ПОЭЗИЯНЕҢ ОЛЫ ҖАНЛЫЛЫГЫ ӨЧЕН!
Укучы шагыйрьдән чын мәгънәсендә эстетик канәгатьләнү хисләре уятырлык, уйландырырлык шигырьләр тудыруны таләп итә. Шагыйрьнең шигъри осталыгы укучының әнә шундый югары таләбенә тулы җавап бирерлек әсәрләр иҗат итүендә күренә.
Ләкин бу әле эшнең гомуми ягы. Мәсьәләгә, барыннан да элек, шигъри осталыкның аерым элементлары ягыннан, ягъни теге яки бу яхшы шигырьне язуга кемнең ничек, нинди юллар белән ирешүе ягыннан карарга кирәк. Ченки шигъри осталык аерым элементлардан тора һәм алардан башка яши алмый.
Бу элементларны тирәнтен өйрәнү һәм аңлау, аларның үзара бәйләнеш һәм әһәмиятләрен бәяли белү шагыйрьне иҗади уңышларга этәрсә, аларны белмәү яки аларның әһәмиятенә бәя биреп җиткермәү бөтенләй көтелмәгән хәлгә төшерергә мөмкин.
Заманында, мәсәлән. Владимир Владимирович Хлебников дигән шагыйрь яшәгән.
У колодца расколоться Так хотела бы вода, Чтоб в болотце с позолотцей Отразилась повода,—
(«Конь Пржевальского».)
кебек мавыктыргыч шигъри юллары бар аның. Бөтен яшьлеген, бөтен гомерен поэзиягә багышлаган ул. Үзенең бөтен талант көчен шигырьнең ритмик төгәллегенә, рифма яңгырашы һәм сүзләр уенчаклыгына сарыф иткән. Күләме ягыннан бик кечкенә, ләкин гаҗәеп дәрәҗәдә тирән мәгънәле философик шигырьләре дә бар аның:
Когда умирают кони — дышат.
Когда умирают травы — сохнут.
Когда умирают солнца — они гаснут, Когда умирают люди — поют песни.
Шигырь язу өстендә көннәр-төннәр буе утырып, бетен яшьлеген, бөтен гомерен яндырган булуына карамастан, Хлебников укучылар массасының киң катламы арасына үтә алмый. Аның бу трагедиясе, барыннан да элек, шагыйрьлекнең серләрен шигырь технологиясеннән генә эзләвендә һәм шигъри осталыкның бүтән элементлары белән исәпләшергә теләмәвендә.
Билгеле, шигырь язуның технологиясе шигъри осталыкның күп элементларын берләштерә торган элемент булып санала. Шул ук вакытта, ул үзенең характеры, активлыгы ягыннан да күзгә турыдан-туры бәрелеп тора. Шунлыктан булса кирәк, шигъри осталык турында сүз кузгалган чакларда, без күбрәк менә шушы элемент тирәсендә әйләнәбез. Ә ни өчен, мәсәлән, шагыйрьнең тема сайлау һәм алынган теманы олы итеп күтәрә белү осталыгы турында сөйләшмәскә яки конкрет бер шигырьнең әһәмияткә ни дәрәҗәдә ия булуы турында бәхәсләшмәскә? Нигә, мәсәлән, кайбер иптәшләр алдына аларның: «Кайда нәрсә күрдем, башыма нәрсә килде, шуны язам һәм теләсә ничек язам. Шагыйрьнең осталыгы шунда күренә», дигән теорияләренең нигезсез икәнлеген күрсәтерлек чын шигырь үрнәкләре китереп салмаска!
Әйе, чүп-чарга юл куймаска, шагыйрь дусларыбызның олы җанлы шигырьләрен пропагандаларга кирәк. Чөнки поэзия ул ниндидер шарманка түгел, ә укучының
3. Мансурның бу мәкаләсе күптән язылган. Автор аны төзәтә башлаган, ләкнн төзәтеп бетермәгән Шунлыктан биредә аерым төгәлсезлекләр, искергән фикерләр дә юк түгел Кайбер фикерләр бәхәсле Укучылар мәрхүмне гафу итәр дип уйлыйм,— 3. Мәҗитов.
Поэт — трубач, зовущий войско в битву
И прежде всех идущий в битву сам.
(Литва шагыйре Юлюс Яноиисның «Шагыйрь* ♦ исемле шигыреннән, русчага тәржемә итүчесе А. Кленов.)
Конкрет мисалларга күчкәндә, сүзне шагыйрь Нәби Дәүлинең «Көндәлек битләре» исемле китабыннан башлыйсы килә.
Син мактанма, бөркет, һавада, Йомыркадан җирдә тугансың. Күпме генә биек очсаң да. Син барыбер җиргә кунарсың.
Шагыйрьнең дүрт кенә юлдан гыйбарәт булган бу шигыре кайбер дусләры- бызиың, кешеләрдән читләшеп, үзләрен инде барыннан да өстен, барыннан да көчле итеп, беркайчан да, беркемнең дә, бернинди дә мөнәсәбәтенә мохтаҗ түгел итеп исәпләүләренә каршы кинаяви кисәтү булып тора. Җирдә.— ди шигырьнең эчке мәгънәсе,—җир тормышы турында уйла, үзең белән бергә яшәүче адәм балаларына кара, аларның шатлык һәм кайгыларына колак сал, һәм, син нинди генә һөнәр иясе булсаң да, шул адәм балаларының көнкүреше турында кайгырт. Синең бетен таянычың, бөтен кечең, бөтен гүзәллегең шунда. Ризыгың да, йөзең яктылыгы да, бәхетең һәм мәңгелегең дә шунда синең.
©йе, шагыйрь үзенең кечкенә шигырендә өнә шундый зур фикер үткәрә һәм, әйтергә кирәк, Нәби Дөүлинең Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган бу җыентыгына, гомумән, шундый тирән мәгънәле олы җанлы әсәрләр тупла- иылган.
Хата булмас, дуслар, әйтсәм әгәр, Шагыйрь йөргән сукмак тар әле. Поэзиядә ике Алтай кадәр Күтәрәсе чирәм бар әле.
Өстән генә карасаң, сокланырлык бернәрсә дә юк шикелле. Ләкин шигырьне чын күңел күзе беләнрәк укый башласаң, шагыйрьнең никадәр оста эш итүен күрәсең. «Алтай» һәм «чирәм күтәрү» сүзләренең мәгънәсе турында уйлана башлау белән безнең күз алдыбызга бер-бер артлы тормышыбызның бүген-е күренешләре килеп баса. Күңелләребез коммунизмның бөек гигантларын күреп канатлана. Ә ул гигантлар һәм аларны тезүче хезмәт батырлары безнең бүгенге поэзиябезне тагын да олырак җанлы булырга, әсәрләребезне Һади Такташлар иҗатына хас булган гражданлык хисләре белән сугарырга чакыра.
Без әле монда шагыйрьнең «Беркет турында» һәм «Шагыйрьләргә» диген дүртәр юллык шигырьләрен генә алдык. Ә күңелдән шактый күпне кичердек. Туган җиребездәге бөек тезелешләрне дә, аларны иҗат итүче хезмәт батырларын да күз алдына китердек, кешенең кеше буларак, нинди карашта, нинди юлда булырга тиешлеген дә төсмерләп алдык. Кешенең бәхете һәм мәңгелеге турында да уй йөртеп өлгердек.
Кечкенә ике шигырьнең шул кадер уйландыра алу кече нәрсәдә соң? Моны, барыннан да элек, шигырьгә тирән мәгънә салынган булудан, шагыйрьнең шигъри осталыкка ни дәрәҗәдә ия булуыннан, икенче терле әйткәндә, Некрасовның «словам тесно, мыслям просторно» дигән принцибы буенча баруыннан эзләргә кирәк
«Яшел ут» дигән шигырьгә игътибар итик. Баласы булу белән горурлануы турында, мәсәлән, икенче бер иптәшнең дә шигыре бар. Анда ул, барыннан да элек, кешенең больницага баргач, ниндидер этмә очрап, штаи тебен тешләтүә турында язарга ашыга. Ягъни, иичек кенә булса да. кәлкерәк күренеш тудырырга тырыша. Мактаулы һәм мәһабәт теманы ваклый, уенчыкка әйләндерә. Ә Деүлидә бала ата-сының горурлыгы үскәннен-үсә, матурлангаинан-матурлама бара. Шагыйрьмен сөйләү
ӨЗ
дөньяга карашын киңәйтү, кешедә чын Яки:
кешелек сыйфатлары тәрбияләү коралы!
