлән, «Баку» исемле газета работниклары Кавказ халыкларының якын дусты булып танылган Максим Горькийга мөрәҗәгать иттеләр һәм ул, бу турыда ишетүгә. «Кавказ вакыйгалары турында» дигән мәкаләсе белән бөтен дөньяга чаң какты, хезмәт халыклары арасында шундый канлы кырылыш оештыручыларны фаш итте, хурлык баганасына сөяде.
Бу мәкаләсендә ул башта Грузияне, аның мәһабәт, бай табигатен, аның кәшәләрен бик тә яратуы турында яза, аннары болай ди; «Кавказда булган чагымда грузин белән татарның (әзербәйҗанлының — Г. И.) һәм әрмәннең ничек дусларча янәшә торып эшләгәннәрен, ничек балаларча күңелле һем саф җырлауларын һәм көлүләрен мин һәркайда күрә идем һем менә шул гади һәм гаҗәеп әйбәт кешеләрнең хәзер, явыз кара көчләрнең котыртуларына бирелеп, тупас һәм мәгънәсез рәвештә бер-берен кыйнауларына ышану миңа шулчаклы кыен...
_.Якты акыллары булган барлык кешеләр, коллыкка бирелмәүме барлык ихтыярлы кешеләр, барыбызны да бердей каты изүче явыз һәм мәгънәсез көчкә каршы көрәшү өчен бердәм семья булып берләшергә тиешләр.
Безнең барыбызның да дошманыбыз — бер.
Безнең бөтенебез арасында тигезлек һәм туганлык булсын, безнең барыбызны да ачык акыл көче яктыртсын, барыбыз да бөек һәм җиңелмәс ихтыярлы көч булып берләшик һәм шул чагында—азатлык!»
Максим Горькийның тирән дулкынланып укыла торган, шартлагыч динамиттай! көчле булган бу мәкаләсе үз заманында патша цензурасы тарафыннан тыелган булган. Тик аның кайбер кисәкләре генә шул елны «Баку» газетасында басылып чыга алган. Ә тулы килеш ул 1905 елда Швейцариядә, Женева шәһәрендә аерың брошюра булып басылып чыккан һәм бөтен дөньяга куәтле набат булып яңгырагаң
Октябрь революциясе барлык халыкларга, шул исәптән Кавказ халыкларына дд чын азатлык та, үзара туганнарча дуслык та китерде, һәм менә 1922 елда, больше» виклар партиясе инициативасы белән, Бакуда Грузия, Әзербәйҗан һәм Әрмәнстан Советларының берләштерелгән беренче съезды чакырыла. Шунда бер тавыштай Закавказье Федерациясе оештырыла һәм аның үзәге итеп Грузиянең башкаласы Тифлис билгеләнә. Бу федерация грузин, әзербәйҗан, әрмән халыкларының үзар» дуслыгын, туганнарча хезмәттәшлеген тагын да ныгыту-үстерү юлында куәтле чар« була, пролетариат диктатурасын ныгыту, ленинчыл милли политиканы уңышлы тормышка ашыруга хезмәт итә...
—Әйе, федерациягә берләшкән Кавказ арты халыклары, үз юлларындагы барлык киртәләрне җимереп, упкыннарны кичеп, үзара дуслыкны һаман ныгыта барып, Ленин партиясе җитәкчелегендә зур җиңүләргә ирештеләр.
Узган ул еллар гомумән барлык илебезнең экономика, культура өлкәләрендә яңа югары баскычларга күтәрелү еллары булды. 1936 нчы елны хәтерлик. Ул елны социалистик җәмгыятебезнең һәр яклап үсү-камилләшүен үзендә чагылдырган тарихи яңа Конституция кабул ителде. Нәкъ менә шул Конституция нигезендә Грузия, Әзербәйҗан. Әрмәнстаи республикалары да, һәркайсы мөстәкыйль союздаш республика булып, СССР составына керделәр. Шулай итеп, үз алдына куелган төп бурычны, үзенең гаять зур тарихи ролен бик яхшы үтәп чыккан ЗСФСР да бетерелде. Әмма ул халыклар күңелендә, йөрәгендә яхшы, якты истәлек булып калды.
Ә без анда булган елларны ЗСФСР, үзендә гаҗәеп көч туплап, өле яши, эшли, төрле упкыннар аша җимерелмәс дуслык күперләре салып, ленинчыл милли политиканы практик рәвештә тормышка ашыру үрнәкләрен бөтен илебезгә, бөтен дөньяга күрсәтеп тора иде...
