ТОРМЫШ ӨЙРӘТӘ, ВАКЫТ КҮРСӘТӘ
1
абан туе да килеп җитте. Тәрәзәләрдән бәйрәм музыкасы агыла, кешеләрнең йөзләрендә кояш булып елмаю балкый. Әле анда, әле монда яшьләрнең гармун белән җырлап узганы, кызларның көлгәне ишетелә.
Вильдан Гыйниятов, ачык капкадан ишегалдына кергән ир урталарындагы кешене күреп алу белән, гармунын янәшәдә утырган кызы Алсуга бирде дә кунагын каршыларга ашыкты.
— Кемне күрәм мин! — Ул шатланып кулла рын җәйде.— Бәйрәм белән, дускай, бәйрәм белән! Әйдә, Вәли, түргә уз!
— Рәхмәт, Вильдан, сезне дә бәйрәм белән,— дип кунак өйгә узды.
— Фәрия, кара әле безгә кем килеп чыккан,— диде йорт хуҗасы эчке якта нәрсәдер эшләп йөргән хатынына.— өстәл әзерлә, әнисе.
— Рәхиләне нигә алып килмәдең? — дип, тавыш бирде эчке яктан Фәрия.
Әмма Вәли Кәримов — милициянең җинаятьләр эзләү инспекторы — Вильданнарга кунак булып килмәгән иде.
— Беләсезме нәрсә, Вильдан,— диде ул,— эш белән мин. Камен када мәет табылган. Синең арттан җибәрделәр.
Хуҗаның шундук йөзе үзгәреп китте, тиз генә кызының кулын нан гармунын алып комод өстенә урнаштырды.
— Фәрия, без киттек,— дип кычкырды ул кухняда ашарга әзерләп йөргән хатынына.
Мәет тимер юл кырында гына ята иде. Чалбарының арткы кесәсеннән акча табылды. Төгәл илле сум. Документлары юк. Тирә-юньдә үлән тапталып беткән. Ә бер читтәрәк кепкасы, хәрби формадагы 6» 115
кителе, бер буханка икмәк белән пачкалы печеньеләр, «Прибой» папирослары тутырылган сетка аунап ята иде.
Вильдан мәетне, якын-тирәне фотога төшереп алгач, протокол төзергә кереште.
— Сез нәрсә әйтерсез, доктор,— диде ул, суд-медицина экспертына мөрәҗәгать итеп.
— Языгыз! — Эксперт мәетне әйләндерә-әйләндерә әйтеп яздыра башлады.— Күкрәкнең сул ягында ике яра, берсе өченче кабырга турысында, икенчесе алтынчы кабырга турысында. Аркасының уң ягында да яра бар. Сул як иң өстендә ике яра.
— Кайчан үлгән дип уйлыйсыз?
— Ун-унбиш сәгать узган.
— Димәк, унтугызынчы июньнең кичендә яки төнлә,— диде ул, үз-үзенә сөйләнгәндәй, һәм: —Яралар ни дәрәҗәдә?—дип сорады.
— Үтәли чыккан.
— Нәрсә белән?
— Үткен әйбер белән кадаганнар.
— Нинди үзенчәлекләре бар?
— Яраларның як-ягы да тигез, ике ягы да үткен хәнҗәр белән кадаганнар.
— Тагын нәрсә әйтә аласыз?
— Мәеттән аракы исе килә...
Протоколга кул куйганчы ук, тикшерүченең башыпда мең сорау барлыкка килә. «Нәрсә булган?». «Кем моны эшләгән, кем гаепле?», «Кайда, кайчан, нигә, кем белән, ни өчен?» Менә шуларга җавап тапмый торып, сабан туйны бәйрәм итү түгел, юньләп ашап-эчеп тә булмаячак.
Ялгыш юлдан китмәс өчен башта ук уйлап эш итәргә, кем әйтмешли, җиде кат үлчәргә кирәк. Доктор авыруны дәвалый башлаганчы, аңа дөрес диагноз куярга тиеш. Монда да шулай. Беренче ныклы, дөрес фикергә килү барын да хәл итә: эшеңнең уңышлы тәмамлануын да, тизрәк тәмамлануын да, объектив булырга да, гаеплене табарга да.
