Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМНЫҢ ДАНЛЫ ТРАДИЦИЯЛӘРЕ


ӨЕК ОКТЯБРЬ революциясе патша Россиясендәге кул төрле милләтләрне бер-берсеннөн аерып торган ясалма киртәләрне алып ташлады дуслык һәм туганлыкның халыкларны бергә туплый торган гаять зур көчен хәрәкәткә китерде. Күп милләтле бердәм совет әдәбиятының, идея-зстетик нигезләре формалашу һәм зур тизлек белән үсеп китү процессы Октябрьдан соң башланды. Би-редә бер нәрсәгә аеруча игътибар итәргә кирәк: иҗат практикасы, теоретик һәм эстетик фикернең үсеше марксизм-ленинизм тәгълиматына таяну белән бергә. Россия халыклары арасында тарихи җирлектә барлыкка килгән экономик, социаль- политик һәм культура элемтәләренә, дус- лык-туганлык традицияләренә, үзара йогынты ясау, бер-береңне баету традицияләренә таянды. Алга киткән милли әдәбиятларның сәнгать арсеналында болар- ның барысы бар иде. Әнә шул данлы традицияләрне ейрәнү. идеологии эшебездә шуларны дәрес файдалану Партия Үзәк Комитеты «Әдөбият-сәнгать тәнкыйте ту- рында«гы карарында әдәбиятчылар алдына куйган җаваплы зур бурычны үтәүнең мөһим бер тармагы булып тора.
Интернационализм традицияләре юнәлешендә теоретик эзләнүләр алы" баоу билгеле бер гомумиләштерүләр ясау эчен татар әдәбияты бай материал бирә. Татар әдәбиятының, бер яктан, рус әдәбияты, икенче яктан, безнең илнең терки
17 А. Егоров. Строительство коммунизма и развитие национальных художественных культур. «Коммунист» 1969 ел. N» I. 37 бит.
телләрендә иҗат итүче әдәбияты белән бәйлә-неше зур. Ул, рус, украин, еэербәйҗан, грузин, әрмән әдәбиятлары кебек, революциягә кадәрге чорда критик реализм этабын узарга өлгерде17, Октябрь социалистик революциясенә критик реализм һәм прогрессив романтизмның шактый бай традицияләрен туплаган хәлдә килде. Совет чорында аның мәгънәви тирәнәеп, бик тиз үсеп китә алуы, социалистик реализмның югары казанышларына терки телләрдәге әдәбият лардан беренчеләриең берсе булып ирешүе әнә шул бай традицияләре булуга бәйле иде.
Татар халкының рус халкы белән Идел буе, Урал, Урта Азия һәм Казагыстан халыклары белән дуслык мә нас әбәте, экономик һем рухи элемтәләре бик борынгыдан килә. Алар татар халкының географик урынына. тарихи, политик шартларына бәйле. XVI гасырда татар халкы рус дәүләте составына кертелә. Шул вакыттан башлап безнең халык үз язмышын рус халкы язмышы белен нык бәйләп, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яши. ягъ
Б
ни руслар белән экономик, политик, рухи контактта тора. Тарихи бу хәлнең милләт язмышында нинди зур әһәмияткә ия бул-ганлыгын халкыбызның акыл ияләре дә язып чыктылар. Татар әдәбиятының классигы, галиме һәм революционеры Галимҗан Ибраһимов болай дип язды:
«Без, татарлар, тарихи исәп белән алганда, Россиягә иң элек кушылган халыкларның берсе .. без элекке Россиядә һәркай- дан рус халкы белән чолганган, катнаш, аның узәк калаларына якын яшәдек...18»
«Бу югары (гали) мәдәният безгә якын булу гына тугел, һәммә яктан безне чолгап алган... Мең еллар буенча без бу мәдәнияткә күрше яшәдек, 3—4 йөз ел инде бөтенләй моның уртасында калдык. Бу мәдәният бик күп яктан безгә остаз була Килде. Безнең яңаруыбыз, безнең әдәбия-тыбыз, безнең гыйлемнәребез, безнең революция хәрәкәтләребез һәммәсе бу рус мәдәниятенең бик нык тәэсире һәм мөгаллимлеге астында үстеләр. Икътисади, сәяси яктан без бөтенләй диярлек береккәнбез. Хәзер безнең тормышыбызның һәммә ягында бу югары рус мәдәниятенең элементлары туктаусыз арта баралар, рус мәдәнияте туктаусыз дулкыннар белән безгә керә, тула бара»19.
Татар халкының экономик һәм культура элемтәләре турында сөйләгәндә бигрәк тә XIX гасырны истә тотарга кирәк. Нәкъ менә узган гасырда халыкларның үзара якынаюында, хезмәттәшлегендә элемтәләр тирәнәя, төрле яклы, эзлекле төс ала. Күп кенә факторлар Идел буе халыкларының һәм экономик, һәм рухи якынаюларын тизләтүгә алып килделәр. Беренче нәүбәттә Казан каласының географик, экономик, административ хәле моңа сәбәп. Казанның үзенчәлекле ролен А. И. Герцен бик төгәл билгеләде.
«Казан — көньяк-көнчыгыштан янәшә булган губерналарның бергә туплана ала торган төп урыны,— дип язды ул.—Алар аның аркылы мәгърифәт алалар, гадәтләр, модалар алалар. Гомумән, Казанның әһәмияте бик зур. Ул — ике дөньяның күрешү һәм очрашу урыны. Шунлыктан аңарда ике башлангыч яши: Көнбатыш һәм Көнчыгыш башлангычы, сез аларны һәр адымда очратырсыз; өзлексез бер-берсенә йогынты ясап тору сәбәпле алар инде ярашканнар, дуслашканнар, характерлары ягыннан мөстәкыйль бер бөтенне хасил иткәннәр... Казан — Европа идеяләренең Азиягә, Азия холкының Европага үтеп керүендә төп Караван сарай хезмәтен үти. Моны Казан
18 Г. Ибраһимов. Бу биш ел татар мәдәниятенә нәрсә бирде? «Биш ел эчендә» исемле җыентык Казан. 1925. 107 бит.
19 Г. Ибраһимов. Кара маяклар яки ак әдәбиятлар. Казан. 1924. 24 бит. 20 Литературное наследство. 61 т. М. 1953. 19 бит.
университеты раслады (кур- сив безнеке — М. X.)» 20.
Казан университетын патша самодержавиесе үзенең колонизаторлык политикасын үткәрү йорты итеп салдырган иде, әмма университет бу яклардагы татар, башкорт, казакъ, кыргыз, төркмән һәм башка изелгән халыклар арасында агарту эше алып бару, культура алып килү эшен эшләде. Университет хезмәт күрсәтә торган укыту округы Идел—Кама ярларыннан Себергә, Вятка губернасыннан Әстерханга, Урта Азия һәм Казагыстан далаларына хәтле барып җитә иде. Университет ачылып күп тә үтми, ачда көнчыгыш бүлеге барлыкка килә. Анда А. Казембек, К. Фукс, Ф. Эрдман, И. Березин, И. Готвальд, Н. Катаное, В. Радлов кебек күренекле көнчыгыш галимнәре үсеп чыга. Аларның фән һәм мәгърифәт өлкәсендәге эшчәнлекләре нәтиҗәсендә татар, башкорт, казакъ һәм кыргызлардан үз халыкларының рухи үсеш тарихында якты эз калдырган байтак кына галимнәр, язучылар җитешә. И. Хөл- фин. Г. Махмудов, X. Фәезханов, К. На- сыйри, башкортлардан — М. Өметбаев, казакълардан — Ч. Вәлнханов, И. Алтын- сарин, чувашлардан И. Яковлев — әнә шундыйлардан.
