ШАГЫЙРЬ ҖАНЫ
Ул күп эшләде. Озакка сузылган каты авыру белән батырларча көрәшә-көрәшә, гомеренең сонгы көннәренә хәтле ижат итте. Без, анын дуслары, аны якыннан белгән кешеләр, Зыя Мансурны һәр вакыт нинди дә булса кулъязма белән шөгыльләнгән хәлдә, я нинди дә булса бер шагыйрьнең яңа китабы белән танышып утырган чагында күрә идек. Шушы эш сөюнең нәтиҗәсе буларак, Зыя Мансур шагыйрь булып шактый тиз танылды, бай һәм күпьяклы ижат мирасы калдырды.
Зыя Мансур — әдәбиятка тормыш мәктәбе үтеп килгән шагыйрьдә* ребезнең берсе. Ул 1916 елның 17 декабрендә Башкортстанда крестьян семьясында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач та хезмәт юлына баса Аннары — Совет Армиясе. Хәрби мәктәп. 1942 ел башыннан — хәрәкәт тәге армия. Сугыш еллары. Окоп тормышы Ватан сугышының ахырына кадәр сафта булып, зур сынаулар үтә Зыя Мансур. Аның шигырь китабы нәкъ менә шушы елларда, карлы-бозлы, ут-тузанлы окопларда языла башлый. Поэзиянең олы сукмагына Зыя Мансур туган жире өчен изге көрәштә гомерен биргән солдат образларын җырлап килә.
Сугыш безнең жиңү белән тәмамлангач, Зыя Мансур туган иленә автоматын яңа коралга — каләмгә алыштырып кайтты һәм яңа фронтта зур дәрт, омтылу белән көрәшкә кушылды. Күп тә үтми, университетта укыган елларда аның беренче китабы — «Язгы ташкыннар» дөнья күрде. Шушыннан башлап Зыя Мансур шигырьләренә укучы үзенең йөрәген кии ачты, аның шигырьләрен гиз яратты. Шигырь аргы шигырь, китап арты китап бирә башлады шагыйрь. «Омтылу» (1951 ел), «Казан жыры» (1953), «Ләйсән» (1954). «Уйланулар» (1957), «Сайланма шигырьләр» (1959), «Кырлар сулышы», «Ак розалар», «В эту минуту» кебек җыентыклары чыкты аның. 1966 елны чыккан «Этаплар китабы» шушы юлның йомгагы булды.
Зыя Мансурның шигырь китапларын бер-бер артлы актарам һәм Сибгаг ага Хәкимнең аның турындагы жылы сүзләрен кабат искә төшерәм
«Зыя Мансур шигырьләрен,—дигән иде ул,— никтер бөтнек чәчәкләре белән чагыштырасы килә. Алар дл артык күзгә бәрелмиләр, кайдадыр читтәрәк үсеп угыраляр, таптыймы —тиз генә аерыла алмыйсың».
Зыя Мансур турында уйлаган саен, ихтыярсыз: Снбгат ага ничек төгәл ioiын алган? — дип куясын «Бөтнек ч>ч..кләре» шигыренең авторына бу сыйфатлар чыннан да хас иде бит. Тыйнаклык, хисләрнең
сафлыгы, үзенчәлекле шигъри аһән, җыйнаклык һәм табигыйлек — Зыя Мансур кеше буларак та. шагыйрь буларак та нәкъ шундый иде.
Зыя Мансурның иҗаты китаптан китапка, елдан-ел чыныга, үсә. камилләшә, байый барды. Безнең арабыздан киткәндә аңа әле 50 яшь тә тулмаган иде. Ә ул никадәр күп эшләп өлгерде! Озак елларга сузылган каты авыру да аның иҗат көчләрен сындыра алмады. Ул үзенен искиткеч эшчәнлеге, тырышлыгы белән чын мәгънәсендә батырлык үрнәге күрсәтте. Соңгы елларда аңа, өеннән чыгып, матбугат йортыннан әйләнеп кайту да гаять авыр булуын барыбыз да беләбез. Ул туктап ял итә-итә генә йөри иде. Ләкин иҗатта ул тукталуны да. ялны ла белмәде. Ул туктаусыз язды, туктаусыз эшләде, эзләнде. Ул әйтерсең лә үзенен бөтен күңел байлыгын, бөтен хисләр тирбәлешен тизрәк шигырьгә күчереп калдырырга ашыга иде. Соңгы шигырьләренең берсендә:
Юк!
Каләмнән башка яши алмыйм.
Мен кат артты ана якынлык.
Килгән картлык, әйдә, килә бирсен.
