КҮК КҮКРӘР
10
пасы Сөмбел кияүгә чыкканнан сон, Җәннәт үзен буй кыз итеп санады. Хәзер инде «чират» аныкы. Ул яхшы белә кызлар язмышы бик тиз үзгәрүе мөмкин. Шуна күрә һәр минут хәзер булырга кирәк. Аның әүвәлге юләрлекләре очты, анасыннан килә торган астыртынлыгы бермә-бер артты Абыйсы Әзһәрның әтисе каршында дәрәҗәсе булмаганга, Җәннәт тә аның белән исәпләшмәде. Ахырда, сене- лссенен азынулары бернинди киртәгә сыймый башсүз.
— Әй, кем сүлн!—дип тузынды Җәннәт.—Минеме, синеме кәкрәйт-кәннәр? Кара, бер якка ничек сәлам биреп йөрисең! Үзең егет башың белән шулардан үч алырга куркасын, боламык камыры
— Җитте дим, аздәкы!1 Югыйсә... — Әзһар кулларын йодрыклады һәм сеңелесенә таба бер адым атлады.
— Мә, курыктым ди син мәхлук сырхантайдан! — Җәннәт ике кулын биленә куйды.— Синең исемен генә Азган. Үзен... идән чүпрәге.
Теге вакытта башына капчык ябып кыйналганнан сон, Әзһар бүгенгә хәтле рәтләп терелгәне юк иде. Ул кемнәр кыйнавын анык белми, беркадәр чамалый гына. Әмма ни өчендер бу турыда эндәшмәүне артыграк күрә, үч тә алмый. Әллә курка, әллә вакытын көтә. Җәннәтнең ачуын кабарта, чөнки Әзһарнын Мәрхабәгә кул ягуларын күргәне, ишеткәне бар. Ул үзенчә бигрәк шуңа ярсый йолкыш Карышкан кызларыннан абыйсы шөр җибәргән. Шулардан курка башласаң, алар түбәңә менәр
Дәвамы. Ваши 4 санда * Аздәкы- аждаһа Уса/ жми 1 Шаука — кечкенә эт. Шавка.
лагач, Әзһар йөзен кыйшайтып:
— Син, тутый кош, үзеңнең монда кунак кына икәнеңне онытма!— диде.— Шулай итенәсең, әтерсең, син монда төп хуҗа, синең генә сүзен
ләр.
— Шул кирәк синең кебек мәмиләргә! Мнн кыз булсам да...
— Шаука ’ оясында көчле, урамга чыкса, корегын бОТарасына кыс-тыра,— диде Әзһар, чыраен сытып.
Бу сүз Җәннәтне кимсетте, күрәсең.
— Әллә мине шаука дисеңме, кызыл пакыш!1 2 Сөйләмәгән идем, алай сүлим әтигә ниләр эшләгәнеңне Сухаревка базарында, аннары Цветной бульвар, Грачевка притоннарында...
— Молчок!— Әзһарның күзләре яшелләнеп китте, иреннәре калтырый, күзләре түгәрәкләнә башлады. Бер секунд эчендә ул сеңелесе алдына сикереп килеп, аны буарга тотынды. Җәннәт, котырынган абыйсының кулыннан көч-хәл белән ычкынып, үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Бу вакытта өйдә беркем булмаганга—әтисе белән әнисе Сөмбелләргә кунакка киткәннәр, Һарун — тиңнәрендә, Хәерниса әниләренә төшкән иде — Әзһарны тыючы юк иде. Ул сеңелесенең ишеген йодрыклары белән шашып дөбердәтте. Әзһарга яшьтән үк кызыл пакыш — ягъни усал әтәч дип юкка гына әйтмиләр иде. Ләкин Әзһар кыза да кире кайта, песи була. Җәннәт, абыйсының киресе буларак, бер зәһәрләнсә, кире кайтмый, янауларын онытмый, үч алмый калмый иде.
Хәерниса кайтып керде, ахрысы, кухняда савыт-саба шылтыравы ишетелде. Әзһар тынды. Җәннәт инде Хәернисаны әрләргә җыена башлады. Соңгы вакытларда Хәернисаның тагын башын күтәрә төшеп йөрүе бай кызын сагаерга мәҗбүр итте. Күңелендә көйдергеч көнчелек уты кабынды. Баштарак бу тойгы томанлы иде, кемне, кемнән көнләшә? Хәернисаның үзеннән бәхетле булмавын телиме? Шуның өчен аңардан үч аламы? Закирҗанның кайтуын ишеткәч, бигрәк тә иң элек Исмәт байларга түгел. Айтүтәләргә хәл белә керүен белгәч, кара көеп чыкты. Анда нинди сүз булуы караңгы, тик Хәернисага бәйле булуын гына сизенә иде. Юхаланып, Хәернисаның үзеннән сораган булды. Хәерниса берни әйтмәде. Шуннан Җәннәтнең ачуы кабарды. Билгеле, Закирҗанны Җәннәт асла яратмый, аны үзенә тиң күрми. Шулай да аны Карышкан кызына бирергә җыенмый иде. Әнисе һаман әйтеп килә иде: бу ит кисәген үзем ашамасам, эткә бирәм, ичмасам, келәнчегә нишләп тоттырыйм, ул дудырыңны 3 ашар. Шуның шикелле, Җәннәт сыныгын да үзеннән түбәннәр белән уртаклашмады. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаса, ул әле Хәернисаның җанына бик күп тоз салган булыр иде.
Урсатна 4 көй Җәннәтнең әтисе кибеттән соң гына кайтып, әнисе белән пышылдап сөйләшеп утырды. Эчке бер сизенү Җәннәткә сүз үзе турында барганлыгын әйтте. Ул стенага колагын куеп тыңлап карады, берни ишетелмәде. Җәннәт юләр түгел, ул үзенә оя корырга вакыт җиткәнен аңлады. Иренең байлыгы нихәтле булыр, алдан белгән юк, үз кубыш- кана аяк терәү яхшырак. Кубышкаларның кыйммәте Җәннәткә шулай ук азмы-күпме таныш, ул әтисе өендә моңа җитәрлек күз салды, ә мәхәббәт турында әллә ни баш ватмады. Ул үзенең тирән итеп сөяргә гомумән сәләтле түгеллеген белә иде, бу инде Кара бай нәселеннән килә торгандыр. Әнисе яратып кияүгә чыкканмы әллә? Гомумән, берәр кеше Җәннәтнең хыялын биләмәде, ул һәр вакыт иң элек үзе турында кайгыртты.
Җәннәт аш өенә чыкканда, абыйсы Әзһарның ишеге ачык иде. Кыз шунда таба борылды. Әзһар чишенми-нитми караватка чалкан яткан, аяклары идәндә. Кулларын баш астына тыккан, төймәләре ычкындырылган, ачык тар күкрәге күренә, чырае сытылган, әйтерсең ачы миләш капкан иде. Җәннәт аның чамасыз ябыкканлыгын беренче тапкыр күрде.
3 Пакыш — кикрик.
3 Дудыр — карын-эчәгеләр.
4 Урсатна — урыс атнасы, якшәмбе.
— Шатлан, сеңелкәш. син дә абзанны уздырасын!— диде ул. урыныннан тормыйча гына. Аның тавышы карлыккан, йөзен сакал-мыек баскан иде.
— Ни сүлисен, төшенмим, абзый.— диде Җәннәт хәйләләп.
— Төшенерсең... Саталар үзеңне!
— Әй. юкны сүләмә. Азган абзый. Син һаман чәнчергә яратасын. ♦
Әйтерсең без бер ата-ана балалары түгел. ь
Әзһар күгәргән иреннәрен кыйшатты. £
— Исеңә төштеме? Төшәр әле!— Әзһар башы белән әтиләре бүлмә- 5
сенә изәде.— Кызу тоталар, куыра, ахрысы. Бая кибеттә дә сүз шул “ турыда барды. Әти мине кешегә санамый, бер сүз этми, арага кертми. > кассасын гына миннән саклый, якын жибәрми. сату иттерми. Бар, Суха- х ревкага яки кытай стенасына сыпырт. анда бер грошка пятак ясыйлар. ♦ ди... Эх, кая барырга, ни эшләргә?!—диде Әзһар әрнеп.— Әллә Петер- я бургка Хикмәй абзый янына сугылып караргамы. Казанга Фәйзулла ° жизни янына барып чыгаргамы? Аның белән сүләшкәнем бар. Ул кар- * шы да килми, чакырмый да. Бер этеп ташлады. Казанның үз жуликла- г- ры, үз шулерлары җитәрлек. Белдеңме, мин жулик, шулер, кайниш тү- ° гел! g
— Үзең аепле, акыллы булсаң...— Җәннәт абыйсының үтә салкын »
күзләрен күреп, ярты сүздә туктап калды. -
— Акыллы булсам...— Әзһар түшәмгә карап сүзен дәвам иттерде — < Акыл дигәнең, гомумән, бармы! Минемчә, юк. Дөньяда кубышка гына г бар. Кубышкасы булса ачык авызның да акылы йөкләп, кубышкасы * юкның —жымытыр гына. Кубышкага дөньяны сатып алып була.
— Акылны сатмыйлар инде, абзый ..
— Әле ничек саталар! Хәзер бар нәрсә сатыла, акыл да. намус та. <
хатын да... u
— Котырдыңмы әллә, тузга язмаганнарны сүлисен!— дип кычкырды Җәннәт.
— Котырырсың бу тормышта! Беркемен булмагач... Ник син мина болай багасың? Мин бүген исерек яки шаталак түгел, мина үз әти-әнием тилебәрән орлыгы ашатты. Ә син курыкма, синең бәхетенә, әгәр була торган булса, аркылы төшмим. Мин барыбер бәхетсез. Үләсем килә минем!—диде Әзһар. күзләрен четердәтеп йомып.
Җәннәт өчен ашыгыч, ыгы-зыгылы туй алды көннәре башланды Иң элек әтисе белән әнисе үзләренең катгый һәм изге карарларын әйт теләр.
— Атакаең белән анакаен, кызым, сине бәхетле итү турында кайгыр-талар,— диде Раббани.— Бала — бәгырь җимеше, ләкин, сәгате суккач, китә дә бара,— Раббани аркасына салындырып бәйләгән яулык чите белән күз төпләрен сөртеп алды —Иешли авылыннан Усманхужа сние үзенең бердәнбер малае Рамазанга хәләл җефетлеккә сорый Аларнын Мәскәүдә. аннары Себер калаларында аләмәт зур кибетләре бар. ди Кызыл мал кибетләреме, атасы? Усманхужа картайган, хәзер к\брәк авыЛда тора. Байлыгым ятларга калмасын дип рик кайгыра. шу на курә улын тизрәк үләндерергә ашыга. Доверенныйларга ышаныч юк. ди Мәс- кәүдә дә. Себердә дә эшен... атасы, кем йөртә—малаемы, приказчикларым ы?
— Барысына эш жнтә. Сәүдә эшенә җаныңны салырга кирәк.— диде Исмәт. мәгънәле итеп
— Шулай, шулай.— Иренен күз йомуын күреп. Раббани сүзен ал-маштырды.— Без. сөекле атакаен белән, аллага тапшырырга булдык. Торуларыгыз Мәскәүдә булыр. Кода малаена особняк алып биргән Мәскәүнен зур зур байлары коданы белә ди
Җәннәтне, әлбәттә, кияү кызыксындыра иде. Әнисе исә булачак кодасын мактый, байлыгын саный. Әтисе алдында Җәннәт әнисен бүлдереп сорау бирергә батырчылык итмәде. Әтисе чыккач:
— Әни, син һаман Усманхуҗа турында сүләдең... Мине аңа бирмисездер бит? — дип сорады.
— Кит,—диде Раббани, кулын селкеп,— авызыңнан җил алсын андый сүзне, кызым.
— Алай булгач, кияү турында нигә бер сүз этмисең? Әллә әтерлеге юкмы?
— И, кызым, нигә алай дисең,— диде Раббани тиз генә.— Карчыганы оясына карап беләләр. Кода әтә: мин хажи белән Кара байны беләдер идем. Шуңа күрә кызыгызның кем икәнен кешеләрдән сораштырып йөрмим, ди...
Җәннәт читкә борылып күз төпләрен сөртте.
— Кыз кешегә бераз елау кирәк, күп еласа яхшы булмый,— диде Раббани, кызын үгетләп,— каршына килгән бәхетеңне качырма, кызым. Вакыты җиткәч, кияүне күрерсең. Без, Карышкан кызлары кебек, сөеп- йөрешен иргә чыкмаган. Атакай-анакай биргән, без риза булып барганбыз. Үкенмибез. Башкалардан ким умер сөрмәдек.
Әзһар кайтып керде.
— Я. туйга шаулатып хәзерләнәбезме?—диде ул сеңелесенә.— Атайлар мине сүзгә катнаштырмаса да, Рамазан читкә типми. Җае туры килсә, бергәләп...
— Син аны беләсеңме? — диде Җәннәт.—Нинди кеше, абзый? Әни кияүнең атасы Усманхуҗаны гына...
— Чөнки кияүне белми, алар Усманхуҗа белән эш итә. Усманхуҗа Мәскәүгә вакытлы гына килгән. Кубышкалары җитәрлек булса кирәк, йорт сатып алганнар, Рамазан мактанды, атакай да каяндыр иснәнгән. Кияү турында ни әйтергә сиңа? Синең кебек ут борчасы түгел, йомшаграк. Минемчә, син аны бик тиз кулга алырсың. Ул я миллионер булыр, я... Хитровкада умерен очлар... Усманхуҗа үзенең тиздән кәкрәясен сизгән булса кирәк, ашыга... Эх, кешеләрнең әтиләре вакытында тончы- чыга белә!—дип, Әзһар тирән итеп көрсенеп алды.
— Я инде, абзый, әллә ниләр сүләмә. Кияү ничә яшьтә?
— Пачпортын карамадым. Миннән зур булмас. Тагын нәрсә? Син — Җәннәт, ул — Рамазан, үтереп пар килгәнсез.
Хәерниса аш өеннән чыкмый, куллары бер нәрсәне эшли, ә уйлары... Закирҗан Петербургтан атна-ун көйдә кайтты. Шул ук көнне бугай Гыйльметдиннең ит кибетендә Айтүтәне очратып, сәфәре уңганлыгын әйткән: эш тә бар. кечерәк кенә бүлмә дә тапкан. Хәзер Казанга барып кайта, аннары туй итәргә ниятли. Мона күп булса, ике атна вакыт җитәрдер. Берничә көннән Гыйльметдин башкода булып барыр. Боларны барысын Хәернисага тапшырырга үтенгән.
— Анысын, Закиржан, алла боерса, тапшырырмын.— дигән Айтүтә. бераз исәпкә калып.— Байларның бик мәшәкатьле чагы, Җәннәтләрен кияүгә бирәләр, мондый чакта безгә юл куймаслар. Әллә ни уйларлар.
— Анысын сөйләшербез, арага кысылмабыз. Туйлары шушы арада буламы? Бик яхшы, туйласыннар.
Айтүтә боларны иң элек иренә сөйләде. Үзара киңәшкәннән сон. кызына җиткерде. Хәерниса тынып калды, кара күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды.
— Үзең каршы килмәсән, башкодага без, әтиең белән, фатиха бирергә дип торабыз.— диде Айтүтә, кызының дымлы күзләренә карап
Хәерниса гомерендә иң мөһим, ин жаваплы сүзне әйтергә тиеш иде. Ул калтыранып китте.
— Әни, маем, мин сезнең ихтыярга каршы түгел.
Динары ана белән кыз бергәләп еладылар. Айтүтә кызына бары тик бәхет теләде. Соңыннан, беркадәр тынычлангач, кызын кисәтеп куйды:
— Берүк, кызым, хәзергә байларына берни әтмә, үзен генә бел. Алар бит безгә әтергә кирәк тапмыйлар, безнең эшкә дә тыгылмасыннар.
Көне якынлашкач, әтербез, билгеле. Яшермәбез. Орынтын 5 6 7 эш эшлә- ♦ мибез. ь
Шул көннән башлап Хәернисаның күңел дөньясы бөтенләй үзгәрде. |
Элек ул фәкать киләчәккә өмет белән яши иде, хәзер бәхет кичерә баш- 7 лады. Билгеле, борчылулары, мәшәкате булды, ләкин кем аны авыр ~ йөккә саный. “
Бер көнне кич белән — Хәерниса тәрәзәдән күреп калды — әтиләренә х юан Гыйльметдин килде. Хәерниса шып булды, гүя анда, түбәндә, аның ♦ аяк тавышларын ишетерләр кебек тоелды. Аның тизрәк әнисе янына йөгереп төшәсе килде. Әмма бу эш Гыйльметдин китмичә торып мөмкин түгел иде.
Инде сәгать унберләр тулганда, ниндидер бер сылтау табып. Хәерниса әнисе янына төште. Айтүтә сагышланган иде кебек.
— Әни, маем, ни булды?—дип куркып сорады Хәерниса.
— Берни булмады, кызым. Күңелем тулганга гына Алла хәерле итсен, вәгъдәләштек, кызым.
Хәерниса әнисен муеннан кочты. Икенче яктан әнисе янына Мәрхабә килеп басты. Карышкан кызлары каядыр еракка карыйлар һәм алда нәрсәдер күрәләр иде кебек.
11
Әйтүе ансат, бер туй артыннан икенчесе дә үтеп китте Җәннәтнең туе бөтен Татар урамына шаулады. «Әйттер, типтер, дөнья үзебезнеке», дип җырладылар ачы бал, буза эчкән сәүдәгәрләр. Кайберәүләр муллага ымладылар, әкренегез, янәсе. Исмәт монда үзенең хуҗа икәнен искәртергә теләп:
— Хөҗҗәт — якташ, ул безгә сүз этми!—дип кенә җибәрде.
Җәннәт туеннан сон, Хәернисаның туе бөтенләй күләгәдә калды. Мәе- кәүдә авылдагыча түгел, кыз елату, кодаларны хурлау, таң кучатлары 1 булмады. Тик кунаклар таралып беткәч, тастар саргай Айтуганең балалары:
— Әнкәй, шул Хәернисамның туен күрсәм. Карышкан кызларының җыры «Ак буак»ны җырлармын, ди идек. Теләгәнен булды, җырла әле!— диделәр.
— Кит, бәрәкәтсезләр,— диде Айтүтә, җнңелчә каршы килеп.
— Җырла әле, әнкәй, мин дә ишетим,— дип үтенде Закирҗан.
— И, инде, кияү. Бездә кызлар киндер, элән э сугалар, аннары юып чалуда1 киптерәләр. Шунда <Ак буак»ны җырлыйлар —су буенда, бу- акта. Буак иртәнге ак томан була инде.
Карышкан кызлары утаманнар. Ник йврнлор тоннан буа кто? Талир танкэ чыны — «влүлире. Мисле кошлар тавышы куакта Уй й ак буак —сагыныр чак Яшьлек генында. 1 Орынтын — яшерен
’Тан кучатлары мншарләрдлге туй йолалары.
6 Элән — жнтен. Лсн сүземндн алынган.
• Чалу — болын.
ГАБДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
Карышкан кызлары нн күренә
Кнн чалуда, инеш буенда?
Эләннәре түгел, хөрлекләре Җәйлеп ята үмер юлында
Әй-й, ак буак —сагыныр чак Уйлы чагында.
Энже-мәржәннәре нигә кирәк.
Бизәмәгәч туйга чын тәхет.
Карышкан кызлары, карагызчы, Йөгереп килә сезгә ак бәхет. Карышкан кызлары, кинәнегез. Халаякта 8 бардыр ак бәхет!
Әй-й. ак буак — сагыныр чак Яшьлек танында!
Айтүтәнен тавышы моңлы иде әле. Анда шатлык, ирек тою. кызлар көлүе, кошлар сайравы — барысы йомшак ак томан эченнән кебек ишетелә. Закирҗан әсәрләнеп утырды. Ул халык әдәбияты белән аз-маз шөгыльләнә иде. Бу җырда ул халыкның нрек яратуын, бәхетле булуга ышануын тирән тойды.
Берничә көннән Закирҗан белән Хәерниса Петербургка киттеләр. Пайтәхет Закирҗанны фән үзәге буларак тартса, Хәерниса өчен, гомумән. яңа бер дөнья иде. Ул үзенең асраулыктан котылуына шатлана, кайчак ышанып та бетми, гүя ниндидер татлы төш күрә, хәзер Раббани җикеренә башлар да, бу матур дөнья булмагандай юкка чыгар кебек иде. Ләкин поезд һаман алга бара, Мәскәү артта кала, аның белән бергә әти-әниләре, сеңелесе һәм энеләре калалар. Аерылганда, әлбәттә, елаштылар. Хәзер Хәерниса карлы кырларга карап сагышланган. Сагыш, сагыш! Әгәр син булмасаң. кешеләр никадәр рухи ярлы булыр иде!
Хәернисаның кияүгә чыгуын, аннары Петербургка китеп баруын байлар башларына сыйдыра алмадылар Баштарак Раббани, Хәернисага җикеренгән кебек. Мәрхабәгә идәннәрне ю дип әйтеп карады. Аның бу боерыклары җавапсыз калгач. Раббани шартларга җитеште, иренә күз яше белән зарланды, ялчыларың өстебезгә эт кебек сикерәләр, диде. Ис- мәт кулын селтәп:
— Сиңа асрау кирәкме? Тап, сызгыр! Бер сызгырсам, унлап стряпуха килә дигән идең бит, Әбелхариска тимә, шул!—диде.
Әле туй алдыннан ук Әзһар өйгә кайтмый башлаган иде. Әнисе бор- чылгаласа да. Исмәтнең исе китмәде, сораган кешеләргә икенче бер шәһәрдә дип әйттеләр. Туйдан соң әпчи9 карчык Өммишәрүк кайдандыр ишеткән: Әзһарны Хитровкада тәмам шешенгән хәлдә, босяклар арасында күргәннәр, имеш. Бераздан яңа коточкыч хәбәр таралды: кайдадыр күпер астында Әзһәрның үле гәүдәсен тапканнар, имеш. Әллә никадәр сүз булды — имеш, алар ниндидер зур бер кибетне басканнар, аннары урланган малны бүлешә алмыйча, әшнәләре белән сугыша башлаганнар. Җәнҗал канлы пычак белән тәмамланган. Икенче берәүләр: кибет басу булмаган, Әзһар аракыдан янып үлгән, дип сөйләделәр. Чынын тәгаен генә белүче булмадымы яки белеп тә әйтмәделәрме, Әзһарны тизрәк гүргә тыгарга ашыктылар. Җирләп кайткач, Әбелмәних кына:
— Үзенә үзе баз казыды, парин, ару үлем белән үлмәде,— диде...
Нәкъ шул көннәрдә Мәрхабә эшли торган шифаханәгә дүрт эшче егетне китереп салдылар. Өчесен пычак белән кадаганнар, берсенең кулбашын пуля белән җәрәхәтләгәннәр.
— Әллә болар да күпер астында сугышканнармы?— дип сорады Мәрхабә Алексей Петровичтан.
8 Халаякта — халыкта.
3 Әпчи — такылдык.
— Күпер астында? Нишләп күпер астында?— дип гаҗәпләнде доктор.
— Әле күптән түгел генә безнең бай малаен күпер астында үтергәннәр иде, ишеткәнсездер,— диде Мәрхабә.
— Әнә ничек... Болар андыйлар түгел шикелле,— диде Алексей Петрович.
Операцияне бу кешеләргә Алексей Петрович ясады. Соныннан Мәрха- * бә читтән генә белде: завод эшчеләре белән полиция арасында бәрелеш ь булган, имеш. Ул завод Мәрхәбәләр шифаханәсеннән ерак, әмма яра- g лыларны нишләптер монда китергәннәр. Мәрхабә шул турыда аныграк > белер өчен авыз гына ачкан иде, Алексей Петрович кашларын җыерып: “
— Шәфкать туташлары гайбәтче хатыннар сүзен сөйләми,— диде.— >
Безгә авырулар килә, алар ярдәмгә мохтаҗ! Без ярдәм итәбез. Тикшерү “ хокукы безгә бирелмәгән. ♦
Мәрхабә кызарды. Тынычлангач, бу кешеләргә башка күз белән ка- а рый башлады. Алар сукбайларга да. юлбасарларга да охшамаган шул. 2 Әдәпле генә сөйләшәләр, нигәдер бик сак кыланалар. Берсе, кара егет, п рус түгел бугай. Русча ару сөйләшсә дә. кайбер сүзләрне дөрес әйтми, басымнарны буташтыра. Мәрхәбәнең үзен татар кызы дип тә белмиләр. о шифаханәдә аны барысы Мэри дип йөриләр.
Мәрхабә докторны яхшы белә, әлеге дүрт эшчегә аның мөнәсәбәте башкарак икәнен күрү аңа кыен булмады Яраларын һәр вакыт игътибар ~ белән карый, кайчак мыек астыннан көлемсерәп.
— Рәтләнәсең, егеткәем, тик кара, моннан соң пычак белән белән * шаярасы булма, минем чын авыруларым җитәрлек.— ди торган иде. ь Мәрхәбәгә докторның бу кисәтүе хәйлә генә икәне ачык
Бер көнне Наташа янына кергәч — өйдә Алексей Петрович ялгызы “ иде — доктор үзе әлеге егетләр турында сүз башлады: u
— Сыйнфый җәмгыять, Мэри. кешеләрне рухи яктан гына түгел, физик яктан да имгәтә. Әлеге дүрт егет шуның бер мисалы
— Минемчә, алар яхшы егетләр кебек,—диде Мәрхабә.
— Сыйнфый җәмгыятьтә «яхшының» мәгънәсе төрлечә Кемнәрнең булса аларны яманлавы да мөмкин Ләкин чын кешеләр алардан курыкмаска тиеш. Сүз уңаеннан әйтим, берсе сезнең милләттәшегез буган. Сөйләшкәнегез юкмы?
— Сөйләшкәнем юк. исәнләшәм генә.
— Сөйләшеп карарга ярый торгандыр.
Алексей Петровичның сүзләре Мәрхәбәнең кызыксынуын арттырып җибәрде. Икенче көнне ул кичке дежурда иде Көндезге ыгы-зыгы инде басылган, йөри алган авырулар палаталарына кереп, тормыш хәлләре турында сөйләшеп утыралар. Таш коридорда салкынчарак. Анда кара егет кенә йөренә Мәрхабә көлемсерәп, татарча.
— Хәлләрен ничек, Вәли?—дип сорады.
Иптәшләре аны Виктор дип йөртәләр. Егет үзенең чын исемен ишеткәч, кырыс сестрага — ул Мәрхабәне эченнән шулай дип йөри башлаган иде —сагаеп карады. Аннары әкрен генә елмайды. Елмаюы якты һәм үзенчәлекле: борын очы һәм иреннәре хәрәкәткә килә, кашлары өскә сикереп китә. Буйга ул уртачадан озынрак, җилкәләре киң, табигате тыныч булса кирәк. Көтелмәгән хәлдән югалып калмый
— Минем хәлләр хәер, ярлылар баер,— диде егет шулай ук татарча.— .Менә кайда тагар кызын очратырмын димәгән идем.
— Ник? Хөҗҗәт мулла кушмыймы?
— Сни аны беләсеңмени?
— Ишетеп. Ә ул синең кардәшеңме?
— Әгәр ул минем дөньяда барлыгымны белсә, муенымны сындырып ташлар иде, зинһар, минем исемне ана җиткермә.
— Шүрлисен?— дип көлемсерәде Мәрхабә.
— Шүрләмичә. Дию төшкә керсә лә котны ала ич.— Әллә ничек килеп чыкты, алар «син» дип сөйләшә башлаганнар иде.— Бер нәрсә сорасам, ачуланмассыңмы?
— Башта сорап кара.
— Сине Мэри диләр. Чын исемен алай түгелдер бит?
— Сине дә Виктор дип йөртәләр ич. Үз исемең русча әйтергә җайсыз булгангадыр инде.
— Шулай шул.
— Минем исемем Мәрхабә. әнкәй Мәхүп ди.
— Яхшы исем. Шатлыгы, сөенече бар. каядыр чакыра да шикелле.
— Харап. Син әллә шәкерт морзамы?
Вәли эче катып көлде. Шулай алар таныштылар. Хәер, бу гадәттәге танышу түгел иде. чөнки моңарчы да алар бер-берсен күреп беләләр иде. Вәли, ниһаять, үз палатасына кереп киткәч. Мәрхәбәдә яңадан ишекне ачып карау теләге туды. Ләкин ул ишекне ачмады, озын таш коридор буйлап китте.
Икенче көнне Мәрхабә бөтенләй эшләмәде. Эшкә чыккач. Вәлиләр палатасына иң актыктан гына керде. Гадәттәгечә барысы белән берьюлы исәнләште, дарулар өләште. Авырулар белән бер-ике авыз сүз алышты. Вәлинең йөзе гадәттәгедән артык агара төшкән иде кебек.
— Әллә начар йокладыңмы?—дип сорады Мәрхабә русча.
— Яман төш күрдем.— дип елмайды Вәли.— Җиде башлы дию...
Бүген обход көне булуга кармастан. палаталарда Алексей Петрович күренмәде. Авырдымы әллә?—дип уйлады Мәрхабә. ә иртәгесен эшкә килгәндә аның үз йөзе дә ап-ак иде.
Вәли кызны коридорда ук очратып:
— Мэри, бүген син дә начар йоклагансың, ахрысы.— диде.— Әллә яман төш күрдеңме?
— Күп сөйлисең, ә авыруларга күп сөйләшү ярамый.— диде Мәрхабә кырыс кына
Алексей Петрович тагын палаталарда күренмәде. Озын, салкын коридорда Вәли Мәрхәбәне көтеп тора иде. Аннары ул Мәрхабәгә каршы китте, тирә-ягына каранып алды һәм татарча:
— Алексей Петрович авырмый торгандыр бит?— дип сорады.
— Бу турыда сестрага хәбәр итмиләр.
Вәли анын салкын тавышына игътибар итмичә:
— Безгә икенче хирург киләме?— дип сорады.
— Белмим. Хәзергә күрше бүлектән Юрий Иванович карар.
Сиздерергә тырышмасалар да. Вәли һәм аның дуслары борчылалар иде. Мәрхабә. авыруларга игътибарлы булганга, моны бик тиз күреп алды. Шуннан аның эчендә көрәш башланды чын булган хәлне әйтергәме. юкмы? Алексей Петровичны ни өчендер полиция алып киткән. Мәрхабә бер генә нәрсәне белә: Алексей Петрович начар кеше түгел. Киресенчә, бәла-казага эләккәннәргә үзе ярдәм итәргә тырыша.
Мәрхәбәнең полициягә эше төшкәне юк. ул аның нәрсә белән шө-гыльләнүен дә яхшы гына белми. Дөрес. Наташа белән алар байтак китаплар укыдылар, анда полиция турында бик үк яхшы язмыйлар. Бәлки, аларга шундый китаплар эләккәндер, бәлки, аерым кешеләрнең начарлыгы гына булгандыр. Бәрәкәтсезләр төрле халык арасында бар бит.
Кич эштән кайтканда Мәрхабәгә гади генә киемле бер кыз очрады. Башта Мәрхабә аны танымады.
— Наташа!—дип кычкырып җибәрде аннары.
— Мэри. әкренрәк сөйләш.— диде Наташа һәм, дустын култыклап, якындагы буш бакчага алып китте. Бакча эче ап-ак, эре-эре кар бөртек
ләре ява иде. Бераздан буран шактый көчәйде, зур таш йортлар чак-чак күренә башлады. Бу ниндидер серлелек бирә иде, Мәрхәбәнең моны һич татыганы юк иде.
— Мэри. әтине алып китүләрен беләсең инде... — диде Наташа шыпырт кына — Әни әйтә. Мэри хәзергә безгә кереп йөрмәсен. Безнен өнне күзәтүләре мөмкин, ди. Анда, сездә, ниндидер Артем ята икән. Әни ♦ әйтә. Мэри шул Артемга әтинең хәлен читләтеп кенә әйтсен. Башка ь беркемгә дә әйтмәсен, ди.— Наташа тавышын әкренәйтеп, ана серлелек £ өстәп:—Төшендекме, башка беркемгә дә.— дип кабатлады — Ә хәзер > аерылабыз, мин — унга, син — сулга. Ул-бу булса, тагын хәбәр бирер- ~ мен. Төшендекме мин әйткәннәрне? Хуш. >
Әгәр чын конспиратор бу беркатлы һәм бөтенләй тәжрибәсез сөйлә- * шүне ишетсә, эче катып көләр иде. Бәхеткә каршы, аларнын сүзләрен ф беркем ишетмәде Мәрхабә яна дөньяга — көрәш дөньясына аяк басуын белмәде. Ул бары тик Наташа кушканнарны төгәл үтәде. Иртән дарулар өләшкәндә Артемга — Вәлинен иптәшләреннән ик өлкәненә — күз кысып, коридорга чыгарга кушты. Үзе Вәлидән курыкты. Әгәр ул иярсә нишләргә?
Байтак вакыттан соң Артем коридорга чыгып утырды Озын коридор буш. анда нянялар гына ара-тирә күренә иде. Менә күрше палатадан Мәрхабә чыкты. Артем, артка кала төшеп, анык артыннан атлады. Дежурка ишеге төбендә Мәрхабә туктады.
— Артем абый,—диде шыпырт кына,—Алексей Петрович авырган... Аны... алып киткәннәр
Артем жикелчә баш иде һәм коридорның аргы башына узды. Мәрхабә дежуркага керде. Аның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Анладымы? Яхшылап төшендерергә кирәк булмаганмы?
Икенче көнне үк дүрт дус «терелеп» чыгып китте. Арада Вәли дә бар иде.
Атна-ун көннән сон эштән кайтканда Мәрхабә тагын Наташаны күрде. Бу юлы ул үзенең әүвәлге киемнәреннән иде. Янында бер егет дә бар иде Теге сөйләшүне истә тотып. Мәрхабә дустын күрмәмешкә салынып \тә башлады.
— Мэри безне танымый да!
Мәрхабә шып туктады. Бу — Вәлинең тавышы иде. Ул аны шифаханәдә генә күргәнгә, урамда бөтенләй танымады.
Мәрхабә Наташа белән исәнләшеп:
— Виктор, бу синме?—диде.
— Тере адәмнәрнең юллары бер кисешә икән, днп көлде Вәли. Мәрха^әнен кулын кыскач.
— Мин бурычымны үтәдем, хәзер хушыгыз,—диде Наташа бик жит- ди итеп һәм китеп барды.
Мәрхабә белән Вәли икәү калдылар.
— Әзрәк урам буйлап үтик.—диде Вәли русча һәм көлә төшеп өстәде.--Үзебезчә сөйләшсәк, узган-барган игътибар итәр. Үзеңдә хәлләр ничек, авырмый торгансыңдыр?
— Нишләп мин авырырга тиеш?—диде Мәрхабә. иңбашларын жые- рып. Беренче дулкынландыргыч минутлар үткән иде инде.
— Яратам шундый нык рухлы былбылларны!—дип көлде Вәли — Ара-тирә сине күргәләргә мөмкин булырмы?
— Башка кызлар артыннан чабарга да вакытын жнтми торгандыр әле. Мәшәкатьләнмә.
— Бу нәрсә, тәртәләреңме бор. дигән сүзме?— Вәлинең тавышында пошыну яңгырады
— Шулайрак. Бик дөрес аплпгпнсын. Хуш
Мәрхабә үз юлына борылып китте Вәли башын кашып калды.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
12
Мәрхабәнен яшь күңелендә Вәли торган саен тирәнрәк урын ала барды. Баштарак Мәрхабә моны күрмәмешкә салынды, Вәли белән салкын һәм кырыс сөйләште, шикләнде, ышанып бетмәде, аның үтенечләрен бары тик Алексей Петровичка хөрмәт йөзеннән генә үтәде. Аннары... Кышкы салкыннарда шулай була: алар мәңге йомшамас, гөрләвекләр акмас, кар астыннан умырзаялар баш калкытмас шикелле. Әмма бер томанлы иртә килә, кар астында челтер-челтер аккан гөрләвек тавышы ишетелә. Башта аның тавышы бик әкрен, тонык була, гүяки ерактан килгән бер өн генә, бераздан инде аның челтерәве аермачык ишетелә башлый, кар астыннан умырзая чәчәкләре күренә...
Вәли уяткан хисләр хәзер инде челтерәвек кенә түгел, язгы ташкын суына охшый башлады, гүя барысы актарыла, бөтерелә, каядыр еракка ашыктыра, тынгы бирми, чакыра, белмәгән, күрмәгән нәрсәләр вәгъдә итә, әз генә... куркыта да. Мәхәббәт шулай давылланып, ташкынланып киләдер дип уйламаган иде Мәрхабә. Шундый чакта Хәерниса хәленә калсаң... Күкрәгеңдәге давылны, сөенечне яшерүе чамасыз кыен икән, һәр кеше сиңа бармак төртеп: «Әнә, гашыйк булган тиле кыз килә!» — дип әйтә төсле. Ләкин син аның белән санашмыйсың, дөресрәге, санаша алмыйсың, бу синең ихтыяр көчеңнән өстен.