Казан университетының җирле халыкларга булган уңай йогынтысы тагын шунда, XIX гасырның утызынчы елларында ук инде биредә халыкны агартуның төрле проектлары туа. Мисал өчен И. Хәлфин- ның татарларны агарту турында 1819 елны университет советына биргән проектын, X. Фәезхановның татар мәдрәсәләренә реформа кертү, аларны рус дөньяви уку йортларындагы төсле итү хакындагы проектын күрсәтергә мөмкин. Шулар янына тагын XIX гасырда власть органнарына татар телендә көндәлек матбугат чыгаруны үтенеп бирелгән уннарча проектны да өстәргә кирәк, алар патша самодержавиесенең реакцион колонизаторлык политикасы аркасында гына тормышка ашмый калалар.
Дөрес, әлеге фактларда, марксизм фәне аңлатканча, интернационализм чагылышын күрү беркатлылык булыр иде. Без андый нәтиҗә ясаудан ерак торабыз. Халыкның рухи тормышында чын мәгънәсендәге интернационализм ул илнең экономик үсеше интернационаллашкан чакта гына, иҗтимагый керәш аренасына эшче сыйныфы чыккан чакта гына була ала, ягъни революцион азатлык керәшенең пролетар дәвере башланганда гына була ала. Шулай да югарыда искә алынган кү-ренешләр халыкларның демократик куль-туралары элемтәләренең, бер-береңә йогынты ясауның матур бер сәхифәсе итеп, интернационализм традицияләренең яралгысы итеп саналырга хаклы. Менә мондый фактларны без һич тә әйләнеп уза алмыйбыз. 1833 елны Казанга А. С. Пушкин килә, ул Казан татарларының көнкүреше, культурасы, тарихы белән кызыксына. Татарлар үз нәүбәтләрендә бөек шагыйрь иҗатына зур ихтирам күрсәтеп, аның әсәрләрен XIX гасыр башында ук татарча бастырып чыгара башлыйлар. Шул дәвердә үк Крылов, Дмитриев мәсәлләре һәм башка рус язучыларының китаплары татарчз басыла.
Җәберләнгән милләтләрнең алдынгы вәкилләре рус теле белән бик күптәннән кызыксыналар, аны үзләре өйрәнеп кенә калмыйлар, халыкка да таратырга тыры шалар. XVIII йөз татар шагыйре Утыз Имәни рус телен белүнең зарури икәнен әйтә. Рус телен белүнең әһәмияте һәм кирәклеге турында И. Хәлфин, X. Фәеэханов, К. Насыйри, Ш. Мәрҗани кат-кат әйтәләр, рус теленең тәэсир итү көченә, байлыгына, тирәнлегенә сокланалар
Татар мәгърифәтчеләре татарларга рус телен өйрәтүне җиңеләйтү чараларын да эзлиләр. XIX йөз башыннан русча-татарча сүзлекләр чыгарыла, ике телнең до грамматикасы төзелә, татарча байтак кына уку йортларына рус теле укыту кертелә, рус телен өйрәнү кулланмалары басыла
Татарлар һәм башка төрки халыклар арасында белем тарату, культура багланышларын көчәйтү ягыннан Казанда 1800 елны ачылган «Шәрык» типографиясе. 1809 елны ачылган университет типографиясе зур эш эшли. Бу типографияләр татарларның язма ядкарьләрен бастырып кына калмадылар, башка типографияләр булмау сәбәпле, алар Россиядә яшәгән барлык көнчыгыш халыклары арасында аң белем таратуның мөһим чыганагы булдылар. Казакъ,
1 Н Нльмнкскнйнын Победоносцевка хатлары Казан. 1898 175 бит. Рус телендә.
22 ТАССР Үзәк дәүләт архивы. Ф. I. Оп.
4. Эш 1107. 1. 2. 4 битләр.
1 Бу хатларның эчтәлеген Казагыстан ССР академигы X. Маргулан публикацияләреннән күрә аласыз. («Казакъ әдәбияты». 1965. 29 январь.)
кыргыз, үзбәк, уйгур телләрендәге беренче китаплар Казан типографияләрендә басылган. 1826 елны көнчыгыш галиме Ф. Эрдман редакциясендә һәм аның комментарийлары белән бөек Низами шигырьләре фарсы телендә Казанда басылып чыга.
Бу очракта һәрбер милләттә ике культура булуы турындагы В И. Ленин өйрәтмәләрен истә тоту кирәк. Әгәр рус культурасының алдынгы вәкилләре Белинский, Герцен, Некрасов, Добролюбов. Чернышевский халыклар дуслыгын һәм интернационализм идеяләрен пропагандала21 22ан булсалар, культураларын үстерергә теләгән изелгән халыкларга теләктәшлек белдерсәләр, ватандашларының рухи үсешенә яодәм итсәләр, рәсми власть һәм христиан миссионерлары изелгән милләтләрнең рухи уянуларына аяк чалып тордылар. Әнә шул политиканың асылын христианлаштыру идеологы Н. Ильминский ачыктан-ачык әйтте:
«Русча белем алмаган, рус телеи өйрәнмәгән фанатик русча цивилизацияле татарга караганда әйбәтрәк»1.
Миссионерларның патша әмерен үтәгәнен күп төрле фактлар әйтеп тора. Казан губернаторының Эчке эшләр министрына тибәргән яшерен хатында шундый юллар бар:
«...газета, хөкүмәткә каршы бернинди зыян да эшләмәгән сурәттә дә, ирексез- дән милли аң уянуга, политик хыяллануларга китерүе мөмкин»’.
Менә Ильминский татарча газета чыгармаска кирәклекне нинди мәкерле уй белән исбат итеп бирә.
Халыклар арасында дуслык, хезмәттәшлек идеяләрен таратуда XIX гасырның икенче яртысында көчәеп киткән демократик мәгърифәтчелек зур эш эшли. Россиядәге терки халыклар арасындагы мәгърифәтчелек хәрәкәте турында күл иәрсе язылган. Биредә бер генә нәрсәне басым ясап әйтергә кирәк Россиядәге терки халыклар, шул җөмләдән татар халкы ара-сындагы мәгърифәтчелек хәрәкәте, безнең уебызча, бу халыкларны Көнчыгыштан Көнбатышка ориентацияләүдән, аларны рухи үсештә донья культурасына тоташтырудан гыйбарәт Нәкъ менә шул юлда, дөнья
әдәбиятының гомуми юнәлешендә, татарларның, шулай ук әзербәйҗан халкының реалистик әдәбияты туды, М. Ахундов, К. Насыйри әнә шул тарихи борылышның беренче хәбәрчеләре булдылар. Г. Тукай. Сабир, Җ. Мәмәт Кули Задә, Г. Ибраһи- мов, Г. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафур* шуны әдәби практикада гамәлгә ашырдылар. Боларның барысы төрки халыкларының милли әдәбиятында башта критик реализм, аннары социалистик реализм тууга кирәкле шарт булдылар.
Идел буендагы. Урта Азия һәм Казагы- стандагы мәгърифәтчелекнең тагын бер сыйфаты шул, ул, объектив рәвештә, патша самодержавиесенең колонизаторлык политикасына, милли иэу-жәберләүгә каршы юнәлдерелгән иде. Мәгърифәтчеләр патша самодержавиесен бөек рус халкы белән, аның прогрессив культурасы һәм фәне белән тәңгәл итеп карамадылар. Ки-ресенчә, алар төрки халыкларының рухи үсешендә рус культурасының алдынгы ролен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алдылар. Алдынгы рус җәмәгатьчелек фикере һәм рус әдәбияты Идел буе. Урта Азия һәм Казагыстан мәгърифәтчеләренең идея чыганакларыннан берсе булды. Шуңа күрә дә әзербәйҗан, татар, үзбәк, казакъ халыкларының күренекле мәгърифәтчеләре М. Ахундов, К. Насыйри. X. Фәезханов, Фуркат, Мукими, Ч. Вәлиханов А. Кунанбаев алдынгы рус культурасы, рус демо-кратик хәрәкәте белән тыгыз элемтәдә иделәр. Шул нисбәттән Петербург университеты лекторы X. Фәезханов белән казакъ мәгърифәтчесе Ч. Вәлихановның бер-берсенә язган хатлары* кызыклы.