ЗЫЯ МАНСУР ф ӘДӘБИ МИРАС
формасындагы гадилек, алынган тема мәһабәтлеге белән берге үрелеп, шигырьне күңьлгә тагын да ныграк якынайта:
Кулымда ап-ак төен, Төендә ап-ак кием.
Аяклар сизми җирне, Узармын кебек җилне, Нигә болай дисеңме? Мине бит көтә балам. Әллә син күрмисеңме. Бүләкләр алып барам?
Мин шулай барсам, барсам, Беркайчан армам, армам...—
ди автор һәм шигырьнең ахырында бала атасының, парламентларга кадәр җитеп, ил зураюы, җир матурлануы турында хәбәр саласы килүен сурәтли.
«Парламент» сүзе монда икенче яктан да бик матур уйный. Шигырьнең беренче куплетындагы «бүген туды кыз балам» дигән хәбәрнең мәгънәсен тирәнәйтә ул. Әйе, бала атасы үз кызының совет власте шартларында тууы һәм барлык парламентларга күтәрелә алырлык хокуклары булу белән дә горурлана.
Билгеле, егәр дә шагыйрь безгә: «Минем кыз балам бар һәм ул баламның шундый хокуклары бар!» дип кычкырса, без көләр генә идек. «Безгә бу күптән мәгълүм хәл инде» дияр идек. Ләкин шагыйрьнең әнә шул күптән мәгълүм булган гади генә бер нәрсәне шигырьдә олы итеп күтәрә алуы, ягъни чын шагыйрьләрчә эш итә белү осталыгы безне сокландыра.
Шагыйрьнең «Көндәлек битләре» исемле бу китабындагы «Себер юлы». «Торналар, торналар очалар», «Икмәк», «Тышта кар ява», «Мин судка барам» дигән шигырьләрендә дә «Совет әдәбияты» журналында басылган «Авыл дәфтәреннән» исемле әсәрләрендә дә без шул ук уңай сыйфат белән, ягъни шагыйрьнең мәсьәләне олы итеп күтәрә белүе белән очрашабыз. Бу китапны һәм бу шигырьләрне укыганда мин, мәсәлән, үземнең шигырь укуым турында уйламыйм. Онытам мин ул хакта. Дөньяда үзем белән бергә яшәгән кешеләр язмышы турында уйлыйм, аларның кичерешләре минем үз кичерешләрем белән аралаша, дөньяви мөнәсәбәткә керә башлый. Мине ул кешеләр яшәргә, матур тормыш корырга, капитализмның кешеләр анындагы калдыклары белән көрәшергә, җиңәргә өйрәтәләр.
Хәсән ага Туфанның «Кер чайкыйлар кызлар», Әнвәр Давыдовның «Хиросима фильмын карадым» һәм Сибгат Хәкимнең «Рамазан» исемле шигырьләренә дә мөрәжәгать итеп карыйк.
Хәсән ага шигырендә, мәсәлән, кызлар кер чайкыйлар. Чылтырап аккан салкын суда аларның куллеры матур булып алсуланган, үбәсе килә, сөясе килә ул кызларны. Ә шул вакыт каяндыр исерекләр килеп чыга һәм безнең шушы кызларыбызны мыскыллау сүзләре белән җырлап узалар. Йөзләре агарган, күзләре тонган аларның. Җитәр, диясе килә апарга, бу кызлардан көләргә хакыгыз юк сезнең...
Ә. Давыдов шигырендә без «Хиросима» фильмын карап чыккан бер иптәшнең уйланулары белән очрашабыз. Әйе, караган. Авыр һәм куркыныч фильм караган ул. Атом бомбасы шартлату нәтиҗәсендә йөзләгән, меңләгән кешеләрнең һәлак булуын, ут һәм кан эчендә калуын күргән. Котырынган империалистлар безнең өскә дә әнә шундый бомбалар ташлау турында хыялланалар... Мөмкинме дәшми калырга шул вакыт! Үзеңнең сугышка каршы «юк!», «юк!», сиңа юл куймабыз! дигән сүзеңне әйтәсе килә.
Сибгат Хәким шигыренең герое Рамазан кайчандыр әнисе тарафыннан ташлап калдырылган. Хәзер ул бик матур булып үсеп килә. Балалар йортында ул:
...Сабый килеш шактый җирләр гизгән. Күп нәрсәне инде ишеткән.
Әнисенең исемен өзеп әйтә:
«Фәсәхөт,— ди,— Иске Кишеттән...»
Дуслары аз түгел Рамазанның, Тамагы тук, өсте алышынган. Үз анасы бер Фәсәхәт кенә Сыйпамый тик аның башыннан.
Рамазан кич йоклаганда шулай Җыергалый нәни кашларын Кашлар арасында үпкә яши: «Әнием, мине нигә ташладың?»
Ерактагы кояш җылыта дип. Ник үртәргә җанын баланың... «Үсеп җитсәм, мин ташламам-, дигән Ташны ярыр сүзе бар аның.
Кешеләр язмышы белән тирән бәйләнешкә кергән мондый олы җанлы шигырьләрнең укучыны уйландырмавы, дулкынландырмавы мемкинме соң? Юк, әлбәттә.
Бу шигырьләр безгә икенче бер нәрсә турында да бик ачык сәйлиләр. Шагыйрьнең осталыгы, диләр алар, кешеләрне дулкынландыра алырлык мәсьәлә күтәрүендә генә түгел, шагыйрьдә әнә шул мәсьәләне хәл итүнең хәйләсен таба белү һәм, барыннан да элек, образ тудыру һәм образлы ител сәйли белү осталыгы да булырга тиеш.
Шуны да әйтергә кирәктер: мондый шигырьләр укыганнан соң, мәсәлән, кайбер авторлардагы арзанлы шаяруларның яки:
Яннарында булсам иде Ямансу чакларында. Үлсәм дә үкенмәс идем Синең кочакларыңда,—
(Г. 3 ә й н а ш е е а.)
кебек ярым интим, ярым порнографик такмазаларның кимчелеге «агын да ныграк ачыла. Мондый әйберләр миңа, мәсәлән, теге яктан да. бу яктан да кагылмыйлар, чеметмиләр дә. иркәләмиләр дә алар мине. Эссе дә, суык та түгел миңа...
Шигырьдә шагыйрьнең мәсьәләне укучы күңелен дулкынландырырлык ител күтәрү аркасында уңышка ирешүе яисә вак һәм фәкать үзенең шәхси хисләрен җырлауга гына кайтарыл калдыруы аркасында укучы каршында үзеи түбән тошерү фактларын без үзебезнең классикларыбыз мисалында да бик ачык күрә алабыз.
Шаулый диңгез.»
Җил эрәдер...
Җилкәнен киргәи кораб!
Тон вә коидез
Ул йезәдер:
Юл бара, ят ил карал...
Чыкты җилләр,
Купты дулкын —
Ил корабын җил сэре!..
Кайсы юллар.
Нинди упкын
Тарта безне җаи сорап?!
Дердмендкә зур дан алып килгән бу шигырьне, кайчан гына укысаң да, үзеңә билгеле бер зстетик канәгатьләнү аласың. Чонки шигырь кеше характеры һәм мин табигатенә хас булган тирен психологик кичереш 1.ам дулкынлану хисләре беләк сугарылган:
Чыкты җилләр,
Купты дулкын —
Ил корабын җил cepoL
Укучы бу хакта, ягъни ил язмышы турында уйланмаска мемкинме? Уйлана, әлбәттә. һәм шул хакта язган Дәрдмәнднә уп, аның капиталист булуына да карамастан, шактый якын күрә.