һәрбер җинаять артында — дистәләгән кеше язмышы. «Я, Гый- ниятов, сиңа табигать — фикер йөртү сәләте, озак еллар эшләвең — сиземләү, югары уку йортлары юридик белем биргән. Дөрес юл тап — хәрәкәт ит!»
Вильданга хәзер утыз сигез яшь. Туган ягы Казилендә сигез класс бетереп Вильдан Гыйниятов Арча педагогия училищесына укырга керә. Укытучы дипломы белән Совет Армиясе сафларына чакырыла. Бары өч елдан соң гына үзенең һөнәре белән Яңасалага укытырга кайта. Ике елдан соң намуслы, фидакарь егетне Арча комсомол райкомына күчерәләр. Тагын ике ел узып китә. Ул бу вакыт эчендә инструктор, комсомолның икенче секретаре булып өлгерә һәм партиягә керә...
1963 ел аның өчен истәлекле ел булды. Ул — партия райкомының пропаганда бүлеге мөдире ярдәмчесе, Казан университетының юридик факультеты студенты.
Көннәрнең берендә Вильданны партия райкомының беренче секретаре чакырып алды. Анда бер таныш түгел иптәш тә бар иде. Ул кеше республика прокуратурасыннан булып чыкты.
Вильдан Гыйниятович, менә сезне бу иптәш прокуратурага кодаларга килгән,— диде секретарь,— сезнең белән очрашып сөйләшергә тели. Соңгы сүз сездә калды.
Вильдан Гыйниятович, сез белемегез белән юрист,— дип башлады килгән иптәш.— Ә безгә белемле тикшерүче бик кирәк. Инде Гыйниятов — педагогны да, Гыйниятов — партия эшчесен дә искә алсак, сездән дә кулай белгечне табуы кыен. Ул җавап бирергә ашыкмады. «Чабып барган атны башыннан алып була, телдән төшкән сүзне кайтарып алып булмый»,— ди торган иде аның әтисе. Ул уйга калды: «Кешеләрнең эшләгән эшләрен законның кырыс нормалары белән үлчәрлек тормыш тәҗрибәсе тупладымы соң әле ул? — Бу көнне Вильдан йокысыз таң аттырды, җиде генә түгел, җитмеш җиде кат үлчәде.— Әйе, күпне күрде ул, сугыш елларында ачлыктан-ялангачлыктан үлгән картларны да, суыктан үлгән балаларны да күрде. Әтисенең үлеме турында кара кәгазь килгәч, күз яшьләренең ачысын да татыды. Хакы бармы аның кешеләрнең кылган гөнаһларын хөкем итәргә?..» «...Ә нигә ризалык бирмәскә,— дип уйлады ул, ниһаять.— Анда да кем дә булса эшләргә, кешеләрне явызлыктан сакларга, эшләнгән явызлыкның асылына төшәргә, кешеләргә хаклыкны ачып күрсәтергә тиеш ләба
са. Юрист хезмәте медиклар хезмәте кебек үк изге, олы эш түгелме- = ни?.. Әйе, авыр, бик авыр булачак бу эш... Ә аңа кайчан җиңел бул- = ды соң әле? Кайчан ул җиңел юл эзләде. Авыр икән, димәк, кызык- лы. Әгәр халыкка таянсаң, үзең тәрбияләнгән комсомолга ышансаң, >» үзең сафларында торган партиягә турылыклы булсаң, һәр урында “ эшләргә мөмкин...» 3
Менә шундый борчулы сораулар белән төн уздырган иде Вильдан о моннан ун ел элек. «Тормыш өйрәтә, вакыт күрсәтә», ди халык. < Әйе, тугыз ел тынгысыз гомер Вильданны бик күп нәрсәгә өйрәтте. ~
— Нәрсәдән башлыйбыз? — диде милиция инспекторы.
— Син, Вәли, поселоктан, күрше авыллардан комсомолларны чакыр, үтерелгән кешенең кем икәнен ачыкла.
— Бик яхшы. Ә сине кайдан табам?
яшьләр сибелеп төште.
— Фәрит Нәбиуллин ич бу! — дип кычкырды бер егет.— Күрше авылдан ул, Байкалдан.