Бер нәрсәне әйтеп үтәргә кирәк, Россиядә яшәүче төрки халыкларының Көнбатышка, рус культурасына таба борылулары бу аларның үзләрен гасырлар буена туендырып килгән прогрессив Көнчыгыш фәлсәфи фикереннән һәм әдәбиятыннан аерылулары дигән сүз түгел. Әзербәйҗан. татар, үзбәк, казакъ, таҗик, кыргыз, төрк- мән халыкларына, аларның алдынгы вәкилләренә Әбугалисина, Хәйям, Низами, Фир-дәүси, Физули, Сәгъди, Хафиз һәм башкалар иҗатында чагылган гуманлык, гаделлек идеяләре һәр вакыт якын булды. Россиядә яшәүче төрки халыкларны Көнчыгыштан Көнбатышка юнәлдергән чагын, да татар әдәбиятына һәм иҗтимагый фи. керенә аеруча мөһим бер миссия йөкләнде: XIX йөзнең ахыры. XX йөзнең башында татар әдәбияты һәм иҗтимагый фикере Урта Азия һәм Казагыстан халыкларын бөек рус культурасына. Европа культурасына кушуда күпер ролен үтәргә тиеш иде, ул шулай булып чыкты да Мөселман халыкларының тарихын һәм культурасын бик яхшы белүче галим, академик 8 Бартольд бу хакта менә нәрсә әйтә: «XIX гасырда Идел буе татарлары, Россия ярдәмендә Европа культурасы белән танышып, Төркстан кардәшләренең мәгърифәтчеләре булып китәләр» *.
Казанның географик хәле һәм гыйльми- культура потенциалы аның көнбатыш һәм көнчыгыш культуралары, «көнчыгыш һәм көнбатыш традицияләре», руслар белән татарлар һәм Россиядә яшәүче башка төрки халыклар белән арадашлык итү хезмәтен үтәде. Бу хакта Казагыстанның күренекле язучылары М. Ауэзоө, Г Мөсрепоә, Кыргызстанның халык язучысы Ч. Айтматов та язып чыктылар.
II
Рус, татар һәм башка әдәбиятларның гасырлар буена тупланып килеп, XIX гасыр азакларында аеруча көчәеп киткән иҗади элемтәләре революцион-азатлык хәрәкәтенең пролетар революциясе, атап әйткәндә, Беренче рус революциясе чорында тагын да тизрәк үсә һәм ныгый башлады, һич икеләнмичә әйтергә мөмкин, яңа гасыр башлану белән ул элемтәләр, ул контактлар милли культура үсешендә мотлак яна факторга әйләнделәр.
В И. Ленин өйрәткәнчә әйтсәк, империализм һәм пролетар революцияләр дәвере милләтләрнең үсеп ныгулары белән генә түгел, экономик һәм политик тормышның интернационаллашуы белән дә характерлы. Бу процесста әйдәп баручылык ролен пролетар идеологиясе—маркс-изм-ленинизм уйный.
XX йөз башларында татар демократик әдәбияты һәм иҗтимагый фикере марксистик идеяләрнең һәм революцион хәрәкәтнең көчле йогынтысын тоя. 1887 елның декабренда Казан университеты студентларының чыгышы, беренче марксист Ни-колай Федосеев җитәкләгән революцион
® В В. Бартольд. «Культура мусульманства. П. 1918. 108 бит.
түгәрәкләр РСДРПиың Казан комитеты тезелү, аның эшенә татарлардан эшче-реао- люциоиерларны тарту, Казанда партиянең күренекле эшлеклеләре Н. Э. Бауман, Я. М. Свердлов, Н. А, Семашко. В В. Адоратский, А. М. Стопаии, И. А. Саммер, С. А. Лазовский, В. А. Тихомирновның эшләве бу якларда политик климатның урнашуына зур йогынты ясады, татар яшьләренең идея диапазоны киңәюгә, милли әдәбиятта интернациональ сыйфатлар фор-малашуга алып килде.
XX йез башында Казанның фән һәм культура үзәкләренең берсенә әверлеүен дә истән чыгарырга ярамый. Ул чакта Казанда атаклы университеттан тыш тагын ике югары уку йорты, берничә техникум, зур тарихы булган рус драма театры эшли, шәһәр китапханәсе була. Болар милли культура формалашуга, аның эчтәлегенә һәм юнәлешенә тәэсир итми калмыйлар.
Татар культурасының идея диапазоны зураю һәм интернациональ позициясе ныгу турында сөйләгәндә татар телендә 1905 ел революциясе дәверендә барлыкка килгән большевистик һәм революциои-де мократик матбугатны билгеләп узарга кирәк. Күренекле татар революционеры, большевик Хөсәен Ямашев һәм татар телендә ул чыгарган беренче большевистик «Урал» газетасы патша самодержавиесе һәм буржуазиягә каршы корәш идеясен тараттылар, буржуаз милләтчелеккә, пантюркизмга һәм панисламизмга каршы җитди көрәш җәелдерделәр. «Урал» газетасы большевистик идеяләрне, дуслык һәм интернационализм идеяләрен татар һәм башкортларга гына түгел, казакъларга, кыргызларга, Урта Азия һәм Каэагыс- танның башка халыкларына да илтеп җиткерде. Әзербойҗанда чыккан «Дәвәт- Гоч», «Тәкамүл» большевистик газеталары белән бергә, «Урал» газетасы терки халыкларның хезмәт ияләрен гомумроссия революцион хәрәкәтенә китереп кушты Интернационализм һәм халыклар дуслыгы идеяләре татар революцион-демокра- тик матбугатына — «Азат халык» (1906' «Фикер» (1906—1907). «Карчыга» (1906— 1907), «Чүкеч» (1906—1907). «Өльислах» (1907—1909), «Яшен» (1908—1909). «Уклар» (1906), «Ялт-йолт» (1910—1913) кебек гаэо- та-журналларга үтеп керде
1905 ел революциясе һем ул тудырган татар марксистик һем революцион-демок- ратик матбугаты милли әдәбиятның үсеше, аңарда сыйнфый көрәш һәм революция идеяләре көчәю, интернационализм элемтәләре ныгу өчен әйбәт җирлек булды. Нәкъ менә шул чорда татар әдәбияты бер буын рееолюцион-демократик язучыларын, шагыйрьләрен, публицистларын мәйданга чыгарды. Г. Тукай, Г. Коләхме- тов, Г. Ибраһимов. Ф Әмирхан, М. Гафу- ри, Г. Камал. Ш. Мехәммәтов, Ш. Камал чз халыкларының сәнгатьчә үсешендә яна дәвер ачып кына калмадылао. Урта Азия һәм Каэагыстанда зур яңгыраш алалар. Бу язучылар интернационалистлар иде, өнә шул хәл аларга үз халкының рухи культурасын тар милли рамкалардан алып чыгарга ярдәм итте.
