ТОРМЫШ ДӨРЕСЛЕГЕ ХАКЫНА
әнкыйтьче Ибраһим Нуруллинга 50 яшь тулды. «Тәнкыйтьче» дип яздым да, шундук бу сүзнең генә тулы түгел икәнен уйлап туктап калдым. Мөгаен. монда миңа Казан дәүләт университетының профессоры дип тә, филология фәннәре докторы, күренекле галим һәм әдәбият белгече дип тә, Габдулла Тукай эстетикасы, Шәриф Камал иҗаты буенча, татар әдәбиятында критик реализмның туу һәм үсү мәсьәләләре буенча күп санлы монографияләрнең авторы дип тә язарга кирәк булгандыр. Шулай ук боларга Ибраһим Нуруллинның СССР язучылар союзы члены икәнлеген, зурлар һәм кечкенәләр өчен хикәяләр, «Тукай Петербургта» һәм «Аның йолдызы» кебек пьесалар авторы булуын, аның Тукай турында хикәя китаплары чыгарганлыгын, шуларның берсе «Поэт из деревни Кырлай» исеме белән 1967 елда -Детская литература» нәшриятында басылуын да өстәргә кирәк булгандыр.
Ләкин Ибраһим Нуруллинның күп яклы эшчәнлеген болар гына да иңләп бетерә алмый. Ул әле урта мәктәп укучылары һәм югары уку йорты студентлары өчен төзелә торган күп санлы дәреслекләрнең, методик кулланмаларның да авторы яки тезүчесе.
Бу мәкаләдә мин аның эшчәнлегенең бер генә өлкәсен — тәнкыйть хезмәтләрен генә карап үтмәкче булам.
Ибраһим Нуруллин турында «усал телле тәнкыйтьче» дигән сүз таралган Дөресме бу фикер? Шундый сорауга җавап эзләп. Ибраһим Нуруллинның моңа кадәр чыккан мәкаләләрен укыйм һәм аларга принципиальлек, турысын әйтү хас икәнен, курку һәм авторитетлар алдында баш июнең бөтенләй юклыгын күрәм. Менә аның 1963 елда язылып, шактый гына тавыш чыгарган «Кыскалык турында» исемле мәкаләсе. Автор үзенең мәкаләсендә күренекле язучыларны әсәрләрендәге артык озын, сыек сурәтләүләр. әһәмияте булмаган вак детальләр өчен тәнкыйть итә. Аның тәнкыйте нигезләнгән, ышандырырлык. Шуңа да карамастан, үз вакытында авторны бер яклы- лыкта гаепләүчеләр, «ул әлеге әсәрләрнең уңай якларын күрми» диючеләр булды. Ләкин бит безгә автор тулы анализ ясарга алынмавын башта ук әйтеп куйган иде- Бу мәкаләсендә Ибраһим Нуруллин бер генә теманы — әсәрләребезне басып китә башлаган күп сүзлелек чирен генә ала һәм әдәбиятның әле һаман аннан котыла алмаган- лыгын әйтә. «Әһәмияте аз булган тормыш ваклыкларын, натуралистик детальләрне иләктән үткәрми-нитми әсәргә кертеп тутыру; вакыйга һәм кешеләрне рәсемләү белән генә канәгатьләнмичә аңлатып бирү, укучыга чәйнәп каптырырга тырышу; авторның һәм персонажларның гадәттән тыш күп һәм озын сөйләүләре; әсәрне композицион яктан күп сыйдырышлы итеп коруда гаҗизлек һ. б. моментлар» — Ибраһим Нуруллинны борчыган нәрсәләр менә шулар.