Аларның вакытлары бик тар. икесе дә эшли, берсе — заводта, берсе — шифаханәдә. Очрашырга барыбер вакыт табалар, кайчагында очрашулары бик кыска була, туйганчы сөйләшергә өлгермиләр, әмма шул аз гына ара да аларга әллә нәрсәләр бирә кебек. Мәрхабә хәзер белә Вәли кайдадыр еракта, эшче районда тора, «ары конка да бармый». Мәрхәба шәһәр читләренең исемнәрен санады. «Чама белән шул төш»,— диде Вәли көлемсерәп Язгы пычракта аннан җәяү килү никадәр вакытны ала торгандыр. Мәхәббәт, күрәсең, шулай ерактай килә, юкса, бу кадәр сагындырмас иде.
Кулга алынган Алексей Петровичның шифаханәгә кайтканына байтак булды инде. Ул әкренләп кеше төсенә керә башлады. Югыйсә, бик ябыккан, суырылган, чәче тагы да агара төшкән, йөреше авырайган, күз карашы талган иде кебек. Мәрхабә мәхәббәтенең шундый чакка туры килүенә бик борчылды. Сабыр итеп карады, кая, сабыр савытларың тулгач, берни эшли алмыйсың икән.
Бер көнне кич белән эштән кайтканда Алексей Петрович көлемсери төшеп Мәрхәбәгә әйтә куйды.
— Кар-бураннар уйнаганда яз килүен сизсәң, күңелгә рәхәт була. Шулай түгелме? — Мәрхабә аның тел төбен аңлап кызарды. — Өмет яңара, ышаныч арта. Киләчәкне ерактанрак күрәсең. Киләчәкне, Мэри, күрә белергә бик кирәк...—Алексей Петрович беркадәр вакыт эндәшми барды, аннары сүзен дәвам иттерде: — Мин сиңа, Мэри, рәхмәт әйтергә тиешмен. Кирәк чакта син сизгер була белдең, үзеңне егетләрчә тоттың. Артем миңа барысын сөйләде. Дөресен әйткәндә, мин боларны көтмәгән идем. Аптырарсың, каушарсың дип уйлаган идем. Шундый булуың өчен мактыйм, Мэри.
— Мин нәрсә, Алексей Петрович,— дип оялды Мәрхабә,— мин кушканны гына...
— Зур эшләр шуннан башлана, Мэри, Виктор белән очрашасызмы?
Доктор да сизгән бит! Мәрхабә ут булды. Ярый әле, Алексей Петрович аңа карамый. Әллә үзенең күп нәрсә белүен яшерергә генә телиме?
— Ара-тирә,— диде Мәрхабә әкрен генә.
— Минемчә, Виктор начар егет түгел. Дөрес, ул сиңа тыныч һәм бай тормыш вәгъдә итә алмас. Кыенлыклардан курыкмасан, давыл кошы кебек давылны яратсаң, аның белән бәхетле булырсың. Син мине аңлыйсыңмы?
— Белмим. Алексей Петрович.
— Ныграк уйла.
Алексей Петровнчнын Вәлине мактап телгә алуы Мәрхабәгә ошады. Менә бит руслар ничек турысын әйтә беләләр. Давылны яратсан .. Давыл кошы... Бу кадәресен Мәрхабә дөрестән дә анлап бетерми иде. Аның диңгезне, дә, давыл кошын да күргәне юк, нинди булалар икән алар? Авылда ♦ чакта аның янгыр теләнчесе дигән бәләкәй кошны гына күргәне бар. ь
Ташулар үтеп, майның беренче көннәре башланган чак иде. Мәрхабә £ белән Вәли бер бакчада очраштылар. Татар урамыннан шактый еракта > булганга, алар чит күзләрдән артык курыкмадылар, аннары алар русча “ сөйләштеләр, танымаган кеше булса, аларның татар икәнлекләрен сиз- £ мәс тә. Ямь-яшел яфраклар, кояш, кошлар чыр-чуы аларның күңелләрен х нечкәрткән иде. Мәрхабә, көлә төшеп, үзләренә ни өчен Карышкан кыз- ♦ лары дип әйтүләрен, күптән түгел апасының туенда әнисе Карышкан а кызлары җыры «Ак буак>ны җырлавын сөйләде. о
— Әнкәйнең әнисе Бүләк әпкәй Карышкан кызларының нң утаманы я
булган, яшь чагында әни дә яшьнәгән. Без шул исемне нәсел буенча £ гына йөртәбез, — диде Мәрхабә. — Авылда чакта бу кушамат ничектер о мәгънәлерәк, яңгырашы горуррак иде, ә монда, Мәскәүдә, ул онытылып " бара... о
— Карышкан кызлары Минемчә, бу яхшы!—диде Вәли күтәренке s бер рух белән.— Онытырга һич ярамый. Мин синең белән танышканда < синең турында күп уйладым, сине кырыс кыз дип, салкын кыз дип s атадым.
— Харап инде! —дип чәчрәп көлде Мәрхабә. — Казан егетләре тәр- * тәне бора белә. Ләкин әнкәйнең миңа ничек әйткәнен белмисеңдер. 4
— Белмим. <
— Койгорышым! — ди. •*
— Койгорышым? Ул ни дигән сүз?
— Ишеткәнен юкмы? Койгорыш — бәхет кошы.
— Гомердә күргәнем юк.
— Ул теләсә кемгә күренми дә. Карышкан кызларының берсе күргән. Ә мине табар алдыннан әнинең төшенә ингән. Әмән яна туган игезәк бозаулар уртасында алтын канатлы яшь кучат булып басып тора ди. Үзе кучат та түгел, охшаган гына. Безнең авылда халык ана ышана. Койгорыш бәхет китерә, диләр. Койгорышны күргән кешеләрнең нәселенә дә тимиләр. Безнекеләргә дә юл куеп килгәннәр.
— Алай икән...
Якшәмбе көн алар шул ук бакчада тагын очраштылар, бу юлы Вәли нигәдер борчулы иде:
— Мэри, син Алексей Петровичны күрәсеңме’
— Ә, исемә төште, — диде Мәрхабә.— Син Алексей Петровичка нинди булса йомыш куштынмы?
— Мин? — дип гаҗәпләнде Вәли
— Гаҗәпләнмә, ул син кушканны бик яхшы үтәде!
— Мин апа бернинди йомыш кушмадым
— Ә нигә кызардың соң?.. Я, ярый, мин Алексей Петровичны көн саен күрәм.
— Ана бер кечтекн генә мәктүп бирәсе иде.
— Бүген үкме?
— Яхшы булыр иде.
Мәрхабә хатны алып сумкасына салды Үзе берни сораштырмады Пигә? Әллә пи зур йомыш түгел ич
Бераздан алар урыннарыннан торып кайту юлына атладылар. Хәзер Вәлинең кечкенә генә йомышын үтәү дә Мәрхабәгә эчке бер рәхәтлек бирә идс.
Өйгә кайтып, ашаган-эчкәннән сон. бераз булышкалагач, Мәрхабә әнисенә:
— Наташадан китаплар алган идем, шуларны кертеп бирим,— диде. Бу вакытта караңгы төшкән иде инде.
— Озак торма, кызым. Абызыңа яза башлаган хатыңны бетерер идең. Мескенем сәлам-хат көтә торгандыр,— диде Айтүтә.— Әтиең нигәдер озаклады, яламачым 10 көеп беткәндер.
— Мин хәзер, әни.
Барысы өйдә булып чыкты, бик җылы күрештеләр, аннары бер ара табып, Мәрхабә Алексей Петровичка Вәли тапшырган хатны бирде, үзе шунда ук Наташа янына чыкты. Соңгы вакытта Наташа буйга бераз тартыла төшкәнме, ничектер аеруча матурланган кебек. Куе алтын сары чәч, янып торган алсу-ак йөз. зәңгәр күзләр. Өстендәге күлмәге бик килешле. Мәрхабә шул турыда әйтергә уйлаган иде. олы якка Алексей Петрович чыкты. Аның өстендә жилет, күзлеген салган иде.
— Мэри, бер генә минутка минем яныма кереп чыксаңчы.
Китаплар белән тулы эш бүлмәсенә кергәч, Мәрхабә ишек төбендә туктады, Алексей Петрович аңа урындык тәкъдим итмәде, үзе каршысына килеп:
— Мэри, иртәгә эшеңне ничәдә бетерәсең? — дип сорады.
Мәрхабә әйтеп бирде.
— Яхшы. — диде Алексей Петрович, кечкенә сакалын учлап, — эштән соң минем белән бер җиргә бара алмассыңмы? Озакка түгел, бер-ике сәгатькә генә.
— Ярый, Алексей Петрович. Әниләргә эштә тоткарланырмын дип әйтермен.
— Яхшы, әниеңә әйтеп дөрес эшлисең, юкка борчылмасын.
Кая барырга, ник барырга — Мәрхабә анысын сорашмады. Алексей Петрович белән булгач, кая булса да курыкмыйсың. Иртәдән яхшырак эшләпәсен киде, әнисенә бүген бераз тоткарланырмын диде. Айтүтә кызында үзгәрешләр барын сизә иде. Кыз кешегә иртәме-соңмы мәхәббәт җиле кагылмый калмый. Тик хәерлегә генә булсын. Ана җае туры килгәндә үгетләрен әйтергә онытмады, тик чамадан артык шөбһәләнүе белән рәнҗетмәде.
Төш вакытына кадәр Мәрхабә үзенең гадәттәге эше белән булашты. Операция көне булмаганга, артык мәшәкать юк иде. Дөрес, төнлә бер карт үлгән. Аның бөтенләй өмете юк иде шул. үзе дә үлем теләде. Алексей Петрович операциягә кадәр үк әйткән иде: коточкыч безнең җәмгыять. кешеләрнең бар өметен сүндерә, дигән иде. Төрмәдән чыкканнан бирле больница җитәкчеләренең аңа карашы бик нык үзгәрде. Бары тик алтын куллы булганга гына эштән алмадылар.
Эш бетәр алдыннан Алексей Петрович Мәрхабәие үз кабинетына чакыртты һәм, егерме минуттан китәбез, диде. Операция өчен кирәк-яракларны алырга кушты.
Мәрхәбәнең Алексей Петрович белән авырулар янына баргалаганы бар иде. Гадәттә, алар зур түрәләр була, ниндидер сәбәпләр аркасында авыру икәнлекләрен читләргә белдерергә теләмиләр. Бүген дә шундыйларның берседер, ахрысы.
Урамда аларны извозчик көтеп тора иде. Файтун түренә Алексей Петрович белән Мәрхабә янәшә утырдылар. Шактый озак бардылар. Күбесенчә, бер-ике катлы өйләр, казармалар — шәһәр чите икәнен күрсәтеп тора иде. Урамда кием-салымнары белән эшчеләргә охшаган кешеләр дә байтак. Вәли шундый җирдә торам дип сөйләгән иде шул. Әнә Казанка, исерекләр.
* Я л а м а ч — бәрәңге ашы.
Акшарлары кубып тешкәй бер йорт каршында туктадылар. Кепкасын күзләренә хәтле тешереп, тәмәке тартып утырган бер егет, аларны күргәч, урыныннан торып жимерек капкадан кереп китте. Алексей Петрович белән Мәрхабә аның артыннан иярделәр. Икенче урамга чыккач, егет бер капка төбендә туктады. Алдан бер бөкрәя төшкән кеше бара иде. Егет күзләре белән ана күрсәтте. Аннан сан алар бер апага ияреп бардылар ♦ Кызыл таш йорт алдында әлеге апа туктады. Ишегалдында бер яшь кенә а. ханым басып тора иде. 2
— Рәхим итәсез, бирегә,— диде ул.
Кечерәк кенә бер бүлмәдә Алексей Петрович белән Мәрхабә өс киемнәрен салдылар һәм иркенрәк икенче бүлмәгә уздылар. Анда тагын > бер ишек бар иде. а
— Ул анда,— диде хатын әкрен генә. Мәрхабә аны кайдадыр күргән ♦
кебек, хәтерли алмады. и
— Яхшы Безгә кул юарга кирәк,—диде Алексей Петрович.
— Хәзер. — Хатын чаршау артыннан ләгән һәм сабын, сөлге алып £
чыкты. Кулларны югач, хатын аларны тагын бер бүлмәгә алып керде, п Монда ярыйсы якты иде. Өстәл янында кулын яулык белән бәйләп аскан кара сакаллы бер кеше утыра иде. в
— Я, туганкай, карыйк, ни бар?—диде Алексей Петрович, исәнлә- °
шсп тә тормыйча.— Шулай... -
Мәрхабә канлы чүпрәкләрне идәндәге ләгәнгә алып ташлый барды. < Чүпрәкләр канланып каткан иде. Аларны алган чагында сакаллы йөзен ' чытты. <
Алексей Петрович яраны карады да: а.
— Тугайкай, сезнебераз борчырга туры килер,— диде. £
— Эшләгез. <
Бер сәгатьтән, операция ясалган авыруны Мәрхабә белән яшь ханым u
караватка яткырып, икенче бүлмәгә чыктылар. Алексей Петрович өс киемен кигән иде инде. Мәрхабә киенгән арада доктор яшь ханымга ки.чәшләр бирле, аннары, саубуллашып, урамга чыктылар. Дворникка - охшаган сары сакаллы бер аксак карт
— Әйдәгез, бераз озатып куйыйм үзегезне, әфәнделәр,- диде.
13
Исмәтулла Салабаевныц абзасы Хнкмәтулла Салабаев көтмәгәндә Мәскәүгә килеп чыкты Ике туган, әтиләре чажи бнргән малны бүлешә алмыйча, бик каты талашканнар иде Исмәй хатыны Раббани ирен кыздырып кына торды: синең абзац тегенди, мондый, син мал табасын, ул бетереп тора, анын хатыны кубаш. ул бүгенге көн белән яши, киләчәккә өмете юк, ә синен балаларын бар, дип әллә нәрсәләр сөйләде. Исмәй. авызыннан күбек чәчеп, абзасына шуларны кабатлады. Ул хатыны Раббаниның ни өчен Хикмәйне күралмавын белә, ләкин мал дигәндә Исмәй теләсә кемнең бугазына ябышырга әзер.
Хнкмәй Петербургка китеп баргач, байтак еллар аның турында анык хәбәр ишетелмәде. Берәүләр: ул череп баеган, икенче берәүләр Хикмәйнен эшләре хөрти. ул әтисе Аблай юлына баскан, дип сөйләделәр. Псмәт абзасын яхшырак белә иде. иншалла. абзый югалмас, ул андый түгел, дия иде. үзе абзынсыннан ишекләрен ныграк бикләде. Соңрак, төрле хәйләләр корып, Әбелмәннхны бөтен семьясы белән үзенең түләүсез ялчысы иткәч. Исмәт үзен барысыннан акыллырак һәм хәйләкәррәк итеп санады. Абзасына ерактан кукиш күрсәтте, гүя әйтә иде тагын хур буласың кнлмәсә. минем белән ярышма, белеп тор синең егетлегеңне
мыскыл иткән Айтүтәләр минем асрауларым булды, син янап-янап та булдыра аямаганнарны мин сул кулымның сыңарак бармагы белән башкарып чыктым!
Бу мактану-шапырынуларны Хикмәй ишеткәндерме, юктырмы, әмма ул озак еллар Мәскәүдә күренмәде, ә Исмәтнең эшләре ныгыганнан- ныгый барды, ул бай кияүләр белән кардәшләште.
Хикмәйнең Мәскәүгә килеп чыгуы Исмәйне хәзер артык куркытмый иде. вакыт инде күп үткән, бер-берсенә булган дәгъвалар онытылган, ни тапканын һәр ике туган мөскәкыйль рәвештә башкарган Иң мөһиме — Раббаниның пышылдаулары һәм мәкерләре хәзер Исмәннең башын әйләндерә алмый инде. Карга карганың күзен чукымый,— бу хикмәтне Исмәт яхшы белә. Бер килеп кунак була икән, анысы ни, бер самавар чәйне бөтенләй ят кешегә дә куясың. Раббани, билгеле, аягы-кулы белән каршы килер, күрәсем дә, ишетәсем дә килми дияр. Иске яралар хәтәр борчучан була. Әмма аның белән санашсаң... Кара бай кавеме, гомумән, вакчыл һәм мыжым...
Исмәт белешеп өлгерде: Хикмәй иң атаклы кунак йортларының берсенә— А\етропольгә туктаган икән. Ул инде абзасы янына барып күрешү турында да уйлый башлаган иде,— көндез Хикмәй үзе кибеткә килеп чыкты. Өстендә югары байлар кия торган кыйммәтле казаки, башында сай каракүл бүрек, аягында ялтырап торган кара шиблет, чалбары, русларныкы кебек, һәйбәтләп үтүкләнгән, чем-кара сакалына чал керә башлаган, кашлары әүвәлгечә куе. Ул, билгеле, олыгайган, ләкин Исмәт кебек юанаймаган, апара корсак булмаган, изрәмәгән, нык, бирешергә уйламый әле. Белмәгән кеше ике туганның олысы — Исмәт дияр иде. Хикмәйнең күзләре һаман үткен, яшь, бераз мыскылчан карый. Мондый масайган караш байлыклары чиксез зур кешеләрдә генә була. Исмәтнең сусыл күзләрендә мондый эрелек юк, аларда явызлык, көнчелек булса булыр. «Пайтәхет кешене нишләтә, йоны да безнекеләрчә түгел!»— дип кызыгып уйлады Исмәт.
Приказчиклар Хикмәтулланы танымады булса кирәк, Исмәт аның тавышын ишетү белән үк эчке бүлмәдән чыкты һәм абзасы белән, араларында берни булмаган кебек, ике куллап күреште, саулык-сәламәтлек сораша-сораша, аны шактый иркен һәм бай җиһазлы — монысын Фәйзулла кияү тырышкан иде — эчке бүлмәгә кертте, шунда ук Әбелхарисны чакырып алып, лимонлы чәй, шикәр, конфет һәм печенье кертергә кушты.
— Бәрәкалла,— диде Хикмәтулла, тнрә-ягына карап алып.— Кибетең матур урында, җиһазлары ару гына. Каракүлчеләрдә тагын мондый кибетләр бармы икән? Сатулар ничек бара, брат?
Исмәт. капчыкны берьюлы чишәргәме, әллә сабыр итәргәме? дип аптырап калды. Энесенең мактанырга яратканын белгәнгә, Хикмәй шулай әйткәндер инде. Юк, ашыкма әле!
— Кибет, абзый, кияү белән икебезнеке, монда инде аның тырышлыгы зуррак. Сатулар... пайтәхеттәгечә гөрләмәсә дә...
— Пайтәхет пайтәхет инде ул, брат. Ә кияү кайда соң?
— Ул Казан кешесе, анда аның үз кибетләре. Хәзер Казанга китте.
— Марканы югары тотасыз, брат. Безнең вывескалар русча гына, сез үзебезчә дә жибәргәнсез. Кирәк бу, сәүдә рекламаны ярата... Соң ничек, агай-эне кергәлиме? Казан ягыннан ябырыла торгандыр инде? Алар сәүдәне белә.
Хикмәй элек үк сүзгә остарак иде, хәзер тагын да алдыра төшә. Ис- мәттә мондый өлгерлек юк, ул әкренрәк уйлый. Дөрес, әкрен барсаң, тиз житәрсен диләр дә...
— Казан ягыннан сәлам биреп киткәлиләр Шунсыз булмый, абзый.
Бик яхшы, бик яхшы. Сәүдә эшендә бөтенесеннән файда ланырга кирәк. Шуңа күрә ул — сәүдә
Ул арада Әбелхарис кайнаган бәләкәй самавар. ашамлыклар, чынаяклар, лимон китереп куйды, аннары үзе, баш иеп, чыгып китте Исмәт чәй койды, чынаякларның берсен абзасына этәрде.
Әйдә, абзый, кайнар чәй эчеп жибәр, лимонлы чәй сусауны баса ♦
— Рәхмәт,—диде байтак эндәшми утырган Хикмәй —Бу егет при- а. казчигың буламы?
— Шулай, абзый.
— Пөзеидә таныш чалымнар бар Үз ягыбызмы әллә?
Исмәт көлемсерәде. £
— Үз ягыбыз гына түгел, үз фамилиябездән — Салабаев?—диде. Ул а абзасыиын чырае үзгәрүен күрде, әллә гажәпләнде, әллә яшьлеге исенә ♦ төште. Әбелхарисны танымаска мөмкин түгел, ул әнисенә бик охшаган. «Әһә, пайтәхет кошы, пакышың шиңдеме! — диде Исмәт, эченнән шатланып,—Менә хәзер белдеңме братыннын кемлеген?» Шуның артыннан ук абзасын өйгә кунакка чакырды Ул аны Айтүтә белән дә очраштырачак...
— Насыйп булса бер кереп чыгармын,— диде Хикмәй уйчан гына.— Тик бүген башка йомышым бар Мин бит Мәскәүгә кунакка йөрергә килмәдем. Африкан Африкановичнын оптовай кибетенә барырга дип вәгъдәләшкән идек. Кайбер кешеләрне алданрак күрергә кирәк. Коры кашык авыз ерта, беләсең.
Исмәт елмаерга да, шаярта төшеп сүз кушарга да белмәде, зиһене таралып китте, һаман мәләвен икән абзасы. Хикмәйнең хикмәтләре бетмәгән. Сәүдә дөньясында Африкан Африканычнын исеме билгеле. Ул Исмәт кебек вак чабакларга сәлам дә бирми, зур балыклар белән эш итә иде. Хикмәй шулар рәтендәме, әллә энесе каршында төтен жнбәрә- ме? Юк. чыннан әйтә торгандыр, сәүдә эшендә, бигрәк тә оптовый эшне булдыра ул, кирәк чакта вакчылланып тормый. Исмәйне күбрәк сай су тарта, анда батуын батмыйсын, әмма чукмар башлар белән быкырдаудан ары китә алмыйсың. Кояш катырак кыздырса, сай сулар кибә, корый Ә зур балыклар дәрьяларда, диңгезләрдә йөзә бирә.
— Сәүдә эшендә, брат,— диде Хикмәй. үзенең дәрәжәсен белеп,— кайчак пайтәхеттә дә тарлык сизелә Сәүдә колач сорый. Без эшне фин байлары белән йөрстәбез. Сәүдә эшендә аларнын тәжрнбәсе зур Мин Гельсингфорста еш булам Анда безнең агай-эне дә бар Исне тоялар. Алла боерса, Мәскәүдән соң туры анда сугылырга исәп.
Аяк өстән генә боларны ликмәтулла ник сөйли тагын’ Мактаныр өченме, Исмәтне миңгерәтер өченме? Исмәт болан да миңгерәүләнгән инде.
— Шомалар килеп чыкканы юкмы? —дни. кинәт сорады Хикмәт.
— Шомалар?! - дип гажәпләнде Исмәт.— Ул чагырларгамы Мәскэү- гә кадәр килеп жнтәргә? Искил тирәсендәге мукшы базарларын белсәләр, шул жнта аларга!
Хикмәтулла көлемсерәде Исмәт тә көлемсерәде.
— Әллә абзый аларны Питерга извозчик итеп алыр идеме?
— Пайтәхеттә извозчик якташлар бар барын. Шомалар... минемчә, югарырак үрли торганнардан, брат.
— Борыннарына чиертергә, бетте-китте,—диде Исмәт. бик сай ишерелгән ачу бел.HI
— Уйламыйчарак этәсен. брат, —диде Хисмәтулла —Хәтерлисенме мәрхүм атакаймын сүзләрен? Ни әтә торган иде ул? Кубышкага кан да, грәз дә, нәжес тә ябышмый. Ул яктыда да. караңгыда да ялтырый, аңа, әни-маем, дип. ике кулыңны сузасың. Ярый, хәлеңне белдем, күңелем’тынычланды. Хәзергә хуш иттек.
з. «к. У.» 5.
ГАВДРАХМАН ӨПСӘЛӘМОВ
17
— Абзый, сон качан безгә рәхим итәсен?—диде Исмәт, ялына баш* лап.— Дөньяныкы дөньяда бетсен иде...
— Алла боерса, үз җаем белән бер кагылырмын,—диде Хикмәй, артык вәгъдә итмичә.
Исмәт абзасын урамга кадәр озата чыкты. Кибет каршында юан резин көпчәкле файтун җиккән лихач көтеп тора иде. Хикмәтулла энесе белән ике куллап саубуллашып, фантунга менеп утырды. Бер урында торып ялыккан аргамак сабырсызланып биеп китте. Исмәт аның артыннан озак кына карап торды.
Урамда халык кайный, кояш кыздыра иде. Исмәт күләгәле якка күчте һәм башын ия төшеп атлады.
Рамазан кияү бу вакытта кибетендәдер, ә Җәннәт өйдә булырга тиеш. Аның белән ипләп сөйләшергә кирәк. Ул аңлар. Раббани Хикмәй турында ишетергә дә теләмәс, әйтсәң, котырыр, кунакка чакырырга кирәк дисәң, кул-аягы белән каршы торыр. Ләкин дә Исмәтулла моны юлда ачык аңлады. Хикмәтулла аларга барыбер кагылачак. Юләр, Ай- түтәгә бер карыйсы, аның алдында борын чөясе киләме? Әллә үзен Ай- түтәгә күрсәтеп, менә кемнән баш тарттың бит, акыллы булсаң, хәзер Питерда гына утырыр идең, дип әйтәсе киләме?
Җәннәтләр икенче катта шактый бай квартирада торалар иде. Дөрес, башта мактанып сөйләнгәнчә, особняк булып чыкмады, ләкин начар квартир түгел, тәрәзәләре зур, иң мөһиме — аерым парадные бар. Башкасын ни әйтәсең, әмма баскычын Усманхуҗа улы белән килененә сайлый белгән.
Җәннәт өйдә иде. Өстендә һәйбәт асыл күлмәк белән җиңсез камзул, башында энҗеле калфак, аягында чиккән башмак. Әллә шуңа күрә буйга бик сылу күренә. Гомумән, өйдәге бар зиннәтләр Җәннәткә бәйле кебек, зур көзгеләрдә ул гына чагыла, өстәлдәге чәчәкләр аңа гына хуш ис бөрки диярсең. Сөмбел өендә дә зиннәтләр байтак, тик алар аерым яшиләр кебек, Сөмбелгә һичбер бәйләнешләре юк шикелле. Исмәт булып Исмәт моңа игътибар иткән иде.
— Атакай, йөзеңдә нидер бар дип этимме?— диде Җәннәт, әтисе алдына йомшак кәнәфигә утырып. Ул инде асравына чәй хәзерләргә кушкан иде.
— Ә. шулаймыни, күренәмени?
— Күренә!—диде Җәннәт, үткен күзләрен уйнатып.
Исмәт көрсенеп алды, аннары абзасы Хикмәтулланың Литердан кил-гәнлеген әйтте. Шунда ук. эчке калтырануын баса алмыйча, аның галәмәт баюын, эшне Африкан Африка ны-чл ар, фин байлары белән генә йөртүен сөйләде.
— һи-и, әвене янган агай кебек мескенләнмә, синең үзеңнең дә ата казың күкәй сала, атакай. Рамазан исе-акылы китеп сүләде әле.— диде Җәннәт, салпы якка салам кыстырып. Ул әтисенең тел төбен берьюлы аңлады. Хикмәтулланың байлыгы һәм оптовый байлар белән эш йөртүе аның җан тынычлыгын алган иде.
— Абыз морза сезгә туктадымыни?
Җәннәт тә, әнисе кебек, Хикмәйгә абыз морза диде.
— Кая. туктыймы бездә! Метропольдә! Безнең кибеткә резин көпчәкле лихачта килгән иде.
— Кибетегезне мактадымы?
— Күңел күрер өчен берничә сүз этте...
— Өйгә чакырган булыр идең.
— Чакырдым да... килермен дип өзеп этмәде. Насыйп булса диде.
— Алай булса, килә.
— Үзем дә шул фикердә дә . Тик анакаеңның кемлеген беләсең бит. Хикмәй дисән...
— Кайгырма, атакай, барысын үзем рәтләрмен.
— Шулай итә күр инде, кызым. Үзегез дә Рамазан кияү белән килегез. Синең күзләр үткенрәк.
♦
...Хикмәтулла килде. Бүген ул бик сәер иде. Аны беренче күргән ке- 2 шеләр бу аерманы, бәлки, сизмәгәннәрдер, ә Исмәт бик ачык тойды. > Хикмәй нәрсәсендер югалткан, исәпкә калган кебек, хәтта матур һәм а тәкәббер йөзенә сагыш яткан шикелле. Тыштан ул ягымлы, мөгамәләсе ~ әйбәт. Хәтта Раббанига ала күз белән карамады, әйтерсең барысын-ба- s рысын оныткан, гафу иткән- Раббаниның агу кушып әйткән төче «абыз ф морзаларын» гүя ишетмәде дә. Сәүдә эшләре турында куп сөйләмәде, ә я Исмәт аннан сөйләр дип көткән иде. Чөнки читтән ишетеп белде: Хикмәй о Африкан Африканычлардан бик зур сумага товар алган, Африкан Аф- s риканыч өенә чакырып махсус кунак иткән. Мондый нәрсәләр вак чабак- Е; ларга тәтеми бит. °
Исмәтне бер нәрсә шатландырды: Хикмәй Җәннәткә һәм аның иренә 2 игътибар итте, алар белән аерым һәм бик жылы сөйләште. Әмма абза- о сының сәерлеге Исмәтне уйландыра калды: нәрсәдән бу? Килгән чакта = ишегалдында Әбелмәлих белән хатыны Айтүтәне күрде. Әбелмәннх < исәнләште, хатыны бер генә күтәрелеп карады, дәшмәде. Әллә шул я нәрсә абзыйны чыбыркыладымы?
Исмәт абзасы бик эре кыланыр дип көтте, ачуы килгән кеше ни эшлә- ь мәс! Аннары картаеп беткән Карышкан кызыннан ни тапты? Дөрес, го- рур күз карашында кыз чагыннан нәрсәдер сакланган саклануын . Аны- < сы гына... u
Хикмәтулланы ни белән генә сыйламадылар. Җәннәт тырышкан, әнисен эшкә җиккән. Әнисен ул тәмам кулга алган. Исмәт әле бу нәгъләт җәнҗал куптара күрмәгәе дип эчтән борчылган иде. Раббани авыз да ачмады. Тик Хикмәтулла белән кияүләре кайтып киткәч кенә Раббани бөтен ачуын тышка чыгарып:
— Аталы-кызлы Питер абыз морзасы каршында авызларын ачып таң калганнар. Әтер идем үзегезгә... Кубышкалар исенә жиргә кадәр иеләсез,— диде.
Исмәт ачуланмады.
— Мәгърур патшалар да алтынга бил бөгә Алтын, әгәр беләсең килсә, кичәге сукбайны да бүген мәшһүр түрә иткән. Ул синең аягыңа басып китсә, син елмаясың гына.
— Елмайдым ди! Исем киткән ат тәңкәләренә.
Исмәт ике кулы белән корсагын тотып көлде
— Кара бай кызларына бар да ат тәңкәләре!
Раббани үксеп елый башлады. Бу аның гаҗизлеген, көчсезлеген, аптыравын күрсәтә иде.
14
Хикмәтулла берничә көннән үк Мәскәүдән китеп барды. Исмәтләр белән кабат саубуллашып тормады, кибетләренә кагылмады. Хәтере калдымы, энесеннән алай-болай шикләндеме, әллә сәүдәгәрлек ихтыяҗлары бар идеме — ул кадәресен Исмәт белә алмалы. Ул үзенчә бик каты рәнҗеде. «Шулай инде,—дип уйлады мескенләнеп,—рәтең булмас а. бертуган абзац да ят итә».
Раббанига әпчи карчык Өммишәрүк сөйләгән: бер көнне аларныцөс каршында бер кеше йөренгән. Бераз китә дә тагын әйләнеп кайта, бераз
китә дә тагын әйләнеп кайта, ди. Төсе-башы. киеме-салымына караганда Хикмәй булырга тиеш. Аннары туп-туры Хөҗҗәт муллаларга киткән, ди. Соңыннан Хөҗҗәтне аның номерында да күргәннәр, ди. Раббани шуларны иренә бәйнә-бәйнә сөйләп биргәч, Исмәт бай тагын исәпкә калды. «Хөжжәт муллага, ди, ә? Бу бушка булмас... Булмас! Атакай мәрхүм, исән чакта. Мәскәүгә килсә. Хөҗҗәт муллага чаба иде. Имеш, сәдака бирәсе, фатиха аласы бар. Пычагым биргәндер сәдака, алгандыр фатиха, атакай андый эшләргә ашкынып тормады. Мулла белән берәр төрле әвеш-тәвешләре болгандыр әле.»
Гельсингфорстан әйләнеп кайткач, Хикмәт хатыны белән авылга китте. Ул Искил белән бәйләнешне бөтенләй өзмәгән иде. Төп йортны — әтисе хаҗи йортын Исмәйгә биргәнгә, ул кайнатасы йортына төште. Хатынының әтисе Хөсәен бай моннан унбиш еллар элек Искилгә күчеп утырган һәм шунда дөнья куйган иде. Карчыгы бер бөкре кыз кардәше белән генә тора. Ул бик картайган инде, йорт-җирне Хөсәен байның төпчек энесе караштыра иде.
Татар авылларында хатын-кыз, гадәт буларак, зиратка йөрми. Хик- мәйнең хатыны исә. берничә карчык табып, алар белән изгеләр каберенә баргалый. Иске зиратта, кемнәрнеңдер әйтүе буенча, әүлиялар кабере бар, имеш. Аннан аты белән бергә күмелгән мөсафир кйберенә барып хәтем укыйлар. Хикмәтулла үзе андый «кабер эшләре» белән шөгыльләнми, мәчеткә бәйрәм-фәлән туры килсә генә бара. Әмма зәкятен һәр вакыт биреп китә, шуның өчен мулла мәчеттә аңа атап аерым дога кылдыра.
Ара-тирә Хикмәй читән буена — авыл агайлары янына чыгып утыр- галый иде. Агайларның үзара ниләр сөйләшкәнен тыңлый. Хөҗҗәт мулланың кушканын үти, ул, якташларның сүзләренә колак салгала, дигән иде. Питер мулласы да шулай әйтте.
Хикмәй чыгып утыруга агайлар, әңгәмәләрен бүлеп, кунакның сөйлә- вен үтенделәр.
, — Юк, агайлар, мин үзем сездән акыл җыеп китәсем килә,— диде Хикмәй. төче елмаеп.— Мин бит мулла түгел, сүләргә өрәнмәгән. Аннары миңа я русча, я финча сүләшергә туры килә, үз телебез онытылып бара.
Агайлар кунакка әллә хөрмәт күрсәттеләр, әллә әзрәк хәйләләделәр.
— Безнең сүзләр. Хикмәй агай, алабута оны алырга гына ярый. Вәт син Питериың үзендә, патша янында торасың. Ничек сон, безнең ише ярлы-ябагайга теш арасына кыстырырлык әпәй ташларга уйламыймы? Патша әпәе бик туклыклы була, бер ашасаң, атна буе җырлап кына йөрисең, имеш.
— Әпәйне, Атаулла энекәш, игенче үстерә.— диде Хикмәй, мыек ас-тыннан көлемсерәп.— Калада, таш өстендә, әпәй үсми.
— Патша ашый торган калач та үсмиме? Вәт. халаяк!
Әлләзи генә агай, ә ниләр сүли! Бүреген алды белән артка кигән, кулына буш янчык тоткан.
— Тәмәкеңне тартып җибәр, Атаулла,—• диде ертык наватлы бер агай,— тәмәке төтене иснәгәч, баш шәбрәк эшли, ди.
— Анысы рас, Җәрү. Менә ходай ялчылары янчыкка тәмәке салырга онытканнар әле.
— Выны Абабау абзый килә, ул әтер фәрештәләргә.
— Булмый, ул гаеткә барганда да тәрәт алмый. Фәрештәләр аның исеменнән кача.
— Әссәләмәләйкем,— диде Абабау абзый, халык янында туктап — С\з ни турында, җәмәят? — Ул гадәттәгечә киндер күлмәк-ыштаннан,
аягында юкә башмак, башында каешланып беткән кәпәч.— Патша калачы турында? Аны Атаулла башлагандыр инде. Ул калач ярата... Юк. ыланнар, нәфесне аздырып әллә ниләр сүләргә ярамый, безгә шарук 1 °сл?!’ бер телем кара әпәй булсын Выт Хикмәтулла патшага якын тора, ул Искил халкы турында ана бер-ике сүз әйтсә. Югыйсә, безнек хәл абабау! ♦
Монысы да бер балык башын кимерә, дип уйлады Хикмәй. Абабау о. Кара банда гомерлек ялчы булган. Кара бай—әллә кайчан гүр нясе £ инде, ә Абабау әле һаман селкенә. >
— Абабау абзыйга ни сүләсә дә ярый, чөнки ул абабау.—диде Хик- “ мәй җитди генә,— менә Атаулла энекәш Выт каршында тал. Ничә яп- > рагы бар акын? Миллионмы? Урманга барсаң, япракларны санап та х бетерерлек түгел Шулаймы? Патша хәзрәтләренең .мужиклары шул 4 япрак хәтле Каян ул аларга задарма әпәй теттерсен’ Мужик ул бөтен а Рэсәйне теш арасына кыстырырга да күп алмас. Патша хәзрәтләре э юләр түгел. Ул әтә: үз башың белән дөнья көт. Мин, агайлар, менә шу- g лай итәм дә. Зарланмыйм, алла мәдәтен бирә. Бот күтәреп, сәндерәдә ятсан, ничу көтәргә, ди... ®
— Вәт бит синдә нинди хикмәтле сүзләр бар, Хикмәй агай, ату без я сүлибез,— диде Атаулла, аска карап.— Хст үтер, мин бер нәрсәне аң- ® лый алмыйм: син этәсең, патша задарма бирми. 11 дөрес эшли. Тулькы я нигә соң үзе задарма ала? Баш на баш булсын иде. <
Хикмәй авыл агайларының сүзләренә төшенергә, мәгънәләрен аклар- я га тырышмады. Ул моны бер нәрсәгә кайтарып калдырды: ялкаулар. * эшләргә, уйларга иренәләр, очып барган кошның алтын күкәй салганын, а. буш янчыгын ходай ялчылары тәмәке белән тутырганын көтәләр. Әнә * Шомалар ходай биргәнне көтми, үзләре таба, шуңа күрә албут' кебек < торалар. Мәскәвенә, Питерепа җитәләр. Бер карасаң. Искилдән Пнтерга u илтәрлек нәрсә бар? Акыллылар таба!
