АНА
ay гынамы, Сания апа!
Ак чалбардан, ак күлмәктән балкып торган егеткә ана күзләрен кыса төшеп карады.
— И-и-и, шөкер генә. улым. Күптән безнең капканың келәсен күтәргәнең юк иде. Әйдә, ух.. Вераз ябыккансың димме, улым? Әниеңнең саулыгы ничек соң, сихәтләнәме?
— һаман шулай, бер көе...
Бер мәлгә икесе дә тын калдылар. Ана егетнең аркасыннан сөйгәндәй итте һәм тынлыкны бозарга теләмәгәндәй сак кына дәшеп куйды:
— Әйдә, улым, өйгә узыйк.
— Юк, Сания апа, озакка дип кермәдем.
Ана: «Хәзер чәй өлгертәм, ризыктан авыз иттермичә җибәрәмме соң!» — дип сөйләнә-сөйләно өенә кереп китте. ” галдын күздән кичерде. Таныш, бигрәк таныш.
яшел чирәм эченнон сузылып киткән сукмаклар дисеңме, ул тартылган бауга эленгән ак керләр дисеңме (Синара җитез-җитез атлап, аяк очына гына басып үрелә-үрелә. шул керләрне элеп йөрер иде)— барысы да таныш, күңелгә якын, хәтергә сеңеп калган.
Бакча ягында, нәфис канатлары белән бал исе җилпеп, умарта кортлары очына. Әйтерсең күренмәс куллар яшеллек арасыннан алтын шарлар чөеп уйный.
Ойалды ишеге ябылырга да өлгермәде, ана әйләнеп тә чыкты. Кулында ак конверт. Кызының кичә генә хаты, карточкасы килгән
Егет чирәмле ише- Ул — келәм кебек
икән.
— Бик борчылган кебек, балакаем. Сагынам, ди шул. сагынам, ди. Укуы да авырдыр инде. Сиңа ничегрәк яза соң?
— ?..
Рәсемдә Кремль дивары янында елмаеп торучы кыз. Ул очып барганда тукталып калган кебек. Егет үзенә дә ишетелмәслек итеп пышылдап куйды: «Синара»... Шул чак аның күңеленнән әйтергә кыймый торган сүзләре берьюлы ташып чыкты.
— Сания апа, мин бит өйләнергә булдым.
— Ничек, улым? Капылт кына. Синараның укуын бетерәсе бар ич. Ул тегендә, син монда дигәндәй.
Егетнең тамагы кипте. Ул кыюсыз хәрәкәт ясап куйды.
— Килүем, бәлки, урынсыздыр да. Килми калсам да, яхшы түгел сыман. Мин бит сезгә шул кадәр күнеккән идем. Әллә ни уйламасын, бүтәннәрдән ишетмәсен дип үзем килдем. Башкага өйләнергә булдым мин, Сания апа.
Ана, ялгыш ишетмәдемме дигәндәй, егеткә карады. Ул күз алдында кечерәеп калгандай булды. ♦Ничек? Бозылышканнары да сизелми иде. Ул-бу булса Синарам әйтми-киңәшми калмас иде...»
— Мин күп уйладым инде бу турыда. Отыры олыгаела. Ә Синара һаман шулай, җилбәзәк. Укуны бетергәч, еракка китәм, ди. Минем белән китсәң генә мин синеке, ди. Мин аны гаепләмим. Ул шәһәр дөньясына күнеккәндер. Ә миңа монда калу кирәк... Кичер мине, Сания апа.
Ана офыкка төбәлде. Әмма ул берни дә күрми иде. Рәнҗүле карашка дөнья таркау, эчтәлексез. Ул күңеленнән өзелеп-өзелеп тәкъ- рарлады. «Үз улым кебек күрәдер идем бит. Ияләнеп беткән идем үзеңә. Үз улым кебек... бөтенесе дә гади, аңлаешлы иде бит. Кичләрен клубка алырга дип килеп керер иде. Шау-гөр килеп чыгып китәрләр иде. Ә мин, үземчә, озак йөрмәгез дип, шелтәләп калган була идем. Нинди кыз назландырырга яратмый, уйнап кына әйткәндер. Ничә ел бергә булып та...»
Егет кузгала башлауга ана исенә килде.