Аның сүзләрен «Сельхозтехника» механигы да раслады.
_ Әйе бу безнең тракторчы Нәбиуллин. ул көн дә авылына кайтып йври иде. Ө ничек соң ул Камснкага барып чыккай? — дип, тапталды. егеа өчен рахмвт, иптәшләр. Әмма ала бу эшнең башы гына Тикшерү уңышлы булыр дип ышанасы кнла. Хоаер без ™релгаң ишенең кем икәнен белдек. Ул Байкал авылыннан Фарит |”биулл ин. Кайчан үтертлганек до айтеи була. Унтугызында кич яки таила б£лан Бүген егерменче июнь. Нарса болан үтерелгакеи д»
ф ТОРМЫШ ӨЙРӘТӘ. ВАКЫТ КҮРСӘТӘ ф
— Моргтан.
Врач-эксперт мәетне яру өчен коралларын тезеп куярга да өлгермәде, тәрәзәдән мотор тавышы ишетелде. Машинадан бер төркем
Вильданга мөрәҗәгать итте.
_ Безгә моны ачыкларга кирәк булыр,— дип, Вильдан Кәри- мовка карады, ул, ни әйтәсен сүзсез дә аңлап, чыгып китте.
Вильдан ишектән чыгу белән, аны яшьләр, комсомолецлар чол-
ачыклап була, by пычак яки хәнҗәр — әмма ике ягы да үткен ко рал. Ләкин әле без күп нәрсәне белмибез...
Шул вакыт Кәримов әйләнеп кайтып җитте. Ул Вильданның колагына үрелеп нәрсәдер пышылдарга кереште.
— Кычкырып әйт. Биредә чит кеше юк, комсомолецлардан нигә яшерергә?!.
— Кичә «Сельхозтехннка»да зарплата биргәннәр. Нәбиуллин 59 сум 78 тиен акча алган. Соңыннан берничә кеше җыелып эчү оештырганнар. Араларында Нәбиуллин да булган.
— Ишеттегезме, егетләр? Менә җинаятьнең асылы әнә шундый кечкенә генә детальләрне җыйганнан соң гына ачыла. Мин һәр вакыт яшьләргә — комсомолецларга таяндым, чөнки үзем дә комсомолда эшләдем. Бу юлы да җинаятьчене табарга ярдәм итәрсез дип уйлыйм...
•
* *
Көн төшлеккә авышкач. Гыйниятовның бүлмәсенә Кәримов, яшь кенә милиция кече сержанты һәм бөгәрләнеп, пычранып беткән киемле бер ир кеше килеп керде. Кәримов арган, кәефе төшкән, ачулы иде.
— Менә шушы инде ул,— дип, инспектор әлеге кешегә күрсәтте,— Юдинода каптырдык, йоклап ята иде.
— Фамилиягез? Кайдан?
— Галиуллин Ирек,— дип мыгырданды ул.— Чулпаннан.
— Менә документлары,— инспектор тикшерүчегә паспорт, хәрби билет сузды.
— Юдинога нигә барган идегез?
— Менә анысын белмим, үтерсәгез дә хәтерли алмыйм.
— Ничек инде, хәтерли алмыйм?
— Лаякыл исерек идем.
Кәримов тикшерүчегә бандероль сузды. Аннан пычак килеп чыкты.
— Бу кемнеке?
— Минеке, кәнишне. Кесә пычагы.
— Ә бу нинди тап?
— Көрән төстәме? — Галиуллин нәрсәдер хәтерләгәндәй, пычакка карап торды.— Консерва банкасы ачтык. Балыкныкын. Ул соус белән иде. шуннан булырга кирәк.
— Кайчан ачтыгыз?
— Кичә, получка алганнан соң эчкән чакта.
— Кайда?
— «Сельхозтехника» янында. Куаклыкта.
— Кем белән?
— Дүртәү идек бугай,— ул уйланып башын тотты.— Мин, Закиров Садыйк, Нәфиков Альберт...
Ул уйланып туктап калды.
— Тагын?
— Тагын кем соң әле? — ул, хәтерләргә тырышып, уң кулы белән маңгаен тотты.— Оныттым, ничек тә хәтергә төшерә алмыйм менә.