Тифлис. Монда без барыбыз да беренче тапкыр аяк басабыз бит. Күзләрне зур ачып, туймастай булып, тирә-якны күзәтәбез, өйрәнәбез. Өч яктан таулар белән чолганып алынган чокырлыкта утырган. Шәһәрне уртага ярып Кура елгасы ага. Халкы кебек ук, бик борынгы шәһәр. Аннары Горький исеме белән, аның әдәби биографиясе белән бик нык бәйле шәһәр булуы белән дә дан тота ул. 1891 елда ук, еле язучы Горький түгел, ә яшь егет Алеша Пешков чагында, Россия буйлап беренче зур сәяхәткә чыгып китә. Нижний Новгородтан башлап, Идел аша, Дон далаларын, Украина, Бессарабия, Кырым җирләрен җәяүләп үтеп, шушы Тифлиска килеп чыга. Тимер юл мастерскоена эшкә урнаша. Монда ул үзенә бик якын дуслар таба. Грузияне, аның халкын, табигатен бик ярата ул. Тормышының Тифлистагы чоры, әйтергә кирәк, булачак язучының революцион карашларын формалаштыруга ярдәм итә. Грузия халкының алдынгы вәкилләре белән, монда булган рус революционерлары белән аралаша, якыннан таныша. Казанда, Красновидовода башлаган пропаганда эшен дәвам иттерә. Шунда ук әдәбият белән тирәнтен кызыксынып, үзенең дә каләм көчен сынап карарга була. Яэа башлый, көн-төн эшли, күп яза... Шул язган- нзрыннан «Макар Чудра» исемле хикәясе шушы Тифлистагы «Кавказ» газетасында басылып чыга. Шулай итеп, Максим Горькийның иҗади биографиясе шул көннән — 1892 ел, 12 сентябрь көненнән һәм нәкъ менә шул урыннан — Тифлистан, Кавказдан башланып китә. Алексей Пешков, Максим Горькийга әверелеп, әдәбият мәйданында үзенең искиткеч данлы юлын шуннан башлап җибәрә.
_Гаҗәеп нык тәэсир итүчөн бай табигатьле ил ул Грузия. Сулап туймаслык саф һава, күзнең явын алып, кояшта балкып торган төрле субтропик үсемлекләр, таулар һәм тарлавыклар, елгалар һәм бозлавыклар, гаҗәеп шифалы бик куп чишмәләр.
Без «Боржом», «Цхалтубо» кебек бик популяр булган унлап кына чишмәләрен
«елэбез бумЯ*. алар Грузи, җирендә м-ңивн ертык санала и«м1 Аеруча амыч Кера диңгез буе курортлар ягы буларак дан тота. Гагра. Сухуми, Гудэута, Пицунда, Яңа Афон... санап китсәң күп инде алар.
Кипарислар исе аңкып бәргәч. Әллә ничек булды күңелгә— -һава, су да бу Кавказда, ♦
Кояшы да башка үзенең, R
Шул кояшта 2
бу да безнеке дип
Рәхәтләнеп ятып кызындым. °
Бу шигъри юллар — Муса Җәлилнеке. «Кавказ* исемле Шигыреннән Аның асты- п на ул «1929 ел, 17 июль, Яңа Афои» дип язып куйган. Димәк, ул бездән бер ай а гына элек биредә — Грузиядә булган. Яңа Афон санаториенда ял иткән, дәваланган Z Һәм үзенең алган тәэссратларын иҗатында да шушылай чагылдырып калдырган. “
Бу сәяхәтебездән соң күп еллар үткәч (илленче елларда). Грузиядә шул ук § Яңа Афон санаториенда Габдрахмаи Әпсәләмовлар белән бер*ә булып, аннан озакка җитәрлек ял, савыгу альт кайттык без. Кояшында кызындык, диңгезендә коендык. Тирә-як табигатен, тарихи урыннарын ейрәндек һәм алар безнең күңелләрдә, блокнотларда урын алып калдылар.