Читән буендагы агайларның кайсысыдыр әйтеп куйды:
— Үзебез ахмак булдык... Шомадан шомарттырдык Янгыннар качан булмый. Ә Әбелмәннх агай манелы ’ сүз әтеп-әтеп куя иде. Ул киткәч. сапсим караңгыга төшкәндәй булдык.
— Эх. чыксын иде хәзер каршыбызга Бүләк әби камчысын тотып! Вакландык без. жәмәят, вакландык Безне камчы белән яру аз. Бүләк әби берүзе Шоманы шомарткан, ә без, бөтен халаяк, шул Шомадан калтырап торабыз. Вәт, парни, нинди хурлыкка калдык — Атаулла ачудан бүреген җиргә бәрде.— Шул кирәк безгә, мәхлукларга!
Айтүтә турындагы сүзләр. «Ак буак> җырлары,— аларны Искил кызлары әле дә җырлый.— Хнкмәйдә элекке юләр хисләрне уятмый иле. Шулай да апа элекке хыялыннан бөтенләй аерылу читен Еллар үтеп, картая барган саен ул моны аеруча ачык сизде. Яшьлеген искә төшереп тагын бер яшьнәп аласы килә башлады Моның өчен Айтүтә картайган инде, юл да куймас, ул искә төшерү өчен генә ярын Аннары малайлары.. Хикмәй әле булса энесе Исмәт кибетендә Әбелхарисның күз карашын хәтерли Юк, ул аның белән берәр аулак җирдә очрашырга теләмәс иде. Ә менә... һем. кем, ничек әле энесенең кызының исеме’ Җәннәт! Җәннәт! Хикмәй Җәннәтнең анасы Раббаниның яшьлек котыруларын, аннары ачуыннан коточкыч яла ягуларын, энесе белән араны өзәргә мәҗбүр итүләрен онытмаган Менә сдачасын алсын! Хикмәй энесенең кызы дип карап тормас... Аннары Хикмәй белән Исмәй бер ана кары нында ятмаганнар. Ә Җәннәт майлы күз, мондыйлар күп уйламый, ку-
» ill u р у к — кабыгын чистартып, бетен кялеш майсыз жыадырылган барәцгс.
» Албут алпавыт
• Манелы — МОГЪНӘЛв,
бышка өчен җаннарын да, тәннәрен дә саталар. Питерда, Финляндиядә Хикмәй аларны аз күрмәде.
Менә Хикмәй тагын Мәскәүдә инде. Җәннәт аның килеп чыгуына гаҗәпләнмәде, исе китмичә каршы алды.
— И, абыз морза, теге вакытта яхшылап саубуллашмадың. Ә мин көткән идем...
«0, нәкәс, күзгә ничек карый! Шундый яшь башы белән», дип уйлады Хикмәй һәм Җәннәткә биргән бәясендә ялгышмавын аңлады. Шуннан сон бик кыю эшкә кереште. Сәүдә булгач сәүдә!
Ул Җәннәтне кочып алды, үпте. О, бу Җәннәт фәрештә түгел икән, чын-чынлап жен кызы! Кара ничек бармак яный, чытлыклана. Хикмәй- гә нәкъ шундый кирәк тә! Салкыная башлаган канын шау-шу кайнарлатты.
— Кара, абыз морза маем, онытма!— диде Җәннәт, аерылганда серле итеп.
Онытамы сон Хикмәй! Петербург урамнарында, Гельсингфорс бак-чаларында йөргәндә Җәннәтнең кайнар назларын бер генә сагынмады. Вөҗдан газабы кичермәде. Әүлиялар да бездән ак булмаганнар, дип уйлады ул, тик җаен тапканнар. Әлбәттә, ачыктан-ачык ярамый, белсәләр таш белән бәреп үтерерләр, чөнки үзләренең гөнаһлары фаш булудан куркалар, ә яшерен рәвештә теләсәң ни хәтле... Элек Хпкмәйнен мәчет, намаз белән артык эше юк иде, хәзер җомга саен мәчетне калдырмый, сәдакаларын мул бирә. Ул болай уйлады: гөнаһсыз кешеләр сәдака биреп маташмый, аларга моның кирәге юк. Сәдаканы мул биргәннәрнең гөнаһлары да мул, ләкин муллалар да, ходай үзе дә азгын бәндәләрен бик теләп кичерә, әүлиялар санына күтәрә. Бүтәнчә ярамый.
Мәскәүгә барып чыккан саен — хәзер Хикмәй еш йөри иде — Җәннәт янына керми калмады. Л\әскәү — диңгез, анда инәгә югалырга күп кирәкмени. Энесенә Хикмәй борылып та карамады. Кайчак Хикмәйнең килүен ул читтән ишетеп белде, күп вакыт белмәде дә. Шулай да бер тапкыр Исмәт аны каравыллады, Африкан Африканычның оптовай базасыннан чыгып килгәндә тотып алды. Аяк өстән сөйләшеп булмаганга. гәпләшергә өйгә чакырды. Хикмәй «насыйп булса» дип котылды, үзе энесенә таба аяк атламады, каракның бүреге яна бит!
Ләкин Исмәтнең уенда бөтенләй башка нәрсә иде. «Күрәсең, Раббаниның каһәрләрен ишеткәндер, дип уйлады ул, яман сүзгә ярык бетмәгән». Бу араларда аның сәүдәләренең рәте юк иде. Дөрес, Фәйзулла кияве Казан сәүдәгәрләренә тагын шактый зур сумага югары бәя белән товар.сатты. Исмәт үзе авылдан Питерга баручы Шомаларны эләктереп, шактый арзанга каракүлләрен сатып алды. Кызык, Искилгә каян каракүл килгән!
Озакламый Шомаларның яңадан Питерга узып китүләрен белгәч, Исмәт уйга калды. Димәк, анда файдасы күбрәк, ә сәүдәнең этәргече — файда, табыш. Авылдашлыгын берни тормый.
Кече кияве Рамазанның Петербург белән эш итә башлавын белгәч, бер көнне Исмәт кызы Җәннәт янына барды, чәй эчкәндә бераз үпкәли төшеп:
— Атакаегызны, кызым, читләтеп үтәсез,— диде.—Питер ягыннан жылы җилләр исә, ахрысы.
Җәннәтнең йөзенә кызыллык йөгерде, аннары күзләре урман мәчесенеке төсле рәхимсезләнде.
— Рамазан, атакай, сакаллы сабый түгел. Аның үз башы бар.
— Шулай, шулай, кызым, атакайларның кирәге бетеп бара хәзер.
Җәннәт җиңел сулап куйды. Әтисе бер нәрсә белми, ул сәүдә турында гына кайгырта икән.
— И-и, алай этмәче, атакай.
— Питерда эшләр укышлымы’
— Әллә ни мактарлыгы юк. ди Рамазан.
— Сез. кызым, абзыйны белмисез. Ул атакай мәрхүмне дә төпсез чуманга 1 утыртып куя торган иде. Мине дә.
— Булыр, булыр, —диде Җәннәт тиз генә. Ул куркыныч сөйләшүне ♦
йомарга тырыша иде.— Рамазан аны мактамый. а.
Әммә Җәннәт иренен кичә генә тагын Питерга китүен әйтмәде. Ку- £ бышкаларнын хакы ата хакыннан өстен икәнен ул сизә иде инде. Хатын- > кыз буларак, бигрәк тә татар хатыны баларак. Җәннәт, үз ихтыярын ~ яшереп, бөтенесен ире исеменнән йөртергә мәҗбүр. Ире йонлы колак ~ булмаса. ана шактый кыенга килер иле. Хәзергә Җәннәт аны бик ансат s бармагына урый. Билгеле, моны ул үз акылына, үз булдыклылыгына ф гына кайтарып калдыра.
15
«Әни, кәбәм, безнен тормышны бер күреп кит инде», дип Хәерниса хат саен әнисен Питерга чакырып язды. Петербургның жанлы тарихын, мәгърифәт, мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәләрендә тоткан зур урынын Айтүтә белми, ә патшаларны күрергә бик ашкынмый иде. Кәр- тинкәләрдә караганы бар: синен белән минем төсле кешеләр, киемнәре генә үзгә.
Айтүтә кызы белән киявен күрергә бик теләсә дә. юлга тиз генә чыга алмалы. Өй эше — тавык чүпләп бетергесез, әле анысы, әле монысы. Аннары, бә.хетсезгә жил каршы дигәндәй, бәла булды. Байның көндәлек йомышын үтәгәндә бер исерек лихач Әбелфәритнс ат белән таптатып киткән.
Шулай итеп. Айтүтәнеи Петербургка бару турында уйларга вакыты да калмады. Кыш урталарында Хәернисаның яна хаты килеп төште: аның кызы бар! Әнисе белән әтисен бала боткасына, ягъни бәби туена Закирҗан белән икесе исеменнән бик инәлеп чакырган. Айтүтә ире һәм балалары белән киңәшкә утырды
— Ни эшлибез соң. ни мәслихәт күрәсез? — дип сорады.
— Бала боткасына бару — ата-бабадан калган йола. Ул — зур шатлык. Тик икебез юлга чыга алмабыз, анасы. Син. аллага тапшырып, үзеч генә бар ииде,—диде Әбелмәлих һәм Айтүтәнен карашын тотып алып өстәде: — Мин үпкәләмим, рәнҗемим, илтифат итеп чакыруларына Хәерниса белән Закирҗан кияүгә бик зур рәхмәт әтерсен.
Әбелхарис белән Мәрхабә бу мәслихәтне яхшы күрделәр. Алар ю뇇‡ лык акча бирделәр, вак-төяк бүләкләр сатып алдылар Буш кул беләк барып булмый бит. Гадәти ботка бәлешләрен Айтүтә үзе пешерде.
...Менә Айтүтә. оренбур шәлен нннәрепә салып. Петербургта, князе белән кызынып җыйнак кына бүлмәсендә х тыра инде. Кечерәгрәк икенче караватта монда бишек юк инде - бала йоклый. Айтүтә минут стен ана борылып карый. Тансык бит, күпме еллар инде өйдә бәби тавышы ишеткәне юк.
Закирҗан мәктәбенә чыгып киткәч — Айтүтә университет дип әйтә алмый иде — Гөләндәм уянды
_ һи н, зур үскәнем, былбылым, күзен ачты,—дяде Айтүтә. оныгын кулыня алып. — Бу. мин. әпкән булам. — Ул баланың алсуланган яңакларыннан үпте.
Баланы имезделәр, яннары кайнар мпч янында коендырдылар
‡‡‡ Чумак—тирес ташый торгам припь
ГАБДРАХМА и ӘПСӘЛӘМОВ
— Әнн. кызым әтисенә охшыймы, үземәме? — дип сорады Хәерниса — Бер багам — әмән әтисе, икенче багам — әмән үзем.
— Кайсыгызга охшаса да. кызым, бәхете, тәүфыйгы белән үссен,— диде Айтүтә. Ул балага, кызы белән киявенә бик шат иде. Яшерен-баты- рын түгел бит. иренә, балаларына сиздермичә генә Айтүтә өлкән кызы өчен бик борчылды. Күрмәгән-белмәгән җиргә, ят кулына ышанып, газиз бәгырь алмасын биреп җибәрде. Якын ара булса, күңелең сызлаган саен барып, хәлләрен белер идең. Петербургка гомергә бер бара аласынмы? Аннары Закирҗан... Ул болай әдәпле генә кебек, калганын кем белә тагы Кияү укымышлы. Хәернисаның нинди укымышы бар. әлхам- төлхам. Бергә тора башлагач, ире шуны битәрләп әйтмәсме?
Җавапсыз уйлар Айтүтәнең төн йокыларын бер генә качырмады. Хәернисаның хатлары аны беркадәр тынычландыра, ләкин ана аларга бик үк ышанып бетми иде. Ул Хәернисаны яхшы белә. Карышкан кызлары үзләренең сыкрауларын кешегә күрсәтмиләр, аннары үзе егылган бала еламый да. Хәерниса Закирҗанны үзе тапты, әти-әнисе кызларының теләгенә каршы гына килмәде. Инде, аллага шөкер, күрде, тынычланды. Хәерниса иреннән бик канәгать, бер зарланмый, алган акчасын Закирҗан бер тиененә хәтле хатынына китереп бирә, һәммәсен үзара киңәшеп эшлиләр икән. Хәерниса әнисе белән иң зур сөенечен дә бүлеште:
— Әни, маем. Закирҗан үземне укыта. Менә кара нинди китаплар укыйм, — дип өстәлдән әллә ни хәтле татарча, төрекчә китаплар алып күрсәтте.— Менә болары русча, Пушкин. Лермонтов китаплары, аларын караштырып барам. Закирҗан әтә: үз халкыңның җәүһәрләрен аңлар өчен башка халыкларның кыйммәтле әсәрләрен кулына тотып карарга кирәк, ди. Чагыштырсаң, һәрнәрсә ачык күренә. Яхшы белән яманны аеруы ансатлаша.
— Бик яхшы, бик күркәм. — диде Айтүтә. Кызының бу сүзләренә ул гаять тә куанды. Кияү үз белемен хатыны белән уртаклаша икән, димәк, ул аны ярата, тиң күрә, син миннән түбән, дип кимсетми.
Бер буш көнне Закирҗан кайнамасын кала күрсәтергә алып чыкты, һава йомшак, кар бөтен җирдә көрәлгән, тик томан бар кебек. Урамнарда кеше күп. кибетләргә кереп-кереп чыгалар.
Алар Нева дәрьясын карадылар, таш ярлардан ага икән, аннары хәзер, кыш көне, ул бөтенләй диярлек туңа язган, шуңа күрә мәһабәтлеге әллә ни сизелми. Аның каравы. Петр патша һәйкәле Айтүтәне таң калдырды. Аты бик матур икән. Тоягы астында елан ята. чага гына күрмәсен.
Кышкы саранны ерактан гына карадылар.
— Рәхмәт, кияү, күп нәрсә күрсәттең, инде үгә кайтыеык, Гөләндәмем уянгандыр,—диде Айтүтә. Юл буе эндәшмәде, тик өйгә кайтып утыргач кына әйтә куйды: —Патша сарайлары янында да фәкыйрь- фокра бар икән. Яннарыннан бик һәйбәт киенгән кешеләр узып китә, берсе-бер тиен хәер бирми мескеннәргә.
Закирҗан шаккатып кайнанасына карады: ул аны патша сарайларының матурлыгыннан телсез калган дип уйлаган иде. баксаң, әнә нәрсә турында уйлый! Әйе, һәркемнең үз уе, һәркемгә дөнья үзенчә күренә.
Бәби туе бик матур үтте. Мәҗлесләрне Айтүтәнең бераз күргәләгәне бар. Кунак-төшем бер чамадарак икән. Кунаклар күп түгел. Закирҗанның хезмәттәге иптәшләре генә, үзләре бик әдәплеләр, тик сөйләшүләре әллә ничек, кайберләрен Айтүтә төшенә дә алмады. Хатыннары калфаклы. бизәнүләре алтын да энҗе, күлмәкләре асыл да йон. Әллә нихәтле бүләк китерделәр, тик. авылдагыча, бәлешләре генә юк иде. Аның каравы, Айтүтәнең бәлешләрен бик мактап ашадылар.
Закирхан белән Хәерниса арада югалып калмыйлар Затлы кием, энҗеле калфак Хәернисаны бигрәк тә үзгәрткән. Агач күрке —яфрак, адәм күрке — чүпрәк, дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул. Карышкан кызларына хас табигый нәфислеге һәм үз-үзен тотышының иркенлеге — кай арада һәм кемнән күреп өйрәнгәндер — Хәернисаны йөзек кашы иткән. Ф
Бер көнне Закирҗан белән Хәернисаның һәм Айтүтәнең үзләрен кунакка чакырдылар. Закирҗан извозчик яллады. Каядыр шәһәр читенә ? таба киттеләр. Көн кояшлы, җылы иде. яз башы диярсең Бер читтәрәк 2 кара төтеннәре айкалып торган заводлар күренеп калды. Монда кешеләр = башка, киемнәре гадирәк — эшчеләр. х
Кызыл кирпечле бер таш йорт каршында извозчик атын туктатты, х Ишек төбендә кыска пальтоларын иңбашларына салган дүрт-биш ир ф сөйләшеп тора иде.
— Килделәр, егетләр, кунакларны каршы алыгыз.— диде өлкәнрәк ® агай янындагы кешеләргә — Саулармысыз, кунаклар. Мәжит,— диде 2 агай йөзендә камчы эзе кызарып торган кешегә,—апаны кулыннан тот, » егыла күрмәсен, безнең, юллар, Невскидагы шикелле, такыр түгел. £
Алар икенче каттагы буявы каралып беткән бер бүлмәгә керделәр о Бу әллә тулай торак бүлмәсе, караватлар шактый күп, кайберләренен = өстендә чыбылдыклар бар. Берме, икеме өстәл, арткы стенада тагын бер _ ишек күренә. Аннан өч-дүрт хатын-кыз килеп чыкты Иң алдан эре сөяк- ® ле, кызгылт йөзле бер хатын чыкты. s
— Саулармысыз, кадерле кунаклар. Саумы, тутакай. — дип ике и кулын Айтүтәгә сузды. Ул бик каты сөйләшә. «Кара, монда бездән каты §§§ сүләшүчеләр дә бар икән» — дип уйлады Айтүтә.—Башкалары бик ч йомшак, бик нәфис сөйләшә, алары инде Казан кешеләредер
Хәернисаның баласын карават өстенә салдылар. Хатын-кызлар төрле ы иркә сүзләр белән баланы сөя башладылар, а каты сөйләшә торган хатын — Фәрдәнә яки Фәрдүк — кул сырты белән күзләрен сөртеп:
— Бак, маем, кеше баласын күрсәм дә, кубаш хатынныкы кебек, бәгырем өзгәләнә.— диде, яшь аралаш елмайган булып.
— Бик бызылдама әле. Фәрдәнә, үзеңнеке булгач сөярсең. Кеше баласы кулны авырттырмый,— диде олырак бер хатын.
— Үлде вет минем күз нурым, әмән белмисең дә енкай *.
Кунакларны олы якка чакырдылар.
— Безнең инде ирләргә аерым, хатын-кызларга аерым бүлмәләребез юк, тутакай, гаепләмә. Күңел кип булгач, сыярбыз.
Беренчесеннән кечкенәрәк, караваты-фәләне булмаган бүлмәдә ир- ләре-хатыннары барысы егермеләп кеше бер өстәл артына утырыштылар. Хатын-кызлар чәй ясап китерде, ашлар куйды
— Я. җәмәгать, ни бардан рәхим итегез.— диде баягы иң өлкән ир — Гыйрфан агай.— Фәрдәнә әйтә, күңел киң булгач, ди... Безнең күңел бик киң. Фәрдәнә. ничек әйтәсең әле, чалу хәтлеме?
— Бак, бак. атай, ни сүли. кеше көлдереп. Әсма,—диде Фәрдәнә өстәлнең икенче башыннан,— бак выты Мәҗитеңне, тутакай белән ничек ихлас сүләшә Син күзеңне йомсаң, тутакай Мәҗитеңне яулыкка төреп Мәскәвенә алып китәр
Кунак хәтерен калдырмыйча гына барысы да көлештеләр.
— Ярый, җәмәгать, башлыйк, югыйсә, Әсмабикә белән Фәрдүк тезгенне эләктереп алсалар, безгә чират та тимәс Бүген бит бәйрәм. Хатын, нинди бәйрәм әле? — диде Гыйрфан
— Вәт, халаяк, мәүлет барәмен оныткан!
§§§ Енкай — жнңга.
— Без укыган кешеләр түгел, онытсак та ходай гафу итәр Безгә дусларча утырып, күңелләрне ачып бер сөйләшү кыйммәт. Тормыш, үзегез беләсез, ал да гөл түгел. Фәрдук әйткәнчә... Ничек әле хатын?
— Җитте инде, карт, гыйкылдама, синнән акыллырак кешеләр бар монда. Закиржан барәм хакына сүләсен.
— Тора торгач акыллы сүз әйтеп куйдың, Фәрдүк, Рәхим ит, Закир» җан дус.
Закирҗанның сүзен бик игътибар белән тыңладылар. Бу, билгеле, яшерен түгәрәк түгел, монда народниклар фәлсәфәсе дә, марксистлар фәлсәфәсе дә яңгырамый. Закирҗан бары тик мәгърифәтчелек бурычларын алга сөрә- Әмма җыелган халык эшчеләр булганлыктан, сүз үзен- нән-үзе беркадәр киңрәк төс ала.
Закирҗан чынаягындагы чәен берничә тапкыр уртлап, тамак кырды.
— Халыктан акыллы кеше булганы юк әле,— диде салмак кына тавыш белән ул.— Үзеңне бик зур галимгә санап, муеныңны ата каз кебек төрле якка боргаларга мөмкин, тик аннан ни мәгънә? Мин менә гади эшчеләр арасында утырам. Аларның куллары алтын, чөнки барлык кыйммәтле нәрсәләрне алар ясый. Эшләгән эшләренең җимешләрен хуҗалар ала, үзләре бер нәрсә тудырмасалар да, товарларга аларның фамилияләре куела, табышы да аларга. Рабочийга ни кала?
— Җымытыр! — дип кычкырды Фәрдәнә.
— Әйе, җымытыр. Тик бу мишәр сүзен барыгыз да аңлыйсызмы икән? Кайбер шивәләрдә бу сүз — кибәк яки бер нәрсәдә калмый дигән мәгънәне аңлата. Русча жмых дигән сүздән алынган булса кирәк. Шулай итеп, алтын куллы эшчегә ачтан үлмәслек тамак ялы гына бирәләр. Моны сезгә бәйнә-бәйнә аңлатырга кирәкми. Гаделсезлектән сезнең йөрәкләр күбрәк сыкрый. Бер сорау туа: моның тамырлары кайда? Аерым хуҗаларның саранлыгындамы яки комсызлыгындамы? Юк, дуслар. Аерым-аерым алсак, алар бик яхшы, кешелекле булулары да ихтимал. Ә хуҗаларны бер сыйныф итеп карасак, алар чын мәгънәсендә канечкечлар, изүчеләр Әгәр эшчеләр моңа каршы чыгалар икән, түрәләр аларны нәрсә эшләткәннәрен әнә Мәҗиттән сорагыз, ул әйтеп бирер...
— Мине канга батырганчы камчы белән кыйнадылар,— диде Мәҗит. — Хәлсезләнеп егылгач, яныма бер татар бае килде. Белмәмешкә салынып сорый: «Мөселман кардәш, кем сине болай кыйнады?» — ди. Алдыма бакыр тиеннәр сипте. Мин аңа: эт сиңа кардәш, дидем, тиеннәрен йөзенә бәрдем.
— Дөрес эшләгәнсең, Мәҗит егет. Безгә үзебез кебек рабочийлар кардәш,— диде Гыйрфан, мыегын сыпырып.— Милләтен тикшереп тор-мыйбыз-
— Шулай шул,— дип дәвам иттерде Закирҗан. — Татарның да, башка халыкларның да рабочийлары бар, байлары бар... Әнә, теләсәгез, мисал өчен, әни сезгә сөйләр. Мәскәүдә алар тора торган йортның өске катында Гыйсмәтулла бай Салабаев тора, аста, бер караңгы бүлмәдә, хезмәтчесе Әбелмәиих Салабаев — Хәернисаның әтисе гаиләсе белән яши. Болай карасаң, алар кардәшләр, фамилияләре бер, ә чынында аерма җир белән күк: бай һәм хезмәтче Әниләрне Карышкан кызлары дип йөрткәннәр авылда. Төрле гаделсезлеккә каршы карышканнар. Сөйлә әле, әни. Югыйсә, Карышкан кызлары турында монда ишеткәннәре дә юктырдыр әле. «Ак буак»ны җырласаң, бигрәк тә яхшы булыр иде.
— Кит, кит, кияү, кеше көлдереп,—диде Айтүтә кызарып.
Мәҗлестәгеләр барысы бертавыштан сөйлә, сөйлә, дип үтенә башлагач, Айтүтә бер-ике авыз сүз әйтеп котылырмын дигән иде. Сөйләргә тотынгач, җәелеп китүен үзе дә сизмәде. Аеруча тәфсилләп әнисе Бүләк турында әйтеп узды. «Ак буак» җырын да җырлады.
— И и,—диде Фәрдәнә, — җырын матур, әниен аннан да матур булган. Хәзер нигә юк шундый утаман Карышкан хатыннары? Мин беренче булып кушылыр идем аларга.
16 ♦
Нигердан кайткач, Айтүтәнен беренче төп эше Фәрдәнә белән Әсма- а. ныц аманатлап 1 биргән мәктүбен Гыйльметдинга илтеп тапшыру булды 2 Гыйльметдин аны бик җылы каршы алды, аннары кибет артындагы кеч- > кенә бүлмәгә чакырды. Айтүтә Әсма белән Фәрдәнә турында бәйнә-бән " нә сөйләп бирде, сеңелен бик күркәм холыклы, бик унган хатын булырга 5 тиеш, дип кыстырды. Гыйльметдиннең Литерда сенелесе һәм. гомумән. ж кардәше юк иде. Шулай да Айтүтә алдында серне ачмады, бик ихлас ♦ белән тыңлады, хәтта аз гына шаярткан булды:
— Ул Фәрдүк дигәне, кызыл битле, таза гәүдәле, каты сөйләшә торганы мина кәләшлеккә ярамасмы, сеңел кәш аркылы кармак салып карамаскамы, Айтүтә апа? — диде.
— И, буйдак мәләвен, сила кеше итеп сенеленнен мәктүбен тапшыралар. син тешеңне агартасын, яхшы түгел вет Фәрдәнәнең ире бар
Өйгә кайткач, Айтүтә тегесен, монысын эшләргә өлгермәде, капка ачылган тавыш ишетелде. Кем булыр икән? —дип, Айтүтә ян тәрәзәдән карады. Күршесе Ө.ммишәрүк әби. Бер чеметем чәй, бер кабымлык шикәр өмет итә инде ул. Урам малайлары аны «әпчи карчык» дип үчеклиләр. Өммишәрүк моңа артык ачуланмый, чөнки ул дөреслеккә бик якын. Өммишәрүк әби бөтен Татар урамының нмеш-мнмешен. гайбәтен белә. Аның нн яраткан эше — кеше тикшерү, бер нәрсә сөйли башласа, ник кергәнен оныта. Кешеләр: «Ә. бу әпчи карчык сүзе икән»,— дип кул селтиләр. Әмма аның мең сүзе арасында гайбәт булмаганнары да бар.
Анын чын исеме Өммишәрифә, мишәрләр аны үзләренчә Өммишәрүк дип йөртәләр Шуннан бөтен Татар урамына таралган
— И-и, Өммишәрүк тәтәй, исән-сау гынамы’ — дип ачык чырай белән каршы алды аны Айтүтә.
— Аллага шөкер. Айтүтә таем Үзен Питер калаларыннан исән-сау кайтып җиттеңме? Аллаһы әкбәр,— дип. Өммишәрүк түргә утырып җыерчыклы битен сыпырды
— Менә Хәернисам үзенә күчтәнәч җибәрде.— диде Айтүтә. комодтан төенчек алып — Бер әчмүха чәй белән бер кадак шикәр. Питернын шикәре бик тәмле. Өммишәрүк тәтәй. Менә монысын оныгым Гөләндәмнән куйдылар, аз булса да. күп күреп алсын, диделәр.
— Мин ятимне кинәндергән өчен ходай үзләренә ун өлеш артык кайтарып бирсен. Оныгыңның исеме Гөләндәм дидеңме? Бнк яхшы, бик матур исем, — Өммишәрүк авы* эченнән дога укып тагын битен сыпырды - Бәхете белән, ата-ана кулында үссен, таем
— Кызымның кызына. Өммишәрүк тәтәй, шундый сөендем — һич кулымнан төшермәдем Менә бу кәгазьле кәнфит шул сөенүемнең бүләге булсын, кабул күреп ал,— дип. Айтүтә Өммншәрүккә янә бер төенчек сузды Әбинең тагын күңеле булды, мең рәхмәтләр укыды. Ул арада Айтүтәнен самавары кайнап чыкты. Ике карчык ашыкмый гына чәй эчә башладылар. Өммишәрүк әби имеш-мимеш капчыгын чишеп җибәрде.
— Син. Айтүтә. таем, Питер калаларында йөри-йөри бездәге тамашаларны йшетмәгәндерсең әле,—диде башын селкен. — Хәйран тамаша инде, кешегә сүләсән ышанмаслар. Сиңа Хөҗҗәт мулланың патшадан «потомственный почетный» указ алуы турында әйттеләрме әле? Мәчеттә
» А манат лап — амаиат итеп.
ГАБДРАХМАИ ӘПСӘЛӘМОВ
укыганнар, аннары патша хәзрәтләре рухына аерым, якыннары рухына аерым дога кылганнар. Хөжжәт мулланы әйтәм әле, таем, үзе рус мәктәпләренә кереп укырга теләүче татар балаларын бәддога белән куркыта* мөгаллим-мөгаллнмәләрне бер көн тотмый Мәскәүдән кудыра, үзенең сенелесенең улы, чит шәһәрдә урысча укып, маржа кызына өйләнгән икән. Син Питерда чакта ул марҗа киленнән ЛАәскәү мәчетендә иман китерткәннәр. Бер хәйран тамаша булган мәчеттә. Картлар әйтә, Хөҗҗәт мулла изге мәчетебезне балаган итте, кәмит уйнады, мәчеткә барыр- лыгыбыз калмады, дип зар елыйлар Аннан соң, озак та үтмн, мәчет каршында тагын да зуррак галәмәт була. Халык җомгадан таралышкан чагында мәчет каршына Хөҗҗәт мулланың асравы килә, кулында имчәк бала. Хөҗҗәт мулладан, дип әйтә. Мәчет картлары шакката, тавыш куба. «Күрегез сезнең хәзрәтегез кем!» дигән шикелле була инде Моны күреп. Хөҗҗәт мулла аяктан егыла язган, ди. Ант итеп әйткән, имеш, җәмәгать, дигән, бу хатын-кыз затын, валлаһи, гомер күргәнем юк, җен-пәри затыннандыр ул, минем ак сакалыма күрәләтә яла яга...
Өммишәрүк әпчи карчык булса да, Айтүтә бу юлы аңа ышанды, мондый хәбәрләр тулысымча ялган була алмый, чөнки ил мулласы турында тузга язмаганнарны кешеләр уйлап чыгара алмый.
Аннары әпчи карчык Мәрхабәнең шифаханәдә эшләвен татар гава- мы яратып бетермәвен сөйләде. Имеш, әллә кемнәр, әллә кемнәр ана әйтеп әйткәннәр, мөселман башы белән шифаханәдә карт урысларга хезмәт күрсәтеп йөрмәсен, берәр мөселманга асрау булып керсә, ходай каршында да, ил каршында да саваплы булыр, таем.
Айтүтә, йомшак кына итеп, шул ук көнне боларны кызы Мәрхәбәгә җиткерде.
— Хөҗҗәт муллага түгелме тагы?—диде Мәрхабә, бик әче итеп.— Ата мөселман өендә шундый хәлләр булгач, башкаларына ни әйтәсең. Ә авырулар, әни, минем ярдәмгә мохтаҗ. Анда русы гына түгел, башка халык кешеләре дә була. Рәхмәт әйткәндә, чын күңелдән әйтәләр.
— Ул ягын үзең кара инде, кызым. Әниеңә үпкәләмә, әни әтергә тиеш.
— Сине гаепләмим, әнием, сиңа үпкәләмим. Ул байгураларга лыгыр-давы әйбәт. Аларга кешене алдау берни тормый, ә без ана өйрәнмәгән, бөтен нигъмәтебез маңгай тирен сыгып табыла.
Кызының бу сүзләре Айтүтәгә аеруча ошады. Болар Карышкан кыз-ларының яңа шартларда әйтелгән асыл сүзләре иде. Әмма ана йөрәге бик сизгер, күңеле бик нечкә. Ул кызының төн уртасында пышык- пышык елауларын берничә ишетте. Кыз бала тикмәгә еламый инде.
Бер көнне сүз җаен туры китереп, Айтүтә улы Әбелхариска:
—Улым, сине күзле-башлы итәсе иде, вакыт җиткән,—диде.—Мәрхабә төннәрен жылаштыргалый. Әтергә кыймый, миңа юл ачыгыз, димиме? Яхшы семьяда балалар бер-бересениән уздырмыйлар. Синең сүзең булса, улым, без әтиең белән киңәшер идек.
— Уйлыйм әле, әни,—диде Әбелхарис кызарып. Мөгаен, бу турыда ул күптән уйлап киләдер, тик берьюлы әйтмәс өчен хәйләләгәндер.
Берничә көннән соң әнисенең соравына каршы Әбелхарис, чак кына елмаеп:
— Авылда көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын, дип әтәләр иде. Бөлдерер дип куркам, әни,— диде.
— Берәү шулай курыккан-курыккан да үмере дә үтеп киткән. Соңыннан үләнергә җыенган, ул арада азраил җанын алырга килгән, һәр нәрсә вакытында яхшы. улым.
Шуннан сон Айтүтә улы Әбелхарисның сенелесе Мәрхабә белән сш- еш пышылдауларын ишетә башлады һәм үзалдына көлемсерәп куйды. Аннары үзе Хәернисаның тормышын мактап телгә алгалады.
— Әй, әии, апаларның тормышларын ни өчен мактавыңны сизмиләр дисенме,— диде бер көнне Мәрхабә, үзе ишектән атылып чыгып китте. Менә бит ул кызлар хәле, тулган икән. Хәерниса ничек түзде икән? Болай карап торырга йомшак кына кыз кебек иде. нинди укымышлы ирне әсир иткән. Әгәр күңелендә Карышкан кызы рухы яшәсә, алла боерса, Мәрхабә дә хур булмас. Әбелхарис өчен ана артык борчылмады ♦ ир кеше, ул үзе сайлый, ихтыярын үзе билгели, ә кыз кеше көтәргә о. тиеш... Тикмәгә генә әйтмәгәннәр: ул анасы — губернатор, кыз анасы— х утыр да тор.
Күпмедер вакыт үткәч, инде апрельдә бөтен табигать кышкы йокы- s дан уянганда, Мәрхабә тере коңгырт күзле мөлаем гына бер кызны > кунакка алып килде.
— Әнием.— диде Мәрхабә,— минем дустым Габидә туташ. ♦
Габидә бер генә секундка кечкенә түгәрәк күзләре белән Айтүтәгә a карап алды. Күзләре туры карый, тизрәк яшеренергә тырышмый Бар ° бит шундый күзләр, хәтердә һич калмый, суга төшкән кара тамчысы £ кебек язылалар да бетәләр. Габидәнен күзләре бер күргәндә үк хәтер- ч дә уелып кала, кашлары гаҗәпләнгән сыман күтәрелеп тора. Буе урта- ® чадан калкурак булыр. с
Әбелхарис белән Мәрхабә алдан бер нәрсә әйтмәделәр, ләкин ана ° йөрәге сизеп алды, кунакны игътибар белән күздән кичерде Габндәдә = күңел кайтара торган нәрсә тапмады, кызаруы җаны саф икәнен генә * күрсәтә иде. х
Бер-ике минуттан ике арадагы табигый тартыну бетте. Мәрхабә ку- < вагының җиңел пальтосын, өрфия шәлен салдырды, аннары үз ягына алып керде. Анда нәрсәдер пышылдап сөйләшеп алдылар Мәрхабә нәр- я сәләрдер күрсәтте. Ул арада өлгер Айтүтә кызларны табынга чакырды *
— Тартынма, тартынма. Абидә кызым, бездә ят кеше юк,— диде Айтүтә, чәй коя-коя.— Абау, карагыз, кунагыбыз нинди бәхетле, бүләге чынаягында туп-туры басып тора.
Чәй бөртеге чынаякта туп-туры басып торса. Айтүтәләр авылында бүләк килә, чынаяк иясе бик бәхетле, дип юрыйлар иде Габидә моны беләме икән? Ул кайсы як кызы? Сөйләшүе Айтүтәләр ягына тартым.
— Абидә кызым, кайсы якныкы буласың? Әниең, әтиең исәнме’ Ничек торалар?
