И Я.ЯКОВЛЕВ
ван Яковлевич Яковлев — революциягә кадәрге Россиянең иң күренекле педагогларыннан
берсе. Ул — патша режимының авыр изүе астында яшәгән, үз язуы да булмаган чуваш
халкының улы — караңгылык пәрдәсен ертып үз заманының алдынгы фикерле мәгърифәтчесе
булу, укыту зшеиә күп кенә яна ысуллар кертү дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. В. И Ленинга язган
хатында Иван Яковлев болай диде: аҮзем оештырырга уйлаган мәктәпнең эшчәнлеген мин акыл
һәм физик хезмәт нигезендә теземәкче, бу уку йортын демократик хезмәт йорты да итмәкче
булам. Тәрбия хезмәткә нигезләнгән» (Чуваш АССР Министрлар Советы каршындагы фәнни-
тикшеренү институтының архивы И Я. Яковлев фонды | Иван Яковлевич Яковлев шулай ук чуваш
халкының үз язуын һәм әдәбиятын үстерү эшенә дә зур елеш кертте. Ул рус классик
язучыларыннаи А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов. И. А. Крылов. Л. Н. Толстой һәм башкаларның
әсәрләрен чуваш телендә бастырып чыгару буенча күп эшләде. И. Я. Яковлев чуваш халкының
һәм башка вак милләтләрнең рус халкы белән якынаюын нык яклаучы иде.
Иван Яковлевич Яковлев 1848 елда Тәтеш районының Яңа Тнмбаи авылында туа. Сигез яше
тулгач, ул Борындыктагы удельный училищега алына. Аны бетергәч, яңадан училище —бусы
Сембер каласындагы землемерлар хәзерли торган училище Бусын да тәмамлагач, Яковлев айга 10
сум акча алып, землемер булып эшли башлый. Бу эш Иван Яковлевны крестьян тормышының
бетен авырлыгы белән якыннан таныштыра, аның алдында халык тормышының искитәрлек
картиналарын ачып сала Кая гына барып чыкса да, ул халыкның хокуксызлыгын, артталыгын һәм
караңгы тормышын күрә. Үз халкының авыр газабын, михнәттә яшәвен, әлбәттә. Яковлев тыныч
кына күзәтә алмый, алар аның күңелендә тирән кызгану хисе, яклау теләге тудыралар Иван
Яковлевич халыкка ярдәм итү ечен аңа белем биру. күзен ачу кирәк дигән фикергә килә. Шушы ният
аны 1868 елда Сембер шәһәрендәге классик гимназиягә китерә.
Гимназиядә уку чорында ул халыкның культурасы тарихында зур роль уйнаган чуваш
мәктәбе оештыра Бу мәктәп Сембер халык училищелары инспекторы Илья Николаевич Ульянов
булышлыгы аркасында тагын да ныгып, соңыннан укытучылар хәзерли башлый. 16 ел эшләве
дәверендә ул йезләгән укытучылар, чуваш культурасының күренекле эшлеклеләрен хәзерләп
чыгара.
Иван Яковлевич Яковлевның эшчәнлеге моның белән генә дә чикләнми 187$ елда Казан
университетын тәмамлаганнан соң, ул округтагы чуваш мәктәпләре буенча инспектор итеп
билгеләнә һәм бу эштә 1903 елга кадәр эшли Үзе инспектор булып эшләгән дәвердә ул 400 урында
чуваш мәктәбе ачтыра. Ул мәктәпләрдә белемне Иван Яковлевның шәкертләре бирә. Үз
укытучыларының изге юлын дәвам итеп, алар да тормышларын халыкка хезмәткә багышлыйлар.
Иван Яковлевич Яковлевның гаять зур мәгърифәтчелек эшчәнлеге чуваш халкының милли
интеллигенциясе формапашута. культурасы үсүгә һәм халыкның милли аңы күтәрелүгә кечпе
этәргеч булды. Аның эшчәнлегенә В И. Ленин югары бәя бирде. Ул 1918 елның 20 апрелендә Сембер
шәһәренең совдеп председателенә шундый эчтәлектәге телеграмма җибәрде: «Сембер. Совдеп
председателенә Ир-ат һәм хатын-кыз укытучылары семинариясе председательләренең ничек
сайланулары турында телеграф белән хәбәр итегез. Мине чуваш халкын милли яктан күтәрү буенча
50 ел эшләгән һәм царизм тарафыннан берничә мәртәбә эзәрлекләнгән инспектор Иван Яковлевич
Яковлевның язмышы кызыксындыра. Яковлевны үзенең гомерлек эшеннән аермаска кирәк дип
уйлыйм. Совнарком председателе Ленин».
Быел Иван Яковлевич Яковлевның тууына 12$ ел тула Бу датаны билгеләп үткендә чуваш
халкы үзенең беек улын, халык бәхете ечен армас керешчәсен вер- матлап искә ала.
И
Тквои ПЕ ТЕРКИН.