Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Киңәш
Характерлар туры килмәде дип. Аерылышкан ир һәм хатынга Очрадым да, уйлап куйдым әле Менә шундый бер хәл хакында:
Син каләмгә гашыйк икән, дускай, Начар түгел, уңсаң әгәр дә.
Түземлекнең ләкин зуры кирәк Каләм белән тату яшәргә.
Ташлар булсаң,
аңа кагылма син, Бүгеннән үк тырыш онытырга... Характерлар туры килмәде дип, Аерылышмыйк инде хет җырда!,.
Чәчәкләрдән ясалган бер нәфис бәйләм Тора тутырып бүлмә эчен хуш ис белән. Бәйләм тора, бөдрәләнеп һәм күпереп. Менә хәзер миңа бер сүз әйтер кебек!
Сәлам җыры
1
Казан белән Мәскәү арасында Нинди урман, сулар кичелми. Күңел белән күңел арасында Урманнар юк безнең һичнинди!
Йөрәкләр бер безнең, Теләкләр бер безнең.
Дуслыгыбыз какшый торган түгел. Давылларда ныгып балкыган.
Сәлам сиңа, Мәскәү, кайнар сәлам Көрәштәшең — татар халкыннан!
2
Безнең бәхет, безнең матурлык ул Бөек Ленин, үлмәс Мулланур.
Корыч нигез булгач, дуслык сүнми. Мәңге сүнмәс, мәңге нурланыр!
Күңелләр бер безнең, Җиңүләр бер безнең.
Дуслыгыбыз какшый торган түгел. Давылларда ныгып балкыган.
Сәлам сиңа. Мәскәү, кайнар сәлам Көрәштәшең — татар халкыннан!
ШИГЫРЬЛӘР
ӨДӘВИ МИРАС ф
Сәлам сиңа язгы чәчәкләрдән, Мул уңышлы алтын көзләрдән. Сәлам сиңа, бөек Пушкин халкы. Җырчы Тукай туган яклардан.
Шатлык та бер безнең, Кайгы да бер безнең.
Дуслыгыбыз какшый торган түгел, Давылларда ныгып балкыган. Сәлам сиңа, Мәскәү, кайнар сәлам Көрәштәшең — татар халкыннан.
1956
3. Иван да С. Иван
Романнан өзек
Аерылгысыз ике дус, Ике дус, ике Иван. Берсе туган Уралда, Берсе Себердә туган.
Берсен Иван 3. диләр,
С. Иван диләр берсен.
Икесе дә кадерле Егетләр отряд өчен.
Икесе дә бер юлда. Икесе дә бер уйда.
3. Иван да С. Иван, Ике юлдаш, дус Иван.
Әнә алар баралар
Разведкага кич белән.
Кайда гына булмыйлар Алар мөһим эш белән.
Кайда гына булса да, Күңелләре көр була, Кайчан гына булса да, Уртаклашыр сер була.
— Галечка да Галечка
Дигән булып йөрибез, Кыймыйбыз сүз кушарга Ни өчендер үзебез.
Безнең туган отрядка
Кайчан килеп кушылган.
Башлап булыр иде бит Сүзне менә шушыннан...
•— Яшермимен, Ванюша, Син юк идең, бер вакыт, Чиерткәләдем кылларын, Карадым сүз кузгатып.
Сөйләде ул: Үткән көз.
Урманда ялгыз калган, Фронтны куып җитим дип, Өч-дүрт көн ялгыз барган.
Ә бер тыныч авылда Иптәшләр булган икән, Шул көннәрдән Галечка Партизан булып киткән...
Ә мәхәббәт хакында Азрак сүз кушкан идем, Бик ягымлы итеп ул Текәде миңа күзен.
Ә аннан түш кесәсен Ачты да алды рәсем. Рәсемдә чибәр егет, Кыйгач тараган чәчен.
Әйтте шунда Галечка:
— Чәчләре бөдрә түгел, Ләкин эш чәчтәмени, Өзелеп сөйгәч күңел!
Фронтта сугыша ул, ди, Китми ди күңелемнән.
Ә мин каттым да калдым, Язган кебек телемнән.
— Ә нишләр идең әгәр Ачуланса үзеңне?
— Чыдар идем, Ванюша, Минем күңел түземле.
Аның кебек кызлардан Ярый сүз ишетсәң дә. Хурланмас идем, хәтта Яңакка төшертсәм дә!..
— Дөрес, Ваня. Галечка Чын-чыннан булган кыз ул. Йөрәкне дәртләндереп Яндыра торган кыз ул!..
Разведкага баралар Ике Иван кич белән. Кайда гына булмыйлар Алар мөһим эш белән.
Кайда гына булса да. Күңелләре көр була. Кайчан гына булса да. Уртаклашыр сер була.
0ДОВИ