— Нәбиуллинны беләсезме?
— Белмәскә! Безнең тракторист. Менә хәтергә төште, дүртенчебез ул иде.
— Ничек соң аны оныттыгыз?
— Менә шайтан, хәтер. Фәрит аракыга киткән иде.
— Шуннан соң?
Ике ярты алып килгәнен хәтерлим. Аны эчтек бугай.
— Аннан соң?
Хәтерләмим, менә билләһи,— ул ялварулы, төссез күзләре белән тикшерүчегә карап катып калды.— Хәтердән чыккан, үтерсәгез дә хәтерләмим.
Ә болар нәрсә? — инспектор Кәримов аның кулларында калган өр-яңа сыдырылган эзләргә күрсәтте.
Башыма китерә алмыйм. Алар каян килгән, менә билләһи.
— Ә бу нәрсә? — дип соравын дәвам итте инспектор. Галиуллин ның бөгәрләнеп беткән костюм җиңендә кан таплары бар иде.
Борыннан булса кирәк, эчтем исә, шулай кан китә, аптыраган инде,— һәм ул икенче кулы белән кан тапларын яшерергә тырышып күзләрен йомгалады.
Гыйниятов шкафтан запас киемнәр алып Галиуллинга бирде.
— Алыгыз, ә үз киемнәрегезне биологик экспертизага алып барам.
х Экспертизаның нәтиҗәсен белгәннән соң, Кәримов бераз аптырап = калды, бераздан ул яңадан үз сүзен тәкрарлады.
— Кулга алырга кирәк, Вильдан, аракыга сылтап котылмакчы :» була ул.
— Гаепле икәнен исбат итәрлек нәрсә бармы соң?
— Ничек инде?! Бергә эчкәннәр. Бер. Нәбиуллин үтерелгән көн- и не ул өенә кайтмаган. Бу була ике. Кулларына игътибар итегез, өр- < яңа әзләр. Нәбиуллин үтерелгән җирдә үлән тапталып беткән, анда “ тимер чыбык сүтелеп ята. Бу өч. Әгәр ул гаепле булмаса, Казаннан * кире якка китеп бармас иде, димәк, качып китәргә теләгән. Бу дүрт. u Бишенчедән, ул үтермәдем дип бармый. Исерек идем, хәтерләмим, «° имеш. Җинаятьчеләрнең тапталып беткән аклану сукмагы.
— Нигә экспертизаның нәтиҗәләренә күз йомып карарга. Җн- s ңендәге кан таплары беренче группа, Галиуллинның үз кан группасына туры килә. Ә Нәбиуллиняың өченче группа. Пәкесендә чыннан да соус составы.
— Шуннан нәрсә булган?
— Нәрсәме? Галиуллинның күрсәтүләре дөрес дигән сүз, ул чыннан да пәкесе белән томат соуслы банка ачкан дигән сүз, аңлашыламы?
— Бу әле бернәрсә дә сөйләми. Мин санап чыккан дәлилләр үзе Галиуллинны кулга алырга бик җиткән. Бәлки, бу юлы да ялгыш диярсез.
— Бернинди ялгышлык юк. Экспертларның нәтиҗәләренә ышанмыйча булмый.
— Вильдан, монда тынычланырга ярамый, җинаятьче һаман иректә йөри, ә Галиуллин барыбер катнашкан. Ул я үтерүче, я үтерүченең ярдәмчесе.
— Ничек булыр әле,—Вильдан дусты белән уртак фикергә килә алмаудан уңайсызланып торды да, кискен карарга килеп, сүзен дәвам иттерде.—Ә сине, Вәли, ачулансаң да, ачуланмасаң да. мондый нигезсез фикерләрне раслап, нинди генә юл белән булса даалар- ны гамәлгә ашырырга тырышканың өчен, ярдәмчем итеп калды- пудан баш тартам. Безнең ялгыш бик куркыныч нәрсә. Гаепсез кешене хөкем итү генә түгел, вакытлы рәвештә кулга алу да аның тормы шы өчен коточкыч фаҗига. Күз алдыңа китереп кара: безнең бөтен
ТОРМЫШ ОПРӘТӘ. ВАКЫТ КҮРСӘТӘ ф
эшебезгә, хезмәтебезгә кара тап төшүе мөмкин. Кеше язмышы турында сүз барганда, мин икеләнә алмыйм. Сиңа да, дустым, сак булырга киңәш итәм. Хәзер миңа яңа ярдәмче бирүләрен сорап шал- тырам. Хәзергә хуш, дускай.