Шушы шигыре басылып чыгу белән. Сәгыйт Рәмневләр мие замандашлары арасында бер башка югарырак күтәрелеп, балкып киткән Дердмәнд Россиядә социалисту революция җиңгәннән соң «Куанды на» дигән шигырь »эә>
0 Ы Я МАНСУР ф ӘДӘБИ МИРАС ф
Куанды ил, канат какты мәләкләр. Шашып, аң-таң булып шайтан төкерде! Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син! Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!-
Образлылык ягыннан караганда «Кораб»тан һич тә калышмый торган бу шигырь исә авторга карата булган симпатияне ныгытмый, ә, киресенчә, күңелне Дәрдмәндтвн бөтенләй диярлек кире кайтара һәм Дәрдмәнд яңадан Сәгыйт Рәмиевләр дәрәҗәсендәге шагыйрьләр рәтенә төшә. Нигә шулай? Бу шигырьдә дә бит шул ук образлылык, шул ук рифма яңгырашы һәм сүзләр уенчаклыгы бар. Ләкин хикмәт анда гына түгел. Хикмәт биредә «Кораб» шигырендәге кебек олы язмыш турында уйлау, борчылу булмауда. Ә олы һәм чын поэзия вак җанлылык белән беркайчан да килешә алмаган һәм килешә алмый, шагыйрьнең һәр вакыт үз алдына зур максатлар куйган булуын, беек идеаллар белән януын таләп итә.
Булгач булсын, шушы уңай белән әлеге Хлебниковны да тагын бер искә төшереп алыйк. Россиянең ачлык һәм ялангачлыкта интеккән, төрмәләрдә һәм сөргендә газапланган хагкы революцион җырга сусаганда, шагыйрь үзенең бар талант көчен җигеп, менә шушындый юллар тезә:
О, расмейтесь, смехачи!
О, засмейтесь, смехачи!
Что смеются смехами, что смеянствуют смеянью.
О, засмейтесь усмеянью!
О. рассмеши, н-'-сечльных — смех усмейных смехачей,
О, иссмейся рассмеяльно, смех надсмейных смеячей.
(«Заклятие смехом».)
Олы эчтәлектән мәхрүм булган мондый кысыр сүз тезмәләренең, мәсәлән, кемгә хаҗәте бар?..
Юк, шагыйрьнең шагыйрьлеге мондый тәти сүзләр тезә алуда түгел, ә үзе яшәгән чорда кешеләрне иң нык уйландыра, иң нык дулкынландыра торган мәсьәләләрне күтәреп ала белү һәм мөмкин булган барлык художество чараларын кулланыл, үз сүзен, үз фикерен укучыга җиткерә белүендә.
Хәзер инде мәсьәләгә шагыйрьнең тематикасы ягыннан карап карыйк. Кайсы гына илгә, нинди генә халыкка мөрәҗәгать итмә, һаман бер факт белән очрашырга туры килә: поэзияне олы мәгънәсендә аңлаган һәм көрәш коралы итеп санаган чын шигырь остасының тематикасы һәр вакыт үзенең киңлеге һәм күп кырпылыгы белән характерлы. Венгр халкының бөек шагыйре Шандор Петефи турында, мәсәлән, аның шигырьләрен чех теленә тәрҗемә итүче демократ шагыйрь Ян Неруда болай яза. «Шандор Петефида һәммәсе дә бар. Мин аны, иң беренче чиратта, менә шул ягыннан карап тәкъдир итәр идем — менә дигән гүзәл романслар укырга телисеңме — Петефидан эзлә, табарсың, ватанга дан җырлауның иң күтәренке рухта язылган гимннары дисеңме — Петефидан эзлә, шаян җырлар яки мәхәббәт шигырьләре телисеңме — Петефидан эзлә, табарсың!»
Шушы ук сүзләрне без Бернска һәм Гейнега карата да, Пушкин һәм Лермонтовка, Абайга һәм Шеаченкога карата да. үзебезнең бөек Тукаебызга, Такташка, Муса Җәлил һәм Фатих Кәримгә карата да шикләнмичә әйтә алабыз. Туфан, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Әхмәт Исхак, Салих Баттал. Гали Хуҗиев, Нури Арсланов, Шәрәф Мөдәррис һәм башка күп кенә иптәшләрнең иҗатларына мөрәҗәгать итсәк тә, без әнә шул киң колачлылыкны күрәбез. Шигъри осталыкның бүтән элементлары белән шушы киң колачлылык матур гына үрелеп бара. Шагыйрь дусларыбыз дөньяның һәм тормышның бөтен якларын күрергә, үз иҗатларында шуны мөмкин кадәр киңрәк чагылдырырга омтылалар.
Билгеле, Сибгат Хәким үзенең бер шигырендә, тыйнаклык күрсәтергә тырышып булса кирәк:
Бер тирәдә гел әйләнде гомер,
Бер тирәдә шуңа бар моңым...
ди. Юк, Сибгат һаман бер тирәдә әйләнгән шагыйрь түгеп. Аның тематикасы киң һәм бай. Тормышның моңа кадәр җырланмаган якларын күрә һәм эләктереп ала белү осталыгы да зур аның. Күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин Сибгат Хәкимнән. Тик шунысы гаҗәп, поэзиягә кагылышлы теоретик мәсьәләләр буенча сөйләгәндә яки язганда ул, кайбер иптәшләрнең тематикасы ярлылыкка каршы чыгу урынында, үзе дә сизмәстән, аларны яклау юлына баса, һәр шагыйрь, янәсе, аерым бер юнә- ф лештә булырга тиеш. Әгәр ул иптәшнең иҗатында теге яки бу сыйфат җитми о икән, борчылмаска мөмкин, ул сыйфатны без икенче берәү иҗатыннан таба алабыз. < Шагыйрьләр берсен-берсе тулыландыра, берсендә юкны икенчесендә таба дигән = кебегрәк яңгыраш бар Сибгатнең тавышында. «Безнең көннәр поэзиясе» дигән мә- келәгә игътибар итегез. («Совет әдәбияты» журналы. 1958 ел. № 7.) Шул ук чыгы- 5 шында Сибгат берничә шагыйрьдән берничә шигырь алып саный да, безнең ли- рикабызда -гражданлык хисләренең дә бай икәнлеген күрәбез» ди. Бу, нигездә, ° дөрес, әлбәттә. Ләкин мәкаләнең тел төбендә: «Кайбер шагыйрьләрдән бу сыйфатны ф таләп итү мәҗбүри түгел» дигән кебегрәк фикер ята.
Нигә, мәсәлән, һәр шагыйрь үзенә башка бай, үзенә башка тулы булырга тиеш түгел? Сибгат Хәким үзе бит тормышка төрле яктан килә, төрле яктан күзәтә, аны о төрле яктан яктырта. Ә нигә бүтәннәрнең дә шулай эшләвен таләп итмәскә? Ә нигә = Сибгат иҗатында бай булган гражданлык хисләренең бүтән кайбер иптәшләрдә дә _ җитмәве белән килешергә? Дөресме бу? Поэзиягә яңа килүче яшь дусларыбызны, ягъни киләчәкнең чын шигырь осталары булырга тиеш кешеләрен ниндидер * чикләнгәнлеккә тартмыйбызмы без моның белән?
Мөмкин кадәр киңрәк юлга юнәлтәсе, мөмкин кадәр киңрәк карашлы булырга чакырасы иде.
...һәрнәрсәгә үземчэ күз салам. Бер шагыйре мин дә татарның...
Мин бәхетле: фәкать шул сукмактан Керсәм генә шигъри дөньяма.
(С. Хәким. «Тартай» )
Әйе, яхшы шагыйрьдә, тормышның нинди генә өлкәсенә кермәсен, нинди генә темага язмасын, анда шул конкрет теманы моңарчы бүтән шагыйрьләр тарафыннан култидерелмогәи ягыннан эләктереп алып, үзенчә яктырта белү осталыгы булырга тиеш.