— Без Касим ягыныкы. Айтүтә абыз Әтием, әнием исән-сау Әтием — Икрам байда контуршик. әнием —өйдә генә.
— Тагын кемнәрегез булса бармы?
— Ике энем бар. Тагын бер сеңелем булган, яшьли үлгән Мин аны хәтерләмим.
— Бәлешемне капкала, кызым Бүтән сыем юк. Этеп килгән кунак булсаң, әзерләнә төшкән булыр идем
Айтүтәгә бу кечкенә түгәрәк күзле кыз минут саен күбрәк ошый барды. Ул аны бала вакыттан бирле белә иде кебек
_ Мин кунакка дип килмәдем. Айтүтә абыз Безнең бабай, әнинең әтисе, больницада ятып чыкты. Ул Мәрхабәне бик мактый иде, аның рухына дога кыла иде. Авылга кайтып киткәндә безгә әйтеп калдырды, әгәр күрсәгез, Мәрхабәгә, аның әнисенә миннән сәлам тапшырыгыз, тагын бер мәртәбә рәхмәтемне әйтегез, диде Мәрхабә белән танышкач, әнием мине сезгә махсус җибәрде, бар. бабайның сәламен тапшыр, диде.
__ Рәхмәт, кызым, яхшы сүзеңә. Бабаң авырган идемени?
— Әйе, ана операция ясаганнар.
— Алексей Петрович ясагандыр инде. Мәрхабә?— дип сорады Айтүтә кызыннан
— Ул, әни.
— Бик кешелекле урыс. Минем картым авыргач, Әбелфәрнтемне лихач бәреп еккач, көн саен диярлек өйгә килеп йөрде. Алтын куллы диләр үзен. Сон, бабаң бик яхшы терелдеме?
— Үз аягы белән кайтып китте, Айтүтә абыз.
Киленлеккә кыз күзләгәндә аналар гаҗәп таләпчән була икән. Күмәчне ничек сындырып кабуы, чәен ничек уртлавы, чынаягын ничек тотуы — берсе дә игътибардан читтә калмый, кием-салымынын пөхтәлегенә аеруча игътибар, әгәр кызның берәр сәдәбе өзелгән булса, аңа шунда ук «булдыксыз» дип исем тагалар. Ничек утыруы, ничек сөйләшүе, өлкәннәрне ничек тыңлавы, ничек көлүләре хөкем чыгарганда шулай ук игътибарга алына икән. Моны анасы бернәрсәгә өйрәтмәгән, бусы балаларын нинди яхшы эшкә өйрәтер, дип шикләнеп әйтерлек булмасын.
Айтүтәнең Габидәне беренче күрүе иде. Шул бер күрүдә барысын белеп калырга, ялгышмаска кирәк. Хатын — гомернең яртысы, диләр.
Айтүтә Габндәдән әллә ни кимчелек тапмады. Дөрес, хан кызы түгел. Татар өендә кызларның күп сөйләгәннәрен, чәрелдәүләрен яратмыйлар. Шулай ук авызыннан өне чыкмауны да өнәмиләр. Үзенең холкы булсын, әйткән сүзендә тора белсен. Билгеле, бу кадәресен бер күрүдә белеп бетерергә мөмкин түгел, ләкин күпмесендер барыбер беләсең.
Мәрхабә Габидәне озатып кайткач, Айтүтә кызын янына утыртты да:
— һәйбәт кенә озатып куйдыңмы кунакны?—дип сорады.— Безне яманламадымы?
Мәрхабә әнисенең хәйләсен бик тиз аңлады:
— Габидә үзе әйтә: Айтүтә абыз мине яратмады, ахрысы, көмеш тәңкә кебек әләндереп-әләндереп карады үземне, ди.
— Менә сиңа мә!—диде Айтүтә, кулларын тез башларына чабып.— Тын күлдә корт уйный диләрме? Ул миңа килен буласы кеше ләбаса! Мин карамасам, кем карар аны?
— Тукта әле, әни, килен буласы кеше дип каян алып әйтәсең?— диде Мәрхабә.— Әбелхарис абзый Габидәне күргәне бармы’
— Әй, кызым, койгырышым! Әниеңне акылдан язган әпчи карчык дип уйлыйсыңмы? Әбелхарис белән алдан күпме пышылдаштыгыз? Андый нәрсәләргә минем колагым үрә тора бит.
17
Бөтен мөселманнарның зур оәирәме — гает. Аларның карты-яше мәчеткә агыла, һәммәсе бер-берсенә сәлам биреп, мөбарәк бәйрәм белән котлыйлар. Ерактарак торучы байлар яхшы атларда килә, якынрак торганнары, киң урамны тутырып, зикер әйтә-әйтә, саф-саф булып атлыйлар. Күңел күтәренкелеге аеруча сизелеп тора, гүя дөньяның барлык мәшәкатьләре онытылган, ярлы-бай бердәм сулый.
Мәчет капкасы янында итче Гыйльметдин каршына Әбелхарис килеп чыкты, кычкырып сәлам бирде, ике куллап бик җылы күреште. Шунда Гыйльметдин Әбелхариска бер кәгазь кисәге биреп өлгерде. Билгеле, моңа игътибар итүче кеше юк иде, бәйрәм көнендә һәркем кул кысып бер-берсен тәбрикли бит.
Мәчет ишегалдында төркемнәр соңгы тапкыр зикер әйтәләр һәм мәчеткә кереп китәләр. Чалмалы, чапанлы дин әһелләре күренә, ихтирам белән аларга юл бирәләр. Бераздан мәчет ишегалдында юлның ике ягына тезелгән, кайсы кар өстенә утырып, кайсы аягүрә басып хәер эстәүче гарип-гораба, карт-корылар гына калды. Алар калтыраналар, туңалар, шулай да халык мәчеттән таралмыйча урыннарыннан кузгалмыйлар. чөнки хәер өләшү, гадәттә, намаздан чыкканда башлана.
Гает начазы шактый озак дәвам итә. Хөжжәт мулла ялыктырып бетергәнче вәгазь сөйли, шуннан сон изгеләр рухына, патша хәзрәтләрен, анын жэмәгатен, якыннарын олылап тәгьзнм белән дога кылалар. Мәчет эчендә эссе, бөркү, ә тышта хәерчеләр шыншый. мескен бүрекләре эченә тунган колакларын яшерәләр, муеннарына ураган тастымалларын рәтләг >н булалар Ниһаять, барысы жанланып китә, мәчеттән халык * чыга башлый. Хәерчеләр хор белән диярлек: --
— Абый жаным, без фәкыйрьләргә бирсәнезче бер тиен!—дип кыч- -
кыралар, гүя тәкбир әйтәләр. g
Ик элек мәчеттән Әбелфәрит белән Әбелхарис кайтты, аннары карт- х ларча ашыкмыйча гына атлап Әбелмәних күренде. Ул өй халкын мөба- g рәк бәйрәм белән котлап чыкты, өс киемен салып, инде күптән хәзерләнгән бәйрәм табынына утырды. Яна күлмәк кигән, яна яулык ябынган * Айтүтә шау-шау кайнап торган самавардан чәй койды, бик күңелле бәй- » рәм чәе башланды.
Бүген мөселманнарның кибетләре эшләми иде, приказчиклар өйдә. « Әбелхарис өйләнергә нияте барлыгы турында әти-әнисенә бәйрәмгә £ хәтле үк әйткән, аларның фатихасын алган иде. Бүген өйләдән соң и булачак колаларны бәйрәм чәенә дәштеләр, алар янына Әбелхарисның £ дусларыннан бер-ике пар кунак чакырдылар. Исмәт белән Раббанины да өндәгәннәр иде, алар, башта Сөмбелләргә, аннары Җәннәтләргә бара- = быз, дип баш тарттылар. Әбелмәних аларны Сөмбелләргә ат белән ил- 5 теп куйды. м
Юлда Раббани пинәләп:
— Алдан әтә белмәгәнсез, юри килмәсеннәр днп уйлагансыздыр
әле,— диде. 13
— Гаеп бездә,—диЛе Әбелмәних —Зинһар, кичерә күрегез. Килмә- и. сенпәр дип уйламадык, анысын юкка этәсең, Раббани. Кичәләрдә кнлеп алыем икән?
Раббани нидер әйтә башлаган иде, Исмәт юл куймый торган тавыш белән хатынын бүлдерде:
— Бүген бар кешедә барәм. Күнелле генә үткәрегез, йортка күз-колак булырсың. Кылдавойны кара. Ә безне кияүләрнең берәрсе озатыр әле.
— Рәхмәт, бай,— диде Әбелмәних баш иеп
Әле Әбелмәних өйлән чыгып киткән чагында ук Айтүтә, балалары Әбелхарис белән Мәрхәбәнең сүзләренә игътибар итеп:
— Нәрсә ул хәтле ат муенындагы жиз чынгыллар кебек чыңгылдыйсыз.— диде һәм Мәрхәбәне өс киемнәрен кигән килеш күреп; — Абау, син кая тагын?— дип сорады.— Монда кунаклар килергә тора, ә син. ай күрде, кояш алды дигәндәй, китәсең дә барасың. Ә мин кырыкмаса- кырык эшкә ничек бер ялгызым өлгерим?
Мәрхабә елмаеп:
— Әни, бәйрәм көнендә ачуланма, фәрештәләр барыбер гамәл дәфтәренә язып бармыйлар,— диде — Мин хәзер кайтам, бер аягым анда, берсе монда Менә абзыйның бер ашыгыч йомышын гына үтим.
— Тапкансың вакыт Иртәгә ярамыймы?
— Ярамый, әни Хөжжәт мулла әле генә; бүгенге эшне нртәгә калдырмагыз, дип вәгазь сөйләде,—диде Әбелхарис көлеп.
— Нәрсә ул Хөжжәт мулла мен еллык халык сүзен бү!ен исенә төшергән?
__ Анысын инде ү зеннән сора, әни, безгә әйтмәде.
— Юкны бушка бушатырга бар минем вакытым.
— Булмаса. әни. бнк яхшы Габидә туганым апаларына кунаккз килгән Ана бәйрәм бүл-ге тапшырырга кирәк.
Габидә турында ишеткәч, Айтүтә көлемсерәп куйды. Ул балаларының хәйләләрен бик яхшы сизде. Әмма белмәмешкә салынып: I
— Еракмы соң туганым апалары?—дип сорады.
— Юк, Чуен күпер янында гына,—диде Мәрхабә.
— Я, ярый, озак торма, кызым.
— Очам, әнием.
Мәрхабәиең күзләре ялтыравы, шаяртып җавап бирүе Айтүтәне шиккә төшерде. Кызы артыннан ишек ябылуын көтте дә улы Әбелхариска мөрәҗәгать итеп:
— Улым, сиңа этмәдеме, бу кош баласы чынлап Абидә янына киттеме? Миңа калса, тагын кемнедер күрергә тиеш.— диде.
— Мин Габидә янына гына җибәрдем.— Әбелхарис өстәлгә карап башын кашыды.— Кайсы баштан тотынырга икән монда? Өй эше кара урман шикелле.
— Әй, минем хәсрәтләрем!—диде Айтүтә, яулыгын колак артыннан бәйләп.— Әнә шкафтан тәлинкәләрне алып сөрт. Тик кара, ватма, Бүләк әпкәңнен сагынмалыгы.
Айтүтә булачак кодагыйны күреп белмәсә дә, аның турында ишеткән иде инде. Бик уңган, бик булдыклы хатын, диләр. Аның алдында йөзгә кызыллык китермисе иде. Өйдә әнисенә карап кызы турында гына түгел, малае турында да хөкем йөртәләр. Алма агачыннан ерак төшми бит. Айтүтә, бай хатыннары кебек, кодагыйның борынына чиертү' турында уйламады, шулай да үзен түбән төшерәсе килмәде. Эх, Хәерниса юк, дип өлкән кызын сагынып алды Айтүтә, ул булса арага керер иде, ә Мәрхабә яшь шул әле, үскәндә абызы күләгәсендә үсте, берәр гаеп булса, тәтәсен кисәтәләр иде. ә Мәрхабәгә иркәләнергә генә кала иде. Аннары рус арасына кереп китте, шуның аркасында булса кирәк, өй эшләренә күңеле бик үк ятмады. Ул—татар кызлары белмәгән, күрмәгән эшләргә ашкына иде. Ярый ла, үзенә тиңе табылса. Аның ише кешеләр безнең халыкта күп түгел бит. Чынбарлык хыялларына каршы килә башласа, бозылып китүе бар. Ходай үзе сакласын инде. Авылда кызлар гел ана янында. Ана аның һәр адымын, йөрәгенең һәр тибешеп сизеп тора. Шәһәрдә алай түгел. Әпәй кайгысы аны эш эзләргә мәҗбүр итә, ә татар кызларына Мәскәүдә эш күпме? Хәерниса кебек асрау итә алмыйсың, чөнки Мәрхабә ана риза түгеллеген башта ук кистереп әйтте. Ярый әле, әтисе иске фикерле бер мәчет карты түгел, югыйсә, фаҗигагә бер адым бит. Дөрес, Айтү тә кызын хөр итеп үстерде, аны асраулыкка хәзер-ләмәде, чөнки Хәернисаның ниләр кичергәнен ул бик яхшы белә иде. Ә хәзер кызлар бер генә сүз әйтәләр: «Хөҗҗәт мулла асравы булганчы, Мәскәү елгасына ташлануың мең артык!» — диләр.
Төенчек күтәреп Мәрхабә, аның артыннан энесе Әбелфәрит кайтып керделәр. Мәрхабә туры үз ягына узды, төенчеген әнисенә тоттырды.
— Монысы, әнием, безнең өчебездән бәйрәм күчтәнәче.
Айтүтә төенчекне чишеп карады Күр, кәгазьле конфет, каплы печенье. Айтүтәнең йөзе кояш кебек балкып китте. Бая балаларына әйткән булса, хәзер үз тавышы җиз кыңгырау кебек чыңлый башлады.
— Атасы, кара, балаларың нинди матур күчтәнәчләр алып кайткан-нар,— диде чын күңелдән сөенеп.
Әбелхарис сеңелесе янына чыкты һәм алар үзара пышылдашып алдылар. Мәрхабә аның кушканнарын төгәл үтәгән иде.
Кунаклар әйтелгән сәгатькә килеп җитте. Билгеле, арада ип кадерле- ләре — булачак кодагый белән кода иде. Коданың өстендә ак яка белән тройка костюм, башында өр-яңа түбәтәй. Чәчендә берәм-сәрәм көмеш бөртекләр ялтырый, мыек чылгыйларының очларын бөтереп куйган, икенче ияге күренә. Бу аңа ниндидер затлылык бирә төсле. Буйга урта-
чадан калкурак, корсагы юк, көлеп, чак кына шаярта төшеп сөйләшә, авышы ягымлы. Исеме Ариф. (Гадәттә, мишәрләр «г» авазын йоталар, Гариф димиләр.) г
Хатыны иреннән буйга бераз кечкенә булыр, калфак кигәнгә генә ире белән бер тигез күренә. Карап торырга сөйкемле генә. Габидә тулысынча әнисенә охшаган. Күзләре түгәрәк, тере, кешене читкә ♦ ^еп’ ятсынып карамыйлар, башта ук үз итәләр кебек. Исеме — Садия
Айтүтә шуңа бик шатланды: ул горур хатын-кызларны яратса да. > кукраеп утыручыларны жене сөйми иде.
Калган ике пар кунакны «инә күзеннән» үткәрүче булмады. Алар — > Әбелхарисның гади дуслары. Яшьләре белән Әбелхариска тин. яшь при- ~ казчикларга хас көязләр. Хатыннары күп гади, оялчаннар. мөгаен, авыл ♦ кызларыдыр. Көяз һәм җор ирләре янында бөтенләй диярлек югалып калалар.
Булачак кодаларны иң кадерле урынга — түргә утырттылар. Аннары гадәттәгечә сыйлау, кыстау китте. Бер-берсенә матур сүзләр әйтештеләр, гүя һәрберсе үзенең тәмле телле икәнен күрсәтергә тырыша иде. Бу беркадәр ясалмалык тудырды. Айтүтә моны сизеп алып шаян сүзләр сипте Бераздан кунаклар да үзләрен иркен тота, тартынмый башладылар.
— Менә шулай, үз итеп, якын дусларча утырырга кирәк,—диде Айтүтә елмаеп.— Кондырлы кодачалар түгел.
— Иллә мәгәр дөрес әйттең. Айтүтә абыз!— диде Ариф. мыек чыл-гыйларын як-якка сыпырып —Мәҗлестә үзеңне чылбырланган шайтан итен тотсаң, ул мәҗлес буламыни?
— Син күп сүлисең, карт,—диде Садия, иренен берьюлы ачылып китүенә тыйнак кына көлемсерәп.
— һай, хатын, күпме торабыз, һаман приказчикның чын йөзен белеп бетермисең.— Ариф шул сүзләре белән бөтен мәҗлесне үзенә каратты — Әйтик, сатып алучы кибеткә көн саен килен йөриме? Ул ничә бәйрәмдә бер
генә керә. Ягымлы сүләшмәсән, кирәкле әйбәрен дә алмыйча чыгып китә. Авызында кош сайратсак, алмас җирдә ала. аннары дусларына әйтә, шул кибеткә барыгыз, шунда приказчигы бик сөйкемле, ни телисең, шуны күрсәтә, ди.
— Анысы шулай, тик без сатып алучылар түтел бит,—диде Садия.
— Дөрес әйтәсең, кайчак мин гадәт буенча сиптерәм, гадәтне көн саен алмаштырып булмый, ул канга сеңгән
Садия астан гына Әбелхариска карады приказчик гадәте әллә аның гадәтенә сеңеп бетмәгән, әллә әтисе-әннсе һәм кунаклар алдында тыелып торамы, күп сөйләшми. Хәер, кеше гадәтен бөтенләй яшерә алмый, бер снздермәсә, бер сиздереп куя. Күрер күзгә әнисенә охшаса, холкы белән әтисенә тарта, ахрысы. Әнә әтисе бөтенләй аз сөйләшә, приказчиклар кебек җиңел халык түгел икәне әллә каян күренеп тора Карты әйтә: Әбелхарисның бае бик вакчыл кеше, андый кара байда еллар буе приказчик булып торыр өчен әүлия га тин булырга кирәк, ди. Алла биреп, туйлар яхшы гына үтсә, карты әйтә. Әбелхарисны яхшырак җиргә урнаштырырга булыр, сәүдә эшен белә, кеше белән мөгамәләсе матур, сүзгә аптырамый, тәмәке тартмый, аракы эчми, кибет тотучы байлар моңа бик игътибар итәләр, ди. Сатып алучы алдына куйган әйберне генә сатып алмый, аңа мактап бирергә кирәк. Гомумән, сатып алучы хәзер нечкәрде, ул ат базарындагы барышниклар кебек, авызыннан тере саескан очыручы приказчикны да яратмый, аңа, ничек әйтә әле аты кор- гыры. мадани сатучылар кирәк, диме? Элек менә ул дәү янчыклы сатып алучыны көткәннәр. Хәзер һәркемдә азмы-күпме акча бар Менә шул
iK у» м б
ГАВДРАХМАН ӘПСОЛӘМОВ
33
акчаны сатып алучының кесәсеннән чыгарта бел. Син аның кесәсенә кермә, ләкин шулай ит: ул үз кесәсенә үзе керсен. Менә нинди хезмәттә приказчик халкы. Яхшы бай андый приказчының кадерен белә, андый- ны читкә җибәрми!
Садия ире Арифның приказчик фәлсәфәсен кабатлый иде.
— Ашагыз, эчегез, кунаклар, әмән үпкәләгән кебек утырмагыз,— диде Айтүтә, тагын сүзгә керешеп.— Белмим сезнең якларда ничектер, безнең Искилдә табын яны ярминкә кебек гөрләп тора. Бу бит муллалар мәҗлесе түгел, бик инсафлы, бик тәүфыйклы булып, ашамый-эчми утырмагыз. Өйгә кайткач, хатын, тизрәк ашарга бир, югыйсә, үләм, мәҗлестә бөтенләй ашатмадылар, хуҗалар каты карун икән, дип әтерлеге булмасын.
— Юк, юк, борчылмагыз, Айтүтә абыз, без ашыйбыз, ашларыгыз бик килешкән,— диде берничә тавыш берьюлы.
— Ашны ашарбыз, читкә куймабыз, бу нигъмәтләр үзләре авызга кереп тора. Хатыннар әле Айтүтә абыздан бу бәлешләрнең серләрен өйрәнеп китәрләр,—диде Ариф көлеп.—Шунысына шөкер, Хөҗҗәт мулла монда утырмый. Кичә мәчет юлында Хөлли бабайның ниләр сүлән- гәнен ишетмәдегезме? Садиягә әйткән идем, ышанмый, һай! —дип кинәт кычкырып җибәрде Ариф.— Әбелмәних абзый, өстәл астында казларыгыз бармы әллә?
Барысы Садиянең йөзе ут кебек кызарып китүен күрделәр һәм нинди «казлар» турында сүз баруын аңладылар. Күңелле мәҗлес уртасында ир белән хатын арасында гауга чыгар дип курыктылар. Ләкин Ариф белән Садия өчен бу гади бер нәрсә иде бугай. Садиянең кызаруы Арифның артык каты кычкыруына гына бәйләнгән иде булса кирәк.
— Ну, хатын, ботны борып аласың инде,— диде Ариф, читкәргк елы-шып.— Шундый изге гает көнендә Хөҗҗәт мулланың телгә чыгуына мин гаеплемени, Хөлли бабай бөтен урамга кычкыра бит..
Айтүтә түзмәде, Садиянең җавабыннан алда әйтеп куйды:
— Ә сез, ирләр, шундый муллага оеп, изге гает намазын укыйсыз,— диде һәм, үзенең катырак әйтеп ташлавын сизеп, йомшаграк итеп өстәде: — Догаларыгыз кабул булырмы икән?
— Ай-яй, тукмакның авыр башы, Әбелмәних абзый, безгә, ирләргә төште бугай,— диде Ариф көлеп.— Нишлисең, күтәрергә туры килә.
— Шулай шул. Тик, Ариф, хатынга ачуланма, хатын кулы тигән җир тәмугта янмый, ди.
— Шуңа тырыша да инде хатын, Әбелмәних абзый.
Садия көлеп җибәрде.
— Акыл кермәсә керми икән бу ирләргә. Үдә ун эттем Арифка: сү- лисе сүзеңне хәзер сүләп бетер,мәҗлестә сүләп, кеше көлдермә, дидем. Юк бит, һаман үз чыбыгын бөгә...
— Соң, анасы, авыз йомып утырасыз дип Айтүтә абыз ачулана, мәҗлеснең күрке — тәмле сүз, дигәннәр борынгылар.
— Дөрес, дөрес, Арифҗан,— диде Әбелмәних көлемсерәп.
— Син мактасаң, Әбелмәних абзый, Арифның түбәсе түшәмгә генә түгел, күккә тия.
— Тимичә! Акыллы кешенең акыллы сүзен ишетү үзе ни тора.
Хәзер инде эчке тартынуның әсәре калмаган иде, мәҗлес әйтерсең киң агымга чыкты, һәммәсе сөйли, көлешә башладылар, хәтта моңарчы мыштым гына утырган ике яшь хатын да сүзгә кушылдылар, ирләре алардан уздырдылар.
Чәйләр эчкәч, татар өендәгечә, кунакларга әзрәк ял бирделәр, анна, ры кайнар ашка чакырдылар. Мәҗлес дәвам итте.
18
Әбелхарисның өйләнергә җыенуын ишеткәч, Исмәт бай үзе килеп:
— Әбелхарис энем, егет кешегә иртәме-соңмы күзле-башлы булырга кирәк, бу безнең тәкъдиребездә язылган. Вакыты узса, камылдагы арыш та коела. Адәм баласы подавно аза. Тик яшь киленне кая төшерәсең2 ♦ вер башың кайда да сыя, ә семья булгач... Монда бит әтн-әниең, сене- в. лең белән энеңә бик таман гына,— диде.
Әбелхарис байның тел төбен аңламады, шуна күрә сакланып кына: > Кыен хәл, Исмәт абзый, нишлисең,— диде.— Көн биргәнгә юнь ж бьГ*’’ ДИГӘННЭР борынгылар. Бераз акча юнәткәч, үзебезгә оя корыр- 5
Исмәт моны алдан уйлаган иде. Әбелхарисны читкә җибәрсәң, аның ♦ бөтенләй кулдан ычкынуы бар, болай да бүтән байлар аңа күз салга- лыйлар.
— Кеше өмет белән яши, диләр дә...— Исмәт әле генә төзәттергән са-калын кашып алды,—яшьлек рәхәте бер генә килә. Озын сүзнең кыскасы шул: әнә теге яктагы бүлмә бушады. Син яшь бикәчең белән шунда сайрашып торырсың. Әти-әниләрең янында, хәзер кадакланган урта ишекне ачып җибәрергә мөмкин. Дөрес, бүлмә зур түгел, караңгырак та. Аның каравы, үзегезгә генә. Шулай бит?
— Алай булса, бик рәхмәт виде, Исмәт абзый. Яхшылыгыгызны онытмас идем,— диде Әбелхарис.
— Әйдә, игелеген күр,— диде Исмәт һәм чыгып китте.
Ул бүлмәдә элек ирле-хатынлы бүрекчеләр тора иде. Алар ни өчендер хуҗа белән тыныша алмадылар. Теккән бүрекләрен Исмәткә илтәләр иде, Исмәт кибетеннән бүрек өчен кирәкле мех әйберләр биреп тора иде Күрәсең, бүрекчене ул шактый кыскан, ахыр килеп, бүрекче түзмәгән
Айтүтәләр күршеләре белән болай тату тордылар, әмма аралашмадылар. Исмәт ике арадагы ишекне кадаклатып куйдырган, ишегалдын да койма белән бүлдергән иде.
Әбелхарис белән Мәрхабә бүрекче бүлмәсен бер атна чистарттылар, аларга әти-әниләре булышкалады. Болай бүрекчеләр ару гына торалар иде кебек, бу кадәр шакшыны каян җыйганнардыр Шулай инде, чүмәлә астында җир тараканы булмас димә.
Идәнне кубарып яңадан җәяргә, тишек-тошыкны капларга туры килде. Түшәмне акшарлап, стеналарны обойлап җибәргәч кенә бүлмә кеше рәтенә керде, яктырып китте. Ике арадагы кадакланган ишек ачылды, иске-москы әйберләр сарайга чыгарылды, ишегалдындагы койма да сүтелде.
Шуның артыннан ук туйга хәзерләнә башладылар. Тышта май ае, ишегалдындагы кечкенә бакчада быел чияләр мул булып чәчәк атты, һичкайчан булмаганча, таң алдында каяндыр килеп сандугачлар өздереп сайрый башлады. Аларның моңлы тавышларына Айгү гә булып АЙ- түтә йоклый алмын интекте. Мәрхабә исә тәрәзәне ачып таңга кадәр тынлап утырды. Иртән эшкә барырга булмаса, озаграк йоклый, әнисе аны уятмый, эшкә барырга булса, черем генә итә. Менә тагын шаулап яз килде, аның белән бергә Мәрхәбәнең кыш көне бераз йомылып торган мәхәббәте дә яна көч белән уянды. Вәли белән алар, еш булмаса да, очрашалар иде. Мәскәү елгасына боз акканын карарга бардылар Мәрхәбәнең күнеле сыза. Вәли аны көннән көн ныграк ярата, тик нәрсәдер аның җанын бәйләгән кебек. Соңгы вакытта Мәрхәбәгә «эш тә» кушмый башладылар. Бу - Вәлинең яшерен тырышлыгы түгелме? Ул Мәрхәбәне ниндидер куркынычтан саклый кебек Әллә ышанмыймы? Юк, ышана! Ышанмаган кеше болай игътибарлы була алмый, ә гамьсез лскне сөйгән күңел бик тиз сизә.
ГАВДРАХМАН ОПСӘЛОМОВ
Бүген эштән сон Мәрхабә белән Вәли тагын очраштылар. Беркадәр вакыт бакчада йөрделәр, аннары бер буш урындыкка утырдылар. Кояшлы кич, җылы, рәхәт, тирә-якта шифаханәдән сон аеруча ачык сизелә торган тәмле чәчәк исе. Агачлар, үләннәр ямь-яшел.
— Миннән инде, борынны ярып, дару исләре килә торгандыр, үзем сизмим дә,— диде Мәрхабә, шаян көлеп.— Тәмам күнегеп беткәнмен.
— Ә мин,— диде Вәли көлемсерәп,— миннән генә тимер исе килә дип тартынам.
— Тимернең исе булмый ла.
— Тимер янында мае, керосины бар. Менә кара,— Вәли зур эшче кулларын күрсәтте. Алар сөялле, кызгылт, тырнак араларына кара тулган.
— Яче,— Мәрхабә аның бармакларын иснәде.— бернинди ис юк. Ки-ресенчә, ныклык, көч бәрә. Ә шифаханә исе башка ул.
— Шифаханә дигәннән, Алексей Петрович исәнме? һаман да яра, тегәме?
— Хирург эше шул инде. Кичә бер заводтан имгәнгән ике рабочийны китерделәр. Мескеннәрнең кеше дип әнтерлекләре калмаган. Алексей Петрович бик нәфрәтләнде. Хуҗалар табыш турында гына уйлыйлар, саклык чараларын бөтенләй күрмиләр, аларга яңа эшчеләр алу арзанрак, ди.
— Дөрес әйтә доктор. Рабочий башы хуҗаларга жәл түгел,—диде Вәли.
— Рабочийлар да кеше бит. Вәли. Якыннары, балалары бар. Ничек инде жәл булмасын. Нинди йөрәк белән... — Мәрхабә, Вәлинең кулына тотынып, күзләренә карады.
— Байлар йөрәк дигән нәрсәне белми, Мәрхабә.—диде Вәли.—Ра- бочийларнын якыннары, балалары турында кайгыртмыйлар, алар файда китерми. Рабочий эш кулларын сата, фабрикант шуны сатып ала. Хуҗаның бөтен хәстәре —шул куллардан табыш күр\ Башкасы ник җәһәннәмгә очмый, аңа барыбер.
— Бу коточкыч.
— Капиталист моны башкача атый.
Вәлинең йөзе кырысланды, ул каядыр читкә карап тора башлады, кашлары җыерылды. Мәрхабә Вәлине ваемсызрак, тормышка җиңелрәк карый торган егет итеп күрергә күнегеп килә иде, баксаң — әнә нинди уйлар башында. Тукта. Мәрхабә. гомумән, аңлыймы Вәлине? Бәлки, ул бакчага да «эше» булганга гына килә торгандыр, ә Мәрхабә...
Кызлар үпкәләүчән булалар. Мәрхабә андый түгел дә — Вәли моны каян белсен Гомумән, алар бер-берләрен җитәрлек белмиләр шул. Мәрхәбәнең бүгенгә хәтле аны әнисенә күрсәтә алганы юк. ә аналар кешене тирәнрәк аңлыйлар бит. Дөрес, Мәрхабә берничә тапкыр әйтеп карады, син абый янына килгән бул. диде, абыйны беләсең ич. Вәли, менә арурак кәчтүм алып җибәрим, дип акланды. Имеш-мимешләр йөри башлаган иде инде. Бер көнне әпчи карчык Мәрхәбәнең әнисенә сөйләгән, имеш, кызыңны шәһәр бакчасында көпә-көндез бер рабочий белән утырып торганын күргәннәр. Шуны гаепкә саныйлар!
— Нәрсә уйга калдың, Мәрхабә? — дип сорады Вәли.
— Үзең уйланмыйсыңмы?
— Миңа ачулана торгансыңдыр, шулаймы?
— Нишләп ачуланыйм? Теләсәң — киләсен. теләмәсәи — юк. Без бит вәгъдәләр бирешкән кешеләр түгел.
— Менә-менә. бер өлешен әйтеп бирдең.
— Әллә ниләр сүләмә әле, Вәли. Югыйсә, кнтәм.
— Юк, китмә... китмисең дә...
Нишләп? Син мина шулай ышанасынмы, әллә . үз-үзенне шулай зурдан куясынмы?
Үземне зурдан куярга...— Вәли иреннәре белән генә көлемсерәде. Нәрсәм бар минем үземне зурдан куярга? Бүген эшлим, иртәгә, бәлки... Ни хокукым, ни...
Мәрхабә кашларын жыерды. *
— Мин мескенләнүчеләрне яратмыйм. *
Вәли Мәрхәбәгә туры карады. i
— Бу —Карышкан кызының горурлыгымы’ Ләкин син мине аңлап > бетермәдең, Мәрхабә. Мин дә горур Бер соравым бар, әйтсәм ачуланмыйсыңмы? S
— Нинди сорау бит?
Вәли тирә-ягына каранды, якын-тирәдә беркем күренми иде: ♦
— Безгә ахыргача бер аңлашырга кирәк, Мәрхабә. .Мәсьәлә артык a житди, артык зур... Нидер әйтми калдыру сине ниндидер күләмдә алдау ® булыр иде. Мин моны теләмим... Син минем яныма, минем өчен генә ки- £ ләсеңме? ч
— Соравың ачуланырлык икән...—днде Мәрхабә шаян гына. Шул ® ук вакытта аның тавышында җиңеллек, ваемсызлык юк иде — Мин с сина ачуланмыйм. Бу турыда син башлап сөйләргә тиеш идең. га
— Мин сөйлим. s
— Бик томанлы итеп. Мин сиңа туп-туры әйтәм Карышкан кызлары < боргалана белми. Мин синең янына... синең өчен дә тагын кайбер * нәрсәләр өчен дә киләм. <
Вәлинең йөзе яктырып китте. °-
— Мин синнән башка жавап көтмәгән идем Рәхмәт Без кемдер кушканга түгел, үзебез аңлаганга... Киләчәктә дә шулаймы? — Мәрхабә- < нең күз кысуын күреп, шатланып өстәде: — Ә хәзер бу турыда бетте.. “ Менә шуны анык кына белмәгәнгә... йөрәгемне ачмый килдем. Мин сине. Мәрхабә, бик яратам!
Мәрхабә, уттай кызарып, башын аска иде. ак кулъяулыгын бөтерде, йөрәге дулкынланып кага башлады. Бермәлгә шул йөрәк кагуыннан башка берни ишетмәде, күзләре берни күрмәде, җинелчә калтыранды. Кайчан Вәли аның кулыннап тоткандыр, кайчан иркә сүзләр әйтә башлагандыр — белмәде. Дөресрәге, ул аларны ишетте дә. ишетмәде дә. Яшенә буылып, кулъяулыгына капланды...
Бу кичне алар озак йөрделәр, бер берен белән аңлашканнан сон гына мәгънәсе булган сүзләр сөйләделәр Чит күзләрдән артык сакланмадылар, гүя ниндидер киртәне атлап үттеләр.
19
Туй күңелле генә үтеп китте. Инде барлык шау-шулар тынгач, килгән кунаклар кайтып, яңадан көндәлек тормыш башлангач, бер көнне Айтүтә артсыз урындыкка утырды да, үзалдына елмаеп, башын селекте. Туй кебек шатлыклары булмаса. гади кешеләр өчен бу тормышның ни яме кала? Билгеле, туй тун инде, туйдан тукмак та калмый, олысына, кечесенә эш таба, мәшәкате муеннан аша. үпкәсе дә була. Тик кем аны авыр ли. кем анардан зарлана? Шунысы бик тә сөенечле булды Айтүтә- ләр икс балаларын, ике бәгырь җимешләрен, күзле-башлы иттеләр. Инде тәүфыйклары булсын, көчләре җнгмәстәй зурга үрелмәсеннәр, кеше малына кул сузмасыннар. Үзен тапкан мал гына җанга рәхәтлек бирә. Әнә патша сарайлары нинди бай, нинди зиннәтле, үзеңнеке булмагач, боз кебек салкын, күңелеңә кереп утырмый. Авылда чакта тикмәгә генә әйтмиләр иде шул: үзеңнеке булгач, сукыр песи балалары да сөендерә.
Халык арасында Айтүтә белән Әбелмәнихнын йөзе ак булды: шатлык өстенә шатлык дигәндәй, Петербургтан кияве Закирҗан белән кызы
Хәерниса туйга килеп җитте. Әле Аитүтә пайтәхеттә булып кайткач, юри мактанмыймы, болай ук түгелдер, күзгә төтен җибәрә торгандыр, кая ул асрау кызга укымышлы кияү, дип сөйләнгәннәр иде. Инде Закирҗан белән Хәернисаның үзләрен күргәч, телләрен тешләделәр. Закирҗан Хөҗҗәт мулладан битәр вәкарь сөйләшә башлаган, Хәернисасы тагын ничек ачылып киткән. Элек авызыннан сүзе ишетелми иде, хәзер бөтен мәҗлесне авызына карата, әйтерсең әкияттәге җиде кызның берсе, мәдрәсәдә качып укыганы.
Яшь кияү Әбелхарис белән яшь килен Габидә туйда йөзек кашы кебек ялтырадылар. «Тапкан бит Әбелхарис кызның асылын»,— дип сөйләделәр яшьрәк кунаклар. Бу Айтүтәнең күңелен тагы да күтәрде.