Кызганычка каршы, әлеге беренче сәяхәтебез вакытында Грузиядә без нибары еч кен генә булдык. Әлеге дә баягы, маршрут зур. вакыт аз иде Әмма шул кыска вакыт эчендә дә Грузия җәмәгатьчелегенең, партия һәм хокүмәт вәкилләренең, әдипләренең татар язучылары килүгә зур бәйрәм тосе биртеклекләрен адым саен сизә тордык. Тантаналы утырышлар, дусларча әңгәмәләр. Грузиянең экономикасы, халкының тормышы, әдәбияты, сәнгате белән танышу, культура учакларында булу һәм тагын — терла урыннарда котылгысыз банкетлар—
Мено без Орджоникидзе исемендәге клубта. Монда безне тимер юл эшчеләре бик җылы каршы алды. Үзара котлаулар, сәламнәр, әңгәмәләр, едәби-музыкаль чыгышлар. Менә трибунага бер-бер артлы Тавтавидзе, Лордкипанидзе, Имрешвили, Вартанов иптәшләр күтәрелә. Алар язучылар җәмәгатьчелеге, завод һәм депо эшчеләре исеменнән Татарстан кунакларын котлыйлар Җавап ител Гомар Гали. Гадел Кутуй чыгып сәйләделәр. Шунда ике арада бик җылы дуслык, туганлык урнашып китте. Безгә һәркайда уртак тел — боек рус теле ярдәм итә Югыйсә, боз грузинча, алар татарча белмиләр бит Хәер, без үз телләребездә до аңлаша алдык бугай. Кутуй үз шигырьләрен татарча да, русча да укыды. Такташ шигырьләренең тәрҗемәсе юк иде —ул үз ана телендә укыды. Ә зал тып-тын булып тыңлады. Грузии шагыйрьләренең үз телләрендә ясаган чыгышларын шулай ук без до аңладык дисәк, бик арттырып әйтү булыр инде. Ә менә грузин музыкасын һәм җырларын аңладык без, ләззәтләнеп тыңладык. Монысы бу кичәдә түгел, о бүтән вакыт, бүтән урында булды. (Консерватория бинасында булды бугай — тә аен хәтерләмим дә инде ) Гаҗәп концертта булдык без. Тагын нәрсә дип әйтергә? Сокланып, яратып тыңладык, бик канәгать булып калдык, чын күңелдән рәхмәт әйтеп, һәр номериы алкышлар белән озатып тордык. Хәзер ул концерттан алган әнә шундый гомуми тәэсир генә саклана. Башкаручыларның исемнәре дә. репертуарлары да инде хәтердә калмаган булуына карамастан, бүген дә әйтә алам: артист һәм артисткаларның гаҗәеп моңлы тавышлары, җырлау осталыклары безне тәмам әсир иткән, тыңлап туймаслык булган иде! Әле һаман радиодан грузин кәйләрен ишетергә туры килгән саен шул концерт искә тешә, әледон-әле алкышлар дулкыны тулып китә торган матур зал күз алдына килеп баса һәм шундагы моң колакларда яңгырап тора сыман (хәтерем алдамаса, ул концерт безнең эчен махсус оештырылган иде бугай).
Язучыларның махсус үз йортларында да кунак булдык без Сокландык та, конләштек тә: эш-иҗат бүлмәләре, тамаша залы, бай кита'ханә — бары да бәр. Язучыларның Мәскәүдәге Герцен йортыннан бер дә ким түгел.
Грузиянең үз кинофабрикасы да бар — «Госкинпрогрузия. Һем ул кечкенә да түгел икән. Безне шунда да алып бардылар. Аның производство базасы да. иҗади 13. «К. Ул
ГАЗИЗ ндкллв
177
көчләре дә мактанырлык. Нәфис һәм документаль фильмнарны бер-бер артлы чыгарып кына торалар.
Бик күп урыннар белән танышу, вакыт кыскалыктан, өстән-естән генә булды, сөйләшүләр аша гына булды. Чал тарихлы Тифлис хәзер зур промышленность һәм бай культура үзәге. Анда яшәп-эшләп килә торган культура-мәгариф учаклары бик күт дәүләт университеты, дәүләт консерваториясе, художество академиясе, опера һәм балет театры, театрлар музее, революция музее... Аларның һәркайсында да букв алмадык, әлбәттә. Шулай да хуҗалар безне иң мөһим урыннар белен таныштырырга тырыштылар, йөрттеләр, сөйләделәр, аңлаттылар. 15. Грузин халкының корифейлары
Без кая гына бармыйк, кайда гына булмыйк, кайтканда гел Руставели проспектына килеп чыгабыз. Без урнашкан гостиница шунда, Тифлис үзәгендәге иң матур урамда. Шота Руставели! Бу исемгә тәмам күнегеп, аның белән үзләшеп беттек. Шуңа күрәдер инде, без көне буе ал-ялны белмичә күп йөрсәк тә, бу урамга килеп керү белән ару-талуны онытабыз, безне рухландыра торган поэзия кочагында тирбәлә башлыйбыз сыман.
Шота Руставели!