Кешене саташтырырга күп кирәкми. Ә каләм тоткан куллары әле ныгып җитмәгән кайбер аерым иптәшләр, синең сүзең хакмы, түгелме: «Әнә фәлән кеше шулай дип әйткән ич» дип, аны закон урынына кабул итәргә генә торалар Хәер, шактый күп еллар буена язган иптәшләр арасында да әле шагыйрьлек бурычын һәм чын поэзия таләпләрен бөтен киңлеге белән аңлау дәрәҗәсенә ирешә алмаучылар шактый.
Быел миңа, мәсәлән, Маннур Саттаровнын «Мылтыклы шүрәле» исемле сатирик шигырьләр җыентыгын карап чыгарга туры килде. Җыентыктагы шигырьләрнең һөркайсысы безнең бүгенге көндәге теге яки бу кимчелекне камчылауга юнәлдерелгән. Шундый җыентык булырга мөмкинме? Мемкин. әлбәттә! Мәрхүм Әхмәт ага Фәйзинең «Каен себеркесе» дигән җыентыгы да. мәсәлән. әнә нәкъ шундый темага язылган әсәрләрдән тора. Басылып чыкты һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителде.
Тормыш шундый кызык,
Аңа кулны сузып.
Иптәш! диеп килә дәшәсе.
Иптәш тормыш, герле!
Синең белән бергә Кайный-кайный киле яшисе! —
диелә Әхмәт Фәйзинең «Безнең көлү» исемле шигырендә. Без моңа карап, үзебезнең тормышны да, аның шат. бәхетле кешеләоон до һем авторның тормышка карата булган мөнәсәбәтен дә күрә һәм билгели алабыз. Шагыйрь үзенең бу
7. «К У.» № б.
җыентыкка кертелгән бер шигырендә безнең әле эгоизм күренешләреннән дә котылып бетмәгәнлегебезнс күрсәтеп ала. Әйе, Әүхәдинең хатыны Майшәкәр, мәсә- лән, ил язмышы хәл ителү турында уйлаудан бигрәк, үзенең ирсез калуыннан курка. Ләкин шагыйрь Майшәкәрне күрсәтү белән генә чикләнми. Шунда ук ул эгоизмны меңгә бөгәрлек көч барлыгын, ил язмышы өчен миллионнарның көрәшкә әзер торуын күрсәтә, нинди генә күренешне сурәтләсә дә, аның тирәсендә кайнаган олы тормыш һәм дөнья берлыгын сиздереп тора.
Ә Маннур Саттаровның «Мылтыклы шүрәле»се басылып чыгу бәхетенә иреша алмады. «Безнең тормышыбыз шулай гел кимчелекләрдән генә торамыни соң? —диделәр аңа карата.— Монда бер генә унай тип бар, ул да — сукыр».
Чыннан да, җыентыкта кимчелекләр күрсәтелә, кире типлар сурәтләнә, ләкин шул кимчелекләрне, шул кире типларны җиңә алырлык көч барлыгы, бүгенге тормышыбызның бөек казанышлары һәм шул казанышларга ия булган чын совет кешеләренен сулышы сизелми.
Аннан соң Маннур Саттаровның сөйләү тонында кимчелекләр барлыгына әрнү, аларны хөкем итәргә омтылу юк шикелле. Ул гына да түгел, автор үзенең күп кенә шигырьләрендә әллә ничек, шул кимчелекләрнең булуына шатланып, канатланып сөйли төсле. Күрәсең, шунлыктандыр, тәнкыйтьләнүче типлар һәм күренешләргә карата бертөрле дә нәфрәт хисләре уянмый.
Мин сатирик пландагы шагыйрь, ди Маннур Саттаров үзе турында, шуңа күрә тормышка мин аның фәкать кимчелекләрен тәнкыйтьләү ягыннан гына карый алам. Сукмагым шул минем. Дөньяның мәһабәтлеген чагылдыру яки лирик характердагы җырлар язу минем эш түгел.
Утырттым язын чия,
Тишелде акация.
Җиңгәчәмне сөям, имеш, Бу бит провокация!
Менә минем профилем, ә аннан соң, ди ул, язган нәрсәләремне сәхнәгә чыгып укыган чагымда тамашачыны көлдертә алсам, мин үземне, шагыйрь буларак, максатыма ирешкән итеп саныйм.
Билгеле, сүз әгәр дә берәр клоун турында барса, без бу фикергә, бәлки, кушылыр да идек. Клоун көлдерә алмаса, үз максатына ирешә алмый. Ә без бит клоуннар түгел. Без — шагыйрьләр. Вакытында көлдерергә дә, уйландыра, моңландыра да белергә тиешбез.
Әйе, чын шагыйрь булган кеше берьяклы гына була алмый. Аның бөеклеге ниндидер чикләнелгән тар сукмакларга табынуда түгел, мөмкин кадәр киңрәк юлга чыгып, дөньянын бөтен ыгы-зыгысын, бөтен чүп-чарын, бөтен мәһабәтлеген күрә алу һәм үз иҗатында шуларны үзенчә чагылдыра белү осталыгында.
Шигъри осталык турында сүз барганда бу мәсьәләне читләтеп үтү гөнаһ булыр иде. Чөнки шагыйрьнең үз иҗатын тематик колач киңлеге ягыннан бәяли һәм тәнкыйть күзе белән карый белү осталыгы — шигъри осталыкның аерылгысыз бер элементы булып тора. Маннур Саттаровның иҗат уңышларына ирешү юлында тоткарлык ясаган тө.1 сәбәпләрнең берсен менә шушы элементка тиешле әһәмият биреп җиткермәвеннән күрәсе килә. Хисам Камаловның һаман бер тирәдә таптануы да, Гөлшат Зәйнашеваның күпчелек очракта арзанлы шаяруларга корылган җырлар тирәсеннән уза алмавы да барыбер шуңа ук кайтып кала.
Поэзиядә, билгеле, төрле характердагы шаярулар да, төрле такмаклар да булырга мөмкин һәм бар. Ләкин аларны ниндидер җиңел кулдан гына языла торган нәрсәләр итеп карарга ярамый. Тышкы күренешләре белән шаяру кебек кенә булып күренүләренә карамастан, алар барыбер җитди әсәрләр булырга һәм аларда да телгә алынган нәрсәләр яки конкрет мәсьәләләр мәгънәви яктан олы итеп күтәрелгән булырга тиеш. Алар фәкать шул очракта гына үзләренә яшәү хокукы яулап алалар. Муса Җәлилнең «Хәдичә-се, мәсәлән, әнә шундый әсәрләрдән санала. Шагыйрь безгә үзенең шул шаяруы аша: «Мода артыннан артык куынмагыз, кеше-
легегезне югалту куркынычы бар!» дигән бик матур һәм законлы кисәтү ясый.
Яки менә шундый бер мисалга игътибар итик. Беек Тукаебызның замандашы Сәгыйт Рәмиее «Уку» дигән бер шигырь яза:
Безне адәм иткән уку,
Адәмне алга илткән уку, Илтеп күккә җиткән уку, Уку, уку, уку.
Юлымызны хак иткән уку,
Йөземеэне ак иткән уку.
Уземезие баг иткән уку, Уку, уку, уку...
Тукай шушы шигырьнэң «уку» дигән сүзләрен «йокы» сүзе белән алмаштырып. _ кәлке пародия ясый. Ләкин ул моны просто көлке өчен генә эшләми. Юк1 Ул >» үзенең сатирик осталыгын бу очракта бик күп замандашларының наданлык, томана- ° лык һәм ялкаулык аркасында әрәм булуларын күрсәтүгә юнәлтә һәм, ниһаять, уянырга вакыт икәнлеген сиздереп куя. g
Яки менә Тарас Шевченконың «Чикләвеккә барган идем» дигән шигырен алыйк:
п
Чикләвеккә барган идем. Кайттым мин кичен, Тегермәнчене мин сойдем. Эх, кызык өчен.
Җитез икән шул чаклы ул. Әйләнә дә кочаклый ул, Эх, кызык өчен.