Ахыр килеп, Аитүтә кызы Мәрхабә өчен чиксез шатланды. Дөрес, монысы хәзергә яшерен шатлык иде. «Әни, маем, бак инде шул егетне!»— дип пышылдады Мәрхабә мәҗлес барганда һәм күзләре белән кара тут йөзле, биек ак якалы, кара костюмлы, түбәтәйле егеткә күрсәтте. Бу — Вәли иде. Монда ул беренче тапкыр, беркемне белми, әмма халык белән тиз аралаша икән, үзе гади, картына-яшенә сүз таба, үзен мин әллә кем дип эре тотмый, борынын чөйми. Тавышы матур гына икән, ялындырмыйча берничә җыр җырлады. Җырны инде барысы булдыра, әмма Казанның үз матур җырлары бар икән. Сөйләгәндә Вәли Мәскәү татарларына тарта. Соңыннан Мәрхабә әйтте: Казан ягында, Чулман суы буенда Чистай дигән бер кечерәк кала бар икән, Вәли шунда туган. Әтисе Чулманда, ягъни Камада пароходта матрос булып эшләгән, әнисе Чистай кызы булган. Вәли үзе башта Чулманда баржада эшләгән. Чулман бик матур агым су, Мәскәү елгасыннан зуррак, анда бик күп пароходлар, баржалар йөри. Соңыннан Вәли Казанда эшләгән. Гөлҗиһан сабыннары чыгара торган заводта. Аннары тагын кайлардадыр, ахырдан Мәсәүгә килгән.
Билгеле, монда ачык булмаган бик күп нәрсә бар иде, аларны Вәлинең үзе белән сөйләшкәндә генә ачыклап булыр. Беренче карашта, Айтүтә канәгать иде. Әбелхарис та Вәлине ошатуын әйтте. Алар күптәнге танышлар икән.
Әбелхарис белән Габидә кодаларга куна киткәннәр иде. Иртәгә генә кайтырлар. Айтүтә, урыннан торып, өй эчен җыештырды, аннары ашамлык кибетенә чыгып керде. Күмәч һәм клиндерлар алып кайтты. Мәрхабә клиндер бик ярата иде, Айтүтә үзе яшьтән өйрәтте шул. Бераз акчасы булса, һәр вакыт клиндер, кызыл билле прәннек сатып алып кайта иде. Соңыннан прәннеге онытылды, ә клиндерен хәзергә хәтле ара-тирә сатып алалар, акчасын Мәрхабә үзе бирә. Монысын инде кул очына 1 калдырган тиеннәреннән, югыйсә, эшләп алганын тулысы белән әнисенә китереп тапшыра. Ул ягы яхшы, югыйсә, акча — шайтан, кешене аздыра, кесәңнән башын сузып, мин бар дип, бөтен урамга кычкыра кебек. Кыз кешегә аны кесәңдә йөртү бигрәк хәтәр.
Әнисе тарафыннан кат-кат кисәтелгәигә күрә, Мәрхабә Вәли белән бакчада очрашуларын сирәгәйтте.
— Син миңа ачуланма, Вәли. Татар тормышын, кызлар хәлен беләсең. Шифаханәдә эшләвем өчен, бакчада синең белән йөрүем өчен күп сүз ишеттем. Миңа ярый, әнигә җиткереп, мескеннең котын алалар. Бер көнне Хөҗҗәт мулла, әтине урамда күреп, яхшы түгел дип битәрләгән.
— Хөҗҗәт мулла?
— Әйе. Син аның этлеге турында ишеткәнсеңдер?
— Ишеттем, беләм. Аның асравы безнең бер эшченең сенелесе иде. Мескен, авылга кайтып, үз-үзенә кул салырга мәҗбүр булган. Хөҗҗәттән бөтен явызлыкны көтәргә була. Теге бай малаегыз тындымы?
•Кул очына - вак-төяк расходына.
Һарунмы/ by араларда тавышы ишетелгәне юк, әнисе бик зәһәр, Вәли. Нигә алар кеше тикшерәләр, без бит бер бозык эш эшләмибез. Бакчада сүләшәбез икән, аннан кемгә ни зыян? Әнә, Әзһәрлары ару үлем белән үлмәде, Хитровкаларда йөреп, күпер астында тончыкты, аны гүя онытканнар.
Монда, Мәрхабә, мәсьәлә ачык: байлар безне никадәр куркытса- ♦ лар, изсәләр, кешелегебезне таптасалар, без шул кадәр аларга җиңелрәк а. буйсынырбыз дип уйлыйлар. Ялгышалар! Без көрәшсез җиңү юк икәнен ь анлый башладык. Көрәш юлы —хәтәр юл, авыр юл икәнен дә беләбез. > Шулай да читкә борылмабыз.
Мәрхабә Вәлигә сокланып карады. Мондый сүзләрне аның ишеткәне “ юк иде әле. Дөрес, мәгънәләренең тирәнлеген аңлап бетермәде, тик йөрә- х ге белән аларның хакыйкать икәнлеген сизде. Шунысы тагын яхшы: Вәли ♦ боларны күбрәк аңлый, вакыты белән Мәрхәбәгә дә төшендерер әле. а Хәзер аңа Вәли янында элеккедән рәхәтрәк. Юк, рәхәт түгелдер, рәхәт о ул башка, ул җан тынычлыгы, хәвефсезлек була буган, Вәли аңа андый | нәрсә вәгъдә итми, киресенчә, бөтерелеп торган давылга чакыра. Аңа ч ышыкланып, юк. аның белән янәшә басып, еракка-еракка барасы, зәңгәр © томаннарга кереп китәсе килә... ~
— Без икәү, Вәли, — дип пышылдый Мәрхабә ©
— Юк, Мәрхабә, икәү генә түгел, икәү без берни эшли алмыйбыз. _ якты максатка ирешү өчен без меңнәр белән бергә.
Шулай хыяллана-хәвефләнә алар тагын җиргә кайталар. Вәли үзенең = бүлмә караганлыгын әйтте. Бер җирдә ару гына бүлмә бар, хакы белән * килешә алсалар, ярар төсле. о.
— Икәү эшләрбез, икебезнеке җитеп торыр, безгә бит әллә нәрсә кирәкми,— диде Мәрхабә. <
Вәли әкрен генә көлеп җибәрде. u
— Хәзердән үк синең получкана исәп тотсам, минем егетлегемнән ни кала? Кашларыңны, зинһар, җыерма, мин сине дүрт стена эченә бикләп, тере курчак итәргә уйламыйм. Менә көл, миңа шулай күбрәк ошый. Борчылма гына. Көзгә гөрләтеп туй итәрбез дип торам. Әниен мине бик яратып бетермәгәндер. Ни әйтсәң дә. мин рабочий. Закирҗан абый кебек укымышлы түгел. Аннары мин... Казанныкы. Мишәрләр үз якларын өстенрәк күрәләр, алар практнчнысрак халык.
— Беттеңме? Тик бер нәрсәне онытма җизни дә Казан ягы кешесе. Борыныңны бик күтәрмәсәң, әйтәм: әни сине яраткан, тәүфыйклы егеткә охшый, ди. Белмим, тәүфыйгың кайдадыр синен.
Вәли Мәрхәбәнең елмаеп юрган кара күзләренә, бераз үчекли гөшеп көлемсерәвенә шатланып карап торды.
— Әбелхарис абый сине хөрмәт итә. Әтинең фикерен, дөресен әйткәндә. анык белмим. Мондый эшләрне бездә әни аркылы йөртәләр. Әни белән минем дуслык зур.
— Алайса, бүлмә мәсьәләсен хәл итү белән мин сезгә мендәрле кунак җибәрәм.
— Мендәрле кунак?
— Әллә белмисенме? Бездә бер мишәр агай эшли, шул мина һәр вакыт әйтеп тора: үзем мендәрле кунак булып барам, ди Аларча мендәрле кунак — башкода була
Мәрхабәнен күптән инде бер нәрсә сорыйсы килә иде, әнисе бу турыда ничә әйтте. Вәлинең Мәскәүдә кардәш тиешле кешеләре бармы, әтисе әнисе исәнме, туганнары кайда? Элек бу турыда сорарга ничектер уңайсыз нде. Хәзер ярый шикелле, коры кызыксыну түгел биг.
- Соравың бик урынлы булды әле,—диде Вәли — Югыйсә, ничек башларга белми аптырап торадыр идем. Чнстайда туып үсүемне сөйләгән
идем бугай. Чистай халкы — күбрәк вак сәүдәгәрләр, эреләре дә бар. Ашлык белән сәүдә итәләр. Каманың, Агынделнең, Вятканың ашлыгы ал арга агыла. Минем әти ашлык ташый торган баржада матрос булган. Байның баржасын коткарганда суга батып үлгән. Бер елдан соң. әти кайгысыннан әни дөнья кунган. Без апа белән әни ягыннан бабайлар тәрбиясендә калдык. Бабай үлгәч, бабайның энесе апаны авылга алып киткән. Шунда аны кияүгә биргәннәр. Мин әби янында торып калдым. Әбинен өе елга буенда иде. Мин бик яшьли матрослар арасына кереп көн күрә башладым. Бер бик яхшы матрос бар иде — әтинең дусты, таза, муены кыска, ә чәче кып-кызыл. Аны Кызыл Шәрәфи дип йөртәләр иде. Ул кышын да Чистайдан китмәде, затонда эшләде. Тик ни өчендер полиция аны һаман саен тикшереп торды. Бер тапкыр безнең баржада да нидер эзләделәр. Кызыл Шәрәфине сак астына алып тоттылар. Бер нәрсә тапмадылар, ахры, Кызыл Шәрәфине җибәрделәр.
<Ә син, Вәли энем, егет»,— диде ул миңа. Мин күлмәгем астына Шәрәфи абыйның ниндидер кечкенә төргәген яшергән идем. Болай юаш иде Кызыл Шәрәфи, эчсә аңардан бөтен кеше курка. Баржа хуҗасын Камага ташлаган ул. Ә миңа исерек чакта да тимәде, «дустым малае» дип кенә йөри иде. Югыйсә, Кызыл Шәрәфинең канаты астына сыенырга яратуымны ошатып бетермәүчеләр дә баржада бар иде. Бигрәк тә Кылый Галәү. Бер көнне Кама буйлап йөзгәндә матрослар арасында җәнҗал чыгып, бик каты сугыш башланды. «Җаныңны өзәм!—дип кычкырды Шәрәфи Кылый Галәүгә. Шул җәнҗал вакытында Кызыл Шәрәфине үтерделәр. Әллә юри үтерделәр, әллә җәнҗал бәласе булды — белмәдем. Шуннан баржада миңа күңелсез булып китте, Кылый Галәү теңкәгә тия башлады. Бер матрос белән сөйләшеп, Бакуга киттек. Анда диңгез пароходына урнашырбыз, дигән иде иптәш, булмады. Пөреп- йөреп пароходка урнаша алмагач, нефть эшенә ялландык. Бер еллап вакыт үткәч, эш эзли-эзли, Казанга барып чыктык, сабып кайнаттык. Аннан тагы бәхет эзли башладык, тәмам ала канат булдык Менә биш елдан артык инде Мәскәүдә. Монда хәлебез бик начар булыр иде, Чистайлы бер абыйга юлыктык. Ул безне заводка урнаштырды. Минем белән килгән матрос — ул рус кешесе иде — бер кыш эшләде дә авылына кайтып китте. Мин уйлыйм зимагор җене аңа ныграк кагылган булгандыр, яңадан Мәскәүгә кайтмады. Мин Мәскәүдә төпләнеп калдым. Апага хатлар яздым. Бер җавап хаты килде, тормышыбыз бик авыр, дигән иде. Шуннан күпме яздым, ләм-мим җавап булмады. Үлеп калдымы, әллә мин кайтып, артык тамак булмыйм дип курыктылармы, җизни бик саран кеше дип ишеткән идем, белмим. Менә минем кыскача тормыш тарихым шул. Күңелле ягы юк. Сине дә уйландырыр әле бу. Вак-төякләрен сөйләп тормыйм, мин күп йөрдем, күп күрдем. Безгә беркайда да бәхет әзерләп куймаганнар, юксылларның хәле һәр җирдә бер. Бөтен байлыгыбыз — ике кулыбыз...
Мәрхабә моңсу, күзләрендә яшь кибеп бетмәгән иде. Вәли аңа кызганып карап торгач:
— Гафу ит, Мәрхабә, күңелле нәрсә сөйли белмәдем. — диде. — Әллә ялганнарга кирәк идеме, бераз бизи төшәргә? Булмаган пароходларның берсен әтинеке итәргә? Я, миңа туры кара, башыңны күтәр! Мин әле сиңа барысын әйтмәдем, мине эштән куулары, төрмәгә утыртулары да мөмкин. Тормышыңны шундый юньсез белән бәйләп өлгермәгәнгә...
Вәли урыныннан тора башлагач. Мәрхабә аның кулыннан тотты.
— Вәли ., китмә,— диде ул инәлеп.— Син мина шундый булганга... ошыйсың. Мин шулай күз алдыма китерә идем... Ә елавым .. сине куркыт-масын. Мин к\п нәрсә белән, ихтимал, гамьсез яшьлегем белән дә сау-буллашканмындыр... Хәзер саубуллашуым яхшырак. Гафу ит, артык еламам. Тик син мине... үзеңнән этмә!
20
Цех шактый зур, токарьный. фрезерный, строгальный һәм башка күп терле эреле-ваклы станоклар тәртипсез урнаштырылган, әйтерсен өймәк- ләп тутырылган. Үрмәкүч пәрәвезләре белән капланып беткән түшәмгә сыенып, трансмиссияләр әйләнә, алардан станокларга каешлар сузылган ♦
Станоклар арасында, кулларын артка куеп, озын буйлы, сөякчел гәү- ь дәле мастер йөренә. Күрәсең, ул йөзенә мәһабәтлек биреп торган мыек ? чылгыйларын бик кадерли, бер кулы белән әледән-әле тәмәке төтененнән 5 саргайган мыегын бөтерә Мәченеке төсле яшькелт күзләре бөтен цехны s берьюлы күрә кебек. «
Цехның иң ерак почмагында — Вәли станогы Ул башка эшчеләр- « дән һич аерылмый, эш киеме аларныкы кебек иске, майга буялган ф башындагы кепкасы шундый ук, карга оясы. Тик ул гәүдәгә таза, сакал- мыегы чиста итеп кырылган. Аннары күз карашында эшчеләрнең күбесенә хас булган сүрәнлек, яшерен ачу юк. Монысы инде аның изелеп өлгермәвеннән. яшьлеге һәм гашыйклыгыннан килә торгандыр. Мәхәббәт кешенең тышкы кыяфәтен дә үзгәртә бит. Вәли кискеч естенә җай гына агып торган сабынлы суга, бөтерелеп барган кызу стружкага карый, иреннәрендә беленер-беленмәс елмаю — мөгаен, ул ниндидер күңелле минутларны хәтерли. Ул тәҗрибәле эшчеләргә хас сол XIII белән эшли, кабаланмый. Мастер яшь эшчеләргә кычкыргаларга яратса да. Вәлигә бәйләнми, чөнки эшенең рәтен белгәнен күрә. Янына туктамыйча гына
— Виктор, валикларны сәгать дүрткә! — дип куя.
Кәефе яхшы булса, мастер Вәли янына бер-ике минутка туктый.
— Виктор, син чыннан гололобый татарннмы? — дип. мен дә беренче тапкыр усаллыксыз көлеп сорап куя —Болан русча ару сөйләшәсең бит.
Әйтүләренә караганда. Сидор Савельевнчның алты кызы бар. берсен- берсс куып җитеп киләләр Вәли басурман булмаса, берсен ана бик теләп бирер иде. Эчми, тавышланмый, бик пөхтә эшли, бозык хатыннар белән чуалмый, кулында төпле һөнәре бар. Сидор Савельевич — диндар кеше, билгеле, тагар белән кардәшләүне к\з алдына китерми. Кат кат соравында, ихтимал, нинди дә булса җай табу теләге бардыр. Вәли моны сизә һәм елмаеп:
— Мин, Сидор Савельевич, потомственный гололобый.—ди.—Күзләп йөргән кызым да үзем кебек бер нәрсә. Без ул якка бик кыбыржый халык.
Мастер башын иеп китеп бара, чырае инде караңгыланган. Олырак эшчеләр Вәли янына килеп:
— Ну, Виктор, син тагын Сидор Савельевнчның кәефен китәргәнсең. Болан ярамый биг. ачулануы бар, — диләр чәнчә төшеп. Алар мастерны яратып бетермәсәләр дә, бөтенләй ят та күрмиләр. Сидор Савельевич вакчыл кеше түгел, эшчеләр өстеннән хуҗаларга адым саен әләкләми, цехта кычкыргаласа да, шуннан ары китми, күп нәрсәне күрмәмешкә салыша. Кайберәүләр: «Сидор Савельевич гаделлекне ярата»,—диләр. Ихтимал, ул чыннан шундый кип күңелле кешедер, ихтимал, үзеннән алда булган мастерның язмышын уйлый торгандыр. Аңа кадәр эшчеләрнең теңкәсен корнтып бетергән, хуҗаларга ачым.ш ачык тәлинкә тоткан мастер бар иде Бер көнне аны юл буендагы канауда үле килеш таптылар. Хикмәт, кыйнамаганнар, зәһәр кушкан аракы яки башка нәрсә эчермәгәннәр, ә тап-таза кеше үлгән Кесәсендәге алтын сәгатен дә алмаганнар. Күпме тикшерделәр, очын таба алмадылар.
XIII Сол — ип, жай.
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМ ов
Эш көне ун-унике сәгатькә, кайчагында артыгракка сузыла. Көне буе станокка иелеп торгач, арка сөяге сызлый. Тик яшьләр моны хәзергә сизмиләр, аларга дөнья түгәрәк әле. Эштән кайткач, үзләренә күрә күңел ачалар, әрәмәлеккә чыгып утыралар, җырлашып алалар. Ә кайберләре...
Эш бетәр алдыннан Вәли янына салам кебек сары чәче картузы астыннан күпереп чыгып торган бер яшь эшче килеп (ул башка цехтан иде):
— Нихәл, тугай?— диде.—Туйга хәзерләнәсең дип ишеттем. Кара, мине калдырма, тамак кычытып тора. Ә мин үзем камыт кияргә ашыкмыйм.— Шулай дигәч, тавышын әкренәйтә төшеп, җырлаган булып өстәде: «Кояш чыга да бата...»
Вәли, аңлаганлыгын белдереп, күз кысты.
Сары чәчле егет тагын берничә эшче янына туктады, урта пролстта кем беләндер сөйләшеп алды, — аның монда белмәгән кешесе юк иде. Тик тагын бер генә җирдә, тавышын әкренәйтә төшеп, «кояш чыга да бата» дип сузды. Вәли, билгеле, җырны ишетмәде, әмма егетнең кемгә җырларга тиешлеген белә иде. Бу — аларның пароле. Димәк, алдза билгеләнгән урында аларның түгәрәге чираттагы укуга җыела. Бер түгәрәккә алар нибары унлап кеше йөри. Барысы бер цехтан түгел, конспирация шартлары моны кушмый, укулардан тыш аларның кайберләре оешманың аерым йомышларын башкаралар. Вәли элемтәче буларак эшли. Үзара бу турыда алар сөйләшми, бу катгый тыелган. Эшчеләр арасында төрле кешеләр бар. Полиция шымчылары да монда иснәнә.
Вәли, эш киемнәрен алмаштырып, цехтан чыкты. Заводның киң ишегалды бу вакытта меңнәрчә эшче белән тулы иде. Барысы бер җиргә—проходнойга таба атлыйлар, аннары табельләрен элеп, бәйдән ычкынган төсле, урамга атылалар. Биредә алар чагыштырмача ирекле, кем кая тели, шул якка юл тота. Олылар, семьялылар, өнгә кайта, яшьләр ашханәгә яки шинкаркага юнәлә.
Вәли ашханәгә кереп тамак ялгап аллы, аннары чакырган җиргә китте. Турыдан бармады, эзне яшерер өчен анда кагылды, монда сугылды. Шулай бара торгач, заводтан шактый читтәге бер таш йортка керде, капка артыяа яшеренеп, арттан берәр шикле бәндә иярмәгәнме дип күзәтеп торды. Шөбһәләнергә урын булмагач, икенче ишегалдына үтеп, арткы ишектән бер квартирга керде. Монда инде биш-алты кеше утыра иле. Вәли исәнләшеп буш урындыкка утырды. Икенче бүлмәдән биек прическалы, юбка-кофталы яшь кенә хатын чыкты. Бу — хуҗа хатын—• кайчандыр шифаханәдә яткан Артемның бикәче Матрена иде. Ул, чәй коеп, кунакларга бирә торды.
Бераздан киләсе кешеләр килеп бетте. Матрена икенче бүлмәгә кереп китте. Аннан гади костюмлы, гади күзлекле, сары сакал-мыеклы бер кеше чыгып, утыручылар белән исәнләште.
— Башлыйбыз, иптәшләр,— диде ул, көмеш калагы белән чәйне болгатып. Аның тавышы аз гына карлыга төшкән иде. Вәли аны күптән белә: бу — доктор Алексей Петрович. Дөрес, соңгы вакытларда аларның очрашканнары юк, ләкин Алексей Петрович бөтенләй дә үзгәрмәгән диярлек. тик костюмы гына башка. Вәлинең инде аны тыңлаганы бар. Алексей Петрович бик аңлаешлы итеп, нәкъ карт эшчеләрчә сөйли. Ул синең йөрәгеңә керә, синең белән дустанә итеп серләшә кебек, син аның һәр сүзенә ышанасың.
Бүгенге утырышның көн тәртибе — хез’мэт һәм капитал. Барысын белергә теләгән, әмма төпле хәзерлеге булмаган эшчеләргә моны төшендерү җиңел түгел. Дөрес, аларның чагыштыргысыз бер өстенлеге бар: алар моны тормыш мәктәбендә үткәннәр, маңгай тирләрен агыза-агыза үзләштергәннәр. Хезмәт җимешләрен хуҗалар алып килә. Бу гади нәрсәне эшчеләр, билгеле, бик яхшы төшенә, төшенми хәлләре юк. Алексей
Петровичның пропагандист буларак бөтен осталыгы шунда: ул тыңлаучы-ларны уйланырга мәҗбүр итә, алар алдына әзер нәтнжәләр куймый, бәлки шул нәтиҗәләрне үзләреннән ясата. Ул гади итеп, ләкин гадиләштермичә сөили, турап салмый, йотканчы үзен теш арасына кысып чамала, тешен үтәрдәй булса гына йот, дия иде кебек. Тавышын күтәрми, кулларын бутамый, кабаланмый, шуны да аңламыйсыз, дигән шикелле иңнәрен ♦ җыермый. Әйтерсең гомер буе вагранка янында эшләгән чуен коючы, о. ашыксаң да ярамый, сонга калсаң да эшеңне бозасын. Чын эшче кебек. £ үз һөнәренең бөтен серләрен бәйнә-бәйнә сөйләми ул, нң кирәклесен. > мөгезеннән тотып алган шикелле, берничә сүз белән айлата яки. менә “ болай була ул, дип җанлы мисалга күчә. >
Ул эшчеләрдән сорауларны күп бирүләрен таләп итә. җавапларын- й да яна мисаллар китерә, әңгәмә җанлана, апа тыңлаучылар барысы ♦ катнаша, тыңлап шыпырт кына утыручыларны Алексей Петрович ярат- а мый. о
Башкалар, Вәли һәм Артем кебек, аның кем икәнен беләләрме икән? = Өстенә ак халат кидереп, кулына хирург пычагы тоттырсаң, гаҗәплән- мәсләр идеме? Доктор кеше безнең уй-тойгыларны бу кадәр тирән белә ® алмас, дип шөбһәләнмәсләр идеме? а
Вәли бер нәрсәгә дә гаҗәпләнмәде. Шундый кешеләрнең эшчеләр » хәрәкәтенә якыннан торып катнашуы анарда тирән ышаныч тудыр- - ды. Димәк, Россиянең иң яхшы акыллары эшчеләр белән бергә, алар < белән хакыйкатькә юл эзли һәм, ахыр килеп, тапмый калмаслар. Алек- Е сей Петрович төп фикерен шуңа юнәлтә. Менә сиңа хезмәт һәм капи- * тал. ь
Таралышканда берәм-берәм, кайсылары парлап-парлап чыга торды- лар. Вәли иң актыктан урыныннан күтәрелде, чөнки Алексей Петрович- < ның күз кысуын күрде. Ул Вәли белән кабат исәнләшмәде, хәлләрен дә u сорамады, ә туп-туры әйтте:
— Шушы араларда Мэри сиңа бер әйбер бирер, син аны тиешле җиренә тапшыр. Ул әйтер. Хәзергә хуш иттек,— диде.
Җәйге кичләрдә урам шау-шуы озак тынмый. Эшчеләрнең тулай тораклары тирәсендә ул үзенә бер төрле рәвештә кайный: монда исерек җыр, вак-төяк ызгыш, көлү, шаян сүз — барысы бергә кушыла.
Кайдадыр «мендәрле кунакның» бераз саңгыраурак — чатнаган тавышы, аннары грузчик Браматның исерек җыры ишетелә. «Мендәрле кунак» дин турында «фәлсәфә сатарга» ярата, янәсе, мөселман лине яхшырак, азгын муллалар гына аны харап итә. Браматның үзенең буталчык фәлсәфәсе бар: «Какой-такой дин? Мулласы. побы минем кесәгә керә. Мать якасы . справедливость юк...»
Төрле цехларда кара эшчеләр булып татарлар байтак эшли Алар- ныи күбесе «ала канатлар», барысы хакыйкать, дөреслек тал.ш итә. ләкин аларныц хакыйкате дә. дөрегп.» ■ ■ ШОрСНЧӘ, ал*р ЖЯЛКЭНСед люмпеннар, укый-яза белмиләр, авылдагыча тамга гына салалар Шу- нын өстенә, алар, бер берсен бик үк өнәп бетермәгән төрле шивәләрдән: кайсы мишәр, кайсы мнжгар, кайсы нугай, арада Казан татарлары. Себер татарлары, типтәрләр очрый, керәшеннәрне гомумән читкә этәрәләр «Керәшеннең керәдер дә чыгадыр » дип. ү «ләренчә хәтта көлгән булалар Кайсы башына яльпәеп беткән кәпәч, кайсы сай бүрек, кайсы, җәй көне булуга карамастан, имансыз бүрек кигән, киез эшләп.» белән Йөрүчеләр дә бар Барысының диярлек чәчләре такыр, «урыс башлар» очрамый Татар хатын-кызлары ирләре янына килми, үзара җыелып ни ЧГПСӨН1 >шә lap li.t i.i-ч.пы.!р байтак, әмма буй жнтхән кызлар күренми, аларны ничек тә булса асраулыкка урнаштырырга тырышалар.
Вәли, рус иптәшләре белән бераз шаярып сөйләшкәч, татар эшчеләре янына килеп утырды. «Мендәрле кунак» белән Брамат күренмиләр иде.
— Вәли, кәбәм, син кайда йөрисен двадак каз кебек?—диде бер мыеклы агай.— Син выт, Казан ягыныкы. Әт әле, нишләп монда килдең, ә? Мөселман байлары рәхимлерәктер бит?
— Әйе, рәхимле. Ике тирең булса, икесен дә тунап алалар.
— Арттырасың, малай. Мөселман алай итмәс. Ул зәкәт бирә.
— Сиңа биргәне бармы?—дип сорады Вәли.
— Нишләп миңа бирсен, муллага бирә.
— Мулла аңа тырышып-тырышып хезмәт итә. Кул кулны, ике кул битне юа, аллаһы әкбәр.
— Син, малай, Вәли, безнең ишләрнең сыразы авызына сукма. Ничек соң. синеңчә, хакыйкать җирдә бармы, юкмы? Барысы ялганлыймы?
— Рабочийлар хакыйкате бар барын, ләкин аны туфракка күмгәннәр, Морат агай.
— Ә... тирән күмгәннәрме, Вәли?
— Тирән! Казып алырга кирәк.
— Ул справедливостьны казый-казый, байлар актык ыштаныңны салдырып алырлар,— диде кечкенә башлы, киң җилкәле бер эшче.
— Синең, Мыртый, адәм рәтле ыштаның булганы бармы? Гәүрәтең чак күренми бит,— диде махра төтәтүче бер агай.
— Дөрес, әйтәсең, туган. Бая мастер кычкыра: штраф, ди. Пажалы- сты. Ләкин мин ул штрафны каян алып түлим? Ул штрафларга каршы закон табам дип, Мәскәүгә килеп җиттем. Бер рус агай аңлатты, Петербургка барып җитсәң дә, файдасы чыкмас, диде. Син галадранны анда гадел закон белән көтеп торалар дип уйлыйсыңмы? Пычагым?
Эшчеләр арасында бер элекке шәкерт эшли иде. Гадәттәгечә, агай- эне аңардан усаллыксыз гына көлә, егерме ел мәдрәсәдә укып бер нәрсәгә өйрәнмәгәнсең икән, сакал сыпырып кына эш чыкмый шул, брат, диләр.
Шәкерт мәчеткә баргалый, кичләрен кайдадыр югалып тора иде. Соңыннан шундый хәл аз-азлап ачыла башлады: шәкерттән көлгән эш-челәрнең иң усаллары мастерга чакырылып, штрафка эләгәләр, я бөтенләй заводтан куылалар. Билгеле, моның өчен төрле сәбәп табыла. Әмма эшчеләр боз астында максай балыкны күрергә өйрәнгән инде. Бүген дә шәкернең шыпырт кына басып, төркем янына якынлашуын абайлагач, эшчеләрнең берсе:
— Ашка таракан төште,—дип киерелә башлады.—Кереп ятсак була торгандыр.
— Шулай шул,—диде икенчесе,—адәм балаларына черем кирәк нәрсә. Киттек.
Шуннан сон эшчеләр тарала башладылар.
21
Вәлинең Алексей Петрович йомышын үтәгәне юк иде әле. Әгәр үз теләге белән очрашырга кирәк булса, ул турыдан-туры шифаханә янындагы бакчага бара, бу юл ана биш бармагы кебек таныш. Әгәр мөһим очрашу күздә тотылса, аңа кайда һәм кайчан очрашачагын, юлын алдан әйтәләр. Хәзергә боларның берсе дә булганы юк. Вәли инде гадәти юл белән барырга җыена башлаган иде. Дөрес, хәзергә әле аның Мәрхәбәне шатландырырлык бер нәрсәсе дә юк. Квартир бирүче ни өчендер алты айга хакын алдан сорады. Бу шактый кыен мәсьәлә, Мәрхабә белән киңәшергә кирәк.
Шуның өстенә, бу атнада Вәлинең эше бик тыгыз булды. Сидор Савельевич аңа бик ашыгыч заказ бирде, тоташ икешәр смена станогы
яныннан китмәде. Әлбәттә, мастернын сүзен санга сукмаска мөмкин иде, акчасы бик кирәк булса да, күпме генә тия сон. Вәлимен баш тартырга батырчылык итмәвенең сәбәбе башкада иде. Ул сүз тынлый. карышмый торган эшче исемен саклап калырга тели. Андый кешегә мастер артык бәйләнми. Иң мөһиме — вакыт-вакыт эштән иртәрәк китәргә туры килгәли. Ул бик яхшы белә: әгәр теге вакытта, шифаха- ♦ нәдә ятканда, Сидор Савельевичка каршы бара торган кеше булса, аны ь бик тиз ботарлап ташлаган булырлар иде, болай күпләр белми дә кал- ? ды Шуның өстенә, Вәли «гололобый», янын белән артык санашмыйлар а Аның куллары алтын икәнен бары тик Сидор Савельевич кына белә. а
/Комга көн Вәли заказын тәмамлады. Сидор Савельевич үзе тикше х pen кабул итте һәм канәгать булып калды. х
— Ну, рәхмәт, Виктор,— диде.
Шимбә көн заводтан чыкканда аңа чуен коючы Артем очрады Исәнләштеләр, тегесен-монысын сөйләшеп алдылар, аннары кеше азрак урынны туры китереп, Артем ана: сине иртәгә фәлән вакытка, фәлән жирдә бер туташ күрер, диде һәм үз юлына китеп барды.
Вәли бик шатланды. Димәк, ул иртәгә Мәрхәбәне күрәчәк, аның белән сөйләшкәч, квартир бирүче белән килешергә өлгерер. Икенче көнне, сәгать уннарда, Мәрхабә янына юнәлде. Ул инде аны бер атна күрмәгән иде, бик сагынды Кызык бу мәхәббәт. Элек Вәлигә дөнья бөтенләй башкача күренә, борчылуы болай булмый иде Хәзер мөлдерәмә тулы пыяла савыт сыман, яңгыр тамчылары тамса да ташып китәр төсле! Төннәрен күзенә йокы керми, көндезләрен һаман Мәрхәбәсен уйлый. Ул аны бик бәхетле итәргә тели, әкият кызы кебек жил-давыл тими торган гүзәл бакчага урнаштырасы килә, чөнки чынбарлыкта андый хәл булмавын аңлый, чынбарлыкта кеше тартышырга, сугышырга, маңгай тирен сыгып эшләргә тиеш, ә көче беткәч аны. башкаларны кара базга ташлый барган кебек, ыржаеп торган тирән чокырга ыргыталар. Юк, яшәсен татлы хыялый дөнья! Ваемсыз, пошынусыз дөнья! Ләкин... андый дөнья юк. Син дөньяның бар кояшына, бар җылысына шатлан, сиңа дигән бәхет шул дөньяның үзендә, тик аны . сугышып, даулашып аласы бар.
Бу юлы алар Мәскәү елгасы буенда очраштылар Мәрхабә башын салындырып килгәнгә Вәлине тиз генә күрмәде Вәли исә аны ерактан ук таныды Адымнарын тизләтте, атылып килеп чыккан төсле каршына килеп басты да кайнар дәрте белән Мәрхабәне сискәндереп жибәрде.
— Гафу ит, Мәрхабә. тилелегем белән куркыттым.— диде Вәли, кызның ике кулыннан тотып — Бүтән алай итмәм, бу юлы бик сагындым. ... . . .
Мәрхабә чак кына калтырый иде Шундый чакта үзенең уйга батып баруына аның ачуы килә. Вәлинең шулай шашуына аптырабрак калган ндс уч Ачар очраклы сыман гына очрашырга тиеш булсалар да, тормышта’алай булмый икән, гашыйкларның хәле ү <енә башка
_ Тиле, шулай ярыймы сон...— диде Мәрхабә әкрен генә.
— Ярамый да, сагынгач ..
— Башка көнне ник килмәдең?
— Эшләдем, кичләрен дә калдырдылар.
— Шулай булгалынмы?
— Туры килә. .
— Менә — Мәрхабә әйбер сумкасыннан ана шактый калын төргәк алып бирче Вәли шунда ук аны юка жиләненен эчке кесәсенә яшер
- ССРГ'СЙ Сергеевичка тапшыр .. Юлда сина кулына камыш сумка тпткт'ак шәпле бер хатын очраса, димәк, хәвеф-хәтәр юк. очрамаса кепмә Хәзер мине артык озатма. Әнә тегендәрәк сине бер извозчик көтә.'Ана күпер башына хәтле илт диярсең...
— Мин жәяү дә...
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
— Вәли, кушканны эшлә.
— Мин сине... Квартир...
— Мин дә сине бик сагындым. Ләкин башка вакытта... Хуш- Мәрхабә кырт борылып икенче якка таба китте, аннары ниндидер бер тыкрыкта күздән югалды. Вәли, эше артык ашыгыч булмаган кеше кебек, елга буйлап китте, извозчик янына җиткәч: «Күпер башына хәтле илтмәссезме?» — диде. К«рәк сакаллы извозчик аңа кырыс кына карап «Әйдә, утыр»,—диде. Дилбегәсен теләр-теләмәс кенә кыймылдатып алды. Ат әкертен генә юырта башлады.
Елга буйлап барып, күпернең аргы башына чыккач, акшарлары кубып беткән, үзе бер якка таба кыйшая башлаган ике катлы йорт каршында извозчик атын туктатты. Вәли ана берничә тиен акча бирде дә капкадан ишегалдына кереп китте, аннан икенче тыкрыкка чыкты, биредә, кая юл тотарга? дигән сымак як-ягына каранды,— күзләренә андый-мондый шикле кеше чалынмагач, тыкрык буйлап ялкау гына китте. Күпмедер баргач. Вәлигә кулына камыш сумка тоткан, башына җиңел ак шәл ураган зифа буйлы бер хатын очрады. Алар туктамадылар, исәнләшмәделәр, әмма бер-берсен таныдылар. Вәлинең эченә җылы йөгерде. «Өйгә керергә ярый», дия иде кебек бу зифа хатынның горур күз карашы. Әгәр Мәрхабә монда булса, бу ак шәлле зифа хатынны таныган булыр иде — болай, билгеле, ана кем икәнен әйтмәделәр, ак шәлен һәм камыш сумкасын гына телгә алдылар. Бу теге вакытта эшчеләр бистәсенә Алексей Петрович белән операция ясарга барганда аларны каршы алган хатын иде.
Бераздан Вәли шактый иркен, ярыйсы матур бизәлгән бүлмәдә утыра иде инде. Монда аның беренче булуы түгел, шуңа күрә стенадагы алтын рамлы рәсемнәргә, тәрәзә төбендәге эре чәчәкле яран гөлләргә, ак чынаяк мичкә, асылма лампага, киштәдәге китапларга күтәрелеп карамады. Ул каршында утырган кыска кара сакаллы инженер Сергей Сергеевичка кесәсендәге төргәген бирде. Мәрхабә монда булса, бу кешене дә таныр иде. Нәкъ шушы кешегә алар Алексей Петрович белән операция ясаганнар иде. Ә ниндидер «Сергей Сергеевичны» ул бөтенләй белми иде.