Большевик X. Ямашевның якын соратни- гы, язучы һәм публицист Г. Колохметов татар пролетар әдәбиятының пионеры булды. Ул үз пьесаларында М. Горькийның иҗат принципларына иярергә кирәк дип ачыктан-ачык әйтеп чыкты Г. Камап милли драматургияне һәм театрны рус классикасы рухында тудыру өчен армый-талмый эшләде, шуңа күрә аны Г. Тукай бик хаклы рәвештә «татар Островские» дип атады Татар шагыйре М Гафури бер үк вакытта башкорт милли әдәбиятының нигезен салучы булып китте, азактан аңа Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелде. Татар әдәбиятының классигы Г. Ибраһимов иҗатының башлангыч чорында ук татар әдәбиятына В Г Белинскийның эстетик принципларын кертергә кирәк дип әйтеп чыкты, әдип буларак башкорт һәм казакъларның, теркмән һәм кыргызларның, таҗик һәм азәрбайҗаннарның рухи дөньясына ятышлы әсәрләр иҗат итте. Прозаик Ф Әмирхан — үз заманының иң белемле кешесе — әдәби әсәрләрендә һем әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә рус телен өйрәнү, рус культурасын белү татар тормышын европалаштыру мәсьәләләрен кү-тәреп чыкты. Совет чорында прозаның танылган зур остасы булып җитешкән Ш. Камал әле Октябрьга кадәр үк «татар Чеховы» дип исем алган иде. Шушы интернационалист язучыларның башында халыклар дуслыгын, халыклар туганлыгым җырлаучы Г. Тукай торды Аның политик ээорпеиләүләр дәверендә, кара реакция елларында, ягъни ярты гасырдан элегрәк язган юллары халыклар дуслыгына гимн булып яңгырый.
0 «К. У» М 5.
129
Бер милләт язучысының икенче милләт язучысына йогынты ясавы хакында сөйләгәндә без сукырларча иярүне күздә тотмыйбыз. Җитлеккәнрәк әдәбиятның тәҗрибәсен җитлекмәгәнрәк әдәбият беркайчан да механик рәвештә күчереп куя алмый. Йогынты ясауны без стимул мәгънәсендә аңлыйбыз. «Бөек шагыйрьнең башка шагыйрьләргә йогынты ясавы аның шул шагыйрьләр поэзиясендә чагылуында түгел,— дип язды В. Г. Белинский,— хикмәт шунда ки, ул аларның үзләрендә булган сәләтне уята» ’.
Тукай уз халкының рухи уянуын, аның милли культурасы үсүен рус алдынгы культурасының, аның бөек вәкилләренең мисалында күрде.
«Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәкъкыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга... яңа-яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайреләргә мохтаҗ3,—дип язуы юкка еына түгел иде аның.
Татар иҗтимагый фикере милләтнең рухи үсешендәге мөһим факт итеп халык массаларының рус һәм бөтен дөнья җәү-һәрләренә килеп кушылуын санады.
«Ватандашларыбыз русларның мәгыйшәте руханилары белән белешләнү безгә файдалы гына түгел, бәлки вәҗептыр: без алар аркылы гарби Европа белән белеш- ләнәчәк һәм тормышыбызда һәр көнне рус мәгыйшәте белән очрашып торабыз вә торачак; билахирдә, рус әдәбияты безнең яңа әдәбиятыбызга күп тәэсир итә генә түгел, бәлки күп ярдәм итәдер» 3— дип язды Ф Әмирхан. Г. Ибраһимов Байрон һәм Пушкин. Шиллер һәм Лермонтов, Гюго һәм Гоголь, Золя һәм Тургенев, Гете һәм Некрасовның үлемсез әсәрләренә соклануын белдерде, Толстойны ул «әдәбият даһие» дип атады. Ф. Достоевский һәм Г. Успенскийга татар демократ язучылары шулай ук югары бәя бирделәр, рус классик әдәбиятыннан реализмга, халык- чанлыкка, әдәби осталыкка өйрәнделәр. Татар язучыларының әдәби-эстетик карашлары формалашуда Белинский һәм Чер-
1 В Г. Белинский, Собрание сочинений Өч томда. 2 том. 164—165 битләр. Мәскәү. 1948 ел. Рус телендә.
2 Г. Тукай. Әсәрләр.'3 том. Казан. 1956. 90 бит.
3 Ф Әмирхан. Сайланма әсәрләр. 2 том. 367 бит. 23 История советского драматического театра. 1 том. 1966. Мәскәү. 338 бит.
нышевский, Добролюбов һәм Плеханов зур роль уйнадылар.
Татар әдәбиятчыларында бөек украин шагыйре Тарас Шевченко иҗаты зур тәэсир калдыра. Патша хөкүмәте Т. Шевчен- коның юбилеен үткәрүне тыйган бер мәлне Г. Ибраһимов аңа «Герой шагыйрь» исемле мәкаләсен багышлады.
Пролетар әдәбиятын башлап җибәрүче Алексей Максимович Горькийга татар язучыларының ихтирамы гаять зур. Г. Тукай Л. Н. Толстой үлеменә язган мәкаләсендә Максим Горькийны Толстойдан кала рус җиренең иң мәшһүр язучысы дип әйтеп китә. Шуны да әйтик, 1913 елны, Г. Ибра. һимовны Киевта кулга алган чакта, аның квартирында табылган «Ана» романын тыелган китаплар исемлегенә кертәләр. Бер мәкаләсендә Г. Ибраһимов бу романга югары бәя биреп, аның байтак Европа телләренә генә түгел, төрекчә һәм гарәпчәгә дә тәрҗемә ителгәнлеген әйтә.
М. Горький иҗаты төрле милләтләрнең рухи тормышына никадәр тирән үтеп кергәнен күрсәтү өчен бер генә фактта җитә: Беренче рус революциясе елларында дөньяга килгән татар театры бөек Октябрьны М. Горькийның «Мещаннар» пьесасын сәхнәгә куеп каршылый. Премьера 1917 елның 25 октябренә билгеләнгән була, шәһәрдә Совет властен урнаштыру өчен көрәш бару сәбәпле, ул көнне уйналмый, бераз гына кичектерелеп, 12 ноябренда уйнала 23.
Китап бастырып чыгару уйлап табылганнан бирле халыкларның рухи тормышында китап тәрҗемә итү зур урын алып тора. Татар халкының культура үсешендә русчадан тәрҗемә ителгән китаплар бик булыша. Рус классик әдәбиятын татар телендә бастырып чыгару Казанда 1800 елны беренче татар типографиясе ачылганнан соң башлана. XX гасыр башында тәрҗемә мәсьәләсе гадәттән тыш зур колач ала, моңа татар телендә күпләп чыга башлаган газета-журналлар ярдәм итә. Рус классик әдәбиятын «Шура» журналы эзлекле рәвештә бастырып килә. Анда Пушкин, Лермонтов. Некрасов әсәрләре Тукай, Дәрд- мәнд, Рәмиев тәрҗемәләрендә басыла. Тургенев һәм Куприн әсәрләре дөнья күрә. Бераз алданрак. 1901 елны Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» М. Өметбаев тәрҗемәсендә басылып чыга, 1902 елны
И Терегулов тәрҗемәсендә Гогопьиең «Ре-визоры» басыла. Шулай ук Островскийның «Яшенле яңгырны, Горькийның «Тормыш тәбендә», «Мещаннар», «Ана» әсәрләре игълан ителә.
Татар газета-журналлары М. Ломоносовның тууына 200 ел, Н. Гогольгә, В. Белин- скийга, Т. Шеачонкога йөз ел тулуны зурлап билгеләп узалар. Шулай ук И. Тургенев, В. Короленко турында иркен итеп язылган танкыйть-библиография басыла.
Зур язма традицияләре булган татар халкы рәсемгә һәм музыкага күп кенә халыктан соңрак килде. Андый шартларда, әлбәттә. башка халыкларның традициясен, денья сәнгате җәүһәрләрен өйрәнү аша гына зур юлга чыгып була иде. Сынлы сәнгатьне үстерү мәсьәләсенә татар демократик матбугаты зур игътибар бирә, укучыларны сәнгать осталарының әсәрләре белән таныштыра. Мәсәлән, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ф Әмирхан эшләгән «Аң» журналында Рафаэль, Леонардо да Винчи, Рембрандт. Репин, Маковский, Айвазовский һәм Верещагин әсәрләренең репродукциясе басыла.