Каенлыкка барган идем. Җыйдым гөмбәләр.
Сөйдем мин җеп ишүчене. Белсәгез әгәр.
Оста ишә җепне егет. Мине сөя, ала үбеп, Белсәгез әгәр!.
Имәнлеккә барган идем, Утын җыйыйм дип. Мичкә ясаучыны сойдем, Эх. чибәр ул бик.
Мичкә ясый бигрәк оста. Күкрәгенә мине кыса. Эх, чибәр ул бик...
Шевченко да үзенең бу шигырен шаяру өчен генә язмаган. Монда без, барыннан да элек, кызның, кая гына барса да. гади хезмәт белән шөгыльләнүче егетләргә гашыйк булуын күрәбез Шагыйрь, әгәр дә ялгышмасак, «мондый егетләрнең бөтенесе дә хөрмәт ителергә хаклы, алариың кайсын гына сейсәң дә ярый-, дигән матур идея үткәрә. Шулай ук Шевченконың бу әсәрендә без аның халык иҗатына хас булган гадилеккә, җорлыкка ирешү осталыгын да күрәбез
Ниһаять, үзебезнең Карәхмәт парчаларына күз салыйк. Шигъри осталыкның монда икенче бер элементы, ягьни каләм остасының кыскалыкка, тапкырлыкка ирешүе күренә.
Кул сузудан элек Россиягә, Син, агрессор, уйла шул ягын. Кемнәр генә кул сузса да аңа. Ахыр чиктә, суза... аягын!
(«Агрессорга кисәтү».)
ӘДӘБИ МИРАС
Бер уңайдан шуны әйтеп узарга кирәк: шагыйрьгә мондый парчаларны яза белү генә җитми, аларның угын үзебезнең уртак интересларыбызны яклауга, зурлауга юнәлтә белү осталыгы да кирәк.
Шәйхи ага Маннурның, мәсәлән:
Узды Тукай, Такташ язган чорлар
һәм кайтмас та алар гомергә.
Сак булыгыз, гамьсез гулливерлар. Лилипутлар килә шигырьгә.—
дигән парчасы белән без берничек тә килешә алмыйбыз. Хак түгел бу! Мин, мәсәг.ән, сугыштан соңгы елларда татар поэзиясенә килгән яшьләрдән бер Гамил Афзалны хөрмәт итү хакына гына булса да шундый сүзләрне әйтмәс идем. Гамил Афзал янында Шәүкәт Галиев бар. Ул лилипутмы? Шәүкәт янында Шәйхи аганың үзе тарафыннан күккә күтәреп макталган Илдар Юэеев бар. Ул да лилипутмы?
Юк, хөрмәтле Шәйхи ага, сез хаклы түгел. Сез ул парчагыз белән үзегезнең алмашчы ларыгызны мыскылладыгыз.
Менә кайларга барып тоташа икән ул шигьри осталык дигән нәрсәнең тамырлары.
Без биредә аларның кайберләре турында гына сүз йөрттек. Хәтта төп элементларның берсе булган образлылык мәсьәләсен дә, аңлы рәвештә, читләтеп узарга туры килде. Чөнки кыска гына вакыт эчендә язылган кечкенә мәкалә кебек нәрсәгә аларның бөтенесен дә сыйдыру мөмкин дә түгел. Икенчедән, монда, гомумән, андый максат күздә тотылмады.
Безгә әле сүз башлап җибәрергә, барыннан да элек, менә шуны аңларга кирәк: шигъри осталык дигән нәрсә ул ниндидер технологик бер процесс кына түгел, шагыйрьнең дөньяга карашы, дөнья каршында утырып аның белән дөньяви мәсьәләләр турында кешеләрчә уйлана, гәпләшә белүенә бәйләнгән олы һәм катлаулы эш.
Шуны аңлап җиткермәү аркасында безнең күп кенә шигырьләребез рифма, ритм китереп, сүзләрне билгеле бер калыпка салу яки ниндидер мәзәк сөйләү күренеше генә булып кала.
Ә укучы андый чикләнгәнлек белән килешә алмый. Бездән ул Нәби Дәүлинең югарыда искә алынган китабындагы кебек дулкынландыра алу көче, Әнвәр Давыдовның «Хиросима» фильмын караганнан соң уйланулары кебек тирән уйланулар, Хәсән Туфанның «Кер чайкыйлар кызлар» дигән шигырендә! е кебек күпне күргән кеше кичерешләре, Сибгат Хәкимнең «Рамазан»ындагыча аналар һәм балалар язмышы өчен кешеләрнең чынлап торып борчылулары турында чын шигырьләр таләп итә.
Димәк, безгә шигъри осталыкны мөмкин кадәр киңрәк аңларга, мөмкин кадәр тырышыбрак эшләргә кирәк.
Ә шулай дә нәрсә соң ул шигъри осталык? Өзеп кенә җавап бирмәдегез бит әле, диярләр, бәлки, кайберәүләр, сезнең бу мәкаләгездән без шигырь язганда истән чыгарырга ярамаган кайбер нәрсәләр турында гына ишеттек.„
Әйе, мин. чыннан да, шул хакта сөйләдем һәм бүтән нәрсә турында уйламадым да. Әгәр иптәшләр шул нәрсәләрне яхшылап аңлый алган булсалар, мин бик бәхетле булыр идем. Ченки шагыйрь шул нәрсәләр белән чынлап торып исәпләшкәндә генә әйбәт шигырь яза алырга мөмкин.
Ә әйбәт шигырь яза алу — шагыйрьнең шигьри осталыкка ия булуы дигән сүз ул. Яки, киресенчә, шигьри осталык ул — шагыйрьнең яхшы шигырь яза алуы.
1962 вл
ХАТЛАР
ХӨРМӘТЛЕ ИПТӘШ ҖИҺАНШИНА! Шигырьләрегездәге матур теләкләргә кушылмаска мөмкин түгел. Алар бетенесе дә безнең уртак теләкләребез: әйе, сугыш булмасын, язлар матур килсен, дибез. Сабыйларның тыныч йокылары бүленмәсен, күпне күргән ата-аналарның башларына кайгы өстәлмәсен. Сезнең «Без тынычлык яклы» исемле шигырегез дә, сыер савучы кызга багышланган җырыгыз да шул ук якты хисләр белән сугарылган. «Әниемә», «Яз» һәм «Больницада» дигән кулъязмаларыгызны укысак та. без сезнең
барыбер шул ук юнәлештә уйлавыгызны тоеп торабыз. Шигырьләрне коры рито- ♦ рикага кайтарып калдырмыйча, конкрет образлар аша эш итәргә омтылуыгыз да х уңай күренеш. л
Уй һәм фикерләрегезне укучыга җиткерүдә үзегезгә генә хас булган шигъри алымнар куллану ягыннан, әлбәттә, сезнең әле эшләрегез мактанырлык ук түгел. Бүтәннәр күрмәгәнне күрә белеп өйрәнергә кирәк. Сез, мәсәлән, менә болан ? язасыз:
3
Чәчләреңә, әнием, чал кергән. «
Йөзләреңдә җыерчык йөргән. Күзләреңә, әнием, яшь килгән, Ник елыйсың инде, мин бепәм— Әй. әнием, тукта, елама. Ул елларны кабат уйлама. Якты булсын алгы гомерең. Тынычлыкта үтсен һәр көнең!
Ә ана үзе ник дәшми! Аның да теле һәм кече бардыр ич. Нигә сез аны апай елатып һәм юатып кына калдырасыз! һич югында, сез аның чал чәчләренә сүз бирсәгез иде, телгә килсеннәр дә, сез сөйлисе сүзне шул чәч бөртекләре сөйләсен иде. Шуның очен шигырь бит ул. Ә ананың күз яше бөртекләрендә ни чагыла! Сезнең әнә шуларга караганыгыз бармы! Җыерчыклар турында да әйтеп кенә узасыз. Ә ниләр бар ул җыерчык буразналары төбендә! Сыер җигеп сабан сөргән чакларны хәтерләтмиләрме алар!.. Шагыйрь кеше, бәлки, әнә шулайрак уйланырга тиештер ул! Мин сезгә, әлбәттә, рецепт бирмим. Уйлану өчен бер юнәлеш кенә биреп җибәрәсе килә.