Җырламаска минем хакым юк! —
дип. ул үзенең тормыш белән тыгыз бәйләнештә яшәвен ачык әйтте.
һәм бу дөрес иде. Зыя Мансур, чын күңелдән куанып, илдәге һәр яңалыкны тотып алырга омтыла, тормышның һәр күренешендә шигырь күреп яши иде.
Хәзер инде 3. Мансур шигырьләре дөньясына керү — тормышыбыз шигъриятенә керү дип әйтергә була. Чирәм чемчеп йөргән ал тәпиле каз бәбкәсеннән башлап гигант төзелеш һәм аның геройларына кадәр аралыктагы тормыш кадрлары шагыйрьнең китапларында зур поэтик көч белән җанланалар.
Әйткәнебезчә. Зыя Мансур шигырьләренең тематикасы шактый кйң. Яшьлек һәм мәхәббәт, семья яме. кеше күңеленең матурлыгы турында җырлау аның поэзиясенең ягымлылыгын тагын да арттыра, яшәү ямен мактап, авыруларны, үлемнәрне нәфрәтләнеп кире кагучы фәлсәфи фикерләр укучы күңелен дә тирән дулкынландыра.
Зыя Мансур тормышка бөтен барлыгы белән гашыйк шагыйрь иде. Шагыйрьнең туган җиренә, халкына булган тирән мәхәббәте укучыны да дулкынландыра һәм сокландыра. Зыя Мансур чын күңелдән дулкынланып, ләкин гаҗәп тыйнак һәм табигый сурәтләр белән үзенең олы гражданлык хисләрен шигырьгә сала:
Эшләп тапкан хәләл ипи дигән нәрсә
Авыз тәме, яшәү яме бирде мина.
Ләйләсенә гашыйк булган Мәжиүн сыман Карыйм әнә шуннан бирле Җир йөзенә! -
дип язды ул үзе. һәм ул шушы җирне тагын да матурлау омтылышы белән янып яшәде.
Зыя Мансурның тормыш турындагы уйлары җитди һәм тирән. Ул илебездәге киң колачлы яңа тезелешләргә, яна эшләргә дә соклана, җир шарының төрле почмакларында барган авыр һәм олы көрәшләрне дә күңел күзе белән күреп тора:
Кешелекнең хаиннары әле Куылмаган бөтен дөньядан— Синен алда.
безнең алда. Назыйм. Эш бетмәгән.
көрәш тынмаган.—
дип яза ул, мәсәлән, Назыйм Хикмәткә багышланган шигырендә. Эне, Зыя Мансур поэзиясе — көрәш поэзиясе. Ул бөтен дөньяда — якты көчләрнең, бар халыклар күңелендә, йөрәгендә—шатлыклы хисләрнең жиңеп чыгуын тели.
Зыя Мансур өчен иң характерлы сыйфат — шигъри төгәллеккә ирешү юлында армый-талмый эзләнү, һәр яна хисне, һәр яна фикерне зур ♦ таләпчәнлек һәм сизгерлек белән ювелирларча эшкәртү. Елдан елга, о әсәрдән әсәргә аның каләме чыныга, үткенәя бара. Ижатынын соңгы х елларында без аны шигърият үрләрен зур осталык белән яулаучы,! әйдәп баручы шагыйрьләребез сафында күрдек. Шагыйрьдә хис. Фикер = тирәнлеге арта, ә шигырьләр искиткеч жыйнак һәм шигъри яктан “ камил. Халыкча гади һәм үткен итеп әйтелгән тирән фикерләр дә күп 5 анда: .
Кеше лягәя атым бар,— о
Мактанырга хакым бар. »
Кеше дигән атымда <
Чнсым бар һәм ватым бар! S
Кеше дигән атым бар,— в
Яклый барлык законнар. Акламасам шул атны. Ни жаным, нн затым бар?
Зыя Мансур шигырьгә бөтен барлыгы белән бирелгән, аны олы эга итеп саный торган кеше иде. Ул укучы күңеленә барып жигәрлек эшлекле поэзия өчен күп көч куйды, секция утырышларында, матбугатта кискен-кискен чыгышлар ясавы да һаман хәтердә. Әйе, ул үзенә дә, иптәшләренә дә искиткеч таләпчән һәм бер үк вакытта бик кайгырту- чан иде. Аның зур поэзияне яклаган чыгышлары, рецензия һәм мәкатә- ләре, образлы итеп әйткәндә, ут чәчеп торалар иде.
