Логотип Казан Утлары
Очерк

ХӘМИТ БАТЫР ҺӘМ АНЫҢ БАЛАЛАРЫ


КАМАЗ КӨНДӘЛЕГЕ
өн уртасы узган иде инде.
Хәмит ага Юсупов якында гына эшләүче бульдозерлар гөрелтесен тыңлап шатланып куйды: «Тырышалар егетләр, сынатмыйлар...»
Көзге кояшның беренче нурлары шушы елларда гына ачык басуда нәфис челтәр кебек үсеп чыккан заводның тимер каркасларына сибелде. Һәрчак, таңны әнә шулай бульдозер рычаглары янында каршылаганда, шушы күренешкә сокла
Ә бульдозерларның күмәк гөрелтесендә ул утырган беренче тракторның тавышы да чагылып киткәндәй була. Ул көннәрдән бирле күпме генә хәлләр баштан кичмәгән дә, нинди генә юллар үтелмәгән! Без бүген тугызынчы бишьеллык төзелешләре турында сөйлибез. Ә бит Хәмит ага Юсупов бу бишьеллыкларның беренчесендә үк зур
авыру анасы, ике сеңелесе...
Инде семья башлыгы булып калган икәнсең, үзең турында гына кайгыртып булмый.
Ә заманалар ир уртасы булган өлкәннәргә дә бик елмаеп карамый иде ул вакытта. Яшь Хәмитнең хәер сорап йөргән көннәре дә, көнлек эш эзләп йөргән вакытлары да күп булды.
Шулай бер вакыт күрше рус авылына барып чыкты. Анда совхоз төзелеп килә иде.
Эшчеләр ашханәсендә йөк бушатып йөргәндә (иң өметле эш шунда инде: өйгә дә берничә сынык ипи алып кайтып була), күн тужурка кигән берәүгә тап булды Хәмит.
— Эшләр ничек бара, булачак яшь большевик? — дип сорады ул аннан русча. Рус телен азмы-күпме аңласа да, җавап бирерлек сүз таба алмады
ОЧЕРКЛАР
нып карап тора Хәмит ага. Бу челтәр бизәкләрдә меңләгән кешеләрнең иҗатын. КамАЗ төзүдә үз өлешен күрә ул.
хезмәткә кушылып киткән кеше.
Хәмит Юсуповка хәзер илле алты яшь. Әйе, Бөек Октябрь рево-люциясе белән яшьтәш ул. 1917 елда Башкортстанда туган.
Аңа нибары ундүрт яшь тулганда әтисе Габбас абзый дөнья куйды. Хәмит семьяда иң өлкәне булып калды. Аның кул астында —
Хәмит, елмаеп кына куйды.
— Ат җигә беләсеңме?
— Беләм.
— Әйдә, алайса, су ташучы булырсың.
Шул ук көнне аңа берничә кадак он, тозлы кәбестә бирделәр, ф Шушы «байлык» белән кош тоткандай кайтып керде ул өенә.
Шулай азмы-күпме эшләгәч, әлеге күн тужуркалы абый тагын сүз катты аңа:
— Укыйсың киләме?
Бусына җавап әзер иде:
— Килә...
Хәмит Юсуповны яңа ачылган тракторчылар курсына җибәрделәр. Тиздән совхозга трактор кайтырга тиеш икән. Ә анда эшли белүче дә, эшләргә теләүче дә юк. Олы яшьтәге авыл ирләре атка күбрәк ышаналар.
1934 елның язында унҗиде яшьлек Хәмит Юсупов авылга беренче тракторны алып кайтты. Бу хикмәтне беренче тапкыр күргән авыл халкы шушы тимер айгырны иярләгән ятим баланың үзеннән дә артык шатлангандыр. Үзенә күрә бер сабан туе булды ул көн. Бөтен халык авыл башына каршы алырга чыкты. Шунда ук бу хикмәтне сынап карарга булдылар.
Басу уртасына килеп җиткәндә трактор туктап калды.
— Җәмәгать, керәчин бетте,— диде Хәмит, үзе гаепле сыман.