Ничек очына чыгарга мөмкин соң? Көн артыннан көн уза торды, ә җепнең очы табылмады. Менә шунда Вильдан кайчандыр үзенә таныш, һәр вакыт аны дөрес, ышанычлы эзгә алып барган комсомол һәм партия оешмаларының, җәмәгатьчелекнең ярдәмен һәм файдаланылмаган бик күп мөмкинлекләрне исенә төшерде. Ул иртән таңнан китеп кичкә кадәр югалып йөри башлады. Аны колхозчылар белән сөйләшкән вакытта да, май заводында эшләүчеләр арасында да күрергә мөмкин иде.
Иң башта ике ягы да үткен пычакны табарга кирәк иде, шуннан башка эзләүне дәвам итү авыр булачак.
«Хәзер ике яклы пычакны — хәнҗәрне ясаучылар юк диярлек»,— диделәр ул аралашкан кешеләр.
— Ә хәзер андый пычакны кемнәр кулланырга мөмкин? — дигән сорауны куйды Вильдан.
— Сунарчы хәнҗәре түгелме икән...— диде тәҗрибәле эксперт.
— Мин аучылар җәмгыятендә булдым, туган, беркем дә соңгы елларда андый хәнҗәр күрмәгән.
— Ашханәдә, кафеда, ресторанда мөмкин.
— Анда да юк.
— Заготскотта, ит комбинатында?
— Йөреп чыктым.
— Ә хирургия пәкеләрен?
— Менә анысы белән кызыксынмадым,— диде ул, эзләнүне дәвам итү өчен җеп очы барлыкка сөенеп куйды.
...Көннәрдән бер көнне аның белән бергә җинаятьчене эзләп баш ваткан комсомолец дружинникларның берсе килеп керде.
— Без сезгә теге вакытта ярдәм итәргә вәгъдә биргән идек. Менә шуны белдек: Каменка поселогындагы больницадан ике ягы да үткен хирург пычагы югалган,— диде ул.
— Аңлашылды, рәхмәт!..
* #
...Мәет больница янында табылган, ә Нөбиуллин кайтып йөргән Байкал авылы Каменка яныннан — янәшәдән уза. Өстәвенә, нәкъ шундагы шифаханәдән җинаять эшләнгән пычакка тәңгәл килерлек хәнҗәр югалган...
Гыйниятов эзләнүне Каменкага күчерде.
Җентекләп тикшергәннән соң, шикләнгән ике кеше калды: егерме бер яшьлек Точинский һәм унҗиде яшьлек Емелькин. «Кайсыннан башларга?»
Бүлмәгә озынча битләрен яңа гына чыккан өчпочмаклы сакал каплаган яшь кенә егет килеп кергәч, Гыйниятов бераз аптырап калды. Сорау алуны Емелькиннан башлап ялгышмады микән, йомык характерлы, үзсүзле егет икәнлеге әллә кайдан күренеп тора.
Әмма инде хәзер кире уйлаудан мәгънә юк иде — ул сорау алырга кереште.
...Алар инде биш сәгать утыралар. Икесенең дә нервлары кыл кебек тартылган, әмма һаман әле төп мәсьәләгә күчкәннәре юк.
саиан туйдамы? —дип кабатлап сорады Емелькин.— Әлбәттә, булдым, ул бу гаҗәп кешегә — спортта да. музыкада да, әдәбнят « һәм кино сәнгатендә дә аңардан күп белә торган кешегә — күнегә г башлаган иде инде. g
Ә кем белән? — дип сорады Гыйниятов,
— Точинский белән. х
— Ә аннан алда?
— Казанга барган идем.
— Ә Точинский? к
— Больницада калды. <•
— Кич белән кайда булдың?
— Бөреле җәнлек совхозында, танцыда.
— Точинский булдымы?
— Килде, әмма соңрак, бергә кайттык.