Сыер савучы турындагы шигырегездә дә, яз турындагы фәлсәфәгездә дә әллә ниләр уйларга, әллә нинди матур картиналар тудырырга мөмкинлекләр тулып ята. Азмы-күпме фантазиягез генә эшләсен.
Шигырьләрегезне юри генә яңадан алып укып карагыз але. Әйе, хәзер, менә шушы хатны укыганнан соң. Бәлки, сез аларны җимереп, бөтенләй яңабаштан эшләргә керешерсез.
Ни генә булмасын, эшегездә уңышларга ирешүегезне теләп калабыз. Бүтән сүз юк.
«Азат хатын» журналы редакциясенең тапшыруы буенча
ЗЫЯ МАНСУР.
ХӨРМӘТЛЕ ИПТӘШ ХӘМИДУЛЛИН!
Сезнең шигырьләрегездә күңелгә хуш килгән бер нәрсә бар. Улда булса, конкрет образлар аша эш итәргә омтылу. «Бирмәсәк та үзенә бер файда». «Шулай була», «Мәңге уртак кояш нурында да», «Күңел» һәм «Яшереп булмый» исемле шигырьләрегез нәкъ әнә шул хакта сөйли Матур сыйфат бу. Сезгә хәзер өнә шул образларыгызны тагын да ачыклынрак тешәргә, ныгытырга һәм үз табышларыгыз
ОДОВН МИРАС ф
белән баетырга кирәк. Беренче шигырегездә, мәсәлән, ана образы әле томан аша гына елмая. Чөнки сезнең образлы чагыштыруларыгыз җитәрлек тугел. Хисам Кама- ловның да әнисе улугә багышланган шигырьләре бар биг. Укыганыгыз бармы аларны сезнең! Алэрның берсендә ул ана образын шул кадәр мәһабәт игеп бирә, просто сокланып каласың. Куз алдына узенең миләшләре, карлыганнары һәм ак каеннары белән бөтен Россия килә дә баса. Автор моңа әнисенең төймәләрен, иреннәрен һәм куз карашларын туган җиребезнең төрле куренешләре белән чагыштыру юлы аша ирешкән. Образларны әнә шулай киңрәк, калкурак итеп тудыру ягын карарга кирәк. Каян да булса табып, Хисамның сез шул «Чияле тау» исемле китабын укып карагыз әле. Бәлки, ул сезнең башка шигырьләрегезнең кимчелекләрен ачышырга да ярдәм итеп куир. Сезнең:
Ялан аяк колхоз кырларында Ат ялына ябышып устек без...—
дигән кебегрәк юлларыгыз да бәлки арта төшәр. Бутән шагыйрьләрнең китапларын да җентекләбрәк укырга тырышыгыз. Әгәр начары туры килә икән, менә бит, моны чыгарганнар әле, ә минеке чем хуже дияргә ашыкмагыз. Көчсезләр генә шулай итәләр. Яхшыга таянырга кирәк.
Шигырьләрегезнең хәзергә әле журнал битләренә эләгә алмавына карап куңел төшермәгез. Сезнең әле бөтенесе дә алда, һәм шикләнмичә әйтергә мөмкин: менә берничә елдан соң сез әлеге кимчеленләрегеэнең бөтенесен дә җиңеп чыккан булачаксыз!
Шушы ышанычыбызның тизрәк аклануын теләп.
«Азат хатын» журналы тапшыруы буенча
ЗЫЯ МАНСУР.
ХӨРМӘТЛЕ ИПТӘШ ШАКИРОВА!
«Россия кызы» һәм «Сугыш булмасын» дигән шигырьләрегез турында бер-ике суз Валентина Терешкова турында:
Валентина, сине уйлап безнең
Куңел ничек канат какмасын, Кызлардан бит син беренче булып Ачып кердең космос капкасын! —
диясе килә Чөнки аның бөтен батырлыгы, бөтен үзенчәлеге шунда. Ә сез гомуми сүзләр белән артык мавыгып, төп нәрсәне онытып җибәрәсез.
Батыр кызы туган илебезнең. Кыю очтың чиксез киңлектә...—
дисез һәм:
Рәхмәт сиңа
хатын-кызлар данын Күтәрдең син биек-биеккә...—
дип өстисез. Ләкин мондый гомуми сүзләр Валяның характерын ачуга төп нигез булып тора алмыйлар. Чөнки заманында Марина Расковалар да чиксез киңлекләрдә кыю очканнар, сез әйткәнчә, хатын-кыз данын югары күтәрешкәннәр. Без аларга да дан җырлыйбыз. Әмма космос капкаларын кызлардан иң беренче булып ачучы, ничек кенә әйтсәң дә, Валентина Терешкова бит!
Шигырь язганда әнә шундый төп моментларны икенче дәрәҗәле элементлардви аерып ала белу, мөмкин кадәр калкурак, образлырак ител күрсәтү шарт.
«Сугыш булмасын» дигән шигырегездә дә гөп моментны тотып ала белү җитми. Сугыш булмасын, күз яшьләре таммасын, бетсен салкын сугыш, дисез. Ә нидән
гыйбарәт соң ул сугыш куркынычы! Биредә бәлки, күз яше һәм кан дәрьялары яки каберлекләр һәм тәре урманнары турында сойләргә кирәктер. Чанки сугыш бит ул, барыннан да элек, әнә шундый куркынычлар белән бәйләнгән нәрсә.
Киләчәктә сез боларны искә алырсыз дип ышанасы килә.
«Азат хатын» журналы редакциясенең тапшыруы буенча
ЗЫЯ МАНСУР.
ХӨРМӘТЛЕ ИПТӘШ БУЛАТОВА!
«Ә тормыш, тормыш матур ул» дигән шигырегез мине, ничектер, бераз сагаерга мәҗбүр итте. Поэзиянең ни икәнен моңарчы шактый тирәнтен аңлап эш иткәч укытучы Булатова кулына караганда, ниндидер әйрәнчек бер укучы бала кулына охшаган бу. Юк, сезгә үзегезнең әүвәлге җырлап торган телегездән, яки халыкчанлык хисләре белән сугарылган тапкыр һәм җыйнак җырлар, шигырьләр язуыгыздан аерылырга ярамый.
Бу шигырегездә сезнең төгәллек тә, гүзәллек тә, горурлык һәм чын шагыйрьләрчә уйлану да юк. Ә бит сигез строфага сузылган әйбер бу. Ә бит сезнең «Азат хатын»да һәм «Социалистик Татарстан» битләрендә басылган беренче шигырьләре тезгә караганда сокланып бетә торган түгел иде. Нәрсә булды соң әле сезгә, нишләп болай түбәнгә тәгәрисез! Сезнең бит шаулап-герләп чәчәк атарга тиеш булган чагыгыз әле!
Шигырегезгә бернинди дә анализ-фәлән ясап торасы килми. Хәер, сез аңа мохтаҗ та түгел. Тик янәдән бер кат уйларга һәм нәтиҗә ясарга гына кирәк. Үз исемегезнең кадерен һәм дәрәҗәсен үзегез белергә тиештерсез шикелле. Ша.ыйрь горурлыгын, шагыйрь принципиальлеген югалтырга ярамый.
«Азат хатын» журналы редакциясенең тапшыруы буенча
ЗЫЯ МАНСУР.
ХӨРМӘТЛЕ ИПТӘШ ӘГЪЗАМОВА!
Әгәр дә конверт эчендә үзегезгә атап язылган хат белән бергә. ,>Хөрмәтле иптәш Шәйхетдиноаа!» дигән хат та булса, гаҗәпләнмәгез. Ялгыш салынган түгел. Иптәш Шәйхетдинованың да яз турында язылган шигыре бар иде. Сезнеке дә яз турында. Әллә ничек шунда, икегезне бергә утыртып сойләштерәсе, киңәшәсе килде. Ләкин сезне хәзер генә очраштырып булмый. Шуңа күрә берегезгә язылганны икенчегезгә җибәрергә карар кылдым. Бәлки, бер файдасы тиеп куяр шунда. Кимчелекләребез, гадәттә, бер терлерәк була бит безнең. Поэзиянең таләбе дә һәркайсыбыз очен уртак.