Инде бер кузгалган халыкның кызыксынуын туктатып булмый ~ иде. Барысы да, бердәм булып, авылга чаптылар. Кайсы шешә белән, - кайсы калай банка белән үзләренең керосиннарын алып килделәр. ч
Буш кырны тагын гадәти булмаган гөрелте тавышы каплады. * Басуны да әйләнеп сөреп чыктылар. -
Механизатор Хәмитнең беренче хезмәт елы иде бу. Ә илдә беренче °- бишьеллык планны үтәү өчен көрәш бара иде... *
Совхозга беренче комбайнны да Хәмит Юсупов алып кайтты һәм н озак еллар комбайнда эшләде. s
1938 елда, авыл халкы бергә җыелып, хөрмәтләп армиягә озат- ~ тылар үзен. g
— Озакка түгел, Хәмит энем,— диделәр авылдашлары,— өч елыңны хезмәт итәрсең дә яңадан авылга кайтырсың. Еллар гына имин булсын...
Ләкин өч ел гына түгел, сигез ел хезмәт итте Хәмит Юсупов.
Ерак Көнчыгыштагы Халхин-Голда беренче сугышчан чиркәнчек алды.
Инде Бөек Ватан сугышы башланып киткәч, механизатор Хәмит танкка утырды.
Бу кырыс сугышта аның үткән юлын күрер өчен карталарга карап торуның кирәге юк. Дошман итеге астында калган бик күп шәһәрләрне азат иткән өчен, һәр елганы кичкән өчен алган хәрби медальлоре аның үткән юлын ачык күрсәтә.
1944 ел. Висла елгасы буенда чираттагы зур һөҗүмгә хәзерлек бара. Куе агачлар арасына яшерелгән танкның алгы бронясына таянып, танк командиры лейтенант Хәмит Юсупов һәрбер сүзен уйлап хат яза: «Берничә минуттан без тагын һөҗүмгә күчәбез. Мин үзем партиясез кеше. Ләкин мине коммунист дип санагыз. Соңгы сулышыма кадәр, йөрәгемнең соңгы тибүенә кадәр Ватан өчен көрәшәчәкмен. Шулай булгач, мин коммунист булмый яши алмыйм».
Әнә шундый авыр көрәш елларында Коммунистлар партиясе сафына басты Хәмит Юсупов, чыныкты, ныгыды. Коммунист булып Карпат тауларын, Дунайны кичте, җиңү таңын каршылады. Германия җирләренә җитеп, Т-34 танкысын туктатып калдырды.
ХӘМИТ ВАТЫР ҺӘМ АНЫҢ БАЛАЛАРЫ
Бөек җиңүнең берьеллыгын билгеләп үткәндә, ул туган авылына кайтып төште. Нәрсә көтә иде соң аны монда? Туган-үскән йортның ишек-тәрәзәләренә аркылы такта кагылган, ишегалдын чүп үләне баскан. Карт әнисе дә, сеңелләре дә фани дөнья белән бәхилләшкәннәр. Сугыш авырлыкларына түзә алмаганнар, күрәсең...
Авылдашлары аны җылы каршыладылар. Җиңеп кайтучы буларак хөрмәтләделәр, кайгысын уртаклаштылар. Искергән өй-каралтыны төзәтергә, хәтта яңасын салырга хәзер иделәр.
Әйе, җимерелгән өйне төзәтергә булыр. Тик күңелдәге яраларны төзәтеп булырмы соң? Ишегалдына кайтып кергән саен яшьли үлгән сеңелләре, җиңү бәхетен күрә алмаган әнисе искә төшеп, йөрәкне әрнетмәсме! Бәлки, тормышны бөтенләй яңадан башларгадыр? Яңа урында!
Кагылган тәрәзәләр ачылмады, чүп үләне баскан болын кебек киң ишегалды тапталмады. Икенче көнне үк кая барасын үзе дә төгәл белмәгән Хәмит авылдан китеп барды.
Аның авылдашларына беренче язган хаты Ишембай шәһәреннән килеп төште: яңадан тракторга утырган, семья корып җибәргән...
1948 ел. Партиябез һәм хөкүмәтебез Башкортстанда гигант нефть химиясе комбинаты, аны төзүчеләргә яңа шәһәр салу турында карар чыгарды.
Декабрь аеның чатнама салкын көннәре иде бу. Беренче төзүчеләр булачак шәһәр урынына, ачык кырга юл тоттылар. Колоннаның башында, бульдозеры белән юл ярып, җиңеп кайткан сугышчы Хәмит Юсупов бара. Көн яктысыннан күзләрне чагылдырып, зәңгәрләнеп торган карлы кыр каршыга агыла. Ә артта — бер машина гына узарлык яңа юл. Сигез ел хәрби хезмәттә йөреп, тыныч тормышта яшәүнең чын тәмен, ямен аңлаган Хәмит Юсупов өчен иң кадерле минутлар иде бу. Шәһәрләрне җимерү өчен түгел, яңаларын төзү өчен ничә еллар кан койды бит ул. Үлем белән күзгә-күзгә очрашты.
