Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кеше турында җыр


Кеше — горур яңгырый.
М. Горький.
I
Мин туганда җирдә караңгылык Пәрдә корган булган тоташтан. Баскан саен тойдым бу дөньяның Яралганын тузан, ком, таштан.
Күзләремне тутырып ачтым да мин Якты эзләп киттем.
Каршыма,
Астын-өскә айкап ком-ташларны, Давыл чыкты шашына-шашына!
Әрнү хисе чолгап алды мине, Кайсы якка, дидем, карарга? Мин табарга телим Яктылыкны Тормыш уты телим табарга!
Гайрәтләнеп,
Янып,
Ярсый-ярсый
Бер-беренә ордым ташларны...
Шул минуттан алып җир йөзендә Минем өчен хәят башланды.
Көлтә-көлтә булып нур чәчелде. Утлар капты дөрләп шул ташка — Күкне каплап алган ялкыннары Әйләнделәр соңра Кояшка.
Иң беренче тапкыр Кояш диеп Үзем куштым аңа исемне;
Ташны ташка бәреп кабыздым мин Мәңгелеккә сүнмәс җисемне.
>К. У.» М 5.
81
Кояш таптым, ләкин
Җир-анамның
Иреннәре чатнап ярылды... Җирем сусый!
Каян Дым табарга? —
Шундый сорау телде җанымны.
Тырнакларым сынып авыртса да, Тешләремне кысып чыдадым: «Үз хәзинәң үз куеныңда»,— диеп, Көне-төне җирне тырмадым.
Төшкән саен һаман тирәнгәрәк Дәртләнгәнен сиздем йөрәкнең. Күңелем белән тойдым изгелеген, Сүнмәслеген кайнар теләкнең.
Тирләремнән Дәрья хасил булды, Дулкыннарга дулкын бәрелде. Колачымны салып йөзеп киттем,— Сарып алды ләззәт тәнемне.
Җир-ананың ирене алсуланды, Яшел ефәк сарды түшләрен.
Күрдем Салават күпере иңнәреннән Көянтәдәй сыгылып төшкәнен.
3
Көнен, суын таптым,
Тик кысылды
Сулар һава җитми җир тыны.
Тетрәнде ул сыкрап...
Куанычлар
Өреп очыргандай онытылды.
Йөрәктәге өмет уты белән
Юлга чыктым эзләп һаваны.
Алып батыр булып аудардым мин Каршымдагы биек тауларны.
Баскан саен бөркеп һава чыкты — Хәзинәнең ачтым куышын.
Җирне кинәт шар хәленә кертте Күкрәк киереп алган сулышым.
Җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй, Бөтен Җиһан куйды уфылдап.
Җилләр булып җилләр
Шатлыгыннан
Еладылар шунда сулкылдап.
Җирнең йөзе ачылып чибәрләнде, Зәңгәрләнде күкнең гембәзе.
Ак кыядай мәңге катып калган Болыт төште эреп, түзмәде. Шарлавыклар көлде шаркылдашып,— Тау чишмәсе очты түбәнгә... Хәл җыйдым мин ятып Ефәк төсле Күпереп торган яшел үләндә.
Йолдызларның бер-бер артлы балкып Кабынганын күреп шатландым.
... Үз юлымны үзем яктырттым мин, Зур елларга таба атладым...
4
Көнен, суын һәм һавасын таптым, Ә ник боек җирнең карашы? Ачылгандыр бәлки мин белмәгән Гасырлардан калган ярасы?!
«Җыр чыгар! — дип миңа пышылдады,— Күңелләрең китәр хуш булып»: Күкрәгемнән хисләр тулы йөрәк Атылып чыкты сайрар кош булып.
Күтәрелгән саен биеклеккә, Көчәйде ул, дәртен арттырып. Айкады ул кара урманнарны Яфракларның кулын чаптырып.
Йокысыннан шаулап уяндылар Чал дулкыннар — энҗе таулары. Көйләренә килеп кушылдылар Камышларның моңлы шаулавы.
Мин ул җырга күпме сагыш, шатлык, Уй-хисләрен куштым һәр чорның. Башлангычы — минем йөрәгемдә, Ә ахыры булмас ул җырның!