Милли әдәбиятның идея-эстетик диа та- зоны киңәюгә татар демократик матбугатында көнбатыш Европа галимнәре, философлары Декарт. Спиноза, Дарвин тәгълиматы турында биреп барган мәкаләләр булыша. Ул мәкаләләрне без чын мәгънәсендә гыйльми анализ биргән мәкаләләр дип әйтүдән ерак торабыз, әмма шулай булса да, алар кешелек җәмгыяте ирешкән рухи байлыклар белән татар халкын таныштыруда мөһим эш эшләделәр. Татар халкы иң башлап Аристотель, Сократ, Өбугалисина турында өнә шул мәкаләләрдән ишетте. Р. Тагорга Нобель премиясе бирелү уңае белән «Шура» журналында һиндстанның мәшһүр язучысы иҗаты гына түгел, гомумән, һиндстанның әдәбияты, культурасы җентекләп сөйләнелә, Англия властьларының һинд халкының әдәби үсе шен тоткарлап торулары тәнкыйть ителә.
Татар газета-журналларында гареп илләре, Иран, Әфганстан, Теркия, Кытай турында күп кенә мәгълүмат бирелә. Татар демократик язучылары ул илләрнең буржуаз культурасы апологетлары булып чыгыш ясамыйлар, алар буржуаз культурага тәнкыйть күзеннән карыйлар. Әйтик. Г. Ибраһимов Теркияде татар газеталарының берсендә хәбәрче булып эшләгән Ф. Коримигә язган хатында аның игътибарын терек әдәбиятындагы кризиска юнеете, шуның сәбәпләрен ачып бирүен сорый.
Революциягә кадәр татар матбугатында басылган материаллардан Көнчыгышның борынгы шагыйрьләре Хафиз. Хәйям, Сәгъди, Мәгарри. Физули турында, бөек үзбәк шагыйре һәм укымышлысы Алишер Невой, Әэербәйҗаниың күренекле шагыйре һәм философы Мирза Фатал» Ахундов, Тәркмән поэзиясенең данлы улы Мәхтүм- кули улы Мәхтүмкули турында мәгълүматлар алабыз.
Татар газета-журналларының татар-башкорт арасында гына түгел, төрки телләрендә сөйләшүче башка халыклар арасында да таралуын истән чыгармаска кирәк. Моңа, бер яктан, терки халыкларына тәрҗемәсез дә аңлашыла торган тел һәм шрифт ярдәм итсә, икенчедән, кайбер терки халыкларының басма китаплары түгел, хәтта язулары да булмый бит. шунлыктан татар газета-журналлары аларга милли идеалларын белдерү ечен трибуна, әсәрләрен бастырып чыгару эчен матбугат хезмәтен дә үтиләр. Әйтик, Мәхтүмкули әсәрләренең мемкин кадәр тулырак исемлеге «Шура» журналында басыла.
Үз нәүбәтендә татарларга башка торкм халыкларының кәндәлсх матбугаты килә. Тукай, мәсәлән. «Молла Насретдин» исемле әзеобейҗаи сатирик журналым укыл барган. Ул журнал 1906 елдан чыгып килгән. Аннан кайбер материалларны уя «Яшенидә, «Ялт-йолтьта да бастырыл чыгарган. «Молла Насретдиняда татар тормышыннан материаллар бастырган. Болар- иың барысы татар һәм әэербәнҗан халык-ларының бер-берсен якыннанрак белүләренә ярдәм иткән. Әэорбәйҗан һәм тагар галимнәренең хезмәтләрендә, атап әй тиендә, профессор А. Шәрифтә Тукай бәлон Сабир әсәрләрендәге урсак мотивлар күрсәтелә.
Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының беренче председательләреннән берсе, күренекле әэербәйҗан шагыйре һәм революционеры Н. Нәрмманов татар әдәбияты һәм культурасы белән тыгыз элемтәдә иде. 1911 елны, сергендә чакта, ул Әстерханда Тукай белән очраша. Тукай үлгәннән соң 1913 елны халык шагыйре турында лекцияләр әзерли. «Идел» газетасының хәбәр итүенә кора-аида. Әстерхан администрациясе Нәримановка ул лекцияләрне укырга рөхсәт итмәгән'.
Н Нәримановның танышлыгы Тукай белән гена бетми. Аның әдәби-иҗтимагый эшчанлеге хакында 1925 елны Г. Ибраһи- мов язып чыга. Г. Ибраһимов аның зур интернационалист булуын, пантюркизмга каршы көрәшүен. Көнчыгыш хезмәт ияләрен Европа пролетариаты хәрәкәте белән кушу өчен бик зур эш эшләвен, гомумән, Нариман Нәримановның зур революционер булуын әйтә.
Төрки телләрендә сөйләшүче тугандаш халыклар арасында булган элемтәләр бер нәрсәне ачык дәлилләп тора: дөнья куль-турасының уз милли культураларын үстерүдәге әһәмиятен аңлап алган алдынгы эшлеклеләр буржуаз милләтчелеккә һәм шовинизмга каршы аяусыз көрәш ачалар Бу көрәш матбугатта чагыла, милли уку йортларына үтеп керә, укытучылар һәм укучылар арасына җәелә. Бу нисбәттән Г. Ибраһимовның Уфада «Галия» мәдрәсәсендә алып барган эше гыйбрәтле. Ул анда 1914—1917 елларны укыта. Ул елларны «Галия» мәдрәсәсендә 8 төрле милләт вәкиле укый. Шул мәдрәсәдән, мәсәлән, казакъ совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Б. Майлин. казакъның күренекле язучылары Ж. Тиленбергәнев, Н. Мана- ев. Г. Мостафин. үзбәк әдәбиятчысы М Ширмөхәммәтов, чиркәе А. Хаткои, адыгей Т. Керашев чыгалар.
Мәдрәсәдә, татар теленнән тыш, башкорт һәм казакъ телләрендә кулъязма газета һәм журналлар чыгарыла, тел һәм әдәбият турында, милли мәсьәлә турында, политик һәм гыйльми темаларга диспутлар үткәрелә. Шунлыктан укучылар һәм педагогларның үзләре өчен дә татар, башкорт, казакъ һәм башка төрки халыклары әдәбиятларының үсү юллары, бу мәсьәләдә ледагоглар белән укучыларның интернационаллык позицияләре бик мөһим була.
Мәдрәсәнең үзендә генә түгел, татар, башкорт һәм казакъ җәмәгатьчелегендә зур яңгыраш тапкан бер диспут турында әйтеп узарга кирәк. 1916 елны Г. Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсендә казакъ теле һәм әдәбиятының үсеш перспективалары турында диспут оештырып, анда төп докладны үзе ясый. Докладчының позициясе чын гыйльми, тирән интернационалистик була, шунлыктан бу үткен актуаль мәсьәлә дөрес аңлатыла. Г. Ибраһимов докладында милли культурага пантюркистик караш кире кагыла, казакъ һәм башка төрки халыкларының тел һәм әдәбиятларындагы мөс-тәкыйльлек исбат ителә. Докладының төп тезисларын Г. Ибраһимов «Телләре башка булса да, күңелләре бер» исемле мәкаләсендә 1916 елны «Аң» журналында бастырып чыгара (5 сан, 87 бит). Бу мәкаләне изелгән милләтләрнең культураларын үстерү турындагы татар демократик җәмәгатьчелек фикеренең үзенчәлекле программасы дип карарга була. Г. Ибраһимов Россиядәге төрки халыкларының «бердәм» теле, «бердәм» әдәбияты турында пантюркистик уйдырмаларны фаш итә. Мәкаләдә казакъ әдәбиятының менә дигән үсеш перспективалары ачылып бирелгән, милләтнең формалаушында телнең тоткан урыны гыйльми рәвештә нигезләнгән. Бер генә халыкка да аның үз телен, туган телен алып, кемнеңдер капризы белән аңар башка тел тагарга мөмкин түгеллеген әйтә Г. Ибраһимов, әдәби тел ясалма рәвештә барлыкка китерелми, халыкның уй-фикерләреи үзенчә әйтеп бирергә теләү ихтыяҗыннан барлыкка килә, ди.