Ни әйтсәң дә, бу эшне авылга кайтып, чәлшәйгән өйне сипләп чыгу белән чагыштырып булмый!
Ачык кырда кечкенә генә бер мәйданны чистарттылар да, палаткалар корып, вагоннар тезеп куйдылар. Шундук такта кисәге алып, берсе аңа язып куйды: Салават шәһәре.
Менә беренче барак та әзер инде. Шуннан кечкенә генә бер бүлмәне Юсуповларга бирделәр.
Бер вакыт чираттагы сменадан кайтып, җылы бүлмәсенә килеп керде дә, өстендәге телогрейкасын да салмыйча, мич каршына килеп утырды. Нигәдер бик шат иде ул бүген. Нигә икән? Юкса, ул кадәр эш күрсәткәннәре дә юк бит әле. Комбинатның беренче нигез ташын салганга да нибары бер генә атна.
Шулай бераз якты уйлар дөньясына чумып утыргач, кичке аш әзерләп йөргән хатыны Наиләгә эндәшеп куйды:
— Наилә, акыллым, син теге безнең авылның Галимулла абыйны беләсеңме әле?
— Беләм... Ә нәрсә?
— Нәрсә дип... Мин яшь вакытта авылга кайткан иде. Магнитогорск шәһәре төзелешеннән. Бик мактаулы булып, дан алып кайтты.
— Шуннан сиңа ни эш?
Хәмит абый кырт борылды да:
— Ә менә нинди эш — шушы Салават шәһәрендә мин дә аның кебек булачакмын. Әйтте, диярсең...
— Әй, хыялый, хыялый... Алып батыр... Әйдә, хыял дөньяңнан чыгып, чабатаңны салып как та ашарга утыр. Аш суына.
Хатыны бу сүзгә яңадан әйләнеп кайтмады. Ул, ничектер, онытылды, шаяру булып күңелдә калды.
Ә зур комбинат, яңа шәһәр үсте. Бульдозерчы Хәмит Юсупов эшне талымлап тормады. Кая. нинди эшкә кушсалар да. каршы килмәде. План үтәлде дип смена ахырына кадәр җылы вагонда алмаш килгәнне көтмәде. Инде эш бетеп, буш вакыты булса, техника- сын төзәтә иде. Шуңа күрә аның бульдозеры капиталь ремонтка кадәр 25 мең сәгать урынына 45 мең сәгать эшли иде. Җидееллык планны ул өч елда үтәде. Комбинат беренче продукциясен бирә башлады. Беренче палаткалар, бараклар урынында күп катлы йортлар үсеп чыкты.
Җылы барактагы сөйләшүдән соң, ун ел вакыт үтеп китте. 1958 елда Салават шәһәренә шатлыклы хәбәр килде. Яңа комбинат һәм шәһәр төзүдәге искиткеч уңышлары өчен бульдозерчы Хәмит Юсуповка Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исем бирелде. Лейтенант Хәмит Юсуповның хәрби медальләре янына Алтын Йолдыз медале һәм Ленин ордены өстәлде.
Инде бүген Башкортстанның даны — Салават шәһәре иң матур, чиста шәһәрләрдән санала. Шушында туып-үскән яшьләр хәзер аның хезмәт данын дәвам итәләр. Тик аны төзегән батырлар онытылмый.
Бүген Салаватка барып чыгып, очраган бер кешегә син сорау бир:
— Салаватка кем беренче булып килде?
— Хәмит Юсупов,— диярләр сезгә.
— Ә беренче трамвай юлына полотноларны кем әзерләде?
— Хәмит Юсупов,— дигән җавапны тагын ишетерсез.
Инде тугызынчы бишьеллыкның гигант төзелеше — КамАЗга килеп сорау бирегез:
— Бульдозерчылардан смепа саен икешәр-өчәр норма кем үти?
— Юсупов.
— Танылган КамАЗ монтажчылары Филимонов, Сәлаховлар данын кем дәвам итә?
— Юсупов.
— Ватылган автоскреперларны тиз арада кем сафка кертә?
— Юсупов.
Бу сорауларны күпме бирсәгез дә, сезнең шул ук бер җавапны ишетүегез мөмкин.