— Аңарда пычак күрмәдеңме?
Емелькин сагаеп тынып калды, башын түбән иеп иреннәрен £ тешләде.
— Аның пычагы нинди иде?
— Озын һәм ялт-йолт килеп тора.
— Ике ягы дамы? Үткенме?
— Ә сез беләсез икән бит? — дип шаккатып калды Емелькин. £ Вильдан аягүрә басты, җиңел сулап куйды.
Точинский аңа ошамады. Ялкау гына атлап килеп керде ул. к Тулы иреннәре ябык бите белән ятышып бетми. Тәртипсез рәвештә £ маңгайга төшеп чәчелгән озын чәчләре арасыннан ике төссез күз < текәлеп тора. Вильдан «үгезне мөгезеннән алды», кискен итеп: =
— Пычагың кайда? — дип сорады һәм карашын бер читтә утыр я
гаи Емелькинга төбәде. *
— Минем пычагым юк. «
— Ә теге озын, ялт-йолт итеп тора торган пычак? *
Емелькин Точинскийга йөзе белән борылды: а
— Бала-чага булма. Алар барысын да беләләр, сөйлә әйдә.
— Пычак юк,— диде Точинский, Емелькинның сүзгә катнашуына ризасызлык белдереп мыгырдап кына.
— Кая куйдың?
— Ташладым.
— Елгага.
— Ә ни өчен елгага?
— Складтан чәлеп чыккан идем, тапмасыннар дип курыктым.
Сорау алуны дәвам итүдән мәгънә чыкмаячак иде. Вильдан пычакны табарга дигән нәтиҗәгә килде: Точмнскийның күрсәтмәләре дөресме, түгелме?
Емелькин, аннан соң Точинский үзләре берничә тапкыр су коенган, балык тоткан Каменка елгасы ярын күрсәттеләр.
Менә эзләүчеләрне ияртеп. Вильдан елгага килде. Ике милиционер, һәр адым җирне тикшереп, елганы иңләргә керештеләр.
Кичкә таба өч кисәк пычак сыныгы табып алдылар. Бергә куеп карадылар — бер бөтен пычак килеп чыкты.
— Әйе. бу безнең пычак иде,— диде больница хезмәткәре Романова.
— Нөбиуллин нәкъ менә шушындый пычак белән үтерелгән бул- ган,— дип раслады эксперт.
— Кая?
— Инде хәзер, гражданин Точинский, кулга алынган кеше буларак, миңа җинаять эшегез хакында сөйләп бирегез.
— Ничек кулга алынган?
— Романованың күрсәтүләрен ишеттегезме?
— Ишеттем.
— Экспертның тикшерү нәтиҗәләрен?
— Укыдым.
— Сабан туе алдыннан исерек берәүне станциягә таба алып киткәнегезне күреп калган кешеләр белән күзгә-күз очрашырга телисезме?
— Юк... кирәк түгел... Мин үзем дә...
Бер ун көннән Гыйниятов җинаять эшен судка җибәрде. Аның соңгы битләрендә тикшерүнең нәтиҗәләре язылган иде.
Бер җирдә эшләмичә йөргән әрәмтамак Точинский, төнлә исерек кешене очратып, акчасын алу нияте белән аулак җиргә — тимер юл буендагы куаклыкка култыклап алып кергән. Әмма әлеге кеше — Фәрит — исерек булса да, кесәләрен тентергә ирек бирмәгән. Хәтта әле пычактан яралангач та, каракны сугып егарга үзендә көч тапкан. Точинский, сикереп торып, тагын корбанына ташланган һәм каты ачу белән аңа берничә мәртәбә кадаган. Шулай да карак кан эчендә яткан Нәбиуллинның акчасын эзләп табарга өлгермәгән: якынлашып килгән тепловозның колакны ярып кычкыртып җибәрүен ишеткәч, машинистның күреп калуыннан шикләнеп, алны-арт- ны карамый йөгергән...
Ә Емелькин бу үтерү турында белмәгән дә, ул бары тик дустының пычагын гына күргән булган...
II
...Эш көне әле башланган гына иде, кемдер кыюсыз гына ишек шакыды. Ишек артыннан кыймыйча гына эндәшкән тавыш ишетелде :
— Мөмкинме?