Г. Ибраһимов мәдрәсәдә укучы казакъ еге;ләренең үз милли матбугатын, ана телендә үз дәреслекләрен булдыру, милли мәктәпләрен, культура учреждениеләрен ачуны кайгыртып яшәүләрен бик нык яклый. Мәкаләдә казакъ халык иҗатынын гаять бай һәм үзенчәлекле булуы, милли язма әдәбиятның тиз үсүе, бу эштә яңа реалистик әдәбиятка нигез салучы һәм казакъ әдәби телен тудыручы Абай Кунан- баевның бик зур хезмәте билгеләп үтелә.
Казакъ әдәбиятының Совет власте елларында күкрәп үсүе, аның бүгенге хәле һәм зур киләчәге Г. Ибраһимов позициясен раслады. Шуңа күрә без тулы ышаныч белән әйтә алабыз: революциягә кадәрге татар демократик әдәбияты төрки телләрдәге әдәбиятларга карата интернациональ позициядә булуын күренекле бер вәкиленең фикере һәм карашы белән тагын бер мәртәбә раслый алды, интернациональ миссиясен уңышлы үтәде.
Ill
Татар интеллигенциясенең 1905 ел революциясе чорында ук башланган сыйнфый бүленешен Октябрь революциясе тизләтте һәм төгәлләде. Буржуаз милләтчелекнең башлыклары Г. Исхаки, Ф. Туктаров, Б. Баттал, М. Бигиев һәм башкалар шундук революциягә каршы чыктылар. Совет власте идеяләрен «мөселман халыклары» арасына таратуны булдырмый калыр өчен барлык көчләрен куйдылар, ә гражданнар сугышы башлангач, Колчак ягына шылды
лар. Революцион юнәлештәге язучылар исә, демократия һәм интернационализм традицияләренә турылыклы калып, Бөек Октябрьны шатланып каршыладылар, ре-волюциянең беренче көннәреннән үк урыннарда Совет властен ныгытуның практик чараларына керештеләр. Аларның кайберләре революцияне әзерләү һәм гамәлгә ашыруда да актив катнаштылар. Мәсәлән, М. Вахитов белән Г. Ибраһимов, Учредительное собраниенең делегатлары булган хәлдә, аны большевиклар белән бергә ташлап чыктылар. Советларның III Бәтен- россия съездында Совет властеның мөһим декретларын кабул итүдә турыдан-туры катнаштылар, атап әйткәндә, «Хезмәт иясе һәм эксплуатацияләнүче халыкның хокуклар декларациясе»н кабул иттеләр, ә бераздан Ленин Декреты нигезендә Нарком- нац каршысында Үзәк мөселман комиссариатын төзеделәр. Ул комиссариат, поляк, литва, белорус, латыш, еарей, әрмән милли Комиссариатлары белән бергәләп, революция идеяләрен пропагандалауда, Россиянең милли районнарында Совет власте органнарын ныгытуда, хезмәт ияләрен интернациональ тәрбияләүдә зур эш эшләде. Шунысын да билгеләп узыйк. Комиссариат эшчәнлеге ягыннан гына түгел, җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең составы ягыннан да интернациональ иде. Биредә татар революционерлары М. Вахитов, Г. Ибраһимов, К. Якубтан тыш, башкортлар Ш. Ходайбирдин һәм В. Шәфие», әзербәй җан Дулатали, терек революционеры, Торкиядә коммунистлар партиясен оештыручыларның берсе М. Собхи һем башкалар бар иде.
Интернационализм традицияләре турында сөйләгәндә, аларны ныгытуда гражданнар сугышының зур һәм җитди мәктәп булуын истә тотарга кирәк Бу зур. чамасыз авыр керәш мәктәбен татар язучылары илебезнең төрле-тәрле якларында уздылар. 1918 елның августында Казанда ак интервентлар һәм милләтчеләр кулыннан В. И. Ленинның соратнигы, күренекле революционер һәм дәүләт эшлеклесе. милли революцион интеллигенциянең идея җитәкчесе, талантлы, якты публицист Мулланур Вахитов һәлак булды. 1919 елның яз һәм җәй айларында Галимҗан Ибраһимов Колчак тылында яшерен эш апып барды. Нәкъ әнә шул вакытта ул казакъ шагыйре һәм революционеры С. Сайфуллин белен танышып дуслаша. Икенче бер тетәр язучысы Шамил Усманов Теркстанда Совет власте урнаштыр-ан интернациональ частьларның комиссары булды. Перекоп өчен барган сугышларда яшь Гомәр Баширов катнашты, бу факт аның татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле булып җитешүендә зур роль уйнады. Татар халкының күп кенә данлы уллары Идел буенда, Уралда, Урта Азиядә һәм Казагыстанда Совет властен урнаштыруда актив катнашкан кебек, башка милләтләрнең — рус, украин, латыш, поляк, еврей халыкларының күп кенә вәкилләре Казанны интервентлардан коткаруда катнашты. Безнең республика территориясендә сугышкан интернациональ бригадаларның сос-авында язучылар да аз түгел иде. Лариса Рейснер, Всеволод Вишневский, Ярослав Гашек шундыйлардан.
Гражданнар сугышы дәверендә тылда һәм фронтта татар телендә дистәләгән революцион газета чыга иде. аларда куп кенә татар язучылары эшләде. Милли әдәбиятларның идея-политик диапазонын киңәйтүдә, аның кадрларын интернациональ тәрбияләүдә язучыларны милли телдә революцион китаплар әзерләүгә тарту күп файда итте. 1918 елны татар телендә 50 мең тираж белән «Коммунистлар Партиясе манифесты*. В И Ленинның, граждан-нар сугышы башлану сәбәпле, Көнчыгыш халыкларына мөрәҗәгате 300 мең данә басылып чыкты, башка хезмәтләре бастырылып таратылды Октябрь революциясе җиңү белән, шундук татар теленә марксизм- ленинизм классикларын һәм рус әдәбияты җәүһәрләрен тәрҗемә итү эчен комиссия тезелде. Ул комиссияләрдә күп кенә язучылар эшләде
Гражданнар сугышымда безмен җиңео чыгуыбыз элек Россиядә изелеп яшәгән халыкларга социаль һем милли азатлык китәреп кенә калмады, экономика, куль тура үсеше эчен шартлар да тудырды Г. Ибраһимов пролетар революциясенең җиңүенә ике ея тулу уңае белән язган мәкаләсендә болай ди:
• Л\илли тел, милли әдәбият милли мәдәният өчен, боларның үсүе ечан день* кадәрле киңлек, азатлык һәм матдн чаралар алдык .
Культура дәрәҗәләре һем әдәби традицияләре гаять терле һем чуар булган күп милләтле илдә бердәм совет культурасын булдыру, бердәм социалистик экономия булдырган кебек үк, ааыр һем катлаулы
‘ «Кызыл Армия*. 1919. 7 ноябрь.
процесс иде. Бу мәсьәләне социализмның Җиңүе хакындагы ленинчыл тәгълиматка, аның аерылгысыз өлеше булган культура революциясе хакындагы өйрәтмәләренә таянып кына дөрес хәл итәргә мөмкин.
В. И. Ленинның культура революциясе һәм аның бурычлары турындагы хезмәтләрендә. социалистик культура узган дәверләрдә ирешкәннәргә тәнкыйть күзе белән карап, аларны эшкәртеп алудан туа, дигән фикер үткәрелә. Барлык халыклар һәм милләтләр, сан ягыннан олы һәм кече булуга карамастан, диелә ленинчыл тәгълиматта, гомум кешелек культурасына үз өлешләрен кертәләр, культура милли хәзинә булганы хәлдә милли кысалардан чыга, шулай итеп, интернациональ күренешкә әйләнә.