Тик бу юлларны укыгач: «Бер үк кеше берничә төрле эштә эшли аламыни?» — дигән гаҗәпсенү туар.
Бульдозерчы Юсупов — Социалистик Хезмәт Герое Хәмит ага үзе инде.
Ә монтажчы — Фәнис Юсупов. Хәзер ул КамАЗның чуен кою заводы корпусларын коруда катнаша. Төзелешкә дә бер ел элек килеп, башта тәэминат бүлегендә куратор булып эшли башлады. Эшнең тынычлыгы булмаса да, бик авыр түгел, җылы, чиста эш.
Шулай бер объекттан икенчесенә йөргәндә, бер көнне ул монтажчылар янында туктап калды. Искитмәле күренеш иде бу. Моңа кадәр күз күрмәгән зурлыктагы кран зур культура йортының өстен ябарлык түбәне күтәреп алды да аны яңа корпуска күтәрде. Берничә минуттан яңа түбә әзер иде инде. Югарыда металл конструкцияләре арасында кечкенә генә булып күренгән монтажчылар җиргә төштеләр. Аларның йөзләрендә шатлык күреп, көнләшеп куйды Фәнис.
Берничә көннән ул Николай Александрович Сорокин җитәкчелеген, дәге монтажчылар бригадасына күчеп килде. Баш әйләнерлек биеклекләргә менеп эшли башлады.
Егерме дүрт яшьлек Фәнис хәзер монтаж мастеры булып эшли. Алдынгы монтажчылар Епикеев, Сабпрҗановлар осталыгына ирешү өчен аңа күп тырышлык куярга кирәк әле. Әмма ул үзенең көченә, үэө белән хезмәт итүче монтажчыларга ышана.
ШӘҺИТ ГАРИФУЛЛИН ф ХӘМНГ ЬА1ЫР ҺӘМ АНЫҢ БАЛАЛАРЫ ф
КамАЗ ул дистәләгән километрларга чәчелеп яткан завод корпус* лары гына түгел. Эшнең тәүге адымнары миллионнарча кубометр җирне күтәртүдән башланды. Моның өчен көчле машиналар булдыру, аларны һәр вакыт төзек тоту беренче шарт иде.
Әнә гигант кырмыскаларны хәтерләткән автоскреперлар берьюлы никадәр җирне күтәреп алалар да котлованнан читкә чыгарып куялар. Машиналар гаять зур булса да, бик төгәл эшлиләр. Файдалы җир катламы кызыл балчык, ком белән катнашырга тиеш түгел. Киләчәктә, завод төзелеп беткәч, анда, уңдырышлы туфракта, чәчәкләр үсәргә тиеш.
Автомеханик Дамир Юсупов — яңа гына техникум тәмамлап килгән яшь егет — шушы машиналарның вакытында эшкә чыгуына җаваплы. Әйе, тәбәнәк кенә буйлы бу егет төзелешнең механизацияләү идарәсенә әле күптән түгел килде. Ләкин тырыш кешенең эше тиз күренә.
Автоскреперларны йөртүче шоферлардан иртәрәк килә ул эшкә. Килә дә һәрбер машинаның төзеклеген тикшереп чыга. Ватылган урыннары булса, төзәтеп, алмаштырасы детальләрен алмаштырып куя.
Аның белән бергә эшләүче Михаил Павлович Парамонов әйтеп куйды:
— Аның эш сөючәнлегенә сокланам мин. Баксаң — үзе яшь кенә бит әле. Автоскрепер көпчәгеннән әз генә калкурак. Әмма тырыш. Барлык транспорт та парктан чыгып китмичә тынычлана алмый. Менә шундый егетләр эшкә тотынгач, заводның вакытында төзелүенә, беренче машинаның 1974 елда чыгуына һич тә шик калмый.
Май аеның матур көннәренең берсендә Кама автомобиль заводы идарәсенә яшь кенә бер кыз килеп керде. «Нинди һөнәрең бар?» — дип сорагач, әле типография буявы исе килеп торган өр-яңа дипломын күрсәтте.
Нәкъ шул көннәрдә Чаллыда яңа бер институт оешып килә иде. Фирдәвес Юсупованы әнә шунда — энергетика төзелешләрендә хезмәтне фәнни оештыру һәм идарә итү үзәгенә өлкән техник итеп алдылар.
Төзелеш булгач, төрле проблемалар, моңа кадәр көтелмәгән кыенлыклар килеп чыга. Мондый очракта фәнгә, тикшеренүләргә таянмыйча булмый.