Әгәр Зыя Мансур шигырьләрен кыска гына сыйфатларга кирәк булса, аларны шагыйрьнең үз укучысы белән ин якын иптәшләрчә гади һәм туры, ачыктан-ачык сөйләшүе, серләшүе дип бәяләргә мөмкин булыр иде. һәм ул, тормышка гашыйк шагыйрь, һәр шигырендә яктылыкны, кешелеклелекне, сафлыкны, олылыкны яклады.
Шуңа карамастан, Зыя Мансур язлар һәм чәчәкләр турында гына жырлый торган шагыйрь булудан бик ерак иде. Ул көрәшче шагыйрь иде. Аның шигырьләре арасында, тормышка мәхәббәт хисләре белән янәшә, һәр вакытта да һәр бозыклыкка, кара эчлелеккә, һәр кимчелеккә каршы юнәлгән юмор пәм сатира угын күрергә мөмкин иде. «Сүз» дигән бер генә строфалы шигырендә ул үзенең бу сыйфатын гаять төгәл итеп әйтте.
Урягнм пту* мияе».
Чүкечем (пул.
Зурлый* да чин чяв. сынлыйм да
Дус ннеяэ салган кулым да птул. Дошмхчымяы кыргян тубым да.
Сонгы тпигырьләренен берсендә ул үзер «аһ-зярлапнвя прайсып длыи, фәкать шатлык белән бәхеткә юл биреп торучы постовой» игеп сурәтләде.
Мив постовой булып басар идеи Океаннарда, жирдә һәм күктә. Ничек кенә кырыс кыйланмасын. Аһ-зарларнын алып правосын, Торыр идем юлны биреп шунда Фәкать шатлык белән бәхеткә.
(«Постовой».)
Бу — шагыйрьнең программасы. Зыя Мансур үзенен бөтен ижагы белән аһ-зарларның правосын алу һәм «шатлык белән бәхеткә юл бирү» өчен көрәште. Шуңа күрә дә аның бөтен иҗаты чын гуманизм, олы кешелеклелек хисләре белән үтәдән-үтә сугарылган.
«Юл тазартам» дигән көчле шигырьне генә искә төшергәндә дә Зыя Мансурның тормыштагы һәртөрле чүп-чарны себереп ташларга омтылуы тулы аңлашыла;
Ә мин
Каен себеркемне унга селтим, сулга тартам:
Кешеләргә бөтен яктан
Гел яхшылык, бәхет теләп юл тазартам, юл тазартам!
Сонгы елларда миңа, Зыя Мансурның яңа жыентыгын төзү унае белән, аның кулъязмалар архивын карарга туры килде, һәм мин анын иҗаты тулы колачына җәелеп, тармакланып киткән бер чорда өзелүен күрдем. Ләкин язылган кадәресе дә күп һәм җиренә җиткереп эшләнгән икән.
Зыя Мансурның сатира һәм юмор әсәрләре шагыйрь иҗатында бик әһәмиятле урын тоталар. Кешеләрдәге тискәре сыйфатлардан көлү, һәртөрле әшәкелеккә нәфрәт — Зыя Мансур поэзиясенең көчле ягы. Иске Погорелый тыкрыгында үз өннәреннән башканы күрми яшәүче Сәнди Мәндиевләр, буш башлы мөдирләр, кәгазь коллары һәм кабарган күркәләр — кыскасы, һәртөрле әрәмтамаклар Зыя Мансур шигырьләрендә үткен сатира уты белән яндырыла.
Зыя Мансур, бер яктан, ак розалар кебек ягымлы, нечкә лирик булса, икенче яктан, көйдереп ала торган үткен телле сатирик шагыйрь иде.
Шуңа күрә мәхәббәте дә, нәфрәте дә чын шигъри төгәллектә бирелгән, күңел түрендә туган саф хис белән сугарылган шигырьләре Зыя Мансурның яшәү юлын безнең белән бергә дәвам иттерәләр. Аның иҗаты танылганнан-таныла бара. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә:
Тормыш юлы кыска буллы, дөрес, Ижат чоры аннан күп кыска. Ә жырлары, тулы хокук алып. Мәнгелеккә керде тормышка!
Зыя Мансур поэзиясе — хисләргә дә, төсләргә дә бай иҗат. Ул зур мәкаләләрдә җентекләп өйрәнүгә лаек. Аның әле басылып өлгермәгән әсәрләре дә шактый. «Казан утлары»нда бирелә торган яна материаллар да аның әдәби процесс белән тыгыз бәйләнештә яшәвен, таләпчән, зур әдипләргә хас табигатен раслыйлар. Зыя Мансур һәммәбезне дә әнә шул яклары белән сагындыра.