— Туктале, улым. Күптәнге бер нәзерем бар ие. Сез танышкан елны туй... туегызны ачармын дип юкә балыннан шәраб куйган ием. Әйткән нәзерем тотмасын, я бәхетең ким булыр, балам. Кемнең дә булса кадерлесенә насыйп булгансыңдыр бит. Хәзер, хәзер, сабыр ит.
Ана баз авызын ачты. Тонган караңгылык. Ул капшана-кап- шана төшә башлады. Менә беренче баскыч. Аңа еллар аръягыннан кызының тавышы ишетелгәндәй булды.
— Әни.чибәр ул егет. Менә күрерсең әле, әни. Үзе акыллы...
Икенче баскыч...
— Әни, ул әллә ниләр белә. Шундый маҗаралы итеп сөйли. Янында бөтенләй дөньяңны онытасың...
Өченче баскыч...
Аягы таеп китте. Юеш, ахры...
— Әни, ул үпкәли дә икән. Шаяртканымны белгәч, яңадан ачылып китә, сабый кебек. Күтәреп ала да мине әллә кая кадәр илтә. Тагын тынып кала да: безнең яшьлек тө шаяру гына булып калмас микән, ди...
Дүртенче баскыч арасы бераз киңрәк. Менә күнегелгән араны аяк эзләп тапты да.
— Әни, кайбер чакта мин аны сине яратканнан да артыграк яратам дисәм, үпкәләмәссеңме?
Ана ихтыярсыздан пышылдап куйды. «Болар икесе ике ярату түгелме соң, балам...»
Бишенче баскыч муртайган. Уртасы сынып җиргә тиеп үк тора. Менә ул сыкрап куйды.
—_ ®ни* Ул хәзеР әллә ничек. Гел мине тыңлый. Шәһәр турында сөйлә әле, ди. Үзе кырыс. Бер ноктага төбәлә дә уйга чума. Дә- шәм, дәшәм, ишетми. Үпкәләсәм, яңадан иркәли башлый. Әйбәт син, ди. Ә күзләре салкын, көзге төн кебек...
Аяклары җиргә тиде. «Биш ел элек күмгән идем... Кызым шетте микән? Ах, балалар, балалар. Ана теләгәнчә түгел шул_ 1ушында булырга тиеш...»
> Калтыранган бармаклар туфракны аралый башлады. «Юкә балы |де... Колмак та салган идем... Биш ел элек... һай, ул чаклар. Ба- аңа сөю-сәгадәт килгәндә ана да кызы яшендә буладыр ул... Клуба чыгып киткәннәрен койма ярыгыннан карап кала торган ием. ергә булырлар сыман ие... Ах, балалар, балалар...»
Баздан чыгуга ул көн йөзенә карый алмый торды. Күзләрен чса — ишегалды буш, тын.
— Улым, кайда син?
Ана үз тавышыннан үзе сискәнеп китте. Гүя баздан бүтән берәү’ ,әшә иде.
— Улым...
Тавышы гүя иреннәрендә бозланды. Аның баскычка күзе төште. Сенаты каерылган ак күгәрчен тыпырчына. Юк... конверт икән. Кыерчыклы куллар конвертны ачты. Эчендә фотокарточка. Кызышны. Очкынлы күзләр. Шат йөз. Ә чәчләре, чәч түгел — туктап, >еп калган җил.
— Кызым...
Әйтерсең ана дәшүгә кыз рәсемнән чыгар да яшьлегенә йөге- эер. Шашып! Куанычлы көннәрен табар да шул көн кояшлары бе- 1ән киредән кайтыр. Көлеп! Сөенеп! Тып итеп рәсемгә тамган яшь кәрдәкләнде, елмаюлы күзләрне каплады. Бала мәхәббәте ана өчен ХӘ сөю-сәгадәттер. Бу минутта ул нәрсәнеңдер өзелүен тойды. Тарыккан җанына киңлек эзләгәндәй капканы ачты. Баганага сөялде. Ананың уңган күзләре кайнарландылар. Дөнья тоташ зәңгәрлеккә «анчылды. Урам гүя дәрья. Дәрья уртасында чайкалган ак җилкән торган саен кечерәя барды һәм тәмам эреп күздән югалды.