Фирдәвесне әле бер төзелеш оешмасында, әле икенчесендә очратырга була иде. Техникумда алган бөтен белемен эш белән идарә итүне җиңеләйтүгә бирде ул. Хезмәттә — хөрмәт, дип юкка гына әйтмиләр бит. Тиздән аның сәләтен күреп, инженер итеп күтәрделәр...
Инде тагын бер Юсупов бар. Аның исеме Риф. Дөресен әйткәндә, аның турында бер дә озынга сузмыйча да сөйләп була. Чөнки аның юлы, көрәше алда әле. Төзелеш идарәсенә килеп, өйрәнчек слесарь булып эшли башлавына күп үтмәде әле аның. Шулай да Риф өчен бик әһәмиятле көннәр бүген. Унынчы классны тәмамлап, вузга кереп караган иде дә, нибары бер балл җыеп җиткерә алмыйча, конкурстан үтмәде. Әмма аның белән сөйләшкәндә бернинди үкенү хисе тоймассың. Шундый зур төзелешкә катнашу үзе бер вуз, тормыш мәктәбе бит ул. Слесарь һөнәренең нечкәлекләренә өйрәнү белән бергә Риф Юсупов яңадан институтка әзерләнә. Үзе төзегән заводта киләчәктә инженер булып эшләргә хыяллана Риф. Ә бүген алган һөнәре аңа артык булмас. Ояңда ни күрсәң, очканда шуны күрерсең, диләр бит.
Инде сез төшенгәнсездер: әле генә язып үткән яшьләр — Социалистик Хезмәт Герое бульдозерчы Хәмит ага Юсуповның балалары. Аларның һәр'кайсы белән мин берничә кат очраштым. Һәм шуны әй
тергә кирәк: аларның һәркайсының үз характеры бар. Менә тынгысыз монтажчы Фәнис, сүзен үлчәп кенә сөйләүче Дамир, һәр вакыт шаян, үткен кыз Фирдәвес, оялчан һәм тыйнак Риф.
Кешенең тормышына без аның эше, аның калдырган эзе буенча бәя бирәбез. Хөкүмәтебез Хәмит ага Юсупов эшенә лаеклы бәя бир- гән_ — күкрәгенә Алтын Йолдыз таккан. Шул ук вакытта әнә шундый тырыш егетләр, кызлар үстереп җиткерүе белән горурлана ала Хәмит ага.
һәр таңда Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге проспектының тугыз катлы йортларының берсеннән биш кеше эшкә ашыга. Бер семьяда биш кеше бер үк уй-теләк белән КамАЗ төзи.
Тамыр җәйгән бер шәһәрдән кешеләрне нинди көч икенче шәһәрләргә кузгатып алып китә соң? Нинди көчләр аларны бер төзелештән икенчесенә чакыра? Уйлап карасаң, күп төзелешләрдә катнашкан кешеләрнең һәркайсы шуның белән очраша: менә ул төзелешнең бөтен тузанын, пычрагын ерып йөри дә, инде үзе омтылган нәрсәгә — чисталыкка, яшеллеккә, уңайлыкка килеп җиткәч, яңадан икенче җиргә күчеп китә. Тагын шул ук уңайсызлыклар, кыенлыклар... Һәм яңадан шәһәренең, заводының киләчәге турында хыяллана башлый.
Юсуповлар семьясы да Салаватта егерме дүрт ел яшәп, шунда төпләнгәннәр иде. Дөресрәге, шунда төпләнеп калырбыз, дип уйлаганнар иде. Дүрт бүлмәле квартиралары, алма бакчалары, үсеп җиткән балалары, семьяның даны... Инде тагын ни җитми! Юк, кеше дигәнең тыныч утырырга риза түгел, күрәсең.
Шулай бер көнне эштән кайтып бөтен семья бергә җыелды да үзәк телевидениенең КамАЗ турындагы чираттагы тапшыруын карады. Бер сүз дәшмичә, дикъкать белән тыңлап утырдылар. Инде КамАЗ турында тапшыру да бетте. Икенчесе башланды.
Беразга өйне тынлык басты.
— Әти...
— Улым...
Фәнис һәм Хәмит ага икесе берьюлы әйттеләр бу сүзләрне. Фәнис әтисенең сүзен бүләргә кыймады, күзлеген төзәтеп куйды да аны тыңлап тынып калды.