Вәли чыгып китәргә җыена башлады. Монда озак утырырга ярамавын ул белә иде.
— Ашыкма. Витя,—диде Сергей Сергеевич, үзе төргәкне күтәреп икенче бүлмәгә чыкты. Аның чын исеме, мөгаен, болай түгелдер. Чынын Вәли сорашмады, сорашса да. ана әйтмәсләр иде. Эш юктан стенадагы рәсемгә озаграк карап торды. Диңгез, дулкыннар шаулый. Вәли Бакуда диңгезне күргән иде. Чулманда да җилле көннәрдә дулкыннар була. Болары мәһабәтрәк. Кайный, бөтерелә, чоңгылы да бар кебек. Тормыш та шулай, ә чоңгылы...
— Я, Витя, ни хәлләр бар? — диде Сергей Сергеевич, яңадан бу як бүлмәгә чыгып, өстәл янына утыргач. Вәли мондый сөйләшүгә әзер түгел иде. ни әйтергә белмәде.— Мэрине бик сагынасыңмы?
Вәлинең күзләре шар булды. Бу бүлмәдә ул теләсә нәрсә ишетергә хәзер булса да. Мәрхәбәнең исеме монда янгырар дип башына да китермәгән иде. Каян белә Сергей Сергеевич аны? Вәлинең Мәрхабә турында ләм-мим сөйләгәне юк.
— Бик каты сорау бирдең әле, Сергей Сергеевич... Әллә безнең ишеләргә сөяргә дә ярамыймы икән?
Бу соравын Вәли көлемсери төшеп әйтте, ләкин аның шушы көлем-серәвендә аптырау ярылып ята иде.
— Нигә ярамасын? Кешедән табигый хисләрне тартып алып булмый. бу мөмкин түгел. Мәскәүдә меңнәрчә, меңнәрчә хатын-кыз бар, яхшылары, матурлары аз түгел, ә син аларны түгел, Мэрины яратасың. Ул синең бердәнберең, шулаймы?
__ лин әллә *ҮнелДэгелэрне укыйсын, Сергей Сергеевич?
г *\и.н /ЗСМ дә’ Витя’ яРатам- Тик сез сөйләштегезме’
*и ^еРгеевич ана беркадәр кырысрак итеп карады Аиын яшь uu u кУРкытасы килми, шулай ук двреслекне яшерергә дә телә*
°ӘЛИ анын иәрсә турында сораганын төшенде. Мона анын Жавабы әзер иде. ф
Сөйләшмичә... Вәгъдәләшкәнче үк.
— Хуш, нәрсә диде? S
—- Нәрсә дип... Беләинде. Анлый. “
Сергей Сергеевичның карашы үзгәрде, дөресрәге, йомшарды, та- а вышы кырыслыгын жуйды. а
Алдан сөйләшеп яхшы иткәнсез. Сөйгәнең каршында ялганчы х булудан да начар нәрсә юк. кешенен өметләрен алдау...— Сергей Сер ф геевич. торып, ишекле-түрле йөренде.— Безгә айлы көрәшчеләр кирәк. Виктор. Без такыр юлдан, әзер сукмактан барасы кешеләр түгел. Ә * кайда торырга булдыгыз? Син бит хатынсызлар тллай торагында яши- з сең шикелле? э
Хәзергә анда... Берәр бүлмә булмасмы дип караштыргалыйм. „ ...Бер жирдә бар иде, хакын алты айга алдан сорый... и
— Менә шундыйрак бер бүлмә ярар идеме? ®
— Мондый түгел, моның чиреге булса да бик ярар иде. Юрганына карап аягыңны сузасын. Сергей Сергеевич
— Менә нәрсә, Витя. Шушы көннәрдә иптәшләр сиңа бер бүлмә *
күрсәтерләр, ошаса, үзең хәл итәрсең. м
— Рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез. <
Сергей Сергеевич көлемсерәде.
— Бездә, Витя, төпләнгәндә булышу гадәте бар Ә эш мәсьәләсен н
уйладыгызмы? Мэри моннан шактый еракта эшли бит? *
Вәли уңайсызлана төшеп елмайды.
— Ул кадәресенә барып житмәдек әле. Барысын алдан хәстәрләр өчен... хикмәт иясе булырга кирәктер.
— Анысы шулай. Тик төп баганалар утыртылса, зарар итмәс иде. Кыскасы, әгәр Мэри каршы килмәсә, ана заводтан бик ерак булмаган жирдә шундый ук эш табарга мөмкин булыр. Үзара уйлашыгыз. Ә хәзер сау булып тор...
Берничә минут эчендә Сергей Сергеевич өскә тау булып өелеп яткан йөкне актарып ташлады. Моның нәрсә икәнен Вәли хәзергә аңлап җиткермәде. Төпләнгәндә булышу гадәте. Кызык бу Сергей Сергеевич, әйтерсең ниндидер Вәлигә бүлмә табып бирү бик әһәмиятле нәрсә...
Вәли үзләре тора торган бүлмәгә кереп өлгермәде ишектә Брамат күренде. Ул ялап баш иде, түбәтәен кайдадыр югалткан, ахры. Башы такыр, күрәсең, күптән түгел чәчен пәке белән алдырган, күгәреп тора.
__ Брамат, син туда-сюда, кая югалдың? Бездә, брат, ни ладно.
— Әйдә, башта утыр, Брамат абый. Менә артсыз урындыкның иң шәбе, тәхет янында тормаганы,— Вәли, башкалар кебек. Брамат белән житди итеп сөйләшми, мөгаен, эчәргә акчасы юктыр, шуна күрә: «Бездә, брат, ни ладно», ли Башы авыртканда ул шулай Вәли янына кер- гәли. Ана күнегеп беткәннәр
— Эх, Брамат, Брамат, син дә шаяртасын, мине губчем тилегә саныйсын. Бездә, брат, ни ладно.
— Ни булды?—лчп көлә төшеп сорады Вәли — Баш авыртамы?
— Башка чуртым да булмый, анын бәясе шомарган бер тиен, туда- сюда Менә мендәрле кунак * кайтмый. Прямо аптыраган.
» Мендәрле кунак —баш кода.
— Кая киткән иде? Берәр җирдә салып утырмыймы?
— Юк, ул безнең ише ала канат түгел салырга. Авылда аның үз ее бар. Монда акча юнәтергә генә килгән.
— Кайтыр әле, Брамат абый. Башыңны юк белән авырттырма.
— Башыма чуртым да булмый, менә мендәрле кунак кайтмый.
Ниһаять, Вәли Браматның кайгысы буш түгеллеген аңлады.
— Әллә алып киткәннәрме?
— Шул шул. Төнлә чырапчакчы XIV килгән дә алып киткән! Син әйт, кемгә мендәрле кунакның усаллыгы тигәне бар? Дин турында лыгырдарга ярата иде, рас. Анысын кем төшенгән? Губчем юк!
— Берәр җирдә сугыш булганмы әллә?
— Какой-такой сугыш, йоклаган җиреннән алганнар. Тентегәннәр дә. Кутумкасын ачтырганнар. Нәрсә бар анда? Бер нәрсә дә юк!
Вәлинең маңгае тирләп чыкты, ул кул аркасы белән тирен сөртте дә:
— Алай әллә ни куркыныч юк,—диде.—Бер-ике көннән җибәрерләр.
— Мин үзем праклытый шәкерттән шикләнәм. Чәкәшәләр иде. Ачудан чырапчакчыларга әләкләмәдеме икән? Ә тегеләр рад старатся!
— Булмас, аларның җитдирәк эшләре бардыр.
— Ну, мин ул иман шартына туда-сюда бирәм! —диде Брамат һәм чатанлый-чатанлый ишектән атылып чыгып китте.
«Мендәрле кунак»ның яшерен оешмага бер төрле дә катнашы юк. Ләкин «мендәрле кунак» Вәлине белә. Бу турыда иптәшләргә әйтеп куярга кирәк булыр, дип уйлады Вәли.
22
Икенче көнне дә. аннан соңгы көннәр дә заводта тыныч үтте. «Мендәрле кунак» вакыйгасын эшчеләр искә алмадылар, чөнки төп цехларда аны белмиләр, ул бары тик ишегалдында эшләүче бер төркем кара эшчеләргә генә билгеле. Алар күп очракта үзара ниләрдер сөйләшәләр, аларның кайгы, шатлыклары үз эчләрендә кала, гүя зур коллективтан читтә яшиләр.
Вәли, мәгълүм сәбәпләр аркасында, «мендәрле кунак» язмышы белән кызыксынды. Ул полициянең мәкерлелеген белә, әллә нинди яла ягулары мөмкин. Ләкин аңа барып җитмәделәр, «мендәрле кунак»ны судсыз-нисез егерме дүрт сәгать эчендә Мәскәүдән куганнар. Кая куганнар — анысы билгеле түгел.
— Менә, браматлар, безнең хәлләр нинди, хуже сабака, кая барып, кемгә жалу бирергә? Хуш үкереп ела, хуш, үпкәләрең күренгәнче кычкырып сүген — нипачем! Эх, браматлар, җан кисәкләрем, караңгы, дөм караңгы, кояш тотылган,— дип, Брамат ачынып йөрде-йөрде дә лаякыл исергәнче эчә башлады. Айный төшкәч, Брамат, бүлмәдәшләренә карап, башы чатнаудан йөзен чыта-чыта сөйләнде: — Әнә браматның кутумкасы... Сезгә әйтәм, тимәгез аңа. Газиз ул, беләсезме, святой. Кутумкасын кереп алырга вакыт бирмәгәннәр, ә? Явыз юлбасармы, кеше үтерүчеме әллә? Ул бит минем кебек түм-түгәрәк ала канат түгел. Ну дин турында лыгырдый иде. Может, ул аның нәрсә икәнен үзе дә белмәгәндер. Хөҗҗәт муллага ачуы килгәндер — шул гына. Мулланың асравы анын авылдашы булган бит. Җиләк кебек кызны... Мин булсам, валлаһи дип әйтәм, Хөҗҗәтне ботарлар идем. Нигә кешенең кешелеген таптый...— Брамат өстәлгә капланып байтак вакыт сүзсез торды,
XIV Чы ра п ча к —чыра пычак. Кылычлары булганга полицейскийларны шулай дип атаганнар.
и . uuw күтәреп, каядыр карангы стенага карап тора башлады — ...... КуНак>— кеше иде. Кеше’ Менә түбәтәем.—ул башын-
пигм-<.РЫП алип- шап итеп өстәлгә бәрде: — артык эчмим! Эчмим .... МИМ* Кыш буе бераз акча жыям да. кутумкасын асып, брамат-
эләргә китәм. Китәм дигәч китәм, никаких гвоздей!
м °Үге11 зав°Д корт иле төшкән кебек кайный. Урам буендагы кон- “да* ишегалдында» мехларда листовкалар. Аларны корал яшикла- тпп Ла' веРстаклаРда. станоклар тирәсендә табалар. Билгеле, бу лис- вкалар «.мендәрле кунак»ка багышланмаган, алар бөтенләй башка эрсә турында. Аларның беренче сүзләре үк сине бөтереп ала. «Эшче иптәшләр!.. Кайчанга кадәр...» Әйе. кайчанга кадәр!
.эшчеләр арасында листовкалар яна нәрсә түгел. Патша хөкүмәте пәм аның ялчылары эшчеләр арасында коткы таратучы яшерен түгәрәкләрне тар-мар итүләре, зарарлы тамырларын йолкып алулары турында ничә тапкыр инде игълан иттеләр, күпме батырларны астылар, кистеләр, зинданнарга яптылар, ерак Себергә. каторгаларга озаттылар, ә алар һаман яши. канат жәя, дөбер-шатыр килеп яшьнәгән яшен кебек. тынчу тормышны дер селкетә. Полицейскийлар, жандармнар, кара көеп сүгенә сүгенә ул листовкаларны кылыч очлары белән кыралар, көтүләре белән цехларда йөриләр, иснәнәләр, аз гына шикле күренгән яки полицейскийлар артыннан усал карап калган, телен тыя алмыйча берәр сүз әйткән эшчене шунда ук кулга алалар. Әмма хакыйкать сүзе цехларда көчлерәк яңгырый, алга, канлы көрәшкә чакыра Кайсыдыр цехта полицейскийлар бер эшчене кулга ала башлагач, иптәшләре аны яклап бердәм күтәрелгән, сугыш киткән...
Вәли, иптәшләренең каты кисәтүләрен истә тотып, тавыш-гаугага ачыктан-ачык катнашмады. Ана бары тик бу листовкаларны китерешүдә үзенең азмы-күпме катнашы барлыгын уйлау эчке канәгатьлек бирә иде. Аннары бу җирләргә аяк та басмаган Мәрхабәнен катнашы нинди! Дөрес, алар озын чылбырның аерым-аерым буыннары гына, ләкин зур эш аерым буыннарның төгәл эшләвенә бәйләнгән бит. Иң мөһиме: Вәли үзенең гомуми көрәштән читтә тормавын сизә, бу нәрсә аның сыйнфый аңын чарлый. Ул күрә: бердәм эшне эшчеләр әнә ничек яклый, аны үзләренең иң изге бурычлары итеп карыйлар. Бу листовкалар хәзергә стачкага, забастовкага яки башка актив көрәшкә чакырмый, алар бары тик бүгенге хәлнең түзеп тора алмаслыгыи төшендерә. Чан сугарга әле иртәрәк, ләкин иртәме-сонмы чак сугарга туры килер һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Апрель жнтми, бозлар китми, дип жырлыйлар бит жырда.
Берничә көн завод казан кебек кайнап торгач, ташудан соң ярларына кире кайткан елга кебек, басыла башлады Полиция байтак эшчене кулга алды, әмма болар очраклы кешеләр иде. аларнын кайберләрең озакламый кире кайтардылар Яшерен оешманың эзенә төшә алмады- Л Кич белән ашханәдә тамагын туйдыргач. Вәли тулай торакка кайтты Ниһаять, тыныч һәм буш кич. Бер атна буе Вәлинең Мәрхәбәне күргәне юк Күнме борчылулар булды. Хәзер алар узды инде, тизрәк Мәпхабәне күрергә, ана Сергей Сергеевич әйткән шатлыкны сөйләргә КИРӘК Дөрес, квартирны ана күрсәтмәделәр әле Хәер, вакыты нинди иле бит Мондый чакта аерым кеше турында кайгырталармыни. Мәр- хчбэ б/рыбер шатланыр. Билгеле, «мендәрле кунак» турында да әйтерГӘ кирәк булыр. Монысына Мәр.хабә күңелсезләнердер. Хәер, яучылыкка башка кеше табылыр.
Ишегалдында ана Брамат очрады Ул тагын бераз гчшерерга „лгер- „„ line кендегена хәтле ачык, ««хи сакал мыек баскан, кумәре чак күр . бит алмалары шешенгән, ялан аягында пеке резни калуш.
ГАВДРАХМАН әпсәләмоц
— Ә, брамат Вәли,—диде ул бик канәгать тавыш белән,—Син әйтерсең инде: Брамат эчмәскә сүз бирде, үзе салган, диярсең. Монысы, Вәли малай, счетка керми. Монысы особый, брат. Моның өчен берне түгел, икене салырга ярый, савап кына! Менә, рус үзенчә шаулый, без үзебезчә. Мин стенадагы язуны борыным белән китереп төртсәләр дә укый алмыйм. Ә жандарлар аны кылыч очы белән кыралар. Безнен, грузчикларның, үз гадәтебез бар. Теге шәкертнең ни кирәген бирдек бит. Ике култыгыннан тотып, йомшак кына иттереп, «мендәрле кунамның мендәре өстенә—рельс башына рас! «Абзыкайларым, зинһар...» дип бер генә кычкырды.
— Зрә каты кылангансыз, Брамат абый,— диде Вәли.
— һы, каты. Ә алар һичбер гаепсез братушканы егерме дүрт сәгатьтә куып каты кыланмаганнармы? Кутумкасын алырга да бирмәгәннәр. Кешенең анда может ике-өч сум акчасы булгандыр. Башкаларга гыйбрәт булыр. Безнең бүтән чара юк, Вәли брамат. Эх, мать якасы!
Брамат абына-сөртенә каядыр китеп барды.
Мәрхабә янына Вәли якшәмбе көн төштән соң гына бара алды Кичә Мәрхабә янына барам дигәндә генә аны квартир карарга дип алып киттеләр. Икенче катта, бөтенләй аерым бүлмә, кухнясы бар. Хакы кулай. Түшәм-стеналары каралган каралуын, миче ишелә язган, анысы Вәлине куркытмады.
— Кайчан күчсәм ярар икән? — дип сорады ул хуҗадан.
— Миңа дисә, бүген күч. Барыбер буш тора.
— Алаймы? Ул вакытта иртәгә мин ремонтка тотынам...
Вәли, әйткәнеңчә, икенче көнне иртүк ремонт башлады, ә төштән соң, битен-башын юып. Мәрхабә янына очты. Аның шат күңеленә туры килгән шикелле, күк йөзе чиста, юып алган тәрәзә пыяласы кебек зәп- зәңгәр, кояш көлә, җылы, яфрак селкетерлек җил юк. Урам буйлап ломовой извозчнклар бара. Аларга каршы ала бер көчек ярсып-ярсып өрә иде.
Мәрхәбәне Вәли ерактан ук күрде. Мәрхабә ялгыз түгел, янында яшь кенә бер хатын бар иде. Якынрак килгәч таныды, бу Әбелхарисның тормыш иптәше Габидә иде. Туйда Вәли аны яхшылап күрә алмады, Габидә өстәл артына утырмады. Аннары тәбәнәк өйдә яшь килен дә бүдәнә булып күренә икән. Кара, буйлары Мәрхәбәнеке белән тиң, хәтта аз гына озынрак булыр. Монысы инде калфак кигәнгәдер дип уйлап алды Вәли.
Егет икеләнеп калды, каршыларына барыргамы, юкмы? Яхшы түгел, татарда андый гадәт юк, татар кеше хатыннары янына килми. Ә Мәрхабә күрмәсә? Ул нигәдер башын игән, чырае агарынган. Нишләргә? Ара инде ерак калмады. Вәли читкәрәк борылды. Урамда, лотокта, нәрсәдер саталар иде. тирәсендә биш-алты кеше. Вәли алар арасына кысылган булды. Түзмәде, башын күтәрде. Аның күзләре ерактан үзенә текәлгән Мәрхабә күзләре белән очрашты. Ул Вәлигә күз кысты, аннары үз юллары белән узып киттеләр.
Вәли җиңел сулап куйды, Мәрхабә аны күрде, димәк, озакламыйча каршы чыгар. Вәли, алардан күз күреме кадәр артка калып, һава суларга чыккан эшсез кешедәй, тирә-ягына ялкау гына карана-карана, ашыкмыйча, алар артыннан барды.
Сәгать-сәгать ярымнан соң алар очраштылар, тиз генә күрешкәч, шунда ук бушрак тыкрыкка борылдылар. Вәли сизде: атна буе килми торганга Мәрхабә үпкәләгән, җитәрлек борчылган булса кирәк, йөзе авыру кешенеке кебек агарган, күзләре кызарган; күрәсең, төннәрен елаган, иңнәрендә авыр йөк бар кебек. Вәлинең тел очында башка сүзләр торса да, Мәрхәбәне кызганып, иң элек саулыгын сорады:
__ Авырмый торгансыңдыр. Мәрхабә5 Чыраен нигәдер үзгәргән5 иминме?336^ авмРмы®м»—диде Мәрхабә әкрен генә.—Синдә барысы
Безгә ни булсын! — диде Вәли гамьсез генә.
— Алай димә...
— Борчылырга кирәкми. Мәрхабә. <
— Ничек борчылмыйсын...
Вәли Мәрхәбәнең ниндидер кайгысы барын сизде. Шуны белмичә « орып, бүлмә турында сүз башлау урынсыз булыр иде.
Нәрсәдән хәвефләндек сон. Мәрхабә? — диде. м
- Нәрсәдән дип... Мин үземә янауларыннан курыкмыйм . Сиңа х янасалар... г 7Г
Мина бернинди куркыныч та юк әле,— диде Вәли тиз генә. Ул Мәрхабәнен нидән борчылуын аклады. Ул анык өчен өзгәләнгән икән * Әллә нәрсәләр унлап алуы өчен кызарды. Белми икән ул Мәрхабәне. белми! Аның яшерен сулышын аңларга өйрәнмәгән!
— Мин беләм ич, Вәли... Үткән җомгада Хөҗҗәт мулла мәчеттә сөйләгән... Әнигә Өммишәрук әби җиткергән... Кәфер үзара сугыша, дигән мулла, безгә, әһле исламга кәфер эшенә тыгылырга кирәкми. Әмма йөзгә кара ягучылар бар... Мин аның сүзләрен. Вәли, яхшы гына әйтеп бирә алмыйм. Бер мөселманны тотып алып егерме дүрт сәгать эчендә Мәскәүдән сөргәннәр, имеш. Синдер дип котым очты...
Вәли тиз генә тирә-ягына карап алды, якын-тирәдә шаярып уйнаучы балалардан башка кеше-кара күренми иде.
— Шундый хәл булды,—диде тавышын әкренәйтеп.—Ләкин анын безгә бер тиенлек тә катнашы юк. Ул дин турында сөйли иде, Хөҗҗәт мулланы яратмый иде. Минемчә, мулла анардан үч алган, аннары мәчеттә сөйләгән. Ахыргача дәвам итимме? — һәм Мәпхабәнең баш июен u күргәч,
көлә төшеп: — Беләсеңме, ул кеше кем? Мендәрле кунак! — диде.
— Абый да шулай дигән иде, мин апа ышанмадым
Вәли Браматның сүзләрен кабатларга теләгән иде, сонгы минутта бу фикереннән кайтты. Нигә Мәрхабәне юкка борчырга Ул дәртләнеп Сергей Сергеевич турында, анын Мәрхабәне белүе, бүлмә табышуда ярдәм итүе, кичә ул бүлмәне инде күрсәтүләре, бүген ремонт ясарга керешүе турңнда сөйләде.
— Икенче катта, тәрәзәсеннән күл, әрәмәлек, кырлар күренә Син. Мәрхабә, борчылма. Мин икенче «мендәрле кунак» табармын. Ремонтны бетерәм дә...
— Тукта... ашыкма. Минем сина әйтәсе сүзем бар.
— Алайса, әйдә әнв теге бакчага кереп утырыйк Син аргансыңдыр, мин күрәм ич.
— Юк, Вәли. Монда яман күзләр күп Әйдә кайтыйк Тик икенче урамнан. _ .
Хәзер генә Вәли игътибар итте: Мәрхабә баягы киемнәрен бөтенләй алмаштырган. Читтән караганда ул тәмам рус кызы иде.
— Сина эшкә йөрергә бераз ераграк булыр, анысын уйламаганмын,— диде Вәли. _ л
— Иртәрәк торырмын,—диде Мәрхабә әкрен генә —Тора бара, бәлки, якынракка күчәрмен.
— Күчәрсеңме? — дип шатланып кайтарып сорады Вәли.— Сергей Сергеевич та шулай диде.
Вәли, син баядан бирле ниндидер Сергей Сергеевич турында әйтәсең. Мин аны белмим бит. .
Влпи тиз генә Мәрхәбәгә карап алды. Бу исемне Мәрхабә әйткән И ае бит Соныннан барсы аңлашылды Мәрхабә аны күреп белми Ул алдашмый, моны анын бөтен торышы раслый.
АВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
— Син мине гафу ит. Бу турыда икенче вакытта сөйләшербез.
Мәрхабә аңлаганлыгын белдереп баш иде.
Мәрхабә тагын нәрсәдер әйтергә тели, ләкин теле әйләнми иде. Шаярта төшеп сүз башласа да, артык житди итеп әйтсә дә әллә ничек.
— Кайдан башларга, ничек әйтергә дә белмим, Вәли... Безгә... яучы килеп йөри башлады бит...
— Яучы? Мәрхабә, нәрсә әйттең әле?!
— Шулай кабынып китәрсең дип уйлаган идем.
— Нинди кешедән? — дип сорады Вәли ахырда.
Мәрхабә аның аптыраганнан-аптырый баруын күреп көлемсерәде.
— Ниндидер бер тол ирдән диләр. Күптән түгел генә хатыны үлгән. Үз йорты, ике баласы һәм җиләк-җимеш кибете бар.
Бу көтелмәгән «бәхеттән» Вәли кычкырып көлсә. Мәрхәбәгә күңеллерәк булыр иде. әмма Вәли башына тимер таяк белән суккан кебек миңгерәүләнде, зиһене таралды.
23
Бу араларда Раббани гел сырхаулап торды, кисәктән генә хәле китә, берни эшли алмый башлады. Ишек төбендә гел ялчылары Абабау бабай басып тора, имеш, кирәк булса, мин момент кабер казыйм, тимер көрәгем әзерләп куйган, ди. Тик Абабау кемгә кабер казый,— Раббани шуны гына белми.
Көн бераз яхшырса, Раббаниның хәле арулана төшә, саташулары бетә, сөреме тарала, көн бозылса—тагын шомлана. Кайчагында пышык-пышык елый, өлкән кызы Сөмбел кызганыч тоела. Мәләвен, дип уйлый ул кияве Фәйзулла турында, шундый фәрештә тик баланын башына житте бит. Аннары монда Сөмбелнең юньсез иреннән битәр, сөекле әтисе белән әнисе гаепле икәне исенә төшә. Монысын тануы Раббанига бигрәк авыр, чөнки алар туйга хәтле үк Фәйзулланың азгын холыклы икәнен белделәр, Казанда хатыны барлыгын ишетә торып кызларының башын бәйләделәр, күз яшенә карамадылар.
— Син нәрсә, бәбәкләреңне юешләттең? Әнә Җәннәт нишләтә, ире Рамазанның түбәсенә тамбурлы читек үкчәсе белән баскан да иң зур алдым-бпрдемнәргә хәтле катнаша, кубышкаларны үзе санап ала. Бер ата-ана балалары ич,— ди иде еш кына Исмәт, акланып.
Сөмбелнең йөзендә, беләкләрендә күгәреп чыккан урыннар торган саен күбрәк күренә башлагач та ага белән ана артык борчылмадылар, ир суккан урын тәмугта янмый, дип кенә жибәрә торган иде Исмәт. Тик Сөмбелнең тәмам кибә, саргая баруын күргәч кенә ата уйга калды. Анда да кызының саулыгы турында пошынмады. «Хатын-кыз — тиле халык, уйламаганда-нитмәгәндә үз башына житәргә дә күп алмас». дип шул көннән Фәйзулла киявен ничек тә булса карама көленә утырту турында уйлап йөри башлады. Фәйзүкнең карта уйнавын ишет-кәч, аның бу фикере бөтенләй ныгыды. Кече кияве Рамазан һәм кызы Җәннәт белән сөйләшеп—әлбәттә, жеп очларын яшереп, саклык өчен генә дигән булып — кибеттәге уртак малны аларга күчерә барды. Азазлап. Фәйз^ктә шик уятмаслык рәвештә күчерде. Әбелхариска серне ачмады, бары тик гомуми күләмдә эшләрнең начарланып китүеннән зарланды.
Сөмбел якты дөнья белән саубуллашкан көннәрдә кибет шүрлекләре такрайган иде. Фәйзулла нинди тозакка эләгүен бик соң абайлады, тавыш күтәрде, суд белән куркытты. Исмәт кантур кенәгәләрен дә яшереп куйган иде. Фәйзулла, аңга килеп. Җәннәт янына чапты, әмма ник барганына үкенде. Башта, билгеле, Җәннәт сабыр гына сөйләште;
vt/ . 0,,.3YK >кизни. бичара Сөмбел абызнын туфрагы суынмас борын ук шундый гауга ку-тәрәсен, ничек оялмыйсын’ — диде.
Мине оялтасын, балдыз, ә туган әти маең нишләгән? — дип кычкырды Фәйзулла. Аның күзләре түгәрәкләнгән, симез йөзе кыйшайган иде. Латыны үлгәндә дә шундый сабыр йөргән кешенең мал өчен болай тузынуы мал сәүдәгәр өчен газиз жанная да артык икәнен тагын бе? ♦ күрсәтә иде. Җәннәт ана күз кырые белән генә карады. а.
Мин сезнең кибетегезгә барып йөрмим, сезнең ннләр эшләгәне- ? гсзне белмим, бу — хатын-кыз эше түгел. Дәгъва булса, әти белән үз- > аРа хәл итегез, минем башымны катырма,— диде ахырда Җәннәт. х Фәйзулла бик озак шашып кычкырынды, берсеннән берсе хәтәррәк « каһәрләр белән куркытты, тик Җәннәтнең кашы да селкенмәде. Ахыр- « да ул иренен тешләп, аска карап, нәфрәт белән әйтте.
— Сөмбел абыз сүзсез мәхлук булгач, мине дә солы камыры дип беләсеңме, Фәйзүк жизни? Кара, нибар әткәннәренне телен белән ялап алырга туры килмәгәе. Мин абызны докторларга күрсәттем, синең нишләгәннәренне барысын берәм-берәм яздырып алдым. Кирәк булса, барысын судка чыгарып бирермен. Адвокат белән киңәштек инде... Ил алдында рисвай буласын киләме?
— Судьяның кулына алтын төртсән, күзенә ак төшә, шуны оныттыкмы әллә, балдыз? — диде Фәйзулла, ачы көлемсерәп.
— Судья уң кулы белән дә, сул кулы белән дә ала. Фәйзүк жизни,— диде Җәннәт, зәһәр генә — Соңгы тиеннәреңне жилгә очырасын килмәсә, суд белән уйнама Актык сүзем шул1
Фәйзулла Җәннәтнең салкын боз кисәкләре кебек ялтыраган яшькелт күзләренә карады. Ул кара күзләрнең яшелләнеп китүен күргәне юк иде әле. Мондый карасу яшел күзләрдәй шәфкать көтм.», актык тамчы канынмы суырып эчәр Ул, өш?п киткән кеше кебек, калтыранды
— һай, Җәннәт!..
— ВаЙ, Җәннәт шул!
«Нигә Сөмбел шундый булмады икән!» дип сонга калып уйлады Фәйзулла.
Икенче көнне үк Фәйзулла Исмәткә Җәннәт белән сөйләшкәнен әйтте. Аның исәбе гади иде: ул ата белән кыз арасына чөй кагарга, шуннан файдаланып калырга уйлый иде.
— Алла ярдәм бирсен үзенә, Фәйзүк,—диде Исмәт мыскыл белән.—Үз акылың житмәгәч. чүпрәк башлардан акыл жыя башладыңмыни? Мунча венигы астында какраз кубышкалар ята. Түлке моны нигә мина этәсең? Рамазанга әт, Җәннәт анын хатыны, ә минем кулдан ул киткән, мин бер нәрсә белмим. Менә шулай, Фәйзүк!
°Л™ Кегаосен сезнең үлгәнне! - диде Һарун жнкеренен.-Башкалар, ичмасам, вакытында үлә белә. Әнә Мишка Дроздовның әтнее кенә көн- ’“Бү^аһкаһмГсүмәрг^жавап табуы авыр иде Раббани берничә MHHVT авызын ачып утырды Боларны бит явышын явызы тына нитүе мөмкин Итагатьле адәм баласы, иманын шайтанга сатмаган мөселман !Н"раббани1шуларны сөйләп биргәч. Исмәт тә. төелгән тавык кебек, авызын а”ыи «рды. Аннары, аяк тибә-тибә. бүлмәдән бүлмәгә чабып
ГАВДРАХМАИ ӨПСЭЛӘМОВ
Өйдә Раббани улы Һарунга:
— Ил алдында атаканнын ак сакалын мәсхәрә иттең бит, явыз! — пиле — Укыттык, укыттык, менә ни булды Нигә шул шайтан суын эчә- celt нигә мөселман башың белән сасы маржалар артыннан сүрәләсен! Синек өчен кеи-теи тырышабыз ич. Үлгәч, бу дөнья малын үзебез белән
йөрергә тотынды, нәрсәнедер аударды, нәрсәләрнедер бәреп ватты. Кая ул бәдбәхет, буам, үтерәм. чалам дип акырды.
Һарун өйдә юк иде һәм ул көнне кунарга да кайтмады. Икенче көнне Исмәт Әбелхарисны кисәтеп куйды:
— Мин сиңа, Әбелхарис энем, үземә ышанган кебек ышанам. Беләм, син бай акчасына кул сузмыйсың. Ну, син кече көчекне дә,— шулай днп улы Һарунны атады ул.— кассага якын җибәрмә. Әгәр шаулый башласа, атакаеңнан сора, диген, ул — хуҗа, теләсә бирер, ә минем бай алдында, алла каршында хисап биргән шикелле, хисап бирәсем бар. Бер тиенем җитмәсә дә. бай үз кесәмнән түләтә, диген. Төшендеңме? Никаких поблажка! Кибеттә мин синнән генә хисап сорыйм.
Исмәт өйгә кайтып кергәндә, анда бик купшы итеп киенгән һәм был-кылдап торган Җәннәт утыра иде.
— Ә, исәнме-саумы, кызым, кияүнең тазалыгы ничек? Дөнья мәшәкате. бу арада Рамазанны әлмисак күргәнем юк.
— Аллага шөкер, атакай. Үзегез озак күренмәгәч, борчылып килдем әле. Анакай хәлләрегезне сүләде. Фәйзүк җизни шулай Казан ягына кайтып киткәнмени?
— Казан җизнәсенең безгә җизнәлеге калмады инде, кызым, кая китсә дә дүрт ягы кыйбла. Актык кубышкаларны себереп алды, нәкәс.
— Калгандыр әле, атакай,— дип көлемсерәде Җәннәт.
— Сакал очын сыпырырлык та калмады, кызым.
Раббани чынаяк тәлинкәсенә салган кайнар чәен, биш бармагы бе- дән тотып, өф-өф итеп өрә-өрә. икенче кулы белән маңгай тирен сөрт- кәли. Җәннәт, чынаягына карап, уйга чумган иде. Күренеп тора, аның уйлары кайдадыр еракта иде. Салкын, зәһәрле йөзеннән ниндидер мәкерле чагылышлар үтеп китә.
— Ярый,— диде Җәннәт, кинәт башын күтәреп,— кысыр хәсрәт белән кайгырып утырмагыз.
— Атакаеңны өрәт.мә, кызым. Ул үз эшен үзе белә. Бүген әле мин. Питер абзый кебек, алтын сибә йөрмим. Безгә лихачларда типтерергә димәгән.
— Әллә абыз морза тагын килгәнме? — дип сорады Җәннәт, күз карашын яшереп.
— Кияү белә торгандыр, аның белән әшнәләр бит.
— И атакай, киявеңне бик яманлама, абзац белән алыш-биреш итә ич.
— Итә шул! Ә мине, йомшак җиремә тибеп, читкә очырдылар. Тукта. минем каршыма килеп бил бөгәрләр әле! — диде Исмәт ачу белән.
Җәннәт әнисенеке кебек юка иреннәрен тешләде. Ул бер үк вакытта Хикмәй турында, әтисенең Казан киявеннән яшергән маллары турында уйлады. Эчтән калтырана башлады. Мондый калтырану вакыт-вакыт элек тә булгаласа да. элек Җәннәтне нәрсәдер тотып тора иде. Ата- ана хакы, ил сүзе, тагы әллә нәрсәләр...
24
Урта кул Мәскәү сәүдәгәрләренә хас кәпрәюгә, кергән кешенең күзен чагылдыруга исәпләнгән, әмма нечкә зәвыктан, нәфислектән ерак торган бай җиһазлы бүлмәләрнең ишекләрен каерып ача килеп. Җәннәт иң зур бүлмә каршында туктады. Ул өс киемен салмаган, шәле аз гына артка шуган, йөзе алсулана төшкән, күзләре ялтырый, сулышы ешая башлаган, үзе омтылышлы иде.
Мөгаен, бу санаулы минутлар эчендә ул күп нәрсә турында уйлагандыр, әмма түгәрәк өстәл янында тыныч кына утырып сөйләшкән Хикман белән Рамазанны күргәч, алсулыгы әкрен-әкрен кайта башлады.
лы1гДа ук йеченә ясалма бер гажәпләнү тесе чыгарып, шатланган бу-
~ vtUoT ДӘ торам- бездә кунак бар икән,—диде һәм шайтани күз- пмп л?ЛЛ V кунакка алсУ КУЛЫН сузды —Атакайларның хәлен ба- алмаштырам УпкәлиләР' Зинһар утыр, абыз морза, мин өстемне генә лм^ӘНИаТ ”7 Итеп чыгып китте, бераздан башына энжеле калфак, о.
|ә нечкә билле, бала итәкле асыл күлмәк, аягына биек үкчәле там- £ »ур читек киеп, жил-жил атлап, янадан кунак бүлмәсенә килеп керде > пәм яшь хатын-кыздан гына анкый торган хуш ис. уенчак ямь белән s оүлмәне тутырды Ул гомере үтеп барган пайтәхет баена нәрсә охша- > выи белә идеме, әллә хатын-кызның яшерен сизгерлегенә таяна идеме. а әмма нәрсә булса да Хикмәйнең нәфесен котырта иде. ♦
Син,—диде Җәннәт иренә,— самавар да куйдырмагансың. Кадерле кунакны буш өстәл янында тотарга ярыймы сон
— Мин үзем мәшәкатьләнергә кушмалым. Җәннәт,—диде Хик- мәй.— Рамазанга ачуланма, ул ничә әйтте. Аннары синнән башка табынның күрке буламыни.