Грузин әдәбияты, аның тарихы, аның культурасы шушы бөек исемнән башка була алмый. Грузин дуслар да безне үзләренең әдәбияты, аның тарихы белән таныштырганда, беренче итеп шул исемне телгә алалар иде.
Руставели — грузин халкының 12 гасырда яшәгән һәм иҗат иткән мәшһүр шагыйре, «Юлбарыс тиресе ябынган баһадир* исемле атаклы поэма авторы ул. Бу поэма, мәгълүм булганча, грузин әдәбияты тарихында үзенә аерым бер урын алып тора. Башка халыклар әдипләренең урта гасырда иҗат иткән әсәрләреннән аермалы буларак, бу поэмада дини карашлар, схоластика дигән нәрсә бөтенләй юк, Поэма кешегә, мәхәббәткә, дуслыкка мәдхия җырлый. Гаделлекнең башбаштаклыкны җиңүе идеясе, яхшылыкның явызлыкны җиңүе идеясе, патриотизм хисләре идеясе — поэманың нигезен әнә шулар тәшкил-итә. Үзара бик дус булган төрле милләт вәкилләре — Тариэл (индияле), Автандил (гарәп), Придон (мулгазарлы) исемлә намуслы, турылыклы баһадирларның фидакарь көрәшләре, ниһаять, зур җиңү белән тәмамлана. Батырлыкны Руставели гаделсезлеккә каршы көрәштә генә күрә, шулай дип кенә аңлый һәм аңлата. Гаделлек белән гаделсезлек арасында, яхшылык белән явызлык арасында бара торган көрәштә, ахыр чиктә, җиңү гаделлек, яхшылык ягында була, дип күрсәтә ул үзенең поэмасында. Руставели фикеренчә, кешеләрнең үзара мөнә-сәбәтләрендә төп мораль принциплар—дуслык һәм мәхәббәт. Мәхәббәтнең мистик мәгънәсен дә кире кага ул һәм аны җенси хисләр теләгенә генә кайтарып калдыручыларны да тәнкыйтьли. «Йөрәк, акыл, аң бердәмлеге» генә зирәклекнең иң югары күренеше була ала, ди ул.
Поэзия әсәре буларак бу поэма — осталыкның югары үрнәге булып санала. Ул грузин телендә кырык тапкырдан артык басылган, Советлар Союзындагы барлык халыклар телләренә диярлек тәрҗемә ителгән, Европа, Азия халыкларының күбесе теленә тәрҗемә ителеп кат-кат басылган, бетен дөнья культура тарихында күренекле урын алып торган мәшһүр әсәр ул. Аерым кисәкләре безнең татар теленә дә тәрҗемә ителеп басылып чыкты.
Грузин әдәбияты турында сөйләүне бөек Руставелидән башлаганбыз икән инде аңардан борынгыга таба да. аңардан соңгы чорларга һәм бүгенгегә таба да азрак сызык сызып үтәргә кирәктер бит.
Борынгысы хәтсез еракларга алып китә безне. Җыр, легенда, эпос, әкият һ. б.— грузин халкының бу төр әдәбияты безнең эрага кадәр үк булган икән. Бер генә мисал. Амирани дигән исем сезгә танышмы? Юк? Әйе. моңарчы безгә дә таныш түгел иде ул. Хәзер менә, әйдәгез, бергәләп танышыйк. Амирани — кояш улы дигән сүз икән ул. Бик борынгыдан килгән грузин халык эпосының герое. Ул изелгән халыкларны төрле дию-пәриләр, аҗдаһалар кебек явыз көчләрдән азат итә, кеше-
л»рие ут булдырырга, металл эшкәртергә өйрәтә, күктәге «изгеләр» белән кереше. Бу эшләре өчен алла ачы каты җәзалый һәм Кавказ таулары кывсына чылбырлап куя— Бу эпос безнең эрага кадәрге икенче гасыр урталарь нда им эт ителгән. Борынгы грек азучыларының әйтүләренә караганда, аллаларга каршы керәшүче бу Амирани турындагы миф Гоузиядә безнең эрага кадәрге 5—4 иче гасырлардан бир-ле яшәп килгән, Грузиядән Борынгы Грециягә дә күчкән һәм Прометен турындагы миф белән бергә кушылып киткән.
Бу эпосның басылып чыккан 120 варианты бар (аерым езекләрен русчага Николай Тихонов тәрҗемә иткән)...
—Чал тарихлы, бай тарихлы әдәбият үзенең шундый традицияләрен шундый дәрәҗәсен югалтмыйча, шуннан соң да, бүгенге кәйгә кадәр дә дәвам иттереп килә.