— Улым, әллә без дә...— Хатыны Наилә апаның кинәт туган борчылуын сизеп, сүзен төзәтте.— Әллә син дә шул якларга барып чыгасыңмы, диюем. Бөтен ил төзегәндә без генә читтә калсак...
Әтисе белән икесе бер үк нәрсәне уйлаганны сизгәч, Фәнис тынычланып куйды. Күптән уйлап йөри иде бу хакта. Тнк әтисе каршы килер дип кыймый йөри иде.
Хәмит аганың үзендә дә бүген генә тумады бу фикер. Шулай да бер селтәнүдә семьяны төбе-тамыры белән кузгатып чыгып китү ансат кына түгел иде. Менә әле дә «без» дип эшне чак чак кына бозмый калды. Хатыны Наилә шушында тормыш иткән, дүрт бала тудырып үстергән...
— Улым, син, анда барып, разведка ясап кара әле. Аннары энеләрең дә уйлап куярлар, бәлки.— Ул бу юлы да «үзем уйлап карармын» дип әйтмәде. Ашыгырга ярамый.
1971 елның октябренда, Салаваттан китүенә ике атна үткәч, Фәнистән беренче хат килеп төште. Үзен бик яхшы каршы алуларын, яңа шәһәрдә унике катлы гомуми торакта торуын язган иде ул. Төзелештә илле меңгә якын кеше эшләсә дә. әле эшче көченең җитмәвен дә хәбәр иткән. «Бигрәк тә механизаторлар күп таләп ителә», дигән.
Шушы сүзләргә җиткәч:
ШӘЬНТ ГАРИФУЛЛИН ф ХӘМИТ БАТЫР ҺӘМ АНЫҢ БАЛАЛАРЫ
— Механизаторлар таләп ителә, диген, ә! — дип куйды Хәмит ага, хатынына карап.— Әллә мин дә уйлап карыйм микән? Синең туган ягың Минзәлә дә ерак түгел инде...
«Туган ягың Минзәлә» дигәч, Наилә апа да бераз йомшый төште. Шулай да бөтенләйгә китүләренә ышанмый иде әле ул. «Барып кайтсын, күрсен,— дип уйлады,— яшьләр артыннан куа алмас. Бераз эшләр лә әйләнеп кайтыр».
1972 елның март аенда Хәмит ага Чаллыга килеп төште. Улы белән бергә гомуми торакка урнаштырдылар. Яңа бульдозер бирделәр үзенә.
Яңа урынга нигезләнү шулай башланды...
Озак та үтмәде, май аенда кызы Фирдәвес килде. Инде семьяның яртысыннан артыгы монда. Бөтенләй күчү ягын кайгыртырга да була. Әнә, өч бүлмәле квартира бирергә торалар.
Бер көнне төзелеш идарәсеннән машина алды да китеп тә барды Салаватка. Наилә апа үзе дә каршы түгел иде инде. Аерылганны аю ашар дигәндәй, ни эшләп ятсын ул монда берүзе.
Машина аларны туп-туры тугыз катлы йорт янына алып килде. Яңа квартирага беренче булып Наилә апа аяк басты...
Чаллының яңа урамнары буйлап Хәмит ага Юсупов белән бик озак йөрдек. Ул үзенең уллары, хезмәттәшләре турында сөйләде.
— Әле бала чакта ук утызынчы елларның бөек төзелешләрендә катнашкан якташларымның уңышлары турында газеталардан укып, көнләшә, алар кебек булырга хыяллана идем мин. Минем үземнең хыялым тормышка ашты. Яңа шәһәр төзедем, дан алдым. Инде балаларым үсеп җиттеләр. Аларны шундый ук хыяллардан мәхрүм итсәм, мин үземнең әманәтемә хыянәт иткән булыр идем.
Хезмәт кешесенең әманәте әнә шундый.
Безнең татар халкында батырлар турында легендалар йөри. Шу- ларның берсе — Алып батыр. Куйбышев районы буйлап йөргәндә тигез кырда күтәрелеп торган бер калкулык очратканым бар минем. Археологлар аны ничек аңлаталар, белмим, ә авыл картлары болай аңлата: «Монда Алып батыр туктап, чабатасын каккан».
Шул чак уйлап куйдым: әгәр бульдозерчы Хәмит батыр Юсуповның күтәрткән җирләрен бергә өйсәң, нинди зур тау булыр иде! Мондый тауларга Алып батырларның көче җитәр иде микән?!