— Абыз морза пләмәнчәсен мактар инде,—диде Җәннәт чытлыкланып.
Ул Хикмәйгә сизелер-сизелмәс кенә күз кысты, аннары чәчрәп көлде. гаҗәеп бер өлгерлек белән табын хәзерләргә кереште, ин нәфис чынаякларын куйды, конфит, печеньелар калмады, аз гына шәраб та килеп утырды. Бу бальзам иде. Әнисе Раббани түшәккә ятар алдыннан эчә, катырып торган күкрәкләремне йомшарта әмән, дия иде
Җәннәт кунакка ялт итеп карап алырга өлгерә иде Кара, әтисе белән бер туган, бер-берсенә бөтенләй диярлек охшамаганнар. Хикмәй энесе Исмәттән ике-өч яшькә олы. әмма карар күзгә күп яшь күренә Сакал мыек әтисенеке кебек агармаган, сәлперәймәгән. чем-кара, әйбәт итеп төзәттерелгән, йөзе шома, күзләрендә серле ялкын, йөреше жннсл. киеме карт татарлар киеме түгел, затлы заграничный материалдан тегелгән тройка костюм, крахмаллы ак яка. башта хәтфә кәләпүш, аякта шыгырдап торган өр-яңа шиблет, корсак бөтенләй юк. Җәннәт әнисен нән белеп алды — элек бөтенләй кызыксынмаган иде — Хикмәйнең әнисе җен кызы кебек матур булган, хажн икенчегә, аннары өченчегә өйләнгәч, бик тиз сулган, дөньядан бик иртә киткән. Хикмәй әнисен.» тартым. Исмәй суйган да каплаган әтисе Аблай Ике туган янәшә кил сәләр. Исмәт абзасы янында бөтенләй хәчтерүш булып кала, акыл ягыннан да күп оттыра. Дөрес, үзе генә булганда Исмәт буйга сынга, акыл-знһенгә таман гына, ул жнтәрлек хәйләкәр, жор. әмма абыйсы янында мисле карт алаша Җәннәт кебек үткен хатын бу аерманы та гын ла тирәнрәк сизгәндер.
Әнисе Раббаниның әйтүенә караганда, хажн бик көнче булган, үлгәнче Хикмәйне үз улы дип санамаган. Монысы инде Раббаниның уйдырмасыдыр, чөнки хажи улларының икесенә дә йөргән. Үләр алдыннан малын ал арга тигез бүлеп биргән.
Азар тәмләп, озаклап чәй һәм бальзам эчтеләр Җәннәтнең ире утырган җирендә йоклый башлагач. Җәннәт аның янтавыня төртте, чеметеп алды, ире кымшанмады да
— Менә валлаһи, кешедән оят,— диде Җәннәт кызарып — Утыргач җирендә йоклый Абабэу булган.
Хикмәй жәһәт кенә урыныннан торды. Җәннәт янына килеп кулыннан тотты Җәннәт, ут булып, калтыранып, күзләре белән иренә күрсәтте Хикмәй кулын гына селекте
Хзчеп Рамазан хур кызлары янында,—диде Хикмәй көлеп — Әнә диванга салабыз үзен.-һәм ул аны ике култыгыннан тотып ди.аигл
ГАВДРАХМАН ӘПСЭЛӘМОВ
сөйрәде. Аннары Җәннәт янына килеп ун битеннән үпте, жилет кесәсеннән алып, яшь хатынның чәнчә бармагына бриллиант кашлы алтын йөзек киертте. Җәннәт яңагын Хикмәйнен күкрәгенә кысты, гүя йөрәгенең ничек тибүен тыңлады. Бер минуттан ул, аяк очларына баса-баса барып, ишекнең йозагын бикләде. Ялт итеп әйләнеп Питер абзасына карады. Хикмәй нечкә чылбырлы алтын медальонны кулында тота иде. Җәннәт янына килгәч, медальонны аның муенына киертте, кечкенә мине бар җирдән чүп итеп үбеп алды.
— Абыз морза, маем!
— Җәннәт былбылым!
Хикмәй аны, иңнәреннән кочып, йокы бүлмәсенә таба алып китте. Җәннәт карышмады, тик ишек төбендә иңбашы аша иренә борылып карады. Рамазан диванда гырылдап йоклый иде.
— Курыкма,— дип, тыны кысылып пышылдады Хикмәй,— ул теләсә дә иртәгә хәтле уяна алмый...
Алар артыннан йокы бүлмәсенең ишеге ябылды.
Күп тә үтмәде. Җәннәт Петербургка җыена башлады. Рамазан моны белгәч, гаҗәпләнеп, ишекле-түрле йөри-йөри:
— Нишлибез без анда тиктомалга ирле-хатынлы барып? — диде.— Монда сезон, анда трай тибәргә мин шалапай түгел.
— Ерак та китмәгәнсең! — диде Җәннәт ачу белән.— Әзер нәрсә белән юләр дә сату итә. Хикмәй абзый сер итеп әйтте: шушы араларда Гельсингфорстан сәүдәгәрләр килергә тиеш. Фин товары яхшы, алла боерса...
Рамазан хәләл җефетенә күзләрен түгәрәкләндереп карап:
— Алар бит оптовой,— диде.— Безнең сәмән аңа...
— Аягүрә йоклап йөрсәң, шулай. Әдә, күп сүләнмә, җыен. Синең Питер каласында булганың бар. керү-чыгу юлларын беләсең.
— Башта сүләшәсе иде,— диде Рамазан, җиңелчә генә каршы килеп.
— Сүләшкән инде, хәзер сүләшергә калмаган. Тиз генә барып эшне җайларга кирәк. Аңгыра кебек башны әләндермә, бер эзгә биш бастырма.
Бер атнадан Җәннәт белән Рамазан Петербургка килеп төштеләр. Аларны Хикмәй. аның такта балыкка охшаган котсыз хатыны һәм тагын әллә кемнәр каршы алды. Хикмәй хатыны, үзебезгә төшегез, диде. Җәннәт:
— Зинһар, мәшәкатьләнә күрмә, зур әни. Без эшем кешеләре, мөса-фирханәгә төшәбез. Җай белән сезгә бер кереп чыгарбыз.— диде һәм Хикмәйгә борылып: — Абыз морза, монда яхшырак мөсафирханә кайда? — дип сорады.
Пайтәхеттә мөсафирханәләр атлаган саен диярлек, хәтта махсус «Татарский ресторан» дигән мәшһүр номерлар бар икән. Җәннәт анда төшәргә бик кызыккан иде, Хикмәй анда мөселман агай-эне күп була, хәдимәләрне кеше тикшерә, ин һәйбәте «Астория» диде.
— Без әзерләнгән идек,— диде Хикмәй, исәпкә калгандай булып.— Аннары килгән кунакны...
Җәннәт барысын да бик гиз анлап:
— Алай булгач, әйберләрне урнаштырабыз да. өс-башны алмаштырып, сезгә килеп җитәрбез,—диде, үзе Хикмәйгә күз кысып алды — Зур әниләр кайта торсыннар, ә син, абыз морза, мөмкин булса, безгә мөсафирханәне күрсәт.
Озакламыйча Җәннәтләр «Астория» мөсафирханәсенең өченче катында бик матур номерда утыралар иде. Хикмәи барысын алдан
«ип-vfTKaH ^аР НӘРСӘ хәзер Җәннәтне хадимә белән таныштырды ни кирәксә, ана гына кушыгыз, барысын әзерләп бирер, диде
ла va«u ТИеи "айтәхеттә булганы юк иде. беренче минутларда ташка- uanou Нек мәһабәтлеге- матурлыгы һәм халкынын күплеге, кигән кнем-
Ре*‘ен купшылыгы белән аны басып киткәндәй булды Ул гажәпләнү- д н сүз таба алмады, тик ялт-йолт килгән күзләре белән тирә-ягынз ♦ ранды Әллә инде әзрәк томан бар. әллә матурлыгы күзләрне тома- и'.рИП Уилады Җәннәт. Кояшлы томан Мондый хәл Мәскәүдә юк £ Д<?. 1 үрәләр һәйбәт тимер чаналарда җилеп узып китәләр. Биналар £ зиек, күккә ашкан. Патша шәһәре, патша сарайлары Җәннәтнең йө- х рәге сикереп куйды. х
Дулкынлануы үтә төшкәч, Хикмәй белән күзгә күз карашып алды ~ лар, ире икенче бүлмәдә киемнәрен алмаштыра иде Хикмәйнен күзләре ♦ эчтән елмая. Ул Питернын Җәннәткә тәэсир иткәнен анлады. в
— Менә шул инде калалар каласы! —диде ул, кукрая төшеп.
— Оҗмахта торасыз икән,—диде Җәннәт
— Оҗмахын ожмах та. җәннәте юк,—диде Хикмәй, мәгънәле п
итеп. ®
Җәннәт, назланып, бармак янады. Хикмәй кулын анын кулы өстенә с куйды. Җәннәт, иңбашы аша ишеккә карап алып, елмайды Тавышын » бик әкренәйтеп: х
— Фин кунаклары килделәрме? — дип сорады
— Кичә ук. Иртәгә уникедә очрашабыз.
— Кайда? *
— Монда гына,— диде Хикмәй, бик үк ачык әйтмичә.
Рамазан киенеп чыкты. Башында кыңгыр салган кара кәләпүш, өс ш тендә, нәкъ Хикмәйнеке төсле, тройка костюм, катыргы якалы ак күл- < мәк, күбәләк галстук. Мыегы кара, чолгыйларын өскә таба бөтереп *" куйган. Күрәсең, Җәннәт аны Питер абзасына карап киендергән.
— Мин дә әзрәк йонымны үзгәртим,—диде Җәннәт елмаеп һәм тиз генә икенче бүлмәгә кереп китте.
Хикмәй Рамазан белән сөйләшә башлады Мәскәү хәлләрен, сәүдәләрнең торышын сорашты, бәяләрне белеште
Рамазанның җаваплары ата сәүдәгәр Хикмәйне ярыйсы кызыксындырды, ул бирелеп тыңлады, нәрсәдер чамалады һәм Җәннәтнең киенеп чыгуын сизми дә калды
— Минем күлмәгем Питер каласында бик көлке түгелме’ —дип сорады Җәннәт чытлыкланып
— Гафу итегез, бу турыда сөйләшербез әле.— диде Хикмәй Рама- чанга һәм ’Җәннәткә күтәрелеп карады.—О. менә Җәннәт! Син патша кызлары» көнләштерерлек КүрвСеН. Р1МДМИ ДУС бик ярата leHHc. күлмәкнең әгьләсен алып биргән.
Билгеле, Хикмәй артты| д»»я үрмәгән, шөһ
рәткә чамасыз сусаган хатынга бу мактау мәгънәсез тоелмады
— Әтерсен инде, абыз морза, — диде Җәннәт, башын кыңгыр салып. Ләкин ул хәйләкәр һәм Кара бай нәселеннән кнлг..нчә мәкерле иде 11-111113 кызларының исен китәрү турында ул уйламады. чөнки патша сараена үзен кертмәүләрен бик яхшы белә, ә менә Чикмән хатынының һәм кунакларының күз яуларын алу анын нсавенда нае.
— Минем шундый кызым вулсв!—лиле Хикмәй. үзе /Кәннатнен бармаганда мтырагаа бриллиант кашлы йпеНЮ каран алды.
Кечкенә колакларында шундый ук сыргалар,-монысын чиүзе Рамазаннан алдырган.
— Кызын булмаса, симе яратучы пдәыәнчән бар! - диде Җәннәт, чак кына кызарып.
Бераздан алар урамга чыктылар. Күбәләк-күбәләк йомшак кар ява, әйтерсең күктән чәчәк коела. Бөтен дөнья ап-ак, жинел, ак мамыкка төренгәнмени. Җәннәт күкрәк тутырып салкынча һава сулады. Мондый рәхәт кичергәне юк иде әле аның. Сәбәбе ни булыр икән?
Петербург извозчиклары Мәскәү извозчикларыннан әллә ни аерылмый, бәлки чана башында кукраеп утырулары көязрәктер, атларын җәһәтрәк әйди торганнардыр. Җәннәт аларга карамады, аны мәһабәт биналар, һәйкәлләр, бакчалар, нсәпсез-сансыз кибетләр кызыксындырды, Питер абзасыннан сораштырганы да шул булды.
Хикмәйләр матур гына особнякта гора икән. Җәннәтнең күзләре янып китте. Ул кеше әйберенә бик тиз кызыга һәм көнләшә иде. Хикмәй пайтәхеттә торуы белән генә түгел, матур особнягы белән дә аларның борынына чиертте.
Җәннәт инде кире борылырга уйлаган иде, хатын-кыз мондый чакта мең сәбәп таба, ләкин извозчик атын туктатты, берничә кеше йөгереп каршы алырга чыкты. Җәннәт агарынып китте, чигенергә соң иде инде. Ул каршы алучылар белән исәнләшә-исәнләшә ире белән янәшә атлады. Хикмәй бер адым артка калган иде.
Парадный баскыч киң, якты, ак мәрмәрдән. Ишек төбендә тагын бер көтү каршы алучылар. Җәннәт ихтыярсыз туктады, күрештеләр, исәнләштеләр. Хикмәй хатыны кайда икән? Күренми.
— Рәхим итегез, рәхим итегез, кадерле кунаклар!—дип эчкә ча-кырдылар.
Биек түшәм, көзгеләр, кыйммәтле обойлар, зиннәтләр, шкафлар. Алар Җәннәтнең күзенә керсәләр дә, ул үзенең исе китмәвен күрсәтергә тели иде.
Өс киемнәрен салгач, залга керделәр. Мондагы зиннәтләр тагын Җәннәтнең эчен тырнап алды, чыгып йөрмәгәч, белмисең икән... Хик- мәйнең бер нәрсә алдан әйтмәве бик табигый, ә менә Рамазан нигә боларны сөйләмәде икән, аның монда булганы бар бит... «Бозау, бозау!»— дип уйлады Җәннәт.
Залда ун-унбишләп кунак бар иде. Җәннәт килеп кергәч, аяк өсте бастылар.
— Исмәтулла энекәшнең сөекле кызы Җәннәт,— дип тайыштырды Хикмәй.— Рамазан әфәндене сез беләсез, Җәннәтнең хәләл җефете.
Хикмәй кунакларны берәм-берәм атый барды. Ахырда стена буена баскан, авылчарак киенгән ике кешене күрсәтеп:
— Болар безнең карьядәшләр, Җәннәт,— диде Хикмәй ’елмаеп,— Азизулла абзый белән Заһидулла.
Җәннәт аларга ялт итеп карап алды: Азизулла дигәне сакал-мыек- лы, усал карашлы. Заһидулласы күп яшь, өстендә абзыеныкы кебек тезгә җиткән бишмәт, башында искерәк кәпәч. Сала кешелбре.
Ул арада Хикмәйнең такта балыкка охшаган хатыны кереп,— хәзер ул калфактан, озын йон күлмәктән иде,— Җәннәтне башка бүлмәләрне күрсәтергә алып китте. Җәннәт эчтән калтыранды. Хәзер башлана, дип уйлады ул. I
Бүлмәләр гомумән һәйбәт булса да, Җәннәтнең күзенә бер ни күренмәде. йокы бүлмәсен Хикмәй хатыны гомумән күрсәтмәс, дип уйлаган иде Ә ул күрсәтте. Җәннәт, кызарып, читкә борылды. Хикмәй хатыны ана күзләрен зур ачып карады. Ул сүз әйтмәде, 'әллә әйтә алмадымы икән?
Бүлмәләрне карау дәвам итте. Җәннәт тирән сулыш алып:1
— Зур әни, нинди ул авылдашлар, мин ишеткәнем дә юк,—диде.
— Син яшь шул. белмәссең. Авылда аларны Шомалар диләр иде. Картрагы— Шома Азюгы, яше — Шома Зәһугы.
— Шулармыни Шомалар! Күзләре нинди коточкыч! — диде Җәннәт, гаҗәпләнеп. Шомалар турында ул кече яшьтән ишетеп килде.
им* xEEllT. Гсафи|1ха1асе"« ятка" Жәннәтнен кәефе бик яхши сычга ivn аркылы Ул Фин сәүдәгәрләре белән танышты, шактый оч- сызга зур гына партия товар сатып алдылар.
айтрп van-. У ^дәрие күтәрә алмыйбыз бит.— дип тагын сак кына ♦ Ә жД Pd'IU Рамаэан Ул малыиын чамасын бик яхшы белә иде.
лхәннэт көлемсерәде, аннары иренен аптыравын күргәч.
Каичак ходай бәхетне юк жирдән табып бирә,—дип өстәде. Бу > үз уйнатуга Рамазан риза булмагач, хәтта Җәннәткә шикләнеп карый х оашлагач. Җәннәт дөресен әйтергә мәжбүр булды — Мин атакайның « уоышкаларын үзенә әйтмичә генә алып тордым. Барыбер бушка ята х ич. Кайткач, кире урынына куярбыз, белми дә калыр. Сорасаң, ул бир- * ми. Аәтерлисеңме: Фәйзүк жизни белән аерылганда ул безгә күпме малын китереп куйган иде?
Ә-ә. хәзер аңладым,— дип көлемсерәде Рамазан.
Пычагым аңладың,— диде Җәннәт.—Син атакайның малы шул кадәр күп дип беләсеңме? Абыз морзадан алып өстәргә туры килде.
Хикмәй абзый, бәлки, бераз көтәр,— диде Рамазан — Ул эшне белә, аңарда баш бар.
Бер атна үттеме икән, пайтәхеттә куркыныч хәбәр таралды: кемнәрдер эш ташлаганнар, кызыл флаглар күтәреп заводлардан чыккан нармы, чыгалармы ди, патша хәзрәтлиренн.ш түбәнчелек белән ярдәм сорау, үтенү урынына таләп итәләр, имеш! Мондый үтә оятсызлык турында ишеткәч, Җәннәт, чамасыз ачуланып, иңбашларын жыерды. Ахмаклар, башкага акыллары житмәгәч, патшадан таләп итәргә тотынганнар. Төкерә ул сезгә, аның бүтән эше юк. имеш!
Рамазан сәүдә эшләре белән чыгып киткән иде. Озакламый Хикмәй килергә тиеш. Җәннәт аны түземсезләнеп көтте. Ул мондагы, ул белер. Берничә урында кибетләрне басканнар, ди. Патша күз алдында шундый явызлык эшлиләр. Кая ярый бу, мин патша булсам, тәүбә иттерер идем аларны!
Кинәт ишек шакыдылар. Җәннәт йөгереп барып ишекне ачты, Хикмәй! Җәннәт оялмыйча, тартынмыйча, анык муенына сарылып, күзләренә карады.
— Ялгызмы? — диде Хикмәй. Җәннәтне маңгаеннан үбеп.
— Ялгыз, ялгыз,— диде Җәннәт тиз генә — Өстенне сал.
— Нигә болай йөзең агарган’— диде Хикмәй, йомшак урындыкка утырып. Ак кар кебек кулъяулыгы белән сакал-мыегын сөртеп алып, Җәннәткә туры карады Бер бер нәрсә булмаганмы? Берәрсе килеп Хикмәй турында әләкләмәгәнме? Агай-эне арасында андый явызлар бар, башта ашынны ашыйлар, аннары башынмы...
— И, абыз морза, син үрәнгәнсен, ахры... Без ишетми ишеткәч... Кемнәрдер эш ташлаганнар, баш күгәргәннәр, диме?
— Әнә нәрсә турында син Эт симерсә, иясен тешли, пләмәнчә.
— Койрыкларын кисәргә кирәк! —диде Җәннәт тиз генә.
Хикмәй көлемсерәде
— Этнең койрыгын чапсан, колакларын киссәк, ул усаллана гына. Безнең атакай авылда үзе этләрнең койрытын чаба иде.
— Апай булгач, барысын тотарга да сөрергә
— Ә кем эшләр’ Без синек белән тимер ташымабыз бит.
— Шул гына калган тагы. Әнә фнннәр, немецлар, инглизләр
— Әйе, бүген алардан товар сатып алып була, иртәгә аларнын үз Раб^*ИЭлек рабочийларсыз яшәгәннәр бит.
— Эпек тә Җәннәт, алардан башка яшәмәгәннәр, тик исемнәре башка булган.' Бай бар жнрдә хезмәтчесе, ялчысы бар.
ГАВДРАХМАН ӘПСВЛӘМОВ
— Димәк, һәркем үз урынын белсен!
— Менә син шуларны, Җәннәт, аларнын үзләренә этеп кара. Мин бер тапкыр капка төбендә кыйналып яткан татар рабочиенә мөселман кардәш дигән идем. Беләсеңме, ул миңа ничек җавап бирде?
— Авызына типкән булыр идең.
— Тибәрсең...
Җәннәт тынып калды. Ул диван почмагына сыенды. Ничектер мескен, кызганыч сыман тоелды Хикмәйгә.
— Былбылым,—дип кочып алды аны Хикмәй,— син боларны йөрәгеңә якын итеп алма, уйлама. Анын уйлый торган кешеләре бар.
— Чынмы?—диде Җәннәт талпынып. Аның агарган йөзенә алсулык йөгерде.
.. Рамазан кайтып кергәндә алар чәй эчеп утыралар иде. Рамазан әсәрләнгән, күзләре ялтырый иде. Ул тиз генә чишенеп, түгәрәк өстәл янына утырды.
— Рабочийлар бистәсендә кыямәт, малай,—диде ул, тын алып — Атлы казаклар ажгырып йөри, камчыларын унга, сулга... Бер рабочий фонарь баганасы башына менгән, нидер сүли, куеныннан кәгазьләр алып ташлый... Шаккатарсын!
— Тукта, тиле,— диде Җәннәт иренә,— син анда ничек барып эләктең?
— Карарга бардык, ышанмаган идек.
— Камчы белән сырт буеңа сызсалар...
Рамазан көлеп җибәрде.
— Бер казак селтәнде, ну тидерә алмады. Без тизрәк...
— Ярамаган җиргә тыгылырга кирәкми, Рамазан,— диде Хикмәй уйчан гына.— Пайтәхетнең эшем кешеләре андый җирләрдән ерак йөри.
— Бер тапкыр, кызык итеп сөйләр өчен, ярый. Икенче тапкыр мине анда чылбырлап та илтә алмассың... Арада, малай, татар рабочийлары бар. Җитмәсә, белер-белмәс русча лыгырдаган булалар.
Ирләр чәй эчкән арада Җәннәт икенче бүлмәгә чыкты, тапталган урынны тиз генә рәтләп алды, аннары көзгегә карады, йа алла! Бая Хикмәй аның битен тешләгән иде. Күр, теш эзләре ничек беленеп тора. Менә тапкан, ахмак, баллы төш!
Җәннәт иннек алды. Сөртсәң, бик үк күренми икән. «Финнәр мине алтын алма диләрме? — дип уйлады Җәннәт иннек сөртенә-сөртенә.— Менә валлаһи, тавык төшенә тары керә. Ак җеннәр карй җеннәргә кызыгалар икән, майлы калҗаны йотарга... Аңарчы үзегезне йотсалар, ни әтерсез?..»
Үзенең чын уйларын Җәннәт иренә тулысынча ачарга курыкты Белмәссең бу ужым бозавы Рамазанны. Ата хакы... Атаны рәнҗетү... Тагын шуның кебек сафсаталар такылдый башласа... Хәзер зур байларга, миллионерларга җиргә хәтле баш ияләр, әйтерсең аларнын алтыннарына пычрак ябышмаган. Кубышкаларны таба белү кадәресе кыйммәт, нинди юл белән табасын, анысы, ахыр килеп, гайбәт сатучы әпчи карчыклар эше, аларга сәдаканы мулрак бирсәң, битләрен бик яхшы сыпыралар, теләкләрнең иң шәпләрен телиләр.
Җәннәт нык холыклы кеше буларак ике уйларга яратмый иде. Нәрсә, хатыннардан патшалар булган ич! Алар, әлбәттә, чүпрәк булмаганнар, әмма күктән патша булып яралып төшмәгәннәр, җир кешеләренә хас барлык яхшы, яман сыйфатлары бергә яшәгән. Бу дөньяда хатын-кызның хәле, бигрәк тә Мөслимәләрнең хәле бик читен, әмма кубышкалар аларнын да кайберләреңә ярдәм итә. Әнә фин сәүдәгәрдә-
кем^Т^а Д"МЗК' ЗЛЗР М°НДЗ
эшенә ЯХ1ПМ ?1Ә^НеН бу *ШТӘ т.ә*Рибәсе бик зур. әмма Рамазан сәүдә һәр вакыт «^хшыЛ^Ле икән, >Кәннәт мон« сынап өлгерде Двре< ул тәкин fiv М|н?ХШЫ ЭШК'1 Питер абзыйдан өрәнәм’» — дип әйтә әйтүен, ләкин оу инде аның гади сүз хәйләсе
26
Мә/китне төрмә камерасына тыгып, ишекне бикләгәннән сок. бик а озак ишек чыңлап торды. Бәлки, бу чын күнелдә генә дәвам иткәндер ° пәм гомернең якты дөнья белән саубуллашуы булгандыр Мәжнгнең £ үзенә моны әйтсәләр, билгеле, ул ышанмас иде Мәжит әле яшн генә в- башлаган, аңа әле бик күп яшәргә, көрәшергә кирәк, ул әле көрәш ма- Q турлыгын бөтен тулылыгы белән белми, беренче адымнарын гына - атлый. „
Мәжит. күңелендә чынлаган моңлы тавышка колак салып, бик озак = камера буйлап арлы-бирле йөренде һәм күңелендә йозак чыны кайчан < тынганын сизмәде. Аны стачка вакытында листовкалар таратканда г кулга алдылар. Ул. түнтәреп куелган яшик өстеиә басып, нәрсәләрдер * кычкырды. Кыскасы, гаепләргә урын бар. Ярый, мин укый-яза белмим ь дип әйтеп карар. Ышанырлармы5 Икеле. Укый белмәсән, листовкалар- < ны кем бирде, кем таратырга кушты5 дип сораячаклар. Монысына ни “ дип жавап бирергә? Ялганларгамы? Барыбер ышанмаячаклар. Туры- * сын Мәжит үзе әйтә алмый.
Листовкаларны кем язган, кайда бастырганнар — монысы да жандармнарны кызыксындырачак. Бу кадәресен Мәжит чыннан да белми Яхшы, ул чагында листовкаларны сипа кем бирде5 дип икенче яктан әйләндереп сорау бирерләр. Ниндидер бер ир яки бер хатын кулыма төртте, кем икәнен күрми калдым, дип хәйләләргәме? Нинди беркатлылык. нинди әкият! Ахырда нигә «Долой1» дип кычкырдык, нигә фә- ләнпәрне сүктең? дип сорарлар, һич шик юк. якында аларның шпшы булгандыр...
Мәжитнеи моңарчы да казаклар тарафыннан кыйналганы, типкә- ләнгәне бар иде. Дөрес, алары урамда, завод эчендә б\ ми, анын исемен, фамилиясен сорап тормадылар. Төрмәдә утырганы юк иде. Төрмәдә башкача кыйныйлар, ди. әйтмәс жирдән әйтерсең, диләр.
Мәжитиең бер эшче дусты бар иде. ул әйтә торган иде закон ул тәртә башы кебек, аны теләсән кай якка борып була Закон алар кулында, атулары, асулары, я озак вакытка төрмәдә ябып тотулары мөмкин Әсма кызганыч, ялгыз башы кая барыр, дип уйлады Мәжит. Билге ie баштарак дуслары ярдәм иткәләр Фәрдәнә янында булыр Ләкин гомер буе аларга салынып тормассың бнт. үзенә тырышырга кирәк. Ә үзе ни эшли ала Әсма? һөнәре, укымышы юк. кара эшче, русчасы ипи зек тозлык кына. Кара эштә хатни кыага түгел, ир-атка да ачтан vчм.ц чек кенә түлиләр. Мәжит моны бик яхшы белә, чөнки ул кою цехында кара эшче Иптәшләре аны чын эшкә өйрәткәлнләр. ә мастер «К\Г)Р' Төшер!» дип куалап кыин дил.-.р Мәжиткә иптәшләре, тик яртыларны каян аласың? Хәзер ■ ЯрТТоомыш узе’мэжнтне көрәш юлына этәрде, башка һичбер чарасы юк иде анын Ялгыз-ярым бу дөньяда берни кыра алмавын да аклады, күмәк көч белән генә берәр нәрсәгә ирешсәк ирешәсең.
Петербург заводларында татар эшчеләре байтак. Хужалар! рус эшчеләре белән аралашып китүләренә комачаулау өчен аларны гел авыррак шартларга куялар, азрак түлиләр, эшчеләрне бер-берсе белән дошманлаштыру өчен диннән оста файдаланалар. Кайсы гына рус егете, итәк очын йомарлап, татарларга чучка колагы күрсәтми. Анык акылы дин сөреме белән шул хәтле томаланган, моны ул үзенә күрә бер егетлек дип саный, шаркылдап көлә, тик картрак эшчеләрнең кайсы булса:
— Нәрсә, айгыр кебек кешнисең? Рус эшчесе белән татар эшчесе арасында нинди аерма бар? Алар да хуҗага бил бөгә, без дә.г
Төптәнрәк уйласаң, байларга төрле милләт эшчеләре юк, аларга гомумән эшчеләр бар, алар байларга баш күтәрми эшләргә тиеш, ә инде «мөселман кардәш» яки «православные» дип лыгырдаулар эшчеләрне томаналыкта тоту чарасы гына. Эшчеләр үзләренең чамасыз авыр хәлләре турында уйламасыннар, шуның белән килешсеннәр, ходай тәкъдире дип белсеннәр, теге дөньядагы җәннәт белән юансыннар. Менә ни кирәк асылда байларга.
Төрмә тын, әле яңа таң беленә башлаган, тимер челтәрле тәрәзәдән чак кына яктылык сирпелә. Мәҗит төне буе йокламады, йөренде дә йөренде, уйланды да уйланды. Аннары сәке өстенә утырып күзләрен йомды. Күрәсең, аруы, дулкынлануы, борчылуы җитәрлек булгандыр, башта оеп, аннары йоклап китте. Шунда ук төш күрә башлады. Кечкенә инеш буенда туган авылы Теләнче, имеш. Ни хәл итәргә, ашарга икмәк-бәрәңгеләре, кияргә иске-москы киемнәре юк, түрдә Мәҗитнең әтисе сузылып ята. Аны кәфенләгәннәр. Ул үлгән. Ишегалдында, дөресрәге, урамда, чөнки аларның киртә-куралары юк иде, этләре улый. Сузып-сузып, җан өзгеч итеп улый. Мәҗит аны эзли, таба алмый Киң яфраклы әрекмәннәр, куаклар арасыннан карый, күренми. Каршыда зират, берничә кәкре каен. Мәҗит шул каеннарга таба бара, имеш. Ни күрсен, яңа кабер өеме янында этләре Актырнак ята. Мәҗит анын янына җиргә утыра. Эт белән икәү бергә елыйлар, имеш... Ул да булмый, Мәжит, аркасына биштәрле капчык асып, әнисе, энеләре белән саубуллашып, туган авылыннан чыгып китә. Ул белә: аларның нибары ике пешеремлек оннары бар. анысы да алабута кушкан. Ә өйдә биш җан! Мәҗит тизрәк шәһәргә барып, акча табарга һәм әнисенә китереп бирергә тиеш. Әмма бер чыгып киткәч, тиз генә кайта алмый. Ниһаять, ул кайта, ләкин авылда кардәшләреннән бер кемне тапмый. Авылның яртысыннан күбрәге теләнергә чыгып киткән, тәрәзәләре кадакланган.
Мәҗит Рәсәй буйлап бик озак каңгырып йөри, ниһаять, Петербург каласына килеп чыга, бер заводта кара эшче булып эшли. Үз якларыннан Әсма исемле ятимә кызны очрата, өйләнешәләр.~
Беркадәр вакыт аңына килә алмыйча тора Мәҗит, үзенең кайда икәнен белми. Әкренләп зиһене ачыклана. Ул бер кешелек камерада ята. Нигә аны бер кешелек камерага утыртканнар? Әллә төрмәдә барысын шулай утырталармы?
Хәзер күпме вакыт булыр икән? Эшчеләр бүген эшкә чыгарлармы? Чыксалар, цехлардагы гадәттәге җанлы шау-шу булмас, сөйләшми торганнардыр. Нәрсә сөйләшсеннәр? һәр завод аерым. Хәтта шәһәр күләмендә бердәмлек юк. Әгәр барлык Питер эшчеләре бер булып күтәрелсә... Сөйләгәннәр иде шул шундый хәлнең кирәклеге турында...
Мәжитнеи үтереп ашыйсы килә башлады. Димәк, эшкә бара торган вакыт якынлашкан. Иртән ул гел бер вакытта ашый иде. Төрмәдә башка, монда синең гадәтләрең белән санашмыйлар. Кичә бөтенләй ашатмадылар, бүген ашатырлармы икән?
М-»жит аш р вакытган сон ачлык газабы беркадәр басыла төште, пи cbnnn->. ,ьакыты үткәнлеген аклады. Уйлары тынычрак ага башла-
^?НӘНеК Ире ГийРФан абзый цехтадыр инде. Гадел кеше ул. ат LX ' аЧуы килсэ’ сҮзеи өз^ереп әйтә. Юкны-барны сөйләми. Мә™ «ЯраМаГан> эшләРе вчен һичкайчан ачуланмады, кисәтмәде.
«мрТСеНЧӘ> хУплады гына. «Сика ышаналар. Мәжит. Иптәшләреңнең ♦ ’ V, аклаУ зур нәрсә ул», дия иде. Хәзер дә ул ана ышана торган- с.
д р. Мәҗит коелып төшмәс, дип уйлый торгандыр. «Дөрес, Гыйрфан £ аоыи, ни дип куркырга? Кыйнарлар. Безне кайчан кыйнамадылар»,— > ди Мәҗит Гыйрфан абыйсы белән сөйләшкәндәй. ж
Мәҗит кинәт башын күтәрде, камера ишеге ачылып китте, анда « сары мыеклы, усал карашлы, кылычлы надзиратель күренде.
— Кая? *
Сөйләшмәскә! — дип акырды надзиратель — Кулларымны артка бунтовщик!
— Какой-такой бунтовщик! Минеке аны, понимаешь, күргәне дә юк.
— Әле сөйләнеп торасыңмы, антихрист! — Надзиратель Мәҗитнең муен тамырына берне кундырды.— Молчать!
— Молчать так молчать,—диде Мәжит сукранып һәм. кулларын артына куеп, ярым караңгы тар коридор буйлап атлады. Бераз баргач, бер ишек күренде. Ул ачык иде
— Уңга, аска! — дип команда бирде надзиратель
Мәҗитне ярыйсы якты бер бүлмәгә керттеләр. Зур өстәл артында погонлы, коңгырт чәче шома итеп артка таралган, пенснеле бер кеше утыра иде. Колаклары ничектер кечкенә башына сыланып тора, теш ләргә җыенган ат кебек, йөзе кипкән, хәтта саргая төшкән, күзләре, тычканныкы кебек, кечкенә, пыяла аша үтә бораулап карыйлар сыман.
— Могаметанинмы? — дип сорады ул коры гына. Аның тавышы кө-телгәннән артык калын булып чыкты.
— Моя Мәҗит була.
— Нәрсә?
— Минеке Мәжит була Мулла такой исем биргән.
Тикшерүче кечкенә, салкын күзләре белән аңа берничә секунд карап торды. Гүя барысын берьюлы күрергә, белергә тели иде Иреннәре беленер-беленмәс кыйшайды.
— Фамилияң?
— Празваниемы? Мулла әйтте: Галиәкбәроф булырсың диде.
— Нәрсә башны катырасың, мулла нишләп фамилияне әйтсен.
— Безнеке әйтә! Бядовый мулла! Таягын идәнгә бәреп бер акырса, бөтен... фәрештәләр тыр-тыр сыза.
— Кемнәр сыза?
— Фәрештәләр, ваше благородие. Божье работники.
— Молчать, паршивец! Сорауларга жавап бнр. Исемең?
— Мулла әйтә Мәжит. Габтелмәжит.
— Атаңның исеме?
— Галиәкбәр диләр иде.
— Кайда тудың?
__ Казан губернасы, Теләнче авылы.
— Кайсы елда тугансың?
— Белмәс, ваше благородие. Мулла язмаган, хәерчегә кәгазь әрәм
Д"'тнДкше|)үче каршындагы кәгазьләрне читка зтэрде
_ Хазен ни ечен бунтка катнашканынны свйлә. Ялганлаыа Ялганласаң кара! — Тикшерүче озын бармагын селекте
--Минеке ялганлый белмәс, ваше благородие. Ялганлау, мулла әйтә, зур... Аның өчен тәмугта...
ГАВДРАХМАН ӘПСӘЛӘМОВ
— Эш турында сөйлә.
