ЛАТВИЯ ЯЗМАЛАРЫ
Көзге диңгез буенда
... Дееыл бела китерсә дә наратларга, Әйләнделәр алар көчле корабларга .
«Сынган наратлар». Ян Райнис.
Шаулый, шаулый...
Әллә диңгез,
Әллә наратлар?
Болытларның иңнәрендә
Кургаш канатлар.
Әллә яңгыр, әллә томан?!
И көзге чаклар...
Ник бер үрли, бер ташлана
Бу акчарлаклар?
Монда Райнис наратлары,
Теге кораблар.
Диңгез.
Диңгез түгел,— дала:
Канатлы атлар
Ярсып чаба ак күбектә,
Меңнәрчә алар!
Чал ялларын җәеп кинәт
Ярга яталар,
Югалалар комга сеңеп. Эзсез пораклар. .
Соры дала — серле диңгез, Әкият бу яклар!
Сагышлы да, ямансу да Көзге бу чаклар,— Искә төшә Иделдәге Моңсу учаклар...
«Кызыл гаскәр маршы»
Диңгез тынган иде, томан иде.
Ялгызлыкны бүген иш иттем: Диңгез буйларыннан барган чакта Җанга якын бер көй ишеттем.
Латвиядә, бер дә уйламадым, Бәйрәм көнне шулай каршыга Килеп чыгар диеп безнең Сәйдәш — һава яңгырар диеп маршына.
Уйламадым, совет солдатының Узган юлын кинәт кабатлап, Сәйдәшевның серле «атлылары» Галибанә чыгар дип атлап.
Алып китте бу моң туган якка,—
Үз йортыма тартты уйларым:
Күргән төсле булдым якташымны, Казанымны, Идел буйларын...
Ничә тапкыр туздырганнар ирләр Уртак дошман явын бу чикнең!
Хәзер менә — уртак бәйрәм көннеXVI Мин Сәйдәшев маршын ишеттем.
Ике диңгез
Хыялларым — кара сакал — янымда: Басып торам ике диңгез ярында,— Берсе — Кара, берсе — Балтыйк диңгезе, Чагыштырмак булам ике тиңсезне.
Икесе дә алар горур, мәһабәт, Икесендә дә яшеренгән һәлакәт... Икесе дә куәтле — хәттән ашкан, Икесе дә офыкларга тоташкан.
XVI Октябрь бәйрәме көне.
Баксаң, алар охшаш сыман үзара.
Ә төскә: берсе — соры, берсе — кара, Авазлары да бер төсле туалмый: Пышылдый берсе, Берсе сыкрый, агълый...
Шаулый Балтыйк, шаулый ... тынгы табалмый. Кара диңгез шаулап кына калалмый: Ул яралы арысландай үкерә, Ярсуыннан кыяларга сикерә.
Бер карасаң, болар охшаш шикелле,
Бер карасаң, охшашлыгы икеле,
Бер карасаң, бу ике диңгез — игез; Дөньяда игезләр дә булмый тигез.
Райнис белән очрашканда
Ул корвблвр двяылларгв каршы бара. Өнди беек кврашларгв, дулкын яра..
■Сынган наратлар» Ян Райнис.
Килеп кергәч тә ишектән, Райнис басып тора.
Мыек астыннан елмая, Күзен къгсыл кына.
Торабыз бик танышлардай.
Икәү — ул да мин — без. Ул — рәсемдә, ә мин — тере, Алдыбызда диңгез.
Икебез дә яратканга,
Ахры, илебезне, Охшаш язмыш, уртак язмыш Бәйли икебезне.
Сүз кушам:
— Теләктәш, юлдаш
Итеп кара миңа,
Ал мине дә үзең әйткән Гаҗәп корабыңа.
Ак язмышым синең белән
Тиң иттерсен иде:
Юлымны халкым күңеленә Киң иттерсен иде.