Алар икәү килеп керделәр. Икесе дә төз гәүдәле, озын буйлы. Уналты яшь чамасындагылар.
— Без мәктәптән килгән идек,— диде берсе.— Безгә тикшерүче Гыйниятовка барыгыз, диделәр. Менә һәммәсе дә язылган,— һәм ул туры сызыклы укучылар дәфтәрен өстәлгә куйды.
— Утырыгыз!..— тикшерүче дәфтәрне тотлыгып укырга кереште.
«Арча район прокуратурасына унынчы класс укучысы Минхәт Галимовтан,— дип язылган иде анда.— Кичә, 9 октябрь көнне, интернаттан кухняга барганда, мине соры киемле бер егет туктатты. Буе миннән озынрак. Аның белән кара киемле егет тә бар иде, тик ул читтәрәк басып торды. Башта ул миннән акча таләп итте, ә мин юк, дигәч, эчемә сукты. Иптәшем Наил Сөнгатуллинга бәйләнә башлады, икенчесе ишек төбенә басып безне чыгармыйча торды, һәм унынчы декабрьга кич бер «ярты»лык акчаны әзерләп куегыз, әгәр булмаса, яки кемгә дә булса әйтсәгез, яхшылык көтмәгез, дип янап китеп бардылар. Безгә ярдәм итүегезне үтенәбез. Галимов*.
...Кич белән Минхәт Галимов янына тере генә бер малай килеп керде.
— Мин акчага килдем, шеф җибәрде,— дип, оятсыз рәвештә авызын ерды ул.
Әйдә үзе килсен, әгәр бик теләсә, акча ул җилдән килми. Һәр сораган кешегә акча бирә башласаң...
Малай ничек җил-җил килеп керсә, шулай җил-җил чыгып та китте. Ашыгуы белән артыннан килгән кешеләргә дә игътибар итмәде ул. Һәм туп-туры «шефы» янына Гыйниятовның ярдәмчеләре — дружинникларны алып килде.
Арча артык зур түгел. Җәмәгатьчелек сизми калырлык шайка оештырырга биредә мөмкин дә түгел кебек. Әмма ул шайка оешкан, хәтта үзенең «шефы» да бар икән. Ә «шеф» дигәннәре — унсигез яшьлек Мәүлет Габдуллов булып чыкты.
Минхәт Галимов белән Наил Сөнгатуллин үзләреннән акча сора ган соры киемле егетне шундук таныдылар.
Вильдан аның документларын карап утыра.
...Сигез класс бетергән...
...Казанда ГПТУ-24 тә укый...
...Булачак токарь...
Документлардан аерылып Вильдан бераз уйланып утырды, Мәү лет Габдулловка күз төшерде. Сәламәтлеге ташып торган, алсу ирен ле, озын буйлы бу егетнең бар җире дә килгән иде...
...Кояшлы, якты май ае. Вильданга 16 яшь. Арча педагогия училищесында беренче курста укыган чагы. Көтеп алган шимбә көне җитте. Ә туган авылы Казилендә аны йомшак күңелле әбисе Хөсну- ри, кадерле әнисе Сәрбиҗамал. ун яшьлек сеңелесе Гөлниса һәм ерак сугыш кырларында ятып калган әтисе — Гыйният Гатауллинга бәйле якты истәлекле урыннар көтә. Арчадан чыккач та ул ямь-яшел табигать кочагына килеп керде. Күктә — сабан тургайлары, җирдә — яшел хәтфә. Сабый чагындагы кебек, ялан аяк чирәмгә басарга теләп, ул тиз генә ботинкасын салып кулына тотты.
Кинәт кенә аның эчен нәрсәдер борып алды, хәле бетте. Әйе, ике көн инде аның авызына бер тәгам ризык капканы юк иде. Бәрәңге бетте, бәлки авылда булса әнисе кара көнгә дип саклаган берәр йомыркасын пешерер иде, ә монда кемнән сорыйсың...