СССР тезелү культура революциясен ленинчыл тәгълимат нигезендә практик хәл итүгә нигез булды. Аерым алганда, күп милләтле, куп телле бердәм совет әдәбиятына нигез булды. Бердәм идеология — марксизм-ленинизм тәгълиматы, бердәм экономик, политик нигез, социалистик мөнәсәбәтләрнең бердәм характеры — совет әдәбиятының идея бердәмлеген, аның беренче адымнарыннан ук интернациональ булуын хәл иттеләр.
Шул ук вакытта күп милләтле бердәм совет әдәбиятын тудыру бу процесска илебездә яшәүче барлык халыкларның әдәбиятын катнаштыру иде, ә әдәбиятларның үсеш баскычы һәм милли-тарихи тәҗрибәләре бер төсле түгел иде, әдәби-эстетик дәрәҗәләре дә бер түгел иде. Мәсьәлә бик катлаулы иде. Шунлыктан ул, бер яктан, яңа әдәбиятның эстетик проблемаларын тирәнтен эшкәртү, икенче яктан, милли әдәбиятларның байтагын тизрәк үстерүне таләп итте. Ә бу хәл ныграк үскән әдәбиятларның, атап әйткәндә, рус әдәбиятының тәҗрибәсенә таянмый була алмый иде.
Рус әдәбиятының тәҗрибәсе Совет властеның беренче елларында М. Горький һәм В. Маяковский иҗатлары аша узды, алар- ның идея-сәнгать уңышларын иҗади файдалану СССР халыклары әдәбиятлары эчен бик мөһим иде.
Егерменче ел азакларында Горький белән Маяковскийның Казанга килүләре, аларның татар язучылары белән иҗади әңгәмәләре, татар телендә Горькийның алты томлыгын бастырып чыгару, Маяковский шигырьләрен тәрҗемә итү, татар театры репертуарында Горькийның төп пьесалары («Тормыш төбендә», «Мещаннар-', «Егор Булычев», «Васса Железнова», «Дошман-нар») нык урнашуы — болар барысы татар совет әдәбияты үсешендә, аның интернациональ сыйфатлары ныгуда мөһим бер фактор булдылар.
Максим Горькийның СССР халыклары әдәбиятына, шул исәптән татар әдәбиятына, йогынтысы турында сөйләгәндә, бу йогынтының әле революциягә кадәрле үк башлануын онытмаска кирәк. Горький ини-циативасы белән 1911 елны татар язучы- ларының рус телендә җыентыгы төзелә, ул халык шагыйре Г. Тукай иҗатын белә һәм яхшы бәяли. Октябрь революциясеннән соң, М. Горький күп милләтле совет әдәбиятының танылган җитәкчесе һәм авторитеты булып әверелгәч, аның татар әдәбияты белән кызыксынуы тагын да артты. Республиканың ун еллыгына язган тәбрик сүзе, Кави Нәҗми һәм башка татар язучылары белән элемтәсе, киңәшләре әдәбиятыбызның үсешенә ярдәм иттеләр. М. Горькийның татар язучыларына мөнәсәбәте аталарча кайгырту, зур таләпчәнлек белән караудан гыйбарәт иде. Күренекле француз язучысы Л. Арагон бик дөрес күрсәтеп үткәнчә әйтсәк, татар коллегаларына ул ташлама ясамады, шуңа күрә татар әдәбияты күкрәп үсүе белән М. Горький киңәшләренә дә бурычлы'.
Татар әдәбиятының күкрәп үсүе Язучыларның беренче бөтенсоюз съездында аеруча ачык күренде. Милли әдәбиятларның бердәмлегенә, үзара йогынты ясап, бер-берсен баетып эшләүләренә, интернациональ сыйфатлары ныгуга мөһим этәргеч булган бу съездда, М. Горький тәкъдиме белән, татар әдәбияты турында аерым доклад куелды. Бу хәл үзе генә дә М. Горькийның милли әдәбиятлар үсешенә никадәр әһәмият биргәнен әйтеп тора.
Егерменче елларның икенче яртысы илебез әдәбиятлары үсешендә яңа иҗат методын эзләү дәвере булды, һәм бу эзләнүләр рус классик әдәбияты традицияләрен, совет әдәбиятының әйдәп баручы осталары иҗатын өйрәнү нигезендә барды. Төрле әдәбиятлардагы идея-тематика охшашлыгын механик рәвештә бер-берсен- нән күчерү дип һич уйларга ярамый, тор-мышның бердәм социаль-политик шартлары, күп милләтле совет әдәбиятының гомуми идея-эстетик нигезләре беренче мәлне тышкы охшашлыкны китереп тудыр-
1 «Советская Татария» газетасы. 1956.
10 ноябрь.
дылар. /Ломы һ. Такташның «Гасырлар һәм минутлар- поэмасында да курергә була. Идея-тематик яктан караганда ул В. Мая- ковскийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасы белой аваздаш диярлек, ләкин ул Маяковский поэмасыннан алданрак язылган. Икесенең бер ук вакытта диярлек бер темага, бер фикердән торып поэма язулары бу ике зур шагыйрьнең идея бердәмлегеннән. дөньяга карашлары бердәмлегеннән килеп чыккан. Төрле милләт азучыларының бердәмлеге хакында Хәсән Туфан бик төгәл итеп әйтә алды: «Без Ильич буенча туганнар!»
Рус әдәбиятының татар әдәбиятына йогынтысы артуга егерменче вл азакларында һәм утызынчы ел башларында республикада Чернышевский, Толстой, Горь кий юбилейларын үткәрү, тагар яэучыла- рының Советлар Союзы буйлап сәяхәте ярдәм итте. Мәсәлән, 1928 елны партиянең Татарстан өлиә комитеты карары белән татар язучылары Кырым һәм Кавказ. Украина һәм Мәскәүдә булалар. Шул сәяхәтнең нәтиҗәсе бик тиз күренде: татар әдәбиятында Донбасс шахтерлары, Баку нефтьчеләре. Каспий балыкчылары турында әсәрләр язылды. Болар үз нәүбәтендә татар әдәбиятының идея-тематик чикләрен киңәйтте.
Утызынчы оллар азагында республикабызда Пушкин, Руставели, Низами, Новой, Шевченко, Җамбул, Стальский һем башкаларның юбилейлары бик киң рәвештә бил геләп үтелде. Шул уңай белән татар теленә аларның әсәрләре күпләп тәрҗемә ителде. Тәрҗемә эшендә М. Җәлил, X Туфан, Ә. Исхак, Ш. Маннур һ. б җиң сызганып эшләделәр.
Утызынчы еллар азагына, культура рево-люциясенең гамәлгә ашкан дәверенә, татар укучысы үз ана телендә Пушкин. Лермонтов, Гоголь. Белинский, Тургенев, Толстой. Горький, Чехов. Маяковский, А. Толстой, Серафимович. Шевченко, Руставели, Райнис. Фадеев. Фурманов, Шолохов, Гладков һәм башкаларның топ әсәрләрен укый ала иде инде. Русчадан тәрҗемә итү татар язучыларының иҗатына аерылгысыз бер элеш булып керде. Чит ил классикларын тәрҗемә итеп бастыру кочәйде Та-тар театрлары сәхнәсендә Фурманов. Катаев. КирШОН. Афиногенов. Корнейчук. Биль-Бөлоцерковский әсәрләре зур уңыш белән барды Болар һәммәсе татар әдәбиятының интернациональ нигезен ныгытуга сәбәп булдылар.