Диңгез белә микән
Бу ташлар, бу наратлар, бу Балтыйк яры Күргән диләр дәртле җырчы Райнис Янны. Басалмады тирән диңгез сулары да,— Тынгысыз җан! Ничә көйде, ничә янды!..
Ачы яшьләр кушылганга тозлы сулы Соры диңгез гел борчулы, гел шау-шулы... Райнис белгән ник көеп, ник януларын, Шагыйрь белгән!..
Диңгез белә микән шуны?..
Моңсар янында
Явар-яумас төшә беренче кар.
Салкын мазар... Шунда икән моңсар,— Исеме — ташка уйган язмада. Калтырана җилдә соңгы яфрак...
һава соры, җир кәфендәй ап-ак, Сыкрап тора көзге манзара...
Баганалы, авыр таш диварлар Уртасында ята чын ватандар... Ятамы соң?
Юк, ул уянган;
Ул яшь егет сурәтенә кергән, Ятагыннан бераз күтәрелгән, Җәймәсенә ярым уралган...
Җәймәләрен менә алып ташлар, Күзен ачар, кинәт торып басар... Әйе, шагыйрь басар мәйданга:
— Узмаган бит юкка гомер!—дияр, Дулкынланып безгә шигырь сөйләр...
Ә мин торам калып хәйранга Кодрәтенә хыял вә хиснең! — Мин каберендә идем Райнисның.
Сирәк бәхет
Ике җырчы кушылганнар бергә, һәр тәкъдирне уртак бүлгәннәр: Аспазиясе эзләп килгән аны Каберенә дә...
Бергә күмгәннәр.
Булган безнең Нократ буйларында,—
Райнисына килгән, сөргенгә:
Көрәштә дә, иҗат, хәятта да, Үлгәндә дә — алар гел бергә!..
Райнис сөйгән үзенең Аслазиясен, Бик бәхетле булган ярыннан.
Сирәк бүләк шул ул — мондый бәхет Шагыйрьләргә язмыш ягыннан...
ТӨРЛЕ ШИГЫРЬЛӘР
Тантанадан соң
Фанфаралар тавышы яңгырап тынды, Шаулап үткән яшьлек шикелле... Тындымы соң дөньям?!
Гел яшь илһам
Миңа тагын курай китерде.
Куам, көтү куган малай сыман, Шул курайда
үткән елларны һәм онытам узган яшьлегемне,— Миндә гүя узмый торганы.
һаман әле миңа, көтүчедәй, Яшел кырлар, үрләр үтәсе: Теләкләрен илнең, борчуларын, Сагышларын багып-көтәсе!..
Алиһә
Ак мендәргә башын куеп яткан, Ә гәүдәсе ярым ялангач... Матурлыгын кая яшерсен ул, Чын алиһә булып яралгач?!.
Әйтерсең лә Мелос Венерасын Кемдер куйган шулай яткырып, Тәрәзәдән төшкән ай нурында Үзе балкый айдай яктырып.
Җан өргәннәр кемнәр бу һәйкәлгә, Ак мәрмәрдән коеп тәннәрен?! — Мөмкин түгел мондый гали затка Әверелүе гади бәндәнең!
Бу — алиһә ята минем алда!
Бу — чын сәнгать, иҗат тудырган. Мин — хыялый рәссам, үз бәхтенә Гарык булып, алҗып утырган...
Шулай гына карап утыру да Нинди бәхет, нинди тантана!
Сөям генәме соң мин бу җанны? Юк! Гыйбадәт кылам мин аңа!
Ай нурында айдай балкып ята Ак алиһә, ап-ак мендәрдә...
Юк, уятмыйм әле,— аның урыны Гаршемдәге изге минбәрдә.
Исем китми
«Күз уйнатма, диләр, Нури, син яшьләргә. Шук көләчләр карамыйлар пеләшләргә...» Аһ, ни чара, артты тагын бер куаныч Миңа нәфрәт саклап йөргән көндәшләргә.