— Эш т\ рында нәрсә сөйлисең' Безнең эш авыр, алла күрсәтмәсен. Тимер ташыйбыз, шлак түгәбез. Тез буыннары сыгыла...
— Так! — диде тикшерүче һәм кулларын күкрәгенә кушырып, урын-дык артына ята төшеп, Л1әҗиткә ерактан карап торды.— Юләр сатарга сине кем өйрәтте?
— Бер кем өйрәтмәде, ваше благородие.
— Шулаймы? Ә моны өйрәттеләрме? — Тикшерүче яшен тизлегендә урыныннан торды һәм Мәҗитнең яңагына унлы-суллы сугып алды. Мә-җитнең күзләреннән утлар чәчрәде.
Тикшерүче кулларын ак кулъяулыгына сөртеп, яңадан өстәл янына утырды. '
— Хәзер ничек сөйләргә кирәген төшендеңме? Листовкаларны кайдан алдың, кем бирде?
— Мин авызымны ачып басып торадыр идем. Кемдер аркама төртте, валяй, ди. Ящикка күрсәтте. Ну мин... мендем...
— Тагын бер тапкыр сорыйм: листовкаларны кем бирде?
— Әллә тагы. Күрмәдем, арттан суздылар.
— Ящик өстендә ниләр сөйләдең?
— Мин сөйли белмим, ваше благородие. Кычкырдым гына.
— Кычкырдың?
— Кычкырдым.
— Нәрсә кычкырдың?
— Анда барысы кычкыра, а-ааа, ба-ааа!
Ишек төбендә ике сакчы күренде, тикшерүче кулын селтәде һәм артына барылды. Мәҗитнең ике ягына баскан ике кылычлы аны алып чыктылар. «Менә эш тә шуның белән бетте, нәрсә иләктән алып чиләккә салырга», дип уйлады Мәҗит. Аны ниндидер бер буш бүлмәгә алып керделәр. Мәҗит тирә-ягына каранырга өлгермәде, аны аяктан бәреп ектылар, аннары тәнне өзгәлп торган камчылар белән кыйный башладылар. Мәҗит үзенә тисәләр җавап бирә торган иде. Төрмә кешеләре остарак икән, алар кая сугарга, ничек сугарга кирәген бик яхшы өйрәнгәннәр. Мәҗит аякка басу белән аны шунда ук бәреп ектылар. Ул аңын җуйды, аның каршы торырлык көче калмады...
Камерага ничек китереп ташлауларын Мәҗит белмәде. Ул таң алдыннан гына анына килде. Күлмәге, чалбары юеш, ерткаланган, канга буялган иде. Ни булганы анына тиз генә барып җитмәде, ул ниндидер караңгы томан эчендә кебек иде.
Күпмедер вакыттан соң. Мәҗит тәмам аңына килде, бик авырлык белән торып утырды. Тимер челтәрле тәрәзәдән камерага көн яктысы саркып керә иде. Мәҗиткә төшенүе читен: бу кайсы көн. кичәгеме, бүгенгеме? Өстәл өстендә тимер кружка белән су, Мәҗит, бик авырлык белән торып, су эчте. Хәл кергәндәй булды.
Чираттагы рәхимсез сорау алудан соң. Мәҗит инде аңына килә алмады. Аның күзләре мәңгегә йомылган иде. Аны атарга, асарга, сөргенгә хөкем итмәделәр, өлгермәделәр. Суд каршында аның ул хәтле гаебе юк иде. Ләкин ул меңләгән исемсез язмышлардан уза алмады, алар кебек төрмә диварлары эчендә мәңгегә югалды.
Фәрданәнең ире Гыйрфан абый, ниндидер авыр машинаны цехка керткән чагында, машина астына калып дөнья белән саубуллашты. Фәрдәнә иренең чыпта ябылган җансыз гәүдәсенә капланып озак елады. Ул бәргәләнмәде, суккаланмады, әмма кайгысы чиксез тирән иде. Аннары ике бичара хатын—Әсма белән Фәрдәнә — Петербургтан каядыр китеп югалдылар. Кая киткәннәр, анысын беркем дә белмәде.
Сәфәрдән кайткач, Җәннәт әти-әниләренен хәлен барып белергә яки үзләрен кунакка алдырырга тиеш иде. Атна-ун көн үтеп китүгә карамастан, бүгенгә хәтле аның тегесен дә, монысын да эшләгәне юк. Билгеле, эш бер самавар чәйдә, бер кич вакыт табуда гына түгел иде. ♦
Бер көнне, Җәннәтнең котын алып, әнисе Раббани үзе килеп җитте, ь Җәннәт, ана ах-вах килергә ирек бирмичә, ашык-пошык исәнлек-сау- 2 лык сорашты.
— Анакай, ни булды, күзләрен әмән кызарган, елагансың?
— И кызым, шундый чагыбызда хәлебезне барып белмисен,—диде ?
Раббани пинәләп. х
— Үзебездә мәшәкать, анакай, муеннан ашкан. Юлдан кайткач. ♦ башта
үзем, аннары Рамазан сырхаулады.
— Анысын ишеткән идем. Сез юк чакта атакаеңа акча бик кирәк булды. Сине теленнән төшермәде. Аннары ничектер рәтләде. Шуннан тынычланабыз дигәндә генә энең Һарун...
— Ни булды Һарунга?
Раббани тирән көрсенде.
— Этмә, кызым, сүләмә дэ. Кеше ышанмас. Харап кына итте үзебезне. һич уйламаганда, көтмәгәндә... Ил алдында атакаеңның ак сакалын... кеше күзенә күренерлеген калдырмады.
— Нишләде сон. апакай?
— Вак-төяген, кызым, үзебез каплап тордык. Менә акыл керер, менә төзәлер дидек. Бердәнберебез, карап торганыбыз бит. Әзһары күпер астында...
Кунак килгәч, гадәт буенча, чәй әзерләргә кирәк, чәй янында сүз чыга, тынычланасың. Әмма Җәннәт гүя моны оныткан иде, ул анакаен ашыктыруны гына белде.
— И кызым, сипа сүләмәсәм, кемгә сүлим. Хәзер инде синнән турылыклы балабыз калмады. Әтиең белән елый-елый дога кыллык үзенә. Атакаең тора-тора да өзелеп әйтеп куя: «Ходаем, нигә шул Җәннәтемне малай итмәдең...» ди.
— Ярый, апакай, син булмаганны сүләмә. Һарун нишләгән?
— Һарун эшлисен эшләгән. Әтисенең бар кадәр кубышкаларын эләктереп, марҗа кызы белән башка калага сызган...
Җәннәт барысын аңлады.
— Ахмак, акыллырак эшләргә кирәк булган.— диде ул, үз алдына сөйләнгәндәй.—Ә ничек мактана иде. пәйгамбәрләр эшли алмаганны эшлим мин дип... Сез дә авыз суларыгызны корытып мактадыгыз: Һарун, Һарун...
— Үз балаңа өмет багламасаң...
— Менә багладыгыз...— Җәннәт ишекле-түрле йөренде.— Ярый, кай-гырмагыз, акчасы беткәч кайтыр. Хөҗҗәт мулла ачуланмас. Аның кардәшеннән үрнәк алып эшләгәннәр. Уртак сүз табарсыз әле.
— Кубышка булмагач, без нишли алабыз.
— Берчесен 1 алмагандыр әле.
— Степабызны каерып, берчесен алган, кызым, күзгә кырып салырга калдырмаган, мәләвен!
__ Апакай, юкны сүләмә. Беләм ич атакайның кемлеген. Ул кубыш- каларны җиңел алына торган җиргә куймас. Мачы тизәген яшергән кебек яшерә ул аларны.
— Үзебез өйдә юк идек шул, эчке стенаны ватып алган...
— Каян белгән?
| Берчесен —барысын
aownireauo HVWXVKWSVJ
— Шуңа аптырыйбыз, һич беленми иде, югыйсә. Җен-пәриләр күрсәттеме әллә. Атакаең тәмам тилегә сабышты. Әллә ниләр сүләнә. Кубышкалар өчен жаным бер әрнесә, атакаең өчен ике әрни. Ходайныкын белмәссең. Кияү белән бер барып чыгар идегез. Кибетендә дә эшләре буталган. Әбелхарис әтә, Исмәт абзый бөтен нәрсәдән шикләнә. Болай булса, приказчиклыктан китәм, ди. Аны башка байлар чакыра икән.
— Китсә юлы такыр. Дөньяда приказчик беткәнмени? Күпме квар-тирыгызны биләп торалар.
— Сиңа этмәдем шикелле, бу арада туйлары булды әле.
— Нинди бетмәс туй тагы?
— Теге нәмәстәкәйләре кияүгә чыкты.
— Кемгә, Шәүлә Кәлүгынамы?
— Юк, ниндидер рабочийга.
— Тоттырасыгыз калган үзен. Хөжжәт муллага сүләсәгез... Литерда. беләсеңме, аларны нишләтәләр. Ыржалум ашыйлар. Сездә торалармы?
— Юк. үзләренә кайдандыр тапканнар.
Ниһаять, әнисе кайтып киткәч, Җәннәт уйга калды. Әнисе бар чакта ул берничә тапкыр эсселе-суыклы булды. Ул, билгеле, әнисенең барлык күз яшьләренә, зарларына ышанмады, алар гомер буе елыйлар. Һарун, әлбәттә, күпмедер чәлдергән, ихтимал, стенаны да каергандыр. Ләкин әтисе-әнисе артык хәйләкәрләр, бөтен кубышкаларын бер жирдә тотмаслар. Аннары анакае кайгысын сөйләргә килдеме, әллә кызындагы малларының иминлеген белергәме? Соңгысы дөресрәк булырдыр шикелле.
Җәннәтнең карары ныгыганнан-ныгыды. Яхшы булды әле, бер өлешен Һарунга сылтарга... Без юк чакта килеп алган диярбез. Ул чыннан да килгән булган бит. Асрау үзе әйтте... Аннары Һарун Рамазаннан күпмедер акча алган түгелме? Шулай, шулай... Бушка имеп торырга тапкан^. Юк!
Җәннәт урыныннан сикереп торды.
Хәзер аның уе нык иде. Ул, караңгы бүлмәгә чыгып, атакаеның кап-чыкларын актара башлады. Элек сүз кубышкалар турында гына бара иде, хәзер капчыктагы каракүлләр дә... Кабер якасына баскан картларга әллә ни кирәкми. Монда яшьрәкләр бар!
Бер атна инде тоташтан б>рап-бурап кар ява. Яз бураннары яки карга бураннары дип әйтәләр моңа. Бөтен дөньяны кар баскан, күз ачкысыз буран, кар көртләре, шулай да кайдадыр яз сулышы сизелә һәм тын гына типкән йөрәкләр сикереп куя.
Ниһаять, буран бераз басыла төште. Тагын өч-дүрт көннән соң Ай- т\тәләргә Мәрхабә белән Вәли килделәр.
— һай, бу буран бурады.— диде Айтүтә чәй янында. Ул кызы белән кияве килүгә шул хәтле шатланган, әйтерсең яңадан туган иде.— Әтиегез көне-төне диярлек өйгә кермәде, мин бераз кыштырдадым, киленкәем чыккалады.
— Ахирәттән кар көрәттегезме? — дип сорады Мәрхабә.
— Әни арттыра,—диде самавар артында утырган Габидә —Хан килене иттеләр.
— Ярый, киленкәем, зарланма. Менә әтеп-әтеп түргәрәк утырмыйсың, һаман борынгы киленнәр шикелле самавар артына яшеренәсең... Без прастун халык, шәригать-мәригатьләрне белмибез, \зебезгә ничек килешә, шулай эшлибез. Өстәл артында шадыр 1 утыр, бар җәмиять нурлы йөзеңне күрсен, самавар артына качма. Шулаймы, кияү?.
* Шадыр — шат,
— Шулай, әни.
— Вәли кунакта гына шулай әйтә торгандыр,—диде Габидә.
Әбелмәлих белән Әбелхарис өйдә юклар, алар соңрак кайталар. Габидә Әбелмәних абзый алдында бөтенләй диярлек сөйләшми. Болай ул шат күңелле, көләргә ярата. Төймә кебек кечкенә түгәрәк күзләре ялтырап тора. ♦
— Әллә тагы,— диде Вәли елмаеп.— Мин Чистайдан иртә киттем, ь
өйдә киленнәр булмады. 2
— Ә сип, Мәхүп кызым, нигә уйга калып утырасың? — диде баядан > бирле кызын күзәткән Айтүтә. х
— Акыл жыям,— диде Мәрхабә көлеп.— Кыз чакта барысын алдан ж сөйләп куйганмын, хатын булгач, сөйләргә калмаган. ж
— Ахирәт әйтер инде. Бирегез чынаякларыгызны, чәегезне кайнар- ф латыйм. Аштан житешегез. Әнкәй нигәдер сыйламый.
— Мин, киленкәем, кызым белән киявем янымда булгач, бөтенесен о онытам. Мәхүп, эләк 1 эчле бәлешемне кабып кара. Син яратканга s атлап 2 пешердем. Кияү дә Мәрхәбәсенең ни яратканын белсен.
Мәрхабә әнисеннән: a
— Алексей Петровичны күргәнең юкмы, Варвара Владиславовна w ничек тора, Наташа нишли? — дип сорады.
— Алексей Петровичны авырый дип ишеткән идем, үзен күргәнем _ юк,— диде әнисе.— Варвара, минем кебек, картайган. Ул, Мәхүп, сине ~ сорашты, килсә, безгә хәл белә керсен, диде. Наташасын күптән күр- г гәнем юк. Әнисе икенче шәһәргә күчеп китте дип әйткән иде әйтүен, х
■ Кереп хәлләрен белмисеңме? Кинәнерләр иде.
— Шулай дип торам, әни. Вәли, берничә минутка гына керимме? ={ Мәрхабә, киенеп, чин ып китте. ®
һава жылы, тын. Урамда бала-чага шаулаша, алар тәмам карга _, буялып беткәннәр, бит урталары кызарышкан. Күрәсең, елга буеннан чана шуып кайталардыр.
Мәрхабә, урамны аркылы чыгып, таныш ишегалдына керде. Монда кар рәтләп көрәлмәгән, сукмак кына салынган иде
Мәрхабә звонокның кайда икәнен белә иде. Эчтән Варвара Владис-лавовнаның әкрен тавышы ишетелде.
— Кем бар анда?
— Мин, Варвара Владиславовна. Мэри.
Алар баскыч төбендә үк кочаклашып күрештеләр, аннары сөйләшә- сөйләшә өйгә керделәр.
— Әйдүк, өс киемеңне салып жибәр. Мэрн. Киявен, әги-әниләрең исәннәрме?
— Шөкерләр.
— Әниеңне бер күргән идем шул
— Әйтте. Алексей Петрович авырыймыни?
— Хәзер терелеп килә инде.
— Ә Наташа?
— Ул... Кисловодскида.
— Дәваланамы әллә5 — дип гажәпләнде Мәрхабә.
— Юк. гимназиядә укыта.
Алар Алексей Петрович янына керделәр. Ул инде урында ятмый, язу өстәле янында утырып, ниндидер калын китап актара иде. Мәрхабә кергәч, урыныннан тормыйча гына артына борылды йөзе суырылган, ябыккан, сакалмыегы житешкән. Элек болай түгел иде бит. хәзер ябыклыгы аеруча күзгә ташлана. Әллә өстендә гадәттәге костюмы юккамы? Хәзер ак күлмәк өстеннән жилет кына кигән.
* Эл»к — жилак.
«Атлап пешердем - махсус пешердем
— Ә-ә, Мэри, исәнме-саумы,— диде Алексей Петрович бераз карлыга төшкән тавыш белән.
— Сез авырып киткәнсез икән, Алексей Петрович?
— Зарар юк, аякка бастым инде. Үзегездә хәлләр ничек, яңа урынга ияләшәсезме?
Мәрхабә иптәшләренең киңәше буенча якынрак җиргә эшкә күчкән иде. Бу больница элеккесе кебек зур түгел, бинасы кечкенәрәк, врачлары азрак, авыруларның барысы диярлек эшчеләр. Теге больницаның рухы ничектер башкарак, яктырак иде сыман, монда хөкем ителгәннәр ята диярсең, берәү дә терелүенә чынлап торып ышанмый, гүя тулмаган сәгатьләрен генә тутыралар.
— Нигәдер авыр ияләшәм, Алексей Петрович. Иске шифаханәне са-гынам, анда нәрсәседер йөрәккә якынрак иде.
— Шулай, шулай,— диде Алексей Петрович, ябык бармаклары белән өстәл дөбердәтеп.— Вакыты белән ияләшерсең. Виктор белән ничек торасыз?
Мәрхабә кызарды.
— Яхшы, Алексей Петрович.
— Анысы иң әһәмиятлесе. Без такыр юлдан бармыйбыз, бер-беренә канат була белмәсәң, бик авыр... Варя, безгә берәр стакан чәй китер- сәңче.
— Юк. юк, зинһар борчылмагыз, Варвара Владиславовна. Мин яңа гына табын яныннан тордым, Виктор әнкәйләр белән чәй эчә калды әле.
— Самаварым кайнаган, лимонлап бер стакан чәй эчәрсез әле.— Варвара Владиславовна тиз генә чыгып китте.
— Виктор мондамыни?
— Бездә парлап йөриләр.
— Монысы начар түгел.
Варвара Владиславовна подстаканникларга утыртылган ике стакан лимонлы чәй, варенье һәм печенье алып керде.
— Гафу итегез, мин бире генә. Залда суыграк. Я. Мэри, рәхим ит, син бит шундый печеньены ярата идең.
Мәрхабә әкрен генә елмайды.
— Мине әллә кая киткән дип уйлыйлар, ахры. Әни яраткан бәлешемне пешергән. Варвара Владиславовна...
— Нишлисең, кунак кына булдың инде безгә.
Варвара Владиславовна тагын чыгып китте. Руста моңа әллә нәрсә игътибар ителми. Иренең эше бар икән, үзе генә сөйләшсен, хатыны аңа комачауламый. Ул татарда гына табынга төп әһәмиятне биреп, эш турында сөйләшүгә бөтенләй вакыт калдырмыйлар.
Варвара Владиславовна ире алдында Наташаның исемен телгә алмады. Әллә араларында сүз булганмы? Әтисе-әнисе Наташаны бик- бик яраталар иде, ул аларның бердәнбере. Бер балалы ата-аналарга авырдыр шул. Бая да Варвара Владиславовна кызы турындагы сүзне бик тиз йомарга тырышты. Мәрхабә яхшылап абайламады, Варвара Владиславовнаның керфегенә яшь бөртекләре эленгән иде түгелме?. Алексей Петровичның йөзендә дә ниндидер сагыш, ул, бал кашыгы белән чәен болгата-болгата, стаканына озак карап торды. Аннары көрсенүен ничектер эчкә йотып, урыныннан торды, каяндыр шкаф артыннан бер кәгазь кисәге алып чыкты.
— Зинһар, шуны Викторга тапшыра күрегез, ул нишләргә икәнен белә.
— Яхшы, Алексей Петрович.
— Шулай да ераграк яшерегез, Мэри.
Мәрхабә, Алексей Петровичның яңадан шкаф артына кереп китүеннән файдаланып, кәгазен куенына яшерде.
— Менә Наташеньканың рәсеме. Уйга калып төшкән,— диде Алексей Петрович.
Мәрхабә дустының рәсемен кулына алды. Наташа чәчләрен таратып төшкән. Әйе, Наташанын кайгысы кәгазьдә дә ярылып ята. Менә- менә керфек очларыннан яшь тамар кебек. Мәрхабә аның уңышсыз мәхәббәтен белә иде. Күрәсең, шуны һаман оныта алмыйдыр. Бала һәм ♦ үсмер чакларында Наташа белән Мэри дуслар иде, тик уйларының ике ь юнәлештә агуын белеп бетермәгәннәр. Күрәсең, тәрбияләрендәге аерма £ ахыр килеп өскә калыккан. Мәрхабә гади татар кызы, укымышы аз, > бар таянганы — табигый акылы, ирекле холкы, гаиләләрендәге чагыш- х тырмача хөрлек булды. Шул нәрсә аңа хирургия сестрасы кебек ярыйсы ■= ук катлаулы һөнәрне үзләштерүгә ярдәм итте. Шулай да рус интеллн- ‡‡‡‡ генциясеннән ул шактый ерак, аларның эчке дөньяларын, рухи тормыш- ф ларын аңлап бетерми. Дөньяга карашлары да башкачарак бугай.
— Син генә түгел, Мэри, мин дә вакытында аның эчке дөньясына о үтеп керә алмадым.— диде Алексей Петрович унчан гына,— ә хәзер г соң бугай. Әнисе гел сагынып елый. Аналар барысын гафу итәләр, ә ° аталар... Я, ярый, Мэри, мин сине артык тотмыйм. Виктор көтә тор- » гандыр. Сез. хатын-кызлар, әниләрегезне тирән аңласагыз да, әтиләре- « гезне...— Алексей Петрович башын чайкады.— Я, ярый, хуш иттек.
28 J
х
—- Чалдың, суйдын. үтердең, тереләй кабергә тыктың, алла тәләнең < иң явыз каһәре сиңа! Инде кая барам мин рисвай булып картаймыш ч көнемдә? Анакаең кая бара? Ходайның нинди ләгънәтләнгән сәятендә - тапты сине Раббани? Ник тугач та ике аягыңнан тотып, башың бе- * лән стенага бәрмәдем? Гөнаһы булмас, раббем алла кичерер иде. Нигә үз балаларымнан мондый, колак ишетмәгән, күз күрмәгән җәбер-золым татыйм? Азганы булды Азганы, Һаруны булды Һаруны, инде Җәннәте барыннан да уздырган. Дәҗҗал кызы, пәри кызы! Ничек газиз агакаеңны көпә-көндез таларга кулың барды? Син минем үзем китереп биргән кубышкаларымны, малларымны тартып алганчы, ханымны суырып алыр идең. Мең тапкыр җиңелрәк булыр иде мина. һай. аллам, инде кая барыем, кемгә сүлим кара таш хәсрәтемне? Чалдың, суйдың, ырха- лум ашадың! Ярабби, ярабби дөнья-ахирәттә игелек күрсәтмә шул бәдбәхеткә. Бала чактан ашаткан тәмле ризыкларым, киендергән җылы киемнәрен харам булсын, бугазыңа сөяк булып тыгылсын, киемнәрең бака яфрагына әверелсен .. Син, убыр кызы, азләкы хатын’.. Син җәннәттән чыгып изге сәяттә яралган фәрештә түгел, син тәмугтан чыккан кабахәт җанның кисәү кабыргасыннан яралган шәйтан кызы!
Болар Исмәт байның кызы Җәннәткә яудырган каһәрләренең меңнән бер өлеше генә иде. Исмәт шашар хәлгә җиткән, күзләре түгәрәкләнгән, йөзе кыйшайган, киеме тәмам таушалып беткән. Ул бизгәк тоткан кебек калтырана, утырып та. басып та тора алмый, бәргәләнә, суккалана, авызында кү-бек. Ул инде сүз әйтә алмый, ике кулын йомарлап, буыла-буыла: «У-у!» дип кенә кычкыра иде.
— Ярый, атакай, шәйтан кебек акырдың, урман анасы 1 кебек үрле- кырлы сикердең,—балаганда да мондый кәмит күрсәтмиләр. Әнә капчыкларың, янчыкларың—ал да өенә кайт' — диде Җәннәт ачу белән —Мин сорамадым, үзең китердең, капчыгың төбендә ни булгандыр, мин карамаган.
— Үзем, үзем, үз кулым белән китереп бирдем Шушы кулларым белән! Ник бусагаңны атлаганда кулым корып төшмәде, ник аяз көндә
‡‡‡‡ Урман анасы — шүрале.
яшен сукмады үземне Син мина буш капчыклар, бакыр тутырган янчыклар бирәсең, ә малларым, кубышкаларым канда? Китергәндә капчыкларым түбәләмә иде, кубышкаларым янчыкларына сыймын иде. Алар бит минем битем белән җир себереп тапкан газиз малларым! Син минем каракүлләремне, кубышкаларымны кайтар, шомарган тиеннәр түгел, кубышкаларымны, мәләвен! — Ул идәндә аунап яткан капчыкларга аягы белән типте, янчыкларны читкә этәрде. Нигә мина болар, мин «старьяберем»мы? Мина каракүлләрем, кубышкаларым. алтыннарым кирәк. Бирмәсәң, китмим, бусагаңа аркылы ятып улам! Кубышкаларым. а-а-һа-һа! Күз нурларым, маяларым. Кая яшерде сезне тәмуг кисәве? Хәзер мин аның җанын алам, ходай үзе шаһит! — Исмәт бөтен көче белән ыргылып кызына ташланды, нәрсәдер аударды, нәрсәнедер бәреп ватты. Җәннәт карт әтисеннән җитезрәк иде, бер сикерүдә читкә тайпылды, кулына эләккән ниндидер авыр нәрсәне күтәреп:
— Якын килмә, башыңны сугып ярам! — дип кычкырды.
— Яр. из! — дип, кызына каршы акырды Исмәт.— Син аны ярдын инде, бәдбәхет! Каннары, миләре төрле якка чәчрәде. Я. алла...—Исмәт ике кулын баш өстенә күтәрде.
Исмәт әле байтак вакыт кызын тотып буарга җилкенде. Аннары нәрсәгәдер абынып, идәнгә җәйрап егылды һәм, маңгаен идән тактасына бәрә-бәрә, бик озак акырып елады. Соңыннан ничектер сыгылып төште, идәнгә аякларын бөкләп утырды да:
— Ничек карт атакаеңны кызганмыйсың, жәлләмисең, Җәннәтем? Әдәм мәсхәрәсе итәсең бит, —диде.
— Үзең Фәйзүк җизнине кызгандыңмы? Ул сиңа каһәрләр яудырганда син ана ниләр эттең, хәтерлисеңме? Оныттыңмы?
— һай, кызым, һай, кызым . Мин бит үз-үземне белештермичә., Шәйтан котыртуы буенча, шәйтан...
— Хәзер дә шәйтан котыртуы буенчамы?
— Шәйтан котыртуы буенча...
— Алай булгач, Хөҗҗәт мулланы чакырт, шайтаннарыңны кусын. Ә миндә артык бер малың юк. Булган кадәресен барысын Фәйзүк җизни белән Һарун алдылар. Кубышкаларыңны, нәрсәләреңне һәммәсен, Безгә атакай үзе кушты, диделәр.
— Юк, юк, мин аларга кушмадым, син аларга бирмәдең! Кызым, Җәннәтем, ярый инде алай булгач,— диде Исмәт, җиң очы белән күз яшьләрен сөртеп,— беткән мал беткән, урталай бүлешик тә бәхилләшик.
— Бар, Фәйзүк, Һаруннар белән бүлеш.
— Әй. кызым, юкны сүләмә. Өеңдәгене син Фәйзүккә дә, Һарунга да бирмисең. Моны башка берәү белмәсә дә, атакаең белә.
— Күп сүләмә, атакай, капчыкларыңны ал да өеңә кайт. Югыйсә, урамга чыгарып атам.
— Бирмисеңме? — диде Исмәт, тавышын әкренәйтеп.
— Алмагач, бирмим.
— Юк, бирерсең! Бирерсең, сөйрәлчек! Мин... мин...— Ул тагын кы-зына ташланды, тагын ниндидер савыт-сабаларны бәреп ватты, идәнгә ауган урындыкны тибеп очырды. Аннары стенага капланып шашып үкерде, күлмәк якасын тартып өзде.
— Кубышкаларым, майларым, җаң кисәкләрем!—дип кычкырды һәм кинәт акылын җуйды, ахрысы, хахылдап көлә башлады, Хитровка турында әллә нәрсәләр мыгырданды. Җәннәт атакаен кызганмады, киресенчә, зәһәрләнеп карап торды. Кибете, йорты бар, шул җитеп торыр, аларга озак яшисе калмаган. Әзһарны күпер астында тончыктырдылар, Сөмбелне тереләй черттеләр. Һарун яхшылыктан үз ата-анасынын йортын басып китмәгән. Әгәр ачык авыз булса, Җәннәтне дә шул хәлгә төшерәчәкләр иде. Атакае белән анакае...
Гажәп бер хал: бу фажигале комедия табигать кышкы йокыдан уянып килгән чагында булды. Нәрсәдер чери, бетә, таркала, шул ук вакытта тирәндә, хәзергә күзгә күренмичә, нәрсәдер шыта, тиздән-тиз- дән алар яшел үрентеләр бирәчәкләр.
Шул көннән сон Исмәт әйле-шәйле булып китте. Әле ул беркем белән сөйләшми, әле ни сөйләгәнен белмичә туктаусыз лыгырдый, галә- ♦ мәт тавыш-гауга күтәрә, аннары урамга йөгереп чыгып китә, билгеле ь эш белән барган шикелле бик ашыгып Хитровкага бара. Аннары, хәл- £ сезләнеп, берәр капка төбендә утыра, бөтенләй таныш булмаган кеше- > ләргә озын-озын итеп үзенең хәлен сөйли, кызыннан, киявеннән зар ж елый, маржа кызы белән каядыр олаккан кече улы Һарунны тирги. = Шунда ук үлгән улы Әзһардан һәм үлгән кызы Сөмбелдән хат алган- х лыгын әйтә, балалары аталарын үз яннарына — Хитровкага чакыралар ф икән, монда сәүдәләр шәп бара, диләр Шуннан инде Исмәт, сер бүлеш- а кән кебек, тавышын әкренәйтеп, кулын ирен почмагына куеп
— Кубышкаларым, кәбәм, үзләреннән-үзләре арталар, кырмыска- г
лар кебек үрчиләр. Кичә капчык төбендә моның шае гына иде. бүген ® инде түбәләмә булган,— ди, кочарга иткәндәй кулларын жәя. Җан рә- о хәте белән көлә, күзләрендә исә чиксез курку, як-ягына шөбһәләнеп « карый. Аның күз карашы мәгънәсез, төссез, әйләнчек сарыкныкы кебек. “ Түгәрәк бүреге кыйшайган, җиләненең төймәләре рәтләп каптырылма- _ ган, үзе кызу килгәнгә тирләгән. Бер минуттан Исмәт урыныннан куба. “ йөгереп китә, кулындагы таягы белән, сукыр кеше кебек, җиргә төртә- төртә атлый. ж
Бер заман ул кибетенә барып керә, нәкъ ят кеше кебек, әйберләре- * нең бәяләрен сораша, кайчак бәяне үзе куйганын белмичә. «Аһ, жулик- ң лар, тереләй тунаучылар!» дип, төкерек чәчә-чәчә приказчикларны сүгә. « Әбелхарис, энесенә кибетне яхшылап карарга кушып, Исмәтне арткы * бүлмәгә алып чыга, урындыкка утырта, чәй бирә, тынычландыра. Исмәт азрак акылына кайткандай була, ләкин күп сүзләре һаман әле аңлашылмый, мәгънәсез.
— Казанский кияү кермәдеме? — дип, кинәт сорый Исмәт —Кара, кибеткә җибәрмә аны, ул жулик. Җәннәттәге бар әйберебезне чәлдергән. кубышкаларымны да.— Исмәт җиң очы белән күз яшьләрен сөртеп ала — Казанга кайтып киткән дисеңме? Ышанма. Ләхаулә вә лә куәтә . Күз буйый ул, хәзер алдыңа әллә кем кыяфәтендә килеп баса Ул җен- пәриләр белән эш итә. Аллам сакласын. Хөҗҗәт мулла өшкерергә килгән саен аны күрә, корьән укый башласаң, җилән астыннан чыгып сыза, ди. Бүген Хөҗҗәт мулла килмәдеме? Өшкерсен иде, брат.
— Нишләп ул кибеткә килсен, Исмәт абзый. Килсә, өйгә килер
— Юк, ул чалмалы шәйтан кибетләргә дә керә,— Исмәт ялт итеп тәлинкәсен башына каплый - Син аны. Әбелхарис, белмисең, ә мин аны беләм, ул безнең атакай Аблай хаҗи белән әшнә иде, гел бергә чәй эчәләр иде Ә самаварларында... шәйтан суы. һич ялганламыйм Валлаһи. таллаһый! Үзе ул мәчеттә торса да. җанын күптән шайтанга саткан. Раббани этте. Раббанига үз җеннәре эткән. Эх, энекәем, хатыннар дан тоже саклан, алар итәк астыннан ут йөретәләр. Беләсеңме.—ул тиз генә тирә ягына каранып алып, тавышын әкренәйтте.— Раббани кызы Җәннәт белән икәүләп мине үтерергә булган, чак качып котылдым Кулларында менә мондый балталар Шау шау кайнаган казанга тереләй салалар, аннары урам баганасына кибәргә асалар Мин беләм аларны. Ә син. Әбелхарис, минем үз улымнан артык, малымны урламыйсың, маржа кызлары белән типтермисең. Мин мал табам, алар Абабау!!! — дип. кинәт бик ачы тавыш белән кычкырып җибәрде Исмәт.
Исмәтнең аңгы-миңге сүзләрен Әбелхарис беренче тапкыр гына тын ламый иде. Баштарак ана бу хәл бик сәер тоела иде. соңыннан күнекте Намуслы кеше буларак байның бу аяныч хәленнән файдаланып ка
лырга теләмәде. Киресенчә, Раббани янына кереп, барысын ачыкта» ачык сөйләп чыкты.
— Бай абзый килә дә, кассаны бер тиененә кадәр калдырмыйча алып китә. Өйгә китергәме-юкмы, белмим. Соңыннан мине гаеплисе булмагыз. Табышны көн саен үзегезгә биримме? Булмаса, мине бу җан- жаллы эштән коткарыгыз,— диде.
— И Әбелхарис.— диде Раббани, күз яшьләрен сөртеп,— ходай башыбызга нинди бәлаләр яудырганын үзең күреп торасың. Бай абзац авырмаса, болай булмас идек. Өшкерергә килеп йөри торган Хөҗҗәт ахун һәр вакыт әйтә, алла боерса, яхшыруга таба бара, тагын бер ун өшкерсәк, иншалла, рәтләнер, ди. Син инде, Әбелхарис, үз кеше, яхшылыгыңны онытмам, кибеткә күз-колак була күр, акчаны көн саен үземә китереп бир....
— Нәрсәбез бетә. Бай абзый мине нәрсә алырга йөретми иде. Аннары хәзер безгә...
— Шулайдыр, шулайдыр, бер кирегә китсә, китә ул. Син күз-колак бул инде, Әбелхарис,— дип кабатлады Раббани,— мин акыл ияләре белән киңәшим. Кызым бар, киявем...
Исмәтнең хатыны белән кызы турында әйткән сүзләре кылт итеп Әбелхарисның исенә төште. Соң болар тиле сүзләре генәме? Әллә бераз чыны бармы?
— Тиздән улыбыз Һарун кайтачак. Ул яшь кеше, укымышы бар.., Өйләнмәс борын Әбелхариска заманга хас кайбер хөр фикерләр ят түгел иде, сеңелесенең кайбер хәтәр адымнарына күз йома иде. Өйләнгәч. күбрәк үзенең чәүкә оясына карый башлады. Хәзер бигрәк тә: Габидә авырга узган, ул ата. Габидә ана булырга жыена. Аларның хыяллары, дөньяга карашлары бер, кеше әйберенә кул сузма, үз эшләп тапканың үзеңә житә, житмәгәнен ничек тә тартып-сузып житкерергэ тырышалар.
Исмәт тынычланды, утырган урынында йоклый башлады. Әбелхарис аны диванга яткырып, кибеткә чыкты. Сатып алучылар куп түгел, кайсы яка, кайсы каракүл тиреләре карый, Әбелфәрит аларга йонын, мездрасын мактый, янәсе карагыз, нинди йомшак, йоны нинди бөдрә! һәм ул йонны бармагы белән жәһәт кенә кире якка кайтарып жибәрә. Сүзгә Әбелхарис та килеп кушыла һәм, икәүләп мактый торгач, сатып та куялар.
Бераздан ах-вах итеп Раббани килеп керде. Ул иртәдән бирле Ис- мәтне эзли икән.
— Борчылмагыз, Раббани абыз, мин аны арткы бүлмәдә йоклаттым,— диде Әбелхарис.
— Алай булса, ярый,— диде Раббани, Әбелфәрит биргән артсыз урындыкка утырып.— Бай абзагыз кассага якын килмәдеме?
— Юк, бүген якын килмәде, аллага шөкер,— диде Әбелхарис.
Раббани ач күз белән шунда ук кибет эчен сөзеп карап чыгарга өлгерде. Әбелфәриткә текәлгәндә аның карашы бигрәк тә шикле иде. Телдән берни әйтмәде, эчтән ни уйлавы ачык иде. Әбелхарис белән Әбелфәрит моны ялгышмыйча укыдылар. Шул хәтле намус белән эшләгән кешеләрдән шикләнә бит!..
Байтак вакыттан сон Раббани ирен Әбелмәнихның тарантасына утыртып өенә алып китте. Исмәт әле кычкырып мыгырдана, әле башын күкрәгенә салындырып йоклаган сыман итә. Аннары кинәт башын күтәрә, кулын болгап жибәрә, торып аягына басарга итә:
— Идрит... Идрит.. Мать якасы, пошел, аллюр! — дип, урамны янгы- ратып кычкырып жибәрә.
Дәвачы бар.