Беек Ватан сугышы СССР халыклары әдәбиятларының бердәмлеген тагын да ны-гытты, төрле милләт язучыларын бердәм сугышчан отрядка туплады- Әдәбиятның барлык көче дошман белән кәрешкә мо- билизацияләнде. Патриотизм һәм интерна-ционализм тзтәр совет язучыларының иҗатларында гына түгел иде. Ватаныбыз азатлыгы һем бәйсезлеге өчен көрәштә алар турыцан-туры, кулларына кооал тотып катнаштылар. Сугыш елларында татар телендә 15 исемдә фронт һәм армия газеталары чыгарылды. аларда Г. Кутуй, Ә. Фәйзи. Р. Ишморат, X. Госман, Ә. Ерикәй. А Шамов, Ш Маннур Ш. Мөдәррис. И. Гази. Г. Әпсәләмов. Ә Исхак һәм башкалар катнашты. Күп кенә татар язучылары, атап әйткәндә А. Алиш. Г- Кутуй, Ф- Кәрим. Н Баян Р Ильяс кебек исемнәре халыкка киң таралган каләм осталары Советлар Союзы халыкларының иреге, бәйсезлеге хакына гомерләрен бирделәр. Легендар Муса Җәлил исеме Бөек Ватан сугышы тарихына алтын хәрефләр белен язылды. Җәлилнең иҗат һәм гражданлык батырлыгы татар совет әдәбиятының коммунистик идеялелек, патриотлык, (интернационаллык тойгылары белән тирөитен сугарылган булуын әйтеп тора.
Бөек Ватан сугышы чорында Казанда һәм Чистайда рус язучылары -А. Фадеев, А. Толстой, Д Бедный, Л. Леонов. В Лебедев-Кумач, С Маршак, Н. Асеев һ. б яшәде. Татарстан җиренә рәхмәт хисләрен белдергән чакта Н. Асеев Кама буендагы бәләкәй тын калага иң җылы тойгыларын юнәлдерел шигырь язды
Татарстанда украин язучысы Я Галан, белорус әдәбияты классигы Я. Купала (аның истәлегенә республикабызның Югары Ослан районы. Печищи авылында музей йорты ачыла), шулай ук чит илләрнең прогрессив әдәбиятчылары Ж.-Р. Блок. Җ Җерманетто, В Бредель. И Белер булдылар. Сугыш елларында А Фадеев Казанда татар әдәбияты кичәләре үткәрде. Бездә булган башка язучылар да татар язучылары белән бергәләп иҗат пробле-маларын тикшерделәр, әңгәмәләр үткәрделәр, тылдагы хезмәт ияләре алдында чыгышлар ясадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Алар катнашы белен татар азучыларының байтак кына әсәрләре русчага һем рус теле аша чит ил телләренә тәрҗемә ителде, димек. татар әдәбияты республикадан тыш та пролагандаланды.
Беек Ватан сугышы елларында татар язучылары һәм шагыйрьләре совет патриотизмын, халыклар дуслыгын җырлаган байтак әсәрләр иҗат иттеләр. М. Җәлилнең— Украина, Ф Кәримнең — Белоруссия, С. Хәкимнең — Молдавия, Н. Баянның — Дон, Ш. Мөдәрриснең — Смоленщина, Ә. Фәйзинең — Ленинград турындагы шигырьләре татар әдәбиятының тирәнтен интернациональ әдәбият булуын тагын бер тапкыр расладылар. Моның һәйбәт мисал-ларын башка язучылар, шагыйрьләр, дра-матурглар иҗатында да күпләп табарга була. Татар әдипләренең иҗатында Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге зур итеп куелды, чөнки һәрбер халыкның ирекле булуы, бәхетле булуы уртак Ватаныбыз иреге белән бәйле иде. Польша җирен азат иткәндә һәлак булган шагыйрь Гадел Кутуй моны Ленинград оборонасына ба-гышланган «Иртәнге уйлар» (1942) шигырендә матур итеп әйтеп бирде:
Хыял күзем белән илгә карыйм. Карап туймыйм рәхәт күңелгә! Pic шәһәрен ярсып яклаганда. Күзләремә Казан күренә!
Сугыштан соңгы чорда татар язучылары- ның илебез язучылары белән иҗади элемтәләре тагын да арта һәм ныгый төште. Тәрҗемә күбәйде. Башта русчага, русчадан илебезнең башка телләренә һәм чит ил телләренә Муса Җәлил тәрҗемә ителде. СССР Дәүләт премиясенә лаек булган «Намус» һәм «Язгы җилләр» тәрҗемә ителде. Г. Әпсәләмов. Ф. Хөсни. И. Гази. Ә. Давыдов, С. Хәким һ. б. иҗаты рус укучысына җиткерелде. 1950—1955 елларда гына да татар азучыларының әсәрләре, Татарстаннан тыш, илебезнең 29 өлкәсенә, краена, республикасына таралды. Соңгы еллардагы мәгълүматларны алып карасак. Татарстанның 50 еллык бәйрәме алдыннан, нибары өч ел эчендә татар язучыларының 53 китабы Мәскәүнең төрле нәшриятларында басылып чыкты. Рус теленнән, илебезнең башка халыклары теленнән татарчага тәрҗемә дә арта төште. 1954 елның де- кабрена татар телендә дөнья халыкларының 99 теленнән, шул исәптән илебез халыкларының 55 теленнән, китаплар тәрҗемә итеп басылды.
Совет чорында СССР халыклары телләреннән татар теленә барлыгы 900 лап әдәби әсәр (8 миллион тираж белән) тәрҗемә ителде. Ә татарчадан русчага 500 ләп асар тәрҗемә ителеп, аларның гомуми тиражы 26 миллионга җитә.
Татар әдәбиятының башка әдәбиятлар белән интернациональ элемтәләрен ныгы, туда, беренче чиратта, рус әдәбияты белән булган элемтәсен көчәйтүдә 1957 елны Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы алтмышынчы-җитмешен- че елларда илебезнең төрле-төрле өлкәләрендә. республикаларында — Мәскәүдә. Ленинградта, Казагыстанда, Башкортстанда, Чувашстанда, Мари АССРда, Ульяновски- да, Ворошиловград өлкәсендә, Пермьдә һәм Төмәндә һәм тагын бик күп башка шәһәрләрдә үткәрелгән әдәби атналыклар, татар әдәбияты көннәре зур ярдәм иттеләр. Шул уңай белән милли поэзия, проза, драматургия рус теленә тәрҗемә ителеп, бөтен союз укучысына җиткерелде. Рус теленә тәрҗемә ителү татар әдәбиятына социалистик илләрнең һәм башка дәүләтләрнең прогрессив укучыларына юл ачты.
Үз нәүбәтебездә без республикага илебез әдәбиятлары вәкилләрен кабул иттек. Мәскәү, Ленинград язучылары, тугандаш Үзбәкстан. Әэербәйҗан, Казагыстан, Кыргызстан. Башкортстан, Чувашстан, Мари АССР, Украинаның Ворошиловград өлкәсе язучылары, РСФСР язучылары союзы идарәсенең күчмә секретариаты һәм башка, һәм башка күп төрле очрашулар татар әдәбиятының илебез халыклары әдәбиятлары белән элемтәләрен көчәйтте, болар- ның барысы татар әдәбиятының күп милләтле совет әдәбияты гаиләсендә авторитетын арттырып, аны бөтен дөньяның әдәби процессына китереп тоташтырды.
Без татар әдәбиятының милләтара багланышлар төп этапларын карап чыктык. Китерелгән мисаллар бер нәрсәне ачык дәлиллиләр: бүгенге шартларда илебезнең теләсә кайсы әдәбиятының, — олы әдәбиятмы ул, кечеме,— үсеш шартларын күпмилләтле совет әдәбиятының үсү шартларыннан аерып алып карап булмый. Социалистик реализм принципларына тугрылык, коммунистик партиялелек һәм халыкчанлык, чынбарлык күренешләренә сыйнфый якын килү, буржуаз идеология белән ки- лешмәүчәнлек — социалистик җәмгыятьтә художество культурасының алга таба үсешендәге нигез шартлар әнә шул.