Үзләре дә алар инде түгелләр яшь: Алҗыган, хәлдән тайганнар, кайсы пеләш... Гаҗәпләнәм, нигә үрә тора икән Юк чәчләре мескеннәрнең мине күргәч?!
Картайсам да бик борчылмыйм — көчем булгач Көләчләр дә какмас сөяр төшем булгач. Ләкин юкка куанмыйдыр дошманнар да...— Исем китми, көнләшерлек эшем булгач!
Сүндерәм дип утка төкергән, Филгә карап көчектәй өргән, Халык хурлап, тел-теш тидергән — Я явыз ул, яки — тилергән!
Якты көнгә тап төшергәннәр — Кеше түгел, шәүләләр генә: Яман халык юк ул дөньяда, Бар тик яман бәндәләр генә.
Манзара да мин
Купшы дөнья кием алыштырган: Саргайганнар инде имәннәр. Иң түземле чук чәчәкләр хәтта Төрбәннәрен түбән игәннәр.
Җирне япкан зәгъфырандай яфрак Баскан саен серле пышылдый. Кояшка ни аңа! Язмы, көзме.— Ул һәр вакыт көләч — пошынмый.
Башын чайкап торган наратларның Энәләре җилгә сызгыра.
Шаулый урман — серле аның моңы...
И комар мин яшәү кызыгына!
Кояш төсле һәр чак көләч җаным
Матурлыгын таба дөньяның:
Язын, көзен сөя, сөенә белә,—
Үксез чагы гүя юк аның.
Тост
Без тутырган бокаллардан Дошман эчә алмасын, Бездән артып калса калсын, Безгә җитми калмасын! Бездән калса калсын дөнья, Безгә дигән рәхәтләрен Төгәл итми калмасын!
Шагыйрь һәм патша
Мәйдан тотып һинд солтанын җиңгән,— Ия булган таҗга, дәүләткә. Аерылганга газиз туган җирдән, Шагыйрь гомере үткән хәсрәттә.-
Тәхетне ул бәхет санамаган, Гел сызлаган күңел ярасы: Шуңа безгә мирас булып калган Газәлләре, «Бабур-намә»се.
Бабур патша — узган дәвер генә. Тәхетләрдән эзләр калмаган.
Бабур шагыйрь — безнең белән бергә. Аны тузан каплый алмаган!
Яңгырлы көндә
Елый да елый болытлар, Бар микән кайгылары: Көзге күкнең кайгылардан Бар микән айныганы?!.
Тик шагыйрәнә шулай ул, Ә маддиюнчә — түгел: Түкмиләр яшь болытлар да, Күкләрдә булмый күңел.
Судан — пар, пардан кабат су — Бар тирә-әйләнәбез, Туфрактан яралган без дә Туфракка әйләнәбез...
Нигә тургай да...
«Тургай картаямы икән?» Ибраһим Гази.
Саф җанлы кеше дөньяны
Шигырьдә күрә икән...
Ә фани дөнья борчылмый.
Ул кызганып-нитеп тормый:
Анда — тургай да картая,
Шагыйрь дә үлә икән...
Соңгы тапкыр очрашканда
Ап-ак күлмәктән идең.
Кул бирдең гадәттәгечә.
Әйткәндәй ничәмә-ничә:
«Шагыйрь кеше шулай индө —
Ул гел елмая!» — дидең.
Күп яши торган кешеләр —
Елмая, көлә, имеш.
Аңа вакытың калмагандыр, Ыгы-зыгың алдагандыр...
Иҗат гомерең барын бар да,—
Хәят бер генә, имеш...
Чәчәкләр китердем менә...
Ә дустым күрә микән?..
«Шагыйрь, ник елмаймыйсың?» дип,
Мөлаем көлә микән?..
Нигә тургай да картая,
КЕШЕ дә үлә икән?!.