Киңәш итеп, сезгә дә шуны әйтәсе килә: әгәр дә яз турында язасыз икән, тормышның яз табигатенә хасрак булган, әмма моңарчы әле бүтәннәр тарафыннан күрелмичә читтәрок калган бер ягын, ягьни бер детален күрергә, фикерләрегезне шуның аша үткәрергә тырышыгыз. Сезнең, мәсәлән, бу шигырегездә «яз кояшы» дигән сүз бар. Әйе, яз кояшы. Ә нигә, мәсәлән, дөньяга әнә шул кояш яүзләрә белән карамаска да, нигә бәтен сүзләрне шул кояш исеменнән сойләтмәсиә! Аңа деньяның бетен ягы берьюлы күренә. Ул сезнең үзегез турында да бик матур гына итеп сойлоп бирергә мемкин. Яңачарак яз әле. сеңелем, югыйсә, үзем язарга керешәм яз турында дияр.
Сәйлосен: әйдә, сибелегез, нурларым, агыгыз, әйдә, язгы ташкыннар, агызыгыз дөньяның бетен әшәкелекләрен, дисен ул.
Өйе, шагыйрь фантазер булырга тиеш. Укучы бөтенләй көтмәгән һәм күңелгә ягымлы сүзләр табарга тиеш ул.
Ә хәзер иптәш Шәйхстднновага язылганны укып карагыз инде.
Киләчәктә эшегездә һәм шәхси тормышыгызда яңа куанычлар белән очрашуыгызны теләп, «Азат хатын» журналы тапшыруы буенча
ЗЫЯ МАНСУР.
3 Ы Я МАНСУР ф ОДӘВИ МП РАС ф
ХӨРМӘТЛЕ ИПТӘШ ШӘЙХЕТДИНОВА!
«Яз шатлыгы» дигән шигырегездә мин сезнең;
Яз килгәч тә әби һәм бабайлар Яшәрешеп киткән булалар. Кыш буена йөрткән таякларын Ераккарак куеп торалар...—
дигән юлларыгызны укыдым да елмаеп куйдым. Сез, билгеле, моңа үзегез артык басым ясамыйсыз. Әйтәсез дә онытасыз. Ә минем, мәсәлән, тик шуңа гына ябышасым һәм бетен шигырегезне тик шуңа гына кейләп җибәрәсем килде. Ченки монда бераз шаярып алырга да, җитди сүз сөйләргә дә һәм бик матур чагыштырулао ясарга да урын бар. Ә бүтән строфаларда саналган нәрсәләрегезне, ягъни — сулар агу, кояш нурлары уйнау һәм башкаларны инде кем генә язмаган да, ничек кена кабатламаган!
Ә монысы, мәсәлән, минем өчен әле көтелмәгәнрәк бер нәрсә. Һәм монда сезнең, шагыйрь буларак, азмы-күпме, узегезчә күзәтә белүегез, үзегезчәрәк сизем- ләьегез күренә.
Әйе, карт белән карчык чыгып басканнар да язгы ташкыннарга карап сокланалар. Сикерә-сикерә аккан кар сулары аларнык, уйларын әллә кая ерак-еракларга алып китә. Өйдә калган таяклары турында уйлап та бирмиләр алар. Ә кояш аларга карап елмая. Ул да яшен яшәгән, ашын ашаган бит инде. Ул да, әлеге карт белән карчык кебек, таягын өйдә калдырып чыккан да язгы ташкыннарга карап соклана шикелле. Ә кар сулары ага да ага, каеннарның тәлгәшләре тирбәлә дә тирбәлә. Ә бит озакламый сандугачлар да килеп җитәчәк. Денья яме бермә-бер артачак дигән сүз.
Карт белән карчык, әнә шул хакта уйлап, башларын һаман югарырак күтәрәләр, карашларын һаман ераккарак текиләр. Ә яшьләрне әйтәсе бармы, алар күңеле кыялардан кыяларга очкан горур бөркетләр белән генә тиңләшергә мемкии!
Шулай түгелме, хөрмәтле иптәш Шәйхетдинова! Яңадан бер кат уйлап, кичереп карагыз әле, мөгаен, сез үзегез дә нәкъ шундый ук фикергә килерсез.
Шигырегезнең яңадан зшләнгән вариантын көтеп калабыз.
«Азат хатын» журналы редакциясе тапшыруы буенча
ЗЫЯ МАНСУР.
ХӨРМӘТЛЕ ИПТӘШ ХИСМӘТУЛЛИНА!
Сезнең, шигырь язып, үзегезнең иптәшләрегезне яңа җиңүләргә чакыруыгыз, кешеләргә яңадан-яңа бәхет һәм уңышлар теләп, әдәбият мәйданына чыгарга омтылуыгыз матур күренеш, әлбәттә. Бу шигырегез белән сез заводның стена газетасында да, үзешчән сәнгать түгәрәгенең чыгышларында да тулы хокук белән катнаша аласыз. Шул ук вакытта сез аны зааодның әдәбият түгәрәге утырышында укып тикшерү өчен дә тәкъдим итә аласыз. Иптәшләрегезнең фикерләрен ишетергә, һәм, мактау сүзләрен генә түгел, тәнкыйть сүзләрен дә тыңларга хакыгыз бар. Ә шуннан соң инде шигырьнең яңабаштан эшләнгән варианты белән газета-журнал- ларга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин булыр иде.
Ә сез бераз ашыккансыз булырга кирәк. Әйе, шигырь әле республика күләмендә чыга торган газета-журнал ларга тәкъдим итәрлек дәрәҗәгә күтәрелеп җитмәгән.
Гомуми сүзләр белән эш итүдән баш тартып, шигьри образлар куллану юлына басарга, узегезнең әйтергә теләгән сүз һәм фикерләрегезне укучыга әнә шул образлар аша җиткерергә кирәк. Сез, заводның инженеры һәм шагыйрь буларак.
шигырегездә бик күп кешеләрне еанап үтәсез. Ә ул кешеләр үзләре кайда’ Нинди шатлык һәм кайгылары бар ул кешеләрнең! Адәм балалары ич алар. Беренче класс укучысының санарга әйрәиу ечен файдалана торган палочкалары түгел!
Шигырь яза торган кеше моны аңларга тиештер дип ышанасы килә.
«Азат хатынп журналының талшыруы буенча ф ЗЫЯ МАНСУР
Сәлам сезгә, кадерле балалар!
Сәлам сезгә, минем нәни якташларым!
Сәлам сезгә, кадерле укытучы дуслар!
Мәктәпкә балалар килгәнче, аны җылытып, нурландырып торучы апалар, сеңелләр, абыйлар, энеләр.
Барыгызга-барыгызга да ялкынлы сәлам.
Минем туып-үскән Җитемәгем, авылдашлар, күршеләрем, күршеләрнең күршеләре. Сәлам сезгә беек Тукай яшәгән Казан каласыннан!
Җитемәктән Чишмәгә, Чишмәдән Сикәлегә алып бара торган туган юллар, туган колхоз кырлары. Шул кырларда йерүче, шул кырларда хезмәт итүче якташларым, сәлам сезгә! Барыгызга-барыгызга да *ынычлык һәм иминлек телим.
Мәктәпнең тарих түгәрәге членнары, булачак белгечләр, булачак даһилар һәм гадиләр!
Менә, сезнең үтенечегезгә җавап ител, үземнең китапларымны җибәрәм. Укыгыз, танышыгыз.
Кем белә, анардагы кайбер шигырьләр, бәлки, сезгә билгеле дәрәҗәдә сердәш тә булып китәр. Сезнең омтылышларыгызны кечәйтееи. теләкләрегезне тагын да матуррак итсен, хыялларыгызның чынга ашуына аз гына булса да булыша алсыннар иде алар!