Т
Әдәбиятның үсешен тоткарлый торган сәбәпләр турында сөйләгәндә тәнкыйтьче үткен ирония, сарказм алымнарын кулланырга ярата Менә ул яшь драматур-ның бер пьесасы турында яза. Күренеп тора, пьеса килеп чыкмаган Әсәрендә-е фикер ярлылыгын, бушлыкны автор көтелмәгән. ясалма финал белән капламакчы була. Үткен күзле тәнкыйтьче игътибарыннан, әлбәттә, бу читтә кала алмый. Пьеса турындагы бу мәкаләсен ул менә ничек тәмамлый: «Укып чыккач, бездә ирексездән бу пьеса әнә ♦ шул финалы өчен генә язылмады микән, дигән шик тумый хәле юк. Юкса, кар салкын < булганга, кулны өшетә, дигән «хакыйкать» сыманрак бер фикер әйтү эчен язган дисәк = драматургны кимсетү булыр иде». Бу юлларны инде башка беркемнеке беләк дә $ бутау мөмкин түгел - ул Ибраһим Нуруллинча үткен, кайнар һәм рәхимсез *
Билгеле, мондый мәкаләләр өчен авторга гел рәхмәт сүзе генә ишеттермәделәр и аны әдәп сакламауда, кызып китүдә, тупас тонда гаепләделәр. Мин бу мәкаләмдә сүнгән бәхәсләрне яңадан куертып тормастан. бары тик Максим Горькийның. £ «Зарарлы нәрсә турында ачусыз язу — начар яз/ ул».— дигән фикерен генә искә i төшерергә телим. Чыннан да чиле-пешле әсәрләргә карата гомуми сүзләр сейләү. әзрәк кенә гаебен тапкач та. чиксез күп гафу үтенүләр тәмам туйдырды инде Нәкъ 3 менә шуңа күрә дә КПСС Үзәк Комитетының әдәби тәнкыйть турындагы карары совет 3 әдәбиятчыларының игътибарын комплиментарный дип аталган әнә шундый күренешкә х юнәлдерде Ә без Ибраһим Нуруллин турында нык итеп әйтә алабыз: юк, аңа н комплиментарлык хас түгел. ф
Шулай да «усал телле тәнкыйтьче» дию генә Ибраһим Нуруллиины тулысынча ха- _ рактерлый алмый. Әдәбияттагы ялгыш, зарарлы күренешләргә каршы кискен көрәш- — кән кебек ул шундый ук дәрт белән яңа. яшәргә хокуклы үсентеләрне яклап та в чыга.
Шундый бер вакыйга искә теште. 50 нче елларның урталарында Әмирхан Еники- Q ның үзенчәлекле әсәрләреннән берсе — «Саз чәчәге» басылып чыкты
Ибраһим Нуруллин бу әсәрне ул чакны яклап чыккан бик әз кешеләрнең берсе ” булды. Ул Ә. Еники повестеның төп пафосын бик дөрес тотып алды: «Тел проблема J мондый: әгәр җитәкче работник, бигрәк тә партия работнигы, перспективаны югалтса. я халыктан аерылса, үзенең идея-политик сафлыгына кимчелек китерә котылгысыз < рәвештә тормыштан артта кала һәм ахыр чиктә мещанлык сазлыгына төшеп чума» ®
Ә «Саз чәчөге»нең чын әһәмиятен билгеләп, тәнкыйтьче болай дип яза; «Саз чәчә- ь ге» повесте проблематик әсәр буларак, тормыштагы хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә безнең игътибарны юнәлтергә, уйланырга, фикер йөртергә мәҗбүр итә.. »
Тәнкыйтьченең үз мәкаләсен «Иллюстрациядән проблемага» дип атавы да игътибарга лаек: моның белән ул Әмирхан Еникиның бу повесте язучының үзе эчен гәиә түгел, ә бәлки бөтен әдәбиятыбыз ечон иллюстрацияләүдән проблемалылыкка күчүне белгерткән әсәр булды дип әйтергә тели
Тагын бер мисал. 1961 елда Ибраһим Нуруллин «Уйналмаган скрипка моңы» дигән мәкаләсе белән чыкты. Ул анда Мин Шабайның үзенчәлекле һәм әле аңа кадәр җитәрлек бәяләнмәгән иҗаты турында чын мәгънәсендә яратып, җылы итеп яза. «Усал телле» тәнкыйтьче монда инде йорәккә үтә алырлык сүзләр таба Тәнкыйтьче Мин Шабай иҗатының топ үзенчәлеген дә дөрес билгели: «Аңа деталь сыидырышлылыгы» һәм эчтәлеккә туры килә торган аһәң хас».— дип яза ул.
Ибраһим Нуруллинның иҗат практикасыннан мондый мисалларны күл китәрергә мөмкин. Гомумән, аның болай гына язылган бер генә мәкаләсе яки рецензиясе дә юк, һәрберсе нәрсәнедер яклап яки нәрсәгәдер каршы чыгыл язылган. Ләкин Ибраһим Нуруллин иҗаты өчен ул да әле иң әһәмиятлесе түгелдер Иң әһәмиятлесе мөгаен, аның мәкаләләренең теоретик һәм эстетик яктан тыгыз булуларыдыр Алар авторның деҗур рецензент кына түгел, ә әдәбият белгече һәм галим икөнлөг.н дә бик ачык күрсәтеп торалар.