Тирә-ягына күз ташлады, беркем дә күренми. Ә торырга хәле юк, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә. Нишләргә? Башына: «Берәр таяк кисәге табарга, шуңа таянып булса да юлын дәвам итәргә»,— дигән уй килде. Менә ул сусыл чирәм өстеннән үрмәлнүрмәли таяк эзләде. Нигә бер таяк кисәге очрасын, ә баш һаман әйләнә, күзләр һаман томанлы. Тургайларның өздереп сайраганы да томанлы булып ишетелә. Менә аның бармаклары бер сал кынча түгәрәк әйбергә кагылып китте. Юк, таш түгел икән ләбаса бу! Урман чикләвеге ич?! Әйе. әтисе базардан нәкъ менә шундыйларны алып кайта торган иде. Ә эчендә тәмле төш. Аның авызына сулар килде, төкереген йотып куйды. Калтыраган куллары белән чикләвекне авызына китерде. Теш арасына кысты, әмма чикләвек кабыгы бирешмәде. Озак азаплангач кабыгын ватты, чикләвек төшенең тәме бөтен буыннарга, аяк табан-нарына йөгерде. Узган ел коелган тагын берничә чикләвек табып ашады ул...
Беркайчан да онытасы юк аның моны...
— Кайта ул дөреслек? — Дип шаулап килеп керде Вильдан янына Мәүлетнең әтисе Җиһанша абзый.-Минем малайны кулга алган- '““вильда'н^авап'Хрерга ашыкмады. Ул Маүлетвең әтисен янаша- ““^УҗЛанша абзый, сезнең кайчан да булса ачлыктан вктскка- иегез бармы?
— Әйе, ә аның монда ни катнашы бар?
— Бар, бик бар. Әгәр Мәүлет бер сынык икмәк өчен шул эшне эшләсә, без аны, бәлки, кулга алмаган да булыр идек. Ачлыкның ни икәнен сез дә, мин дә бик яхшы беләбез.
— Ә ул нәрсә эшләгән соң, шулай ябып куярлык?
— Мәктәп укучыларын кыйнаган. Куркытып, кыйнап акча җыйган...
— Ни җитмәгән аңа?.. Өсте бөтен, тамагы тук.
— Анысы дөрес, Җиһанша абзый, өсте бөтен, тамагы тук. Эчәр өчен, аракы өчен акча кирәк булган аңа...
— Шундый зур җинаятьме соң бу? Кулга алырлык...
— Ничек инде? — Вильдан гаҗәпләнеп әти кешегә текәлде.
— Соң ул бит яшь әле, бераз үскәч аңлар.
— Сезнең улыгызга унсигез яшь тулган инде. Кеше талаган өчен ундүрт яшьтән җавапка тарталар.
— Ә нигә үзен генә, ә калганнары?
— Калганнары да җавап бирер. Закиров та, Иванов та аның шайкасына катнашканнары өчен җавап бирәчәкләр. Алар Мәүлеткә ияргәннәр. Сезнең улыгыз бу тәртипсезлекләрне оештыручы буларак җавап бирәчәк, икенчедән, балигъ булмаган балаларны эчәргә тартканы өчен ике йөз дә унынчы статья кузгатылачак.
♦Мәүлет Габдулловны кеше таларга маташканы һәм балигъ булмаган балаларны эчәргә тартканы өчен гаепле дип санарга»—халык суды шундый карар чыгарды.
Әти-әниләре кайда гына язсалар да, тикшерүче Вильдан Гыйния- товның чыгарган нәтиҗәсе, судның карары дөрес дип табылды...
Ә Иванов белән Закировны хөкем итеп тормадылар. Закиров эше балигъ булмаган җинаятьчеләр комиссиясенә тапшырылды. Ивановка карата мәктәп коллективы һәм мәктәп комсомол оешмасының соравы канәгатьләндерелде...
Ике елдан зур конверт белән хат килде. Анда хәрби очучылар училищесы курсанты Геннадий Ивановның зур портреты салынган, ә портрет астына: «Иң гадел кешеләрнең берсенә, таләпчән юристка — Вильдан Гыйниятовка»,— дип язылган иде.
Әйе, дөрес аңлаган аны Геннадий: Вильдан Гыйниятов таләпчән юрист, гадел кеше. Тормыш аны шуңа өйрәтте, ә вакыт та нәкъ шундый икәнлеген күрсәтте.