Биографиямне киләчәк хатларымның берсендә алырсыз. Анысын язарга үзем дә ашыкмыйм, сезгә дә артык кабаланырга киңәш итмим. Язучыны чәики, барыннан да элек, язган әйберләре ягыннан карап ойрәнергә кирәк. Билгеле, укучы минем Базы буенда балык тотып йәргән чакларымны да. Казанда Комлев дигән урамда яшәвемне дә белергә хаклы.
1928 елны, әтиләрдән аерылып, Гафур исәмле абыем белән колхозга (ул чакта авыл хуҗалыгы артеле дип атала иде| керүемне дә һәм шул вакыт киндер штаннач йәргән 12 яшьлек малайга «коммунист» кушаматы бирүче дә укучы белергә хаклы, әлбәттә.
Мин балаларның барына да язарга, үземнең кадерле укучыларыма җиткерергә тиешмен.
Җитемәктә авыл мәктәбен тәмамлаганымны да. Исмаилга һәм Мәсәдегә (урман эчендә, Ленин исемендәге ШКМга) иореп укуымны да, Дүртейлегә һәм Уфага ашыгуымны да. ач булсам булырмын, укып белем алмыйчв, теләгемә ирешмичә туктамам, дигән сүзләремне дә истән чыгармам.
Әйе, омтылу зур иде. Нәтиҗәсен әйтә алмыйм. Хәер, әле гомер кезе җитмәгән. Чебешләрне санарга иртәрәктер. Санарга булса да, анысы минем эш түгел. Чеики кеше бәяне бүтәннәрдән алырга тиеш.
Ярын, артык фәлсәфә сатудан мәгънә булмас. Нокта куеп торыйк.
Укуыгызда зур уңышларга ирешүегезне, барлык матур теләклерәгезнең чынга ашуын теләп, сезнең якташыгыз Зыя Мансур.
6. I. 1962. г- Х«мнь, 12.
ул. Комлева, 17, кв. 17.
СӘЛАМ, ГОСМАН ДУС!
Эчкә җан кереп китте әле. Алдакчы булып күренермен дип курыккан идем. Китапларның барып җитүе турында хәбәрне алгач, күңел канәгать булды. Югыйсә, китапларның элегрәк чыкканнарын хеэер табуы кыен. Менә әле Дүртеиледән Пионер
ЗЫЯ МАНСУР Ф ӘДОБ11 МИРАС
лар йортыннан да хат язганнар. Үземдәге соңгы экземплярны булса да җибәрергә кирәк. Илдә чыпчык үлми диләр бит. Мин табармын әле үземә.
Хәзер «Тәрҗемәи хәлем» дигән бер нәрсә язып ятам. Күптән уйланган нәрсә иде. ләкин һаман кул җитми торды. Ә хәзер инде җитмәсә дә җиткерергә туры килә. Укучы дусларның соравы шуны таләп итә.
Әле күптән түгеп «Ак розалар» исемле шигырьләр циклы язу эшен тәмамладым. Бу цикл гел сигезәр, унар, уникешәр юллык вак шигырьләрдән тора.
Менә шул. үзегезнең хәлләрегез турында язып торыгыз.
Балаларга миннән күп сәлам.
Сәлам белән якташыгыз ЗЫЯ МАНСУРОВ.
ГОСМАН ДУСТ
Хатыгызны алуыма шактый пакыт узды. «Кырлар сулышы» исемле яңа җыентыгымның чыгып җитүен кетеп тордым. Бетенесен •бергә җибәрәсе килде, гаеп итмәгез инде.
Сезне һәм балаларны тагын нәрсәләр кызыксындыра, бөтенесен дә әйтеп языгыз. Кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышырмын.
Хәзергә менә шуның белән тәмам.
Эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар һәм бәхет теләп, якташыгыз ЗЫЯ МАНСУР.
6. I. 1962.
«Сайланма шигырьләрпнең дә бер данәсен сезнең үзегезгә җибәрәм.
Калганнары түгәрәккә.
ХАТЛАРДАН ЮЛЛАР
ШАГЫЙРЬГӘ БӘЯ БИРҮ
...Сезнең Тукайга багышлап язылган шигырьләрегезне карап чыкканнан соң. беләсезме, нинди чагыштыру китерәсе килә: тирда, кайвакыт, бер ук белән бәреп төшерәсе нәрсәгә кырыкмаса-кырык ук җибәрелә. Ләкин укларның берсе дә тими. Бу очракта Сезнең шигырьләрегез дә әнә шундыйрак булып чыккан.
Күрәсең, төп игътибарны Сез шигырьләрнең һәм шигырь юлларының санын арт- тыругарак юнәлткәнсез. Ә конкретлык һәм тапкырлык турында онытып җибәргәнсез. Әйтергә теләгән матур фикерләрегез сүз чүп-чары белән күмелеп кала.
Ә шагыйрьгә бәяне бит шигырьләрнең күплегенә яки озынлыгына карап түгел, шагыйрьнең тапкырлыгына, конкретлыгына һәм әйтелгән фикерләренең тирәнлегенә карап бирәләр—
ПАРТИЯ ТУРЫНДА
_.Ә партия турында Сез менә үзегез ничек уйлыйсыз! Нәрсә ул Партия! Гади кеше буларак әйтеп карагыз әле: үзегезнең конкрет эшегездә, тормышыгызда Партиянең җылы сулышын ничек тоясыз! Әйдәгез, чыннан да, күктән җиргә тешик әле, адәм балаларына карыйк, шунда түгелме икән ул Партия!
СЕЗНЕҢ ТЕМАГЫЗ
-Гомуми темалардан конкрет темаларга күчәргә кирәк. Сез бит «төзүчеләр арасында яшим» дип язасыз. Ә кайда ул Сезнең төзүчеләрегез! Цемент изүчеләрегез, ташчыларыгыз кайда! Кранчыларыгыз һәм шоферларыгыз найда Сезнең!!
Шигырьләрегездә әнә шул дусларның шатлык һәм кайгыларын чагылдырасы иде. Менә бит ул кайда Сезнең темагыз!
Ә ШИГЫРЬ ИКЕНЧЕРӘК
„«Шигырьләремдә әйтелеп бетмәгән сүз һәм башка терпе кимчелекләр булуы ихтимал, матбугатта файдаланырга теләсәгез, узегезчә эшкәртергә мамкин—■ дигән сүзләрегез белән килешү бик кыен. Редакция андый юлга баса алмый. Гади хәбәр яки гади информация булса, бер хәл иде. Анда да әле материалны мемкии кадәр авторның үзе язганчарак калдырырга тырышыла. Ә шигырь аз гына икенчерәк. Автор кулыннан башка кулларның тыгылуын яратмый ул.
Ә Сезгә, бәлки, поэзия белән эш итүе, гомумән, авыр, баш бирми торганрак эштер! Алай булса, нигә артык кечәнергә! Үзегезнең табигатегезгә, сәләтегезгә туры килә торганрак эш белән шәгыльләнергә мемкии ич!
ШУЛАЙ ТҮГЕЛМЕ!
...Поэзиянең бурычларын аңлап җиткермибез булса кирәк, һаман бер кабатланган әйберләрне, патефон пластинкасы әйләндергән кебек, әйләндерәбез дә әйләндерәбез. Нинди дә булса яңа бер суз, яңа фикер әйтү турында уйлану юк.
Әгәр Сез гаеп итмәсәгез, мин шундый бер сорау бирер идем. Сезнең чынлап яраткан кешегез бармы! Нәрсәләр уйлыйсыз аның турында!
һәрхәлдә, әле язган шигырьләрегездәгечә түгелдер бит. Тормыштагыча матур һәм дулкынландыргыч була торгандыр Сезнең уйларыгыз! Ә шигырьдә нигә болаи протокол теле белән язасыз! Үзегез уйлаганчарак, тормыштагычарак язсагыз, гаҗәеп матур булыр иде биг, шулай