Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Фонарь
Янап өрә ачы җил аңа, Салкын карлар аңа сырыша. Ә ул сүнми, ә ул гел яна, Таңга хәтле шулай тырыша.
Барча якка нурын тарата, һичбер кемнән түләү алмыйча. Төн булмавын чөнки ярата, Булдыралмый чөнки янмыйча.
Иртә әле, бу таң тиз атмас, Ә юлчы күп... Кирәк янарга! Рәхмәт әйтеп кемнәр күз атмас, Юл яктырткан шундый фонарьга.
Бүләкләр
Төрле якка бүләк озатабыз, һәм куанып көн дә без әйтәбез: «Татарстан биргән бүләк болар. Без эшлибез — сезгә кирәк болар!» Менә нефть — гүләт моторны, Менә мехлар — сайла матурны. Менә лента — кино карарсың, Без эшлибез аны Казанда.
Кайсы кирәк, шунысын сайларсың. Менә сабын — күп тә, арзан да. Менә хушбуй — аңкыт хуш исен. Менә итек — салкын кыш өчен. Менә күннәр, менә сәгатьләр!.. Мактанабыз — димәк, сәбәп бар. Күпне бирә, күпне, кыскасы, Татарстан — хезмәт остасы.
Бик күп якка бүләк озатабыз, һәм куанып көн дә без әйтәбез: «Татарстан биргән бүләк болар, Без эшлибез — сезгә кирәк болар!»
ЗӘКИ НУРИ тарҗамалара