Грузиянең Руставели, Гурамишвили, Чаачааадзе, Пшавела, Церетели иле дип тә йертелүе турында еш кына ишетергә дә, укырга да туры килә Чеики бу мәшһүр исемнәр үз иҗатларында грузин халкының тарихын, тормышын, азатлык эчен керәшен, рухи дөньясын күрсәтел-ачып бирүче буларак, халыкның даиы һәм горурлыгы булып танылганнар—
Без булган елларда көчле әдәби төркемнәрдән саналган, академик дип аталган өлкән язучылар (девизлары — «сәнгать — сәнгать өчен!») белән дә. пролетариат язучылары белән дә, «Сул фронт» исемендә берләшкән яшь язучылар белән дә очрашырга, сөйләшергә, бәхәсләшергә туры килде безгә.
Без килүдән өч ел элек (1926 елда) грузин яэучыларының 1 съезды булып үткен икән. Ул республикадагы әдәби көчләрне берләштерүдә зур роль уйнаган. Съездда барлык әдәби төркемнәр дә үзләренең социалистик тезелештә актив катнашырга теләкләрен белдергәннәр. Т Табидзе, Г. Леоиидзе, И Абашидзе, К. Лордкипанидзе. Г. Дадиаии, Б. Жгенти — ул елларда актив эшләүче яшь шагыйрьләр, прозаиклар, драматурглар, тәнкыйтьчеләр иде.
Мин, ничектер, барыннан да бигрәк Бесо Жгентины ачыграк хәтерлим Озынчарак буйлы, туры, ябык гәүдәле, ал-ак йөзле, кыска, сыек аксыл чәчле, бик херекет- чән сылу яшь егет иде ул. Гел безнең белән бергә була, сөйли, таныштыра, аңлата. Бигрәк тә Такташ белән дуслашып киткән иде алар Еш кына, янәшә атлап, келе- шаяра сөйләшеп йөргәннәре әле дә күз алдыма килеп баса (Берьюлы әйтеп китим хәзер Бесо Жгенти — югары белемле күренекле тәнкыйтьче, әдәбият белгече, зур әсәрләр авторы, Язучылар союзы җитәкчеләреннән берсе.)
Грузиянең Главискусство башлыгы Алзвидзе, партия комитетының матбугат бүлеге медире Татулов, агитпропаганда бүлеге медире Бюль һәм. әлбәттә. Бесо Жгенти иптәшләр безне грузин халкының әдәбияты сәнгате белән таныштыралар, без, еларга ияреп, музейларга, картина галереяларына барабыз, шәһәрне карап йөрибез.
Менә без Грузия революция музеенда. Узган гасырда чыккан революцион газе- та-журналлар, тарихи кызыл байраклар, атаклы революционерларның рәсемнәре- һәркайсы турында тулы, ачык аңлатмалар... Музей үзәгендә—бик җыйнак һем эчтәлекле итеп эшләнгән Ленин почмагы... 1905 ел революциясенә багышланган аерым бүлек бар. Анда — пулялар белән тишкәләнгән кызыл байраклар Алар утлы-ялкынлы көрәш елларын күз алдына китереп бастыралар... Грузиядә аеыр һәм катлаулы шартларда Октябрь таңы ату... Көрәшчеләрнең батырлыгы һәм дошманнарның явызлыгы... Меньшевиклар тарафыннан вәхшиләрчә газаплап, яндырып үтерелгән Марда- нишвили һәм Иванов иптәшләрнең рәсемнәре— Геронк көрәш картинасын һем җиңү тантанасын күрсәткән бай экспонатлар... Күп алар һәм һәркайсы кәчле, тирән тәэсир итә- Музейга килүчеләр өзелеп тормый һәм аның тәрбияви кече зур икәнлеге күренеп тора.
Вакыт аз, көн программасы бик тыгыз Күп җирдә буласы, күпне күрәсе бар. Атаклы картиналар галереясында да булмый ярамый Ул — груэия халкының мактанычларыннан берсенә әверелеп бара икән. Бай. Терле Сокландыргыч Грузин халкының классик һәм бүгенге яшь художникларының картиналары белен янәшә бүлмәләрдә Франция. Италия, Голландия. Бельгия. Иран һ. б. илләр художникларының оригиналь картиналары да бар. 1920 елда гына оештырылган булуына карамастан. галереяның фонды бик бай һәм экспонатлар яхшы зәвык белән урнаштырылганнар.
Д»вамы бар