Ибраһим Нуруллин уэл-РЧ «оиалоларсидо «Лт« аЛЛНИиаИЛШЫИ һа» лар- тиялялагои, социалистик реалитм прницилларнч тиран лкдыД иласс.илар... уңай традици.лорсно таянып, осорлориоц кт.яры иде. һо» ЛУДОИ.Л.Т.О Д.РОЖ..ДЛ буу- ллрлг .... илрошл. Кайбер тяниыйтян.ляр фор-ал-т-иа- са.ла.-рс. ча.е.рт.ида У.Л дош».н нт.л шуны .галап и,ионда. И. Нур,алии болай д.л лтыл -Ьотд.
.фот сосоио картон формалит» юл. Бу дошманны, баш иалин.у илтималы. о-ытммН-
ча. дарыны коры тоткан хәлдә без бүген игътибарны социалистик реализмның икенче дошманы — тема ваклыгы, бытовизм, фактография, барысын бергә кушып әйтсәк, натурализмга юнәлтергә тиешбез». Миңа калса, сүзләр безнең язучылар эчен әле бүгеч дә бик актуаль яңгырый кебек.
Әсәрләргә бәя биргәндә тәнкыйтьче Ибраһим Нуруллин аларның жанры турында бервакытта да онытмый. Мәсәлән, аның Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» пьесасы турында язган «Комедияме, драмамы?» мәкаләсе бер караганда бер генә әсәргә багышланган кебек. Ләкин тәнкыйтьче монда бер әсәр мисалында татар драматургиясе үсешендәге иң үткен, иң актуаль проблемаларны күрә. Ул үзенең эстетик платформасын, жанрларны аеру принципларын ачык билгели. Нәкъ әнә шул фәнни теоретик нигез аңа пьесаның образлар деньясына керергә, әсәрнең татар драматургиясендәге урынын дөрес билгеләргә ярдәм итә.
Тәнкыйтьченен мәкаләләрендә бервакытта да коры теория генә һәм фәннилеккә охшаган баш әйләндергеч фразалар табып булмый. Иң тирән һәм җитди фикерләрне дә Ибраһим Нуруллин гади, аңлаешлы итеп әйтеп бирә белә. Менә шул чагында инде Ибраһим Нуруллинның озак еллар эшләгән педагог икәне безнең искә тешә. Аның педагоглык сәләте укучыны эстетик яктан тәрбияләргә тырышуында, әдәби образларның катлаулы дөньясын укучынын үзенә аңларга булышуында күрәсең.
Ниһаять, Ибраһим Нуруллинның тәнкыйть мәкаләләренә хас тагын бер күркәм сыйфаты — алар композицион яктан нык уйланылган, төгәл булалар һәм тагын укучыны фикер логикасы белән генә түгел, ә теленең образлы булуы белән дә мавыктыралар. Ибраһим Нуруллин үзенең лтәкаләләрен я капма-каршы фикерле ике тәнкыйтьченең сөйләшүе рәвешендә, я ачык хат итеп яза, яисә башка бер оригиналь формасын таба. Бу вакытта инде без каршыбызда тәнкыйтьче генә түгел, ә язучы да һәм драматург та торганын күрәбез.
Билгеле, моннан чыгып, тәнкыйтьче иҗатында бер генә кимчелек тә булмаган икән дип уйларга ярамый. Кайчагында аның бер яклО|рак һәм ышандырып бетерми торган нәтиҗә ясап куюлары да, теге яки бу язучыга бик үк дөрес бәя биреп бетермәгән чаклары да булгалады. Алар турында хәзер, тәнкыйтьчегә 50 яшь тулганда, искә дә төшермәскә булыр иде, ләкин 50 яшь бит әле иҗатта соңгы чик тә, ниндидер тукталыш та түгел. Язучы, тәнкыйтьче, галим һәм педагог Ибраһим Нуруллинның иҗат эшчәнлегендә бер этап кына әле бу. Шуңа күрә без әле аның киләчәктә тормыш дөреслеген яклап, әдәбияттагы кимчелекләргә каршы язылган бик күп ялкынлы мәкаләләрен укыячагыбызга нык ышанабыз.